Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЫЛБЫЛ ХӘБИР

Көннең кичке ягы. Авыл Советы идарәсенең алгы бүлмәсендә сүзгә сүз ялганып китте. — Ә суыгызны нинди су дип йөртәсез? — дим. — Айчабар дибез, Айчабар,—ди күпне белгән, нурлы йөзле, тасма телле бер апа.— Бала-чага коеныр җирләре бар әле. Авылыбызга кергәндә күргәнсездер... — Ә чәй суын каян аласыз? Кое суларыгыз тәмлеме? — Коелар өске урамда гына безнең. Чәй суына күбесе үрге очка, Былбыл Хәбир чишмәсенә төшә — Былбыл Хәбир чишмәсе? Менә бусы исем!—дим, шатлыгымны яшермичә. Кесәдән тизрәк каләм-кәгазь чыгардым. Апам бөтенләй ачылып китте. — Печән өстендә былбыл булып сайраган ул, Кама буе болынында. Картлар сөйли аны. Эш арасында уены-көлкесе дә була бит анын. Кичен шулай яшь-җилкенчәк, малай-шалай кайсысы бака булып бакылдый, юри кеше көлдерә инде, кайсысы алпут айгыры булып кешни, кайсысы әтәч булып «кикрикүк» кычкыра... Хәбир атлы берәвесе сандугач булып сайрый икән. Шундый чутылдап-чутылдап сайрый ди бу! Юри генә куе куаклык эченә кереп чут-чут иттерә башласа, олы тирәклектәге бер сандугач моның янына килә ди, әй Былбыл Хәбир кушаматы шулай чыккан аның. Ул да шул ярлы гына тормышлы булгандыр инде. Мин, кечкенә кызчык, бер шулай кардан яланаяк Сәмигаләргә йөгерәм, курчак уйнарга, урам аша ачык капкадан күрәм: Хәбир абзый Хәким байга утын яра. Таза, матур сынлы, кара мыеклы, бишмәтен салып элгән, башында үзе теккән куян бүрек, түмәрен каптырып бер генә селтәп сала — утын агачлары шалтыр-шолтыр сикерешәләр... Илла да чәйне эчкән инде үзе! Бездә чәйне бик тәмләп, күпләп эчкән кешегә әле дә: «Бу хәтле Былбыл Хәбир булырсың икән», дип тә куялар... Бер шулай Хәбир абзаң бәрәңге бакчасыннан гына Айчабар буена төшкән дә комнан саркып яткан суны казый барып, казый барып чишмә ачкан. Тонганын көтеп карап тора ди. Саф көмештәй салкын су тибеп ята икән шул! Куш учлап та тәмен татып карый, җиргә түшен куеп ятып та эчә— суы менә дигән салкын, тәмле икән лә!.. Төпләрен тирәнәйткән, казыклар кагып, тирәли читән үргән, ике такта сузып улагын куйган. Бөтен авыл чәйлек суны, тыкрыктан төшеп, шул җырлап торган улак авызыннан гына ала башлаган... Үзе күптән юк инде ул Хәбир абзан Гражданнар сугышында үлеп калган. Чапаев командасында йөргән. Аяксыз кайткан авылдашы әйткән: Уфаны алганда яр башында бер бакчада сугыш яман да каты булды шул, дигән ди .. Чишмәсе генә Былбыл Хәбир чишмәсе 6}лып калды. Суын һаман эчеп туймыйбыз .. Иртәгесен август кояшы белән бергә торып иртәнге авылны күрергә чыктым. Тулы-тулы чиләкләре белән тыкрыктан, Былбыл Хәбир чишмәсеннән менгән кызларны, төрлесе төрле капкаларга кереп күздән югалганчы, карап тордым.