ҖИТЛЕККӘН ХУДОЖНИК
РСФСРиың халык художнигы Харис Якуповка 50 яшь азан сәнгать техникумына укырга кергәндә Хариска нибары уналты ашь була. Егетнең тормыштагы үз юлы шулай бик иртә ачыклама Аны башка төрле теләсә нинди һөнәрдән бигрәк рәсем ясау үзенә тарта. Әле техникумга кергәнче үк ул Казан пионерлар йорты каршындагы сынлы сәнгать студиясенә йөри, балалар иҗатына багышлап уздырылган күргәзмәләрдә катнаша, «Яшь ленинчы» газетасы битләрендә үзенең рәсемнәрен бастырып килә. Техникумда Харис күңел биреп, тырышып укый. Ул, бер дә иренмичә, ейдә эшләргә бирелгән күнегүләр өстендә утыра, рәсем ясау техникасын камилләштерә, музейларга йөрел, мәшһүр рәссамнарның әсәрләрен ныклап өйрәнә, сынлы сәнгать хакында язылган китапларны бирелеп укый. Малай кече яшьтән үк күп белергә тырышуы, җитди булуы һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Харис үзенең укытучыларыннан да уңа. Казан сәнгать техникумында аларны Мортаза Абдуллин, Садри Ахун, Нәбиулла Вәлиуллин кебек үз эшләренә чын күңелдән бирелгән реалист художниклар укыта. Яңа гына Ленинград сәнгать академиясен тәмамлап кайткан нәгышче Нәбиулла Вәлиуллинның исә яшьләргә йогынтысы аеруча кечле була '. Техникумны Харис профессиональ әзерлек белән, якты хыяллар, зур иҗат планнары белән тәмамлый. Әмма озак та үтми, ак финнарга каршы сугыш башланып китә. Башка иптәшләре кебек үк, ул да үзе теләп Кызыл Армия сафларыма баса. Бераздан изге җиребезгә фашист илбасарлары басып керә, һәм Харис, кулына корал тотып, тагын биш ел буена илебез иминлеген яклап, илбасарларга каршы сугышып йөри. Рәсем ясарга һәвәслек, күзәтүчәнлек аңа армия хезмәтендә де нык ярдәм итә. Разведчик Якупов күп мәртәбәләр кыен сугышларда була, аңа күп мәртәбәләр аәыр һем куркыныч сугышчан заданиелар үтәргә туры килә. Ул Воронеж янындагы Курси дугасындагы дәһшәтле сугышларда катнаша, Украина һәм Чехословакияне азат итешә, дошманның үз өнендә барган сугышларны күрә Яу кырларында күрсәткән батырлыклары өчен гвардия старшинасы Якупов орденнар һәм медальләр белем бүләкләмә. Художник Якулов өчен исә сугыш чыныгу һәм тормыш мәктәбе була. Үзенең художник икәнлеген ул бер вакытта да исеннән чыгармый. Сугышның иң авыр кемнәрендә, нинди генә кыен хәлләрдә калырга туры кмлмвсен, Харис карандашын кулыннан тө1 Кызганычка каршы, ул озакламый башланган Ватан сугышыма китә һәм шуннан өйләнеп кайтмый. К шерми. блокнотыннан еерылмый. Дошманны җиңүебезгә аз гына да шикләнми Художник. акрынлап, киләчәк эшләре ечен материаллар тупларга тотына. Аның турыдам- туры фронт шартларында ясаган рәсемнәре әле дә саклана. Алар арасында табигать күренешләре һәм портретлар, күп кеше катнашкан сугыш күренешләре һәм төрле фронт эпизодлары бар Ул рәсемнәр авторның үз хезмәтенә гаять дәрәҗәдә җитди каравы хакында сөйлиләр. Художник һәр нәрсәне тырышып һәм игътибар белән күзәткән. һәр күренешнең төп үзенчәлеген, асылын аңларга тырышкан. Вакытлар узу белән саргая төшкән альбом битләрендәге ул рәсемнәрне киләчәктә зурайтып язылачак картиналарның караламалары, беренче