Логотип Казан Утлары
Публицистика

УФА КУНАГЫ

Тын Ульянов вала йөзенә карый Ата хисе — җылы хис белән. Ул бит шулай рус халкы иелә Туар Башкортстан остена. РӘШИТ НИГЪМӘТИ. I арталарда аның сурәте сәламәт кеше йөрәгенә охшап тора. Ул үзе дә минем күңелемә йөрәктәй якын. Ул — Башкортстан. Йөрәктәге саф кан юллары шикелле, Башкортстан туфрагын да бик күп елгалар сугарып үтә. Шулерның икесе — Базы белән Сөн. Алар, берберсен күздән югалтмыйча гына, икесе М бер якка агып, башкорт иленең иң өлкән, иң гүзәл елгасы Агыйделгә килеп коялар. Шул ике елга арасына сыенып яткан бер район бар. Ул —безнең район, Башкортстанд > ГЬ1На түгел. Россиянең үзендә дан тоткан Илеш районы. Мин елына бер шунда кайтып «илмәсәм, зыңлап торган саф һавасын иснәмәсом, таң-сәхәрләр Агыйдел буен күз иркәләп ойләнмәсәм, туган җир җылысын ялан аягым аша йөрәгемә алмасам — мин үземне •iauiila җирдә, хәтта бабалар иле Казанымда да ике аягым белән нык басып йөри алмас небск тоям. Шуңа мин ел саен Илешемә кайтам. Кайткан саен яңа төс, кайткан саен ’На ямь. Ә быел кайтуымда мин күңелләрне тагын да дулкынландырып җибәргән бер ’антанага тап булдым. Ул 'Урыда башта өлкә газетасына яздылар Бөек юлбашчыбыз В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу көнен каршылау уңае белән Уфадан Мәскәүгә рейс-зстафета чыккан. уфа җәмәгатьчелеге аны хәерле юл теләп озатып калган. Илеш җиренә килеп җиткәнче ул Кушнаренко, Бөре, Дүртөйлегә туктый. Туктаан бер җирдә эстафета коллективы яолхозчылар, эшчеләр белән очраша, халыкны Владимир Ильичның биографиясе, революцион эшчәнлега белән таныштыра, коммунизм төзү чорында Ленин мирасының тиңК ЛЕНИН— БӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ Кунакларны Гручдсвка пристаненда каршы алу. дәшсез әһәмияте хакында сөйли, концерт куялар, теплоход салонында кино күрсәтәләр. Эстафетаны һәр җирдә ачык чырай, якты иез белән каршы алып, озатып куялар. Ниһаять, 28 июльдә «Агитатор» белән «ВТ-65» теплоходлары безнең Илеш җиренә—Груздевка пристанена килеп туктады. Быелгы яңгырлы җәйдә бик сирәк кенә ялтырап китә торган аяз кеннәрнен. берсе иде. Кичке сәгать биш. Груздевка ашлык хәзерләү пункты эшчеләре, авыл халкы Агыйдел буена җыелган. Утыз еч километрдагы район үзәгеннән музыка мәктәбенең тынлы оркестры килгән. Партия райкомы секретаре Фәтхиев иптәш килгән. Менә оркестр Яруллин, Сәйдәшев музыкаларын уйный. Ярга эстафета башлыгы Григорий Васильевич Чернов җитәкчелегендә агитколлектив кешеләре чыга. Алар арасында Ленин, белән өч тапкыр очрашкан, гражданнар сугышы һәм социалистик хезмәт ветераны Россомахин Василий Федорович та, журналист, кинооператор, лектор, художниклар да. үзешчән сәнгать осталары да бар. Кадерле кунакларны бик олылап, митинг ясап каршы алганнан соң, алар Груздевка ашлык хәзерләү пункты биләмәсенә юнәләләр, пункт директоры Каюмов иптәш алар- ны үзләренең эше белән таныштыра. Ә кич сәгать сигездә Агыйдел буендагы «Агыйдел» колхозында зур кичә булды. Клубта халык тулы иде. Башта кунакларны пионерлар тәбрик итте. Алардан соң райком секретаре Фәтхиев белән колхоз председателе Рафаил Әхметов котлау сүзе әйттеләр районның, колхозның эшләрен сөйләделәр. Әхметов иптәш эстафета башлыгы Черчовка, татарча чигелгән борынгы сөлге өстенә салып, кабарып пешкән Илеш икмәге тапшырды. Илеш икмәге... Мин ул икмәкнең ничек үстерелгәнен, шуңа күрә кадерен дә бик нык беләм Трибунадан Фәтхиев сөйләгәндә дә, яңа председатель, минем яшьтәшем Рафаил Әхметов сөйләгәндә дә мин шул турыда уйлап утырдым. Илеш икмәге.. Ул икмәкне узган ел минем райондашлар һәр гектардан 28,4 центнер алганнар! Ә бит моннан ни бары ун ел элек кенә район буенча барлык уңыш гектарына җиде центнер да юк иде. Мин моны бик яхшы беләм. Ә хәзер Илеш районы — Башкортстанның маягы. Ул дәүләт амбарларына 2 миллион 286 мең центнер ашлык салып, биш еллык планны өч елда төгәлләп куйды. Менә шул ул Илеш икмәге! Быел инде, юлбашчыбыз Ленинның тууына йөзенче ел киткән язны, минем райондашлар аеруча фидакарьлек белән эшләгәннәр, һәр елдагы кебек үк, бу кайтуым* да мин район буйлап иген басуларын карап йөрдем. Ярсыз-кырыйсыз су остендәгедәй, киң, озын дулкыннар ишелеп үткән, чайкалган бодай, арыш басулары минем күңелемә дә чиксез дулкынлану хисе алып килде. КПСС райкомының берекче секретаре. Социалистик Хезмәт Герое, бик тә мөлаем йөзле кеше — Тәлгат Рехманов белән сөйләшеп утырганда да мине тоташтан райондашларым өчен горурлык ♦ хисе биләп алган иде. _ Әле исә, клубта, эстафета белән килгән кунаклар сөйләгәнне, аеруча Ленин белән Й *ч иабаг очрашу бәхетен татыган В. Ф. Россомахин иптәшнең истәлекләрен тыңлаган- к да, мин президиумнан клуб тулы авылдашларым йөзенә карап утырдым. Монда мин- х кән зурлар да. минем белән бергә уйнап үскән урта буын яшьтәшләр дә, бездән соңгы яшь буын да бар. Миңа таныш йөзләр, карашлар. Хәтта мин танымаган яшьләре & да миңа таныш, һәр кайсы — олысыннан алып кечесенә кадәр — Ленин бабай турындагы һәрбер сүзне йотлыгып тыңлый. Мин күреп торам: Ленинга булган мәхәббәт, * нур булып, аларның йөзенә чыккан Бу нур аларның ялкын күңелләреннән килә бит! В Бу—Ленин эшенә. Ленин төзегән Коммунистлар партиясе эшенә ышаныч нуры, искечә ” «итсәк: иман нуры. Авылдашларым