Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДЕКАБРЬНЫҢ УНӨЧЕНЧЕ КӨНЕ

ДҮРТ МОНОЛОГ

ДҮРТЕНЧЕ МОНОЛОГ

Фәкил энем! Соравына җавап табыйм дисәң, син минем кем икәнлегемне, ул чакта сезнең арага нинди кеше килеп кергәнен белергә тиеш. Мин — Исәнбәк абыең, Әхмәтгали улы Гайсин. 1904 елның 13 декабренда туганмын. Колак сал — унөченче... олы эшкә тотынмыйлар, юлга чыкмыйлар — шайтан дюжинасы... Ә мин туарга батырчылык иткәнмен! Күз алдыңа китер: Дөньяга кеше килгән —ябык, хәлсез, зәгыйфь, бүтәннәргә һич тә охшамаган. Ана кыенсына, кимсенә, каушый, баласын күрсәтергә ояла—хәл белергә кергән күршеләре, танышлары күзеннән ераграк яшерергә тырыша Беренче баласы белән горурланырга тәңресе кушмаган аңа. Кулына тотып урамга да алып чыга алмаган. Бердәнбер юанычы шул: туган чакта битлек белән туган ул бала.. Исән үссә, бәхетле булыр дип яшертен генә өметләнгән ана һәм шул юанычында сер итеп саклаган. Атам — үзенең фамилиясен дә яза белми торган надан — дөнья белән кызыксыз көрәшкән: ялчылыкта йөргән, урман кискән, кучер, ат караучы булган. Тормыш аңа ачык чырай күрсәтми, кага-суга торган булгач, атам үзе дә тормыштан үч ала — аның ачы суын эчә... Эчә дә дулый, эчә дә котыра Тойгысыз, коры кеше — газетага да тәмәке төрергә кирәк өчен генә языла. Үзенә-үзе кереп бикләнгән, үшән, көчсез, кызганыч бер адәм. Кышкы челлә Әти ерак пристаньга ашлык ташый — кара тан белән китә, кич кайта. Беркөнне кайтмый калды. Әни һәрвакыттагыча. аш әзерләп, туңып үлмәсен дип ут йотып, авылны инде бер генә кат әйләнмәгән. Төн буе керфек тә какмыйча тәрәзәдән карап утырган Икенче көнне төш җит- * Ахыры Башы 10 санда. Бу көйне кешеләр кән тирәләрдә ихатага бер гәүдә китереп ташладылар. Әни елый-елый ишеккә ташланды, мин — аның артыннан. Әти урынына — агарынган йөзле, һушсыз гәүдә. Көч-хәл белән өстерәп өйгә алып кердек. Әнн аны чишендерде, салкын су белән башларын, битләрен юды, чип-чиста түшәккә яткырды. Кичкырын, гырлавыннан туктап, әти һушына килде. Рәхмәт әйтер, гафу үтенер дисеңме? Юк, берсүзсез генә каеш камчысын алды да, дөньядагы барлык әшәке сүзләрне тезеп акыра-акыра, әнине камчылый башлады. Әни кычкыра, үкси, ярдәм сорый, ә күршеләр кешенең «шәхси» тормышына катнашмый — гадәт шундый, йола: теләсә нишләтсен. Без — балалар—кая туры килсә шунда постык. Үзенә ашарга әзерләп, көннәр буе көткән иң якын кешесен ник тукмый ул, әйтә алмыйбыз Сорасаң, үзе дә җавап бирә алмый... Дулап тагы камчы күтәрә. Бүтәннәр белән дә, минем белән дә шулай: чак кына гаебем булса,— сабан сөргәндә арып үзем егылсам, ат егылса да — камчы, пеше тал чыбыгы, ни эләксә — шул. һәм мин аны яратырга тиеш. Азрак үсә төшкәч, исәйгәч, сүз бирдем: ләгънәт төшкән бусагасын атлап кермәячәкмен, бу өйне, күрше-тирәне, бу җирне мәңгелеккә ташлап китәчәкмен, мәңге сагынмаячакмын... Озакламый менә нәрсәләр беләчәкмен: организмдагы кара пигментның— меланиниың күп булуы аркасында, кайбер бүтән төстәге җәнлекләр кара төскә керә икән. Андый җәнлекләрне меланистлар дип атыйлар. Атамнан усаллык пигментлары күчкән булса, мин дә мела* нист булырмын — кара бүре, ..кара ат... Яки аклы-каралы... Бөре шәһәре—беренче тукталыш, татар-башкорт теле курслары. Уку дәверендә, шәһәрдә яшәгәч, аз-маз рус теленә дә күнегә башладым. Беренче мәлне кызык хәлләрдә калуым истән чыкмый. Парикмахерскийга кергәч: — Будете брить голову,— дидем. Рәхәтләнеп көлделәр. Авыл малае — чабатадан, кызыл киндер ыштан һәм ак күлмәктән йөрим. Урамга чыгарга оялсам да—нишлисең, түзәргә туры килә һәм түзәм. Курслар беткәч, авылыма секретарь итеп җибәрмәкчеләр иде — кайтмадым Яңавыл станциясенә киттем: тимер юл аппаратына күчереп язучы (соңрак бу һөнәрне машинисткалар алыштырды) булып урнаштым. Җәмәгать эшләренә үз теләгем белән катнаша башладым, профсоюзга, комсомолга кердем. «Яна юл» дигән газетага хәбәрләрдә язам. » Станциянең хәлен төшендем, канцеляриянең ни икәнен аңладым: ошамады. Миңа хәзер чын шәһәргә китәргә кирәк, дөньяның яңа почмакларын күрергә, яңа фикерләр, хисләр белән фәкыйрь җанымны баетырга . укырга, укырга. Утырдым да киттем бер поездга — ул мине Уфа дигән шәһәргә илтеп ташлады. Совет-партия мәктәбенә кердем. Ул елларда башында зиһене булган һәр кешегә теләсә нинди мәктәпкә юл ачык иде — конкурслар кайда ул — иркенлек. Әйбәт бара минем уку. Җитмәсә политик-экономик темаларга докладлар ясарга өйрәндем. Халык әйбәт каршылый, кул чаба. Ярый, бу хакта соңрак. Тәү тапкыр кинокартина дигән нәрсә белән таныштым. Экрандагы геройлар тормышын кызыксыну белән күзәтәм. Кайберләренә охшарга телим. Ул чакта күбрәк чит ил картиналары күрсәтелә иде. Мин бигрәк тә Гарри Пиль дигән Америка киноактерын яраттым. Аның герое табигый стихия белән көрәшә, күп маҗараларга очрый, ләкин җинә. Хатынкызларга карата булган оятсызлыгын йолкып ташласаң, калган ягы — минем төсле... Ул стихияне җиңгән кебек, мин дә җәмгыятьтә искедән калган әшәкелекләрне җиңәргә тиеш. Эшләр шуңа бара. ...АвыЛдан хат килде; әни үлгән... туберкулез авыруыннан. Энем бик авыр кичергән, көн-төн елаган мескенем. Ә мин нык булырга сүз бирдем бит түздем, бәхетсезлекне шактый тыныч кичердем: шулай булачагын, бүтәнчә мөмкин түгеллеген киткәндә үк сизгән идем. Югыйсә, ник китте дисең... Ул чакта безнең авылда шулай дәвалыйлар: тамчылар бирәләр, туберкулезга — томау даруы, һәм син терелергә тиеш. Мине авылга кайтарырга мөмкин булган бердәнбер көч юкка чыкты. Узган көннәр белән минем арам бөтенләйгә өзек, Армиягә киттем. Аида, ни хикмәттер, авылны сагына башладым Әниемне күрермен төсле... Аена унбишәр хат җибәрәм. Бу вакытта мин үземдә сыйнфый аң ачыкланганын сиздем, һәм үз- үземә Совет власте өчен соңгы тамчы каиымача көрәшергә сүз бирдем. Антыма хыянәт итсәм, пролетариатның корыч кулы миңа җәза бирсен. Хезмәтне тутыргач, уку теләге авылны сагынудан көчлерәк булып чыккандыр, күрәсең. Саратов шәһәренә юл тоттым. Шуннан башланды инде менә... Шәһәр үзенең НЭП дигән, өч хәрефкә сыя торган шәрә каршылыклары белән каршылады. Күрәм: яшәү өчен монда көрәш ачыктан-ачык бара. Бер яктан — иске йортлар, җимерекләр уртасында өр-яна төзелешләр, заводлар, фабрикалар, электр станцияләре . Ялангачлыкны күралмыйча, күңелләренә бөек социаль хис сыйдырган чын геройлар һәм... Икенче яктан — төрле учреждениеләрдә, предприятиеләрдә, бигрәк тә көнкүрештә — аларны теләсә нинди әмәлләр белән мәсхәрәләргә тырышучы сәүдәгәрләр, саботажниклар, бюрократлар, карьеристлар... Кёнчелек, алдау, хәйләкәрлек, ялагайлык, икейөзлелек, тупаслык, комсызлык һәм башкалар, һәм башкалар — максатка ирешү өчен табигый чаралар. Ә максатлары — матур киенү, бүтәннәрдән мөмкин кадәр аерылып тору — күргәзмәгә куярлык дәрәҗәдә. Тәмле һәм күп ашасыннар. Максат — тормыш белән, физик мәхәббәт белән ләззәт чигү. Авыр хәлдә яшәүчеләрнең күз яшьләрен күрмәү —тыныч яшәү. Шәһәрдәге даирәм белән ныграк танышкан саен, бу күзәтүләрнең дөреслегенә ныграк ышана бардым. Кайвакытларда хәтта шәһәрдә барлык кешеләр дә шулай бозык һәм таш кебек булып, төзәлмәслек булып каткан, ә йөрәкләре тимер шкафка бикләнгән шикелле тоела. Менә кайда икән минем сыйнфый дошманнарым! Күкрәгемдә — антым Аяусыз көрәшәчәкмен... Ничек? Корал тотып атыша башлау — мөмкин булмаган эш. Бер генә юл — аларның чын хезмәт кешеләренә дошман икәнлекләрен халыкка туктаусыз аңлату — докладлар, әңгәмәләр, лекцияләр... Клуб һәм кызыл почмакларга барам —бөтен шәһәрне аркы- лыга-буйга әйләнеп йөрдем. Кул чабу, ачык чырайлар арасыннан төйнәлгән йодрыклар, бүре күзләре белән карап озатучыларны да күрмәү мөмкин түгел. Кара сип сүзнең көчен! Чын көрәш бу, кискен көрәш! Укулар да ярыйсы бара. Кинолар, театрларга да вакыт табам, күп укыйм. Ял иткәндә, кайвакыт өчәү булабыз — Габбас Насретдинов. Харисов Сәхип һәм мин. Өчебездә өч төрле характер Габбас — чыгышы белән приказчик, җаны белән сәүдәгәр, ифрат хәйләкәр, җиңел карашлы кеше. Аның өчен дөньяда бернинди проблема юк — бөтен нәрсәне җиңел хәл итә, рәхәт яши. Шундый ук җиңеллек белән дусларны да сата белә. Безнең белән бик шәп бер егет укый иде әтисе кайчандыр мулла булган да хәзер укытучылыкка күчкәнгә, үзенең чыгышын укыӘХСӘН БЛИНОВ ф ДЕКАВРЬНЫЦ УНӨЧЕНЧЕ КОНЕ тучы гаиләсеннән дип күрсәткән. Габбас —эт, иснәнеп, шул ифратта булдыклы егетнең ышанычына кереп, сөйләндергән дә тиешле кешесенә язып та биргән. Чыгышын яшергән мулла малае дип рабфактан кудылар, Шундый «куркыныч элементларны» фаш итүче дигән даны йөри Габбасның шәһәр буйлап. Соңгы көннәрдә миңа елыша башлады — берәр исәбе бардыр инде... Бергә укыгач, сөйләшми дә булмый. Уку дигәннән, белем — аның өчен, әлеге дә баягы, тормышта җайлырак позиция эләктерү ысулы. Сәхип, шушы сыйфатларның күбесен үзенә сеңдг-рә алмаган хәлдә, алаша кебек күндәм. Габбасның барлык маҗараларына катнаша, ләкин үзе кызлар белән йөрми. Дөресрәге, кызлар аны санлап бетермиләр. Әллә кайдагы, шәһәр читендәге бер клубта лекция укыганда, мещаннар хәтта рабфакларга кереп тә һава агулыйлар дип, Габбас исемен атаган идем, икенче көнне үк аудиториягә керү белән: — Син нәрсә минем данны сатып йөрисең?—дип изүдән бөтереп алды бу. — Мин бит приказчик түгел, ничек сатыйм,— димен. Сүз тирәнәеп киткәнче, ярый, аердылар. Акырынырга гына мәҗбүр Габбас: — Кала егетләрен белмисең әле син. Өйрәтербез әле без сине. Шулай да инцидент тора-бара онытылгандай булды. Күрше бүлмәләрдә генә яшәгәнгә күрә тагын аралаша башладым. Ялга каршы беркөнне укудан чыгып килешли, Габбас тавышы куып җитте. — Беләбезме бүген кая барабыз? — диде ул һәм икебезнең дә җилкәгә кулын салды.— Сез моны башыгызга да китерә алмыйсыз. Сәхипнең тиз генә эндәшмәсен белгәнгә, үзем сорадым: — Кая? — Чамалап карагыз. — Землячествога. — Түгел. — Бүген парк ачыла — шунда. — Анда да барырга була. — Кинога. — Түгел. — Алайса кая соң? — Ә мин каян белим? Җилкәдән кулын ычкындырдым. — Ифрат шаян кеше син, Габбас. Үзе рәхәтләнеп көлә, артыннан Сәхип мөгерди: — Кая барсак та була, һи-һи-һи. Мин ул чакта озын соры шинель, кавказ папахасы һәм зәңгәр галифе чалбар киеп йөрим. Кыш та, яз да. Бүтән кием юк. Иртән салкын- ча, болытлы булганга, ул көнне дә шул формадан идем. Габбас минем өскә карап чәнчеп куйды: — Папахаңны калдыра күрмә, бер күрүдә гашыйк булырлык булсын. — Ансын карарбыз. Торакка кереп, китап-дәфтәрләрне калдырдык та — киттек. Чүп- чар сөйләшеп бакчаны бер-ике кат әйләнгәч, Габбас миңа бик озын бер эскәмия күрсәтте: — Син чак кына утырып тор шушында, без хәзер урап киләбез. — К^я барасыз? — Сер, килгәч әйтербез,— диде ул, күз кысып,— мин бу егетне,— Сәхипне була инде,— адаш/ырып килим әле. Калдым яңа гына кыяк сузган үләннәргә, шатлыклы кояш нурларыңнан җемелдәгән япь-яшь үләннәргә, яфракларга караү күңелле. Күңелле, ифрат. r J 1 Язгы табигатьнең үзе кебек үк мөлаем бер кыз Кып-кызыл сумкасыннан нидер эзли. Мина таба карамый, билгеле, күрми дә торгандыр эле. Ләкин тукталды, утырды — эскәмиянең икенче башына. Илтифат итмәгән кыяфәт белән утырсам да, күзләр аңарда. Башыннан аякларына чаклы тикшереп чыктым. Тип-тигез киселгән чәчләре, яшүсмер ♦ кызларда булганча, алдан маңгайга, ә арткы яклап, чия-көрән бүрегеннән. яшь ат ялы төсле, җилкәсенә төшеп тора Чем-кара пальтосы, чем-кара туфлиләре таза кыяфәтенә, чибәр алсу йөзенә мәзәгрәк килешү белән килешә — мин аны, ничектер, үзем күргән кинокартиналардагы бер героиня төслерәк кабул иттем Кыз сумкасын тагын ачып ниндидер китап чыгарды да укый баш лады. Шактый утыргач, сүз кушарга җай да чыкты ниндидер зур гына бөжәк кызның аягына кунган иде, ул аны китап битләре актарыр өчен генә яратылган нәфис кулы белән тиз генә эләктереп тә алды — Эләктеме? — дидем мин, чын күңелдән көлеп — Эләкте,— диде кыз фәрештәләргә генә хас булган ягымлы һәм гөнаһсыз тавышы һәм елмаюы белән. Мин аннан тагын ниндидер сүз көткән идем дә, тик ул сүз ычкынмагач, күктән иңгән баягы форсатны ычкындырмаска тиеш табып,тагын сорадым: — Чикерткәме? Чикерткәнең бу иртә язда, бигрәк тә шәһәрдә юклыгын белгән килеш шулай дим Нәрсәдер әйтергә кирәк ләбаса. Соравым әйбәт тә булып чыкты. Кыз, баягы беркатлы елмаюы белән елмаеп, сәерсенгәндәй әйтеп куйды — Юк, кигәвен. Чикерткә