вариантлары дип санарга мөмкин. «Фашистларны куганнан соң. Балалар». (1943) исемле картина, мәсәлән, шундыйларның берсе. Рәсемдәге сәләмә киемле, ябык гәүдәле өч ятим баланы күрүгә, күңелләрдә кабат ачыну һәм нәфрәт хисләре кузгала. Илебезгә фашистлар алып килгән вәхшәт, җәбер-золым исәпсез-хисапсыз икән, аларга боларның һәммәсе өчеч дә җавап бирергә туры киләчәк. Авторның әлеге һәм башка шундый рәсемнәре үзләренең композицион төзеклекләре белән дә аерылып торалар. Ак һәм кара төсләр пропорциясе ныклап уйланыл- ган. Карандаш очына төрлечә басу нәтиҗәсендә барлыкка килгзн нечкә тонлы күчешләр ул рәсемнәрдәге пространствога киңлек хисе, ә әйберләргә күләм иллюзиясе бирәләр Аерым рәсемнәрне нинди төскә буярга кирәклеген аңлаткан язмалар очрый. Димәк, автор киләчәктә аларга яңадан әйләнеп кайтачагын алдан ук уйлаган, һәм, чыннан да, совет кешеләренең сугыш кырларында күрсәткән батырлыгы, сугыш темасы белән бәйләнешле сюжет һәм образлар художник игътибарын озак еллар буе үзенә җәлеп итеп килә. Казанга кайтып яши башлавына күп тә үтми, Якупов «Туган илдә» (1946) исемле әсәрен тәмамлый. Әсәр фронт кырларыннан кайткан татар солдатының сөйгән кызы белән күрешеп-кавышу шатлыгы турында сөйли. Ә 1948 елда автор «Төп көчләр прорывка керә» исемле икенче бер фронт картинасын төгәлли. Бу әсәрләргә Якупоз- ның соңгы картиналары өчен хас булган камиллек, осталык җитми әле җитүен. Әмма авторның зур темаларны чишәргә, катлаулы композицияле полотноларга кыю рәвештә алынырга сәләтле булуы бәхәссез. Сугыштан соңгы беренче елларда Якупов тарихи темаларга караган күп кенә әсәрләр иҗат итә. Алар арасында «Г. Тукай портреты», «Габдулла Тукай крестьяннар арасында», «А. С. Пушкин Казан юлында», «Алексей Пешков портреты», «А. М. Горький Марусовкада», «Ш. Камал портреты» кебек әсәрләр бар. Шул ук елларда «Иделдә эссе көн», «Казанка елгасында ташу», «Кабан күле» кебек табигать күренешләрен һәм замандашларыннан берничә кешенең портретын ясый, шулай ук «Кунаклар белән әңгәмә» исемле автопортрет тәмамлый. Күренгәнчә, кыска гына вакыт эчендә художник күпме эш эшли. Әйтерсең, еллар буе җыелып-тыелып килгән иҗат ялкыны кинәт кабынып-дерләп китә. Табигате белән үк ашыкмый, җайлап, акрынлап эшләргә ярата торган кешенең шушы кадәр күл әсәр иҗат итүе, беренче карашка, чыннан да, сәеррәк тоелырга мөмкин. Ләкин, ныклап уйлап караганда, монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. 1946 елда ул Всекохудожникның Мәскеү шәһәрендәге Үзәк студиясендә мәшһүр художник Б. В. Иогансон кул астында эшли. Ә 1948 елда художникларның Калинин өлкәсендәге «Академик дачаясында белемен күтәрә һәм иҗат итә. Болар да аның иҗат активлыгын көчәйтүгә ярдәм итми калмый, билгеле. Үзеннән үзе аңлашылса кирәк, авторның әлеге әсәрләре сыйфат ягыннан бердәй югарылыкта түгелләр. Арада башкару камиллеге һәм техник профессиональлек җитенкерәмәгәннәре очрый, аерым әсәрләренә яңалык хисе, тормышны яңача сурәтли белү җитми. Автор сәнгатьчә сурәтләү алымнарына никадәр генә игътибар итмәсен, еш кына