НЕФТЬ ҺӘЙКӘЛЛӘРЕ
Шзһзр салыначак биредз. А. С. Пушкин. имәк, Җәлилгә сәфәр тотабыз? — Машинабызның хуҗасы яше әллә ни зур булмасо да күпне күргәнгә, күпне белгәнгә охшаган чая егет шулай дип сорады да диңгез дулкыны төсендәге еряңа «Волгаа иртәнге чык кибеп ta олгермәгән юеш асфальттан җәһәт кенә кузгалып китте. Эшлекле ыгы-зыгысы, машиналар пәм тепловозлар шавы белән Бегелмә артта салды. Элек өяз үзәге булган бу шәһәрдә искелек белән яңалык әле янәшә яши. эшләп килә. Аның хәзер 9 члены бар, бүлек тирәсенә уннарча яшь язучылар, үз эд каләмнәрен беренче кат сынап карарга омтылучылар тупланган. Рафаил Төхфәтуллии, ° Әдип Маликов, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Шамил Бикчурии, Сәет Кальме- я гов, Энҗе Мөэминова кебек каләм осталарының повестьлары, шигырьпоэмалары, и драма-хикәяләре белән Татарстан хезмәт ияләре генә түгел, бөтенсоюз укучысы да таныш. — Безнең Әлмәт шундый инде ул,— дип шаярта КПССиың Әлмәт шәһәр коми- - теты секретаре В. В. Ермаков.— Магнитлы шәһәр — бөтен кешене үзенә тарга. J Инженерын да, тезүчесен дә, язучысын да... Бу сүзләр, әлбәттә, беренче чиратта әдипләрдән Гариф Ахунов белән Рафаил ■ Техфәтуллинга кагыла. Аларның беренчесе Казанда, икенчесе Кенөрдә яши, повестьлар, хикәяләр яза иделәр. Шуннан тоттылар да Әлмәткә китеп бардылар. Биредә кайнап торган чын тормыш, нефтьле яклар романтикасы, кайчандыр артта калып килгән бу районнарны берничә ел эчендә бөтенләй танымаслык иткән кешеләрне якыи- нанрак белү теләге, алар турында язу теләге чакырды аларны Аларга адресның болой үзгәртелүе өчен үкенергә туры килмәде: -Хәзинә», «Хуҗалар» романнары, берничә пьеса, хикәя һәм очерклар—шактый зур багаж бит бу Гариф Ахуноә очен. Хәер, ’ бу әйтелгәннәр бер Ахуновка гына кагылмый. Ә Рафаил Техфетуллин, Әдип Мали: ков иҗатлары нинди мул уңыш бирә! Ә алар тәрбияләп, өйрәтеп үстерә торган әдәби . алмаш әдәбиятка нинди бай тормыш материалы белән аяк баса! J Нефти районнарында, аерым алганда. Әлмәттә яшәүче художниклар да рәсем 'сызу, күргәзмәләрдә катнашу белән генә чикләнмиләр. Уз тирәләренә яңача зәвыклы, уйлый белүче актив туплап, алар шәһәр урамнарының, бакча-стадионнарның, • клуб-китапханәләрнең яңача оформлениесен эшләделәр, рәсем сәнгатен халык арасын * да киң пропагандалауны оештырдылар. > Моннан берничә ел элек ачылган балалар художество мәктәбе Әлмәт рэссамна- ры өчен зур җирлек булып тора. Аны ачу турында беренче тапкыр сүз чыкканда ; шик белдергәннәр иде: мәктәп кадәр мәктәп өчен җитәрлек кадәр укучыны каян ■ табып бетерербез!! Анда укыр өчен бер теләк кенә җитми, галант дигән нәрсә Дә I булырга тиеш бит әле. Ә хәзер уку елы башланыр алдыннан шундый конкурс була ки, Әлмәттәге барлык бала рәссам булырга җыена икән дип белерсең. Мәктәпне оештыручылар уку бинасы табу, укытучыларның штатын ачыклау кебек мәсьәләләр. не хәл итәргә өлгермәде, рәсем ясарга өйрәнмәкче нефтьче агайлар үпкә белдор- (1 деләр: i> _ Бу ничвк килеп чыга инде, әллә без балаларыбыздан калышырга тиешме! Бер нишләр хәлең юк, балалар мәктәбе каршында зурлар өчен кичкд студия ачарга туры килде. Хәзер илледән артык оператор, бораулаучы, тезүче, газ чыга- _ ручы сәнгать тарихы, композиция, скульптура, нөгыш сәнгате буенча шунда «сабак k