күңелендә шундый нур чәчәрдәй ялкын яна икән, С, алар хезмәттә дә ут уйнатачаклар. * • Юлбашчыбызның 100 еллыгына багышланган рейс-эстафеганы үз районым туфрагында каршылау тантанасында мин шуларны уйладым. Иртәгесен без кадерле кунакларны озатып куйдык. Ул көнне дә, кичәге сыман кан аяз. ә Агыйдел өсте көнбатыш җиленнән аз гына шадраланып тора иде. Без ’ теплоходлар Көсәләү (Сөннең бер тармагы) тамагын үтеп Акман борылмасына кереп югалганчы, яр буенда басып тордык. Эстафета Татарстанның Әҗәкүл пристанена китте. Ул анда да бер көн булачак. Аннары — Агыйдел тамагы Дербешка. Анда инде эстафетаны Кама елгачылары кабул итәчәк. Аннары — Идел. Шулай итеп Уфадан башланган эстафета Мәскәүгә җитеп, В И. Ленинның Үзәк Музеена тапшырылачак. Мин яр буенда басып торам. Ә эстафета кайчандыр Ленин узган Агыйдел буйлап Мәскәүгә китте. Уйларымны да бик еракларга алып китте ул. Ленин үткән юллар. Ленин булган җирләр... Шулай. Моннан нәкъ алтмыш тугыз tn элек, ягъни 1900 елның ямьле җәендә, Ленин менә шушы Агыйдел буйлап Уфага баргаи. Миңеште тамаклары, Тоба борылмалары шаһит- ул менә шушы төштән дә узыл киткән. Алай гына түгел — туктаган да. Бәлки әле ул менә шушы, без басып торган җиргә дә төшеп урагандыр... вАлитатор» Й9.« 'ВТ-65» теплоходлары эстафетаны дәвам ителер. Мин — үзем күрмәгән, ләкин укып, бабайлардан сорап белгән чорны — мең тугыз йөзенче елларны күз алдына китерәм. Ул чакны менә бу, елына 84 мең тонна ашлык кабул итеп, үткәреп җибәрерлек пункт та юк (ул кадәр ашлык ялгыз крестьянның төшенә дә кермәгән) һәр кайсы 15 әр тонна күтәрә ала торган автомобиль бушат* кычлар да юк, куәтле киптерү-тазарту башнялары да юк,— ул чакны фәкать купец Груздевның агач амбарлары бар да, шул амбарларга эчәктәй сузылып килгән пычрак арба юлы бар. Ә төяү-бушатулар.. Анысы өчен ходай биргән җилкә бар. Әле быел, мин кайткач кына, сиксән ике яшенә җитеп Кыргыз авылының Исрафил бабай үлде. Ул үз гомерендә Груздев икмәген күп төягән, хәтта арка тиреләре аяк табаныдай сөялләнеп каткан. Бер вакыт шулай (земский больница ачылгач, күрәсең) чирләп китеп, арка итенә укол кадау кирәк булган, ләкин кадый алмаганнар — тояктай каткан тирегә энә кермәгән! Моннан бер җиде-сигез ел элек район газетасында бер кечкенә мәкалә басылган иде. Анда Ленинның, Уфага барышлый безнең пристаньга туктап, Груздевларда чәй эчеп чыгуы турында язылды. Бу эпизодның, әлбәттә, булуы да, булмавы да мөмкин,— минем өчен анысы мөһим түгел, минем өчен башка нәрсә мөһим, башка нәрсә хак: яшь Ульянов чынлап та безнең пристаньга туктап үткән, алай гына да түгел, ул безнең якын-тирә Яңа-Аю, Кыргыз, Андреевка авылларыннан килгән җирсез-сусыз крестьяннарның Груздевларга бил бөгеп капчык ташуларын, шунда ук ул вакытта унике- унөч яшьтә генә булган Исрафил бабайларның да көч җитмәстәй эш эшләп йөрүләрен, кыскасы — кояшлы көн, якты Агыйдел, хуш исле табигать кочагында көчкә тереклек итүче халкымның кояшсыз-айсыз тормышын күргән. Ул моны бер безнең пристаньда гына түгел, Дүртөйлесе. Бөресендә — бөтен Агыйдел буенда күргән. Ул моны шул ук елның кышында да күргән. Ул чакны ул, Уфада туктап, губернаның көнчыгышыннан көнбатышына үтеп киткән. Аңа кадәр дә Ленин башкортлар тэрмышын белгән булган. Ул аны әнисе ягыннан икенче буын туганнары — бигрәк тә Уфа губернасының Иске Бүздәк дигән татар авылында земский больницада ике ел врач булып эшләгән, татар телен яхшы ук өйрәнгән апасы Анна Ивановна Веретенникова сөйләве аша, китаплар аша белгән. (Сүз уңаенда шуны әйтәсе килә: 1957 нче елны без, Уфа шагыйре Гайнан Әмири белән икәү, А. И. Веретенникова эшләгән урыннардан йөреп кайткан идек. Дөрес, ул вакытта ук инде без бу шәфкатьле докторны күрел белгән кешеләрне таба алмадык, ләкин халык күңелендә аның исеме һаман да яши иде) Димәк, Ульянов Башкортстанда1Ы төп халыкның ачы язмышын үзе Уфага килгәнче үк белгән. Белмәсә, «Россиядә капитализмның үсеше» (1899) дигән китабында Башкортстан турында: «Бу— колониаль сәясәтнең шундый бер кисәге ки, аны немецларның, әйтик, Африкадагы теләсә нинди батырлыклары белән генә чагыштырырга мөмкин», дип язмас иде. Инде Уфага үзе килгәч, ул чыннан да колонизаторларның башкорт җирләрен, урманнарын талавын, «кыргый» башкортлардан арчылган җирләрне бодай басуларына әйләндерүләрен үз күзләре белән күреп ышанган. Әйе. 1900 нче елны Ленин ике тапкыр Уфада булып, ике тапкыр Башкортстанны иңләп үтә. Беренче тапкырында сөргеннән кайтышлый керә... Охранкада аның фамилиясе Ульянов дип язып куелган. Ленин сүзе тик ел ярым үткеч Исем булып телгә алыныр — «Таң»да калыккан якты йолдыз сыман Мәңге сүнмәс өчен кабыныр. РӘШИТ НИГЪМӘТИ. Сөргеннең соңгы елында Владимир Ильич легаль булмаган политик газета чыгару уе белән янып яши башлый, Чөнки фәкать шундый газета ярдәмендә генә халык 1 «Таң» («Заря») — марксистик гыйльми-политик журнал. Шул журналда 1901 нче елны бер мәкаләгә беренче тапкыр Ленин дигән имза куела. массаларын самодержавие һәм капитализмга каршы революцион керәшкә әйдәрлек куәтле партия тезу мөмкин булачак. Владимир Ильич, сергениән кайту көне якынлашкан саен, төннәр буе йокламыйча, уз планының барлык детальләрен кат-кат уйлап “ыга; үзе янындагы Надежда Константиновна белән дә, Шушенскоедан кырык чакрымдагы Минусинскида сөргендә яткан Глеб Максимилианович Кржижановский белән дә кат-кат киңәшә: шулай ук сөргендәге Юлий Цедербаум, Потресовлар белән хат язы- ♦ ша, газета чыгару өчен чит илгә китү турында алар беләк суз куеша. 