ИСӘНБӘТ-ТЕЛ ГАЛИМЕ
Мәгълүм булганча, Нәкый ага Исәнбәтнен ижади-фәнни эшчәнлеге гаять кин тармаклы. Башка күптөрле эшләр белән беррәттән, ул татар филологиясе өлкәсендә дә искиткеч киеренкелек белән эшләп килә. Татар халык мәкаль һәм әйтемнәрен жыю. аларны классификацияләү һәм аларга тиешле гыйльми аңлатмалар бирү кебек зур эш башкарып. Исәнбәт татар мәдәниятен бу өлкәдә дә фундаменталь хезмәтләр белән баетты. Шулай ук сүзлекләр төзү эше белән дә ул күп шөгыльләнде һәм хәзерге көндә татар теленең зур аңлатмалы сүзлеген төзи Шуның белән бергә, аның эшчәнлегендә борынгы кулъязмаларны өйрәнү, әдәби текстларны тикшерү шактый зур урын алып тора. Бу эшләрнең барысы да гомум тел белеменә, тюркология, татар теле белеме казанышларына таянып эш итүне, автордан билгеле бер лингвистик концепция булдыруны таләп итәләр. Шуңа күрә дә Н. Исәнбәтнең эшчәнлегендә филология, тел теориясенә караган эзләнүләр шактый урын биләп тора. Галим үзе язганча, ана бу тикшеренүләрне алып бару, ягъни тел белеменә караган теоретик проблемаларны ачыклау практик мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәк була. Аның мондый хезмәтләре Н. Исәнбәтнең зур әзерлекле лингвист булуы һәм тел белеменең югарыда әйтелгән өлкәләрен үстерү эшенә өлеш кертүе турында сөйлиләр. Н. Исәнбәтнен татар теле грамматикасына караган хезмәтләрендә татар тел белеме өчен генә түгел, ә бөтен тюркология өчен дә шактый оригиналь булган кыю фикерләр бар. Н. Исәнбәт, әйтик, исемнәрнең бер сүз төркеме төшенчәсенә генә сыешып бетмәвен күрсәтеп үтә. Төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә дә, '>п кенә исемнәрнең сыйфат ролендә, сыйфат булып килүен ул телнең бер үзенчәлеге М итеп саный: «Исемнәр сыйфат урынында килгәндә, мондый бәйләнеш анлатмада күрсәтелеп китә: тимер каләм (тимер — сыйфат функциясендә)> ! . Үзенен морфологик мәгънәсе белән кин мәгънәле булган шундый тип исемнәрне тар мәгънәгә кайтарып калдырмау, һичшиксез, телнен үзенчәлегенә туры килгән оригиналь фикер булып тора Н. Исәнбәтнең л ы-л е, с ы з-с е з һ. б. төрдәге кушымчалар турындагы карашы да зур игътибарга лаек. Тюркологиядә бу кушымчаларның грамматик һәм семантик асылы һаман да анык билгеләнмәгән. Күпчелек галимнәр аларны сүз ясаучы кушымчалар рәтенә кертәләр. Мәсәлән, күренекле тюрколог профессор Н. А Баскаков шул карашны яклый 3 4 Әмма тел фактлары мондый төр кушымчаларның, сүз ясау сәләте белән беррәт- тән. күбрәк грамматик форма ясарга сәләтле икәнен күрсәтә. Әйтик, сез кушымчасы ямьсез дигән вакытта яна сүз. яңа лексик берәмлек ясый. Ә инде өстәлсез калдык тезмәсендә өстәлсез сүзендә ул кушымча бернинди дә яңа лексиксе- мантик мәгънә белдерми. Чөнки күрсәтелгән кушымча бер сүзне икенче сүзгә бәйләү өчен хезмәт итә. Сүзнең формасы исә яна лексик мәгънәгә ия булган лексик берәмлек—исем дә. сыйфат та түгел. Бу күренешнең үзенен сәбәпләре һәм шартлары бар. Л ы-л е, с ы з-с е з кушымчаларының шундый нечкә үзенчәлеген, контекстка һәм сүзенә карап, яна лексик берәмлек тә һәм грамматик форма да ясый алуын Н. Исәнбәт бик оста тотып алган һәм бу турыда 1949 елда ук инде язган иде ’. Билгеле булганча, татар теле