ҖИЗ КЫҢГЫРАУ
йөри иде. Хәзер кара дуга да юк, кара дуга белән җигелгән ат та юк, хәтта дилбегә тотып утырган хуҗа үзе дә юк, ә менә жиз кыңгырау ничектер торып, сакланып калган... Әллә нидә бер мин аны кулыма алып, әкрен генә селкеп карыйм. Ж.из кыңгырау шунда ук, телгә килгәндәй, дәртле тавышын чыгара: «Зың-зиң, зын- знң!..» Нәкъ менә кара дугада чакта чыңлаган шикелле дулкынланып, яңгырап китә. Гажәп, вакыт дигәнендә көчсез икән бу җиз кыңгырау алдында, вакыт аны әз генә дә, ичмасам, үзгәртә алмаган. Ул элеккечә яшь, дәртле, моңлы һәм ниндидер бер могҗиза белән мине күз ачып йомганчы кырык ел артка, яшүсмер чагыма күчерә дә куя. ХИКӘЯ-ИСТӘЛЕК инем китаплар шүрлегендә тавыш*өнсез генә жиз кынгырау тора. Канчандыр моннан бик күп еллар элек, туйга яки кунакка барган чагында ул кара дугага тагылган килеш ат башында Башында шактый ямьшәйгән күк эшләпә, эшләпәсенең бер кырыеннан кара кәләпүшенең чите күренеп тора. Мине күргәч, абзыкай гаҗәпләнүеннән кычкырып дәшә куйды: — Пәрәмәч, син кайдан? *— Дәүләкәнпән,— дим мин. авызны ерып. — Ничек килдең, үзең генәме? — Үзем генә, Рәхмәтулла абзыйга утырып килдем. — Шулаймыни? Кара син! һе. кунакка кайттым диген... Ә без менә Абзанга чыгып китәргә торабыз. Мин ни әйтергә белмим. Нигъмәтулла абзыкай озак уйлап тора торган кеше түгел иде Ул шунда ук җиңгәчәйгә карап әйтә куйды: — Син! Шәкертне үзебездән калдырмыйк. — Теләсә,— диде җиңгәчәй. — Безнең белән барасыңмы, бәбкәм? — Кая соң?.. **• Абзанга инде.. Туйга барабыз. •— Туйга?! Белмим шул,—дидем мин, шактый икеләнеп. — Я. нәстә тагын «белмим.» Барабыз, вәссәлам! Туйдан тукмак та калмый. — Туктале син.—диде җиңгәчәй.— Әхтәмнең өстен карыйк, калй кунагы. йөзенә кызыллык килмәсен. ’ Җиңгәчәй дөрес әйтә иде. Мин өйдән туйга барасымны белеп чык» мадым. Дөрес, минем өс-башым болай бик хөртидән түгел. Бик яңадан булмаса да пинжәк. чалбар, аякта ботинка, тик арбада кырык чакрым килеп, алар шактый таушалган һәм тузанланган иде .. Җиңгәчән минем өс-башымны күздән бер кичереп чыкты да: •=— Алмашка күлмәгең бармы? — дип сорады. — Бар.— дидем мин, кулымдагы төенчекне селкеп. — Булды болай булгач,— диде Нигъмәтулла абзыкай. сүзне тизрәк бетерәсе килеп.—Ә Абзанга баргач, син аңа күлмәген каталап бирерсең *. — Синең гел шул ордым-бәрдем булыр инде,— диде җиңгәчәй, сукраныбрак. аннары мич кашагасыннан мина канат алып бирде: — Бар. өстеңдәге тузаныңны бераз чистарт. Мин ишек алдына чыгып, башта пинжәгемне салып, аны канат белән чистарттым, аннары чалбарыма тотындым. Үзем чистартам, ә үзем эчемнән генә уйланам, барырга.мы-юкмы бу туйга?.. Әлбәттә, туй бик күңелле, бик кызык нәрсә инде ул... Минем башкорт туен да, үзебезнең Каракош туен да күргәнем бар. Хәтта әткәйнең сеңелесе Сәрвәр апаны биргән чакта, кайнеш булып, җизнидән пәке дә алганым бар. Үзенә якын кешенең туе башка инде ул. андый вакытта өстеңә яна кием дә тектереп кидерәләр, кулыңа әзрәк акча да бирәләр, кыскасы, берничә көн эчендә кинәт үсеп киткәндәй, күрше-тирә малайларының күзлә* рен яндырып, һаваланып йөри бирәсең. Ә бу туйда мин кем булып йөрермен?.. Монда, минем белүемчә, җиңгәчәйнең сеңелесен, ягъни Нигъмәтулла абзыкайның балдызын бирәләр. Аларга бит мин кода тиешле кешенең малае гына... Ничек каршы алырлар, ничек карарлар миңа, ят халык арасында арбаның бишенче тәгәрмәчедәй буталып кына йөрергә туры килмәсме? . Аннары аулак өйдә калу да бик кызыктыра бит әле. Бусы да сирәк эләгә торган бер хөрлек... Нишләргә сон?.. Әллә бармыйча калырга микән?.. Ул арада өйдән җингәчәй белән Нигъмәтулла абзыкай кижеле ашъяулыкка төргән ике зур төенчек күтәреп чыктылар. .Чыгуга, абзы- кан миңа кычкырды; — Я. шәкерт, булдыңмы’ Мин торып калырга бер сылтау тапкандай ашыгып сорадым: — Ә Зөләйха кайда сон? — Зөләйханы апакае Өфегә алып киткән иде шул,— диде абзыкай. Әйтәм җирле ул күренми. Зөләйха өйдә булса, бәлки калып та 6} ф лыр иде. Хәзер нишлисең инде, бармыйм дип кәҗәләнә башласаң. абзы хан я тузып китәр, аның талканы һәрвакытта коры була. Төеннәрнең берсен, печәнне кайтарып, кучер астына тыгып куйды- 3 лар. Аннары җиңгәчәй палас япкан .мендәр өстенә киң итәкләрен җыеш- 2 тырын менеп утырды. Икенче төенчекне ипләп кенә үзенең алдына куй- е ды —изәргә ярамый торган нәрсәдер, ахрысы... Абзыкай кучерга бер иске сырма салды. 5 — Кил, утыр, синең урынын шушында булыр, очып төшмәссеңме’ — диде ул миңа. ♦ Мин, алгы тәгәрмәчкә басып, кучерга менеп утырдым Шуннан соң = абзыкай, күн бияләйләрен киеп, каеш дилбегәне кулына алды да, бер Z аягын читкә салындырып, җиңгәчәй кырына утырды һәм авыз эченнән = генә: «Тапшырдык» дип, атын капкага таба борды. Җиз кыңгырау ш күңелле генә чынлап куйды. Капкадан чыккач, абзыкай эшләпәсен күз = өстенә тарта төште, җайлабрак утырырга теләгәндәй, селкенгәләп алды, * аннары: «Яле, малкай!» — диде дә дилбегәсен кагып җибәрде. Сары ат о. кызу гына юртып китте. Җиз кыңгырау бердән дәртләнеп, «зын-зиң, ~ диң диң» килеп, көмеш чыңлавын сибәргә тотынды Нигъмәтулла абзы- □ кан авыл урамыннан матур һәм кызу юртып узарга ярата иде. Хәзер дә ул ат чапмасын, ә юрттырып кына барсын өчен дилбегәсен ике куллап нык кына тартып тотты, атка нидер дәшкәндәй итте, һәм сары ат аның кулын тоеп, озын яллы матур башын аккоштан кырынрак бөгеп, кыска аякларын күз иярмәс тизлек белән юлны типчегәндәй вак-вак кына алыштырып, йомры янбашын тибрәтә-тибрәтә юргалап кына элдерергә тотынды. Урамдагы малайлар уеннарыннан туктап, ишек алларында йөргән агайлар башларын борып, җиткән кызлар ачык тәрәзәләрдән сузылып безгә карап калдылар. Бер-ике эт тә. каяндыр атылып чыгып, ат аягына ташланганнар иде дә. ләкин тавышларына бик тиз буылып, читкә тайпылып калдылар. Без Каракошның озын урамын әнә шулай кешеләрне сокландырып, этләрнең ачуын китереп, матур һәм шәп кенә узып киттек. Авылдан кырга чыккач, абзыкай дилбегәне миңа бирде. (Бу аның гадәте, авыллардан узганда гына ул дилбегәне үзе тота.) Ат та шунда ук дилбегәнең кем кулына күчүен сизеп а лды булса кирәк, юргалап баруыннан туктап, гади юыртуга күчте. Мин тарткалап, суккалап карасам да. аны барыбер тынлата алмадым. Каяндыр болыты белән вак чебен иярде, һәм сары ат башын селкә селкә ялкау гына бара башлады. Нигъмәтулла абзыкай тарантас артына киерелеп ята төште дә. тургайлар сайравына кушылгандай, «ихи-хи-хи?» дип бер сузып куйды. Без Сынны юлы белән барабыз. Көн бик тын, бик эссе. Ике якта да яшь игеннәр йокымсырап, оеп утыра. Иген арасыннан күзгә күренмәс чикерткәләрнең иренеп кенә чырылдавы ишетелә. Юл буендагы эт эчә» гесенең кыңгырау чәчәкләре тирәсендә ак, сары, чуар күбәләкләр талпына. Ара-тирә иген арасыннан берәр кошчык пырылдап күтәрелә яки кәкре томшыклы карчыга тычкан эзләп түбәннән генә, канат какмыйча йөзеп кенә үтепкитә... Үр менәбез... Сары ат йомшак юл тузанына тонтоп басып кына атлый. Абзыкай башта ниндидер бер көйне исенә төшерергә теләгәндәй әкрен генә сызгырырга тотынды Аннары күзләрен яртылаш йомып, тавышын калтырата төшеп, башта авыз эченнән генә сузып, тик соңгы сүзләрен генә ачык әйтеп җырлый башлады. 11 и и яланнары сарылай кәрешкә әэ-әү, Тырышлыклар кирәк лә һәр эшкә-әәү. Мин ул чагында бик нечкә күңелле идем, бик тиз тәэсирләнә идем, шуна ачуым да бик килә иде, ләкин нихәл итим? Менә абзыкайның сузып җибәрүе белән үк минем күземә мөлдерәп яшьләрем килде. Әллә нинди ш\нда эчтәге бөтен нәрсәне бик төптән кузгата торган, бер үк вакытта бөтен җан иясен — адәмнәрне, кошларны, чәчәкләрне, бөҗәкләрне әрнеп кызганырга һәм өзелеп сөяргә мәҗбүр итә торган көй иде шул бу дәдәм көе! һәм ул аны киң сулыш белән гаҗәп иркен, тирән, моңлы итеп җырлый белә иде. Җырлап бетергәч, тургайларны да үзенә кушылырга чакыргандай, тавышын тибрәтә-тибрәтә дәртләнеп бер «үлү... лү... лүү» дип сузып җибәрә иде. һәм тургайлар, чынлап та ана кушылгандай, тын, якты кырлар өстендә тагы да талпыныбрак, исеребрәк сайрарга тотыналар иде кебек. Менә хәзер дә ул жырын әнә шулай әллә кайларгача җәелеп китәрлек итеп сузып бетерде дә, үзе дә шуңардан әсәрләнеп булса кирәк, кәефләнеп бер көлеп куйды. Җиңгәчәйгә таба борыла төшеп, кычкырып дәште: — Ни әле син, якты көнем, уйга калдың. Әллә минем кияү булып янына кергән чакларым исеңә төшеп киттеме? — Тилермә,— диде җиңгәчәй, сабыр гына елмаеп. Мин дә, күземнән китеп бетмәгән яшьләрем аша елмаеп, аларга борылып карадым. Абзыкай кәефе килгән чакта җиңгәчәйне гел менә шулай көлеп шаяртырга ярата. Ә җиңгәчәй бер дә үпкәләргә тормый, күп вакытта сөйкемле-уйчан гына елмаеп, ачусыз гына җавап кайтара. Мондый чакларда алар миңа бер-берсен бик аңлыйлар, бик канәгатьләр һәм бәхетлеләр төсле булып күренәләр. Мин шуңа бик сөенәм, үземә дә ничектер җиңел, рәхәт булып китә. Гомумән мине, ундүрт яшьлек малайны, ул чакларда бәхет нәрсә ул, ярату нәрсә дигән сораулар бик борчый, бик уйландыра башлаган иде. Кешеләр ашыйлар-эчә- ләр, яталар-йоклыйлар, көн дә торып нужа куалар, ә бәхетлеме алар, яратышу дигән нәрсә бармы алар өчен — моны һич сизеп булмый иде. Бигрәк тә гади авыл кешеләренең бәхет һәм мәхәббәт турында уйларга вакытлары да юк, аларны кирәк диеп тә белмиләр шикелле тоела иде миңа. Ярый, сүз бик озынга китте, без бит әле Абзанга туйга барабыз. Сынны авылын күптән уздык, инде Ивановка дигән зур рус авылына җитеп киләбез. Ивановнаны үткәч, Абзанга да ерак калмый. Яхшы атта җиңел генә барсак та. шактый җилектерде. Көн эссе, юлда бер дә урман-фәлән юк, гел ачык кырдан барабыз. Сүз бетте, барыбыз да тындык. Абзыкай ат юрткан уңайга талгып, азрак черем дә итеп алды. Мине дә вакытвакыт йокы басып киткәләде, ләкин кулда дилбегә булгач, бирешмәдем, кыңгырауның күңелле генә чыңлавын, юл буендагы чикерткәләрнең ялкау гына чырылдавын тыңлап, үз уйларыма йотылып бара бирдем. Ивановканың ике-өч чакрымга сузылган урамын узганда Нигъмәтулла абзыкай уянып күзен ачты. — Бәй, Ивановканы үтәбезмени? — диде ул гаҗәпләнеп, һәм эшләпәсен күтәрә төшеп, тураебрак утырды. Капка-койма буендагы таза балтырлы ялан аяклы апайлар, ап-ак җитен башлы малайлар, эскәмияләрдә текә генә утырган зур картузлы рус агайлары безне кызыксынып озатып калалар. Монда абаыкайның «знакомнары» да бар икән. Шуларның кайберләре белә** ул, баш кагыш — Ә Митрофан агай, сәлам! Яки: — Ә Ягур Иваныч, здрастуй! — дип исәнләшеп узды. Тегеләр иренмичә картузларың күтәреп, башларын кат-кат селкеп калдылар. Арадан берсе тагын: — Князь кая китеп бара? — дип тә кычкырды. — Тунга инде, туйга! — диде абзыкай, көлеп,—Свадьба гүләем! — Көлмә шул тикле, тиле кебек! —диде җиңгәчәй, ничектер бераз уңайсызланып. v Ләкин көлмәслек тә түгел икән шул. Нигъмәтулла абзыкай Ивановка урамыннан кыңгыраулы атта узып, менә дүртенчеме-бишенчеме балдызының туена бара, имеш. «Знакомнар» моны белеп бетергәннәр инде. ...