Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

- Халык,— дип язган иде Максим Горький — материаль байлыклар тудыра торган кач кенә түгел, ә рухи байлыкларның да бердәнбер һәм бетмәс-төкәнмәс чыганагы ул». Безнең бүгенге көннәрдә халыкларның поэтик иҗат өлкәсендә дә үзешчәнлеге көннән көн үсә бара, һәвәскәрләр күп санда җырлар һәм шигырьләр уйлап чыгаралар. Ул иҗат үзенең тормышчан һәм халыкчан булуы белән көчле. Илебезнең төрле якларында һәм төрле өлкәләрендә яшәүче эшчеләр, колхозчылар һәм хезмәткәрләр Ленинга һәм Партиягә багышланган җырлар, легендалар һәм шигырьләрне күп язалар. У купыларыбызга без шул язма фольклор үрнәкләреннән кайбер- ләренең татар теленә тәрҗемәләрен тәкъдим итәбез ЗӘКИ НУРИ Һәр җирдә, һәр нәрсәдә Бала тавышы яңгыравында — Ленин, Кырда йөргән комбайнда — Ленин, Тук башаклар шаулавында — Ленин, Гармунчылар моңнарында — Ленин, Мул уңышлы көз җырында — Ленин, Кыюларның күз нурында — Ленин, Биек таулар кыясында — Ленин, Коммунизм кояшында — Ленин. Киров өлкәсе Шушенскоеда Түбәләрдә калын кар ята. Юлда чыпчык канат кагына. Зур бер төркем малай ияртеп Ленин төшә елга ярына. 1 Мәскәүдә «Советская Россия» нәшрияты чыгарган «О чем поет Родина» дигән китаптан санлап алындылар. Син аларга бөтен серне ач. Белгәнеңнең сөйлә барын да. Сизгер дә соң бала йөрәге, Рәхәт тә соң алар янында... Петя дигән чая бер малай Бигрәк әрсез бүген нигәдер — Володя абый, сезнең конькида Шуып карыйм әле мин дә бер! Ленин көлә шунда кычкырып. Ул үзе дә бала шикелле: — Булмас, булмас, шуа алмассың. Тәпиләрең бик зур, сөйкемлем! Петя кыю, Петя жанлы ул. Үз теләген көйли-җайлый ул. Ялтырап торган яңа конькины Аягына инде бәйли ул. Шаулап ала тагын балалар. Алар янда, алар якында: — Вәгъдәгез бар иде, сөйләгез Сез могҗиза иле хакында... Ленин карый шаян елмаеп, — Ашыкмагыз, түземсезләрем! Килер көне, җитәр вакыты. Мин барысын да сезгә сөйләрмен!.. Горький өлкәсе Наташа исемле кыз һәм яхшы бабай Сакчы аны бик тнз күреп алды. Коридорда юлын бүлдерде, һәм, бәхеткә, шуннан узган чакта Кызны Ленин күреп өлгерде. — Адаштыңмы? Синең исемең ничек’- Сорый Ильич туктап бер мәлгә. Әйдә киттек, минем белән атла, Ял итеп чык минем бүлмәмдә. Сакчылардан гафу үтенде ул,— Кызны, димәк, кирәк кертергә. Кабинетта икәү утыралар, Наташа һәм Ильич — бер түрдә. Язу язды, кәгазь караштырды, һәм сорашып барысын белде ул. — Наташенька, синең әнкәң бармы? — Күптән түгел ачтан үлде ул. — Димәк, монда син адашып кердең!