ТӘРҖЕМӘ ПРАКТИКАСЫНДА ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ БЕР УҢЫШ
Әйләнгечтән юл туры ди. Татарча язылып та. русча басылган (бер генә дә түгел, ике талкыр басылган) «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» дигән ике кисәкле роман, ниһаять, үз телебездә дөнья күрде *. Әйе. Халкыбызның икътисади һәм мәдәни тормышын күп яктан, тирәнтен бөлгән Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗанинөң бу китабы әдәбият хәзинәбезгә әнә шулай, гадәти булмаганрак юл белән өйләнеп кайтты. Аның һичшиксез уңай әдәби әһәмиятем тиешенчә бәяләп, китап шүрлегендәге үз урынына куюны әдипләребезгә калдырып, безне турыдан- туры кызыксындырган мәсьәләгә килик. Әдәбият булгач әдәбият инде ул: аның идеясен, сюжетын һәм әдәби-стилистик алымнарын теленнән, сөйләменнән аерып карап булмый, һәм әсәргә куела торган топ таләпләр аның теленә-сөйләменә дә шул ук дәрәҗәдә карый. Бу очракта ул таләпләрнең берсе — сәнгатьчелек, ягъни чын татарча, нәфис, көчле яңгырау таләбе күздә тотыла. Бер телдәге информацияне икенче телгә күчереп аңлату — барлык тәрҗемәләрнең нигезендә яткан бу эш — матур әдәбият тәрҗемәсендә төп урынны тота алмый. Матур әдәбиятның бурычы укучыларга белем-мәгълүмат бирү генә түгел, аның өчен фәнни китаплар бар. Тәрҗемәчелекнең билгеле бер баскычында тәрҗемәнең аңлаешлылык мәсьәләсе тел урынны тотмагандыр дип әйтә алмыйбыз, ләкин бүгенге көн өчен инде ул — артта калган, үтелгән баскыч. Безнең алда торган бурычлар: юморны юмор белән, сатираны сатира стиле белән, көлдергеч фразаны көлдергеч итеп, җылата торганын күздән яшь чыгарырлык итеп тәрҗемәләү. Кыскасы, үзебезнең бай телебез халык авызында һәм каләм осталары кулында ничек матур, көчле яңгыраса, тәрҗемәдә дә шулай яңгырарга тиеш! Телнең көче зур. Үтергән дә —тел, тергезгән дә —тел, ди халык. Алдыбызда ята торган бу татарча роман еч төрле «материальдән эшләнгән: бөр (тел) өлеше — тәрҗемә, бераз өлеше — үз вакытында татарча басылган оригинал өзекләре, өченчесе — прошение кебек документлар. Шулай булуга да карамастан, әсәр стиль, татарча яңгыраш ягыннан бер бетен булып кабул ителә Шушы хакта алдан белеп, махсус кызыксынып укыганда да, тәрҗемә өлеш белән оригинал өлешләрне бер-берсәннән аерып булмый. Тәрҗемәчеләрнең ииәү булуына да карамастан. әсәр башыннан ахырынача бер төсле, чын татарча яңгырый. Бу уңыш, әлбәттә, тәрҗемәче алдында торган сорауның нинди булуына да бераз бәйле. Тәрҗемәче, гадәттә, бу фикерне ничегрәк татарча өй- тергә-бирергә икән дигән сорау алдында кала. Бу очракта исә, тәрҗемәчеләр автор бу урынны ничегрәк әйтте икән, бу җөмләне нинди сүзләр, сурәтләү чаралары кулланыл төзегән булган икән дигән сораугә җавап эзләгәннәр. Әсәр моннан 60—90 еллар элек булган хәлләрне тасвирлый, үзе 20 елларда