Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕАЛИЗМ ЮЛЫННАН

Соңгы елларда. Беек Октябрь социалистик революциясе белгн бәйле рәвештә, илебез халыкларының төрле-төрле өлкәләрдә угхм тарихи үсеш юлларына игътибар бермә-бер артты. Замандашларыбыз, бу юлларга борылып карап, аларны зур канәгатьләнү һәм горурлык хисләре белән янә бер күздән кичерәләр. В. И. Ленинның 100 еллык юбилеен һәм ленинчыл милли политиканың күркәм бер җимеше булган Татарстан автономияле республикасының данлы 50 еллыгын каршылау көннәрендә без дә тугач халкыбызның иҗтимагый-политик һәм культура өлкәләрендә үткән гүзәл үсеш юлына борылып карыйбыз, аны тирән дулкынлану һәм горурлану беләк күз алдыннан үткәрәбез Әйе. искә алырлык, горурланып сөйләрлек нәрсәләребез күп безнең. Аерым алганда, тарихи 50 елда татар әдәбияты һәм сәнгате зур үсешкә иреште. Журналыбызның бу санында без тәнкыйтьче Флүн Мусин- ны ң прозага багышланган мәкаләсе белән туган әдәбиятыбызның совет власте елларында үткән юлы турында юбилей алды сөйләшүбаш.п ^һр16.3. РЕДАКЦИЯ 1 КӨРӘШЛӘРДӘ чыныгып атар совет прозасы социалистик революция утында туды. Күренекле немец шагыйре һәм фикер иясе Иоганнес Бехернын күпләргә мәгълүм сүзләре белән әйткәндә, яна сәнгать бервакытта да яна формалардан башланмый, яна сәнгать һәрвакыт яна кеше белән бергә туа. Мәгълүм ки, революциядән соң гына барлыкка килгән кайбер милли әдәбиятлардан аермалы буларак, татар совет прозасы үткәндәге демократик прозабызның бай традицияләренә таянып атлый башлады Анын яңа тип әдәбият буларак формалашуы исә илебездә яна кеше — социализм кешесе туу белән бәйләнгән иде. һәм анык 50 еллык тарихы да билгеле бер дәрәҗәдә илебездә яца кеше тәрбияләү өчен барган дәвамлы көрәшнең әдәби елъязмасын тәшкил итә. Ул шушы кеше белән бергә үсте, чыныкты. Яшь татар совет прозасының, тиз арад» аякка басыл, әдәбиятның олы юлына чыгуы байтак дәрәҗәдә аның нигезләрен салучылар арасында Г. Ибраһимов, Ш Кам»-Ъ М. Гафурн кебек өлкән һәм тәҗрибәле язучыларның булуы белән аңлатыла. Бу әдипләр Октябрь революциясен инде җитлеккән сүз осталары төсендә зур тормыш Т һәм ЯЖ8Т тәжрибасе туплап каршыладылар. Анлашыла ки. бу тәҗрибә, бигрәк тә тормыш тәжрибәсе, аларның революциядән соңгы нжатына да шактый эз салды. Ягъни алар совет чорында да үткәндәге чынбарлыкны гәүдәләндерү өлкәсендә эшләрен дәвам иттерделәр. Әмма язучыларның бу чынбарлыкка мөнәсәбәтләрендә, аны тасвирлау принципларында инде зур гына үзгәрешләр туган иде. Әйтик. Г. Ибра һвмовиың «Безнең көннәр», «Казакъ кызы». «Татар хатыны ниләр күрми», Ш Камалның «Та# атканда» романнарында, М. Гафури- нын. «Кара йөзләр» һәм «Шагыйрьнең алтын приискасында» повестьларында үткән тормыш күренешләре һәм кешеләре яңа иҗти- магыйэстетик карашлардан чыгып сурәтләнәләр. Патша самодержавиесе шартларында хезмәт ияләренең авыр һәм караңгы тормышы, аларның сыйнфый аңы үсә бару егерменче елларда тагын Ф. СәйфнКазан- лы. X. Кәрим, А. Таһиров һ. б. өлкән язучыларның әсәрләрендә дә чагылыш тапты Г. Ибраһимов, Ш. Камал һәм М. Гафури кебек әдипләр иҗаты революциягә кадәрге проза белән совет чоры прозасы арасында үзенә бер күпер хезмәтен үтәде. Шул ук вакытта бу язучыларның әдәби эшчәнлеге тагар прозасының яңа социаль шартларда идея-эстетик яктан үзгәрүен, үсүен дә чагылдыра. Бу үсеш-яңарыш процессы Г. Ибраһимов иҗатында барыннан да тулырак һәм ачыграк гәүдәләнә. Бөек Октябрь һәм иҗтимагый политик, һәм идеяэстетик яктан Ибраһимовны ныклап чыныктырып һәм җитлектереп, аның иҗатында мөһим үзгәрешләр тудыра Алар беренче чиратта чынбарлыкны һәм геройны Гәүдәләндерүдә чагылалар. Мәгълүм ки. үз иҗатының беренче адымнарыннан үк Ибра- һимов капиталистик чынбарлыкны катгый равештә кире какты, яна тормыш һәм яна кеше турында хыялланып, бу хыялын сәнгатьчә гәүдәләндерергә омтылып яшәде. Революциягә кадәрге әсәрләрендә ул шул чор чынбарлыгын фаш итүдә, аның үз сүзләре белән әйтсәк, «явыз вә караңгы тормышның мөһлик ' бер кисәген тәмам җн- иереп ташларлык мәртәбә һөҗүм» итүдә көчле реалист иде. Ә инде яна тормыш һәм яна кеше турындагы хыялларын, аларга ®ле чынбарлыкта җирлек таба алмау арка сында, язучы ул чорда күпчелек иллюзор ’ һәлакәткә дучар итә торган. »• «К. у.» ль п. планда һәм абстракт романтизм чаралары белән гәүдәләндерде. Октябрь революциясе язучының яна чынбарлык һәм яңа герой турындагы хыялларын тормышка ашырырга киң мөмкинлекләр ача. Ягъни хәзер ул бу тормышны һәм геройларны үз күзләре белән күрү бәхетенә ирешә. Мәгълүм ки, Ибраһимовның совет чорында ижат ителгән беренче'әсәрләрендә, аерым алганда «Кызыл чәчәкләр» повестенда. яна чынбарлык һәм геройларны гәүдәләндерүдә романтик сурәт чаралары өстенлек ала. Бер Г. Ибраһимов иҗатына гына түгел, бәлки шул чордагы бөтен әдәбиятка хас булган бу хәлнең төп сәбәбе шунда: автор күз алдында, каты көрәшләрдә туып килгән соклангыч яна чынбарлыкны һәм яна кешене, әйтергә кирәк, берьюлы һәм киң колачлап алырга, алариы революцион пафос белән һәм калку итеп тасвирларга омтыла. Аңлашыла ки. бу омтылышны тормышка ашыру өчен романтик сурәт чаралары сорала иде. Әмма Г. Ибраһимовның 20 еллар башы иҗатындагы романтизм үзенең табигате буенча аның революциягә кадәрге романтизмыннан и иде шактый аерыла иде. Хәзер ул элекке абстрактлык, иллюзорлык сыйфатларыннан арынган, конкрет революцион мәгънә белән сугарылган хәлдә яна реализмга киң юл ача иде Шунлыктан, язучының революциядән соңгы беренче әсәрләрендә без романтизмны яңа реализм сыйфатлары белән бергә үрелгән хәлдә күрәбез. Нәтиҗәдә хәзер Ибраһимов иҗатында романтизм, аның революциягә кадәрге әсәрләрендәге кебек, реализмнан аерылып тормый, бәлки киресенчә, аңа якыная төшә, аны баета. Шундый яңа реализм, ачыграк әйткәндә, социалистик реализм үзенең тулы чагылышын Г Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романында