Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЛЕНИН ТУРЫНДА ХИКӘЯЛӘР

Бияләй

Узмас ул... Синен белән хат язышып торырга бүтән эше юк дисенме анын Әнә газеталарны укып кара,— дип, күршеләре күпме генә сөйләнсәләр дә, Дарья һаман да Мәскәүдән хаг көтә иде. Газеталарны укып бара иде ул баруын, хатка каршы җавап язарга тиешле кешесенең эше үтә тыгыз булуын да аңлый иде. шулай да ул бер иде ул. һәм җавап хаты чыннан да килде. Көннәрдән бер көнне иңенә авыр сумка аскан Каланча кушаматлы почтальон Саша абзый, туп-туры көрт ерып, карчыкның өй каҮына килде һәм тәрәзәгә шакып: — Дарья, ач ишегеңне, сиңа пакет бар,— диде. Пакеттагы хатта ниләр язылганлыгын ул чагында берәү дә бел мәде, әмма ’карчыкның сүзен сүз иткәне күренеп тора иде. Авыл халкы әбинең кем тарафыннандыр рәнҗетелгән ялгыз, авыру бер укытучы карчык турында кайгыртып йөргәнен белә иде, шуңа күрә, аның Мәскәүдән хат алуын ишеткәч, җиңел сулап куйдылар Бер атналап вакыттан соң, авыл өйләренең тәрәзәләре тагы да гаҗәбрәк хәлләргә шаһит булды. Хәлсезлектән ун еллап инде өеннән чыкмый яткан Дарья карчык, кулына бәләкәй генә төенчек тотын, каядыр станция ягына таба ашыгып китеп барды. Дарья әбине зур шәһәр шау-шу, ыгы-зыгысы белән каршы алды, ләкин карчык беркая да тукталып тормады, вокзалдан туп-туры шәһәр үзәгенә юнәлде һәм. нинди могҗиза беләндер, озакламый кирәкле урынына барып та җитте. — Сезгә кем кирәк, әбекәй? — дип туктатты аны пыялалы зур ишек төбендә басып торган хәрби киемле бер кеше. — Үзен күрергә кирәк миңа — Аның өчен пропускың булырга тиеш бит. — Тиеш икәнен үзем дә беләм, вакытым юк шул минем пропуск артыннан йөрергә. Бу ген генә килеп төштем менә, бу ген ук кайтып китәргә дә кирәк. Син инде, улым, үзең шалтырат тиешле урынына,— дип гозерләп сорады әби хәрби киемле кешедән. минутка да өметен өзмәде. — Эшем бик кирәкле эш бит. Кеше язмышына бәйле эш,— ди Ильич белән күрешкәч нәрсәләр әйтәсен. ни рәвешлерәк сөйләсе! Дарья карчык поездда килгәндә үк уйлап куйган юде, ә менә күрешкә' югалды да калды. Ленин эшләп утырган кабинетның бусагасын атла! керүе булды, әзерләп куйган сүзләре башыннан чыгып та бетте Ә Ленин, ул керү белән, өсте-өстенә китаплар өелгән өстәле янынна! тиз генә торды да беренче булып үзе сүз башлады: — Исәнмесез, Дарья Семеновна. Менә монда яктыгарак узып уты рыгыз, ни йомыш белән килдегез, сөйләгез,— диде ул. Дарья беравык бер сүз дә әйтә алмый торды, ул әле һаман ноездд! уйлап килгән сүзләрен исенә төшерергә тырыша, тик берничек тә .хәте ренә китерә алмый иде! — Минем кайгыдан башка да эшең күплеген беләм! —диде у.и ниһаять, телгә килеп.— Озын-озак сөйләп тормыйм Рәхмәт әйтерг; дип кенә килдем. Үзем өчен түгел, укытучыбыз өчен мәшәкатьләдем сине. Рәх.