Логотип Казан Утлары
Поэма

РОМАНТИКА

 Атлар, атлар... Мондыйларны Бар микән нүрган: Кукранлар — калкан, а яллар — Тезпардан түбән. Баш кадарле зур тояклар Лап-лоп атлыйлар... Менә нинди хәтәр икән Кызыл атлылар! Сәйран казанъ җирләрендә, Алтай, Себердә, Булмаганга күрә мондый Дәү атлар бер дә Фил шикелле сыннарына Карап таң калдык, Берәм-берәм әкиятләрне Хәтергә алдык: Арыслан авызын каерган Салсаллармы бу? Аргыннар, Алып батырлар Күтәргәнме ту? ! Карнеданнарга атланган Шаһзадә Гарун Килгән кебек, салмак атлап, Килә эскадрон. Бу чагында без кичердек Гаҗәеп хисләр. Аклар явын тар-мар итнән Кавалеристлар Марсельеза уйнап керде Безнең калага. Күрелмәгән тантанадан Бала-чагага Бәйрәм туды... Килде бәйрәм Барлык халыкка: 1 Эре сикле йьк атлары турымда сүэ бара. Беренче тапкыр кызыллар Павлодарга шундый атларда керделәр 'Ту — байрак. Руска, татарга, казакьна — Ярлы-ябынка. Артын-алдын уйлап тормый, Кушылдык без дә Урамнарга сыймый кергән Кызыл диңгезгә. Кызыл йолдызлы шлемнар Балкый кояшта. Бер эскадрон — җирән кашна, Берсе — күк кашка... Аркаларда карабиннар, Билдә нылычлар, Талпына җилдә бурналар — Нәкъ сәмруг кошлар. Сөнгеләрнең очларында Кызыл кыекча Щилферди-җилферди яна — Ялкыннар оча. Сары тузан күтәрелә, Болытка аша: Әллә төтен, әллә томан... Мәхшәр, тамаша! Менә обоз: санитарлар, Яшел арбалар, Поход кухнясы... Аккоштай Кызлар баралар. Без. нулларны артна нуеп, Карап торабыз. Безгә ымлый атлы батыр һәм кухнядан ныз. Менә нидер әйтеп, көлеп, Кыз шикәр суза: Дустым кухня якна, ә мин Батырга узам. Ул, атыннан иелә дә, Кулымнан ала, Мин икенче кулым белән Ябышам аңа. Әни: — Тапталасың, Нури, Я ходавәндә! — Ташлана миңа, өлгерми,— Ялт,— мин иярдә. Әни миңа бармак яный: — Ах сине, мордар! — Хафаланма,— ди бер абзый, Болар — кызыллар! Бераз баргач атлы әйтә: — Я, төш инде, шук, Йөгер тизрәк әниеңә, Гуляй, татарчук! Күкрәктәге кызыл бантын Такты ул миңа. Шул минуттан минем өчен Үзгәрде дөнья! Шатлыгымнан җиргә аяк Тими йөгердем, — Мин үземне иң бәхетле Бала дип белдем. Әни дэ, бик борчылса да, Миңа тимәде, Сүзен тыңламаган өчен Бары тиргәде. Гаҗәп, тиргәп кенә калды, Усал булса да, Эһ тә итмәс идем хәтта Колак борса да... Чөнки минем өчен дөнья Ал иде хәзер: Минем түштә дә ал тасма Бар инде хәзер! Мин чын батыр менгән атка Атланып бардым, Аның чын сөнгесен үзем Тотып карадым! Юк, мин җирдә түгел идем, Щиргә төшсәм дә, Канатланып оча идем Толпар өстендә. Сабыйның хыялый аты Йөгәнсез иде! Хәер, мин хәзер дә шулай — Сабый шикелле... Бөтен Кәрэкәү 1 җыөлып Мәйданга тулды. Бер якта — халык, бер якта — Иртөш дулкыны: Тынгысыз бүген елга да Ил белән бергә. Талпына төсле дулкыннар Мәйдан күрергә. Яңарды тагын музыка, Башланды парад. Алдан барган бер атлыга Сокландык нарап: Атланганы бурлы толпар, Ял-койрыгы — чал. Әйттеләр: — Комдив яралы, Бусы — комиссар. Кызыл комиссарның аты Сөлөнтәй сылу, Баягы «фил», «кәрнеданнар» Түгел инде бу! Музыкага биеп атлый Ничек иттереп — Бер уңга, бер сулга борылып, Көйгә китереп. , Кәрәкә шәһәренә» М»»- Э"« Һ“ закълар шулай атыйлар нде. Котлый кебек ирек белен Малкай безне дә,— Чайкый башын, буйсынмыйча Тарткан тезгенгә. Ккнзт оркестр шып булды, Халык тын калды: Менә комиссар уртага Чыгып тукталды. Өзәңгегә басып, аттан Бераз калыкты, Тәбрик итте ирек белән Ярлы халыкны. Ул: — Революция! — диде,— Азатлык! — диде,— Литердан Камчатка кадәр Кызыллар җиңде... Куп сүзләре аңлашылмый, Тик йөрәк тоя: Безнеке, Үзебезнеке Революция! Без нөләч, ә байгуралар Кабагын твя: Безнеке. Үзебезнеке Революция! Халык, вакыт-вакыт гөрләп, Бүрекләр чөя: Безнеке, Үзебезнеке Революция! Без сабыйлар шулай инде: Ил шат — без дә шат «Ур-ра-а!- тавышы яңгырады Ничәмә кабат. Комиссар, сүзен тәмамлап: — Иптәшләр! — диде,— Бар бер батыр, яулашучы һәрбер җиңүне, Ленин ул — безнең беренче Кызыл комиссар. Яшәсен Ленин. Өченче Интернационал! Ленин! Ленин! Кайда соң ул? Ник юн парадта? Мин эзлим, эзлим табалмыйм. Күпме карап та. Нинди тылсымлы батыр ул Күтәргән илне? Нинди икән менгән аты Күрәсе иде... Комиссарның бурлысыннан Ким түгелдер шәт. Нинди булса да бик әйбәт. Безгә шундый шап!.. Гаҗап түгел, әфсүн ерса — Күренмәс нузгә Ләкин тоя күңел, тоя — Килгән ул. бездә! Ленин. Ленин! Ул шушында, Безнең арада! Ленин кызыл байракларда Керде калага. Марсельеза. Варшавянка Ңырлары булып. Бәхет ләйсәннәре сыман Күзләргә тулып Керде, рух-дәрт биреп безнең Щанга. күңелгә. Ул монда, мәйданда, сафта, Бик якын, бергә! Кинәт күз алдыма килде Тиңдашсез батыр. Мин хыялга бирелеп шулай Ничамә тапкыр Нүтәрелам инде җирдән, Очам әле дә... Тик үкенмәм беркайчан да Мондый хәлемә! Ленин — Алпамыштай өлкән, Гайрәтле, көчле. Аргы яктан сикереп чыгар Менә Иртешне. Килеп туктар минем алга һәм әйтер: — Әйдә. Батыр булыйм дисәң, атлан Минем ияргә! Әй кадерле романтика! Шул көннән бирле Гел шулай күрәсем нила Бөек Ленинны. Шул кеннән изге бер исем Булып урнашты Нәни сабый йөрәгендә Бөек юлбашчы! Мин шул нөннан, шул чын сөнге Тотканым хәлдә. Барам туры, нәкъ шул атта, Нәкъ шул иярдә. 1969.