Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕ ГРАЖДАННАР СУГЫШЫНДА

уе шагыйре А П. Майкаеның гСенокос» даган шагырея ул але дә хәтерли, башыннан ахырына чаклы, бер дә төртелмичә, зур пафос белән сөйләп чыга. Чөнки бу шигырьне ул мала а чагында, әтисе үлгәч, әнисе һәм туганнары белән, Тукай авылыннан ерак түгел Бабае. Рязапов йөргән 1908 елда авылдагы русско-татарская школаны тәмамлап имтихан биргәндә, Якубка шул гСенокос» дигән шигырь туры килгән. Ул аны. печән чапкан чакларын искә төшереп, зур дәрт белән укып биргән һәм сяхшы» билгесе алган Имтиханда инспектор Якубның сәләтен күргән һәм аңа Стәрлетамак өязе земствосы идарәсенә гариза язарга, стипендия алу һәм интернатта тору шарты белән, Казандагы татарская учительская шкалага укырга җибәрүне сорарга кушкан Шулай итеп. Я куб Казанда һәм Сладкое исемле алпавытларның болыннарында батрак булып ашләгәндә җырлап учительская школада уку бәхетенә ирешә Казанда укыганда Якуб Чанышев бөек шагыйрь Габдулла Тукай, революционер Хөсәен Ямашев, азучыларыбыз Фатих Әмирхан Галимҗан Ибраһимов Мәҗит Га- фурилар белән таныша. Казан университеты һәм ветеринария институты студентларыннан 1905—1907 елгы революция турында ншетә, китапханәләргә, йөреп. газета-журналлар икый. политик аң белемен арттыра. 19Г2 елда, учительская школаны тамам лап, Стәрлетамак вязе Кир- ианай авылымда укытучы булып эшк» тотына. Ләкин озак эшли алмый, 1913 елда патша хөкүмәте аны солдатка ала һәм Варшава 3 нче гвардия дивизиясенә озата. Шул елдан башлап Якуб ага Чанышев 50 елдан артык армиядә хезмәт итә Иске армиядә ул, артиллерия фейрверкере (сержанты) буларак, беренче империалистик сугышның әчесен төчесен татый, фронтларның иң кызган җирләрендә — Львов һәм Перемышль тирәләрендәге сугышларда катнаша сугышның кемнәр өчен барганын, солдат Генерал-лейтенант, гражданнар сугышы ветераны Якуб Чанышев. водларының революцион эшчеләре аркылы большевизм 1917 елгы февраль революциясен Якуб ага " әзерли торган школада укыганда каршылый, / (1917 ел. 15 мартта) ленинчыл большевиклар партиясен» кер» һәм партиянең Казан комитеты җитәкчелегендә 240 һәм 164 нче полк солдатларын Октябрь революциясең» әзерли Революцион штаб члены буларак. Октябрь кораллы күтәрелешенә актив катнаша Ежов. Скачков белән бергә Казан хәрби округы комиссарлар советы члены булып эшли Яшь Совет республикасына каршы корал күтәргән эчке һәм тышкы дошманнарга каршы гражданнар сугышы барган чорда —1919—1923 елларда — Якуб ага Чанышен батыр комисарларның берсе була. Беренче татар укчы бригадасының артиллерия начальнигы, соңрак комиссары буларак, Оренбург тирәсендә контрреволюцион атаман Дутовны җиңеп. Урта Азиягә юл ачуда. Төркстандагы басмачыларны бетерүдә катнаша. Бу батырлыклары өчен ул. беренчеләрдән буларак хөкүмәт тарафыннан гКызыл байрак* ордены белән бүләкләнә. Бу чорда ул илебезнең зур җитәкчеләре В Куйбышев һәм Л1 Фрунзе лар белән бергә эшли. 1925 елда ЛГ Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укып кайтканнан соң Якуб ага Чанышев 193'2 елга чаклы Казан дивизиясенең командиры һәм комиссары була, партия өлкә комитеты ч 1ены һәм Татарстан Узәк Башкарма