Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУБИ МӘДРӘСӘСЕ

Кереш ультура тарихыбызда бик аз өйрәнелгән бер тармак бар. Ул — мәдрәсәләр тарихы. Мәдрәсәләр татарлар арасында иҗтимагый фикернен өлгерүендә билгеле бер роль уйнадылар. Ә 1905 елгы хөррият дулкыннары мәдрәсә стеналары эченә барып кергәч, аларда демократик хәрәкәт тә урын алды. Шәкертләр- нен яшерен оешмалары төзелде, мәдрәсә шәкертләре җилем басмада листовкалар тараттылар ■. 1905 елгы Октябрь көннәрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре, мәсәлән, эшчеләр, университет студентлары белән берлектә, халык милициясендә катнаштылар. Кадимчелеккә, патша реакциясенә каршы көрәштә зур роль уйнаган белем учак- ларынын берсе Буби мәдрәсәсе иде. Әгерҗе янындагы кечкенә генә татар авылы егерменче йөз башы Россия тарихында ялтырап алды. Буби мөгаллимнәренең мәгърифәт өчен көрәшләре татар кадимчеләренә һәм царизмның азчылык милләтләрнен аңын томалау политикасына каршы көрәш иде. Ахырдан татар кадимчеләре патша жандармериясе белән берләшеп, аларга һөҗүм иттеләр, һәм Буби мәдрәсәсе тар-мар китерелде *. Мәдрәсә һәм аның мөдәррисләре Бубн мәдрәсәсенең ничәнче елда салынып, кайчан шәкертләр җыя башлавын төгәл әйтүе кыен. Шулай да, мона кагылышлы кайбер документлар бар. Риза Фәхрет- днновның «Асар» дигән хезмәтендә (4 нче китап) Уфа япандагы Каршин Шәриф авылы ахуны Габделкадыйр ибне Сөләйманның бер хаты китерелә. Ул — ахунның Буби мәдрәсәсендә укучы улына адресланган. Хат 1817 елнын 10 апрелендә язылган. Тагын Казан университеты китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә Буби мөдәррисе Габдулланың 4 томлык кулъязмасы саклана. Мөдәрриснең язуына караганда унынчы елларга кадәр үк Бубида бер бер артлы нке имам булган. Аның фикереңчә. Бубн мәдрәсәсе шуларның беренчесе заманында эшли башлаган. Димәк, мәдрәсәнең 200 еллар чамасы тарихы барXII XIII Габдулла һәм Гобәйдулла—Бубн мәдрәсәсенең башлыклары. Икесе дә мәдрәсәнең карг мөдәррисе Габделгалләм уллары. Габдулла — 1871 елда. Гобәйдулла ' Татарстан АССР тарихы 1 том. Казан. 1959 ел 481 биг. ’ Бубн мәдрәсәсенең тарихы сонгы вакытта рус матбугатында төрле яклап яктыртыла башлады. Мәсәлән. Казан дәүләт университеты чыгарган «Очерки истории народов Поволжья и Приуралья» дигән кигапта (1967 ел. I чыгарылыш) А. Махмудова бубилар ачкан хатын кыз мәдрәсәсе тарихына туктала А. Мәхмүдованың башка мәкаләләрендә дә бубиларның дөньяви фәннәр укыту өчен башлаган эшләре уңай яктан бәяләнә XIII Борынгы Бубн авылының төп халкы марилар булган. Ләкин 18 гасырда бирегә Казан артыннан татарлар күчеп килә башлый Мәсәлән, бу авылга, иң беренче булып. 