мәт ярдәм итүең өчен. Владимир Ильич сүзнең кем турында, ни турында икәнлеген тизрәк анлап алыр өчен Дарья әбине игътибар белән, күңел салып тыңлап торды, ләкин күпме генә тырышса да, сүзнең кем турында икәнлеген исенә төшерә алмады. Ә карчык, Ильичның уңайсызлануын күргәч, аны-моны сиздереп тормады, урыныннан кузгалып Ленинның янына ук килде дә кулындагы төенчеген чишә башлады. — Моны сиңа дип алып килдем. Ачулана күрмә, әниеңнән алган төсле итеп ал,— диде әби һәм өстәлнең кырыена гына бер кием күк бияләй куйды. Бияләйләр өстәлгә җәелгән яшел постау өстенә йомшак кына килеп ятты, мамыктай йомшак җыерчыклары әкрен генә язылды. Карчыкның да әкрен генә көрсенеп куйганы ишетелде. — Авыл бияләе. Җылы кулыңда тузсын,— диде ул ягымлы итеп. — Ильич бер бияләйне алып киеп карады, бияләй аның кулына тап-та.ман булып чыкты. — Безнең якларда да шушылай итен бәйлиләр, эрләгән йонны кагыл. Бик зур рӘ.хмәт сезгә.— диде Ильич. Өстәп тагын нидер әйтмәкче булган иде, өлгерми калды, карчык ашыгып саубуллаша да башлады һәм килеп кергәндәге шикелле үк кинәт кенә чыгып та китте. — Син гафу ит инде мине, ашыгам, Моҗайдан ары төнлә кайтырга туры килә.— диде ул, чыгып барышлый. Ләкин пыялалы ишектән чыгу белән ашыгуыннан да. кабалануыннан да туктады. Шәһәр шикелле зур ишек алды буйлап, үз ишек алдыннан барган шикелле ашыкмыйча, дәрәҗәсен белеп кенә атлап китте. Яйварь аеның тәңкә карлары да аның шәл бөркәлгән иңнәренә нәкъ авылдагыча үз итеп, якын итеп төшеп куналар иде. Карчык баруыннан туктады Борынгы чиркәүләрнең алтын гөмбәзләрен. инде бик иске булуына да карамастан, менә хәзер генә төзелеп беткән шикелле кып-кызыл булып күренгән, тешле-тешле кремль ст« насын, әллә кайчан атудан туктап тып-тын гына тезелеп торган тупларны — барсын-барсын ашыкмый гына карап чыкты һәм күңеле күтәрелеп, җаны тынычланып калгандай булды. Курантлар суккан аваз ике тапкыр яңгырап, ике тапкыр Мәскәү елгасы аръягына, кояш баеп килгән Зарядье ягына китеп югалды. Ә карчык, үз уйларыннан үзе елмайган хәлдә, баскан урыныннан кузгалып китә алмыйча бик озак торды. Боровицкий ‘капкасы янына килеп җиткәндә, карчыкны үрәчәле чана җиккән ат көтеп тора иде. — Ленин вокзалга илтеп куярга кушты,— диде кучер, салкыннан кызарган кулларын уа-уа. Дарья авылга битләре алсуланып шатланып кайтып керде. Анын гөйләгәиен тынлап бетергәч, авылдашлары — Син яшәреп киткәнсең түгелме соң?! —дигән булдылар. — Мина нәрсә булсын ди? Әнә шәһәрдәге туплар өчәр йөз кыш тоташ кар астында да торалар әле. алай да күгәрмәгәннәр,—дигән булды Дарья. Тик ул үзе илтеп биргән бияләйләрне Ильич кияме, кимиме икәнен генә белми иде. — Үзең уйлап кара: нишләп кисен ди ул синең бияләйләреңне. Анык кош мамыгы белән астарлаган күн бияләйләре бардыр. Аннан да яхшырагы — ангор сарыгы йоныннан эрләп бәйләгән бияләйләре дә бардыр әле.— диләр ана күршеләре. — Ансы шулай инде,— ди карчык алар әйткән белән килешеп.