Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСӘНБӘТ—ШАГЫЙРЬ

Минем туган авылым Күлле-Кнмедә. мин туып-үскән йортнын күршесендә Ибраһим абый, әтннсн энесе, атаклы балта остасы яши. Хәзер инде ул туксанга якынлаша. Мин аның Марида йорт эшләп йпргән таза чакларын беләм. Ара-тирә ул кәефләнеп тә кайгкалый иле. Мондый вакыт га ул почмакта торган гармоней ала. уйный һәм әкрен генә мырлый: «Ай урагын салып ннбашына. » Хатыны Гарнфә аланын: «Карале, атасы, син әллә башка жырны бер дә белми- сеңме», дип шелтәләгәнен дә хәтерлим. Гомере буе бер җыр. Бар бит шундый синнән беркайчан да аерылмый торган жырлар. үлми торган җырлар.. Мин ул вакытта жырның авторын белми идем әле. Дөресен әйткәндә, авторларын искә төшерми торган җырлар мина күбрәк ошый. Халыклашкан, халык байлыгына әйләнгән җырлар. Шагыйрьнең милли үзенчәлекле булуын күрсәтүче сыйфат — анын җырлары. «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармонь», «Сип сазыңны уйнадын» кебек җырларны халыкган аерып шагыйрьнеке дип әйтүе читен. Рухы, характеры, сүзләрнен сайланышы, агышы, пнгырашлары белән алар халыкныкы... Шул ук безнең тыкрыкта. Ибраһим абыйлар каригысында — Хәйрулла йорты. Авылда аны ялганчы Хәйрулла дип йөртәләр иде. вс кечкенә, өендә жиде бала, .Җидесе дә кыз. Чабата ясыйлар... Хәйрулла абый, яшьлеге турында сүз чыкса, хатынны мин чыптага твреп алып кайттым ди торган иде. Бераз арттырырга, борчак сибәргә ярата. Күп тыңладым мин аны Аннан тубәндәрәк Шәйхи карт. Монысы инде чын мәгънәсендә оста әкиятче. Бер әкиятен, булеп-бүлеп. өчәр квн сөйли. Аның да әкиятләрен ишетеп үстем. Күп иде алар безнең Казан артында тел осталары... Ишетеп үстем, ләкин үз вакытында язып алмавыма соңыннан бик нык үкендем. Бер вакыт шулай, менә безнең якта кемнәр бар иде дигән шикеллерәк. Исәнбәтне шаккатырырга уйладым. Әмма Исәнбәт бу кешеләрне миңа хәтле күптән белгән, әкиятләрен күптән язып алган булып чыкты. Ул аларны минем үземә пнадан сөйләп күрсәтте... Исән* бәттә күпме безнең як җырлары! Исәнбәт булмаган авыл. Исәнбәт кермәгән йорт юк. Җыр җыеп җибәрүче «корреспондснтлар»ы аның һәр мәктәп саен иде... Шуңа күрә ахры Исәнбәт минем күңелдә халыкның бөтен рухи байлыгын үзендә туплаган шагыйрь булып басты. Җаны, рухы белән шагыйрь. Бер юл шигырь язмаса да. бу эшләреннән соң барыбер шагыйрь днп атарлар иде аны Исәнбәт үзенең шигырьләрен 1913 елларда яза башлый. Бу —татар халык шагыйре Габдулла Тукай иҗатының соңгы еллары. Тукайдан эстафетаны Нәкый Исән М Сибгат Хәким ИСӘНБӘТ—ШАГЫЙРЬ бәтләр. Әхмәт Фәйзиләр. Һади Такташлар алып китә. Эстафета чордан-чорга. Тукайның үзенә лаеклы кешеләр кулына күчә. Хәзер инде Тукайдан сон килгән буын турында ачык нтеп әйтеп була: татар совет әдәбиятының нигезен шушы буын кешеләре салды, ул ннгез нык!.. Исәнбәт үзе турында: «Зур шагыйрьләрдән Тукаев булса хәлфә, мин шәкерт», ди. Тукайнын Исәнбәт нжатына йогынтысы бик зур. Моны тою өчен шигырьләренең агышына колак салу да жнтә. Шунысы кызык. Октябрь революциясе идеаллары белән рухланып, шагыйрьнең икенче настроение, икенче пафос белән язылган шнгырь- ләцрнә дә Тукай үтеп керә, икенче социаль чорга күчеп, анын шигырьләрен үзенчә формалаштыра. Исәнбәт 1920 елларда нжат иткән «Коммуна тимерлегендә» кебек шактый күтәренке, романтик, риторик шигырьдән бик тнз реалистик шигырьгә кайта. Гомумән. Тукай мәктәбе кешеләренен нжатына реалистик ныклык, халыкчанлык хас. Шигырьне ясап кылану юк. Беренче чиратта гадилек, дөреслекне жырлау. хакыйкатьне сөйләү ярылып ята. Халыкның үз нжатына. тарихына, рухына тоташкан тирәнлек... Исәнбәтнең шигырь томында беренче шигырь «Шүрәле». Соңгы поэмаларының берсе «Нужа бабай»... Ике арада кырык ел вакыт. Шагыйрь нжатынын беренче адымнары ук фольклордан башлана. Анын кайсы гына әсәрен укыма, шигырьнең һәр юлында фольклор рухы. Ул рух халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, традицияләре эченә алып керә. Сине үз жнренә. үз халкыңа якынайта, син кеше буларак кемлегеңне, үз урыныңны әйбәтрәк тоя башлыйсың. Менә кайда икән ул фольклорның нечкә, сихерле. тылсымлы көче. Исәнбәтнен кинәт шигырьдән мәкальләргә юл салуының сәбәбен аңлау читен түгел. Мәкальләр — үзләре шигырь, иң тыгыз, нн кыска, иң яхшы шигырь Исәнбәтнен бу фәкать бер шигъри формадан икенче шигъри формага күчүе генә. Кайсы өлкәдә генә эшләмәсен, ул — үрнәк, хезмәттә батырлык, фидакарьлек үрнәге. Язучы үз халкына шулай гына хезмәт итәргә тиеш.