Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА-ТАТРАБФАК СТУДЕНТЫ

Без 1923—1925 елларда Татрабфакта Муса белән бергә укыдык. Ул минем яшьтәшем дә, шәриктәшем дә иде. Аның белән бер бүлмәдә яшәгән чагыбыз да булды. Бу истәлегемдә мин әнә шул Татрабфакта укыган еллар хатирәсен язарга булдым. 1923 елның август аенда Казанда татарлар өчен махсус рабфак оештырылды. (Аның рекламасы Татрабфак иде.) Әмма анда татар яшьләреннән башка, башкорт, казакъ, кыргыз, үзбәк кызлары һәм егетләре дә укыдылар. Татар яшьләре арасында Оренбург ягыннан килгән ! Муса Җәлил дә бар иде. Татрабфак вакытлы рәвештә Кабан күленең сул ягындагы зур ак таш бинага урнашкан иде. Без килгәндә инде Муса, рабфак житәкче1 ләренең кушуы буенча, кайбер җәмәгать эшләренә дә керешкән иде. Апа рабфакка укырга килүчеләрне каршылау, рабфакка керү шартларын һәм аларны торак урыннарына урнаштыру вазифасы йөкләнгән, бүгенгедәй хәтеремдә: без, бер төркем авыл яшьләре. Татрабфак йортына килеп кереп, инде нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә, дип аптырашып торганда, кечерәк кенә гәүдәле, кара чәчен маңгаена кыек салган бер чибәр егет килеп, безнең белән исем-фамилиясен әйтеп исәнләште. , Ул безнең кайсы яклардан килүебезне сораша башлады. Кулына кәгазь, ! карандаш алып, безнең исем-фамилияләрне язганнан соң. безгә рабфакка керү өчен нинди фәннәрдән имтихан бирергә кирәк икәнлекне аңлатты да безне торак бүлмәләренә урнаштырды. Мин Муса үзе тора торган алты кешелек бүлмәгә туры килдем Ләкин аның белән бер бүлмәдә өч ай чамасы гына тордык Татрабфак, Кабан күле буендагы уку-укыту биналарын калдырып. Черек күл Урамына күченгәннән соң, Мусаның шагыйрь икәнен искә алыпмы, яисә Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан өчен булгандырмы, аны ике кешелек бүлмәгә урнаштырдылар. Әмма без, аерым бүлмәләрдә яшәсәк тә, һәрвакыт берберебезгә йөрешеп тора идек. Чөнки ул күп кешелек зур бүлмәләргә еш кына кереп, студентларга үзенең яңа язган шигырьләрен кычкырып укырга ярата иде. Муса белән бергә торган чорны искә алып, шуны әйтәсе килә: гаҗәп тырыш кеше иде ул. Төннәрен китап укып, яисә шигырь язып бик озак Б утыра иде. Шуңа карамастан, иртәгесен бик иртә тора. Тору белән һәркөн гимнастика ясап ала. Аннары юынып киенә дә, тизрәк укырга яки язарга керешә. Китап укуга һәм язу эшләренә күп вакыт сарыф итү белән беррәт- тән. Муса көндәлек дәресләрен дә вакытында хәзерләргә өлгерә. Укуда ул бик сәләтле. Әле үзе әйбәт уку белән бергә, кайбер йомшаграк студентларга да ярдәм итә иде. Бигрәк тә рус телен авыр үзләштерә торган татар-башкорт яшьләренә булыша. Шунлыктан аны укытучылар да, студентлар да ярата иде. Мусаның тагы бер әйбәт ягын искәртеп китәсе килә. Татрабфак ачылган елны, завод-фабрикалардан, шахталардан, авыллардан, укырга теләп, бик күп яшьләр килде. Аларның байтагы, хәтеремдә калганча, йөздән артык татар һәм башкорт яшьләре, рус теленнән, математикадан кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшыра алмаулары сәбәпле, рабфакка керә алмадылар. Рабфак каршында хәзерлек курслары ачылачагы да билгеле түгел иде әле. Шул көнне Муса рабфак каршындагы партия һәм комсомол ячейкасы секретарьлары белән сөйләшеп, безнең мәсьәләне РКСМның өлкә комитетына җиткергән иде. Шуннан соң күп тә үтмәде, рабфак каршында хәзерлек группалары ачылып, әлеге йөздән артык татар-башкорт егетләре