— мин илткән бияләйләрнең ана кирәге шуның хәтле генәдер. Алай дисәк, белеп булмый, салкын көннәрне әллә гел кия торгандыр. Үзе күңеленнән кия торгандыр, дип уйлый иде. Шул араларда авыл егетләре шәһәргә барып кайттылар. Кайту белән Дарья янына керделәр — Киеп йөри икән бияләйләреңне! Үзебез күрдек. Мактый-мактый кия, ди. Ж.ылы бияләйләр икән, теләсә нинди ангор бияләйләреннән җылырак, дип әйтә икән,—диделәр егетләр. Аларның сүзен Дарья әби дәшми-тынмый гына тынлап утырды. Кичке шәфәкъ яктысында анын кулындагы биш энәләре генә күзлегенә тиям-тиям дигәндәй, көмештәй елык-елык ялтырый иде. Дарья янындагы тәрәзә төбендә бәйләп беткән әзер бияләйләр ята. Бер бияләйнең йонлач бармакчасы кемнеңдер бик дәү кулына кигертелгән сыман тырпаеп тора иде. — Дарья Семеновна, ә болары кемгә сон? — .Менә монысы Ильичның кучерына. Монысы үзебезнең хат ташучыбыз Саша-Каланчага Хат тутырган авыр сумкасын күтәреп кыш буе нинди салкыннарда йөри бит үл. ...Ул заманнан бирле күп еллар үтте инде. Хәзер Ленин да юк. Дарья карчык та юк.. Дарьялар авылына таба, кар көртләрен ерып, бүтән хат ташучы сукмак сала, ә карчыкның кадерле бүләкләр бәйләгән биш энәләре әле дә исән, ал-ял күрми бәйлиләр дә бәйлиләр икән. Күршебездә яшәүче герой очучы яна ел алдыннан якташларыннан. Можай ягындагы бер авылдан посылка алды. Фанер тартманы ачсак, анда бер кием бияләй иде. Нәкъ әнә теге чактагы төсле. Легенда . ез Горкига иртәнге беренче поезд белән килеп төштек һәм шул көнне бар нәрсәне — йортны да. V'паркны да. әйләнә-тирәне дә карап чыктык. ъУДМи*.Лорг эчен ю карамаган бер генә почмак та калД мады. Хәтта такталары шыгырдап торган һәм '' каты авырудан соң терелә башлаган Владимир Ильич өчен махсус ике яклап култыкса куелган текә баскычтан да саклык белән генә менеп карадык. Тәрәзәләре киереп язгы бакча ягына ачылган кечкенә генә бүлмәгә кереп тып-тын басып тордык Анын гомеренең соңгы минутлары шушында үткән. Паркта кай чандыр Ленин йөргән бөтен юллар, бәген сукмакларны йөреп чыктык. Янәшә-тирәдәге кырыс тынлыкка чумган урман-басуларга карап тордык. ВИКТОР ТЕЛЬПУГОН ф ЛЕГЕНДА Мәскәүгә кич житкәч кенә, сөйләшә алмас дәрәжәдә хис һәм уйла’р белән тулышкан хәлдә кайтырга чыктык. Безнен барыбызда да шундый хис иде. әйтерсең. без музейда түгел, ә Ильичның үзендә кунакта булып кайтабыз сыман иде. Текә arat баскычның лаклы култыксалары да әле анын кул жылысыннан суынып өлгермәгәндер шикелле иде. Ленин белән, анын истәлеге белән бәйле нәрсәләр безнең өчен беркайчан да күптәнге тарихка әйләнеп кала алмыйдыр, күрәсең. Әмма вакыт жиле дигән нәрсә борынгы Горкк туфрагында үскән мәһабәт имән яфракларында торган саен сиздереб- рәк шаулый, һәм*ул якларда инде бик күптәннән бирле берсеннән- берсе гажәбрәк легендалар, истәлекләр йөри. Гаҗәп бер вакыйга турында безгә вагонда бер солдат сөйләде. Безнең