языла. Билгеле, ул вакыттан бирле телебез дә үзгәрешсез калмады. Аерым алганда, күп кенә яңа сүзләр, тәгъбирләр, мәгънәләр һем стилистик төсмерләр килеп керде; шул ук характердагы тешәл капулар булды. Автор- )К. У» М 13 Ә 161 ның әлеге татарча басылган өзекләрендәге лексиконыннан уңышлы — иҗади файдаланган тәрҗемәчеләр, билгеле, әсәрдә шул чор колоритын саклый алганнар. Мөсафир, шәрик, зыялы кебек күп кенә сүзләр бүген, ге сөйләмдә нәкъ менә шуның өчен яшиләр дә инде. Чөнки «мәдрәсә шәрикләре», «-голәмә мәҗлесендәге зыялылар», «мәмләкәт кануннары» (404 бит) кебек тәгъбирләрдәге сүзләр бер-берсен аңлатып торулары өстенә. шул чорны, тасвирлана торган мөхит-даирәне җанлырак итеп күз алдына китереп бастыр»|рга ярдәм итәләр. Түбәндәге менә бу җөмләне укыгач та без тарих ишеген булмаса да, тәрәзәсен ачып, шул елларга караган күк булабыз: «Гәрәй морза йез илле сум акчаны алуы турында расписка язды, аны карыйга бирде дә. прошение белән вәкаләтнамә кәгазен үзендә» калдырды (272 бит). Морзасы белән карые гына түгел, прошениесе дә шул чорныкы) Мондый стиль заманчалыгы бүтән урыннарда да яхшы сакланган. Мулла, шәкерт, бай хатларын үзара чагыштырып карасаң, аларның кайсы оригинал, кайсы тәрҗемә икәнен аеруы кыен. Персонажларның һәр- кайсына хас сөйләм-тел чаралары, алымнары дөрес бирелгән. Менә Бохара мәдрәсәләрендә күпчеп беткән, дөнья тормышыннан хәбәре бик булмаган Әкрәм карыйның дәмуллага мөрәҗәгать итеп сөйләү үрнәге: «Хосусан углым Исмәгыйл турында да берәр сүз ишетеп булмасмы диюем. Андый-мондый хилаф эшләре юктыр бит!п (241 бит). Менә бу сүзләрдән исә бәзгә әдәбияттагы сүзләре-сәйләме белән таныш Каюм Насыйри «карый»: «Казанны алар Париж дип уйлыйлар, ахрысы!.. Үзлә, ре монда торып эшләп карасалар иде^ белерләр иде татар халкына хезмәт итүнең нәрсә икәнен!» (264 бит). Менә бер агайны алдап чыбык астына яткырырга теләүче сөйләме: «Әйдәлә, энем Шәфыйк! — диде староста.— Монда сиңа тамга саласы бар икән...» (284 бит). Чыннан да Шәфыйкның аркасына «тамга салына»-. Әсәрнең (бу очракта тәрҗемәнең) теленә хас төп уңай як—аның халыкчан стиле. чын үзебезчә җанлы сөйләме. Яшерен- батырын түгел, күп кенә тәрҗемәләрдә бүтән халык теле, гыйбарәләре «төртеп чыгып» торалар. Бу романда андый урыннар юк диярлек Аның буөннэн буена шушы халыкчан стиль сакланган, торгызылган. «Менә ул! Башлана башлады!. (534 бит); «Әйтәм аны бүген күзгә чалынмады» (143 бит); «Һа- 162 ман ыгыр-шыгыр йөрим әле» (86 бит); • Шул котсыз кәпәчеңне кимә» (8 бит) кебек сөйләм үрнәкләрендә тәрҗемә ясалмалыгының эзе дә юк. Сүзләр сайлауда, бигрәк күчмә мәгънәләрне табып урынлы китерүдә тәрҗемәчеләргә сүз тидерү кыен. «Кысыр хыял» (296 бит), «буяу купшыра башлау» (275 бит) кебек үрнәкләр тәрҗемәдә бик күп, һәм шуның нәтиҗәсе буларак, шаблонлык сизелми. Гомумән, тәрҗемәнең теле сурәтләүсәнгатьләү чараларына шактый бай: «Габдулла бай гарьлегеннән шартларга җитеште» (192 бит), «Саҗидә ирләрнең майлы күз карашларыннан бүген тәмам гарык булган иде инде» (400 бит). Персонажлар сөйләме өчен мондый гыйбарәләр бигрәк хас: «...