аналитик телләр төркеменә керә Шуна күрә, әның сүзләр байлыгында кушма сүзләр, кушма лексик берәмлекләр зур урын тота. Мәсәлән. кушма сүзләр фигыльләрнең нң зур күпчелеген тәшкил итәләр. Татар әдәби телендә актив кулланылган тамыр һәм ясалма фигыльләрнең саны 5 меннән артык, ә кушма фигыльләрне кертеп исәпләгәндә, аларнын саны 100 менгә житә яза. Башка төрки телләрдә дә шундый ук хәл. Ләкин нн өчендер төрки тел грамматикаларының күлчеле! ендә кушма фигыльләр нсәпкә алынмый, һәм алар сүзлекләргә дә кертелми. 3 Н. Исәнбәт. Tajap теленең аңлатмалы сүзлеге (проспект). Казан 1949 ел СССР ФА Казан филиалы архивы. 5 фонд. 19 язма. 4 Н А Баскаков. Каракалпакский явык. Рус телендә. II нче кисәк. Мәскәү. 1952 ел. 166—194 битләр. • Күрсәтелгән хезмәт, 16 бит. Н. Исәнбәт башкорт әдибе С, Агиш белея. Бу — тюркологиядә яшәп килгән ни зур гыйльми кимчелекләрнең берсе Шундый структур типтагы кушма фигыльләр, мәсәлән, һинд, япон телләрендә дә бар. һинд һәм япон теле белгечләре аларны аерым сүз, лексик берәмлек итеп карыйлар һәм сүзлекләрдә аларны аерым игеп бирәләр. Н. Исәнбәт тә нәкъ менә шулай эш итә. Күп кенә тюркологлардан аермалы буларак, кушма һәм тезмә фигыльләрне ул аерым сүз. лексик берәмлеккә кертә. «Кушма фигыльләр ике яки еч (бик сирәк очракта— Ф. Г.) сүздән кушылып яна мәгънә барлыкка китерү ягыннан әһәмиятле урын тоталар. Аларда саннан сыйфатка әверелеш бар. Мәсәлән, ике фигыльдән ясалган алып килү, эчеп жибәрү. белеп калу кебекләр. Мондый кушма фигыльләр эчендәге сүзләр кушылмыйча аерым язылсалар да, мөстәкыйль берәр мәгънәгә ия булганлыктан, я бу сүзләр үз рәтләрендә урын алып аңлатылырга, я бер фигыль астында аерым сызык белән башлаш ан юлларда бирелергә тиеш»1 , дип яза ул. Н. Исәнбәтнең әлифба төзү, дәреслекләр язу, орфография өлкәсендәге эшчәнлеге дә зур. Совет властеның беренче елларында киң массаларны грамотага өйрәтү, культурага тарту ин актуаль һәм әһәмиятле эш була. Һәм шул вакытта яна. рациональ методларга нигезләнгән әлифбалар, дәреслекләр! ә зур ихтыяҗ туа. Бу эштән татар укымышлыларының алдынгы вәкилләре читтә калмыйлар. Шул чорда, укыту эшләре алып бару белән беррәттән, Н. Исәнбәт тә татар һәм башкорт мәктәпләре өчен әлифбалар, дәреслекләр төзи Н. Исәнбәтнен һ. Сәгъди белән бергәләп язган башкорт әлифбасы ул вакыт өчен беренче дәреслекләрдән санала һәм башкорт теленең әлифбалары арасында күренекле урын алып тора. Н. Исәнбәт татар теленең орфш рафия мәсьәләләре белән күптән кызыксынып килә. Бу кызыксыну аның беренче төзегән әлифбаларыннан ук башлана 1958 елда хәзерге татар теленең орфография проекты игълан ителгәч, галим «Хәреф һәм имлабызның гыйльми нигезләре хакында» 3 дигән зур мәкалә язып чыга. Монда ул татар теленең орфография тарихына кыскача туктала, татар теле орфографиясенең төп принципларын ачыклый һәм шул ук вакытта тарихн-традицион принципның да бөтенләй онытылырга тиеш түгеллеген әйтә. Аннан соң гамәлдәге орфографиянең гөп кимчелекләрен билгели. Алынма сүзләрнең, кушымчаларның язылышын бердәйләштерери һәм кагындәләштерергә тәкъдим итә. Автор орфография мәсьәләләрен хәл итү. дөрес язу кагыйдәләрен камилләштерү