Комитеты члены буларак хезмәт ияләре арасында тирән мәгънәле партия-политик эшләре алып бара, язучылар. шагыйрьләр, композиторлар артистлар белән аралаша, кызылармеецларны алар белән очраштыра. каны кемнәр өчен коелганын күрә. Петроград- тан фронтка җибәрелгән Путилов һәм Уралдан Мотовилихин пушка за- хәрәкәте белән таныша I Чанышев Казанда прапорщиклар революциянең беренче көненнән ук НЫШ в В ф ТАТАР ЕГЕТЛӘР! ГРАЖДАННАР СУГЫШЫНДА ф Элек заманда барлык армияләр изүчеләргә, патшаларга, корольләргә хезмәт иттеләр. Армия ярдәмендә алар хезмәт ияләрен кол итеп тоттылар, Азия һәм Африка илләрен яулап алдылар, анардагы байлыкларны таладылар. Кешелек дөньясы тарихында беренче тапкыр Беек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә яңа тип армия — халыкның үз армиясе — Кызыл Армия барлыкка килде. Ул халык казанышларын яклау, яшь Совет республикасын эчке һәм тышкы дошманнардан саклау өчен оештырылды. Гражданнар сугышы чорында биш миллионлы Кызыл Армияне оештыручы, тәрбияләүче һәм аны җитәкләүче Коммунистлар партиясе, аның юлбашчысы В. И. Ленин булды. Боек Октябрь революциясе җиңеп чыкканнан соң, В. И. Ленин һәм партия социалистик Ватанны саклау турында лозунг ташладылар һәм бу эш күп милләтле Советлар Россиясенең һәр гражданы ечен изге бурыч булып әверелде. Керенский җитәкчелегендә властьны үзләренә яулап алырга маташкан эчке контрреволюцион кечләр Гатчине янындагы сугышта тар-мар ителделәр һәм кайберләре чит илләргә, кайберләре ак казаклар хакимлек иткән Дон буена хурлыклы төстә качтылар. Шуннан алар хыянәтчел тестә кенбатыш һәм Америка империалистларын ярдәмгә чакырдылар. Ундүрт империалистик дәүләт аларга ярдәмгә ашыкты, алар яшь Советлар республикасына гражданнар сугышын кочләп тактылар. Бу сугыш биш елга якын дәвам итте. Яшь Советлар Россиясе утлы боҗра эчендә калды. Партия һәм бөек Ленин халыкларны интервентлар белән көрәшкә чакырдылар: «Барысы да фронт өчен!», «Барысы да интервентларны һәм ак гвардияне тар-мар итү өчен!», «Пролетарийлар, атларга!», «Коммунистлар һәм комсомоллар, фронтка!», «Җиңү яки үлем!». Үзәктә власть Хезмәт һәм Оборона Советына тупланды. Аның башлыгы — В. И. Ленин. Бетен ил кораллы лагерьга әверелде. Татарстан егетләре, партия һәм Ленин чакыруына җавап итеп, үзләре теләп йөэәр- ләл-йөзәрләп Кызыл Армиягә язылдылар, Казанда, Уфада. Екатеринбургта, Троицки- да. Пензада, Самарада, Петроградта һәм Мәскәүдә милли частьлар оештырырга керештеләр. Казанда бик кыска вакыт эчендә Аерым мөселман Социалистик полкы оешты. Аның командиры—бокс буенча РСФСР чемпионы Нур Алимов иде. Бер үк вакытта большевик Гали Касимов командалыгында Коммунистик батальон, Сафа Гобәйдуллин җитәкчелегендә Татар-башкорт батальоны, Карл Маркс исемендәге Аерым милли батальон [элеккеге әсир төшкәннәрдән), Елга флотилиясе батальоны [командиры Л. Берлин] оешты. Мәскәүдән Һади Маликов командасы астында Мөселман комиссариаты оештырган Татар-башкорт батальоны килеп төште. Оборона Халык Комиссариаты каршындагы Мөселман хәрби коллегиясе председателе Мулланур Вахитов милли частьлар оештыру буенча зур эш алып барды. Кызыл Армиянең талантлы полководецы