Инде Абзанга да җитәбез шикелле... Алдагы сыртны гына менәсе калды. Шуннан Түреш буенда утырган авыл күренергә тиеш. Бер сай чокырны чыккач, абзыкай миңа, юлдан читкәрәк борып, атны туктатырга кушты. Мин. ахрысы, кисәгрәк бордым, тарантас кинәт чалышаеп китте. — һай, шәкерт,— диде абзыкай, тиз генә сикереп төшеп.— Җиңгә ♦ чәйне өстемә аудара яздың бит... я Мин ни бары тик кызардым гына... Эчкәрәк узып, чирәмгә төштек, z Тураеп, киерелеп, бераз сөякләрне яздык. Тузаннарны кактык, үләннең = чистарак җиренә кереп, аякларыбызны ышкыдык. а Абзыкай, авыз эченнән генә сөеп, сары атның ялын тараштыргала- = ды, тирләгән муенын сыпыргалады, тәртәсен селкетеп, аркалыгын тар- < тып карады. Җиңгәчәй тарантастагы мендәрләрне каккалап, күпертеб- Z рәк куйды... Шулай бераз селкенгәләп алгач, яңадан утырышып, кузга- = лып киттек. ® Сыртны менүгә, алдыбызда Түреш буе ачылды һәм ерак түгел Абзан да күренде. Нигъмәтулла абзыкай дилбегәне миннән алды, гадәтенчә, эшләпәсен күзеиәрәк төшерде һәм: «Әйдәле, канатым!» дип бер кагып җибәруе булды — сары ат озын яллы муенын текә генә бөгеп, йонлач бәкәлләрен вак вак кына алыштырып, томырылып юрта да башлады. Җиз кыңгырау, тәңкәләр сипкәндәй, дәртләнеп еш-еш кына чыңларга тотынды. Кырлар уянып киткәндәй булды, тургайлар гүя сискәнеп тагы да югарырак күтәрелделәр. Минем бик кечкенә чагымда Иске Абзанда булганым бар иде. Анысы бик зур авыл булган диләр. Мин аны белмим, хәтерләмим, тик зур кара тараканнан куркып елавым гына истә калган. Бусы моннан берничә ел элек кенә шул авылдан күчеп утырган Кечкенә Абзан. Барлыгы утызлап кына йорт булыр. Өйләр барысы да яңалар, тазалар һәм бер яклап кына утырганнар. Каршыларында гына буйдан-буйга киртә тоткан иген басуы башланып китә. Каралты-куралары, бәрәңге бакчалары болынга таба караган. Болын тип-тигез, чоп-чуар чәчәк кенә, Түреш үзе күренми дә, аның кай тирәдәнрәк акканын бары яшел талларга яки биек, карт тирәкләргә карап кына чамаларга була Бик күңелле, бик сөйкемле җирдә утыра икән бу Кечкенә Абзан. Мин үзем нигәдер менә шушындый иркен, матур табигатьтә утырган кечкенә, җыйнак авылларны күбрәк яратам. Без менә шул авылга шәп кенә юрттырып, дәртле кыңгырау тавышы белән сәламләп килеп кердек.. Авылның икенче очына җитәрәк, урам башын такта, эчкәре башын салам белән япкан йортның урыс капкасын безгә бер дәү, таза абзый ачып ук тора иде инде. Бу туй буласы йорт — җиңгәчәйнең әтиләре, ягъни кода бабайлар йорты. Капканы ачып торучы — җиңгәчәйнең агасы Хөбәйбулла кода иде. Ишек алдына килеп керүгә, безнең тарантасны хуҗалар сырып алдылар. Куе чал төшкән түгәрәк кара сакаллы, базык бәдәнле, йомры- сөйкемле генә карт — кода бабай, аның янында ап-ак чырайлы, юка гәүдәле карчык — кодагый әби иде. Тагын бик куанышып безнең тирәдә бөтерелүче ике җиткән кыз — җиңгәчәйнең сеңелләре — миңа кодачалар Шушы кодачаларның кайсындыр (ихтимал, әнә теге оялыбрак. ҖИЗ КЫҢГЫРАУ арттарак торганындыр, мин әле ачык кына белмим) кияүгә бирәләр — менә шунын туе булачак инде. Нигъмәтулла абзыкай тарантастан егетләрчә тиз генә төшеп, башта ике куллап, иелә биреп, бабасы һәм әбисе белән күреште, аннары көлә- көлә балдызларының аркаларыннан кагып, алар белән күрешә башлады... Җиңгәчәйнең төенчекләрен алдылар, үзенә тарантастан төшәргә булыштылар.. Билгеле, шунда ук миңа да игътибар ител өлгерделәр. Кучердан җиргә төшүемә, кода бабай: — Кара, бу Әхмәтҗан коданың улы түгелме сон? — диде, куанычлы гаҗәпләнгәндәй. — Әйе. шул үзе инде, кече кодагыз Әхтәм,— диде җиңгәчәй. — Бәрәкалла, бик кадерле кунак алып килгәнсез икән, рәхмәт төшсен! Әйдүк шәкерт, әйдүк! —диде кода бабай, миңа ике кулын сузыш Бу хәтле зурлап дәшүне ишеткәч, мин шактый каушап калдым, кызарып киттем. Бигрәк тә яшь кодачаларның күзләрен елтыратып мина кызыксынып карауларын күргәч, бик уңайсызландым, әллә ничек менә үземне котсыз, килбәтсез, ә өс-башымны ярлы, начар итеп тойгандай булдым. Алар миңа «каладан килгән кунак» дип карыйлар инде. Ә минем кай җирем генә каланыкына охшаган сон?!. Тал чыбыктай нечкә, озын бер малай гына ич .мин.. Шулай кызарып, уңайсызланып кына мин кода бабай, кодагый әби. Хөбәйбулла кода белән күрештем, әмма кодачаларга кул сузарга көчем житмәде. Ыгы-зыгы килеп, исәнлек-саулык сораша-сораша күрешеп беткәннән соң, безне өйгә чакырдылар. Хөбәйбулла кода атны, йөгәненнән алып, туарыр өчен лапаска таба атлатты. Кодачалар чирәмгә тиз генә таз белән комган чыгардылар, рәшәткә башына озын сөлге элеп куйдылар. Абзыкай дәртле тавыш белән: — Ягез, балдызлар, кайсыгыз уңганрак, безне юындырыгыз әле,— диде. Ә мин һаман уйланам: бу ике кодачаның кайсысын бирәләр икән шушы түгәрәк йөзле, соры күзле, тулырак гәүдәлесенме, яки әнә теге озын кара толымлы, коңгырт күзле, нечкәрәк буйлысынмы? Тулырак гәүдәлесе яшькә олырак кебек, бәлкем, шунысыдыр. Алай дисәң, нечкәрәк буйлысы ничектер уйчанрак кебек, үзен ул эрерәк, җитдирәк тота да төсле.. Безгә комганнан суны да түгәрәк йөзлесе салып торды, ә тегесе аз гына юанды да тизрәк кереп китте. Шуннан соң безгә бүтән күренмәде дә — һәм юрарга урын да калмады; шул озын толымлы, нечкәрәк буйлы Сәлимә дигәнен кияүгә бирәчәкләр икән инде. Иртәгә туй киләчәк һәм никах укылачак икән. Бүген исә шуңа соңгы зур әзерлек бара. Әнә аш өенең тәрәзәләре ачык, ишеге ачык, мичен көненә икешәр ягудан тәмугка әйләнгән эсседә хатын-кыз кайнаша. Зур сәке өсте туп-тулы табак-савыт, тәпән-чүлыәкләр. мичкә тыгар өчен әзерләп куйган табалар... Ничәмә төрле туй ашлары пешмидер бүген анда! Өйнен урам башында да шул ук тамаша: кызлар тәрәзә башларына кашагалар сузалар, тәрәзә араларына чиккән башлы озын сөлгеләр эләләр, өйнең бөтен түр башын алып торган сәкегә киез, паласлар җәяләр. Чирәмгә чыгарып, су бөркеп юдырылган, сөртелгән гөлләрне кире кертеп у урыннарына куялар. Кыскасы, тавык та чүпләп бетмәс кызу эш барз. Безгә чәйне дә бакчадагы каен төбенә чыгарып куйган өстәлгә әзерләделәр Чәй янына кода бабай үзе генә утырды, башкаларның вакыть юк. Кода бабайның өстендә ике генә сәдәпле ап-ак күлмәк, кара камзул. башында яна кәләпүш. Мин аның шушы бик пакь булып күренгән кыяфәтенә һәм түгәрәкләп кырыккан чал сакаллы алсу, тыныч йөзенә кнзыксынып, хәтта сокланып карыйм. Ул миңа бик күпне белгән, Ок - кыллы, сабыр, кешеләргә мәрхәмәтле бер карт булып күренә. Ничектер менә, ул дөньяда бик гадел торгандыр, бернинди дә начарлык эшләмәгәндер һәм берәүне дә урын.ты-урынсыз рәнҗетмәгәндер дип ышанасы килә. Ашыкмыйча гына чәй ясый-ясый, \.i миннән әткән- әнкой турында сорашты «Әхмәтҗан кода ничек, тазамы, авырмыймы? Хәки.мә кодача саусәламәтме? Ярый, ярый, бирсен алла’ Әнкәен — бик әйбәт, бик сабы p-а кыллы хатын, тик. бичара, бала хәсрәтен күп күрде . Ничәү әле, сигезме-тугызмы баласы үлеп китте бит.. Туган берсен ходай ала торсын әле, я, ана кеше өчен моңарданда авыр хәсрәт бармы < соң?! Син инде аның уннан берсе буласың, хак тәгалә үзеңә гомер бир- Ь сен, әткәң-әнкәңә картайган көннәрендә игелегеңне күрергә насыйп ь итсен». = Ахырдан минем үземә дә: «Укыйсыңмы? Бик яхшы, уку кирәк, ук.- s да хәзер бар өмет!» дип әйтеп куйды. Мин моны үземчә дөрес аңладым = шикелле: заманасы шундый, укып кына чын кеше булырга мөмкин дип “ айтүе иде бу аның... Әйе. минем япь-яшь кенә башымны иң нык уйлан- < дырган мәсьәлә дә шул инде, шул! 5 Чәй янында озак утырмадык — вакыты ул түгел. Иң элек җиңгәчәй 2 торып, чоланда гына өстен алыштырып, аш өенә кереп китте. Бераздан = Нигъмәтулла абзыкай белән Хөбәйбулла кода да. кабык арбага ат * жигеп, каядыр китеп бардылар. Мин ялгызым бер эшсез калдым. Өй _ тирәсендә хәзер җыеп хатынкыз гына — миңа нишләргә соң? Кунакка < килгән җиреңдә үз ишең булмаса. шактый читен икән ул. Мин шулай рәшәткә буенда ялгыз басып торган чагымда ике яшь- > рак хатын өйдән каршыдагы ак келәткә түшәк-ястык, чыбылдык-чар- s шаулар ташын башладылар. Ни өчен, кем әчеп бу дип уйларга өлгер9 мәдем, келт ител башыма килде ак келәткә кыз урыны әзерлиләр. Кияүне кыз янына шунда ябачаклар.. Юк. мина бу тирәдән китәргә кирәк иде. Ераккарак, аулаграк җиргә, һәм мин абзарларга таба уздым да шундагы арт капкадан болынга. Түреш буена чыгып киттем. Башта, уйланып барудан, ахрысы, ничектер тирә-ягыма күтәрелеп карарга да онытканмын. Күпмедер җир киткәч, үземне бил тнңке куе үлән эчендә күреп, гаҗәпләнгәндәй тукталып калдым. Алдымда шау чәчәктән торган тип-тигез болын җәйрәп ята... Шушымыни инде ул Түреш буе?.. Хәйран калмаслык та түгел икән шул! Мин үзем дә Дим буенда үскән Малай, болыннарны күп таптаганым бар. әмма монын кебек тоташ чоп-чуар чәчәкле, ерып йөри алмаслык куе үләнле, тыиякты болынны беренче күрүемдер. Күңелгә кинәт нур тулды, күзгә хәтта сөенеч яшьләре килде, һәм шул чакта табигатьнең кешегә газиз ана кочагыдай никадәр якын кадерле булуын, кешенең ана мең төрле җепләр белән бәйләнгән булуын, алай гына да түгел, кешенең бөтен хыялы өмете, эше-гамәле шушы җылы. якты, тере сулышлы табигатьтән яралган булуын ихтыярсыз аңладым, тойдым, белдем шикелле... Болар берсе дә яна нәрсә түгел кебек, әмма i еше йөрәгенең табигать белән мондый гомерлек тирән якынлыгын кинәт бик ачык хис итүе дэ. минемчә, еш булмый торгандыр. Үлән каплап киткән иске арба эзенә төшеп, мин юри миңа сузылгандай ышкылып, сыгылып калган ал. кызыл, күк. сары чәчәкләрне учым белән сыпырасыпыра. болын түрендә кара-яшелләнеп торган агачлыкларга таба киттем. Барып җиттем. Бер карагай төбендә тукталдым. Менә елгачык үзе дә. Киң түгел икән, ярлары якын, ләкин тирән генә күренә. Суы зөбәрҗәттәй яшькелт, бик чиста, күләгә урыннарда караңгыланып китә, кояшлы җирләрдә жем-жем уйнакларга тотына, ә шулай да, уз дәрәҗәсен белгәндәй, ашыкмыйча уйчан тыны i кына агып ята. Чыккан җире дә, барып койган урыны да ерак түгелдер инде бу тынсөйкемле елгачыкның, әмма гомере янын хыял җитмәс озын булырга тиеш. Күңелнең нечкәргән чагы иде. карап тордым да шагыйрь сүзләре белән үзенә дәштем: — Әй агым су, ни уен, ни хәсрәтең бар синен? Ниләр күрдең, ниләр беләсең