ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕНӘ ЗУР ӨЛЕШ КЕРТКӘН ГАЛИМ
Латыйф Жэлгйнең тууына 75 ел тулуга карата Татар тел гыйлеменең үсүенә зур элеш керткән күренекле белгеч, филология фәннәре докторы, профессор Л. Җәләйнең тууына 75 ел тулды. Галимнең тәрҗемәи хәле Совет власте чорында фәнгә килгән бик күпләрнең тормыш юлын хәтерләтә. Латыйф Жәләй 1894 елның 17 ноябрендә Самара губернасы, Мәләкәс өязе Кызыл Су авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кызыл Суның табигате үзенең гүзәллеге һәм байлыгы белән аерылып торган: авылның иген капкасын чыккач та уңдырышлы туфраклы басулар, ерактарак урманнар сузыла. Авыл яныннан гына елга уза. Латыйфның бала чагы әнә шунда үтә. Ләкин кечкенә Латыйфка табигать кочагында хозурланырга мөмкинлекләр булмый. Аңа тормышның ачысы-гочосе белән бик иртә очрашырга туры килә. Кышларын ул мәхәллә мәктәбендә укый, җәйләрен, 9 яшьтән алып, терпе эшләрдә эшли. Мә хәллә мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1906 елда Мәләкәс мәдрәсәсенә укырга керә Җәйге ял айларында ул чакта да эшләргә мәҗбүр була, чөнки бу вакытта аның әтисе үлеп китә. Мәдрәсәне уңышлы тәмамлаганнан соң (соңгы 2 еллык укуны бер елда бетерә) 1911 елда ул Самара губернасы Иске Жү рәй авылына мөгаллим-укытучы булып китә... 1914 елда Латыйф Ташкентка Юл ала. Аның Ташкенттагы тормышы ул замандагы башка «бәхет ээләүче»ләрнең тормышына охшаш. Анда ул аш һәм ипи пешерүче дә, виноград арчучы да була, башка эшләрдә дә йори. 1915 елда Л Жәләй яңадан үзенең туган авылы Кызыл Суга кайта һәм, шул ук елны армиягә алынып. Беренче бөтендөнья сугышына җибәрелә, Февраль революциясен Румыния фронтында каршы ала 1917 елның ахырларында Л. Җәдрй фронттан туган иленә кайта. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң аңа эшләү һәм уку өчен киң 12» __________ _ мөмкинлекләр ачыла һәм Л Жәләй җиң сызганып эшкә керешә. Торло авылларда беренче баскыч мәктәпләрендә укыта һәм үзенең белемен күтәрү өстендә бик нык эшли. Өч елдан соң өяз мәгариф бүлеге аны Самара шәһәрендәге педагогия техникумына татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерә 1924—1925 елларда ул шул ук шәһәрдә детдом модире да булып эшли. 1925— 1928 елларда башта Бозаулыкта шәһәр, аннан соң Самарада губерна мәгариф бүлегендә инспектор хезмәте* башкара. 1928 елдан алып 1932 елга кадәр Самарада елкә партия-совет мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1932 елда Л Жәләй Самара педагогия институты каршындагы аспирантурага укырга керә. 1933 елны Казан педагогия институтына күчеп, аспирантурада укуны дәвам иттерә һәм, 1935 елда аны тәмамлап чыгып, шул ук институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында укытучы булып эшли башлый 1939 елда Татарстан тел. әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты ачылгач. вида Л Җәләй тел секторы мөдире итеп билгеләнә. 