таба. Биредә язучы зур революцион процессларны тирән реалистик анализ аша үткәреп һәм гомумиләштереп гәүдәләндерә. Фәхри, аның хатыны Гайшә, кочегар Садыйк кебек геройлар образларында социализм кешеләренең үзенчәлекле характерларын күз алдына бастыра. Татар совет прозасының беренче адымнары турында сөйләгәндә Г. Ибраһимов ижагын алга чыгаруыбызның икенче мөһим сәбәбе шунда революциядән соң әдәбиятка килгән күп кенә яшь прозаиклар үз иҗатларын шушы әдипнең көчле йогынтысы астында башладылар Бу уңайдан тәнкыйтьче Г. Нигъмәгн болай язды. «Г. Ибраһнмов- ның Октябрьдан сонгы әдәбияттагы роле... Октябрьдан соң күтәрелгән күп яшь язучыларга әдәби үрнәкләр биреп, шул юлда тәрбияче хезмәтен үтәвендә дә иде. Байтак яшь хикәячеләр иске әдәби мирастан файдалану, өйрәнү' моментын Г. Ибраһимовтан башладылар һәм аның тирәсендә күбрәк әйләнделәр*. Егерменче елларның беренче яртысында яшь каләмнәргә Г. Ибраһнмовның романтизмы якынрак иде. Яна тормыш төзү өчен барган дәһшәтле көрәшләрдә үзләре үк катнашкан яшь язучыларның күпчелеге игътибарны гражданнар сугышы кырларына юнәлтте. Алар бу көрәшләрдә бөтен халык күрсәткән гомум батырлыкка сокландылар, аңа дан җырларга теләделәр. Шуңа күрә алар үз әсәрләрендә әле яңа формалашып килгән социалистик чынбарлыкны, аны иҗат итүче һәм шул процесста үзе дә үзгәрә баручы халыкны берьюлы кочаклап алырга омтылдылар. 1924 елда татар әдәбиятының торышын билгеләп. Г. Ибраһимов болай язды: революционер каләмнәр— киң массаны алалар, зур иҗтимагый коллективларның көрәшләрен, халык эчендә эш. хезмәт моментларын мәйданга чыгаралар. һәрбер әдәби кисәк, бер шигырь, бер хикәя, бер драма, комедия, һәрбер поэма бездә хәзер менә шул киң көрәш, тормыш яланнарын ала. моны сыйнфый рух белән сугара, тарихның үзәгендә туып килгән киләчәк Мәгънәне — иҗтимагый азатлыклар юнәлешен сукыр күзләргә дә күрсәтергә тели: хезмәт, тормыш моментлары, иҗтимагый коллективларның кузгалышлары, бәрелешләре, боларның икътисади тамырлары!* Сүз уңаенда ул чорда мондый тасвирның шактый дәрәҗәдә берьяклы булуын билгеләп үтәсе килә. Эш шунда кл, яңа чынбарлыкны һәм революцион массаларны киң колач белән сурәтләүне яшь прозаиклар әле еш кына тасвирланган вакыйгаларга җентекле анализ ясау белән бәйли алмадылар. Моның нәтиҗәсе буларак, күп кенә әсәрләрдә очерклык һәм эскизлык шактый сизелде. Революциянең кайнар эзләреннән язылган беренче әсәрләрдә еш кына искене җимереп яңаны төзү идеясе лозунг рәвешендә алгы планга куелды. Яшь авторлар шушы гомум идеяне лирик геройлардан зур пафос һәм көч белән әйттерделәр. Прозада бу хәл лирик хикәя — нәсерне алга сөрде. Егерменче еллар башында нәсер өлкәсендә иң актив эшләгән язучы Мәхмүт Максуд иде. Икенче төр яшь язучылар революции массаларның үзләренә мөрәҗәгать иттели Ш. Усмановның гражданнар сугнтмй багышланган «Легион юлы» днлогиягң^ 1921 елда чыккан беренче өлеше — «К>н» байрак астында» тормышны һәм геройщ сурәтләү' үзенчәлекләре ягыннан рус изучи ларыннан А. Серафнмовичның «Тимер таш| кын» романына. А. Малышкияның «Даирны җиңелүе» һәм Вс. Ивановның «БронепогзЙ 14-69» повестьларына якынрак тора. Bj әсәрләрдә тимер ташкын булып дошманп каршы баручы революцион масса образы алга баса. Гражданнар сугышы күренеш! ләрен сурәтләгәндә кырыс реализм белән романтик күтәренкелек һәм революции пафос үзара ү'релеп бирелә. Автор монда тышкы нәфислек турында уйламыйча, буяуларны эре-эре салып рәсем ясаучы художникны хәтерләтә. Шуна күрә автор сурәтләгән тормыш күренешләрендә төсләр гармониясенең. эзе дә юк. киресенчә, ала; ничектер тупасрак, ятышсызрак булып чыг» лар. «Кызыл байрак астында»ның үзәгендә ак казакларга каршы көрәшүче кызылармеец^ лар массасы тора. Автор дошман тылыни калып көрәшкән интернациональ легионның көндәлек тормышын кырыс реализм белад төрле яклап сурәтли. Әсәрнең һәр юлыннаа революция биргән азатлыкны саклап калу өчен канга-кан көрәш рухы аңкып тора Бөтен легион бер уй, бер омтылыш белм яши. бернинди авырлыкларга, кыенлыклар га карамастан дошманны җиңәргә. Гомум массаны гәүдәләндерергә омтылу КНәҗминең беренче хикәяләренә дә хас иде. Аның «Чыныгу», «Кырлар буенча», «Иң соңгысы», «Шобага» һ. б. хнкәяләреидҗ Г. Нигъмәтн сүзләре белән әйткәндә, «гражданнар сугышының конкрет типларын, аерым кешеләр психологиясе белән бәйләп җентекләп бирелгән күренешләрен күрсәтүдән бигрәк, масса — күпчелек катнашка» күренешләрен бирә». Шул ук вакытта яшь прозанкларши егерменче еллар башында язылган кайбер әсәрләрендә аерым шәхесләрне игьтибау үзәгенә алып сурәтләргә дә омтылышля} булды. Әмма аларда еш кына революцно» аскетизм идеясе калкып чыга. Геройда] халык бәхете өчен көрәшкә шәхси тормыш ны корбан итәргә чакыралар. Революций} көрәш хисе белән мәхәббәтне бергә бәйлә! карый алмый алар. Бу яктан, мәсәлэй Ш. Усмановның «Ил кызы» һәм «Краско» мәхәббәте» хикәяләре игътибарга лаеклы *Ил кызы»нда кызылармеец Әхмәт партизан кыз Раузага, «Краском мәхәббәте»ндә кызыл командир Хафиз госпитальдә ятканда медсестрага гашыйк була. Алар икесе дә сейгән кызларына саф мәхәббәтләрен бел дерәләр- Әмма кызлар егетләрнең тойгыларын, шундый киеренке заманда урынсыз нарсә дип карап, катгый рәвештә кире кагалар. Егерменче еллар башы прозасында революциядән сонгы авылга да беркадәр игътибар бирелде. Бу влкәдә яшь язучылардан Г. Толымбай шактый актив эшләде. Үз хикәяләрендә ул яңа авыл өчен көрәшүче каһарманнарны сурәтләргә омтылды, сыйнфый дошманнарның чын йөзен ачып салды. Егерменче еллар уртасына таба әдәбият күптән түгел булып үткән дәһшәтле вакый галарны, күз алдында туып килә торган яка чынбарлыкны ныклабрак өйрәнергә то тына. Үткән елларда байтак кына тормыш Һәм иҗат тәҗрибәсе туплаган яшь язучылар хәзер тормышны һәм кешеләрне якын ваирак һәм җентекләбрәк сурәтли башла дылар Шулай проза акрынлык белән чын барлыкка конкретрак анализ ясауга күчә барды. Бу хәл прозаның форма ягына да йогынты ясады. Моңа кадәр язучылар нш( әдәби арсеналында нигездә хикәя үзәк урынны алып торса, хәзер алар эрерәк .