Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛАТЫЙФ ҖӘЛӘЙНЕҢ АФЗАЛ ШАМОВКА ЯЗГАН ХАТЫ

Зур мактауга һәм ихтирамга лаек якын дустым, замандаш вә каләмдәшем Афзал, гомерен озын, ямьле һәм данлы булсын. Бу — миннән зчкер- сез. саф. самими теләк сина. 18 ноябрь тарихлы котлау хатың шул чаклы җылы язылган ки. аның хәтта һәрбер хәрефеннән әҗәлгә дару булырлык логика, эмоция, якынлык рухы бөркелеп тора, һәм синен бу хатын, турысын әйтим, мине — карт бәндәне — тергезеп җибәрде. «Мин — бичаракай ялгызмын, ташландык бер кеше кисәгемен. бугай»,— дигән уйлар башыма үрмәли башлаган минутларда синен шушы хатынны китереп бирделәр, һәм мин янадан тугандай бер хәлдә сиздем үземне: гадәтемчә, куанычтан күзләремнән яшьләр тәгәрәделәр. Мни 17 ноябрьдә яшем 70 кә тулачагын беләдер идем. Әмма минем гомер юлымда очраган бу датаны юбилейлап уздырачаклары мина мәгълүм түгел иде. 28 ноябрьда кич белән өемә килеп, зур табын корып, мнн енна әйтим. 70 еллыгымны олылап, шаулап котладылар. Бу процедураны Тел. әдәбият һәм тарих институты белән Язучылар союзы бергәләп оештырганнар һәм алар ук кешеләрне дә үзләре чакырып китергәннәр нкән. Димәк, шул рәвешчә, кунакларны мин каршылаучы һәм озатып калучы сыйфатында гына булып калдым. Ул мәҗлестә сине дә күрәсем килгән иде ләкин нн эш- ләтмәк кирәк, максатка ирешә алмадым. Әйдә, хәерле булсын, син безгә килеп чыгарсың. мин сезгә дигәндәй, үчен алырбыз әле. Мин синен исәнлегең-саулыгың турында белеш-танышлардан сораша торамын. Алар мина яхшы хәбәрләр сөйлиләр; син инде тулысынча савыгып, урамнарга да чыгып йөри алу хәленә ирешкәнсең, дип әйтәләр. Мнн моңа куанып утырамын һәм үзем дә йөри алу көченә ирешермен дип ышанып ятамын. Кыскасы, бер сүз белән әйткәндә. 28 ноябрь кич өемә килеп уздырылган мәҗлесләре чынлап та юбилей булып чыкты. Татарстан Верховный Советы Мактау азуы (Почетная грамота) бүләк итте. Язучылар союзы исеменнән Мирсәй Әмир бик җылы һәм бай эчтәлекле адрес-хат укыды Мирсәй иптәшнең үзе килү күңелне күтәреп җибәрде. Мин аның ихтирамын беркайчан да истән чыгармаячакмын, әлбәттә. Моннан кала та>ын 4—5 адрес китерделәр. Боларның җыенысы бергә миңа рух а канат куйдылар, һәм миндә яңабаштан яшисе килү дәрте уянды. Бераз яшәп карарга кирәк булыр әле чынлап та! З Сәйфи Кудаш — атаклы шагыйребез. Ул да мина котлау хаты жибәргән. Аның хатын укыгач, шагыйрь Акмулла сүзләре хәтергә килеп тештеләр: «Шагыйрьләрнең сүзлдре чыгар хикмәт илә».