тешләми. — Әйе шул, чикерткә сайрый гына. Кыз тагын китабына иелмәкче иде дә, мин ике арадагы нечкә генә җепнең өзелүеннән куркып, дәвам итәргә ашыктым — Рәхмәт инде шул кигәвенгә. — Менә сез ничек—кешенең тәнен авырттырганга рәхмәт әйтәсез. — Анысы өчен түгел. — Ә ни өчен соң? — Безне таныштырган өчен. Сезнеке кебек матур сумкам булса, мин аны шунда салып кына саклар идем Кыз бу урында чын мәгънәсендә сабыйларга хас самимилеге белән көлеп җибәрде һәм китабын тезләренә — нинди тезләр диген! — куйды. Аның карашы, үзен тотышы хәзер ныклап торып сөйләшергә риза икәнен аңлата иде һәм мин үзем яулап алган бу форсатны ычкындырмаска булдым — янына ук барып утырдым. — Сез шундый кызык сөйләшәсез! — Мин кызлар белән генә шулай сөйләшә беләм — Күп кызлар белән сөйләшергә туры киләме? — Көлмәде, ләкин елмаюын саклады. — Ифрат күп. — Мин... болай гына... гафу итегез.. Икебез дә уңайсызланып, тынып калдык Бераздан гына кызның китабына күз төшеп (ай, кызлар кулында була торган шул китаплар! Күпме генә егеткә ярдәм итмәгәндер алар, кемнәргә генә сүз башларга сәбәп булмагандыр!), шунда ук сүз куштым: — Әйбәт китапмы? — Әйбәт, искиткеч — Мөмкинме карарга? Калганын, Вәкил энем, син үзең дә күз алдыңа китерә аласыңдыр инде Күп тә үтмәде, исемен сорадым. — Мария Алтынбаева. ӘХСӘН БАЯНОВ ф ДЕКАБРЫ1ЫҢ УНӨЧЕНЧЕ КӨНЕ — Әйбәт, бигрәк тә фамилиягез. Татарчарак та... — Ә мин татар кызы. — Шулаймыни? Нишләп сон үзебезчә сөйләшмибез? — Мин белмәдем,—диде кыз. Тагын нидер әйтмәкче иде дә тукталды. Минем сүз таба алмый торганны сизеп, өстәде: — Сез шәһәрдән түгел, ахры? — Әйе, авылдан. — Анда кызларыгыз сагынадыр әле. — Монда да бар бит алар. — Шәбрәк тәме? — Төрлесе бар. Бушлары да күп. Үзләре ифрат вежливыйлар. Конкурс буенча киенәләр, сантыйраклары бигрәк тә нык тырыша. Шәрә күкрәк, калкып, уйнап торган арт белән җиңел хисле, күл акчалы ирләрне алдап йөриләр. — Ә чынлап җәлеп итә алмыйлармы?—Кыз, никтер, каушагандай тоелды. — Җәлеп итәләр, башта. Соңыннан күңелдә таш, җирәнү каладыр дип уйлыйм. — Сезне дә... Ходаем! — Юк, мине... сез бит алай түгел, гафу итегез... Кыз үзенең чем-кара пальтосына, аякларына карап куйды да урыныннан торды: — Миңа вакыт бугай. — Юк, иртәрәк әле. Көлмәде кыз, сүзсез генә атлап китте. Ләкин иярүемә каршы килмәде. Бакча әйләнеп, шактый озак йөрдек. Иптәш малайлар искә төшеп, аларны эзләдек. — Тиз урап киләбез дигәннәр иде. — Аларга ышансаң... •— Сез аларны беләсезмени? — Юк... болай...— һәм үзалдына уйлангандай, ниндидер эчке кайгысын күңелдән кичергәндәй дәвам итте — Кешеләр алдый, хайваннар алдамый Алдашу әллә зиһен билгесеме икән? — Мещаннар, төрле сорт сәүдәгәрләр, рухи гарип, булдыксыз бәндәләр Шулар алдарга тырышалар безне. Алдашу ул —шул ук урлашу — эшләнмәгәнне бар итеп күрсәтү. Алдашу исәбенә яшәп тә була. — Синең иптәшләрең дә шундыйлар. — Каян беләсез сез аларны? — Болай... алар гына да түгел... — Ялган җир шары буйлап тәгәри, пәри арбасы кебек, тик күзгә күренми — Сезгә яшәү кыен булачак. — Сез ярдәм итәрсез. — Мин? Мин генә җитмәм бит сезгә. — Ничек? Мин — Мөхәммәт галиәссәлам түгел ләбаса Ъ карашларыгызча яшәргә теләсәгез, бөтен яклап азат булу кирәк. Иң башта материаль як. Ныклы специальность, күп акча. — Анысы нигә? Чөнки .. Чөнки... Ничек аңлатыйм соң? — Шунда ул русчага күчте — Деньгами можно жить без любви, а без денег любить невозможно. Әйтеп бетерә алмадым инде. Ну, сез үзегез бөтенесен беләсез. Кто знает все, тот равнодушен ко всему. Ә мин омтылам эле. — Напрасно. Аз белгәннең йокысы тәмле. Бу инде җитди сүзләрнең бетүе иде. Елмаешып, бер-беребезгә сы« ендык. Мин аның йомшак рәхәтлеген тоеп: — Бүгеннән башлап, мин бай кеше, — дидем — .Чин хәзинәгә тап булдым. Маһирә (аның чын исеме шулай икән), әлбәттә, ни хакта әйткәнемне аңлады, ләкин эндәшмәде, елмаеп кына куйды Сүзләремнең кабул ителгәнен сизеп: ' — МенӘ- үз карашларым белән яши торган дустымны таптым Без- ♦ гә әллә кайчан күрешергә кирәк булган,—дип өстәдем Үзең килми йөрдең бит. Ә мин сине гомер буе көттем — Кыз, ал- © лага шөкер, тагын елмайды. * — Ник адресыңны җибәрмәдең? £ Әллә үзләшү, әллә шатлыктан, кочакламакчы ук идем дә. кыз наз- ® лы гына итеп читкә этәрде: Күп ашасаң, әз ашарсың, әз ашасың, күп ашарсың. Не все ® сразу. — Мин риза. 3 9 * * з Икенче көнне дәрес башланыр алдыннан каршыма Габбас килеп * басты:£ — Я, ничек? — Авызы иләк хәтле җәелгән. Ф — Сезнең ташлап качуыгыз шәп булып чыкты, искиткеч кызга тап булдым. ' ® — Кит аннан! Забавно, ей богу. Нинди кыз? — Синең андый кызны төшеңдә дә күргәнең юк. — Әйттем бит, аһ-һа-һа, әйттем: папаха синең, папаха кызыктыра, а Безгә карамыйлар андыйлар! я — Дөрес. о Габбас тагын да тилерәк шаркылдады: * — Аһ-һа-һа! Гашыйк та булган, әй! — Син күрсәң, акылдан ук язар идең. — Боже! Молодец! Шә-әп! һаһ-һа-һа! Безгәме соң андый шәп кызлар! ...Маһирә белән очраша башлагач, дөнья үзе үк үзгәреп китте. Тирә-якта котыртып, үртәп торган кешеләр дә юашландылар кебек, хәтта Габбаска да ачуланмыйм. Кара син, дөнья матурлана, көннән- көн! Кечкенә генә бер кыз йөрәктәге бозны эретте дә куйды. Киноларга йөрибез, спектакльләр карыйбыз — гел бергәләп Беркөнне «Тарас Шевченко» фильмын карадык... Картинаны караганда, ирексездән, минем күзләрдән яшь бөртекләре тәгәрәде. Урамга чыккач исә, ургылган яшьне тыя алмый ук башладым һәм тыныч бер коймага сөялеп, бөтен гәүдәм, тәнем белән үксергә тотындым: сизәм, бала чактан бирле җыйналган газапларым, рәнҗүләрем, күкрәкне кысып, авырттырып торган сагышларым эреп күз яшьләренә әверелә... Бәхеткә, шатлыкка, мәхәббәткә, мәңгелек мәхәббәткә ышанам. Күңел бушап, күңел иркенәеп китә—беренче яңгырдан соң чистарып, кабарып калган, мин ташлап киткән иксез-чиксез кырлар шикелле. Күкрәгемә ләззәтле җылылык, яктылык ургылуын тоеп, ниһаять, тынычлангандай булдым һәм үземне тегеләй дә, болан да юатырга тырышкан Маһирәгә елмайдым. Ул да, гаҗәпләнү, аптырау гаҗизлегеннән котылып, кинәт яктырып китте. — Җүләрем син минем! Ник алай син? Ни булды? — Мин сине яратам, Маһирә! — Чынлап