юлдашыбыз — карт солдатның түшенә таккан медальләре поезд тәгәрмәчләре көенә кушылып монлы гына чынлыйлар иде. .. Ленин үлгәч һәм кар баскан Мәскәүгә аны соңгы тапкыр озату сәгате житкәч. Горки комендантының йөрәге кинәт жу-у итеп куя: йорт белән станция арасындагы күпер тузып, какшап беткән, анын Ленинны озата баручы халыкны күтәрерлек чамасы калмаган. Нишләргә? Ничек котылырга бу хәлдән? Яна күпер салу әле гадәти хәлләрдә дә авыр эш санала, ә монда буран котыра, тау-тау кар өемнәре, төкерек катарлык салкын, кулга балта тота торган түгел. Күзләрне кара кайгы баскан. Байракларны бәс каплаган — кызыл төснең кайда бетеп, кара төенен кайда башланганын да аерып булмый. Тиз генә Мәскәүдән инженерлар, махсус хәрби частьлар чакырталар. Егерме икенче январь көнне иртә белән иртүк Горкига төркем- төркем саперлар килә башлый. — Сүз дә юк. тиз килеп життеләр.— дип авыр сулап куйды түшен? медальләр тезгән солдат,— килүен килделәр ансы, тик вакытында килеп житәргә генә өлгермәделәр. — Кит әле?! Өлгермәделәр диген, ә? — дип кемдер кайнарланып бүлде солдатның сүзен.— Әйбәтләбрәк сөйләп бир әле — Әйбәтләп сөйлим бит инде, килеп төштеләр инженерлар, ә Горкида иске күпернең эзе дә юк. әйтерсең, ул күпер бөтенләй булмаган да. Искесе урынында яңа күпер тора. Чын. чын. Могҗизадыр дип уйлый күрмәгез тагын.— бер төн эчендә мужиклар үзләре салып куйганнар күперне; әйләнә-тирәдә авыллар күп. йорт башыннан берәр бүрәнә сөйрәп килгәннәр, һәркайсы учак ягып җибәргән дә — күпер; әзер дә булган Калганын инде аның рус халкының тапкырлыгы да| жиңә. Иң авыры чокыр казу була. Җир тоташ тун. ут та алмый, кувалда да алмый. Лом белән китереп бәрәләр, чуенга бәргән шикелле: яңгырап кына китә жир. Таң алдыннан шулай да эшләр җайлана төшә.' Дөресен әйтсәк, без беребез дә солдатка ышанырга да ышанмаска да белмәдек. Солдат сөйләвеннән туктап бераз тынып торды. Тәмәке кабызды, күзләрен тәрәзәдән төн караңгылыгына текәде дә тагын сөйл» башлады: — Инженерлар күпер тирәсендә тегеләй дә. болан да йөреп кара дылар, чүкеч белән бүрәнәләренә дә суккалап чыктылар, аннары күпеи нен ныклыгын тикшереп, бер ун тапкыр булыр, бер яктан бер якка батальоны белән саперлар йөреп карады. Берни булмады күперга: Селкенми дә. сыгылмый да! Мужикларның эшен яхшы дип таптылар инженерлар. Кагыйдә буенча булсын дип. ул күпергә паспорт та язды; лар хәтта... — Легендадыр бу! — дип. тагын кемдер бүлде кызып киткән сол датның сүзен,—Легенда булса да шәп чыгарганнар. Ышанырлык итеп — Легендамы, түгелме, ансын белмим.