Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХӘС ДӘВАМ ИТӘ

Яшьләр прозасы хакында уйланулар

БЕРЕНЧЕ МӘКАЛӘ

Һава хәлләре турында берничә сүз Радиодан һава хәлләрен тыңлаганда, без, Казан кешеләре, гадәттә, үзебездә нинди көннәр буласын белү белән генә чикләнмибез. Мәскәү- дәге һавалар белән дә кызыксынабыз. Чөнки беләбез: әгәр башкалада кинәт салкынайтып җибәрә икән, ике-өч көннән салкыннар безгә дә килеп җитәчәк. Анда яңгырлар башланган булса, безгә дә плащ һәм зонтларны барлый торырга вакыт. Әдәби һаваларның торышы белән дә шул ук хәл диярлек. Бездәге әдәби һавалар да күп очракта башкаладагыга карап йөри. Тик бу очракта инде вакыт аермасы көннәр белән генә түгел, ә еллар белән исәпләнә. Хәтерлисездер, бер заман Мәскәүнең яшь шагыйрьләре арасында, традицион ритмика һәм үлчәүләрдән баш тартып, хисләр ассоциациясенә корылган ак шигырь белән мавыгу башланган иде. Ике-өч елдан шул ук мода безгә дә килеп җитте. Тагын күпмедер вакыт узгач, әдәби геройларны юри ваклау, чынбарлыкның кимчелекле һәм кара яклары белән мавыгу тенденциясе көчәеп китте, һәм бу чир дә безне читләтеп узмады. Мәскәүдә бу хактагы шау-шулар, бәхәсләр басылып, мәсьәләгә тулы аныклык кертелгәнгә дә байтак инде. Бездә исә әле булса бик үк фәнни һәм дөрес булмаган карашлар очраштыргалап тора. Шуңа күрә әдәби герой һәм чынбарлык, аларның бер-берсенә мөнәсәбәте кебек мәсьәләләргә яңадан әйләнеп кайтырга туры килә. Гадәттә һәртөрле яңа карашлар һәм яна фикерләр яшь язучыларга тизрәк йогучан була. Бу аңлашыла да. Өлкән буын әдипләрнең тормышка карашлары күптән формалашып, тәмам утырып җиткән була, алар бер сайлаган позицияләрендә ныграк торучан, әдәби зәвык, әдәби кыйбла кебек мәсьәләләрдә дә шактый таләпчән һәм тотрыклы булалар (дөрес, бу тора-бара рухи торгынлыкка да китерергә мөмкин). Яшьләр исә, ашкынып-йотлыгып дигәндәй, тормыштагы һәр яңалыкны сеңдерә баралар. Бу — яшьләр иҗатының көчле ягы. Әмма шуннан ук аларның көчсезлеге дә килеп чыга, чөнки һәр яна нәрсә яхшы да булып бетмәгән кебек, һәр иске начар гына булмый. Уйламый-нитмн төрле модалар артыннан куарга тырышу аркасында, безнең яшь язучылар төрле ялгыш адымнар да ясап ташлыйлар, еш кына бүгенге чынбарлыкны шактый берьяклы сурәтлиләр, ул да түгел, заман героен бозып күрсәтә башлыйлар. Бу бигрәк тә Ватан сугышы чорына би- тышланган әсәрләрдә ачык күренә. сәбәпләр, билгеле, күптер инде. Мин шулармын икесенә һәм барлык = яшь прозаиклар өчен уртак дип уйланганнарына тукталмакчы булам = Беренчедән, алар балалык дәверләре яки яшьлекләре каһәр төшкән * сугыш елларына туры килгән буын вәкилләре Балачак хатирәләре ь исә хәтердә аеруча озак һәм аеруча җанлы саклану чан була Алар £ фронттагы вакыйгалар хакында язмыйлар диярлек, чөнки берсе дә ул ? вакыйгаларга үзе катнашмаган. Аларныц төп темасы—сугыш елларындагы авыл тормышы. Балачак хатирәләренең бер үзенчәлеге бар никадәр генә тормыш- г чан. җанлы күренмәсеннәр, алар еш кына берьяклы һәм алдау чап ' булалар. Гадәттә, бала тормышны читтән торып күзәтә. Күренешләр- ,. нең тышкы ягына ул зурларга караганда да көчлерәк һәм ныграк игъ- с. тибар итә. аның саф. эчкерсез күңеле аз гына ялганны һәм кечкенә генә хаксызлыкны да тиз то?п-сизеп ала Әмма еш кЫна шул күренеш ләр хакында хөкем йөртергә, аларга бәя бирергә аның көче һәм тәҗрибәсе җитми Балачак хатирәләренең шул үзенчәлеге яшь прозаикларның сугыш темасына багышланган әсәрләрендә дә шактый ачык сизелә. Икенчедән, яшь прозаикларның яңа буыны Бөек Ватан сугышы елларындагы тормыш турында яңа сүз, үз сүзен әйтергә тырыша. Аларның әсәрләрендә үз элгәреләре белән ачыктан-ачык яки шактый яшертен төстә бәхәскә керү сизелеп тора Билгеле булганча, язучылар коры сүз белән генә бәхәсләшмиләр Алар китаплары белән дә бәхәсләшәләр. Әнә шул бәхәскә без киңрәк гукталмакчы булабыз да. Заман дөреслеге һәм фактлар дөреслеге Сугыш чоры турында, шул исәптән тыл эшчәннәре хакында да. аз язылмаган Г Бәшнровның «Намус», М Әмирнең «Саф күңел», Г Әп сәләмовнын «Алтын йолдыз» һәм «Газинур» романнарын. Г. Ку туй. И Гази. А. Шамов. Ф Хөсни. Ә. Еники. I Галиев. А Расих. \ Го< ман һәм башка язучыларның хикәя-повестьл.трын гына искә төшерүдә җитә Дөресен әйткәндә, өлкән буын татар прозаикларының һәрберсе диярлек тогеләйме-болаймы бу темага тукталып узган, ана күпмедер өлеш керткән. Билгеле, әдәби эшләнешләре буенча да. тирәнлекләре ягыннан да Ватан сугышы чорына багышланган проза әсәрләренең .төрлесе төрле дәрәҗәдә. Шуиын белән бергә, ул әсәрләрнең күбесе өчен уртак кайбер гомуми сыйфатларны да аерып күрсәтергә мөмкин. Өлкән буын язучыларыбыз вакыйгаларның кайнар эзләре буенча 7. «К. У.» № 2 Ватан сугышы темасына яшь проз.зикларыбызнын һәрберсе диярлек тукталып үткән. Н Фәттахның «Артта калган юллар»ы һәм А Гыйләҗевның «Берәү» повесте, Ә. Баяновнын «Яшьлегемне эзлим* повесте һәм М. Мәһдиевнен «Бе» — кырык беренче ел балалары». В Нуруллиннын «Шин< 1ьсез солдатларлы Jyp кызыксь б ♦ каршы алынып, укучылар арасында төрле бәхәсләр, капма-каршы фикерләр уяткан бу әсәрләрнең барысы да соңгы 2—3 ел эчендә басылып чыкты. Аларның авторлары — 30 яшьтән 40 ка кадәрге кешеләр Яшьләре ягыннан кайберләрең урта буын вәкилләре рәтенә дә кертергә булыр иде Әмма аларның иц өлкәннәре дә. 1953—54 еллардан сон гына әдәбият мәйданына килеп, яңарак, үзгәрәк иҗтимагый һәм иҗат шартларында формалашкан кешеләр, һәм аларйың әсәрләрендә дә тормыштагы яңа җилләр тәэсире ачыграк күзгә ташлана. Нәрсә, нинди сәбәпләр яшь прозаикларны шулай актив рәвештә Ватан сугышы темасына мөрәҗәгать иТәргә мәҗбүр итә соң^ Андый БӘХӘС ДӘВАМ ИТӘ 97 барганнар Аларнын әсәрләре заман ихтыяҗларына җавап рәвешендә туган, ирек һәм бәйсезлекләрен саклау өчен совет кешеләре алып барган көрәшкә алар китаплары белән катнашканнар. Сугыштан соң язылган күп кенә китапларда