аның кайбер әсәрләренең эмоциональ тәэсир көче әллә ни зур булмый. Аның үз образларына булган мөнәсәбәтендәге тыйнаклык урыны-урыны белән корылык хисенә әйләнеп киткәли. Ләкин бернәрсәне истән чыгармаска кирәк авторның беренче әсәрләре хакында хөкем йөрткәндә, аларның көчле һәм көчсез яклары турында сөйләгәндә, аларны беэ художникның бүгенге әсәрләре белән чагыштырабыз, аларга без бүгенге Якупов ирешкән югарылыктан торып караш ташлыйбыз. Заманында исә әлеге «кимчелекле» әсәрләрнең дә күбесе әйбәт исәптә йөргән. «Г. Тукай портреты» (1946), мәсәлән, республика күләмендәге конкурста беренче премия белән бүләкләнә. Яиуловның А. С. Пушкин, М. Горький, Ш. Камаллар хакындагы «серләрен K* snH музейлары, «Кунаклар белән әңгәмә» исемле есәрен исә Мескеүдеге Канчыгыш сенгатьләре даүләт музее сатыл ала. Шулай яшь авторга, акрынлый белән булса да, танылу, дан-шеһрәг килә. Җаваплы зшләргә алыну Якуповның день яга карашын киңәйтә, аңа ижат тәҗрибәсе тупларга булыша. Озакламый әлеге сыйфат ларның һәр икесе бик тә кирәк булып чыга. Аннан соң, кимчелекләре күпме генә булмасын, Якуповның инде беренче әсәрләре үк сынлы сәнгатебезгә талантлы һәм сәләтле яңа бер рәссам килүе хакында сейлилер нде. Күп тә узмады, тормыш әлеге еметләрнең урынлы һәм нигезле булуын раслады Дусты Л. Фаттахов белән бергә, Татарстанның 30 еллыгына X. Якупов «8. И Ленин Татарстан АССР тезү турындагы декретка кул куя» исемле зур әсәр тәмамлый. Сынлы сәнгатебез үсеше тарихында зур әһәмиятле урын тоткан бу әсәр турында күп сей- ләргә, куп язарга мемкин булыр иде. «Казан утлары» журналының быелгы беренче санында аның хакында шактый киң язылды '. Биредә ул фикерләрне кабатлап тормыйбыз. Тик шуны гына басым ясап әйтәсе килә: күтәргән темасының Һәм эчтәлегенең зурлыгы, меһимлеге ягыннан бу картина әле бүген дә татар совет нәгыш сәнгатенең Югары бер казанышы булып кала килә. Үзенең моннан соңгы һәр әсәренә Якупов зур җаваплылык хисе белән карый. Аның һәр яңа әсәре сынлы сәнгать тормышында зур вакыйга итеп каршы алына ’орган булып китә 1 «Казан утлары» журналы. 1969 ел. I сан. 162 бит. ҖИТЛЕККӘН ХУДОЖНИК 1954 елгы Бөтенсоюз күргәзмәсендә Якупов үзенең «Хөкем алдыннан» исемле яңа эше белән катнаша. Мәгълүм булганча, картинада Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрь Муса Җәлилдән сорау алу күренеше сурәтләнә. Гитлерчылар хәзергә әле үзләрен көчле сизәләр, шагыйрьне җиңәчәкләренә шик- ләнмиләр дә кебек. Мусаның язмышы, янәсе, алар кулында. Буйсынмаса, аны үлем көтә. Менә шуңа да шагыйрьнең курку белмәс ныклыгы аларны гаҗәпкә калдырган. Рәссам гаять киеренке драматик ситуация сайлаган. Җәлилнең үз дошманнары белән кара-каршы рухи бәрелеше әсәрнең теп идея юнәлешен билгели. Әсәрдә палач образлары да карикатурага әйләндерелмәгән. Аларның куркыныч һәм көчле дошманнар булуы күренеп тора. Бу исә әсәрнең гомуми яңгырашын тагын да трагиграк пафослы итә. Әсәрнең эчтәлегенә зур фәлсәфи мәгънә салынган. Җәлилнең фашистлар белән бәрелештә мораль яктан өстен чыгуы коммунистик идеологиянең тантанасы