«КОМАН МӘҖМУГАСЫНДАГЫ ТАБЫШМАКЛАР
Венеция шәһәрендәге китапханәләрнең берсендә 1303 ел датасы куелган һәм латинчафарсыча-команча сүзлекне, комай теленең кыскача грамматикасын, шушы телгә тәрҗемә ителгән христиан дине догаларын, шулай ук халык иҗаты әсәрләренең кайбер үрнәкләрен эченә алган бер кулъязма җыентык табыла. Тюркология фәнендә аны «Кодекс куманикус» дип йортә башлыйлар. Татар әдәбияты тарихына багышланган хезмәтләрдә ул «Комай мәҗмугасы» исеме белән телгә алына. Мәҗмуганың кайда һәм нинди максат белән язылуы турында торлечә фараз итүләр бар. Немец профессоры В. Банг фикеренчә, ул Россиянең коньягында, изге Иоанн монастыренда; ә Д. Расовскмйча — Кырымда, Италиянең Кара диңгез буендагы колониясе урнашкан Солхат шәһәрендә язылган '. Тарихчы М. Г. Сәфәргалиев аны Алтын Урда белән сәүдә итүче Венеция купецларына кулланма тосендә Италиядә язылган дип саный2 . Т. И. Грунин мәҗмуганың язылу сәбәбен италня һәм немец миссионерларының XIV йоз башында Галиция чикләрендә яшәгән команнар арасында христиан дине таратырга омтылулары белән аңлата «Комай мәҗмугасы» беренче мәртәбә (олешчә) 1828 елда Парижда басыла Ә тулы басмасы 1880 елда Будапештта Геза Кун дигән галим тарафыннан чыгарыла. Шул вакытлардан бирле мәҗмуга терпе ипләрдәге тюркологларның игътибар үзәгендә тора. Команнар үзләре терки телдә сейләшүче күчмә халык булганнар. Аларны поло- еецлар һәм кыпчаклар дип тә атыйлар. «Половецлар җире XI гасырның азагында һәм XII гасырда Дунай белән Идел арасындагы Кара диңгез буе далаларын алып торган Аның составына шулай ук Кырым далалары һәм Азов диңгезе буйлары да кергән. Половецлар тагын Кавказ алды далаларында һәм Түбән Идел һәм Җаек арасында күченеп йергәннәр» '. Хуҗалыкларының нигезен терлек асраучылык тәшкил нткән. «Коман мәҗмугасыпна фольклор әсәрләренең дә кертелүе очраклы хәл булмаска тиеш. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, бу халыкның конкүрешендә музыка һәм 1 Н. А. Б а с к а к о в Тюркские языки. Издательство Восточной литературы. Москве. I960 ел. 57—58 битләр. -' М. Г. Саф а рг а лиев. Распад Золотой Орды Саранск. I960 ел 36 бит s Документы на половецком языке XVI а. Транскрипция, перевод, предисловие, введение, грамматический комментарий и глоссарии Т. И Г р у и и н а. Москва. 1967 ел. 106 бит. ‘ К. В. Кудряшов. Половецкая степь. Москва. 1948 ол. 124 бит (Рус һәм немец телендәге хезмәтләрдән елынган әзекләр безнең терҗомәдә китерелә X. м.) В Җыр әһәмиятле урын алып торган: «Команнар башка кучмә теркиләр шикелле сугыш кылып торалар, ләкин тыныч чакларда хозур кылырга да сөяләр иде. Зур сугышлардан кайткач, хан батырлар белән мәҗлес ясый, алларына кымыз килә, батырлар исерешәләр, кыллы музыкада чиртеп уйный башлыйлар, кызлар-кәнизәкләр бииләр; шул вакытта халык җырчылары мәйданга чыгыл, саз чиртеп, борынгы батырларны, борынгы заманнарны искә төшерәләр иде» XIII гасырның беренче яртысында монгол яулап алучылары тарафыннан буйсындырылганнан соң, команнарның бер өлеше Алтын Урда кулы астында яши башлый. Дәүләт берләшмәләре таркалуга карамастан, алар әле шактый вакыт уз телләрен