да шул изге көрәшнең кайнар сулышын гоярга мөмкин, аларга дәһшәтле схгышның кайнар шәүләсе төшкән. Шуңа да күбесенең гомуми пафосы—җиңеп чыккан халыкның героик характерын тудыруга юнәлтелгән. Кагыйдә буларак, бу әсәрләрнең үзәгендә үзе эшләгән һәрнәрсә өчен җавап бирүдән курыкмый торган, җилкәсендә теләсә нинди авырлыкны күтәрергә әзер, нык ихтыярлы характер, ачык максатлы герой образы тора Бу чор татар әдәбияты халкыбызның түземлелеген, характер һәм идея ныклыгын гәүдәләндергән үзенчәлекле, хәтердә калырлык образларның бөтен бер галереясе белән байый. Г. Бәширов- ның «Намус» романыннан Нәфисә. М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасыннан Миңлекамал һәм «Саф күңел»еннән Сания кебек образларның яңалыгы, тарту көче һәм мөлаемлыгы бүген дә югалмаган, ихтимал, беркайчан да югалмас. Бу әсәрләрнең үзәгенә хатын-кыз образлары куелган икән, бу да. күрәсең, очраклы хәл түгелдер, чөнки сугыш елларында тыл тормышының бөтен авырлыгы хатын-кыз җилкәсенә төшә. Ул чорда чыккан китаплар буенча халкыбызның характеры ни рәвешле чыныга һәм аның үз көченә ышанычы арта баруын, горурлык тойгысы көчәя төшүен күзәтергә мөмкин Бу буын язучылар, күбрәк, масштаблы характерлар, героик образлар иҗат итү белән шөгыльләнгәннәр. гадәттән тыш вакыйгалар белән мавыкканнар (соңгысы Г. Әп- сәләмов әсәрләрендә аеруча нык күзгә ташлана). Ләкин сугыш исәп- сез-сансыз корбаннар, чиксез күп бәла-кзаалар чыганагы да иде бнт әле. Ул халык хуҗалыгын какшатты. \ зе белән кан һәм күз яшьләре, ачлык һәм газаплар алып килде Әмма бернинди авырлыкларга да карамастан, халкыбыз бирешмәде, тез чүкмәде һәм чигенмәде. Совет кешеләре күрсәткән тарихи батырлыкның бөеклеге дә әнә шунда. Металлның ныклыгы утта сыналган кебек, кеше характерының ныклыгы ул кичергән газап-михнәтләр белән билгеләнә Әйе. болар һәммәсе дә дөрес. Шуның белән бергә кешенең характеры ул яшәгән шартларга да бәйле бит әле. Шартлар дөреслегенә хыянәт иттемңе. бу шунда ук образларны, характерларны ярлыландырачак Мәгьлүм сәбәпләр аркасында, өлкән буын әдипләребез мәсьәләнең бу ягына һәрвакытта да тиешле игътибар биреп җиткерә алмадылар. Сугыш еллары турындагы куп кенә әсәрләрдә авыл халкы күргән кыен- лык-авырлыклар кечерәйтеп күрсәтелде, үткен конфликтлар һәм тормыш каршылыклары шактый шомартылды, хыялда гына булган нәрсәләр чынбарлык төсендә сурәтләнде Мондый төр кимчелекләрдән ул еллар әдәбиятының «Намус» романы шикелле хәтта иң яхшы үрнәкләре дә азат түгел иде. Шуңа күрә яшьләрнең сугыш чоры күренешләрен ничек тә тулыландырырга тырышулары, өлкән буын язучылар игътибарыннан читтәрәк калган әйберләр турында сөйләргә омтылулары—табигый һәм аңлашыла торган нәрсә. Беренчеләрдән булып бу эшкә прозабызның талантлы вәкиле Р Төхфәтуллин алынды. Аның авыл тормышына багышланган хикәяләре, «Авылдашым Нәби», «Йолдызым» кебек үзенчәлекле һәм талантлы повестьлары 50 еллар ахыры, 60 еллар башы татар прозасы өчен куанычлы яңалык булды. Сугыш еллары авылын бөтен катлаулыгында сурәтләүче беренче татар прозаигы Р Төхфәтуллин иде кебек. Шуның белән бергә, иаың әсәрләре күңелдә авыр тәэсир дә калдырмый, авырлыкларны сурәтләү — аның өчен үзмаксат түгел. Ул сабыр һәм эшчән, тыйнак һәм тырыш, бай рухлы һәм юмарт күңелле гади кешеләрне күрә белә. Авыл тормышындагы реаль кыенлыкларны җиңү процессын- ■< p.iapui HMw.ia, алар оезнең алга тотып-капшап I карыйсы килерлек дәрәҗәдә тере кешеләр булып килеп басалар. Шушы әсәрләрендә үк башка күп яшьләргә хас бер характерлы үзенчәлек сизелеп тора Әдәби әсәрләр язганда Төхфәтуллин үз тәҗрибәсенә. тормышта үзе күргәннәргә таяна. Бу аның әсәрләренең исем ♦ нәрендә үк күзгә ташлана («Авылым хикәяләре». «Авылдашым Нәби», © «Йолдызым» ..) Шул ук вакытта язучының шәхси тәҗрибәсе халык « туплаган бай тәҗрибә белән каршылыкка да керми Ул кечкенә деталь- 2 ләрдә зур мәгънә таба, күпчелек очракта конкрет, реаль прототиплары g ук билгеле мәгълүм бер авыл кешеләре хакында сөйләсә дә, шулар аша бөтен халкыбызга хас типик сыйфатларны ачып сала Р Төхф»- _ туллин искиткеч индивидуаль һәм шул ук вакытта зур гомумиләштерү g көченә ия образ иҗат итә бел.» Бу инде зур нәрсә. Чөнки язучы хез - § мәтенең, әдәби осталыкның төп кыенлыгы да менә шунда бит Авыл тормышындагы авырлыклар һәм кыенлыклар хакында күпме генә сөйләмәсен, Р. Төхфәтуллин шул ук вакытта гомум тарихи перспективаны да күздән ычкындырмый Без ул кыенлык һәм авырлык- ө ларны нәрсә хакына кичерүебезне күрәбез, корбаннарның юкка < гына бирелмәвенә, акрынлап булса да. тормышның даими рәвештә L, алга баруына, яхшыра баруына ышанабыз. Кызганычка каршы, Төхфәтуллнннан соң сугыш елларындагы * авыл хакында әсәр язучы кайбер авторларга еш кына шул перепек- f т и в а хисе, алга карый белү җитеп бетми. Аларга хәтле ® берәү дә күрмәгән, игътибар итмәгән факт һәм күренешләр турында * сөйлибез дип. яшь прозаиклар вакыт-вакыт икенче читкә ташланалар. < алсу төсләрдән качабыз дип, чамасыз күп күләмдә соры һәм кара о буяулар куллана башлыйлар Шундый хәл Н. Фәттахның «Артта калган юллар» исемле зур күләмле хикәясендә (асылда аны повесть дип әйтергә була) аеруча ачык күзгә ташлана. Автор Ватан сугышы елларындагы авыл хакында яна сүз, үз сүзен әйтергә тели. Кем беләкдер бәхәсләшергә, полемикага керергә теләү әсәрнең төп героен сайлаудан ук күренә. Әгәр Нәфисә — алдынгы бригадир, Миңлекамал колхоз председателе, Сания — шәһәр Советы председателе, икенче төрле әйткәндә, алар барысы да билгеле бер мәгънәдә башкалардан өстен торган, абруйлы, биләгән постлары белән үк мактаулы һәм хөрмәтле кешеләр булсалар, Н Фәттах повестеның төп герое Хәмдия исә иң гади бер колхозчы. Алай гына да түгел, ул качак, хезмәт франтыннан качкан дезертир; шул чорның кырыс законнары буенча аны суд, төрмә көтә Хәмдия качып-посып яшәргә, хәтта күршеләреннән дә