УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН
РОМАН
I
18 Аның уенча, кешеләр бер-берсенә капма-каршы төркемнәргә бүленәләр иде Бер төркемдә —үз ишләре, төрдәшләре. Ә кем уңганрак, кем булдыклырак, кемнең эше тырышлык нәтиҗәсендә тиз һәм у най бара — андый кеше Нисага дошман. Ул үзе бөтен нәрсәне дә авырлык кичереп, кан-яшь коеп, газаплытүбәнлекләр, әрнүле михнәт аша гына үзләштерде. «Дүрт яшеңә кадәр кашык та тота белмәдең!» дип орыша иде дәү әнисе. Кыенлыклар берьюлы өерелеп килделәр. Тапкырлау таблицасы аныи өчен дөньядагы иң авыр, иң чуалчык әкәмәтләрнең берсе булды Таблицаны үзләштерә алмаган өчен генә ул беренчедә өч ел утырды. Әнкәсе, аның башын өстәлгә бәрә-бәрә: «Аңгыра сарык! Бер ангыри сарыкны икегә тапкырласаң ничә аңгыра сарык була?» дип тирга нде. «Дүрт» дия иде нәфрәтне аңларга җитешмәгән бәләкәй Ниса... Кыйнасалар кыйнадылар, .мыскылласалар мыскылладылар, әмма Ниса Чәймилова тапкырлау таблицасын мәңге онытылмаслык итеп 1 Дәвамы. Башы 10, 11 саннарда. иса Чәймилова милиция бүлегеннән пакет килгәч, бохар пылавы исен сизгән тамакай кебек сикергәләде... Ниһаять, кирәк кешесе килеп капты, тәбе капкачы «шап!» иттерде... үзләштерде. Ниса ел башында тотынган кулъяулыгын май бәйрәменә генә чигеп өлгертте, кырык жебе чияләнде, йөз мәртәбә сүтте, буталды... Ә анын яшьтәш кызлары әллә кайчан эшләрен тәмамлап болыннарга, кырларга йөгерделәр, кичке уеннарга төштеләр... Дөньяның кыл урталай бүленгәнен яшьли аңлады Ниса. тариатта әле печеп, әле кыркып сыкрый-сыкрый гына газетага ♦ үткәрәләр, хурлык!.. Ә теге малай, кызыл кәпәчле яшь әтәч, (апа баш- » ка кушамат та юк!) редакциягә килә. керә, тегенә эш кушалар, ул “ шуны наять иттереп башкарып чыга. Кызыкта яза, газетага ин кирәкле ? кешеләрне, вакыйгаларны чокчып чыгара, ялгышмый, буталмый Бүген - кушсалар бүген үги. ялт итә. Бара-кайта. зур-зур репортажларны туп ~ туры редакция машинисткасына диктовать итә. Дөнья хәтле мәкаләгә _ никадәр тапкыр сүзләр, тәгъбирләр сибә, шуның бөтенесе бер бусагасыз газетага кереп тә китә... = Әхәт университетның соңгы курсында укыганда аны штатка .алу ' турында сүз чыкты. Ниса аның юлын кисәргә тырышып төн чапты, көн чапты, тик Рәкыйп редактор иде инде, ул Әхәтне эшкә якынайтты., редакциягә алды. Бергә эшли башладылар. Ниса Чәймилова беренче булып Әхәтне котлады, зеленхоз кибетеннән бер бәйләм ак хризантемалар алып кайтты . Төкереген эчкә йотты Ниса, зәһәр төкереген . Әхәт редактор белән якынлыгын берчакта да үз файдасына бормады, элеккедән дә тырышыбрак эшләде, яз-көз димәде, карлы-бозлы яңгырларда да командировкасына чыгып китте, тынмады, ерак-ерак районнарда да эзен суытмады. Аны бүлек мөдире итеп күгәрделәр. Ниса, корбанын сагалаган диңгез төбе балыгы сыман, төсен үзгәртеп комга яшеренде, посты һәм көтте, онытмады... Милициядән калын гына пакет иң элек анын кулына керде. Кичә Тәүфыйктан ишетелгән сүзләр, ах. бик кирәкле сүзләр, хак булып чыксалар. бүгенгә аның кояшы чыга түгелме?!. Ул пакетны, хөрмәтләп, аягүрә басып ачты, калын ак кәгазьгә машинкада зәңгәр лента белән сугылган юллардай иң элек фамилияне эзләп тапты. «Әхәт Нуруллин» дигәнне аергач, калтыравыклы вак-вак алымнар белән редактор бүлмәсенә йөгерде Вак-төяк дәлилләр белән Рәкыйп янына керми башлаганда гына Нисанын җәтмәсенә көтелгән алтым балык килеп капты! Рәкыйп аулак калган кай минутларында һаман һаман шигырьләр тырмаштыра. Болан үзе өчен генә, күңел яктылыгында сүнми калган утны җанландырыр өчен генә яза... Бүген аның шундый илһамлы, күңеле нечкәргән чагы Зур кызына Ун яшь тулды... Өстәлгә йодрык белән кага-кага ритм силләп утырХешеларяе ул уз фәлсәфәсе белән генә бәялэле. аларнын кызган •дарен үз бизмәнендә генә үлчәде. Нәтиҗәдә, берәүләрне чамасыз яклады, икенчеләрнең тәгәрмәчләренә астыртын гына таяк тыкты ике төркемнең арасын бутады. Батмады да, калыкмады да Ниса Чәймилова! Аның ик яратмаганы вундеркиндлар, ун унике яшьтән интегралларны. генетиканы, пе-мезоннарны һәм Гегель диалектикасын капшый башлаган өлгер һәм тырыш үсмерләр иде. Ул үзе исә соңгы ун-уибиш ел эчендә партия тарихы китабының дүртенче главасыннан узмады дисәң дә була... ' Әхәт Нуруллин Ниса яратмый торган төркемнең ин зарарлы, ин куркынычлы бер вәкиле иде. «Парвеню», «сәнәктән көрәк булган кеше», «эше уңайга барып ята гына бит мөртәтнең!..» Әхәт университетта татар бүлегендә укып йөргәндә үк (Нисанын яшьләр газетасының хатлар бүлегендә ныгыган еллары') ул аны. өйрәнгән гадәте буенча, башкалардан аерып куйды, күрә алмады һәм ана үчекте. Ниса кош теледәй информация ясар өчен дә көн-төи башын вата, телефонны интектереп бетерә, үзе борчыла, тиргә бата, йокысыз кала, тәмәке уба. Шулай кырык, жәфа чигеп язылган материалын та секре УРАМНАР АРТЫНДА ИШЕЛ БОЛЫН ганда ишекне шакымыйча-нитмичә генә Ниса Чәймилова килеп керде АБЫН серле кыяфәт чыгарып ишек төбендә катып калуы кызык иде. — Производство гимнастикасы ясарга чакырасызмы, Ниса апа?- диде Рәкыйп, кәгазен учы белән каплап. Чәймилова тырпайган тырнакларын яшерде, эшлекле, тәкъва суфьи кыяфәтенә керде һәм, ике куллап, пакетны редакторга сузды: — Күңелсезлек, соң дәрәҗәдә күңелсезлек, Рәкыйп Шәкүрович. Редактор, төбенә тоз сала-сала, милициядән килгән язуны укыды Парк хезмәткәрләре һәм милиция вәкиле кул куйган бу актта сөенер лек хәбәр юк иде. Нисаның елмаеп торуына ачуы килеп, Рәкыйп: — Тычканга үлем, мәчегә көлке,— диде. — Минем алдан «үрүемнең раслануы,— диде Чәймилова, елмаюьп яшереп тә тормастан.— Әйтә килдем, үзегезгә мәгълүм, кисәтә тордым Чарасын күрмәдегез. Хәзер бөтен шәһәргә фаш булдык, рисвай булдык Бу хатын белән сөйләшкәндә редактор үзе дә авызын үлчәп ача чөнки Нисаның үз логикасы, үз сиксәне сиксән, бөтенләй көтелмәгә!- яктан жеп очы кигереп чыгарып аптырашта калдыра торган гадәп күптән мәгълүм.. Шулай да Рәкыйп Әхәтне якларга кереште: — Баш китәрлек гаеп күрмим, Ниса апа... Гаебе зурдан булса милициядә үк җәза бирерләр иде . Дөрес, безнең егет каш ясыйм диг күз чыгара язган .. Жәмәгать урынында тәртип бозган... Шулай д« анын усал ниятенә күңел ышанмый. — Ничек ышанмый? — диде Ниса, зәһәрләнеп. — Потенциаль җинаятьче булуы аның бөтен кыяфәтенә чыккан! Менә шул расланды да сиздегезме? — Сез Италия криминалисты Ломброзо теориясе ягындамы? — диде Рәкыйп, юри сүзне чуалтып. Нисаның сайда йөзәргә яратканыг ул күптән белә. — Мине политик сукырлыкта гаеплисезме? — диде ул кинәт төшенке тавыш белән. — Кешеләрдә потенциаль җинаятьчеләрне күрү — хаталануга илт; торган зарарлы теория,— дип аңлатты Рәкыйп. Ниса, кулларын җәеп, тәрәзәне ачып җибәрде: — Әнә, карагыз! Бауман урамын тутырып халык йөри Аларнь җинаятьчеләр дип агыйммы мин? Совет кешеләре, гади хезмәт ияләре, үз ишләрем... Ломброзо-моброзоны ишеткәнем дә юк, теләмим дә! Ул, местком председателе буларак, бүген үк редакциядә җыелып җыюны һәм Әхәтнең җинаятен тикшерүне таләп итте. Болай гын; котылырга мөмкин түгеллегенә ышанган Рәкыйп, ниһаять, шуН1 ризалашты. Идрис редактор янына керергә дип ике-өч тапкыр талпынып кара ды. Иртән Рәкыйп яныннан килем-китем өзелмәде, аннан ул ялгызь гына бик бирелеп язып утырды. Инде керә.м дип тәвәккәлләсә, бу юлы бүлмәдә Ниса бар иде. Чәймиловадан соң редактор янына керү дән мәгънә юк, Ниса теләсә кайчан, теләсә кемнең кәефен бозып чыга Көтәргә туры килде. — Сүз бар иде, Рәкыйп абый. Редактор аңа сынап карады. — Утыр, утыр, картлач. Сөйлә. — Теге детсадны тикшердем. Рәкыйп сул кашын күтәрә төшеп чак кына уйлап торды. — Я, ниләр бар? Идрис җыенысын бер тирәгә туплап Жаденко, Булавина, Гринбер белән очрашуларын сөйләп бирде. Редакторның берничә кат аны бу ләргә талпынуын күреп, сүзен кыскарак тотарга тырышты. Фаина Наумовнаның кызык кына күзәтүләре бар. Бәлки аларнг җыештырып, сипләп газетада бирербез? Гадэтгә һар яна тәкъдимне хуплап диярлек каршылый торган редактор бүген таркау гына: — Уйлашырбыз, яхшы,—дип куйды — Җәйге дачага чыгаралардыр бит? г г — Бүген-иртәгә. — Ярый... Сүзе бетсә дә, Идрис ымсынып Рәкыйпкә караштырып утырды редакторның да әйтер сүзе бар кебек иде, тик ул да нигәдер башла мады, икесе дә кемнедер көткән кебек ишеккә караштыргаладылар — Ярый, диде Рәкыйп, маңгай пеләшен кашып.— Турысын гына әйткәндә, мин сине башка бер сүз белән кергәнсеңдер дип уйладым. — Нинди сүз белән, Рәкыйп абый? — Я, ярар, бар... Якшәмбедә паркта булган күңелсез хәлгә сине шаһит диделәр Фикерләреңне ачыкла, төштән соң җыйналып алырбыз. Нинди фикерләрне ачыкларга? Нигә Рәкыйп шулай кырыс сүз әйтте? Идрис аптырашта калды. Әхәтнең эштә күренмәве иртәдән бирле борчып торган иде, редакторның кисәтүе аны тәмам чуалтты Ул Әхәтләр өенә ике тапкыр шалтыратып карады, икесендә дә трубканы алмадылар. Өченче кат номер жыеп маташканда Әхәт үзе килеп керде. — Сине эзләп җан кыям, кая югалдың? — Каршыңда басып торам. — Монда җыелыш оеша диләр. — Сөенчегә ни сорыйсың? — Кәмитләнмә, зинһар. — Булса — хәер, булмаса — сәер. Ниса юлбашчымы? — Белгән юк. Миңа шеф-мөхәрир җиткерде. Аны-моны сөйләшкәләгән арада бүлмәгә Ниса кереп житте, Әхәт белән шат кына күреште һәм икесен дә жыелышка чакырды. Җыйналдылар. I Яшел постау ябылган дәү өстәл артына утырган бәләкәй Ниса, алты кырлы күзлеген кылыч кынысы кебек юка сыртлы борыны өстенә элеп, милиция актын укып чыкты. Акттагы имзаларны аерым-аерым тезеп чыкканнан соң, үзенең дә шушы кешеләр — гаепләүчеләр белән беррәттән икәнлеген расларга ашыккан сыман, сүзен башлады: I — Менә, кадерле дусларым, газетада эшләвенә хөрмәт йөзеннән Әхәт Нуруллинны унбиш тәүлеккә утыртмаганнар, гәрчә ул ана мең тапкыр лаек булса да... Әйе, әйтик, бусы шулай... Чара күрү өчен кәгазьне безгә җибәргәннәр. — Монда чара күрүне сорамаганнар ич,— диде Әхәт. Ниса аңа күтәрелеп тә карамады, дәвам итте: — Безнең әхлак сафлыгы сагында торучы принципиаль кешеләр ■кәйлегебезне дә истә тотканнар булыр, милиция хезмәттәшләрен •йтәм Ягез... — Мин ун сум штраф түләдем инде,— дип ачыклады Әхәт, Редактор гөжелдәшкән хезмәттәшләргә карап: — Тынычлык саклыйк, иптәшләр,— диде. — Чынлыклап исәпләсәң, мондаен зур жинаять кылган өчен унбиш тәүлек кенә нәрсә ул?.. Милиция кешеләре әхлак нормаларын бозучыны безнең кулга тапшырып сизгерлек күрсәткәннәр, минемчә. Иптәшләр мине якларлар дип ышанам .. Монын белән алар гүяки әйтергә теләгәннәр: менә сезнең иптәшегез, сез барыгыз да анык тормыш сәфлыгы өчен җаваплы... Мин үзем шулай анлыйм. Без тагын бер кат Үзебезнең кем булуыбыз, кайда эшләвебез хакында тирәнтен уйланыйк, ялгыш адымнар ясаудан коллектив белән сагаеп тиешле чараны күрик. Ә чара күрергә кирәклегенә шикләнүче кеше безнең арада юктыр дип А аз гыиләҗвп ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН ышанам... Менә безнен арабызда хөрмәтле җитәкчебез. редактор' Рәкыйп Шәкүрович Шакуров утыра, һәм башкалар да монда... Әхәт Нуруллин моңарчы да үзенең юньсез фокусларын күрсәткәләп килде. Кемдер көрсенеп куйды, урындыклар шыгырдады, бу урында Ниса* нын тавышы үзгәрде, ул, күзлеген маңгае өстенә меңгереп, ашыкмыйча. иренмичә, бутамыйча Әхәтнең ничә тапкыр соңарып килүен, эш вакытында барлыгы ничә минут югалып торуын, буфетта ничә шешә сыра эчүенә кадәр берәмтекләп санап чыкты. — Әгәренки минем фактларны шик астына алсагыз, рәхим итеп, редактордан белешегез. Местком рәисе буларак бу тәртипсезлекләрне .мин үз вакытында теркәп, җитәкчелеккә хәбәр итә килдем. Үз вакытында әшәкелекнең тамырына балта чаба алмадым, бусы минем йомшаклыгым. Шул зур гаебемне тану белән бергә Рәкыйп Шәкүро- вичның да авызын тәмсезләргә яратмавын искәртәсем килә. Катырак була бедмәде!.. Катылыкның җанлы мисалы итеп, ул тагын бер кат актны селкеп күрсәтте. Ул сөйләгәндә чышын-пышын утырган хезмәттәшләр тындылар. Рәкыйп тыныч кына, бер яктан икенче якка күз йөгертеп, бүлмәдәгеләрнең сүз башлавын көтте. Ул Нисаның кысыр болыт кебек күкрәп маташуын мыек астыннан гына елмаеп тыңлады һәм сүзнең бик тиз бетәчәгенә шикләнми дә кебек иде. Кыеп сүз башлаучы күренмәде. Башкалар кыенсынып урыннарында кыбырсыганда бүлмәдә иң пош-: маган кеше Әхәт үзе булды. Укыйсы вәгазьне ана милициядә укыды-, лар, ул үз гаебен таныды, штраф түләде. Лида белән Тәүфыйктан ул чын күңелдән гафу үтенде. Шул җитмәдемени инде? Жыелыш куркынычтан бигрәк кызык иде. Еллар буе бергә эшләгән иптәшләреңне гаепләүчеләр сыйфатында гел-гел күреп булмый! Ягез әле, яңа яктан күренеп китегез!. Нигә дәшмисез инде?.. Рәкыйпнең эче пошты, ул. озакка сузылган бу ямьсез һәм шикле тынлыкны бүлергә теләгәндәй, иптәшләренә караштырды. — Сөйләүчеләр бетеп киттеме? Бәлки кайберәүләр шәхес өстеннән, кыз баладан көлүне җинаять дип санамыйлардыр?.. Нисаның йомшак кына әйткән ирониясе сискәндерде, кемдер янбашларын уйнатты, кемдер алдында яткан кәгазьгә тагын да иелә тө-‘ шел адәм башлары, кәҗә мөгезләре сызгаларга тотынды. Рәкыйп ашыктырырга булды: — Ягез, иптәшләр,—диде ул.—Берәр фикер әйтик тә таралышыйк. . Берьюлы гөжләшеп алдылар. Кинәт әллә нәрсә булды, кешеләрнең күзләрен будылармыни, әле, генә күңелләрендә бу хурлыклы .хөкемне оештырган Нисага нәфрәт' тоеп утырган Әхәткә теләктәш кешеләр журналистларның бурычлары., аның мөмкинлекләре, халык арасында тоткан урыны турында ерак- ераклардан уратып сүз башладылар. Беренче чыгып сөйләүченең фике-’ рен аңлау шактый кыен булса да. «Әхәт гаепле икән» дигән нәтиҗәне чыгарып була иде. Чәймилова шунда ук тернәкләнде, көйри башлаган.: хөкем учагына берике коры дәлил ыргытты: яшьләрне тәрбияләүне' өсләренә алган кешеләр үз җитешсезлекләренә кискен булырга тиеш-;: ләр! диде. Учак пыскыды, кабынды, дөрли башлады һәм Әхәтне ялмап йотты.; Чыгып сөйләүчеләр Әхәтнең тырнак астында бер кер дә калдырмады-, лар. һәркем үзенең саф, намуслы икәнлеген башкаларга исбатларга,'; тырышты, моның иң җиңел юлы иптәшеңне тетеп салу, аны кичермәс' гөнаһларда гаепләү иде. Беренче чыгыш ясаганнар яңадан сүз таләп итеп соңгылардан да уздырып егетнең тетмәсен теттеләр. Ике генә кеше сөйләмичә калды: Рәкыйп белән Идрис. Рәкыйптән соң чыгыш ясау уңайсыз кебек тоелды, йодрык кесәдән ш чыкмады... “ Әхәт редактордан да, Идристән дә шуңа охшагаирак сүз көтте. ~ Идрис ни булса да әйтергә тиештер бит!.. Ләкин ул эндәшмәде... ч Ярсып, ләкин ярсуын тирәнгә яшереп, Әхәт тә урыныннан купты = — Тыңладым сезне, иптәшләр. Рәхмәт. Күземне ачтыгыз Куасыз 3 мы, юкмы, анысын үзегез хәл итәрсез, әмма мин газетадан китәм .. Келәймәле ат ерактан күренә, дагаланган куян ерак чаба алмый . Ур- ” так баудан ычкынган альпинистның хәле мөшкел... Сөйләүчеләргә дә. < дәшми калучыларга да рәхмәттән башка сүзем юк. Аның көтелмәгән бу чыгышын чираттагы дуамаллыгы санап шау* лаша башлаган халыкны Рәкыйп туктатты. Бернинди карарга килмичә таралыштылар. Утырдашлар суынып, үзләренең ахмак, куркыныч психозга бирелеп китүләренә оялалар иде... I Әхәт бүлмәгә чыкты, шул минуттан урынына утырып та карамады, I диванга чумып, тезенә катыргы тыш куеп гариза язды, өзлексез тәмә* | кесен пыскытты, телефоннан сораучыларга «юк» дияргә кушты — Нигә ашыгасың син гаризан белә?—диде Идрис, ниһаять — Телең ачылуы белән котларга рөхсәт ит,—диде Әхәт, кадап. — Син.., минем хәлгә дә кер инде... — Ничек? •— Шушы коллективта эшләргә кирәк ич мина .. Син ялгызак, җилкәндә нибарысы үз язмышың, куркырлык кешең юк. Кая барсаң, шунда эшли аласың! Әхәт аны, беренче тапкыр күргән сыман, жентекләп карап утырды. — Нигә дәшмисең? —диде куркынып, Идрис. — Уйланам... Институттан сине Себергә укытырга жибәрделәр Аннан газетага сине мин алдырдым... — Минем моны онытканым юк, Әхәт. — Гадәт-холкың тагын да начаррак дигән сүз!., Хәзерге заманда әдәбиятта, сәнгатьтә классик хыянәтче Иуданын популярлыгы узды Турыдан-туры аяк чалучы, хыянәтче образы яңалык түгел хәзер. Заманыбызның ин куркынычлы шәхесе итеп Понтий Пилат алына Әнә •ул белмәмешләр, күрмәмешләр, кешенеке кешгәктә. үземнеке үзәктә Дип читтән-чоттан кул уып йөрүчеләр куркыныч... Рәкыйп мине жибэрӘхәт естеиә жинел генә нахак бәлаләр ява башлагач, Идрис, тукта, ыенә хәзер чәчрәп чыгам да барын әйләндереп ташлыйм дип йодрыгын кесәсендә тотты, һич көтмәгәндә кешеләр Әхәтне дөмбәсләргә тотынгач икеләнә калды.... Янды малай, я каты шелтә бирәчәкләр, я эштән үк куачаклар... Якласанякламасан да коллектив фикерен үзгәртә алмас* сык. кара табы сиңа сыланып калыр. Әле шушы кешеләр белән яшисе, эшлисе бар... Әле генә квартира бирделәр... Анда Дилә авырып ята... Иптәшләр белән, шул исәптән Ниса белән, араны кискенләштерүнең һич зарурлыгы юк... Әнә, Рәкыйптән үрнәк алырга кирәк, жи* тәкче булса да яклап чыкмый, сагая.. Жилкенеп-жилкенеп куйды Идрис, Әхәтнең тынычсызлана, нервлана башлавын абайлап, урыныннан кыймшанып-кыймшанып алды, әмма дәшәргә батырчылык итмәде. Сөйләүчеләр тәкъдимнәргә күчеп. «Нуруллинны эшеннән алырга кирәк!» дип кычкырына башлагач, Рәкыйп торды —Сез бераз кыздыгыз, иптәшләр... Кызулык безнен ярдәмчебез түгел... Нуруллинга алай каты бәрелерлек сәбәп юк, моны барыбызда аклыйбыз. Тормыштагы һәр ялгыш, һәр уңышсызлык өчен талантлы иптәшләрне урыныннан куа башласак, тиз барып чыгарбыз Акыллы булыйк, андый дуамаллык күрсәтмик. Эх, Идриснең сүзләрен авызыннан өзел әйтте редактор. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН мәскә тырышачак, шулай да мин китам!.. Башкаларның мине чәйнәк- ләп утыруына исем китмәде. Ниса тәэсирле сөйли ала, өйрәнгән!. Әмма син... Син!.. Бергә бер бүлмәдә угырасымны уйласам, эч-бавырла- рым сыза... — Нишләргә тиеш идем мин?—диде Идрис, гәрчә оятыннан тотлыгыр дәрәҗәгә җитсә дә. — Ни булса да әйтергә тиеш идең... Нәрсә генә булса да, валлаһи!.. Син генә барын да белә идең: мине дә, Лнданы да. Тәүфыйк иблисне дә... — Рәкыйпның яклавы җитмәдеме?