1°44 елда ул яңадан Казан педагогия институтына кайтып укыта башлый һәм шул ук елны, Казан дәүләт университетында татар филологиясе бүлеге ачылгач, анда да кайбер курслар буенча лекцияләр алып бара. 1946 елда Татарстан тел, әдәбият һәм тарих фәннитикшеренү институты СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы составыно кергәч. Л Җәләй бу филиалга күчте һәм пенсиягә чыкканчы (1962 елның апреленә кадәр) башта фәнни сотрудник, 1956 елдан башлап тел секторы мөдире булып эшләде Галим 1966 елның 1 августында Казан шәһәрендә вафат булды. Профессор Л. Җәләй татар теленең тарихи грамматикасын ейрәнү өлкәсендә зур эшчәнлек күрсәтте. Татар тел белеменең бу тармагы буенча аерым китап һәм бик күп мәкаләләр бастырып чыгарды. Шуның белән бергә, тарихи грамматика буенча кандидатлык диссертациясе язды һәм 1942 елда аны уңышлы яклады 1954 елда галимнең «Тарихи фонетика буенча материаллар» дигән китабы басылып чыкты. Бу хезмәттә татар теленең фонетикасындагы топ тарихи үзгәрешләр билгеләнә һәм тикшерелә. Шулай ук профессор «Татар теленең тарихи мсрфологиясе буенча очерклар» дигән фәнни хезмәт язды Бу тикшеренү авторның озак еллар буенча тарихи грамматика өстендә эшләү нәтиҗәсе булып тора. Ләкин бу монографиянең басылып чыкканы юк әле Тарихи грамматика өлкәсендә Л. Җәләй эшчәнлегенең әһәмияте шунда ки, ул татар тел белемендәге бу тармакның төп проблемаларын билгеләп тикшерде һәм бу дисциплинаны фән югарылыгына күтәрде. Тарихи грамматика белән беррәттән Л. Җәләй татар диалектларын өйрәнү буенча бик күп һәм зур эшләр башкарды. Мәгълүм булганча, татар диалектлары Октябрь революциясенә кадәр үк тикшерелә башлаган Татар диалектологиясе белән теге яки бу дәрәҗәдә академиклар в В. Радлов, А. Г Бессонов, профессорлар Н Ф Катанов, С Е. Малов, тикшеренүчеләр С. Кукляшев, Г Әхмәуов һәм башка галимнәр шөгыльләнәләр. Ләкин Октябрь революциясенә кадәр татар диалектологиясе системага салып эшкәртелә һәм аерым фен югарылыгына күтәрелә алмый. Октябрь революциясеннән соң татар диалектологиясе белән күренекле тел галиме Җ. Вәлиди кызыксына һәм 6v өлкәдә шактый эш башкара Эстафетаны Җ Вәлиди кулыннан Л. Җәләй ала һәм моннан соң татар диалектлары эзлекле рәвештә бөтен киңлеге һәм тирәнлеге белән өйрәнелә башлый. Турыдан-туры Л. Җәләй катнашлыгында һәм җитәкчелегендә татарлар яшәгән Идел буе һәм Урал районнарына диалектларны тиишерүөйрәнү өчен бик күп экспедицияләр оештырыла. Шуның нәтиҗәсе буларак 1947 елда галимнең «Татар диалектологиясе» дигән монографиясе басылып чыга. Автор бу хезмәтендә татар диалектларының өйрәнелү тарихын, аларның классификациясен бирә һәм нигез диалектларның 180 төп үзенчәлекләрен ача. Шулай ук галимнең катнашлыгы һәм җитәкчелеге белән өч китаптан гыйбарәт «Диалектологик сүзлек» чыгарыла. Бу сүзлекләрнең эчтәлеген экспедицияләр вакытында тупланган лексик материал тәшкил итә. Татар диалектларын практик өйрәнү һәм тирән теоретик белем Л. Җәләй гд татар диалектологиясендә капиталь хезмәт булып торган монография язарга мемкинлек бирә. «Урта диалект» дип аталган бу хезмәтне Л. Җәләй докторлык диссертациясе итеп яклап, филология фәннәре докторы дигән дәрәҗә ала. Л. Җәләй татар әдәби тел тарихын тик. шерүгә зур көч куя. Тел белеменең бу тармагы