төсендә яңгырый. Якупов тасвирлаган Җәлилнең көче дә шунда, ул үзенең хаклы икәнлеген тирәнтен аңлап, белеп тора. Аның таза гәүдәсендә шундый көч, шундый ныклык сизелә, андый көч бары тик бөтен совет халкы белән бербөтен булуыңны ачык аңлау аркасында гына туарга мөмкин. Җәлил образын психологик яктан ышандырырлык итеп, тирән итеп ачып бирү герой шагыйрь характерының, ул күрсәткән батырлыкның асылын аңларга ярдәм итә. Әсәрнең төп уңышы әнә шунда. Илленче елларның икенче яртысында совет сынлы сәнгате зур адымнар белән алга китә. Бүгенге көн тормышына йөз белән борылып, художниклар эамандашлары- бызның истә калырлык җанлы образларын тудыралар. Төс, композицион төзелеш өлкәсендәге эзләнүләргә тагын да зуррак игътибар бирелә башлый, образларны психологик үткенәйтү чараларын эзләү көчәя. Сынлы сәнгать «теле» тагын да байый, төрлеләнә төшә. Сынлы сәнгать өлкәсендәге үзгәрешләрне даими рәвештә күзәтеп барган Якупов та әлеге яңа алымнарны күрми калмый, әлбәттә. Аның илленче еллар ахырындагы яңа әсәрләре якгы, ачык буяулар белән ясалган, алардан шатлык, бәйрәм рухы аңкып тора. Биредә аның халык иҗаты әсәрләренә иллюстрацияләр ясау белән шөгыльләнүе дә билгеле бер уңай роль уйнады. Халык иҗаты әсәрләре художник иҗатын оптимизм хисе, җылы юмор һәм ачык төсләр белән баетты. 1957 елда иҗат ителгән «Герой ананы хөрмәтләү» исемле картина үзенең ачык, якты төсләре белән тамашачы күңелендә шатлыклы бәйрәм настроениесе тудыра. Күп кеше катнашкан зур күләмле әсәрнең композицион төзелешен уңышлы хәл итеп, автор бердәм яңгырашлы бөтен бер әсәр тудыруга ирешкән. Әсәрнең идея яңгырашын билгели торган төп персонажлар картинаның үзәгенә куелган. Менә герой ана. Аның бөтен карашы алга, тамашачыга төбәлгән. Артык матур булмаган, әмма мөлаем йөзендә бәхетле елмаю. Аның тирә-ягындагы кешеләрнең дә һәрберсе тормышчан, һәрберсе хәтергә кереп калырлык. Аеруча өти кешенең йөзе сине үзенә нык җәлеп итә. Ул тыныч, туры карашлы, ләкин бераз кырысрак холыклы кеше булса кирәк. Персонажларның өсләрендә милли татар киеме, башларында бизәкле яулыклар, йорт стеналарына чигүле сөлгеләр эленгән. Болар һәммәсе әсәргә милли колорит өстиләр, аны киң халык массасына аңлаешлы итәләр. Биредә без Якуповның совет чынбарлыгын милли тормыш күренешләре аша ачарга омтылуын күрәбез. Гадәттә, үз әсәрләренә геройларны ул татар халкы вәкилләре арасыннан сайлый. Әмма, коммунист художник буларак, беркайчан да милли рамкалар белән генә чикләнми, тормыштагы искәргән, үлемгә хөкем ителгән гореф-гадәтләрне идеаллаштыру белән мавыкмый, халык тормышының кайсы чорына гына мөрәҗәгать итмәсен, аның әсәрләреннән заманчалык, бүгенге кен рухы аңкып тора. 1961 елда Якупов чираттагы зур әсәрен төгәлли. Ул — «Иделдә яз» дип атала. Әсәрдә төп урынны табигать күренешләре алып тора. Үз иҗатында беренче мәртәбә диярлек автор табигатькә шулай зур урын бирә. Хәер, моңа әллә ни гаҗәпләнергә дә ярамый. Мәһабәт Иделне ул кече яшьтән күреп үсә. Вакыт җитә, совет кешеләре борынгы елганы тагын да гүзәлрәк итәргә алыналар. Мул