—диде ярым кычкырып Идрис — Мин яклауга мохтаҗ түгелмен. Мина синең, дусның сүзе кирәк иде, Понтий Пилат!.. Сыек буынлы икәнсең, кавырсының катмаган, Моның бик куркыныч ягы бар: берәрсе сине үз кулына төшерер!.. — Төкердең битемә,— диде Идрис, әрнеп. — Дөнья бит! Рәкыйп, Әхәтнең гаризасын кире кертеп, кал, дип үгетләде. Тик Әхәт килешмәде дә, сөйләшмәде дә. 19 Әхәт эшкә телевидениегә китте. «А» классындагы командадан «Б» классына уйнарга күчәм... Мин кара эшче... Әле алфавитның башын гына үттем, класслар да, хәрефләр дә җитәрлек анда... Барысын да татып карыйк!» дип шаяртты ул саубуллашканда. Идриснең кәефе шаярырлык түгел иде. Әхәт барында кайнап торган бүлмәдә ул бер ялгызы. Дуслары да, таныш-белешләре дә күп иде Әхәтнең. Университеттг бер чордарак укыган иптәшләре, курсташлары аерата онытмыйлар бер генә көнгә Казанга юлыксалар да. мөһим бурычлары санап Әхәт кә сәлам бирергә керәләр. Тышкы яктан дәртсез генә каршыласа да Әхәт гаять ярдәмчел, йомыш-юлны җиренә җиткерүче вәгъдәчел тө гәл кеше... Идрис исә бердәнбер якын дустын югалтты түгелме? Ичмасам, янда Дилә юк, эч серләрен аңа сөйләп җиңеләеп булыр иде. Ә хәзер зуп-зур бүлмәдә ялгыз каргадай кагаеп утыр ннД| менә! Көндезге уннарда Рәкыйп керде, Әхәт урынына утырып, өстәлдәге кәгазьләрне караштырды. — Нәрсә бу? —диде ул кинәт. — Кайда? — диде Идрис, үрелеп. — Якын Көнчыгышка җибәрүләрен сорап гариза язган булган ич Менә копиясе! — Гариза илткән иде шул... Редактор, бүлмәдән чыгып барганда гына, Идрискә борылды: ; — Бүлекне алып барырсың, приказ язармын. — Берәр кеше куйсагыз икән, Рәкыйп абый. — Кеше... Табарга кирәк әле аны! Редактор, эч пошуны арттырып, чыгып китте. Басарга материалла] керткәч, машинистка кыз да Идрискә сәер генә карады Курьер хаты: бөтенләй күрмәмешкә салышып узды.. Бераздан, үзе хәтле папкасы/ кыстырып, Ниса Чәймилова керде. Иреннәренә сигарет ябышкан. УИдрис кырына ук килде, елмаеп аркасыннан какты. — Эшләп утырышмы? -Эссе1-диде Идрнс, газета белән жиллакеп - Чыдар әмәл юа. _ Тырышыбрак эшлә, бу көннәрдә узенне күрсәт. Чин дә синнән ярдзм кызганмам Иң кызыклы, иң әйбәт хатлар синең бүлеккә керер. Менә «Сердәшакә хат. оер яшь укучы кыз «артистка булыр идем» дип хыяллана. Анын, хат өчен кермәгәнлеге көн кебек ачык иде. Хатны кулына алгач, Идриснең шиге бөтенләй расланды: бер агна элек килгән хат ич бу! Ул, колакларын горгызып, Ниса тагын ни әйтер икән дип көтә башлады. — Бүлек мөдире итеп бөтенләйгә калдырабыз үзеңне. һич уйламаганда Идриснең көләсе килде, ул тыелып-тыелып торды да шаркылдап ук җибәрде. — Нигә ярыласың, синнән дә кулай кеше юк! Ниса авызыннан «кулай» сүзе чыгуга, Идриснең яңагы тартышты, ачуы кабарды. — Әхәтне алыштырырлык кеше дип саныйсызмы мине? — Синең кисеп ташлаган тырнагыңа да тормый иде ул нигилист! — Аның сөякләре өстендә тормышымны корырга теләмим,— диде Идрис кыска гына. Ниса чигенеп куйды. — Кире! — диде ул сөйләшүнең файдасызлыгын аңлап —Бик кире ♦ ■икәнсең! и — Алайса нигә мине мөдир итмәкче буласыз? Гомерем буе «ләб- “ бәйкә!» дип сыгылып-бөгелеп торсын өченме? Ниса яшь кызның хыялларын сөякчел йодрыгына йомарлады дз кәс-кәс чыгып китте. = Шушы бәрелешү Идриснең сызлаган күңеленә чак кына җиңеллек, 3 ;җиңү тантанасы китергән кебек булды. Ул бүлмәне тутырып, күкрәкләре киңәйгәнче көлде: S — Кулай кеше кирәктеме?.. Учактан утлы күмер чүпләтергә чама- < [лыйсынмы?.. Абынырсың! Шулай да күңелсез... Әхәт юк, җәйге ял янды. Дилә янына җибәрмәячәкләр... Тел әрәм итеп сорасы да юк . Студентлар җәйге ялга таралып бетмәсәләр, берәр терерәк егетне ярдәмгә утыртып куясы иде дә, [Рәкыйп риза булмас... Телефон шалтырады. Ул калтыранган куллары белән трубкага (үрелде. «Әхәтне сорыйлардыр инде!» — Идрис Булатович! — Мин, мин! —диде Идрис, үзе икәнлеген расларга теләгәндәй каты кычкырып.—Тыңлыйм, Фаина Наумовна. I — Бездә үзгәрешләр булып алды... Шәһәр советыннан комиссия [килде... | — Шулаймы? — «Тын күл»не яңадан тикшерделәр... Скважинаны яңарттылар, кар базын чистарттылар, суыткыч таптылар... Мәж килдек! Бер сәгатьтән балаларны алып китәбез. — Ә Жаденко? — Аңа бераз эләкте... Балаларны «Тын күл»гә урнаштыргач, мин ■ берничә көнгә кайтам. Ремонт бит, үзегез беләсез... I — Мәкаләгез ни хәлдә? Без аны планга кертеп куйдык 1 — Бер нәрсә сызгалый башладым, вакыт җитми, Идрис Булатович... Вакыт табып кереп чыга алмассызмы? — Кылны кырыкка ярабыз, Фаина Наумовна Бер хезмәттәшне, .йересрәге, минем иң якын дустымны эштән китәргә мәҗбүр иттек I — Ба-а, сездә шундый күңелсез хәлләр булгалыймыни... әиламаГан идем... ” Килеп чыга икән шул... УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Мин дә шул чамадарак сүз башларга уйлаган идем, Идрис Б’ латович... Булавинаны... — Алло, алло!.. Шушы урында аларныи сөйләшүен Үзәк станция өзде: Идрис* Сарманнан’шалтыраталар икән. Сарман белән әңгәмә тәмамлангач.у Гринбергка шалтыратып карады, трубканы алмадылар. Әллә детса; тан шалтыратты ул, әллә башка җирдән. Кызганыч, Нина Михайлова турында нидер әйтергә теләгән иде шикелле. Китәргә бер сәгать ка; ганда шалтыратуы тиккә булмас, әйтер мөһим сүзе булгандыр... Чын нан да. Булавина нигә югалды әле?.. Идрис аңа шалтыратырга да yf лаган иде. көндәлек ыгы-зыгы аны бөтереп алып кереп китте. Секретг риатта макет карадылар, ике районга шалтыратты, корректурала[ юеш полосалар... Кайтышлый телевидение тукталышында тагын Әхәт хәтергә төшт( «Белмәмешләр, күрмә.мешләр — заманыбызның иң куркыныч кешелг ре... Понтий Пилатлар!» Төшеп калып янына керәсе инде әллә? Ни йөзең белән кердең дисә?.. Дөрес әйтәчәк, йөз ертып керерг ярамас, оят... Үз яннарындагы кафеда ашагач, ул ипләп кенә болын ягына кит те. Күләгә якка чыкты. Борылышта Айдарның әти-әнисе белән очраш тылар. Ул баш кагып узарга уйлаган иде, Ренат Кәрамов аны тотьи алды: — Вәгъдә ителгән мәкаләгез күренми бит! — Мин вәгъдә биреп тә өлгердеммени? — Әллә оныттыгыз? — Айдарны озаттыгызмы? — Сез минем улымны беләсезмени?— диде Луиза, бераз кур кынып. — Бер урамда яшибез ич. — Озаттык, озаттык.— диде кыланып Луиза.— Жәлләп калдым вакытында ашаталармы аны, вакытында йоклаталармы... Идрис тизрәк китәргә ашыкты, хушлаштылар. — Сезнең Займищеда журналистлар дачасында бакчагыз юкмы?— дип сорады Луиза кинәт. — Юк. — Оттыргансыз! Шикарный урын! Без бер танышыбызга кунакка барып йөрибез. Тихоновны беләсезме? Пашка Тихонов рус газетасында эшли иде. Ни өчен дачаны белешә әле бу ханым? Кешенең бәясен Луиза ханым да бик ансат билгели иде Әгәр утыз яшькә кадәр әйбәт квартирасы, дачасы, җиңел машинасы булса — бу кеше арыслан, прима, супермен! Әлбәттә, бу нәрсәләргә кандидатлык дәрәҗәсе яки атказанган титулы комачауламый, киресенчә, кешенен байлыгының гомерле һәм нигезле икәнлеген раслый. Утызга хәтле шуларга ирешә алмаган ир — нуль. (Болар арасына иң элек аның ире Ренат керә!) Барын да белгән күк терәлеп катып торучы бу журналист кисәге дә шундый ук сорттан икән! И ходаем, шул да ир булып, сакал асып йөри диген... Берәр бәхетсезе кияүга чыккан булып шуны ялап ятадыр әле, бичара... Әхәт китте... Дилә өйдә юк... Лида нишли икән? Әгәр адресын белсә . Хәер, фамилиясен дә бел*, ми ич Идрис Лиданың... Айдар «Тын күл»дә... Әнә, сулда алачык... Ясап куйган сын кебек, җыелма урындыгында карт утыра Аның янында ал аякларына башын салып Реке ята Шактый тернәкләнгән, күзләренә ялтыравык чыккан кап бүксәле ике көчек икесе ике яктан, дус кына кыланып, сөт эчәләр Картның өр-яңа чалбарына, ачык якалы ак күлмәгенә игътибар итте Идрис. Ул каядыр барамы, әллә кайтканмы, монда ашыгып кына, этләрне ашатырга гына килгәнгә охшый. Сәламләштеләр. Картның кырыслыгына ияләшә башлаган Идрис беркөнге вакыйгалардан соң аннан ягымлырак мөгамәлә көткән иде. Ә ул Идриснең хәлен һич аңларга теләмичә дәшми дә, елмаймый да. Шундый тын, кешесез, мазасыз иде монда... Шәһәр шау-шуы килеп житмн... Миллионга якын кешене берләштергән, аларга уртак тормыш, уртак көн биргән Казан әнә ул... Болыннар яныннан башланып киткән тигез урамнар өстендә кичке нурлар уйный... Аида ыгы-зыгы, анда кеше язмышлары берсеберсе белән чарпалышып, кисешеп, чәлмәшеп беткәннәр . Ә монда тын... Әнә алтын сары күк .. Әнә кызгылт яфраклы тал куаклары... Әнә кош сайрый, чын кош! Картның эндәшмәве дә гажәп түгел, аларның икесен дә шушы илаһи тынлык, шушы болын, шушы сихри алачык, шушы ак муенлы көчекләр берләштерә... Мең, миллион еллар элек яшәгән борынгы бабалары шикелле, алар табигать балалары... Алар монда жирне-күкне, шушы гарип Рексны уртак итә алалар... Син дә эндәшми тор, Идрис, син бит тегеннән, мең тәрәзәле таш я пулатлар арасыннан, шау-шулы, ыгы-зыгылы урамнар дөньясыннан и килдең. Юньлегә килдеңме син, әллә шушы тынлыкны юксынып кы- х намы?.. ® — Теге снпкелленең әнисе килдеме? — диде ул бераздан. в — Юк,— диде карт, ун кулы белән Рексның муенын сыйпап.— 3 Үзем эзләп бардым. u Әһә, бу карт тынлык белән канәгатьләнеп кенә яшәми икән, гауга- ” ны эзләп, чуалчык эзләп үзе дә бара икән... Кем әйди аны? Үткәнеме, < җиләчәгеме? Кем ул?. Читтән генә шаһит буласы иде- ничек сөйләштеләр икән? . Ә теге сипкеллеме дөньяга бүләк иткән хатын кем'4 Кемнәр алар?.. Кешеләр нигездә бертуганнар, кан кардәшләр.., Менә бу сүзсез карт та, сипкеллеме Идрис янына мылтык тоттырып чыгарган хатын да аның ин-ин якын туганнары.. I Тик ниндиләр алар? Тормышка Айдарны әзерләп чыгарган Луиза да анын туганымы?.. Әйе. боларны белер өчен тынлыкка посып кына булмый, ялтыравык көпшәле салкын мылтыкны күтәреп кемнеңдер ишеген кагарга да кирәк: «Әй, сипкелле Чал синең улынмы, апа?» Әй, аналар! Куеннарыгызда кемнәрне үстерәсез?.. Фашистлар, палачлар, үтерүчеләр, талаучылар, көчләүчеләр дә ана күкрәген имәләр бит... Сезпен күкрәкләрне... Сак булыгыз, аналар!. — Бу араларда Нина Михайловна күренми. — Ул сиңа шалтыратмадымы? — Кайда сон ул? — Белмәмешкә салынасынмы? — Ничек? «Белмәмеш» сүзе ана корт чаккан кебек тәэсирле булды. Грин бергның ярты юлда изелеп калган сүзе искә төште. — Больницада Нина — Кайсы больницада? — Унбишенчедә. — Ничек алан?.. Көчекләр, сөтне ашап бетереп, карт тирәсендә әүмәкләшә дә башладылар. 3 3 «». У.» ч is 33 УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Дөньяда бер нәрсә дә кинәт тумый , Күзәтергә сәләтсез яки ялкау акыллы кешеләр генә теге яки бу күренешне кинәтлек белә» аңлаталар. Бер дә кинәт түгел Кешенең яшәеше кайгы һәм шатлыкны- күңеленә җыюдан гыйбарәт . Бер заман үлчәү табасының бер ягы баса. Чирләде Нина.. Былтыр дүрт яшьлек улын, ирен күмде... — Менә ничек икән .. — Автомобильдә . Җыен белер-белмәсне утырталар да Берәү ләргә һәлакәт, икенчеләргә хәсрәг . Быел дача өчен күпме йөрәк .мае сарыф итте Бер дә кинәт түгел... Түгел!.* 20 Идрис, троллейбустан трамвайга күчеп, бер сәгать дигәндә шәһәр-, нең икенче читенә. Совет районына. Казанка елгасы буена урнашкан дүрт катлы яна больницага барып җитте. Кышкы бураннарда яң; больницаның палаталарында чыдамаслык суык дип, авырулардан хат килгәч, монда булганы бар иде. Кар көртләре арасында утырган бина ның палаталары чыннан да салкын иде. бу турыда газетага да язды лар. чара күрелдеме, белмим, ул арада яз җитте.. Хәзер ничек икән? Шушында, палаталарның берсендә, Нина Михайловна ята. Hi булды? Вестибюльдә Жаденконы күреп баш какты, коры гына күреш теләр. —Берәр кешегез авырыймы әллә? — диде Виталий Петрович инде таныш тавышы белән. — Нина Михайловна Булавина.— диде кадап Идрис. Җаденко хушлашмыйча да чыгыл китте. Вестибюльнең уң ягында, аралык артындагы нәни бүлмәчектә чаь сыеп юантык сестра утыра. Ул чәчәкләнгән почмаклы, таушалган дәф тәрен актарып, кемнең кайсы палатада булуын ачыклый, чиратта торучылар белән кычкырып-кычкырып сөйләшә. — Кем? Булавина? — диде ул, Идриснең чираты җиткәч — Врачтан рөхсәтегез бармы? — Мин рәсми йомыш белән Фамилиям Бакиров — Рөхсәтсез ярамый. Рәсми кешеләр ятмый биредә, монда авы рулар! Ул кемгәдер шалтыратып сорады, аннан соң гына кечкенә талон сузды: — Икенче кат. йөз дә җиденче палата. Менгәч тә сулга. Редакциядән дигәч, икенче каттагы кизү сестра ягымлырак каршылады: — Холлга керә торыгыз, хәзер чакырам,— диде ул. Икенче кат холлында зур кисмәкләрдә пальмалар, фикуслар, чәчәксез чәй розалары утыра. Озакламый тычкан тиресе төсле, аяк йөзенә җиткән озын халатка уранып Булавина килеп керде. Агарынган яңаклары. тагын да каралып күренгән чәчләре аны үтә чибәрләткән иде. — Сез икәнсез,— диде ул. шатланып.— Көтмәгән идем. — Саулармысыз. Нина Михайловна. Моңарчы ишетми йөрдем. Бүген очраклы гына кайнатагызны күрдем, ул әйтте... — һинд сариена төренгән юк иде.— диде Нина Михайловна, халат итәген тарткалап.— ана да ирештек. Әткәй ни хәлдә? — Әйбәт күренде. Үзегездә ни куанычлар? — Әлегә билгесез... Анализлар тәмамланмаган... Нейрохирургия бүлегенә алып килгәч бик пошынган идем, хәзер азрак аңга килдем б\гай. Врачлар бик карыйлар, юаталар... Югыйсә бик яманатлы бүлек. Эш иткәнегез юк идеме? Нина Михайловна «Тын күл»дә очрашканнан соң Идрисне ошатып ш калды. Көннәрнең берендә ул Булавинага Айдарнын тарихын сөйләде. “ Ят бер ирнең нәни чит малайга шундый якын, эчкерсез дуслыгы ха- * тынның йөрәгенә уелып калды. «Тын күл» дәгьвасы олыга киткәч, ул г? сер сыя торган дусларыннан беренчесе итеп Идрисне хәтеренә төшер- с де. Аз-маз хәл алгач аңа шалтыратып киңәш-табыш игәргә дә уйлап 3 куйган иде. Көтелмәгәндә Идрис үзе килеп керде һәм алдын-артын u сорашасы урынга, гаризасын кире алырга капыл-копыл үгетләп 2 утыра... < Әхәт белән булган маҗараларны белмәгәнгә, Нина Михайловна Идриснең кинәтлеген аңламады, бу ашыгуны кичермәде — Сез бик өстән-өстән генә фикерлисез.. Ни булганын белмисез дә ич,— диде ул, халатына тагын да ныграк төренеп — Сорашырга уңайсызланып утырам — Комиссия килүен беләсездер? — Идрис ым какты — Шул. «Тын күл» вакыйгасы зураеп китте. — «Давыллы күл»гә әйләндеме? Булавина сизелерлек елмайды, — Алай дисәң дә була .. Райбашкарма утырышына куйдылар да райздрав мөдиренә һәм Виталий Петровичка шелтә бирделәр. Мине хуплап, «шул юнәлештә контрольне көчәйтергә» дип карар чыгардылар. ' — Әйбәт карарга килгәннәр ич! — Анысы шулай,—диде әрнеп Булавина — Тик тора-бара таякның юан башы минем җилкәдә бии башлады!. Бәла үземә әйләнеп кайтты. Миңа үчегергә тотындылар. — Кемнәр? — Былтыр еш кына авыргаладым мин . Кыен чаклар була бит, вйеме? Хәзер шуларны казып чыгардылар . «Еш чирли Гел больннч- ныйда... Характеры авыр...» Китте сүз, китте гайбәт! Үзең турында «ркылы-торкылы гайбәт таралса, йөрәк әрни Аннары, ирсез хатынны яралаудан да җиңел нәрсә юк. Болай да, җәрәхәтле киек кебек, чак атлыйсын Сине тешлесе-тешсезе чәйнекләргә тотына!. Күп чүп-чарны ишеттерделәр — Ә яклаучылар? Үзегез искә алган «ару кешеләр?» • — Бәхеткә каршы димме’ — Сөенегез. Баш. арка миләре зарарланган бәхетсезләр ята — Анысын беләм Нина Михайловнаның йөзеннән күләгә сирпелеп үтте. — Сез хәзер генә Виталий Петровичны очратмадыгызмы’ — Очраштык. Сәлам да алыштык — Гаризамны кире аЛырга үгетләп килгән,— диде көрсенеп Булавина. — Нинди гариза ул? — Сез белмисез дә бит әле . Мин китәргә гариза бирдем — Нигә алай? — Бу эшемнән китәрмен дип һич уема китергәнем юк иде, Идрис. Әйбәт кешеләр арасында уралдым, эше дә, урыны да таныш, дигәндәй. Район!а кергән предприятиеләрдә дә холкымны беләләр, ике сөйләшеп тормый идем — Бәс, шулай булгач!..— дип күтәреп алды Идрис — Тотарга да гаризаны кире алырга кирәк — Сез дә шул киңәшне бирәсезме? — диде уйчанланып Булавина Идрис, Әхәт белән булып узганнарны хәтерләп, тырышып-тырышып Нина Михайловнаны үгетләргә кереште, үз дәлилләре белән үзе мавыгып Булавинаның яралы күңелен рәнҗетүен сизми дә калды УРАМНАР АРТЫНДА ЯШКЛ БОЛЫН — Башым тинтерәгәч, киттем шәһәр эпидстанциясенә... Баш врач 'Дударевны ишеткәнсездер инде... Райбашкарма белән «Тын күл»өчен; конфликтка кергәч, гел мине яклап килде, акыллы абзый... Беләсезме шул кеше мина ни диде? Хатынның тавышы калтырады, керфекләре дерелдәп китте. — Нина Михайловна, бәлки сөйләшүне кичектереп торырбыз’ — Тыңлагыз сез, тынлагыз!.. «Сезнең райбашкармадан шалтыраттылар... Вакчылланып ялган принципларның колына әйләнгәнсез!» ди бу. Ничек аңларга бу сүзләрегезне димен... «Тарихта Булавиннар булган инде, алар заманы узган, баш күтәреп, буталыш тудыруның хаҗәте юк... Мөгаен, сезгә ул эштән һәм ул районнан китү кирәктер», диде... Гариза язарга да ул киңәш итте. Идрис бик уңайсыз хәлдә калды. Бая беркатлыланып, кызып-кы- зып үгетләп утыруы өчен ул читенсенеп гафу үтенде. — Менә кая таба бара икән эшләр!.. — Гаризамны тотып Мохов янына кердем. Башка чакларда аның фикер йөртү сәләтенә соклана идем... Ул булып ул да... «Юк нәрсә өчен безнең райбашкарманың яманатын чыгардыгыз», диде,.. Шунда аның кабинетында башым сызларга тотынды... Баягы медсестра керде. — Булавина, процедура вакыты җитте. — Хәзер... Медсестра чыгып китүгә, Булавина жавап көтеп Идрискә текәлде. Аның уйланып торуын абайлап: — Шикаять итеп сөйләмәдем,— дип өстәде.—Тик шунысы кыен... Күзне күтәреп карыйсы килми, бил бөгелә, баш иелә... Офык үз аяк очыңнан гына уза... дөнья тарая... Икесе дә берьюлы урыннарыннан тордылар. — Нина Михайловна,— диде Идрис, коридорга чыккач.— Башта вмоцияләргә бирелеп алдандым... Үземнең дә сонгы вакытларда кәефнең ызанга кергәне юк... Мин ныклап уйлармын, иптәшләр белән кинә- шермен... Ләкин үтенеп сорыйм — китәргә ашыкмагыз! Кыскасы, булдыра алган хәтле тынычланып дәваланыгыз... Булавина берсүз дә әйтмичә генә ана кулын сузды. — Шушы көннәрдә генә кичермәслек хата ясадым, Нина Михайловна!.. Инде бу юлы сезне бирмәбез дип уйлыйм! Ул тагын килергә вәгъдә куеп чыгып китте. Ишек алдында колонналар күләгәсендә тәмәке тартып торучы Жаденконы күргәч, ул бер дә гаҗәпләнмәде. — Сезне көтәм,—диде Виталий Петрович, папиросын җиргә сытып.