син?.. Синен буйларыңда кызлар туалар, кызлар үсәләр, үсеп җиткәч әнә кияүгә чыгып китәләр. Син аларның бит-башларын, знак тәннәрен югансың, зарларын, серләрен ишеткәнсең. Ни юрыйсың син аларга, ни телисең? Тормыш әллә нинди, тормыш бик серле, кызларыңны нәрсә көтә — алар үзләре дә белмиләр... Син аларга бәхет юра, син аларга чын мәхәббәт телә, әй агым су! Ә агым су ага, миңа «әйдә» дигән сыман, бөтерелеп-уймакланып ага да ага. Мин ихтыярсыз аңа ияреп киттем. Яр кырындагы тар гына сукмак бормаланып куе таллыклар арасыннан, гөлҗимеш, карлыган, зелпе куаклары яныннан уза, тип-тнгез, ачык, якты аланлыкларга килеп чыга... Шулай агым суга ияреп йөреп, шактый вакыт уздырып, ниһаять, авылга таба борылдым. Җәйге озын көн күптән инде төшлектән авышса да, кояш баерга ерак иде әле. Кайтып керсәм, өйдә хәрәкәт тагы да көчәйгән кебек — көн үтә, ә эшнең очы-кырые күренми, ахрысы. Яшь кызлар, яшь киленнәр тыз-быз йөриләр, өйдән нәрсәдер чыгаралар, нәрсәдер кертәләр, селкәләр, кагалар... Кайсы кое янында нидер чайкап-чайкап юа, кайсы рәшәткә буенда комлап, катыклап самовар, поднос агарта. Кар базының капкачы бертуктаусыз шап-шоп ачыла да ябыла — аннан өйгә чүлмәк-чүлмәк сөт, май, каймак ташыйлар. Аш өенең ачык тәрәзәсеннән мунча эссесе килеп тора,— мичнең ничәнче ягылуыдыр инде, җиң- гәйләр урак өстендәге шикелле янып, кызарып беткәннәр. Лапас астында Хөбәйбулла кода белән Нигъмәтулла абзыкай түбән салындырып аскан бер зур сарыкны тунап яталар. Бая алар ат җигеп, көтүгә киткән булганнар икән, менә шуннан бер кысыр сарыкны алып кайтып суйганнар. Мин килгәндә тунап бетереп торалар иде. Кода бабай да килеп карады. Хөбәйбулла кода үткен пычак очы белән сарыкның кабырга арасын берничә җирдән телеп җибәрде,— кара ите юк диярлек, торганы май гына. — Сөбеханалла,— диде кода бабай, башын селкеп.— Җыйган икән майны үзе дә, ризыкка язсын. — Хәзрәтләрнең эченә тимәсә ярый инде,—диде Нигъмәтулла абзыкай, көлеп. — Тимәс, ашап өйрәнгән халык. Сигез капканчы, симез кап, дигән борынгылар... Каклаган ит белән җиңел үтәр, иншалла. Кода бабай киткәч, Нигъмәтулла абзыкай комганнан җылы су белән кулларын юды да, җиргә чүгәләп, учына яшереп кенә тәмәке көйрәтергә тотынды. Хөбәйбулла кода да аның янына чүгәләде. — Туйны кемнәр күтәрешә?'—диде Нигъмәтулла абзыкай. — Әхмәтсафа абзыйлар, Сабирҗан җизниләр, Галекәйләр .. ш)Л үзебезнең якыннар инде. — Сәләхи абзыйлар? — Юк, алар катнашмый. — Пәрәмәч, ник?.. Бик якын туганыгыз лабаса. Хөбәйбулла кода авыр гына сулап куйды. — Туган да бит, һәркемнең үз исәбе, кияү... Әтәй дә, мин дә әйтеп карадык югыйсә. Быел елыбыз авыр, туй кебек зур мәшәкатьне күтәрә алмыйбыз, ди Анысы инде берәүгә дә җиңел түгел дә бит, туганлык хакына күтәрәләр. Ә үзебезне әйтмим дә инде... Тун үткәрүнең нәрсә икәнен беләсең, кияү, әнә өсәкләребездә канат белән сыпырып алырлык та бөртек калмады. Ләкин жәл түгел, бетсен, тик баш кына сау булсын, ие!.. Сәләхи абзый бик карун кеше ул, ипиен дә иләтмичә генә салдыра, ә үзенең ындырында сукмаган эскерте тора... Әмма ләкин хикмәт анда гына түгел, хикмәт бүтәндә Аларның да бит безнең Сәлимәдән олырак җиткән кызлары бар. Мәфтүха... Менә Сәлимә китә, ә Мәфтуха калып тора әле... Шуны бер дә күтәрә алмыйлар, кияү, көнчелек ашый үзлә- -Алай икән —диде Нигъмәтулла абзыкай, сузып кына,-Хикмәте бар икән шул... Кайнаган, теге ни. Сәлимә балдыз, мин әйтәм, Мәфтуханың юлын кисмәгәндер бит... — Алла сакласын! диде Хөбәйбулла кода, ашыгып.— Андый нәр- ♦ сә буламы COHJ Язмыш эше, кияү, язмыш эше. Берәүнең дә монда гаебе юк. — Аптырап кына әйтүем инде, әллә Мәфтуханың да ул егеттә өмете булдымы икән дип кенә... — Өмет... өмет, ни, һәрбер җиткән кызда була инде ул... Әмма ниш лэмәк кирәк, язмыш!.. Хәзерге яшьләрне беләсең, үзләре бер-берсен табалар Мунчаклап китереп булмый. — Дөрес инде анысы, кайнагай, дөрес... һай, Мәфтуха!.. Әйтәм җир ♦ ле, ул сездә күренми. — Чакырдык, бик чакырдык үзен,-—диде Хөбәйбулла кода, ачы- х нып.— Инәкәй үзе барып чакырып карады, юк, килмәде, чәкчәк пеше- = решергә дә килмәде. Этәсе. Сәләхи абзый, инәкәйгә әйткән, үзебез туйны күтәрешә алмагач, Мәфтуханы да җибәрә алмыйбыз дигән. Я, шул _ да булдымы сүз?! Әлеге дә баягы, көнчелек... көнчелек ашый адәм < баласын! х — Хәерле булсын!—диде Нигъмәтулла абзыкай. тәмәкесен җиргә = басып — Кызлы йортка кырык ат бәйләнер дигәннәр. Мэфтүха да уты a рып калмас әле, насыйбы табылыр. Алар чүгәләгән җирләреннән тордылар. — Кызлы йортлар күбрәк, егетле йортлар әзрәк шул хәзер,— диде Хөбәйбуллакода көрсенеп,—Канатлар чыкты егетләргә, еракларга оча башладылар... Их-ма, дөньясы! Аларның бу кыска гына сөйләшеп алулары миндә шактый күңелсез уйлар кузгатты. Менә туй, бәйрәм, зур шатлык булырга тора, ә баксаң, аның эчендә дә әнә нинди каршылыклар, ризасызлыклар бар икән... Гаҗәп бу тормыш! Ниһаять, кич тә булды. Тузан, сөт исе аңкытып көтү кайтгы. Сыер, сарыкларны капкадан ук гуры абзарга куып керттеләр. Җиңгәчәй белән кече кодача, чиләк күтәреп, шунда ук сыерларны саварга киттеләр. Эш бер дә бетәр кебек түгел иде. ләкин кода бабай, күз бәйләнгәнче халыкны ашатырга кирәк дип, кичке ашны тизрәк ашыктырырга кушты Ике җиргә — берсен бакчадагы кечкенә өстәлгә, икенчесен, зур торыпша җәеп, ишек алдының тапталмаган чирәменә — табын әзерләделәр Барлык эшләп йөрүче кызлар, җиңгиләр, апайлар арган аякларын сузып, чирәмдәге зур табынга урнаштылар. Бакчадагы кечкенә табын кунаклар белән хуҗалар өчен генә — без шунда утырыштык. Безнең табынга графин белән бал да килде. Бу туйга дип әчеткән бал инде, бүген шуны ничегрәк булган икән дип эчертеп карыйлар Кода бабай беренче башлап Нигъмәтулла абзыкайга салып бирде. Ул балның остасы — стакан кырыннан әз-әзләп кенә эчеп, авызын чәпелдә- теп торды да: — Булган бу,— диде.— Әчүе дә җиткән, кыркуы да юк, ширбәт кенә... Әмма үзе, борыч салгандай, авызны яндырып бара. Шәп булган бу. шәп! — Инәннең балы беркайчан да начар булмый торган иде,—диде Жиңгәчәи дә. — һи минем әби, минем әби бишенче кызын бирә шул, чичек игеп аның балы начар булсын ди. Күз яшьләрен тамыза-тамыза койгандыр уд аны. Кодагый әби көләргә итте, көлә алмады, күзләренә яшьләре килгән җиз КЫҢГЫРАУ дәй булды, ләкин аларны да күрсәтмәде, тик тирләгән битен генә яулык очы белән сөртеп куйды. Кода бабай балны миңа да салып 'бирде Мин. эчимме икән, юкмы икән, эчсәм — килешер микән дип, шактый аптырауда калдым Кода бабай шуны сизгәндәй: — Я,'я. шәкерт, аз гына эчкәннән гөнаһ булмас,— диде. Яртылаш кына эчтем, һәм чынлап та бал гаҗәп тәмле иде. Башта куәтен дә сизмәдем, тик соңыннан гына ул әкренләп бөтен тамырларыма җәелгәндәй булды. Шуның тәэсиреннәндер инде, мин. өстәл тирәсендә барган сүзләргә колак салмыйча, кинәт Сәлимә кодачаны исемә төшереп, аның язмышы турында уйлана башладым. Минем бит әле аны юньләп күргәнем дә юк йөрми, чыкмын, менә безнең табынга да утырмады. Ярәшелгән кызлар бик оялчан булалар дип ишеткәнем бар, сизгер җәнлек шикелле. кеше күзенә күренергә бер дә яратмыйлар, имеш... Әйе, Сәлимә кодачаны да хәзер никахтан ярты гына тәүлек вакыт аерып гора, иртәгә ул кыз чагының соңгы сызыгын үтәчәк, икенче тормышка керәчәк, кеше кешесе булачак Ни уйлый ул. ниләр кичерә, үзен ничек тотарга мәҗбүр,— менә шуны белер өчен генә мин ана хәзер бер тутырып карар идем Күңелемнән генә: «Мин сине кызганам, мин сине көнлим, әмма сиңа бик күп. бик күп бәхет телим».— дип әйтер идем. ...Аш ашап, чәй эчкәннән соң, безгә ятарга куштылар Мине, кунак дип, түр өйгә яткырмакчы булганнар иде. ләкин мин туй мәҗлесе өчен шулкадәр тырышып юган-җыештырган җиргә кереп ятарга бер дә теләмәдем. Рәхмәт Нигъмәтулла абзыкайга, ул гадәттәге өлгерлеге белән: «Я. мондый кичтә кем өйдә ятсын, без шәкерт белән печәнлектә йоклыйбыз»,— диде Кунакларның атлары өчен лапас башына күп ител печән китереп өйгәннәр икән, без шул, әле кибеп тә өлгермәгән, хуш исле печәнгә палас җәеп, ике мендәр ташлап, менеп яттык. Нигъмәтулла абзыкай башын мендәргә кую белән гырлап йоклап та китте. Мин алай тиз генә йоклап китә алмадым. Ишек алдында һаман кешеләр йөри, көлгән, сөйләшкән тавышлар ишетелә, лапас эчендә арбага бәйләгән безнең сары ат ашыкмый гына үлән кетердәтә, ара-тирә авыр гына сулап та куя, салдырылган авызлыгын әледән-әле чылтыратып ала. Ә аяз күктә миңа туп туры карап тулган ай тора. Юк, тормый, китеп бара Юк, китеп бармый, тора Әллә тора, әллә китеп бара?!. Ә тулган айга җитез тере генә бер йолдыз ияргән. Ул да тибрәнә-тибрәнә,.. тибрәнә-тибрәнә... Мин йоклап китүемне сизми дә калдым. Төшемдә кояш чыкканын күрдем. Бер биек кенә калкулык өстеннән ерактагы кара-зәңгәр офыкка карап торам, имеш. Менә бервакытны шул зәңгәр караңгылык әкрен генә сыеклана-сыеклана алсуланып яктырды. Озак та үтми, чыгып килгән кояшның нечкә кавын телемедәй сары кырые күренде. Бераздан ярты калач хәтле булып чыкты бу, аннары, чыга торгач, төп түгәрәк ут шарына әйләнеп, җирнең читенә үк чыгып утырды. Менә бер заман аның әйләнәсендә әллә никадәр алтын кыршаулар чайкалып уйнакларга тотынды,— һич карап та булырлык түгел, һәм шул чакта мин дә күзләремне кытыклаган җылы яктыдан уянып киттем. Баксам, кояш шактый күтәрелгән, кечерәйгән, кызган, һәм мине. «Тор, малай!» дигән төсле, бик әйбәтләп пешерә дә башлаган. Ишек алдында шул ук кешеләр мәш килеп йөриләр,— кайчан ятып, кайчан торганнардыр, хода белсен! Лапастан төшүгә мине коедан су чыгарып торган кече кодача күреп алды. Оялчан гына елмаеп дәште: — Әхтәм, кил. салкын су белән юын!.. Үзе, рәшәткә буена тиз генә барып, чиләгеннән комганга су салды да мине көтеп тора башлады. Мин килеп комганга үрелгәч, ул ашыгып; •чЮк. юк, үзем» диде һәм бик теләп миңа су салып торды. Аннары сел* re бирде кече кодача1 Миннән ничә яшькә олырак икән'-' Бу инде теге кияүгә китәчәк кодачаның сеңелесе, кода бабайларның төпчек кызлары. Менә апасы китә, ә ул шуны гүя үзенең иң зур шатлычы ител, канатланып, бөтерелеп йөри. Аңламыйм мин бу кызларны Кияүгә чыгу алар өчен дөньяның иң зур бәхете микәнни- Сакланып кына сорыйм: — Апаңны, кызганмыйсыңмы? Кече кодача миңа бик гажәпләнеп карый — Нигә? — Сезне аералар ич. *- һии,— дип көлде кодача.—Аерсалар ни. ерак китми әле. Күрешә торырбыз. «Ә син кайчан кияүгә чыгасын?» дип сорыйсым килде минем, ләкин тыелып калдым «Әдәпсез» дияр, гәрчә бөтен кайгысы кияүгә чыгу булса да. Ләкин шулай да минем анардан егет турында бераз сорашасым = килде. — Кияү кем инде? = — Кем булсын, кеше' — диде кече кодача, мине үчекләгәндәй. *• — Алаша түгел икәнен мин дә беләм,— дидем, үз нәүбәтемдә = шаярткан булып.