һәм кызлары рабфакта калдырылды һәм аларга шунда уку хокукы бирелде. Муса ярдәме нәтиҗәсендә хәзерлек группаларында калып, соңыннан югары белем алган партия эшлеклеләрен. галимнәрне, агрономнар, зоотехниклар, инженер һәм башка төрле белгечләрне әле күп очратырга мөмкин. Алар барысы да Мусаның ул чактагы яхшылыгын зур хөрмәт белән искә алалар. Мусаның кайбер башка үзенчәлекле яклары да бар иде. Яше ягыннан безнең белән замандаш булса да, аның күзләре алданрак ачылган булса кирәк. Ул рабфакка килгәндә инде башка яшьләр арасында белеме күбрәк булуы белән дә, кием-салымының пөхтәлеге белән дә аерылып тора иде. Дөресен әйтергә кирәк, ул елларда әле күп кенә авыл яшьләре рабфакка киндер күлмәктән, киез эшләпәдән һәм чабата киеп киләләр иде. Ә Мусаның өстендә чем-кара сатин күлмәк, бик яхшылардан булмаса да, кара костюм, башында кара кепка, аягында кара ботинка иде. Ләкин безне аның кием-салымы түгел, бәлки зур мәгълүматлы булуы гаҗәпләндерә иде. Ул татар телен дә, рус телен дә яхшы белә. Рабфакта төрле җәмәгать эшләрендә эшли, студентларның яисә комсомолларның җыелышларында докладлар ясый. Рабфакта чыга торган стена газетасының редакторы да, комсомол ячейкасының бюро члены да, яңалиф ячейкасының секретаре да — ул. Үзешчән түгәрәк белән дә ул җитәкчелек итә иде. Шул ук вакытта ул студент та, шигырьләр һәм пьесалар да яза иде. Мусаның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда, ул яңа язган шигырьләрен безнең студентлар группасында ■укып, аларның «яхшы» дигән бәясен алмыйча торып, аларны кичәләрдә укымый һәм матбугатка басарга бирми иде. Муса үзе язган шигырьләрен рабфак студентлары кичәсендә генә түгел, бәлки татар коммунистлар университетының, педтехникум студентларының кичәләрендә дә укырга өлгерә иде. Муса театрга йөрергә һәм театрда үзе уйнарга бик ярата иде. Рабфак сәхнәсендә куела торган пьесаларда нинди дә булса бер рольне башкармыйча калмый иде. Муса ул елларда безнең кебек үк авыр шартларда укыды. Революциядән соң гражданнар сугышы, төрле бандаларга каршы көрәш, шулар өстенә ачлык еллар булуы илебезгә бик зур авырлыклар китергән иде. Рабфак ачылганга инде дүрт ай үткән булса да, мәсәлән, әле студентларга стипендия бнрү-бирмәу мәсьәләсе дә хәл кылынмаган. Шунлыктан матерйаль хәлебез гаять авыр иде. Булды шундый көннәр: Печән чарский безнең курста озаграк тукталды. Чөнки безнең курс укучылары < апа бик күп сораулар бирделәр. Безнең курста шахталардан килгән ? студентлар да бар иде. Шулариың берсе —30—32 яшьләрендәге, зур s гәүдәле, тубал чәчле Зиганшин рабфакта укыр өчен тиешле шартлар ф булмау турында да әйтте. Аның сорауларын А. В Луначарскнйга Муса Җәлил тәрҗемә итеп торды. (Кечкенә буйлы Мусаның зур гәүдәле | А. В. Луначарский янында басып торганы әле дә күз алдында.) ө А. В. Луначарский Зиганшинга студентлар тормышының кыенлыгы < вакытлы хәл икәнлеген әйтеп, киләчәктә тормышыбыз яхшы булачагын ° аңлатты да, безнең белән бик җылы гына хушлашып, укуыбызда зур s уңышлар теләп китте. * А. В. Луначарский рабфакта булып киткәннән сон озак та үтмәде, « безнең тормыш шартларында кинәт үзгәрешләр булды. Айга сигез сум э стипендия бирелә башлады һәм кием-салымнар да бирелде. Стипендия узган айлар өчен дә бирелүе нәтиҗәсендә, безнең көнкүрешебез сизелерлек яхшырып китте. Аннары рабфак каршында махсус ашханә ачылып, студентларга көнгә ике мәртәбә