саклап киләләр. Кыпчак теле Алтын Урдада нигездә дәүләт теле булып тора. Инде сорау туа: кыпчак телендә язылган «Коман мәҗмугасы»ның безнең татар телекә һәм фольклорына нинди мөнәсәбәте бар! Бу сорауга җавап, барыннан да элек, мәҗмуганың үзендә. «Аның 70 процентка якын сүзләре борынгы татар әдәбиятында кулланылган һәм файдаланылган сүзләрдән тора дияргә ярый. Аларның күбесе хәзерге көндә дә татар телендә яки аның аерым диалектларында шул мәгънәләрендә йөртеләләр... Сузләрнең грамматик формаларында да шундый ук хәл сизелә»2 3 . Проф. М. Зәкиев «Туган тел үсеше» исемле хезмәтендә татар сөйләменең бер- берсенә якын булган болгар һәм кыпчак сөйләмнәренең кушылмасыннан барлыкка килгәнлеге турында яза, «XIV—XVI йөзләр эчендә ул инде аерым бер халыкның теле буларак оешып җитә һәм... гасырлар дәвамында зур үзгәрешләргә дучар ителмичә, безнең чорларга кадәр әкренләп үсеп, шомарып килә»,— ди 4 5 . Кь пчаклар һәм болгарлар арасындагы тел, фольклор мөнәсәбәтләре турында Н. Исәнбәтнең фикерләре кызыклы. «Борынгы Болгар — Казан — Кыпчак территориясе бик киң булып,— дип яза ул,— төрки кавем-кабиләләрнең конгломераты (катнашмасы) булган. Боларда гадәт-йола уртаклыгы зур булган кебек, мәкальләрнең (табышмакларның дип тә өстик —X. М.) тел структуралары да якын һәм бер-берсениән әзер килеш алырга мөмкин булганга, мәкальләрнең бер-берсенә күчүләре җиңелрәк, күбрәк була. Шул рәвешчә, территориаль яктан да, тел, горефгадәт, тормыш һәм кара ышанулар ягыннан да, шулай ук мәкальләрнең төзелеш алымнары буенча да уртаклыгы зур булган. Андый мәкальләрнең мирес юлы белән безгә килгәннәренең күбесе хәзер асылда безнекеме, әллә анысы монысыннан алынганмы икәнен дә билгеләве кыен мәсьәлә» Бу әйтелгәннәрдән «Коман мәҗмугасы»ның борынгы бабаларыбызның телен, поэтик иҗатын, тормыш-көнкүрешен өйрәнүдә, башка төрки халыклар белән бергә, татар халкы өчен дә кыйммәтле мирас булып торуы ачык аңлашылса кирәк. Мәҗмугадагы текстларның күбесе дини эчтәлекле. Ләкин тәрҗемәченең халыкның образлы сөйләменнән киң файдаланганлыгы күренеп тора. Мәрьям анага мактау җырлаучы түбәндәге юлларга күз салыйк; Ave, кимниң тотаклары бал-шәкәрдән тир көп татлы, алардан бизгә төгүлдү тын азыкы, тәңри сөзү. Ave, кимниң сөзләмәки әрир күмүшнең ауазы...6 2 Г. Газиз, Г. Рәхим. Татар әдәбияты тарихы. Беренче җилд. Борынгы дәвер. Икенче бүлек. Казан. 1923 ел. 43 бит. 3 Борынгы татар әдәбияты. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1965 ел. 68 бит. 4 М. Зәкиев Туган тел үсеше. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1967 ел. 23 бит. 5Н. Исәнбәт. «Татар халык мәкальләремнең беренче томына кереш мәкалә. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1959 ел. 48 бит. “ W. Radloff. Da» liirkische Sprachmatenal des Codex Cumanicus. Memoires de L Academie Imperiale des Sciences de St.-Petersbourg. Vll sene. Tome XXXV. №0. 6. Немец телендә. 