тыңларга» йөриләр. Дәресләрне Әлмәт художниклары нигездә җәмәгать эше тәртибендә алып баралар. ' Әлмәт предприятиеләренең берсендә токарь булып эшләүче Григорий Маляров- ка инде илле яшьтән артык. Ләкин чәченә чал кергән бу кеше яшьләрчә бер мавыгу белән мәктәпкә йери, бер генә дәресне дә калдырмый. Аның этюдлары авторның туган табигатькә мәхәббәте, хезмәттәшләре — нефтьчеләргә ихтирамы турында сой- лиләр. Художество мәктәбенең үзендә быелга кадәр шактый сәләтле яшүсмер Михаил Вотяков укып йөрде. Ул быел мәктәпне тәмамлап чыкты һәм укытучылары аңар, дан киләчәктә әйбәт кенә рәссам чыгачак диләр. Михаилдан ике ел соңрак шул мәктәпкә, аның кичке студиясенә икенче бер Вотяков йөри башлады. Тиздән мәсьәла ачыклана: студиягә кереп укырга Варфоломей Ильичка улы Михаил киңәш биргән икән. һәр шәһәрнең үз тарихы, үз бүгенгесе һәм үз киләчәге, бүтән беркайда да кабатланмый торган үз йөзе һәм, ниһаять, үзенә генә ха: гүзәллеге була. Бу ха- кыйкать Татарстан нефтьчеләренең зурлыгы һәм әһәмияте ягыннан икенче шәһәре булган Лениногорск өчен дә хас. ...Биредә, шау-шулы зур юллардан, зур шәһәрләрдән читтә, яшь имәннәр үсеп утыра торган шактый биек калкулык итәгенә сыенып, зур вакыйгалардан читтә, дан- шеһрәт артыннан кумыйча, яңа Писмән исемле кечкенә генә бер рус авылының йортлары тезелешеп торган. Аксакаллар сүзенә караганда, авылга бу исем «письмо» («хат») дигән сүздән алып бирелгән, имеш. Риваятьләр сөйләвенчә, борын-борыи заманнарда, власть башында патшалар утырып, илдә хаксызлык хөкем сөргән вакытларда, бу авылга властьлар каршында нидер гаепләре булган, кыю фикерле кешеләр килеп урнашкан. Билгеле, үз теләкләре белән түгел, ә сөрелгән кешеләр булганнар алар... Алар үз авылларында гына түгел, бөтен тирә-юньдә бердәнбер укыйяза белә торган кешеләр булганнар. Күрше авылларда яшәүче рус һәм татар крестьяннары волостьтагы яисә өяздәге түрәләргә гариза яздыру өчен, ә кайберләре еракта патшага хезмәт итүче солдат улына хат сырлап бирүне үтенеп, алар янына еш килә торган булганнар. Әлеге исеме дә, имеш, менә шуннан киткән: «письмо», «письмянка», «Новая Письмянка»... Совет власте урнашып, район үзәге булып киткәч тә, Новая Письмянка гади бер авыл булып кала килгән, административ учреждениеләр урнашчан берничә биегрәк бинасы гына булган. Авылның киләчәк язмышын Новая Письмянкадан берничә генә чакрым ераклыктагы, Шөгергә бара торган олы юл өстендәге Тимәш авылы читендә 1948 елда бо- рауланып, моңа кадәр илдә күрелмәгәнчә бай нефть ятмасы ачылуны хәбәр итүче тарихи 3 номерлы скважина хәл итә. Шуның аркасында бу тирәләргә, чал Уралның шаукымы барып җиткән эреле-ваклы калкулыклар төбәгенә, зур илебезнең барлык почмакларыннан халык агыла башлый. Берничә йөз көше яшәп килгән, шуларны туендырып, киендереп торырга гына күнеккән Новая Письмянкада кинәт урын кысанак башлый. Письмянка дигән авыл гомере буе йөрткән исеменнән ваз кичәргә, исеменнән генә түгел, гомумән авыл булуыннан ваз кичәргә, зур-зур йортлы, киң-киң урамлы, электрлы-радиолы, автобуслы-машиналы шәһәр булып үсәргә тиеш була. Безгә иң якын кешенең, безгә социализмны ачып биргән, коммунизмга юл күрсәткән, шуңа илтәчәк партиябезне оештырып биргән һәм, ниһаять, Идел буенда -жара алтын» эзләүне чын фәнни нигез! ә кую