формаларга — повесть һәм романга мөрәҗәгать итә башлыйлар. Шулай гражданнар сугышы вакыйгаларын җанландырган күләмле әсәрләр — К. Нәҗминең «Яр буенда гы учаклар», А. Шамовның «Днепр буенда» һ б. повестьлар дөнья күрә. К Нәҗми повестенда «революциянең беренче дулкыннары белән уянып, хәзер инде бөтенләй йөрәктән ташып чыккан яшьлек дәртенә» бирелгән авыл егете Тимербулатның кызыл •рмеецлар сафына басуы, шушы процесста аның политик һәм рухи яктан чыныгуы шактый нигезләнеп сурәтләнә. Шул ук аакытта автор Тимербулатның сөйгән кызы Айбикәгә булган саф мәхәббәтен дә җанлы Детальләр аша гәүдәләндерә. А. Шамовның «Днепр буенда»сында да яшь геройлар сурәтләнә. Гомумән, бу чорда күп кенә яшь язучылар иҗатында яшьлек темасы үзәк урын алды һәм бу табигый хәл иде. Чөнки авторлар әдәби образларда давыллы еллар аша үткән үз яшьлекләрен, уй-хнсләрен, кичереш омтылышларын чагыл Дырырга теләделәр. Шунлыктан әсәрләрдә еш кына автор белән герой уйлары аваздаш яцгырый. А. Шамов үз повестенда төп игътибарны мәхәббәткә юнәлтә. Бу нәрсә беркадәр 20 еллар башындагы революцион аскетизм идеясе белән полемика төсен ала. «Днепр буенда» повесте кызылармеец Хәлим белән медсестра Рахиль мәхәббәтен тасвирлый. Биредә автор теләсә нинди киртәләрне һәм кыенлыкларны җинеп чыга торган көчле мәхәббәткә дан җырлый. Бу хисне ул кешенең рухын, дәртен күтәрә, яшәүнең мәгънәсен тирәнәйтә торган көч итеп карый һәм моның белән прозага яңалык алып килә иде. А. Шамовның «Рәүфә» исемле повесте дә шул еллар прозасы өчен яңалык иде. Рәүфә йөзендә автор революциядән соң татар хатын-кызының язмышы үзгәрү турында гына сөйләп калмады, бәлки яңа социаль шартларда татар авылының рухи үсешен, аның күп гасырлык рухи изелгәнлектән, йомыклыктан рухи активлыкка күчә баруын гаҗәп тормышчан итеп күрсәтә алды. Кайнатасы кулак Шәмгун карт семьясындагы кыргый тәртипләр, киленгә бары җайлы эш көче итеп карау әкренләп рухи яктан бик тә изелгән һәм пассив булган Рәүфә күңелендә протест хисе, мондый шартларга каршы баш күтәрү теләге тудыралар. Героиня күнелендә кеше горурлыгы хисе уяна. Ул үзен мыскыл иттереп яшәргә теләми һәм ире йортын ташлап чыгып китә. Җыеп әйткәндә, 20 елларда яшь татар совет прозасы Г. Ибраһимов, Ш Камал һәм М. Гафури кебек өлкән әдипләрнең иҗади йогынтысы астында яңа чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерүдә беренче, әмма ышанычлы адымнарын атлый. 2. ЗАМАНГА ЙӨЗ БЕЛӘН БОРЫЛЫП 30 еллар башы илебез тормышының бөтен өлкәләрендә социализм һөҗүме башлану белән характерланды Һәм бу хәл шул чор прозасы үсешенә мәгълүм эз салды. Язучылар алдына әдәбиятны халыкның хезмәт фронтындагы көндәлек көрәшенә якынайту, аны «бүгенге төзелеш бурычлары белән бәйләү» бурычы куелды. 1930 елда ТАПП секретариаты «Матур әдәбиятны производствога йөз белән!» лозунгысы астында әдәбиятка ударниклар призывын игълан итә Шул ук елда чыга башлаган .Атака» журналы үзенең хәбәрчеләренә «завод-фабрика Һәм эшчеләр тормышы белән бәйләнгән язмалар — хикәяләр, шигырьләр, очерклар» язарга чакырып мөрәҗәгать итә Язучылар завод-фабрикаларга беркетеләләр, яки авылларга дәвамлы командировкаларга җибәреләләр. РАПП хәрәкәтендә «демьянлашу» лозунгысы күтәрелә Бу лозунг язучыларны рус шагыйре Демьян Бедный кебек иҗат итәргә, «бүгенге көн һавасы белән сулап, бүгенге кен теле белән сөйләп, чын мәгънәсендә бүгенге көн бурычлары өчен» көрәшергә чакыра иде. Шул ук вакытта әдәбиятның максатына төрле карашлар да ачыкланды. Кайберәүләр алгы планга аның идея ягын куйдылар. К Нәҗми, мәсәлән, болай дип белдерде «Реконструкция өчен көрәштә промфннпланны большевиклык темпы белән арттырып үтәү юлында пролетариат әдәбияты киң массаларны тупларга, капитализм калдыкларына каршы барган кискен көрәшнең бөтен тармакларында җиңүебезне оештыручы коралларның берсе булырга тиеш»'. Икенче берәүләр исә әдәбиятның идея яңгырашы белән бергә, аның сәнгатьчә танып-белү сыйфатына да игътибар игәргә кирәклеген күрсәттеләр. Бу уңайдан һ. Такташ болан язды: «Пролетариат азучыларының кыйммәте. аларның кирәклеге сыйнфый көрәш һәм бүгенге социализм экономикасы тудырган яна хнеләрне. яңа уйларны оештыра, бер формага кертә белүе белән, шул теләкләрне массаның йөрәгенә сеңдерә алуы белән үлчәнергә тиеш»2 . Бу чорда әдәбият үзенең төп игътибарын яка экономиканы тудыру, социалистик хуҗалык төзү өчен барган киеренке хезмәтне. бу юлда сыйнфый дошман белән канга- кан көрәшне тасвирлауга юнәлдерде. Герой да беренче чиратта шушы күзлектән чыгып сурәтләнде һәм бәяләнде. Язучылар чынбарлыкның безнең проза өчен чагыштырмача яңарак өлкәләренә күз сала башладылар, укучыны промышленность кешеләре тормышы белән якыннанрак та ныштырырга теләделәр. Шулай И. Газиның завод-фабрнка тормышына багышланган «Бригадир кыз» һәм «Көмеш сулы Нурмин- кә» повестьлары чыга. И. Туктар Урал эшчеләре тормышын яктырткан хикәяләр циклы һәм шахтерлар турында «Сиксән беренче штольня» повестен яза. Донбасс шахтерлары тормышы М. Сөндекленең журналы. 1930 ел. 8—9 сан- журналы. 