— дигән ул Ш. Мәржанигә багышлаган мәдхиясендә. Сәйфи Кудаш әле бу араларда гына килгән хатында миңа түбәндәге дүрт юллыгын язып куйган. Мин аны, кәмаһүә (нәкъ үзенчә) күчерәмен: Иң яхшы шигыре —шагыйрьнең Әле язмаган шигырь; Иң якты гомере кешенең — Әле узмаган гомер. Илтифат итче, дәрестән дә, хикмәтле сүзләр тезелгәннәр ич монда! Шигърн тышчага твренгән хикмәтнең кече шунда ки, ул авыруны савыктыра, дәртсезне дәртләндерә, өметсезне өметләндерә. жансызны жанландыра... Шагыйрьнең бу дүртюллыгы мине әллә узачак гомерем яктырак булыр дип дәртләнергә юл ачты, һәм мин Сәйфи Кудашка моның ечен дустанә рәхмәтләр укыймын, укыячакмын да. Тукта әле, Афзал, мин кыскача бер чигенеш ясап алыймчы? Хәтерлисеңдер, М. Гали дигән бер язучыбыз бар иде. Аның «такылдама» (дигән] терминны еш кабатлавы хәтеремдә нык саклана. Ул -»• мәрхүм кайберәүләрнең мәкаләләрен шушы термин белән атап йөртә иде. Мәсәлән, ул — мәрхүм миңа: — Җәләй иптәш, безнен дусларыбыздан берәүнең чираттагы такылдамасы чыккан. укыдыңмы? — дип берничә тапкырлар сорау биргән иде. Хәтерлим, күп вакыт ул минем үземд дә: — Җәләй иптәш, синең бер такылдамаң чыккан икән, укыдым,— дип әйтә торган иде, мәрхүм. Ләкин мин ана сорау куеп, «такылдама»ның киң шәрхын, аңлатмасын сорый алмый калдым. Уйлыймын ки, бу атаманы ул да халык телендә йөртелгәнчә, «буш сүз» төшенчәсе белән алгандыр. Мин үзем дә шулай күзаллыймын. Кыскасы, әйтәсем килә ки, минем бу хатым такылдамага әйләнеп бара, бугай, дигән уй төште башыма. Ярый, инде үземчә житднрәк санаган кайбер мәсьәләгә тукталып карыйм әле, бәлки, мишәр агайэне әйтмешли, берәр ябәләсе булыр шунда. Быел, хәтерем алдамаса, синең дөньяга чыккан әсәрләрең булмадылар, бугай. Аңлыймын, авырып ятуын комачаулагандыр. Әйдә, исәнлегең кайткан булса, шунысы жнткән. Бу уңайда минем сиңа бер үтенечем бар. Шуны әйтеп карыймчы: мин синең «Хәйрулла абзый» [дип] аталган очергыңны укып бик яраткан идем. Син аны шул дәрәжәдә оста сурәтләгәнсең кн. ул үзенең кыйланышлары белән, мнн сиңа әйтим, социалистик реализм калыбына салынган чын-чын совет карты, түм-түгәрәк образ булган да чыккан. Мнн ишеттем, имеш, язучылар жыелышында (берәр секциядәдер инде) «очерклар жанрын үстерергә, яхшы очерклар язарга кирәк» дигән фикер күтәргәннәр, ди. Минем бәлам шунда — мин ул жыелышларга бара алудан мәхрүм. Бәлки, мин ялгышамдыр, бәлки, үземә куйган таләпләрне башкаларга да куеп маташамдыр, һәрхәлдә, әйтергә теләгән сүземне йотып каласым килми. Мнн әйтәм, сезнең кайбер язучыларыгыз (гафу ит, алар безнекеләр дә, әлбәттә) үзләрен ижатчы- лар санаган булып та, ижат өчен белем, эзләнү, казыну, гыйлем һәм тәжрибә кирәклеген башларына китереп һәм тартып-сузып, үлчәпбизмәнләп карамыйлар, ахрысы. Мин үзем тикшерә торган маузугыга караган һәрбер вак кына факт турында хәтта атналар буена уйланып ятамын. Нишләмәк кирәк, шунсыз эш барып чыкмый. Мина һәрбер сүзем өчен жавап бирәсе бар ич! Менә нәрсә мине тезгенли. Кайбер язучылар, күрәм, андый жаваплылыкны сизмиләр. Әгәр дә мәгәр шулай булса, бетте баш! Ул чагында безнен ншеләргә сөйләргә урын да калмый. Язучы, барыннан да элек, укучылары алдында, аннары фән-культура һәм тарих алдында жаваплы. Л. Н. Толстой «Әдәбият турында» дигән бер китабында Шекспирга сылтап: «Китап үз бәхетенә укучы кулына кергәч ирешә»,—дип әйтә. Бу —һичшиксез хакыйкать. Тагын такылдама чокырына төшеп барамын, ахрысы? Гафу ит. хәзер түгәрәклимен, бетте, хәзер бетерәм. Әле бу араларда хәл белергә дип яшь галимнәребездән берәү килеп кергән иде. Шул тиш сүл арасында түванааге макальяе китерм: .