3 Ул сөрген срогы бету көнен ашкынып, түземсезләнеп, шул ук вакытта бик борчы- < лып көтә. Чөнки күп вакытта патша властьлары, юк кына сәбәп табып, сөрген срогын “ озайта торган булганнар. Бәхетенә, Владимир Ильичның борчылулары тиккә булып s чыга — сөрген срогы озайтылмый. < Ниһаять, зарыгып көткән көн килеп җитә. 1900 елның январе башында Себергә > ике башлы сәмруг кош сурәте сугылган кәгазь килеп төшә. Шул Владимир Ильич - Ульяновның сөрген срогы бетүен хәбәр итә Бер үк вакытта полиция департаменты: _ «Исемнәре күрсәтелгән кешеләрнең сөрген срогы 1900 елның 29 январенда тулган- Z лыктан, аларга 3 ел дәвамында башкала шәһәрләрендә һәм С -Петербург губернасыниз да, шулай ук фабрикалы районнарда, университетлы шәһәрләрдә (бу урында бик күп “ шәһәр исеме санала) яшәүне тыярга кирәк дип саный». о Ничек кенә булмасын, сөргеннән котылу бу. Тик шулай да шатлык бөтен түгел: Надежда Константиноананың тагын бер елы бар. Аңа исә Уфадан ары китәргә рөхсәт я бирмиләр, ул сөргеннең калган бер елын Уфада үткәрергә тиеш. Ә Владимир Ильичка ° Псковта яшәргә рөхсәт итәләр. Псковны ул, анда бер кеме булмаса да, үзе сайлап ала, чеики бу аулак шәһәр Петербург белән элемтә тоту ечен иң якыны, иң уңайлысы була. 29 январьның салкын иртәсенде, көнгә көн туры китереп, Владимир Ильич, Надежда Константиновна, Елизавета Васильевна Крупскаялар белән өчәүләп, Шушенское авылыннан китә. Шул ук көнне кич белән Минусинскига барып җитәләр, анда бер кич куиып яңадан юлга чыгалар. Яңа гына салынып беткән тимер юл станциясенә почта тракты белән өч йөз чакрым җир барырга кирәк. Чатлама суык, битләрне кисеп искән ачы җил. Ап-ак кар астында тынсыз яткан күңелсез, җансыз тайганың очы да кырые да юк кебек. Тирә-якта үле тынлык. Тик ат дугаларындагы кыңгырау чыңы гына шушындый бушлыкта иң б»ек кеше барлыгына аваз биреп, аның ашкынган күңелен тагын да алга әйдәгәндер. Шулай, каты суыкка карамастан, көнен дә, төнен дә юлда булалар. ниһаять, ике тәүлек дигәндә Ачинск станциясенә барыл җитәләр. Владимир Ильич китапларын багаж итеп сала — алары исә 15 пот тарта! Аннары алар поездга утыралар. Ул чактагы поездлар белән сөйрәлеп кенә диярлек Россиягә кайтканда, алардан алда икенче бер кәгазь юлга чыга: «Хәбәрдар булып тору өчен шуны белдерәм: Минусинск өязендә полициянең ачык күзәтүе астында яшәгән Н. К. Ульянова (кыз фамилиясе Крупская), полиция департаменты рөхсәте нигезендә шушы елның 30 январенда тору өчен Уфа губернасына кипе; Ульянованы әле генә телгә алынган полиция күзәтүенә буйсындыру хакында боерык бирү өчен, мин бу турыда Уфага губернатор әфәндегә хәбәр иттем. Тагы шуны да естәп әйтәм: Ульянованың ире В. Ульянов шушы елның 29 январенда ачык полиция күзәтүе астында яшәү срогы беткәннән соң, тору ечен Псков шәһәренә китте Уфа губернасы. Сүнеп баручы башкорт иле! Владимир Ильичларны алып кайтучы поезд синең тәнеңә сузылып яткан салкын рельслар буйлап үзәгеңә килеп кергәндә, син калын кар ябынып, бөгәрләнеп яткан булгансың. Синең ул вакыттагы чын хәлең дә мәңге кар астында калган, изеп тапталган ил-юл хөкемендә булган бит. Салам түбәле, карындык тәрәзәле, йорт-курасыз өйләрең ач үлемнең куркусыннан катыпбершәеп. салкын җилләргә, акман-тукманга 1 түзә алмыйча дерелдәп утырган. Авылга бер я ике мәчет манараларың гына, өз генә булса да күккә, ходай тәгаләгә якынаер •чен. кар эченнән төртеп чыккан курай кебек, шул фәкыйрь, кыйшык дөньядан күтә1 Кышның соңгы бураннары, релеп торган. Башкортларның кот очкыч авырлыкта яшәвен күргән рус язучысы Глеб Успенский йөрәкләрне телгәләрлек сүзләр язып калдырган: «Бетә бит башкорт, бетә!»— дигән ул. Владимир Ильич моны белгәнме? Белгән. Үз күзләре белән күргән. Шул ук вакытта ул язучы күрмәгәнне дә күргән: башкортны бетәргә дучар итүче яман шешнең — самодержавиенең үзен бетерү юллары да бар бит! Ләкин бу — Себердән алып кайтучы юл түгел. Бу — бөтенләй башка, моңа тикле кеше аягы басмаган юл Бу — самодержавие белән капитализмга каршы көрәш юлы. Көрәш, көрәш, көрәш! Владимир Ильич Ульяновның яшәү максаты фәкать шул булган. Шул максатка ул, энә белән кое казыгандай, һәр кайда, һәр көн, һәр сәгать ирешә барган,— ике-өч кенә көнгә Уфага туктап китүен дә шул максат өчен файдаланган. Тукталу сәбәпләренең берсе, әлбәттә, хатыны Надежда Константиновна белән әбисе Елизавета Васильевнаны яңа җиргә урнаштырып китү була. Әмма Владимир Ильич революцион эшне бер генә минутка да күз уңыннан җибәрми. Уфада аның Казан чорыннан ук белгән танышы — китап кибете тотучы народоволка Четвергова яши икән Өладимр Ильич, отельгә төшеп номерга урнашу белән, шул Четвертованы эзләп китә. Аның белән сөйләшкәндә, дип яза соңыннан Надежда Константиновна, Владимир Ильичның тавышы ук ягымлыланып, йөзләре мөлаемләнеп китте Шул ук көнне алар туктаган номерга сөргендәге социал-демократлар — А. Д Цюрупа, А И. Свидерский, В. М. Крохмальләр килеп керә. Алар Владимир Ильичның кайда туктаганлыгын Четвергова аркылы белгәннәр, чөнки аның китап кибете