1730 елда Балтач ягындагы Караду1ан кешеләре күчеп утырганнар. К 1865 елда туган. Матбугатта аларны «бубилар» дип Аерту гадәткә кергән булган. Алар Төркиядә, Гарәпстанда уку-укыту эшләрен өйрәш әннәр. Чит ил мәктәпләре белән танышып, алардагы укыту эшләренең торышын өйрәнеп кайткан мөгаллимнәр әтиләреннән калган мәдрәсәне үзгәртеп кору эшенә керешәләр. Дөрес. Буби мәдрәсәсе электән үк зур уку йортларыннан исәпләнеп килгән. XX гасыр башында. Гобәйдулла һәм Габдулла мөгаллимнәр үзләре дәреслекләр чыгара башлагач. мәдрәсәнең авторитеты тагын да үсә. Бу уку йорты тәрбия алымнарының куелышы ягыннан алгы сафта торган мәктәбе беләп үз янына эчке Россия. Төркстан, Кыргызстан өлкәләреннән укырга, мәдәнияткә, яналыкка сусаган күп кенә кешеләрне жыя. Гыйлемгә сусаган егетләргә бубилар заманына күрә тулы ан-фикер биреп чыгарырга тырышалар, шул максат белән дөньяви фәннәр, телләр укытыла, хөр тәрбия бирергә, белем һәм нжтнмагый тормыш белән укучыларның үзләрен зәвыкландырыр- га тырышалар. Гобәйдулла Буби бнш-ун ел эчендә бик күп төрле дәреслекләр бастырып чыгара. Алар арасында «Кавагыйде төркия» (төрки телләр грамматикасы). «Кечек жәгьрә- фия», «Җәгърәфия», «Кыйраәт төрки» (уку китабы) һәм башка китаплар бар. Бу кеше дин гыйлеме буенча да китаплар чыгарган. Шулкадәресен дә әйтергә кирәк, ул китапларда фән белән дин үзара буталып беткәннәр. Мәсәлән, «Кыйраәт төрки» китабында автор «жир карбыз кеби түгәрәктер, әйләнеп торадыр», ди. ләкин аны алла яраткан, ди. Ә «Кыйраәт фәния» китабында исә дин гыйлеме янына Уатт машинасын. Архимед законын, хәтта атом турындагы төшенчәне дә кертә! Гобәйдулла Бубиның «Физика» дәреслеге Октябрь революциясеннән соң кабат басыла. Габдулла Бубинын күпчелек хезмәтләре дини-фәлсәфи характерда. Аның дин кануннарын анлатып язган аерым дәреслекләре дә бар: «Фәраиз» (үлгән кешенең мөлкәтен бүлү хакындагы китап) 1898 елда басыла: «Тәрәкъкые фәнүн» 1902 елда һ. б. Гарәп грамматикасы буенча да бер дәреслеге чыга («Сарыф гарәби». 1910 ел). Ләкин Габдулла Бубинын эшчәнлеге башка харакгердарак. Укыту эшендә яңалык тарафдары буларак, ул ислам диненең катлаулы, бәхәсле, анлаешсыз һәм каршылыклы кануннарын яңа заманга яраклаштырырга тырыша һәм фән белән динне үзара килештерергә омтыла. Анын шундый карашлары, мәсәлән, «Татарча хөтбә уку дөресме» дигән китабында аеруча нык чагылыш тапканнар. Габдулла Буби бу китапта гарәп телендә хөтбә укуны үзгәртеп корырга, аны халыкка үз ана теленда аңлатып сөйләргә кирәк, халык алдына чыгып, үзең дә белмәгән хөтбәне попугай кебек кабат - лаудан мәгънә юк, ди. Бу —инде дини реформаторлык. Гомумән, аның хезмәтләрендә каршылыклы фикерләр тулып ята. Ләкин безнен тарихыбыз өчен иң әһәмиятлесе — Буби мөгаллимнәренең мәдрәсә һәм уку тәртипләренә керткән яңалыклары һәм татар яшьләренә яңача тәрбия бирүләре. Хәзер шул турыда берничә сүз. Укыту программалары Буби мәдрәсәсенең укыту программасы шул чор мәдрәсәләре арасында, ихтимал, иң үзенчәлеклеседер. Буби мәктәбенең башлангыч дүрт сыйныфында