А„ы «ер тис» еиреи сЛтата алмыйсын, ун тиен биреп туктата алмыйсын диләр» — диде. — Син, дустым, бу хикмәтле мәкальне кайдан алдын? — дидем. Ул мина: — Мин моны моннан 4—5 ел элек Иске Кулаткыдан алып кайткан идем,—дип аңлатты. Бу хатымны яза-яза мин дә уя тиен бирсәң дә туктата алмаслык хәлгә килдем. бугай. Әмма язарга билгеләп куйган фикерләрем һаман чират квтеп торалар әле. Менә < ул фикерләрдән берсе: үзен дә беләсендер. «Совет әдәбияты» журналы быел берничә * «роман» чыгарды. Мин аларны көч-хәл белән, мишәр әйтмешли, начнла укыдым да. < сезнен Тау яклары әйткәнчә, пышман булдым. Ник дисән. аларның берсе дә роман- п нын киртәсенә керү түгел, хәтта ул киртәнен янына да килми ич! Турысын әйткән туганына ярамаган, имеш Шулай булса да. мин турысын әйтер- х тә яратам. Бу «романнар» минем вөжданымны жәберләделәр. Ник дисән. мин бу о әсәрләрнең идеологияләре чатак, дип әйтергә җыенмыймын. Алла сакласын, андый уй- 5 да булырга тузан кадәр генә дә каем (сәбәп) юк! Унай, изге, яхшы идеяне сәнгатьчә 3 матур, гүзәл калыпка салып бирә алу да кирәк ич! ej Әдәбият кануннары дигән нәрсә бар һәм аны бүген генә төземәгәннәр дә. Чөнки -5 ул кануннар бөтен кешелек дөньясы уздырган, туплаган тәҗрибә нигезендә үсә-үсте- < релә килгәннәр. Мәсәлән, роман (грек сүзе) жанр буларак дөньяга китерелгән тари * хн сәбәпләр бар. Һәм шунда ук романның стилистик үзенчәлекле яклары да инде урнашканнар — законлашканнар. Теоретиклар романда өч элемент табылырга тиеш диләр: а) сказочность (әкият г; чәлек), б) увлекательность (мавыктыргычлык), в) мечтательность (уйландыргычлык). Габдрахман Сәгъди мәрхүм әдәби әсәрләрдә «уйгынлык» һәм «тойгынлык» ~ табылырга тиеш дип әйткән иде. Аның уйгын һәм тойгын дигән терминнары ромаи д төзелешенә бик тапкыр килә. Кыскасы, димәкче буламын кн, «Совет әдәбиятыжын быелгы саннарында басыл- - 3 ган «романнар» бүгенге көнне бездә әле роман яза алучылар аэ дип торалар. Ник < дисәң, ул, ягъни быелгы, романнарда әнә шул югарыда саналган өч шартның берсе ч дә табылмый. Соң моңа кем гаепле? Мннемчә, гаеплеләрне эзләргә керешүдән элек гаепләребезне тулырак барларга кирәк. Безнең һәриайсыбыз, дип була, адым саен эстетика, эстетик чаралар кебек терминнарны телгә алабыз. Ләкин әле берәүнең дә (безнең татар әдәбиятында!) бу зур, актуаль мәсьәләгә карата колакка ятарлык сүз әйтә алганы юк. Үзеңә мәгълүм. Үзәк Комитетның үэ карамагында дөньяга чыгарылган шактый зур күләмле бер кулланма-китап бар. Мин уйлыйм, бу китап синең дә өстәлендә, кул астында ята торгандыр. Китапның атамасы «Основы марксистско-ленинской эстетики». 