Поэзия
Хисам Камалов Ленин сүзе Кешеләргә оҗмах вәгъдә итец. Патшалар һәм күпме түрәләр Трибунада күкрәк суга-суга. Төкерек чәчеп антлар биргәннәр. Халык ышанган һәм ышанмаган... Көчле сүзләр белән алганнар — Кешеләрнең ватанчыллык хисен Бик мәкерле файдаланганнар. Коры сүзгә халык ышанмый ул, Нәтиҗәне шундук ясый ул: Сүзләр эшкә туры килми икән, Халык кырын карый башлый ул. Тәҗрибәле халык: белеп тора Юмалауны, жайлау-көйләүне. Нәрсә генә күтәрмәде халык?! Күтәрми тик ялган сөйләүне. Хикмәтле ул халык: күпне белә. Тиз аера чынны ялганнан... Килеп җитә бер көн Ленин сүзе Әллә Мәскәү, әллә Казаннан. «Безгә әле зарарлы булса да Дөреслекне кирәк әйтергә»,— Дигән Ленрн. Чынлык ярдәм итә Бәлаләрне җиңеләйтергә Чынбарлыкны бер дә буямаган Ленин сүзе әле бүген дә һәр начарны җиңүче көч булып Постта тора безнең күңелдә! Туган җирем — Идел йорт, Җаным дөнья белгән җир. Туфрагына бабамнарның Хәләл каны сенгән жир. Туган җирем — Идел йорт, Туган көлләр яткан жир Башлар шуны онытса да, Ташлар истә тоткан жир. Туган жирем — Идел йорт, Эшчәннәргә имле җир. Киң Рәсәйнең үзәгендә Тук төш кебек жимле жир! Туган жирем — Идел йорт. Күпме милләт сыйган йорт, Юмартлыгы, татулыгы Белән илләр җыйган йорт. Туган жирем — Идел йорт, Татар һәм рус туган йорт, Бер-берсенең бәхетләре Бер-берсеннән торган форт. Туган җирем — Идел йорт, Шәфкатьле, бәгырьле йорт. Без Иделдә туганнарга Анадай кадерле йорт! Туган жирем — Идел йорт, йөрәгем ябышкан җир. Ин якын дусларым белән Үземне табышкан җир. Дәмин -Дәмин кайткан» — диләр. Бер башкисәр Малай иде безнең авылда. Читкә китеп, кеше 'булган ди бит, Ышануы моңа авыр ла. Үзен күрдем, олыгайган, җитди, һич сизмәссең элекке эзләрне. Тыштан кеше нык үзгәрә, ләкин Эче аның артык үзгәрми. Киеменә карап кына әле, Юк, мин түгел фикер әйтүче] Күп мал җыеп, Буш баш белән була кайтучы. Дәмин сөйли читтә йөргәннәрен. Төпле сизелә, сатмый бакырга... Шигем бетә бара, Түгел бер мал, Жыеп кайткан икән акыл да: — Эшенә дә, каты салкынына Тиз күнектем анда баруга. Ләкин менә һич тә түзеп булмый Туган-үскән җирне сагынуга. Караганда—тавын сагынасың, Су эчкәндә — чишмә суларын... Кайчагында ачуымны китерә Шул сентимент, йомшак булганым. Жирсүләргә чыдап булмый икән, Төшкә кереп зарны күбәйтә. Нәрсәсе бар безнен бу жирләрнең Нәкъ тәкъдирчә җанны сөмәйтә? Шундый таулар анда да бар иде. Шундый чишмә, шундый камыш-күл. Гейзерлар бар, зәңгәр калкулыклар, Юк, берсе дә жанга хуш түгел. Эх, Сагындырды авыл тыкрыклары, Жанны иги торган .моң сарды. Акчаны да күп төшерә идем, Шул туган жир тартып кайтарды. Ышанмассың, шахталарда эшләп Башым ачылды. Томаланган фикер әллә ничек Кабыгыннан гүя әрчелде. Баш эшләсә рәхәт!.. ...