конспиратив очрашу урыны булып хезмәт итә икән. Уфа — эчпошыргыч тын кала, агач кала. Иртәләрен дистәләгән чиркәү чаң как- маса. дистәләгән мәчет манарасыннан иртәнге азан әйтмәсәләр. Уфа обывателе уянмас та кебек. Уянгач та әле тормас кебек. Шәһәр тын Урамындагы кучер тавышлары белән манараларга, шәрә агач башларына ияләшкән чәүкә тавышыннан башка тавыш юк кебек. Ләкин бу тыштан гына шулай. Эчтән — Уфа хәрәкәттә. Охранкалары, шымчылары белән кара груһ хөкем сөрә Шуңа каршы яшерен революцион көч туплана. Икенче көнне Владимир Ильич шул көчне тәшкил иткән кешеләр белән киңәшмә үткәрә. Сөргендәгеләр монда да икегә бүленгән: народниклар һәм социал-демократлар бар. Народниклар һаман булса Россияне крестьян общинасы аша гына социализмга бара ала дип уйлыйлар. Ләкин алар күпчелек түгел. Күпчелек — социал-демократлар. Владимир Ильич аларга партия органы булачак газета чыгаруның максатын ачып бирә җентекле планы белән таныштыра. Аның бу планын Уфа социалдемократлары хуплап каршы алалар. Владимир Ильич күрә марксизм эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр Уфада да бар. Шундыйларның иң беренчесе — Александр Дмитриевич Цюрупа. Ул күкрәк сугып шапрынмый — нәкъ Владимир Ильич ярата торган гади, эчкерсез кеше Андыйларга һичшиксез һәр эштә исәп тогарга мөмкин. Ләкин Уфада озак торырга ярамый — алда эш көтә, эш Әлбәттә. Уфадан китмичә Надежда Константиновна янында гына да калырга мөмкин булыр иде Ул чакта, ихтимал, әбисе Елизавета Васильевна да кызының чит-ят шәһәрдә ялгызы яшәвенә кайгырмас иде Ләкин революцион эш китәргә куша. Надежда Константиновна соңыннан бу турыда болай дип яза «Чын» эш әле башланып кына килгән бер вакытта аерылышу бик кызганыч иде. ләкин Питерга якынрак күчәргә җай барында, Владимир Ильичка Уфада калырга мөмкин дигән уй хәтта башка да кереп чыкмады», ди. Чөнки, һәр вакыттагыча, беренче планда шәхси тормыш, уңайлыклар түгел, ә бәлки һәр икесе дә бөтен гомерләрен багышлаган революцион эш тора. Уфа вокзалында Владимир Ильичны иң якын кешесе — Надюшасы озатып кала. Янә тагын — әле калын боз астында беленер-беленмәс кенә тын алып яткан Агыйдел белән тиздән гөрләвекләр агачак ташлы-кыялы Уфа таулары озатып кала... Икенче тапкырында аны Уфага җәйге Агыйдел үзе алып килә. Киткәненә әле дүрт ай ярым гына вакыт үткән, ә шул вакыт эчендә күлме эш эшләнгән! Максат бер генә — таркау хәлдәге партия көчләрен коеп куйгандай туплау өчен партия органы булдыру. Владимир Ильич инде аның исемен дә күптән тапкан: «Искра» — «Очкын»! «Очкыннан ялкын кабыныр! » Пушкинның декабристларга җибәргән хатына җавап итеп Одоевский язган шигырьдән алынган сүзләр газетаның эпиграфы булачак. Әйе, иң беренче максат — газета чыгару Ленин моның ечен кешеләр кирәк. Россиядән хәбэр- лар язып торучы, аны чик аша үткәреп җибәрүче яшерен элемтә кирәк, эшчеләр күп яши торган тебәкләргә җиткерүче яшерен агентлар кирәк. Полициянең тыюына карамастан. Владимир Ильич Псковка китешли Мәскәүгә тун» тала. Ул анда үзенең политик фикердәшләре белән, шулай ук Самарада яшәгән аекта ук белгән кешесе хәзер Екатеринослав комитеты вәкиле Исаак Христофорович ♦ Лалаянц белән очраша. Сейләшү нәтиҗәле бетә: идея һәм оештыру үзәге булачак 3 газета тәзү планы Лалаянцка ошый, аның күз алдында киң офык ачылып киткән- < дәй була. = «Искрапга материаль ярдәм итәргә әзер торучылар да табыла Шундыйларның ~ берсе—мәрхүм сенаторның тол хатыны Александра Михайловна Калмыкова. Вла- $ димир Ильич шуны күрер өчен Петербургка китә Пенсиясеннән тыш. китап сәүдәсен- * нән елына 100 мең сум керем алган Калмыкова «Искренны акча белән тәэмин итеп ♦ тотарга бик теләп ризалаша. Владимир Ильич Петербургта күптән түгел генә чит _ илдән кайткан Вера Ивановна Засулич белән дә очрашып сөйләшә. Засулич Плеханов- к ның «Хезмәтне азат итү» группасында бик йогынтылы кеше санала, ә -Искренны ул f группа катнашыннан башка чыгаруны Владимир Ильич уена да китерми. Бу сөйләшү < шулай ук файдалы үтә. u Псков чоры аеруча киеренке. Владимир Ильич анда илнең төрле калаларына чә- х чалган социалдемократик группалар һәм аерым кешеләр белән элемтә урнаштыра. ® газетаны турыдан туры редакцияләү өчен үзе янына, революционер булу әстенә, э әдәби яктан да сәләтле иптәшләрне — Ю. Цедербаум белән Потресовны х тарта, шулай итеп өч кешедән торган әдәби группа төзи. Алар газетаның программасын, характерын билгелиләр. Псковта чакта Владимир Ильич Рига шәһәренә дә барып кайта Анда Себер сөргененнән туры солдатка җибәрелгән Михаил Сильвин хезмәт итә. Владимир Ильич аны — башта «Көрәш союзыьнда эшләгәндә, аннары сөргендә бергә булган чагыннан ук яхшы белә. Шул Сильвин аша ул хәзер латыш социал- демократлары белән элемтә урнаштырып кайта. Шулай ук Псковта Владимир Ильич чит ил паспорты алуга да ирешә. Кыскасы, Надежда Константиновна сүзләре белән әйткәндә, ул анда — Псковта утырган килеш, бик тырышып, чит илдә чыгачак гомум рус газетасы белән Россияне, рус эшен бәйләүче оешманың җепләрен үрә Ниһаять, Псков белән дә хушлашыр көн җитә. Ләкин әле. чит илгә чыгып киткәнче, тагын Петербургка барып, андагы иптәшләр белән чит илдән бәйләнеш юлларын билгеләргә, Подольскига кагылып әниләре янына кереп чыгарга, аннары тагын Уфадан әйләнеп Надежда Константиновна белән дә күрешеп-хушлашып кайтырга кирәк. 