1887 ел. 93 һәм 100 битләр. тәрҗемә итә. Ягъни, иреннәре б»лчагыштырупар «шикәрләрдин ширин, кебек җырларыбызга бик аваздаш Халык иҗаты әсәрләреннән мәҗмугада 47 табышмак китерелә. Венгр галиме Дьюла Немет, немец профессоры В. Банг, академик В. В. Радлов. күренекле совет тюркологы С. Е. Малов һ. 6. бу табышмакларны ейрәнүгә багышлап махсус хезмәтләр яздылар . Канчыгышны ейрәнүчеләрнгң 1960 елның августында Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән 25 халыкара конгрессында Лос-Анжелос галиме Андре Титце «Комай табышмаклары* дигән темага доклад белән чыкты. Шундый күренекле тюркологларның хезмәтләре бар әстенә, комай табышмаклары хакында яңадан сүз кузгату урынсыз булып күренергә мемкин. Шуны искәртеп үтик: бу тикшеренүләр нигездә текстологик характерда. Табышмак текстлары чагыштырмача әйбәт сакланса да, байтак сүзләр танымаслык хәлгә килгәннәр. Бу бер. Икенчедән, кайбер борынгы сүзләрнең нинди мәгънә аңлаткан булулары анык түгел. Ниһаять, команча текстны латин хәрефләре белән язганда (язучысының италияле яки немец булуы ихтималын да остәсәк). теге яки бу хатаның китүе дә табигый хәл. Менә шуңа күрә исемнәре аталган галимнәр тәп игътибарны текстларны дерес итеп укуга һәм аңлатуга юнәлткәннәр. Табышмакларның жанр үзенчәлекләренә алар аерым очракларда гына кагылып үтәләр. Мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бу тикшеренүчеләр үз хезмәтләрендә башка терки халыклар фольклорыннан байтак үрнәкләр китерсәләр дә. бер-ике фактны исәпкә алмаганда, аларның татар табышмакларына морәҗәгать итүләрен күрмибез Ягьни безне иң кызыксындыра торган олкә яктыртылмый кала. Дерес, татарча хезмәтләрдә мәҗмугадагы кайбер табышмаклар телгә алына. ■Татар әдәбияты тарихы»нда Г. Газиз һәм Г. Рәхим мондый дүрт табышмакны китегән текстлар белән генә эш итә. Шулай итеп без татарча хезмәтләрдә мәҗмугадагы 47 табышмактан тик 7-8еиең генә фәнни әйләнештә йерүен күрәбез. Мондый чикләнгәнлекнең сәбәбе шул: автор- ' Бу хезмәтләрдән беэ нигездә Д Немет һәм С. Е. Малов мәкаләләрен фай- ‘"Ж Nemeth. Die Ratsei des Codex Cumanicu Zeitschrift der Deutschen Morgenlandischen Gesellschaft. 67 Band. IV Heft. Немец телендә Леипциг. 1913 ел. 577—608 битләр. Алга таба: Д. Немет хезмәте. С. Е. аш К истории и критике Codex < um ..АН СССР Отдел.- и«. гуманитарных наук. 1930 ел. 347—375 битлар Алг. габ. СЕ мало. хетм.те ’Г. Газиз, Г. Рәхим. Татар әдәбияты тарихы 48 һәм 50 битләр ’ Н. Исәнбәт. Табышмаклар. Татгосиэдат Казан 1941 еп 11—12 битләр • X. Яр „и. Татар халНМНМН ло.тии «и»,». Татарстан китап и.шри.тм Каааи. 1967 ел. 169—171 битләр. «Тотаклары» сүзен Радлов «иреннәре» дип шикардән татлы, сәйләшүе — кемеш авазы... Бу балдан татлы теп тибрәтеп әйткән сүзләре» яңгырыйлар. рәләр: «Тап-тап тамасык, тама дырган тамасык. Ул — күбәләк»: «Бити-бити битедем. биш агачка битедем, күнә суын йәгерттем, бәкин-бәкин чормадым. Ул — кынадыр»; ■Ултыргаиы уба йир, басканы багир чвмат. Ул — езәнге»; «Бу барды, эзе юк. Кәймедер». Әмма авторлар бу мисалларны В. Радлоеның: «Коман теле безгә татар теленең биш йез ел элек булган бер халәтен күрсәтеп, шушы биш гасыр эчендә татар теленең алмашу тарихын ачып бирә», дигән фикерен раслау эчен генә файдаланалар Табышмакларны ойрәнүне исә «халык әдәбиятын тикшерүчеләргә махсус эш» дип искәртү