әйтәсеңме? — Баскан төшемдә җир йотсын — яратам! — Сөеклем минем, Исәнбәгем! Мин дә яратам! Яратам! Сөеклем! Шатлыгым минем! Моңарчы сәеррәк гадәтле идем—дөньяда үзем өчен нн кыйммәтле дип саналган хисләремне яшерергә тырышам, күңелемнең чыңларга тиеш булган иң моңлы кылларын чиртергә куркам Авылда яшәгәндә, армиядә хезмәт иткәндә, аннан соң да — хәзергә чаклы менә — кайбер кызларга күңел тартылса да, мин бу тартылудан үзем үк оялам, беркемгә бер сүз әйтмим. Кайбер чибәр кызларны еллар буе күзәтәм, очрашырга телим, ә ялгыш очрашсак, каушап калам, суз әйтә алмый интегүдән битләремә бөрчек-бөрчек тир чыга. Ул кызлар миңа караганда тәрбиялерәк, нәфисрәк, затлырак тоела Мине кимсетүләреннән, кешелек дәрәҗәмне рәнҗетүләреннән куркам. Ә Маһирәм белән бөтенләй иркен — мин аның чистарак, матуррак киенгән булуын күрмим дә шикелле, мин аның ягымлы, язгы кук йөзе төсле саф, тирән һәм зәп-зәңгәр күзләрен генә күрәм Мин аннан бөтенләй читенсенмим, ул үзе дә. Була икән шундый да тигезлек, була икән! Әйтерсең, бер-беребезне гомер буе белешкәнбез дә язмыш кушуы аркасында гына аерым яшәгәнбез. Уку сәгатьләрен, дәрес әзерләгән чакларны искә алмаганда, хәзер менә без һәрвакыт бергә Та- нышбелешләргә дә бергә йөри башладык, төрле кичәләр, концертларны әйткән дә юк. Беркөнне мине якташлык җәмгыяте утырышына чакырдылар — тагын бергә киттек. Хәтердә ныклап калмаган—төзүчеләр клубында иде шикелле — кызыл почмакка җыелдык, йөзләп кеше. Якташлар дигәнебез — милләтебез кешеләре: Уфа ягыннан, Төмән, Казан, Мәскәү якларыннан. Саратовның үз кешеләре күбрәк. Гаять дәрәҗәдә оста һәм белдекле кыланып, татар мәдәнияте хакында, иң олы язучыларның һәм мәшһүр артистларның күренекле әсәрләре, иҗади уңышлары, кимчелекләре хакында фикер алышабыз. Сәнгать шундый әйбер бит инде ул — аны томаналар да «даһиларча» тәнкыйтьли ала. Күбесенчә, миңа таныш булмаган исемнәр хакында суз барды. Ә берсе бик яхшы таныш — мин аның җырларын үзем дә көйләп йөрим һәм ул әлеге мәҗлестә дә башкарылды — Салих Сәйдәшев. Казанга барып берәр концертын тыңлау, берәр спектаклен карау хыялы күңелне кытыклый... Бераз кәеф тә күтәрелеп (йөз илле грамм чамасы бодай аракысы күңел дигәнне болытларга менгереп утырта икән!), танцевать итә башладык Билгеле инде — Маһирә белән. Татар музыкасы сихере белән канатланып, озын һәм киң коридор буйлап очабыз. Мондый да рәхәт, мондый да иркен бәхетне беркайчан да тойганым юк иде әле. Маһирәнең дә күзләрендә, язгы зәп-зәңгәр күкнең гаҗәеп бер кыйпылчыгында мәңгелектән килгән һәм мәңгелеккә китеп тоташачак шатлык балкый. — Бүген минем өчен тарихи көн,— дим мин аңа ярым пышылдап,— иң бәхетле көнем! — Минем дә шулай! — Кигәвенгә рәхмәт, ул таныштырды бит безне. Маһирәм, оялгандай, керфекләрен сирпеп түбән карый һәм күзләрен йома: — — Алып кит мине, теләсәң кая! — Син миңа ышанасың? — Җир читенә алып китсәң дә барам. Нәкъ шушы сүзләрне ишетүгә, челпәрәмә килде хыял кемгәдер дөпелдәп бәрелдек һәм тукталдык Габбаска икән. Янында Сәхип. Бераз салып алганнар, кичерергә мөмкин тупаслыкларын. Ләкин моның белән генә чикләнергә чамаламыйлар, ахрысы, сүзгә, бәхәскә ук керешмәкчеләр Әллә каян беленеп тора: безнең бәхеттән көнләшәләр. — Маһирәне калдыр, мин үзем танцевать итәм. — Ничек инде ул «үзең»? — Маһирә — минем кыз. Хәзер ул кирәк, минем үземә. — Үзенә! Ә син аңа кирәкме икән соң? Сорадыңмы шуны? — Анысы инде мең кабат әйтелгән. — Маһирә! — Каушап, бөрешеп калган Маһирәгә карыйм, елар чиккә житкән: — Ышанма, Исәнбәк! Ышанма! ♦ — Үзем таныштырдым, үзем...— Габбас тотлыкты, Маһирәнең кул-и ларын эләктерде дә... каядыр өстерәмәкче. Эшнең шактый җитдигә китәчәген сизгәнгә, мин дә кискен өзәргә ~ булдым: “ — Ал кулыңны! = — Бу нидигән сүз? Син шундый батырмыни әле? Кайчаннан баш- g лап, ә? = — Син нишләп безне таныштырдың? Кайчан? — Исәнбәк! Сорама алай! — Кыз ачыргаланып кычкырды. — Бәхәсләшмә, Исәнбәк, без таныштырдык сезне, то есть — Габ- ? бас. Аның эше бу,— дип мөгердәде Сәхип. Берни аңламыйча, дөресрә- 3 ге ышанырга теләмичә, Маһирәгә, Габбаска карыйм. Габбас, җиңел § сулагандай, йомшаграк тонга күчте: =* — Белмәгән икән шул, менә ничек! Әйтмәгән икән Маһирә. Ул ми- ф нем кыз бит, минем мәхәббәт. а — Маһирә, бар әле, чпткәрәк китеп тор әле. Минем сүз бар ана. о Кыз, ике кулы белән йөзен каплаган хәлдә, чпткәрәк тайпылды, = сөялеп үксергә тотынды. Ә без аның хакында кычкырышабыз. < — Ни хакың бар синең бер гөнаһсыз кызны рәнҗетергә? м — «Гөнаһсыз!», «Кыз!» — диде Габбас, ике сүзнең дә оятсыз мәгъ- - нәләренә басым ясап.— Болай ук беркатлы икәнеңне белмәгән идек ° без. Сиңа бит аны без просто сыладык. х — Ничек инде ул «сыладыгыз?» ° — Мин аның белән туйганчы йөрдем... Бу сүз мине һушсыз диярлек калдырды. Тиле кеше шикелле тик торам. Сизәм, хәзер нинди дә булса ахмаклык эшләячәкмен. — Шундый кыз ул,— диде Сәхип тә белгән кыяфәт белән,—аның өчен ник кычкырышып торырга? Килешегез, давай! Аннары тегесе өстәде: — Менә шул... Чөнки ул үзе бәйләнчек, ташлашасы килми диңкетте. • Шуннан соң үзен.., — Миңа «сыладыгыз»? — Әйе, шул, туачак колыны белән. — Кил әле монда, кил әле, бер туйганчы карыйм әле, нинди кеше икәнсең син.— һәм җилтерәтеп ут янынарак китердем. — Нәрсә, күргәнең юкмы әллә?—диде Габбас кызарып. — Мин сиңа бүтән күз белән карап йөргәнмен. Бүтән төсле итеп күргәнмен. Простой кигәвен генә түгел икәнсең син! Елан!