Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮП КЫРЛЫ, КИҢ КОЛАЧЛЫ ӘДИП

Нәкый һәртөрле фәнни әйберләр һәм хайваннар, җәнлекләр турындагы китапларны бик яратып, мавыгып укый. Чөнки хайван, кош-корт, табигатьне үзе дә ярата Аның «Куян маҗаралары» дигән озын хикәясендә куяннар тормышын бик яхшы белеп язуыннан да моны күреп була. Бу китабы, төрле телләргә тәрҗемә ителеп, балалар арасында яратып укылып йөри. Ул драматург буларак ничек эшли, анык ижат процессы яки язу методы турында мин сүзгә керешә алмыйм. Тик читтән карап күземә чалынган кайбер ягын гына әйтә алам. Ул классик драматургларны күл укый һәм драматургия турында төрле материаллар укырга ярата, аларны газет-журналларда күрсә, сызгалап укып, кисеп алып, аерым папкаларга да җыя. Ул борынгы грек, һинд, кытай, япон драматургиясен җентекләп өйрәнде дияргә була. Грек язучысы Софоклны аеруча ярата. Драматургларны өйрәнгәндә, ул иң элек әсәрнең фабуласын (тоташ вакыйгасын) язып ала, аннары һәрбер пәрдәдәге вакыйганы аерым язып чыга. Соңыннан анализ ясап, үз фикерләрен яза. Гомумән драматургия турында язган төрле искәрмәләре, фикерләре, ясаган анализлары күп. аларны җыйнап, эшкәртеп бер фән хәленә китерәсе иде дип куя, тик моның өчен аның вакыты җитми. Шекспирга мәхәббәте шулкадәр зур, ул аның әсәрләрен өйрәнгәндә, оригиналында ничек яңгыравын белү өчен, үзлегеннән инглиз телен өйрәнде һәм «Король Лир» белән «Гамлет»ны тәрҗемә иткәндә, төп оригиналыннан эшләде. Русча тәрҗемәләрен дә чагыштырып, төп оригиналга якынайтырга тырышты. 30 нчы елга кадәр аның язган пьесалары бик тиз арада, бер ай эчендә язылып акка күчерелеп бетә иде. «һиҗрәт» пьесасын ул. авылда репетиция барган чорында бер атна өчендә язып бетергәнен сөйли. Хәтта, әйтүенә караганда, ачлык елларда бәрәңге лампысы яктысында беррәттән өчәр төн утырып, бер пьеса яза торган булган. Әлбәттә, еллар үтә бара ул аларны төзәтә килде. Мина шул хәтлесе билгеле: тормыштан алынган типны яки үзенең уена килгән идеяне ачу өчен, ул бер образны үзәккә ала. аның характерын ачу өчен вакыйгага бәйләп аның тирәсенә башка образлар җыйный. Бу образлар һәммәсе дә төп геройны ачуга хезмәт итәләр. Баштарак язылган комедияләрендә тагын шул хәл бар: геройлары гомумән һәрбер әсәрендә пьесаның ахырында тагын бергә килеп җыйналган була. («Һиҗрәт». «Шәнгәрәй», «Пнкүләй Шәрәфи». «Портфель» һ. б.).„ 30 нчы елдан соң аның бу язу ысулы үзгәр». Методны схема итеп алудан кача. Билгеле, моның үзенә сәбәпләре бардыр. 