белән чикләнәләр ®. Өзәнге һәм кеймә турындагы табышмакларны, бу тор әсәрләрнең озак вакытлар саклана алу сәләтен күрсәтү эчен, Н. Исәнбәт тә искә ала . «Борынгы татар әдә- бияты»нда алдагы хезмәтләрдә китерелгән дүрт табышмак янына тагын дүртәү остә- лә: «Ап-пак арты ябулы, алтын башлы чукмарлы. Уп — торнадыр»: «Яэыда яулы тукмак ятыр. Ул — керпедер»: «Языда яулы каеш ятыр. Ул — еландыр»: «Эчәр. йиәр. эненә керер. Ул — пычактыр». |182 бит.) Хәмит Ярми «Кодекс куманикус»тагы табышмаклар буенча безнең борынгы табышмакларыбызны да беркадәр күз алдына китерергә мемкин» икәнлеге, аларның «безгә бик аңлаешлы табышмаклар» булуы турында яза 4 . Ләкин ул да естә күрсәтел лар табышмакларны бер чыганактан — В. Радловның «Das turkische SprachmaterliL» исемле хезмәтеннән алалар. Ә анда 17 табышмак кына тикшерелә. «Коман мәҗмугасындагы табышмаклар хакында тулырак тәэсир тусын эчен, 6м аларның эчтәлегенә һәм кайбер художество үзенчәлекләренә тукталып узыйк. Тематик яктан бу табышмакларны якынча дүрт терксмгә бүлеп булыр иде: 1. Күк җисемнәре, ел вакыты. 2. Җиләк-җимеш. яшелчә, үсемлекләр. 3. Хайваннар һәм кош-корт. 4. Терпеләр: торак, транспорт, кораллар, бизәнү әйберләре. Болардән тыш тагын сәүдәгәр һәм кол кеше турында ике табышмак бар. Беренче төркемгә керүче табышмаклар күп түгел. Аларда кояш, ай, йолдызлар, яңа ел тууы, кояш һәм ай нурлары сурәтләнә. Кыпчак кешесенең хыялында тәнге күк зур ук савыты, ә йолдызлар хисапсыз-сансыз уклар булып гәүдәләнә. Яңа ел килүе ана бия колынлавын хәтерләтә. Нурларны ул кояштан һәм айдан килүче илчеләр дип кабул итә: Кен астыннан илче килер, Көмеш быргыдан килер. Ай астыннан илче килер, Алтын быргыдан килер. Ул — кояш һәм ай нурлары Калган төркемнәрдәге табышмаклар исә кыпчакларның тормыш-көнкүреше турын* да сөйләүче җанлы шаһитлар булып торалар. Барыннан элек аларда терлек асраучылыкның тәэсире ярылып ята. Бу башка әйберләрне еш кына хайваннар аша метафоралаштыруда да күренә. Әйтик, кавын — бәйдә симерүче кәҗә бәтие итеп сурәтләнә. Табышмакларда сыер, куй, бия, колын, кучкар, тәкә, дуңгыз, айгыр кебек терлек исемнәре телгә алына. Художество үзенчәлекләренә килгәндә, иң башлап, күпчелек табышмакларның шигъри строфалар төсендә төзелгән булуларын әйтергә кирәк. 47 табышмактан бары 13 е берьюллы булып, калганнары арасында 12 икеюллыклар, 10 дүртюллыклар бар. Ике табышмак 6 шар юлдан һәм берсе 8 юлдан тора. Строфалар эчендә 7—7, 8—7, 8—8, 5—5, 4—4 иҗекле үлчәмнәр кулланыла. Моның шулай икәнлеген түбәндәге табышмаклардан күреп үтәргә мөмкин Тау үстиндә талашман, Тайаги бар беш батман. Ол: түлкү... Силөүсин йаги силкип бөлмас, Сырма тонум бүгүп болмас. Ол: йумуртка. Бучу кыш кышлар. Бучу йәй йәйләр. Ол: сирик *. Сыер сырты. Кой коңакы. Ол: (җавабы танылмый). Шушы ук мисалларга таянып, рифмалар хакында бер-ике сүз әйтик. Күрәсез, «талашман — беш батман» кебек шактый матур яңгыраучы рифмалар да, рәдифләр дә (силкип болмас — бүгуп болмас) очрый. Соңгы табышмакта рифма юк. ләкин, вның каравы, монда аһәңне арттыручы икенче чара — аллитерация һәм ассонанс бар. Язуда аны болай күрсәтергә була: с-ы-р | с-ы-р к-о | к-о| к-ы ' Текст С. Е. Малов хезмәте буенча (357 бит) бүгенге орфография нигезендә китерелә. - Табышмаклар Д. Немет хезмәте буенча бирелә. 