—дидем һәм каты итеп яңагына сугып җибәрдем. Чатнап китте. Бөтен коридор: «Ни булды да ни булды?» дип шаулаша башлагач, Габбас зәһәрләнеп елмаерга көч тапты: — Ярый, бүгенгә бетсен,— диде ул,— бүтән урында сөйләшербез, комсомол җыелышында. Хулиган! Рабфакка килеп эләккән! — Эләктерермен мин сиңа, кабахәт! Кырт борылып Маһирә янына килдем- — Әйдә, Маһирә, мин сине рәнҗеттермәм! Әйдә! Ул һаман үкси иде. Сүз әйтә алмый торуын күреп, җитәкләдем дә өстерәп үк диярлек урамга алып чыгып киттем Арттыруым түгел, хулиганлык өчен тикшерүләре, шелтә һәм гайбәтләр, тагын әллә нәрсәләр — берсе дә куркытмый, мине Маһирәнең аб руе куркыта: ни генә сөйләмәсләр хәзер анын турында?! Бер генә хис, бер генә омтылыш: ничек аның пычранудан исемен саклап калырга? Ким дигәндә ярты сәгать сүзсез йөрдек. Төнге һавадан тәнгә һәм җанга бераз тынычлыкка охшаган бернәрсә алгач, кызга эндәштем: — Утырыйк әле шушында. Үзебез танышкан эскәмиягә килгәнбез. Шул көндәге бөек яктылык һәм бу хәерсез төн... Җир белән күк арасы! Ләкин без җиңелергә тиеш түгел. Күңелдәге аптырау, өшүгә үч итеп. Маһирәне кочакладым. Ул да миңа сыенгач, яна бер ашкыну белән иреннәренә омтылган идем, түбән иелде. Тагын сүз һәм хәрәкәтсез калдык. — Онытыйк,— дидем, ниһаять, сүзнең ни хакында барганын аңлатырга тырышмыйча. — Онытыйк?.. Ә бит алар хаклы... Безне чынлап та Габбас таныштырды. Шуңынчы... Кыз әйтәчәк коточкыч сүзне туктатыр өчен мин: — Син шул исемне телгә ала аласыңмыни әле? Юк, ул түгел, безне кигәвен таныштырды,— дидем. — Мыскыл итүләре дөрес... — Ялганлама! — дидем кискен һәм ачу белән, урынымнан ук сикереп тордым.— Барыбер ышанмыйм! Нинди дә булса сүз әйтергә, нәрсә дә булса эшләргә, хәтта уйларга да батырчылык итә алмыйм. Мондый да әшәкелек башка сыймый, моңарчы уйга да килгән нәрсә түгел бу. Нинди түбәнлеккә дә сәләтле икән бу кеше дигәнең! Коточкыч! Югалдым, беттем мин, Маһирәне, мәхәббәтемне генә түгел, ниндидер тагын да зуррак нәрсә югалттым... Сизәм мин моны... Никадәр чирканыч кешеләр бар дөньяда! Ә мин алармы тәрбияләмәкче, төзәтмәкче булганмын—доклад белән, лекция белән. Күзләремне йоммакчы, күрмәмешкә салынмакчы булам. Тик күзләрем йомсам, колакларым кала — алар ишетә. Тәнем кала—ул чиркана, җанга салкын ток агыла, рәхимсез салкын... — Башта алдадылар, ә соңыннан котылмакчы булдылармы? — Исәнбәк! Беләсең ич инде! Җитәр инде, Исәнбәк! Шулкадәр кызганыч итеп, шулкадәр өзгәләнеп әйтте ул бу сүзләрне— кинәт йөрәк чын авырту белән авырта, сызлый башлады һәм дөньяның зуррак сораулары да булуы, туу, үлү дигән нәрсәләр барлыгы хәтергә төшеп, әлеге гауга гаҗәп тә кечкенә нәрсәгә әйләнеп кал* ды. Хәтта йөзләрем, күңелем яктыргандай тоелды. Бөтен нәрсә —узгынчы, бөтен нәрсә — вак; син яраткан кешеләр күңелендә, син яраткан, син бар иткән эшләр мәгънәсендә бары тик мәхәббәт кала, бары тик акыл кала... Карар — әзер. — Син аны яратасыңмы, минеме? — дидем тыныч кына. — Исәнбәгем, сөеклем! — Турысын гына! — Синең белән очрашканчы мин мәхәббәтнең нәрсә икәнен белгәнмени! Әгәр белгән булсам, шундый хәлгә тарыр идемме? Ышаныр идеммени шундый җилкуарның төче вәгъдәләренә! Ах, Исәнбәгем минем! — Алай булгач, төкерәбез аларга. — Ничек итеп? а — Янадан бәхетле булабыз. — Син мине гафу итәсеңме? Алай димә. Маһирә. Нинди гафу үтенү ди ул монда! Юк, синдә бернинди гаеп юк! Син — алар белән чагыштырганда, күгәрчен шикелле саф, фәрештә шикелле изге. Сиңа беркемнән пычрак йога торган түгел. Сиңа беркайчан да пычрак йокмас! Хәзер генә шуны төшендем: ничаклы да олы, чын ярату белән яратам икән бит мин сине! — Рәхмәт, Исәнбәк. Әйбәт кеше син, чиста күңелле — Бүгенгә җитәр. — Иртәгә... үкенмәрсеңме? — Бу хакта яңадан сөйләтмәячәкбез. Син ризамы шуңа? — Риза, Исәнбәгем, риза, сөеклем минем! * * * Җәнҗалның ни белән беткәнлеген чамалый аласыңдыр инде, Вәкил энем. Гаепле кеше булып иптәшләр алдына бастым. «Суктыңмы?» — «Суктым».— «Ник?» Монысын әйтсәң, Маһирә хакында, аның алдануы һәм башкалар хакында сөйләргә кирәк, бөтен шәһәргә яман атын шаулатырга кирәк Мондый эшне Габбаслар гына эшли ала... Мин иптәшләремне алдарга мәҗбүр: — Салган баш белән... — Ә син эчеп тә йөрисеңмени әле? Фарт килмәде миңа — эт итеп сүктеләр, каты шелтә бирделәр, һәм мин хурландым, оялдым. Үземнең алдашуымнан, җиңелүемнән. Йөрә гемә ниндидер пычрак нәрсә ябышып калгандай булды, һәм икенче ф көнне укырга бармадым. ’ а Кич коридорда Габбасны күргән идем, үзенең чагыштыргысыз зур- о рак икәнем күрсәтә торган мәсхәрәле көлүе белән чәнчеп: — Укып кара инде хәзер лекцияләреңне. Кем ышаныр икән, кем < тыңлар! Мәгърифәтче! —диде. « Шулай, ул үч кайтарды, ә минем аңа чынлап та хәзер көчем җитәр- - лек түгел. Ул—җиңүче! Дошманыма төйнәлгән йодрык үз борыным.' р эләкте. Үз йодрыгым — үземә, бигрәк тә шунысы сызлата җанны... * Казан төрки-татар рабфагында хәлләр әйбәтрәк булып чыкты.Мещаннар күп күренми, күпчелек — авыл малайлары, мөнәсәбәтләре дә бик гади. Укытучылар дәресләрне студентларның рус телен чамалы белүләрен истән чыгармыйча, төгәл, ачык аңлаталар. Эшләрем әйбәткә китте — ул чактагы иң югары билге — «Вуд» билгесенә генә укыйм. Тик ашау-эчү, гомумән, материаль як кына начаррак иде. Монысына игътибар бирмәскә тырышам. Театрларга, бигрәк тә татар театрына йөрергә яратам. Анда заманның иң әйбәт музыкаль әсәрләре куела, мәшһүр Сәйдәш моңнары яңгырый, артист Айдаров, артистка Рәхмәтуллинаның олы талантлары зыялылар дөньясын яктыртып, канатландырып тора. Җанга ләззәт булып агылган 6v кадәр дә көчле яктылыкны үз күңелемә генә сыйдыра алмыйча, Маһирәне дә бәхетле итәсем, япякты зәңгәрлекнең бер кыйпылчыгын гына булса да бүләк итәсем, сөендерәсем килеп, сюрприз вәгъдә итеп, аны кунакка чакырдым. Үзем инде ике тапкыр караган, өченче кабат караганнан соң да туймаячак спектакльгә — «Зәңгәр шәл»гә алып киттем. Ул да минем кебек үк ах-ух килер дип көтәм. Ни гаҗәптер, Маһирә бөтенләй икенче төсле кабул итте — әле булса шаккатам шуңа. Бер пәрдә үтте, икенче пәрдә . Хәзер Мәйсәрәнең язмышы хәл ителә: кияүгә бирәләр, ишанга... Үзенең Булатка булган мәхәббәтен гомерлеккә күңеленә бикләп, кыз, алтынчы абыстайга әйләнеп, яшьлеген шул азгын карт кулына тапшырачак. Меңнәрчә мескен татар кызларының уртак язмышы... Маһирәгә үзәк өзгеч тәэсир итәргә, йөрәген тетрәтергә тиеш иде ул, минемчә. Кызлар җыры. Атаклы композиторДЕКАБНЬНЫҢ УНОЧЕНЧЕ КОНЕ нын ягымлы, нечкә музыкасы, алдагы фаҗига белән берләшеп, Маһирәнең дә күзләреннән яшь китерергә тиеш иде. Мин үзем хисләргә талып, онытылып утырам, күземдә кызгану, ачу, хәсрәт. Ә Маһирә бу минутларда сәхнә белән яшәү түгел, анда карамаган да бугай, күзләре миндә бугай... Юк, миндә дә түгел шул, түгел. Аның күзләре минем театрга’ махсус юдырып килгән күлмәгемдә. Каян килгән үткенлек диген; партердагы сып-сыек яктылыкта ул минем күлмәктәге кечкенә генә, нокта хәтле генә кара бөҗәкне дә күреп алган. Коты очып, кулымнан тартты: — Исәнбәк, синең күлмәгеңдә... якаңда. Ни хакында сөйләвен аңламыйм, вакыйгадан, музыкадан аерыла алмыйм. — Куй әле... — Ә беләсеңме нәрсә йөри синең якаңда? Янда утыручылар безгә искәрмә ясарга мәжбүр. — Беләсеңме, нәрсә йөри синең якаңда?