30 нчы елдан соң күбрәк ул тарихи трагедияләр, фольклорлы комедияләр язарга керешә. Тарихи әсәрләрне язу бик мәшәкатьле була, бик күп материал укый. Геройның, үзе күрергә теләгән ноктасын табу өчен, шуңа багланышлы бик вак. кечкенә эпизодларын җыйнап тотып алырга тырыша. Мәсәлән, Муса трагедиясен язганда ул: «Мин Муса трагедиясен «Шагыйрь һәм тиран» темасы итеп күрәм, шагыйрь — ирек, азатлык каһарманы, аны бер тиран, зиндан да җиңә алмый, бу көрәштә һәр вакыт тиран җиңелә, шагыйрь авазы зиндан стеналары аша үтә, җыр һаман яши һәм тиранлыкка нәфрәт булып яңгырый. Моның өчен миңа Мусаны Гитлер белән кара-каршы куярга кирәк. Ләкин, кызганычка каршы, кулымда тарихи факт юк, аны Розенберг белән очраштырырга туры килә», дип сөйли иде. 1 Гөлсем апа Нәкый аганың иҗат һәм тормыш юлы турында кызыклы истәлекләр язып калдырган. Без әлеге истәлекләрнең соңгы—XIII бүлекчәсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Редакция. Н Н. Исәнбәт тормыш иптәше Гөлсем ханым белән. ♦ о ш Әсәрләрен кат-кат эшли. Эшләгәндә, башына ял бирү өчен, яза торган әсәрен к туктатып, арага фольклор, сүзлек, әдәбият тарихы, борынгы әдәбият буенча ни дә ® булса кертеп эшләп ала. Шуца күрә анын естәле яки тирә-ягы бик күп тврле китап- s лар белән капланып беткәнлектән, ул өстәлнең бер җирендә кул гына сыярлык калган s урында яза. Куйган китапларны, язмаларын берәр ничек тәртипкә кигерүгә, кузга- a тырга һич рөхсәт итмн. Нәкый яшьтән үк дөнья әдәбиятындагы язучылар, философларны укып танышып э барган. Кулына тишкән китапларны чайкап кына ачми инде. Һәрбер хәрефен сыгып. "* үзенә кирәк фикерне ала, үзенең карашын чагылдырып аркылыга-буйга сыза, төрле билгеләр куя. Язар темасы, материалы булмаган вакытны яки ялкаулыгы килгән чагын, эшлисе килмәү, күңел төшмәү, арган-талган чагын мин бер генә дә күрмәдем. Ләкин ашарга- эчәргә туктаган вакытында, үзенә ял бирү, фикерләрен читкә бору өчен, безнең белән Һәртөрле тузга язмаган җыен юк-барны сөйләргә тотына. Мин анын ни өчен кирле- морлы сүзләр сөйләп утыруын ацласам да, бергә катышып көлсәм дә, гаиләдәге башка кешеләребез гомер буе ияләшә алмадылар. Гомер буе каләмгә өйрәнгән кулы, ашарга утыргач та, тәлинкә өстендә кашыкны беркадәр кыбырдатып, язарга иткән сыман, селкенеп тора. Нәкый үзенен иҗади байлыкларын халыкка биреп бетерә алмыйча, үзе белән алып китмәс микән, дигән уй мине бик борчый иде. Сонгы дәвер гомерендә кайбер эшләрен иркенләп эшләп утырырга мөмкинлекләр туу, әлбәттә, куанычлы. Исәнбәт ул — сирәк туа торган, күп кырлы, кнн колачлы, халкын ярату хакына күп нәрсәгә чыдам, зур талантлы кеше. Бары халыкка булган мәхәббәте генә аның өмет яктысы булды. Ул мине дә халыкны ярата белергә, шул яратудан тәм табып яшәргә, бөтен барлыгын белән үзеңне корбан итә белергә өйрәтте. КҮП КЫРЛЫ. КИҢ КОЛАЧЛЫ ПДИП Исәнбәт бары шагыйрь генә яки драматург кына булып эшләсә, бәлки ул бик күп шигырь, бик күп драма әсәре тудырган булыр нде. Ләкин ул үзенең ннндн халыкка, аның кайсы катлавына хезмәт итүен бнк аңлап (аның беренче поэмаларының «Укытучы кыз», «Качкын» кайсы катлауга хезмәт итүен башта ук ачыклый), халыкның әдәби