сулы Идел күз күреме җитмәслек киңлекләргә җәелә. Казан биш диңгез портына әйләнә. Шунда инде Якупов та түзеп тора алмый, җырларда макталган Идел хакында тагын бер яңа җыр, үз җырын иҗат итәргә була. Шулай «Иделдә яз» исемле картина туа. Кояшлы язгы квн. Ерак еракларга җәелгән Идел өсте. Әле кайчан гына шаулап бозлар аккан булган. Тыныч су өстендә берәм-сәрәм боз кисәкләре тирбәлә. Яз кояшының шифалы нурлары тәэсирендә бөтен табигать уянган: тамчылар тыпырдый, ерганаклар чылтырый, кешеләр күңеле дә яз сулышы белән тулы. Идел ярында хатын- кызлар, шунда ук балалар чыр-чу килә. Моның үз мәгънәсе бар. Табигать-әнкәбез, Иделәнкәбез һәм аналар... Художник тирән мәгънәле, шигъри аһәңле, лирик җылылык хисе бөркелеп торган гаҗәеп әсәр иҗат итә алган. Чынбарлыкка катлаулы, күпьяклы һәм фәлсәфи мөнәсәбәт белдерү — Якупов иҗатына хас булган иң көчле сыйфатларның берсе. Ул тормыш күренешләренең тышкы калыбын сурәтләү белән генә чикләнми. Болай караганда, алар- дагы һәрнәрсә гадәти кебек Тышкы эффектлар юк диярлек. Әмма аларга зур эчтәлек, эчке мәгънә салынган. Аларны игътибар белән, озаклабрак карарга кирәк. Шул чагында син художникның тормыш, кешеләр, аларның характерлары һәм язмышлары хакында киеренке итеп уйлануын сизә башларсың. 1964 елда Якупов зур күләмле ике әсәр иҗат итә. Аларның икесе дә бүгенге колхоз кешеләренә багышланган. Теманы чишү принципларының, вакыт һәм урынның берлеге, сюжет охшашлыгы әлеге әсәрләр арасында эчке уртаклык булу турында сөйли. Шуның белән бергә аларның һәркайсы мөстәкыйль сәнгать әсәре буларак та әһәмияткә лаек. Беренчесенең тулы исеме: «Көчле кешеләр (Яшь сыер савучылар Ф. Гәрөева, М. Исламова һәм С. Сәгыйдова)» Вахитав исемендхге колхозның,, хдын/ы сыер савучысы М Галиуллика. Ул «Татарстандагы М. Вахитов исемендәге колхозның алАР К АДИЛ ФАИНВЕРГ ф ҖИТЛЕККӘН ХУДОЖНИК дынгы кешеләре» иеөмлө сериядән бер картина. Әсәрнең иееме үк геройларның реаль тормыштан алынган чын кешеләр булуын ишарели. «Кечле кешеләр» исемле картинаның геройлары — шат күңелле, таза, зифа буйлы колхоз кызлары. Автор кызларны алгы планга куеп суретли, аларның кечле, сәламәт һем матур булуларына үзе дә соклана кебек. Геометрик яктан тегел, симметрик композиция, күзгә ташланып тора торган матур, ачык буяулар, кеше фигураларын чын- барлыктагыдан да зрерәк итеп күрсәтерлек күләм — болар барысы да әсәргә ниндидер тантаналы бәйрәм төсе бирәләр. Бер Якупов иҗатында гына түгел, Татарстандагы барлык нәгыш сәнгате әсәрләре арасында да «Кечле кешеләр» — иң күтәренке рухлы әсәрләрнең берсе. Әсәрнең тормышны раслаучаи пафосы — гади совет кешесенә, аның рухи матурлыгына дан җырлавында. Әсәрдәге геройлар горур булулары беләи матурлар, алар үзләрен илнең чын хуҗалары итеп тоялар. Революциягә кадәрге татар хатыннары белән чагыштырганда, аларның эчке һәм тышкы деньяларында әйтеп бетергесез үсеш, үзгәреш, яңарыш сизелә. Бер сүз белән әйткәндә, «Кечле кешеләр» — социализмга, совет дәүләтенә һәм Коммунистлар партиясенә художникның илһамланып гимн җырлавы