— диде солдат, утырга! урыныннан торып,—теләсә нәрсә дип уйлагыз, ә менә ул күпер» төзеде ЗТаМ’ УрНЫ ЖӘННӘТТӘ ' бУ лсын— минем әтием үз куллары белән Солдат ашыкмый гына ишеккә таба юнәлде Вагон ишеге төбенә жигкәч. безгә таба борылды да артык кычкырмыйча, әмма безнең бары ♦ бызга да ишетелерлек итеп әйтте: Легенда икән, легенда булсын! Сез әйткәнчә булсын. Ләкин менә = шунысы бар: егерме икенче январь көнне мин шул күпердә сапер булып 3 уз аякларым белән йөрдем. Ун тапкыр бер якка, ун тапкыр икенче < якка чыктым. Менә шулай ул!.. ’ н Поезд туктады. Солдат кечкенә генә бер станциядә төшеп калды. ? Без китеп бардык. з* Мәскәүгә җиткәнче, әле бик озак, поезд тәгәрмәчләре тыкылдавы О арасында карт солдат түшенә таккан медальләр чыны ишетелгәндәй а булып барды. Чаң тавышы 5 A J.. Андреевка багышлана a у хәл Совет власте урнашуның ин беренче еллаь рында булды. ’ ° Березки авылында чиркәү янып көлгә әйләнә. х Чиркәү агачтан салынган, инде искергән була “ йөз ел буе кар-янгырда чыланып, йөз ел буе җил-кояш киптергән була аны. Гөлт итеп кабынуы була, минут эчендә янып та бетә, ә чаңы хәтта эреп ага. Чиркәү янып көлгә әйләнгән урында түгәрәк жиз күләвек торып кала. Авыл мужиклары кайгырып, хәсрәтләнеп арганнан соң. Мәскәүгә хат язарга карар итәләр, менә шулай, шулай янәсе, шуңа күрә ярдәм итүегезне сорыйбыз, диләр Карасы кипкән кара савытына су салып кара ясыйлар да, каяндыр бер бит кәгазь табып, өстәл тирәли тезелешеп утыралар. Утыруын утыралар, ә яза белүчеләре юклыгын оныталар, чөнки авылда бердәнбер яза белгән кеше герман сугышына китеп хәбәрсез югала. Ә яшь писарьлар әле үсеп җитмәгәннәр. — Почтасы да йөрми торгандыр әле аның хәзер? — ди көтүче Никодим,— Иң яхшысы үзебез бару. Эш барып чыксын өчен туп-туры Ленинның үзенә керергә кирәк — Син инде бигрәк арттырып җибәрдең. Баралар ди сиңа Ленинга Шундый йомыш белән! — дип көлешәләр мужиклар. — Ә нигә бармаска? — дип сүзен сүз итә көтүче,—Җаны белән аклый ул безнең тормышыбызны Аның белән сөйләшә белеп сөйләшергә генә кирәк, тыңламый калмас ул безне. — Алай бик белдекле дә, бик җитез дә булгач, үзең генә бар инде алайса! — диләр. — Ә нигә бармаска, барырмын да шул,—ди аптырабрак калган Никодим, колак артын кашып. Ул чагында нинди авыр йөк алганын абайламаган икән көтүче. Мәскәүгә барып җитүе ансат булмый ана. Күпме вагон буферын тәне белән җылытып бара ул. барырга ризалык биргән сәгатен ничә тапкыр ләгънәтләп каргамый. Ләкин ин зур кыенлыклар аны тегендә. Ленин кабинетында көтеп торган икән. Ишек бусагасын атлап керүе була, коела да төш > Никодим. Ленин аннан ничек килеп җитүе турында сораштыра, авыл хәлләрен сораша, ә Никодим Кремльгә ни йомыш белән килгәнен әнг- генә алмый бит. Җыен вак-төякне сөйләп тик тора Ленинга. Аннары тырысыннан төче күмәч алып. Ленинны сыйлый башлый. Ильич елмая-ел.мая ашый: — Тәмле,— ди.