19 майда Владимир Ильич Псков вокзалыннан Подольскига, багаж итеп. 13 потлык китеп һәм кулъязмаларын җибәрә Ә үзе Ю Цедербаум белән Петербург поездына утыра. Икенче көнне үк полиция департаментына Псков охранкасыннан 192 иче номерлы яшерен кәгазь килеп тешә Анда «Элек үзем җибәргәннәргә өстәп Сез галиҗәнапларга түбәндәгеләрне ирештерәм. Юлий Цедербаум (Мартовның паспорттагы фамилиясе.) Псковка килгәч, Владимир Ульянов янында булды, алар икәүләп елга аръягына — Ульяновның филерларга мәгълүм булган «Лесной» кушаматлы белешләренә бардылар Шул ук көнне Ульянов белән Цедербаум чиктән тыш яшерен төстә 18 нче поезд белән Санкт-Петербургка киттеләр .» — диелә. Ә 21 майда иртә белән Владимир Ильичны да. Мартовны да Петербург урамында кулга алалар Тентиләр Кепө-көндез кулларыннан каерып тоткан килеш охранкага озаталар. Владимир Ильичның Псковтан җибәргән багажын да Мәскәудә ачып тикшерәләр. Мәскәү охранкасы башлыгы Зубагов «Пломба сугылмау сәбәпле, багаж тимер юл Уставы нигезендә ачылды, ул китап һәм тенденциоз кулъязмалардан тора», дип Петербургка телеграмма суга Бәхетләренә каршы, икесеннән дә гаепләрлек нәрсә табылмый. Полковник Пирамн- дов полиция департаментына җибәргән кәгазендә: « Хәзерге вакытта Ульянов белән Цедербаумны фәкать үз белдекләре белән башкалага килгән өчен генә гаепләргә мемкин булганлыктан, мин сорау алу белән чикләнүне кирәк саныйм Надзиратель күзәтүе астында Цедербаумны Полтавага, ә Ульяновны Подольскига озату җитә дип уйлыйм», дип яза. Шулай итеп, охранкада ике атнадан артык тотканнан соң икесен дә чыгаралар. Әгәр Владимир Ильичның ниндидер счет кәгазенә химик ысул белән язылган чит ил адресларын Плеханов исеменә язылган хатын, серенә төшенеп, укый алган булсалар — аны яңадан да төрмәгә ябачаклар, ул чакта очкын — кабынып өлгермәстән сүнәчәк иде. Нинди очраклы бәхет! Полиция чиновнигы Владимир Ильичны Подольскига чаклы китереп, туп-туры еяз исправнигы Перфильев кулына тапшыра. Менә шунда Владимир Ильичтан чак кына чит ил паспортын алмый калалар. Әгәр ул исправникны полиция департаментына жалоба бирү белән куркытмаса, йөрәксез һәм ахмак Перфильев аның паспортын кире бирмәгән булыр иде. Россиядә үткәргән соңгы атналар,.. Ләкин Владимир Ильич бер генә көнен дә бушка уздырмый. Чит илгә киткәнче мөмкин кадәр күбрәк иптәшләрне күреп калырга кирәк. Подольскида да ул кирәкле кешеләр белән — атап әйткәндә Лепешинский һәм Шестерниннар белән очраша, һәркайсы белән шифр турында сүз куеша. Ниһаять, инде тулысынча ял итеп, Надежда Константиновна янына Уфага барып кайтырга кирәк. Владимир Ильич әле Псковта чагында ук полиция департаменты директоры Зволянскийга үтенеч кәгазе язган була: «...Хәзерге көндә Уфада,— дип яза ул,— ачык күзәтү астында минем хатыным Надежда Константиновна яши. Аны Псков шәһәренә күчерүләрен сорап язган үтенечемне канәгатьләндерү тиеш табылмады. Хатынымнан килгән соңгы хәбәрдән мәгълүм булганча, ул хатын-кыз чире белән авырып киткән... Врачларның әйтүенә караганда, аны дәвалау өчен кимендә алты атна вакыт кирәк... Алда әйтелгәннәргә таянып, миңа Уфада бер ай ярым торырга рөхсәт итүегезне үтенәм». Ләкин бу үтенечне кире кагалар. Ахырда, улына рөхсәт алу өчен, Петербургка Мария Александровна үзе китә. И ана! Бөек улыңның бөек анасы! Береннән бере гүзәл балалар табып, шат, тыныч гаилә белән агылып кына яшәп китүең күпкә бармаган шул... Иң әүвәл, 1086 нчы елның январенда сөекле ирең, алты балаңның әтисе, атаклы мәгърифәтче, изелгән халыклар дусты Илья Николаевич вафат булган. Ә бер елдан соң — бу кайгыдан айнып та җитә алмаган йөрәгеңә тагы да катырагы килеп ава — патша палачлары бәгырь парәң Александрны асып үтерәләр. И ана! Хөкем залында газиз углыңның актык сүзләрен тыңлаганда, судьяның: «Александр Ульяновны асарга», дигән хөкем карарын ишеткәндә күкрәгеңдә ярылмыйча түзәрлек ничә йерәк булды икәнП. Александр эшенә бәйләп зур кызың Аннаны төрмәгә ыргытканнар. Шул ук елны уртанчы улың Володя да Казан император университетында революцион рухлы студентлар җыенын оештырган өчен төрмәгә эләгә... Болардан соң—уртанчы кызың Ольганың үлем кайгысы... Аннан соң тагы — Володяның Себер сөргене... Кече улың Дмитрий белән Марияңнең аллы-артлы төрмәдә утырулары... И революционерлар анасы! Мондый балалар үстерер өчен күкрәгеңнән нинди сөтләр акты икән!.. Менә син кабат, Владимир Ильичны Уфага җибәрүләрен сорап, үтенеч белән Петербургка баргансың. Синең аякларың ул департамент юлын күпме таптамаган! Шунда бит инде сиңа департамент директоры үзе: «Балакайларыгыз белән горурлана аласыз — берсен астык, икенчесен дә дар агачы зарыгып көтә» дип, тупас йөз белән кансыз сүзләр әйткән. «Әйе мин балаларым белән горурланам!» дип. йөзенә бәргәнсең син аның. Бәлки бу юлы да син шул ук бәндә янына кергәнсеңдер Ләкин кем янына керсәң дә, горурлык хисеңә авырлык китертмәгәнсең, «улым белән бергә үзем барам» дип, Владимир Ильичка рөхсәт алып кайткансың. И ана-. Владимир Ильичлар Уфага өнисе Мария Александровна һәм апасы Анна Ильинична белән өчәүләп китәләр. Нижний Новгородка (хәзерге Горький шәһәре) кадәр поезд белән баралар, аннары пароходка утыралар. Идел, Кама, Агыйдел буйлап