— Мин синнән кайдан, нинди егет ул. днп сорыйм * — Түбән Абзаннан, Фазылҗан малае Шакирҗан Я, белдеңме? с. — Чибәр егетме? — Чибәр, күргәч, гайрәтең чигәр,—диде кече кодача, шаркылдап. ® Нигәдер аның минем белән гел уйнап кына сөйләшәсе килә — Юк, мин чынлап сорыйм,— дидем мин. көлмәскә тырышып — Мин дә чынлап әйтәм. Ихлас, чибәр егет, тәтәй өчен бик тә чибәр... —■ йөреп өйләнештеләрме? — Ничек... йөреп? Мин азрак уңайсызланып киттем әллә юри аңламаган була инде, пәри кыз' — Ни.. теге... алдан танышып, яратышып йөрделәрме дим’ — Ә-ә! — диде кече кодача, күзләрен .хәйләкәр генә кысып —Каян белим, аны кешегә сиздермиләр ич. — Син бит сеңелесе. белгәнсеңдер әле. — Белсәм ни, тәтәйнең гайбәтен сатарга мин юләр түгел лә. — Өйләнешкәч, гайбәт булмый инде ул хәзер Кече кодача аз гына уйга калды һәм беравык миңа сынагандай карап торды. Аннары кисәк кенә — Ә син кешегә әйтмәссеңме? — дип сорады — Кемгә әйтим, мин бит монда берәүне дә белмим Кече кодача, тирә-ягына ялт-йолт каранып алды да. миңа иелә биреп, шыпырт кына әйтте: — Мин алар арасында хат йөрттем — Шулапмыни? — дидем мин. бик кызыксынып Аннары аптырабрак сорадым — Хатны ничек йөрттең сон? Ул бит икенче авылда — Булса сон . Түбән Абзан аръякта гына Болынга кичке уенга без моннан, ә алар теге яктан төшәләр Менә шул чакта Шакир жизни, эем лә. ул чакта жизни түгел әле, . шыпырт кына миңа хат төртә иде. Ә мин тәтәйнекен аңа.. — Алар үзләре бер дә очрашмыйлар идемени? — Инк очрашмасыннар, очрашалар иде Ләкин бит гыйшык сүзен телдән әйтеп булмый, хатка гына язып була Син. шәкерт башың белән, шуны да белмисеңмени? — диде кече кодача, мине тәмам үтерер Дәй итеп Мин комачтай кызарып киттем юк икән шул әле, гыйшык тотуның Г. «К У » М 13 ҖИЗ КЫҢГЫРАУ 97 серләрен белмим икән әле мин Ләкин, дәрәҗәне саклар өчен, эре генә әйткән булдым: — Хатны танышыр өчен башта гына язалар, ә танышкач барысын да телдән сөйләшәләр. Кече кодача, «тиле син» дигәндәй, тагын шаркылдап көлде. — Әйттең сүз! Аларга нигә танышып торырга, алар болай да берберсең би-ик күптән бетәләр. Ә менә егет хат язмаса, аның яратуын кайдан беләсең? Вәт әйтеп кара! Чынлап та шулай күрәсең.. Минем бит үземнең дә бергә укыган Әминә исемле кызга «танышыйк» дйп «гыйшык» хаты язып караганым бар. тик ул, юләр, тоткан да хатны әнисенә биргән, ә әнисе минем әнкәйгә әйткән: «Малаең иртәрәк аза башлаган түгелме, Хәкимәттәй» дигән Ай-Һай шул чактагы хәлемне белсәгез иде. оятымнан перәме җир тишегенә керердәй булдым .. Әмма шулай да яратуыңны аңлатыр өчен барыбер хат язу кирәк икән, акка кара белән язмыйча торып кызларны ышандыруы читен икән. Менә кече кодача миңа нинди сабак биреп куйды бит әле... ...Тагын аңардан ниләрнедер бик сорашасым килә, ләкин шул арада аш өеннән кемдер аны кычкырып дәште, һәм кече кодача, кәҗә бәтиедәй уйнаклап, йөгерә-йөгерә китеп тә барды. Җиңгәчәй миңа ак сәдәпле кара сатин күлмәгемне каталап бирде. Мин, лапаска кереп, шул күлмәкне кидем, өстемдәге пинжәк белән чалбарымны сыпыргалап кына чистарткан булдым, аягымдагы ботинкаларны печән белән сөрткәләдем. Менә кала кунагы туйга әзер дә'. Бакчадагы әлеге кечкенә өстәлдә майлы коймак белән ашык-пошык кына чәй эчтек. Берәүнең дә озаклап утырырга вакыты юк. хәтта сөйләшү дә юк. санаулы гына сәгатьләр калды. Җомгадан соң хәзрәтләр килергә, туй килергә тиеш. Ләкин мина болай көязләнеп, туй көтеп, эшсез йөрү бик уңайсыз иде. йомыш фәлән кушучы да юк һәм. күрәм, минем монда хәзергә кирәгем дә юк. Әйләндем-тулгандым да. эш белән әвәрә килгән хуҗаларның күзләреннән бераз югалып торыйм дип, тагын болынга чыгып китәргә булдым. Китәр чакта гына түр өйнең ачык тәрәзәсеннән Сәлимә кодачаны күреп алдым. Ул тәрәзә төбенә куйган көзге алдында озын кара чәчләрен тарап утыра иде. Аның тирәсендә җиңгәчәй һәм тагын өч-дүрт кыз чуала. Үзара нидер сөйләшә-сөйләшә кызның әйберләрен— күлмәген, яулыгын, калфагын, тасмаларын, тагын әллә нәрсәләрен карыйлар, барлыйлар, куялар.— кыскасы, кәләшне киендерергә әзерләнәләр. Бу кызларны «ястыкчы кызлар» дип йөртәләр икән. Алар, туйга әзерлек башлан! ан көннән алып кызны кияү куенына керткәнчегә кадәр, гел кыз янында булып, бөтен эштә аңа ярдәмләшеп, булышып торалар икән. Белеп кушканнар аларга «ястыкчы кызлар-- дигән шундый матур исемне!. Мин кодачаның түбән иелгән йөзенә бераз гына карап тордым. Әйтергә кирәк, бу тип-тигез кояш карасы төшкән бик чиста, чибәр йөздә моңаю, уйлану яки хәсрәтләнү кебек һич нәрсә сизелми иде. бары үз эшенә бирелгән җитдилек һәм беркадәр тынычсызлану, пошыну гына чагыла иде сыман... Менә ул минем онытылып карап торуымны сизеп алды булса кирәк, кисәк кенә башын күтәрде дә. нечкә кашларын җыерып, бик сәерсенеп, гаҗәпләнеп калды. Мин. тотылган карактай, гаять уңайсызланып, кызарып киттем һәм тиз генә борылып, аккараны күрмичә, китеп тә бардым. Шуннан соң инде мин аны бөтенләй диярлек күрмәдем дә. Бүген төнлә болынга бик мул булып чык төшкән икән, әле дә кибеп беткәне юк. Үләннәр юеш. ямь-яшел. чәчәкләрдә энже бөртегедәй түгәрәк тамчылар җемелди, Түреш өстендә ефәктәй юка гына ак томан тибрәнә. Көн тымызык, эссе-бөркү. Бөтен әйләнәдә тын гына, әмма өз- лексез бер хәрәкәт сизелә. Үлән сабакларында ниндидер бөжәкләр әрле бирле ашыгып йөриләр, кайбер чәчәкләргә күбәләкләр ябышып сенгәннәр дә, аерылырга теләмичә, бары канатларын гына җилпеп куялар. ә кайбер зуррак чәчәкләр эченнән төклетуралар, тузанга баткан йонлач тәпиләрен көчкә сөйрәп, ава түнә чыгалар. Ләкин шулай да б\ тын хәрәкәттә, колак салыбрак тыңласаң, тонык кына гүләү, нечкә генә ♦ безелдәү өзлексез ишетелеп тора. * „ Барам, туктыйм, колак салып торам Тагын кузгалып китәм, тагын * туктыйм. Үлән арасында мәж килгән хисапсыз кортларга, бөҗәкләргә А озак кына карап торам Аннары күтәрелеп, ерактагы күксел киңлекләр 5 га бер гаҗәпләнеп карыйм. Я. дөнья, нинди киң, нинди иркен син's Әмма шушы чиксез, нурлы иркенлектә, шушы иркә, назлы, йомшак та » бигать кочагында мин үземне нигәдер бик ялгыз тоям. Күңелемне нин- £ дидер сәбәпсез сызлану, моңаю гел биләп тора кебек Бөтен җанымда әллә нинди бер тирән кичереш бара Нигә соң ул алай?!. * Минем ундүрт яшьлек чагым Мин күл уйланам, бик аз беләм. Тор- 5 мыш нәрсә, бәхет нәрсә, мәхәббәт нәрсә ул? Бигрәк тә мәхәббәт дигән = сихерле ут, оят булса да әйтим, минем йөрәгемә үрмәли башлады. Тиз = дән шуның кабынып китәсен ничектер йөрәгемнең бөтен тамырлары белән тоеп торам, әмма мин әле аны һич аңлый алмыйм. Чынлап та. ® нәрсә сон ул рәхимсез һәм котылгысыз мәхәббәт-'. Кызны ярату, кызны х теләү генә микәнни ул? Кыз үзе дә шулай егетне яратырга теләп тора - микәнни? Бары шул гынамы ул мәхәббәт?.. Менә бал корты чәчәккә g килеп кунды — чәчәк сыгылып төште. Бәлки, бу да мәхәббәт галәмә- л тедер Бәлки, егет белән кыз да бер-берсен яратырга теләгәнгә күрә генә, бал корты белән чәчәк төсле, бергә кушыла торганнардыр. Ләкин мәхәббәтнең башымы бу, әллә ахырымы,— һич аңлый алмыйм мин моны .. Егет белән кыз үзләре моны аңлыйлар микән? Нинди максат хакына, нинди өмет, нинди хыяллар белән алар кушылалар икән?.. Менә мин дә, вакыты җиткәч, өйләндерегез дип әйтермен, әмма бу мине куркыта Мина мәхәббәт кирәк, мәхәббәт телим мин, мәхәббәт бирегез миңа!.. Ә нәрсә ул — мин аны белмим, белмим . Әйе, бу минем ундүрт яшьлек чагым. Мин гел нидер көтеп яшим. Хыялым бары киләчәктә генә... Киләчәк мине дәшә, чакыра, әллә ниләр вәгъдә итә, ләкин мин беләм, бу әле якты, томанлы рәшә генә, аңа әле барып җитәсе бар Нәрсә ачылыр ул томан артында — миңа билгесез, мин күрмим әле аны Менә шушы билгесезлек мине гел борчып, үртәп, җанымны ничектер ләззәтле сыкратып тора да шикелле... Күңелдә әле- дән-әле өмет белән өметсезлек чиратлашып туа. вакы? «вакыт үземне, кешеләрне, җирдәге бәген җан иясен өзелеп кызгана башлыйм, берәүгә дә афәт килә күрмәсен иде, берәү дә бу якты дөньядан мәхрүм булмасын иде дип тели-ялвара башлыйм. Ләкин шуның артыннан ук миндә искиткеч бер көч, дәрт, өмет кабына ки, мин бөтен дөньяны ал да гөл итеп, бөтен кешеләрне тигез, шат, бәхетле итеп, үземне исә бәхетнең җиде кат күгендә итеп күрә башлыйм. Өмет, өмет, өмет!.. Мин аңа ышанам, мин аңа табынам, мин аның өчен диңгезләр кичәргә, таулар аша сикерергә әзер торам... Менә нинди тиле, хыялый «бала» чагым бу минем! Мин кайтканда, бөтен әзерлек эше беткән иде булса кирәк. Иртәнге яктагы шикелле арлы бирле чабып йөрүләр күренми диярлек. Хәрәкәт басылган, зур бер тантана алдыннан гына була торганча, нәрсәнедер шауламыйча, кабаланмыйча сабыр гына көтү сизелә. Ачык тәрәзәләрендә әкрен генә ак пәрдәләр җилфердәгән өйгә һәм бер чүп әсәре калдырмыйча себерелгән ишек алдына чын бәйрәм төсе кергән. Эшләп йөрүче хатын кызлар да өсләрен алыштырып, кненеп-ясанып куярга елгергәннәр Ишек алдында яңа кешеләр — ир уртасы агайлар һәм көяз t ” :й| егетләр дә күренә- болар туй каршы алырга ки.Тгән якын кардәш-ыру-i булса кирәк. Ак келәт алдында ястыкчы кызлар кайнаша. Кызны киендерепг бизәндереп ак келәткә күчергәннәр инде. Ә лапас астында иярле aiyjt тора — никах укылгач та кемдер, шул атка атланып, егеткә хәбәр итәр л гә чабачак. & Егетнең авылы ерак түгел, моннан өч-дүрт чакрымда гына. Түреш^ аръягында. Туй җомгадан соң килергә тиеш. Мәчет тә шул ук авылда/, (Кечкенә Абзанның үз мәчете юк). Кода бабай белән Нигъмәтулла-, абзыкай, аның атында, җомгага киткәннәр инде. Димәк, күп көтәсе., калмаган. Газа гәүдәсенә озын кара казаки, зур башына бәләйәйрәк кәләпүш кигән Хөбәйбхлла кода бер өйгә кереп, бер йортка чыгып, һаман нидер' кайгыртып, тынычсызланып йөри. — Әхтәм кода.