УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН
Идрис, кабаланып. Декабристлар урамына чыкты. Көл төсле такси әллә канларга китеп югалыр вакыт узса да, ул ымсынып як-ягына каранды. Айдарның әтисен шушы вакытта ук күрәсе, хисләр яна чакта сөйләшәсе, ныгытып аңлашасы килде. Кичә, өченче көн аның яшәешен тыгызлаган уйлар шушы шадра, шома кешегә барып тоташмыйлар микән? лектән күзләрен кыса-кыса пыяла өстәлләр өстенә иелгән малайларны күзәтергә яратамы?.. Бүген абыйсы Илдус искә төште . Медицина институтын бетереп, авылның нәни генә больницасында баш врач булып эшли ул. Хатыны Бәллүр үле малай тапкач, Илдус җансыз сабыеның гәүдәсен күтәреп әллә ничә сәгать өй тирәли йөрде дип сөйләделәр. — Улым, нигә бер тапкыр булса да мекердәмисең? — дип, ялыныпялынып сорый икән бичара... Дүрт-биш үсмер шыпырт кына сөйләшәләр, саныйлар. Яңа Гвинея, Бурунди. Бразилия телгә алына... Берсе Мөзәкиргә охшаган, кечерәге Айдарга... Бүген малайларны карап торып аның күңеле тулды .. Урам. Почмакта чия саталар. Молдавиядән китереп тә җиткергәннәр. Илең киң булгач рәхәт!.. Чират. (Малайларына, кызларына күчтәнәч алалар!) 1 Дәвамы. Башы 10 санда. Ата булу җәмгыять, кешелек, милләт алдында үз өстенә яңа бурычлар алу түгелмени?.. Ашыгыр урыны юк. детсад мәсьәләс^ ачыкланды, ул җәяүләп кенә Восстание урамыча таба китте. Филателия кибетенә кагылды. Маркалар белән мавыкма.а да. үткән-сүткәндә шушында кереп чыгарга ярата ул. Нигә икән? Кайнар, дымлы учларына көмеш, бакыр акчалар йомарлап, рәхәт Восстание почмагына барып житкәч, ул чаттагы сәгатьне күреп алды. Эш вакыты бетеп кенә килә. «Өлгерәм!» диде ул үзенә-үзе. сулга борылып. Восстание урамы буйлап китеп барды Урамдагы эскәмиядә әле биш-алты кеше утыра, көтәләр димәк, райбашкарма хезмәткәрләре китеп бетмәгән! Коридор буш. Җыештыручы бер бүлмәне ачып куйган да камыш себеркесе оелән җил-җил килә. Борынны ачы гузан исе ярты Кай- лардан, кайсы урамнардан җыелган тузан икән? ' Икенче ишек тә ярым ачык. Өч-дүрт кыз жыр-җыр көлешеп ирен буявы сайлыйлар. Идрис, алар янында тукталып, райбашкарма председателенең урынбасарын сорады. Детсад, балалар турында шунын янына керергә кирәк дип уйлады ул. Кызларның берсе, аның килеш-килбәтенең һәйбәтлеген күздән ки чергәч, юри генә мутланып: — Әллә мине эзләп килдегезме дип торам,—диде. Үзенә кирәкле бүлмәне эзләп тапкач, ул ишекне кыю гына ачты Кечкенә, йомры гәүдәле, тулы балтырлы, сипкелле секретарь кыз футлярга төрелгән язу машинасын тәбәнәк тимер сейф өстенә куеп маташ кан җиреннән исе «итмичә генә Идрискә борылып карады. — Мина иптәш Жаденко кирәк иде,— диде Идрис. — Сонга калдыгыз. Виталий Петрович хәзер кабул итми икән, карарга рөхсәт. Рәсми урындагы кешенең мондый шуклыгын Идрис аңламады. >л бераз аптырап ханымга карап-карап алды. Жаденко профессиональ члены. Район санэпидстанциясенең баш врачы Идриснең хәтеренә келт итеп Ренат Кәримовның санврачны ничектер бер тиргәве килеп төште. Үзе булып чыга түгелме соң бу? — Алайса, бер атуда ике куянга тидерәм икән,—диде Идрис тә Идрискә карап кулларын җәйде... - Балаларнык жайге ялы турында тәгаен сеэнен белән сөйләшергә кирәктер^ Петрович быел Ленин районы буенча лагерь комиссиясе председателе,— дип ачыклады ханым. — Куянга тидерәм дисез алайса.. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШКЛ БОЛЫН — Ул мондамы?—диде шатланып Идрис.— Мин редакциядән.— в Ашыгыч йомыш бар. “ Үз ныкышлыгыиа үзе сокланып, ул кара дерматин белән тышланган Q салкын ишекне ачты Ишек артында тагын бер ишек бар иде. Анысын ч да ачкач, бүлмә яктылыгы күренде. Кабинетта ике кеше. Сул яктагы “ диванга, өендәгедәй бераз таралып, Жаденко үзе утырган. Ана каршы £ якта өстәл кырындагы йомшак күн кәнәфидә алҗыган чырайлы, әмма я солтанатлы, олы сымак кыяфәтле ханым утыра. Моңарчы күргәне бул- = гангамы, Идрис кергәч тә ханымга текәлде Ярты минут чамасы торгач < кына сәлам бирде, Жаденко кырыс кына баш какты, ханым исә, кызыксынып ана карады. — Редакциядән мин, иптәш Жаденко,—диде Идрис.—Сезне күрәсе бар иде. Жаденко эре, тигез тешләрен чак кына күрсәтеп елмайды, горгылдык, көчле тавыш белән көлеп куйды: — Карагыз алайса, тик күз тидермәгез! йомышыгыз шул гына сизгерлек белән аңлатып бирде: — Сөйләгез, сөйлә. Нина Михайловна Булавина — райбашкарма ярым шуклык тоны белән. — Аучылык сезоны бүгенгә ябылды, рәр вакыт табып керә алмассызмы? — Иптәшне тыңлыйк,—диде ханым. кадерле иптәш Сез иртәгә беризасызлык белән Жаденко Жаденко тагын бер көлеп алды. — .Мин унҗиденче детсад турында сорашырга дигән идем. — Ә-һе,—диде Жаденко, тәмәке кабыза-кабыза. Ул шырпысын сүндермичә яшен ташы кебек һавада уйнатып тотты.— Ниһаять, ул борынгы җыр сезгә дә барып ишетелгән икән. Сез кайсы редакциядән әле?.. Искергән җыр бит ул, кадерле иптәш. Сезгә аның кайтавазы' гына барып ирешкән. Идриснең яшьләр газетасыннан икәнен белгәч, урынбасарның йөзендә үзгәреш күләгәсе чагылды. Аның каравы Булавина җанланды: — Күкрәве байтактан булса да, болытлары таралмаган, Виталий Петрович,— диде ул, Идрисне дәртләндереп. Санврач сүзне көчәйтергә теләсә дә, Жаденко кабынмады, әйе, юк дигән сүзләр белән котылып, исе китмичә генә утыра бирде. — Нина Михайловна үзенә тагын бер союзник артты дип шатла-, на,— диде ул бераздан. — Шулай түгелме әллә?—диде Булавина, гаҗәпләнеп. — Үз күңелемдәген әйтеп ычкындырдыммы? — диде Идрис. — Белом,— диде Жаденко.— Газетачыларга вак-төяк, жанны кытыклап, күз яше сыгып чыгарырлык материал гына булсын .Мин элек тимер юлда инженер булып эшләдем, шактый эләктем алар теленә. Идрис, түземсезлек белдереп: — Минем сорауга җавап булмады.— дип искәртте. — һәм булмас та,— дип ачыклады Булавина. — Нигә? — Мәсьәлә хәл кылынмаган әлегә. — Мәсьәлә күптән хәл кылынган,— диде Жаденко.— Комиссиянең барлык членнары сез күздә тоткан «Тын күл» балалар шәһәрчеген кабул итү актына кул куйдылар. — Миннән башкалары,— дип өстәде Булавина. — Аңлашыла башлады,—диде Идрис, гәрчә ни булса да аңлау әлегә кыенрак иде. — Тагын бәхәскә чакыруыгыз булдымы бу? — диде Жаденко Булавинага. Булавина сабыр гына төшендерде: — Сез кергәндә без нәкъ шул «Тын күл» турында әңгәмәләшә идек. Иртәгә төштән соң без анда барып кайтырга җыенабыз. Виталий Петрович, әйдәгез журналист иптәшне дә ияртик. Арада бер битараф кеше дә булсын. — Мөмкин,— диде урынбасар, икеләнеп,— иптәшнең вакыты ничектер бит? — Барам,—диде Идрис, нигәдер тиз үк ризалашып. — Алайса, иртәгә кадәр?—диде Жаденко, урыныннан торып. Идрис хушлашып урамга чыкты. Эш Рәкыйп көткәннән чуалчыграк булып икенче якка авышса да, Ренат Кәрамовны күргәннән бирле Идриснең детсад белән кызыксынуы артканнанарта иде. Ул берни дә уйламыйча гына басып торды. Кинәт ишектән Булавина тавышы ишетелде. — Сез китеп өлгермәдегезме? Менә яхшы булган!.. Нигә иртәгәгә (кичектерергә? Мин Виталий Петровичны бүген, менә хәзер «Тын күл»- гә барырга күндердем. Сез ничек?.. — Мин дә риза,— диде Идрис. — Хәзер машина килеп җитәргә тиеш... Утыз өч яшькә җитеп тә моңарчы өйләнмәгән Виталий Петрович райбашкармага эшкә сайлангач та Булавинаны очратты һәм гашыйк булды Ләкин беркемгә берни сиздермәде Хәзер аның һәр адымы диярлек кеше күз алдында иде. Бәлки әнә шул аны сагаерга мәҗбүр 82 иткәндер дә?.. Әллә Булавинаның үрелмәслек югары авторитеты ана икеләндерде.ме< г Ләкин Нина Михаиловнаның гаилә бәхете дә түгәрәк булмады: моннан ел ярым элек аның ире һәм дүрт яшьлек улы автомобиль катастрофасында һәлак булды... Яшь, чибәр һәм ялгыз хатын күңеленә юл ачылса да, Виталий ни- _ чектер сабырланып, үзен-үзе йөгәнләп килде. Булавинаның маңгай чә-з чен чаларткан хәсрәт бераз тоныкланырга, аның күңелендәге якын § кешеләрнең исемнәре чак кына онытылырга тиеш иде. Шатланмады ~ Виталии Петрович аның фаҗигасенә, ләкин буласы бәхетсезлек булып § узгач, яшь хатын гомере буе аның эскәнҗәсендә тырпылдап ятар дип Э тә уйламады. к Яшьләре олыгайган саен, эш урыннары югарырак булган саен ир 5 белән хатын-кыз арасында аңлашу кыенга әйләнә, һич кирәкмәгән әй- 5 ләнечләр, тулганышлар ясала, һәр адым җиде кат кына түгел, ун-егер- £ ме кат үлчәнә. ' * Пң зур кыенлык — аларның бергә, бер оешмада эшләүләре иде. < Шушы кыенлык соңгы 'көннәрдә аерата ачык сизелде. Аралар якынаеп Н кына килгәндә юк-бар өчен чуалышып киттеләр... Дөрес. «Тын күл» < дачасына балаларны чыгарыргамы-юкмы дигәндә, бәйләнерлек сәбәп- * ләр дә табын булыр иде. 1апсыннар иде комиссиянең башка членна- ф ры!.. Тик унбер кешедән нибары Булавина вакчыллык күрсәтте (та- в ләпчәнлек дип атый алмый моны Виталий!) һәм актка кул куюдан өзеп ы баш тартты. ' х Үз кул астындагы хезмәттәшләрдән мондый ачыктан-ачык хыянәт- £ не күреп өйрәнмәгән, эшне тиешле тынычлыкта юнәлтергә яраткан к Жаденко яшь хатынга икенче күз белән карый башлады... Тышкы ма- 3 турлыгы аегында нәрсә яшеренгән бу кешенең? Искитәрлек вак, быж- гак кеше, ялган принциплар колы түгелме ул?.. Ике ел элек кенә ачы- 2 лып, шаулап эшләп килгән дача быел нигә ярамады? Былтыргы кабул < итү актында шул ук Булавинаның имзасы ярылып ята ич!. Жаденко бүген Булавинаның күңел кылларын тартып тартып карарга да ниятләнде. «Тын күл»га барып кайту, чынлап караганда, ялгыз очрашырга бер сәбәп кенә иде. Әллә каян гына газетачысы килеп төште. Ах. бу журналистларны!. Кермәгән тишекләре юк.. Нина Михайловнасын әйт, өрә белмәгән көчек күк, бәйрәм узгач кунак чакыра!.. Жаденко машина килгәнне күреп урамга чыкты. Брезент түбәләренә тузан да кунып өлгермәгән өр-яңа яшел «УАЗ» иде бу. Шоферы да көяз генә киенгән, өстендә әллә ничә чылбырлы замша куртка, беретындагы значокта Эйфель башнясы. Машина йөртүчедән бигрәк, ял игәргә руль артына утырган галимгә охшаган иде шофер. Ул үзе таслап чеп- чйста зәңгәр постау кисәге салды Жаденко шул урынны Булавинага тәкъдим итеп караса да, тегесе ризалашмагач, үзе менеп кунаклады. Идрис белән Нина Михайловна артка керделәр. Кузгалып китүгә Жаденко аларга йөз белән борылды, Булавина белән шәһәр төзелеше, юллар, курортлар, дачалар, төзү материаллары, Мәскәүдәге «Россия» гостиницасы турында гәпләшергә тотындылар. Алар Идрис барырга өлгермәгән курорт шәһәрләрен беләләр, кайсы диңгездә елның кай чагында пляжларның шәп булуын, кайсы ресторанда ничек ашатуларын да һәйбәт өйрәнгәннәр. Якын көнчыгыштагы хәлләр турында берәр сүз алышырлармы болар днп көтте Идрис, юк. телгә алмадылар.. Шәһәр кысасыннан ычкынгач, һава сизелерлек үзгәрде, тәрәзәдән тәнне һәм күңелне кымырҗытып юл җиле ургылып керде Казан — Горький шоссесыннан Аккош күленә таба байтак машиналар тәгәриS3 ләр Яшел «УАЗ» алармы уза-уза Аккош күлен. «Каенсар» ресторанын үтте дә бераздан сулга борылды. Идриснең аркасына дым бәрде: Дилә белән бу урыннарда йөргәне бар анын . Кышын, февраль ахырларында, кояш нурлары сизелерлек йомшакланганда Аяз күктән вак кына кар бөртекләре сибелеп тора иде.. Бу ярда Диләнең чаңгысы ычкынды, хәзер ул урында дүрт егет, чишенеп ташлап, карта сугалар .. Менә бу егет белән кыз янәшә кызынып яткан җирдә алар Дилә белән кофе эчкәннәр иде.. Кояшта чуенланган яшьләрнең гәүдәләре таза, килешле иде... Нигә Дилә дә алар кебек булмады икән? Менә .хәзер кайчандыр югалган сәламәтлегеңне эзләп, шушы матурлыкны. шушы иркенлекне ташлап, әллә кайларга тәнеңне ремонтка илтеп йөр инде... Ничек булды әле бу?.. Путевканы җәй урталарында булыр.