турында беренче күрсәтмәләрне биргән кешенең — Ленинның исемен кушарга булалар яңа шәһәргә. Менә шуннан бирле ул шәһәр Лениногорск дип йөртелә. Аңа, Лениногорскига, әле унбиш кенә яшь тулып килә. Ул үзендәге ун мәктәпне быел бетереп чыккан һәр укучысыннан берничә елга яшьрәк. Ул Казагыстанның һәм Алтайның чирәм җирләрендә беренче палаткалар барлыкка килүдән бер ел соңрак Лениногорск исемен йөртә башлады. Бу кала Җирнең беренче ясолма иярченнәреннән дә ике елга соңрач туа. Россия Федерациясенең Татарстан АССРдагы Новая Пись- мяика эшчеләо поселогын Лениногорск шәһәре итеп үзгәртү турындагы Указы 1955 елда кабул ителде. Шул унбиш ел чамасы вакыт эчендә шәһәр көнләп түгел, сәгатьләп үсте. Шундый гына яшьтәге шәһәр өчен 50 мең чамасы халык —бу аз түгел инце, Лениногорск үзенең өлкән агасы Әлмөткә кара.аивда ике яшькә яшьрәк. Ләкин үзләренең эшләре ягыннан, елгәртәнләк дәрәҗәләре *гыкнан алар — яшьтешлар, 124 замандашлар берүк шартларга куелганнар, бер ук бурычларны хәл итү ечен арышалар Бу, әлбәттә, аларның һәр икесенә беренче булырга омтылырга кирәк урында үз шәһәреңнең уңышлары белән мактанып алырга, алай гына да түгел, аның бетен яктан әйбәтрәк булуына чын күңелдән ышанырга һәм бүтәннәрне дә ышандырырга тырышырга комачауламый. Лениногорск кешеләре дә шундый Алар РомашкиноЛимәш нефть ятмасының нәкь алар шәһәрендә тезелгән предприятиеләр тарафыннан эксплуа- ♦ тацияләнә башлавы, республикадагы иң өлкән промыселлар идарәсе — ..Лениногорск- х нефть-нең һәм иң өлкән, иң зур бораулеу тресты —-Татбурнефть-нең алар шәһәрендә £ булуы белән горурланалар, Татарстанда беренче автоматлаштырылган Зәй-Каратай 5 промыселы кайда булдырылды? Лениногорскида. Нефть трубаларына парафин утыр- 2 масын өчен аларны эчтән юка пыяла каплау ысулы беренче тапкыр кайда кулланыла 5 башлады? Лениногорск промыселларында. Ул трубаларны пыялалау өчен беренче х предприятие кайда төзелде? Лениногорскида. Бу шәһәрдә яшәүче һәм эшләүче нефть- „ челәр белән ныклап торып сөйләшеп китсәгез, алар сезгә мондый сорауларны һәм т ул сорауларга бер сүздән торган кыска горур җавапларны бик күл китерерләр. Юк. = шапырыну, мактану түгел, ә эш кешесенең үз хезмәт җимешләре белән горурлануы, ♦ аларның кен саен ишәя баруын күреп шатлануы бу. Әйе. Әлмәт белән Лениногорск, бер-берсе белән ярышып, тәҗрибә алышып, р булганнарын уртаклашып, бер-берсеннән калышмаска тырышып яшиләр Аларның = һәркайсының үзенчәлеге бар. Бу нәрсә шәһәрләрнең тышкы күренешләрендә дә - 3 сизелә. Аларда урамнарның, кварталларның планлаштырылуы, архитектура ягыннан у башкарылыш үзгә. Әгәр Әлмәт (аның патриотлары үпкәли күрмәсеннәр тагын!) күп кенә урамнарының, кварталларының һәм бигрәк та торак йортларының берберсенә ~ охшаш булуы белән бераз оттырса, бу хәлне Лениногорскида күрмәссең. Монда-ы ° ансамбльләр бер-берсен һич 'кабатламый, йортлар бер-берсеннән аерылып тора ~ Димәк, шәһәрдә архитектор фикере кыюрак эшләгән һәм кыюрак тормышка ашырылган. Лениногорск шәһәре һәм анда яшәүчеләр ечен тагын бер нәрсә характерлы Сез анда җәй көне барсагыз, барыннан да элек урамнарда яшеллекнең, аерата чәчәкләрнең бик күп булуына, аларның нинди зур мәхәббәт, нинди нечкә зәвык белән үстерелүләреңә игътибар итәрсез. Чәчәк үстерүнең — аерата