яшеренергә мәҗбүр Ул — төшенке рухлы, алданган татар кызы; җилдән тапкан баласы белән ялгызы калган, шуның өчен үзен коточкыч гаепле санап, оялыпкызарып яшәргә мәҗбүр ителгән мескен кеше. Н Фәттах җиңү таны яна беленә генә башлаган, колхозларның һәм колхозчыларның сонгы запасларына хәтле беткән ин авыр, ач бер чорны — 1944 елның язын сайлый. Сер түгел, бу елларда авыл кешеләре арасында ачтан шешенеп үлүчеләр һәм, кырда калган ашлык ашал, агуланып үлүчеләр дә булгалады һәм II. Фәттах бик җентекләп, объектив һәм гадел булырга тырышып, авылдагы ин ярлы гаиләнең иң кыен бер вакыттагы тормыш хәлен сурәтли. Күршеләренә ничек тә җиңелрәк, аларның, ичмасам, сыерлары бар. Хәмдияләрнең исә хәтта тавыгы да калмаган. Н. Фәттах җенгеклн-жентекли ач бала ничек елаганны сурәтли, «беркадәр бәрәңге, беркадәр он сыман нәрсә салын пешерелгән» аштан килгән буш һәм тәмсез ис турында озаклап яза. бер пот бәрәңге өчен өстәге сырманы сатарга туры килүе турында сөйли. Нәтиҗәдә шактый авыр һәм караңгы картина күз алдына баса. хәтта әсәрнең бәхетле азагы да (ниһаять, Хәмдияне аңлаучы һәм яклаучы бер кеше очрый) ямьсез .хисләрне йомшарта алмый. Бу повестьның дөньяга чыгуын авторның батырлыгы дип караучылар да булды. Әйе. авыл хакында моңарчы берәүнең дә бу рәвешчә кыю язганы булмагандыр, ихтимал. Ләкин бу бер Нуриханның гына тәвәккәллеге түгел, бу бөтен җәмгыятьнең, тормышыбызда очраган кимчелекләрне ачарга, хакыйкатькә туры карарга көче һәм кыюлыгы жнткән партиябезнең тәвәккәллеге иде Татарстан язучылар союзы идарәсе һәм Казан утлары» журналы редколлегиясенең шушы повестьны тикшерүгә багышланган утырышында Г. Бәширов әсәрне яклап чыкты һәм. кызып китептер инде, бәлки: «әгәр «Намус»ка бүген тотынсам, мин аны нәкъ шушы повестьча язар идем», дип әйтеп ташлады. Болар, билгеле, арттырыбрак әйтелгән сүзләр; үзенчәлекле, зур художник буларак. Г Бәширов. һичшиксез, башкача, үзенчәрәк язар иде. Ул. күрәсең, чирек гасыр гомер узганнан соң, тормышның, теге яки бу сәбәпләр аркасында, вакытында игътибар биреп җиткермәгән якларын да күрсәтер идем, дип әйтергә теләгәндер Бу яктан караганда, «Артта калган юллар» — безнең әдәбиятның кыюлыгы артуы хакында сөйли торган факт Кыен мәсьәләләргә җиңел җавап биреп котылырга теләгән әдәбият, чынбарлыкның ниндидер якларын юри читләтеп узарга тырышкан әдәбият, тормыш күренешләренә алсу күзлек аша гына карарга гадәтләнгән әдәбият, телиметеләмиме, котылгысыз рәвештә вагаячак, түбәнгә тәгәрәячәк. Әмма ни генә булмасын. Н Фәттах повестенда тасвирланган күрелешләр. автор уйлаганча ук. тулы дөреслек түгел, шуның бер кыры, бер өлеше генә әле. Әйе. сугыш елларында халкыбызга искиткеч кыенлыклар күрергә туры килде Нурихан әсәрендә язылганнар, факт буларак, тормышта, чыннан да, очраганкүренгән нәрсәләр. Тик автор аларны пи өчен шулай куерта, нинди максат белән әсәренә кертә соң?.. Р Төхфәтуллинның «йолдызым» повестеннан Гөлзифаны искә төшерегез Аның тормышы да Хәмдиянекеннән әллә ни жиңел түгел, әмма Гөлзифа характерының ин гүзәл сыйфатлары нәкъ менә шул авыр шартларда ачыла да. Гөлзифа жиңел юллар эзләп йөрми һәм иң кыен елларда да тормышның гел болай тормаячагына тирән ышанып яши. Н. Фәттах әсәрендә исә кыенлыкларны сурәтләү үзмаксатка әйләнебрәк китә Авылда хәлләр менә ничек кыен иде. сугыш елларында кешеләр әнә нинди авырлыклар күрделәр, моңарчы алар хакында беркем дә язарга базмады»—повестьның буеннан-буена шундыйрак фикер уздырыла сыман. Нәкъ менә шуның аркасында Н. Фәттах әсәрендә без. фактлар дөреслеге белән очрашсак та. гасырның олы хакыйкатен күрмибез. Узган сугышта без ничек җиңә алганбыз, нәрсә, нинди көч халкыбызга шул барлык кыенлыкларны кичерергә һәм буй бөкмәскә ярдәм иткән? Н Фәттах әсәре буенча бу сорауларга җавап табуы шактый кыен. Билгеле, мәгълүм бер тарихи чор турында без һәр әсәрдән тулы хакыйкатьне, соңгы сүзне таләп итә алмыйбыз. Бу бөтен әдәби хәрәкәт эстеиә йөкләнгән бурыч. Аерым очракларда язучы шактый таррак мәсьәләләр дә күтәрергә хаклы. Әмма шул чагында да ул зур дөреслекне онытмаска, индивидуаль, конкрет нәрсәләр артында бөтен тормышка хас сыйфатларны күрә белергә тиеш. Шуна да ул язучы. Фикеремне ачыграк аңлату өчен, бер чагыштыру кнтерәм. М. Шолоховның «Кеше язмышы» хикәясендәге Владимир Соколов нинди генә кыенлыклар күрми. Әсирлек хурлыгын татый, концлагерьларда газап чигә, күн мәртәбәләр үлем белән йөзгәйөз очраша, гаиләсен югалта... Тик шул хикәяне укыганда кеше рухының ныклыгы һәм бөеклеге өчен күңелдә куаныч һәм горурлык хисләре уяна. М. Җәлилнең «Моабит дәфтәре»н укыганда да нәкъ ШУНДЫЙ УК хисләр уяна. Ә Н. Фәттах әсәре исә. Рирыш'зн да бигрәк, кызгану хисе уята. Чыннан да. әсәрнең төп герое кечссз һәм кызганыч бер кеше булып хәтердә кала Автор уз әсәрен изге нияттән чыгып язган бит. дип әйтүләре мөмкин. Сүз дә юк, әсәрдә гуманизм төшенчәсе, безнен заманга хас булганча. киңрәк мәгънәдә алына. Әгәр элегрәк аерым шәхес механизмның ♦ бер шөребе генә булып исәпләнсә, әгәр кайчандыр аерым шәхеснен я теләк-омтылышлары. бөтен җәмгыять омтылышлары югарылыгыннан = торып караганда, берни дә тормаса. без хәзер бу мәсьәләләр хакында s башкачарак уйлыйбыз. Җәмгыятьнең яхшылыгы, гуманистик харак- < теры һәр аерым кешенең, шул исәптән Хәмдия кебек гади кешеләрнең дә. никадәр мул һәм иркен, тыныч һәм рәхәт яши алуы белән билгеләнә. Социалистик гуманизм шәхси интересларның һәм иҗтимагый интерес- j ларның аерылмас бердәмлегеннән гыйбарәт. Кыскасы, ил кайгысы — ир g кайгысы һәм. киресенчә, ир кайгысы — ил. бөтен җәмгыять кайгысы II Фәттах повестенда бер кеше — Хәмдия кайгысы бөтен ил кай- * гысы кебек яңгырый. Кызганычка каршы, автор шуның белән канә-= гатьләнә, бердәмлекнең икенче ягын — ил кайгысы ир кайгысы булырга “ тиешлеген күрсәтми. Гуманизм кешене жәлләү, аны пассив кызгану < хисе генә