мыюкмы дип йөрделәр-йөрделәр дә. майның иң соңгы көннәрендә Диләне чакырып алып: «Путевкалар яна, тиз-тиз санаторий-курорт картагызны тутырыгыз!» дип боердылар .. Ике-өч көннән Якын көнчыгышта сугышлар башланды... С>гыш башланасын һәм аның көнен- сәгатен, безнең ил өчен хәвефле булачагын белеп, чиккә якын санаторийга барудан кем дә булса баш тарттымы икән әллә?!. Шушылар турында Жаденко белән сөйләшәсе килеп китте... Тик кешеләр «Россия» гостиницасының туалетына дигән кара кафельны каян китерүләрен. Рига култыгындагы «Юрас перлос» ресторанында жылан балыгын ничек ыслауларын тәмләп сөйләшкәндә ничек аларны бүлдерәсең? Машина тәбәшәк челтәр коймалар арасындагы тыкрыклардан бара. Дачалар, пионер лагерьлары Балалар, балалар. Бөтен матурлык. урман-җир аларга бирелгән. Машина, барды-барды да. тып-тын. кешесез ишек алдына барып керде. Төштеләр. Тынлыкка ияләнә алмыйча беравык миңгерәп торылды. Кайдадыр якында гына күке кычкыра иде. Жаденко эшлекле, эре адымнар белән бизәкле верандалы корпусларның берсенә бара башлады, йортлар арасыннан нәзек, ябык кына бер хатын чыгып аңа каршы килде. Хатын дача каравылчысы икән. Жаденко аннан нидер сораштырырга тотынды. Идрис үзенең ни өчен монда килүен уйлап аптырады, ярдәм эзләгәндәй. Булавинага карады һәм әсәреп китте, бәләкәй таганнар, агач аюлар, сары кикрикле әтәч янына баскан Нина Михайловнаның күзләрендә яшь иде. Моны Жаденко да абайлады, ул. каравылчыны калдырып. тиз-тиз Булавина янына ашыкты. «Юкка килдек без монда, юкка!» дип уйлады ул һәм беренче тапкыр бу ген икәүдән-икәү генә булмауларына сөенде. Урынбасар килеп җиткәндә Булавина аз-маз тынычланып өлгергән иде. Ул көрсенеп кенә: — Ягез. Виталий Петрович, инде монда чакыруыгызның серен ачсагыз да ярый,— диде. — Бернинди сер дә юк,— диде Жаденко, бераз каушап. — Шушында күңелемне нечкәртеп, шушы матурлык белән сукырайтып йомык күз белән актка кул куяр дип өметләнмисездер бит? — Матурлык алдында баш игәнегезне күрә алсам да җиткән. Галия апа. ач ишекләрне! Галәмәт олы койрыклы дәү сары эт ияртеп, каравылчы хатын корпустан корпуска йөреп ишекләрне ачты. — Хәзер, хөрмәтле иптәш журналист, күзегезне йомыгыз! — диде тантаналы горгылдык тавыш белән шаулап Жаденко.—Мин ярты сәгатькә генә тылсымчыга әйләнәм. Борынгы гарәп әкиятләрендә дә мондый уңайлы, сихри сарайлар булмаган . Тарих баскычларына күз ташласак, без ни күрәбез5 .. Дөньякүләм атаклы Браманте, Перуцци, Сансовино, Бартоломео, Фальконетто кебек талант ияләре кем өчен мөзәян сарайлар төзегәннәр, кем кәефен күргәннәр’ Епископлар, папа- лар. байлар, купецлар өчен' Ә бу гүзәл сарайлар балаларга багыш ланган!. Егерме җиде проект арасыннан сайлап алдык без аны. әйтергә кирәк, ялгышмадык, йокы бүлмәләренә рәхим итегез! Эчтәге чисталык, пөхтәлек күзгә ташланып торганга, әчесе дә аяк киемнәрен салып керделәр Кеше-кара булмаса да. аяк очларыма гына басып, шыпырт сөйләшеп йөрделәр. Жаденко ак җәймәләргә төрелгән караватларга дәү учлары белән басыпбасып карады — Артык изрәтми дә. тәнне дә ватмый. Тәрәзәләр герметик ябыла тавышсыз ачыла, һәрвакыт саф. озонга бай нарат урманы һавасы Салкын көннәрдә җылытырга тәрәзә асларына электрокалориферлар урнаштырылган. Ул юлдашларының хәйран калганын күреп тагын да дәртләнде, кин кул хәрәкәте белән аларны ашханәгә чакырды. — Кайда бар төсле пластиктан ясалган мондый нәни өстәлләр’ Камыш урындыклар, тәрәзә янында яран гөлләре Аквариум!. Таш ларын, кабырчыкларын Кара дингез ярыннан кайтарттык. Карагыз, ашыкмагыз: алтын балыклар, фтерофиллум'.. Ял бүлмәләрендә тагын да искитмәле иде. Зур залның бер башын да курчак театры өчен ширма. Шунда ук Чипполинолар. Буратинолар арасына Казан арты урманнарының йөнтн Шүрәлесе дә кереп кысылган, озын бармаклары белән мичкә билле Матрешканы кочаклаган . Жаденконы танып булмый, ул җиңеләеп, барын да белеп тәмләп. ~ чын күңеленнән сокланып сөйләде, бу сүзләрне бер генә кабатламавы 2 да сизелеп тора иде. Шарлы лампалар Польшадан, ваннадагы никель = краннар, идәндәге метлах плитәләр барысы да Чехословакиядән кнте- 3 релгән икән. — Шушы дачаны салуга бөтен дөнья катнашты. Дөрес, без монда 2 Артектагы гаҗәеп камил комплекслар, Ленин тауларындагы Пионер < лар сараендагы зиннәтле интерьерлар белән ярыша алмадык, юрганыңа карап аягыңны сузасың диләрме әле’.. Хәзинәдә бары, кадерле иптәшләр! Дачаларны, детсадларны болай җентекле күз белән караганы юк иде Идриснең, исе-акылы китте, бу кәҗәлә врач шушы оҗмахның ни гаебен тапты икән дип уйлады Ашханәгә ябык галлерия белән тоташкан кухняда да чисталык һәм гадәттән тыш уңайлылык күзгә бәрелеп тора иде Монда артык сөйләп торуның һич кирәксез икәнлеген аңлатып, Жаденко кулларын җәйде дә, ияген селкеп: — Эм-м,— дип кенә әйтте. Яп-якты салкынча бүлмәдә бераз сокланып торгач, һавага чыктылар. — Урынның уңышлы сайланышын искәртүнең дә зарурлыгы юктыр? Күзе бар кеше күрерлек, зйһейе таралмаган кеше бәяләрлек. Җыеп кына әйткәндә, мондый дача безнең республикада бер ; .на. — һәм шул дача буш тора . Дәүләтнең меңләгән средствосы җилгә оча Ни өчен? — дип өстәде Идрис — Сез үзегез шуны абайламадыгызмы’ — диде Булавина — Юк,— диде Идрис, уңайсызланып. — Сыныйбызмы? — диде кинәт Жаденко. наянланып — Сыныйбыз,—диде Булавина — Болай килешәбез,— диде Жаденко, җитдиләнеп,- игәр журналист иптәш бер гаеп тә тапмаса. Нина Михайловна актка кул куя. Ярыймы’ — Ярый! — диде Булавина көтмәгәндә. УРАМНАР АРТЫНДА ИШЕЛ ЕОЛЫЫ Идрис тә ризалашты һәм тикшерү әяхәтен баягы эздән — йокы бүлмәсеннән башлады. Ул үзенең көлкегә калу ихтималының бик зур икәнлеген сизеп каушады Каян уйлап таптылар бу йогышсыз имтиханны? Төзүче-архитектор түгел дә түгел, ичмасам әти кеше булып тз детсадларга. җәйге дачаларга барганы булса икән! Шулай да сынатырга ярамас: Булавина аңа ышанды, югыйсә актка кул куярга йнсат кына ризалыгын бирер идеме? Йокы бүлмәләрен әйләнеп чыкканда ишек тебенд.» аны шалама койрыклы Зте белән Галия апа каршы алды. Булавина да. Жадевкэ да моннан күренмиләр, алар аргы башта дәү каен күләгәсенә утырып хәл җыялар иде. . — Ни-нәрсә эзләтәләр синнән, улым? — дип сорады Галия апа. — Сыныйлар.— диде көләргә тырышып Идрис. — Ә? — Дачаның гаеп-кыекларын үзең таба алырсыңмы диләр... —И бала, андый чатаклыкларны эзләгәч. Виталий Петрович алып кергән җирләргә аяк басалармы?.. Гайбәт булмасын, ару кеше, үткенлеге дә җитәрлек, мәгәр, хәйләкәр дә инде!.. Читтәнрәк эзлә син аны, улым, читтән!.. Сарбай, әйдә, киттек! Идрис, чак кына тукталып уйланды да. койма буенда аерым-аерым торган бәләкәйрәк корылышлар янына атлады. Монда складлар икән. Бераздан аның янына Галия апа килде. — Монысында нәрсә, Галия апа5 — Анысы нәүрәп, кар базы. — Ачыгыз әле. Кар базы авызыннан борсыган ис борынга килеп бәрелде, аста су елтырады. —Кышын җирнең туңы шәптән булмады, шуңа күрә кар базыбызга су төште. — Нигә моңарчы түктермиләр соң аны? —Җитешә алмыйлардыр. Үзем өч рәт төштем инде, бетереп кенә булмый бит! Түгә торам, ул арта бара, буынсыз калып яттым, билем сызлады . Радикулитым бар. нәләт төшкән чир. . йомгакның очы шушы кар базында булуы бик ихтимал иде.. Нәүрәптә су. ә суыткычларда хәл ничек?.. Суыткычларның күләме җитәрлек түгел икән, монысын да Галия апа ачыклады Хәзер Идриснең фикерләре бер эзгә төштеләр; актка санитария врачы кул куймаган» димәк, монда аның таләпләре үтәлмәгән дигән сүз! Ул санврач карамагына керә торган урыннарны күз алдыннан кичергәч кыюланып китте һәм ялгышмады — кашык-аяк юу урыны юк икән, аны кухня янына ачык һавага чыгарганнар. «Чебен оясы!»... 1 Жаленко серле көлемсерәп, Булавина ачык чырай белән аны каршы алдылар. —Бая искәртергә онытылган, бу дача өчен ике кеше төзүчеләр көнендә орден алды'—диде Виталий Петрович Орденнарның берсе үзенеке икәнен әйтеп тор.маса да. аңлашылды. — Я,—диде Булавина, сабырсызланып.— Таптыгызмы? —Бер нәрсәне белешәсе калды: су скважинасы. Монысын лаборатор анализлардан башка тикшерә алмыйм. Жаленко шунда ук кул изәп каравылчыны чакырды, — Галия апа! Кулына нәни ак кружка тотып Галия апа килде. Виталий Петрович кружкага су агызды, күз турына күтәрде һәм юри тамагын кырып тантана белән: — Сезнең саулыкка, Нина Михайловна! —дип эчеп тә җибәрде. Хуҗасының шаяруын тамаша итәргә җыенган кебек, шофер да скважина янына килде, тамак астын тырмаштырып рәттән ике кружка су эчте: — Мәскәүскийләрен бер якта торсын, ах суы ла суы’ — Спектакль беттеме? — диде Булавина, көлмичә' Хәзер Бакиров иптәшкә суның составы, андагы зарарлы таяк ф чыклар, ул таякчыклар тудыра ала торган хәтәр чирләр турында лекция укыгыз, диде Жаденко, иренен сөртеп.— Карап карыйк, кәгазьләргә, биохимик анализларга ышанамы ул, әллә күз алдында тере кешеләр эчкән суга кайберәүләр сыман шикләнмичә карым аламы? Булавина башын чайкады: — Иптәш Бакиров,— диде ул.— бер литр суда өч-дүрт таякчык булуына түзәргә дә ярый. Бусы беркем өчен дә. хәтта бала организмы өчен дә куркыныч түгел. Былтыр әйбәт су биргән скважина быел на чарланды. Бер литр суда таякчыклар саны уннан артык. — Эчеп карагыз, иптәш Бакиров, курыкмагыз.— диде Жаденко. — Виталий Петрович, суык су эчеп корсак күптермәгез. Чәй әзерләгән идем,— диде оялып кына Галия апа,—әллә нәрсә юк-югын да. кереп чыгарсыз инде. Каравылчы бүлмәсенә керделәр. Бу бүлмә дә аерым бер купшы лык. зәвык белән эшләнгән, стеналарына аксыл линкурс ябыштырыл ган, фанер белән ыспай капланган түшәмдә шактый кыйммәтле пла ф фон асылынып тора Жаденко белән Булавина кул-бит юган арада. а Галия апа. Идрисне үзенең сердәше санап, гади генә тарихын сөйләргә ы дә өлгерде. jf Утыз ел авыл мәктәбендә укыткан. Бердәнбер улы Роберт ннсти- 2 тут бетереп Казанда эшкә кергән. Галия апа пенсиягә чыккач, авылда к йортжирләрен бетереп, барын сатып, улы янында торырга килгән, 3 Кооперативка кереп ана акчасына өч бүлмәле квартира алганнар һәм u яна йортта карчык кешегә сыеныр почмак табылмаган Әле ярый, яхшы кешеләр табылып тора. РОНО мөдире бәхетсезлек- * кә дучар ителгән ананы Виталий Петрович аша монда урнаштырган.. Ямансу булса да итәк белән киртә җимерә алмыйсын, тамак тук. урының коры булгач, юктан юаныч, бардан куаныч табып шөкрана иткән буласың шунда... Анысы рас. ж’ан сызлый, бик сызлый, оныгынны сөеп улыңның гүрендә бистә бикәсе булып утырасы көнеңдә каравылда тору бәхет түгел, урман арасындагы тормышның аның ү< мәшәкате бар. кибете ерак, аулакта куркыныч та Төрле кеше бар!. Ичмасам тизрәк балаларны китереп тутырсыннар иде... — Ишетмәдеңме, кайчан алып киләләр икән шул сабыйларны? Галия апа сүзгә сусаган авызын кайчан ябар иде. Жатенко белән Булавина кергәч, ул тыелды, тиз-тиз өстәл тирәсендә әйләнгәләргә кереште. Чәйне яратып тәмләп эчтеләр, майлы берәр телем ипи ашадылар Шифер да керде, ухый телеменә калын иген ак ман якты бөтенесен көнләштереп, утыз ике тешен биетә башлады. — Чәй әлеге яманаты чыккан скважинадан алынган суда пешкән, Нина Михайловна,— диде Жаденко. — Барыбер кул куймыйм. — Әлбәттә,— диде Жаденко, иренеп кенә Аларның берни дә сорашмаулары, фикере белән бөтенләй кызыксынмаулары Идриснең күңелендә бая ук калыккан шиген ныгытты бу ике кеше арасында ул белергә ярамаган сер бар' Юкка гына ул алар арасына килеп кысылды!.. Менә бу чәй дә юкка гына куелмаган. Жаденко да шулай көлә көлә ниндидер максатына ирешергә тели Үзенен мәҗлесгә артык икәнлеген сизенгәч, ул чынаягын каплады да ике сөйләшергә урын калмаслык итеп. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Мин кузгалам, иптәшләр,— диде.— Икегезгә дә шалтыратырмын, ачыклыйсы нәрсәләр калды. Әлегә китәм, килгән килгән файдаланып калыйм, бу якларда йомышлар бар иде... — Сез газетага язгалаганчы балаларны китерәбез,— диде Жа- денко. — Бирсен ходай!—дип саубуллашты Идрис.— Тик дачаның моңарчы ачылмый торуы өчен дә җавап бирәсе булмасын!.. Тагын бер кат табигатьнең, корылмаларның камиллегенә сокланып, шушы бәһасыз матурлыкның юктан гына файдасыз ятуына ышана алмыйча, ул юлга чыкты. Машинада тиз үтсәләр дә. җәяү бара торгач сизелде, байтак җир кергәннәр икән. Казан—Горький юлында машиналар гөж дә гөж. күз иярми кала. Ул шоссе кырындагы сукмактан Аккош күле тукталышына кадәр килде. Автобус көтеп торучылар байтак җыйналса да. машина тиз генә күренмәде. Идрис, шактый таптанып торгач, юлда таныш «УАЗ»ны абайлады. Тукталышка җитәрәк машина акрынайды. Идрис үзен. утыртырга телиләр, ахры, дип өметләнеп бара башлаган иде. ишек Ачылып аннан Булавина төште. Жаденко китешли, Идрискә кул болгады. Аның йөзе сизелерлек кырысланган иде. — Китеп булмадымы? — диде Булавина. — Күргәнегезчә. Ә сез нигә төшеп калдыгыз? — Сезне күреп төштем. — Килеп сезнең кайсыгызгадыр җайсызладым, ахры, мин?—диде Идрис, ачыктан-ачык. — Белмим тагын, мина ярдәм генә иттегез! Виталий ПетровИч чөй кагарга оста ул.. Дача тыштан гажәп шәп. бәхәсләшмим, әмма берүк вакытта күз буяуның ин асыл үрнәге Кар базындагы суны күрдегезме? — Бурсып беткән. — Виталий Петрович фокусчы кебек! Членнар актка күз йомып! кул куйганнар. — Нишләргә уйлыйсыз хәзер? — Иптәш Жаденко нишләргә уйлый дип сорагыз. Мин чигенергә, җыенмыйм... Бер баланын авыруы да минем өчен әллә ни!.. Көн кичекте. Казаннан килгән автобустан яшьләр төште, алар, гитара чиртә-чиртә. дәү капчыкларын күтәреп наратлыкка кереп югалдылар. Күлләр ягыннан салкынча дымык һава акты. Сагындырган автобус килеп туктады, ана сабыр гына кереп тулдылар. Үсмер бер кара егет Булавинага урын бирде. — Хәзер Виталий Петрович ашыктырачак. Газетачыларны бик] өнәми ул. — Сизелде. Идрискә мәктәп тукталышында төшеп Ленин районына бара торган уникенче автобуска күчәргә кирәк иде. Ул. Булавина белән саубуллашып, арт ишектан төште, тукталышта җыелган халык арасында алар тагын очраштылар. — Мин дә Ленин районында яшим,— диде серле көлемсерәп Булавина. Үз тукталышына җиткәч. Идрис янә бер кат саубуллашып төшеп калды, кибеткә керде. Кибеттән кайтышлый үз артыннан кемнеңдер килүен тойды, борылып караса — Булавина! — Сезне эзәрлекләмим, курыкмагыз,— диде ул саф татарча. — Нина Михайловна, сез татармыни? — Әйе... Керәшен кызы мин... Гаҗәпләнмәгез, без сезнең белән бер йортта торабыз. Хатыныгыз Диләме әле? — Ничек мин сезне белмим соң? — диде комач кебек янып Идрис, — Төрле юлларда йөрибездер Аннары чибәр ханымнарга игътибарыгыз да җитенкерәми. Бары шул гына.— диде Булавина, егетне үртәп. Тәрәзәләрдәге утларны күргәч кенә Идриснең хәтеренә Айдар килеп төште Килермен дип китте, бичара малай аны көтәдер' О Баскычка менеп барган җиреннән ул түбәнгә томырылды. — Сез кая болан’ — Мине көтәләр. Нина Михайловна' Гафу итегез .. — Эх. бу ирләрне!.. Бу ирләрне . Идрис башаягын онытып урамга атылды. Булавина. Диләнең өндә юклыгын белгәнгә, әрләп-кычкырып калды 12 Айдар балконда юк иде. Идриснең ялгышуы мөмкин түгел, балконы шушы Әнә күрше балконда тартмалар, такталар, иске сандыклардан өстә бүген дә алтмышынчы үлчәүле ыштаннар җилбер-җилбер кибә.. Ул күзен алмыйча шактый ук вакыт карап торды. Эндәшсәң, малай я йоклаган булыр, я әтиләре өйдәдер Эндәшми китеп барсан яхшы түгел, көтеп утырадыр. Жаден ко белән Булавинага Айдар турында сөйлисе килде анын. ш сөйләмәде. Күңеленең бер почмагы белән Булавинага Айдар өчен рән- X җеде бит ул Юләрлек' Реаль тормышның эчке һәм тышкы законнары х бар. алар янында бер Айдарның күңелсез балачагы чүп кенә. Синең ® өчен бик кадерле, бик кирәк нәрсәләр олы тарих күзлегеннән чыгып = караганда микроскопик вак булып калмыйлар.мыни? Райбашкарма председателенең мазасы бер Айдар гына ди!.. Гринберг белән сөйләшергә ярый Ата-анасы белән сөйләшсәң дә башка чут. аңларга тиешләр, үзлә- ч ренең йөрәк парәләре бит Күрше балконда кемдер шыбырдаган төсле булды, әнә ыштаннарны кырыйгарак кайтарып, берәү аны күзәтә Шыпырт сөйләшкән тавыш ишетелде. — Баядан бирле тора — Бурдыр ул. гөнаһ шомлыгы — Якимовларның элгән керләрен чәлгәннәр .. — Өй басарга йөрмәсен тагын • — Халык ялда. Балкондагыларның шиген таратырга теләп, ул яктыгарак чыкты: — Айдар' — дип эндәйнё. Пышылдаулар туктаса да. тегеләр һаман сагалыйлар — Айдар. Айдар! — дип кычкырды ул тагын. Балкон ишеге урынына форточка ачылды, аннан малайның башы тыгылды: — Мин монда, абый! Монда. Синме бу? — Әйе. әйе,— диде Идрис, сөенеп — Чык балконга Малай ишетелер-ишетелмәс кенә укседе — Бикле... Балкон ишеге дә бикле. — Нишләп бикле? диде аптырап Идрис — Әни бикләтте Холодильннкка да йозак куйдылар Үзләре концертка киттеләр Бу ген курык.мыйм, абын Карават .и.тарын ак тарып бетердем. -- Бүген курык.мыйм дисең алайса? Молодец?! — Курыкмыйм. — Айдар, сезне тиздән дачага чыгаралар. — Алдашма,—диде малай. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Үзем барып белештем Ике кәняәя мин ял -итә-м Теләсән зоопаркка алып барам. — Бармыйм. — Нигә? — Арысланнар анда читлектә утыралар. Читлектә утыргач арысланмыни ул? — Алайса мондый паркка гына барырбыз. Карусельдә әйләнербез. — Әти әллә ничә алып барасы булды инде, син дә шулай алдарсың әле. Чын, алып барасыңмы? — Иртәнге уннарда мине көтеп тор. яме... Ул кайта-кайта да борылып карый... Почмактан икенче тәрәзәдә һаман ут яна... Алты яшьлек Айдар шунда калды... Аның өстеннән генә, яшеллекызыллы бирт утларын уйнатып, самолет узды.. Урамда парлылар... Алар урамның аулак, вакытның соң булуыннан кинәнеп рәхәтләнеп үбешәләр Ачык тәрәзәдән кемнеңдер бәби йоклатканы ишетелә. — Бәү, бәу, алтыным... йокла, бәбием!.. Бәү. бәү!.. Аның квартирасы ишек төбендә Әхәт белән Лида басып торалар иде. Идрис күрелүгә Әхәт Лидага ымлады да сәгатьле кулын югары күтәрде: — Финиш!.. Сонгы минутлар, секундлар... Арган-талган, ләкин бәхетле чемпион Идрис Бакиров фиништә!.. — Кунаклар бар икән, хәерле кич! — Юхаланма,— диде Әхәт, аның сузылган кулына кагылып. — Күптән көтәсезме? Әхәт аны. ике беләгеннән эләктереп, көч белән ишеккә терәде: — Сорау алу башланды. Кайда йөрдең? — Рөхсәт булса, эчкә керик.— диде Лида.— Кызартасың кешене... — Яле, бәйләнмә.— диде Идрис. Әхәтне читкә кагып.— Кибеттә идем. Ул ишекне ачты, өчәүләшеп өелеп бүлмәгә атладылар. Әхәт сөй- ләнәсөйләнә эчкә үк узды. Идрис ут кабызды, ишек катында юаш кына басып торган Лиданы түргә чакырды: — Адашырлык бүлмәләребез юк. узыгыз, кунаклар. Әхәт бүлмәдән кухняга керде дә. кулын кулга ышкып, шкафны караштырды. — Кунак тек кунак!.. Мактаулы исем... Янә шул ла мәгълүм булсын. классикларыбызның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә яңа мәкаль ижат ителде... Исәнбәтнең өч томлыгында юк. эзләмә. Тыңла- «Кулакларны сөрел була, кунакларны сөреп булмый». Шәпме?.. Язучы халкы кунак кабул итүнең рәхәтен еш татый... Кунак кабул итү — игәү ялау белән бер дип тә җибәрәләр... Син. чигәләре бәсәрә башлаган өметле яшь журналист, язучылардан үрнәк алырга ризамы’ — Риза, риза,— диде Идрис, сүз жаеннан гына торып. Иптәшенең шактый кәефле булуы өчен ул Лидадан бик уңайсызланды. Әхәт, аның ни уйлап хафаланганын сизгәндәй: — Яшермә, «Әхәт үзе генә булса, шелтәләп чыгарып җибәрер идем» дип уйлыйсың,— диде.— Шулаймы? Лида тәрәзә янына урындык тартып китерде дә бик дикъкать белән өй эчен, җиһазларның урнашуын, өстәлдәге, дивандагы газета- журналларны күзәтеп. Әхәт белән Идриснең сөйләшүен тыңлый башлады. Эндәшсәләр көлде, елмайды, үзе бер сүз дә дәшмәде. — Мәең югын беләм, чәең бармы? Мәе үзебездә.— Әхәт шап иттереп кесәсенә сукты. — Сез болай да кура жиләге кебек пешкәнсез. Идрис тә. Әхәтнең кулыннан чак ычкынып, аягүрә генә бер рюмка 2 эчте. Жылырак эчемлек бик үк тәмле түгел иде. — Сина иярсәк, утлы табага бастырасын. Әхәт — Күңелеңдә ни барын сөйлә. Лида! Идрис белән без иптәшләр = Ниса Чәймилова безне ишетми. Без ип-тәш-ләр! Эшләре ипкә килә з торган кешеләр дигән сүз. Товаришлар. Хәер, «товарищ» сүзе үзе дә u татардан алынган. Борынборында товарлары бер иш кешеләр «това- « рищ» булганнар . Хәер, монысы мөһим түгел.. Сөйлә. Ли ia Тәтешкә ® эшкә җибәрәләр, диген . Барасы бик үк килми, диген... Бәлки. Әхәткә кияүгә чыгасы иде. диярсең. . Лида гарьләнеп. Идристән оялып, зур күзләрен тутырып-тутырып Әхәткә карап куйса да. теге тыела алмады — Идрис абыйдан оял. Яшәргә аннан өйрән! Әхәт көлеп онкереп торды, рюмкага үрелде. — Эчмә, зинһар, жигкән сиңа. — Соңгысы. Лидуш... Әхәт сәгатенә карады, аннары, кулын чабып: — Хәзер такси килеп житә! — дип әйтте — Сез китәсездәмени? — диде Идрис, өметләнеп — Әйдә, син әфәндене дә алып чыгабыз Сонгы хәбәрләрне тыңладыңмы? — Ә нәрсә бар соң? — Бар шул, картлач Мисыр кинелә Корал калдырып чигенәләр. Хәрби комиссариатта булдым Кирәксә үзебез чакырырбыз диләр... Кем билгели ул «кирәк чакны»?.. Дөньяның асты-өскә килгәнче көтеп ятыргамы? Әхәт балконга чыкты. Идрис тә ана иярде һавада аның башы ачылып китте, ул, култыксага ята төшеп, сугыш хәлләрен кискен тавыш белән сөйләп алды. Кыска-кыска гудоклар биреп, Идрисләр ишек алдына такси керде. — Озатып жибәрәм мин аны,—диде Идрис. — Тукта, үзем. Әхәт, шактый кызмача күренсә дә. төп-төз атлап ишек янына килде дә, борылып көлеп: — Лида, озатырга чыкма! — диде. Ул ‘Әхэтне мондый хәлдә беренче тапкыр күрә иде Лиданы исә болай гына, иптәшенең хәлен жинеләйтер өчен генә, санга кертте Син. Идрис, Лидага ачуланма Мин кыстагач кына керде Рюмкаларын бармы? . Лида, тезенә кулын куеп, аларга текәлгән. Идрис чәй куйды. Колбаса, сыр турын башлауга, анын янына Лида керде, бөртекләп, женгекләп аны карап торды, кухняның чиста тыгына, әйберкараларның тәртип белән тезелеп, күзгә ямь бирел урнашуларына игътибар итте. — Өегезне кем жыештыра, Идрис абый. — Бар шунда бер кеше... — Ашарга-эчәргә дә шул әзерли.ме? — Үзе... — Дилә апа барын та да үзегез карый идегезме? — Ул өйдә чакта уртак... — Сез бик татулар, ахры? — Нигә ямьсезләнергә? Дөнья болай да мәшәкатьле, әгәр кешеиен үз өендә дә тынычлык бетсә, ул кайда ял таба? —Ресторанда.— диде Әхәт, кухня ишегенә тыгылып — Кыймылдагыз ятьрәк* Сыр бар, колбаса да ярыйсы Яшел суган юкмы? Катык бар'-* Ул да шәп . Ул рюмкаларга шампанское койды УРАМНАР АРТЫНДА Я1Ш Д ВОЛЫН Кыз ашыкмады, Идриснен кулларыннан тотып алды да тезеп китте: — Идрис абый! Эчермәгез аңа. зинһар . Сезне тыңлар ул. Сез бик. бик әйбәт кеше бит... Сөйләсәләр, ышанмас кебек тиям.. Мин бит ятим, ир туганнарым юк. Агай-энебез читкә таралган.. Бар белгәннәрем шул Тәүфыйк та Әхәт... Әхәт, кире кергәч, ачык ишектә юри сузынкы звонок биреп торды. — Дөнья, котыплар, меридианнар турында барамы сүз? — Безнең нәрсә турында сөйләшә алуыбыз сиңа сер түгел,— диде Идрис, ишекне ябып. — Мине өйләнергә кыстыйсыздыр әле. — Кыстыйбыз.— диде Идрис, ышандырып.