Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ИСТӘЛЕК ТАКТАСЫ Шушы елның октябрь аенда Оренбург шәһәрендәге бер бинага истәлек тактасы куелды. Мәрмәр тактага «1926—27 елларда комсомолның Оренбург губкомы аппаратында Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлнл эшләде», дигән сүзләр язылган. ШАГЫЙРЬ ИСЕМЕНДӘГЕ УРАМ Татар совет әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән күренекле шагыйрь Әнвәр Давыдовның истәлеген мәңгеләштерү өчен. Камышлы апыл Советы башкарма комитеты Камышлының бер урамына Ә Давыдов исеме бирү турында карар чыгарды. ТУМАНЯННЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫ 1969 елда алдынгы кешелек дөньясы һәм илебез халыклары әрмән әдәбияты классигы О. Туманянның 100 еллыгын билгеләп үттеләр Бәйрәм тантаналары әдипнең ватаны Әрмэнстаннан башланып китте. Туманянның якты истәлеген хөрмәтләү өчен. Ереванга киң илебезнең бөтен почмакларыннан. шулай ук Англия, Франция, Канада. Скандинавиядән һәм башка чит илләрдән күп санлы кунаклар килгән иде Татар язучылары исеменнән Туманян юбилеенда М Әмир һәм 3. Нури катнаш тылар, алар Әрмән академия театрында, шулай ук университетта уздырылган кичәләрдә чыгышлар ясадылар. БЕЛОРУССИЯДӘ КУНАКТА Октябрь урталарында Белоруссиядә РСФСР әдәбияты көннәре үткәрелде Анда Россия Федерациясенең бер төркем әдипләре катнашты Алар арасында татар язучысы Н. Дәүлн дә бар иде. БОЛДИНО КӨЗЛӘРЕ Канчандыр А С. Пушкин яшәгән Болдн- но авылында шигырь бәйрәме уздыру матур бер традициягә әйләнеп бара. Һәр елның көзендә бирегә илнең төрле почмакларыннан шагыйрьләр жыела. Быелгы бәйрәмгә татар язучылары исеменнән шагыйрь Әхмәт Исхак барды. «КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА» - ӘЗЕРБӘЙҖАН СӘХНӘСЕНДӘ М Азизбеков исемендәге Әзербәйжан академия драло театры үзенең 1969/70 елгы яңа сезонын татар драматургы Хәй Ва- хнтның «Күк капусы ачылса» исемле комедиясе белән ачып жнбәрде. Әсәрне сәхнәгә режиссер Лотфи Ма- медбеков куйган. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Октябрь аенда Алабуга педагогия институтында шагыйрь Сибгат Хәкимнең ижат кичәсе үткәрелде. Шагыйрьнең ижаты тхрында доклад белән филология фәннәре кандидаты Т. Галиуллин чыкты С. Хәким үз әсәрләренең ничек язылуы турында сөйләде. яна шигырьләрен укыды. Кичәнең икенче бүлегендә институт студентлары әдипнең шигырьләрен сөйләделәр. аның сүзләренә язылган жырларны башкардылар. Шундый ук кичә культура-агарту мәктәбендә дә уздырылды. Ижат кичәләрендә шулай ук шагыйрьләр Ш. Галиев. И. Юзеев. прозаик Э. Касый- мов катнаштылар. Ф Хөсни, Ш Галиев һәм И. Юзеев Мөслим районының «Трудовик» совхозы эшчеләре. мәктәп укучылары һәм укытучылар белән очраштылар, тыңлаучыларны татар әдәбиятындагы якалыклар һәм үз әсәрләре белән таныштырдылар. 18 сентябрьдә Мөслим газетасы каршындагы әдәбият түгәрәгенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда Г Шәяхметова. Л Галиеваның хикәяләре һәм М. Закиров- нын шигырьләре тикшерелде. Утырыш эшендә язучы Фатих Хөсни, шагыйрь Шәүкәт Галиев һәм ТАССР Язучылар союзының консультанты, шагыйрь Илдар Юзеев катнаштылар. 