түгел әле. Ул, барыннан да элек, тормышка актив мөнәсәбәт н дигән сүз. Ә. Баяновнып «Яшьлегемне эзлим» дигән повестенда гаять © үзенчәлекле, катлаулы һәм хәтердә калырлык бер образ — колхоз пред- s седателе Суфиян бар. Ул үз-үзенә дә һәм башкаларга карата да ифрат л рәхимсез кеше: кырга башак җыярга чыккан ач хатыннарны куып =5 кайтара, кырдан алган бер уч арыш өчен тотып яңакларга да күп < сорамый, һәм шул ук Суфиян, хезмәт көненә түләргә башка мөмкин- ө леге булмагач, тота да. киптерергә дигән булып, колхозчыларга 300 * центнер ашлык өләшә. Суфиян болайрак фикер йөртә: кирәк икән аны ~ гаепләрләр, колхозчылар исә юньләп эшләсеннәр һәм юк-бар белән буялып йөрмәсеннәр. Шуның аркасында, ул җитәкләгән колхозда халык шактый ярыйсы яши. ә кайбер «йомшак күңелле, кешене жәлли белә торган» председательләрнең колхозчыларына шактый кыенга туры килә ул елларда. Бу мисалны мин коры кызгану хисе генә гуманизм түгел әле. кызгану кешене кимсетергә генә мөмкин, дигән фикерне раслау өчен китердем. Шигем юк, Н. Фәттах ин изге ниятләрдән чыгып кулына каләм алгандыр. Әмма, ни генә булмасын, ул сурәтләгән тормыш күренешләре берьяклы, ярты-портырак һәм. димәк ки. ялгыш та чыккан Билгеле, әсәрне бәяләгәндә икенче чиккә ташланырга да ярамый. Н. Фәттах повесте социалистик реализмның тышындагы, теге ягындагы әсәр. аны. янәсе, критик реализм әсәрләре арасына кертү дөресрәк булыр иде, дип әйтүчеләр дә булгалады. Мондый карашлар, минемчә, безнең әдәбиятның ижат методын артык тарайтып, гадиләштереп аңлаудан килеп чыга. Әйе. социалистик реализм методының төп тенденциясе яңа чынбарлыкны һәм яна геройны раслаудан гыйбарәт. Әмма социалистик реализм методы безнең тормыштагы кимчелекләрне тәнкыйть итүне кире какмый, киресенчә, хуплый һәм яклый. Әгәр инде авторга тирәнлек жнгми. ул безнен тормышны берьяклы сурәтли икән —бу. билгеле, бөтенләй башка нәрсә. Монда инде методның бер гаебе дә юк. Никадәр генә кимчелекле булмасын, Н. Фәттахның б\ повесте дә яшәргә хаклы Чөнки ул Ватан сугышы чорындагы авыл тормышының ниндидер яна якларын ача. аны яна штрихлар беләа баета. Повестьта сурәтләнгән вакыйгалар укучыны дулкынландыралар, уйланырга мәҗбүр итәләр. Без әсәрне «безнеке булганга» һәм «безнеке булмаганга» гына бүлеп утырудан, аны я күккә чөеп мактый, я аяк астына салып таптый гына торган заманнардан уздык шикелле. Әдәби әсәрне бәген катлаулылыгыида айларга, аның көчле һәм көчсез якларын диалектик бердәмлектә күрә һәм бәяли белергә өйрәнергә вакыт «Берәү» повесте һәм аның тәкәббер герое А Гыйләжев — заманында Нурихан Фәттахка каршы ачы пародия язып чыккан кеше. Тыштан караганда, алар бср-берсеиә охшамаган әдипләр. 11 Фәттах юри катлауландырылган һәм чамадан тыш «иде» фигыльләре белән тутырылган озын җөмләләр кулланып язарга ярата. Аның стиле тоташ куаклык һәм куе яфраклы, чәбәләнеп беткән ботаклар белән капланган урман куелыгын хәтерләтә. А. Гыйләжев исә тыгыз һәм динамик тел белән язарга омтыла, аның стиле шул ук урман куелыгына, әмма көзен яфраклары коелып, шәрәләнеп калган урман куелыгына тартымрак. Н. Фәттах, гадәттә, өзлексез дәвам итә торган вакыйгаларны санлый. Кагыйдә буенча, аның әсәрләрендә кыска гына вакыт аралыгы алына, һәм геройларның шул вакыттагы эш-хәрәкәтләрен ул бик җентекләп, тәфсилләп сурәтли А. Гыйләжев. киресенчә, хронологик яктан зур вакыйгаларны ниләргә тырыша, вакыйгаларны кыю рәвештә бер урыннан икенче урынга күчереп йөртергә. үз геройларының үткәндәге биографияләрен искә төшерергә, озын-озын чигенешләр ягарга ярата. Бу авторларның иҗат кешесе һәм гомумән кеше буларак аерым- .чыкларыннан килеп чыга торган тагын уннарча үзенчәлекләрен күрсәтергә булыр иде. Әмма төп нәрсәдә — тормыш күренешләренә якын кичүдә —алар искиткеч охшашлар. А. Гыйләжев әсәрләрендә дә колхоз тормышындагы кыенлык һәм кимчелекләргә күбрәк игътибар итү. сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы еллардагы авыл турында яңа сүз әйтерг.1 тырышу күзгә ташлана. Менә шуңа күрә дә А. Гыйләжевнын «Берәү» повесте («Казан утлары» журналы. 1966 ел. 5—6 саннар), минем уемча, Н Фәттахның «Артта калган юллар»ы белән бер үк рәттә тора. Повестьта бөтен әсәргә ачкыч хезмәтен үтәрлек бер эпизод бар. Әсәрнең төп герое — авыл хуҗалыгы институты студенты Исхак — мәшһүр татар шагыйре белән очрашу кичәсенә бара. Шагыйрь сугышчан соңгы авыл яшьләре тормышына багышланган «Бәхет поэмасыэн укый башлый. Тыңлап утыра-утыра Исхак бөтенләй аптырап кала. Бу шагыйрь дигәннәренең, бер генә тапкыр булса да. авылда булганы бармы икән? Булса, һәрнәрсәгә канәгать булып яшәүче мондый ваемсыз егетләрне һәм кызларны ул кайдан тапты икән дә авыл тормышындагы кыенлыкларны ничек итеп бөтенләй үк күрми китә алды икән? . Авторның әйтергә теләгәне шактый ачык: тормыш кыенлыкларын шомартып һәм бизәп күрсәтми торган, дөресен, бары дөресен язган әдәбият кына яшәргә һәм ихтирамга лаек. А. Гыйләжев үзе дә әнә шундый дөреслеккә омтыла. Ачы, хәтта күпмедер дәрәҗәдә юри күпертелгән рәхимсезлек белән, ул хезмәт көненә нибары йөз грамм арыш оны тигән еллардагы, халык күтәрә-түлн алмаслык налоглардан иза чиккән еллардагы, дуамал колхоз председательләре йорт саен кереп. я штраф салу, я камчы белән куркыта-куркыта халыкны эшкә куып йөргән еллардагы авыл тормышы, шундагы кыенлыклар турында яза. Хәмдия белән чагыштырганда, Исхак, билгеле, үзенә бер төрле характерлы кеше, башка масштаб кешесе. Ул күп нәрсә хакында уйлый һәм фикер йөртә алыр.