ул. Шуңа да әсәрдә кояш нуры куп, шуңа да аңардан яктылык нурлары сирпелеп тора. Әсәрнең хатын-кызларга багышлануын автор бер генә минутка дв исеннән чыгармый. Кызларның йөзләрен, кыяфәтләрен сурәтләгәндә затлы, нәфис төсләр өстенлек итсә, аларның кием-салымнарын һәм табигать күренешләрен тасвирлаганда ачык буяулар сайлаган, «Алдынгы көтүчеләр Н. Җиһаншин, Ш. һәм Г. Шакировлврп исемле икенче картина исә башкачарак планда эшләнгән. Биредә инде художникның игътибар үзәгендә — ирләр. Алар шулай ук нык һәм бөтен шәхесләр, әмма аларның эчке дөньяларын автор башка чаралар ярдәмендә ача. «Көчле кешеләр» белән чагыштырганда, әсәрнең тоны да, ничектер, салкынрак һәм кырысрак кебек. Якупов көтүчеләрнең тулы гәүдәләрен күрсәтми, аның каравы ул аларны тамашачыга тагын да якынайта төшкән. Мондый алым исә кешеләрнең йөзләрен беренче планга чыгара. Хикмәт аларның күз карашларында, ди кебек безгә автор. Чыннан да, күз карашларыннан чыгып, аларның искиткеч камил акыллы, тәвәккәл һәм батыр табигатьле кешеләр булуын чамаларга мөмкин. Характерлары ягыннан никадәр генә милли булып күренмәсеннәр. Якуповның көтүчеләрен без бүгенге совет авылы кешеләренең типик, җыелма образлары ител кабул итәбез. һәр ике әсәр художникның иҗади үсеше турында сөйли. Ул форма ваклыкларын- нан һәм артык детальләштерүләрдән котылган, аз сүз белән күп мәгънә бирергә өйрәнгән. Аның палитрасы тагын да төрлеләнгән, яңарган. Ул кулланган буяулар ачыграк һәм кыюрак була бара һәр ике әсәр күләме ягыннан дөрес уйланган һәм төгәл хәл ителгән. Бу аңлашыла да. Сыер савучылар һәм көтүчеләр хакындагы әсәрләр озак еллар күзәтү, материал туплау нәтиҗәсендә иҗат ителделәр. «Зур Идел» һәм «Советская Россия» күргәзмәләрендә Якупов «Уйлану. Тереләр һәм үлеләр» исемле яңа әсәр белән катнашты. Тереләр — көнбатыштагы бүгенге сыйлы сәнгать күргәзмәсен карарга килүчеләр. Үлеләр исә — көнбатыштагы сәнгать күргәзмәсендә тамашачыны каршы алган сәнгать әсәрләре. Беренчеләре дә. соңгылары да эре план белән сурәтләнгән. Халыкка ят әсәрләр күргәзмәсенә килгән тамашачьи лариы аптырап калу, үзләрен чолгап алган сәнгать әсәрләрен аңлый алмый гаҗиз калу хисе берләштерә. Әсәрнең үзәгендә — яшь итальян кызы образы. Күрәсең, ул гүзәллек дөньясы белән кызыксына һәм аның кадерен белә торган кеше, хәзер дә ул, мәсәлән, каршындагы әйберләрне чын күңелдән аңларга азаплана. Ләкин аиың бөтен кыяфәтендә. бигрәк тә зур, бәрхеттәй күзләрендә — аптырау галәмәтләре Каршындагы «сонгагь сәрлөрен» ул ии акылы, ни йөрәге белән кабул итә алмый. Куркыныч салкынлык хисе бөреп торган ниндидер галәмәт зур нәрсәләр, ямьсез чырайлы зур баш, кеше гәүдәсен хәтерләткән, әмма гаҗәеп котсыз фигуралар... Юк, мондый сәнгать аңа ләззәт бирә алмый. Яшь кызның кичерешләре өлкәннәрнеке кебек үк катлаулы түгел түгөлөн. Әмма тозсызмы күзсез дә белә, диләр. Тагын шунысы характерлы, үае аңлама-ан әлеге рәсемнәр-ә кыз гаҗәпләнеп кенә түгел, хәтта куркып карый. Шук кыяфәтле «арчык исә үзенә аңлашылмаган сәнгать үрнәкләрен халыкчан юмер, мыскыл катыш елмаю белен