берничә көнгә сузылган бу сәяхәт, тынчу җәйнең су өсте һавасы, яшел яр буйлары күзләрне генә түгел, йөрәкләрне иркәләп, барысына да рәхәт ял бирә. Бу сәяхәт турында Анна Ильинична болай дип яза: Мория Александровна. Анна Ильинична, Владимир Ильичлар утырып килгән *Ост» пароходының макеты. «Июнь ае иде. Елганың әле мул сулы вакыты. Башта Идел, аннары Кама, ниһаять, Агыйдел буйлап бару искиткеч күңелле иде Без көн буе палубада булабыз. Володя- ның күңеле бик шат, ул елгадан, яр буендагы әрәмә-урманнардан бөркелгән хуш исне ләззәтләнеп сулый. Без Кама һәм Агыиделдән баручы бәләкәй генә пароходның буп- буш еске палубасында төн авышканчы сөйләшеп утырабыз. Әни арып каютага төшеп китә. Анда-санда гына күренгән бүтән пассажирлар аңардан да элек кереп югалалар. Палуба тик икебезгә генә кала, тынлыкка чумган талгын елга һәм изрәп йоклаган ярлар яныннан үткәндә яшерен әңгәмә кору бик тә уңайлы иде». Владимир Ильичларның Нижнийдан нинди пароходка утырып китүләре мәгълүм түгел. Ул вакытта Нижнийдан Казанга хәтле Булычев пароходлары ә Казаннан Уфага Якимов пароходлары йөргән. Шулай булгач, Владимир Ильичлар Казанга хәтле бер, Казаннан соң икенче пароход белән киткәннәр. Казанга төшмәгәннәр, бер пароходтан икенчесенә генә күчеп утырганнар. Ул вакытта Казан белән Уфа арасында Якимовлар- ның «Ост», «Норд». «Латвия •. «Златоуст» дигән пароходлары йөргән. Ленинның Уфага бәйле булган чорын өйрәнүче Уфа журналистлары Владимир Ильичлар Уфага «Ост» пароходы белән килгән дип исәплиләр. Әгәр чыннан да шул пароход булса, мин аны бик яхшы беләм: ул сугыштан соң да «Генерал Шайморатов» исеме белән Агыйделдә байтак вакытлар йөрде. Хәзер исә Караиделдә йөзмә ял йорты икән. Менә шул пароход белән Владимир Ильичлар 1900 елның искечә 15 июнендә Уфаның Сафрон пристанена килеп төшәләр. Аларны анда килүләрен сагынып көткән Надежда Константиновна каршы алган. Пристань тавыннан ук башланып киткән Центральная урамы шәһәрне билбаудай уратып аккан Агыйделнең үрге башына турылан гына кистереп чыга. Ул — иң озын урам. Аның озынлыгы дүрт чакрым чамасы. Владимир Ильичлар шул урам буйлап өскә күтәреләләр Шактый баргач, сулга борылалар да Тюремная белән Жандармская урамнары чатындагы бер өйгә туктыйлар. Бу — Сембердән күчеп килгән помещик Языковның сатып алган өе. Шуның мезониныи- де әнисе белән Надежда Константиновна яши. Терме һем Жандарм урамнары чаты! Сергеи срогын үткәрүче иеше ечен моннан да төгәл адрес булуы мөмкинмеП Егерме биш басмалы, үзе тар, үзе текә баскыч борылып мезонинга алып менә. Кечерәк кенә ике бүлмә — берсе аш. икенчесе йокы бүлмәсе. Аш бүлмәсенең ике тәрәзәсе Төрмә урамына карый. Ләкин аннан аскы кат түбәсенең буялган калае гына күренә, аңардан кызган калай исе бәреп тора. Бөркү, тынчу. Мария Александровна белән Анна Ильинична Уфада күп булмыйлар, ике-өч көннән китәләр. Ә Владимир Ильич монда ике атнадан артык тора. Ялга дип килсә дә, ял итми Кунак та булмый. Уфадагы социал-демократлар аны тыннары белән суырып алырдай көтеп торганнар. Яңадан киңәшмә, яңадан сөйләшүләр башланып китә. Мондый сөйләшүләр, киңәшмәләр конспирация максатында төрле урында үткәрелгән. Аеруча Пушкин урамындагы Кадомцевлар квартирасы файдаланылган. Кадомцевлар гаиләсендә ничектер буйсынмаучан холык, революцион рух хөкем сөрә. Әтиләре, чыгышы ягыннан керәшен татары, казна палатасында писарь гына булып эшләсә дә, хөрлеккә омтылган, хөрлек сөйгән. Үзе дә, Анна Федоровна да тыелган китаплар укыганнар, дин тотмаганнар. Балалары да шул рухта тәрбияләнеп, соңыннан революция эшенә актив катнашучы булып киткәннәр. Уфада Владимир Ильичның бер генә көне дә эшсез узмый. Квартирадан тыш, сөйләшү, очрашулар өчен шәһәр бакчалары да файдаланылган. Бу килүендә Владимир Ильич Уфа социалдемократларыннан «Искрааның ышанычлы группасын төзи. «Искренны таратачак, эшчеләргә җиткерәчәк агентлар билгели, хәбәрчеләр таба; Уфадагы иптәшләр белән, энәсеннән җебенә кадәр, чит илдән торып ничек элемтә тоту, ничек газетаны кайтарту, ничек һәм кая җибәрү, шифрлар турында сөйләшеп сүз куешалар. «Искраиның Уфадагы агенты итеп Александр Дмитриевич Цюрупа билгеләнә. Киев адвокаты В. М. Крохмаль дә. сөргене бетеп Киевка кайткач, анда «Искра» группасы тезүне естенә ала. Уфада Владимир Ильич Нижнийдан ялга килгән социал-демократ Пискунов белән очраша. Дөрес, монда килешендә үк әле ул, Нижнийга туктагач, андагы социал-демократлар оешмасы вәкилләре белән киңәшмә үткәреп китә, һәр мөмкинлектән файдаланып калу мөһим. Ул шулай ук үтеп барышлый Уфага кергән Урал эшчесе Малышев белән очрашып сөйләшә. Бу очрашуны Инна Кадомцева оештыра. Күз буяу ечен, туганы Эразм Кадомцевны да чакыра. Эразм — Оренбургтан ялга кайткан кадет, бөтен формаларын киеп, погоннарын такса да, күкрәгендә революцион рух кабынып килә. Инна белән Эразм ярдәмендә Владимир Ильич Малышев белән очраша. Алар башта Ушаков паркында сөйләшәләр, аннан соң Фролов урамындагы юкә аллеясы буйлап Агыйдел буена Случевский бакчасына төшәләр. Малышев белән сөйләшүгә Владимир Ильич аеруча нык әһәмият бирә. Чөчки Россиянең бик күп үзәк районнарында «Искра»чы группалар төзелсә дә, Урал белән бернинди бәйләнеш тә булмый. Урал социал-демократларычың бердәнбер вәкиле менә шушы Малышев