чык югары белемле агроном. Исхак халыкка кирәкле һәм файдалы булу турында хыяллана. Ләкин, Хәмдия кебек үк. ул да киләчәккә ышанычын югалткан һәм рухи төшенкелеккә би-' релгән кеше. Исхак беренче тапкыр сугыш елларында (ана бу вакытта нибары 13 яшь була) төшенкелеккә бирелеп, боегып кала. Яратып мрпн кызы Сания һәлак була. Бигрәк тә әнә шул хәсрәт бөгә егетне. Ш>ннан 28 яшькә кадәр ул өйләнми йөри, хәтта хатын-кызлар янына якын да килеп карамый. Студент елларында практика узганда егет икенче тапкыр шундый* рак хәлдә кала. Яна председатель Хөсәен белән бергәләп. \л җнн сыз- ♦ ганып колхоз эшенә алына: район вәкиле Тазюков белән конфликтка - керүдән дә курыкмыйча, колхозчыларны буш яткан җирләрне сөрергә = күгәрә, кешеләрдә ышаныч хисен терелтеп җибәрә һәм әйбәг кенә я уныш үстерергә булыша. Әмма, икмәк заданиесен үтәмәс борын кол- < хозчыларга аванс биргән өчен, председательне эшеннән алалар, туры ® сүзле Нурулланы, аны яклап маташканы өчен, ябып ук куялар Исхак, дөреслек һәм гаделлек эзләп, ары сугыла, бире сугыла, берни дә тоҗыра алмагач, авылдан бөтенләйгә чыгып китә Нурулла — Исхак яратып, гыйшык тотып йөргән Саниянен әтисе дә бит әле. Бу — егет өстенә төшкән кайгыны тагын ла тирәнәйтеп жибә* * рә Нурулла Исхакнын иң якын, үз иткән, кирәк чакта ярдәм һәм = киңәш сорап бара торган кешесе. Асылда, Нурулла әсәрдәге төп герой “ өчен вөжданлылыкйын һәм гаделлекнең тере символы. Инде шул кеше < аяк астына салып тапталгач. Исхак үзен дә тапталган саный Шул ** рәвешчә, югары белемле агроном, шәһәргә килеп, үзе яратмаган эшкә о урнаша һәм акрынлап тормышка кул селтәгән тәкәббер ялгызакка ? әйләнә. Әсәрнең исеме үк шуңа басым ясый: «Берәү» л Н Фәттахның Хәмдиясен кызганган кебек үк. без Исхакнын да хәлен аңлыйбыз һәм аны да кызганабыз. Тик, Н Фәттах кебек үк. < А Гыйләҗев та үз героеннан әллә ни югары күтәрелә алмаган Аның ө артык нечкә хисле һәмнәзберек героен һәртөрле бюрократлар һәм 5 түрәләр рәнҗеткән, ә үчен у л бөтенләй гаепсез авылдашларыннан. " туган халкыннан, хәтта карт көнендә япа-ялгызы торып калган әнисеннән алмакчы. Хәтта отпуск вакытларында да авылына кайтмыйча. Исхак шәһәр контораларында чалбар төбе туздырып йөргән арада авылда эшләр, акрынлык белән булса да. алга тәгәри тора. Кемдер эшли, хуҗалыкны күтәрә* бюрократизмга, искелек тарафдарларына каршы көрәшә. Тик бу эшләрдә Исхакнын тырнак очы кадәр дә катнашы юк. Әсәрнең соңгы битләрендә генә, халык хуҗалыгының башка тармакларындагы кебек үк. колхоз авылында да эшләрнең һаман яхшыра баруына ышанган Исхак үзенең әүвәлге карашларының дөреслегенә шөбһәләнә башлый. Ул үзе кебек үк ялгызак һәм сугышта һәлак булган Саниягә бик нык охшаган бер кыз очрата. \втор әйтеп бегер.мәсә дә. без төп геройның, тора-бара, шәхси тормышта да уз бәхетен табачагына ышанабыз. *. Бер мәсьәләдә автор белән килешми булмый безнең Тормышта барган үзгәрешләрнең Исхак кебек рәнҗетелгән һәм рухи төшенкелеккә бирелгән кешеләргә дә уңай тәэсире булды, алар күңелендәге калын боз катламы акрынлап эри барды һәм алар янадан тормышта үз урыннарын таптылар Тик автор үз герое характерындагы тискәре сыйфатларны һәм Исхак сайлаган позициянең ялгыш булуын ышандырырлык рәвешт) күрсәтә алмаган Исхак белән Хөсәен арасында барган сүзсез бәхәстә Хөсәен җиңеп чыга Ул эшчән, актив һәм һәркем тарафыннан хөрмәт ителә торган кеше, колхозчылар аны янадан председатель итеп сайлыйлар Ә Исхак, әйтерсең, авыл тормышыннан сызып ташланган кеше, аны искә төшерүче дә юк диярлек. Язучы теләсә нинди герой, шул исәптән, рухи төшенкелеккә бирелгән, китек күңелле герой сайларга да хаклы Әмма, нн генә булмасын, ул үз героеның кимчелекләренә сокланып утырмаска, аннан өстенр »к. акыллырак һәм зирәгрәк булырга тиеш. Әгәр тормыш китек күңелле герой манарасыннан гына торып тасвирлана икән, тарихи перспективаның котылгысыз рәвештә бозып күрсәтеләчәген көт тә тор. Исхакнын үз тирәсендәге кешеләргә мөнәсәбәтендә ниндидер өнәмәү, явызлык хисе сизелә, вакыт-вакыт ул хәтта күрәлмаучылык тойгысына әйләнә. Геройны аңларга да мөмкин явыз да булсын ди, ул рәнҗетелгән кеше. Әмма кайбер очракларда авторның үз күзләрен дә томан пәрдәсе каплый. Шуннан инде бер ише персонажлар гел кара буяулар белән генә сурәтләнә башлый. Әйтик, колхозның элекке председателе Сәлих образы һәрьяктан начар итеп бирелә. Башта ул колхоз икмәген урлый, мылтыктан атып, каравылчы Нурулланы яралый Шуннан, кичектер, председатель булып ала да. деспотка һәм кире беткән кешегә әйләнә, колхозчыларны төрлечә мәсхәрәләп, хәтта тотып кыйный ук башлый. Председательлектән куылганнан соң да Сәлих искиткеч кабахәт һәм әшәке кеше булып кала бирә. Без бу образның логикасын, характерының умыртка сөяген, аны хәрәкәткә китерә торган пружинасын аңламыйбыз Район вәкиле, карьерист Тазюков образы турында да шуны ук әйтергә кирәк. Ә бит теләгәндә А. Гыйләҗев үз геройларының җанына керә белә. Псхакныц әнисе Маһибәдәр. Саниянең әти-әниләре Хәербанат белән Нурулла яратып һәм зур мәхәббәт белән сурәтләнгәннәр Аяз Гыйләжев — һичшиксез. талантлы һәм үсә торган язучы. Шуңа да бүген үк кисәтеп куясы килә тормышка берьяклы караш аның талантына зыян итәчәк, тиз һәм дөрес үсүенә комачаулаячак. Герой һәм автор позициясе Шул ук кимчелек, тагын да ялангачрак рәвештә, шагыйрь һәм драматург Әхсән Баяновның Яшьлегемне эзлим» исемле повестенда («Казан утлары» журналы. 1967 ел. 1—3 саннар.) кабатланды Бу повестьта да сугыш елларындагы яшьләр тормышы, аларның икеләнүләре. шик-шөбһәләре. төрле ялгышулар, газаплы эзләнүләр аша яшәүнең асылын аңларга, тормышта үз урыннарын табарга тырышулары турында сөйләнә. Ә. Баянов повесте да ачыктан-ачык полемик рухта язылган. Әсәренең беренче битләрендә үк, дусларына һәм үзен якын күрүчеләргә мөрәҗәгать итеп, автор болай ди: «Бу язмаларда эзлекле сюжет үсеше тапмасагыз. гаҗәпләнмәгез, монда — минем бары тик фикерләрем, уйларым, уйлануларым һәм мин аларны сезгә тапшырам, сезнең белән уртаклашам. Алар кайбер кануннарга туры килмәсәләр. моны тәртип ихтирам итмәүдән дип түгел, ә дөреслеккә мәхәббәтемнең зуррак булуыннан дип белерсез...» («Каван утлары» журналы. 