— диде ул миңа бер үткәндә,— син тагын китеп югал-’ ма инде. Шушында гына бул! Әллә ничек кызык та. унайсызрак та булып китте миңа «кода» дип бик зурлап дәшә һәм бер үк вакытка балага әйткәндәй югалмаска" да куша. Озак та үтми, кода бабай белән Нигъмәтулла абзыкай сары атта җомгадан кайтып керделәр. Шунда ук өйдә, ишек алдында хәрәкәт көчәеп китте. Ак келәт алдындагы ястыкчы кызлар тыз-быз килә башладылар. Капка төбенә бала-чага җыелды... Ул да булмый, икенче атта чалма-чапан кигән хәзрәтләр дә килеп керделәр. Кучерда утырган кара сакаллы абзый атын өйнең нәкъ баскычы төбенә китереп туктатты. Муллалар, тарантастан ашыкмыйча гына төшеп, сәлам бирделәр: — Әссәламегаләйкем! Кода бабай. Хөбәйбулла кода. Нигъмәтулла абзыкай өчесе бер_ авыздан бик тайяр рәвештә сәламнәрен алдылар: ■— Вәгаләйкүм-әссәлам! Хуш килдегез, хәзрәтләр! — Туйлар мөбарәк булсын! — Амин, шулай булсын. Әйдәгез, рәхим итегез! Юл биреп, муллаларны өнгә уздырдылар. Алар кереп утырырга һәм 'дога кылырга да өлгермәгәннәрдер. каяндыр ерактан, ап-ак арыш кырлары түреннән «зиң-зиң» чыңлаган кыңгырау тавышлары ишетелде. Бу тавыш ерак һәм әкрен булса да. капка төбендә торучы бер егет яман кычкырып җибәрде: — Туй килә-ә! Әйе, туй килә, туй! Бар да капкага ташландылар. Мин дә урамга йөгереп чыктым. Ләкин атлар күренмиләр иде әле. тик кыңгырау тавышлары гына отыры дәртләнебрәк, ашыгыбрак яңгырый-көчәя бара ■иде. Бөтен капкалардан йөгерешеп хатын-кызлар, бала-чагалар чыкты. ■Алар белән бергә, «кайда, кемнәр килә?» дигән төсле, ялт-йолт каранып, койрыкларын үрә бастырып этләр атылып чыктылар Юл буенда йөргән тавыклар, алдан ук керер тишек эзләгәндәй, муеннарын суза-суза читән буйларына йөгерештеләр Ниһаять, авыл очындагы сай чокырдан бер пар ат атылып килеп чыкты, аның артыннан икенче пар ат. аңардан кала ялгыз ат җиккәннәре килеп чыга тордылар. Ничәү үзләре? Бишәү, юк. алтау икән . һай, киләләр, агай, һай, киләләр дә сон! Җирең генә чыдасын! Капка төбендәге бала-чагалар, чебиләр шикелле, читкә сибелделәр. Ишек алдына беренче пар ат шаулап килеп керде. Кучердагы егет, ишек алдын уратып, атларын баскыч төбенә үк китереп туктатты. Тарантастан. хатыны белән, кара сакаллы, таза гына бер абзый — башкода төште. Аларны кода бабай һәм башкалар: «Әйдүк, хуш килдегез, рәхим итегез!» дип зурлап каршы алдылар. Беренче атлар кузгалгач, икенче пар ат ишек төбенә килеп туктады. Бусыннан егетнең' әти-әни- се —төп кода белән кодагый төштеләр Төп кода —озын, җирән кеше — ир уртасы гына икән әле, күрәсең, беренче малаен гына өйләндерә торгандыр... Аларны аеруча зурлап каршы алдылар. Шулай итеп, атлар ишек гәбенә килеп туктый гордылар, китә тордылар, ә төшкән кунакларны каршы алып, ирләрен түр якка, хатыннарын уртадагы салкын якка кертә тордылар. Кунакларны каршы алып беткәч, хуҗалар да өйгә керделәр. Мине дә. билгеле, онытмыйча кунаклар янына чакырдылар. Без кергәндә зур сәкенең түренә, бөкләп салган юрганнар өстенә хәзрәтләр һәм кодалар менеп утырганнар иде инде. Калган кунаклар да, дәрәҗәләренә карап хәзрәтнең ике ягына тезелешеп утырдылар Минем урыным сәке кырын дагы тәрәзә янына туры килде Кода бабай да, урындык алып, хәзрәтләргә каршы утырды. Урын җитмәгән кайберәүләр (кызнын яшьрәк туганнары) ишек төбенә чүгәләделәр. Түрдә тыныч кына көтеп утырган чалма-чапаялы, ак сакаллы карт хәзрәт зәгыйфь кенә тавыш белән: — Я, утырышып беттегезме, җәмәгать? — дип сорады. Кода бабай түбәнчелек белән генә: — Ие. хәзрәт, барыбыз да әзер,—диде. — Алайса, башлыйбыз? — Аллага тапшырдык, хәзрәт! —диде кода бабай. — Изге сәгатьтә! — дип куйды төп кода. Өйдә, өйдә генә түгел, тышта, хәтта урамда да тантаналы тирән * бер тынлык урнашты. Иң мөһим, иң киеренке вакыт җитте,—бөтен кеше җитди уйчан, аз гына моңсу бер кыяфәттә оеп калдылар Хәзрәтнең никах укуы хатыннар ягына да ишетелсен дип. ак пәрдә корган өй ишеген чак кына ачып куйдылар. Ул якта да шылт иткән тавыш юк иде. Шуннан соң хәзрәт аз гына тынып торды, бөгелә төште һәм күзләрен йомыбрак, зәгыйфь-моңсурак тавыш белән әгузе-бисмилласын әйтеп, ашыкмыйча гына никах укый башлады. Кешеләр уйлары белән каядыр бик еракка киткәндәй, алларына гына карап, һичбер селкенмичә тыд- лап утыралар. Минем нигәдер кинәт кенә күңелем тулып китте, ирек- сездән күз төпләрем кымырҗый башлагандай булды Кемдер бу минутта мина бик кызганыч булып тоелды, ләкин кем — кызмы, әги- әниләреме — үзем дә белмим... Тәмам аптырадым инде бу калтыравык күңелнең һич юкка да нечкәреп китүенә . Никах укылып бетте, хәзрәт һәм аның артыннан барлык кунаклар берьюлы кулларын күтәреп, озак кына дога кылдылар. Мин дә, кулларымны кушарып, нидер укырга тырышып карадым, ләкин ни сәбәптәндер бөтен белгән догларымны онытып җибәргәнмен, бары өзек өзек сүзләрне генә кабатлап, ахырдан «бәхет телим, бәхет телн.м» дип битемне сыйпап куйдым. Дога кылып бетүгә, башта кода бабай торып, хәзрәткә, икенче муллага һәм мәзингә кәгазь акчалар сузды Тагын озын гына игеп дога кылдылар. Аннары Хөбәйбулла кода, аның артыннан Нигъмәтулла абзыкай торып, сәдака бирделәр. Нәкъ шул чакта иярле атка атланган бер егет, тасыр-тасыр чабып, капкадан чыгып китте кияүгә никах укылуын хәбәр итәргә. Сәдака бирү, дога кылулар беткәч, кунаклар алдына ике-өч кулдан тәлинкә кашыклар тарата башладылар Кече яктан ике зур миски белән аш керттеләр. Нигъмәтулла абзыкайны оста табынчы дип әйтә торганнар иде. Менә ул. егетләрнеке сыман сылу гәүдәсе белән табын каршына басып, бик әйбәтләп бнсмилласын әйтеп, иң элек никах укы тан хәзрәттән башлап, бөтен кунакларга да аш салып чыкты Аштан соң ике таба бәлеш, бәлештән соң зур табакларда өеп туралган ит чыгардылар. Кунаклар шу ларның барысын да сүзсез генә күңел биреп, бик тырышып һә.м яратыл ашадылар Тик һәр аштан соң ҖИЗ КЫҢГЫРАУ кәзрәтләр, өлкән кодалар ашны олылап, өйгә бәрәкәт-муллык теләп, мактау сүзләре әйткәләп куйдылар. Бушаган табакларны кире чыгаргач, агач тустаганнар белән өрек суы бирделәр. Кунаклар салкын ширбәтне шул савытлардан гына кашыклары бел н алгалап капкаларга тотындылар. Менә бер заман урам буйлап бик кызу сиптереп килгән кыңгырау тавышы ишетелде. Кунаклар бу тавышка аз гына колак салгандай булдылар, ләкин беркем бер сүз әйтмәде. Әдәп һәм тынычлык саклап, алларына карап кына ашый-эчә бирделәр. Кем килә, ни өчен килә — г\я аларның монарда эшләре юк. Ә бит кияү килә, кияү!.. Тик Хө- бәйбулла кода гына ашыгып урыныннан торды да, сак кына басып, өйдән чыгып китте. Ул да булмый, төпкә озын яллы кара ат, мичәүгә тимеркүк җиккән тарантас ишек алдына бик кызу гына килеп тә керде. Мин дә, бөтен әдәпкагыйдәне онытып, тизрәк тәрәзәгә борылдым. Пар ат ак келәт алдына шып итеп тхктады. Атларны бик көязләп җиккәннәр — ялларына ал, кызыл тасмалар үрелгән, калын кара дугада куш кыңгырау, тәңкәле йөгән, тәнкәле шлея, шлеянең каеш чуклары ике яктан асылынып тора Тарантастан дүрт егет төштеләр. Егетләр барысы да карадан киенгәннәр, барысының да башларында кара кәләпүш, аякларында ялт иткән итекләр. Егетләрнең берсе култык астына, сары яулыкка төреп, бәләкәй генә гармун да кыстырган... Ләкин боларның кайсысы сон кияү тиешле? Әһә. әнә берсенең башында сай гына кырпу бүрек икән, кулында кечкенә саквояж Шулдыр инде кияү дигәне, һичшиксез, шул!.. Калганнары — кияү егетләре. Аларны келәт ишеге төбендә ястыкчы кызлар сырып алдылар. Аз гына ыгызыгы килгәннән соң, егетләр, кулга кул тотынышып, киек казлардай тезелештеләр Алдан — баш кияү егете, аңа тотынганы — кияү үзе, калганнары — кияү егетләре. Шулай тезелешкәч, алар келәт ишегенә килделәр. Келәт ишеген тотып торучы бер җитү кызмы яки яшь .хатынмы, башын чөебрәк егетләргә нидер әйтте Баш кияү егете аңа нәрсәдер дип җавап кайтарды Тагын кара-каршы нидер әйтешеп алдылар. Әйләнәдә тыңлап торучы ястыкчы кызлар дәррәү генә көлештеләр Шуннан сон теге кызмы яки хатынмы келәт ишеген ачып җибәрде һәм егетләр эчкәре уздылар. Шушы минуттан минем дә бөтен күңелем-уем келәт эченә күчте. Бу вәкарьле, дәрәҗәле, йомык-салынкы картлар җыелган никах мәҗлесе минем күземә бөтенләй күренмәс булды. Бөтен хикмәт, бөтен кызык хәзер тегендә, ак келәт эчендә. Кияү егетләре, ястыкчы кызлар анда нишлиләр, нәрсә сөйлиләр, кияү үзен ничек тота, кыз ни хәлдә — шу- ларны минем үлеп күрәсем, ишетәсем килә. Ләкин мин менә шушы табында, шушы хәзрәтләр янында әдәпле, инсафлы, тыйнак бер шәкерт булып утырырга тиешмен. Кагыйдәсе шундый — кузгалырга ярамый .. Ә олылар тыныч, олылар, берни булмагандай, гамьсез генә чәйләрен эчәләр, тик ара-тирә язмышлар, тәкъдирләр, гомерләр турында бик мәгънәле сүзләр әйткәләп куялар Никадәр ерак та соң бу хыялый яшьлек белән акыллы картлык арасы, уйласаң!.. Ниһаять, мәҗлес бетте, хәзрәтләрне озаттылар, карт кодалар, хәл алыр өчен, утырган җирләрендә генә мендәргә таяндылар, ә кайбер яшьрәкләре тәмәке тартырга абзар артындагы бәрәңге бакчасына киттеләр. Мин дә, мәҗлес бетүгә, тизрәк ишек алдына чыктым. Кияүне китергән пар атны лапас астына тарттырыл, тезгеннәрен чишеп кенә баганага бәйләп куйганнар. Ак келәтнең ишеге ябык, анда кияү үзенең егетләре белән генә чәй эчеп утыра. Келәт янына беркем бармый, хәтта ул якка карамаска да тырышалар. Бары кияү белән кызны карарга куелган бер елгыр-яшь хатын гына, озын чәч үргеченә таккан чулпаларын чыңлатып, тыз-быз кергәләп-чыккалап йөри. Минем белүемчә, куз әле үзе дә бу минутта чыбылдык эчендә генә утырып тора, кияү егетләре ашап-эчеп киткәч кенә ул кияве янына чыгачак ...Нишлим, кая барыйм икән дип аптырап торган чагымда, мине Нигъмәтулла абзыкай үз янына дәшеп алды. Ул тирләгән, күлмәк якасын чишеп җибәргән, кулындагы зур чиккән яулык белән һаман битен муенын сөрткәли. — Син беркая да китеп югалма.— диде ул мина — Хәзер кодалар белән кунакка китәбез. < — Нишлим мин анда^ —дидем мин, тискәреләнеп. з — Менә тиле. Син дә кунак бит. Кодалар белән йөрерсең — Кирәкми, йөрисем килми,— дидем мин. отыры үҗәтләнеп — Күп сүләнмә,—диде абзыкай, кискен генә —Монда калып ниш- “ дисен? Ярамый, килешми 5 «...Ярамый, килешми» — бу сүзләр мине ничектер сискәндереп, ай л нытып җибәргәндәй итте. Ни өчен дип мин. абзыкайдан гына түгел. ♦ үз-үземнән сорарга да оялдым, тик бер нәрсәне бик яхшы аңлап алдым = юк. ярамый, ярамый бу тирәдә йөрергә! Озак та үтми, кунак өйнең ишек төбенә кыңгыраулы атлар килеп = туктады һәм кодалар чыгып шуларга утырыша башладылар Нигьмәм тулла абзыкайның да аты җигүле иде, без шуңа өчәүләшеп утырдык . х Билгеле булганча, кыз ягының якын туганнары чиратлашып «туйны * күтәрешәләр». Никахтан соң менә шул туйны күтәрүчеләргә йөрү баш- х лана. Без хәзер кода бабайның бер туган энесе Әхмәтсафа абзыйларга = барабыз икән Барасы жир ерак булмаса да, кодаларны атта гына йөртәләр Пар атлар, алар артыннан ялгыз атлар тезелешеп, артык кызуламыйча, урамны салмак кына бер әйләнеп, хуҗа йортына барып керәләр. Анда кунакларны бик зурлап каршы алгач, ирләрне бер табынга, хатын нарын икенче табынга кертеп утырталар. Табыннарга аш-су килә, чирекләр белән бал килә, мәҗлес башла на. Бу инде эчке мәҗлесе, күңел ачу мәҗлесе. .