ленинчы-большевик М. В. Фрунзе болай дип язды: «Милли частьләр безнең очен буш мавыгу, союздаш аерым халыкларның милли хисләрен канәгатьләндерү уены гына түгел. Бу — безнең дәүләтебезнең бөтен характерыннан килеп чыккан һәм безнең социалистик политиканың төп принципларын чагылдыра торган җитди чара. Армияне без башкача төзи алмыйбыз». [Фрунзе, «Сайланма әсәрләр».] Бу милли частьлар партия һәм Кызыл Армия командованиесе ышанычын намус белән акладылар. Татар егетләре Иделдә ак чехлар белән, Оренбург янында һәм Уралда, Петроград янында һәм Украинада ак казаклар белән каһарманнарча сугыштылар. Себердән Иделгә таба англо-америка империалистлары тарафыннан корал- ландырылган һәм киендерелгән оч йөз меңле Колчак армиясе һөҗүм итеп килгән чагында, ип естенә тагын да дәһшәтлерәк куркыныч туды. Колчак белән Деникин, Иделдә үзара кушылырга план корып, җәен инде Мәскәүдә булырга өметләнделәр. Менә шундый шартларда Казанда тагы да зуррак хәрби берләшмә — Беренче аерым Идел буе татар укчы бригадасы барлыкка килде. Бу бригада Самарадан Оренбург, Казагыстанның көньяк далалары аша Бохарага һәм Көньяк Кыргызстана кадәр Даипы сугышчан юп үтте, гражданнар сугышы тарихына үзе турында героин сәхифәләр язды. Бригаданы тезү эшенә партиянең Казан губерна комитеты. Канчыгыш фронтның Коньяк группасы командующие М. В. Фрунзе актив катнашты. Бригаданың командиры Йосыф Ибраһимоа. штаб начальнигы элеккеге гвардия капитаны, литаа татары А. А. Тальковский, хәрби комиссары язучы Шамил Усманов (аны соңрак чекист Бэкер Белоусов, ә Ферганәдә бу юлларның авторы алыштырды) иде, Полк командирлары итеп Беренче денья сугышында тәҗрибә туплаган больше- (инлар-солдатлар. унтер-офицерлар, кече офицерлар билгеләнде. Полкларның коман. дирлары Һәм комиссарлары Шәйхетдинов. Унанов. Хисиев, Әсәнсв. Солтанов. Садыйков. Алимбеков, Мостафин, Борнашев, Мәүлутоа, Касимов һ. б. лар булдылар. Фатих Мохәммәдьяров (соңыннан медицина профессоры, Татарстанның сәламәтлек саклау халык комиссары) фронтларда хәрби госпитальләр оештырды, моның эчен Казаннан менә дигән врачлар һәм шәфкать туташлары чакырды. Шундый зур берләшмәнең ул вакыттагы шартларда, корал да. техника да, кием- салым да, аэыктелек тә җитешмәгән бер чорда чагыштырмача кыска вакытта — •ч ай вакыт эчендә оешып бетүе Республиканың Реввоенсоветы һәм коммунистлар партиясе ярдәме нәтиҗәсендә генә мемкии булды. Менә шул вакытларда Реввоенсоветның Кәнчыгыш фронты командующие С. С. Каменевка (Сембер шәһәре) җибәргән телеграммасы: «Мәскәү. 1919 ел, 6 май. Аерым Идел буе татар (меселман) бригадасын һәм ярдәмче частьләрен беренче чиратта оештырырга боерабыз: бригаданың идарәсен һәм Беренче полкны — Казанда. Икенче полкны — Самарада, Өченче полкны Алатырь- да (Семб. губ.