1967 ел. 1 сан. 47 бит). һәм. дөрестән дә. автор тапталып, штампка әйләнеп беткән сюжет төзү алымнарыннан, геройларны механик рәвештә унайга һәм кирегә генә бүлеп йөртүдән котыла алган. Әсәрнең жанрын ачыклау да шактый кыен. Автор үзе аны «лирик повесть» дип атаган. Моның өчен беркадәр нигез дә бар: повесть төп геройның эчке монологы рәвешендә язылган, әсәрдә лирик чигенешләр, фәлсәфи уйланулар, көтелмәгән ассоциацияләр тулып ята Агыйдел буенда печән чабу күренешләрен, герой күңелендә беренче мәхәббәт хисе кузгалуын сурәтләгән битләр нәкъ көтелгәнчә, шагыйрь каләме белән язылган. Әмма, чама белән, әсәрнең өчтән бер өлешен укыганнан соң повестьның лирик яңгырашы сизелерлек йомшый. Калган өлешләре шигърилектән шактый ерак булган, өстәвенә әле натуралистик эпизодлар белән чиратлашып барган гадәти проза стилендә язылган. Повесть зур шау-шу кузгатты. Шул кадәресен әйтеп үтәргә кирәк, әсәрнең формасы хакында сүз бөтенләй булмады диярлек, бәхәс төп герой тирәсендә барды. М. Маликованың «Казан утлары» журналында (1967 ел. 8 сан) басылган мәкаләсе шулай атала да: «Кем ул Әнис Бадигин?» Шундый ук кызулык белән ана А Гыйләжев каршы чыкты <Ә син үзен кем. укучы?» («Казан утлары» журналы 1967 ел II сан» Бәхәскә укучылар да катнашты. Торабара бәхәс «Социалистик Татарстан» битләренә күчте һәм үзәк матбугатта дәвам итте Хәзер, шау- шулы бәхәсләрнең кайнарлыгы бераз басыла төшкәч, мәсьәләнең 4Э асылына төшү һәм ниндидер уртак бер фикергә килү җиңелрәк булыр кебек.1.1 Редакциягә җибәргән хатларның берсендә укучыбыз А. Әхмәдиева. аерым мәсьәләләрдә Әнис белән килешеп бетә алмавын белдереп, болай ди: «Мин повесть турында кайбер уи-фикерләремне генә яздым. Әсәрнең идеясенә тукталмадым. Бәлки, аның идеясе дә шул Әнис образын дөрес чагылдыруга бәйләнгәндер...» («Казан утлары» журналы. 1967 ел. 9 сан. 151 бит). Искиткеч дөрес искәрмә! Әсәрнең идеясе аерым, үзбаш яшәми биг _ Идея авторның нинди герой сайлавына, аннан да бигрәк. \л геройны ■= ничек аңлый һәм бәяли белүенә бәйләнгән. Димәк, бәхәсләр вакытында э суз Әнис Бадигинның кем булуы, аның уңай яки тискәре сыйфатлары * хакында гына түгел, ә бәлки күп тапкыр мөһимрәк мәсьәләләр туры1 . J да, әйтик, авторның идея позициясе турында да барган икән. Ә. Баянов повестена эзлекле анализ ясаганнан һәм төп геройның л эшхәрәкәтләрен, кылган гамәлләрен игътибар белән күздән кичергән- г нән соң. М Маликова: «Әнис Бадигин дөньяда үзе өчен генә яши. ул — ° эгоист», дигән нәтиҗәгә килә. Чыннан да, беренче мәхәббәтен Бадигин үзе җимерә. Алай гына да түгел, инсафлы һәм тыйнак, әмма кирәген < нән артык йомшак табигатьле һәм карышусыз Фәһимәне ул һәлакәт х юлына китереп җиткерә. Әсәрнең үзендә бу эпизод, шактый томанлы сурәтләнеп, төрлечә юрауларга урын калдырса да. «Фәһимәнең рухы шул хәлендә була, һәм ул, шул хәлдән чыга алмый, атылып үлә», дип М Маликова дөрес әйтә бугай. Гомумән. М. Ма.тикованың байтак фикерләре белән килешергә мөмкин. Ленаның мәхәббәте Фәһимәнеке кебек эчкерсез үк тә түгелдер, бәлки. Шулай да ул Әнисне кайнар мәхәббәт белән сөя. Тик Әнис Бадигин Ленага да бәхет китерми Инде шактый еллар үтеп бераз акыл дигән нәрсә керә төшкәч. Әнис Лена белән кабат очраша Ленаның аны элеккечә үк яратуына һәм бары тик аны гына яратуына ышана, һәм тагын бик җиңел, газаплаимын-ннтекми генә аны ташлап китә. Аның Ленага мөнәсәбәтендә тәкәбберлек, үзен зурга кую һәм мин-минлек әллә каян сизелеп-күренеп тора. Ул үз язмышын Лена белән бәйләп ялгышмавы өчен шатлана, бәйләгән булса, янәсе, ул үзе дә аның кебек үк бәхетсез кеше булып калыр иде. Аларның мөнәсәбәтләренә күз ташлыйк Лена олырак, тәҗрибәлерәк һәм, Әнискә караганда, күп тапкыр булдыклырак. Әнисне җайлырак, җиңелрәк юллар сайларга Лена өйрәтә, һәм Әнис, инде консерваториягә кабул ителгәннән соң, материаль кыенлыклардан шүрләп, үз хыялыннан үзе үк баш тарга, беренче очраган техникумга барып керә Әнисне квартира гаугасына сөйрәп кертүче кеше дә Лена, һәм Әнис, эчтән газаплана-газаплана, кызара-кызара булса да, Шаһпәхмәтевлар- ны бүлмәдән сөрешә. Аны Фәһимәдән биздереп, көчләп диярлек үзенә өйләнергә мәҗбүр итүче кеше дә шул ук Лена Сүз дә юк, Лена начар кеше, ип гадәтн мешанка, өстәвенә, әле ерткыч табигатьле мещанка. Әмма шулай да ул Әнистән әйбәтрәк кеше Ни дисәң дә. Лена үзүзен оныгын, кайнар итен сөя белә һәм мәхәббәте хакына теләсә нинди кыенлыкларга түзәргә әзер тора. Әнис исә үзеннән башка берәүне дә яратмый. Лена өчен иң кыеп, нң авыр көннәрдә шы ташлап авылга китеп бара, шундый чакта кирәгем чыгар, Ленага ярдәмем БӘХӘС ДӘВАМ ИТӘ кирәк булыр дип тә уйламый Хәер, анын бу адымы Әнис алга сөргән әшәке мораль принциплары белән дә яраша. — Көчсезләрне рәнжетудән куркырга ярамый. Югыйсә үзеңне рәнҗетерләр.— ди Әнис. һәм каяндыр ишеткән шушы «теориясен» дәлилләү өчен, оялары белән кубарып алып, кош балаларын һавага чөя. тешләре белән бугазын чәйнәп, кыр куянын үтерә .. Күренеп тора, мондый комсызлык һәм вәхшилек Әниснең кыю булып күренергә генә тырышуын раслый, анын куркак һәм көчсез булуыннан килә. Повестьның төп героен тулаем дөрес характерлаганнан сон. М Маликова беркадәре турысызыклырак нәтиҗә ясый. Янәсе. Әнис Бадигин— бик начар кеше, ә автор аны турыдан-туры хөкем итми, шулай булгач, повесть үзе дә начар һәм уңышсыз. М Маликова яшьләр әсәрне дөрес аңламаслар. Бадигинга иярүчеләр табылыр, повесть үсеп килүче яшь буынга тиешле юнәлеш бирмәс, дип шикләнә. А. Гыйләжев М Маликова фикерләрендәге шул йомшак якларга каршы чыга. Мәкалә авторы безнең укучыларның культура һәм гомуми белем дәрәжәсе үсүгә шатлана, аларга әзер рецептлар тоттырып һәм манный боткасы гына ашатып торырга ярамый хәзер, ди Бу яктан А Гыйләжев. һичшиксез, хаклы (Тик шунысы гына бераз эчне пошыра. укучыга ышанырга, аны хөрмәт итәргә чакырып чыккан мәкаләнең уз тоны бераз һавалырак, хәтта тупасрак тоела. Сүздә \ Гыйләжев