590, 581, 593 һәм 591 битләр. 3 Бу табышмакта В. Банг һәм Д. Немет «яртысы суда, яртысы һавада» дигән мәгънә күрәләр һәм «сирикине кармак таягы дип тәрҗемә итәләр. Аваэплр чиратлашуы каймакта эчке рифма дэреҗәсен. күтәрелә. Мәсәлән: Сарайдаги сары айгыр Савалатып кишнәмиш 1 Шигырь». ..эфмслэ, марапар„»„а„ ма жмугадагы „6ышма„ар ана фара. а„.фар. һәм кабатлауларга бай. У з у и-у з у н сыргалак, Учуиа дейре сыргалак; К ы э г a-к ы з г а сыргалак, Крыена дейре сыргалак. Ол: бычак билә белеу ’. Сурәтләү чаралары арасында еш һәм зур тапкырлык белән кулланылганы — метафора. Биш бармак — биш агач, тырнак — күк ефәк, елан — яулы каеш, керпе — яулы тукмак һ. 6. Метафоралар гадәттә гиперболалаштырыла. Торнаның башында — чукмар, тәпкенең койрыгы — биш батманлы таяк... «Биш»нең элек, конкрет санны белдерүдән тыш, «күп» дигән мәгънәне аңлатуын да хәтергә тешерик. Бу мәгънә кайбер идиомаларда хәзергәчә сакланган. Әйтик, «биш былтыр» — бик күптән, бик озак. Сурәт ясау, әйбер турында читләтеп әйтү эчен башка тәрле алымнар да файдаланыла. Менә мәҗмугадагы 13 нче табышмак: Узун агач башында Ургув атлы куш олтрур... Монда нинди кош, нинди «ургув» турында суз бара! Бу сорауга Немет табышмак жанрының үз табигатеннән чыгып җавап бирергә омтыла. «Икенче юлдагы беренче сүзнең чын кош исеме түгеллеге ачык»,— ди ул һәм бу «әкәмәт сүзне» «op-ку» яки ■op-куыл» дигән боерык фигыльләрдән ясалган булырга тиеш, дип исәпли ’. Табышмакта карга турында суз бара. Ә аны һәрвакыт оралар да куалар. Чыннан да, мондый әкәмәт исемнәр ясау табышмак эчен хас сыйфат. Менә бүгенге фольклор җыентыкларында йерүче бер табышмак: «Ил ятса да. Иләмән ятмас». Хикмәтенә тәшенмәсәң, Иләмәнне ниндидер бер баһадир итеп күз алдына кигерергә мемкин. Ә монда сүз... сыер мегезләре хакында бара. Сыер — ил, мәгезләр — аның емәнлеген саклаучы. Сыер үзе ятса да, мәгезләре гел басып тора... Күренә ки, «Коман мәҗмугасындагы табышмаклар шигъри тезелешләре, тел- сурәтләү чаралары ягыннан бүгенге табышмакларга якын торалар. Инде мондый сорауга җавап эзләп карыйк: бу борынгы табышмаклар икенче юл белән — телдән- телгә күчү юлы белән безнең кеннәргәчә килеп җитә алмадылармы икән! Аларның халык арасында хәзер дә әйтелеп йери торганнары юкмы! Борынгы текстларны бүгенге фольклор җыентыкларындагы табышмаклар белән чагыштыру нәтиҗәсендә, бу сорауга уңай җавап бирү мемкии булды. Менә дәлилләр. Акча кайда кышламышГ Канлы йердә кышламыш; Каны нечик йукмамыш! Кап ортада кышламыш. Ол: карын йавуды𠇇 §§. 700 ел диярлек элек теркәп калдырылган бу текстта хәзерге татар кешесе эчен аңлашылмый торган бер генә сүз дә күренми. Шуны гына искәртик: монда «акча» аи әйбер дигәнне аңлата. Берәр тес белдерүче сүзгә «ча-чә» кушымчасы ялганып, исем ролендә йерүче мондый сүзләр бүгенге табышмакларда да очрый. «Ары да очар карача, бире дә очар карача...» дип башланучы мәгълүм табышмакта «карача» суэо кара әйберне — борчаны аңлата. Бу табышмакның җавабы тирәсендә үз вакытында бераз бәхәс булып алды. В. Ванг аны «карын явы» - герлекнең эч мае дип аңлый. Д. Немет исә «карның яеуы. Д. Немет хезмәте. 