жәгърәфня, рус теле, мәгьлумате шифаһия (сөйләү теле), хөсне хат (матур язу), рәсем, төрки теле, хифзыссыйхәт (гигиена), дин гыйлеме, хисап, тарнхыләнбия (пәйгамбәрләр тарихы), гасырелсәгадәт (пәйгамбәрләр заманы тарихы) укытыла. Югары классларда исә фәннәр тагы да катлаулана төшә. Монда да дин гыйлеме — тарихы ислам, хәдис, тәфсир ойрәтелә. Шулай да сәгатьләр челтәрендә зур урынны рус теле алып тора. Руслиса- ны атнага 12 шәр сәгать (1—5 классларда) укытыла. Югары классларда ысулы фикъ- һе (юриспруденция), гарәпчә сарыф (морфология), гарәпчә нәхү (синтаксис), төрки әдәбияты, гомуми тарих, гакаид (теология), тарихы табигый (табигать белеме), хикмәте табигый (физика), кимия (химия), мосәлләсат (тригонометрия), нәбатәт (ботаника), жәбер (алгебра), һәйдәсә (геометрия), хайванат (зоология), һәйәт (астрономия), хисап, хифзыссыйхәт (медицина белеме), гыйльме әхлакъ, гыйльме сәрвәт (экономика), рәсем, хөсне хат. гыйльме гшья (физиканың икенче кисәге), педагогика, мантыйк (логика), француз теле һәм башка телләр укытыла. Алгебра бишенче класстан, француз теле алтынчыдан кертелә. Француз теле атнага 1-2 сәгать, астрономия атнага 2 сәгать укытыла. Патша хөкүмәте ул заманда татарларга бары дини мәктәп-мәдрәсәләр генә ачарга рөхсәт иткәнгә һәм мәдрәсәләрне бары тик муллалар кулына гына тапшырганга, бубилар, табигый, мәдрәсәләрен татар голәмасы һәм хөкүмәт каршында дини уку ф йорты итеп күрсәтәләр. Хәер, моныц дини уку йорты икәнлеге программаларындагы ы днн дәресләреннән дә күренә. Бу — һич тә гаҗәп түгел. Ул заманда рус дөньяви мәк- „ төпләрендә дә , дип нотык сөйләде»'. Мөхәммәтханның күрсәтмәсе соныннан суд процессында төп урынны алып тора26 . Шәһитләрдән иң кабахәт төстә яла ягучы кеше провокатор. Буби мәдрәсәсенен үз мөгаллиме Әхмәтфәез Даутов була. Даутов Буби мәдрәсәсендә гарәп теле укыта. Бу кеше Буби мөдәррисләренең авторитетына кызыгып, көнләшеп йөри. Ул мәдрәсәдә гектограф булганлыгын һәм погром ясаласы төндә бик күп кәгазь яндырылганын әйтә. Бубилар, ди провокатор, «Россия кул астындагы һәммә мөселманнарны, Төркип химаясе астына кертеп, бер ислам дәүләте кору фикерендәләр... Бубиларның иттихад исламчы булуларына мин ышандым»27. Әлбәттә, сатлык ханның мондый күрсәтмәсе бубиларның язмышын нык катлауландыра. Даутовның Буби процессындагы кабахәтлекләре әле моның белән генә бетми. Погром вакытында мәдрәсәдән Сарапул жандарм идарәсенә китерткән китапларны, кулъязмаларны карап чыгып нәтижә ясарга Сарапул ахуны Хөсәен Әбүбәкеревне билгелиләр. Ана ярдәмгә үзенең провокаторлыгы, доносчылыгы белән танылган мәдрәсә учителе Мирсәет Юнусовны утырталар. Соңгысы кулъязмаларны тенденциоз рәвештә, бозып тәржемә итә28 . Бераздан бу эшкә Даутов та тартыла. Тикшерү вакытында ул жандарм ротмистрына спанисламизм» турында бик күп нәрсә сөйли һәм хөкүмәттән бүләк алу