Мин сорамыйм: «Нинди шахта?» — анысы хәрби сер. Сизәм, серне тота белә торган. Ышанычлы, мәнле һәм сабыр Ул тутыккан иде, хәзер инде Жиз самовар кебек ялтырый Тормыш ничек ача кешеләрне! — Сөенә-сөенә шуңа аптырыйм. Очраганмы яхшы кешеләргә. Яхшырганмы тормыш әмереннән? Әнисенә ачы кайгы иде, Сөенеченә хәзер әверелгән һай, молодец, күтәрелгән Дәмин. Барысы алда, шуңа юл тота Юк, яшәмәс бүтән яктысында. Ул үзе дә инде яктырта. всэжсэва Салисә Гәрәева Урал! Урал! Синен урманнарын Башкорт көен көйли әле дә, Зөлхиҗҗәкыз, чулпы чылтыратып, Суга килә, төренеп шәленә. Бөркет куна мәрмәр кыяларга, Тау башлары томан яшергән, Зөлхиҗҗәнең көмеш чулпысыдай, Көмеш күлләр җиргә чәчелгән. Урманнарда карагай да каен Аралашып, үрелеп үскәннәр, Кайтып киләм туган якларыма, Әй, күңелдә хисләр ташуы! Сагындырган сары гәрәбәдәй Бодай урган Тулбай басуы. Дулкыннарга тияртимәс кенә Ракетада очам Казаннан, Туган җирем! Сине сөю җырын Күңелдәге кебек язалмам. Уралларны урап кайтам сиңа, Җанда җырлар ташып ургыла. Тау чишмәсе булып шаулар идем, Әйтелмәгән хисләр урынына! 1969, Көмеш орчык кебек ракеталар ЛАанзарана синең өстәлгән... Хәрәкәттә синең заводларың - Чуен кайный, җырлый станнар, Чуен коя башкорт егетләре — Үзебезнең Башкортстаннан. Урал! Урал! горур исеменә Матурлык та, көч тә кушылган Илебезнең корал арсеналы Башланадыр менә шушыннан. Сүзсез генә кысып беләгеңне Янәшәңнән атлар идем мин; Сөюемне синең, ышануыңны Кер тидерми саклар идем мин. Күзләремдә түгелергә торган Моңнар барын аизсәң иде бер, Сүзсез генә кайнар кулларыма Горур башың исән яде бер! Сүзсез генә сызып йөрим, йөрим Ә күңелдә... моң да чакыру... Хыялларым, йөрәк ялкыннарым Җырга гына күчәр ахыры. Сүзсез генә янам, кайнар яшьләр Сүзсез генә ага яңактан. Яратмаган кешем янда йөри, Юлларыма чыкмый яраткан... Альберт Закиров Буяу Кулларымда калды кызгылт буяу Табутыннан дуенын буялып. Буяу сеңгән шушы кулларыма Карап тордым озак уйланып: Ник көтмәдек — Аның табутында Буяу да бит әле кипмәгән. Без шулкадәр ашыкканбыз икән Соңгы юлга дусны илткәндә. Җир дошманы белән алышканда Җир-анага ауды кан коеп. Яшен кебек үткән яшь гомерен Хәтерләрбез әле сагынып. Без ашыктык. Тизрәк аны жирләп. Ал кояшка карап атларга. Без ашыктык... Безнең дустыбызны Телсез таллар калды сакларга. Тик кулыма сеңгән Кызгылт буяу Сүзсез генә мине битәрли. Безне шулай Нәрсә ашыктыра. Бу тынгысыз заман микәнни? 