—диде ул бу юлы ярым пышылдап. — Я инде, соңыннан, Маһирә. — Синең якаңда... Шундый сүз әйтте ки, шул секундта ук яканы капладым. — Ни сөйлисең син? — Үзең театрга йөрисең., бөҗәкләр таратып...— диде ул, ни өчендер елмаеп. Мин моны мыскыллау дип аңладым. Күңелдә — рәнҗү, үземнең шакшылыкка, ә Маһирәнең... Сүз белән әйтергә куркам, ләкин бу шулай... рухи фәкыйрьлектән килә торган нәрсә булырга тиеш. Бүтәнчә ничек аңлатырга икән моны? Сүзне икенчегә бору яхшырак булмасмы— үземнең якны ачыклап үтим. Беренчедән, ашау-эчү начар дигән идем. Иртән — өч йөз грамм ипи һәм орчык башы хәтле шикәр белән (монысы айга бер кило) кайнар су эчәбез. Төшкелектә—кәбестә ашы яки тары өйрәсе, икенчегә — тары яки арпа боткасы. Эчке киемнәрне безгә җыештыручы апа юа — начар һәм пычрак... рәтләп үтүкләү тими. Әйтсәң, бүтәнгә бирегез, минем вакытым юк, дип кенә куя. Эчке һәм тышкы күлмәкләре- бездән әллә нинди ачы ис килә. Кай мәлне дәрес вакытында беребезнең өстендә әлегечә бөҗәк сәяхәт итүен күрсәк, һич тә гаҗәпләнмибез, көлмибез. Ә Маһирәгә бу әллә ничек тәэсир итте... Димәк... ул... безнең тормышны аңламый, димәк ул... һаман мещанка! Әтиләре кебек үк, Габбас кебек үк... сәнгать белән мавыгып, хыял, әкият, матурлык дөньясында гизәр урында —нәрсә карап утырган бит! Их, Маһирә, Маһирә! Үзенә әйтә алмасам да, күңелдә шундый авыр хис туды... шуны җиңәргә тырышып, баягыча, сәхнәгә карап утырам. Ләкин юк инде, спектакль тәэсир итми хәзер, рәнҗешле уй көзге чебен шикелле бәйләнчек, килә дә тешли, килә дә тешли... һәм ул менә нәрсә бызылдый: «Маһирә сиңа —чит, ул — нэпман кызы, үзе бай, үзе хәерче...» Бәхет- сезлеккә каршы, бу бызылдауга мин икенче көнне тагын да ныграк ышандым. «Бер генә кешедәге мещанлыкны да җиңәрлек булмаган килеш, нишләп соң әле мин аларның бөтен дөньясына бомба ыргытмакчЫ булып йөрдем? Мин бит бөтенләй көчсез алар каршында! Әйе, көчсез!» — Сюрприз дигәнең кайда инде?—дип сорады Маһирә, поезд ишеге янында тукталгач.— Күрсәтмәскә булдыңмы әллә? — Күрдең бит. — Кайчан? . — Кичә. — Кичә? ди ул гаҗәпләнеп һәм киная белән,— я, шаяртма, мин чынлап сөйләшәм. — Мин дә чынлап. Сюрприз дигәнем шул спектакль иде. Дустымның иреннәре кысылгандай булды, күзләрендә үпкәләү билгесе ялтырап узды. Минем чын сүземне ул мыскыллау төслерәк кабул итте бугай. — Шуның өчен Саратов хәтле җирдән чакырттыңмы? Хәзер инде минем хәтер калды. «Ә сюрприз булмаса, мәхәббәт хакына, сагыну хакына ул килмәс идеме икән?» — Сиздем инде, син үпкәләдең миңа кичәге өчен. Күрсәтмәскә булдың. Ярый, мин риза, гаеплемендер. Хәзер инде беләсем генә килә — нәрсә иде ул? — Ә син ни дип уйлыйсың? — Алама нәрсә түгелдер инде. Хәзер бит килеп чыккалый — кемнәрдер яшереп куйган затлы әйберләр. — Шулай да... — Бриллиантлы йөзек, алтын алка, браслет... Беткәнмени! йөрәктә әйтеп аңлата алмаслык ачу кузгалды. Күз алдымнан үзем дошман дип игълан иткән мещаннар, сәүдәгәрләр дөньясы, Габбасның олы башы һәм оятсыз йөзе, бүре күзләре төсле карап торган зәһәрле күзләр, мине тикшергәндә коточкыч җитди кыяфәт алган мәгънәсез чырайлар чагылып үтте. — Дөрес әйттең,— дидем рәнҗүемне җинәргә тырышып. Ләкин барыбер яшерә алмаганмыидыр, чөнки шуннан соң әңгәмә өзелде. Вагонга керер вакыт җиткәч кенә, мәзәгрәк сорау ычкынды. — Син әллә һаман әтиләрең белән торасыңмы? — Юк, син әйткәнчә, общежитиегә күчтем. — Алайса, син Габбас белән яңадан очраша башлагансың... — Ни сөйлисең син, Исәнбәк?! — Еш очрашасызмы? Маһирәнең күзләрендә курку. — Нишләп очрашыйк, Исәнбәк, акылындамы син?! — Алайса, шушындый ук бүтән кешеләр белән.—ТаТын үзлекләреннән ычкынды бу әшәке сүзләр. Маһирә башта кызарды, аннары агарып китте, шактый вакытка телсез калды. Мии дә, әллә ачудан, әллә сүзләремнең, шикләремнең хаклыгына ышанып җитмәүдән, эндәшә дә алмыйм, сүз әйтә дә алмыйм. Ниһаять, поезд күтәрмәсенә менәргә җыенды ул һәм әйтеп аңлата алмаслык ямансу күзләре белән карады. Тавышында чит кешеләргә карата була торган әдәп билгесе ишетелде. — Син мине рәнҗеттең, Исәнбәк, бик нык рәнҗеттең,— диде, һәм «иярмәскә мөмкин» дигәндәй кыяфәт белән вагонга кереп китте. Тәрәзәгә килмәсме дип, шул тирәдә йөрсәм дә, күренмәде. Поезд кузгалгач кына, тәрәзәгә капланды. Күзләрендә яшь иде бугай... «Хәерле көн, Исәнбәк! Бүген, ягъни 12 июль көнне, санаторийдан язган хатынны алдым. Рәхмәт сиңа моның өчен. Минем рухи хәлем турында язган сүзләрең белән килешмим. Чөнки миңа хәзер бернинди даирә йогынты ясамый Акылсыз, тәкәббер, акчага бай, хискә, фикергә ярлы туганнарым, танышларым минем тормышны, холкымны, уйларымны агулый дип уйласаң, ялгышасын. Мин хәзер тулысынча ирекле кеше. ӘХСӘН БАЯНОВ ф ДЕКАБРЫ1ЫҢ УНӨЧЕНЧЕ КӨНЕ Ул тормыштан мине син аерып алдын- чын дөньяга, чын бәхет күзләремне ачтың. Нинди генә хәлләр булса да, мин сина гомер буе рәхмәтләр генә укыячакмын. Ләкин шулай ук дөресен әйтим, мин хәзер синең үзеңне дә аңлап, кабул итеп бетерә алмыйм. Әллә ничек, үзең дә шул бәндәләрчәрәк кылана башладың кебек. Моңарчы мин күреп чирканган кешеләрчәрәк — бүтәннәрдән шикләнү, кимсетү хәзер сиңа да хас... ААин элекке сәүдәгәр кызы, син язган кимчелекләрем бардыр. Ләкин мин алар белән туктаусыз көрәшәчәкмен һәм җиңәрмен дә дип ышанам Ә син? Үз тәкъдимең буенча, врачлыкка укыйм. Диагнозны дөрес куярга тырышам. Үләт белән көрәшкән врач шул чирне үзенә йоктырган кебек, сиңа да куркыныч микроблар йогып калды бугай бит! ‘ Туры сүзләрем өчен үпкәләмә, Исәнбәк, терелергә тырыш. Ком. сәлам белән: Маһирә. 