— Бигрәк тәмле! Ләкин сез шундый ерак жирдән ни йомыш белән килүегезне яшермичә әйтегез инде,— ди. — Яшермичә әйтсәм, болай. Владимир Ильич, без сезгә чан сорап килдек. Чиркәвебез янды безнең... — Сез чынлап сөйлисезме моны!?. • — Чынлап. Владимир Ильич. Бәген авылыбыз белән гозерләп сорыйбыз сездән. Ленин бик аптырап өстәл яныннан тора, кулларын жәеп жибәрә һәм шаркылдап көлә башлый. — Шәп. бик шәп! Гаҗәп, искиткеч хәл бу! Иң хәтәр алласыз кешегә чиркәү чаңы сорап килсеннәр әле! Лев Толстой үзе дә уйлап чыгара алмас моны! — ди. Ленин вак-вак атлап Никодим янында әрле-бирле иөри. үзе шундый рәхәтләнеп, кычкырып көлә, аңа карап торган көтүче Никодим да гаепле кеше сыман аптырап елмая башлый. Ә бит анын эшләре бер дә көләрлек түгел. Ленин, нидер исенә төшергән сыман, кинәт кенә борыла да өстәленә таба юнәлә. Никодимга таба борылганда аның йөзендә көлүеннән җыерчыклар гына торып кала. — Хөрмәтле иптәш Никодим, сезгә илдәге хәлнеп никадәр авыр икәнен сөйләп торасы юк,— ди ул.—Илдә икмәк белән ягулык кытлыгы гына түгел, металл кытлыгы да зур. Менә минем бик ашыгыч рәвештә бер чит ил әфәндесе белән сөйләшәсем бар. икенче атна инде һич эшли алмыйм шуны, линияләр өзелгән, ә чыбык сузарга җиз юк Ленинның кыяфәте шундый җитдиләнә, аны шундый кырыс йөзле итеп күрермен дип Никодимның башына да килми — Барысы да аңлашылдымы. Никодим иптәш. — ди Ленин көтүчегә. — Барысы да анлашылды. Владимир Ильич. — Алай булгач, бирегез кулыгызны! Минем өчен авыл кешеләреннән гафу үтенегез. Ленин чан бирмәде, диегез, бер дә ыспайлап маташмагыз. бик җитди сәбәпләр аркасында. Ленин чан бирмәде,— диегез. — Барысын да әйтермен. Владимир Ильич Авылга кайткач Никодим ничек булганын барысын да сөйләп бирә. — Юкка гына кешенең эшен бүлеп йөргәнсең,— диләр мужиклар башларын селкеп — Юкка булды шул.— ди Никодим авылдашлары белән килешеп.— аның эше дә күп. безнекеннән кирәгрәк тә. Ә яз көне. Никодимның сәяхәте онытылып, инде ул турыда сөйләнми дә башлагач. Мәскәүдән авылга чаң китерәләр — Ленин җибәрде Кремльдә саклана торган кыңгырауларның берсе.— ди Никодимга шундый гаҗәп посылканы китерә килгән эшче кыяфәтендәге бер кеше Бу гаҗәп кыңгырауны карарга бөтен авыл җыела Кыңгырау зур түгел, гадәти киледән бераз гына зуррак, ләкин чәче-башы тузгыган Никодим кулына алып баш очына күтәргәч, кыңгырау май кояшында көмеш кантары шикелле күзләрне чагылдырып ялтырый иде. Көтүче белән янәшә басып торган эшче кыңгырауның кабыргасына сырлап-сырлап славянча язу белән язылган сүзләрне халыкка кычкырып укып бирә. «1808 елда Валдай шәһәрендә оста койды» —дип язылган кыңгырауның читенә. Ул халыкка таба борыла, тынып калган кешеләрнең күзләренә туп-туры карап: — Иптәшләр! Владимир Ильич сезгә күп сәлам тапшырырга әйтте. 1нная анын Россиядә иң баш алласыз кеше икәнен исегезгә төшерергә дә кушты. Калганын инде үз башыгыз белән уйлап карагыз.