1930 ел. 2 сан. «Донбасс ударниклары» исемле очершң җыентыгында чагылыш таба. Р Ильясны күп санлы хикәяләрендә исә Баку нефти ләренең авыр үткәне һәм хәзерге кат көрәшле тормышы гәүдәләнә. Бу әсәрл; арасында И. Гази һәм И Туктар повеег лары геройларның күркәм характер сыйфа ларын киеренке хезмәт сынавы аша үткәра һәм калку итеп сурәтләүләре белән аерыль торалар Шунлыктан «Бригадир кыз»даг Галия. «Көмеш сулы Нурминкә»дәге Фәр. дә. «Сиксән беренче штольня»дагы Гәр^ күпчелек хезмәт фронтында очраган һә| төрле кыенлыкларга каршы үз-үзләре аямыйча көрәшеп яшәгән хәлдә күрсәтел, ләр. Яна социалистик хезмәтне, анын кешел; аңында һәм психологиясендә күркәм үзг решләр тудыруын чагылдыру ягынн| 30 еллар прозасында М. Галәүнең «Кабу, сан» романы игътибарга лаеклы. Ур: Азиядәге бер совхоз тормышын тасвирлап бу романда бер яктан, яшь специалиста Асия, Икбал, Фатих образларында m совет интеллигенциясе вәкилләре гәүдәлә дерелсә, икенче яктан. Туктамыш ка| образында крестьянның искелек калдыкл рыннан арына баруы күрсәтелә. Икенче төр әсәрләрдә, аерым алган] авыл темасына багышланганнарында, гер< сыйнфый бәрелешләр мохитында тасвиря на. Биредә инде шушы процесста геройнъ дөньяга карашы, рухи үсешен чагылдыру омтылыш көчәя Бу яктан К Нәжмиш «Якты сукмак» повестендагы укыту! Мәдинә һәм «Кояшлы яңгыр» повестенда! авыл кызы Гөлнур образлары кызыкЛ һәр ике очракта да астыртын эш итү1 сыйнфый дошманнарнын явызлыкларын I җилкәләрендә татып, героинялар яна то мыш хакыйкатен аңлауга киләләр. АкЛ1 тарафыннан үтерелгән большевик ег Булатны ярату, элегрәк дус булып йерп Әнвәрнең соңыннан яңа тормыш дошманы! әверелүен күрү Мәдинәнең дөньяга кар шында кискен үзгәреш тудыра. Ул дөресле нең большевиклар ягында булуын awn һәм, авылга укытырга килеп. Совет влас дошманнарына каршы килешмәүчән керә! кә күтәрелә. Гөлнур исә авылның көрәш тормышында Мәдинә кебек турыданту) катнашмый, ул көрәшче түгел Үзен тәрҗемәи хәле буенча ул А. Шамовт Рәүфәсенә тартымрак. Гөлнур образын яңа чынбарлыкның жннүле адымнар бел кешеләр тормышына, аңына үтеп кер чагылдырыла. Ул да ахырдан дөреслекн 1 «Атака» нар. 7 бит. 2 «Атака» 17 бит. узенен ире — кулак малае Хәнәфиләр ягында түгел, бәлки колхоз ягында, колхоз төзү ечен көрәшүчеләр — әтисе Ситдыйк абзый, яшьлек дусты Сирай кулында булуын I аңлый. I Авылны коллектнвлаштыру темасына шулай ук Ф. Сәйфи-Казанлының «Өч нарат» романы. Г. Толымбайның «Түбән Елгада», М. Әмирнең «Безнең авыл кешесе» повестьлары, күп санлы хикәяләр һәм очерклар багышланды. Аларда авылда барган көрәшнең кызыклы гына күренешләре тудырыла, бу көрәшне әйдәп баручыларны, крестьян психологиясе үсешен гәүдәләндерергә омтылышлар ясала. Шул ук вакытта бу әсәрләр- дә әле еш кына хроникальлек һәм схематизм үзен сиздерде, геройларның күп кыр лы характерлары тиешенчә ачылып җитмәде. I М. Әмирнең «Агыйдел» повесте һәм Ш. Камалның «Матур туганда» романы яна авыл чынбарлыгын, аның кешеләрен сәнгатьчә дөрес сурәтләү юлында бер адым алга атлау булдылар. «Агыйдел»дә коллек- ; тивлаштыру алдыннан авылда барган сыйнфый көрәш гаҗәп тормышчан детальләр аша, геройлар арасындагы киеренке конфликтларда ачыла. Шәһәрдән каникулга I кайткан комсомоллар Гаяз һәм Ильяс, авыл j яшьләре Артыкбикә, Күчәрбайларны, ярлылар Имэли, Ибрай һәм башка крестьяннар- i иы үз тирәләренә туплап, кулак Тәкъвә Сэхэү төркеменә каршы кискен көрәш баш- ( лыйлар. Шушы процесста геройларның рухи дөньясы, характеры алар тормышының тереле яклары белән якыннан кызыксынып сурәтләнә. | Яшь геройны тасвирлау ягыннан Л. Гыйльминең «Чын мәхәббәт» исемле | романы кызыклы. Шәхси тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп язылган бу әсәрдә автор ятнм малай Рәшитнең гыйбрәтле язмышын, аның социализм шартларында яка җәмгыятьнең алдынгы вәкиле булып җитлегүен ышандырырлык итеп сурәтли. ’ 30 нчы еллар прозасының иң әһәмиятле Әсәрләреннән берсе Ш. Камалның «Матур туганда» романы булды. Аңарда егерменче еллар башы авылының бөтен катлауларына бердәй игътибар ителә, кеше характерларының тулы бер галереясы тудырыла Авылны, аның кешеләрен яхшы белгән һәм зур иҗвт тәҗрибәсенә ия булган Ш. Камал ; тормышны һәм геройларны бөтен барлыгы | белән, һәрьяклап һәм бөртекләп сурәтли Нәтиҗәдә Кигәвенле авылы активистлары Каюм. Мостафа, Мәдинә, Чуртан Халикъ, һндият һәм башкалар авылча табигый булып һәм үзләренә генә хас характер сыйфатлары белән алга басалар. Иң әһәмиятле- се, язучы коммунада эшләү дәвамында кешеләрдә коллективлык һәм үзара теләктәшлек рухы тәрбияләнүне гәүдәләндерә. Шул ук вакытта автор Садыйк хаҗи, аның улы Әмирҗан, кулак Хөснулла, аның иярчене Нәгыйм кебек Советка каршы килешмәү- чән көрәшкә күтәрелгән дошманнарның тормышчан һәм үзенчәлекле образларын тудыра. Шундый дошманнар белән канлы көрәштә коммунарларның дуслыгы ныгый, характерлары чыныга. Яна чынбарлыкның социаль-политик мәсьәләләрен яктырту белән бергә, проза утызынчы елларда мораль-этик мәсьәләләр белән дә якыннан кызыксына башлый. Ф. Хөсни, Г. Кутуй, А Раснх һәм башкаларның хикәяләрендә совет кешеләренең олы эшләре, матур уйлары, каршылыклы кичерешләре зур симпатия белән тасвирланалар. Бу өлкәдә 30 еллар татар прозасының иң күренекле әсәре булып Г. Кугуйныц «Тапшырылмаган хатлар» повесте тора. Әсәрнең үзәк геройлары — врач Галия һәм артист Искәндәр образларында безнең прозада беренче мәртәбә диярлек яшәүгә ике төрле карашның, ике төрле тормыш фәлсәфәсенең, икс әхлакның кискен бәрелеше зур художество көче белән күрсәтелде. Семья, мәхәббәт мәсьәләләрен язучының саф коммунистик мораль өчен компромиссыз көрәшүче гражданин буларак һәм сугышчан публицистика рухы белән сугарып яктыртуы әсәрнең укучыларга тәэсир көчен тагыа да арттыра иде. Врач Галияне автор совет яшьләренең типик вәкиле итеп сурәтли. Героиняның типик сыйфатларын ул беренче чиратта аның тормышка гашыйк булуында, тирән оптимизмында, саф мәхәббәткә турылыклы булуында, тормыш каршылыкларын кыю рәвештә җиңеп яшәргә омтылуында күрә. Заман тормышының төрле-төрле өлкәләрен һәм мәсьәләләрен вакыйгаларның каннар эзеннән яктыртып бару белән бергә, утызынчы еллар прозасында тарихи революцион темага да игътибар көчәя. Бер гөркем язучылар иҗатында революциягә кадәрге чынбарлыкны сурәтләү киң урын ала. Шулай М. Галәүиең «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары дөньяга чыга. «Канлы тамгалар» исеме астында дүрт китапган торырга тиеш булган тарнхн эпопеяның беренче ике - китабын тәшкил иткән бу романнар татар җәмгыятенең XIX йөз урталарыннан башлап рус-япон сугышына кадәрге чорын эченә алган киң тарихи панорамасын күз алдына бастыралар. Шушы чорда татар халкы тормышын бөтен барлыгы белән һәм төпле яклап сурәтләгән бу әсәрләр безнең прозада тарихи роман жанры өлкәсендә нигездә уңышлы тәҗрибәләрдән булдылар. Революциягә кадәрге татар тормышын киң план белән һәм аның төрле катлауларына игътибар итеп сурәтләү КТинчуринның «Мәржәннәр*енә дә хас. Патша Россиясендә татар хезмәт ияләренең авыр тормышы тагын X. Садриның «Тимерче малае». «Ил батырлары», «Безнең таң», Г. Рәхимнең «Чишмә буенда» повестьларында чагылыш тапты. Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романының төзәтелгән яңа варианты чыгу 30 еллар татар прозасы өчен зур вакыйгага әверелде. Аның мөһим ндея-эстетик әһәмияте, бер яктан, татар халкының беренче рус революциясендә катнашуы, революция һәм интеллигенция кебек зур мәсьәләләрне сәнгатьчә дөрес һәм тулы гәүдәләндерүдә булса. икенче яктан, безнең прозада тарнхн- революцион роман жанрын үстерүдә җитди бер адым ясауда иде. Тарихка да ул шушы жанрның иң матур үрнәклареннән берсе булып керде. Кайбер яшьрәк язучылар иҗатында исә утызынчы елларда гражданнар сугышы темасына игътибар ителә. Ш. Усманов «Легион юлы» дилогиясенең соңгы өлешен язып бетерә, аңарда, әсәрнең 20 еллар башында чыккан беренче кисәге белән чагыштырганда, авторның каләме шомара, сәнгатьчә фикерләве тирәнәя төшкәне күренә. Бу елларда А. Шамовның «Бер мәхәббәт турында» һәм Г. Бәшировның «Сиваш» повестьлары дөнья күрә. Элегрәк чыккан «Днепр буенда» исемле әсәрендәге кебек, бу повестенда да А. Шамов геройларның шәхси тормыш мәсьәләләрен, интим уй-хис- ләрен ачуга күбрәк игътибар бирә. Кавалерист Нуруллинның медсестра Рабигага мәхәббәтен сурәтләп, автор бу хиснең кешене теләсә чиксез бәхетле итүче, теләсә аның күңеленә төзәлмәс яра салучы зур илаһи көч булуын ача. Г. Бәширов повестенда да Перекопны яулап алуда катнашкан батыр сугышчыларның үзенчәлекле характерларын, ун-хисләрен гәүдәләндерергә омтылыш сизелә. Ләкин әсәр авторны канәгатьләндерми, аларның «уйтойгыларын, эчке дөньясын күбрәк отып калырга» теләп, 50 елларда ул бу повестена яңадан әйләнеп кайта. Гәрчә кайбер әсәрләргә, Г Ибраһиме» әйткәнчә, схематизм һәм лакировка зур гына зыян китерсә дә. тулаем алганда, утызынчы елларда татар прозасы чынбарлыкны сәнгатьчә танып6'елү һәм гәүдәләндерү, яна әдәби жанрларны үзләштерү юлында кызыклы гшна адымнар ясады. 3. СЫНАУЛАР ҺӘМ СЫНАЛУЛАР АША Шул хәлдә проза Бөек Ватан сугышына килеп керә. Беренче көннәрдән үк күп кенә язучылар үзләре теләп фронтка китәләр. Берләре каләмне коралга алыштырып туры- дан-туры алгы сызыкта көрәшәләр, икенчеләре татар телендә чыга торган фронт газеталарында редакторлар, әдәби сотрудниклар. хәрби корреспондентлар булып эшлиләр. Сугыш язучылар иҗатында кискен үзгәрешләр тудыра. Прозада хәрби тема үзәк урын ала. Әдипләр алдына социализм җирлегендә үскән совет кешесенең яңа характер сыйфатлары, уйомтылышлары һәм идеалларының дәһшәтле сугыш сынавын үтүләрен чагылдыру бурычы баса. Беренче әсәрләрдә туган илебезгә хыянәтчел төстә басып кергән явыз дошманга Ч1ясез нәфрәтне, Ватан азатлыгы өчен канга-кан көрәш идеясен зур пафос белән чагылдыру өстенлек, алды. Биредә кабат нәсер жанры калкып чыга. Г. Кутуй. М. Максуд, Г. Бәширов, М. Әмир һәм башкаларның нәсерләрендә совет кешеләренең әлеге уй-хисләре зур тәэсир көче белән гәүдәләндереЛделәри Тора бара, сугышның үзендә катнашып, аның авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган язучылар әсәрләрдә чынбарлыкны һәм кешеләрне конкретрак сурәтләүгә күчәләр. Хикәяләрдә солдат тормышының төрле- төрле яклары күтәрелә. Язучылар еш кынв бер мәсьәләгә — совет сугышчысының физик һәм рухи ныклыгын сынауга игътибар ипләр. Г. Бәширов, М. Әмир, Г. Әпсәләмов, И. Гази, Ә. Еники, А. Расих. Г. Галиев һәм башкаларның хикәяләрендә бөтенләе белән тыныч тормыш кешесе булган солдатның— кичәге колхозчының, эшченең, студентның сугыш кырында зур рухи ныклык, кыюлык һәм геройлык үрнәкләре күрсәтүләре гәүдә- ләндерелә. Әсәрләр үзәгенә еш кына разведчиклар куела һәм аларның легендар батырлыклары калку итеп тасвирлана. Бу якгм Ф Кәримнең «Разведчик язмалары» һәм «Язгы төндә» повестьлары аеруча игътибарга лаеклы иде. Фронт чынбарлыгын һәм ^еройларын тормышчан итеп һәм реалистик сурәт чаралары белән күрсәтүләре сәбәпле, ф, Кәрим повестьлары сугыш чоры прозасының иң күркәм битләрен тәшкил итәләр. Бу ^лларда маҗаралы жанрга беркадәр игътибар арта. Аерым алганда Г. Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» һәм А. Расихның «Бәхет орлыклары» повестьлары иҗат ителә. Геройларның легендар каһарманлыкларын калку итеп тасвирлау белән бергә, язучылар дәһшәтле сугыш шартларында да совет кешесенең бай рухи тормыш белән яшәвен күрсәтүгә дә игътибар бирәләр. Сугыш геройның интим хисләрен ярлыландырмый гына түгел, киресенчә, тагын да тулыландыра һәм тирәнәйтә генә. Гомумән алганда, бу елларда иҗат ителгән күп санлы хикәяләр, әйтерсең, киләчәктә туачак зур эпопеянең, сугыш турында язылачак олы китапның аерым битләрен, штрихларын тәшкил итәләр иде. Сугыш чынбарлыгын эпик планда, киң идея-эстетик гомумиләштерүләр ясап сурәтләү эшенә язучылар сугыштан соңгы елларда тотындылар. Бу эш хикәядән эре формаларга — повесть һәм романнарга күчүне сорады. Г. Әпсәлә- мовның «Ак төннәр» повесте бу өлкәдә күләмлерәк беренче әсәрләрдән булды. Повестьта совет разведчикларының батырлыгын. кыюлыгын, тапкырлыгын сурәтләү максат итеп куела. Геройларның мондый ■ сыйфатларын калкурак һәм күркәмрәк итеп ' гәүдәләндерү өчен автор әледәнәле романтик тасвир чараларына, кайчак хәтта маҗаралы әсәр алымнарына да мөрәҗәгать : итә. Моннан