22/VII-30 ел». Хатлар сирәгәйгән саен, бәхетем дә кими барды. Башта ямьсез нәтиҗә бутала: «Дөнья матурлыгы, кешеләр матурлыгы бары тик саташу, иллюзия генә булган, ахрысы...» ' Күзләрем ачыбрак карасам, бөтен нәрсә шыксыз. Яшәү шулхәтле гади һәм мәгънәсез! Бер генә омтылыш калды: укырга, укырга. Теләсә кем язмышымны таптап уза алмаслык, теләсә нинди җәнлек йөрәгемә үзенең саргаеп беткән тешләрен батыра алмаслык акыл, мөстәкыйльлек, ышанычлы тынычлык кирәк миңа — иҗади почмак, мәңгелек белән олы бәхәс. Рабфак еллары—күпмедер гомер, уйланулар, бәхетсез мәхәббәт, тырышлык, арыш ипие һәм саф кайнар су,— еллар буе күнегелгән аксыл пар төсле, каядыр китте. Бары тик күңелдә калды... Инде нишләргә, кая китәргә— кайсы институтка? Белгечлекне үз сәләтем, физик һәм акыл мөмкинлекләремнән чыгып сайларга тырышам. Менә ничек уйлыйм: Медицинадан ниндидер начар ис килә. Агрономия — әнкәмне йоткан, күңелдә төзәлмәс җәрәхәт калдырган тормышка кайтарачак. Машиностроение — белем аз, эше авыр. Педагогика—йөрәктә невроз, мин аңа үзем ярамыйм. Сәүдә-экономика — «сәүдә» сүзен күралмыйм, Габбас хәтергә килә. Урман хуҗалыгы — җәнлекләр почмагы. Исәпләү-финанс — буш һөнәр. Химия — хатын-кыз эше... Гомеремне багышларлык эш хәзергә күрмим икән. Ә тукталырга ярамый, сынап карарга булса да кирәк. Хәл кылам Мәскәүгә, геология-разведка институтына китәргә. Бу тәгаен техник эш тә түгел, теләсәң — кыр, ялан, табигать, теләсәң — кабинет. Мәскәүгә юлым Уфа аша уза — анда Мәгариф халык комиссариатына гариза бирдем, институтка җибәрүләрен сорадым. Гаризага җавап көткән арада, июньнән сентябрьгә хәтле ризыклык акча өчен Осоавиахимда политик-агарту работнигы булып йөрдем. Сентябрьдә халык комиссарлыгы разверсткасы буенча институтка киттем. ’ ' Мәскәу минем өчен бөтенләй ят дөнья. Вокзалдан чыккач ук мине сәер шау-шуы, адаштыргыч киңлеге, баш әйләндергеч биеклеге белән һуштан яздырып, каядыр алды да китте. Укыйбыз. Югары математика, физика, химия, политэкономия, геология, сызымнар, палеонтология, кристаллография — барысы да табигатьтә үз урыныңны табу, дөньяда адашмау, көрәшү, җиңү өчен... Ә мин үз урынымны, киресенчә, һаман таба алмыйм әле. Әллә табып югалттыммы’ . Мөгаен, шулайдыр . һәрхәлдә, мин эзләргә тиеш! Институт тормышын аңларга, бәя бирергә тырышам. Күрәм, студентлар «төрле көтүдән» җыелгаң, йоннары—белемнәре, культура дәрәҗәләре, холыклары белән чуп-чуар... Мәскәү егетләре эчке һәм тышкы культуралары белән миннән- күп өстен. Алар кыю, эшлекле, ягымлы, чиста, чибәр... Киемнәре, гадәтләре, гомумән гармонияле үсешләре—мин үземне күрергә теләгәнчә. Провинциаллар—тупас, тактсыз, кайберләре сарык шикелле. Аларга һаман нидер җитми, һаман зарланалар: квартира, ашау-эчу, акча хакында... Минем хәл дә аларныкына да бит, ә менә сукранмыйм, күп нәрсәне үзем генә беләм, кешегә сөйләнмим. Шуңа күрә алар белән уртак сүз табылмый, ә А1әс- кәү егетләре бәлки минем белән шулайдыр... Ялгызлыктан йөрәкнең авыруы көчәя: төннәрем, төшләрем коточкыч кошмарлар белән тулы, уяулы-йокылы. Иртән баш әйләнә, көндез — апатия. Шул хәлгә җиттем ки, кайда булса да хәлсез, көчсез кешеләр күрсәм, үземә охшатып сискәнәм. Бер нәрсә ачык — бирелмәскә, җиңәргә. Мин Мәскәү егетләре кебек яшәргә, алар ирешкән дәрәҗәгә ирешергә, бу дөньяның тигез тавышлы, көчле, ягымлы, шат кешесе булырга тиеш! Ул елларда югары уку йортларында өйрәнелә торган материалларны үзләштерү өчен бригада системасы оештырылган иде Бригадада алты кеше. Аларның өлгереше өчен бригадир җавап бирә. Безнең бригадир—унсигез яшьлек чибәр кыз — Наташа Лобанова, Мәскәү кызы. Укуы да шәп. Мин башта бүтән бригадада идем, Наташа үз бригадасына алды, билгеле, карышмадым. Дөресен әйткәндә, мин аңа тыныч карамыйм, искиткеч матурлыгы, көчле рухы белән ул мине дулкынландыра, түзә алмагач, үзенә сиздерергә тырышам, тик кыз мине я аңламаганга сабыша, я ул темага сөйләшмик әле, иртәрәк дип, укуым хакында сораштыра башлый Беркөнне безнең торакка килгән иде: ничек яшәвемне күрергә — бригадир бит. Сөйләшә торгач, мин аңа Маһирәнең күптән түгел язган хатын күрсәттем. Шушы хатны; «Хәерле көн, Исәнбәк! Синең 3/1 да язган хатыңны 20/1 да гына алдым. Син аны бит салмый йөрткәнсең — конвертта—12 январь. Гаҗәпләндем: син мине һаман да дустың дип исәплисеңмени әле? Рәхмәт сиңа моның өчен, Исәнбәк. Үзе.м хакында бер-ике сүз. Мин чын мәгънәсендә шат күңелле, тормыштан үземә тигән барлык нәрсәләрне алырга тырышам. Кеше бит эзләгәнен барыбер таба. Син дә табарга тиеш. Өметсезләккә бирелергә бернинди дә нигезең юк. Ныклап уйласаң, син инде җиңүче—аяусыз бәрелештән син коры кул белән чыкмадың, ә мине алып чыктың, бер кеше язмышын саклап калу кечкенә җиңү түгел ул, минемчә. Кеше бит ул! Яныңда туганнарың юклыгын, әти-әниең юклыгын, дөнья белән ярдәмчесез көрәшеп йөрүеңне мин хәтерлим. Әтиеңнең рухын имгәткән, әниеңне япь-яшь килеш кабергә алып киткән тормыш синең йөрәктә 7 «К У.» № П. ӘХСӘН БАЯНОВ ф ДЕКАБРЬНЫҢ УНӨЧЕНЧЕ КӨНЕ 97 төзәлмәслек җәрәхәт калдырганын да беләм. Мине коткарганда, ул яра тагын ачылды... Аңлыйм, моңарчы җиңеп килсәң дә, хәзер син« йөрәкне артык олы рәнҗеш хәлсезләндергән. Ләкин бит син акыллы, белемле .. Син югалмаска, яшәргә тиеш. Тирә-ягыңа кара: синең кебек яшьләр бездә бармыни? Юк. Алар барысы да сәламәт, шат, бәхетле |һәм тормыштан күпне көтәләр. Син дә шулар төсле булырга тиеш: дәваланырга, терелергә. Безнең медикларыбыз дөньядагы барлык инфекцияләр белән көрәшәләр һәм зур процент яхшыруга ирешәләр. Ә менә синдәге тынгысыз авыру белән кемнәр көрәшергә тиештер, әйтә алмыйм, Мөгаен, үзендер... Киңәшем чын күңелдән һәм дусларча: файдасыз тилелекләрне башыңнан чыгарып ташла да — өйлән, хатыныңны ярат, балаларың булсын... Тормыш иптәшем Зариф сиңа дусларча сәлам әйтеп кала. Минем сүзләр буенча ул сиңа гашыйк. Ул үзе дә нәкъ синең төсле — чибәр, акыллы, усал, әйбәт. Бер өстенлеге бар — шат күңелле. Врач, педагог. Элекке дустың — М. Р. S. Теге сюрпризны бүләк итәрлек кеше тап. Уңыш телим. 