культура байлыгын өйрәнергә, аны җыйнарга керешкән. Намуслы йөз ояла дигәндәй, башка халыклар алдында коммунизм җәмгыятенә әзергә хәзер булып буш кул белән кермәү ечен. гомуми культурага татар халкының да нинди дә булса бер елеш кертергә тиешлеген анлап. шигырь, драма әсәрләреннән тыш, бер үк вакыгт* ул башка бик күп өлкәләргә дә чәчелеп эшләргә мәҗбүр була. Әдәбият тарихы, тел- фольклор байлыкларын җыйнап, эшкәртеп халыкнын үзенә кайтарып бирергә тырышты. Фольклор әйберләрен аркылы-бунга үлчәп, гыйльми анализы тәмам булмыйча, чилепешле чыгаруга каршы булды. Шу на күрә, өлгерә алмаганлыктан. бик күп материалы кулында яга. 1925 нче ел «Безнең юл» журналының 25 иче санында Кутуй («Тойгы» имзасы белән) Исәнбәтнең «Чаң» дигән шигырьләр җыентыгына язган тәкьризендә, аның: Батыр мәйданда ятмас җан барында. Тотар антын, түгәр актык канын да! — ’ дигән шигырен мисалга китереп: «Аныңча (Нәкыйчә) үлмичә керәш мәйданын ташлау җинаять», дип язган иде. Язучылык сыйфаты буенча ул, һәртөрле катлау кешеләре белән сөйләшүдән тарсынмый. Аларның үз дәрәҗәләрендә уртак тел габып аралаша, алар белән үзен тигез тотып, бер булып китә ала. Нәкый — табигате белән бик шат. уенчак кеше. Сахраларга чыккайда яшел улам өсләрендә балалар кебек гәкмәч атына, ауный, бөтен яланны яңгыратып нһаһайдав кычкыра, табигатьнең эчендә табигатьнең нәкь үзе белән бер булып тоташа. Тормышта бер вакытта ла төшенкелеккә бирелми. Кешеләрне дә шулай булырга өйрәтә. Әмма эшкә утырса, бу вакыт ул бик җитди була. Исенә төшермәсәң. ашап-эчеп алырга кирәклекне дә белми. Урын сайлап тормый, һәркайда эшли, яза, урын булмас», тезенә куеп булса да яза бирә. Эшеннән кузгатканны, яки турыдан-туры әдәбнят-сәи- гатькә катнашы булмаган җыелышларга йөрүне бер дә яратмый. Аның иҗат эшенә берәр ничек аз гына кырын килсәң, холыгы бик начар, үзлегеннән чыга, сиңа теләсә нәрсә кычкырырга хәзер тора. Ул кайчан малайлар кебек шук та була. Кайбер көнне иртән мин базардан кайтуга үзенең юрганмендәрен нәкь йоклап яткан кеше кебек ясап куя да үзе кача. Мин барып бер уятам, ике уя гам. Ахырда ачулана башлыйм. Ә ул шул арада, качып торган җиреннән чыгып, өстәл янына килгән дә эшләп утыра... Галстук тагарга ярагмый. Шуның өчен аны бәйләргә дә өйрәнә алмады. Әзер бәйләнгән галстуклар ала горган булдык. Ходаның бирмеш көне, һәр елны бер пар перчатканы кайда да булса калдырып, югалтып кайгу —аның гадәте. Шуны истә тотып, перчатка сатып алганда һәр вакыт 2—3 пар итеп алып куябыз. Ни алсаң, шуны кия, ни ашатсан, шуны ашаса да. тозлы балык белән балны бергә каба дигәндәй берсенә берсе капма-каршы әйберләрне дә бергә кушып ашый ала торган гадәте бар һич талымлап горный. Кызыбыз Йолдызның: «Әти. безнең аппетитны бозасың», дип кәефе китүемә, «шулай яхшы, файдалы була ул. кызым», дип көлә генә бирә.