соң язылган «Алтын йолдыз» һәм «Газинур» романнарында Г. Әпсәләмов сугыш чынбарлыгының киң картиналарын, геройларның тулы бер галереясын тудырды. Биредә ул сугыш еллары прозасының үзәк проблемасын —социализм чорында үскән совет кешесенең характеры һәм рухының бетен нл өстенә төшкән зур тарихи сынау аша үтүен —киң планда, эзлекле һәм Дәвамлы рәвештә яктыртты. «Алтын йолдыз» кичәге унынчы класс укучылары — Урманов, Мөнирә, Ләлә, Хаҗәр һәм башкаларның сугыш утында характеры, рухы чыныгуын гәүдәләндерә. «Газинур» романында бу гомум идея бер герой — Газинур образында чагылдырыла. Газинур әсәрнең буенпаң-буена Матросов батырлыгын кабатларга әзерләнә. Романдагы һәр образ, һәр Деталь шушы үзәк максатка — геройның were геронк адымын ясарга килү юлын яктыртуга буйсындырылган. Нәтиҗәдә роман битләрендә гади совет кешесенең данлы тормыш һәм көрәш юлы, якты образы алга баса. Г. Әпсәләмов әсәрләреннән аермалы буларак, Г. Бәшировның «Намус» романы геройлары сынауны тыл тормышында, сугыш чоры колхозы кырларында үтәләр. Романның вакыйгалары сугышның иң киеренке көннәрендә, дошман Иделгә, Сталинградка якынлашкан көннәрдә бара. Геройларның характеры, физик һәм рухи көчләре авылның шул чордагы авыр хезмәтендә, гаять кырыс тормыш-көнкүрешендә сынала. Нәфисә, Айсылу, Тимери абзый, Карлыгач, Сөмбел, Мәүлиха түти фронтка икмәк җитештерү өчен киеренке хезмәттә күрсәтеләләр. Шушы процесста аларның хезмәт сөючәнлек, физик һәм рухи ныклыгы, тирән оптимизм, туган ил азатлыгы өчен үз-үзеңне аямау кебек гүзәл сыйфатлары бөтен күркәмлеге белән ачыла. Әсәрнең бу- еннан-буена зур күтәренкелек һәм яктылык рухы хөкем сөрә. Г. Бәширов совет кешеләренең иҗтимагый һәм шәхси уй-хисләрен органик бердәмлектә, иҗади хезмәт поэзиясе белән сугарып сурәтләде. Шул нигездә ул әдәбиятта уңай герой образын гәүдәләндерүнең матур үрнәкләрен бирде. М. Әмирнең «Ялантау кешеләре* һәм «Саф күңел» романнары бер үк вакытта фронт һәм тыл тормышын үз эчләренә алалар. Бу әсәрләргә чынбарлыкны масштаб белән, киң колачлап сурәтләү сыйфаты хас. Шул ук вакытта биредә геройларны тасвирлауда М. Әмирнең үзгә максатлары да бар. Мәгълүм булганча. Г. Әпсәләмов башлыча совет кешесенең ил алдындагы иң изге бурычын канлы сугыш кырында үтәве, бу эштә зур батырлык һәм ихтыяр көче күрсәтүе белән кызыксынды. Г. Бәшнровка килсәк, ул төп игътибарын совет кешесенең тугай илгә бирелгәнлеген, халык алдындагы бурычын үтәүгә карашын хезмәткә мөнәсәбәт аркылы, иҗади хезмәттә чагылдыруга юнәлтә. М. Әмир романнарында боларның икесен дә очратырга мөмкин. Шул ук вакытта язучы Г. Әпсәләмов һәм Г. Бәширов әсәрләрендә артык күзгә чалынып тормаган яки беркадәр үтеп барышлый гына искә алынган кайбер мәсьәләләрне алгы планга куеп һәм калку итеп яктырта. Ягъни М. Әмир Сугыш елларында кешенең мораль йөзен, әхлак мәсьәләләренә мөнәсәбәтен сынауга аеруча басым ясый. Ул геройларның шушы дәһшәтле көннәрдә иҗтимагый планда да, әхлак өлкәсендә дә бердәй намуслы һәм принципиаль булырга тиешлеге, аларны берберсеннән аерып карарга ярамаганлыгы турында жнтдн сүз алып бара. Сания. Фәрдәнә, Рифгать һәм башкалар, тылда һәм сугыш кырында зур багырлык һәм фидакарьлек үрнәкләре күрсәтү белән бергә, иң кыен очракларда да үз мәхәббәтләренә тап төшермиләр, апа турылыклы булып калалар. Бу киеренке көннәрдә алар мәхәббәтнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңлыйлар. Геройларны иҗтимагый планда күрсәткәндә язучы аларнык туган илгә бирелгән леген, тарихи оптимизмын, рухи ныклыгын һәм ихтыяр көчен гәүдәләндерүгә басым ясый Боларның гүзәл чагылышын ул коммунистларда күрә. Бөек Ватан сугышында совет халкы тарихта тиндәшсез батырлык күрсәтте һәм шунык белән бөтен дөньяны танга калдырды. Әдәбият бу батырлыкның тарихи чыганаклары белән кызыксына башлады. Моның өчен язучылар халыкның революцион үткәненә мөрәҗәгать итәләр. Шулай сугыштан сонгы елларда К. Нәҗминең «Язгы җилләр», Ә. Фәйзинең «Тукай» романнары. И. Газиның «Онытылмас еллар» повесте һ. б. дөнья күрә. Бу әсәрләрдә татар халкының революциягә кадәрге авыр тормышы, хезмәт кешеләренең әкренләп яңа җәмгыять төзү өчен актив көрәшкә күтәрелә башлаулары тасвирлана. Сугыштан сонгы проза, тарихи үткәнне һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын гәүдәләндерү белән бергә, табигый, заман тормышы белән дә якыннан кызыксына. 50 елларның беренче яртысында гадәттәгечә күп кенә язучыларның игътибар үзәгендә сугыштан сонгы авыл чынбарлыгы тора Шулай Ф Хөснинең «Җәй башы» һәм «Авыл өстендә йолдызлар», Ә Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр!». И Газиның «Алмагачлар чәчәк ата» повестьлары чыга. Шул ук вакытта язучылар тормышның башка өлкәләренә дә игътибар итә башлыйлар. А. Шамов, М. Максуд. 3. Нури, С. Сабиров һәм башкаларның очерклары нефтьчеләргә, мехчыларга, төзүчеләргә, эшчеләргә, елгачыларга багышлана. Соңрак проза чынбарлыкның бу өлкәләрен күләмле әдәби формаларда — романнарда яктыртуга күчә. И. Газиның «Гади кешеләр» романы безнең прозада Татарстан нефтьчеләренә багышланган беренче күләмле әсәрләрдән исәпләнә. Әмма романның әһәмияте тема яңалыгында гына түгел, барыннан да бигрәк тормыш дөреслегенә турылыклы булуында иде. Мона басьи ясауның сәбәбе шул. Илленче елларны заман темасын яктырткан кайбер әсәрләрен дә шул чор тормышы бөтен дөреслеге белә1 күз алдына бастырылмады, ул беркадә җиңеләйтеп, ясалма матурайтып күрсәтел де. «Гади кешеләр» романы менә шундш тасвирга полемика булып яңгыраган берен че әсәрләрдән иде. Автор нефтьчеләр тормы шын төрле яклап, каршылыклы үсеш про цессы итеп гәүдәләндерә. Шул нигездә ү. геройларын да. аерым алганда, бурмасте, Мансур Габнтовны И. Гази тормышча) ситуацияләрдә, реаль каршылыклар, кыен лыклар белән бәрелешләрдә күрсәтә, биреш әзер схемалардан, декларатив чишелешләр дән унышлы рәвештә