ИСӘНБӘТНЕҢ УРЫНЫ
Безнен татар халкының мәдәни барышында Нәкый Исәнбәтнең үзенә хас юлы һәм, мәдәниятебезнең шанлы бер дәверенең вәкнле буларак, ихтирамга лаек зур урыны бар. XX гасырның беренче чирегенә кадәр татар халкының мәдәни хәрәкәтендә күренекле хезмәте белән аерым игътибар казанган мәгърифәтче һәм матбугат сөючеләр- нен барсы да диярлек мәдрәсә тәрбиясе белән аяк баскан азаматлар булуы билгеле. Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Р. Фәхретдин, Г. Кандалыйлардан башлап, Дәрдмәнд, Тукай, Ямашев, Галимжан Ибраһимов кебек мәдәният өлкәсендә җуелмаслык — үче- релмәслек эз калдырган галим, җәмәгатьче һәм сәнгать сөючеләрнең исем-атларын саный башласак, шактый озын тезмә булыр иде. Нәкый Исәнбәт тә — алдынгы татар мәдрәсәләренең дәресханәләрендә (аудитория) аякка баскан һәм гомер буе гыйлем һәм сәнгать өлкәләрендә ясаган күп хезмәтләрен мәдрәсәдә корылган фундамент өстенә нигезләгән абыз агаларыбызның берсе. Мәдрәсәдә алынган белем белән Петербург, Казан университеты кебек дан тоткан югары гыйлемханәләрдә дәрес биргән Фәезхановлар, Мәхмүтовларны, хәтта Европа дәресханәләрендә дәрес биргән галимнәрне санап китәргә мөмкин булыр нде. Бу фактларга аерым тукталган вакытта һәрберсе аерым бер хезмәтне таләп итә. Мәкаләнең башында мәдрәсәләрнең татар халкы тормышында тоткан урыны һәм бигрәк тә Нәкый Исәнбәтләр үскән вакытта мәдрәсәнең нинди хәлдә булуын объектив рәвештә аңлатып үтсәк, файдасыз булмас. Файдасыз булмас кына түгел, шунсыз безнең әйтәчәк сүзләребез аңлашылып та бетмәс кебек. Бәс, рөхсәт итсәгез, мәдрәсәнең хәлен тарихи аспектта кыскача ачыклап китик. Мәдрәсә гарәпчәдән алынган «белемгә өйрәтә, дәрес бирә торган урын» дигән сүз. Мәдрәсә кемне хәзерли? Аның халык тормышында нинди кирәге булган? Анда нәрсәгә өйрәткәннәр? Халык, милләт, мәмләкәт сүзләренең эчтәлегендә күп шәхесләрдән торган җәмгыять мәгънәсе дә бар. Бу шәхесләрнең үзара мөгамәлә һәм мөнәсәбәтләрен тәртипкә салып рәтләү өчен, гореф-гадәт, йолаДан башка, бер канунга нигезләнгән хокук системасы корылган. Бу хокук нормалары һәр илдә кабул ителгән законнар кодексы белән беркетелгән була. Көнбатыш университетларының юридик факультетларында Европа илләрендә эшләнгән юриспруденция өйрәтелгәне кебек, безнең мәдрәсәләрдә дә (мин классик мәдрәсәләрне күздә тотам) фикъһе, ягъни шул ук юриспруденция өйрәтелгән. Классик мәдрәсәләрнең программасы гомумән шулай төзелгән: 1. Гарәп-фарси телләрен өйрәнү. Хокук китаплары гарәп-фарси телендә язылганлыктан һәм хөкем эшләре шул телләрдә йөртелгәнлектән, казыйлар (судьялар) һәм хокук белемлеләре өчен гарәп, фарсн телләрен укырдай, язардай яхшы белү зарур булган. Хәзерге заманда һәр укымышлы кешегә русча укый-яза белү кирәк булган кебек, ул заманда гарәп-фарси тел ләрен белү соралган, шул телләрне ейрәнгәннәр. Тарихи унжнденче елдагы револю- * циягә кадәр шәригать фәтвалары күбрәк гарәп-фарси телләрендә языла иде. 2. Классик мәдрәсәләрдә шулай ук рнязият (математика), һәйәт (космография), нөжүм гыйльме (астрономия) һәм тыйб (медицина) фәннәре өйрәнелгән. Мәдрәсәләр белән бер заманда зур обсерваторияләр корылган. Олуг-бек һәм аның обсерваториясе хакында белмәгән кеше аздыр, ләкин татарлар аннан ике йез ел элегрәк Һөлагу хан заманында Кавказ тауларында обсерватория корганнар Терки халыклардан Ибн Сина, Бируни, Нәваи, Сәгъди кебек күп олуг әдип һәм галимнәр шул мәдрәсәләрдә житешкәннәр. БоЛар гарәп һәм фарсн телендә язганнар. Шулар арасында безнең олуг реформатор-тарих галимебез Мәржанине атарга кирәк. Ләкин заманның үзгәрүе, сәяси һәм нжтимагый хәлләрнең башкаруы, татар халкының мөстәкыйльлеген югалтуы белән мәдрәсәләрнең тоткан урыны кечерәя, анда дини схоластика хөкем сөрә башлый. Мондый хәл рус царизмына бик уңай була. Шуның өчен XX гасыр башында татар халкының уяну дәвере башланып, мәдрәсәләрне «европалаштыру», көнбатыш культураларына омтылу башлангач, патша администрациясе бу хәрәкәтне буарга тырышты. Ләкин мәдрәсәдә башланган көчле прогрессив хәрәкәтне туктатып булмады. 1905 ел революциясе якынлаша. Демократик идеаллар белән кыздырылган шәкертләр хәрәкәте башлана. Каюм Насыйриның халык аңларлык татар телендә язылган әсәрләре, гомумән төрки телләрдә язылган әсәрләрнең Казанда күп тираж белән басыла башлавы, Каюм Насыйриның һәм Мәржанннең рус телен өйрәнүгә өндәп, шуңа практик юллар ачулары татар халкыиың заманача культурасын коруга юл ача. Казанда Мөхәммәдия, Уфада Галия, Оренбургта Хөсәения, Буби мәдрәсәсе кебек, башка урыннарда да яна тип мәдрәсәләр барлыкка килә. Боларда татар теле хөкем сөрә башлый. Хәтта Галнмжан Баруди кебек бөтен дөньяга ислам дине багымыннан |ыиа карый торган дин галиме дә «татар балаларына татар телендә өйрәнергә кирәк» дигән фикерне яклап чыга. Ә ул, билгеле булганча, Нәкый Исәнбәт, Фәтхи Борнаш, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурнн. Хөсәен Ямашев. Газиз Гобәйдуллин. Га- лимжан Шәрәф, Камил Якуб, башка бик күп галим һәм жәмәгать эшлеклеләрен үзенең дәресханәләрендә тәрбия итеп чыгарган Мөхәммәдия мәдрәсәсенең баш остазы, ректоры иде. XX гасырның беренче унлыгында татар телен һәм тарнхын өйрәнү! ә багышланган дәреслекләр ел саен басылып тора Ана теле, татар теле сарфы. нәхүе, уку китаплары, кыскасы, татар халкы куәтле шаукым белән үтенеп телен, тарнхын «врә- нә башлый. Галимҗан Ибраһимов татар теле һәм әдәбияты хакында күп гыйльми хезмәтләр яза. Хәтта Тукай да татарча уку китабы язудан читтә калмый. Рус телен өйрәнү башлана. Рус мәктәпләренә кереп укучылар күбәя. Үзе Бохарада труппасында эшләгән, Г. Кари түгәрәгендә «Сәйяр»ны репертуар белән тәэмин итү тә катнашы булган Фатнх Бәкер белән дә Исәнбәт шул чорда таныш була. Хәзер Ташкентта юридик фәннәр профессоры Фатих ул вакытта шигырьләр һәм әдәби парчалар язды. Татар театрында ♦ уенчы буларак та эшләде. Хәзердә дә Исәнбәт белән хәбәрләшеп, күрешеп тора. Шул ук Мөхәммәдия дәверендә Исәнбәтнең татар фольклорына һәвәсе башлангандыр. Бу