607 һәм 600 битләр. §§ Д Немет хезмәте. 587 бит. ’ Д. Немет хезмәте. 589 бит. ХУҖИ МӘХМҮТОВ ф «КОМАН МӘҖМУГАСЫ кНДАГЫ ТАБЫШМАКЛАР мәгънәсен күрергә тели. Әмма бу фикерендә ул ялгыз кала. Радлов та, Малов та немец тюркологы тәрҗемәсенә кушылалар . «Карын» сүзе бездә «эч» мәгънәсендә хәзер дә кулланыла. «Яу» сүзе исә «күз явы» дигән идиомада гына очрый. Инде «күз мае» дип сәйлиләрме, дигән шмк туса, моңа да җавап бар шикелле. Телебездә «күзен майландыра» дип әйткәнне еш ишетергә мөмкин. «Майлы күздә ягым булмый» дигән мәкаль дә бар. Күрәсез, бу табышмакны без шушы борынгы варианты буенча гына да үзебезнеке итеп саный алыр идек. Тикшерә башлагач, шул ачыкланды: аның әле хәзер дә телебездән төшкәне юк икән. Исәнбәт җыентыгының 146 нчы битен ачып, 1383 иче табышмакны укыйк: — Кани кайда кышладың? — Агиделдә кышладым. — Каны ничек тимәде? — Уртасында кышладым. Җилек. Мәҗмугадагы тексттан төп аерма шунда: «канлы йердә» — «Агиделдә» дип үзгәртелгән. Бу исә табышмакның яңа җавап алуы белән бәйләнгән. Җилек — сөяк эчендә. Ак сөяк — Агидел. «Ак сыер торып китәр, кара сыер ятып калыр» табышмагындагы кебек, метафора төсләр уртаклыгына нигезләнгән (ак кар — ак сыер, кара җир — кара сыер, ак сөяк — Агидел]. Инде җавап алмашынуга килсәк, монысы табышмак жанры өчен гайре табигый нәрсә түгел. Төрле сәбәпләр аркасында (я иске җавапта күздә тотылган әйбернең көнкүрештән төшеп калуы, я табышмактагы сурәтнең икенче бер әйбергә тагын д* тапкыррак туры килүе һ. 6.), табышмакларның яңа җавап алып яши башлаулары еш күзәтелә. «Кайчысыз киселә, җепсез тегелә» дигән табышмак элек «пилмән ясау» дип чишелә иде. Хәзер аның «электросварка» дигән яңа җавабы да бар. Яки менә шул ук «Коман мәҗмугасынндагы «Бурунсуз буз тешер. Ол: кой богу» 9 10 11 дигән табышмакны байтак еллардан бирле «Борынсыз чыпчык боз тишә.— Тамчы» вариантында очрата киләбез. Мәҗмугадагы кайбер табышмаклар әле дә шул ук образларын һәм җавапларын саклаган хәлдә әйтелеп йөриләр. Аларда аерым архаик сүзләр генә алмашкан булырга мөмкин. Йазда йаулы каеш Юл өстендә йатыр. майлы каеш. Ол: йыландыр *, Елан 12 13 14 . Борынгы табышмак еланны «йаулы каеш», ә бүгенгесе — «майлы каеш» дип атын. «Иау»ның элек «май>жы аңлатуы турында сүз булган иде инде. Хәмит Ярми бу табышмакта «йаулы» сүзе «кораллы», «чәнечкеле» (сөңгеле) мәгънәсендә түгел микән! — дигән фикер әйтәЛәкин, күрәсез, бүгенге вариант моны расламый. Башка чыганакларда да «каеш» метафорасы «майлы» эпитеты белән кулланыла. Мәсәлән, «Заятүләк белән Сусылу» легендасында: Кыска койрык, шәм колак Куяны күп Балкан тау. Майлап салган каештай Җыланы күп Балкан тау *. «Йаз» сүзе борынгы телебездә «тигезлек», «дала» дигән мәгънәне белдергән. Хәзер ул кайбер топонимик исемнәрдә генә очрый. Дөбьяз — төп дала, Олыяз — олы дала һ. б. 9 С. Е. Малов хезмәте. 360 бит. 10 Д. Немет хезмәте. 596 бит. 11 Д Немет хезмәте. 595 бит. ’ Н Исәнбәт. Табышмаклар. 