котыла ала Кырьн тормышчанлык, кабатланмас характерлар үзенчәлекле кеше типлары тудырыр)а омты лу шулай ук контора директоры Гыйльма: нов. парторг Камышев. баш инженер Алмаев, бораулаучы Николай, Соня has һәм башкаларның образларын нҗат иткән1 дә дә чагыла. Болар барысы әсәрдә реалистик анализның тирәнәюе турында сөйлиләр. Г. Әпсәләмовиың «Сүнмәс утлар* романы укучыны завод һәм аның кешеләре тормышына алып керә. Биредә Г Әпсәләмот күп планлы һәм күп геройлы роман язуда нәтиҗәле адымнар ясый. Әсәрнең үзәгендә өлкән эшче Сөләйман Уразметов семьяси тора. Бөтен сюжет җепләре шушы семьяга барып тоташа. Сөләйман образында автор өлкән буын татар эшчесенең авыр, әмма данлы хезмәт юлын зур художество көче белән чагылдыра, геройның күп кырлы характерын, бай рухи дөньясын ачып сала. Романның иң әһәмиятле ачышларыннаа берсе —ул завод директоры Хәсән Морта- Зин образы. Биредә автор гаҗәп каршылыклы кеше язмышын чагылдыра. Мортазин гомер буе ниндидер зур эш башкару, «яшендәй бер яшьнәү» теләге белән, «кеше үземнән биек сикерергә тиеш һәм сикерәчәк!» — дигән ышаныч белән яши. Ул хезмәтне Д« хөрмәт итә. аны барыннан да өстен куя, Әмма эш турында күп уйлап, ул аны башкаручылар белән бик аз кызыксына. Бу нәрсә аны коллективтан, кешеләрдән аера, тар юлга этәрә. Нәтиҗәдә ул шактый көчле тормыш фаҗигасенә дучар була. Г. Әпсәләмов романда төрле буын совет кешеләренең үзенчәлекле һәм тормышчан образларын тудыра. Шулай кабатланмас характерлары, каршылыклы уй кичерешләре белән уку«ы алдыннан карт эшче Матвей I Погорельцев. Айнулла бабай, Гаязов. На дежла Николаевна, Назиров, Илшат, Акчурин, Иштуган, Гөлчирә һәм башкалар угалар- Алар кешеләр күңелендә Бөек Октябрь кабызган сүнмәс утны буыннан- куынга тапшырып һәм укучыларның ла күңелләрен яктыртып, матурлап үтәләр. «Сүнмәс утлар»ның төп фәлсәфи фикере дә шуннан гыйбарәт. 4. ЯҢА ҮРЛӘР ЯУЛАГАНДА Мәгълүм булганча, партиянең XX съезды карарлары, илебез тормышының төрле-төрле өлкәләрендә җанлану тудырып, әдәби хәрәкәткә дә зур этәргеч ясадылар Нәтиҗәдә илленче елларның икенче яртысыннан әдәбиятта зур жанлану башлана, язучыларның тормыш белән бәйләнешләре ныгый, ижат активлыгы һәм кыюлыгы үсә. Шушы шартларда татар прозасында әһәмиятле ике күренеш хасил була. Бер яктан, элеккерәк елларда беркадәр пассивланып киткән кайбер өлкән буын язучылар хәзер күркәм бер ижат активлыгы күрсәтә башлыйлар. Икенче яктан, инде 50 еллар башында ук каләм- Нарен сыный башлаган бер төркем яшьләр, аерым алганда Р. Төхфәтуллин, Н. Фәттах. А. Гыйләҗев, Г. Ахунов һәм башкалар 60 елларга инде шактый җитлеккән һәм әдәбиятта үз юлларын ачыклаган язучылар булып килеп керәләр. I Алтмышынчы елларда без менә шушы гомум җанлануның, ижат активлыгының җимешләрен күрә башлыйбыз Бу чорда татар прозасы чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерү юлында яңа үрләр яулый. I Язучыларның тормыш белән бәйләнешләре ныгый бару сәбәпле әдәби иҗатта аналитик башлангычның һәм тарихилык рухының көчәюе прозада туган халкыбызның Соцналь-рухн үсеш юлын тарихи аспектта, аның төрле этапларын сәнгатьчә гәүдәләндерү теләге үсүгә китерде. Әсәрләрдә бу үсеш юлының әһәмиятле өч этабы үзәк урын ала Г Бәшнровның «Туган ягым —яшел бишек», Г. Гобәйнең «Без үскәндә», И Газиның «Онытылмас еллар» (икенче китап) һам «Канатланыр чак», Ә. Еникинең «Вөҗдан» повестьларында, А. Расихның «Яма II. Туктарның «Ике егет». Ф Хөсни нец «Утызынчы ел», С. Рәфиковның «Беренче яз», Э. Касыймовнын «Гомер ике кнлмн», Г. Әпсәләмовнын «Мәңгелек кешо романнарында, Н. Дәүлинсң «Үлем белән ишаү арасында» һәм «Җимерелгән бастион» әсәрләрендә, Ш. Рәкыйповның «Геройлар эзеннән» исемле документаль повестенда татар халкының соцналь-рухн үсеше төрле яклап яктыртыла. Әлеге әсәрләрдә без татар хезмәт иясе массаларының 20 йөз башында иҗтимагый активлашып, революцион көрәш юлына басуларын, Беренче рус революциясе, бөек Октябрь, гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы ялкынында чыныгуларын, 20—30 елларда яңа тормыш төзүләрен күрәбез. Шушы гомум процессны чагылдыру белән бергә, бу әсәрләрнең һәркайсы аерым кызыклы мәсьәләләрне дә яктырта Г Бәширов повестенда. мәсәлән, туган халкыбызның рухи ныклыгының һәм оптимизмының тарихи чыганаклары зур осталык белән ачыла. А Расих романында хәзергә әдәбиятта аеруча актуаль төс алган мәсьәлә — тарихи шәхес образын гәүдәләндерү нигездә уңышлы хәл ителә. Сүз уңаенда соңгы елларда безнең прозаның бу мәсьәләне яктырткан тагын бер әсәр — Ш. Маннурның «Муса» романы белән баюын әйтеп үтәргә кирәк. И Гази һәм Ф Хөсни әсәрләрендә 20—30 елларда яна кеше туу процессы зур осталык һәм ышандыру көче белән чагылдырыла. Тулаем алганда, санап үтелгән әсәрләрдә татар халкының тарихи революцион үткәне катлаулы соцналь-рухн үсеш процессы итеп гәүдәләндерелә. 60 еллар татар прозасында актуаль төс алган икенче мәсьәлә —ул сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы авыл мәсьәләсе. Хәзерге язучылар иҗатында бу мәсьәләгә игътибар артуның объектив сәбәпләреннән берсе партиянең сугыштан соңгы авыл хуҗалыгындагы кыен хәл турында бөтен халыкка әйтеп биреп, бу хәлнең җитди сәбәпләрен Ленинча кыюлык белән ачып салуыннан гыйбарәт. Ә инде бу мәсьәләнең башлыча урта һәм яшь буын әдипләр иҗатында яктыртылуы шул чор авылында үзләренең балалык һам яшьлек елларын үткәргән ул прозаикларның әлеге елларда шәхси күргәннәре һәм кичергәннәре турында арттырмыйча да, киметмичә дә бер сүз әйтергә теләүләре белән бәйләнгән. Нәтиҗәдә күп кенә повестьларда үзәккә яшь герой образлары куела һәм ул образларда авторлар башлыча шәхси тормыш тәҗрибәсен чагылдыралар. Мондый әсәрләр рәтенә Р. Төхфәтуллинныц «йолдызым» һәм «Тамчылар ни сөйли», А. Гынләҗсвның «Берәү». Ә. Баяновның «Яшьлегемне эзлим», Н Фәттахның «Артта калган юллар», М. Шәрифуллннның «Еллар