— әйбәт хатын алсан, ичмасам, тиешле чагыңда өеңдә утырырсың. Үзеңне кем өчен булса да кирәкле зат дип исәпләрсең. Әхәт изүен чиште дә, пружиналарын сыкратып, диванга утырды. — Булмый, картлач, өйләнмим... Өйләндең, бала туар.. Гафу ит, Лида!.. Атом бомбалары ява башласа, кая куярмын мин аны? Хиросимада адәм баласы дигән горур һәм тәкәббер заттан нәрсә калуын онытмадыгызмы? Күләгә!.. Үземнән соң күләгә калса да бер хәл... Ә балалар... Бала бит — варис, өмет, көч. киләчәк!.. — Лида. ышанмагыз, Әхәт шаярта. Тик Әхәтнең сүзләре шаяруга бер дә охшамаган иде. — Шушы кадәр өметсезлек белән ничек дөнья көтмәк кирәк? — диде Лида Әхәткә — Болай сөйләргә синең нигезең юк. Әхәт күзләрен йомган килеш башын чайкады: — Күпләр шушы иман белән яшиләр. Лида!. Әнә, статистикага кара. Бала туу елдан-е.т кими. Демографлар бүгенге көнгә безнең ил буенча гына сигез миллион кешегә ялгышканнар. Ил күләмендә без сигез миллион баланы тудырып җиткермәгәнбез. Бу бит бер-беренә коткы салып, гомум сөйләшү җирлегендә эшләнгән хәл түгел... һәркем үзалдына нидер уйлаган, иртәгәге көненнән курыккан, әйе, әйе. нигә бу сүздән шигәергә? Бала — кешенең иртәгәге көне түгелмени?., һәм кинәт: сигез миллион бала тумый калган. . Бу бит. дусларым, бүген чыгарылмый калган руда яки салынмый яткан йорт кына түгел... Демографлар. егерме-егерме биш елдан соң эш көчләрен ничек җиткерербез дип, хафалы прогнозлар әйтәләр... Идрис Әхәтне бүлдерде: — Мин дә ул отчетны укыдым!.. Ләкин бу күренешне нибарысы курку белән генә аңлату дөрес түгел. Төрле аспектлардан чыгып карарга кирәк. — Аспектлар ни сөйли? — Өметсезлек белән шәхес тә. кешелек тә яши алмый Дөньянын киләчәген бомбалар түгел, ә идея, гаделлек хәл итәчәк. — Шулай. Ярар —диде Әхәт, кузгалып.—Син хаклы... Ләкин мин дә хаксыз түгел. Хәзер яши алу уен түгел. Кеше булып кала алу — җаваплылык. . Идрис, син хуҗамы монда, минме?.. Хуҗа икәнсен, сыйла! Кунакларның китәргә ниятләре сизелми. Әхәт радиоалгыч янына килде. — Соңгы хәбәрләр узды, ахры. — Кирәкми..— Ул пластинкалар тартып чыгарды.— Оһо! Шейк?! Менә мал! Картлач, каян килде бу сиңа? — Дилә сатып алган. — Картлач, өйләнү файдасына бүген кич әйтелгән сүзләрнең ИЯ нигезлесе менә шул! Гафу кыл: хатының синнән акыллырак!.. Лида, минем янга. -Пластинка әйләнә башлауга. Лида күндәм генә анын янына барып басты, тегесе нәзакәт оелән анын нечкә биленнән кысты, алар күнелле генә бии башладылар. Идрис, комачауламас өчен, аякларын жыеп диванга менеп утырды. Аның авырайган күз кабаклары бер ябылып, бер ачылып йөдәтте. Әхәт, кухняда гына калдырып, залда УТНЫ сүн- А дерде. Ярым караңгыда алар җитез генә бөтереләләр. Лида. Әхәтнең иң- з башы аркылы нидер әйтергә теләгән сыман, зур. монлы күзләрен туты- § рып Идрискә карый. Әхәт биегән шәпкә көйли, пластинка әйләнеп бет- ~ кәч. шуны кире борып җибәрә... § Нинди матур бу Лида . Нинди гүзәл... Идрис диван аркасына терәлде, аяк кыштырдаулары, музыка янгырашлары аны һаман оеттылар.. Берзаман йокысы ачылып уянып китсә — бүлмә буш. Сәгать төнге Е икенче ярты. Яктыра башлаган. Кухняда VT яна. Радиоалгыч кызып < кабыныр хәлгә җиткән. Өстәл җыештырылмаган £ Ул кухнядагы утны сүндерде, чалбар-күлмәген салып ыргытты да = урынга ауды. Кемгәдер сигнал биргән сыман, болын ягыннан әтәчләр кат-кат > кычкырды... 13 ® Ренат Кәрамов детсад ишек алдында иң элек эшчеләрне күрде Й алар ашыкмыйча гына машинадан материаллар бушаталар иде. ” — Боз кузгалдымы! — дип кычкырды ул.—Башлана! Чынлап то- с тынганда, монда ике көнлек эш. Шулаймы, осталар?! Аның җилдәй Килеп керүе, сүзгә керешеп, башланмаган эшне тәи мамлап та куюы сүсәргән әржәле машина тирәсендәге эшчеләргә хуш « . килмәде. Алар читкә карап тыңладылар: * — Әйе, әйе.— дип мыгырдадылар. Арадан берәү: — Тумаган колынны иярләп, билен сындырма.— диде Ренат Гриибергны күрергә дип кергән иде. Уйлансыннар әйдә, кыймылдасыннар Бүген июньнең ничәсе? Жәйнең иң асыл көннәре узып бара. . Пашка Тихонов көн дә диярлек шалтыратып Займищега чакы- ! ра .. Яльчнк күленә барып кайтырга да уйлашканнар иде. Я. ходай. Казан тирәсендә никадәрле матур урыннар бар' Ялга киткәнче туларны әйләнеп чыгасы да... шул каһәр суккан малай тоткарлый! Куна ■ китә алмыйлар. Ишек ачык, тәрәзә дә ачык, арада жил йөгереп йөри Шактый юантык гәүдәле, чал чәчле Фаина Наумовна телефоннан сөйләшә Телефонның теге башында ата-аналарның берәрсе, ахры, мөдирнең сүзе ■' кыска, тавышы коры — Юк әлегә Белмим Билгесез Юк Хушыгыз, хуш i Трубканы куйгач ул, эре-эре сипкелләр чәчелгән кыска буынлы юан беләген өстәлгә куеп, тунган кеше сыман бер мизгел куырылып 1 алды. — Казанның иң чибәр егете килде,— дип көлде ялагайланып Ренат — Күрәм. , , — Фанна Наумовна, күгәрченкәй, кайчан безне бу шайтан боҗра- • сынйан коткарасыз инде? — Әгәр мин тылсымчы булсам... әллә ниләр эшләр идем. диде мөдир. ■ — Нишләр идегез. Фаина Наумовна3 ’ — Бердәнбер улларыннан ничек котылырга белми чапаланган шәф катьсез әтиләргә бер чарасы табылыр иде. — Фаина Наумовна.—диде юри үпкәләп Ренат:—Сез бит акыллы хатын, зирәк! — Дача мәсьәләсе урынында тора Кәрамов,— диде Гринберг, аның төчелегеннән туеп. — Нишләргә сон безгә? — Үз сүземне әйттем шикелле — Безнең хәлгә дә керегез инде,— диде Ренат, ялварып. — Гафу итегез, иптәш Кәрамов. хәлегезгә керә-керә үзебез көлкегә калмадыкмы икән? Артык дәрәҗәдә кешегә са тынасыз. Бала сезнеке, үзегез карагыз азрак Кайгыртыгыз, борчылыгыз, төннәр йокламагыз... Якынлык хисләрегез бер дә юкмыни?.. Улыгыз сезнең ничек яшәвегезне күрми. Телегезне белми. Сезнең нинди уйда яшәвегезне сизми. — Тәрбия эшен җыйнаулашып сезгә тапшырдык. Фаина Наумовна Гринбергка чыбык белән төрттеләрмени, авыр гәүдәсен жил күтәргәндәй тизлек белән урыныннан купты. — Ни сөйлисез сез! —диде ул, чак тыелып. — Әхлак, мораль турысында бер-беребезгә ан-белем биреп утырышыйкмы әллә? Ренатның күзләрендә мөдирне кимсетү, түбәнсетү утлары кабынды. — Балалар арасында гомерем уздырдым,—диде Гринберг, сабыр гына —Сезнең бала дигән җан иясе белән очрашуыгызга нибарысы бяш-алты ел... Ә мин Казанда гына егерме биш ел Саный башласан. чутына чыга алмаслык ата-аналарны күрдем. Төрлесен. Мең-мең рәхмәтләр ишеттем. . Шушы атналык бакчалар оешкач кына, яратмыйм ук дип әйтергә телем әйләнми. шулай да дәртем сүрелде. Астыртын, кирәксез, нәтиҗәсез эшкә катнашып яшим кебек Бакчадан кайткач үз-үземне сөймим . Ә кеше эштән сон үзе башкарган эшнең рәхәтен татырга тиеш Мин аннан мрхрүм, һәм шуның сәбәпчесе сез, Кәрамов. Ренат иреннәрен мыскыллы кыймылдата-кыймылдата урынында кыбырсыды. — .Мен баланы тезеп куегыз миңа Шушы мең арасыннан мин һич ялгышмыйча атналыкка йөрүчеләрне аерып алам Өс-башлары әшәкерәк булганга түгел, гәрчә атналыкка килүче балалар алам-саламны ешрак кияләр Менә бездә Ира Зубова бар... Айдарлар группасында Әти-әниләре хезмәт хакын аз алалармы?.. Өч йөз сумнан артыграк Ә Ира кигән кофтаны күрсәгез, исегез китәр, кылкасы гына калган. Әнисе бакчада ике атнага бер генә күренә, әтисе бөтенләй йөрми Нигә Прага яңа кофта алмыйсыз дим Ярамаган тагын, ди Ике атнага бер күренеп кызына бер алма яки кәнфит алып килсәче!.. Ашау* эчү зарланырлык түгел бездә, шулай да балаларны бераз иркәләргә дә. назларга да кирәк ич! Юк кына бит, алып килми. Шул ханым килә, киенгән-ясанган, ишек төбенә баса да тик тора... Балам, кил! дип кычкырып алмый. Шимбә-җомгаларла сабыйларның әти-әниләрен көтеп зарыкканын күрмисез бит сез . Шул чагында алар янына керсәм, йөрәгем телгәләнә. Тилмерәләр бичаралар. Нәтиҗәдә балаларның күңелләре боек, китек... Чын ятим бала ятим инде ул, үсә-үсә үзенен кемлеген аңлый. Монда бит ата-аналы бала ятим! Айдар исәйгән, аялы малай, йөрегез көймәдә үзе белән! Балыкка барыгыз. Сораулар белән тинтерәтсен сезне, күрсен, илне белсен. «Тын күл» өлгергәч, билләһи, үзем өегезгә кереп хәбәр итәрмен. , йончытмагыз безне... Телефоныгыз юктыр әле? — Без үзәккә күчәргә уйлыйбыз.— диде Ренат. — Бик яхшы, күчегез. Гринберг, балаларны сүз белән артык нркәләмәсә дә, гомергә дз ларны рәнжетмәде. тавыш күтәрмәде, тәмле тел, аз сүз белән дә дус- знә арадашлык урнаштыра белде. - —- Инде бер җае чыккач шуны да әйтим,-.— дип дәвам итте ул.— >з бит үз зарыгыз белән генә монда керәсез. Мин кырык икенче ел а Минск геттосында өч баламны, иремне, туганнарымны югалттым. г зем адәм ышанмаслык могҗиза белән генә котылдым Өч баламны ына югалттыммы мин шул җәһәннәмдә, Кәрамов?.. Оныкларымны, (әселемнең дәвамын кисте фашист-явыз... Балаларымның берәрсе исән •улсын иде!.. Мин яшь кеше түгел, искечә уйлый да торганмын. >киче- гегез, әмма сез бала тәмен, бала бәхетен, бала кадерен аңламыйсыз (гикеллс. Мин. мин дисез сез... Эшлим, мин яңа кеше, ял да нтәм диез... Ләкин балалар әтиләренең карашларының иске яки яна булу- (ары белән кызыксына алмыйлар. Аларга көлә белә торган, үчти-үчти «теп кояш нурларына чөя торган, әкиятләр сөйли белә торган чын. Шуннан әлеге әти-әниләр, яхшылык таләп итеп, балалары катына киләләр. «Мин сине тудырдым, карадым, тәрбияләдем», диләр. («Менә ни өчен бала туу елдан-ел кими! Бу да шуның бер мөһим аспекты!» дип Идрис эчтән генә Гринберг белән килешеп утырды ) — Болар барысы да минем өчен яналык. Фаина Наумовна. Ифрат кызыклы, файдалы күзәтүләр... Менә шушы фикерләрне халыкка жит- керәсе иде. — Җиткерегез сон! — Аны сездән башка берәү дә үткәзеп яза алмас. — Айдарга зыяны булмасмы? Артык ясалма, миһербансыз бәндәләр ул Кәрамовлар!.. Идрис төш алдыннан гына редакциягә кайтып иреште, Рәкыйп янына кагылды. Өзеп кенә бер нәрсә дә әйтә алмыйм, тикшерәм, кызыксынам. диде. Көне буе Айдар турында уйлаудан туктамады. Газетага язып кына Кәра.мовларны тәрбияләп булмаячак, бусы факт, тырышып маташуын суга салган вакыт!.. Нидер эшләргә, үтемле чара табарга кирәк... Тик ул чараның нидән гыйбарәт икәнен, аны тормышка ашырганда үзенең нинди урын тотачагын Идрис ул көнне белми иде әле. Ул бары битараф калмаячагын сизенә һәм җиңеп чыгачагына ышана иде, 14 Мөзәкир белән Зәйтүнә инеш ярындагы агачлыкта очраштылар. Кыз яшь ана казның соңга калып чыккан бәбкәләрен сакларга төшкән, әнә алар, сары йомгаклар, таллык яныннан башланган стадионда әүпән-тәүпән яшел чирәм чемченеп йөриләр. Зәйтүнәләрнең авылда атаклы бүрекле ата казлары да шунда. Бәбкәләрне таламасын өчен аның ике борын тишегенә ике ак каурый кадап чыгарганнар. Күкрәкләренә куна-куна малайларны талаганы бар шул мәлгуньнең... Зәйтүнә андадыр дип уйламады Мөзәкир, кармакларын күтәреп Иске буа артына үтеп китим дисә, агач арасыннан кызыйның ак җирлеккә сары арыш башаклары төшкән ситса күлмәге чагылып китте. Басмага кергән җиреннән кире чыгып, агачлыкка юнәлде малай. Күрештеләр... Классташлар! Икесе дә алтынчыны бетереп җиденчегә күчтеләр. Дүртенчене бетергәнче бер партада утырдылар. Бишенчедә чакта пычак телләр «кияү-кәләш!». «җизни, җизни, күңелем синнән бизми», «килен камыры кабарамы? Кияү утынга барамы?» дип каныга башлагач, Мөзәкир арткы партага күчеп утырды. Зәйтүнә янына «жизни, җизни» дип безелдәүчеләрнең иң телчәне Чыпчык Ибрае ялт итеп кунаклаган иде, шул көнне үк, чана шуып кайтканда, Тугашлар тыкрыгы башында сагалап торып, Мөзәкир аны җир күмере ясаганчы тукмады. Бу сугыш Зәйтүнәнең үзенә дә. башкаларга да тиз үк фаш булды. Гәрчә Ибрай «беркемгә дә чакмам, валлаһи, таллаһн, ике күзем атылып чыксын!» дип, юеш борынын тарта-тарта ант иткән булса да, икенче көнне үк, әләк ярата торган физкультура укытучысына тыкрык башындагы