58 бит. 6 X. Ярми. Татар халкының поэтик иҗаты. 171 бит. 14 М. Гафури. Заятүләк белән Сусылу. Яңалиф. Казан. 1977 өл. 28 бит. Хәзерге текстта «иаз» һәм «йау» сүзләренең алмашынган булуы, ихтимал, мондый сәбәптәндер: алар бүгенге телебездә бөтенләй икенче мэгьиәдә (яз айлары, дошман ааы| йарилэр Текст үзгәрешсез калса, буталчыклык килеп чыгар иде. Юкса табыш- *м үз тукымасына кереп урнашкан кайбер архаик сүзләрне сакларга һич тә авырсынмый. —Улагим йөгендә семирер. Ол: коаун '. Башта текстның эчтәлеген аңлап китик. Радлов сүзлегендә «улак» сүзенең ике төрле мәгънәсе күрсәтелә: 1) йок күчерү очен хезмәт итүче теләсә нинди йорт хайваны. 2] Бер яше тулмаган кәҗә бәтие Табышмакны тәрҗемә иткәндә, В. Банг шулардай беренчесен, Д. Немет — икенчесен сайлый. Монда Неметның хаклы икәнлеге ачык, чөнки йок хайванын симереп ятучы итеп күз алдына китерү читен. Немет текстын татарчага күчерсәк, болай була: «Кәҗә бәтием бәендә симерә. Ул — кавын». Ә менә табышмакның Исәнбәт җыентыгындагы варианты (87 бит): Кук ылагым күк үләндә ятып симерде. Карбыз. Ике текст арасында кайбер үзгәлекләр булса да, төп метафора элеккечә калган. •Ылак» сүзенең чыннан да «кәҗә бәтие» мәгънәсендә йоргәи булуын башка чыганаклардан да күрергә мемкин. «Иосыф вә Золәйха» поэмасында мондый юллар 6api «Йосыфның кардәшләре әвә дүнде, Берисе бер углак тотып бугазлады—» Шагыйрь Утыз Имәнн поэманың уз кулы белән күчергән нөсхәсендә бу строфа кырыена «Углак — кәҗә баласы» дип язып куяJ . Билгеле булганча, поэманы уп 1824 елда күчергән. Димәк, шундый аңлатмага мохтаҗлык сизелгәч, «углак» моннан ISO еллар чамасы эпек үк архаик сүз булган. Бу исә үз чиратында бүгенге табышмакның чыннан да борынгы заманнардан бирле яшәп килүен күрсәтүче бер дәлил я булып тора. (_ Фольклор жанрлары арасында табышмакларга иң якын торучысы — мәкальләр. > Бу ике күрше арасында, Исәнбәт әйтмешли, кунакка киткәндә уэара йортта калып £ торулар була торган хәл. Ягъни, кайчакта табышмак мәкаль урынында йери ала һәм -> киресенчә: 2 Аузум ачсам өпкәм керүнир. 5 Ол: ешик ачса от керүнгәндир •. л ■Коман мәҗмугасы»ндагы менә бу табышмак та хәзер мәкаль буларак әйтелеп х йери: «Авызын ачса, улкәсе күренә» . Югарыдагы мисалларда без борынгы текстларның артык зур үзгәреш кичермә- гмлекләрен күрдек. Һәрхәлдә, табышмакларның композициясе, образлар системасы очен тотрыклылык хас. Шул ук вакытта аларның. художестволы әсәр буларак, өзлексез камилләшә баруы да табигый күренеш. Бу хакта теоретик фикергә дәгъва итмичә, бер борынгы табышмакның «Коман мәҗмугасы-ннан алып соңгы вакытларга кадәр булган эволюциясен күздән үткәрик. Бу барды, иэи йой. Ол: көмәдөр15 16. Текстны тәрҗемә итүдә тюркологлар арасында каршылык юк. Тик А. Н Самойлович кына аерым карашта тора. Аңа «бу» алмашлыгы ошамый, һәм ул, көймо • Д. немет хезмәте, этх оит. 2 В. В. Радлов. Опыт словаря тюркских наречий Издательство Восточной литературы Москва 1963 ел. 1 том. 2 кисәк. 1678—1679 баганалар. 1 Борынгы татар әдәбияты 70—72 битләр. 16 Д. Немет хезмәте. 602 бит. » Татар халык мәкальләре Һәм әйтемнәре Тезүчесе X. Ярми Казан. 