Поэзия
Кокушкинодан репортаж Зур юллар йөгерә ерак зәңгәрлеккә... Хәтер, бүгенге көнгә син дан җырла! Кокушкино... Монда сәяси сөргендә, Беренче сөргендә УЛ була. Флигель бик иске, Кайчан төзелгән ул?.. Бәлки йөз ел элек?.. Тик чәчәкләр шиңми. Әйтерсең, һаман да Аксыл куртка кигән, Урта буйлы егет — Шул студент йөри... Аңа атап салган Бу һәйкәл янында Мин туристлар белән Озак басып торам, һәм уйланам һаман: Аны, Ульяновны Мин соң кемнәр белән Чагыштыра алам?.. Гранит ташлардан һәм нык бронзадан Коелган Ульянов Охшый тик үзенә! Йөзе генә түгел. Сыны гына түгел — Аның уйлары да Бары тик үзенчә! Тик галәмдә әле Ильичның төп аелын Тулы тасвир итәр Көчле бер оста юк. Ленин ул — могҗиза! Кадерле зур исем. Ленин ул — Дөньяда халыклар остазы! Ул безгә үлемсез дөреслек күрсәтте, һәм безнең һәр эштә яши ул! Ильичның Мәңгелек шикелле яшь күңеле, Син безгә мәңгелек канат бул! Гәрәй РӘХИМ тәрмемәсе.