— Әйдәгез, машина белән кайтыйк. Кереп утырыштылар, көяз шофер да Идрисне хәтерли икән, беретын күтәреп һәм нигәдер каш сикертеп аны сәламләде. — Нина Михайловнаныц китүенә ничек карыйсыз?, — диде Идрис, турыдан-туры. — Шуны юллап йөрисездер дигән идем... — Юк, бүген генә ишеттем, хәзер генә... — Бәйдә тотарга киңәш итәсезме' — Эпидстанция кебек җаваплы бер участогыгызда шундый таләп* чән, белемле кеше утырганда, сезгә, район хуҗаларына, чат файда гына түгелме? Ул өлкәдә сез тып-тыныч... — Бармак башы хәтле факттан политика ясарга уйлыйсызмы? — диде Жаденко, эре генә. — Мин әлегә берни дә әйтмәдем. — Райбашкарма «Тын күл»гә чамасыз көч салды. — Беләм. — Республикада андый дача юк. — Анысына да риза. Балта чапканда йомычкалар очмыймыни?.. Шуларны белә торып райбашкарманы тәнкыйтьләргә кем батырчылык итә ала? — Ә-ә,— диде Идрис, башын чайкап.— Хәтәр сез... Жаденко йөзе белән аңа борылды; . i — Инструкциянең һәр хәрефенә ябышып ятарга без формалистлар * түгел, иптәш Бакиров. — Әгәр эш файдасына инструкция хәрефенә ябышып яту формализм дип бәяләнә икән, мин — формалист. Әйбәт башланган эш, начар тәмамланса, мин — формалист... Кешене гаделлеге, беркем алдында каушап жебеп төшмичә хаклыкны яклаганы өчен җәзалыйлар икән, мин — формалист. — Нинди жәза? Кем уйлап чыгарган әле анысын? — Яраткан эшеннән китәргә мәжбүр итү жәза түгел инде? Идрис кызарга ярамаганлыгын белә иде, үз фикерләрен ачып салырга тиеш түгеллеген дә чамалады, әмма тыела алмады. ] Урамнарда берән-сәрән генә утлар кабыздылар Кольцога жнткәч. ул машинадан төшеп калды. — Газетага язардан элек бер күрешәсе иде,— диде Жаденко | —• Мөмкин... Сездә безнең телефон бармы? | Нина Михайловна Жаденко кергәч бөтенләй сөйләшеп тормады, китергән бүләкләрен дә алмады. Газетадан килгән егет белән аның ю шулай озаклап гәп сугуы Виталий Петровичка бик шикле тоелган иде, ы шиге расланды, бу егет чүп өстенә чүмәлә өяргә йөри икән. ~ Шелтәгә таж итеп аны газетага да бастырып чыгарачаклар. Хәер- 2 ле булсын! Идарә аппаратында, хужалык сферасында шөгыльләнү-к ! челәрне журналистлар тешләргә яраталар, эшләмәгән кешегә генә 3 җил-яигыр тими. Бодай булып чыгар дип уйламаган иде Виталий Петрович һич! ” I Ул Булавинаның хаклы икәнлеген беренче көнне үк аңлады... Әмма < 1 өр-яңа дачаны ремонтларга ничек тотынасың?.. Комиссия членнары ! актка кул куйгач, «Тын күл»дәге вак-төякләрне үз жайлары белән көйләрләр дип ышанды . Нина Михайловнаны үз кеше санап аның белән исәпләшмәде. ! Әйе, әйе, үз кеше санап! | Нина Михайловнаны яратып йөргәнгә, аның үзенеке булачагына ышанганга, Виталий Петрович аңа дәүләт кешесе игеп түгел, ran-гади врач итеп карады, дәгъваларын көлемсерәп тыңлады, эх!.. Булавина боларны сизенмәгәндер дисеңме?.. Сизенгәндер, югыйсә шушы хәтле ятсынып каршыламас иде. Бәгыре каткан икән... Аның уйларын бүлеп, шофер: — Кая барабыз? — дип сорады. Шофер йөз очрактан туксан тугызында Жаденконың кая барасын белен тора, бер очракта гына аптырап кала, бүген исә әнә шундый болгавыр, аңлашылмаган көннәрнең берсе иде. — Өйгә,— диде Жаденко. Квартирасына кайтып ишек ачканда ук ул телефон шалтыравын ишетте. Ишек катында туфлясын салды, башмагын киде, «мин өйдә юк, әйдә, туктар» дип уйлады. Бүлмәсенә керде, телефон өзмәс бимазалап торгач, ачу белән трубкага үрелде. — Я, я... Тыңлыйм! Аның чырае кинәт үзгәрде, кулындагы журналы идәнгә шуды. Райбашкарма председателе Мохов шалтырата икән. — Виталий Петрович, хәзер генә хәбәр иттеләр; ния Демократик Республикасыннан туристлар килә, бер архитекторны безнең районга беркетәләр Аны УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ КОЛЫН Казанга ГермаШулардан яшь каршы алырга. куйак итәргә һәм озатырга кирәк. Алынырсың бит? Мин анда CHI тәкъдим иттем. Телең үткен, шәһәрне бишбармагын күк беләсең... — Тел ягы гына... — Тәрҗемәче бирәләр... Элекке кебек булыр. Килештек алайса? — Каршыларбыз. Телефоннан җитди хәбәр турында сөйләшсәләр дә, аның күңеле! нән «Тын күл», Нина Михайловна, больницада аның чәчәкләрен кир этәргән озынча ябык кулы китмәде.. Соңыннан да ул аның турынд гына уйлады. Телевизордан футбол ярышы тапшыралар иде. Аның яратка командасы Киев «Динамо»сы уйный. Диванда ятып карый башлад да, күңеле борсаланып, аны да өзде. Телефон кенәгәсен актарып унбишенче больницаның икенче кат Н( мерын эзләп тапты, кабаланып шалтыратты: — Зинһар. Булавинаны... йөз дә җиденче палата... Бик үтене сорыйм... Булавина йоклый дип җавап бирделәр... 21 Егерменче гасыр кешеләренең характерларында уртаклык бар алар барысы да ашыгалар. Өйдә аш янында кабаланалар, урамд транспортка тизрәк эләгергә чабалар, инде утыргач та тынмыйлар - зарланалар «Нигә шулай акрын кыймылдый бу троллейбус!» «Трам вае ташбака белән ярышка чыккан!» Эш беткән сәгатьләрдә үзәк урамнарда кыямәт... Ата улны, ан кызны белмичә чабышалар. Шимбә-якшәмбе көннәрдә базарлардг вокзалларда, кино-театр алларында, кибет яннарында ерып чыккысы ботка быгырдый... Идрис арып-талып кайтып егыла да йокыга китәр алдыннан «Болай ярамый, болай булмый, иртәгәдән бу шашкын ритмнан ычкы нам, кабаланмыйча, салмак кына яши башлыйм», дип уйлап куя... Иртәгә тагын шул ук хәл. . Кырынганда ук ашыга. Бритвасын тоташтырырдай элек кухняд таба белән я күкәй куырырга куя, я бәрәңге кыздыра. Инде бритв гөжли башлагач күзе сервант өстендәге көзгегә төшә. Көзге янынд ук кара стрелкалары белән кисәтеп сәгать тора. «Газны көчәйтерг кирәк, тизрәк кызсын бәри-шәри!».. йөгереп кухняга барып килә. Инде ипләп кырыныйм дисә, ишектә звонок. Коридор җыештыруч! карчыкка алтмыш тиен акча кирәк. Ул бөтен кесәләрен бетереп ва тәңкәләр эзли. Чөнки җыештыручы карчык бер сум бирсәң дә зарлан мый, өч тәнкә эләксә дә кайтарып тормый. Аннан котылып эшк тотынганда гына дуылдап чәйнек кайнап чыга... Чәй пешерергә Бәрәнгегә суган турап салырга... Ботинка бавы өзелгән... Балко ишеге калшайган, ябылмый... Укылмаган газета-журналлар Урал тавы хәтле өелгәннәр... Ашап-эчеп, савыт-сабаны юып ишектән чыкканда ул бугаз өсте капшап карый: кытыршы!.. Яңак асларында да уйдык-уйдык кыек төкләр тырпаешып калган, тагын ашыгылган... Шуннан башлана... Китә... Кыза... Сабырлык вәгъдәләре тәте булып күккә очалар, таралалар... Редакциядә дә бүлектә бер үзе. Әхәт киткәннән соң шактый erei ләр урын белешеп карасалар да, Рәкыйп аларны бер сүздән кир борды. Арада шактый еллар редакция белән даими элемтәдә торга өметле генә язышучылар да бар иде юкса. Үзгәрде Рәкыйп. Идрис белән элекке кебек озын-озаклап сөйләш.м «■ер Редактор гынамы?. .Башка хезмәттәшләр дә Идрискә мөнәсәбәтләрен үзгәрттеләр Әхәт үзе исә суга төшкән таш булды: бер тапкыр да шалтыратып карамады ичмасам! Бер көн телевизион тапшырулар вакытында исеме ишетелеп калды, «тапшыруның редакторы Әхәт Нуруллин» диделәр Югалмас ул малай... I Эшен дә табар, урнашыр, ерып та чыгар. Тик кайчанга кадәр5 Күпмегә житәр аның санаусыз егәре? . Әгәр Ниса сыңары ишеләр анын юлына тагын аркылы ятсалар? . Куян бар куаклыкта төлке була, диләрме5 .. Ниса әйләнәсендә Идристәйләр табылмасмы?.. 1 Күпмегә житәр аның көче? . Әнә ич, мисалга ерак җирләр гизәсе түгел Нина Михайловна аяз ' кендә тәгәрәп егылган. . итсәгез, сезнең янга кереп чыгар идем. «Кермәгез» дип өзеп әйтергә бик теләде Идрис, әлеге дә баягы авыр акылы гаепле, җайлы сәбәп табып өлгермәде: — Кер, кер, Лида,— диде, ярым тотлыгып Күңеленнән исә «башлана!» дип сукранды «Тагын Әхәт турында допросларга керә!.. Җәзалау минутлары житә!» Ни әйтсен дә, ничек юатсын ул кызны? . Лиданың өстендә билсез теккән үтә кыска мини-күлмәк. Кофе исендә Алгы яктан шактый түбәнгә, бот ерыгына кадәр «яшен» төшкән. Чәчләрен ике якка аерып тараткан. Зур күзләрендә — үз матурлыгына үзе соклану. Томырылып тора Бер дә Әхәт өчен борчылып кергәнгә охшамаган .. Идриснең шиген арттырып борынга тәмле, кыйммәтле хушбуй исе килеп җитте. Ясмин чәчәк аткандагы кебек... Ай-Һай чибәр бу дип уйлады көтмәгәндә Идрис. Күркәм, бөтен яшьҗилбезәкне җәлеп итәрлек сылу хатын булачак. Холкы-фигыле дә күңелгә ягышлы, йомшак. Усаллык дигәннең заты да сизелми... Яшьтән үк үзен ямьсез дә, булдыксыз да дип хисаплаганга, Идрис матурлыгы чәчрәп торган кызлардан ерактарак чуалды Матур кызлар аны каушаталар, шәхес буларак түбәнсетәләр иде. Менә хәзер дә, чит-ят булса да, Лида аны малайлар кебек кыззрта төсле... Бер заман телләре чишелеп киткән мизгелдә, алар Әхәт белән хатын-кыз матурлыгы турында бәхәскә керделәр. «Сылу хатын-кызны очратканда мин аларнын үзләреннән битәр, алар янәшәсендәге ир- атларны күзәтергә яратам... Шундый күркәм ханымны гомерлек яр УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН L Бәлки Әхәт шуңа өйләнмидер дә5 Үзенең бер көнне, бәйгеләрдә чапкан ат кебек, тормаслыкка гөрселдәп егыласын сизенәдер?!. Идриснең үзендә дә бер үзгәреш шәйләнде: газетада басылган материалларына исемен куймый башлады, гел псевдоним белән чыгарды. Моны барысы да күрделәр, дәшмәделәр. Телефон шалтыратуга ул дерт итеп китә һәм йортлар, урамнар, жирлэр аша узган чыбыкның теге башында Әхәт булуын тели иде. Бүген дә шулай булды, яшертен өмет белән тәне кызышып труб- а кага сузылды: и — Тыңлыйм... % L ШалтыратучыЛидаиде. ® [* Идриснең бердән тавышы үзгәрде, кыз моны сизде. с — Авырып торасызмыәллә, Идрис абый? — дип сорады. 3 Бу стандарт сорауны ишетү ана тагын кирегә тәэсир итте Чын ' чынлап, хәлгә кереп сорамый ич инде, юри-марый маташтыра кызый ” актыгы, ана үз кайгысын кайгыртырга, үз йомышын үтәргә генә Идрис- < нең сау булуы кирәк! — Мин монда сездән якында гына,—дип гөрелдәде кыз.—Рөхсәт итәрлек булгач, үз рухының көченә ышанган бик батыр кеше инде ул'.. Болын уртасындагы матур чәчкә кебек бөтен кешенең күз явын алып, кызыктырыпымсындырып торган кызга өйләнү — киләчәк тормышыңда ир буларак үз өстенә гаять зур җаваплылык алу лабаса!» дигән иде ул. Дөрес. Идриснең шушы фикерләрен ишетеп Әхәт кычкырып көлде: — Син нәрсә? Фрейдизм сиңа да йоктымы?. Хәлең мөшкел, дус* кай... Психоаналитик казынулар белән җаныйны интектерә башласаң, урта матур белән гомер итүең дә җәһәннәмгә әйләнер, сноб! Вот еще мне комплекс неполноценности!.. Идриснең сәбәпсез кызаруын күргәч. Лида шундук җитдиләнде, күзләренә уйчан моңсулык чыкты, ашыгып-ашыгың: — Мин азга гына кердем. Идрис абый.— диде. — Алай да ярый,— диде Идрис, алдында яткан кәгазьләргә күз төшереп.— минем мәшәкатьле, болгавыр көннәрем. — Минем сезгә бер сүзем бар иде.— дип башлады кыз кыюсыз гына. Аның озын керфекләре идәнгә кадалдылар. — Сөйләгез сон.— диде Идрис коры, ят тавыш белән. — Монда уңайсыз... — Кемнән? — Үземә уңайсыз.. Монда редакция, дәүләт оешмасы . Ә мин үзем турында сөйләмәкче булам! Идрис аптырап як-ягына каранды. — Әгәр болай итсәк.— диде кыз, кыюланып — Эштән сон мин сезне көтеп торырмын. Берәр бакчага кереп утырырбыз. Идрис башта ык-мык килебрәк торса да. ризалашты, кыз белән Ленин бакчасында очрашырга сүз куештылар. Лида ишекне сак кына ябып, ишетелер-ишетелмәс адымнар белән чыгып киткәч, Идрис, аптырый төшеп, диванга барып утырды. Нәрсә булды әле?.. Нигә аны Лида чакырды?.. Нигә ул барам диде?.. Әллә шул ук урынга, шул сәгатькә Әхәтне дә чакырмакчымы-’ Очраштырып аларны татхлаштырырга уйлыймы?.. Башкача алар арасында нинди уртак сер булырга мөмкин?.. Киңәш ди икән, киңәшне Лида башка төплерәк кешеләрдән дә ала алыр иде... Чаянчылар шалтыратты: — Су керергә барабызмы? Идрис, алар белән алдан вәгъдәләшкән булса да. баш тартты — Үзегез генә атлагыз инде, Кәрим малай, саесканның койрыгы сумалада... Бар ихтыярын җыеп мәкаләсен язып бетерде, секретарьга кертеп бирде. Эшен тапшыргач тынычланды, салкын акыл белән Әхәт, Лида турында уйлады. Диләне сагынып хәтеренә төшерде— Нигә чакырды әле аны бу кызый?. Тукта, иң дөресе — Әхәткә шалтыратып. аның белән киңәшеп карарга кирәк. Өзелгән араны ялгарга күпер дә шул булыр, шуннан аңышып китәрләр. Баш ярылып, күз чыкмаган ич, килешмәс кешеләр түгел! Әхәт эш урынында юк иде. «Хәзер керер, кем сорый?» диделәр. Беренче кызулык үткәч, ул Әхәтнең туры килмәвенә куанды. «Картлач, монда имезлек кибете түгел, ялгыш шалтыратасың!» дип җибәрсә, нишләрсең?.. Элек шулай булгалады бит! Эше бетсә дә, ул таралып, оеп утыра бирде, бүлмәгә Рәкыйп керде. — Китмәгәнсең икән... — Кузгалып маташам. — Ял сорап гариза биргән идеи. — Янамы, Рәкыйп абый? — Читенрәк булса да кичектерергә туры килер, түз. b- Бу... жәзамы? — диде ул, редакторга төбәп карап. — Логика. — диде кулындагы ачкычлары белән уйнап Рәкыйп. Идрис йәумизләнүен яшерүне кирәк санамады. — Нигә берәр кеше алмыйбыз соң, Рәкыйп абый? — диде ул, ачынып. — Кемне? — Редактор аңа сынап карап торды.— Әйтеп кара... Килгән хатларны әвеш-түеш китереп утыручылар үзебездә дә бар, шөкер! Яшьләрне ияртерлек, ышандырырлык, үзбаш сүз әйтерлек, аларнын рухына тәэсир итәрлек көчкә ия төпле егетен бармы? Әһә, менә нинди сыйфатлары өчен ярата икән шеф Әхәтне! Рәкыйп сүз белән әйтмәсә дә: «Аны алыштырырлык кешен бармы?» дип сорады да куйды. Әхәтнең житешсезлекләрен алар икесе дә тигез беләләр, әмма бүген сүз ул турыда бармый. Егетнең асыл сыйфатлары өстенлек алды. Идрис тә, Рәкыйп тә аның турында бары яхшыны гына уйладылар Тик Әхәтне алыштырырлык егетне Идрис белми иде. Матбугат йортыннан бергәләп чыктылар, корырак кына саубуллаштылар. Рәкыйп Идристән канәгать түгел иде, күренеп тора Ни өчен? Кушылган эшен — детсад мәсьәләсен җентекләп тикшерде Идрис, атааналарга хат язды. Гринберг бала тәрбиясе турында мәкалә әзерләп ята. Булавинаның язмышын ике-еч тапкыр кереп «Социалистик Ф Татарстан» егетләре бедән ныклап сөйләште Аларның авторитет та ы зуррак, колач та киң. шәһәр эпндстанциясенен баш врачы Дударевны, “ Жаденконы. хәтта Моховның үзен дә бераз кыйшырга кирәк, «тән- ~ кыйть кирәкле шәмдер» дигән Тукай бабаң... Яшьләр газетасында бу - мәсьәләне күтәреп чыгарга читенсенде Идрис, бу турыда Рәкыйпкә лә = әйтеп тормады. Бар гаебе шул гына Шуны ишетеп шефның кәефе 3 кыйгайдымы?.. Булмас, Рәкыйп тар күңелле кеше түгел .. Әй. барына төкереп, Иделгә су коенырга китәргәме әллә’ х Шул ч’агында анын хәтеренә Лила килеп төште, ул, кырт борылып, < ашыгаашыга Ленин бакчасына юнәлде. Кыз бәләкәй фонтан янындагы эскәмиядә утырып китап караштыра иле, Идрисне күргәч күтәрелеп кул болгады, әдәп белән генә елмайды. — Идрис абый,— диде ул, иркәләп,— илле дә кеше инде сез! — Соңгарак калынлы. кичер — Зарар юк, зарар юк... Ашыгыч эш түгел, һава әйбәт, көн матур... Кичкә кадәр әле... Менә дельфиннар турында укыйм. Сез алар турында күзәтәсезме? — Туры килгәнен караштырам — Ә мин. Идрис абый, дельфиннар турында ни очраса шуларны жыеп барам . Моннан ары дельфиннар турында яңалык ишетсәгез, мине хәтерегезгә алыгыз. Сез немец матбугатын калдырмый укып бара диләр . — Кая инде,— дип көлде Идрис, кыз янына утырып. Лида өенә кайтып килгән, аның өстендә җыйнаграк та. арзанлырак та күлмәк, чәчләре дә көндезге кебек күпереп тормыйлар. Ике егет былагайланып, күзләрен тасрайтып алар яныннан узды, тик Лнда аларның чәнечкеле карашларын бөтенләй сизмәгәнгә салышты. ~ Кузгалдыкмы, Идрис абый? — Без сәяхәткә барабызмыни әле’ — Аулаграк урынга барырбызмы әллә дигән идем. Лида, юл күрсәткән кебек, алгарак чыкты һәм кеше күрмәгәндә генә түтәлдән бер чәчәк өзеп алды Анык аяк атлавында, чәчәк иснә* вендә, бөтен хәрәкәтләрендә наз. иркәлек һәм нәзакәт тулышып тора, сүзендә, кыяфәтендә бернинди ясалмалык, кылану юк. Идрис, аның стихиясенә шнк-шөбһәсез буйсынып, җиңел генә ияреп китте. Лита белән бакча сукмагыннан атлау гаҗәп хозур иде. «Дөнья бәясе УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН торырлык кыздан баш тартып йөри’» дип хүнеленнән генә ул Әхәтне әрләп алды. Лиданың Тәүфыйк белән булган кыжыр-быжырлары искә төште дә онытылды. — Нәрсә, Лида? — Сезгә күңелсезме, Идрис абый? — Киресенчә. — Миңа да бик рәхәт. Сезнең янда жан ял итә. тыныч Нидер сөйләргә, аулак бушлыкны тутырырга кирәк иде. Идриснең Әхәт турында сүз кузгатасы килмәде, ул бик ерактан чалдырып алып китте... 