- Я. әйбәтләп утыр, мә. аша!.. Оеп китә йомшак урындыкта һәм йокыга тала Наташа. Зур дөньяның белми хәл-әхвәлен. Үз йокысы йокы сабыйнын. Бүлмә тып-тын. Кинәт телефонга Кулы үрелә яхшы абыйның. — Миңа бик тиз Эдмундович кирәк! Исәнмесез! Эшләр барамы? Менә нәрсә: бүген коридорда Очраттым бер сабый баланы. Әнисе юк. танышларын белми. Кичке якта кергән ул безгә... Балаларны кайгыртырга кирәк — Совнаркомнан боерык шул сезгә. Каңгырмасын бала урамнарда, Ана булсын Ватан аларга... Әһә, әйе! Спекулянт эшен Зур җинаять диеп санарга. Горький елкәсе Кадак турында бер язу Сөйләштеләр бөтенесен ярып салып... Булганы — бар, мөмкин түгел киләчәксез... — Сез әйтәсез. Волхов мохтаҗ кадакка, дип. Табачакбыз, сезгә кадак бирәчәкбез! Кәгазь ала. кызу-кызу яза башлый, Түбәнгәрәк төшә бара юл арты юл. йөгерек имза куела аска: «В. Ульянов*, һәм «Ленин» дип куя җәя эченә ул. .. Ильичны без һәммә эштә шулай күрдек Аның өчен олы иде бөтен нәрсә. Россиянең зур язмышын хәл иткәндә ГОЭЛРО да һәм кадак та мөһим нәрсә. Мәскәү Карт шофер Булган хал Ул хәтерли, начальнигы чакырып алды. Җилкәсенә кулын куйды «Сине беләм. Шуны аңла, Войсков, сиңа ышанабыз., Бүген юлга чыгасың син Ленин белән». һәм күрә ул: машинага Ленин утыра... Кызу чапты — машина бик күндәм иде... Менә алар калага да килеп керде... Петроградны төн тынлыгы күмгән иде. Көзге көн Яфрак саргайган. Юллар тигез. Үрләр юк Мәскәү тирәсе кырлары. Сездән ямьле җирләр юк! Яңгырлар сибәләп узса — Җил исә дә җир кибә. ...Якшәмбе көннәрне Ленин Ял иткәли Горкида. Ауга йөри Җилдән курыкмый. Карамый пычракка ул Бер көн урманга барышлый Бер картны очрата ул. Кулында кәрзин, өстендә — Иске туп, башта —бүрек. — Исәнме, иптәш! — ди Ленин, Сәламне башта биреп. — Хәерле иртә! — ди бабай. — Гөмбә бармы? — Факт, бар. Җыярга тик саулык җитми. Йөрергә тик вакыт тар. Ленин яна мылтык вскан. Карап торгач шунарга, Бабай тагын әйтеп куя: — Ә сез, димәк, сунарга? — Ауга шул. Инде күзгә дә Күренде озын колак, Өч тапкыр аттым — тимәде, һәм әйттем а»й: олак! — Ә ник артыннан чапмадык? — Ул бит яшен күк шылды... Аучы да кычкырып көлде. Гөмбәче дә кушылды. Очрашу Чабата кигән бабайдан Күз алмый итеклесе. Янәшә атлап китәләр — Әйтерсең, ике күрше. Гәпләшеп шактый узалар Куе урман юлыннан. Бабай әйтә: — Күптән хат юк Солдаттагы улымнан. Мохтаҗлыктан һәм сагыштан Карчык та бик ябыкты Очын очка көчкә ялгап Тотабыз хуҗалыкны. — Ә ат бармы? — Каян килсен... Порт та иске җитмәсә... Тәмам эштән чыга идек Комбед ярдәм итмәсә. Тормыш кайчан рәтләнердер? Кыен бит бик тә, бик тә. Дөресен сөйләгән өчен Син инде гаеп итмә — Әйе,— дн аучы,—дөрес бу, Халыкка җинел түгел Нужа каплый болыт булып Әлегә илнең күген. Өр-яңа тормышны власть Төзи алмый тиз генә — Өскә күпме дошман килде, Каршы тор да түз генә... Үзгәрер тиздән тормышлар. Безнең көч җиңми калмас. Кышлар күпме котырса да. Җылы яз килми калмас. — Тиз життек без, бик тиз? — лиле ана Ленин. Рәхмәт! дигәч бераз тынлык булып алды. Ә аннары шоферга ул кулын сузды. Шофер исә аптырап һәм тынып калды. Хәтерли ул суз әйткәндә буталганын, Әй син тел, тел. ник син болай оста түгел: — Кичерегез, кулым, Ильич, бензинлы бит. Сау булыгыз... Хәзер кулым чиста түгел.. Күзгә карап торды Ильич һәм елмайды, Җавап итеп әйтелделәр изге уйлар: — Сез бит эшче! Димәк, сездә була алмый, Юк, юк, әйтмә, б^ла алмый пычрак куллар! Ленинград Саратов өлкәсе Иркен сулап куя бабай: — Ярый шулай булса,— дип.