турында хыялланган чиновник «болай булгач, пошло дело» дип куана (чыннан да. бераздан Будагоский повышение белән Варшавага күчерелә). Даутов жандарм идарәсеннән бик күп акча ала һәм Буби процессына гаепләү материалы туплауда төп фигурага әйләнә29. Прокурор шаһнтләре арасында Буби авылының үз кешеләре дә була. Болар — авыл куштаны Шәймәрдән Апаков һәм аның хатыны белән улы. Алар- ның бубиларга каршы шаһит булуының сәбәбе бик гади: 1910 елда Буби авылында ваба чире тарала. Габдула Буби земстводан докторлар китертә. Шул вакыт Шәймәрдән куштан: «Докторлар дару белән кеше үтерәләр», дип, профилактика уздыруга каршы килә, халыкны котырта. Г. Буби һәм докторлар, Вятка губернаторына хәбәр итеп, куштан картны бер айга авылдан җибәртүгә ирешәләр. Эчке тәртипкә буйсынмаган өчен улы да мәдрәсәдән куыла. Шулай игеп, тикшерү органнары иллегә якын шаһигтән сорау алалар. Гаепләү ягыннан да, Буби мөгаллимнәре ягыннан да күп кеше күрсәтмә бирә. Процесс материаллары 200—250 шәр биттән торган 12 томга җыела. Тикшерү нәтиҗәсендә гаепләү акты төзелә. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларга Уголовное уложениенең өч матдәсе буенча гаеп тагыла: I. Мәктәптәге падишаһ сурәтен шәкертләргә хәкарәт кылдырган өчен (103 матдә. Бу матдә буенча, император һәм императрицаның сурәтләрен мәсхәрә итүчеләрне 8 елдан артык булмаган срокка каторгага җибәрү күздә тотыла). 26 Г \укаг/«Гаҗәп талантлар» дигән фельетонында Мөхәммәтҗан хафнз турында болай дип язды. «Маймыл хафизнын — ысулы жәдидкә каршы, авыл никрутлары да ул кадәр начар игеп чыгара алмаслык җырулар язарга фәүкыльгадә нстигьдатлары һәм гаҗәп талантлары бардыр» (Г. Тукан Әсәрләр. 4 том. 47 бит). 27 «Корылтай». 1917 ел. 13 сан. («Корылтай.ның мәгълүматлары жандармерия архивыннан алынганнар. Автор) 28 Архивта М Юнусовка кагылышлы материаллар 6v шәхеснең кем икәнлеген тулысынча ачалар. Иж-Бубн авылы крестьяны аның турында мондый күрсәтмә бирә: •М Юнусовнын даны бик начар Ул сугыш чукмары һәм эчкече» Бирск өяз жправ- ннгы болай дип хәбәр итә «М. Юнусов Эчү телек белән шөгыльләнә, бөтен кешегә яный үзен жандармериянең агенты итен күрсәтеп матди файда теләнә, коралдан ата Тентү вакытында аннан порнографик рәсемнәр табылды Револьверны аңа Б горе кий бүләк иткән» (41 ф. 6 оп 3 эш. 138 кәгазь һәм 4 эш, Зә кәгазь). Тентү вакытында кемнән нәрсә табылганына игътибар нтик төрмәгә утыртылган мөгаллимнәрдән ыапксистнк әдәбият, политик брошюралар табылган иде 4 1917 елда Ә. Даутов провокатор буларак фаш ителә һәм кулга алына. МӨХӘММӘТ М Ә Ь Д И Е В ф ВУВИ МӘДРӘСӘСЕ 2. Шәкертләрне котыртып, Төркня флотына иганә жыйгап өчен (128 матдә)1 . 