22 — Авылда, өченче классны тәмамлагач, Магниткадан бер малай кайтты. — Үзе генәме? — дип кызыксынды шундук Лида. — Юк, әти-әниләре белән. Хәтәр малай, әкәмәт. Беләкләрендә шәрә кызлар, очлы ук тишеп үткән зәңгәр йөрәкләр . Кесәсеннән тәмәке өзелми Кунакка дип кенә кайтканнар иде, торып ук калдылар. Бөтенләйгә. Әтисе шофер иде моның, әнисе жөйче, тегү тегә. Безнең күршедәрәк буш кураны сатып алдылар, башта ятсынышып торсак та, урамдаш һәм күрше булгач, малай белән бик тиз дуслаштык. Русча да. немецча да теттерә генә бу. Магниткада немец малайлары белән уйнаган. Татарчасы гына такы-токырак. Әнисе мине чакырып кертте дә конфет белән сыйлады. Беренче тапкыр шоколадны шунда авыз иттем. «Бергә-бергә, тату гына уйнагыз, наныем, татарча өйрәнсен, укырына әллә кая илтеп йөрмәбез, көзгә тикле телне берүк белсен иде», диде. Көндез аерылмыйбыз, анысын әйткән дә юк. төнлә дә сарай түбәсендә печәнлектә бергә йоклыйбыз. Телне өйрәнүе ни дәрәжәдә булгандыр, хәтеремдә калмаган, мин үзем немецчаны да. русчаны да хәтәр генә сукалый башладым. Иң әвәл бик шәпләп төрле телләрдә сүгенергә өйрәндем. Бирелеп тыңлап барган Лида рәхәтләнеп көлде. — Мәктәпкә бер класска килдек. Дуслар идек, малай — баш бармак! Челлә суыкта да түштәге бөркетне ачып йөри!. Бер кыш укыдык, гел бергә йөрдек .. Икенче көзгә тагын да шәбәеп килдек. Берәүгә дә махы бирмибез, русчалатып, немецчалатып шәп кенә сүгенеп тә йөрибез. Дан китте безнен Малайлар курка башладылар, теге иптәшем сугышырга бик яман. Тәбәнәк кенә нәрсә, астан баш белән дык итеп корсак өстенә генә бәрә бу. алыптай егетләр тынсыз тәкмәр- лиләр... Минем яна һөнәрләр әнигә дә ишетелде. Чоланга алып кереп каеш чөелдерек белән нык кына пешерде. Кая ул. утырып бер еладым да тагын шул малай белән кәпәренеп йөрим. Директор Якуб абый иде, Нанкпев. Әйбәт кеше!.. Хәзер Диләләр авылында укыта... Бер көнне укытучы Зәйнәп апа мина язу кертеп тоттырды. Курка-шүрли генә алдым да ачып укыдым. Якуб абый язып жибәргән. «Бүген дәресләр беткәч, көндезге сәгать икедә директор кабинетына кер». Язуны иптәш малай белән укыйбыз инде. «Йөрмә дә, кермә дә»,— дип үгетли бу. Бик йөрмәс идем, директордан да куркам, әнидән дә. Телгә йомшак булса да. кулы шактый саллы әнинең. Укытучы Зәйнәп апа икеләнүемне сизде. «Кушкан жиргә бар»,— дип кисәтте бу. Куркуым тагын да арта төште. Өйгә кайттым Башым чатный дигән булып чоланга кереп яттым. Ятам да торам, чыгам да сәгатькә карыйм Ике тула дигәндә борынны мышкылдатып директор янына киттем. Кабинетында бер үзе утыра бу. Коридорда да бер җан юк. «Килдеңме?» — диде. Усак яфрагы күк аланга чыктык. Миләшләр кызарып утыра Шомырт куагында песнәк ♦ ләр сикергәли. Уртада бәләкәй генә печән кибәне Якуб абый мине а шунын янына бастырды. «Монда урманга кергәнне берәу дә күрмә- а деме?» диде. Юк. дим. дер-дер калтырап. «Мин чакырганны берәүгә я дә әйтмәдеңме?» Баш чайкыйм н бераз җитдирәк иде. Ул бер караганда арып таушалган да сыман, икенче караганда кинәт кайгы кичереп сабырын җыя алмаган кешегә Дә охшый иде. ,, _ — Яна урында ничек? —дип сорады Идрис, Әхәтне жәлләп. — Төрле кешеләр . Коллектив зхр Фикердәшләр дә. башка дар да бар... Эшләсәң яраталар, эшләмәсәк кайда да бер Кызлар күп... Театрлар, филармония белән аз-маз багланышта торабыз Гастроль- ларгә киләләр дә сәлам биреп телевидениегә чаба дар Тамашачы театрга килгәнче, аның үз өенә үтеп кереп кыстыйлар, чакыралар. Реклама, туган, сәнгатьтә ДӘ зур нәрсә!.. < «к у.» м 12 УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫН — Нихәл, картлач,— диде Әхәт кул бирмичә, иңбашларын бөрештереп. — Эштән бушаган юк. — Ишәк һәм чүлмәк берчакта да бушамыйлар. Үз чамаңны бел. — Беләм дип киртә җимерер хәл юк. — Серне кайчан ачасын? — диде Әхәт бераз арткарак киерелеп. — Нинди серне? — Идрис тып-тыныч иде. Өстәлгә әле генә суыткычтан чыккан вино килде. Әхәт рюмкаларга салды, кабымлык килгәнне дә көтеп тормастан: — Исән булыйк,— дип эчеп жибәрде. Салат килгәч, аны бик яратып ашадылар Помидорлары кызыл, сусыл, тозы да таман булып, каймагы да шәптән иде. — Сине көткәндә цирк төзүчеләргә карап тордым. — Бәйрәмгә өлгертәләрме? — Мәсьәлә анда түгел... Нәрсәгә охшаган ул? Нине хәтерләтә? Идрис, авызын кәгазь тастымал белән пөхтәләп сөртеп: — Гөмбә инде .. Гөмбәгә охшаган.— диде. — Сафсата.— диде Әхәт.— Оча торган тәлинкәгә охшаган! — Минем бит синен шикелле андый тылсымлы тәлинкәгә утырган юк, картлач. Әхәт тәмле итеп, таза тешләре белән тнз-тиз чәйнәп ашый иде. — Синең утырганың да, күргәнен дә булмау тормыш күренешләрен аңлатканда бик бәләкәй үлчәүләр, шулай түгелме? — Әкият! — диде Идрис, чәнечкесе белән өстәлгә шакып. — Моннан ун ел элек бездә кибернетиканы «буржуаз уйдырма», «зарарлы идеализм» дип атыйлар иде. Шул заманның философик сүзлекләрен актар . Ә хәзер кибернетикадан башка юноле бер фән дә яши алмый. — Бусы хак Әмма оча торган тәлинкәләр көнбатышның чираттагы мавыгуы гына. Лохнесс күлендәге әкәмәткә ышаналар, мона да вакытлыча табынырлар, аннары ялыгырлар. Көнбатыш сенсациясез яши алмый. — Ә нигә Көнбатыш кына? — Берәр нәрсә белсәң, сөйлә, Әхәт. — Сиңа сөйләү куркыныч... Кискен хөкемдар Идрис Син — усал прокурор. Яклаучыга сүз бирмисең, аны хөрмәтләмисен. Ләкин хакыйкатькә ирешү юлында ике якта ике көч торган Отрицание отрицания үзе шул ич инде. — Син чнткәрәк тайпылдың. Казанка өстеннән су трамвайлары олырак көймәләр узганда ресторан сизелерлек чайкалып кала. — Шушы циркны проектлаштырганда архитекторлар оча торган тәлинкәләрне хәтерләрендә тотканнар Болак өстеннән, теге баштан күпер өстеннән аермачык күренә бу. Иртәнге сыек томанда, яки кояш баеганда гаҗәп инде .. Мин вокзалга кадәр трамвайда киләм дә җәяү элдертәм Карыйм да уйланам.. Син жирдән тыш цивилизацияләргә каршы түгелдер ич? Идрис елмаеп башын чайкады — Әһә. килешәсеңме?. Беләм, чөнки пульсарлар, квазарлар кешелек дөньясы алдында конкрет проблемалар кунды Жирдән тыш цивилизацияләр бар дисәк, аларнын фән казанышлары бездән өстен дип фараз кылсак, аларнын без гөнаһлы бәндәләр белән кызыксынуы мөмкиндер ич? — Нигә оча торган телсез тәлинкәләр? Нигә ин әүвәл радио, телевидение түгел? Башка юллар да бар... — Син жир жанвары —кеше булып фикер йөртәсен Адәм логикасы белән галактик табышмакларын да чишмәкчесен. Әгәр җирдәге мораль, социал законнар алар өчен бөтенләй ят һәм кабул ителмәслек булса?.. Жир синең өчен генә жир . Галактиканың тузан бөртекчәсе. Әхәт, башын ике кулы белән кысып. Идрискә карамыйча гына уйланды. — Жир. жир.— диде ул бераздан.— Француз язучысы Робер Мерльның «Гакыллы жанвар» романыннан өзекләр укыдыңмы?.. Әйе. бергә актардык бит Фа һәм Би исемле акыллы дельфиннар... Сүздән сүз чыгып дельфин «Кайда сон ул ожмах?» лип сорый Күктә дчаар ана. Шуннан Би сөйләп китә... «Кайчандыр без дельфиннар җирдә гомер сөрә идек. Җир нигъмәтләре белән туена идек... Әмма безне жирдән дянгезгә сөрделәр... Безгә җирдән читтә бик кыен, дельфиннар гомерләре буена җирне сагыналар, җиргә якынрак йөзәргә тырышалар. күптәнге дусты Кешене очратканда шатланалар», ди ул. .— Ул тукталып вино йотты. — Ишетәсеңме, картлач, Җирне һәм Кешене сагыналар Сине һәм мине! Шуннан репортерларның берсе сорау куя: «Би, дельфиннар яки китлар вакыт-вакыт ярга ташланалар, аларны көчләп диңгезгә кайтарсаң да барыбер җиргә ыргылалар, кетүләре белән һәлак булалар. Шуның серен аңлатчы...» — ди. — Дельфинның җавабы хәтеремдә калмаган,— диде Идрис, кызыксынып. -- Ә-ә, картлач, күңел биреп укымаган син алайса! «Җирдә үлсәк, без үлгәч тә жирдә яши калабыз. Җир — безнең оҗмахыбыз, кешебезнең аллабыз»,— ди дельфин... Официантка кайнар солянкалар китерде. •— Рәхмәт, рәхмәт,—дип, Идрис аңа баш какты — Кешеләр оҗмах өчен урынны күктән сайлаганнар, Дельфиннар акыллырак булып чыга түгелме?.. Бармы әле ул күктәге оҗмах? Кемнәргә аны күрергә язган?.. Ә дельфиннарның оҗмахы — менә ул. <> тирә ягында Аллалары — Кеше. Идрис —алла, Иван — алла, Җан. я Джон, Радж — алл-а. . Җир бик бәләкәй бит. Ә анда тереклек итүче “ аллалар күп. Аллалар дельфиннарның оҗмахын саклап калырга * тиешләр... е- — Хак, әмма сәер фикер белән сүзеңне тәмамладың,— диде Идрис 5 һәм сүзне икенчегә борды —Син редакциягә кире кайтырга уйламый- £ сынмы? — Нәрсәм калган анда? —диде кабарынып Әхәт.— Омниа миа, я мецум порто. Все мое ношу с собой дигәннәрме эле? — Шулай. Тик мецум порто түгел, мекум порто. — Төкер, тел төбемә төшендеңме?.. Әйе, ни турында гәпләшә идек әле, бүлдердең. — Җир турында. Тик син әүвәл солянканы аша, суына. Ул ашны татып карады. — Син миңа карама, шуыт. •— Ә,—диде Әхәт тәрәзәгә карап.— Оча торган тәлинкәләр турында сейли идек... Румыниядә дүрт милиционер юлдан баралар икән, алларында гаҗәп сәер хикмәт күреп туктап калалар. Киңәшәләр. Нишләргә?.. Кинәт шул әкәмәт вертикаль сызык буйлап күккә күтәрелә.. Бераздан барып карасалар, асфальт юл янып-көеп беткән, имеш. Белеш егет сөйләде, Мәскәүдә номерной институтта эшли... Зур бер киңәшмә уздырганнар.. Галимнәрне, очучыларны, ракетачыларны жыйганнар да оча торган серле тәлинкәләр турында сөйләшкәннәр. Ул каһәр суккан савыт-сабаларны байтак кеше күргән икән1 Бер летчик яна самолетка сынау ясаганда үз юнәлешендә сәер предмет күрә Җиргә хәбәр итеп тәлинкәгә якынаерга рөхсәт сорый. Рөхсәт алынгач, якыная башлый.. Шунда аның гажәп бер хасиятен ача: тәлинкәнең күләмен дә, аның ераклыгын да билгели алмый летчик. — Шушы факт ук аның әкият икәнлеген раслый. — Ашыкма, ашка пешәрсең... Оча бу, оча. жир белән сөйләшеп тора, сүзләрен магнитофонга яза баралар... Кинәт ул: «О, тимер икән ич», дип кычкырып җибәрә... — Гарпунын «Наутилус» сыртына ыргыткан Ленд . — Көлкегә алма,— диде ачуланып Әхәт.— Шуннан самолет юкка чыга... Җыелыштагылар сорау биреп караганнар. «Тәлинкәләргә раке- .rvHwv НП1Г09 i/ягпн vKnmjv ax талар белән һөжүм ясап каралыгызмы?».. Андый очраклар да булган, ләкин бернинди нәтижәгә дә ирешелмәгән. — Галимнәр б\ күренешне ничек аңлаталар? — Галимнәр? Гомуми психоз белән... Испаниядә Изге Себастиян- ныи күктән жиргә иңүен күрдек дип берьюлы унбиш мең кеше раслаган бит... Идрис бераз аптырашта калды, Әхәт ышанып, үз эффектына үзе бирелеп чынлап сөйләде. — Әле алай гынамы? Оча торган тәлинкәләр бик борынгыдан билгеле булганнар. Кадими китапларда шуны күрү очраклары теркәлгән Нагасаки белән Хиросимадагы шартлаулардан сон гына алар Жир тирәли орбиталарда ешрак күренгәли башлаганнар. — Синеңчә, алар жирне махсус күзәтү астына алганнар инде? — Шулай булып чыкса? — Әкият бу. — Әкият булса ни? Кырык ялган булса да шушы хәбәрләр минем күңелгә ятты, картлач Элекке заманда ичмасам гажәп кызык булган: бәкеләр, тугайлар тулы су аналары, күктә аллалар, урман тулы шүрәлеләр. Атлаган саен кешене куркынычлы диюләр, жен-пәриләр сагалаган, албастылар буып уяткан Зыярәт өстеннән тубал булып убырлар тәгәрәгән.. Хәзер нәрсә? Бөтенесе ап-ачык . Ионосфера, биосфера. микромир, мокромир Адәм баласына мавыгырга әкиятләр, риваятьләр, мифлар да кирәк ич! Идрис көлеп жибәрде: — Албастыларны, су карчыкларын оча торган тәлинкәләр белән алыштырып яна әкиятләр ижат итәме кеше? — Я, әйт!.. Әйт син! — Нигә әле без мифларны сагына башладык? — диде Идрис. — Нигәме? —диде күзләрен калайландырып Әхәт,—Бәлки мин синең белән жирдәге хәлләр турында сөйләшергә теләмимдер? — Ансы синең эш.— диде Идрис, жәберсенеп. — Хәтерең калмасын Әйдә, үзебезнең жирдәге вак. бәләкәй эшләребезгә күчик.. Мин, картлач, Лидага өйләнергә булдым. — Ничек, ничек? — Авызы йомык, борыны тишек!.. Син, кайчандыр, яучы булып алынган идең Сайра, макта кызны, әйбәт диген, саф диген... — Чыннан да шәп кыз, Әхәт! . Әхәт мәзәк кенә чалышаеп үзенең элекке хезмәттәшенә, элекке дхстына карап торды, аннары аягына басты да. аскы катка төшеп китте Идрис аны туалетка-мазарга барадыр дип уйлаган иде. шактый көтте, бер заман тәрәзәгә караса, дамба буйлап жил-жил китеп баручы Әхәтне күрде. Ул акча түләп аның артыннан бастырып чыкса ла. трамвай тукталышында да, троллейбус көтеп торучылар арасында да Әхәт юк иде. Саубуллашмады тынлап бетермәде... Рәнҗетте Әхәт Идрисне... 24 Әхәт күпер төбендә такси туктатырга тотынды. Тизрәк моннан китәргә иде! Бәхетенә каршы, Федосеев дамбасы ягыннан ике генә юлаучы утырткан такси килеп чыкты. Ашыгырга кирәк, ашыгырга... Кояш баеп бара. Сул якта. Казанка өстендә, көчле моторлы көймә пыр туздырып су чангысын тарта .. Пляж тирәсендә кызыл флаг эленгән ап-ак коткару каеклары йөренәләр... Дамба өстендә жәяүлеләр дә ишле. Яшьләр генә түгел, картлар да байтак... Әхәтнең юлдашлары да шуңа игътибар итеп баралар икән, бөкерәя башлаган бер картның тыр-тыр бархын күргәч, шаркылдап көлештеләр: — Инфаркттан кача бу, йөгерә. — Нигә, Яна Зеландиядә «Инфаркттан йөгереп кач» дип аталган клублар бар,—дип сүзгә катышты шофер. «Тәүфыйк та, Идрис тә, башкалар да минем өйләнүемнән көләчәкләр,— дип уйлады Әхәт,— Ояттан кача, йөгерә»,— диячәкләр... Булса ни1 Гореф-гадәтләр, кануннар үзгәрмимени? Элек кешенен вафат булуы гаять зур фажига итеп кичерелгән, христианнар мәетне чиркәүгә куеп аның белән өчәр көн бәхилләшкәннәр, махсус елаучылар, догачылар тотканнар.. Ә борынгы Мисырда?. Фиргавенпәр алтын каекларда бу дөньядан мәңгелеккә кичкәндә ниләр кыландырмаганнар?.. Ацеклар. Пасха утравының Озын колаклары Унсигезенче, унтугызынчы гасыр . Европа Кара атлар жигелгән кара катафалкларга салып, матәм маршлары уйнап кайгылы процессияләр шәһәр храмнары буйлап узганнар Чиркәү чаңнары гүләгән... Ә хәзер?.. Табутларын тотып туганнары, якыннары крематорийга чиратка басалар да кеше урынына бер савыт көл генә алалар. Мәхәббәткә, хатын-кызга, гаиләгә мөнәсәбәтләр үзгәрмәдемени? Лиданын үткәндә кем булуында ни эшләре бар?.. Идриснең дә, башкаларның да... Мәктәп тукталышында ул таксистка акрынларга кушты, кесәсеннән вактөяк көмеш акчаларны учы белән сөзеп алды, санамыйча шалтыратып шоферның учына салды. Эче авырткан кеше төсле бөгелеп, машинадан чыкты, иелебрәк атлап тар тыкрыкка туп-туры кереп югалды. Монда урам авыл урамы кебек. Зыңгылдап торган трамвайлары, чожтчожт үтеп торган троллейбуслары белән эт эчлгесе кебек борыла- сарыла сузылган Декабристлар урамы артта калды.. Биек-тәбәнәк коймалар’ Аларда торучыларның характеры, байлыгы чагылган. Ишек алларында лапас-куралар. чиннекләр. мунчалар. Төрле тавышлар белән эреле-ваклы мактанчык әнчекләр капка асты саен ләң-ләң өреп калалар. Саф. салкынча һава, тиз-тиз йөрү анын аракы мәлжерәткән тәнен жинеләйтте. ул барган уңайга елбыр чәчләрен тарады, ак күлмәгенең бүселгән итәкләрен сыерып чалбарына тутырды Тиздән зур шәһәр монда да килеп житәчәк. Әнә, Савнн янындагы сазлыкларны күмеп, земснаряд ком өя. Лидалар йорты. Ул туктап тын алды. _ Ничә тапкыр булганы бар анын бу йортта?.. _ Почмаклары ингән алты почмаклы сәрхүш йорт. Тол хатын йорты. Ихата да. капка да йортта ир-ат юклыгын шәрран ярып торалар Капка келәсе купкан, яны мунчала белән бәйләгәннәр. Ишек алдында түбәсе купшакланган тәбәнәк утын сарае. Өйгә терәп жәйге веранда салганнар Ансы янарак, тик такталарының каян эләкте шуннан жыел- ганлыгы күренеп тора. Портлар алар тышкы яктан гына бер-берсенә охшашлар. Ишекләре бар, тәрәзәләре, почмаклары, нәличникләре һәр йортта, һәр ишек артында кешеләрнең үзгә язмышлары оялаган. Кешеләр күп вакыт кайгы-хәсрәтләрен. гомерләренең чарпалыш- «ан ураулы юлларын әнә шул ишекләр артында калдыралар да халык арасына тормыш сайлап тоттырган битлекләрен киеп чыгалар . АЯЗ ГЫИЛӘҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЬЛ БОЛЫН Әхәтнең Киров районында. Милиция урамындагы йортта, мәгълүм бер ишек артында үз тормышы бар. Ул анда чакта менә 1115шы какшаган питләле ишек катына килгән егет түгел... Ишек артларында кешеләр үзләре булып яшиләр монда тормыш дип аталган театр тәмамлана. Менә монда Шальтис фамилияле татар хатыны белән Крячко фамилиясен йөртүче татар кызы яши. Зур күзле, үзенең артык шәфкатьле, ышанучан булуы аркасында усал күнеллеләрдән жәбер-жәфа күрүче Лила Крячко... Үзенең ресторанда, эштә, урамда күнегелгән битлеген салып, тол хатын йортына юаш кына Әхәт Нуруллин кереп бара. Чү, тукта! Капкадан ишеккә әле ун адым... Ныклап уйладыкмы? Ашыкмыйсынмы?.. Монда кергәч уйнарга ярамый! Бу портта әрнү, түбәнсенү, мәшәкать һәм кешеләрдән кимсенү даими кунак!.. Коймалары тәбәнәк бу йортның жинел ишеген каерып хәлсез, алама хәсрәт тә керә ала. Өчәр-дүртәр йозак эленмәгән бу йортның как ишекләренә. Алтын медальләр таккан көр этләр дә каршыламый . Бу йортта «каһәрләнгән язмышка дучар булды безнең токым!» дип ышанган тол хатын яши . Толлык яши... Тынлык яши... Артык тынлык... Сагаю яши... Чү! Веранданын сайгак такталары шикләндереп шыгырдады Әхәт куырылып. йомшаграк басарга тырышты Мондый ямьсез шыгырдавык тавыш чыгарып түгел, иртәнге нур кебек тын гына, песи баласы сыман йомшак кына керәсе килә иде аның. Өй алды ишеге ачык.. Өй ишеге дә бикләнмәгән. Бу йортта шундый гадәт. Алгы бүлмәгә иртән генә кояш төшкәнгә, рәхәт, салкынча Чисталык, идәннәргә аллы-кызыллы чүбек паласлар, кижеле алача сузма жәелгән... Ул йомшак кына тамак кырды. Эчке яктан: — Кайттыкмы. кызым? — дигән йокымсыраган тавыш килде. Әхәт сул кулы белән ишек янагына тотынды. Ишек янагы шома, сапсары. Әхәтнен кул сырты йонлач, бармаклары озын... — Бу мин йөрим. Диван янына корылган чаршау чожтырдады. ачылды һәм халат изүләре ап-ачык Мәрьям күренде. — Син икәнсен. Әхәт,— диде ул. изүен томалап — Эштән кайтып чәй эчтем дә хәл жыярга яткан идем. — Кузгалмагыз, Мәрьям апа. кузгалмагыз... Хатын диваннан житез генә төште, өн башмакларын киде. — Уз бу якка, бусага төбе саклама. — Лида өйдә юк икән.— диде Әхәт, тынланып. — Юк шул... — Кайда ул. Мәрьям апа. — Кем белгән аны? — диде хатын, теләр-теләмәерәк.— Әнә. кинога барам дип язу калдырган. Әхәт кызмачалыгын яшерергә тырышып' иреннәрен кысты, шым гына эчкәрге бүлмәгә узды. Пөхтә, жанга ятышлы итеп жыештырыл- ган бүлмәнен һавасы саф, ян тәрәзә ачык, тәрәзә каршысында гына сирень куагы бөдрәләнеп утыра. Түрдә комод өстендә трельяж, шул турыда стенада Лиданың зурайтылган фотосы Әхәт көзгедә үзенең чагылышын күрде. Чәчләр чәбәләнгән, күз дә тоныкланган, йөзе әллә каушаудан, әллә винодан агарып каткан. Ул үзенүзе яратмады... — Мин килгәнне күрә торып чыгып кача диярлек Ничә килсәм, өйдә юк. — Көтеп утыр дип әйтмәгәнсенлер ич?.. Хатынның тавышын артык йомшак дип әйтеп булмый . Шулай да Әхәт: — Кем белән киткән ул? — дип сорамыйча булдыра алмады. — Син әзрәк тегеләй бугай? — диде Мәрьям, ана текәлеп. Ул башын артка ташлап авызын ерды — Тегеләй түгел. Мәрьям апа. болай’.. Бәйрәм бит бүген Ул көлгән арада Мәрьям янә бер кат чаршау артына кереп чыкты, хәзер аның өстендә килешле генә тегелгән зәңгәрсу күлмәк, чәчләре дә төйнәлеп баш түбәсенә жыеп куелган — Тәмәкече-бөкечегә көн дә бәйрәм. Сине эшеңнән каганнар икән — Үзем киттем,— диде кинәт айнып Әхәт. Хатын Әхәтнең килүен дә. кыланышын да хупламады. Бар иде аның өметләнгән чаклары! Әхәтне үз баласыдай якын күреп каршылый, түренә утыртып аларның Лида белән кялеп-уйнап гөрләшүләрен чаршау артыннан куанып тыңлый иде... Хәзер нәрсә? Ватык чүлмәкне ямарга йөриме? Әллә, эш юктан, эткә дуга белән печән чабамы’ . Әхәт, Мәрьямнең кырыслыгын күрсә дә. «тәмәкече-бөкечене» колагына элмәде, үз куанычына үзе чумып, тик авызын ерып утырды. — Мин. Мәрьям апа. өйләнергә булдым. Хатын мизгелнең бер өлешендә тынсыз калды, аннан агарынды- м күгәренде, көчкә жыелып: — Котлы булсын берүк!