Монда аракы да була икән, ләкин аны ачыктан-ачык табынга куймыйлар Яшьрәк кунаклар ны ымлап кына мич артына чакырып алалар да шунда гына кырлы стаканга салып бирәләр Буена сеңдер, картларга сиздермә! Мәҗлес башлангач та кияү егетләре үзләренең кара һәм тимеркүк җиккән пар атларында ишек алдына чаптырып килеп керделәр Алар ны да хуҗалар зурлап, шаулап каршы алдылар. Гадәт буенча, алар, кияүне кәләш янында калдырып чыккач, менә шулай кодаларга кушы лып. мәҗлестән мәҗлескә йөриләр. Тик һәркөнне иртән иң элек кияү янына кереп, кодачаларның коймагын ашап, чәй эчеп чыгалар. Кияү егетләре килгәч, мәҗлес бердән җанланып китте. Дәртле, шат күңелле егетләр — сәкегә менеп, аяк бөкләп утыруны белмиләр дә. Хуҗаларга каршы торып җырлау, җор шаян сүзләр әйтү, мәҗлесне көлдерү — менә аларның бөтен эшләре шул. Шуның өчен дә алар кияү егетләре! Кыз ягының яшьрәк туганнары — Хөбәйбулла кода. Нигъмәтулла абзыкай, тагын бер. кара мыегын тәкә мөгезедәй бөтереп куйган, чан дыр кеше — гел аяк өсте торып, кунакларны сыйлыйлар. Әле берсе, әле икенчесе бал тулы стаканны кодаларның әле берсенә, әле икенчесенә җырлап бирә. Җырны күбрәк Нигъмәтулла абзыкай белән әлеге тәкә мөгезедәй кара мыеклы кеше алмашлап җырлыйлар. Кайчагында исә икәүләп, билләреннән тотынышып һәм көй уңаена чайкала биреп, җырлап җибәрәләр. Кара мыеклының тавышы калынрак. Нигъмәтулла абзыканныкы нечкәрәк, бергә кушылгач, гаҗәеп матур, ягымлы кил< 1 чыга һәр җыр артыннан күңелләрне дәртләндереп җибәрердәй бер»? кушымта әйтеп куялар Атлай-йегерә килә кук юргз. Безнең .и дуслык китсен куп елга. Шулай үткәзеп җырлаганнан сон. кунаклар бер шаулашып алалар: •— һай. ирләрнең асыллары! — Рәхмәт, афар-ин, «мең яшәгез! Кияү егетләренең берсе кыстырып йөреткән кечкенә гармун да тик тормый. Егет аны бер тезе өстенә генә куеп, җәя бөккәндәй ике якка да тигез генә тартып, уйнап җибәрә. «Баламишкин», «Эрбет», «Сәфәр» кебек кыска көйләрне гаҗәп шәп сиптерә, парнн'.. Көй уңаена иңбашларын да дәртле генә сикертеп тора, җитмәсә. Ана карап, кунакларның да йөзләре, аяк-куллары ничектер үзлегеннән .хәрәкәткә килә башлый. Ә бию көен тартып җибәргәч, шунда ук берәр җиңел сөякле абзый бөеренә таянып, башын чөя биреп, уртага чыгып та баса һәм читеге белән идән тактасын «чош-чош» ышкый-ышкый текә генә йөзеп тә китә. Аннары урта бер җирдә, иңбашларын уйнатып, вак-вак кына тыпырдап тора башлый. Кунакларның моңа бик тә кәефләре килә, барысы да шаулап көлергә, ә кайберләре исә. әтәч кагынган шикелле терсәкләрен җилпеп, «һайт сине, сип шуны!» дня-дия такмакларга тотыналар. Әнә шулай, әле озын көйгә сузып, әле гармун тартып, җырлап та биеп дәвам итә бу туй мәҗлесе... Миңа да бик күңелле иде. мин хәтта зурлар рәтенә кереп, үземнең малай гына булуымны да онытып җибәрдем. Мәҗлес бетеп, кунаклар таралганда таң сызыла башлаган иде инде. Кодаларның күбесен тун күгәрүчеләр, бүлешеп, үзләренә алып киттеләр. ә төп кода белән башкода кыз йортына кайттылар. Анда аларны салкын итләр, әчегән бал белән чәй табыны көтә иде. Мин күргән-ки- чергәннәрдән бик арыганга күрә, чәйгә кереп тормыйча, мыштым гына лапас башына үрмәләдем. Лапаска үтешли, аш өенең ишеге төбендә басып торган кече кодачаны, тагын берничә кызны күрдем. Алар нәрсәдер көтәләр иде, ахрысы, миңа дәшмәделәр. Мин, нигә болар йокламыйлар икән дип, гаҗәпләнебрәк уздым. Үткән төннән җыелмыйча калган, хуш исле печәндәге урынга менеп ятуым булды — бөтен талчыккан тәнем рәхәткә чумгандай изрәп оеп та китте. Ләкин чү! — Бу нинди тавышлар? Башымны кисәк кенә күтәреп. колак салып тора башладым: нечкә кынгырау тавышына кушылып кызлар көлүе ишетелде, ул да булмый, сыздырып гармун уйнап җибәрде. Әнә нәрсә икән ҮЛ Кияү егетләре, пар атларына ястыкчы кызларны утыртып, урам әйләнәләр Әнә алар киттеләр, буш, тын авыл өстенә тәңкәләр чәчкәндәй, җыр. моң сибә сибә киттеләр Мин изелгән мендәремә тизрәк капландым — йөрәгемне кинәт пидер бик авырттырып, телеп узды. Нигә мин алар белән бергә түгел, нигә мин алар кебек түгел?!. Кызлар, кызлар, ни өчен минем бер үземне генә калдырып киттегез? Малай гынамыни әле мин сезнең өчен?.. Сызланып, сискәнеп күпме йоклаганмындыр, белмим, менә бер заман кемнеңдер аягымнан кат кат тартуын сизеп уянып киттем Күземне ачсам, лапаска менә торган баскычта җиңгәчәйнең башы! Бите кын-кызыл, чәче юеш, маңгаенда, борынында сыпырып алырлык тир бөртекләре. — Әхтәм, бар тизрәк мунча кереп чык. дәдәң киенә калды,— диде ул миңа. — Әй лә, бармыйм, йоклыйм әле,— дидем мин. — Юк. бармыйча ярамый,—диде җиңгәчәй,—сансызлык була ул .. Туйда озак йоклап ятмыйлар, кайткач йокыңны туйдырырсың. Берни эшләр хәл юк. тордым да, чалбар белән ботинкаларымны гына киеп, .мунчага киттем. Туй уңае беләндер инде, сипләп янартылган мунча курчак өе кебек иде. Кечкенә тәрәзәсенә ак пәрдә корылган. Чишенә торган мунча алды чип-чиста. агач чөйләргә кызыл башлы сөлгеләр эленгән, киң сәкесенә зур ак жәймә ябылган... Шул сәкедә ычкырлы кызыл штаннан гына Нигъмәтулла абзыкай. тезләренә тая* иып. тәмәке тартын утыра Какча тәне кара янган, беләк һәм күкрәк мускуллары таштай беленеп тора, сукса — җенеңне өзәр! — Әйдә, шәкерт! — дип каршы алды ул мине.— Кияү мунчасында бер юынып чык. Кияү мунчасы?! Их, ниләр генә күрсәтми бу туй мина! Хәер, минем бу хакта ишеткәнем бар иде инде. Иртән иртүк, кеше-кара аякка бас канчы, кияү белән кызны мунча кертеп чыгаралар Гадәттә бу җаваплы эшне берәр уңганҗитез. тәҗрибә те хатын башкара. Ул мунчаны өлгертә. мунчаны карый, саклый, ә вакыты җиткәч, келәт ишеген әкрен генә шакып, яшьләрне мунчага дәшә. Моның өчен аңа. билгеле, кияүдән зур гына бүләк тә тия. Яшьләрне шулай кеше күзеннән яшереп кенә кертеп чыгаргач, мун > чаның парын суын яңартып дигәндәй, башта кодаларны, аннары безнең _ нше кунакларны кертә башлыйлар. Мунча туйда иң зур сыйлардан S санала". = Мин чишенеп эчкәре уздым. Мунча әле май кебек җылы иде, чиста иде. казанында һәм зур агач кисмәктә суы җитәрлек иде. хәтта мич 3 авызында чуен белән селтесе дә тора иде. Идәндә ялт иткән зур таз < белән җиз комган, тәрәзә төбендә исле сабын .Чәүкәдә яшь каеннан * бәйләгән ике себерке ята. ахрысы, шулардай мунча эченә җиңел генә, тәмле генә бер хуш ис таралган... я Өстемә тагын берәрсе килеп кермәсен дип ашыкканга күрә мин. ® чабынып нитеп тормыйча, кечерәк бер табакка кайнар суны таманлап кына салып алдым да, ләүкәгә менеп, каткан чәчемне юарга тотындым. Мунчадан чыккач та мине ак келәткә, кияү янына чакырдылар. Башта җиңгәчәй килеп әйтте — Хәзер бар инде, кияу белән күрешеп чык,— диде. Мин аптырабрак калдым, ничектер тез буыннарым да хәлсезләнебрәк киткәндәй булды. Кияү янына керү бик зур эш булып тоелды мина... Шул ук вакытта бу бик кызыктыргыч та иде. моңарчы минем хыялым гел шул кияү белән кыз тирәсендә әйләнде бит. Шулай да җиңгәчәйдән икеләнеп кенә сорадым — Ярар микән сон. җиңгәчәй, мин бит әле бик яшь, малай гына. — Син инде егет исәбендә, үзең кунак кеше,—диде җиңгәчәй.— Керергә кирәк. — Ә нишләрем соң мин анда? — Кияү белән курешерсен, никах белән котларсың . Син бит кала шәкерте. Ул да булмый, безнең янга кече кодача очып килеп җитте Мин ана тагы да бер гаҗәпләнеп карадым: апасының кияүгә чыгуына бу кадәр дә исереп, шатланып йөрер икән сеңел дигәнең!.. Килеп җитүенә, мине тотар!а теләгәндәй кулын сузып — Әйдәгез инде, әйдәгез жизни янына, сезне көтәләр,—диде ул, кабаланып. Көтеп үк торалар микәнни дип. борчылып уйладым мин эчемнән генә һәм. каршы әйтер сүз тапмыйча, лапас түбәсеннән пинжәгемне алып, каккалап кидем дә, кече кодача артыннан иярдем. Көн яктысыннан келәт эченә килеп кергәч, башта бер нәрсә шәй ли алмыйча тордым Ягымлы хатын кыз тавышы Әйдәгез, рәхим итегез!» диде һәм «Менә монда утырыгыз» дип бер буш урындыкны күрсәтте. Мин утырдым. Шуннан соң гына тирә юнемне ачыграк күрә башладым. Келәт эче иңеннән иңен.» зур. чуар чаршау белән бүленгән булып чыкты, ләкин хәзер аны. көн яктысы төшсен дип. ике якка тартып куйганнар. Сул яклап бүрәнә стена буена эре чәчәкле снтсаҖИЗ КЫҢГЫРАУ чыбылдык корылган. Чыбылдык эчендә карават... Менә шул чыбылдыклы карават янына гына кызыл чүпләм эскәтер япкан кечерәк өстәл куелган. Өстәлдә бармак төртер урын юк: тәлинкәләрдә өе.м-өем төрле камыр ашлары, эреле-ваклы савытларда бал, май, чәкчәк, конфетлар, чирек белән әчеткән бал, нәкъ уртада таба белән коймак... Өстәл әйләнәсендә дүрт егет утыралар. Ә өстенә күпертмә иңбашлы яшел сатин күлмәк, аягына сары читекләр кигән, күкрәкчәле ак алъяпкыч бәйләгән, ак батист яулыгын колаклары өстеннән генә кыстырып куйган, бер егерме биш-утызлар тирәсендәге чибәр хатын кунакларын аягүрә кыс- тап-кыстап сыйлый. Кияү белән кыз янына куелган хатын инде бу,— үзе бик алчак, жор булса кирәк, теле-телгә йокмый, гел нидер әйтеп, көлдереп кенә тора. Минем күзем, билгеле, барысыннан элек чыбылдык авызында гына утырган егеткә төште Шушы кияү үзе! Нәкъ үз өендә яна гына урыннан . торган хужа сыман утыра; кыек якалы сары сатин күлмәгенең изүен чишеп җибәргән, кара кәләпүшен арткарак этәргән, кулындагы кызыл башлы озын сөлге белән тирләгән-кызарган муенын-битен әледән-әле сөрткәләп ала .. Мин аңа карадым да каттым, башымда әллә никадәр сораулар туды, кем ул, кемнең баласы, нинди кеше, яхшы егетме, белеме бармы, яратып өйләнгәнме, бәхетлеме?.. Заманның кемне үз, кемне үги итүен бик нык сизә башлаган чагым, шуңа күрә кемнең кем булуы мине үтә кызыксындыра иде. Сүз дә юк, бу кияү — чын авыл егете. Байданмы, ярлыданмы—ул кадәресен ачык белмим, һәрхәлдә, кода бабайларның үзләре кебек таза тормышлы кешенең баласы булырга тиеш дип уйлыйм. Ул инде бик яшьтән түгел, ким дигәндә бер егерме бишләрдә булыр. Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайткан дип ишетеп калган идем, димәк, күпме азмы чарланган егет! Ул түгәрәк йөзле, киң генә маңгайлы, кысыграк күзле, туры гына борынлы, борын төбендә бер чеметем генә мыегы да бар. Юк, болай сөйкемле генә, Сәлимә кодача яратырлык егет, минемчә... Бәхетлеме ул? Хәер, бу бик балаларча уйлау инде. Бәхетле булмыймы соң! Әнә киң битендә елмаю катып калган, хәтта ашаган чагында да язылмый ул. Кысык күзләре аз гына түгәрәкләнеп, ничектер хәрәкәтсез карыйлар. Ул күзләрдә ниндидер хәйран калу, ис китү, хәтта бераз минрәү- ләнеп калу да сизелә- кебек... Өстенә шундый бәхет аугач ни, минрәү- ләнерсен дә шул! Мин утыргач, күпмедер ара авыр гына тынлык булып алды. Ахырда кияү телгә килеп, теге хатыннан йомшак кына сорады: — Бу егетне кем дип беләбез инде? Хатын, шуны гына көткәндәй, гаҗәп бер өлгерлек белән: — Бу инде, кияү, Нигъмәтулла баҗаңның агасы Әхмәтҗан коданың улы Әхтәм була,— диде.