1968 Буш күңелең белән туган җиргә, Беләм, кайту мөмкин түгелен. Тәпи баскан тәүге сукмагыма Күз яшьләрем калган түгелеп. Сагындырган яшьлек истәлеген йөрәгемдә күпме сакладым. Юл буенда күрәм. башка гөлләр Башка төрле чәчкә атканын. Күпме йөрмим яшьлек үткән юлдан, Аякларым арый белмиләр. Ә күзләрем Сөйгән кешем белән Киткән матурлыкны эзлиләр. Мин онытылып кабат тыңлар идем Таныш былбыл сипкән моңнарны. Эчәр идем минем яшьлегемне Агызып алып киткән суларны. Кайда икән кулга-кул тотышып Кечкенәдән үскән талларым? Ак болытлар түгел, оча мәллә Бала чактан таныш казларым? 1964 Март жилләре килеп ишек каккан, Март жилләре хәбәр китергән. Тууымны минем каршы алган, Тәүге тормыш моңын эчергән. Гомеремнең минем башлангычы Март жилләре илткән авазда. Ярылмаган бөре исләрендә һәм... туачак матур һәр язда. 1964 Бик күпләрнең тик сүзләре истә, Сакламаган хәтер үзләрен. Алар бәлки күптән исән түгел, Әле дә исән ләкин сүзләре. Алар миңа һаман тынгы бирми. Киләләр дә бергә җыйналып, Кайберләре аугач торгызалар. Кайберсеннән китәм кыйналып. Бу сүзләр бит тормыш авазыдай Давылларны кисеп ашыккан. Авыр чакта җылы икмәк кебек. Саклап калган яман ачлыктан. Башкалардай мин дә кыеклардан «Тамам» диеп торган бер тамчы. Янып Кибеккәндә, салкын судай Бик кирәкле бер сүз булсамчы! 1966 ♦♦♦♦♦♦ Флюра Гыйззәтул л ина Игенче һәм тургай Жырчы тургай, и сокланам сина,— Кыйблам синең — кая борылма. Зармы, моңмы, шатлык, горурлыкмы,— Ни могжиза, әйтче, жырыңда? Баш өстемдә сайрап торасың да, Омтыласын биек-биеккә. Мине дә син чакырасын кебек Үзең белән зәңгәр киңлеккә. Канатлар юк миндә синдәгедәй, Күзләр белән үлчим жирләрне. Шулай да бит бер үк болын-кырлар Зарыгып көтә безнең килгәнне. Әйтче, тургай, әйтче, нигә шулай Талпына сон күңел бу язда? Шатлыкларың булса, чәч син тизрәк, Тәмам итәм сонгы буразнам! Чаптар атлар кире кайтмады Атлар китте чабып узышка... Нәкъ шул чакны бөтен жир өстен Кара томан, болыт каплады. Без җыелган олы мәйданга Чаптар атлар кире кайтмады— Чаптар атлар кызыл яу булып. Кара томан аша ургылып. Күтәрелде дошман каршына! Офыклардан күккә жәелде Өермәле ялкын катламы. Офыкларга таба юл алып Тагын чаптар атлар үттеләр. Киткән атлар кире кайтмады. Тимер күкме, җирән кашкамы... Офыкларга үрелеп карасам, Үткәннәрне искә төшереп, . Мәңге сүнмәс ялкын теледәй. Чайкала күк әле дә аларның Кызыл яулык чөйгән башлары. в «к у.» № 11 81 Әле дә бии кебек аларның Тимер тояклары ут чәчеп, Ал шәфәкъле офык читендә... Кайтмый калган чаптар атларның Хуҗалары кемнәр булганнар? Хуҗалары кайда бу көндә?.. Чишмәләр дә серле Чишмә юлы, чишмә юлы үрле, Чиләкләрем минем аллы-гөлле. — Уф, йөрәгем, уф йөрәгем! — дисең, Яннарыма тукталганнан бирле. Сөйләр сүзләреңнең бармы чиге? Үрле чишмә буйларына кире Нинди язмыш кайтарды соң сине? Яшел хәтфә кебек чишмә үре. Чишмә төбе бриллианттай ак таш. Чишмә булып чишмәләр дә серле, Йөрәк — диңгез... Анда ниләр ятмас!