—диде. Аннары кызып ук китте — Өйлә- 2! нәсең икән, өйлән. Тигезлек, бәхет белән гомерең узсын Тик шундый к’ көндә нигә безнең ишекне кактың? Ни катышың бар бездә? . Кызым- з ны мыскылларга килдеңме? Куып чыгарырлык ир-атлары юк дип узынасынмы?.. Бик ирәймә, буш баш. әнә ишек, идән такыр, аттыр » моннан!.. < — Мәрьям апа,*—диде Әхәт, аптыраудан көлеп. — Бүксәсен аракы белән заправить итә дә безнең якка кыешлый, бәндәчек. Әхәт бар көчен жыеп аягына басты. — Сез ачуландыгыз, эх!—диде ул, әрнеп.— Лида кайда? «Ок* тябрь»дамы? — Белмим — Ансын язмаганмы? — «Октябрь» да булмас. Чиркәүгә йөрергә яратмый . Ул басынкы кыяфәт белән ишеккә атлады. Хатынның эчке сиземе егетнең тиктәскә генә ишек бавына тотынмавын сиздерде, ул егетне ничек туктатырга аптырап: — Чәй-мазар эчәсең килмидер бит? — дип сорады. Инде ишек бусагасын атлаган Әхәт: — Мазары кирәкми, чәеннән баш тартмыйм.— диде Аз-маз чәй ашлары тешләттереп, сүзсез генә, берәр чынаяк чәй эчтеләр. Акрын гына караңгылык иңде. Ишек алды да. урам да, өй эче Дә тып-тын. Почмактагы репродуктор гына бер терелеп, бер үлеп таракан кыштырдаган авазлар чыгарып куя. Төзәтергә ничә тапкыр сүз бирде Әхәт, һаман кулы тигәне юк. Эчтән кайнап, тыштан аны-моны сиздермәскә тырышып Лиданың әнкәсе утыра. Кыз әнкәсе!.. Башка хәсрәтләре өстенә жилкәсенә мең мен мәшәкать, кызының язмышы дигән авыр мазаны алган кеше Кич булды. Кыз өйдә юк. Кайда ул? Кемнәр белән? Нишли? Аның күнелен рәнжетмнләрме. намусына төкәнмиләрме 'зен ашамыйча аны тәрбиялисен .. Үзен кимәгәнне кигертәсең . Тугач та тол хатынУРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫН нын шатлыгын, бәхетен бетереп ташлаган ятим бала, һәм шул мен борчылулы төннәрнең, мәшәкать кайнаган көннәрнең жимеше саф күнелле. саф тәнле кызың артыннан менә шундый тозсыз егетләр килеп йөрсен инде. Мәрьям апа кузгалырга авырсынып, ут кабызырга иренеп утыра иде, Әхәт үрелеп включательгә басты. — Шулай да. нигә гел өйдә юк ул? — Үзең уйлап кара. Әхәт, мин эшкә китәм дә югалам. Көн озын кемне монда сакласын?.. — Нигә мин киләсен сизенеп көтми?.. — Ай һай. нәфес дигәнең үзеңдә, тәртә буе тагын... — Их, Мәрьям апа, мин бит Лидага өйләнергә телим. Бу соңгы сүзләрне акрын атлап өйгә кереп. \рта ишек яңагына сөял* гән Лида да ишетте. Әнисе аны күрмәде, шактый озакка тынсыз калды, аннан түзмәде, шыпырт кына еларга тотынды: — Алай ук кыланма инде... Ятим дигәч тә ул хәтле мыскыллама. Артык кызым юк... Гарип-горабамы? Укымаганмы? Кулыннан эш килмиме? Нигә алай уйныйсын, исерек баш? — Мин Лиданы яратам, Мәрьям апа, бик яратам. — Әнкәйне тинтерәтеп утырасынмы?—диде яхшы ук кычкырып Лида. Бүлмәдәгеләр сискәнеп аңа борылдылар. Әхәт шатланып: — Лида кайтты! — дип кычкырып җибәрде. Кыз. биек үкчәле туфлиларын салып ташлап, ялан аяк килеш өстәл янына чапы-чопы узды, ышыкланган кебек, әнкәсе артына басты. — Тәмам изәсең килмәсә, яхшы чакта кит. Әхәт,— диде ана. башын иеп. Әхәт, торып, сый-хөрмәт өчен хуҗаларга рәхмәт әйтте. — Лидага мине озатырга рөхсәт итегез. Мәрьям апа.— дип сорады. Аналы-кызлы бер-берсенә караштылар да Мәрьям «бар!» дигәнне аңлатып ым какты. — Озаер әле,—диде Лида, өстәлдәге вазадан бер кисәк кактөш алып. — Озат, кызым. Йокыны алып китмәсен,— диде Мәрьям.— Чәй суынасын онытып кына бетермә! — Ярар. Өреп каршылаган этләр капка төпләрендә аумакай гына койрык болгап озатып калдылар. Озын аяклы, кыска күлмәк кигән Лида шәһәрнең бу урамнарына ничектер йогышмый, аны шушында туып-үскән дип бер дә уйламассың, ул чит-ят илдән ялгыш, адашып кергән турист кыз кебек Декабристлар урамына җитәрәк кыз адымнарын акрынайтты. — Җитсен. Чит биләмәләргә керәсем килми. — Мәрхәмәтеңә рәхмәт. — Хуш бул. — Нинди картина карадың?—диде егет, кызның кулына кыяркый- мае үрелеп Тик Лида кулларын артына яшереп өлгерде. — Шырдый-бырдый. * лэшем. Идрис сызгырып җибәрде: Мин баядан сизенеп киләм, тик ул берни дә анышмый ич — Хәзер әйтәм. — Эх, егет! /Кансыз корасың тормышны!.. Тере кеше бит кыз бала. — Темп, картлач, темп! Үземә дә, ана да икеләнергә урын калдырасым килми... Беләсеңдер, бу ноктага шактый чәбәләнгән юллар аша якынайдык... Әхәт Лиданың кискен баш тартуыннан курка иде. Шуна күрә ул Идрисне иптәшлеккә алып та килде. Идрис исә. бу юләр башны өметсез адымнан ничек саклап алып калырга, дип баш вата иде. Тик ничек? Кай арада?. — Алайса, аллонс энфантс де ла патрие?! — Немецча төтенем йөрми, картлач — Французча ул. гөмбә баш. Марсельезаның беренче юлы. «Алга, ватан уллары!» — Лида! — Әллә уйлашабызмы, Әхәт?!. Кыз. урыныннан кубып, аларга якынлашты. — Бик күңелсезгә киткәнче таралышабызмы? — Юк.— диде киреләнеп Әхәт.— Хәзер сон . Өйгә рәхим итегез. — Монда сөйләшик. Әхәт,— дип ялынды Идрис. —■ Сүз өйгә кергәч кенә булачак. Аида беләләр. — Мин болай кермим,— диде Идрис.— Керә алмыйм. — Озатыгыз мине дамба өсләп,— диде Лида. — Лида. син барын да аңлыйсын,— диде ялынып Әхәт. — Нәселебездә чегән каны юк, күрәзәлегем җитми. — Әниең белән сөйләшкәнне дә ишеттең. Лида уеннан узуын анласа да: — Ах. әлеге дә баягы күз бәйләш-сукыр тәкә дәвам итәмени? — дими булдыра алмады. — Түгел, Лида... Уен күптән тәмам!.. Төшендең, анладын, Энәбезнең өйдә утлар яна... Әти-әнинең килен көтүен беләсең. Әйдә, Лида, бир кулыңны миңа! Кыз чайкалып китте, калтыранган тавыш белән: ~~ Нигә болан, нигә болай?—дип пышылдады. — Ярамыймы?. Без барыбыз да сиңа шәфкатьсезлек күрсәттек, Лида... Бигрәк тә мин... Синең дустанә сузган кулыңа таш салдык. Менә хәзер ялгыз калдыммы, сине генә уйлыйм. Ялгыз калырга куркам. — Шуның өчен буйдаклыгыңны корбан кыласыңмы? — Юк... Мин сине күптәннән яратам, беренче күргән көннән бирле! Ләкин барысы да чуалчыграк иде бит. Хәер, хәзер аларның әһәмияте калмады. Лида кулын селтәп баягы эскәмиягә барып утырды, учлары белән йөзен яшереп, гезенә капланды .. — Балалыгың чыгып бетмәгән синең! — дип пышылдады Идрис Әхәткә. —- Лида. сине яратуымны беләсең. — Кеше төсле генә яратсаң ярамаганмы’ Идриснең күңеленә җылы йөгерде, ул, үзенең хәзергә артык кеше икәнлеген сизеп. Идел дамбасына таба китте Кешесез калган буш урамнарга караңгы ишек алларыннан чәчәк исләренә катнашып тәм АЯЗ ГЫИЛаҖЕС ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ волын сезрәк. ямьсезрәк исләр дә чыгып тулган иде Ул йөгереп диярлек дамбага менде. Иделнең түбән ягыннан, меңләгән күзләрен яндырып, з\р пароход менеп килә. Ул. Әхәтләр ягына колак сала-сала, дамбада шактый озак торды. Салкынча сыман тоелды, чүгәләде, сикергәләде. Кайтырга кирәк булса да ашыкмады, монда өченче кешенең бары комачау гына икәнлеге ап-ачык иде. Тупылдаган аяк тавышлары яңгырады. — Идрис, син кайда? Ул Әхәт кенә килгән дип уйлаган иде, алар икәү йөгерәләр икән, ул чабып дамбадан төште: — Сезне котларгамы, сезне котларгамы? — дип пышылдады. Әхәт аның касыгына төртте. Лида эндәшмәде, әйлән-бәйлән уйнагандагы кебек түгәрәк ясап өчәүләшеп сикерештеләр... Капкадан керүгә өй алды ишеге шыгырдап ачылды, болдырда тәбәнәк шәүлә күренде, шундук аның баш очында ут кабынды. — Кайтып җиттек, әнкәй... — И улым, и улым . и балалар... Карчык, болдырдан җитез генә төшеп, Лиданы кочаклады. — Атасы, атасы,—дип кычкырды ул, еламсырап — Төкле аягың белән, килен . Әткәгез дә көтә .. Туганың апа белән жизнәгез дә килде Озаграк тордыгыз, әйдә, зыяны юк, төн үзебезнеке. Бусы кем тагын? Идрисме? — Кияү егете,— диде Идрис, авызын ерып.— Исәнмесез, Мәрфуга апа. Эчтәгеләр, тавышны ишетеп, шыбырдашып каршыларга чыктылар, аларны камап алдылар, Лидага сүз әйтергә җай да. вакыт та калмады Ул, күз яшьләрен чак тыеп, түнеп китмәс өчен Әхәткә тотынды, үзе һаман: «Беркемнең дә кияүгә шушылай чыкканы юктыр!» дип кабатлады. Эчкәреге якта елмаюлы йөзләр, шатлык катыш күз яше җемелдәп кысылган күзләр ялтырады. Кемнәрдер нык-нык итеп иркәләп анын кулын кыстылар, берәү җамаяк белән май, савыт белән бал алып килде, көмеш кашык ялтырады. — Авыз ит, килен Май кап Балыннан авыз ит. Каршылаучылар кунакларга юл биреп тайпылыштылар, кыз үзенен шушы йортка, шушы кешеләргә шатлык, куаныч китерүен тойды. Әхәт апак агарынган иде, тик моны Идрис кенә абайлады. Эчкә үттеләр. Ризык тезелгән ап-ак эскәтерле өстәл, табын тирәсендә мәж килеп йөрүче, татарча итеп ак яулык ябынган, ак алъяпкычлы хатын күзгә чалынды Барысы да котлашалар. Әхәтнең бик хәвефле көттереп шундый күрекле татар кызы алып кайтуына чиксез дәрәҗәдә сөенешкәннәр иде. Лида гына: «Ах, бу хәлләр элегрәк булса .» дип, чамасыз кыйнала иде. Гомуми тантана ана да йокты, ул кемнәрнедер кочаклады, кул кысты, балыннан-маеннан авыз итте, күз яшьләрен озын керфекләренең очыннан сыпырып та тормады. Идрис өстәлдән шампан шешәсен алды, бөке шартлап түшәмгә бәрелде. Яшь кияү белән яшь кәләшне түргә чакырдылар. 26 Синоптиклар ике-өч көн рәттән: «Арктикадан салкын һава агымы килә. Җирнең метереологик юлдашлары көчле циклон котырынуын хәбәр иттеләр» дип, күңелләргә шом салып торганнар иде, ниһаять, явымлады Төн буе өзә-төнә салкын жил исте. Янгир шыбырдады. Идрис туңып уянды, барып тәрәзәне яты. Иртән дә һаваның кәефе кырылган иде: яңгыр сибәләп тора, сал- кынча... Көтелмәгән кунаклар бүген киләләр. Идрис, ашыгып кына Матбу* гат йортына кереп, Рәкыйпне күрим дисә, ул турыдан-туры аэропортка барам дип шалтыраткан икән Көннең сытыклыгы ачуны бер китерсә. Рәкыйпне очрата алмавы Идрискә ярс\ өстәде. Аэропортта иң беренче очраган танышы Виталий Петрович булды. Нина Михайловнаны нык яклаган мәкалә «Социалистик Татарстанының кичәге санында басылган иде. Гәрчә мәкалә астында Идрис- нен үз имзасы тормаса да. Жаденко төтеннең кем учагыннан чыкканын белә иде. Ул Идрискә кызыксынып карады — Килеп життекме? — диде ул, горгылдык тавышы белән. — Безнеке ансат, менә кунаклар килә алырлармы5 .—Күк тома ланган. — Очарга тиеш. —диде Виталий Петрович, самолетларга күккә күтәрелергә үзе рөхсәт биргән сыман. Ленин районы башкарма комитеты, шул җөмләдән Виталий Петрович, вәкил буларак, ГДРның Нойштадт шәһәреннән архитектор, Ирекле яшьләр союзы члены Курт Карлны кабул итәргә тиеш. Яшь архитекторга яшь журналист дип, табигый төстә, Жаденкога тәрҗемәче итеп Идрисне билгеләделәр. Әзерлек чаралары барган арада Виталий Петрович Булавина белән Идриснең бер көйгә җырлаша башлауларын күз алдына китермәгән иде. Кичә секретарь Роза Юрысланова мәкаләне русчага тәрҗемә итеп укып биргәч, ул беренче чиратта Нина Михайловнага шалтыратты. Сөйләшү ул уйлаганнан да кискенрәк, корырак булып чыкты Виталий Петрович ярты юлда сүзен өзде, гафу үтенде, ләкин тиз генә тынычлана алмады... Идрис хәзер дә Жаденко газета турында, һич югында. Нина Михайловна турында сүз кузгатыр дип көткән иде, Виталий Петрович ул җәһәттән авыз да ачмады Яагыр өзә-төтә, кайтып-кайтып явып китә иде. Виталий Петрович белән кнлеп-килеп күрешүләреннән аэропорттагы кайберәүләрнен, үзләре кебек, кунак каршылаучы икәнен Идрис сизенгән иде, арада аның танышы да килеп чыкты Үзәк музейда эшләүче нечкә сыйраклы, чәчен малайларныкы төсле итеп кистергән, үзе дә шук малайга охшаганрак бу ханымны Идриснең чит ил туристлары белән очратканы бар. Җитез телле бу ханым немецча да, французча да бердәй яхшы белә. Яңгыр ныграк сибәли башлауга, очу кырын аерып торган тимер коймалар тирәсенә таралышкан халык бөялешеп эчкә керде. Туристлар каршылаучыларны депутатлар бүлмәсенә чакырдылар. Өч-дүрг кеше белән ин элек Жаденко шунда барып керде. Алар, ак чехоллар белән төрелгән гирән-йомшак кәнәфиләргә чумып, сөйләшә башладылар. Радио пытырдады, алар көткән самолетның төгәл ике сәгатькә соң- га калачагын хәбәр иттеләр. Барысы дәррәү урыннарыннан кубып, көлешә-көлешә аэропорт алдына чыгып машиналарга төялештеләр, берәм-берәм китеп тә беттеләр Идрис, троллейбуска кереп утыргач, Булавина турында \йлады. Ике сәгатьлек буш вакыттан файдаланып нигә аның янына барып кайтмаска5 Ичмасам, кирәкле бер бурычы өстән төшә торыр! ...Нина Михайловна коридорда сестра белән сөйләшеп утыра иде, Идрисне күргәч, ике кулын сузып урыныннан торды — Кемнедер юксынып, күңелем җирсеп тора иде, менә рәхмәт! — Саумысыз, Нина Михайловна — Шөкердән башка ни әйтим? пгтгоп 1.“тгпк vtfmirfv rfvnwvj* oateewHHJ cwv — Алайса, куанышыйк! —Ничек болай иртәләдегез? — диде ул, гаҗәпсенеп — Райбашкармадан сезгә дә һөҗүм башланмагандыр бит0 — Сезнен канат астына сыенырга килгәнгә охшаганмынмы0 — Бу иптәш редакциядән. Зоя,—диде Булавина, кызыксынып тынлап торган сестрага баш кагып. —Бернинди һөҗүм дә юк, каушамагыз Аэропорттан килешем. Кунаклар каршылый идек, яңгыр аларнын юлын бүлде... Коридорның түр башыннан, тавышсыз тәгәрәтеп, ак җәймә белән муенына тикле төрелгән авыруны алып килделәр, Зоя җәһәт кенә күтәрелеп аларны каршылады. — Холлга керәбезме? — диде агарынып Булавина. — Рөхсәт итәләрме?.. Минем вакыт бар. Зоя аларга карамыйча гына: — Врачка күренмәскә тырышыгыз,— диде. Урындыкларны тәрәзә каршысына тартып китереп, дуамал эре ботаклы фикус артына ышыкландылар. Нина Михайловна һаман тынычланмады: — Тизрәк чыгасы иде, Идрис... Төннәрен керфек ормыйм... Палатадагы бер хатынга операция ясадылар... Өченче тәүлеген туктаусыз ыңгыраша.. Булса да була икән кешедә көч!.. Палатага кермәскәрэк тырышам... Тизрәк котыласы иде моннан!.. — Озак тотарлар сыманмы? — Тотмыйбыз диләр... Куркырлык әйбер әйтмиләр Нервлар какшаган. йөрәк тузган, ми тамырларының басымы үзгәргән. — Заман чире, Нина Михайловна... Ял кирәк тынычлык, үзара татулык. Булавина тонык кына елмайды: — Калды ди хәзер тынычлык!.. Газетаны укыдым да котым чыгып ятам . Шул оешмага, шул иптәшләр янына кайтасы бит... Тәнкыйтьне яратам дигән кешеләргә ышанмыйм мин! Идрис аны юатырга кереште: — Алай булмас... Тәнкыйтькә реакцияләре нибары үчегү генә икән, андый җитәкчеләр үзләре утырган ботакны үзләре кисәләр — Төшәрдән элек сине төртеп ексалар? Яки үзләре белән сине ияртсәләр? — диде кызып Булавина. — Газета ошамады дин туп-туры әйтмисез инде? — Куркуымны гына әйтәм!—диде кабаланып Нина Михайловна.— Әткәйгә хуш килгән, сөйләрлек түгел, газетаны алгач та чабып килеп җитте Ярты сәгать тын алалмый утырды! Фаина Наумовна шалтыратты, дачада җыелышып укыдык ди... Иптәшләрнең күбесе телефоннан котладылар. — Менә күрәсезме? — диде шатланып Идрис. — Сукыр түгел,—диде пошынган Булавина,—Хуҗалар ни әйтер? Булавина хуҗалардан ул кадәрле үк курыкмый иде. аныи үзен чак кына жәлләтәсе дә. Идрис белән киңәш-табыш итәсе дә килде. Чыннан да. үчләшү дәвам итсә, колакны томалап утыру ярамас, абай булырга кирәк! — Хуҗаларыгыз гаделлек тантанасына кизәнәләр дип уйламыйм. Әйтик. Виталий Петровичның бик кымшаныр исәбе юк сыман.' — Кайда күрдегез аны? — Әйтмәдеммени? Кунакны бергә каршылыйбыз, мин аныи тәрҗемәчесе. — Агылый белән тагылыйга әйләнгәнсез алайса,— диде йомшарып Булавина.—Фаина Наумовна әйтеп торды, теге дус малаегыз сезне бик юксына икән! — Айдармы? — дип кычкырды Идрис. — Шулай ваемсыз гына утырып ерак-еракларга китәсе иде,—диде и кинәт Булавина,— Гомернең икенче яртысын ваклый башлаганда бәге- ы несе зирзөбәр килеп бетте! Киләчәгемдә бәхетсезлек дыңгычлап туты- •£ рылган дип уйлап караганым да юк иде!.. — Шагыйрьләрне телгә алгач, борынгы кытай шагыйре Ду Фу ис- с кэ төште. 3 — Кем дисез? — Ду Фу. Шул язган... Русча гына әйтәм инде.. «Я не люблю ° большие города, где люди не сочувствуют друг-другу!» Әгәр чын < булса, нинди зур фаҗига... Күп кешеле шәһәр уртасында кем дә булса теләктәшлек, дуслык тапмыйча, фикердәшсез япа-ялгыз калса — бусы һәлакәт бит... Ә сез юкка офтанасыз... Сезнең үткәннәрегез якты, киләчәгегез үз кулыгызда... — Юатасызмы? — Нигә юатыйм? Кирәк икән, сезнең өчен сугышачакмын. Булавина дәшмәде, сәер генә аңа карап алды Кинәт Идрискә беркадәр оят булып китте: Нина Мнхайловнаны яклап чыгу һичкайчан артык көч сорамаячак бит, чөнки ул дөрес яшәгән, кыек-мыек эшләрдә аны берәү дә гаепли алмый, саф намуслы кеше... Кинәт аның күңеле боекланды, үзенең болай күңелдән гайрәт чәчеп утыруы урынсыз бер эш булып тоелды, ул. урыныннан сикереп торып, капыл-копыл гына саубуллаша башлады. — Нигә кабаландыгыз? — Көн ачыла кебек. Я самолет иртәрәк килер . ■— Ярдәмегез өчен рәхмәт. — Куегыз сана.— диде Идрис, чын күнеленнән гарьләнеп. Аэропортка кайтып җиткәч, вокзал алдындагы павильонда бер стакан кофе эчеп, өчпочмак ашап чыкты. Элек ялгыз ашаганда тама- ■ына ризык үткәрә алмый изалана иде. менә ялгызы ашарга да күнегеп килә... «Интурист» автобусы янында тәбәнәк кенә вездеход туктаган, шуның кырында ике егет папирос тартып торалар. Телевидение егетләре ич болар, машина да шуларныкы! Идрис ашыгып шулар янына юнәлде / — Идрис, сине Әхәт эзли,—диде егетләрнең берсе. « «к. у.» ю ia — Барыбер дачадан качам ди икән. —Вакыт җиткерә белмәү бәласе, Нина Михайловна .. Иптәшне Ирендереп йөрдек, тегесе-бусы... — Барып кайтыгыз бер, күңеле булыр... Олы мәшәкать димәсәгез. минем әткәй янына кереп утыргалагыз.. Бер башына читендер... Иске квартирада чакта күрше-күләндә аны белмәгән кеше юк иде, монда ничектер аралашып китә алмады... — Керермен. Нина Михаиловна. Күзгә-башка күренгәне юк. больница юлыннан бушанмый торгандыр... — Архивта утыра. Музейларга йөри. Мемуарлар яза. — Мемуарлар. Бусы кызык. Булавина бу турыдагы сүзне тирәнгә җибәрергә теләмәде, ахры — Бусын ул үзе әйтер .. Диләдән хат аласызмы? — дип сорады. — Язып тора. Тик аның да кәефе әйле-шәйле... Санаторийны да бик мактамый... Югалгач кына бәяләнә торган кыйммәтле нәрсә икән бу саулык дип уфтана — Үзең теләп алмыйсың да бит, тормыш вата. Шагыйрь әйтмешли, әле сөя. әле чөя!. Больницадан ерак та түгел тимер юл уза. Тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып поезд үтте. Арча поезды. Тәрәзәләргә кешеләр сарган, ишекләрдә аяк асылындырып малай-салай утырган. