БӘХЕТЛЕ СИН, БӘХЕТГӘРӘЙ
Көзге аяз кич. бөтен әйләнә-тирәгә көмеш тузаны сипкәндәй нурланып торган айлы кич иде. Колхоз председателенең иртә- .ен дә. кичен дә кырыкмаса кырык төрле мәшәкате бар. Бу кичтә дә шулай булды Механизаторлар белән киңәшеп аласың бар: колхозда быелгы кыр эшләре төгәлләнеп бара, көннәр коры торганда егетләр үзләренә утын әзерләп калырга ниятлиләр икән. Син үзең дә аларның бу теләгенә каршы түгел. Кирәк чагында көнен-көигә ялгап уңыш язмышын хәл иткән иптәшләрнең юллар такыр торганда утын мәшәкатеннән котылып куюлары хәерле. Тик менә икенче исәбең дә бар икән: кыр эшләреннән бераз бушанып торган арада техниканы ремонтлатып куярга ниятлисең. Чөнки хәзер авыл җирендә дә кышның мәшәкате җитәрлек, чана юлы төшкәндә тракторларың төзек булса, автомашиналарның юлга чыга алмый ятуыннан әллә ни интекмисең. Ә тракторлар күп сездә, 40 ка якын, эшләрнең яңасын кузгатканчы карап-төзәтсп кенә өлгер. Шуңа күрә дә механизаторларның үзләре белән киңәшеп хәл итәсең килә: егетләрнең дә хәтерләре калмасын, артель эшенә дә зыян килерлек булмасын. Кыскасы, акыллы уртаклык табасың килә. Син елмаю катыш якынлык белән: — Өйне таба алмыйча адашып йөрмә. Менә бу утны онытма.— дип багана башында елтырап утырган «эшләпәле» лампочкага күрсәттең дә такыр тыкрык буйлап правленнегә таба китеп бардың. Йөрешең һаман элеккечә табигый салмак, адымнарың нык. Соңгы дистә еллар синен буй-сыныңа, төс-кыяфәтеңә бөтенләй яңа бизәкләр өстәмәгән дияр идем — бераз гына тулыланып киткәнсең кебек. Әмма шомырт кара чәчеп, түгәрәк йөзен, матур тембрлы йомшак тавышын, сүзне гомер гомергә авыл җирендә яшәгән картлар сыман сабыр гына, көттереп кенә һәм саф татарча итеп сөйләвең — гел элеккечә. Тышкы кыяфәтең түгел, рухи тирәнлеккә таба, күңел байлыгына таба үзгәргәнсең, ахры. Синнән аерылгач та авылыгыз уртасыннан бормаланып-уралып аккан Бәрле елгасына карап шактый уйланып тордым. Ай нурлары түгелеп сибелгән елга өстендә, ак экрандагы сыман, синең үткәннәрең чагылып узгандай булды... Туган туфрак тарткан Республикабызда Кавказ, Кырым якларына алыштыргысыз, үз бизәкләре белән тулы бик матур табигый почмакларыбыз бар. Мөслим әрәмәләре. Кама. Идел буйларындагы тугайлыклар, ярымутраулар. 136 К Табигатьнең шушы матур бишегендә синең ялан аяклы бала чагың, кырыкмыш тай сыман яшүсмер елларың йөгереп узган. Тәүге тапкыр зур кызылканат тоту, пионер галстугы тагу, җидееллык мәктәп бетеру. беренче тапкыр трактор сабанына «кунаклап» яна буразналар сызу шатлыкларын да. әниеңнең, әтиеңнең вафат булуы хәсрәтләрен дә син шушы елгалар, күлләр тирәсендә, шул әрәмәлекләр, болын сукмакларында кичергәнсең. Шул ук өянке-тирәкләр. аналар, балалар, яшь киленнәр кебек үк кайгылы шаулашын, авылның ир-егетләрен Бөек Ватан сугышына озатып калганнар. Яу кырына китүчеләр арасында уналты яшьлек егет — син дә булгансың Хәрби курслар. Героин Ленинград оборонасы. Әллә никадәр соклангыч язмышлар һәм әрнүле фаҗигаләр белән тулы госпитальләр һәм дүрт-биш җирдән яраланган яшь солдат сызлану катыш сөенеч белән шул ук Зөя, шул ук