була. Ул Владимир Ильич планын тулысы белән хуплый, үзе кайту белән иптәшләре арасында «Искра»- чылар булдырырга сүз бирә. Шулай итеп, Уралга да ныклы җеп сузыла. Иске стиль белән 2 июльдә Владимир Ильич Уфадан китә. Әйткәнебезчә, Уфада ул ике атнадан әз генә артык тора. Ял итеп, Надежда Константиновна белән хушлашып китәргә дип килүе тулысынча эш белән үтә. Ул, кайда гына булмасын, тынчып яткан искелекне җимереп, аның урынына ялтырап торган яңалык кертә. Уфада да шулай була. Моңа тикле эшчеләр арасында марксистик түгәрәкләр белән генә шөгыльләнгән Уфа социал-демократлары йөрәгенә революцион очкын салып китә. Ә очкын тиздән ялкын булып кабыначак! Владимир Ильич килеп киткәннән соң, Уфа социал-демократлары әйтүенчә, тынчу бүлмәнең тәрәзәләре каерып ачылгандай, бүлмәгә иртәнге саф җил бәреп кергәндәй булып кала. Аның эшен Уфада Надежда Крупскаялар, Цюрупалар, Якутовлар дәеам иттерә. Алар Владимир Ильичның ышанычын аклыйлар «Искраиның беренче саннарында ук Уфа һәм Урал җирләреннән килгән мәкаләләр басыла, беренче саннары ук губернага килеп җитә. «Искрао 1900 елның декабрендә чыга башлый, ә 1901 елның җәендә исә, тентү вакытында, Уфа, Бөре һәм башка өяз калаларында яшәүче социал-демократлардан «Искра» газетасы да табыла. Уфада В. И. Ленин музей-йорты. Кайдан гына, кем генә килсә дә, алар үзләренең уй-тойгыларын, эшләрен даһи Ленин исеме белән бәйлиләр. Күпме дулкынландыргыч сүзләр язып калдырылган анда! Әнә анда минем райондашлар язган сүзләр дә бар: «Районның һәрбер коммунисты, һәрбер хезмәт иясе В. И. Ленинның 100 еллыгын тагы да яхшырак, тагы да зуррак эшләр белән каршыларга дигән бер генә теләк, бер генә омтылыш белән янып яши...» Бер Илеш районы гына түгел, бүген бетен Башкортстан данлы юбилейны дан белән каршы алырга күтәрелгән — яңадан-яңа йекпәмәләр алган. Мин ышанам, Башкортстан кешеләре бу йөкләмәләрен дә. тагын бер йөкләмә өстәп, намус белән үтәп чыгарлар. Шулай. Бүгенгегә карыйсың да үткәнне уйлыйсың. Чөнки фәкать үткән белән чагыштырганда гына бүгенгенең эше, бөеклеге ачык күренә, үткәннән торып кына бүгенгене чын дөресе белән бәһалап була. Әйе, Ленин бабай ике кабат Уфада булган, ике кабат башкорт җирләрен иңләп- буйлап үткән. Сүнеп, сүрелеп барган башкорт иле язмышын күргән. Ләкин ул моны гына түгел, шул сүнеп баручы язмыштан чыгу юлларын да күргән. Очкын гына булып башланып киткән шул юл унҗиденче елны ялкынга әйләнгән дә, шул ялкын яшендәй яшьнәп, башкортны бетәргә дучар иткән бөтен кара көчләрне дә көйдергән. Ике ел да үтми, 1919 елның 23 мартында Ленин, тарихта беренче буларак, башкортларга автономия бирә. Моннан илле ел элек чабаталы, салам түбәле Уфа губернасы илле ел эчендә иң алдынгы — мул икмәкле, мул нефтьле, мул культуралы, белемле республикага әйләнде. Бу — Ленин эшенең, ленинчыл милли политиканың сүздә түгел, эштә гамәлгә ашуы инде. Үзенең 50 еллыгын Башкортстан Уралдай киң күкрәгенә ике Ленин ордены, бер Октябрь Революциясе ордены тагып бәйрәм итте. Без. Башкортстанда туып үскән кешеләр, туган республикабызның бу кадәр зур җиңүгә ирешүе белән горурланабыз, аңа яңадан-яңа шан-шәрәф телибез.

ЛЕНИН ЧИШМ ӘСЕ әкият арурманда, биек таулар һәм тарлавыклар арасында, Григорий исемле бер карт яшәгән. Аның олысы Иван, уртанчысы Кеша, кечесе Митя атлы өч улы булган. Өчесе дә аучылык белән көн күргәннәр — көн саен ауга йөргәннәр. Бервакыт кече улы Митя, иртүк торып, ауга ялгыз гына чыгып китә. Ләкин юлы уңмый: көн буе йөреп, бер нәрсә дә ата алмый. Буш кул белән кире кайтырга чыга бу. Инде кайтып җитәм дигәндә генә бер зур мөгезле болан очрый Митяга. Бик куанып, чакмалы мылтыгын тиз генә иңеннән сала да төзәп торып атып җибәрә Болан башын читкә борып торган чак була — пуля аның мөгезенә генә тия. Шуннан болан пыр туздырып чаба башлый, Митя, кан эзе буйлап, боланны куа китә. Ләкин озак бара алмый: көн тәмам караңгылана, кан эзләре күренми башлый. Митя өйләренә кайтып китә. Кайтып җиткәч, өлкән абыйлары сорый аннан: нигә безгә әйтмәдең, ник үзең генә чыгып киттең, диләр. Митя берни дә әйтми, йокларга ята. Икенче көнне тагын иртүк тора. Тора да, коры икмәк ашап, су гына эчеп, абыйлары уянганчы ашыгып чыгып китә. Кичәге боланның эзен тапмакчы һәм шул эз буенча аны эзләмәкче була Митя. Көн буе эзли ул аны. Әмма, күпме тырышса да, таба алмый. Тәмам караңгыланганчы урманда йөри. Аннары, тагын эш чыкмады дип, ачуланып кайтып китмәкче була. Шул вакыт кинәт нәрсәдер кыштырдаганын ишетә. Ныклабрак тыңлый башлый һәм шунда боланга охшаган бернәрсә күреп ала. Куркытмас өчен, үрмәләп кенә боланга якынлаша башлый. Янына ук барып җиткәч караса — болан башын селкеп тора. Ярты мөгезе юк боланның, шуңа селки икән башын. Байтак карап торгач, Митя аптырап кала: башын селеккән саен мөгезе үсә бара боланның. Мөгезе үсеп, тәмам элекке хәленә кайткач, болан зур-зур атлап үз юлы белән китә, ә Митя ул торган урынга килә. Шунда казандагы су шикелле богырдап кайнап торган су күрә бу. Болан үзенең мөгезен шул суга тыгып дәвалаган булган икән. Митя, бик кызыксынып, үзе дә чишмәдән бер уч су алып эчеп карый. Башта су аңа тәмсез, әче булып тоела, әмма бераздан бик тәмле булып китә. Ул көнне дә өенә бик соң гына кайта Митя. Аннары абыйлары белән бергәләп