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЬШ 65 =- Шулаймы? — диде ул. шатланып.— Кайда ул? йөгереп диярлек кереп барганда ишектә Әхәт белән бәрелешә яз* дылар. — Галиҗәнап тәрҗемәче әфәнде, маңгаегызны саклагыз. Кирәге чыгар. — Салют, картлач. Свита га син дә эләктеңме? — Сезнең төксе чырайларыгызны мәңгеләштерергә исәп... — Лида ни хәлдә? Алар вокзал алдындагы буш диярлек мәйданда йөренәләр. — Көлә башлады Лида. — Сине дә көлдерәме? — Университетта дус бар минем. Беләсең ич инде җирән сакаллы Нурулла Чанышевны? Доцент! Хәләл җефете сырхаштыра аның. Шифаханәләргә дә кергәли. Бер заман шактый күрешми торгач очраштык та: «Хатының ни хәлдә?» — дип сорадым. Ләләнең больницада икәнен ишеткән идем. Көлә Нурулла. «Ләләң ызгыша башлады», ди... Димәк, савыккан дигән сүз... Идрис аңа бармак янады. — Сине үз яныбызга алабыз. Виталий Петрович белән сөйләшәм. — Монда минем кирәгем дә юк. Өлкән тәрҗемәче килгән. Оста барда телне тыябыз. — Кем ул асыл сөяк? — Галия Халикова. Музейдан. — Аксак песнәк кебек сикергәләп йөри торган ханыммы? Немец* ча беләме? — Музей кошы булгач, ансын гына сайрар инде!.. Алар, үтеп йөрүчеләргә юл биреп, колонна төбенәрәк тартылдылар, иртәнге вак самолетлар очмаганга вокзал эче зур-зур чемоданнар, кәрҗиннәр тоткан авыл агайлары, апалар белән шыплап тула бара иде. Солтанатлы кыяфәтле бер ир, бик текәлеп карап, алар яныннан узды. — Кем бу? — дип сорады Идрис. — Казандагы бөтен снобларны белеп бетерсәм, мин астролог бу* лып китәр идем! Киң бетон юлларга бер-бер артлы самолетлар куна башлады. Моторлар шаулады, репродуктор өзлексез диярлек татарча-русча сөйләп тора, күгәрченнәр кешеләрнең аяк араларында гамьсез генә җим чүп* ләп йөриләр. Иртән генә эчне пошырып җыелып яткан болганчык күлләвекләрне җил ялап бетерде. Сулдан, биек-биек, үтә күренүчән ангарлар ягыннан, шар-зонд очып чыкты да яңгырларын коеп җиңеләеп калган күгелҗем-аксыл болытлар янына тирбәлә-тирбәлә менеп китте. — Лида көлә башлады.— диде, шырпысын куш учы эчендә кабызып Әхәт,— Мәрьям апаны гына ипкә китереп булмый. — Бәхетсез язмышы кабатланудан куркамы? — Син боларны каян беләсең? — Беләм,— диде Идрис, Әхәтнең күзенә текәлеп.— Лида үзе сөйләде. Әхәт ышаныр-ышанмас башын чайкады: — Уңай герой шундый-шундый булырга тиеш дип, гади халыкны жансыз-кансыз таш сыннарга башырырга өйрәтеп бетергәнбез. Минем кебек аз-маз чуар күңелленең ару киләчәге булуына Мәрьям апа ышанмый. Аңа юып куйган, таслаган, ыспайлаган, иннек-кершән ягылган тәти кеше кирәк! Идрис көрсенде. — Үзеңдә ниләр? — диде Әхәт. — Шушы көннәрдә. ы — Кереп чыгарга кирәк иде дә... — Кәефе чибәр сыман... — Аны тышкы кыяфәтеннән белеп буламыни?! — дип ычкындырды - Жаденко. ’ з | Рәкыйп тә шунда уралган икән, килеп күреште, өчәүләшеп һава u торышы, шәһәр яңалыклары, гастрольләр турында сөйләшкәләп тор- .2 дылар. Аргы баштан мәһабәт, күз явын алырлык сылу ИЛ-18 самоле- < ты тәгәрәп килде, күгәрченнәрне өркетеп, кешеләрне саңгыраулатып, тирә-якны шау белән күмде. Мотор гүелдәүләре тынды, бу яктан трап алып киттеләр, аэровокзалның сул ягыннан дәү-дәү чәчәк бәйләмнәре тотып кызчыклар йөгерешеп чыкты, алар каршылаучы өлкәннәрдән байтак алда самолет янына барып жнтеп трапның ике ягына тезелештеләр. Ишек ачылды, зифа буйлы стюардессалар чыгып басты, баскычтан, сәламләп, берәм-берәм кунаклар төшә башлады. Кинокамералар жуылдады, Әхәт, операторларны ияртеп, отышлырак ракурс эзләп бер яктан икенче якка чапты, гомуми хәрәкәт, жанланыш, ыгы-зыгы купты. Русча, татарча, немецча сәламнәр яңгырады. Галия Халикованы уртага алып ике яктан сүз ялгадылар. Беренче тантаналы минутлар узды, чәчәк бәйләмнәре кочаклаган кунакларны култыклап шәһәр ягына өндәделәр. Шактый сузылып, аэропорт алдындагы мәйданга чыктылар. Колонналарда безнең кызыл байраклар белән янәшә ГДР флаглары жилферди. Җыелган юлаучылар бик кызыксынып кунакларны тамаша итте, анда да, монда да кул чабулар яңгырады. Автобусларга утыра башлаганда бая Әхәт белән Идрискә күз текәп узган солтанатлы озын кеше Виталий Петрович янына урта буйлы, коңгырт күзле, немецтан бигрәк Идел татарына охшаган мөлаем бер Иптәшне алып килде — Танышыгыз, Виталий Петрович, кунагыбыз Курт Карл иптәш шушы була,— диде ул.— Уңайлылык өчен, Курт Францовнч дип эндәшә аласыз. Жаденко нәзакәт белән баш иде, татарлардан өйрәнгән гадәте буенча кунакны олылап ике кулын сузды. — Хуш килдегез безнең Казан каласына! — диде. — Эшлибез шунда... 1 *” Куйй&ларни кабул итү программасын карап чыктым. Атна буе иводтан фабрикага, мәктәптән балалар бакчасына, артельдән мастерскойга кушаяклап чабып йөрер өчен Германиядән Казанга килеп йөр- мзс идем мин. Канаклар сәхнәдә, казандылар залда. Шулай аралашып буламы?.. — Картлач, мин Рәкыйп белән сөйләштем — Әйе... — Кайт, ди. Чакыра. — Менә бусы акыллы киңәш. — Исәп кайтыргарак... Җилкәнне иртәрәк төшергәнмен мин... Су асты рифлары бик еракта икән. — Беткә ачу итеп тунны утка яктың. — Лида да кайт ди. — Акыллы хатын сайлап алган ир кем була? — Егеттер инде? Депутатлар бүлмәсеннән каршылаучылар бүселеп чыкты. Виталий Петрович, кул изәп, Идрисне чакырды... — Бик ерак йөрмәгез... Жаденко да борчыла икән. Бу уртаклык аларны якынайтты, Идрис ана сер чишкән кебек итеп: — Нина Михайловна янында булдым,—диде. — Тизме азат итәләр үзен? — диде Жаденко, читкә карап. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫН Идрис кабалана-кабалана немецча беренче җөмләсен әйтте, Курт аның да кулын кусты. — Мин сезнең тәрҗемәчегез булам. Үзем журналист. Яшьләр газетасында эшлим.— диде Идрис һәм, Курт аның немецчасын анлый микән дигән сыман, сынап карап торды. Курт аны бик яхшы аңлады һәм, бер мәлгә генә Виталии Петровичны куеп торып. Идриснең кайда, ничек укуын, немецчаны болай яхшы нинди мәктәптә өйрәнүен сорады. Идриснең татар теле факультеты бетерүен, немецчаны балачактан өйрәнә башлап, югары мәктәптә ныгытуын. соңыннан үзлегеннән өзмәс укуын тәкъдир иткән кебек тагын бер кат кулын кысты. — Без чынлап торып танышырга да. дуслашырга да өлгерербез,— диде Курт. Гәрчә бу сүз аның үзенә генә юнәлтелгән кебек булса да. Идрис аны русчага тәрҗемә итте, Виталий Петрович елмаеп: — Әлбәттә, әлбәттә,— дип хупларга тотынды,— Без барыбыз да тулаем сезнең карамакта. Ни күрергә телисез, сезне нәрсә кызыксындыра, барын эшләргә тырышырбыз. Күнелләр күтәренке, минутлар шатлыклы иде. Автобусларга бербер артлы кунаклар керде, алар сабыр гына урнаштылар. Идрис таныш «УАЗ»га. Виталий Петрович янына кереп утырды, машиналар юып чыгарылган кебек чиста, яшеллеккә күмелгән урамнар буйлап үзәккә юл алдылар. Машина тәрәзәсеннән ургылып кергән саф һаваны сулый-сулый Идрис куанып: — Бик шәп яңгыр явып үтте! — дип куйды. — Да-а,— дип сузды Виталий Петрович. 27 Кремль тукталышында арткы ишектән троллейбуска бала иярткән яшь хатын керде. Егерме дүрт-егерме биш яшьләрдәге чибәр генә бу ханымнын озынча ак йөзе, куе зәңгәр белән мул сөрмәләнгән миндаль күзләре, ике кулында да бармагы саен дип әйтерлек ахак кашлы ка- лын-калын йөзекләре, озын тәкәббер муены, текә күтәрелгән башы вагонда тыл арны шундук җәлеп итте. Тик аның косметикада уйганлыгын тулаем бәяләп өлгермәделәр, ханым итәгендәге дүрт-биш яшьлек малай ишек ябылуга: — Утырам!—дип бакырып җибәрде саф татарча итеп. Әллә малайның тавышында чыңгырдап торган усал таләпчәнлек сискәндерде инде, Идрис иелеп малайга карады. Малай әнисеннән чак кына алга- рак узып, ялт-йолт карана, маңгаен җыерып, юеш авызын турсайтып үзенә урын бирүчене эзли иде. Алдагы урыннарда гына түгел, артка да гел өлкәннәр утырган. Башка вакытлардагы кебек, мондый очракларда: «Кил, кил’ улым, сыярбыз!» дип җемиеп тәтелдәүче дә табылмады. Салонда ул хәтле үк тыгыз түгел, малай да бүрек белән бәреп егарлыктан узган, хәйран ук исәйгән борча күренә, хәерле булсын, әнисенең тезлән нәкъ бер чирек өскә күтәрелгән итәгенә уралып кайтсын, дип уйладылар, ахры. Тик малай мондый бердәм каршылыкка фетнә күтәрде: — Утырам, утырам,— дип акырды ул. Әнисе, озын бармакларын укмаштырып, малайның тузанлы чәчен ышкыды: — Кычкырма, урыннар юк. — Утырам! Әнә бар! — дип җикеренде малай күзләрен унга-сулга тәгәрәтеп. — Анда картлар утыра,— дип пышылдады әнисе,— әби-сәбиләр. — Утырам! —дип кәҗәләнде малай, троллейбусның тузанлы идәнен бәләкәй үкчәләре белән төеп. Лнын әрсез шыксызлыгы. шөкәтсезлеге, әнисенең янтыгына шапы- шопы бәргәләп тукмарга керешүе моңарчы ваемсызрак утырган, җәмәгать урыннарындагы гаугалардан читтәрәк йомылырга яраткан мыш- тыбыиларны да кузгатты, алар «эһем-эһем, кем анда жәнжал кузгата?» дип, тамак кыргалап, кайсы каян муеннарын сузып малайга карадылар. Ханымның елтыр күзләреннән мондый игътибар ычкынмады, ул. кызыксынучылардан юбка итәге белән улын томалап: — Аю биетәләрме әллә? Цирк ачылмаган,—диде. Итәк тә бик кыска, малай да бик елгыр, ул. этли балыгы сыман шунда ук уртага шуып чыкты, идән тузанын баягыдай да яманрак туздырып: — Утырам! — дип кычкырды. Вагонны сасытып бармасын, урын бирергә кирәк бу фетнәгә, дип икеләнебрәк утырган бер татар апасы, әнкәсенең дә малай яклы икәнен сизенеп: — Чамасыз иркәләгәнсез бу жәфаны.— дип әйтеп салды, түзмәде I Күпләрнең күңелләре ачы балдай кымыржап, телләре кычытып килә икән — Тотып суяр бу! — Шушы кадәр тавыш кай төшеннән чыга?—диештеләр. м Инде соңгы сүзне әнисе әйтер, теле белән тыя алмый икән, һич s югында, малайның тиктормас йомшак жиренә бер-икене кундырыр дип ’ еметләнг шдә, ханым яшелле-мөшелле тавыш чыгарып вагондагылар с ны чукырга тотынды: — Нәрсә булган минем улыма? Ни лыгырдап барасыз? — Артык усал диюебез .. Үскәч кем булыр, нишләр... Бая башлап сүз каткан апа (салмак хәрәкәтләренә, түземле тавы < шина карап Идрис аны күптән түгел генә пенсиягә чыккан укытучыдыр дип юрады) ханымга ипләп кенә, татарчалап: — Үзең җәфаланасын ич, сеңелем... Алдагы көнендә үкенмәгәең... Терсәк тиз ерагая... Чыбыкны пеше чакта бөгәләр... Борынгылар моны белми әйтмәгән... Үсәр, тора-бара казасы безгә дә төшә башлар,—дип Шелтә катыш теләктәшлек белдерде. Тәҗрибәле өлкән кешенең җайга әйткән йомшак сүзләре ташка ТЭШкән борчак булдылар, башкалар да укытучының фикерен жүпләгәч, ана кеше улын җилтерә геп үзенәрәк тартты да. әле русчалап, әле татарчалап вагондагылар белән пармә-пәр әрепләшергә тотынды. Халык ныграк гөжләде, хатын тәтә-тәтә чәпәләнде, малай, һаман тнбенә- тнбенә: — Торсыннар, торсыннар! Утырам! — дип нәгърә орды. — Үз артыгызны гына белегез!—диде зәһәрләнеп ханым—Ү» балаларыгызны күзәтегез!.. Кичләрен урамга чыгарга куркыныч... Кибет. ашханә төпләрендә кем ауный? Кем балалары анда, ә?.. Ленин районына житеп бер-ике тукталыш уздылар, малай һамап тыйды га алмады, ханым үзе дә ярсулы усал сүзләренә буыла-буыла — Кем балалары кеше үтереп йөри, кызлар көчли? Талый!.. Сезнеке! Җәелеп утырганнар да бер сабыйга урыннарын жәлләделәр... Җитмәсә, телләшеп баралар! Ниһаять, берәүнең чыдамы сынды, үзе торып, бәләкәй жәнҗалчы- г.| урын бирде, малай ялт итеп менеп утырды. Байтак пассажирлар төште, яңалары кереп утырды, тимер кассаларда зең-зең бакыр акча чылтырады, малай кызыл теле белән тузанлы соры тәрәзәне яларга тотынды, татар апасы ипләп кенә ханым янынарак килде. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Рәнжетер өчен сөйләдекме сина, юкка тузынасын... Җитмәсә улың катында Ул барын да белеп-күреп тора. «Ата-аналар, сак булыгыз, балалар сезнең рольне уйный» дигәннәр хакимнәр... Безнең балаларны хәкарәтләдең Кибет төбендә аунаган хәшәрәтләргә карап дөньяның дүрт ягын үлчиләрме?.. Дөрес, андый хинжирларның булуы барыбыз өчен дә уртак хурлык... Тик безнен балалар турында шундый гыйбрәтне, кара яланы сөйләргә ничек телең барды?.. Аның күңеле тулды, ахры, ул аскы иренен тешләп башын иде, бераз гына тын торды. — Менә минекеләр .. Өчесе Германда ятып калды... Икесе менә дигән урыннарда эшлиләр... Купшы ханым сару кайната торган төче, тәмсез тавыш белән сузды: — И-и-и, апакаем-алмакаем!.. Нишлим соң? Туар-тумаста атасы дәжжал ташлап китте Икәүләшеп унбиш тәнкә түләп фатирда, кеше бусагасында интегәбез... Яслегә урнаштыра алмыйм, үзем белән кибеткә, эшкә йөри Ни күрә дә, ни ишетә бу бала?.. Көне буе кибет ызгышына шаһит булып утыра . Улым алдында матур була алмадым инде, ходай хәерле итсен берүк... Получка алып эчкәч, әтисе карачкы килә . Аны куам. Фатир хуҗам белән көн аралаш талашабыз... Колынлы бия бер аранга сыямы?.. Идрис аларга якын гына урында басып тора иде: — Сез кайсы кибеттә эшлисез? — дип сүзгә катышты. Яшь хатын кырку гына күз ташлады: — Анысы ниемә тагын? — Болай гына сорадым. Улыгызны яслегә урнаштырырга ярдәм итә алмаммы дигән идем. Ул шушы минутта Гринбергны хәтергә алып, Җаденко белән сөйләшеп карарга да булыр дип уйлады. — һе,— диде ханым, авызын яман жәеп.— Андыйларны да күрдек, ходаем! Тагын бер тәкъва, ярдәмчел Хәзер Ильяс!. Искергән ысул бу, Чибәркәй!.. Идрис ник сүз башлаганына үкенеп, Гагарин тукталышында төшеп калды. Сулдагы китап кибетенә керде. Аннары «Көз» кафесына кереп сыра эчте. Шуның ишек төбендәге автоматтан Әхәтләргә шалтыратты. — Яшь кияүгә сәлам. — Карт кияүгә — теше беткән игәүгә сәламнәр һәм каләмнәр диер иде минем Сибай дус!.. Син нәрсә, ни ултара, ни пултара дигәндәй, кич тә түгел, иртә дә имәс... — Сагындым. Кәеф юк, картлач — Кил безгә,— Әхәт шат кына хихылдады.— Коданың туган көне, мәҗлескә җыенып ятабыз... Хатын ике сәгать буе көзгенең сыйфатын тикшерә Ике дә уйлама, кил, син кайда? Идрис җавап бирергә өлгермәде, Әхәт ягыннан ыгы-зыгы ишетелде. Бераздан трубкада Лида тавышы яңгырады. — Идрис абый, нигә бер дә күренмисез? Ичмасам менә бу юньсез малайны азрак акылга утыртыр идегез. — Үземә дә житәр-җитмәс акылымнан коры калыр хәлем юк. — Көзге саклый дип яманатымны сата, ә үзе бүген өч кырынды! Өч! Әхәтнең көлгәне ишетелде. — Идрис, хатыннарны тыңла, ирләргә ышан! — дип кычкырды ул. Тагын трубка өчен тарткалаша башладылар, Лида җиңеп чыркылдады: — Кодаларга бүләккә нн алдың дип сорагыз үземнән, Идрис абый.ч Адәм көлкесе. — Нәрсә алды? — Туган көн — коданыкы,.. Ә бүләккә хатынына төнге күлмәк! Тартыша торгач, трубкага Әхәт хуҗа булды. — Нинди тост әзерләгәнне белсәң син, архигениально!. Әйтел күр сәтимме? Хәер, үзең кил, ишетерсең... Мәҗлестәгеләрне аяктан егам! — Әйтеп кал, монда телефонга чират... — «Кадерле, бердәнбер кодам!» дип сүз башлыйм... «Синең үзенә генә яраулы бүләк аласым килде... Хатыныңны да, балаларыңны да искә алып тормадым, бары сине куандырырга теләдем! Сиңа гына кү- нелле һәм рәхәт булсын дидем!».. Шул чагында тегенә төнге күлмәкне тапшырам, шәпме?.. Лида чыркылдады, Әхәт нидер кычкырды, Идрис, хәерле бәйрәм теләп, трубканы элде. Лры сугылды, бире бәрелде, күңеле кемнедер эзләде, кем беләндер утырдаш, фикердәш буласы килде Күңелен ачып салырга, җиңеләергә теләде. Ләкин мондый чакларда аның утырдашы, фикердәше була торган жанга якын кешесе бик еракта, еракта иде... Өенә кайтып үз этажларына менгәндә икенче каттагы Булавиннар ишеге төбендә тукталып звонокка үрелде. Звоноклары үтә йомшак тавышлы икән, эчтән чак-чак кына, тирән базда черки безләгән сыман аваз килде, ул, түземсезләнеп, ишек шакыды, көтте, бүлмәдә кемдер ф кыштырдады, протез шыгырдап алды. ш Карт ишекне киң итеп ачты, Идрисне күргәч, авыз чите белән ел- “ маеп ишарәләде: „ — Әйдүк, әйдүк, менә рәхмәт, әйдүк! ч — Хәерле кич,— диде Идрис башын иеп. = ; Җиһазларга артык мул булмаса да. ике бүлмәле квартираның зал £ ягы зәвык белән җыештырылган иде. Пианино өстендәге хрусталь ва- п зада кып-кызыл пионнар Чәчәкләр янында дүрт-бнш яшьлек бөдрә к чәчле малай фотосы. . Булавин үзе дә яшь чакта бөдрәч булгандыр, < ахры?.. . Идәндә озын аяклы кыйммәтле радиоалгыч. Кызыл агачтан ясалган. Стенада алтын сыман сары рам белән каймаланган рәсем. Кара жирлектә салам турап ябыштырып Варшава шәһәренең гербы — кылыч күтәргән ярым хатын, ярым балык рәсеме ясалган. (Якынрак килгәч, Идрис андагы язуны да укыды: «Варшава баһадирларына» дип язылган. Полякча. «1939—45 еллар» дип куелган.) Карт бер көн алачык буендагы киемнәреннән иде, Идрис шуны хәтерләп: — Каядыр барырга җыена идегезме? — дип сорады. — Вәгъдә куелган урыным юк,— диде карт.— Узыгыз. Идрис, ботинкаларын салып, залга оекчан гына үтте, рәсем алдында тукталып торды, фотоны кулына алды. — Оныгым,— диде карт ана карамыйча гына.— Улым белән икесен бергә җирләдек.. Карт, чыгарга җыенып, тәрәзәләрне япкан икән, хәзер ачып җибәрде: — Чәй белән сыйлыйммы үзегезне? — Рәхмәт, берүк мәшәкатьләнмәгез. Ашап-эчтем инде. — Чәйдән дә куәтлерәген тотмыйм, яшьрәк чакта аз-маз шаярга- лый идем... Спиртны стаканы белән каплаган чаклар да булды, хәзер чәй белән генә дус... Кофены бик яратам да, ярамый... Картлар организмына карап медицина китаплары язарга була. — Бирешердәй түгелсез,— диде Идрис, картның исемен белмәвенә кыенсынып.— Казакълар әйтмешли, ажарыгыз әйбәт күренә! Карт игътибар белән: УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ В0ЛЫН — Кэзагыстанда торганыгыз бармы? — дип сорады. Анык бу сорауны юкка гына бирмәве күренеп тора иде. — Студент чакта ике ел рәттән чирәм җирләрдә булдым. Берсендә Күкчәтауда. Казакълар белән аралаштык, аз-маз сукалый бантладык. — Ярый, ярый, ил күрүнең зыяны юк,—диде карт ипдер уйлап. Сүз бетеп киткәндәй булды. — Газетага син яздыңмы? — диде карт бераздан. — Мин. Кухнядан мыраулап зур йөнтәс койрыклы себер песие килеп чыкты, картның протез аягына килеп сырпаланды, җылы тапмагач, исән аягы ягына күчте. — Мурзик, әх, Мурзик,— диде карт, мәчене иркәләп.