Бәрле буйларына кайтып төшкән. Тик аларда элеккеге ямь юк. элеккеге бәйрәмнәрнең, уеннарның шау-шуы юк Сугыш еллары кытлыгы су буйларындагы тал-тирәкләрне утын иткән, бөтен әйләнә-тирәдә моису тынлык бушлык. Бала-чага күңелендә д,» уен түгел, тамак кайгысы Порт аралаш тол аналар, ятим балалар. Ике күр ше— Борындык. Шушнрмә авылларыннан гына да 204 кеше фронт искәртеп таралар төсле Сии хисапчы булып эшли башлаганда, колхозыгыз бик кыен хәлдә булган. Ул еллардагы кыенлыкларны хәзер инде искә төшереп сөйләп тә торасы юк — илебезнең күпчелек почмакларында шундый хәл иде. Табигать сиңа сабыр холык, хисле күңел биргән. Гел элеккечә әле хәзер дә җае. вакыты табылганда матур әдәбият укырга, җырлар, шигырьләр тыңларга яратасың, ялчылар. композиторлар хакында сорашасын. Балаларга булган мәхәббәтең дә. мөгаен, шул хисле рухыңның ихтыяҗыдыр Спи педагог булырга җыенгансың Е пары никадәр кыен, колхозның нужасы күп булса да. Казан педагогия училищесын тәмамлагансың. университетка да укырга кергән идеи Ләкин партиянең боерыгы сине башкарак юллан алып китте B1™ тирәләрендә булсаң-карап туй- z ’6 • к ” сүзләр житмәс Ләкин мын әлегә җырга кермәгән ^3 Rn М почмагы баР—сезнең Борындык авылы тирәләре. ,пГЛ С ,..”ӘрЛ\ еЛГаС^ ӨЯНКе -тирәкләргә сыенып утырган авылыгыз ар лы уза да Зоягә барыл кушыла. Зөясе дә авылыгызның борын төендә генә, кыр капкасы аша чык та — болын буйлап йөгер, җәйләрендә суында коен, балыгын тот. яр буйларындагы әрәмәләреннән чиләк-са- выт тутырып җиләк-җимешен җый яки. аргы ярга чыгып, тезмә тауларга сәяхәт кыл Шунда ук. сезнең авыл чикләрендә үк — табигать юри юмартланып күргәзмәгә тезгән диярсең — эреле-ваклы күлләр һәм барысы да балыклы кырында мәңгелеккә ятып калган Әнә шушы 204 гомер. 204 өмет хакы да сезиен. исән калганнарның җилкәсен.» төшкән. Бәхетгәрәй. Алар әле дә авылыгыз уртасындагы һәйкәл ташыннан сезгә үзләре хакында Авылда эшлекле тыиып атмосфера, үзара тату, ихтирамлы мөгамәлә сизелә. Яшьләр арасында да шулай. Беренче карашка әллә ни әһәмияте дә юктыр кебек тоелган шушы этик бизәкләрдә синең дә педагогик тырышлыкларың, шәхси матур ур. нәк күрсәтүләрен чагыла, Бәхетгәрәй. Чөнки авылның өлкәннәре үзләре синең мондый сыйфатларынмы зурлап сөйлиләр. Юкса бар бит әле шундыйлар, авылларда да шактый куренгәли: җитәкче иптәш дигәнебез тирә-юнендәге мәктәп балаларын, өлкәннәрне санга сукмый сүгенеп сөйли. «Гадилек гадәтенә сеңгән», янәсе Әйтерсең, гадилекнең орлыгы сүгенүдә? Үзенең эштә генә түгел, сөйләм телендә дә культура, итагатьлелек үрнәге күрсәтергә тиешлеген оныта. Сиңа мәктәптә озак эшләргә туры килмәгән Партиянең ул чактагы Кайбыч райкомы үз аппаратына чакырып алган. Райондагы артта калган хуҗалыкларны аякка бастыру мәсьәләсе кузгалгач исә шул ук партия райкомы сиңа үз авылыңа колхоз председателе булып кайтырга киңәш иткән. Дөресен язам, башта шүрләпуфтанып йөрүләреңне, икеләнүләреңне мин дә бсләм, ул вакытта районыгыз газетасы редакциясендә эшли идем. Борчылырлык сәбәпләре дә бар иде шул: колхозның иске акча белән нибары 33 мен сумлык запасы