ҮЛЕМСЕЗЛЕК ҖЫРЧЫСЫ
менә җиде ел инде Каракитә белән Мунчәли арасындагы көмеш чишмә таңилен! Шушы баздагы бәрәңгеләрдә моңарчы кем соң шигърият курган? Ә ничаклы матур! Шушы бәрәңгеләрнең язга тартылуы, яшәү омтылышы матур. Иҗаты һәм гомере турында мондый йомгакны ясарга шагыйрь бик хаклы: Гомер таңымда дәртләнеп яндым Тиле яшьлекнең ләззәте белән. Утлар аркылган елларда бардым Илемнең ачы хәсрәте белән. Рухым сынганда янә кәч алдым Батыр йөрәкле халкымнан гелән. Бетен тормышым, эшләгән эшем — Дусларым белән җиңгән җиңешем. Гел мактау гына язганга хөрмәтле укучы безне, бәлкем, шелтәләр дә. Бу — шагыйрьнең юбилее икәнен онытмыйк. Ә тәнкыйть аңа исән чакта артыграк та эләкте. Без әле монда аның ялкынлы публицистикасына һәм сатирасына туктала алмадык. Ш. Мөдәрриснең тугандаш чуваш әдәбияты белән багланышларны армый-талмый ныгытуы узе аерым тәкъдир ителергә хаклы. Ул чуваш халкына, аның теленә, әдәбиятына зур мәхәббәт белән карады. Иделдәге якын күршебез поэзиясе белән без иң әүвәл чуваш шигыре классигы Константин Ивановның Ш. Мөдәррис тәрҗемәсендәге «Нарспи» поэмасы аша таныштык. Поэманың тәрҗемәсенә сокланмый мөмкин түгел. Берничә айдан республикабызның ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Бәхетле йолдыз астында республика белән бергә диярлек дөньяга килгән шагыйрь — аны илһамланып җырлаган, татар халкының милли һәм социаль бәхетенә тукынучыларга, башка халыклар белән аның дуслыгы турында Көнбатыштагы гайбәт сатучыларга ачы ирония белән караган кеше. Аның актуаль мәгънәсе ачыла гына барган якты иҗт- ты һәм классикага юлдаш таланты — азат республика җимеше.