аш ашарга утыра. Болар Митядан сораштыра башлый: нигә бүген дә иртүк торып киттең, кайларда булдың, ниләр күрдең, сөйлә, Диләр. Митя аларга болан торган урында кеше ышанмаслык зур хәзинәгә юлыкканлыгын сөйләп бирә. Теге чишмәдә ничек итеп болан үзенең атып сындырылган мөгезен дәвалавын әйтә. К Моны авырып урында яткан әтисенә дә сөйли. — Иртәгә, савыт белән барып, шул чишмәнең суын сиңа да алып кайтам әле, әти,— ди. — Таба алырсыңмы икән соң син аны, улым? — ди атасы. Ә абыйлары һич тә ышанмый Митяга, андый чишмә буламы соң дип, көләләр генә. Икенче көнне иртүк Митя, пыяла савыт тотып, теге шифалы чишмәгә китә. Бик тиз барып җитә. Ул килгәндә чишмә янында бик күп җәнлекләр боланнар, тау тәкәләре, кыр кәҗәләре, төлкеләр, куяннар җыелып су эчәләр һәм үзара сөйләшәләр икән. — Тау-ташлар арасында йөргәндә мөгезем сынган иде, хәзер шуны дәвалыйм,— дип әйтә кыр кәҗәсе. — Бер җирдә кырт борылган идем, муеным сына язды. Шуңа бу чишмәгә дәваланырга килдем,— ди болан. Башка җәнлекләр я тамакларыннан ризык үтмәүдән, я ашказаннары авыртудан зарланалар. Митя җәнлекләрне борчымаган, тыңлап кына торган. Җәнлекләр китеп беткәч кенә чишмә янына барган. Савытына су тутырган да аны бик шәп итеп бөкеләп куйган. Аннары кайтырга чыккан. Әмма, күп тә бармаган, әлеге су савыты шартлаган моның. — Кара инде нинди бәхетсезлек килеп чыкты бит!—дип, Митя кайгысыннан елап ук җибәргән. Аннары, икенче килгәндә чишмәне ансатрак табар өчен, агач ботакларын, куак башларын сындыргалап, билге ясый-ясый, өйләренә кайткан. Абыйлары, каршына ук чыгып, көтеп торганнар. — Я, агай-эне, күрсәт, кая шифалы суың? — диләр алар. Суның авырлыгына түзә алмыйча, савытым ватылды, ди Митя. Абыйлары тагын да ныграк көлә башлыйлар. — Юк, агай-эне, синең шифалы чишмә табуыңа ышанмыйбыз,— диләр. Митя бер сүз дә әйтми аларга, ята да йоклый. Иртән иртүк тора да, алюмин савыт алып, суга китә. Кичә ясап кайткан билгеләре буенча барып, теге шифалы чишмәне бик тиз таба. Чишмә суын савытына сала да йөгерә-атлый кайтып китә. Шуңа бик ашыга — савыт ярылмасын дип курка. Әмма савытка берни булмый. Өйләренә кайткач, савыттагы суны кружкага салып, атасына бирә. Атасы сакланып кына эчеп карый. Башта су тәмсезрәк тоела. Әмма бөтенләй эчеп бетереп азрак торгач, ашказанына бик рәхәт булып китә. Шуннан соң шифалы чишмә турындагы хәбәр бөтен тирә-якка тарала. Митя янына килеп, бик күп кеше сораштыра башлый. Митя аларның барысына шифалы чишмәне күрсәтеп йөри. Аннары бу хәл байлар колагына да барып җитә. Байлар чишмәне барып табалар да янына төрле корылмалар төзи башлыйлар. Чишмә янына гади халыкны бөтенләй китермиләр — сакчы куялар. Ел саен әлеге шифалы чишмәдә дәваланырга бик күп байлар килә башлый. Шул рәвешле бер, ике, өч ел үтә. Шифалы чишмәнең суы һаман кими барып, бөтенләй юкка чыга. Бик тырышып эзләп карый аны байлар, әмма таба алмыйлар. Кая китте икән ул шифалы су, дип хәйран кала Митя. Бер караңгы төндә, сакчылар йоклаган вакытта, Митя чишмә янына бара да, үлән өстенә ятып, тыңлый башлый. Байтак яткач, үзара чылтырашып, берничә чишмәнең сөйләшкәнен ишетә. — Килер заман,— ди берсе,— дөньяга бөек һәм акыллы кешеләр туар. Аннары алар илне үз кулларына алырлар. Менә шул чакта без яңадан җир өстенә чыгарбыз һәм безгә гөрле яктан бик күп эшчеләр килә башлар... Берәрсе күреп алмасын дип, озак ятмый Митя — кайтып китә. Кайта па ишеткәннәрен атасына һәм абыйларына сөйләп бирә. Абыйлары тагын көлә моннан; — Кайдан шулай күп беләсең син, Митя? — диләр —Теге чакта җәнлекләр сөйләште дигән идең, ә хәзер инде чишмәләр телен дә аңлагансың! — Аңламас идем мин аларны. Әмма бер вакыт тайгада ниндидер гаҗәеп җимешләр күрдем. Ул җимешләрне кошлар ашап тора иде. Алардан күреп, нәрсә икән бу дип, мин дә ашап карадым. Менә шуннан ары агачлар телен дә, үләннәр телен дә аңлый башладым,—ди. Абыйлары ышанмый, тагын көләләр. Ә Митяның аларга һич тә исе китми. ...Менә бер заман патшаны бәреп төшерәләр. Патшаны гына түгел, аның тирәсендә йөргән кешеләрне дә куалар. Аннары акыллы кешеләр бөек Ленин җитәкчелегендә Совет властен урнаштыралар. Шуннан инде акыллы кешеләрне кайда нинди яхшы нәрсәләр барлыгын тикшерергә җибәрәләр. Яхшы әйберләрне тагын да яхшыртырга, ә начарларын юкка чыгарырга кушалар. Ул яхшы кешеләрнең берничәсе теге чишмә янына да киләләр һәм аның суы бик тә шифалы икәнлеген беләләр. Шул турыда Ленинга хәбәр итәләр. Шифалы чишмәне чистартырга, аның тирәсенә кунак өйләре, ашханәләр төзергә кушып, Ленин үз кешеләрен җибәрә. Алар анда электр үткәрәләр, тайганы яктырталар. Радио да кертәләр. Аннары шифалы чишмәгә халык килә башлый. Гадел хезмәт белән яшәүчеләргә бөтен уңайлыклар тудырыла. Алар анда ял итәләр, дәваланалар. Ә өйләренә кайткач Ленинны мактап сөйлиләр. Эш урыннарында тагын да яхшырак эшли башлыйлар. Шифалы чишмә янына баһадирларга һәйкәл куелган. Ял итәргә хокукы булган барлык кешеләрне кочак җәеп чакырып тора ул. Ул шифалы чишмәгә Ленин исемен бирәләр һәм аның даны бөтен дөньяга тарала. Еллар үткән саен чишмәнең шифалы суы һаман чистара, арта, әйләнә- тирәсе һаман матурлана бара. Ленин исемендәге ул чишмә өстендә кояш та яктырак балкый. Дөньяда аннан да матуррак чишмә юк! Русчадан В, НУРУЛЛИН тарном»»,