вакыйганы акырып салды. Физкультура укытучысы «булачак боксер» дип Ибрайны шәбәйтеп йөртә иде... Шушы буталышлардан сон Мөзәкир белән Зәйтүнә бер-берсеннән читенсенә торган булдылар .. Алтынчыда бу ятсыну тагын да көчәйде, ялгыз калганда сөйләшкәләсәләр дә, кеше’ арасында бер-берсенә бөтенләй эндәшмәс булдылар. Түгел, дошманлык аркасында түгел иде бу тел яшерү... Агач арасындагы алтын башаклы кыз яныннан сызгырынып кына үтеп китә алмады әнә малай, борылып чыкты, як-ягына каранды, тиз- тиз «исәнме» диде, үзенең озын буеннан үзе кыенсынып Зәйтүнә янына җиргә утырды. — Казанга барып кайттың да тагын да хәтәрләнден,— диде кыз. — Әй... — Өеннән чыкмый ятасыңмы әллә’ Сине Казанда алып калдылармы дип торам 1 — Эштән бушатмыйлар. Мөнир белән Чыршылы тегермәненә бар ДЫҺ көн узды Аннан Рузидәнең күзе авыртты аны ике тапкыр мари * та больницага ялып бардым . Яшелчәгә чыктым. — Төзәлдеме сон? — Нәрсә? — Рузидәнең күзе. — Авыртмый хәзер... Сөйләшсәләр дә, алар бер-берсенә күтәрелеп карамыйлар Зәйтүнәләрнең бүрекле ата казлары ят кеше барын абайлап бу якка борыл- галый, шәбәеп, тамак төбе белән генә тавыш бирә. Бәләкәч сары йомгаклар пи-пи килеп бупбуш футбол мәйданында йөриләр. Зәп-зәнгәр күктә аларның баш очында гына ике тилгән түгәрәк сыза. Зәйтүнә аларны куркытып бер башына көнжәлә сүс бәйләгән таягын болгый .. — Бер күзеңә туфрак, бер күзенә яфрак! Кө-өш! Аръякта бәбкә саклаучылар шулай кычкыралар Кинәт кенә каз каңгылдый башлый, тыпыр-тыпыр чабып өч кызыл бозау үтеп китә... — Казан әйбәтме? — диде кыз, таяк очы белән жир тырнап. — Шәп. Шәплеген сөйләп бирергә кирәк булса да. Мөзәкнр сүзләр табал- и мый...' х — Кешеләр күпме? Кинодагы төслеме? £ — Андагыдан кызыграк... Җизнибелән университетка бардык, к Ленин укыган аудиториягә кердек. 3 — Кая. кая? — Ау-диториягә. п — Дилә апа чирләгәнмени? < — Без барганда киткән иде инде... Казан әйбәт!—диде Мөзәкир, хыялланып.— Унынчыны тутыргач мин дә укырга шунда барам. Кыз боегып үзенең ялан аякларына күз төшерде. — Татарча укыйсы булса мин дә барыр идем, болай кая? — диде ул. зурларча хафаланып. — Өйрәнербез, Зәйтүнә! Менә күреп шаккатарсын Әле ничә ел укыйсы бар... Радио, телевизор көне буе русча сөйләп тора'.. Аңа калсөеп кенә аңа карап алалар... Авыл ягыннан нәзек тавыш килде: Кыз 6v сорауны көтә иде, ишеткәч, бите алланды. - Бәйләнмәс, ул быткыч... Син К.манга киткәч, урамнарыннан уздырмады. Көтү каршысына төшкәндә эген өлгерә — Җилкә чокырыннан чөелдерек бавы теләрмен әле - Бәйләнмә шуна,— тиде кыз,- иптәшләре ишле хәзер — Кемнен,—диде Мөзәкир. жир.ин калкынып.—г нисе клуб җыештырырга керган дә. квяога буш керергә чамалап, биш-а.тгы се- ләгәй шуңа сатылып, ялманып йөриләр. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ЬОЛЫИ са. минем дә ипилек-тозлык кына. — Мактанма,—диде кыз,—син Маяковскийны да русча УКЫЙСЫН Мөзәкир кызиын йөзенә күтәрелеп карады. Язгы төн кебек ике күз I — rt-ua-н; Бу тавышны алар колакларына ла этмәделәр Тилгәннәр һаман оер түгәрәкне сызалар, тик алар Зәйтүнәләрнең ата каз тарын таныйлар бугай, түбәнәергә кыймыйлар. Җәйге коры һава чынлап, зенгелдәп тора. Инеш аръягында колынлы бия утлап йөри Караган саен малайның күзенә яна нәрсәләр күренә. Зәйтүнәнең бармаклары озын-озын... — Теге чыпчык бәйләнеп азапланамы? Зәйтүнә Ибрайга ялагайланып йөргән малайларны белә иде, Мөзәкирнең кискен хөкеменә ул сөенде. — Шулай да кагылма... йөрсен... — Чебен тимәс чер итәр, кызлар белән сугышып йөри икән... — Тимә. — Ярар. Тыкрык яктан тагын чәрелдек тавыш ишетелде: — А-а-бый! — Рузилә төшеп килә. Сине эзлиме шулай? — Кемне булсын тагын? —диде Мөзәкир, калкынып. Ул сикереп торды, кармак сапларын Зәйтүнә янында калдырып, сеңелесенә каршы китте: — Нәрсә бу хәтле акырасың? Рузилә имән бармагы белән борынын казын-казый тәтелдәргә тотынды: — Әни. кайтсын! — диде. . Юк балык артыннан йөрмәсен, ди... Нәгыйм абый басудан чирләп кайткан Теше сызлый. Мөзәкир сеңелесенең колак артыннан кытыклады да Зәйтүнә янына кайтты, кыерсытылган кеше сыман маңгаен җыерып. кармак сапларын култык астына кыстырды. — Сине дәшәме? — Кемне булсын?.. Мөнир гаражда... Нәгыйм чирләгән... — Чирләгән? — Иске буа артындагы тугайларда кара балык чиртә дигәннәр иде. — Син хәзер җәйләүгә барасыңмы? — диде кыз да, торып басып. — Шулайдыр инде... — Мин дә кич әни янына барырга җыена идем. Көтү кайткач та барам. — Кил. — Иске буа артындагы тугайлардан куркам мин... Суы карангы... Чоңгылда су анасы утырса? Мөзәкир тавышсыз гына көлде... Зәйтүнә ана ияреп тыкрык башына кадәр килде. Рузилә, борынын казыштырып. чыгынкы маңгае астыннан Зәйтүнәгә карап-карап ала иде. Малай ялан тәпиле Рузидәне җитәкләде, кармак сапларын иңбашына салып, зурларча эре һәм салмак атлап тыкрыкка кереп китте. Кыз шушындый рыясыз, кыю дусты һәм яклаучысы булуына куана иде... Бүген икәүдән-икәү генә шулай озак сөйләшеп утыру аның күңелен җилкендерде... Яклаучысы гынамы Мөзәкир?.. Кызлык чоры әле уянып кына килгән Зәйтүнәнең аңында исемен атау да кыен, оят булган яңа, кайнар фикер туды... Ул Мөзәкирне озатып онытылып торуын абайлап сискәнде, таягын болгый-болгый, яшь кәҗә бәрәне күк сикергәләп. агачлыкка, бәбкәләре янына йөгерде, тубырланып беткән кабыклы карт тирәк артына кереп посты. . Гөлбикә апа Мөзәкирне капка төбендә көтә иде. — Улым,—диде ул. аның аркасыннан сөеп,—балыгына барып җитә алмагансыңдыр инде. Нәгыйм чирләп кайтты бит. — Суык тидергәндер. — Мәтрүшкә кайнатырга куйдым. Киптергән юкә чәчәгем дә бар. Шуның парына төреп утыртырмын, чире йомшамасмы? Аларын үзем карармын да. менә әтиегез бер башы нишләр?.. Син бер-ике көнгә генә җәйләүгә бара алмассың микән?. Атаң, килмәсен, дип әйтеп җибәргән җибәрүен, мәгәр бармасаң, читенгә китәр дим. атаңа диюем... Мөзәкир карышусыз гына җыенды, чоланга кереп, тезе ямаулы буй-буй чалбарын, озын җиңле шотланд күлмәген киде. Әзерләнеп беткәч, мич арасында чуклы калын шәлгә төренеп утырган Нәгыйм янына кагылды. — Бик нык сызлыймы, Нәгыйм? Шәл астыннан малайның сыкрап мөгердәгәне генә ишетелде Ишек алдында Рузилә әнисенә абыйсын әләкләп маташа иде. — Абый белән Зәйтүнә таллыкта икәү генә утыралар. Мөзәкир сеңелесенең борынын ике бармагы арасына эләктерде — Әләкчегә каты җәза: борынын җәмки белән кысабыз, вәт! Җәйләү байтак еракта булса да. Мөзәкир җәяү генә барырга бул-з ды. Баягы тыкрыктан су буена төште. Тирәк төбендә кызнын нәни 3 пумаласы, китабы ята. үзе монда юк иде. Әнә талгын җил генә китап х битләрен бер ача, бер яба... Зәңгәр күктә ике тилгән һаман әйләнә- 5 ләр... Ул иелеп китапны алды Такташ... Такташны куйгач, ул кызны эз- < ләде. Зәйтүнә күренмәде Малайның күзе Гаптериләр бакчасындагы £ сирень чәчәкләренә төште. Ул озын-озын уйлап тормады, койма аша з элдерде дә һәм бер-ике чемкә чәчәк өзеп алды. Чәчәкләрне китап өс- £ тендә таратты һәм. кешекара комачауламавына куанып, шыгырдавык басма өстенә ялт-ялт менде. Аръякка чыккач, җиңел сулап сызгырып < җибәрде. ' = Елганың уң як ярыннан, су иркенә буйсынып боргалана-сыргала- S на, урын юл бара. Бәләкәй, тар юл. чирәм сарып бетергән үзен Элек * шушы юлдан күрше авыллар тегермәнгә йөргәннәр Хәзер тегермән ♦ ишелеп юкка чыккан, буасы киткән, буа артында тирән-тирән чоңгыл- а ларда каралҗым су ята. Комырыкларда тынлыкны сөюче кара балык- " лар үрчиләр. Мөзәкир шушында килмәкче иде... Ул уймакланып-уймакланып аккан караңгы чоңгылга тукталып ка-п pan торды. Унда тау тезмәсе. Тау белән елга арасында иңкүлек. Иңкүлектә u тезем-тезем тал агачлары, тубыл-тубыл булып үскән зирекләр. Зирек- „ ләрнең конгырт-кара ботакларына ямь-яшел колмак тоҗымнары урал- к ган. Арыш камчылый башлагач, беренче ак томаннар агылганда шушы * куак төпләрендә аксыл-сары итләч гөреҗдәләр үсә... Ара-тирә генә хуш ис бөркеп утырган карлыган куаклары очрый. Карлыганы вак булса да, үтә баллы — телеңне йотарсың... _ Кайдадыр алда трактор гөрләгәне ишетелде. Бу як—болынлык, аръякта люцерна басулары, трактор монда нишли икәнэ Юк. трактор шушы кадәр үкермәс, ят машина тавышы бу. әллә нефтьче-мазарлар килгәнме? Мөзәкир адымнарын эрерәк сала башлады, карават астында ятып ямьшәйгән күн итекләре аягын кысты. Менә алда Карабаш калкулыгы. Шуны үткәч, озын иңкүлек ачыла, җәйләүгә туп-туры шуннан сыпыр- тасы... Карабаш калкулыгы язын ин элек кибә Мәктәп базаларын фнз* культура дәресләренә шунда алып киләләр. Беренче җиләкләр дәшу« шында пешә. Малай, йөгереп диярлек, калкулыкка менде Елганың ике ягыннан ике бульдозер ярларны ишеп инешне буып маташалар иде... Буа буулары турында ничек ишетми калды сон әле үл? Алай дисәң якынтирәдә малай шалай затыннан берәү дә уралмый Бигрәк җайсыз урында буалар икән, җитмәсә Карабашның бер ягын умырталар. җиләклекләр әрәм була Башта ул кызыксынып, якыная төшкәч шөбһәләнеп, килеп җиткәч куркынып яшел үлән белән капланган тәбәнәк яр зарның бульдозер кискечләре алдында вак куаклары белән эшерелеп. сыдырылып бар.- ларын күзәтте Ул кая барырга чыгуын да. ашыгырга кирәклеген 1а. кнч житуен дә онытты балалыгы белән бульдозерларнын жегәрен.. ,ларны идарә итүче егетләрнен гайрәтләренә кайран калды Умырта лар гына, жир дер-дер селкенеп тора. Ул егетләргә коч биреп: «һәй- һәй!» дип тә кычкырды. Бульдозерларның алгы яктагысы чигенеп ерагайды, бу яктагысы тынып тукталды, шул чак Мөзәкир үзе артында көлгән тавышлар ишетте. Зирек куагы төбендә ике кеше кырын ятып карта сугалар. Кырыйларында буш капчыклар ята. сумкалар Куаклар өстендә кибәргә эленгән җәтмәне ул шунда гына абайлады. Балык тотарга чыкканнар ич болар! Торна сазын тикшерергә мелиораторлар килә дигәннәр иде, шулардыр, ахрысы. Ул карта уйнаучылар янына атлады, әрекмән яфраклары белән капланган чиләккә абынды. Чиләктә ике-өч кара балык тырпылдый иде. Тегеләр аңа күтәрелеп карадылар. — Абыйлар, сез монда ни эшлисез? — дип сорады ул, иренен чак кыймылдатып. Җирән чәчле, кысыграк күзле егет — Тире җыеп күн эшлибез,— диде. Кара мыеклысы аннан да уздырды: — Комнан бау ишкәнне күргәнен бармы? — дип хихылдады. Мөзәкир тиз генә ычкына торганнардан түгел, ике тапкыр: — Буаны нигә буасыз? — дип сорады. — Нигәме? Хәзер күрерсең. Китмә, безгә балык җыешырсың,- диде җирән. — Китсен, китсен,— диде кара мыек. Малайның әллә кайчан бер ишеткәне бар иде: комсыз кешеләр, тракторлар белән ашык-пошык кына елганы буып куялар да. буа артыннан коры кул белән балыкның эресен-вагын җыештырып алалар икән. Былтыр бер тәлгәш шомырт өчен бастырык юанлыгы агачны кисеп ятканда әтисе шундый комарларның өстенә үзе килеп чыккан. Шул сөйләдеме балыкчылар турында?.. Шул бугай! — Туктагыз!—дип кычкырды ул үзе дә көтмәгәндә. Аны, табигый буларак, берәү дә ишетмәде, аяк астында буталган малайга бульдозерчылар күз дә төшермәде. Мөзәкир, балтырдан бата-чума, елга аркылы өелгән балчык тавына йөгереп менде. Бульдозерлар улашып артка чигенделәр дә үкереп аның өстенә килә башладылар. Ул" куркудан калтыранды, ике яктан да шыбырдап балчык тавы ишелде, баскан урыны вулкан тавы сыман тирбәлде, малай, урыныннан купмаска -ырышып, кулларын бутады. Бульдозерчылар сүгенешеп акырдылар. Ул урыныннан шып купмады, үчекләп, күн итек үкчәләре белән суны ера башлады. Тегеләр үкереп рычагларына тотынганда, чытырдатып күзләрен йомды. Ике яктан ике балчык дулКыны китереп кыскач кына күзләрен ачты, машиналар тынды, йөртүчеләр сикерешеп төштеләр. Кай арададыр янга менгән җирән: — Әтрәк әләм, салам сыйрак! Гүр тактаңны сагындыңмы? — дип акырды. Бульдозерчыларның берсе—кин табак битле, җәлпәк киртләч борынлы әзмәвер ир — килеп йолыккаларга тотынды: ’ — Ни җитми сиңа, көчек? Боларның шулай дәррәү кысрыклаулары малайның шик-шөбһәлә- реа үстерде, ул: ' — Нигә буасыз безнең елганы? — дип кабатлады. — Син кәрәкәнең мазасы ди ул... Тай моннан, аттыр. — Нигә минем эш булмасын ди? Бизрә безнеке. ьалчык ишә-ишә җирән алар янына килде һәм Мөзәкионең иңен* цән эләктереп үзенә таба борды: — Җибәр! —дип, малай тегенең кулын тырнады. — Җүләр! —диде әзмәвер,—безгә б\а буарга куштылар. Наряд f е.