|. Аны оператив тәртиптә оештырырга. Республиканың реввоенсовет Председателе». Шул ук кәнне Кенчыгыш фронты Командующие исеменә икенче телеграмма да 3 килеп тешә: з «Татбригаданы оештыру, киң меселман массаларының симпатиясе Совет власте я ягына икеләнүсез күчүе сәбәпле, хәзер политик яктан гаять тә әһәмиятле эш булып * тора. Шуңа күрә республика РВСы Фронт РВСына Татбригаданы һәм Запас батальонны бик тиз оештыруга һәр яклап ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. Бу эшкә фронт РВСына буйсынган кечләрне җәлеп итәргә»— м 1919 елның 1 июнендә без, Казан белән саубуллашып, пароходларга теялдек һәм R Кенчыгыш фронтның Коньяк группасы командующие М. В. Фрунзе карамагына — Самарага юл алдык. Күптән түгеп генә Колчак армиясенең коньяк канатын тар-мар иткән талантлы полководец М. В. Фрунзе бик мопаем кеше икән. Ул безне бик җылы каршы алды һәм шунда ук ейрәнүләр башларга, Оренбургка китәргә әзерләнергә приказ бирде. В. В. Куйбышев Шамил Усманов белән электән таныш булып чыкты, ул бригаданың политбүлеген һәм полкларда партия оешмаларын тоэергә зур ярдәм күрсәтте. М. В. Фрунзеның Татар бригадасына зур әһәмият бирүе турында әйткән идек инде. Моны аның 1S июльдә фронт командованиесе белән телефон аша сойләшүе тагын бер квт раслый: «Павел Павлович, (П. П. Лебедев), мин бары тик берсеконгә генә юлга чыга алам, чонки, беренчедән, пароход юн, икенчедән. Беренче армия операциясен тәэмин итү буенча минем боерыкларымның тормышка ашырылуын үзем күзәтәсем килә. Иртәгә Татар бригадасына осмотр үткәрәм. Патроннар һәм винтовкалар җибәрегез. Кайчан юлга чыгуым турында хәбәр итәрмен». М. В. Фрунзе 17 июльдә бригада частьләренә смотр үткәрде һәм бик канәгать булды. Митингта М. В. Фрунзе үзе һәм В. В. Куйбышев чыгыш ясадылар. Митингтан һвм парадтан соң, М. В. Фрунзе белән В. В. Куйбышев бригаданың командирларын, политрвботникларын әңгәмәгә чакырдылар, безне Оренбург янындагы хәрби хәл белән. Беренче армиянең ак казакларга каршы алып барган киеренке корәше белән таныштырдылар. Без сынатмаска, үзебезнең Ватан һәм революция алдындагы бурымы- быэны намус белән үторгә сүз бирдек ТАТАР Е1ЕТЛӘРК ГРАЖДАННАР СУГЫШЫНДА 1919 елның 19 июлендә бригада фронтка чыгып китте. Илебез һаман one авыр хал кичерә иде: Харьков, Донбасс, Царицын Деникин ку* мында, Юденич Псковны алган, Петроград куркыныч астында, Колчан Уралда зур нар. ымлык күрсәтә. Таркстан гаскәрләре дүрт фронтта кан койгыч сугышлар алып баралар. Ленин М- В. Фрунзедаи Оренбург тирәсендә һәм Уралда ак казакларны тизрәк тар-мар итүне, Терксганга бәрел керүне һәм Совет Теркстаны халыкларына ярдәм күрсәтүне таләп итте. 11 августта Кеньяк группасы гаскәрләре |49 нчы укчы дивизия, 24 нче укчы дивизия, 20 нче укчы дивизия, 3 нче кавалерия дивизиясе һәм беренче татар бригада- сы| Урал елгасының уң як ярын айлардан чистартып, ак казаклар белән каты сугыштан соң, елганы кичеп чыктылар һәм Актүбә, Челкар юнәлешендә хәлиткеч һеҗүмне дәвам иттерделәр. Безнең бригада, 10 нчы кавалерия полкы белән берлектә, Урал елгасын кичкемнән соң, зур казак станицаларыннан: Крәснохолмскидан, Городищенскмдан һәм Морданлоесиидан ак казакларны куып чыгарды. Казаклар безгә каршы биш-аглы мәртәбә контратакага күтәрелделәр. Ләкин безнең сугышчылар каушап калмады, командирлар алгы сафта торып үрнәк күрсәтте. Өченче һәм беренче полкларның пулеметчылары, артиллеристлары аеруча батыр сугыштылар. Беренче полк командиры Шәй- хетдииоа һәм Өченче полк командиры Мәулүтов масса тесендәге кавалерия атакасы вехытында үзләрен оста оештыручы