эшенең фәнни нигезгә корылган булырга тиешлегенә аеруча нык басым ясый. Мәкальләр — лингвистик тикшеренүләр өчен төп чыганакларның берсе Н. Исәнбәт татар мәкальләрен үз эченә алган 3 томлы зур капиталь хезмәт бастырып чыгарды* Үзенен күләме һәм эчтәлеге ягыннан бу хезмәт дөньякүләм танылган шундый мәкаль сүзлекләре белән беррәтгән тора. Китапта җыеп бирелгән мәкальләр татар рухи культурасының бай һәм күпкырлылыгын ачык күрсәтәләр. Бу гажәеп зур һәм фундаменталь хезмәт турында кайбер мәкаләләр басылып чыкты инде. Шулай да бу хезмәт лингвистик күзлектән чыгып тиешенчә бәяләнмәгән әле. Җыентыкларда искиткеч күп тел байлыгы тупланган. Мәкальләрнең саны берни чә дистә меңнән артып китә. Бу хезмәттә татар теленең структурасын, системасын һәм сннтаксик төзелеше» ойрәнү-тикшеренү өчен бик бай материал жыелган. Телнең табигый төзелеше беренч< чиратта мәкальләрдә чагыла. Гасырлар буенча чарланып-эшкәртелеп килгән мәкаль ләрнең архитектоникасы татар тел төзелешенең ин нечкә үзенчәлекләрен ачарга ярда* итә. Татар теле белгечләре сүз барган жыентыклардан телнең структурасына карага! 1 Күрсәтелгән хезмәт. 22 бит. ’ Исәнбәт И Һәм Сәгъди һ Яшь буын Уку китабы 64 бит Мәскәү. Центриз дат 1926. Исәнбәт Н һәм Сәгъди һ Яшь буын Башкорт әлифбаһы. Мәскәү. Центр ** CJH< ** 1 Н ҺӘМ СӘГЪДИ b Яна мәктәп Татарча әлифба Уфа Башкиига - «Совет Татарстаны» газетасы. 1938 ел. 14 октябрь саны. *И Исәнбәт Татар халык мәкальләре. Казан. 1 том— 1959, II том—1963 111 — 1967. ™ nvtap»P^ «ИК м„л,„ табалар һам табачаклар. Жыеп ган мәкальләр татар теленеп грамматикасын тикшерү өчен ин ышанычлы чыганакларның берсен тәшкил итә. Шуның белән бергә, монда! ы мәкальләрнең тарихи грамматиканы өйрәнү, лексикография һәм лексиколо! ия өчен дә кыйммәте бик зур. Җыентыкларда китерелгән мәкальләр диалектларны, бигрәк тә диалекталь лексиканы өйрәнү өчен үзенә бер төр- * ле чыганак булып тора. a Галимнең лексико! рафия өлкәсендәге эшчәнлеге турында берничә сүз. Билгеле = булганча, төрле тип сүзлекләр арасында иң авыры аңлатмалы сүзлек төзү. Бу эш. <’ югары фәннн-теоретик хәзерлек белән бергә, искиткеч күп материал туплауны 2 сорый. Аңлатмалы сүзлек өчен сүзләр байлыгы һәм тиешле материал жыю а бер кешедән дистәләрчә еллар буена дәвам иткән титаник хезмәт сорый. Н. Исәнбәт \ хәзерге көндә бу эшне башкарып чыккан. ь Практик яктан уңайлылыкны күздә тотып. Н. Исәнбәт бу сүзлекне ныклы әлифба и тәртибендә төзи. Сүзнең аңлатмасы исә иң элек хәзерге мәгънәсен бирүдән алып, о кире үткән заманга таба бару тәртибендә төзелә. Мәгънә аңлатмасы артыннан, аерым х абзац белән, бу сүзгә бәйләнешле тәгъбирләр фразеология, канатлы сүзләр, идиома- ф лар бирелә... Н. Исәнбәт шулай ук 1950 нче елда басылып чыккан «Русча-татарча сүзлек»не “ тезүдә актив катнашкан авторларның берсе. х Галим әдәби әсәрләрнең текстын өйрәнү буенча да шактый зур эшчәнлек күр- = сәтә. Бигрәк тә анык Г. Тукай әсәрләренең жыентыклары чыгу уңае белән язылган u мәкаләләре игътибарга лаек Ул бу мәкаләләрдә Г. Тукай басмаларындагы житдн кимчелекләрне ачып салып, аларны төзәтү юлларын күрсәтә. Галимнең текстология < өлкәсендәге эшчәнлеген күз алдына