бар. Анысы да үз кассасында түгел, аны төрле оешмалардан даулап алырга кирәк. Ә бурычы — үз членнарына дигәндә генә 53 меңнән арта иде. Шупа күрә дә колхозчыларның артель эшенә дәрте бик чамалы, шактый кеше тимер юлда, шәһәр тирәсе предприятиеләрендә эшләп көн итә. Ләкин, хәлләр никадәр мөшкел булмасын, коммунистлык бурычы һәм дымы, сулышы учларына, күңелеңә сеңгән туган туфрак сине үзенә кайтарды. Читлекләрне үгез җимергән... Гомерләрне юкка гына агымсуга тиңләмиләр. Дөнья, тормыш мәшәкатьләре белән тулып, дистә еллар узып та киткән. Үзең белән очрашырга туры килмәсә дә, җай чыкканда таныш-белешләрдән хәлләреңне сораштырып тордым. Артель йөген кузгатып үргә таба сөйри башлавыңны җиткерәләр иде. Бер елны сезнең авылга: «Бар әле — урыннары бик ямьле. Ял да итәрсең, язарсың да»,— дип, хәзер инде мәрхүм язучы Мин Шабайны үгетләп җибәргән идек. Бик ошатып кайтты үзегезне, синең характерыңны яратып кайтты. Беләм, җиңел түгел, бигрәк тә баштагы елларны кыен булган сиңа, колхозчыларны үз хезмәтләренең нәтиҗәсенә ышандыруы читен булган. Төзисе күп — ләкин артельнең кесәсе бик чамалы. Игеп уңышы да кинәндерми. Өстәвенә, кай чакта кзйсы «ботакка» тотынырга белми аптырагансың. Авыл хуҗалыгында экономик, агрономик карашларның бик еш үзгәреп торган чагы. Әлбәттә, алар сезнең хуҗалык тормышында да чагылмыйча калмаган. Әле дә хәтердә... Бер елны бөтен Татарстан буйлап «куян чире» таралды. Дәррәү кузгалдык та барлык хуҗалыкта йорт куяны үрчетергә керештек. Колхоз, совхозларны әйтәсе дә юк, хәтта биш-алты хезмәткәре булган бәләкәй учреждение җитәкчеләре дә читлек эзләп тыз-быз чабыша башладылар Ул шаулы киңәшмәләр, йөкләмәләр дисеңме! Куян үрчетеп республиканың ит базасын баетабыз, янәсе. Шартларын, ул куян дигән җәйлекнең бик капризлы, нәзберек булуын, аны үрчетүнең үзенчәлекле хикмәтләре барлыгын шау-шу белән онытып та җибәргәнбез. Үзе доходлы, ите— файдалы, имеш Шул «куян чире» сезне дә шактый интектергән. Әмма... нәсел үгезе кызык иткән үзегезне. Хәзер инде мәзәк итеп кенә сөйлисез. Көтү эзләп бара икән үгез. Сукмак куян читлекләре яныннан уза. Әлегә кадәр бу тирәләрдә йөргәне булмагандырмы, эчләрендә дыр-быр нәрсәдер сикерешкән бу читлекләр тәкәббер үгезгә бик сәер күренгән, Цнт««;Д1и НГаеН ТерЭП беравык каР ап тора да теге - әйдә җимерергә. гр-н-Ли »?«» МӨГд ЗСНӘ элә лә ЧАЯ, элә дә чөя. Ярсыган үгезгә нәрсә тү- • е мәтне белми ул, районга чакырып, ^строгач та чәпәп» булмый ана икенче рәттәге читлекләрне дә чөеп-янчеп бетер.» син килеп җиткәндә, мескенем куянчы кыз, бу шаулы эшкә үзе теләп алынган кыз тәгәрәп җылый чыгам, күрше авылга кияүгә чыгам, Бә хетгәрәй абый,—ди — Ичмасам. бу куян михнәтеннән котылырмын Икенче бер елны: «Сездә елгалар, күлләр күп — үрдәк үрчетегез»,— дип катгый боерык бирәләр Авылда каз асраучы кеше күп. ләкин «үрдәк рәтен» белүчеләр юк Ана яраклы бинасын табарга, кешеләрне өй рәтергә кирәк —ләкин ашыктыралар Ашык-пошык 36 баш үрдәк алып кайтып, күлгә җибәрәсез. Атна уза. ун көн вәт әкәмәт! — үрдәкләрне күлдән һич ашарга чыгарып булмый. Бу эшкә