3. "Хакыйкать» китабының цензурага эләккән 9 нчы кисәге өчен (132 матдә. Бу матдә буенча, властьны ихтирам итмәү, бунтовщиклык характерында булган әдәбият тарату өчен өч елдан да артык булмаган срокка крепостька ябу күздә тотыла). Сарапул төрмәсендә 16 ай яткан мөдәррисләргә шундый гаепләү акты җиткерелә. Без. алдарак. гаепләү ягындагы шаһитләрне санап чыктык. Хәзер Буби тарафдарларының кайберләре белән танышу кызыксыз булмас. Буби мөдәррисләрен яклаган шәһитләрнең күпчелеге — Буби авылы крестьяннары. 32 шаһит арасында руслар да шактый гына. Мәсәлән, Сарапул шәһәренең нотариусы, элеккеге земский управа председателе Тюнин. Сарапул купецы, училище советы члены Ф. Н. Смагин, шәһәр училищелары инспекторы В. Ананьин Буби мәдрәсәсенең бөтен эшчәнлеген яклыйлар. Алар земство жыелышларында элек-электән Буби мәдрәсәләрендәге яңа тәртипләрне мактап килгәннәр һәм земстводан бу мәдрәсәгә акча бирдертүгә дә ирешкәннәр. Әгерже почта-телеграф бүлеге начальнигы Ризван Чыңгыз бубиларның бөтен эшенә ярдәм итә һәм аларны яклый. Гаепләнүчеләргә адвокат ялларга тәкъдим ителә. Буби мөдәррисләрен якларга Мәскәүдән В. А. Маклаков5 , Казаннан присяжный поверенный А. Г. Бать, Уфадан адвокат Ибраһим Әхтәмов киләләр, Сарапул шәһәреннән адвокат Егоров катнаша. Суд составы 7 кешедән торып, шуның дүртесе Казаннан (А. Г. Бать алар турында «иң карагруһчы кешеләр», ди), өчесе Сарапулдан була. Шунысы характерлы, бу өч рус (шәһәр башлыгы, земский управа начальнигы Вәм старшина) бертавыштан Буби мөдәррисларын яклыйлар. Хәбәрчеләр: «Рус шаһитлә* ренең шаһәдәтләре гаять әһәмиятле булачактыр. Алар Буби муллаларының иректә вакыт кылган эшләрен мәгъкуль күрә булганнар», дип язалар. Матбугатта таралган хәбәрләргә караганда, рус җәмәгатьчелегенең алдынгы карашлы кешеләре бу процессның уйдырма икәнлеген яхшы аңлаганнар. Мәсәлән, «Камско-Волжская речь» газетасы Буби мөдәррисләре турында болай яза: «...обвиняются они, как известно, в так назызаемой «паннсламистской» пропаганде, о которой трубила года два-три тому назад черносотенная печать»30 31 32 . Суд утырышының ябык рәвештә үткәрелүе дә очраклы түгел: жандармериянең кара эшен мөмкин кадәр яшерергә кирәк була. Суд утырышы 1912 елның 28 маена билгеләнә. 27 майда төрмә камерасына адвокатларны кертәләр. Искелек белән яңалык көрәшә Сарапул шәһәрендә атмосфера кыза: суд булырга берничә көн кала бөтен жандармерия аякка бастырыла, урамда өч кешедән артык бергә җыелырга рөхсәт ителми. Сарапулга күрше авыллардан, чит шәһәрләрдән халык агыла, гостиницалар тула. Төп гаепләүче Ишми дә. юлга чыгарга куркып, хөкүмәт органнарыннан солдат сорый. Сарапулга килгәч тә урамда күренергә курка, шыпырт кына үзенең мөрите Якуп Тнмкннның өенә урнаша, хәтта җомгага да бармый... 