күзәтә. Әйтерсең, вның хәзер менә әлеге ееерлер адресына берәр тозлы сүз ычкындырасы килә. Тамашачылар теркемен ир кеше тәмамлый, аның кырыс, усал күзләрендә протест хисләре. Кыяфәтенә караганда, ул тир түгеп тапкан икмәкнең кадерен аңлый торган эшче булырга тиеш, аңа мондый сәнгать бетенләй ят. Үзләренә чит сәнгать белән очрашкач, гади кешеләр күңелендә туган нәфрәт хисләрен сурәтләү авторның тел максаты. Әсәр уйлап чыгарып, һавадан алып язылмаган. Автор, берничә мәртәбә халыкара күргәзмәләрдә булып, модернист художниклар ясаган рәсемнәрне хезмәт иясе массаларының аңлый алмый газаплануларын үз күзләре белән күргән кеше. Картина катлаулы техника белән, майлы һәм йомырка сарысына изелгән буяулар ярдәмендә эшләнгән. Әсәр идея ачыклыгы, публицистик яңгыраш кече, композицион тәзеклек белән аерылып тора. Аерым кимчелекләре булуга да карамастан, ул Якупов иҗатында һем татар сынлы сәнгатендә яңа сүз булып исәпләнергә хаклы. Күргәнегезчә, Якупов беркайчан да бер урында таптанмый. Аның деиьяга карашы торган саен киңәя бара, ул даими рәвештә яңа образлар һәм сюжетлар, яңа алымнар һәм тормышның яңа катламнарын үзләштерә тора. Ул үзенең 50 яшен тутырган кение дә яңалык тарафдары, Татарстан художникларының алгы сафында кыю атлап баручы иҗат кешесе буларак каршылый. Аның соңгы, әлегә тәгәлләнмәгән эшләреннән берсе Советлар Союзы Герое Михаил Депятаев батырлыгына багышланган. Художник атаклы очучы белен бер фронтта сугышып йергәи, тик берсе — җирдә, икенчесе — һавада. Үз-үзәнә таләпчән художникны әлеге әсәрнең композициясендә нәрсәдер канәгатьләндереп җиткерми, шуңа да картина тәмамланмаган килеш тора. Аның каравы, яшь Ленинга, студент Ленинга багышланган икенче полотно әстендә зшләү бетен нечкә бара. Ильичның туган җире Ульяновскида ачылачак юбилей күргәзмәсендә ул әсәр теп урыннарның берсен алып торыр, дип еметләник. Туктаусыз иҗат итү белән бергә, Якупов зур җәмәгать эшләре дә алып бара. 1951 елдан бирле ул березлексез Татарстан художниклар союзының председателе итеп сайланып килә. Соңгы елларда «Зур Идел» күргәзмәсендә күргәзмә комитетын җитәкли. Биредә дә >ш житәрлек. Идел буендагы дистәләрчә шәһәрләрне йереп чыгарга. күргәзмәгә кую эчен иң яхшы әсәрләрне сайлап алырга кирәк. Якупов шулай ук РСФСР художниклар Союзы секретаре. СССР художниклар союзының идарә әгъзасы. Оештыру һәм җәмәгать эшләре күп вакыт сорый. Иҗат итәргә дә, бу эшләрне башкарырга да вакыт таба белергә кирәк. Бу эштә аңа тормыш иптәше Рушан ханым зур врдәм итә. Ул үзе дә художник. Якупов үзенең иҗат планнарын башлап тормыш АРКАДИЯ ФАЯНВКРГ ф ҖИТЛВККЭН ХУДОЖНИК Уйлану. Терелзр һәм үлелгр. сСерле балдак» исемле әкияткә иллюстрация. иптәше белән уртаклаша, яңа әсәрләре хакындагы беренче тәнкыйть фикерен дә аңардан ишетә. Уллары Фәрит та әтисе эзеннән бара. Ул — Казан сәнгать училищесы укучысы. РСФСРның халык художнигы, Дәүләт һәм Тукай премияләре лауреаты Харис Якупов үзенең иҗат юбилеен таланты чәчәк аткан чорында җитлеккән художник булып каршылый. Аңа бит әле нибары 50 генә яшь!