БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР ГАЛИ ХУҖИЕВ
. Син безнең күңелләрдә. Поэмалар һәм шигырьләр. Казан. 1969 ел. Гали Хуҗиев үз иҗатының күп өлешен партия һәм анык бөек юлбашчысы В. И. Ленин турында шигырьләр, поэма һәм балладалар тудыруга багышлаган шагыйрь иде. Үзе исән чагында аның ул әсәрләре газета-журнал битләрендә, альманахларда һәм шагыйрьнең күп санлы җыентыкларында басылып чыкты. Даһи Ильичның тууына 100 ел тулу уңае белән Татарстан китап нәшрияты арабыздан иртә киткән әдипнең әлеге шигырь, баллада һәм поэмаларын аерым җыентык итеп бастырып чыгарды. «Син безнең күңелләрдә» дип аталган бу җыентыкка шагыйрьнең «Идел хикәясе». «Ильичның анасы», «Аврора» крейсерында», «Күңел яктысы» поэмалары. «Ран- фа фаҗигасе* балладасы һәм «Биредә Ильич эшләгән» исемле шигырьләр циклы тупланган. «Идел хикәясе» поэмасы Ильич туган апрель аенын күңелләрне ашкындыра торган шау-шулы көннәрен тасвирлаган юллар белән башланып китә: Апрель, апрель, безнең күңелләргә Шушы көннәр белән кердең син: Кояшлы яз булып килдең җиргә һәм Ильичны алып килдең син. Поэмадагы Володяның балалык елларын, аның Кокушкннода үткәргән көннәрен, көтүче татар малае һәм чуваш егете Огородников белән дуслыгын, абыйсы Александр астырылганнан соң Ильичның күңелендә туган уйларны. Ульяновлар гаиләсенең татулыгын күз алдына китереп бастыра торган бүлекләрне аеруча тирән дулкынлану белән укыйсың. Анда шулай ук Россиядә революцион аңның көннән-көн үсә баруын, ирек һәм азатлык хакына эшчеләрнең канлы көрәшкә күтәрелергә әзер торуларын чагылдыруга да шактый киң урын бирелгән. «Ильичның анасы» поэмасын югарыда телгә алынган поэманың дәвамы дип санар- 164 га мөмкин. Биредә беэ ул заманның шат- лыккайгыларын планетага бөек Ленинны тудырган олы җанлы ана күңеле аша тоябыз. «Биредә Ильич эшләгән» циклына «Кремльдә бу гади бүлмә», «Яна декрет», «Өмәдән соң». «Балалар белән» һәм «Ул еллар калды еракта» шигырьләре кертелгән. «Күнел яктысы» поэмасы Советларның II Бөтенроссия съезды делегаты, Ильичны күмүдә катнашкан гади авыл хатыны, безнең якташыбыз Нурдидә Бухарметованың уйларын һәм истәлекләрен чагылдыруга багышланган. Китап «Раифа фаҗигасе» балладасы белән ябыла. Җыентык укучының игътибарын үзенә җәлеп итә торган матур тышлыкта чыгарылган. «Син безнең күңелләрдә» җыентыгы укучыларыбыз өчен, һичшиксез, зур бүләк булачак. Беренче карлыгачлар. Казан. 1968 ел Шул исемдәге сериядә чыга торган җыентыкларда яшь шагыйрьләребезнең ин уңышлы дип саналган әсәрләре басыла. «Беренче карлыгачлар» сериясенең икенче китабында барлыгы 12 яшь каләмнең — Рәшит Гатауллин. Гакыйл Сәгыйров, Риф- гат Закиров. Салисә Гәрәева. Дакис Хәби- буллин, Зөлфәт. Разил Вәлисв. Әхмәт Сәй- фетдинов һ. б. ларның иҗат үрнәкләре бирелгән. Җыентыкка тупланган шигырьләрдә замандашларыбызның уйтеләкләре. Ватанга бирелгәнлек, туган җиргә мәхәббәт, дуслык һәм бәхет, яшьлек һәм сөю хисләре чагылдырыла. Җыентыкта шулай ук тынычлык һәм иминлек темаларына язылган шигырьләр шактый урын били. Салисә Гәрәеваның «Кайсы ана сугыш теләсен» шигыре мондый строфа белән тәмамлана: Аналарның изге теләкләрен Җыр юлында килә сөйләсем. Илгә шундый уллар үстергәндә, Кайсы ана сугыш теләсен?! Кайбер авторлар бер үк темага язсалар да, алар аны үзләренчә чишәргә, үзләрен- чә яктыртырга омтылалар. Бездә чыга торган китапларда, гадәттә, авторның рәсеме дә, аның турында мәгълүматлар да булмый. Ә менә «Беренче карлыгачлар»да