шәһәр урамнарында чәчәк үстерүнең — үзенә бер сәнгать төре икәненә тагын бер тапкыр ышанырсыз. Юк, Лениногорск шәһәрендә бу эшкә махсус ейрәтелгән, шуның ечен акча алып ятучы чәчәк үстерүчеләр штаты юк. Болар барысы да җәмәгатьчелек эше, энтузиастлар эше. Кар эреп, җир кибү белән меңләгән шәһәр халкы, көрәк, тырма тотыл, урамнарга чыга. Чәчәк утырту, аларга су сибеп тору, аларны саклау — мәктәп балаларыннан алып, пенсионерларга кадәр бөтен кеше эшенә әверелгән. Лениногорск халкының бу тырышлыгы инде үзенең чагылышын рәсми документларда да таба башлады. Россия Федерациясе шәһәрләре арасындагы ярышга алар мактаулы урыннарның берсен альп киләләр Шәһәр җәмәгатьчелеге, нефтьчеләр үзләре яшеллекне урам-скверларда булдыру турында гына кайгыртмыйлар. Алар торган өйләрен генә түгел, эш урыннарын да үзләре төпләнеп утырган йорт игеп саныйлар. Промыселчыларның участокларында культбудкэларында булсаң — бу сүзләрнең дөреслегенә ышанасың. «Лениногорск- нефть» һәм «Иркеннефть» идарәләре промыселларындагы скважиналар, нефть җыю пунктлары, төбәк насос станцияләре яшеплеккә, чәчәккә күмелеп тора. Лениногорскида булсагыз, сез. әлбәттә, аларның стадионнарына бармый калмассыз. Гаҗәеп бер корылма ул. КПССның Лениногорск шәһәр комитеты секретаре Леонид Максимович Смагин аның турында бик күпне сөйләп бирер Ник дисәң, ул үзе бу эшкә турыдан-туры катнашкан, алай гына да түгел, бу эшкә -җан ергәнм кешеләрнең берсе Сөйләгәндә үзен катнаштырмаса да, яшь операторларның, бораулаучыларның. тезүчеләрнең, инженерларның һәм техникларның, җитәкчеләрнең һәм гади эшчеләрнең —спорт белән кызыксынган, аның белән шөгыльләнергә теләге булган йөзләрчә кешенең шәпәрдә стадион булдыру идеясе белен чын ............. ......................... .... Йөрүләре аны проектлаштырганда яшь «архитекторларның- төннәр буе тамак карлыкканмы бәхәсләшүләре, аннары һәр кенне кичләрен, хезмәт йене тәмамланганнан аоң, йөзләрчә егетләрнең һәм кызларның, бернинди административ басымсыз һем үгетләүсез, стадион булачак мәйданга эшкә җыелулары турында әйтми калмас ул. Ә моннан соңгысын —1966 елның кыш башында, ниһаять, әле тезелеп тә бетмәгән стадионда спорт уеннары, аерым алганда, хоккей өчен яраклы чын каток әзер булган көнне монда булган чын тантананы, яшьләрнең, бөтен шәһәр халкының ничек шатлануын,—без үзебез дә күрдек. Әле хәзер дә, стадион инде чын мәгънәсендә стадион булып җиткәч тә, аның турында кайгырту дәвам итә. Шул ук Леонид Максимович үзе, «Татбурнефть» трестының управляющие. ярышларда катнашучы Лениногорск спортчылары өчен, аерата шәһәрнең хоккей командасы өчен чын күңелдән «авыручы» Николай Михайлович Куликов, «Лениногорскнефть» промыселлар идарәсе начальнигы Николай Дмитриевич Сергеев физкультура һәм спортка кагылышлы һәр нәрсәдә ярдәм кулларын сузарга әзер торалар. Лениногорскилыларның җәмәгать активлыгы турында сүз кузгалган икән, бер-ике генә сүз белән булса да тагын бер нәрсә турында — Татарстан нефте музее турында әйтми булмый. Республикабызда нефть чыгару промышленностеның барлыкка килүе һәм үсүенә кагылышлы бар нәрсәне — документларны, ветераннарның истәлекләрен, мемуарларын, шул заманнардан сакланып калган фоторәсемнәрне, газета-журналлар- да басылган хәбәрләрне, берәмтекләп, бөртекләп