вакыт Мехәммэдия мөгаллимнәреннән бик мөлаем, бик симпатик кеше Хужа Бәднтый халык тел әдәбиятын жыюга керешкән иде. Халык әдәбиятына мәхәббәт тойгысын шәкертләр күнеленә урнаштырырга тырыша иде. Олуг галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри халык әдәбиятын өйрәнүче буларак парлан бер эпизод булса, Хужа Бәдигый, шул ук Мөхәммәдия дәресханәләреннән чыккан Гали Рәхим, Г. Гобәйдуллиниар фольклор белән житди шөгыльләнә башладылар. Мөхәммәдиядән Уфага Галия мәдрәсәсенә күчкәч тә. Исәнбәт көчле әдипләр ы арасына төшә. Ул вакыт Галиядә Галимжан Ибраһимоз — мөгаллим. Мәдрәсәдә шәкертләрдән торган көчле әдәбият түгәрәге эшли \лар арасында — < соңыннан атаклы шагыйрьләребез булып үскән Сәйфи Кудаш. мәрхүм Шәйхзадә S Бабич һ. б. “• һәрвакыт яңалык сөюче, табигате белән новатор булган, туктаусыз эзләнүче s Исәнбәт 1917 елда булган бөек үзгәрешләр дәверендә инде буйга жнтеп. аякка нык 3 баскан язу остасы иде. Рус матбугаты аркылы Европа культурасы, төрки һәм га- х рәп матбугаты аркылы якын шәрык культурасы — аның иркендә, аның колачында иде. Ул вакыт татар матбугаты да парлак бер дәвер үткәрә. Басма әсәрләр Казан, бфе. Оренбург, Әстерхан, Мәскәү һ. б. куп шәһәрләрдә туктаусыз чыгып таралып тормакта иде. Ләкин Исәнбәтнең шау-шусыз эшләп бара торган бер изге эше бар иде. Шуны мөмкнн кадәр уңышлы эшләр өчен ул туктаусыз хәрәкәттә булды. Казан артында эшләгән чагында да, Башкорстан жәйләүләрендә дә, Жаек буйларында да. Себер авылларында да һәм Казан, Өфе. Петербургның бай китапханәләрендә дә ул күп материаллар жыйды. Борынгы татар әдәбиятын, халык ■дәбнятыи жыюны әйтәбез Халкыбызның бәясе чикләнә алмаслык бай хәзинәсен Жыюда Нәкый иң булдыклы хәзинәдар булып, ул хәзинәне искиткеч матур һәм кыйммәтле жәүһәрләр табып, тагы да баегты һәм ул байлыкның иң ышанычлы сакчысы булды. Сокланып туя алмаслык гөлбЪстәныбыз булган ана телебезнең чибәрлеге, тазалыгы хакында тынгысыз хафаланып, күз-колак булып торган оста бер багбан ул. Татар теле хакындагы фәннең иң югары түбәләренә ирешеп, киләчәк буыннар сокланып өйрәнерлек монументаль әсәрләр ясады. Бу гөлбостанның чикләрен кинәйтү чараларын күрү юлында әле дә тирән һәм күләмле гыйльми-лингвистик хезмәт алып баруын беләбез. Бу өлкәдә анын әйтәчәк яна сүзләрен сабырсызлык белән көтәбез. Драматургия өлкәсендә Г. Камал һәм Ф Әмирханнардан эстафета алып. Н Исәнбәт хәзергә хәтле татар театрының төп терәкләреннән берсе булып килә. Мәдрәсә программасы белән казанылган белемгә нигезләнеп хезмәт иткән абыз агаларыбызнын гыйльмн-нжади әсәрләрендә дәвергә хас аромат бар Соңгы '50—60 ел эчендә татар матбугатын гомумән, татар фольклористикасын һәм тагар драматургиясен хосусан, Нәкый Исәнбәттән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бер кешенем шулкадәр күп гыйльми-ижадя эш майтаруына хәйран каласың. Татар халкының Каюм Насыйри. Тукайларга тин мактандырырлык галим һәм әдибен тиешле дәрәжәдә хөрмәт һәм тәкьднр игә алудан гажлзбеа.