ДӘРДМӘНД
(1859—1921) Энҗе-алмазлар югалмас һәм ятып калмас, үтәр. Дәрдмәнднең гаять мәгънәле бу ике юллыгы аның үз иҗат мирасына да тулысымча туры килә. Аның энҗе-алмазлар сымак аз һәм энҗе-алмазлар сыман нурланып, җемелдәп торган фәлсәфи-лирик шигырьләре татар укучыларының һәм шагыйрьләренең инде ничә буынын үзенә җәлеп итеп, әсәрләндереп килә. Поэзиябез титаны Муса Җәлил яшьлегендә Көнчыгышның Хәйям, Сәгъди, Хафиз кебек бөек шагыйрьләре белән янәшә Дәрдмәнд шигырьләрен яратып укуын язган. Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким әсәрләрендә Дәрдмәнд осталыгының тәэсирен абайлау читен түгел. Кыскасы, Дәрдмәнднең шигъри казанышы күптән инде поэзиябезнең аерылгысыз өлеше булып киткән. 23 ноябрьдә Дәрдмәнднең (Закир Садыйк улы Рәмиевнең) тууына 110 ел тулды. Шагыйрь Оренбург губернасы, Эстәрлөта- мак өязе, Җиргән авылында сәүдәгәр гаиләсендә туган. Әтиләре 1862 елда Орск өязенең Юлык авылына килеп алтын прииска- сы ачыл җибәргән. Миллионер Рәмиевләр тарихы асылда шуннан башлана. Булачак шагыйрь агасы Шакир Рәмиев (соңыннан нәшир) белән бергә Муллакай авылы мәдрәсәсендә укый, гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнә. Мәдрәсәне тәмамлагач, 1880 елда Теркиягә китеп, Истамбулда хосусый рәвештә төрек телен һәм әдәбиятын өйрәнә, әдипләр, шагыйрьләр белән аралаша. Солтан реакциясеннән интеккән бу чор тәрек әдәбиятында төшенкелек мотивлары кәчпе була. Күрәсең, моның Дәрдмәндко тәэсире булмый калмагандыр. Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге Россиягә кайткач башлана Ул балалар өчен төрекчедән кечкенә күләмле хикәяләр тәрҗемә итә. Аның беренче әсәрләре 1902—03 елларда «Тәрҗеман» газетасында басыла. Дәрдмәнд иҗатының активлашуы 1905— 07 еллардагы беренче рус революциясе чорына туры килә. «Каләмгә хитап» шигыренең беренче юлындагы фикер шагыйрьнең бөтен иҗатын характерлый, ягъни шагыйрь күңелдәгене укучыга ихлас сөйләп бирүне аклый: Каләм! Кальбендә ни сер бар. гаян ит_ 12. «К У.» М 11. Дәрдмәнд Көнчыгыш һәм Көнбатышның культура хәзинәләреннән үтә хәбәрдар була. Аның рус телен һәм әдәбиятын әйбәт белүе поэзиябезне матур тәрҗемәләр белән баетуда ярдәм итә Дәрдмәнд Пушкинның «Кышкы кич»еи, «Салган патшв турында окият»еннән еэек тәрҗемә иткәндә оригиналдагы мәгънәви байлыкны, ритм һәм башка шигъри чараларны татар укучысына да төгәл җиткерергә омтыла. Шагыйрь беренче рус революциясен мәгърифәтчелек позициясеннән чыгып, буржуаз демократ буларак каршылый. Ул матбугат, сүз иреге, «явочный порядок ачылуга» өметләнә Ләкин ул беркатлы кабынып, сокланып китүдән ерак тора Аның өмет һәм ышанычларында саклык бар. Иҗтимагый тормыштагы күренешләргә үзенең мөнәсәбәтен бөлдергәндә аллегориягә мөрәҗәгать итүе дә шуннан килә. Ул русчадан тәрҗемә иткән саф табигать шигырьләренә дә иҗтимагый мәгънә салырга ты- рыша. Мәсәлән, Тютчевтан тәрҗемә ителгән «Тал чыбык» шигыренең астына: «Ислах сораган шәкертләргә тартамын», дип искәрмә бирә. Шагыйрьнең үз чорында киң иҗтимагый яңгыраш тапкан әсәрләреннән иң күренеклесе «Кораб» (1908) шигыре була, Дәрд- мәнд хәвефле юл ерып барган мәһабәт кораб образында. Россиянең киң иҗтимагый хәрәкәт дөньясына чыгып, үзенең яңа язмышын эзләүче татар милләтен гәүдәләндерә. Киләчәк лирик герой күз алдына шомлы билгесезлек булып килеп баса: ша- гы£рь тормышның гомуми хәрәкәтен сиземләсә дә. аның анык перспективасын күз алдына китерә алмый. Биредә художниклык куәтенең сыйнфый чикләнгәнлеге фаҗигасен күрәбез. Чыкты җилләр. Купты дулкын — Ил корабын җил сөрә!- Кайсы юллар. Нинди упкын Тарта безне җан сорап!! Дәрдмәнд иҗатында үзәк урынны туган ил темасы алып тора. Ил — шагыйрь өчен барысыннан да югары мәңгелек, изге төшенчә. Туган илне шагыйрь иң зур корбаннарга лаек бердәнбер олы нәрсә итеп карый. Лтам-анам йорты ечен Булса мең җаным фида; Туган-үскән ипем өчен Соң тамчы каным фида. Ил Дәрдмәнд иҗатында халык төшенчәсе белән үрелеп бара. Бу темада ул эзлекле һәм азагынача үз иманына тугры. Социаль язмышның үтә драматик борылышы чорында, сыйныфташлары бар өметләрен чит илгә баглаган бер вакытта ул: Илдә бер дус булмаса гәр, Ил бөтен дошман түгел,— дип чыкты. Шагыйрь илгә зур ышаныч белән карый. Ул үзенең каршылыклы, ләкин гуманистик кыйммәте өстен булган иҗатын яхшыны яманнан аера белүче илнең тугры хөкеменә калдырып китте. Ил мөмәйез, аңлар ул тиз. Син аны сизмәс димә. Галимҗан Ибраһимов 1921 елда шагыйрьнең вафаты уңае белән: «Болар уяну күгендәге беренче йолдызлардан иде»,—дип язды.