алынган колхозчылар көн саен хәлдән тайганчы күлдән үрдәк куу белән мәшгуль Күлдә бака күп, тегеләр шуны тотып туен? лар да һаман суда «оҗмах кичерәләр» икән. Ниһаять, сулар тулгач, үзләрен яшь бәрәннәр абзарына кайтарып япкансыз. Беркөнне район хәзерләүләр конторасыннан Әхмәтжаноө фамилияле вәкил килә. Үрдәкләре булгач, аларның продукциясе дә булачак бит инде, янәсе. Колхоз белән договор төзеп куярга кирәк. Вәкил иптәш әлеге яшь бәрәннәр абзарына барып кайта да. башта көлмисиздерми. акрын гына сорый — Бәхетгәрәй, бу көннәрдә үрдәкләр янына барганын бармы? — Нәрсә, әллә берәр хәл булганмы? — Үрдәкләрегез ул абзарда пәригә әйләнгәннәр, малай Үзләре Шул ук җир—тик сые башка Колхозыгыз хәзер дә зурлардан саналмый Ике авылны берләштер гәп уртача хуҗалык ул үзе Төп юнәлеше — иген игәсез, мал-туар асрый сыз Басулар, кәгүлекләр шул ук. Ләкин җирнең хәзинә сандыгыннан алынган байлык сл саен ишәя бара Әйтик. 1957 елны сездә игеннең һәр гектарыннан уртача 7.91 центнер уңыш чыккан иде Ә менә ун елдан соң бу уңыш 18 центнерга күтәрелгән Кайсы культураны алма—ШУНДЫЙ ук үсеш. Чөнки җир туфракның кадерен белеп, ашламасы белән аның күңелен күреп, хуҗаларча эшкәртә башлагансыз. Чөнки, әнә тракторчы Равил. Рәхимулла, Хәлилләрнең җире» булган мәхәббәтләр» , эшкә мөнәсәбәтләре, белемосталыклары башка Шу I ук cv буйларыннан, аланлыклардан. көтүлекләрдән дә башкача файдаланып.'күңел сөенерлек байлык аласыз хәзер Киндерен чәчәсе». чөгендерен кәбестәсен утыртасыз, печән запасы да мулдан Күрәсең, җир-ана сеше баеткан, абруйлы иткән. Хәзер Куйбышев исемендәге сезнең колхоз — Апае районында чң алдынгылардан санала Ъенне орден белән бүләкләгәннәр. Бөтенсоюз күргәзмәсенә катнашасы» бакылдашмасалар. аларнын үрдәк икәнен дә танырлык түгел Әллә мутлык белән, әллә алдан белештермичә, колхозчы агай әнә теге таныш күлгә бәке уя. Үрдәкләрне шул бәкег.» «юынырга» куып төшерәләр. Менә тагын, авырткан башка тимер тарак үрдәкләр шул бәкегә чумалар да — чыкмыйлар, чу чалар да югалалар Керем чыганагын шуңа юнәлтеп, тиешле биналарын, техник.) җиһазларын, белгечләрен булдырган — кыскасы, специаллашкан хуҗалык ларда, әлбәттә, куяны да. үрдәге дә табышлы Ләкин ул елларда бездә һәр хуҗалыкны «куян модасы» белән «киендерерлек» шартларыбыз юк иде. Ярый әле. сабаклары гыйбрәтле булды, реаль чынбарлык үзебезгә хуҗалык-экономика өлкәсендә «модалар» белән мавыгырга ярамаган лыгын раслады. Сез дә «үз кыйблагызны табып», эре, нык адым ip белән яңа үрләргә атлагансыз. Дөрес, боларның берсе хакында да син сөйләмәдең. Гомумән, син үзең турында яки колхозның үсеше хакында сораша башлагач, сүзне, ничектер. җай гына читкә борып җибәрәсең. Без элегрәк район газетасының актив хәбәрчесе булган Равил Бикмуллин. партоешма секретаре Заһидулла абый Гарифуллин белән озакозак сөйләшеп утырдык. Равилне экономист итеп үстергәнсез икән Семья корып җибәргән, таштан йорт салып ята. Эштә бик уңган күренә, колхоз экономикасының кайсы ягы белән кызыксынма — җаваплары, саннары әзер. Заһидулла абый колхозның алдынгы кешеләрен саный, гади