китерү өчен, анын Г Тукан басмасындагы кнмче- лекләргә анализ бирүенә күз салу да җитә. Басмадагы текстларны лингво-стилистик тикшерүдән үткәргәннән соң. Н. Исәнбәт анда күп төрле кимчелекләр таба, аларны классификацияли шигырь калыбын һәм ритмын бозу, бер сүзне икенче суз белән алыштыру, тыныш билгеләрен ялгыш кую. орфографик хаталар, морфологик хаталар, ялгыш аңлатмалар, хронологик хаталар Һ. б.5 6 7 . Басмадагы кимчелекләрне классификацияләп бирү үзе генә дә Н Исәнбәтнең бик Күп аналитик эш башкаруын сөйли. Н. Исәнбәт кимчелекләрне классификацияләп кенә калмый, бәлки ул кимчелекләрне конкрет фактлар китереп дәлилли. Әйтергә кирәк, галимнең дәлилләренең барсы да диярлек нигезле һәм ышандыргыч. Мәсәлән, Г. Тукай басмасында «кәфәштатыюш» имзасы белән бирелгән материаллар бар. Н. Исәнбәт бу имза белән китерелгән мәкаләләрнең Г. Тукайныкы булсын шикле дип таба. Чөнки: 1) ул мәкаләләрнең тел-сгнлистик үзенчәлекләре Г. Тукайга туры килми; 2) бу мәкаләләрнең язылу вакыгы Г. Тукайның үләр алдыннан Клячкин больницасында яту көннәренә туры килә, хәтта Тукай үлгәч тә бу имза белән «Ялт- йолт» журналында мәкалә чыга8 . Болар барсы да Н. Исәнбәтнең текстология өлкәсендә эшләвен, тексттагы бик нечкә үзенчәлекләрне тотып ала юрган галим икәнен исбатлыйлар. Борынгы кулъязмаларны (манускриптларны), әдәби әсәрләрне өйрәнү буенча Н. Исәнбәт шулай ук күптән шөгыльләнеп килә. 5л үзенең тынгысыз археографии эзләнүләре нәтижәсендә байтак борышы кулъязмалар тпба һәм алар хәзерге көндә анык шәхси китапханәсендә саклана. Әлбәттә, киң жәмәгатьчелек бу кулъязмалар турында галимнән тизрәк публикацияләр бирүне кәгә. Билгеле ки. Н. Исәнбәт Казан ханлыгы чоры шагыйре Махмуд углы Мөхәммәдьярның «Нуры сыдур» исемле поэмасын беренче булып таба. Моңа кадәр ул * Н. Исәнбәт Тукайның сонгы басмасы тууында («Совет әдәбияты» жсриалы 1945 ел. 5 сан) I! Исәнбәт Гукай прозасы («Совет әдәбияты» журналы 1949 ел. 7 сан); Н. Исәнбәт. Тукайның элегәчә шълан ителмягом бер шигыре («Казан утлары» Журналы. 1969 ел. 4 сан). , „ , 6 Н. Исәнбәт. Тукайның сонгы басмасы турында («Совег әдәбияты» журналы 1945 ел. 5 сан. 60 нчы бит). _ . s Н. Исәнбәт. Тукай прозасы («Совет әдәбияты» журналы. 1949 ел. 7 смн). әсәр фәнгә бөтенләй билгеле булмый Дөрес. Мөхәммәдьярның исеме гыйльми тикшеренүләрдә очрый. Профессор И. Н. Березин шагыйрьнең «Төхфәи мэрдан» исемле поэмасын таба һәм үзенең тикшеренүләрендә аның авторы турында кыскача мәгълүмат бирә һәм ул әсәрдән өзекләр китерә. Әмма ни өчендер татар әдәбият тарихына Н. Исәнбәт публикациясенә кадәр Мөхәммәдьяр исеме кереп китә алмый. Галим бу манускриптны табу уңае белән «Казан ханлыгы чоры әдәбиятыннан Мөхәммәдьяр Мәхмүд углы әсәрләре» дигән зур мәкалә яза *. Бу мәкаләдә Н. Исәнбәт поэманың авторын билгели, ул вакыттагы тарихи шартларга анализ бирә, әсәрнең төзелешен һәм телен ачыклый, мәкаләгә кушымта итеп өзекләр бирә. Әдәбият белемендә вульгар-социологизм чәчәк аткан чорда шагыйрь Мөхәммәдьярның «Нуры сыдур» әсәрен күтәреп чыгу һәм аны кыйммәтле әсәр дип билгеләү Н. Исәнбәттән үзенә күрә батыолык һәм кыюлык таләп итә. Моны билгеләп үтмичә булмый.