— Безгә кече кода, кала шәкерте, зур кунак! — Ә-ә! дип кенә сузды кияү моңа каршы. Мин уянып киткәндәй булдым Бурлаттай кызардым. Әлеге шул «кала кунагы», «кала шәкерте» дигән сүзләре белән тәмам җилегемә үттеләр инде. Өфедән түгел мин. Бәләбәйдән дә түгел, ә Дәүләкән дигән зур бер авылдан гына... Дөрес, Дәүләкән ул волость үзәге, аның бик шәп базары була, ярминкәсе була, анда зур-зур таш тегермәннәр бар, станция белән элеватор да бар, ләкин шулай да аның беркайчан да кала булганы юк әле. Мин үзем дә шәкерт түгел, укучы (урта мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы) — «шәкерт» сүзе бездә күптән төшеп калды инде, аны хәзер кода бабай шикелле картлар гына әйтәләр. Ә монда шуны белепме, әллә белмичәме, тоталар да я «шәкерт», я «кала кунагы» диләр. Үзләренчә миңа куштанланып, зурлап дәшүләреме соң бу?!. Әллә шулай исемләгәч, үзләренә күңелле буламы? — Янәсе безнең туйда, малай гына булса да, кала кунагы да бар бит әле!.. яшерен бер кызыксыну-көнләшү белән карап.’ләкин моны берәүгә дә = сиздермәскә тырышып, күбрәк табынчы яшь хатынга уен-көлке әйткә- * ләп кенә утыралар. Хәер, минем уем аларда түгел, башкада иде: ни өчен табында яшь ы кәләш үзе юк — шуңа бик гаҗәпләнеп утырам. Хикмәт нәрсәдә икән? х Әллә ана гомумән кияү егетләре янына чыгып утырырга ярамыймы * икән? Алай дисәң, кияү кырында гына эчелеп бетмәгән чынаяк тора, ь. өлеш тәлинкәсендә ашала башлаган сыныклар ята. Болар аныкы буs лырга тиештер бит, югыйсә, кияү белән янәшә кем утырсын?! Димәк. Сәлимә кодача мин керә башлагач кына торып, чыбылдык эченә качкан Ни өчен бу? Ни өчен ул ундүрт яшьлек малайдан кача? «Кала кунагын» санламыймы, өнәмиме, ана юри күренәсе килмиме? Юк, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, бу мине соң дәрәҗәдә кимсетү булыр иде. Ышанмыйм, юк. ышана алмыйм. Әмма нәкъ менә шушы минутта мин кинәт бик ачык итеп, эчке бер калтырану белән эшнең серен аңлап алгандай булдым: Сәлимә кодача миннән ояла! Миннән, ундүрт яшьлек малайдан, оялып кача! Я тәнре. ул минем хәлемне аңлаган, ул минем артык сизгер, артык тиз җәрәхәтләнүчән йөрәгемне аяган'. Әмма соң ул. кодача, минем күз алдымнан качса да. хыялымнан кача аламыни?!. Менә ул нәкъ каршымда, чыбылдык эчендә генә утыра. Мин хәтта аның чыбылдыкны аз гына төртеп торган тез башларын да шәйлим шикелле... Тез башларын гына түгел, бөтен кыяфәтен — сөрмәле күзләрен дә. хуш исле чәчләрен дә. уйчанлана төшкән, әмма бәхетле көлемсерәгән йөзен дә, ничектер үсебрәк киткән нечкә-сылу гәүдәсен дә ап-ачык күреп торам кебек... Юк. ул минем хыялымнан барыбер качып котыла алмый, котылу мөмкин түгел! Ишек алдында кыңгырау тавышлары ишетелде, кодаларны тагын берәрсен,» мәҗлескә алып китә торганнардыр Тышта хәрәкәт көчәйде, кешеләрнең йөргән, сөйләшкән тавышлары ишетелә башлады. Кияу егетләре дә. сыйлаучы хатынга рәхмәтләр әйтеп, кияүгә, дусларча шаярту белән, кәләше янында күңелле вакыт үткәрүен теләп, урыннарыннан кузгалдылар. Алар да хәзер кодалар белән бергә мәҗлескә китәргә тиешләр. Келәттән чыккач, егетләрнең берсе, үз иткәндәй, минем җилкәмә кулын салып, сорады —■ Я. Әхтәм, безнең белән йөрисенме? Бу дуслык ишарәсе мина бик ошады, ләкин шулай да — Белмим шул,—дидем мин, икеләнебрәк — Алай ярыймы сон’ — һи. ник ярамасын,—диде егет, бер дә исе китмичә —Син дә кунак вет, бергә-бергә йөрү күңеллерәк булыр Белмим, бәлки, бу кагыйдәгә сыеп та бетмәгәндер (мин бит кыз ягыннан туйга катнашучы), ләкин Нигъмәтулла абзыкай да. җиңгәчәй Шул арада унтан хатын мине бик йомартлалып кыстарга тотынды: — Ягез әле. кече кода, балдан, майдан, коймактан рәхим итегез, Ягез, я, тартынып тормагыз, кияү ашларын авыз итегез! Шулай диде дә алдыма, стакан тутырып, әче бал да куйды. Кылт итеп исемә төште: котларга кирәк ләбаса! Моңарчы кияүрә шаккатып утыру аркасында мин аны онытып та җибәргәнмен. Нишләр ♦ гә хәзер! Әлбәттә, «кала шәкерте» була торып, мина мокытлык, жебе гәнлек күрсәтергә һич ярамый иде. Ахырда, үземне беркадәр кулга алып, бал тулы стаканны күтәрә төшеп: — Сезне ни... никах белән котлыйм, ие.— дидем мин, тотлыгып кына. Барысы да шуны көтеп кенә утыргандай беравыздан: — Ә рәхмәт, рәхмәт кода, рәхмәт шәкерт,— диештеләр. Кияү егетләре. тышаулары бушагандай, шактый җанланып та киттеләр. Алар барысы да тазалар һәм көязләр иде. Кәләш куенында «ткан иптәшләренә җылы дуслык, куштанлык күрсәтеп, шул ук вакытта аңа ничектер ҖИЗ КЫҢГЫРАУ дә мина ярамый лип әйтмәделәр. Шулай итеп мин кияү егетләре белая бергә, а,тарның пар атларына утырып, мәҗлесләргә йөри башладым. Атлар шәп, егетләр шәп, билләреннән алышып, аягүрә генә баралар, юлда берәр жәяүле күренсә, «һайт!» дип бер кычкырып кына салалар. Мине алар, бу шәкерт очып төшә күрмәсен дигәндәй, урталарына алып кына йөртәләр иде. Мин инде ничә җирдә мәҗлестә булуыбызны сөйләп тормыйм, бик озынга китәчәк. Әмма берсен, гомерлеккә күңелдә уелып калганын тулырак итеп сөйләмичә булдыра алмыйм. Туйның өченче көнендә ин соңгы мәжлес тагын кыз өендә булды. Шушы мәҗлес белән кыз ягында туй төгәлләнә, кодалар да, кияү белән кыз да, кызны озата баручы җиңгәләр дә моннан китәләр, туй кияү ягына күчә Соңгы озату мәҗлесе булганга күрә, бирегә кызнын бөтен агай-энесе һәм тирә-як күрше-күлән дә җыелган иде. Өйгә генә сыйдырып бетерерлек булмагач, үзтирә гадирәк кунаклар өчен бакчага да бер табып әзерләнгән иде. Өндәге гүр табынга, билгеле, кодаларны, кияү егетләрен, кызның өлкән туганнарын һәм кайбер мөхтәрәм кунакларны утырттылар. Шул «мөхтәрәмнәр> арасына, гонаһ шомлыгына каршы, мин дә эләктем. Бакчада гына торып калмакчы булган идем дә, Хөбәйбулла кода үзе чыгып мине чакырып кертте, янәсе, минем урыным монда түгел, тегендә . һай, эләкмәгән генә булсам иде!.. Башта ук бу мәҗлес минем өчен зур газапка әверелде. Бөтенләй хур була, оятка кала яздым. Кыска гына арада ниләр уйлап, ниләр кичерергә туры килмәде миңа... Эш менә нәрсәдән башланды. Табынга кунаклар утырышып беткәч тә, ике кеше зур тәпән беләк койган бал күтәреп керттеләр. Тәпәнне сәкедән читкәрәк, бер урындык өстепә куйдылар Нигъмәтулла абзы- кай, һәрвакытта беренче табынчы, кәләпүшен егетләрчә кырын салып тәпән янына басты. Аңа кечерәк өлеш тәлинкәсенә куеп, бер стакан бирделәр Нигъмәтулла абзыкай тәпәннең өстен ачты, чүмеч белән бер шебердәтеп коеп карады, аннары кунакларга карап әйтте: — Хөрмәтле кодалар, туебызның иң зур сые — кыз балы табынга килде Сезнең рөхсәт белән "шуны рәхим итеп башлыйк. Шулай диде дә балны, чүмеч белән стаканга салып, иң элек кияүнең атасы төп кодага сузды Төп кода: «Рәхмәт, котлы булсын киленебезнең балы» дип, ипләп кенә стаканны алды да бетергәнче эчеп куйды һәм тәлинкәсенә өч сумлык акча салып, стаканны кире кайтарды. Анардан соң табынчы стаканны тутырып башкодага сузды. Башкода да, рәхмәт әйтеп, балны бетергәнче эчте дә, күпмедер акча салып, стаканны тәлинкәсе белән кире бирде. Шуннан соң инде Нигъмәтулла абзыкай стаканны рәттән йөртә башлады. Табынның түр очында утырган беренче кунакка, аннан икенчесенә, өченчесенә — шулай күчә-күчә китте кыз балы, һәм эчкән бер кунак тәлинкәгә акча салып кире кайтара торды Менә шушы хәлне күргәч, мин тәмам коелдым да төштем. Стакан мина да килеп җитәчәк бит, мин дә акча салып кайтарырга тиешмендер инде, йоласы шулай икән аның, ә йоладан котылу юк. Нишләргә? Минем кесәмдә бер генә тиен дә акчам юк лабаса! (Мин бит туйга эләгәсемне белеп өйдән чыкмадым.) Менә кайда ул хурлык. Әгәр минем кем булуымны, кайдан килүемне белмәсәләр иде,— беләләр шул. барысы да бик яхшы беләләр. Белү генә түгел, «кала кунагы» кыз балына күпме төшерер икән дип көтеп утыра торганнардыр әле .. Мин хәтта уттай яна башладым. Уйларым, читлеккә эләккән кош кебек, бәргәләнергә тотынды: нишләргә, нишләргә? Әллә мыштым гына чыгып сызаргамы!.. Юк, мөмкин түгел, бар да күрәчәкләр, беләчәкләр, эчләреннән генә көләчәкләр. Ә стакан якынлаша, отыры якынлаша... Миңа җитәргә ике-өч кенә кеше калды. Булмый, булмый күрәсең инде бу хурлыктан котылып . Сонгы өмет белән Нигъмәтулла абзы- найга карыйм, ана ничек тә мина бирмә дип ымлыйсым килә, ләкин ул минем якка сынар күзен дә төшерми, ичмасам! Балны бутап-бутап стаканга сала, мактап мактап колаларга суза, әйтерсең, изге бер эш башкара. Шулай да ахыр чиктә генә миңа бер күз ташлап алды шикелле. ләкин мин аның карашын тотарга да. аңлашырга да өлгермәдем. билгеле. ♦ Ниһаять, минем чират та килеп житте. Нигъмәтулла абзыкай, бөтен $ табын ишетсен дигәндәй, кычкыра биреп, бал тулы стаканны миңа сузды: ? —Я. шәкерт, ипләп кенә тот әле кодача тәтәңнен ширбәтен! 3 Стаканны ничек кулга алуымны, иреннәречә ничек китерүемне х белмим, барысы да йокыдагы кебек эшләнде шикелле, тик бер нәрсәне х бетен тирем белән сизеп торам — кунакларның күзе миндә генә. . - Мангаема салкын тир бәреп чыкты, ә үземә бик эссе кебек Күпмедер ф эчкәч, берни күрмичә, калтыранган стаканны кире сузуым булды, нәкъ шул мизгелдә Нигъмәтулла абзыкайның бик ачык итеп әйткән сүзләре ~ ишетелде: —• Шәкерт акчасын мина биреп куйган иде.— диде ул. тыныч кына. ~ һәм түш кесәсеннән бер сумлык кәгазьне чыгарып, кунакларга күрсәтә * биреп, тәлинкәгә дә салды. < Бу шулкадәр вакытлы һәмтабигый килеп чыкты ки. кодалар төрле * яктан: £ —• haff афариң! g *-Муладчпна!—»дип куйдылар. » Ә миңа... миңа ни. яшем тәгәрәп төшмәсен өчен бары иренемне тешләп. башымны гына түбән ияргә калды Юк. оялудан түгел бу. жнңе- ләеп китүдән, сөенечтән, рәхмәттән генә . Нигъмәтулла абзыкаига рәхмәттән. Мин дә адәм баласы, сизгерлеккә бик мохтагк адәм баласы! Ә мәжлес кыэганнан-кы.за бара. Кыз балын акча салып авыз итү бетте, хәзер инде табында берничә стакан йөри Нигъмәтулла абзыкай тарләгән-кызарган. чиккән зур яулыгы белән һаман сөртенеп тора, үзе бертуктаусыз. сөйләнә, көлә, кайчак нечкә сары мыегының очын хәйләкәр генә бөтереп тә куя. Анардан жыр кәгәләр.