Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Көтә аны, көтә һаман Йөзгә җиткән олы каен. Бик якынның, бик танышның Туган көне җиткән саен, Сагынуларын сөйли-сөйли Яшьлек дусын көтә каен: «Ничә еллар узды инде Бу яклардан киткәненә, Ничә еллар булды инде Хуш әлегә дигәненә. Кайда йөри, нигә килми Туган-үскән җирләренә?..»» телләрдән Хәсән Туфан  Ленин каены Хәбәр кайта, сәлам кайта Киек кошлар канатында, Анголадан, Вьетнамнан Аның туган якларына. Язлар саен хәбәр кайта Идел буе ярларына: «Зәнки кызы йолдыз чигә Ул китергән байракларга. Ханой кызы патрон ташый Ул юнәлткән солдатларга, Көрәшләрдә йөри Ильич Еракларда, еракларда...» Бу исем — ирек авазы, Бу исем — сыйнфый нида. Бу исем бөтен җиһанның Колларын, ярлы-гидаен Фидакарь сафка җыя. Бу исем — безнең халыклар Тел ача торган исем. Ленин Бу исем — азат булуга, Фаныйны бакый кылуга Юл саба торган исем. Боралмый безне бу юлдан Ни бер Сил, ни бер Давыл: Дөньяның һәрбер ягында, Гарасат мәйданнарында Бу исем — безнең пароль. Пабло Неруда Чили шагыйре >ос ооооэооос Ленинга мәдхия 1 Ленин! Синең турыда җырлар өчен тиеш мин сүзләр белән хушлашырга — кирәк миңа агачлар, орлыклар, сабан, көпчәкләр белән язарга. Син — яңгыравык та, төгәл дә — фактлар яки Җир шикелле. Булмагандыр Владимир Ульянов кебек, икенче бу җирнең иң җир кешесе. Була озын буйлы кешеләр, алар күнеккәннәр — биек чиркәүләр кебек үк, болытлар белән сөйләшергә. Алар — озын, ләкин ялгыз кешеләр. Ленин Җирнең үзе белән килешү ясаган. Ул һәркемнән ераграк карый алган. Елга, таулар, кырлар аның өчен ачык китап булган Шуны укыган. Укыган — бар кешедән озаграк, аңлаган — бөтенесеннән күбрәк. Күз карашы белән үтел кергән халыкларга, кешегә, кешене тирән коедай күреп баккан, караган кешегә — билгесез бер минералдай күреп, гүя аны үзе ачкан да, тиеш хәзер минералның динамик яктысын халыкларның яшерен хәзинәсеннән алырга, барысы бергә кушылып, өр-яңадан тусын, халыклар — Вакыт, Җиргә лаек көчле булсын, дип. II Әкрен! Салкын җанлы инженер белән буташтырма аны. Әкрен! Кайнар канлы мистик белән дә бутама. Янган аның акылы — көлгә әверелмәгән, һәм үлеме — утлы йөрәген суыта алмаган. Ill Хәтерлим: Раэливта син балык каптыргансың. Үтә күренмәле сулар — көзге кебек — гүя салкын, көмешләнгән чал төньякның болынына ташлаганнар аны. Ят, кешесез ялгызлык, үсемлекләр төн һәм кардан арган, шалашта Арктика җиле тавышы. Күрәм: тыңлый Ленин су тавышын, кошлар канат кагышын, һәм урманның көчле йөрәк тибешен. Ленин колак сала урман тавышына һәм тормышны тыңлый, табигать тантанасы аша җил адымына, тарих адымына колак сала. IV Булды кешеләр — фәкать тикшеренүчеләр, һәрберсендә китаптей тирәнлек, фән дәрте, һәм берәүләрнең җан эше иде — хәрәкәт. Ленинда исә ике канат акыл һәм хәрәкәт,- уй белән эш иткән, серләр чишкән, дөреслеккә, кешегә ябылган битлекләрне ачкан һәм һәр җирдә була алган, бер үк вакытта — һәр җирдә. V Ленин! Кулларын армаган-талмаган һәм акылың ял белмәгән, горизонтта күренгәнче нур балкыткан образ,— канга баткан үзе, һәйкәл кебек, сәләмәләргә төренгән җиңүче, нурдан да гүзәл хатын-кыз, җәрәхәтләнгән, ысланган бер нәрсә. Иң ерак илләрдән күрделәр халыклар: бу — ул иде, шөбһәсез революция иде. Карт йөрәге дөньяның яңача типте. VI Ленин, Җир кешесе! Күккә ашты синең кызың! Йолдызларны хәрәкәткә китерә синең кулың — шул ук кул ул — икмәк турында, халыкка җир турында декретлар беркеткән, шул кул — йолдызларга җиткен. VII Хәзер бар да башкача, ә ул чакта заман кырыс иде, ә көннәр әче, чәнечкеле, авыр иделәр. Күпме еллар — чикләрдә бүреләр улады тормыш һәйкәлен аударырга теләп, ачлык, ут, газ, үлем белән яшәү күзләрен яндырырга теләп. Теләделәр алар, үлсен дип, Синең кызың-җиңү белән бергә — иркен, бөек, затлы һәм көчле Советлар иле дә. Барып чыкмады. Икмәк, күмер җитмәсә дә, гомер үзе җитмәсә дә, яндырылган өйләргә, алачыкларга күктән — яңгыр, кар, хәтта кан яуса да. Төтен-ут аша күрделәр аны иң ерак илләрдән халыклар — күрделәр, ничек ул — тормыш һәйкәле — көрәште, үсте, һәм үсте, һәм үсте, куркусыз йөрәге йолдызга әверелгәнче. VIII Ленин! Ераклардан рәхмәт тапшырабыз сиңа. Син бөек карарлар кылганнан алып, йөгерек адымнарың, йөгерек күзләрең вакытыннан алып, шатлык өчен көрәштә ялгыз түгел инде халык. Чиксез ирекле ил бар, камалышны өзде, янауларга, сугышларга бирешмәде, җимерелмәс крепостька ул әверелде — һичкем җиңә алмас аны. Кешеләр яши инде яңача, һәм яңа икмәк ашыйлар — өмет ипие ул. Чөнки җир үзәгендә — Ленин кызы — Жиңү. Барысын яктырта үз нурында. IX Ленин! Рәхмәт сиңа тәгълиматың өчен. Рәхмәт, рухи ныклык өчен, Ленинград өчен, чирәм җирләр өчен, чиксез иген бөртекләре, мәктәпләр, солдатларың — чын титаннар өчен. Рәхмәт, синең җирдә мин сулаган һава өчен, ул бүтәнчә һава: киң дөньяга хуш ис аңкыта ул, зәңгәр таулар төсле балкый... Ленин! Рәхмәт сиңа икмәк өчен, өмет өчен! РӘДИФ ГАТАУЛЛИН гврҗемосе.