аңарга кадәр бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек иде. Галим үзенең Ә. Ахун- җанов белән берлектә язган «Татар миплн әдәби теле туу мәсьәләсенә карата» диген мәкаләсендә татар әдәби теленең барлыкка килү һәм формалашуы процессын яктырта. Л. Җәләйнең әдәби тел тарихына караган бик күп материаллары архивта саклана. Архив материаллары галимнең әдәби тел тарихын бик тирән һәм җентеклә тикшерүен күрсәтә. Хәзерге татар теле мәсьәләләре дв профессор игътибарыннан читтә калмый. Аның бу өлкәгә караган «Фигыль юнәлешләре» (1938) дигән мәкаләсен, «Татар теленең орфоэпик нигезләре» (1953) дигән китабын һ. б. хезмәтләрен күрсәтергә була. Аның югарыда күрсәтелгән мәкаләсендә хәзерге татар телендәге фигыль юнәлешләренә тирән фәнни анализ ясала һәм бу мәсьәлә буенча оригиналь фикерләр әйтелә. Орфоэпиягә багышланган хезмәтендә исә хәзерге татар теленең орфоэпик системасы бирелә, нормалары ачыклана. Педагог галим буларак Л. Җәләй мәктәп белән дә үзенең бәйләнешен өзми. Мәктәпләр өчен «Туган тел» (1930), «Уку китабы» (1933—34), «Систематик диктантлар җыентыгы» (1941), «Тыныш билгеләре буенча күнегүләр» (1941), 8 нче класслар өчвн «Әдәбият буенча дәреслекхрестоматия» (1940), 8 нче класс өчен «Әдәбият дәрвс- леге» (1945—47) дигән китаплар һәм кулланмалар бастырып чыгара. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Казан дәүләт университеты чыгарган бик күп китапларның һәм хезмәтләрнең фәнни редакторы буларак та Л Җәләй күп эш алып барды «Диалектологик сүз- лекяләрне, мәктәпләр өчен язылган грамматика дәреслекләрен редакцияләү буенча ул гаять дәрәҗәдә җаваплы һәм авыр эш башкарды. Л. Җәлил матур әдәбиятны бик нечкә сиземли торган галимнәребезнен берсе иде Ул татар әдәбияты, аерым әдәби әсәрләр буенча бик күп тәнкыйть мәкаләләре язды, рецензияләр белән чыгышлар ясады. Аның бу өлкәгә караган 60 тан артык мәкаләсе һәм рецензиясе бар. Галим үзенең әдәбиятка багышланган чыгышларында бигрәк тә язучының теленә һәм стиль проблемаларына игътибарын юнәлтте. Ул, аерып әйткәндә, Г. Тукай. Ф Әмирхан, Ш Камал, К. Нәҗми, Г. Баширов, М Мак- суд, М. Эмир. А Расих, С. Хәким Һ. б иҗаты һәм әсәрләре турында мәкаләләр бастырып чыгарды Бу чыгышлар язучы ларның иҗатына, гомумән, татар әдәбиятының, аның тел-стиль тезеклегенең үсешенә Һич- ыиксез, уңай йогынты ясадылар Л Җәпәй СССР язучылар союзы члены иде. Л. Жәләй һәрвакыт студентлар. яшь белгечләр арасында булды. Алардан бик күп фәини хезмәткәрләр, галимнәр жи-ештео- де. Казан дәүләт университетында СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында аның һәрвакыт аспирантлары булды Ул яшь галимнәрне үстеру ечен бәген кочен бирде. аларга бәген яклап ярдәм итте Аның туры* дантуры җитәкчелегендә бик куп белгечләр галим булып җитеште филология фәннәре док-оры профессор М. 3. Закиев, филология фәннәре кандидатлары Н. Бор- һанова, К Сабиров, В Хаков. Г. Ахунҗа- нов Һ. б. Л. Җәләй тагар тел белеме елкәсендә армыйталмый бетен көчен биреп эшләде— аның бу эшчәнлеге татар филологиясе үсешендә үзенә бер баскыч булып тора.