алай түгел. Биредә, шигырьләре алдыннан, һәр яшь аднпнең рәсеме һәм кыскача автобиографиясе урнаштырылган. Бу бик әйбәт. Ченки укучы теге яки бу әдипнең әсәрләре белән танышканда, аның тормыш һәм иҗат юлы белән дә кызыксына. Әлеге матур башлангычны башка әдипләребезнең җыентыкларын чыгарганда да кулланырга кирәк. «Беренче карлыгачлар> җыентыгы каты тышлыкта, матур оформлениедә чыгарылган. Ләкин сүз ахырында шуны әйтәсе килә. Поэзиягә әле яна гына аяк басучы яшьләр рәтенә Беек Ватан сугышында катнашкан һәм безнең арабыздан инде 1955 елда ук киткән фронтовик шагыйрь Гиз-эль-Габнд та кертелгән. Безнеңчә, үзенчәлекле бу шагыйрьнең шигырьләрен бергә туплап, аерым китап итеп чыгарырга кирәк иде. һәм Татарстан китап нәшрияты киләчәктә моны эшләр днп ышанасы килә. РӘДИФ ГАТАУЛЛИН. Юл җырлары. Шигырьләр. Казан. 1969 ел Рәдиф Гатауллин — поэзиябезгә соңгы елларда килгән яшь шагыйрьләрнең берсе. Кыска гына вакыт эчендә ул үз укучыларын табып өлгерде һәм аларга бер бер артлы өч җыентыгын бүләк итте. Аның яңа, дүртенче китабы да озак көттермәде. Яшь шагыйрь күптән түгел «Юл җырлары» днп аталган җыентык бастырып чыгарды. Җыентык «Юлда тапканнарым» һәм «Исемсез йолдызлар» дигән бүлекләрдән тора. Беренче бүлеккә нигездә аның фәлсәфи шигырьләре тупланган. «Кич турында иртәнге уй», «Кеше —бала», «Яр турында», «Бу — җыр», «Фәлсәфи истәлек». «Оныт, Мәҗнүн, Ләйләңне», «Өстәлемдә торна тора» кебек шигырьләрендә Рәдиф кешенең тормыштагы урыны, анык эзләнүләре, табигать белән бәйләнеше турында сөйли. Моның шулай икәнлеген үзе үк белдерергә теләгәндәй, әлеге бүлеккә эпиграф итеп ул түбәндәге юлларны ала: Нигә әле нәтиҗәләр... Әлегә һаман тәҗрибәләр. Әле монда минем йөрәк. Сораулар белән тулы күзләр Озак әле табигатьтән серләр эзләр. Карда, комда әле озак калыр эзләр. Шулай: Юлда туган — юлдан эзләр. «Исемсез йолдызлар» бүлеге лирик шигырьләрне эченә алган. Бу бүлекнең астына ук, җәяләр эченә алып, «лирика» днп куелган. «Дагстаннан хат», «Фоторәсем артына шаян сүз», «Озын керфекләрдә яшь тамчысы», «Синнән тагын хатлар кетам», «Сни айның җиденче киче» шигырьләре күңелдә аеруча җылы тәэсир калдыралар. Китап олы һәм урта яшьтәге мәктәп балаларына .адресланып чыгарылган. Алар Рәдифнең бу китабын да яратып укыр дип ышанырга кирәк. Шигырь бәйрәме. Коллектив җыентык. Казан. 1969 ел. Поэзия сөючеләрнең кулларында шул исемдәге җыентыкны бик еш күрергә мөмкин. Бу җыентык татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап чыгарыла. Узган ел аның беренче китабы басылып чыккан иде. Быел икенче китабын сөенеп каршы алдык. Китапның сүз башында әйтелгәнчә, узган елгы җыентык һәр шагыйрьдән берәр яңа шигырь алу принцибында төзелгән иде. Быелгы җыентык исә татар телендәге газеталарыбызда, журналларыбызда басылган шигырьләрдән сайланып алынган. Алар арасында башкорт дусларыбызның да кайбер шигъри әсәрләре бар. Быелгы «Шигырь бәйрәме»н «Ленин Татарстаны» исемле шигыре белән шагыйрь Мөхәммәт Садрн башлап җибәргән. Аннан соң сүзне өлкән шагыйрьләребездән Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Әхмәт Исхак, Нури Арсланов, башкорт әдибе Сәйфи Кудаш, Нәкый Исәнбәт һәм Шәйхи Маннур алганнар. Аларның шигырьләре тирән кичерешле һәм хискә бай булулары белән аерылып торалар. Ул шигырьләрне укыганда тормышның күп төрле якларын күз алдына китереп бастырасын. Мәрхүм шагыйрь Әнвәр Давыдов әлеге олы бәйрәмгә үзенең «Тагын баса мине яз моны» днп башланган шигырен бүләк