1961 елгы басма. Мәскәү. Бу бай кулланманың эчтәлегенә тукталмыймын Тик шуны гына әйтәсем килә ки, син менә шушы китапны тәрҗемәләү эшен оештырсаң, язучыларыбызга да һәм укучылар гаммәсенә дә зур хезмәтең — бүләгең булыр иде. Иш янына куш рәвешен- чә, минем дә булышлык күрсәтергә дәртем бар, дәрманым житә калса. В. И. Ленинның пролетариат интернационализмы принципларына нигезләнгән милли политикасы яктылыгында татар әдәбият белеме тарихта күрелмәгән биеклекләргә күтәрелеп үсте. Бу — һичшиксез инкарь итә алмаслык хакыйкать. Бүгенге көнне безнең татар әдәбияты буенча докторлык дәрәҗәсе, профессорлык исеме алган ике кешебез бар. Монысын кая итәсең! Бу бит бер кадак йөзем геиә түгел. Ләкин, гайбәттән булмасын, гыйбрәттән булсын дигәндәй, бу профессорларыбыз әлегә әдәбиятыбызның чнратта торган ихтыяҗларын капларлык зур эшләр эшләп күрсәткәннәре юк. Укышларыннан башлары әйләнеп калды, бугай?! Ярый ла. Тукайның «Бер ишан-хәзрәт үстердем, күркә-тавык ашатып; сагынсам, корсагына карыйм, чүмәләгә охшатып»,— дигән фразасына тиң назым уйлап табарга туры килмәсә. Әйдә, алар — яшьләр әле. Бер көн килер, аңларлар үз бурычларын Шулай да әдәбиятыбызның тәненнән майлы калҗа йолкып алырга күз салып йөрүчеләрнең күбәеп барулары бераз борчып куйгалый, чын дөресен әйткәндә. [...] Мәгълүм ки, эстетика — борынгы греклардан калган сүз-термин. Грек философлары «яхшы» белән «яман» төшенчәләрен аныкларга тырышканнар, бу юнәлештә фикерләр көрәше алып барганнар. Нәтиҗәдә яхшылыкның төп билгесе итеп эстетиканы алганнар. Руслар эстетика төшенчәсен «прекрасное» дип алганнар. Безнең телдә, минем уемча, боларның тәңгәле гүзәл сүзе була ала. Философия үзенең эшкәртелү, өйрәнелү дәвамында, һәм реакцион һәм прогрессив төрләргә әйләнеп, төрле төсләргә кереп беткән кебек, эстетика да ннчәмә гасырлар буена аристократия, хаким сыйныфлар зәвыгына хезмәт итә килгән. Бүгенге көнне исә буржуазия идеологлары, капитализмны әҗәл чокырыннан тартып чыгару өчен, сәнгатьне шәрәләндерү, җимерү мәкерен алга сөреп маташалар, Абстракционизм, формализм, натурализм һәм башка шундый «измжарныц барысы да чын сәнгатьне, социалистик эстетиканы киртәләргә юнәлтелгәннәр. Марксизм-ленинизм тәгълиматында эстетика иҗтимагый фәннәр катарына кертелә. Әдәбият үзе дә — иҗтимагый фән. Димәк, эстетиканы әдәбияттан һәм әдәбиятны эстетикадан (билгеле, без монда марксистик эстетиканы аң үзәгендә тотабыз!) һичбер төрле юл белән аерып булмый һәм аерырга ярамый да! Инде шулай булгач, безнен кайбер әдип һәм шагыйрьләребез [нигә] үзләренең әсәрләрен эстетик тәм һәм ямь белән бизәмиләр? Бу — бик авыр сорау. Син, бәлкн: «Бизиләр ич!» —дип тә куярсың. Анысы —синең үз татымың. Сүзне озакка җибәрмәс өчен, мин ул бизәксез әсәрләрне