итеп таныттылар. Коммунистлар, комиссарлар һәм политруклар, башкаларга үрнәк күрсәтеп, курку белмичә сугыштылар. Аи-Болак стажтмясе һәм Илецкая защита поселогы эчен барган сугышлар аеруча кан коюлы булды. Безгә М. В. Фрунзенең конкрет күрсәтмәләре ярдәм итте. Без. шул күрсәтмәләр нигезендә, дошманның зур кавалерия кәчләре белән сугышканда, полкларда удар группалар булдырдык, флангларны зур кечпәр белән тәэмин иттек, казакларны мылтыклардан залп, пулемет һәм артиллерия уты белән каршыладык. М. В. Фрунзе штабларны дошманның кинәт ясаган һеҗүмоинән саклау кирәклеген кисәтте, ченки штаб басып алынса, сугыш белән идарә итү дә бетә, югалтулар да и үп булачак иде, Нәкъ әнә шундый хәл Лбищеиси станицасында безнең белән күрше сугышкан легендар 8. И. Чапаев белән булды. Каты сугышлардан сою безнең бригада, оченче кавалерия дивизиясе сугышчылары белән берлектә. Кеньяк Казагыстанның зур шәһәре булган Тимер каласын. Уел торак пунктын алды һәм Мугаджар станциясендә Тернстанта юл ачылды. Бу тарихи әһәмиятле вакыйга уңае белән зур митинг үткәрелде. Митингтан co»v Казан һәм Ак- Түбә артистлары зур концерт бирделәр. Берникадәр ял иткәннән соң, безнең бригада сугыш кирәк-яраклары һәм сугышчылар белән тулыландырылды, аннары, М. В. Фрунзе боерыгы буенча, Беренче Армиянең иң яхшы частьпәре белән берлектә, Фәрганә һәм Самарканд якларына җибәрелде. Бу турыда архив документларына мерәҗәгать итик. ■Кызыл Армиянең талантлы полководецы Кәнчытыш фронтның Кеньяк группасы һәм Теркстан фронты командующие М. В. Фрунзе командалыгында Татар бригадасы данлыклы юл үтте, Колчакның Кеньяк армиясенә. Оренбург һәм Урал ак казакларына, кеньяк-кенбатыш Казагствнда «Олашордачы»ларга, ә аннан соң Ферганәдә һәм Бохарада басмачыларга каршы сугышларга катнашты» . 1919 елда ук РКП[б] Үзәк Комитеты Теркстан комиссиясенең басмачыларны тар- мар итү һәм җирле партия оешмаларына басмачыларның, реакцион руханиларның провокацияләрен фаш итүдә, контрреволюция белән керәштә ярдәм итү эчен Ферганәгә тре меселман гаскәри берләшмәсен күчерү турында ясаган тәкъдимен яхшы дип тапты. Кызыл Армиянең Беренче Аерым татар бригадасы нәкь әнә шундый гаскәри берләшмә иде, 1919 елның 20 декабрендә Ферганәгә Татар бригадасы тәялгән эшелоннар килеп туктады. Бригаданың политбүлеге Андижанга урнашты. ‘ Үзбәкстан ССРның Үзәк Дәүләт архивы. 1313 фонд, 1 тасвирлама, 46 эш, 6 бит. Л НУ В ЧАНЫШ1В ф ТАТАР ВГГТЛОРВ ГРАЖДАННАР СУГЫШЫНДА зур ышаныч белән каравыгызны һәм аның директиваларын катгый үтәвегезне ВЦИК тарафыннан аңа нәкъ шул ружта эш иту иеклэтелгән - утенеп сорыйм. Әгәр дә сез бу хатка каршы миңа җавап язсагыз, бу эшкә карата сезнең мөнәсәбәтегезне хәбәр итсәгез, мин бик шат булыр идем. Коммунистларча сәлам белән — В. Ульянов (Ленин)». Бу тарихи хат Ташкентта партиянең Край Үзәк Комитеты, Мөселман бюросы Үзәк Комитеты һәм интернационаллар Үзәк Комитетының (Өч Үзәк Комитет!) берләштерелгән утырышында һәм 1920 елның 20—27 январенда булып уткән Твркстан коммунистлар партиясенең край конференциясендә (мин аңа делегат буларак катнашкан идем) укып тикшерелде. Конференция делегатлары В. И. Ленинга, бу хат белән