Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Дүрт сүзе бар улымның Улымның бар дүрт сүзе: «Әннәлсе, «Әттә»се, «Тәттә»се, «Мәммә»се,— Менә шул һәммәсе! Аның сүзе тансыкмы, Тыңлаучы бармы, юкмы, Иртәдән кичкә кадәр Сөйләнәме-сөйләнә, Ничек теле әйләнә! «Әннә-нә»! «Мәммә-мә»!., Үткәндә дә бәйләнә, Сүткәндә дә бәйләнә: «Әттә-тә»! «Тәттә-тә»! Яраткач «тел бистәсен», Әтисе соң нишләсен! Иңеннән сыйпап үтә, Маңгаеннан «пәп» итә. Ә ул сөйли дә сөйли, һаман көйли дә көйли! «Әннәнә», «Мәммә-мә»! «Әттә-тә», «Тәттә-тә!» Йөргәндә урам-чатта, Дөнья бик иркен чакта, Ялгышкалап та куя: Автобус «еннө» була, Агачлар «мәммә» була, Агайлар «әттә» була, Бәбиләр «тәттә» була... Ә өйдә ул ялгышмый! Үз бүлмәсенә кайткач, Ник ялгышып торсын ди, Ник оятлы булсын ди! — Бер ягында әннәсе. Бер ягында әттәсе. Бер кулында тәттәсе. Бер кулында мәммәсе... ...Бүтән сүз нигә кирәк? Дөньясы түп-түгәрәк! Үскәч, сүзе артыр әле, Тормыш тәмен татыр әле! Бәлли-бәлли Бәлли-бәлли-бәү итә. Улым йокыга китә. Аңа әле ябынырга Бер кулъяулык та җитә. Имезлек авызында, Бар көче авазында, Берәр нәрсә теләсә, Бер кычкырып җибәрсә,— Тәрәзәләр зың итә! Әнисә килеп җитә, Әтисе килеп җитә, Әбисе килеп җитә! Бәлли-бәлли-бәү итә. Улым йокыга китә. Килешле соң ятагы! Шул килешле ятагында Ял итеп алыр чагы! Үрти күрмәгез тагы! — Бик бәләкәй дип, көлеп, Куәте юктыр, диеп... Белеп торыгыз аны — Сәгатьләп үскән чагы! Күзләрен йомсын әле. Бераз көч җыйсын әле, Аннан уяныр әле. Бер аваз салыр әле! Менә шунда күрерсез, Менә шунда белерсез Аның нинди икәнен! — Әнисен йөгерткәнен. Әтисен йөгерткәнен, Әбисен йөгерткәнен, Дөньяны селкеткәнен! Тс! Улым йоклап китте!.. «Бөрлегән» Төлкеле дә, Бүреле дә Бер совхоз бар Бөреледә. Поход белән күпләр килә Төрле җирдән Бөрелегә. Без дә килдек класс белән — Үзебезнең Бөреледән. Ник борчыла икән врач? Сәбәбен без белдек аннан: Бер күк төлке чирләп үлгән. Өч көчеге ятим калган... Елый төлке балалары... Жәлләмәгән бер нәни юк. Елый төлке балалары: «Әни кая? Ник әни юк?» Кинәт йөгерде Марзия, Нәрсә кирәген сизгән ул,— Куенына песиен тыгып Алып та килде тиздән ул. Песинең исеме — «Бөрлегән», Шуннан инде — Бөреледән. И көчекләр! Бәләкәчләр! Мәчегә чит түгел алар: Ятимнәрне бик яратыр, Имезер, юатыр — ялар... Сөенештек бөтенебез, Сөенде врач абый да: Хәзер инде Ятим түгел Нәни төлкеләр — сабыйлар... Бер ел үтеп китте моңа, Без дә инде икенчедә. Көчекләр бик зур үскәннәр, Ә «Бөрлегән» гел кечкенә... Төлкеләр үскәч, «Бөрлегән» Үз өенә кайтып киткән. Көчекләрен бик сагынса, Хәл белергә килә икән. Көчекләре аны күргәч Тотына ди сөенергә. ...Менә нинди «Бөрлегән» бар Төлкеле дә, Көзәнле дә, Бүреле дә Бөреледә!» Чакыртып алды үзенә Врач абый безне бер мәл. «Бөрлегән»нең муенына Бәйләде ул алтын медаль. Бөреледәге нәниләр Чабып китте өйдән-өйгә: «Бөрлегән»гә медаль килгән! «Бөрлегән»гә медаль килгән! Кайберәүләр сораганнар: — «Бөрлегәнгә»? Медаль? Нигә? — һе, нигә! Мәче булса да Ятимнәргә ул әни лә!!! Бөреледә Кешеләрнең Әле дә булса исендә: Утыз төлке үстерергә Туры килгән бу песигә... Беләсезме без ничәү? Безме? — Җидәү, минемчә. Ә Илгиз — сигезенчебез, Тугызынчы — бозау-үгез. Бозау-үгез дә Илгиз — Икесе буйга тигез. Шул бозау-үгезебез Сөзеп өйрәнсен, дибез. Җидәүне куа үгез, Без качабыз үзебез, Өстергән була Илгиз — Әйтерсең, маэмай үгез: Илгиз, без һәм үгез «Үстерсен үгез мөгез — Әйләнсен чын үгезгә, Үгез күрке — мөгездә!» Муенында муенчак, Үгез-бозау уенчак. Өстерә бирә Илгиз — Тәмам котырды үгез. Нишләргә дә белмибез, «Котыртма, Илгиз!» — дибез. Өстереп торган Илгизне Өстерәп китте үгез. Яман булды Илгизгә, Кызганыч булды безгә..