итеп калдырган. Шигырьдә сине тирән дулкынландыра торган мен» мондый юлларны күпләп очратасың Врач кушкач, күләгәгә басам... — Тик син, кояш, сорап тормачы! Анлый. ахры, ерак чатлар аша Ашыга мина күңелем кояшы. Быелгы «Шигырь бәйрәме»ндә барлыгы кырык дүрт шагыйрь катнаша. Алар арэ- сында без Тукайлар, Такташ һәм Җәлилләр калдырган эстафетаны лаеклы күтәреп баручы бик күп яшь әдипләребезнең исемнәрен күрәбез. Шигъри тавышлары көннән- көн көчлерәк янгыраган Саҗидә Сөләйма- нова. Равил Фәйзуллин, Фәнис Яруллин, Гәрәй Рәхим, Рәшит Әхмәтжанов. Мөдәррис Әгъләмов, Клара Булатова. Камил Мос- тафин һ. б. лар әнә шундыйлар. Бу жыен- тыкны кулына алган укучыларыбыз болар- дан тыш та бик күп яна исемнәр белән танышачаклар. Кыскасы. «Шигырь бәйрәме» китабы кызыклы һәм бай эчтәлекле булып чыккан. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, анын тиражы бик кечкенә, нибары 3000 данә. Алдагы елларда бу җыентыкны зуррак тираж белән һәм калынрак итеп чыгарырга иде. Бәйрәм җырлары. Казан. 1969 ел. Бәйрәмнәрдә, төрле кичәләрдә балалар, клуб һәм мәктәп сәхнәләренә чыгып, шигырьләр сөйләргә яраталар. Ләкин алар күп кенә очракларда теге яки бу датага багышланып язылган шигъри әсәрләрне таба алмыйча йөдиләр. Шигырь яратучы нәни дусларыбызның әнә шул ихтыяҗын күпмедер дәрәжәдә канәгатьләндерү йөзеннән. Татарстан китап нәшрияты, аларга атап, «Бәйрәм жырлары» исемле җыентык бастырып чыгарды. Шагыйрь Зәки Нури тарафыннан төзелгән бу җыентык «Ленин таңнары». «Октябрь кояшы», «Армиябез сакта», «Май шатлыгы», «Әниләргә бүләк». «Кыш бабай табыны». «Сабан туе — хезмәт туе» һәм «Букетлы көн» дигән бүлекчәләрдән тора. Исеменнән үк күренгәнчә, һәр бүлекчә аерым бер темага атап язылган шигырьләрне эченә ала. «Ленин таңнары» бүлекчәсендә, мәсәлән, сөекле юлбашчыбызның бөеклеген һәм гадилеген, аның эшенең хаклыгын һәм улемсезлеген раслаган шигырьләр белән танышырга мөмкин... Чыксак та без жыр гөрләтеп ялга, Китсәк тә без яуга озакка, Байрак булып Ленин балкый алда, Зур уңышлар теләп озата. Әнә шундый эпиграф белән ачылган әлеге бүлекчәгә Нәби •Дәүли. Рәшит Гәрәй, Әхмәт Исхак, Әхмәт Юныс, Шәүкәт Галиев, Нури Арсланов. Зәки Нури, Мөхәммәт Садрн, Фаил Шәфигуллин, Касыйм Фәсәхов тарафыннан иҗат ителгән шигырьләр кертелгән. Нәүбәттәге өч бүлекчәдә халыкларга азатлык алып килгән бөек Октябрьга, аның казанышларын горур саклаучы Шанлы Армиябезгә, җирдәге барлык кешеләрне бердәмлеккә, татулыкка чакырып балкыган Май кояшына мактау һәм дан жырлана. Ул бүлекчәләрдә җыентыкка үзләренең шигырьләрен тәкъдим иткән әдипләрнең саны да ишәя. Күмәкләшеп без дә. дуслар, Җырлап алыйк, әйдәле: — Котлы булсын! Гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме! Саҗидә Сөләйианованың «Кем уяткан Ләйләне?» шигыре шундый юллар белән тәмамлана. Бу шигырьне без «Әниләргә бүләк» дигән бүлекчәдә укыйбыз. Моннан тыш биредә Газиз Нәбиуллин, Җәвад Тәр- җеманов, Заһирә Гомәрова, Гөлшат Зәйна- шева, Энҗе Мөэминова. Галимжан Латыйп һәм башка шагыйрьләрнең матур-матур шигырьләре белән очрашабыз. Җыентыкның соңгы бүлекчәсенә балалар ел саен сагынып көтә һәм шатланып каршы ала торган сентябрь хөрмәтенә багышланып язылган шигырьләр тупланган. «Букетлы көн» шигыре белән башланган бу бүлекчә «Мәктәп вальсы» жыры белән тәмамлана. Китапка барлыгы йөзгә якын шигырь һәм жыр сайланып алынган. Балаларга атап языла торган мондый бәйрәм җырларын бергә туплап чыгаруны киләчәктә дә дәвам итәсе иде,