тулысынча риза булуларын әйтеп, элек эшләнгән ялгышларны тезәтергә суз биреп, җавап җибәрделәр. М. В. Фрунзе, кызылармеецлардан һәм командирлардан җирле халыкларга карата туганнарча монәсәбәт таләп итеп, һәрберебезне барлык эшләребез белән җирле халыкта Кызыл Армиягә мәхәббәт һәм ышаныч тудырырга чакырып, күп кенә приказлар игълан итте. «Басмачыларны тәмам юк итәргә вакыт,— диелгән иде приказларның берсендә,— Фәрганә •лкәсеннән барлык хәшәрәтләрне тимер себерке белән себереп түгәргә һәм халыкка тыныч хезмәт белән кен күрергә вакыт». М. В. Фрунзе һәм Төркстан комиссиясе күрсәтмәләре нигезендә: бригада часть- ләре Андижан. Ош, Җәләл-Абад, Наманган шәһәрләрендәге зур мамык эшкәртү заводларын, бу шәһәрләр тирәсендәге уннарча кышлакларны шефка алды. «Андижан — Ош хәрби районы барлыкка килде. Бригаданың штабы һәм политбүлеге Андижанда урнашты. Гарнизоннар халык тыгыз урнашкан Хакул-Абад, Тода, ГрунчМазар. Курган.Тупа, Карасу, Гепчә һ. б. торак пунктларын биләде. Ревкомнар, азык-телек, медицина пунктлары да гарнизоннар белән бергә иде. Җирле халык тынычланды, ул безнең гаскәрләрдә үзен саклаучыларны күрде, безгә тагы да киң колач белән ярдәм итәргә кереште. Фәрганәгә килүебезнең беренче кененнән ук, җирле халык арасында, бигрәк тә яшьләр арасында без бик күп дусларыбызны таптык. Аларның күбесе инструктор- тәрҗемәче яки агитатор итеп политбүлек штатына кертелде. Андижан өязенең ревком председателе Рәхим Бабаев, Хамракул Турсункулов, Даман Ахунбабаев, Шаурук Халбатыров, А. Икрамов һәм башка бик күпләр безнең һәр эшебездә зур ярдәм күрсәттеләр. Безнең кызылармеецлар, командирлар һәм политработниклар, җирле халык телен бик тиз үзләштереп, ленинчыл милли политиканың агитаторлары, пропагандистлары булып әверелделәр. Бригададагы кавалерия частьләрендә оешкан отрядлар, милиция группалары, иң ерак почмакларга барыл, басмачыларны кудылар. Ярлылар һәм яшьләр безгә босмачыларның урнашкан урыннарын табарга булышалар иде. Курбашылардан Мадәменбәк, Курширмәт, Кол-Хаҗи, Мөхетдин аеруча явыз һәм рәхимсез булып, аларга каршы бригада сугышчылары дүрт елга якын көрәш алып бардылар. Ләкин алар халыктан аерылган, асылда юл басучы бандитлар хәлендә иде. Курбашыларның кайберләре, үз хәлләрен аңлап. Совет власте ягына чыктылар. Ә Курширмәт. Аман-Пог.ван, Кол-Хаҗи отрядларын хәрби көч белән тар-мар итәргә туры килде. Иң явыз бандит Мөхетдин курбашы, судтан соң, Ош шәһәрендә барабан тавышы астында халык алдында атылды. Аның аркасында бик күп җәфа чиккән җирле халыкның шатлыклы авазлары мылтык тавышын да, барабан тавышын да күмеп китте. Татар бригадасының сугышчылары, командирлары канэчкеч басмачылар белән сугышларда зур батырлыклар күрсәттеләр. Бик күбәүләр үзбәк һәм кыргыз халык, ларының бәхетле киләчәге өчен башларын салды. Андижан, Ош, Җәләп-Абад, Курган- пә. Карасу һ. б җирләрдәге туганнар каберлеген Үзбәкстан һәм Кыргызстан яшьләре хәзер чәчәкләр белән бизиләр, алар хөрмәтенә һәйкәлләр куялар. Бригадага бер яшь тулу көнендә, 1920 елның мартында. Төркстан Үзәк Башкарма Комитеты, Фәрганә, Сәмарканд, Коканд, Андижан, Нэмаиган ревкомнары «Рево люцион Канчыгышның яңа тормышы