— ул моны белә, тик җаен гына көтә һәм менә турая биреп, тамак кыргалап алды да, пинжәк чабуын кайтара төшеп, әз генә калтыравык нечкә тавышы белән сузып җырлап та җибәрде. Утырдым ла көймәнең ай зүреиө. Карадым ла суларның төбенә. Су гөпкәй.1әреидә һич кара юк, Хак язганны күрми «ара юк. Мәжлес шундук тынып катлы. Җыр һәркемнең йөрәген учлап атды. Кеше, мәрткә киткәндәй, сагышка, хыялга чумды. Кемгәдер яшьлеге кайтты, кемнеңдер заяга узган гомере ку ч алдыннан кичте кемнеңдер күптән онытылган ярасы ачылды. »мма барысын да ниндидер бер искиткеч ләззәт шашыну биләп алды Җыр бетүгә табын, аз гына өйсез торганнан соң. дәррәү хәрәкәткә килде. Әллә шатлыктан, әллә исәрләнүдән тыела алмыйча яман шах ларга, көләргә тотындылар, кемдер сүз таба алмыйча «Эх х, Нигъмә- тулла-а!» дин өзгәләнеп кычкырып куйды . Кемдер шунда ук яңадан Җыр башлады — уздырырга теләп, тагы дә ныграк исертергә теләп, дәртләнеп, кабынып җырлый башлады Кайсылары җырга кушылды, кайсылары үз стаканын хөрмәт иткән кунагына сузып: «Кодакаем!». «Абзыкаем!» дия дия. аны үтереп кыстарга тотынды Кемдер мина да стаканын төртте, атамны мактарга, анамны мактарга тотынды . Балдан. җырдан, шау шулан минем башым әйләнде, һавага чыгасым килде, һәм, ыгызыгыдан файдаланып, у-рынымнан мыштым гына кузгалдым Чыксам, ишек алдында да кунаклар, тыз-быз йөргән хатын-кызлар. Ак келәтнең дә ишеге ачык. Ул тирәдә дә ниндидер хәрәкәт сизелә... Мин тукталып тормыйча абзарларга таба уздым да арт капкадан гына болынга чыгып киттем. Яраттым мин бу Түреш буен. Тынлыгына, иркенлегенә. чәчәкләренә, бөҗәкләренә ияләшеп өлгердем. Монда ялгыз йөрү рәхәт, барысы да—яктыйомшак тынлык та. иркә-оялчан чәчәкләр дә сине әкрен генә, сөеп кенә юата кебек, уйларың-хәсрәтләрең үзлегеннән тына басыла, ә ялгызлыгын үзе бер рәхәт, тансык юанычка әйләнә... Әйләнә дигәннән, минем башым чынлап та әйләнә шикелле... Әллә башым түгел, күз алдымда дөнья әзрәк әйләнәме?.. Алай дисәң, әнә-ә тегендә, кечкенә елгачык буендагы карт тирәкләр тик кенә, тын гына утыралар төсле. Алардан да ары. тау итәгендәге кечкенә авыл да үз урынында бик нык утыра кебек .. Ләкин шулай да, күз алдында бер нәрсә селкенмәсә дә. бу чиксез дөнья үзенең кырлары-болыннары. тау- лары-сулары. авылларышәһәрләре белән я уңга, я сулга әкрен генә чайкаладыр төсле Тик кенә тору мөмкин түгелдер инде ул. һәм күңелгә гаҗәеп сәер бер уй килде, әгәр дә мәгәр, мин әйтәм. дөнья болай чак-чак кына түгел, ә кинәт бик нык я унга, я сулга чайкалып китсә, ни булыр иде икән? Җирдәге бөтен нәрсәнең асты өскә килер иде бугай... Алла сакласын! Юк, мин моны теләп, юрап әйтмим, тик уйнап кына, малай башым белән хыялланып кына әйтәм. Ә бәлки нидер сизенеп тәдер.„ Бу туй арасында вакыт дигән нәрсә бөтенләй онытылып, буталып бетте. Бүген нинди көн. кайсы число — һич хәтерли алмыйм. Июль башы — шуны гына беләм. Кояшның зураеп, бик әкрен генә бата торган чагы. Әнә ул жир өстенә сузылып яткандай иренеп кенә сырт читенә төшеп бара... ...Шактый киткәнмен икән, кире борылдым. Ниндидер кызыкны күрми калырмын төсле, ашыгыбрак атларга тотындым. Шул ук арт капкадан гына ишек алдына кайтып кердем. Өй тирәсе гү-ү итеп тора, ишек алдында да. урамда да җигүле атлар тора, ә ак келәтнең ачык ишегеннән егетләр һәм кызларның җырлаганы ишетелә. Ахрысы нәрсәгәдер әзерләнәләр, нәрсәдер булырга тиеш. Лапас яныннан узганда, күземә ике кеше чагылды. Бәлки игътибар и,мичә узып та киткән булыр идем, ләкин караңгылана төшкән лапас эчендә берәүнең багана төбенә сәер генә чүгәләп утыруы мине туктата калды Кем ул. нишләп утыра?.. Мышык-мышык борын тарткан тавыш та ишетелеп куя. Әллә елый инде шунда?.. Якынрак атлап, чынлабрак карасам, багана төбенә чүгәләп, башын учлап утырганы Хөбәйбулла кода булып чыкты, ә аның янында тик кенә басып торган кара кәзәки- ле. озын кеше кемдер — анысын танымадым. Хөбәйбулла коданың иңбашлары селкенеп-селкенеп куя. мыгыр-мыгыр нидер сөйләнә, үгезне- кедәй калын тавышы сынып-сынып китә: — Ух. Шәмсетдин абзый й. белмисен, . китә, йөрәк парәм китә! Тагын бер күгәрченебезне оч-очырабыз-з. . Бишенчесен озатам бит. Шәмсетдин абзый, бишенчесен... Ят кулларга китеп бетәләр шулай. ох-ый!. Дәү. таза кешенең әллә кайдан гына сыгылып чыккан саран күз яшьләре!.. Мин ник күргәнемә үкенгәндәй, йөгерә-атлый китеп бардым. Каршыма җиңгәчәй очрады. Туктатып сорадым: — Җиңгәчәй, нәрсә бар монда? — Тиздән туй китә,—диде җиңгәчәй. — Сез дә китәсезме? — Без дә җнңгәлч озата барабыз Син инде монда калырсың, акыллым. яме! — дип өстәде җиңгәчәй, йомшак кына. — Ярый — дидем мин. тиз генә килешеп. Кияү ягы өчен мин ерак кеше— мин моны аңлый идем. Тик туй киткәннән соң бушап, боегып Төеннәр өстенә зур гына җиз тазны каплап куйдылар. Җиз комган бе ♦ лән ак самоварны да төеннәр арасына ипләп кенә утырттылар... Бары = сын да шулай чыгарып, өеп бетергәч, йөкне озын бау белән аркылыга - * буйга ныгытып бәйләделәр. Шуннан соң бу арбада барасы егет атын = бер читкәрәк тарттырып куйды м Биредә бөтеч эштә билгеле бер тәртип булса кирәк Мин. әйберләр х чыгып беткәч, алар артыннан ук кияү белән кыз да чыгарлар дип көт- < кән идем, ләкин алай булмады. Хәзер өй баскычы төбенә кыңгырау лы х пар атларны берәмләп китерә башладылар Халык та шунда җыелды = Беренче атка шактый мәлҗегән баш коданы ике ягыннан култыклап * чыгардылар да, зурлап, юатып, тарантаска ипләп кенә утырттылар. Чирек күтәреп чыккан берәү шунда ук аңа. стаканга салып, бал сузды Башкоданың аты кузгалгач та аның урынына икенче пар ат килеп туктады Монысына төп кода белән кодагый менеп утырдылар Төп кодага да бал салып бирделәр Шулай итеп баскыч төбенә атлар бербер артлы килә торды.тар. калган кодалар да утырышып, ишек алдыннан урамга чыга тордылао Кодалардан соң кызны жингәли озата барч- чылар атларына утырдылар. Туй килгәндә алты ат булса, хәзер урамда унике җигүле ат тезелешеп торалар иде Бары менә шуннан сон гына келәт алдына кияүнең кара һәм тимер- күк җиккән пар атын китерделәр Шунда уң келәт алдын ястыкчы кырлар һәм егетләр сарып алдылар. Мин дә күрми калмыйм дип. рәшәткә буенда яткан ташка бастым Менә бер заман Хөбәйбулла кода сенеле- сен (бишенче күгәрченен) таза беләкләрендә келәттән күтәреп чыгарды да тарантаска, күпертеп салган мендәрләр өстенә ипләп кенә утыртты. Кызның өстендә ак чүченчәдән җәйге җилән, башында ак ефәк шәл иде Шул шәле белән ул. күзләсен генә калдырып, битен каплаган.— мин ни теләп тә аның йөзен тагын күрә алмадым . Кыз янына кара җиләннән, кырпу бүректә кияү үз эре генә менеп утырды Кияү егетләренең берсе дилбегә тотып, икенчесе, гармунын тезенә куеп, кияү белән кызга каршы кучерга урнашты, ә өченчесе тарантас артына басты. Егет, кулларын сузып, дилбегәсен какты, атлар кузгалдылар, озатучы кызлар, егетләр.’бала-чагалар, тарантаска орына-сугыла. шау-гөр килеп, барысы да капкага юнәлделәр Мин дә. агымга эләккән йомычка шикелле, кысыла кысыла халыкка иярдем. Кияү атлары урамга чыккач, туй кузгалды Иң алдан башкоданың пар аты. аның артыннан төп коданыкы, аннары кияү атлары, алар артыннан калганнары тезелешеп киттеләр. Ин арттан гына кыз әйберләрен төягән ялгыз ат, төеннәр өстенә каплап салган җиз тазы белән ялтырап, чаба-чаба китеп барды. Дәррәү кузгалып киткән атларның кыңгырау тавышлары кечкенә авылны тәмам күмеп, бөтен Түреш буйларын яңгыратып җибәрде. Әйе. бу искиткеч бер тамаша иде Капка төбендә өелешеп калган егетләр һәм кызлар ераклаша барган кыңгырау калган йортта ялг.ыз каңгырап йөрүнең мина никадәр авыр бсласын гына уйлый белмәгәнмен. Җингәчәи ашыгып келәткә таба китеп барды, ә мин. рәшәткә буена- рак узып, тынычрак урыннан ишек алдында барган тамашага карап тора башладым. Бу вакытта кияү егетләре келәттә җырлый-жырлый чаршау чыбыл- * дыкны чишәләр, ә озата баручы җиңгәләр кызның урын-жирен җыялар иде. Кияү йортына баргач, шул ук кияү егетләре чаршау-чыбылдыкны янадан корып, җиңгәләр кыз урынын җәеп куячаклар икән, йоласы шундый, имеш. Менә келәт ишеге төбенә кабык арба җиккән ат килеп туктады Шул арбага кыз артыннан барасы әйберләрне чыгарып сала башла дылар. Ике егет өр-яна яшел сандыкны ике башыннан күтәреп чыгар дылар. Алар артыннан кызлар зурзур төеннәрне чыгарып салдылар. ҖИЗ КЫҢГЫРАУ тавышларын сихерләнеп, онытылып, шылт та итмичә тынлап тордылар. Туй китте Туй белән бергә кемнеңдер яшьлеге китте... Тагын кемнәргә насыйп булыр икән бу кыңгырау тавышлары?! Минем китаплар шүрлегендә тавыш өнсез генә җиз кынгырау тора. Ул шул Абзан туена. Нигъмәтулла абзыканның сары ат башында, кара дугага тагылып барган кыңгырау икән, аны миңа күп еллардан соң Мәдинә җиңгәчәй биргән иле. Ул туйга катнашкан кешеләрнең бик күбесе — кода бабайлар, Хөбәйбулла кода. Нигъмәтулла абзыкай — күптән бу дөньяда юк инде. Җиңгәчәй исән әле. сиксәнгә якынлашып бара, зур калада профессор киявендә тора. Аннары тагын Сәлимә кодача белән аның кияве дә исәнсаулар икән — мин моны былтыр гына ишетеп белдем... Еш кына алар турында ничек яшәделәр икән, бәхетле булдылармы икән, дөньяда бармы икән үзләре дип уйлана торган идем. Гаҗәеп бер нәрсә, күпме еллар минем хыялымда алар, нәкъ әнә шул туйда күргәнемчә, яшь, чибәр кыз белән яшь. таза егет булып сакландылар. Ә бит кырык елдан артык вакыт узып китте — әйтергә генә ансат!.. Баксаң, алар үз авылларында тигез генә гомер итеп, уллар- кызлар үстереп, әби белән бабай да булганнар икән инде... Куандым да мин моңа, әллә нигә моңайдым да... Озын кара толымлы сылу кодача тик хыялда гына торып калды. Әйе. дөньяда бөтен нәрсә иокерә, туза, үзгәрә, тик менә җиз кыңгырау, ни хикмәттер, һич кенә дә бер үзгәрми. Чак кына кагылдың исә, нәкъ тегә вакыттагы шикелле, көмештәй саф, нечкә, дәртле тавышы белән бүлмәне яңгыратып җибәрә, һәм күз ачып йомганчы мине ундүрт яшьлек чагыма — үземә урын таба алмыйча гел борчылып йөргән, нидер сизенеп көткән иртә яшьлегемә кайтара да куя. Барысын-бары- сын да үтә бер ачыклык белән терелтә ул минем хыялымда... Яңгырап җибәрүенә Нигъмәтулла абзыкайның җырын ишеткәндәй булам: утырдым ла көймәнең ай түренә... Юк, кирәкми, искә төшермик. Иясенә калсын ул... Хәзер инде бик күп яңа җырлар туды. Яңа гадәтләр, яңа йолалар туды. Туйларга да хәзер кыңгыраулы пар атларда түгел, ә күбрәк «Волга». «Москвич»ларга гына утырып баралар. Егет белән кызны да өч көн буена ак келәттә ябып тотмыйлар, ә туйның түренә мендереп утырталар... Әмма мәңге үзгәрми торган бер нәрсә калды: бу — кешенең яшьлеге, кешенең мәхәббәте!., һәркемгә килә ул. һәркем кичерә аны Менә ни өчен җиз кыңгырау бик кадерле миңа — аның дәртле, көмеш тавышында гүя яшьлек һәм мәхәббәт саклана.