28 май көнендә Сарапул төрмәсе белән суд урнашкан йорт арасындагы урам халык белән тула. Процесста катнашу өчен бик күп руслар киләләр. Газета хәбәрче* сенә алар бубилар турында ихтирам белән: «Монда Буби профессорларына сәяси суд була, аларның Буби авылында университетлары бар», дип сөйлиләр. Суд тирәсенә 600 ләп кеше җыела. Атлы стражниклар һәм полицейскийлар халыкны таратырга тели, ләкин юкка гына. Мылтыклы солдатлар, кылычлы стражниклар белән уратылган укытучыларны халык арасыннан юл салып, төрмәдән судка китерәләр. Судка газета 30Бубиларны төрек флотына акча җыюда гаепләү өчен жандармерия кулында бер-ике генә документ була. Шуларның берсе—Буби .мәдрәсәсенең 12 (!) яшьлек шәкерте Хәсән Ибраһимовтан сорау алган протокол. Ул бала: «Укытучылар дүрт атна кич рәттәй Теркин флотына акча җыйдылар»,— дип күрсәтмә бирә (41 фонд. 6 оп. 3 эш. 95 кәгазь). Ахырда бу акчаларның Төркиядә укучы бер Буби шәкерте өчен җыелганлыгы билгеле була. 31 Маклаков В. А. (1870—1957) 2. 3. 4 Дәүләт думаларына Мәскәүдән депутат булып сайлана. Тарихта зур шау-шу куптарган Тагиев. Бейлис процессларында катнаша. В И. Ленин аны «Кадетларның иц уңнарыннан» дип атады (В. И. Ленин. Әсәрләр 17 том. 99 бит). 32 «Камско-Волжская речь». 1912 ел. 114 сан. хәбәрчеләре кертелми. Хәтта Сарапул окружной судынын прокурор ярдәмчесе дә кертелми. Суд бара. Адвокатлар биргән сораулардан Ишмиләр. Мөхәммәтҗан хафизлар калтырап, коелып төшәләр (Даутов белән Ишморатов судка бөтенләй килми). Карагруһчылар көлкегә калалар. Менә суд председателенең Мөхәммәтҗан хафиздан шәһитлек күрсәтмәсе алуы: — Сез бубиларны нәрсәдә гаеплисез? — Мәкәрҗәдә Габдулла Буби нотык сөйләде, хөкүмәткә каршы. — Нәрсә дип сөйләде? — Тән белән, җан белән тырышырга, диде. — Нәрсәгә тырышырга? — Ирешер өчен. диде. Алар бик яман кешеләр бит Харап эш. харап. — Нәрсәгә ирешер өчен диде ул? •— Болар мннем китабымда язылганнар. Мин мөәллиф бит, мөхәррир бит... Шулай диген. — Тәрҗеман кая сон? Бик шәп сөйләр идем. — Тәрҗеман нигә? Болай да беләсез битКарагруһчылар барысы да әнә шулай буталалар. Аларнын җаваплары нигездә бубиларның укыту программасын гаепләүгә кайтып кала. Ишми ишан. тубән карап, дога мыгырдап, Мөхәммәтҗан хафиз «кәзәки итәге белән борынын сөртә-сөртә» утыра. Бубилар үзләренең җаваплары белән кадимчеләрне тар-мар китерәләр. Ишми үзе судта көлкегә кала. Бөтен төрле гаепләрне үз өсләреннән алып ташлагач. Маклаковнын чыгышыннан соң, Габдулла Бубины 6 айга. Гобәйдулла Бубины 2 айга крепостька ябарга хөкем чыгаралар. Коеп яуган яңгыр астында халык суд карарын белергә көтеп тора. Менә сул ишеге ачыла: Ишми килеп чыга. Кемдер аның кулын үбә. Халык, гөр килеп, ул кешегә ачуын белдерә, Ишмигә һәм Мөхәммәтҗан хафнзга усал сүзләр кычкыралар. Соңгысы мактана: — Ну кызык иттем сон. бетердем үзләрен.— ди. Сарапулнын бер кара бае: «Октябрь яшьләре» журналы. 