эзләү, җыйнау, системага салу, халыкка тәкъдим итәр хәлгә китерүнең ни дәрәҗәдә авыр, четерекле булуын әйтеп аңлату гына түгел, күз алдына китерү дә кыен. Ләкин бит шул эшләр барысы да эшләнде, бик әйбәт итеп эшләнде, һәм барысы да әлеге дә баягы шул җәмәгатьчелек көче белән. «Лениногорскнефть» промыселлар идарәсенең техника бүлеге работниклары, КПССның һәм ВЛКСМның шәһәр комитеты работниклары көче белән эшләнде. Тырыша торгач, бинасы да табылды, стендлары да булдырылды, кирәкле җиһазлары да куелды. Халык аны рәхәтләнеп карый. Музей ел саен тулылана, байый. Лениногорскида, әйтеп үткәнебезчә, «Лениногорскнефть» һәм «Иркеннефть» исемле ике промыселлар идарәсе, «Татбурнефть» тресты бар. Аларның еллар буе тупланган матур традицияләре, теләсә нинди катлаулы техник бурычларны хәл итәргә сәләтле квалификацияле инж^нер-техник кадрлары бар. Ничәмә ничә матур башлангычка, киң колачлы ярышка нигез салган коллективлар болар. Хәзер, юлбашчыбыз В. И Ленинның 100 еллык юбилее алдыннан. «Лениногорскнефть» промыселлар идарәсе коллективы: «Бәйрәм елында 100 миллион тонна нефтьне тизрәк чыгару өчен»,— дигән девиз белән бик кыйммәтле ярыш ялкынын кабызды. Патриотик инициативага республикабызның барл»1к нефтьчеләре кушылдылар. Ә «Татбурнефть» тресты коллективы! Аның кешеләре күрсәткән матур эш үрнәкләрен саный башласаң, үзе бер китап булыр иде. Скважиналарны тизләтелгән ысул белән бораулауның пионерлары— шул трест кешеләре, нефть скважиналарын бораулаганда балчык измә урынына чиста су кулланып ничәмә-ничә мең сумга экономия ясаучылар—шул трест кешеләре. Бораулау установкаларын индустриаль ысул белән, эре блоклар ярдәмендә монтаж- лау ысулын табып, производствога кертүчеләр һәм шуның аркасында вышкалар төзү эшен берничә тапкырга тизләтүчеләр — шул трест кешеләре. Соңгы ике ел эчендә генә тирән девон скважиналарын тиз бораулау буенча бөтенсоюз рекордын гыиа берничә тапкыр яңарткан, бу тизлекне станок-айга 8 мен метрдан да арттырып җи. бәргән танылган осталар: Социалистик Хезмәт Герое Мөгалим Гыймазов, Богдан Гри- ник, Матвей Гриньнар—шул трестта үскән, шунда эшләүче кешеләр. Даннары бвтөи илгә танылган вышкачылар бригадирлары Социалистик Хезмәт Геройлары Александр Тимченко һәм Гәрәй Баһманов та—«Татбурнефть. тресты тәрбияләгән белгечләр, Бу мәшһүр трестның Совет властеның илле еллык юбилее уңае белән КПСС Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм СССР Министрлар Советы Байрагы белән бүләкләнүе һич тә очраклы түгел... Татарстан җиренә нефть алып килгән барлык яңалыклар турында, кайчандыр арт* та калган Кама аръягының йөзен танымаслык иткән барлык үзгәрешләр турында бәйнә-бәйнә сөйләп чыгу өчен бик күп язарга кирәк булыр иде. Моннан егәрме биш ел элек Шөгердә беренче нефть ятмасы ачылудан соң үсеп чыккан эшчеләр поселокларының исемлеге генә дә бөтен бер дәфтәр бите тулырлык. Нефть тудырган шәһәр һәм поселоклар куп алар. Ләкин аларның язмышлары ,рт.«; барысында да тормыш кайнап тора, барысы да нафтачоларса. кыея, лолин профессия кешел.р.