үткәч» повестьлары һ. б. керә. Әмма аерым очракларда язучыларның бары шәхси тормыш тәҗрибәсенә генә таянып эш итүләре, халык һәм тарих тәҗрибәсен искә алмаулары кайбер әсәрләрдә әлеге чор авылы турында шактый берьяклы һәм субъектив фикернең өстенлек алуына китерде. • я; Тулаем алганда исә бу повестьларның күпчелегендә авылның мәгълүм чордагы тормышы шактый объектив чагылыш тапты. Сүз уңаенда хәзерге прозада аналитик башлангычның көчәюе гомумән чынбарлыкның каршылыклы үсешен, бу үсешнең кыен моментларын тирәнрәк аңларга һәм чагылдырырга омтылыш артуга китерде. Мондый әсәрләр исәбенә тагын Ә. Еникинең «Рәшә» һәм «Әйтелмәгән васыять», С. Батталның «Сигезенчесе кем?», А. Гыйләжевның «Өч аршын җир» повестьларын кертергә була. Аларда сугыштан соңгы тормышның кайбер гыйбрәтле күренешләре шундый ук гыйбрәтле герой язмышлары аркылы шактый дәлилле чагылыш табалар. Икенче төр әсәрләрдә игътибар партиянең мәгълүм карарларыннан соңгы авылга юнәлтелә. Андый әсәрләр арасында иң әһә- мпятлесе —А. Расихның «Язгы авазлар» романы. Биредә әлеге карарлардан соң авыл хуҗалыгын үстерү өчен башланган киеренке көрәш уңай һәм тискәре геройлар арасындагы принципиаль конфликтларда бөтен барлыгы белән күрсәтелә. Г. Минский- нын «Язның беренче көне», Н. Фәттахның «Мөдир Саҗидә», X. Сарьянның «Әткәм һөнәре» повестьларында исә төрлесендә төрле уңыш белән хәзерге авыл тормышының мораль-этик мәсьәләләре, беренче чиратта, авыл яшьләренең мораль йөзе, тормыштагы юллары яктыртыла. Соңгы елларда авыл турындагы әдәбиятның тормыш географиясен киңәйтүгә омтылыш сизелә. Ачыграк әйткәндә, казакъ далаларын үзләштерүне чагылдырган ике күләмле әсәр —И. Салаховның «Күкчәтау далаларында» һәм Н. Фәттахның «Бала күңеле далада» романнары дөнья күрде. Алтмышынчы еллар прозасында өченче мөһим момент туган халкыбызның бүгенге тормышын сурәтләүгә карый. Әсәрләрдә еш кына гаять әһәмиятле бер процесска — татар халкының Совет власте шартларында тормыш офыгы киңәюен, аның профессио- наль-техник үсешен чагылдыруга игътибар бирелә. Нәтижәдә безнең прозага үз уй- хыяллары һәм шатлык борчулары белән үзенчәлекле профессия ияләре — нефтьчеләр һәм төзүчеләр, галимнәр һәм медицина әһелләре, энергетиклар һәм зур химия кешеләре, укытучылар һәм елгачылар килеп керделәр һәм әдәби геройлар галереясында үзләренә лаеклы урын яуладылар. Аларны без А. Расихның «Ике буйдак» һәм «Каһар- маннар юлы», Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» һәм «Яшел Яр», Г. Ахуновның «Хәзинә» һәм «Хуҗалар», Э. Касыймовның «Томан аша», М. Хәсәновның «Юллар, юллар» романнарында. А. Гыйләжевның «Зәй энҗеләре». Р. Төхфәтуллинның «Агымсу» повестьларында, С. Сабиров хикәяләрендә һ. б. күрәбез. Мондый персонажларны элеккерәк елларда да аерым очеркларда һәм хикәяләрдә очратырга мөмкин иде. Ләкин ул вакытта еш кына геройның исеме җисеменә туры килмәде. Хәзерге әсәрләрдә исә үзенчәлекле хезмәтнең, профессиянең герой рухына һәм психологиясенә мәгълүм эз салуы күрсәтелә. Бу хәл роман-повестьларда күп кенә кызыклы мәсьәләләрнең яктыртылуына сәбәпче була. А. Расихның «Ике буйдак» һәм Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романнарында. мәсәлән, галимнәр тормышы, фәнгә төрле-төрле карашлар бәрелеше чагылдырыла. Биредә А. Расих романы авторның геройлар тормышын һәм хезмәтен тирәнтен белеп сурәтләве, әсәр идеясен персонажлар арасындагы динамик конфликтта нигезләп һәм эзлекле рәвештә ачуы белән аерылып тора. Г. Ахунов, А. Гыйләжев һәм Р. Төхфәтуллинның ромаи-повестьларыида республикабыз халык хуҗалыгындагы яңа мөһим күренешләрнең — нефть промышленносте барлыкка килүнен, электростанцияләр төзелүнең кичәге крестьян тормышында һәм язмышында зур үзгәрешләр тудырулары конкрет герой образлары белән дәлилләп ачыла. Күренә ки, прозаның тормыш белән бәйләнешләре ныгу аның жанр үсешенә дз йогынты ясый. Халкыбызның үткәндәге һәм хәзерге иҗтимагый-рухн үсешен тирән анализ аша үткәреп һәм гомумиләштереп чагылдырырга омтылу алтмышынчы еллар татар прозасында күләмле әдәби формаларның — роман белән повестьның аеруча әһәмиятле роль уйнауларына китерде. Бу жанрларның үз эчләрендә дә кызыклы гына үзгәрешләр бара. Повесть еш кына үзенен сюжет-композиясе буенча романга якыная. Романның үзенә килгәндә исә, соңгы елларда без аның төрле-төрле формалары белән очрашабыз. Алар арасында социаль романны да, тарихиреволюцион романны да, психологик романны да һ. б. күрергә мөмкин. Хикәя исә, гәрчә ул әдәби иҗатның иң актИВ жанрларыннан берсен тәшкил итәргә тиеш булса да, хәзерге прозада роман белән повестьтан шактый калыша. Бу жанрга гомум игътибар кимегән бер вакытта ф. Хөсни, Г. Галиев, С. Сабиров, А. Гый- ләжев. Б. Камалов, Г. Мөхәммәтшнн кебек прозаикларның хикәя өлкәсендә ярыйсы гьтна актив һәм нәтиҗәле эшләп килүләрен аеруча билгеләп үтәсе килә. Тулаем алганда исә, тормыш белән бәйләнешләре ныгый бару аркасында, 60 елларда татар прозасы Һәм идея Һәм эстетик яктан үсә, җитлегә тоште. Туган халкыбызның XX йөз башыннан безнең көннәргә кадәр үткән тарихи үсеш юлын чагылдыру кебек гаять зур һәм катлаулы бурычны сәнгатьчә хәл итү дәвамында хәзерге проза реалистик анализның һәм конфликтлылыкның көчәюе, геройны мөхит белән диалектик бәйләнештә сурәтләү һәм тарихилык принцибына игътибар арту шикелле әһәмиятле эстетик сыйфатларга баеды. Болар барысы милли прозабызның нык адымнар ОР.ПӘН социалистик реализм юлыннан баруы турында сөйлиләр. Күренә ки. Совет власте елларыяда татар прозасы җитди эзләнүләргә һәм күркәм ачышларга бай булган данлы үсеш юлы үткән. Үз алдында торган олы бурычларны хәл итү өчен киеренке иҗат дәвамында ул һәм идея һәм эстетик яктан чыныга һәм җитлегә барган Республикабызның данлы юбилеен да язучыларыбыз тынгысыз эзләнүләр һәм кызыклы табышлар белән, иҗат юлында яңа үрләр яулаган хәлдә каршылыйлар.