1960 ел 208 бит • Д. Номөт хезмәте. 601 бит. «КОМАН МӘҖМУГАСЫ.НДАГЫ ТАБЫШМАКЛАР турындагы якут табышмагына таянып [русчага тәрҗемәсе: Кобыла пробежала и следа не оставила), коман табышмагында да «бу» берәр җан иясен, әйтик, шул ук бияие [бей| яки боланны, пышины (бугу) белдерүче сүз булырга момкин. дип исәпли '. Гәрчә Малов мондый мөмкинлекне кире какса да. Самойлович бер яктан хаклы: чыннан да күрсәтү алмашлыгы табышмак очен ятышып бетми. «Бу» дип төртеп күрсәткәч, ул әйберне эзләп торуның кирәге калмый ич. Табышмакны без икенче мәртәбә М. Ивановның 1842 елда басылган «Татарская хрестоматия» дәреслегендә очратабыз [191 бит): «Әнә бара, эзе юк». Текст әйтү өчен җиңеләеп, шомарып китсә дә. анда барыбер баштагы аңлашылмаучылык хәл ителми. (Әнә — шулай ук күрсәтү алмашлыгы.) Ниһаять, «әнә» сүзе соңга табарак «үзе» дип алмаштырыла. «Үзе» логик басым ала һәм табышмакта чишелергә тиешле «конфликт» калкуланып китә. Ничек инде алай! Бара торган әйбернең эзе калырга тиеш ләбаса! Шушы сәерлекне тагын да көчәйтү өчен, табышмакка «маңгаенда күзе юк» дигән яңа юл да өстәлә. Ягъни, эзе калмавы бер хәл, ул әле күрмичә дә бара апа икән. «Үзе — эзе — күзе» рифмалары әсәрнең ритмын бизәп, нәфисләп җибәрәләр. Шушыларның барсы нәтиҗәсендә, табышмак гаҗәп камил бер дәрәҗәгә килә: Үзе бара, эзе юк, Маңгаенда кузе юк17 18 . «Коман мәҗмугасы»ндагы табышмаклар белән бүген бездә әйтелеп йөрүче табышмаклар арасындагы бәйләнеш кайчакта артык күзгә бәрелеп тормый. Соңгыларына еш кына яңа бизәкләр, башка сурәтләр өстәлгән булырга мөмкин. Ләкин барыбер аларның тамырлары бер икәнлеге шик тудырмый. Камыш турындагы борынгы табышмам метафорасы белән дә. композициясе буенча да бүгенге вариантның беренче юлына охшаш. Аерма «чапчак» дигән диалекталь сүздә генә. Ул «кисмәк» дигәнне белдерә һәм кайбер җырларыбызда да очрый; Чапчак кына чапчак балларны Ялгызың, анакай, башладың...19 Бер үк табышмакның төрле диалектларда шулай үзгәртелеп әйтелүе киң таралган күренеш. «Тәбәнәк күктән кар ява», «Кат-кат тунлы, карыш буйлы» дигән табышмаклар, мәсәлән, Омск өлкәсендә болай әйтеләләр: «Алаша һавадан кар ява». «Кат-кат тунлы, сәррә буйлы». Шулай ител, без «Коман мәҗмугасы»ндагы табышмакларны берничә ноктадан карап күзәтеп чыктык һәм аларны бүгенге табышмакларыбызның борынгы үрнәкләре итеп санау өчен тулы нигез барлыгын күрәбез. 17 А. Н. Самойлович К истории и критике Codex Cumanicus. Доклады Российской Академии наук. Серия В Ленинград 1924 ел. 88—89 битләр. 18Шушы вариантында табышмак беренче мәртәбә Т. Яхинның «Сабый вә сабыяләр өчен мергуб булган хикәяләр вә мәкальләр ..» җыентыгында куреиде. Казан. 1902 ел. 111 бит. ' Тотар халык җырлары (лирик җырлар, йола җырлары). Төзүчесе И. Надиров. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1965 ел 247 биг. Былтырдагы беш кувлук Беши биле кулунламыш. Сарайдаги сары айгыр Савалатып кишнәмиш 3 * Чапчачык өстендә чапчачык. Ол: камышдыр5 * . Сакмардагы сары айгырым Сагындырып кешнидер. Мишәрдәге биш биям Бишесе дә колынлый. Колыннары сары ала һ. 6. * Тустак өстендә тустак, Иң өстә песәй койрыгы. Җикән камыш •.