әсәр хакында төрле фикер булырга мөмкин ди. эшкә килгәндә, үзе кебек уйламаучыларга ачуланып каш астыннан карый.) Бадигин. М Маликова уйлаганга караганда, катлаулырак образ. Бу мәсьәләдә А. Гыйләжев хаклы Балачакта анын табигатендә күп кенә әйбәт яралгылар була. Саф күңелле, шигъри табигатьле Әнис бөтен йөрәге белән музыканы ярата, гүзәллеккә омтыла. Аннан сон. Бадигин турында без күбрәк анын үз сүзләре буенча гына хөкем йөртәбез. Асылда безнең алда ул үзен-үзе фаш итә. күңеленең иң яшерен почмакларына да‘у ку чыны үзе алып керә. Яшьлеген искә төшереп, ул бушка узган елларын кызгана һәм: «Әгәр кайтарсалар, мөгаен, мин аны башкачарак үткәрер идем...» ди. Бадигин образына гомуми бәя бирүдә Гыйләжев үзе дә Маликовадан әллә ни аерылмый диярлек. Түбәндәге юлларга игътибар итегез: «Леналар мөхите кавырсыны катмаган бу сәер егеттән ялган кеше, әшәке кеше, кара эчле кеше, эгоист ясый, бөтен тормышын гарипләндерә». («Казан утлары» журналы. 1967 ел. 11 сан. 155 бит.) Маликова башлаган анализны тагын да тирәнәйтә төшеп. Гыйлә- жев Ьадигиннарны формалаштырган социаль шартларга игътибар итә. Сугыш һәм ул тудырган кыенлыклар төрле кешегә төрлечә йогынты ясый. Берәүләрне чыныктыра, тагын да түгемлерәк һәм инсафлырак итә. икенчеләрне гарипләндерә һәм мораль яктан тарката. Әгәр Бадигин үзенен хыялларын тормышка ашыра алмаган икән, монда күбрәк шул елларның авыр тормыш шартлары гаепле (дөрес, ул үзе дә житәрлек тырышлык һәм активлык күрсәтми). Әгәр анын тирәсендә яшь ягыннан үзеннән олырак кызлар бөтерелә икән, бу да очраклы хәл түгел. Аларнын үз яшьтәшләре, сөйгән ярлары һәм кияү буласы егетләре ничә ел инде сугыш кырларында йөри, күпләре кабердә үк ята. Шулай итеп, үз игътибарын автор сугыш еллары чынбарлыгының башкалар күзе төшмәгән якларына күбрәк юнәлтә. Ләкин А Гыйләжев мәкаләсенең әсәргә гомуми бәя биргән урыннары белән килешеп булмый. Әсәрне яклап калырга тырыша торгач, А Гыйләжев повестьны артык үзенчә аңлата башлый һәм авторга бөтенләй анын генда да булмаган нәрсәләр тага. Анын мәкаләсе буенча хөкем йөрткәндә, повесть Әнис Баднгиннарны. аларнын тормышка карашын хөкем итүгә, анын социаль тамырларын ачып салуга буенча хөкем йөрткәндә, бөтен кешелек гаепле булып чыга. М Мали- * кова дөрес яза, авыр сугыш елларында, өлкән туганнары аны фашизм = утыннан саклап калу өчен кан койганда, гомерләрен биргәндә. Әнис ~ Бадигиннын мондый «претензияләре» сәер һәм беркатлы яңгырый < Укучы Г. Нәжметдинов «Аңлашылып бетми. Ул (Әнис Бадигин—Р. М ) яшьлеген кемнән дә булса таләп итәме, нәрсәгәдер үкенәме? Мин, анын □ замандашы буларак, үкенмим»,—дип яза (-Казан утлары» журналы ' 1967 ел. 9 сан. 153 бит). Ул хаклыдыр кебек j Күрәсез, сүз авторның идея позициясе, ул позициянең тайгаграк ч булуы хакында бара Инде бер тапкыр әйтелгәнчә, язучы жаны телә- 2 гән тема, теләсә нинди герой сайларга хаклы Әмма шуларны хәл ө иткәндә, чишкәндә безнең чорның төп закончалыкларын истән чыгар- < маска тиеш Бадигин, шиксез, тормышчан образ Әмма, повестьтагыча. “ аны акларга, якларга тырышу белән берничек тә килешеп булмый Билгеле, аны акларга мөмкин, ә гафу итәргә һич тә мөмкин түгел Әмма шулай да, авторның идея позициясе күпме генә бәхәсле һәм тайгак күренмәсен, повесть безнең әдәбиятны үзенчәлекле, кызыклы материал белән баетты. Р Бикмөхәммәтов белән килешергә кирәк («Литературная Россия» газетасы. 1968 ел 12 сан): биредә Бадигинны сүгеп яки мактап язу гына житми, әсәргә төпле анализ ясарга лазем Ә повесть төрлечә фикер йөртү өчен шактый бай азык бирерлек. Боз кузгала Сугыш турында язучы башка яшь прозаиклар кебек үк. Ә Баянов та тормыш күренешләрен тасвирлау, яңа фактлар һәм яңа материал алып килү ягыннан кызыклы, көчле, әмма шул күренеш һәм фактларга бәя биргәндә шактый өстән йөзә Әсәрнең нигезендә шактый берьяклы һәм субъектив характердагы балачак һәм яшьлек хатирәләре ятуы билгеле бер роль уйнагандыр, мөгаен Баяновнын төп герое төрле хата ■ ар һәм ялгыш адымнар ясый, ары сугыла, бире сугыла. Бу аңлашыла: ул әле кавырсыны ныгып җитмәгән яшүсмер генә Авторның узеннән исә без күбрәкне көтәргә хаклы Балачак хатирәләренең берьяклы һәм чикләнгәнрәк булуы В Ну- руллиннын «Шинельсез солдатлар» исемле повестенда да сизелеп кала Чагыштырмача зуррак күләмле шушы беренче әсәрендә автор уз буынының автопортретын ясарга, чын күңелдән, гади генә игеп, балл күңелендә сакланып калган сугыш еллары авылы турында сөйләргә тели. Әсәр яңалыгы һәм тормышчан булуы белән көчле, дөньяга якты, якача мөнәсәбәте белән игътибарны жәлеп итә. Анда бернинди ясалмалык. тарту-сузу сизелми, бу инде табигый талант өчен кирәкле төп сыйфат Ләкин язучыдан күбрәк сорала Тормышны ничек бар шу тай багышланган булып чыга Әгәр чыннан да шулай икән, искиткеч шәп булыр һәм бәхәсләшеп торырга урын да калмас иде. Бөтен бәла дә шунда сш кына автор үзе дә героеннан югарырак күтәрелә алмый, шуның эчендә эреп беткәндәй була, дөньяга аның күзләре белән карый, кешеләрне Әнис бизмәне белән үлчи. Әгәр артык йомшак харак ♦ терлы Фәһимәне һәм күбрәк үз эшләре белән генә мәшгуль Суфиянны ИСӘН.1ӘМӘСӘН. Бадигин тирәсендә рәтле кешеләр бөтенләй диярлек ■күренми. Без Әниснен энеләрен дә, әнисен дә күрмибез Ихтимал, алар Әнис тормышында әллә ни әһәмиятле урын биләмиләрдер Бердәнбер дус кешесе Хәмит бар, тикшерә башлагач, анысы да юньсез булып чыга Дөньядагы барлык эгоистлар кебек үк. тормышындагы кыенлыклар өчен Әнис дөньядагы бөтен кешене гаепли, тик үзен генә гаепләми Әйтик, анардагы «Бетховенның үлүендә» кем гаепле сон'-* Повесть БӘХӘС ДӘВАМ итә сурәтләү генә житми. тормыш күренешләрен гомумиләштерә алу, чынбарлыкны тирәнтен танып белү сорала, ә яшь авторга нәкъ шул кадәресе җитенкерәми дә. Дөрес, бу әсәрдә без ниндидер ялгыш фикерләр. берьяклы карашлар очратмыйбыз. Ләкин аның нәни героеның дөньяга карашы кирәгеннән артык тар һә.