Байның хатынына ачуы килгән дә әйткән ди: «Рәхәттә яши белмәдең, маеңа чыдый алмыйча котыра башладың, менә шуның өчен мин сине акылга утыртыйм әле, бөтен халык алдында үзеңне хур итәм»,— дигән ди» (191 бит); «Күр инде, ничек дулый бит. Әйтерсең лә. без аны таларга килгән, дөнья ярып кычкыра!» (400 бит). Әсәр теле мәкаль-әйтемнәр белән бик уңышлы һәм чаманы белеп кенә бизәлгән: «Байларның күзләренә кылчык булып кадала» (28 бит); «Әй, куян йөрәк! Мактанган була тагын!» (30 бит); «Ярар, булганы белән! Гел чама чамага туры килми бит ул. Дуңгыздан бер кыл дигәндәй, монысына да канәгать» (368 бит). Мәкальләр дә бик урынлы һәм татарча-сәнгатьчә яңгырыйлар: «Чиләгенә күрә капкачы» дигән мәкальдә әйтелгәнчә. Вафа нәкъ үзенә ярашлы җиргә туры килгән...» (177 бит); «Хәл белешергә килүчеләрнең бер ишәсе: ...«Алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек хәл белә килер»,— дигәннәр, дип акланып сөйлә.чә-сөйләнә керде» (6 бит), «Ачның хәлен тук белми» (149 бит). Гомумән, шаян, шаяртулы халык сөйләме үрнәкләре әсәрдә мул китерелгән. Әсәр телен җанландыруда җырлар да бик уңышлы кулланылганнар, алар да әсәрдә шактый күп очрый. Алынма сүзләрнең яки кулланышта гына йөри торган шундый сөйләм чараларының халыкча, җанлы әйтелештәгечә бирелүе дә әсәрнең эстетик максатына бик җавап бирә: «Мине, пашпортсыз ә дөм дип, ятап белән Казанга озаттылар. Аннары, янә ятап белән, үзебезнең булыска күчерделәр» (506 бит); «Менә ичмасам, бу сүз дисәң дә сүз! Маладис, Саҗидә!» (425 бит). Терек сүэләре-тэгъбирләре де персонажлар сөйләмендә урынлы килгәннәр: «һош гөлдиңиз, буюруңуз» (431 бит). Хәтта шушыңа нигезләп төзелгән суз уйнатулар да бирелгән: «Каекчылар палубага күтәрелделәр һәм татарлар янына килделәр дә: — Көтәрелемме?— дип сорадылар. Төрекчә бу сүз «Илтеп куяргамы?» дигәнне белгертсә дә, тагарлар аны «Күтәримме? — дип аңладылар.— Ярар, мәшәкатьләнмә, ту. ганкай... Үз әйберебезне үзебез дә күтәрербез» (379 бит). Монда аңлаешсыз яки сәнгатьчә урынсыз бер нәрсә дә юк. Югарыда тәрҗемәнең нәтиҗәсе, җимеше турында суз барды. Хәзер аның үзе, ягъни тәрҗемәләү процессы, техникасы, лингвистик детальләр турында бер-ике сүз. Ягъни тәрҗемәчеләрнең уңышка нинди юллар белән ирешүләре хакында. Беренче күрсәтергә теләгән нәрсә — тәрҗемәчеләрнең татарча уйлап, үз телебез рухыннан чыгып тәрҗемә итүе, сүзгә яки җөмләгә, абзацка ябышып ятмау. Менә бер тәрҗемә җәмләабзац: «Габдулла бай, нишләргә, үзен кая куярга белмичә, кучерын