1924 ел. 3—4 сан. йярү анын сәламәтлеген нык какшаткан була, һәм каты авыру хәлендә, ул вендә истәлекләр язуга керешә. Октябрь революциясен Г. Буби авыру хәлендә каршылый. Шулай да крестьяннар арасында Совет властеның тезелеше турында политик әнгәмә- ләр ясый, аңлату эшләре алып бара. Ул 1922 елнын 27 февралендә 51 яшендә үпкә туберкулезыннан үлә. Безнең тарихыбызда бубиларның урыны Г. Бубинын татар халкын агартудагы прогрессив эшчәнлегенә заманында совет- партия матбугаты югары бәя бирде. Буби мәдрәсәсеннән чыккан кешеләр революциядән сон дәүләт, партия аппаратында. фән-әдәбият. мәгариф өлкәсендә актив эшләп килделәр. Әдәбият галңме доцент Җ. Вәлиди. язучы С. Җәләл, шагыйрьләр Нәҗип Думави. Г. Биги. Д. Гобәй- ди —заманында Бубида белем алган яки эшләгән кешеләр. Болардан тыш Буби шәкертләреннән кайберләренен соңгы язмышы белән танышу кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Мәсәлән, Г. Мостакаев мәдрәсәдән сон Бельгиядә Энергетика институтын. Зыя Мөжәвиров Америкада Тау институтын тәмамлап совет промышленностенда эшлиләр. Тәкыюлла Алиев — Мәскәү Энергетика институтын тәмамлый. (Ул Березники, Караганда һ. б. урыннарда баш инженер булып эшли.) Гобәй Балтанов— Татарстан Мәгариф комиссары урынбасары була. Миргаяз Алиев. Хөршидә Назирова. Зәйтүнә Назирова Татарстан Үзәк Башкарма Комитетында. Мәрьям Зәйнуллнна Партия Өлкә Комитетының хатын-кызлар бүлегендә эшлиләр. Мирза Алиев егерменче елларда партия тарихы, социология, дарвинизм буенча татарча кулланмалар чыгара. Гобәйдулла Госманов — Алабуга педтехникумын оештыручылардан берсе. Зәки Алиев — Минзәлә Өяз мәгариф бүлеге мөдире. Лотфи Гаделев — Уфа раднокомитетында эшли. Буби шәкертләренең бик күбесе гражданнар сугышы елларында хәрби комиссарлар буларак танылалар. Нәҗип Искәндәрев 2 Армия Политбүлегендә һәм ЧОН отрядларында, Юныс Вәлидов Мусвоенколлегиядә хезмәт итә һәм ахырдан Татарстан Җир өшләре халык комиссары була. Нәби Мансуров Төркстан фронты полнтидарәсендә эшли, Коканд шәһәрендә «Ферганә> исемле газетаны оештыра һәм анын редакторы була. Сәлим Әмннев — Алабуга педтехникумында укыта. Абүсәгыйт Шакиров соңыннан Казанда медицина институтын тәмамлый һәм врач буларак таныла. Гарәп теле белгече Зәйнәп Максудова, татар театрына нигез салучылардан берсе Габдрахман Мангушев — шулай ук Буби шәкертләре. Соңгы вакытта өлкән буын вәкилләреннән алынган хатларга караганда. Әгерҗе, Вятка ягындагы беренче совет мәктәпләренә нигез салучылар, мәгариф фронты хезмәткәрләренең зур күпчелеге Буби шәкертләре булганнар. Зәйнәп Максудовада. мәсәлән, аклар тарафыннан җәзаланып үтерелгән Буби шәкертләренең исемлеге бар. Д. Гобәйди — шуларның берсе. Дөрес, бубилар үзләренең патшага каршы хәрәкәтләрендә сыйнфый көрәш мәсьәләсен күтәрмәделәр Бу хәрәкәт үзенә күрә либераль-мәгърифәтчелек хәрәкәте булды. Бу хәрәкәтнен топ этәргеч көче милли изелү хисләре иде. Татар мәдрәсәләрендәге азатлык хәрәкәте турында Г. Ибраһимов: «Искене җимереп янага баруда хезмәтләре зур булды — болар тарихның бер буынында бер тармак урынын тоталар» 1 дип язды.