н» „ша1 и,атр 6арь|еь, да куа го ,ураяа л яаяиая. иен матураялар, яктылыкка, культурага омтылалар. Кыска гына итеп булса да, тагыи бер шәһәр-һәйкәл турында берничә сүз әйтик. Нефть тудырган башка шәһәрләргә охшамаган ул. Тегеләренең һәркайсы тирәсендә очрый торган детальләр — ыефть вышкалары, нефть саклау резервуарлары биредә юк. Шәһәрдә син нефтьче дип күкрәк сугып әйтә торган бер генә кешене дә очратмассың. Шулай да шәһәрнең нефтьчә гурыдан-туры катнашы бар. Әлмәтне һә-» Лениногорскины тудырган кебек үк, аны да нефть тудырган. Сизенгәнсездер инде, сүз мул сулы гүзәл Каманың сул як ярында калкып чыккан Түбән Кама шәһәре турында бара. Хәзергә заман химиясен безнең көндә нефтьтән башка һәм аның аерылгысыз юлдашы булган нефть газыннан башка күз алдына да китереп булмый, һәм ул, зур химия, Татарстанда инде күптән туды. Безгә таныш ак ташлы Әлмәттән ерак түгел, күп санлы биек-биек колонналарын күккә чөеп. Миңлебай газ эшкәртү заводы калкып чыкты. Ул тәүлек саен промыселларда нефть белән бергә җыелган 8 миллион кубометр чамасы газны эшкәртә. Зур химиянең икенче карлыгачы Казан органик синтез заводы фенол белән ацетоннан башлап полиэтиленга кадәр уннарча төр продукциясен илебезнең барлык почмакларына озатып тора, һәм менә Кама буенда 1961 елда яңа нефтехимия комбинатының беренче ташы салынды. Ул ясалма каучук эшләп чыгару буенча дөньяда иң эре промышленность комплексы булырга тиеш. Предприятиедә каучукның бик күп төрле сортларыннан тыш аның мономерлары, автомобиль шиннары һәм органик синтезның бүтән продуктлары эшләп чыгарылырга тиеш. Предприятие өчен төп чимал — әлеге шул нефть газы. Узган 7 ел эчендә Кама буенда шактый зур эш эшләнде. Төзелеш мәйданына тимер Юл һәм шоссе юлы китерелде. Комбинатта күп кенә объектлар сафка кертелде 1967 елда сыек газ эшләп чыгаруга җайланган Үзәк газ фракцияләү установкасы эксплуатациягә бирелде. Предприятиене пар һәм электр энергиясе белән тәэмин итүче Түбән Кама җылылык электр станциясе эшли башлады Ә химия гигантыннан якында гына, елга буенда, яңа гүзәл шәһәр — Түбән Квмз туып килә. Яшьлек шәһәре дип йөртәләр аны Шәһәрдә инде йөзләрчә биш һәм тугыз катлы йортлар, мәктәпләр, магазиннар, клублар бар Анда инде илле меңнән артык кеше — химиклар һәм төзүчеләр яши. Шәһәрдә трамвайлар йөри, иртәләрен тепловоз кычкырткан тавышлар ишетелә. Түбән Камада чын шәһәр өчен кирәкле бетен нәрсә дә бар. Шулай да Түбән Кама — ул әле киләчәк шәһәре Аның төзелеп беткәннән соң ничегрек буласын шәһәрнең проекты белән танышканнан, аны төзүчеләр белән свйлашкәннән соң гына тулысынча күз алдына китерергә мөмкин. Ә ул, бер Татарстанда гына түгел, бөтен Кама буенда иң матур шәһәрләрдән булачак. Республикабызның Казаннан кала иң зур промышленность һәм культура үзәге булып әвереләчәк Түбән Камада 250 меңнән артык кеше яшәячәк. Түбән Кама шәһәренә килгән һәр кеше андагы тугыз катлы матур-матур йортларга игътибар итми калмый. Менә шул йортлардан берсенең, дөресрәге, беренчесенең тарихы кызыклы. Трест комсомолларының бор җыелышында кемдер шундый тәкъдим кертә: «Үз кечебез белән, эштән соң эшләп, шәһәргә тугыз катлы йорт һәм бер балалар бакчасы салырга!-» Каршы килүчеләр табылмый Фикерне трестның барлык яшьләре яклап чыга. Күп тә үтми, трестта җәмәгатьчелек тәртибендә эшли юрган Төзү-монтаж идарәсе барлыкка килә. Аны яшь инженер Александр Рогов җитәкли, Ә тиздән шәһәрдә беренче тугыз катлы йорт булачак мәйданда эш кайный башлый һәм ул ике елда өлгерә. Ч