-ән эшләнгән эш. Тешләнгән кулын балчык белән уа-уа: — Суга ыргытыйммы, әллә үзең таясынмы? — дип ысылдады җирән. Мыек яр буена басып чарт-чорт кеноагыш чиртә иде: — Ьаш-аягы белән ыргыт шул үләтне.—дип кинәш бирде \л ♦ Әзмәвер белән җирән сиздермичә генә күз кысыштылар, җирән, ку- ® лын пиджак җиңенә сөртеп: з — Әйдә, малай,— диде. — Кая алып барасың мине? — Елганы буарга дигән нарядны күрсәтәм. Малайның икеләнүен күреп, әзмәвер җирәнне куәтләде: 3 Бар, бар! Эшне законлы йөртергә яратасын икән, тикшер. < Берьюлы икеөч кеше раслап торгач, малай икеләнде, бата-чума 5 җирән артыннан корыга чыкты. з — Язуыгыз кайда? х — Әнә тегендә,— диде җирән, агачлыкка күрсәтеп.— Анда палат-ь када безнең начальник ял итә. Кәгазьләр анда. Куаклыкка керделәр. «Мелиораторларны Торна сазында дигәннәр S иде... Начальниклары нигә монда икән?» дип уйлады малай Бәләкәй £ генә сукмак ачыклыгында консерва банкалары, колбаса кисәкләре х чәчелеп ята. Мөзәкир абайлады: мыек та аларга ияргән, мәзәк кенә ♦ елмаеп, иснәнә-иснәнә алар артыннан килә. Күңелне шомландырып s бульдозерлар кинәт үкерергә ябыштылар. Куак арасында төлкенеке “ төсле очлы борынлы чуар, ялагай эт күренде. Җирән, эткә күрсәтеп: ч — Синең киләсене белепначальник каршы алырга да чыккан,— х диде. * Мыек кул шапылдатып эткә эндәште: п — Пират! х Эт, Мөзәкирне иснәде дә, сырт йонын кабартып ырлады. — Ничек син, пионермы? Әллә комсомолга ук үрләдеңме? Идарәгә барып чагаргамы исәп? — Чакмыймы бу? Чага! — дип хуплады мыек,— Пират! Эт, койрыгын чәнчеп, абалап өрә башлады. — Начальник күп сөйләде, тик син анышып бетермәгәнсеңдер, тылмач булырга туры килә,—диде җирән һәм. алагаемга киерелеп. Мөзәкиргә сукты. Малай, хәлне сизенеп, кыйный башласалар каярак качарга икән дип уйлаштырып тора иде, сугу барыбер көтмәгәндә булды, ул авыртудан бигрәк гарьлек, үртәлү тоеп җиргә сыланды . Кызышып янган яңагын тотты . Җирән белән мыек, ике яктан килеп, сүзсез генә, һич кабаланмыйча, ана типтеләр Бульдозерлар үкереп- шашып ике яктан аны кысалар, изәләр кебек тоелды. Ул актык көчен җыеп: — Әни-и-и! — дип кычкырды. — Җитәр,— диде мыек, җирәннең юлына төшеп,— дөмекмәсен тагын. Алар Мөзәкирнең ыңгырашып тавыш биргәнен генә көттеләр дә, тәмәке кабызып, кәефле сөйләшә-сөйләшә елга ягына киттеләр. Очлы борынлы эт малайга якынлашты, малай кыймылдагач, арт аякларына утырып күккә карап уларга тотынды... Сәгать ярымнан соң. юеш ике капчыкны әрҗәгә ыргытын балык- чылар китеп бардылар. Дәү. ялтыравык пычакларын күтәрт.™ бульдозерлар, яман шылтырап, аларга иярде \ рмәлн-үрмәли шырлыкка кергән малайны берәү дә искә алмады. Өйдәгеләр «китте» дип беләләр Җәйләүдәгеләр «килмәде» дип уйладылар . 15 Зәйтүнә зарыгып, ут йотып торса да, көтү бүген көндәгедәй күп сонгарып кайтты. Бәбкәләрне җилтерәтеп чиннеккә өерләде, бер аягы сынган маякка салып аларга су кертте. Сыерны да бармаклары укмашып катканчы бер тоташтан сауды. Сөзгеч өстенә ике кат марля куеп сөтне сөзде, чүлмәккә тутырып нәүрәпкә төшерде. Әтисе кайтуга казанда аш кайный иде, учакка биш-алты йомычка ыргытып утка жан бирде дә, үзе бер сынык ипи тотып, чыгып йөгерде. Кичке савым беткәнче җәйләүгә барып өлгерергә кирәк, югыйсә Мөзәкир төнлеккә көтүгә китеп барыр. Кыз, машина-мазар булмасмы дип, арлы-бирле тулганды, идарә янына Түбән очка йөгерергә уйлады, ул фикереннән суынып, Мөзәкир кебек, су буеннан гына элдерергә ниятләде. Аяклары нык Зәйтүнәнең, класста беренче йөгерешче... Тизрәк, тизрәк! Теге матур чәчәкләрне Гаптернләр бакчасыннан өзгәндер инде. Иң куркынычы — Иске буа урыны.. Алабута баскан нигез чокырлары, тегермән буасыннан калган черек баганалар, жирдән шытып чыккан гыйфритләргә охшап, кызны шомландыралар. Юл Бизрә буйлап бара-бара да Карабаш калкулыгында аннан чак кына аерылып китә. Кыз калкулыкка тиз барып җитте... һәр язны балалар шушында җыелалар. Казаннан килгән шагыйрь абый белән дә шушында очрашканнар иде. И-и, кызык та булган иде сон1 «Тамаша»ны укыганда тәгәри-тәгәри көлделәр... Тагын, ничек әле?.. «Биек тауга менеп бара бер атлы... Көпчәкләр сөйрәлә бербер артлы... Ай ла, ай ла. Тап син дегет, майла... Җайла, егет, җайла... Майла... Май-ла!» Кыз калкулыкка коштай очып менде. Ул тагын шагыйрь абыйсын хәтерләде, аңа ошатып тиз-тиз укый-укый түбәнгә йөгерде. «Биек таудан төшеп бара шул атлы, көпчәкләр әйләнәләр бер-бер артлы... Майламасын май-лама! Җайламасаң җайлама!». — Җайламасаң җайлама! Әһе-һәй! Моннан җәйләүгә ике чакрым калса калыр, әнә ул Бизрә буенда... Җәйләү артында калын-калын нарат урманнары башлана... Ерак, зәңгәр, күгелҗем урманнар, күгелҗем офыклар... — Әһе-һәй! Уйсулыкка кичке салкын, үләннәргә чык төшкән. Куакларда пыр да пыр кошлар очалар. Кызны сискәндереп, сукмак аша тычкан йөгереп узды. Кемнеңдер кайтмый калган сыеры агач-ботак шатырдатып йөри. И-и, Сәгыйт абыйлар сыеры ич бу, алакүз! Эзләп тинтериләрдер, мөгаен... Кара ничек тасрайган, имәнгеч, мөгезләре үткер чөй кебек, качкын мал икәнлеге әллә каян билгеле, үзе симез, былкын сыман! Ёлык-ялык килә... Тукта әле, мин син юньсезне!.. Зәйтүнә иелеп сыек чыбык сындырды, ачулы селтәнә-селтәнә, качакны авыл ягына куды. Сукмактан чыгып сыер артыннан китте һәм дерт итеп шып туктады. Якында гына кемдер ыңгыраша иде. Кыз чыбыгын атып бәреп: — Әбәү! — дип кычкырды да чаба башлады, күлмәк итәге төпкә эләгеп җиргә тәкмәрләде. Тын алырга шүрләп яткан җиреннән генә тыңлана башлавы: ыңгырашу тагын да ачыграк ишетелде. Мөгаен, Чыпчык Ибрае качып ятып аны өркетергә маташадыр. Шулдыр, хак, шулдыр, юкса бу тирәдә эт куып кем йөрсен? Җимеш- мазар пешмәгән, гөмбәгә иртә... Тәкәрлек, балыкка дип килгәндер дә а^ы күреп поскандыр. Зәйтүнә, чыбыкның пешерәген сындырып алды да, унга-сулга айкап-чайкап, тавыш килгән якка юнәлде. Чык ' ган;1а Хурка.ир днп белдеңме? Качып ята, гарьлек, гарьлек! э ^ лаиг:|л “ е һзм Ү лэн арасында бегарлаиеп алкай гәүдәне абайлады Анык күзләре агызып чыгарган балын ачылдылар әчәч, кеше ич бг Исерекме, аекмы? Дусчы, дошманчы1 Кыг. томы * рылып чабарга җанлап, яны белән бер-ике атлады да? — Мөзәкир! — дип пышылдады. = Малай башын калкытты, шешенгән канлы күз кабакларын чак кый- § мылдатып, бияләйдәй булып күпергән иреннәре белән елмайгана дай итте: — Синме бу. Зәйтүнә? — Әй. Мөзәкир! Бәйләнмә дидем шул Чыпчыкка'—дип үрсә Z ләнле кыз. « Янында җан иясе булу куәт бирдеме. Мөзәкир торып утырды, УЧЫ З белән ияген, битен ышкып карады. — Син моны берәүгә дә әйтәсе булма, яме? Мөзәкир янына тезләнгән Зәйтүнә тыела алмыйча елый да елый. < Малай як-ягына каранды, көннең кичегүен, агач араларындагы 1 куе күләгәләрнең күз алды караңгылыгыннан гына түгел икәнен ча- < малады. Ул кулларына таянып тормакчы булды, хәле китеп чак мәтәл- мәде, көчсезлеген кызга күрсәтмәс өчен: ф — Су китер. Зәйтүнә, су,— диде. Кыз. каушап, әрекмән яфрагын = өзде, өметсезләнеп, борынын мышкылдатты — Тегендәрәк банкалар “ күргән идем. Буш банка тотып кыз елга ягына чапты. Бизрә суының ишлегенә ч хәйран калды. Елганы шушы турдан гына буганнар, су. җәелеп, яр " чирәмнәрен баскан. Шушы буа белән Мөзәкир арасында берәр баг- _, ланыш бармы әллә дип шикләнде кыз. Тик бу Чыпчык Ибрае кулын- нан килерлек эш түгел, бу әкәмәт олы нәрсә, әнә трактор эзләре кисе- я шёп беткән. Ул, шикләнеп. Бизрәгә карыйкарый. банканы юды. су * алды, яулыгын инештә чылатып, торып йөгерде. Ул килеп җиткәндә. Мөзәкир аягына басып, кулы белән агачка ябышып тора иде. Нечкә тал сыгылган саен, ул да атынып атынып китә Кыз юеш яулыгы белән аның битен юды. чистартты. Мөзәкир банкадагы с\ белән иренен чылатты, аннан эчеп тә җибәрде. Малайның өс-башы нык кына таланган, чалбар төбе умырылган иде. — Буа... буа бармы Бизрәдә? — Бар,— дип раслады кыз. — Олымы? — Су юл алган инде, арыктан агып ята. буылган. Малай үзе дә арык шавын ишеткәндәй булды. — Минем яңаклар нык бозылганмы’ — Бик үк түгел,— дип ялганлады кыз. — Ничек очраттың син мине? — Әнкәйләр янына чаба идем... .. — Җәйләүгәме? — диде Мөзәкир, тәмам аңына килеп. Минем дә шунда барыш. Кузгала башлаган малайны Зәйтүнә туктатты — Өегезгә генә кайт. Мөзәкир. — Анда әни. Сукмакка "Veujeii аллы-.ртлы бара башладылар Малай иреннәрен кысып алдан атлады. — Мпчәкнп кем белән сугыштың синМалай хавап бирмәде, бер кавым баргач туктап борынын сеңгерде. Начар-начар гына — Синен әтиеннен мылтыгы исәнме/ — Чормада ауный бугай. — Миңа кирәк ул,—диде малай борылмыйча гына —Син аны миңа алып төшеп бирерсең, яме. — Нигә? — диде кыз. коты чыгып. — Мин аларны үзем эзләп табам. Кыз, малайны ничегрәк тынычландырырга икән дип. юл буе баш ватты. Моңа хәтле аның шулай авыр итеп, жавап таба алмаслык уйлар коллыгында булганы юк иде. Мылтыкны бирәм дисә дә. бирмим дисә дә, Мөзәкир кызганыч. Ул кабатлап сорамады, кыз малайны юмаларлык сүз тапмады, алар салкынча томан жәелгән иңкүлек буйлап бик озак бардылар. Мөзәкир ни ашыкса да, акрын кыймылдый иде. Бара торгач бөтенләй туктады. — Ишетәсеңме, Зәйтүнә? — Киләләрме? — диде куркып кыз. Мөзәкир ишетелер-ишетелмәс кенә көлде: — Сандугач... Болынга чыктылар. Хәзер жәйләү бөтенләй якында .. Ачыклыкта да күз бәйләнә, йолдызлар кабындылар. — Әнкәң кайтып та киткәндер, Зәйтүнә. — Чыккач-чыккач, барып кайтам инде. Мөзәкирнең иңбашы үтереп сызлый, башы әйләнә иде. шулай да ул бер тапкыр да ыңгырашмады, туктап борынын гына сенгергәләде. Ул, бара-бара да үз-үзенә: — Барыбер эзләп табам! — дип кабатлый. — Кемне, Мөзәкир,— дип ялынды кыз,—кем белән сугыштыгыз? Чит авыллармы? Тик Мөзәкир бу турыда берәүгә дә әйтмәскә, теге явызларны үзе табып, үзе әмәлен сайлап, жәзаларга карар кылды... Алар җәйләүгә барып җиткәндә кичке савым беткән, савылган сөт озатылган, савучыларның өлкәнрәкләре авылларга таралышкан иде. Урман авызында быел гына институт бетереп кайткан зоотехник кыз курач Тәслимә, каравылчы Борһани бабай, төн кунарга берничә кыз- кыркын гына калган иде. Алар да төрлесе төрле якка таралышканнар. Урман авызында кемдер өзелеп жыр суза, шунда ук учак дөрли, көндезге көтүдән кайткан ират, тамак туйдыргач, кырын-ярын ятып тәмәке пыскыта. Аксаклап килүче малайны Тәслимә башта танымады. — Мөзәкирме дисәм?.. — Мин. — Нигә болай соңгардың, нәнәм?.. Әтиең көтте-көтте дә бер башы китте. Әйтмәсәләр дә белә иде, шулай да сорады: — Әләкси әрчүендәме алар?.. Хәзер барам. Зәйтүнә, жәйләүдәгеләрнең күзенә бик чалынмаска тырышып, чит- тәрәк тора иде. Мөзәкиргә тагын ияреп китге. Байтак баргач: — Сызлыймы бик? Барып җитә алырсыңмы икән? — дип сорады. — Ж.