— Я, хуш, Идрис туган... Атын шулай бит? Эш ни белән бетәр дисең инде? — Мин кемнедер куркытырга, җәзаларга теләмәдем. Беркадәр Нина Михайловнаның күңеле күтәрелсен дә башкаларга сабак булсын дип яздым. Идриснең җавабы ошады, карт сүрән генә елмайды. — Үзең ни эзләп кактың инде минем ишекне? — Кайтып барышлый,— диде Идрис тә, иелеп песине иркәләп. — Ул да бер эш... Рәхмәт, искә алуына. Мин менә шушы читлектә яшәп ятам... Эш урыным да, ялым да, йокым да шушында... Нина өйдә чакта сизелмәгән иде, бик кин, артык зур икән безнең бүлмәбез... Ә Нина... Ниләр генә әйтсәң дә килен кеше... Бүген бар ул, иртәгә юк дигәндәй... Син кереп күңелне күтәрдең. Кергәлә, нрекмәсәң гел кер! Китапханәм зур гына минем. Тарихи китаплар байтак кына... Мәсәлән, мине 1552 елда дөньяда ниләр булуы кызыксындыра. Илләр ничек яшәгән, халыклар кайсы баскычларга менеп җиткәннәр. Франциядә кемнәр булган? Майя дәүләтендә ул чакта ни булган?.. «Шәрыкнең югалган культуралары» дигән сериядән китаплар алып торам. Мәс- кәүгә язам. Фәннәр академиясенең китап кибетенә... Фашизмның килеп чыгу сәбәпләрен өйрәнәм... Яшьләр арасында берәрсенең «Фашизмга каршы көрәштә татарлар» дигән китап язарга җыенганы ишетел* миме? — Ишеткәнем юк. — Язарга кирәк андый китапны!.. Татарлар турында тегене-моны чәйнәп йөрүчеләр күрсеннәр... Петр Гаврилов, Муса, Бакый, полковник Мөҗәй... Синен колагыңа чалындымы икән, атаклы Карбышев та та* тар токымыннан килә бугай... — Шулаймыни? Картның күп белүенә, хәтеренең ачыклыгына хәйран калды Идрис, вакыт узганы да сизелмәде, алар ярты төнгәчә әңгәмәләшеп утырдылар. Троллейбустагы очрашу турында гына сөйләшергә дип кергән Идрис, бөтенләй яңа кеше белән танышып, ахыр чиктә аның исемен дә белмичә чыгып китте. Үз бүлмәсен ачып кергәч ул һаман шушы карт турында уйланды. Яна килгән газеталарны диванга таратып ташлагач кына фикерләре бераз читкә таралды, тагын шул тирәгә әйләнеп кайтты, газеталар хәвефле хәбәрләр белән тулы иде. Израил үзе басып алган гарәп җирләреннән баш тартырга уйламый... Димәк, монда яман шеш тулышып кала... Вьетнам... Кытай... Куркынычлы фашизмга әйләнеп барган маоизм... Күпме яман шешләр сарып алган җир шарын?! «Нейес Дойчланд» соңгы номерларында Көнбатыш Германиядә фашизмның балалык биләвеннән чыгып аякка басуы, дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтен билгеләүдә куркынычлы көчкә әверелүен күгт фактлар белән дәлилләп язып чыккан. Тагын 1 ермания .. Тагын сыраханәләрдә ташып башлаган милләт* челек, фашизм... Тагын «Дойчланд, Дойчланд, юбер аллее!» Кайчандыр Европаның механика мастерское дип аталган Германия... Тельманнар, Либкнехтлар иле... Әле бик бәләкәй чакта Идрис Вилли Бредельнең татар телендә басылган «Сыналу» романын укыган иде. Фашизм белән беренче танышу... Икенче танышу әтисенең үлемен хәбәр иткән кара пичәтле кәгазьне алгач булды... Ленинградның Пискарев зиратында булганнан соң, ул өч көн сөйләшә алмыйча йөрде. Бер гасыр эчендә бөтен илләрне ике тапкыр дер селкеткән, жир шарындагы бар халыкларның үсешенә йогынты ясаган көчле дәүләт Тагын синең кырларыңда шытып чыккан кара чума илдән илләргә җәелерме? Тагын кайсы буыннарны көлгә әйләндереп Европа кырларында таратырга көч җыясын син, Германия?.. Идрисне юаш диләр... Әнкәсе шулай ди торган иде, Әхәт тә шулай дип атый. Аны юаш иткән дә Германия... Юк, Фрейд бу юлы ялгышкан, Идристә бернинди «комплекс неполноценности» түгел, анда нибарысы «комплекс сиротства» гына .. Менә шушы Германиянең вәкилләре Казанда йөриләр. «Хуш килдегез дә хуш килдегез!» Сүзләр геиәме болар? Юк, болар өмет, ышаныч, ныклыкны сынау. Германияне бары Германия генә тыя ала! Киләчәк... Бала... Дилә терелеп кайтыр да Идриснең үз улы булыр. Үсәр. Бая очраган башкисәр малай кебекләр белән бер парта артына утырыр. Идрис аны нечкә күңелле, матурлыкны һәм гаделлекне ярата торган бала итеп тәрбияләргә тырышыр. Ул, һичшиксез, басымчак, сүз тыилаучан, вәгъдәчел малай булыр... Ә күршедә генә, яки кайдадыр, кемнеңдер сыңар кара канат ас* тында бер башкисәр үсеп өлгерер... Пдриснен улы отличнога укыса, теге аны тукмар... Җәмәгать эшләренә актив катнашса, «ялагай» дип күзен ачырмас... Бәдрәфтә бикләнеп тәмәке тартмаса, «манка» дип мыскыллар... Матурлык тудырырга юнәлтелгән малай ике дөнья, нке мәгънә, ике фикер арасында кыйналып үсәр. Укып, һәйбәт кеше булгач та, аны берәүләр яратмас. Троллейбуста аның кабыргаларына төртергә тырышырлар. «Күзлек!.. Эшләпә кнгән салам сыйрак .. Интеллигент аламасы!» дип астыртын да, өстертен дә һаман аны кысарлар. Димәк, балаларны яхшылыкка гына түгел, шул яхшылык өчен көрәшергә дә өйрәтергә кирәк икән. Ләкин ничек? Китаптан укыпмы? Тормышта үзен бәхетсезлекләр, сугышлар, бәрелешләр, фашизм, атом бомбалары көткәнен балаларга ничек анлатмак кирәк?.. Ничек телең барыр? Газета-журналларда «яхшы балалар тәрбиялик!» дип бер беребезне үгетлибез. Яхшы кеше булачак балалар белән рәттән эгоист, карак палач, бюрократ буласылары да көч җыеп ятмыймыни? Яшьтән үк балаларга моны ничек аңлатасын? Командировкаларның берсендә Идрис Сарман районына барып чыкты. Теләнче Тамак авылында элеккеге икмәк сәүдәгәрләре, атаклы бояр Хәлфиннәрнең бакчалар эчендә утырган таш пулатларында зә АЯЗ ГЫИЛӘҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫП гыйфь зиһенле балаларның урта мәктәбе урнашкан икән. Зәнгәр чынаяк белән тышланган мичле, түшәмнәре бизәкле кияү бүлмәләрендә төрле чикләрдән җыйналган балалар яши. Тормышның төрле катаклизмнары тудырган бу яшь кешеләргә мастерскойлар, уку, ятак бүлмәләре, китапханәләр, тәрбиячеләр, укытучылар бирелгән. Киләчәктә, үз буын вәкилләре бөтен тармакта хәлиткеч көч булып әверелгәндә, болар да үз чордашларының җилкәсендә имгәк булып ятмаслар, файдалы берәр хезмәткә ярарлар. Фашизм мондый балаларны кырып бетерә. Фашизм — эвтаназия яклы. Социалистик дәүләт мондый балаларның киләчәген хәл итү юлын тапкан... Ә яшертен дегенератлар, караклар, үтерүчеләр белән нишләргә? Аларны кая куярга? Әйтик, мылтыгын кеше күкрәгенә төбәргә чирканмаган сипкелле малайны ничек кеше итәргә? Булавин карт әйткәнчә, яхшылык белән тәрбияләргәме? Яхшылык барын да җиңәме?.. 28 Идрискә бүген йокы тимәскә язган икән, мендәргә башын төртеп изри башлауга, ишек дөбердәттеләр, бүлмә шомлы тавышлар белән тулды. Тозакка эләккән кош кебек, звонок чырылдады, аңа ияреп тагын кактылар. Таяк белән төяләр сыман, ишек саен алпан-тилпән ышкылып, сәрхүш-сукбай йөрмидер бит? Ул, торып, диван астыннан чүкеч алды, киереп ишекне ачып җибәрсә, коридорда калын йон свитер кигән Булавннанын әтисе тора. — йоклый булгансыңдыр,— диде ул, уңайсызланып. — Яткан идем,— диде Идрис, чүкечен артка яшереп. Карт чатанлап эчкә үтте, тар коридорда аның йомшак свитеры Идриснең ялангач тәненә тиеп сискәндерде. — Киен әле. тиз бул! Идрис, ут яндырмыйча гына, чалбарын киде. — Ятьрәк, ятьрәк,— дип кабаландырды карт. Иелеп туфлиларын эзләгәндә ул тагын картка орынды, чүкечен ташларга онытып тора икән, аны ыргытты. Беренче эләккән аяк киеме— үргән каеш чабаталарны ялан аякка элеп, карт артыннан коридорга чыкты. Аска төшә башладылар. Ни булды икән тагын? Карт икенче катта тукталмады, авыр чатанлап, аска төшеп китте. — Ашыгыйк. Ишек алдыннан урамга ук чыктылар. — Теге якка чыгыйк,—диде карт, кулы белән изәп,—Әйдә!.. Күрәсеңме? Болын ягында күктә сыек кына кызыл шәүләләр уйный. — Әнә! —дип кычкырды карт.— йөгер! — Кая? — Ачкычны ал да чап тизрәк. Идрис һаман аңышып җитми иде, орчык төсле түгәрәк, борау башлы авыр ачкычны тоткач кына ул капкын төсле борынгы хәтәр йозакны хәтерләде. — Мөгаен, алачык янадыр,— диде карт. Ул җан-фәрманга чабып китте, бәйләмәгән чабаталары, куркынган кошлар кебек, үзен узып очып чыктылар, ул чапкан шәпкә иелеп аларны кулына алды да бара бирде. — Этләрне коткар! —дип кычкырды апын артыннан титаклап килүче карт. Ике-өч йөз метр чабып узгач, анын эчен кату алды, ул мышкылдап адымнарын сирәгәйтте, шул чакта аны янгын машинасы куып житте. Ул, нур көлтәсенә эләккән кыр куяны кебек арлы-бирле сикеренгәләп. ачкычын күтәрде: ♦ — Туктагыз, тукта! — дипкычкырды. = Кая ул туктау, тегеләр төнге дымык һавага ачы бензин исе бөркеп £ узып та киттеләр. ° Алачык яна! еУл барып житкәндә янгынчыларәллә кайчан килгәннәр, машина- S ларын бер кырыйда туктатып, тыныч кына тәмәке көйрәтеп басып ток ралар иде. " — Этләрне... Рексны коткардыгызмы? — диде ул, көчкә тын алып — Нинди этләрне? — Анда... эчтә!.. Реке! Балалары белән... Алачыкны түбәсеннән нигезенә кадәр ут чолгаган иде, Идрис өтәләнеп ары-бире каранса да, утка якын атларлык түгел, ул, битен куллары белән каплап, янгынчылар янына чигенде. Чытырдап янган алачык анын күз алдында янтайды һәм, көлтә-көл- тә очкыннар чөеп, бер якка ишелде. — Сон иде инде,— диде янгынчыларның берсе. — Токымлы, әйбәт этләр идеме? — Яхшы хужа әйбәт этне монда асрыймы?—дип каршы төште янгынчыларның озыны. — Түгел лә... Җан ияләре бит,—диде әрнеп Идрис. Ул Айдарны. Рексны .хәтерләп күзен йомды... — Кем курасы бу? Безгә акт төзәргә кирәк! — Хужасы юк аның. — Ә этләр кемнеке? — Ул хәзер килеп житәр. Идрис күзе күнеккәч кенә абайлады: якын-тирәдә янгынчылардан тыш та кеше байтак икән. Элегрәк тә бер машина килгән булган. Яшь-жилбәзәк, үсмер кызлар-сгетләр бармаклары белән төртеп күрсәтеп көлешәләр. Янгынчыларның берсе вакыттан файдаланып анекдот сөйләп маташа: — Бер авылда үтә чыккан фәкыйрь бәндә яши икән, йорты да шул, кем әйтмешли, эт оясыннан чак кына калкурак, имеш. Бер заман кече учагыннан идәнгә ут төшеп өе яна башлаган бу бичараның. Бөтен авыл жыелып пожарны тамаша итәләр икән... Өе тәмам янып беткәч, теге кеше авылдашлары катына килгән дә: «Үпкәләштән түгел инде, җәмәгать, пожарым да кешенеке төсле рәхәтләнеп карарлык булмады» дигән. Аның тирәсендәгеләр көлештеләр Идрис тагын бер кат алачыкны әйләнеп чыкты Янгынчыларның берсе —ул башлыклары булды, ахрысы: — Кайда соң синең хужан? — дип йөдәтте — Килер, килер.— диде ул, аныклап тормыйча — Шәһәрдә бер синең иске тартмаң гына яна дип уйласаң, ялгышасың. — Чак кына көтегез. Инвалид ул, аяксыз — Ә-ә,—диештеләр янгынчылар.—Алайса иртәгә үзе депога титакласын Кайдалыгын беләсезме? — Табарбыз. — Иртүк керсен. Әйтергә онытма. — Ярар, ярар. АЯЗ Г Ы И Л ә ж Е в ф УРАМНАР АРТЫНДА Машиналар шатыр-потыр кузгалдылар, тамашачылар таралды, юашланып иңгән учак кына ара-тирә тавыш биреп яна, картның китеп җитә алганы юк. Идрис аптырап аңа каршы китте. Монда килеп йөрүдән мәгънә дә юк иде, борып алып кайтырга кирәк. Ут җылысыннан чыгуга. аны салкынча һава бөтереп алды, юеш үләннәр «чабата» ачыгыннан кереп ялан аякны кытыклады. Идрис янгыратып кат-кат төчкерде. Шәһәр ягыннан кара күләгә кыймылдавы күренде. — Идрис! — Барып житеп булмады,— диде Идрис. — Эх, мескеннәр, мескеннәр... Үкереп машина узгач та күңелемә шик төшеп утырды бит... Акылны җыеп, сине иртәрәк кузгаткан булсам!.. Карт йөгәнгән, туктаусыз гыжлый, кул белән бугазын, ияк асларын капшый, күкрәген уа. Ул Идрисне уятып алып чыгуның да, хәзер кире борып китүнең дә уңайсыз икәнлеген аңлый, әмма алачык янына ялгыз барырга теләмәү аның оятын җиңде. Алар мыштырдап барып житкәндә алачык тагын да иигән, ялтыр-йолтыр җемелдәшкән вак күмерләр яткан ат хәтле генә өемгә әйләнгәннәр иде. — Абзый,— диде Идрис.— һаман исемегезне сорарга онытам. — Һашим минем исемем.— диде карт сихерләнгән кебек уттан күзен ала алмыйча.— Авылча әйтсәк, солдат Һашим. — Сез дә авылдан килдегезмени? — Шунда тудым. — Ни өчен солдат дәрәҗәсен бирделәр? — Анысын кем белсен,—диде Һашим ачыкларга теләмичә.—Эх, көчекләр жәл... Этләрдән бигрәк малай жәл!.. Чак кына торыйк әле шушында. Идрис! Аякны чак кына рәткә китерим инде. Чиләндердем. Ул киң генә такта кисәге табып шуны учак янынарак китерде, таягына тотынып хтырды, чалбар балагын сыдырып протез каешларын ычкындырды. Табырлы ярасын җилгә куеп, тездән югарырак киселгән ботын ике куллап күтәреп торды. — Бәйләшимме?— диде аның яраларына карарга читенсенеп Идрис. — Үзем. Серей белмисең син аның... Карт кесәсеннән чиста кулъяулыгы чыгарды, аны учы белән таслап дүрткә бөкләде һәм мөмкин кадәр күпертеп ярасына каплады. — Берәрсе төртмәде микән, Һашим абый? Протезын бәйләп бетергәч, ул ипләп кенә калкынды, чалбарын какты. — Анысын беләбез,— диде ул әрнү катыш. — Теге малайлар үчегәме? — Шулар булмыйча .. Кичә мин алачыкта кунган идем... — Менә явызлар! Иртәгә үк милициягә хәбәр итегез, Һашим абый. Карт күзләрен кысыбрак аңа карады: — Нәрсә дип хәбәр итәргә? — Жәзасыз калдырып булмый ич! Бүген ут төртәләр, иртәгә пычак тотып карангы тыкрыкка чыгарлар. Һашим аны куәтләмәде, каршы да төшмәде, ашыкмыйча гына, картның тнтагы җаена кайта башладылар. — Беләм мин ул малайларны, байтактан күзәткәләп йөрим.. Этлеккә маһирлар, шөбһәсез... Ярар, төрмәгә тыктырдык ди... Нинди нәтиҗә булыр?.. Аннары синең уйлаганың бармы, безнең халык гажәп миһербанлы, шәфкатьле бит ул... Аның асыл сыйфатларының берсе шул... Бик бәләкәй чакларда ук хәтеремдә калган... Авылның иңочын- да. Имән урамында, Гыймади абзыйлар яши иле. Бала баскан фәкыйрьнең фәкыйре, башында как түбәтәй, аягында өч йөз мыеклы ча« бата Гомергә нужадан башы чыкмады. Авыр еллар, керосинны әжәл даруы күк кенә тота лар, крутом кытлык, әнә шул Гыймади абзый бу- ран-кыянда. көзге явымлы кара төннәрдә басуга караган ян тәрәзәсен дә бер чакта да ут сүндермәгән... Хәлдән таеп, дөньяга кул селкеп ава-түнә кайткан чакларда шул чак-чак кына җемелдәгән утны күрер идек тә, эчкә җылы керер иде. дип әткәй мәрхүмнең сөйләгәне бүген гед.ж хәтеремдә... Ә мәрхәмәтсез, саран, кансыз кешеләрне тирә-юньгә бер итеп данга чыгаралар иде. Бусын да үзем яхшы беләм Граж даннар сугышы бетеп килә, авыл юлларында карга өерләре сыман гетүкөтү хәерчеләр йөри Авылыбыз уртасында таза хәлле Салих жап бар иде. Каралты-курасы кош очып чыга.лмас... Үзе үтә чыккан бер кар\н1 Кунакка дәшмәс, үзе дә йөрмәс, карангы төшүгә капкасын бастырык белән терәтер дә янына арба кендеге салып ятып йоклар. Хәерчеләр шуның капкасына сиздермәстән кара тамга салганнар... Юлда бер-берсен очраткач хәбәр алышалар икән. «Фәлән авылда, фәлән карунның капкасына шундыйшундый тамга булыр, апа кереп йврмәгез!».. Үзе күптәй гүр иясе булды. Шуның улы. нәсел-нәсәпкә, тилчә-тамырга дигәндәй, әткәсенә бик охшаган иде! Кулы гарип булгач. сугышка да бармады... Әле былтыр авылга кайткач шуны ишеттем... Әтисе сыңары, гомер-гомергә түренә кунак уздырмаган карун, алтмыш яше тулгач, шаукымга ияреп, юбилей оештырырга ниятләгән. Ике сарык чалып кунак өндәгән —■ һәм берәү дә килмәгәнме? ’ — Ашыкма! Өендәге лампочкаларга хәтле алыштырган, тәрәз пәрдәләрен күтәргән, сакал сыпырып шәбәеп кенә кунак көтә . Капка да шыгырдамый, ишек кагучы да юк, мунча алдына кертеп бәйләнгән усал эт тә өрми... Ярты төнгә хәтле көтәләр тегеләр, аш-су әзерләшергә кергән күрше-күләннән башка берәү дә килмәгән... Капкаңа салынган кара тамга онытылмый ул, Идрис, кара сакалны юып кына агарта алмассың! Урамга керделәр. Айдарлар өе яныннан узганда Идрис тукталды; — Малайга нәрсә диярбез? — Дөресен әйтербез... Дөньянын бар ягын да белеп үссен! — Белеп үсүе кирәкме икән? — дип сорады Идрис үзенең күптәнге шикләнүләрен хәтерләп. Карт җавап бирмәде, бераздан: — Театрларга баргалыйсынмы? — дип сорады. — Кышын яна спектакльләрне калдырмыйм. — Болай. кушканга, газета өчен генә пәрисеңме, әллә күңелендә ихтыяҗын да бармы? — Яратып йөрим. — Әйбәт. Мин дә йөрим. Менә син «Кояш илендә* дигән спектакль» яс карадыңмы икән? — Газетада рецензия бирдек. — Шулай укмыни? Үзең карамадың алайса?.. Алай. Ә. минемчә, нигез фикере начар ул пьесаның... Чак кына хәл алыйк. Тыңлачы . Бер башкорт хатыны немецларга әсир төшә. Фронтта була бу хәл. Нурия исемле... Батыр хатын була башкорт Нурия, хәтәр, Салаватлар токымы! Мең хәйлә, мен жәфа белән концлагерьдан кача!. Немецтай качу, ай-һай, зур эш ул, Идрис!.. Тагын эләгә бичара, каптыралар тегене.. Тынмый бахыржан. җәһәннәмнең тугыз боҗрасын өзеп, тагын иреккә чыга. Шулай бер заман яраланып, канга тузып жан биреп ятканда. елга ярыннан моны тегермәнче бер итальян табып ала Фашистлардан яшереп өенә алып кайта, дәвалый, ашата-эчертә. тәрбияли, кыскасы, үзенең батыр, кешелекле икәнлеген күрсәтә Нурия аякка баса, җәрәхәтләре төзәлә, тегермәнче тол кеше икән, тора-тәра Мәхәб АЯЗ ГЫИЛӘҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН бәтләре төшеп. болар «әйләнешеп тә куялар... Сугыш бетә, Нурия ире белән Италиядә яшәп кала, бала-чага үстерә, ләкин ямь тапмый, бер мизгелгә дә туган илен, анда калган кызы Айнурны онытмый... Көн талпына, төн талпына туган иленә, бер заман ирен ияртеп, сагынып* саргаеп «Кояш иленә» кайтып элгәшә... Өендә бертуган абыйсы, жи- теп килгән кызы яшәп яталар... Яшьли авылда бергә уйнап үскән ахирәтләре дә исән-сау... Нуриянең шатлыгының чиге юк... Шуннан спектакльдә адәм акылы ирешмәслек, кеше күңеле кичермәслек могҗизалар башлана. Авылдашлары, туганнары ничә еллар тәмуг газаплары кичергән, аерылу сагышыннан саргайган, тәнен немец-фашист яралары чуарлаган Нурия белән юньләп сөйләшмиләр дә, тыр-пыр килеп борын чөеп йөриләр! Гаеплиләр мескен Нурияне, ник туп-туры туган иленә кайтмадың дип күзен дә ачырмыйлар... Шунда бер урын бар. Идрис т^ган, залда утырганда чәчләрем үрә торды... Теге авылдагы дүрт ахирәте, яшьлегенең җан дуслары «капиталист күрергә» дип Нурияләргә киләләр. Нурия янына түгел, юк. капиталист карарга ниятләре. Хуш. килсәләр, чыннан да аның ире өйдә... Кунак каршылап өтәләнеп йөри бичаракай, өтәләнеп. Нурия чит-ят җирләрдә үз илен сагынып, ахирәтләрен, аларның гореф-гадәтләрен гел телгә алып торган икән. Итальян боларның барысын да хәтеренә сеңдереп барган, шуңа күрә хатынының дусларын үз итеп, якын итеп каршы алам дип торганда, гап-гади авыл хатыннары бөерләренә таянып, шифырт-ми- фырт сәхнә әйләнергә тотыналар. Әби патша заманындагы чөйгәк борынлы вельможалармыни! Нурия кайтып керә, теге хатыннар беравыздан: «Юк, безнең мондый ахирәтебез юк. сине танымыйбыз», дип чатнатып йөзгә бәреп торалар... Безнең кояш илендә шундый шәфкатьсез, мәрхәмәтсез кешеләр яшимени?.. Дус-дошманны яхшы аерырга кирәк, анысына иманым камил. Дошманга мәрхәмәтсез була белү — егетлек. Әмма кулың төз атмый икән, дошман дип дусның күзен чыгарып куюың да бар. Бусы инде яманнан да хәтәррәк, Идрис туганым! Якында гына әтәч кычкырды. Идрис гаҗәпсенеп як-ягына каранды. — Ә, бу әнә теге, бишенче йортта бер Хуҗа Насретдин балконында әтәч асрый. Көндез йөрергә алып чыга. — Кызык кеше. — Шулай... Күп сөйләп вакытны алдыммы? — Киресенчә, Һашим абый... — Менә баягы сүзгә куәт: шуны гына сөйлим дә йокларга бик вакыт... Арча ягына сабан туена бардым быел... Ат чабышын карарга яратам!. /Киде ат китте. Берсеняән-берсе сылу, зифа атлар, су сөлекләре сыман менә!.. Чабыш узды, баш килгәнгә дә, икенче, өченчегә дә мул-мул бүләкләр тапшырдылар... Монысы гадәттәгечә, анысын үзеңнең дә күргәнең бар. Менә бервакыт мәйданга ахыр калган җиденче ат кайтты. Бар халык, аерата карчык-корчык, кыз-кыркын шуны камап алмасыннармы... Сөяләр, ялларына чәчүргеч бәйлиләр, атменәргә хушбуйдыр, сабындыр, яулыктыр бирәләр... Малайның башына укалы кәләпүш тә менеп утырды, алган бүләге кочагына сыймый..