һәм бөтендөнья пролетариатының бәхете «мен көрәшүче» бригада командованиесе исеменә котлаулар җибәрделәр. Менә Теркстан фронты Реввоенсоветы һәм Политик идарәсенең В. В. Куйбышев кул куйган телеграммасы: ■Беренче татар бригадасының данлы кызыл сугышчыларына. Безнең данлыклы частьләребезнең тууы конендә Сезгә тантаналы котлау сәламебезне җибәрәбез. Казанда туып, Самарада ныгып, сезнең Бригада үзенең героик хәрәкәтләре белән Кызыл Теркстанны Совет Россиясе белән бәйләде, бу ике илнең омтылышын буып торган каһәр тешкән акгвардия «бөкеисен юк итте. Татищеве стани. цасы янында Урал елгасы дулкыннары сезнең куркусызлыгыгыз, батырлыгыгыз турында күп нәрсә сейли алыр иде. Сез анда, саперларыгыз корган күпер аша тиз агымлы Уралны кичеп, дошманга каты удар ясадыгыз. Сезнең эшегез. Татар бригадасының кызылармеецлары Фәрганәдә дә шундый ук данлыклы. Сез биредә Фәрганә халкына эчкерсез, иптәшләрчә менәсәбәттә торасыз, үзегезнең батырлыгыгыз белән басмачылар хәрәкәтен бастырдыгыз. Сезгә дан, каһарман сугышчылар! Сезнең туу көнегездә Теркстан фронты Политик Идарәсе эшче-крестьян Совет Россиясе исеменнән чын күңелдән рәхмәт белдерә. Яшәсен Аерым Татар бригадасының данлы кызылармеецлары! Реввоенсовет члены һәм фронты Политбүлеге медире — В. В. Куйбышева. Беренче Татар бригадасының данлы полклары борынгы Бохара халыкларын соңгы кеичыгыш деспоты — Сәет-Алим-Хан изүеннән коткару эшенә дә актив катнаштылар. Боек Октябрь социалистик революциясеннән со^ Теркстан Совет республикасы оешкач, Бохара әмирлеге басмачыларның үзәгенә, ак гвардия һәм Англия агентурасы ® ның оясына әверелде. Әмир басмачыларының башлыкларына — курбашыларга рухи яктан да, корал белән дә ярдәм күрсәтте. Бохара әмире, революцион Урал эшчеләре 3 тарафыннан атылган Николай II протектораты урынына, Англия империалистлары бе- х лән тыгыз элемтәгә керде. Ә империалистлар Бохараны гына түгел, бетен Теркстанны < кулга төшерергә теләделәр. Әмирнең эчке политикасы да гаять реакцион иде. Үзбәк, теркмән, таҗик милләт * ләреннән торган Бохара халкы назирлар һәм бәкләр изүеннән җәфа чикте. Ярлылар х уннарча төр салым түләделәр, ә түли алмасалар, аларның соңгы халатына, юрганына « кадәр алып чыгалар, хәтта балаларын тартып алалар, кызларын хан гаремына тапшыралар иде. Әгәр берәрсе әмир политикасына каршы аз гына ризасызлык белдерсә, шунда ук зинданга ябалар, казыкка утырталар, таяк һәм камчы белән кыйныйлар, «үлем манарасыиннан ташлыйлар. Халыктан тапап алынган акчага әмир һәм аның бәкләре, байлар менә дигән сарайлар салдыралар, бакчалар үстерәләр, гаремнар тоталар, корал сатып алалар, кышлакларда, бигрәк тә көнчыгыш Бохарада |таулы Таҗик- станда] әледән-әле кузгалып торган күтәрелешләрне бастыру өчен гаскәр асрыйлар иде. Сәет-Алим-Хан әмирнең гаскәре 35 мең кешедән торган регуляр частьләрдән гыйбарәт булып, анда 1S яшьтән алып 70 яшькә кадәр ирләр хезмәт итә иде. Әмирнең төп көчләре — артиллерия һәм шәхси гвардия биш метр калынлыкта. 10 метр биеклектәге 50 километр таш койма белән әйләндереп алынган крепость эченә урнашкан иде. Борынгы Бохара халыклары, Боек Октябрь революциясе китергән азатлык турында ишеткәч, әмир коллыгыннан котылырга теләп, канэчкеч бәкләргә һәм палачларга каршы баш күтәрделәр. 