26 сентябрьдә Түбән Кама шәһәрендәге әдәби берләшмәнең отчет-сайлау жыелышы булды. Берләшмәнең секретаре Айдар Хәлим бер ел дәвамында башкарылган эш турында отчет белән чыкты. Яна бюроның председателе игеп М Зәйнетдинов. секретаре итеп Ә. Гаязов (Әхмәт Гадел) сайланды Җыелышта ТАССР Язучылар союзының әдәби консультанты шагыйрь Илдар Юзеев һәм язучы Габдрахман Минский катнашты. Сентябрь аенда Баулы районы Кызылъ- яр урта мәктәбенең Фәнис Яруллин исе мендәге пионер отряды укучылары авылдашлары Фәнис Яруллин белән очрашуга килделәр Ф Яруллин пионерларга үзенең яна шигырьләрен укыды, укучыларны кызыксындырган сорауларга жавап бирде. Октябрь аенда шагыйрь М Хөсәен һәм прозаик X. Сарьян тугандаш Башкортстан- да булып кайттылар. Алар анда укучылар белән очраштылар, республика хезмәт ияләре арасында татар язучыларынын яна әсәрләрен һәм «Казан утлары» журналын пропагандаладылар. Яшь шагыйрь Б Сәләйманов Төмән өлкәсендә булып кайтты, ул укучылар белән очрашты. «Казан утлары»и тарату буенча күп эш башкарды. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Бүлекнең сентябрь аенда уздырылган утырышларыннан берсе яшь язучы Мөсә- гыйт Хәбнбуллин иҗатын тикшерүгә багышланды Фикер алышуларда язучылардан Р. Төхфәтуллин. М. Хәсәнов. С Каль- метов. С. Сөләйманова. Г Афзал һәм Ә Маликовлар катнашты Алар М Хәбибуллиннын зур тормыш мәктәбе үтеп әд- биятка килүе һәм әдәби ижат эшенә бик житди каравы хакында сөйләделәр. Әлмәт язучыларынын әдәбият сөючеләр белән очрашып торулары матур традициягә әверелде. Август-сентябрь айларында Р Төхфәтуллин, Г. Афзал иптәшләр, шәһәрнең музыка училищесы вәкилләре белән берлектә. Лениногорск районының Куйбы шев исемендәге, «Шушма». «Дружба» һәм «Спартак» колхозларында булып, клубларда. ындыр табакларында һәм мәктәпләрдә 9 әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Алар, авыл эшчәинәренә культура хезмәте күрсәтү белән бергә, татар совет әдәбиятының соңгы 50 сл эчендәге уңышлары турында сөйләделәр, «Казан утлары», «Социалистик Татарстан» һәм башка басмаларны яздырып алдыру турында үтемле әңгәмәләр оештырдылар 30 сентябрьдә бүлекнен гомуми жыелы- шында Әлмәт районынын Яна Кәшер авылында укытучы булып эшләүче яшь шагыйрә Клара Булатованын ижаты тикшерелде. Жыелышта Г Афзал, Р Фәйзул- лин, Р Төхфәтуллин. С Кальметов, Ә. Маликов. Ю Эминов. С Сөләйманова яшь һәм башлап язучылардан М. Газизов. Ф Гыйззәтуллнна, Р Зыятдинов. Н Ка- сыймов иптәшләр катнашты. Клара Булатованын «Язлар алда», «һәрвакыт янымда» исемле шигъри җыентыклары турында иптәшләрчә ачык, эшлекле сөйләшү булды Чыгыш ясаучылар Клараның табигый таланты бар икәнен, китапларында но.мшак шигырьләрнең байтак очраштыргалавына карамастан. соңгы вакытларда ижат иткән шигырьләрендә камилләшә баруы, ижаты үсүгә йөз тоткан шагыйрә икәнлеген әйттеләр. Әсәрләренең китап булып чыкканчы ук укучылар алдында сынау үтүе — игътибарга лаеклы күренеш Әлмәт шәһәренен 4 нче мәктәбендә шагыйрә С. Сәләйманованың «Елмаеп тора Ильич» дип аталган шигырьләр циклың балалар белән күмәк уку оештырылды Кичә тынлаучылар өчен дә. автор өчен дә бик файдалы булып, кызыклы жаи- лы үтте Шагыйрәнең бу китабы Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак. КОНСУЛЬТАЦИЯ БҮЛЕГЕНДӘ Язучылар союзы каршындагы консультация бүлеге яшь язучы Р Кәрамиевның «Безгә илтәсе юллар» исемле повесте буенча индивидуаль семинар үткәрде Семинар эшендә язучылардан Ә Маликов, С Сабиров һәм Б Качаловлар катнашты Авторга әсәре өстендә бик ныклап эшләргә кирәклеге күрсәтелде. Яшь шагыйрь Кадыйр Сибгатуллннның «Утлар» исемле яңа поэмасы тикшерелеп, төзәтелгәннән сок «Идел» альманахында басарга тәкъдим ителде.