колхозчыдан мастерской мөдире булып күтәрелгән Насретдин абый Гайфет- динов, өлкән ветеринар Габдрахмаи абый Сафиуллин, ферма мөдире Рәхимулла ага Габитов, бәрәңге үстерүче механизатор Рәхимулла Зиннуров һәм башка уннарча колхозчыларны мактап телгә ала. — Колхоз баеган, мактаулы кешеләрегез күп. Ә менә хезмәткә түләү ничегрәк? Равил, уннарча ведомость ачып, саннар, исемнәр атый башлый. — Менә узган ай ведомостьлары. Карагыз, акчаны иң күп эшләүчеләр— механизаторлар Менә. Жәмилов Салих узган айда 27 көн эшләгән. Төп түләү 128 сум 32 тиен. Өстәмә түләү буенча 77 сум 96 тиен алган. Барысы 206 сум да 28 тиен буламы? Бусы акчалата. Натура белән бушлай 16 центнер ашлык алган. Менә тракторчы Равил Хәмидуллин. Айга 25 көн эшләгән. Төп түләү 124 сум 79 тиен. Өстәмә түләү буенча 65 сум да 32 тиен алган. Барысы 190 сум буламы? Артыгы белән — Терлекчеләр, төрле эшкә йөрүчеләр күпме ала? — Көнгә уртача 3 сумнан 5 сумга кадәр. — Өстәмә түләүнең шартлары ничегрәк? — Беренче чиратта яхшы сыйфат өчен 25—40 процент артык түлибез Аннары, классность өчен түләнә. Әйе. хәзер игенченең сыйфат һәм осталык өчен тырышуы хезмәт хакы белән дә бәйле. Ай саен шулай, промышленностьтагы кебек. Еллар безнең авылларыбызга бик куанычлы иҗтимагый һәм экономик үзгәрешләр алып килә. Авыл кешесе хезмәте белән эшче хезмәте арасындагы аерымлыкларны бетерүгә юнэлтелгән этәргеч чара бу һәм хәзерге авыл кешесе укый, квалификациясен күтәрә. Сездә быел 25 ләп игенче курс тәмамлаган, терлекчеләрнең үз мәктәпләре бар. Башкалардан белем таләп иткәч, үзең дә укымый тора алмыйсың. Казанда колхоз җитәкчеләре мәктәбен отличнога бетереп кайткансың Соңгы вакытта укый торган китапларыңны караштырдым. Бәхстгәрәй Тракторлар ремонтына. бригадаларда хуҗалык исәбе кертүгә, чөгендер, киндер игү технологиясенә кагылышлы китаплар, төрле журналлар, шигырь җыентыклары... Заман, тормыш таләбе бит бу. — Колхозчыларга түләүнең башка формаларын да карыйк әле? Экономист кабат дәлилләр китерә башлый: • — һәр колхозчы, үз чирагы җиткәч, отпускасын ала. Теләмәсә — акчасын һәр пенсионерга акчасын да, ашлыгын да илтеп бирәбез Өстәмә ярдәм фонды да бар — елына ике мен сумга якын. Менә, культура- көнкүрешкә 12—13 мең сум тотабыз. Бусы да аның — колхозчылар өчен бит. — Ял йортларына путевкалар, ярыш алдынгыларына—премияләр,— дип. Заһидулла абый өстәп куя — Бүген менә — правление утырышы. Килергә мөмкин. Ярым җимерек правление өендә эшли башлаган беренче елларын искә төшеп куя Тузан, пычрак, йомышы булганы, булмаганы шунда тулып ята Стена буйларына чүгәләп утыралар да махорка көйрәтәләр, мәзәкләр, әкиятләр .