Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИГЕЗЮЛЛЫКЛАР

Бер карасаң, тормыш—цифрблат — Гапгадигә аны саныйсың, Өстән-өстән күз төшереп кенә Заманыңны гүя таныйсың. Сәгать телләре күк аңлаешлы Тормыш ул шәт асат барадыр? Нәрсә йөртә микән ул телләрне» Сәгатьне син ачып кара бер!.. Бер авылда үстек... Бер мәктәптә, Бер класста бергә укыдык... Мәхәббәтне сиздермичә генә Бер партада бергә утырдык. Яшьлек бергә үтте.. Беләм. шуннан Аерылдылар диеп көтәсез? Бер ишһәрдә, бер үк квартирда Яшибез без — гафу итәсез! Таш юлдан ул атын читкә борды, Авыртмасын, диеп, аягы. Энгер-менгер вакыт житте дип тә Артык кумады ул, аяды. «Аягына төшәр, ярамас» дип, Кайткачтын ук бирмәс суны да, Мал кадерен белә торган абзый! ...Ул ат алып кайта сугымга. Чыршыларга кара, һаман яшел, Булсын эссе. б-лсын чатлама — Табигатьнең яшәү көчен раслап Баскан алар горур сафларга. Кай арада гына әмма алар Койган җиргә сары ылыслар? Авырлыкны ничек күтәргәнне Сиздермиләр, ныклар-кырыслар. Әткәй рәсмен илтсәм фотографка, Ул әйбәтләп аны зурайтыр — Галстук бәйләтер дә, шомарткалар, Якын сызыкларны югалтыр... һәр җыерчык мина бик кадерле, Онытуга килми бирәсем. Стенада түгел, күңелемдә Торсын, әйдә, һаман бу рәсем... Дачасыннан халык чәчәк ташый, Кәржин белән алган әби дә. Көтелмәгән бер уй килә башка: «Әбигә сол инде, я, нигә?» Ишеттем мин китеп барган чакта Шул әбинең йомшак тавышын: — Бик ярата иде чәчәкләрне, Картым каберенә барышым... Ерак планетаның вәкилләре Килеп төшсә җиргә, фаразан. Ничек аңлашырбыз? диеп инде Галимнәр баш ватып караган. Төшенерләр иде дуслык ымын. Туры килсә кулны сузарга! Тик аңынчы, җирдә яшәүчеләре Аңлашалсак иде үзара! Биек кыяга мәшһүр осталар Гажәп гыйбадәтханә корганнар. Корганнар да, илаһларын зурлап, Таш идәнгә башны органнар. Текә кыя... Бөркетләр дә аста... Нинди кыюлар бит табылган. Юк, аллага табынмаган кеше — Шулар иҗатына табынган! Күңел сәхифәсен актарганда Беркөнне мин калдым сагаеп: Иске хатлар кебек тоныкланып. Истәлекләр бара саргаеп. Кайтмый калганнарның эшен, төсен Бер жинаять булыр югалту,— һәйкәлләргә уйган сүзләр кебек, Күңелне дә кирәк янарту. Кояш булгач, булмый калмый, Төшми калмый күләгә. Кайчак «күләгәле якны Күргән өчен» эләгә... Ә ник күрмәскә икән, ди, Бакчы син дә, дус, кара — Кояш күтәрелгән саен Күләгәләр кыскара! һава белән су шикелле Тәнкыйть кирәк, аңлыйбыз. Кайчак һава саф булмый бит, Шуны искә алыгыз. Ә кемдер болганчык суда Балык тотарга оста... һавасы, суы, тәнкыйте — һәммәсе булсын чиста! — Атка хәзер азык такы-токы. Сыерларны, әнә, сыйлыйлар,— Ферма кызларыннан егетләр бит Атларына печән сорыйлар .. — Почетта да сыер, отчетта да. Файда китерә бит, ашаса! — Шулай, энем, игътибарлар кими Төпкә жигелеп тартмый башласаң’,.