1020 елның 28 августында Теркстан коммунистлары җитәкчелегендә Бохара хезмәт ияләре Чарджуй бәген тар-мар иттеләр, үзләренең ревкомын оештырып, Иске Бохарага һөҗүм башладылар. Ләкин бу отрядларның крепостьны штурмлау өчен көчләре җитәрлек түгел иде һем алар Теркстан фронты командующиена ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. М. В Фрунзе иң яхшы частьләрдән бик тиз удар группа оештырды. Бу группага Татар бригадасының да Беренче һәм Өченче полклары кертелде. Безнең гаскәрләр составында 7 мең җәяүле, 2 мең 5 йөз атлы сугышчы, 35 җиңел, 5 авыр орудие, 5 бронепоезд һөм 11 самолет идо. ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕ ГРАЖДАННАР СУГЫШЫНДА Үзенең тарихи оператив приказында М. В Фрунзе Ьәркамг» аңлаешлы итеп бо лай дип язды: «Без канчыгыш деспоты Сәет-Алим-Хан хакимлеген юк нтүда тугандаш революцион Бохара халкына ярдәм итәргә үзебезгә йокләмә алдык. Крепостьны камап алырга һәм 1, 2. 3, 4, 5 капкаларны җимереп крепостька бәрел керергә, әмирнең сараен, аның үзен һәм барлык сарай әһелләрен яулап алырга, каршы килүчеләрне юк итәргә, бирелүчеләрне исән калдырырга, Бохара халкын коллыктан һәм изелүдән коткарырга приказ бирәм» ‡‡‡. Эч гаскәри группа һәм Аму-Дарья елга флотилиясе оештырылды. Алар, үзара ярдәмләшеп, командующий приказын менә дигән итеп үтәделәр. Топ олератия группа—иң күп санлысы һәм техник яктан бик нык тәэмин ителгәне — Канчыгыш (Карши) группасы иде. Аның составына Хесәен Мәүлүтов командалыгындагы Татар бригадасы полклары, В. Т. Обухов (хәзер генерал-полковник, Мәскәүдә яши) командалыгындагы кавалерия групласы, 28 нче бронепоезд һәм 53 иче броня отряды кертелде. Безнең гаскәрләр 1 сентябрьдә Каршн капкасын җимерделәр һәм крепость зченә бәреп керделәр. Гадәттә дини фанатизмны католицизм белән, коточкыч инквизиторлар белән бәйлиләр. Бохара муллаларының, ишаннарының, аларның морит һәм дәрвишләренең фанатизмы да канзчкеч иезуитлар фанатизмыннан бер дә ним түгел иде. Моны атаклы таҗик язучысы Садретдин Айни үзенең романнарында бик дорес сурәтли. Хәер, ул үзе дә әмир ялчылары тарафыннан аркасына иоз таяк алган кеше. Бохара руханилары, бердәнбер алла хакын якларга чакырып, безнең сугышчыларны да уз якларына аударырга тырыштылар. Шул ук вакытта апар түбә кыекларыннан ут сиптерделәр. Безнең кызылармеецлар руханиларның бу хыянәтчел хәйләләрен бик тиз сизделәр һәм барысын бергә җыеп мәчет аченә ябып бикләп куйдылар. Бохараны азат итү очен сугышларда Татар полкларыннан йозпәрчә яшь сугышчылар һәм командирлар һәлак булды, алар беренче булып капкадан бәреп керделәр, берен, че булып әмир сараена барып җиттеләр. Ләкин әмир үзенең гаскәрләрен, мал-молкә- тан, хатыннарын ташлап, хурлыклы тостә Әфганстанга шылган иде. М. В. Фрунзе В. И. Ленинга түбәндәге телеграмманы җибәрде: «Иске Бохара крепосте бүген кызыл бохаралылар һәм безнең частьләрнең бердәм коче белән алынды. Бохара реакциясе һәм карагруһының соңгы үзәге юк ителде. Регнстан остендә донья революциясенең җиңүчән Кызыл байрагы җилферди! Самарканд. 2 сентябрь. Фрунзе».