ИТӘМ. Сызламый, бетте инде. Син кайт, Зәйтүнә! — Ярар. Ник бер йомшак сүз ычкынсын Мөзәкирнең теленнән! Ул. шунын өчен әрләнеп-көяләнеп. кузгала башлаган Зәйтүнәне туктатты. — Зәйтүнә! — Әү. Бер-берсенә карашсалар да. куерган эңгер аларнын йөзләрен яшерде, ләкин кич шул кадәр тын иде, алар бер-берсенең счлышла- рын ишетеп тордылар. — Әйбәт кыз син. Зәйтүнә . Яхшы иптәш .. Кызны малайның сүзләреннән бигрәк калтырап чыккан тавышы тирбәтте, аның күңеле тулды Мөзәкирнең теленнән чак кына «матур кыз син, Зәйтүнә!» дигән куркынычлы сүз ычкынмады... ф — Сау бул. Зәйтүнә. Кыз бер мизгел аның кузгалганын көтте, менә үлән чыжтырдап g алды. Мөзәкир бер атлады, ике... Зәйтүнә көрсенде, башмакларын ? салып кулына тотты, ялан аяклап кына кыр өсләп авыл утларына _ карап элдерде. Мөзәкир шым булды, байтак вакыткача кызның тып- = тып аяк тупырдавын ишетеп торды. Хәлил агай, Мөзәкир килеп йөрмәсен дип әйтеп җибәрсә дә. жәй- < ләүдән ялгызлыгына борчылып чыгып китте. Кыр иркенә чыккач, хай- = ваннарны үз жаена таратып, учакта ут кабызып жнбәргәч кенә, борса- i ланган авыр күңеле беркадәр үз эзенә төште. Әллә ни үпкәләр җай < юк. Мөзәкир бераз үз сүзле булса да, эш сөяр, тырыш бала. Тырыш д. кеше үзенә хас юлны табар әле дип ышана Хәлил агай... Мөзәкирнең көтүдән баш тартуында ул үзе сәбәпче бит. нигә яше- < pen торырга?.. Сыерлар, ашаудан туктап, шигәеп башларын күтәрделәр, Хәлил ф агай учак яктысыннан тизрәк караңгыга чыкты, кемдер кыр өсләтеп монда таба атлый иде. “ — Әти! — Килдеңмени, улым? Килергә иткәнсең икән... Ярар. Малай да ут яктысына керер-кермәстә тукталды. с — Җәйләүгә кагылдыңмы? — диде Хәлил агай, малайның каян з килүен чамалап. — Кердем. д — Туры элдерәсең калган... Кил учак янынарак. Хәзер чәй кайна- < тып алырбыз. Ашыйсың киләме? — Тамак тук. Чәй эчәр идем... Кыр чәе тәмле була ич. Хәлил агай өчаякка чәйнек элде, текәлеп-текәлеп улына карады. — Бит-күзләрең кара янган димме? Сугышып йөрмәгәнсеңдер лә, бала? Мөзәкир, күзен күтәрергә дә куркып, аякларын сузып утырды. — Учак янында эссе,—дигән булды ул.—Килешлн Карабаш чоңгылында су кердем. Чумып киткән идем, тал тамырлары арасында комырыкка эләктем. — Сак булу кирәк, улым —диде хафаланып Хәлил агай,—Нык туналган, ахры. син. Канадымы? — Хәзер авыртмый инде. Өй хәлләрен сораштыра торгач, чәй кайнады, утлы көлгә чаж да чож игеп кайнар тамчылар чәчрәде. Мөзәкир калай кружкадан чәа эчеп калды, Хәлил агай көтүне әйләнеп чыгарга китте Көндезге эсседә борчылган сыерлар хәзер кадалып ашыйлар, бу көтүлеккә төшкәннәренә өченче көн, үлән әйбәт, күпереп тора. Кабаланмыйча гына, бер-берсен кысташып, чәй эчтеләр Хәлил агай чәйне һаман солдатча кайната, чәйнеккә карлыган, җиләк яфраклары сала, карлыган чәчәге йөздерә. Төн җылы... Күктә сирәк-сирәк кенә төссез йолдызлар. Җиргә җәелгән кожан өстен.» ятып кайнар кружкадан нреннәренне пешерәпешерә солдат чәе эчү нинди ләззәтле, рәхдг... Малайның к\- лергән иреннәре сулнылдап-сулкылдап авырталар, амяа Лнрәкаек ярсуы кимеде... Әйләнә-тирәдәге сыерлар кызыктыргыч тәмле итеп курт-курт үлән умыралар, учак тирәсендә кнсешә-кисешә аларның күләгәләре кыймылдый.. Хәлил агай һич иренмичә учак өстенә вак-твяк чыбык- чабыкларны ыргытып тора, кәкре башлы таяк белән читтә калган сүнгән кисәү очларын сыдырып ут өстенә китерә. Анын сакалы җиткән, йөзенә тирән-тирән катлы җыерчыклар тезелешкән, күзләре уйчан- монсу. Ул, күзләрен кыса-кыса, башын артка тайчандырып утка карай тора, аннан рәхәтләнеп бер җайга гына гел бер җырны еуза... Кара-а-дагы-на-ай урма-а-н... Кара-а-ңгы-ы-ый т-өөө-н!.. Мөзәкирнең сызланган тамырларына учак җылысы үтеп керә, ул бармаклардан үрелгән йомшак кул-түшәккә башын куеп ипләп кенә изри, ойый Юл җәфалары, канлы күзле әзмәверләр, җирәннәр тирә- яктагы мәңгелек матурлык алдында тирәнгә, бик тирәнгә чумалар... Рәхәт1 Дөнья матур, дөнья матур!.. Кемнәрдер мыдыр-мыдыр сөйләшә, ара-тирә көлешеп тә куялар, ләкин йокының кочагы шул хәтле татлы, уянасы, хәтерне-аңны кузгатасы килми Ул, аяк-кулларын кыймшатырга куркып, йокылы-уяулы килеш байтак кына изрәп ятты Калын тавышлы берәү сөйли: — Хәлил кордаш, шикләнмә, улың Мөнирне институтка колхоз исәбеннән җибәрәбез, күр дә тор. Калын тавышның «х»сы бераз катырак, Хәлил дигәне «Кәлил> кебегрәк ишетелә. — Рәхмәт, рәхмәт, Николай Васильевич, зурладың. — Рәхмәтне, покранимир, бүген сиңа мин әйтергә тиеш . Бурыч- лымыи Шуңа күрә кердем дә Туктале димен, кордашны да көендереп чыгыйм дим Кермәсәм йокының тәме булмый иде бүген. Хәлил... — Ярый, ярый... Эшләр әйбәт. Бик әйбәт! Тагын рәхмәт укышулар, макташулар .. Кинәт анын аяк очында гына машина гөрләде, ут дерт итеп калкынды «Волга»'-* Машина янына колхоз председателе Степанов баскан Берәр нәрсә ишетеп килгәнме әллә? Зәйтүнә, песнәк баласы, кайтып сайрадымы?. Алай дисәң, нигә китәләр алар? Председатель, нидер сөйли-сөйли, әтисенең кулын кысты. Машина авылга таба ыргылды... Төш түгел лә бу, өн, әнә ич әтисе Мөзәкир янына чүгәләде, аннан кыр исе, учак көле исе, җил иса сизелеп тора йокы тәмле, киерелеп яңадан кожан өстенә сузыласы килә... — Әти, нишләп йөри ул? — Ә? — Степанов абыйны әйтәм. Әтисе, саран гына елмаеп, аның янына кялеп чүгәләде. — Районнан кайта... — Шулаймыни... — Безгә премия тия икән. — Көтүчеләргәме? — Барыбызга да дип аңладым мин, терлекчеләргә... Сөт буенча ин алга чыкканбыз. Йолдызлар боз ватыклары кебек төссезләнделәр, үләннәрне аска бөгеп, кинәт җил исте. Сыерларның байтагы учак тирәли ятканнар, күзләрен йомып тәмләп-тәмләп күшиләр... Бер сансызы шунда гына бәвел чырылдата... — Әти... — Туңмыйсыңмы, балам йокла, йокла Хәзер таң йокысы. — Нигә сез Степанов абый белән дус түгел хәзер'-* Малай чакта бергә уйнап үстек дисең бит. Нигә ул бер чакта да безнең өйгә керми? Улының соравы Хәлил агайны йераз унайсызланлырды ул учагына сунарга ирек оиреп, сихерләнгән сыман, утка каран горды/ ' — Элекке хәлләр бит инде . — Әти, нигә син көтүче, ул нигә председатель? Малайның җитдилеге Хәлил аганың күңелен эретте... ♦ — Сөйлә димсең... Алай... Армиядән лейтенант булып кайттым мин. Укып командир булмадым, сугыш иде. күпләр һәлак булды, мин исән калдым. Ни тикле кичергәнсең, хәтәр орышларны кичкәнсең, тәҗрибәң бар. дип лейтенант ясадылар... Эльбагача бардым .. Мин кичкән елгаларның исәбе-хисабы юк!.. Берзаман. демобилизациягә эләгеп, туган якларга кайтып төштем... Бүгенгедәй хәтеремдә, җәй башы иде. Беренче көннәрне, куанычтан авыз ачылды, күз йомылды дигәндәй, аны-моны әйләнеп караган булмады... Исән калып, сау-аман илгә кайтуның куанычын мең үлемгә шаһит солдат кына белсә беләдер. Эчмичә исереп, атна буе керфек какмыйча сөйләштек тә сөйләштек Шулап, хәрби учетка керергә районга барырга җыендым. . Сез. малайлар. берегез дә тумаган, Дилә апагыз гына бар. Әткәй мәрхүм, синең бабаң, лейтенант улымны җәяү җибәрмим дип. мең мәшәкать белән ат юнәтеп кайтты. Дилә апаң «мин дә барам» дип үкереп җылый. мин «алыйк үзен» дим... Бабаң әйтә, атны чыгып кара әле. Хәлил, ди йөкче картларның берсе әткәйнең әшнәсе иде. гөрләп күрештеләр, «Саумысыз, саумысыз. улын кайттымыни?» «Кайтты, алланың рәхмәте». Күрше авыл малае Жәгүр дәдәң... Дөнья куйды инде, мәрхүм, белмим: рәхәтне татыды микән?.. Мин дә моны таныдым, күрештек. Ул чагында безнең колхозлар аерым иде. Әткәй үгезләргә карын да җылый, карый да җылый. җыеп сүзен әйтә алмый... «Бу нинди афәт бу, нинди гарьлек, авылыгызда тәгәрмәч тугымы бөгәрлек кеше калмадымыни. хайваннарыгызны кырып бетерәсез бит!» ди. Пөкче мари да аңа кушылып җылый... «Юк, ди. тугым бөгүче дә. тимерче дә. самовар төзәтүче дә кайтмадылар, Гитлер кырып бетерде»,—ди Шул вакыт безнең яннан, тузан туздырып, җиңел машина узды 1 өсе дә хәтеремдә, карга канаты кебек кап-кара иде. «Кем узды бу шулай дип сорыйм әткәйдән... «Ә. бу теге инде. кем ., синең ыштансыз малай чактагы иптәшең Күлә... Николаи Васильевич Степанов .. PH К пред УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН Тарталмас, ди... Эх, улым, улым! Кыш озынына лапас өрлегендә асы- * лынып торган, хәзер дә түбә саламы белән чак тернәкләнгән күтәрәм ® бияне әйтимме, дүртесе тиң дөньяның дүрт ягына караган, төрлесе төрле дәүмәлектәге кылдыйбылдый тәгәрмәчләрне әйтимме, күргәч, о ышанырсыңмы, улым, болдырга утырдым да битемне каплап җылап 2 җибәрдем... Дилә апаңны мондый җәһәннәм савытына утыртырга хур- - ландым... Без юлга чыктык. Барабыз, барабыз, узган саен күңелгә шом u керә. Ул ташландык кырлар, карарга имәнгеч игенсез-уҗымсыз кысыр басулар... Сугыш, бар афәтен сеңдереп, моннан да үткән икән дим ~ Әткәй мәрхүм сирәк сакалын учлаган да күтәрелеп тә карамый .. «Кня- < реңә ыштаның барында бар. бар. улым. Хәлил», ди. . Барам. Шулчак каршыбызга үгез җиккән, салам төягән олаулар килә. Үгезләрнең муеннары чиләнеп беткән. Гыж-гыж киләләр бичаралар... седателе... Район үзәгенә килгәч, иң элек райбашкармага кердем Степанов янына «Исәнме-саумы» дип шаулап күтәрелде бу «Хуш килдең дә хуш кнлден. Лейтенант? Орденнар! Өчәү!.. Шәп Шәп Котлыйм»,- ди, теге-бу. Аз-маз әңгәмәләштек тә, мин мона баягыны китереп чыгардым «Минем яннан уздың нч син. әллә күрмәдемме » HIM Юк да. күрмәгән Салам сөйрәүче тәмуг үгезләрен дә абайламадыммы дим. мин шулар янында басып тора идем, мәйтәм Тәрәзәдән карыйм ишек алдында ялтыр-йолтыр килеп теге машина тора Немецлардан байтак алдык без ал арны.. Аны-моны сөйләшкән булып утырабыз, гел теге сүзне китереп чыгарасы килә, чак тузәм... Шуннан бу: «Дәрәҗәңә тиң килерлек сина нинди кулай эш бирик, сайла, синдәй егетләр кирәк безгә!» диде. Мин аңа «Юлдагы үгезләрне күрмәслек хәлгә җиткәч, ай-һай, мина туры һәм хак юл сайлый алырсыңмы икән?» — дидем. Көлеп торган Коля дустымны жен алыштырдымыни, кара коелды... Үз авылыбызда калмадым, күрше мари колхозына барып балта эшенә тотындым. Инеш янында тырлау бүлеп тугым бөктем, арба бүкәне кырдым, тәртә, араталар ясадым. Чабагачына кадәр юк иде, дистә- ләп-дистәләп аларын ясадык... Барына өйрәндем!.. Кеше көченең чик- сезлеген сугышта гына күреп була дип йөри идем, әй, улым, сугыштан соңгы елларда кешенең тиңсезлеген дә күрдек!.. Эшләр акрын гына җайга салына торды, бәхетсезлек килде мина.. Диләнкәдә каен кискәндә бүрәнә астында чак калмадым, кул имгәнеп кенә котылдым... Кайтып үзебезгә көтүгә ялландым... — Ә Степанов абый? — Аны әйтәсеңме?.. Ул гел күчеп йөрде... Йошкар-Олага да чакырып алдылар, шуннан, колхозлар берләшкәч, безгә председатель булып кайтты. Менә шулай тагын очраштык... Тик ул теге вакытны һаман онытмый, күрәсең. — Син ул вакытны оныттыңмы? — диде малай кыюсыз гына. — Сиңа сөйләдем бит. онытмаганмын значит... Син дә онытма, атабабаңның ниләр күргәнен онытырга ярамас. Мондаен рәхәт тормыш, муллык алла кодрәте белән күктән иңмәде. Күкрәк көче, кан, яшь түгеп, бәхет турында хыялланып ирештек без аңа. Көч салып. Ачыны белмәгән, татлыны бәяли алмас, диләр, хак ул... — Әти, Степанов абыйга кинә саклыйсыңмы? — Юк, улым... Рәнҗемим мин аңа. Уңган кеше Николай Васильевич, җирне белә, игенчене таный, дуамаллыгы бар барын... Нишлисең, характер кемдә дә бар. Ансыз кешенең сырт сөяге булмый... Я, ярар! Бер әйләним булмаса... Мөзәкир учакка таяк тыгып күмерләрне калкытты, ашыгып-ашыгып вактөяк ботак-сатак ыргыткалады. — Әти,— диде ул, якынаеп килгән атасына йөзен күрсәтмәскә тырышып,— шул чагында районда эшкә калган булсаң, без ни төсле үсәр идек икән? Әтисе чак кына уйланып торгач: — Сезне белмим.. Тик үземне әйтә.