— Мәскәүдә иптәш Ленин бар, Илдә „ң зур большевик. Дошман тиздән жинелер, дип. Син менә хак сөйлисең. Ленин да шулай ди микән? — Шулай булмый ни дисен... Урманнан чыктылар. Алда Күренде күксел елга. — Хушыгыз! — Аучы кул бирде,— Мин китәм хәзер сулга. Витебск Җиләс жилләр исте кырдан Янартып картның хисен. Әйтте бабай: — Син кем, иптәш, Ничек соң синең исем? — Исемем минем Владимир, Шулай диләр күптәннән. — Ә атаң кем? Ә атамны Илья диеп йөрткәннәр... Якты күз нуры бабайның Ау чы юлына төште: — Бу да большевиктыр, ахры, Күр, нинди яхшы кеше. Зурны зурга тиңләү өчен Сайлый сүзне йөрәк үзе. Кояш һәм Җир дигәне бар. Бар Океан һәм Даһи сүзе. Ләкин кояш көндез генә Яктырта да китә бездән. Ә жир исә үз серләрен Яшерен саклый безнең күздән. Океанда томан күп була, Күрмисең хәтта күкләрне. Мәскәү өлкәсе Зурларның зуры Даһи диеп йөртә халык Үз арасыннан күпләрне. Тиңләштерер өчен шулдй Эзләдек без сүзнең зурысын — Ул сүздә Ленин бөек тә. Ачык та, гади дә булсын. Таптылар сүзне йөрәкләр, Әйтте аны илем үзе: Ленин — Мәңгелек дигән сүз, Ә Мәңгелек — Ленин үзе. Мин урман юлын илле ел Рәттән таптадым. Бер чакны Ленин белән дә Бергә атладым. Ауга барышлый очраштык Аулак урында. Бик төпченеп сорашты ул Авыл турында... Болынга чыккач урманнан — Артта калды ул. Көннәрнең берендә Тос! ди Ильич —суда үрдәк Күреп алды ул. Ашыкмый ләкин—уйларсын Нидер көтә дип... Мин әйтәм:—Тизрәк атыгыз, Очып китә бит! Юк, Ленин басмый чакмага, Мылтык атылмый: — Үрдәкнең баласы бар ич, Ничек атыйм?! — ди. Ленин бүлмәсендә ...Стенасы буйлап китап тезгән. Язуы бар: «Тартмыйк!» дип әйткән. Шушында ул җир язмышын яклап Маркс белән кат-кат сөйләшкән. Кешеләр килгән. Хат һәм чыгыш язган. Декретларга имза салган ул Кайбер танда гудок җырын тынлап Шул бүлмәдә тынып калган ул Шул бүлмәгә менә без керәбез. Били уйны, били хисне ул Бер заводтан ашыгып кайтып кереп Безнен кулны кысар төсле ул. Ярославль Халык әйтә Гранит дибез — Урал ташы, безнең таш ул, Матурлык та. ныклык та бар ташыбызда. Тик аннан да мәһабәт һәм матур булып Ленин сыны үзе тора каршыбызда. Җил киссә дә, су тишсә дә бирешми таш, Тиңдер җирдә һич какшамас чынлыкка ул. Ленин рухы ләкин гранит таштан да нык, Чөнки утлар-сулар кичеп чыныккан ул. Г ранит ташы — безнең таулар батыры ул. Хезмәт итәр җирдә бик күп буыннарга Халык әйтә: Ленин гомере аннан да зур. Җитәчәк ул җирдә бик күп миллионнарга!