— ди Кыш житәр алдыннан Березкида мәктәп салына Мәктәпне салып бетергән көнне мужиклар жыелып шундый фикергә киләләр — Безнең чиркәү барыбер юк инде. Әйдәгез чанны мәктәп түбә- . сена жайлап эләбез, соңыннан күз күрер тагын,— диләр. * Янәшә-тирәдәге авыл балалары, китапларын күтәреп, шул кыңгырау 3 тавышын ишетүгә мәктәпкә йөгерәләр. £ Озакламыи шул якларда беренче колхоз төзелгәч, кынгырау 2 крестьяннарны эшкә, тарихта беренче тапкыр әле бәхетле, сөенечле £ хезмәткә чакыра торган булып китә. Бөек Ватан сугышы башлангач та әлеге чанның шомлы авазы дулкын-дулкын булып шул яктагы авыллар өстенә тарала һәм халык, олысыннан алып кечесенә чаклы. ® үзләре яраткан кынгырау тавышын танып алалар. Халык туган илне «. дошмаинан сакларга кузгала ’ * Ильич бүләк итеп жибәргән кыңгырау, кояшта көмештәй ялтырап. л әле дә булса мәктәп түбәсендә эленеп тора. Березкига гомерендә бер ? генә тапкыр булса да килеп киткән кеше йөз илле ел моннан элек рус £ остасы тарафыннан коелган һәм шушы көнгә чаклы көмештәй саф ава- х зыя саклап калган кыңгырауны инде беркайчан да оныта алмас. о Березкида кынгырау авазы янгырый Аның авазы елдан ел сафла- „ надыр, яңгырабрак һәм ераккарак ишетеләдер төсле тоела мрна Репортер ашина белән барамы, жәяүме— кая гына бармасын, Ленинга ияреп яшь тә түгел, карт та түгел, боек та түгел, шат та ту гел. дигәндәй, бер сәер кеше йөри Ленин сиздерми генә ана күз салга- лый һәм «Кем соң бу кеше? Каян ул, нишләп йөри икән? Сакчылардан түгелме? Дзержинскийга әйтергә кирәк булыр, моның ише сакчылар куймасыннар миңа».— дип уйлый Ләкин күпме генә күз салмасын, Ленин аның кем икәнен белә алмый һәм ахырда сабырлыгын югалтып: — Га фу итегез, иптәш, нәрсә язасыз сез бер туктаусыз? — дип теге :әер кешенең үзеннән сорый. ’ — Газетага хәбәр язам. Ре-портер мин, Владимир Ильич, «Правдаэ- •а язам, — ди әлеге кеше. — Репортермыни?! Ә мин бөтенләй башкача уйлаган идем,—ди Пенин, дусларча елмаеп.— Дөресен әйтергә кирәк, мин үзем сез гали кәнаптән зарланып жалоба ялмакчы идем әле Болай булгач инде, (езмәттәшем буларак, бер ризасызлыгым да юк сезгә карата Тик бер нәрсә генә үтенәм, һәрвакыт төгәл булыгыз Безнең эштә башкача : мөмкин түгел ' — Тырышырбыз, Владимир Ильич! - һәм чыннан да аның газетага бастырып чыгарган мәкаләләрендә ,ртык сүз булмый иде. Ленинның Трехгорка тукучы хатын-кызлары Алдында ясаган чыгышы турында да. тимер юл депосы комсомоллары ■Зелән үткәргән әңгәмәсе турында та. Россиядәге ин беренче трактор- «ың. зәңгәр төтен йомгаклары бөрки-бэрки, кара туфракта ин беренче ■Зуразналар салганын карарга Мәскәү янындагы бер авылга баруы •урында да хәбәрләрне ул дөрес, төгәл язган иде " Ләкин шулап да бер мәлне бер .хәл килен чыкты битЛенин бер бик житди жыелышта чыгыш ясады, җыелыш бетәрәк. көтмәгәндә, Ленин янына репортер килде дә: — Владимир Ильич, бу жыелышта нәрсә турында сөйләгәннәрегез. не ике сүз белән генә әйтеп бирегез әле.