м... Керердән алда чыгарыңны, менәрдән алда төшәреңне уйла ди иде әткәй мәрхүм. Хәлил агайның кайсыбер фикерләре Мөзәкиргә аңлашылып та җитмәде, кайберләрең малай күңеле кабул итмәде, әмма ул бу тарыда кыеп әтисе белән ныгытып сөйләшә алмады... Әнә, таң ата, яктыра... Хәлил агай гел аяк өстендә, әле кыр буйлап йөреп килә, агачлыкка кереп киткән качкын сыерларны өерләп чыгара... — Ән, улым, улым,— диде ул. йомшак кына әрләп.— Комырыкка чуммагансың син! Сугышып йөргәнсеңдер, наян, күз төпләрен кара янган, битең ярылган, колак төбен сыдырылган... Борыл әле, борыл, чалбар төбең умырылган ич! Әнкәң алама чалбар кигертеп җибәрмәс, чалбар киеп чуммагансыадыр ла? Кая. сал әле. — Анысын аның... эт тешләде. —Маҗаралы юлга тап булгансың икән,—диде әтисе, чалбарны таза, кара җеп белән ямый-ямый.— Яраларына бал сөртергә кирәк. Суган пешереп капларбыз... Тал тамырына эләктем,—диде малай, киреләнеп.—Аның нәрсәсен алдыйсын0 Хәлил агай башын чайкады көрсенде... 16 Әхәтнең сынаулары сабын куыгы кебек бер-бер артлы шартлап ф ярылып тордылар. Идрис төшке аш вакытында коры шәраптән баш а тартты, кичен, әллә нинди кызыктыргыч сәяхәтләр тәкъдим итсәк дз. х тиз үк өенә сызды. Иң гажәбе шул иде. Әхәт аны эзләп барганда * Идрисне бер чакта да өендә туры китерә алмады Идрис югалып тора икән, аның сере бар дигәнне раслый түгелме? с Әхәткә ашарга-эчәргә бирмә, берәүнең сере бар диген, егетең кы- * зыксынып дөнья читенә китәчәк!.. Бүген якшәмбе... ' к Башка вакытларда атна башында ук Әхәтнең якшәмбе ялы планы < өлгергән була иде. бүген ул буш.. Шуңа күрә торды да., тагын Идрисләргә барасы итте. Бүлмәсенә шыпырт кына басып керергә дә җәймәсен тартып төшереп уятырга кирәк... Әнисе кычкырып калды: — Чәй дә эчмисеңмени? Эчмәде. Идрис белән берәр кая сугылырлар эле. Я Аккош күленә ере күтәрелде. — Кич тагын киләм,— диде малай, борынын мышкылдатып,— бз зыбер табам... Пәрәмәчләрне шушында калдырам, кайтсалар ашарлар Шул чак куаклыктан алар янына дүрт үсмер чабып чыкты. Унөч- /ндүрт яшьлек малайлар арасында башына белен төсле киң түбәле лакмаклы картуз кигән малай озынлыгы белән аерылып тора иде. Хның кулында һәм бер тәбәнәк сипкелле малайда куш көбәкле ау мылтыклары. Алар чабышып чыктылар да бер-берсен бүлеп: — Әнә, әнә! —дип акырдылар. Куак өстеннән канатларын авыр гына җилпеп ике карга очып чык ты, озын малай мылтыгын иңенә терәде, бүксәсен киерде, күзен кысыл ф атып та җибәрде. Каргаларның берсе җиргә мәтәлде, икенчесе яман и ачы аваз белән каргылдап кире борылды, дәү. алама канатларын ы кил-җил кагарга кереште. Малайлар шатланышып агачлыкка ташлан- % дылар һәм сипкелле борын әле җан да биреп өлгермәгән карганы ® готып чыкты. Карга гыжылдый, аның җир казый-казый агарган том- s шыгыннан кып-кызыл куе кан тама иде... 3 Айдар ике куллап Идрискә ябышты. — Нишлисез сез? — диде чәчрәп Идрис. Канлы җиңеш тантаналарына чит кеше килеп кысылуны үсмерләр < һич өнәмәделәр, ерык дүрт авыз шундук җыелды, алар куш йодрык кебек дүртесе бергә йомарландылар да нурсыз күзләрен челәйтеп ир Эелән малайга карадылар. Идриснең дәү. нык гәүдәсе калтырап китте. Ул, аякларын киң ерып, алар алдында басып тора . — Нигә атасыз аларны? — Атсак ни булган? Идриснең үсмерләрне каушатып җибәргән һөҗүм минуты узды, .малайлар, икеләнмичә, дошманлыкларын белдерделәр: — Синекеме әллә алар? — Карга жәлләгән була... Айдар абыйсының чалбарын йолыккалады: — Кайтыйк, абый, кайтыйк.. Сипкелле малай иптәшләреннән алгарак чыкты, аның ак керфекле •онык күзләрендә шәфкать-мәрхәмәт юк иде. ; — Аттыр моннан, күсәк! — диде ул.* — Авызыңны үлчәбрәк ач!.. Оятсызлар, үзегез укучылар... Белә горып файдалы кошларны кырасыз. Тмрга йөрегез! Мылтыклы усаллар алдында мондый дәлилләрнең \ гә йомшак икән* 1еген белсә дә, Идрис кулында сүздән башка корал юк иде. үсмерләр мыскыллы көлемсерәп аны бүлдермичә генә тыңладылар . Карга тыр •ылдавыннан туктаса да аның канлы борыныннан яшел үләнгә һаман «л тамчылар өзелеп-өзелеп төшә иде. Малайлар кыймшанып алдылар. — Нәрсә лыгырдый ул анда! Әй. Чал! Сипкелле (аның кушаматы Чал иде, ахрысы) карганы ыргытты да мылтыгын алгарак сузды. Иң артта торып, вакыт-вакыт ыштанын «үтәргәләгән ябыграк үсмер чәрелдәде: УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Тукмарга кирәк аны. Чал! — Чиген,—дип кычкырды Идрис. Айдарны артына яшереп. Ләкин кирәкле момент кулдан ычкынды, үсмерләр бер-берсен усал-1 лыкка өндәп, котыртып өлгерделәр, алар укмашып Идрисне чәйнәп! ташларга әзерләр иде. Озын үсмер мылтыгын тезенә сугып сындырды да яңа патроннар тыгып корып алды. Эш уеннан да, үгеттән дә узып бара иде. Идрис, Айдарны артында! тотып, акрын гына чигенә башлады, абынды, иелеп кыска, әмма! саллы гына күсәк алды. Хәзер, качкан булып, бер якка ташланырга да күсәк белән мылтыкларын сугып төшерергә... Чал кушаматлы малай мылтыгын күтәрә башлады, аның иптәшләре тонык кына гөрләделәр, Айдар чыр итеп кычкырды, үсмерләр артында нык, каты тавыш яңгырады. — Туктал! Алар ялт итеп артка борылдылар, шул вакыт Идрис Айдарны агач артына этеп кертте: — Пос! Чыкма! Үсмерләр артында бая алачык янында кычкырып калган карт тора иде. Ул Чал янына килде дә аның мылтыгын тартып алды. — Бир патроннарыңны. Исемең ничек? Фамилияң? Тиз бул! Чал, бүре кебек, бер күзен уңга, икенчесен сулга төбәштерсә дә, чалбар кесәсеннән патроннар чыгара башлады. Озын үсмер: — Нигә бирәсең? —дип акырды. — Син дә, әй, суз мылтыгыңны! — Тотмыйсыңмы? — Уйнап әйтәмме әллә? Суз! Үсмерләр дәррәү чигенделәр. — Әтиләрегез белән сөйләшкәнне көтәсезме? — Л4инем әти юк,— диде Чал.— Мылтыкны кире бир. Карт, мылтыкны җайлап кына тотты да. Озынга эндәште: — Күпме көтәргә була сине? Суз мылтыгыңны! Бир патроннарны! Тизрәк, тизрәк! Идрис картка ярдәмгә ашыкты: — Сиңа әйтәләр бит! Малайлар, терекөмеш кебек, дүртесе дүрт якка сибелделәр. Карт, мылтыгын төбәп: — Туктагыз! — дип кычкырды. Үсмерләр туктамадылар, алар, үзаралай талашып, картка ачык- тан-ачык янап, шәһәр ягына сыпырдылар. — Әниең килсен, мин алачыкта булам!—дип кычкырды ул Чалга. Җилкәсенә кинәт төртүдән Идрис сискәнеп китте, борылса —| Айдар. — Курыктыңмы? — диде ул, елмаеп. — Китик,—дип пышылдады’малай,—Сихерче бу! Мылтыклы дүрт хулиган белән бәрелешүгә караганда, бер сихерче белән генә очрашу, әлбәттә, күңеллерәк иде. Идрис малайның жилка чокырын кашыды: — Ашыкма... Үсмерләр алдында каушап калуыннан ул бик нык ояла иде. Карттан да оят, Айдардан да... Типсә тимер өзәрлек, басса бакыр изәрлек агай көчсезлек күрсәтте... Агач аяклы бетәшкән карт тегеләрне боргычлап кына алды бит. Тыннары да чыкмады батырларның, суга төшкән күркәдәй җебеп калдылар... — Ник бәйләнделәр алар сезгә? —диде карт. — Кош аталар... — Ә-ә... Картның тавышы көр генә, күзләре дә тишеп кергәндәй булып үткен карыйлар — Мылтыкны милициягә илтеп бирәсезме? — Белгән юк... — Сезгә тынгылык бирмәсләр алар . — Анысы шиксез... Айдар ни хәлдә соң? Идриснең күзе дүрт булды: — Сез аны беләсезмени? — Безнең урамда кем белми Айдарны?.. Алар өчәүләшеп кайтып баралар иде. исемен атап эндәшсә дә, «алай «артка жавап бирмәде, аның куркуы әле үтмәгән, карт кулында кылыкжылык килгән кара көпшәле мылтыкка шикләнеп кенә ка- »ап бара. — Килеп чыктылар да мылтык төзәп маташалар,—диде акланыб- >ак Идрис. — Әйе, әйе... Хәвефле малайлар! Куркыныч кешеләр!.. Утыра, уты- >а мин менә мондый фикерләргә дә киләм... Гафу итегез, исемегезне 1елмим?.. — Идрис. — Менә, Идрис энекәем, гажәп «ешеләр очраштыра безнең арада. Эле менә күптән түгел булган хәл: университет доценты төнге унике- ♦ әрдә кунакларын озата чыккач, ике кеше тегене имгәтеп китәләр... м 'чеккән дияр иде, бөтенләй ят кешеләр... Академия театры артистының и ркасына билгесез кешеләр пычак кадады... Билгесез кешеләрме инде * jy-лар?.. Юк, болар безнең арадагы дошманнар Менә әйтик, бу үс- ® |ёрләр. Бүген карга аталар. Ә бит шулардан кайсы да булса берсенең Е айчан да булса бүтән яманлык та эшләп ташлавы мөмкин Без 3 ндыйларга карата рәхимсез булырга тиеш, шулай түгелме? Картның салмак йөреше жаена ятлап алар да ипләп кенә киләләр х де. алачык янындагы көчекләрне күргәч, Айдар кычкырып жибәрде: < — Бәләкәчләр! Рекс, Рекс!.. Эт малайны таныды, өреп үзенең бәләкәй дустын сәламләде, карт елан Идрис аларның очрашуларын карап тордылар — Бу кунаклар ничек сездә булып чыктылар? — Алачыкта аларга хәвефсезрәк,—диде карт — Пәрәмәчләр тегендә калды,—диде үкенеп Айдар.—Алып илимме? — Тамаклары тук аларның. Ашаттым. Бәләкәчләр дә малайны юксынганнар иде, алар йоп-йомшак борын- зрын төрткәләп, йөнтәс кәкре тәпиләре белән Айдарны кочарга быштылар. — Әле ярый сез килеп чыктыгыз,— диде Идрис. — Мин бит сезгә кычкырып калдым. — Без аңламадык... — Беркөн әтисе белән очрашканнан соң этне монда алып кайттым. — Бабай,— диде Айдар күтәрелеп. — Ни әйтерсең? — Реке сездә торсынмы? — Син рөхсәт итсәң, тора, әлбәттә. — Мин аның янына килеп йөрерменме? __ — Шуның өчен алып кайттым да мин аларны. Кил, уйна, ашат, ipa. ' Малай, шатлыгыннан дөньясын онытып, көчекләрне йөгерергә кыс- 1й башлады. — Япан кырга алачык салып куйгансыз икән,—диде Идрис. Карт, жыелма урындыкта утырып, челемен кабызды УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫН I — Элек монда яшелчә бакчасы булган. Алачык шул заманнан калган .. Буш вакыт тапсам килгәлим... Шәһәрдә ничектер һава җитеп бетми... Монда бик рәхәт... Карт шулай дигәч. Идрис тирә-якка икенчерәк күз белән карады... Кайтырга бик вакыт иде. ләкин Айдарны ничек моннан аерып аласың... Реке, колакларын гына хәрәкәтләндереп, малайның көчекләр белән әүмәкләшкәнен карап ята... Ә Айдар... Дөньяда бүгеннән дә матур, бүгеннән дә рәхәт көн булды микән?.. Карт та малайдан күзләрен алмый. Идрис тә... Өстә генә тургайлар чырылдый... Тургайлар, тургайлар... Әнә-ә берәү! Тагын, тагын... Ән-ә-ә болыннар! Әрәмә артында ук түбәләр күренә. Шул ич инде авыл... Әтәч тавышы аннан ук килеп житмәс... Картның аяк очында гына кап-кара көпшәле мылтык. Эчләренә ут, үлем яшергән кәгазь патроннар чәчелеп ята... — Сезгә тынгылык бирмәсләр алай, малайларны әйтәм. — Карап карарбыз... Аяк тавышлары ишетелде. Идрис сагаеп баш калкытты. Кулына ак тастымалга төргән савыт тотып, алачыкка таба Булавина килә иде. Ул Идрисне, малайны монда очратуына сәерсенмәде, ахрысы, тыныч кына сәлам бирде. Аннан картка атап эндәште: — Әткәй, кайнар чакта ашап алыгыз,—диде. Идрис утырып көлә-көлә тезен уды: — Вата-җимерә русча сөйләшеп азапланабыз тагын... — Мин сезнең татар икәнлегегезне әллә кайчан сиздем,—диде карт... — Сездә нихәлләр, Нина Михайловна? — диде Идрис, аягүрә басып. Булавина ялт кына картка карап алды. — Бездәме?.. Ярыйсы... Сез миңа кирәк идегез дә... хәзер түгел. Мин сезгә шалтыратырмын, ярыймы. — Шалтыратыгыз, шалтырат,— диде Идрис, куанып. — Яхшы... Карт тастымалны җиргә җәеп табын әзерләде, Идрис белән Айдарны да чакырды, алар рәхмәт әйтеп баш тарттылар. Нина Михайловна картның килене булып чыкты. Кемнең кем булуын ачыклагач, барысы да рәхәтләнеп көлештеләр. Алачык тирәсенә тәмле шулпа исе таралды. Реке картка карап, колакларын уйнатты, көчекләр исә шәһәр ягына китә башлаган] малайга ияреп байтак җир бардылар. Аш исе болай да карыннары! ачкан сәфәрчеләрнең адымнарын кызулатты. Идрис белән Айдар туп- туры «Бишбармак» кафесына юл алдылар.
Дәвамы бар