м чикләнгән, тормыш турындагы күзаллавы артык гади һәм беркатлырак. Кечкенә Равил тирән бер фажиганен шаһиты була. Әнисе өйдә югында аны үз янына сыендырып торган жингәсе, артык тинтерәтә һәм аптырата торгач, өлкән яшьләрдәге колхоз председателе Самат белән «чуала» башлый Шулчак ире Искәндәрнең үлүе турындагы .хәбәрнең нигезсез булуы беленә, менә-менә ул үзе кайтып төшәргә тиеш. «Гөнаһсыи» яшерү нияте белән. Нәсихә аборт ясата һәм һәлак була... Тирән дулкынландырырлык, хәтта тетрәтерлек вакыйгалар алынган, истә калырлык, үзенчәлекле образлар сайланган. Әмма нәни героеның тар карашлы даирәсе белән кул-аягы бәйләнгән автор үз геройларының психологиясенә гнрән үтеп керә һә.м әлеге драманы төбеннән ача алмаган. Шуңа да. тулаем алганда, повесть шактый өстәнрәк язылган җиңелчәрәк тәэсир калдыра. Шуның белән бергә, апа хәтле сугыш турында язган яшьләрдән аермалы буларак, бу бәләкәй повестьта сугыш елларының кыентык- ларын куертып, юри күпертеп күрсәтергә тырышу сизелми. Моны басым ясап билгеләп үтәргә кирәк. В. Нуруллин бер нәрсәне дә яшерми. күрмәмешкә салышмый. Әмма әлеге авырлык һәм кыенлыклар алгы планга да куелмаган. Авторны, барыннан да бигрәк, кешеләр, аларның характерлары кызыксындыра. Бу әсәрнең герое. Ә. Баянов повестендагы кебек, бөтен кешелеккә каршы куелмаган. Автор сугыш елларындагы балаларның бик тиз өлгерүләре, үзләрен солдатлар, шинельсез солдатлар итеп хис игүләрен сурәтли. Менә шуңа да. никадәр генә җиңел, өстән язылган кебек күренмәсен. «Шинельсез солдатлар» безнең яшь прозада яңа этап башлануы, «боз кузгалуы» хакында сөйли. Тормышка шулай яңача якын килүнең аерым билгеләре бераз элегрәк М. Рафиковның «Илһам авазы» исемле повестенда да чагылган иде. Бу лирик повестьта, зур мәхәббәт һәм ихлас күңел белән, яшьлекләре сугыш елларына туры килгән буын турында сөйләнә. Зур гомумиләштерү көченә ня булырлык кызыклы характерлар очрамасада, әсәр лирик җылылыгы, эмоциональ тәэсир көченең зурлыгы белән алдыра. Шул ук яңалык сыйфатлары, тагын да калкурак булып, М. Мәһ- диевнең «Без — кырык беренче ел балалары» исемле беренче повестенда гәүдәләнә. Сугыш елларының авыр шартлары М. Мәһдиев әсәрендә үзгәрәк планда — юмор аша сурәтләнә. Автор тормыштагы көлке ситуацияләрне тота белә, үз геройларын характерлау өчен искиткеч оста детальләр куллана. Юмор жанрында эшләүче прозаикларыбыз- нын ифрат аз булуын да искә алсак, бу әсәрнең чыгуы — аеруча шатлыклы күренеш. Автор характерлар коя белә. Әркәшә белән Әлтә- фнны да. Зарифуллинны һәм география укытучысын да шулкадәр ачык игеп күз алдына китерәсең, әйтерсең, син алар белән бер класста укыгансың. Шунысы аеруча шатландыра: М. Мәһдиев моңа бер-ике .характерлы штрих ярдәмендә ирешә; геройларының биографияләрен дә сөйләми, катлаулы сюжет линияләре корып та маташмый. Әсәр нык профессиональ кул белән язылган. Ул — корыч пружина кебек кысылган. акылга һә.м ирониягә бай проза. Әмма урыны-урыны белән әдәби детальләр үзмаксатка әйләнеп киткәли. Бер биттә шактый уңышлы төсмерләнгән геройлар икенче биттә үк бөтенләй югалалар. Әсәрне бер ноктага тупларлык һәм таралып китүдән саклап торырлык зур һәм яңа фикер — идея бердәмлеге җитми. М. Мәһдиев сугыш чоры балаларының аңы формалашуны күрсәтә, аларның ничек укулары, фән нигезләрен һәм тормыш законнарын " айларга өйрәнүләре турында сөйли Ләкин, шул процессны баштан ахырга кадәр күзәтү өчен, авторның әлеге язмалары артык кыска һәм өзек-өзек Аның геройлары нигездә тышкы штрихлар ярдәмендә генә тасвирлана Сизелеп тора: педучилище завучы Хәлим Фәтхиевичның характеры повестьта сурәтләнгәннән күп тирәнрәк һәм катлаулырак булгандыр Ләкин автор аны тиешенчә ача алмаган Шуна күрә завуч- ның кулга алынуы укучыга аз аңлашыла һәм әсәрнең бөтен агышы белән йомшак бәйләнгән сыман Педучилищедагы башка укытучылар тагын да өстәнрәк сурәтләнгән. Автор үз героенын дөньяга карашындагы чикләнгәнлекне җиңеп бетерә алмаган. Әсәрдәге кимчелекләрнең кайберләре, күрәсең, шуның белән дә аңлатыладыр. Шул рәвешчә, яшь прозаикларның бөек Ватан сугышы чорына багышланган әсәрләрен күздән кичереп уздырдык шикелле Алар бу чор тормышын сурәтләүгә багышланган әдәбиятка нинди яңалык китергәннәр сон? Беренчедән, без аларның үз элгәрләре тарафыннан сурәтләнгән картиналарны тагын да тулыландыра төшүләрен күрәбез Икенчедән, сугыш чорында безнең халык кичергән реаль авырлыкларны сурәтләгәндә, алар кырыс булырга, бары тик дөресен генә язарга омтылалар, әмма вакыты белән буяуларны шактый куертып та җибәрәләр Алар үз геройларын һәрнәрсәдән канәгать, шоп-шома кешеләр итеп түгел, бәлки эзләнүчәй, катлаулы характерлар итеп күрсәтергә тырышалар Кагыйдә буларак, алар әйбәт тасвирлый беләләр. Әмма тормыш күренешләрен һәрьяктан тирәнтен бәяләү мәсьәләсенә килгәндә, еш кына көчләре җитеп бетми. Дөрес, хәзер инде тормышның тискәре якларын гына күпертеп кур- сәтү, кимчелекле геройлар белән юри мавыгу чоры үтеп бара шикелле. В. Нуруллин һәм М Мәһдиевләрнең «Казан утлары» журналының 1968 елгы саннарында басылган әсәрләре безнең яшь прозаның бу балачак чиреннән арынып килүе хакында сөйли. Әмма сугыш еллары чорындагы авыл темасын яктырту инде тәмамланды, дияргә иртәрәк әле. Теманы берьяклы хәл итү генә тәмамланды кебек Безнең прозада. К Симонов романнары кебек, ул чор вакыйгаларын яна. бүгенге позицияләрдән торып яктырткан тирән әсәрләр юк әле Әмма безнең прозаикларның андый әсәрләр тудырырга көчләре җитәр дип уйларга кирәк. Герой хакындагы бәхәс дәвам игә Кем үзе һәм заманы турында дөрес, ышандырырлык итеп, иң мөһиме, дөрес философик позицияләрдән торып сөйли алыр, кем замандашларыбызиың тормышчан һәм ту ты канлы образларын иҗат итә алыр, кем фактлар һәм детальләр дөреслеген чынбарлыкны тапып-белу тирәнлеге белән бәйли алыр — бу бәхәстә шул җиңеп чыгар