— диде. — Ничек инде ул алай? Сез үзегез кайда булдыгыз, коллега? - дип аптырап сорады Ильич. — Мин сонга калган идем... — Аңлашылмый... — Сонга калдым, дим. Трамвайлар йөрми, бер генә линиядә д; ток юк. — Ничек килдегез сон? Җәяүмени? — Шулай булып чыга инде. Башта кызу гына килгән идем дә, соңыннан арытты, шуна менә .. Уңайсызланып торган репортерга Ленин игътибар беләнрәк карады һәм шунда беренче тапкыр репортерның «карт та түгел, яшь тә түгел» кеше булмавын, ә чын-чыннан олыгайган, ап-ак чәчле кеше икәнен күрде. — Ни генә булса да сонга калырга ярамый,— диде Ленин. Репортер башта Ленинның чынлапмы, шаярыпмы әйткәнен аңламый торды. Әмма Владимир Ильич шаярып әйтми иде Ул репортерга янадан бер тапкыр карап алды да һич шаяртусыз, бик житди рәвешта әйтте: — Ә хәзер бер чнгкәрәк китик тә, эшчеләр белән нәрсә турында сөйләшүемне язып алыйк. Дисциплина турында да сөйләштек, ул хакта язу чын-чыннан файдалы булачак,— диде. Алар бушый төшкән цех конторасына керделәр һәм анда шактый вакыт юандылар. Инде күптән кичке смена эш башлады, пролетлар яңадан шаушу белән, төтен белән тулды, ә Ленин белән репортер сөйләштеләр дә сөйләштеләр. Дөресрәге, аларның берсе сөйли, икенчесе блокнот битләрен ачарга чак кына өлгергән хәлдә, кызу-кызу яза иде. Ленин сөйләп бетергәндә, репортер блокнотының да соңгы чиста бите язылып беткән иде инде. — Нинди үкенечле,—диде Ильич,—бер генә бит житми калды, гонаһ шомлыгы, минем үземдә дә бер генә бит тә чиста кәгазь юк, ичмасам. — Әйтеп торыгыз, Владимир Ильич, ә мин ятлап 'алам да редакциядә сүзен сүзгә язып куярмын,— диде репортер. — Юк, алай булмый,— диде Владимир Ильич, елмаеп,— кәгазь кирәк, безнең эштә кәгазьсез ярамый. Шул чагында әкрен генә контора ишеге ачылып, ишектән цех башлыгы килеп керде һәм репортерга кыяр-кыймас кына, юл аралары тар гына калдырылып сызык сызылган һәм майланып беткән,— нарядлар яза торган бланк булса кирәк,— яшькелт кәгазь кисәге сузды. — Юк. юк, бу кәгазь миңа,— диде Владимир Ильич. Аннары кискен хәрәкәт белән артсыз урындыкны өстәл янынарак этәрде, кәгазьне цех башлыгының селкенеп торган бәләкәй генә өстәле өстенә куеп, ана кызукызу бер ике сүз язды да репортер кулына тоттырды һәм: — Иртәгә Совнаркомга керегез дә менә шушы язуны эш башкаручыга бирегез. Сезне мин үзем дә илтеп куйган булыр идем, икенче бер урынга барырга ашыгам Тоткарлавым өчен гафу итегез,—диде дә цех башлыгы һәм репортер белән кул биреп саубуллашып китеп барды. Ильич китеп берничә минут үткәч, төтен тулы конторадан аптырашта калган репортер да чыгып китте. Икенче көнне иртә белән ул Халык Комиссарлары Советына юнәлде. Ленинның теге кәгазь кисәгенә нәрсә язганын репортер шунда гына белде. Кәгазь кисәгенә «Правда» хәбәрчесе карамагына җигүле ат бирергә кирәклеге турында, аның инде олыгайган кеше булуы һәм андый олы яшьтәге кешегә редакция эше белән көннәр буе жәяү чабып йөрүе кыен икәнлеге турында язылган иде. Ш. МАКСУДОВА тәрҗемәләре