монда санап тормыймын. Булмаса, дустым, әнә шул быел басылган романнарны тагын бер кат укып карачы, алардан хәзерге чорга лаек эстетика-гүзәллек табарсыңмы икән?! —Афзал дус, гафу ит. бу араларда көтелмәгән йомышлар бер-бер артлы килеп чыккалау сәбәпле, мнн бу хатчыгымны әле һаман төгәлли алмый маташтым,— монысы бер яктан. Уй-фикерләрең сыек, сай. таркау, үзәксез, бер күчәр тирәсендә әйләнми торган булсалар, аларны анык, йомыры тышчага — тел калыбына салу шактый кыенга туры килә,— монысы икенче яктан. Боларның барысы да — җитмеш яшь бәласе! Атамасы үзе үк аңлатып торганча, җитмеш — җиткән, ягъни кеше гомере инде үзенең чигенә, түшәменә барып жнткән була. Сан атамалар этимологиясен — борынгы төп мәгънәләрен тикшерүчеләр шулай днп аңлаталар «җитмеш»не. Ярый, анысы шулай булсын, әмма безнец төп теләк — җитмешне узып китеп, яшәү сапламын түшәмнең өстенә үк сузу әле. Сүзем артык озынга китсә дә. тагын бер үтенечемне әйтеп калдырырга уйлыйм. Советлар чоры татар әдәбиятын татып, аңа күңел бирүемнең башлану чорында мнна аң һәм ямь биргән әсәрләрдән берсе һәм, әйтергә кирәк, иң көчлесе синең «Рәүфәм булган иде. Шунлыктан булырга тиеш, минем бүгенге көнне дә ул «Рәүфә»не кайтадан укыйсым һәм аның соңгы язмышы белән танышасым, уртаклашасым, хәтта, кулын кысып, аны — замандашны котлыйсым килә. Кулак кансызлыгы, явызлыгы киртәләрен ул чорда җимереп чыккан хатын-кызларыбыз хәзерге көнне зур, эшлекле кешеләр дәрәҗәсенә үсеп чыктылар: мин Рәүфәнең зур кеше—фән иясе булуын күрер идем, менә хәзер — белдек! Син, брат, трилогия яки романга әйләндереп, безгә яңа «Рәүфә»не бирү чараларын күр әле. Монысы — беренче үтенеч. Туп-туры әйтәм: әдәби жанр буларак, очеркларның әһәмияте бик зур. Татар һәм башка төрки халыкларның әдәбиятлары тарихында очерк жанры иң карт, иң борынгы жанр булып тора. Ул борынгы каберташъязмаларына теркәлгән мемуарлар белән башлана. Орхун-Енәсәй язмалары (безнең эрадагы IV—VIII йөзләр) мемуарнстнк әсәрләр ич! X!V йөз татар әдәбияты ядкарьләреннән «Нәһжел-фәрадис» (Гали Болгари әсәрләре җыентыгы), шул ук чорда язган Мөхәммәдьярның хикәят дип атаган әсәрләре арасында да байтагысы — очерклар. Аннары XVII йөз>ә күчкәч, очерк җанрыныя бер төре рәвешендә, юлъязмалар (сәяхәтнамәләр) туа башлыйлар. Шундый тарихи фактлар очеркларның әдәбиятыбыз үсешендәге саплам сузылуы турында тулы мәгь- лүмат бирәләр. Кызганычка каршы, соңгы елларда язучыларыбыз бу жанрны читләтә башладылар. Минемчә, бу — яхшы фал түгел. Каләмнәрен кайсы кулларына тотарга икәнен 184 рәтләп төшенеп, ипләшеп житмәгән яшьләребез озынрак текст язсалар, аны «роман» дип атарга ашыгалар. Моның бәласе — әлбәттә, әдәби жанрларның үзләренә хас якларын төшенеп житмәүдән килә. Менә шундый күренешләрне булдырмас өчен, хәзерге вакытта яхшы, мөкәммәл очерклар үрнәкләрен матбугатта күбәйтергә