БЕЗНЕҢ САФКА
Туфан Миннуллин исеме әдәбиятыбыз мәйданында әле соңгы ун ел эчендә генә күренә башлады Язучы буларак аның ныклап формалашып та житкәне юк. Ул әле бер пәрдәлек пьесалар язып үзенең көчен сынап карый, әле күп пәрдәлек пьесалар язып профессиональ сәхнә яулап алырга исәпли. Я булмаса, кечкенә хикәяләр язып, проза өлкәсендә үзенең уй һәм хисләрен халыкка житкезү өчен ижат мәйданы эзли. Шунысы әһәмиятле, анык һәр әсәреннән тормышны яхшы белүе, әдәби теленең яхшы ук бай һәм жанлы булуы, сәхнә, театр таләпләрен, драматургия таләпләрен яхшы белүе сизелеп тора. Т. Миннуллиннын инде матбугатта басЫлып чыккан уннан артык хикәя һәм пьесалары, китаплары бар. Бер пәрдәлек пьесаларының күбесе үзешчән сәнгать театрларында әледән-әле унышлы гына куелып торалар. Күп кенә унышлы образлары булган, яхшы ук кискен һәм тормышчан конфликтлы «Очканда һәм кагынганда» пьесасы Әлмәт театры сәхнәсендә куелды. «Азат» исемле, әкият стилендә язылган пьесасы Татар дәүләт академия театрында барды. Яшь тамашачыларның мәхәббәтен казанды. Китап булып басылып чыкты. Бүгенге көндәге әһәмиятле темаларның берсен — яшьләр арасында моральәхлак проблемаларын чагылдырган «Миләүшәнең туган көне» дигән яна пьесасы Татар дәүләт академия театрында бик унышлы барды. Кыскасы, Туфан Миннуллин янадан-яна әсәрләр яза, ижатын һаман активлаштыра бара. РИЗА ИШМОРАТ Мин Роберт Батуллннны өч әсәре буенча беләм: «Минем исемем Дүрткүз», «Каникуллар дәвам итә». «Әбүгалисина». Боларның икесе балалар өчен язылган повестьлар, соңгысы шулай ук балалар өчен язылган пьеса. Бу өлкәдә эшләүче әйбәт язучы килә дип уйлыйм. Чөнки Роберт геройларының характерын белә. Балалар өчен язылган әсәрләрнең үзенчәлеген яхшы төшенә. Кызыклы итеп яза ала. Барыннан да бигрәк миңа Робертның киң карашлы, белемле булуы һәм күпне белергә тырышуы ошый. Балалар өчен язучылар арасында үзе бик күпне белә торган, яки белергә омтылган кешеләр җитми безгә. Батул- линнын шул ягын хуплыйм һәм киләчәктә дә бу омтылышын киметмәвен телим. ЛӘБИБӘ ИХСАНОВА Яшь шагыйрь Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) поэзиябезгә соңгы елларда гына килеп керде. Аның әле калын китаплары да юк. «Вәгъдә» исемле шигырь ләр җыентыгы һәм балалар өчен хикәяләр («Чәчәк сатучы малай») җыентыгы гына бар. Кайбер шагыйрьләр унар-сгермешәр китап чыгаралар, әмма аларныц поэтик йөзен танып булмый Мин Гәрәй Рәхимне юка гына шигырь җыентыгы белән («Вәгъдә») шагыйрь итеп таныйм. Аның шигырьләрендә яна поэтик фикер үзенчәлекле форма аша ачыла. Табигый ритмикасы татар шигыре традициясеннән, халык җырларыннан килә һәм аларга яңалык өсти. Гәрәй Рәхим шигъри холкы белән тыйнак, сабыр, салмак, уйчан. ИЛДАР ЮЗЕЕВ ОПО әмма поэзиядә кыю сүз әйтергә сәләтле шагыйрь. Аның поэтик офыгы якты, ачык, үзенчә .. Гәрәй Рәхим прозаик буларак та үзенең көчен сынап карый һәм өмет уята.