өйләнә. Кайбер агай-эне баш астына утын пүләне салып йокыга китә. Әйтерсең, өендә мендәре юк... Хәзерге яна бинагыз иркен, уңайлы Ләкин анын тирәсендә беркем д.» вакыт уздырыр өчен генә буталып йөрми. Килеп йомышын йомышлый да — үз юлына китеп 6ap«i Кичләрен өендә радио тынлый. телевизор карый, тели икән— кинога бара Җыелыш. утырышларны да нәкъ билгеләнгән сәгатендә башларга өйрәнгәнсез. Җитәкче буларак синең хакта сүз чыккач, партоешма секретаре кешеләр белән киңәшеп, аларнын инициативасын яклап эшли белүеңне яратып сөйләгән иде. Дөрес икән. Правление утырышында комбайнчылар ярышына нәтиҗә ясап, алдынгыларны бүләкләү, ял йортларына путевкалар бирү мәсьәләсен карадыгыз, һәр әйтелгән кандидатура турында бнш-алты кеше чыгып сөйләде. Хезмәт күрсәткечләрен генә түгел, эшнең сыйфатын, үз-үзен тотышын, холкыи-фигылен дә исәпкә алып бәя бирәләр Бәхәс бар — тик артык сүз куерту юк. Чөнки вакыт исәпле. Күпчелек тавыш белән карар ителде: комбайнчылар ярышында Җәмилов Салихны. Нигъмә- туллип Фирдәвесне. Зарипов Фәргезатны җиңүчеләр дип санарга. Ярышта беренче урынны алучы Җәмилов Салихны 80 сумлык радиола, икенче урынны алучы Нигъмәтуллин Фирдәвесне 60 сумлык велосипед, өченче урынны алучы Зарипов Фәргезатны 30 сумлык кул сәгате белән б\- ләкләргә. Мәскәү янындагы ял йортына путевкаларны механизаторлардан Хәбибуллии Равилгә, Җәмилов Салихка, терлекчеләрдән Хәйруллин Кашшафка. гади колхозчылардан Зиннурова Фәһимәгә. Садыйкова Бибинурга бирергә. Юл расходларын колхоз исәбеннән түләргә Юк. юк. бүләкләүләр моның белән генә бетмәгән, аларның күбесен Октябрь бәйрәме кичәсендә тапшыргансыз. Дөрес, дустым Бәхетгәрәй: кырлар, көтүлекләр шул ук —тик сые башка икән шул. «Искитәрлек нәрсә юк — хәзер күпчелек хуҗалыкларда шулай» — дисеңме? Бик шөкер ил белән булуы сөенеч аның. Гадәттә, күп җирләр, шәһәрләр күреп, дистә еллардан сон туган авылына кайтып төшкәй кешегә бу авылның үзе дә. аның йортлары да кечерәеп калган сыман тоела. Ләкин сездә киресенчә булып чыкты. Авылыгызның зурлыгына, урамнарның киплегенә, йортларның матур лыгына сокланып йөрдем мин Борындык гел яңарган икән, таш йортлар гына да иллеләп бардыр Орнамент-бизәкләр белән матурлап сала лар. Җәмәгать биналарын, мал-туар каралтыларын да өр-яңадан төзе гәпсез. Яна мастерской, яңа складлар ..Сугыш вакытында утынга киселгән талларның, тирәкләрнең яңалары үскән Яна җиләк-җимеш бакчалары утыртылган Яу кырында өзелеп калган 204 гомергә алмашка яна буыннар үскән. Тормыш иптәшең Самара ханым белән санап утырдык (ул авыл советы секретаре бит) соңгы 10 елда гына да сездә 670 бала туган. 181 яңа семья төзел гәп Үзеңнең дә берсеннән берсе сөйкемлерәк өч улың үсеп килә Олысы Илнур дүртенчедә укын, кечесе Ильяс «Миң киләсе елга укырга яңа мәктәпкә барам»,— дип. хәрефләр ятлый Чыннан да мәктәпнең яңасын гезасез икән Гаштаи салдырасыз, ител барлык шартлары булыр лык итеп. Бөтен авылга ямь биреп, шәһәрчеккә охшап торачак, Анда улларыгыз укыр, оныкларыгыз укыр һәм сезне, авылны бизәүчеләрне, рәхмәт белән телгә алырлар Һәрбер ага-ана баласы дөньяга килгәч тә аның тәүфыйклы, бәхет- ,, булуын Н 'll ( .................................. .. Ә1Н .'linen ДӘ ш\ны r< Moi н . ui\ni күрә дә Бәхетгәрәй дигән мигүр исем кушканнар сиңа Гкн.тэр язмышы өчен үзеңне җаваплы санап, алар тормышын бизәү өчен тырышып йөру. туфрагыңнан аерылмыйча муллык өчен көрәшеп яшәү —бу бәхет түгелмени Хөрмәтең зур. семьяң тату, саулыгың бар. ризыгың — хәләл Бәхетле син. Бәхетгәрәй Мөхәммәтҗанов, бик бәхетле.