кирәк. [ ] — Теләнчегә якгы йөз күрсәтсәң, ул кунарга сорый, имеш,— дигәннәр теге теләнчеләр чорында яшәгән бабайлар. Мин дә, сорау артыннан сорау, теләк янына теләкләр тезә-тезә әнә шул теләнче методына күчеп барамын, ахрысы. Нишлим соң, дустым? Мин бит бүгенге көнне татар әдәбияты барышында кытлык сизәм. Бәлки, бу минем субъектив кимчелегемнән килә торгандыр. Шулай булса, артык куркыныч юк дип тынычланырга да мөмкин әле! Соңгы елларда басылган шигырьләрнең ямьнәре дә һәм тәмнәре дә бетте ич. үзең дә сизәсеңдер. Җыеп кына әйткәндә, әдәбиятыбызга карата чын-чыннан һәм ап-ачык тәнкыйть ачарга вакыт: моны озын-озакка сузарга ярамас. Сүзләр күп иде, мохтасар кылдык. Афзал, бер көнне вакыт табып, минем янга килеп чык? Ләкин килер алдыннан шалтырат. Телефоным 2—54—12. Ибраһим I азины күрсәң, сәлам әйт үзенә миннән. Кыргыйланмаса, алып кил аны да минем янга! Сез — яшьләр, картлык бәласен татымаган кешеләр. Шунлыктан картлар хәлен тулысы белән күзаллап житкерә алмыйсыз. «Җитмеш — үлем yiu тикмеш»,— Мәүла Колыйча итеп әйткәндә. Хуш! Сиңа исәнлек-саулык теләп калучы Латыйф карт Җәләй дип белгәйсезләр. Хатадыр дип, хатасын орма йөзгә: Хатадин халн ирмәс хакдыйн үзгә. (С. Бакырганыйдан, бугай?) Латыйф ҖӘЛӘЛ. 25 декабрь, 1964 ел. Профессор Латыйф Җәләй әдәбиятыбызны еллар буенча щ»нте ләп куштеп ■ гам күренекле галимнәребе .дән берсе иде Vn л чы ларыбызның %штбугаг> . чш. • < яии исәрләрен бик и ы «ыксынып укып чыга һәм бу укып чьи •" 1 г ‘" j турында автор белән дусларча ачыктан «чик «өйләшә Әсәре уңыш из булса . күңелдән котлый, ана тагын да зуррак иҗади уңышлар тели аның белән1 ’ 1 • ’ лана иде «һәр әсаре кимчелекле булып .кби ипләнеп бетмичә О... ЫЛ1 п . икая Латыйф Желай ага бу *»№ д. я «учының кемлеген,, аның ' “% ныгына, яшьлеген. карамастан, үзенең һи.;. pen яшерммч ' '• ■ъц ■ Р мыйча. туп туры әйтә иде Шуның аркасында ул каИберәүләрнвҮпкәлз’.не чы лай да аңлаган иптәшләр аның каты тәнкыйтеннән үзләренә кирәкле нәтиҗәне чы г“ ,,л™"ң' ,пт£ь."'б.р үэ.»,™.™. »■₽ w всәрне укып чыгу белән үк үзенең фикерен я -ып куя һәм. > «»£ 1 " *4 “ авторының кулына тоттыра иде Кайбер очракларда уя Y£i«И • X т .‘Лыйт“ м . ларына озын хат рәвешендә я «галап та жибәр. иде Кыскас .. . ,. лиләре белән матбугатка еш чыкмаса ли ул вдзбиятыбы’ ^«.nwa-ia әйтмичә нал- ололор һәм яңа әсәрләр турында үзенең фикерен теге яки бу формада әптмнчә кал "“"пЖ.„,,р л №»»«..« »»»»» .......-• -и;- &JSSW берсен д«> матбугат өчен язмаган, хәтла :УЛ “ны vn-глао — аның якын дуслары белән чыдар кулына бирелер дин уйламагандыр да ВУ хатлар аның якын ике арадагы шәхси я хаТныи кайбер җомләләре сызылды Матбугатка бирергә “’ е₽ яәг*ндә бу хатның ■ Р^ Ceqj„' күр, .... Урыннар текстта квадрат сүзләрне ием «ә тмвкле. онытып яисә ашыгып язмый калдырган ве^м сҮ^’^* « бирелде кирәк табылды Андый сүзләр