уятты да ат җигәргә кушты, ләкин ниятеннән кире кайтты һәм, үзе кайтканчы кучерга көтәргә кушып, капкадан чыгып китте» (190 бит). Мондагы кушты, кучер сүзләренең икешәр тапкыр кабатлануы да бу үрнәкнең тәрҗемә икәнлеген күрсәтми, бу мисалны гомумән тәрҗемә дип әйтеп булмый. Яки менә оригиналда (дөресрәге, русчада!) «почтенные и уважаемые лица» дигән тәгъбирне «голәмә» (242 бит) дип бирү бик урынлы, дөрес. Гомумән, унышлы тәрҗемә үрнәкләре әсәрдә күп. Шул ук вакытта әсәрнең сәнгатьчә тигез агышын бераз чуарлый, эстетик әһәмиятен киметә төшкән аерым кимчелекләр дә юк түгел: «Көннәр бик эссе иде, арышның кибеп коела башлавы бар иде Ашы һәрвакыт тәмле, мул була иде Анда Сафа белән... Саҗидә дә бар иде» (57 бит); Паровозның һәрбер кычкыртуы аларны тагын да дәртләндереп., җибәрә иде. Авылда калучылар исә бу вакыт җыенга хәзерләнәләр и д е... Бәйрәмне аеруча бер җанлылык, дәрт белән каршыларга җыеналар иде» (305 бит). Могҗиза белән терелеп, бу җөмләләрне автор күрсә, бер шиксез алар астына кулын куймас һәм «Маладис, егетләр, булдыргансыз, тик кай җирләрендә төеннәрне генә төенләп бетермәгәнсез», дияр иде. «Авыштырып» кына калдырган урыннар да бар: «Авыл бөтен ямьсезлеге, пычрагы белән кардан ачылып калды» (89 бит). Әгәр шушы җөмлә белән янәшә «Ул үзенең тырышлыгы белән күтәрелгән кеше» фразасын куйсак?.. Бу, әлбәттә, русча сүз сөрешенә механик иярүнең нәтиҗәсе. Бер-ике генә урында рус сүзләре тәрҗемәсез бирелгән: нар (сәке; 21 бит), гармун мехы (күреге; 108 бит). Әгәр шулай әйтергә яраса, хәзерге бер төркем интеллигенция жаргоны дигән сөйләмнең дә чагылышы сизелә: «Төрле тикшерү йортлары буйлап берсеннән икенчесенә күчереп азаплый торгач, Таҗи белән Фәхрине, ниһаять, төрмәгә китерделәр» (305 бит). Шушы ук «стильинең шаукымына бирелүдәндер, бәлки, бер-ике урында грамматик хата киткән* алар «доносларының нәтиҗәсе белән бик канәгать иделәр» (119 бит). Мәктәп грамматикалары өйрәтеп килгәнчә, «канәгать» сүзө янында чыгыш килеш формасы тора кебек. Кайбер төгәлсезлекләр дә бар. «Карточный долг был для него долгом чести» җөмләсе «Ул... уен кагыйдәләрен тиешенчә үтәүне намус эше дип саный» (268 бит) диелгән. Ләкин монда оттырып бурычка уйнау турында сүз бара. «Мне за пять с полтиной ладную лошадь продали». «Минем үземә дә биш ярымга җиккән ат бирделәр» (300 бит) диелгән. Контексттан чыгып чамалаганда да биш сумның җигүле ат өчен җитәрлек булмавы күренә, ягъни кырыкмыш кына түгел, көр ат булып җиткән ат турында сүз бара. Ләкин болар — диңгездәге берничә тамчы кебек, аерым җитешсезлекләр генә. Безнең алдыбызда — эчтәлеге-идеясө белән дә, рухы белән дә, төле-сәйләма белән дә татарныкы, үзебезнеке булган китап. Аның шулай үз. кадерле, якын булуында икенчел авторларның — тәрҗемәчеләрнең до роле бик зур.