- Ахыр калган атка дип дөнья хәтле бүләк адарынып куйганнар икән... Ни өчен дисеңме?.. Хикмәте дә шунда аның, Идрис туганым, артта калганны жәллиләр, ул бахыр, аның да күңеле борлыкмасын дип телиләр. Менә нинди юмарт бит ул безнең хаЛык!.. Мин халкыбызның ачулы чагын да беләм, ләкин быелгы сабан туен хәтерләсәм, күңелемә чык куна... Шушындый халыктан әнә теге сипкелле малай килеп чыккан ... йогышсыз, хулиган бала. Менә сизәм, утны кем төрткәнен дә аңлыйм. Әле ярый бүген анда куна калмаганмын! Алар бит мина яман усал янадылар... Барын белеп йөрим... Тик алар белән ниш- лагере төзелеп ята. Бусы Курт өчен яраган. Үзе архитектор кеше. * чигеш үрнәге кебек сихри бизәкләр белән чорналган ял итү йортларын а күреп куанып кайткандыр. Идел матур, табигате искитмәле, чөгә уха- ы сы белән дә сыйлаган булсалар... х Шушыларны сөйләп Рәкыйп Идрискә авызын ерып карап тора. * — Беренче тәэсирләреңне уртаклашып мәкалә бирер идең, картлач! s Идрис, чебен куган төсле, кулын болгады: 3 — Кунагымны очрата алмавым турында зар-интизарлы бәет чы- - гарсам гына инде! ” — Нигә тузынасың? < — Сон. Рәкыйп абый, тоталар да я заводка, я фабрикага алып китәләр. Жаденкога аңа нәрсә, шатлана гына. — Завод-фабрикаларга йөртмәс идеңмени? — Йөртер идем, ләкин өер белән түгел. Болан автобуска утырып выжлап килеп керәләр дә парадтагы сыман күренеп кенә калалар. Буржуй-мазар килсә, ярар инде, күзенә төтен җибәрер идең дә вәссәлам. Болар бит дуслар, фикердәшләр, коммунистлар, комсомоллар. Өер белән йөреп ничек фикер алышмак кирәк? — Кыскасы, мәкалә булмый дисен инде1 .. Җитмәсә Лида үртәп, үчекләп шалтырата — Интуристлар белән эшләү кыенмы, Идрис абый? Мине музейга Гид булып урнашырга кыстыйлар, - ди. Үз хәле үзенә көлке тоелды Идриснең. Аны сонгы көннәрдә эштән берникадәр азат иткәннәр иде. егетнең борчылуын күреп Рәкыйп аны чакырып кертте: — Рәхәткә чыккансың, картлач, койрыкны сыртка салма, иртәгә «Саф баш» булырсың. Нурания чирләп тора,— диде. «Саф баш» — газетаның иң соңгы кеше булып укып, бүтәннәр күрми калган хәреф һәм мәгънә хаталарын чүпләп, төнге берләргә кадәр редакция белән типография арасында чабучы кизү. Ул газета басыла башлагач кына өенә кайтып китә... Көндезге эшләрне тәмамлап, «сафбашлык» вазифасына керешәм дигәндә генә Жаденко шалтыратты: — Сәлам, матбугат уңганнарына' — Исәнмесез. Виталий Петрович, туристлар алласы! — Шаяртмагыз, иртәгә кунак безнең карамакка күчә. Сәгать унга «Волг 1 гостиницасына килегез. ләргә кирәклеген генә төшенеп җитмим Бәлки син беләсеңдер, әйт'1 .. Дөнья хәлләре бик катлаулы, бик авыр .. Идрис Һашимны икенче катта калдырып тыныч төн теләде. Акрын гына өченче катка менде. Су җылытып аякларын тыгып утырды, барыбер тиз генә җылынып, йокыга китә алмады. Кояш чыгып килә иде инде. Якында гына бик куанып Тагын әтәч кычкырды. — Фетнә! — дип көлде Идрис йокы аралаш... 29 Кунакларны түземсез борчылу белән көтсәләр дә. әллә ничек кенә булып чыкты: Курт Карл өченче көнен Казан каласында йөри, автобус ишеге төбендә кул кысышып күрешкәннән бирле Идрис белән алар- нын очрашканнары да юк. Оргсинтез заводына да. дөньяга атаклы мехкомбинатка да. продукциясен кырык илгә чыгара торган сантехприборлар заводына да туристларны группалары белән алып бардылар. Мехкомбинаттан чыккач. аларны Боровое Матюшино белән — Иделнең иң гүзәл урыннарының берсе белән таныштырганнар. Монда Яшьләрнең Халыкара УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Сәфәр кая? Иң әүвәл шәһәр советына визит.. Чак кына иртәрәк килсәгез дә ярар, киңәшеп куярбыз... — Тырышырмын. Эш арасында ул Диләгә, әнисенә озын хатлар язды... Эшенә нокта куеп Матбугат йортыннан чыкканда төнге ике иде. Кызык, ике төн рәттән инде ул таңны аяк өстендә каршылый. Яп-як- ты... Кольцо ягына карап троллейбус юклыгына ышангач, ул сызгы- рына-сьггырына трамвай тукталышына юнәлде. Цирк төзелешендәге төнге смена эшчеләре кыймылдыйлар, сыртлап такта төялгән лесовоз янында өч-дүрт ир ялкау гына тәмәке тарта. Трамвай да күренмәде. Тик торып аны йокы басты. Ул чайкала-чайкала Кремль күпере төбенә китте, ябыша-ябыша таш койма аша чыкты, тиз-тиз шыр ялангач калганчы чишенеп ташлап суга йөгереп төште. Шыпыр-шопыр йөзә башлады. Федосеев дамбасы астында берән-сәрән бөкшәйгән балыкчылар күренде. Идрис кырыннан борынына дүрткел җәтмә эленгән көймә пыр-пыр узды. Шактый йөзгәч, инде судан чыгарга ниятләгәндә яр өстеннән килгән тавышларга башын күтәреп караса, таш койманы буеннан-буена ап-ак күлмәк кигән кызлар һәм кара костюмнарын иңнәренә салган купшы үсмер егетләр сарганнар. Арада берәү гитара чиртә, башкалар Идрискә кул болгый-болгый Идел дулкыннары, кояш нурлары турында күңелле генә җырлап җибәрделәр. Унынчы класслар ич болар! Чыгарыш кичәсеннән соң мәктәп белән, үсмер чаклары белән төи ката саубуллашып йөриләр. Нурания шулар турында репортаж язган ич! — Әһә-Һе-һейТ Ул. яр буйлап арлы-бирле йөзә-йөзә, яшьләргә кычкырды. Идриснең төнге икедә япа-ялгыз су коенуын мәзәк иткән укучылар, шукланып бии-бии, һаман җырлашып тордылар. -— һәй, абый, унбиш тәүлектән котылып чыктыңмы? — Гонаһларны юасынмы? — Хатын өйгә кертмәдеме? Тын су өстен зыңгылдатып, Ленин дамбасыннан вокзал ягына трамвай узды, ул вокзалдан әйләнеп килгәнче Идрис судан чыгып киенергә. тукталышка барып өлгерергә тиеш. Яшьләр һаман өстә таптаналар. Ул туна башлады, ярга карап басты да куырылып тик карап торды. Ниһаять, егетләрнең берсе сизенеп нидер әйтте, җыйнаулашып акырышып көлештеләр дә гитара чиртә-чиртә дамба өсләп китеп бардылар. Ерагайган саен аларның җырлары моңлырак ишетелде, үзләре дә иртәнге тонык яктылыкта эңгер-меңгердә илереп йөргән йокы белмәс ниндидер гаҗәеп сыннар сыман серлеләнә баралар иде. Ул тиз-тиз киенде дә таш койманы сикереп чыкты. Озакламый, буп- буш вагоннарын чайкалтып, трамвай килде. Идрис сикереп менде, борыны белән тезен чукый-чукый утырган кондукторларны уятырга теләмәде, елмайды да дәшмичә барып басты. Урам себерүчеләр, төнге эзләрне көндезгеләр күзеннән бөтенләй югалтырга тел тән сыман, чыжтыр-чыжтыр тротуарларда селтәнәләр. Кешесез урамнар, тәмле икмәк исе таратып узган машина-фургоннар, эленке-салынкы гына янтаеп утырган такси шоферлары... Шуларны күзәтеп кайта-кайта озын юл кыскарды. Көнчыгыш офыкта каурый сыман болытлар! Тан туа. көн килә!.. Яту белән эреп, нәвен базына чумган Идрис иртәнгә сигезгә кадәр кыймшанып та карамады. Иртән автоматтан Рәкыйпкә шалтыратты: — Хәер-фатихагызны жәлләмәсәгез лә, тәкъсир. — Ә. синме бу Идрис-хажи? Сәяхәт башланамы’ — Бнсмилласын әйттек. — Акыллы йөр димим, ышанам... Мөмкинлек барда эзеине дулкын астына яшермә, координатларыңны, хәлеңне без дә белеп торыйк — Кулдан килгән хәтле, тәкъсир... — Газетаны карап утырам.— Трубкада кәгазь кыштырдаганы ишетелде— Әйбәт кенә чыккан! — Мәгънәсезрәк эшкә тарымадым микән мин. Рәкыйп абын? —диде Идрис, чигәсен кашып.— Яргыч чыгырына бәйләнгән ат шикелле бер урында таптанасы килми... Чыгыр әйләнсә дә ат бер урында тора! Тора-тора да сукырая Яргыч атына күз кирәкми, рудиментка әйләнә. — Юк-бар белән кыйналма, менә күрерсең, кәефеңә хуш килер .. Моны киңәш дисәң дә киңәш' Гостиница вестибюлендә аны Жаденко көтә иде. Идрис Рәкыйп белән башлаган сүзен дәвам итте: — Виталий Петрович, мин яңа яралып чыккан чебеш сыңары... Ичмасам сезнең чит ил кунакларын кабул иткәнегез бармы? —дип сорады. — Сезне нәрсә борчый? —диде Жаденко, үз чиратында —Программа кунакларның рухи ихтыяҗларын теләкләрен күздә тотып, аларнын вәкилләре катнашында төзелгән. Безнең Казан — эш шәһәре эшчәннәр шәһәре, студентлар шәһәре. Сезнең белән - безнең бурыч шуннан гыйбарәт булыр, иптәш Бакиров, шул программага максимум турылыклы булып калып, немец иптәшләргә халкыбызның тормышын ныграк ачып күрсәтик. Сез ризамы? — Боларына риза. — Ә инде детальләргә килгәндә, көтелмәгән чигенешләр, үзгәрешләр булыр, һәммәсенә әзер торыйк. Өстенә жинел куртка кигән җитез, көләч Куртның яхшы саргылт күннән тегелгән сумка-портфелен селки-селки баскычтан төшеп килүе күренде. Икесе дә аңа каршы киттеләр. <Р» хәрефен йотып. Кмрт Жален кого эндәште: — Чак кына көттердем шикелле, кичерегез. Виталий Петрович. — Кунак өчен бездә вакыт җигәрлек —диде үзенең горгылдык, әмма килешле тавышы белән Жаденко.— Шәп йокладыгызмы? Идрис. Куртның кулын кысып. Жаденконың сүзләрен тәрҗемә итте. — Мәгарәдәге кебек! Яттым да онытылдым . Кичә дүрт урында очрашу узды... Тәэсирләр күп, ләкин нык арылды. — Шәһәребез зур, тормышы күпкырлы... Аның каравы бүген очра» шулар өч кенә урында. Курт кулын җәеп көлеп куйды: — Без армия булып йөргәндә баш күтәрергә кыймый идем, өчәү генә чакта тәвәккәлләргә туры килер, ихтимал'.. Минем үз планнарым да бар иде... Виталий Петрович Куртка әйтеп бетерергә дә, ирек бирмәде: — Бүген без иркенләп, ял итеп йөрербез.. Хәзер шәһәр советына барабыз. Сезне анда коллегаларыгыз көтә. Курт Францович. Гостиница ишегеннән еракта түгел, күләгәдә торган өр-яна «Вол- га»га үз артларыннан барырга ымлап, Жаденко Кураның янәшәсенә басты. Идрис аның сул ягына чыкты. Спорт сараеның тәрәзәләре кояшта елык-ялык киләләр. Зур-зур чуар афишаларда Париж «Мюзик*холл»ы артистларының көләч йөзләре балкып тора. л — Мерей Матье?—диде Курт, иҗекләп укып.—О I ерманиядә тыңларга туры килгәне юк иде, өлгерсәк, Казанда очрашуга мин каршы түгел. — Уйлашырбыз,— диде Виталий Петрович. АЯЗ ГЫ ИЛ ӘҖЕ В ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН Өчәүләшеп баскыч-тротуардан Беренче Mail мәйданына менә баш* ладылар. Өстән гаҗәп манзара — Идел, Казанка киңлекләре, Ослан таулары ачылды. Тукталып бераз тамаша иттеләр. — Герой-шагыйребезгә һәйкәл,—диде Виталий Петрович горурлык белән Муса Җәлилгә күрсәтеп. Идрис ана өстәп: — Маутхаузенда генерал Карбышевка куелган һәйкәлне беләсездер инде? — дип сорады. Курт раслап башын иде,—Муса Җәлил һәйкәлен дә шул ук бер оста — скульптор Цигальэшләде. Курт Муса Җәлилне белә икән. Берлин телевидениесе буенча «Кызыл ромашка» исемле телефильмны караган Советлар Союзына килергә җыенгач, аның шигырьләр китабын табып җентекләп укыган. Идриснең эченә җылы керде, кунак белән күрешкәнче үк арада якынлык, туганлык булган икән! Курт эч пошудан урын үзгәртергә йөрүче бюргер түгел ул, эзләп-бслеп, изге җирләргә — Ленин Казанына, Муса Казанына килгән! Муса янында Жаденко планлаштырганга караганда озаграк тукталдылар. Куртның сөйләшми генә һәйкәл тирәсендә әйләнгәләвендә аның хуҗаларга мәгълүм булмаган уе барлыгын да сөйли кебек иде. — Герой шагыйрьнең музеенда булырга теләр идем, Виталий Петрович,— диде Курт. — Зур кызганычка каршы, андый музейны әле ачып өлгермәдек. Сезнең икенче килүегезгә инде,— диде Жаденко нәкъ шушы сорауны көткән кеше сыман. Курт вестибюльдә тагын тукталды, китапларын кин өстәлгә таратып ташлаган ханымга түбәнчелек белән баш иеп, Казан, Татарстан тарихына багышланган берничә китап сатып алды. — Икенче килгәндә, кадерле Виталий Петрович,— диде ул үзенен мөлаем елмаюы белән бар кешене дә тигез бүләкләп.— русчаны өйрәнгән булырмын инде мин! — Сез мине икмәксез калдырырга җыенасызмы? — диде Идрис, шаяртып. — О, мин сезгә көнләшеп карыйм. Өч-дүрт телдә сөйләшәсез!.. Жаденко немец төгәллеге турында сүз кузгатмый чыдамады, алар адымнарын кызулаттылар, бизәкле-бизәкле борынгы чуен баскычтан икенче катка күтәрелделәр. Буталчык коридорлардан борыла-сарыла үтеп, саргылт дерматин белән тышланган, чуар эшләпәле җиз кадаклар сырлаган биек ишек каршысына килеп тукталдылар. Ишек тавышсыз гына ачылды, чәчләрен биек итеп ясаткан озын аяклы секретарь кыз: — Алексей Архипович сезне күптән көтә, рәхим итегез,— дип алар- ны эчкә чакырды. Киң, биек тәрәзәләре Беренче Май мәйданына караган бүлмәдә шәһәрнең баш архитекторы Астахов үзе генә түгел иде. Аның янында озын муенлы, бугаз төере бала йодрыгы хәтле булып бүлтәеп торган шәһәрнең өлкән художнигы Глеб Иванович Стородиус та бар иде. Глеб Иванович немецча шәп кенә сөйләшә икән, кунаклар керүгә анын бугаз төене терсәкле вал шикелле бер аска, бер өскә йөри башлады. Гадәттәге рәсми танышулардан сон, хәл-әхвәл белешкәч, Астахов кунакларны күрше бүлмәгә чакырды. Зәңгәр витражлы тәрәзәләр, стеналарда дәү-дәү фотомонтажлар... Диаграммалар... Зур бүлмәнең уртасында Казан шәһәренең булачак үзәгенең макеты ясалган, Курт шундук яна үзәкнең проектына ябырылды. Кояш зәңгәр витражлы борынгы тәрәзәләрне ташлап китте, сүз шактый озынга сузылса да, беркем дә ялыккан сыман күренмәде, әңгәмә университетның яңа биналары турында кузгалгач, Курт аерата активлык күрсәтте, хуҗаларны сораулар белән күмде, блокнотына сызгалап, язгалап та барды. Дөнья күләмендә атаклы университетның. бетен Идел буена ямь биреп торачак яна биналары турында мондый квалификацияле, белеп сөйләшү Идрис өчен дә тәэсирле булды, ул. тәржемәче икәнен онытып, куанып сүзгә катышып китте, башкалар белән рәттән бәхәсләште, аннары бергәләп төзелешкә бәйләнешле берничә кызыклы анекдотны хәтергә төшерделәр. Курт тәм табып, башын артка ташлый-ташлый рәхәт итеп көлә иде. Хәтта Жаденко тавышы да бу күңелле компаниядә бик ятышлы яңгырады. — Татарларда бер мәкаль бар... Юрганыңа карап аягынны суз, диләр. Элегрәк елларда архитекторлар проект төзегәндә юрганның кыскалыгына аһ итәләр иде... Тормыш үз төзәтмәсен кертте, планнар кинәйде, архитекторларның хыяллары көтекләнде, хәзер үзебез артта калабыз кебек! Стандартлык торгынлыгыннан котылуы кыен,— диде Астахов, кулларын ак кулъяулыгы белән сөртә-сөртә. ’ Янадан Астаховның эш кабинетына чыктылар. Стородиус Куртка Казанның аждаһалы борынгы гербын бүләк итте, кунак аларнын барысын да Германия Демократик Республикасына, үзләренең Нойштадт шәһәренә чакырды. Астаховның Германиядә ике тапкыр булганы бар икән, уртак белешләр, уртак сүзләр, таныш проектлар турында кызыклы әңгәмә китте. Астахов сөйләнә-сөйләнә чыгып китте һәм нечкә билле хрусталь чәркәләр белән бер шешә «Токай» тотып керде. Шәраптан авыз итеп, аиы кофе белән аралаштырып байтак сөйләштеләр. Курт портфель-сум- касыннан үз шәһәрләренә багышланган төсле фото альбом чыгарды һәм аны Астаховка бүләк итте. Оста граверлар тарафыннан эшләнеп, менә дигән офсет кәгазенә басылган, һәр сызыгы, һәр ноктасы нечкә төгәллек белән башкарылган бу альбом бик кадерле истәлек иде. — Бер соравым бар,—диде Курт тыйнак кына, кофе эчү тәмамлангач— Казан — борынгы шәһәр. Милли архитектураның хәзерге заман шәһәр төзелешенә тәэсире ни дәрәжәдә? Астахов ияген учлап уйлаштырып торган арада Стородиусның бугаз төене әллә ничә кат менеп-төшеп алды. — Татар халкының борынгы архитектурасы сакланмаган диярлек.. Сүзгә Идрис катышып китте: — Болгар хәрабәләрендә кызыклы гына эзләнүләр бара.— диде ул. — Дөрес, борынгы Болгардан игътибарга лаеклы нәрсәләр калган... Кайбер элементлар, манаралар ул чордагы халыкның төзелеш зәвыгы турында сөйлиләр... Әмма Казан ханлыгы чорыннан бернәрсә лә сакланмаган. Сугышлар, аннан соң булган янгыннар ул чорга караган кыйммәтле истәлекләрне юкка чыгарганнар. Аннары, ул истәлекләрнең сакланмавы кемгәдер кирәк тә булган!.. Россиянең халыклар төрмәсе булганлыгын онытмыйк,— диде Астахов уйчан гына. Сүзне шушының белән тәмам иттеләр. Астахов белән Стородиус кунакларны озатып урам якка кадәр чыктылар. Кунак һәм аны озатып йөрүчеләр өчәүләшеп Кремль эченә керделәр. карап, ашыкмыйча гына танышып йөрделәр. Аннан жәяүләп университетка бардылар. — Төштән соң без балалар бакчасында булырга һәм Ленин районының яңа төзелеш комплексларын карарга тиешбез,—диде Жаденко. Курт баш чайкап көлеп жибәрде: ■— Виталий Петрович,— диде ул ике кулын күтәреп. Мии сезнең әсирегез. Балалар бакчасына керербез. Әмма төштән соң иң элек татар театрларын, татар музейларын һәм мәчетләрен карыйк, диде. Жаденко аптырап калмады: — Бик әйбәт,— дип шундук күнде.— Ихтыярыгыз. Ин элек театрларны йөреп чыгарбыз. Мәчетләр дә еракта түгел... Кагылырбыз... Курт, баягы кебек үк житез-житез аттап, лифтка кереп китте. Давамы бар