аш, кара икмәк тә җитәрлек итеп бирелә башлады. Студентларның кием-салымы бөтенәйде. Киндер күлмәк, киез эшләпә, яисә чабата киеп йөрүчеләр калмады. Болар барысы да А. В. Луначарскийның Татрабфак тормышын яхшырту буенча тиешле чара күрүе нәтиҗәсе иде. Менә шушы үзгәрешләрдән соң, Муса «Луначарский килде» исемле шигырен язды һәм аны стена газетасында бастырып чыгарды. Рабфакта атнага бер мәртәбә студентлар өчен политкичә үткәрелә, анда политика һәм әдәбият мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавап бирелә, соңыннан концертлар була торган иде. Ул кичәләр дә Муса Җәлил җитәкчелегендә үткәрелә иде. Әнә шундый кичәләрнең берсендә, сорауҗаваплар тәмамланып, концерт башлангач, Муса бик күнелсез кыяфәт белән сәхнәгә чыкты да «Иптәшләр! Бик күңелсез хәбәр алдык, безнең даһи юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин үлгән, бүгенге кичәне шуның белән бетерәбез»,—диде. Бу хәбәр кичәдә катнашучы барлык студентлар өчен бик авыр булды. Кичә таралды. Студентлар арасыннан кайберләре, аптырашып: «Ничек болай булды икән соң? Әле узган атнада гына Муса Ленин турында сөйләгәндә, В. II. Ленинның гомумән хәле яхшыра башлаган, үзе тора торган бинаның баскычыннан төшеп-менеп йөри башлаган икән, дигән иде бит»,—диделәр. Шул сәгатьтән безнең рабфакта кайгы көннәре башланды Икенче көнне студентлар һәм укытучылар катнашы белән үткәрелгән митингта Муса В, И. Ленин турында кайгы рече сөйләде. В. И. Ленинны мавзо базары яисә Кабан күленек бу башындагы Болак күпере янындагы барэңгеяшелчә базары таралуга, без шунда барып, сатучылардан коелап калган бәрәңге, кишер, чөгендерләрне җыйнап кайта идек. Бер- кенне шулай шәриктәшем Мәҗитов Әшрәф белән яшелчә калдыкларын жыйнап алып кайтып пешердек тә ул ашны Муса белән бергәләп өч кашыктан ашадык. Ашап бетергәч, Мусаның: «Бу бик шәп булды әле, егетләр», дигән сүзе бүгенгедәй күңелемдә саклана. Шуны да әйтергә кирәк, рабфакта уку шартлары бик авыр булуга карамастан, бер генә студент та укуын ташлап китмәде, барысы да тырышып укуларын дәвам иттеләр. 1923 елның азакларында Казанга А. В Луначарский килде. Аның Татрабфакта да булачагы безгә алдан ук билгеле булды. А. В Луначарскийны каршы алу комиссиясе дә төзелде. Студентлар вәкиле итеп, комиссия составына без Мусаны тәкъдим иттек. Әйтелгән вакытта безнең рабфакка килеп, А. В. Луначарский студентларның тормыш, көнкүреш хәлләре белән танышты. Шуны да әйтергә кирәк, А. В Луна ТАТРАБФАК СТУДЕНТЫ лейга куйган көнне безнең рабфак коллективы, зур оешканлык ‘белән, Казанда ясалган кайгы демонстрациясенә катнашты. Муса да, рабфак җитәкчеләре белән бергә, демонстрация колоннасының алгы башында барды. Ул башына малахай бүрек, өстенә солдат шинеле, аягына киез итек кигән иде. Аннары шул ук көнне В. И. Ленинга багышлап. Муса Җәлил җитәкчелегендә, рабфакта махсус стена газетасы чыгардык. Ул газетада Мусаның «Ленин турында» дигән шигыре дә басылды. Ленин турында Ленин бабайның үлеме Бик әрнетте йөрәкне, Безне батыр көрәшергә Ленин бабай өйрәтте. Ленин сүзләрен өйрәник, Укучылар, килегез! Ленин бабай өйрәткәнчә Төзелә безнең илебез. Ленин юлы — жиңү биргән Иң туры юл — безнең юл. Ленин төсле көчле бул, Ленин төсле сизгер бул! Ленин бабайның сүзләрен Син чыгарма исеңнән, Син укуда алдынгы бул, «Ленинчы бу!» дисеннәр. Муса уул шигырен соңыннан студент кичәләрендә дә берничә тапкыр укыды.