26 нчы январь, 1935 нче ел». Хатны сак кына өстәлгә куйды Наташа: — Кем бу кыз? — Элек мещанка иде. Хәзер.., — Акыллы кыз! — Мин аны чын күңелдән яраттым. Әллә ничек аерылыштык. — Үкенәсеңме? — Наташаның күзләрендә шаян хәйлә. — Юк. язмыш аны рәнҗетмәде. Мине дә... Тагын да гүзәлрәк... — Стоп! — Яначак комплиментлардан котылу өчен көлеп җибәрде ул— Тормыш гел үсешкә бара: гадилектән катлаулыга. Ләкин ул барыбер алдый алмый, тиешлесен барыбер әйтәм мин аңа: — Беренче дустым мещанка иде, хәзергесе — аристократка... Наташа соңгы сүзне үз адресына кабул итте һәм ялгышмады. Өстәлдәге апак бүрегенә, өр-яңа мех тунына һәм нечкә, нәфис, шул ук вакытта сәламәтлек аңкып торган буй-сынына карап соклануымны да сизде. Үзе дә бөтен кыяфәтемне күздән кичерде... Карашыннан сизәм мин аның: ул да ошата мине... Шуңа күрә кыенсына. — Ә син үзең кем?—диде ул каушавын җиңәр өчен генә. — Мин? Мещаннан узган, аристократ була алмаган. — Гафу ит, син аристократ дигән сүзне иске мәгънәсендә әйтәсеңме? — Юк. алла сакласын. Чын культурага ирешкән акыл һәм матурлык мәгънәсендә. Үземнең идеалым мәгънәсендә. — Алайса, уңыш телим. — Белмим шул, артык ерак ул миннән... -- Ә ул сине һәрвакыт көтәр... Наташаны мин аңладым; ул минем савыгуымны, үзенә тиң булыр дәрәҗәгә җитүемне көтәргә риза. Аның тормышы, аның дәрәҗәсе— дөньяда мин эзләгән әкият. Тапсам, мин — бәхетле! Беренче мәхәббәтне югалтудан гына кызык бетмәгән икән әле, көрәш бетмәгән. Тагы да биеккә, яктылыкка, иркенлеккә, чын тормышка һаман үрләргә мөмкин. Маһирә алып киткән шатлыкны дистәләрчә мәртәбә кабатлап, Наташа кабат китерә, вәгъдә итә түгелме сон? Бар икән шундый мәхәббәт — бәхет белән бергә килә торган, максат белән бергә ирешелә торган мәгънәле һәм бөек .мәхәббәт! Наташа! Катырак кычкырып җибәрдем бугай, кыз сәерсенеп калды: — Нәрсә син? — Юк, болай гына Җайсыз миңа — сизәм, Наташа иң эчтә яткан, иң кадерле сүзләремне ишетергә үк әзер түгел әле. Бу сүзләр вакытыннан элек әйтелсә, аның нечкә, чамадан тыш юка бәллүр төсле күңеленә бәреләчәк һәм авырттырачак иде. Ах, ашыксам, никадәр ялгышачак идем! — Син нидер әйтмәкче иден. — Юк... минем тәкъдимем бар, барыйк әле кинога. — Кинога? Белмим шул. Әни көтәдер инде. — Әни? Нинди бәхетле син, Наташа! — Әйе шул, шундый әйбәт әнием бар минем, - — Өйдә генәме? Гел? — Юк, ул врач, галим — Әтиең? — Математик, профессор. — Ә минеке... Имзасы да тамга гына. — Борчылма. Иң кирәге — үзең кеше бул, — Маша да шулай ди торган иде. Маша? Ә! Хат авторы. Карале, теге «сюрприз» дигәне нәрсә соң аның? — Болай, мин бриллиантлы йөзек тапкан идем,— дим, янәсе, На- ташаны да сынамакчы булып,—бүләк итәргә вәгъдә бирдем Ә ачуланышкач... — Бүләк итмәдең. — Теләсәң, сиңа бүләк итәр идем. — Что син,— диде ул, курыккандай,— хәзер аның белән нишлисең? Нигә кирәк ул? — Нишләп? — дим, Наташа өчен сөенгән хәлдә,— бриллиант бит. — Безнең бу заманда кешене бриллиантлар бизәми, дустым, иң кирәге— күңел байлыгы, күңел азатлыгы, белем, бәхет. Беркайчан да тутыкмый алар. — Мин дә шулай уйлыйм, Наташа — Уйласаң, әйдә, киттек кинога. Наташам үзенең ап-ак бүреген киде, җилкәсенә акка кара шакмак төшкән, бүреге төсле үк кабарып торган йон шарфын әйбәтләп ябынды. Тунын кияргә җыенгач, мин анын янына килдем дә кидерергәме, юкмы, дип каушап: «Минем кебек гади кешеләрнең кулы кагылырга тиешме икән» дип уйлана калдым Тик Наташа «мөмкин» дигәндәй караш ташлагач, «Ни булса, шул булыр» дип, тунны алдым һәм кияргә тәкъдим иттем. Сүзсез генә. Бу вакыт күкрәктән нинди дә булса сүз кысып чыгару коточкыч кыен эш иде минем өчен Тунның гаҗәп тә йомшаклыгын, гүзәл сынга тиеп торган бәхетле әйбер икәнлеген тою рәхәте,— кызның шундый ук ак, сөт шикелле пакь хисле икәнен тою ләззәте белән кушылып,— күңелне кытыклый Ул тунын киде дә миңа борылып көлемсерәде. Чак кына елмайган алсу иреннәр шулчаклы матур тоелдылар ки, дөньяда мөмкин булган шул иң матур төстә һәм миңа карал торган күзләрнең тыенкы акыллылыгында, яктылыгында мин киләчәк бәхетемне төсмерләдем. Матур сүзләр әйтер өчен генә яратылган бу иреннәр, дөньяны яктыртыр өчен яратылган бу күзләр, бизәк өчен яратылган ап-ак тешләр рәвешендә (энҗе дигәнең, көмеш дигәнен, бриллиант җемелдәве дигәнең, алтын дигәнең нәрсә ул бу тешләр белән чагыштырганда!), әйе, әйе, бәя биреп бетерергә мөмкин булмаган ш^л камиллек рәвешендә күрдем мин үземнең киләчәгемне! Соклануымнан, яратуымнан нидер әйтәсе килеп телем тибрәнде, әйтә алмадым, каушадым. Хәер, ана әйтәсе дә юк. Ул бодай да бөтенесен аңлап, белеп тора Югыйсә, ни өчен елмая дисен син аны! Бар бит шундый зирәк кызлар! Күнелдәге уйны үтәли күрә торган! — Әйт, тартынма.— диде ул һәм тагын елмайды. Бу юлы инде кызның хәйләле карашын күрәм: шаярта, янәсе... — Ярый, икенче тапкыр,— дип кенә куям. Димәк, иртәрәк әле, көне житкәч, ул сүзне син үзең үк әйттерерга тырышачаксың. — Ярый, мин түзә дә беләм. Урамга чыгып бераз баргач та ниндидер яшьләр төркеменә туры килдек. Алар безне, дөресрәге Наташаны, урап алдылар да көлә-көлә бәйләнәләр, шаулаша, үткен сүзләр әйтешәләр. Ә мин өч сүзгә бер сүз белән генә кушылам. Кинога кереп утыргач, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү кыенлыгыннан котылдым һәм рәхәтләнеп экрандагы вакыйгаларны күзәттем. Кинодан соң Наташа, минем белән хушлашып, шул танышлары белән китте. Ниндидер кимсенү, гарьләнү сизеп, тулай торакка атладым. «Ярата алмас мине Наташа, ярата алмас!» Бу егетләр, бу кызлар Наташаның әти-әниләре белән үк таныш һә.м аралашып яшәгән дуслары икән. Кайсы университетта укый, кайсы — авиация, машина төзелеше институтында, ниндидер академияләрдә. Наташаның үзе кебек үк бөтен яктан килгән кешеләр... Мин шушы авыр хәлем, кыяфәтем, сәламәтлегем белән шул кешеләр белән ярышырга. Наташаны тартып алырга тиешме? Сигезенче март иде бугай. Зур гына бүлмәгә озынча өстәл куелган. Ул чакта затлы дип чутланган, сезгә исемнәре килеп җитмәгән аракы һәм ширбәтләр тезелгән Ашамлыклар да шактый мул. Ниндидер уртак вакыйгалары, таныш темалары бар — сөйләшәләр. көлешәләр. На- ташаның икенче ягында (бер ягында мин) бер симез егет утыра — машина төзелеше институтында аспирант, диссертация яза икән, шуны сорашалар. — Кандидатлыкны кайчан юабыз, Владек? — О! Тиз түгел. — Шулай да. — Ким дигәндә — бер елдан! —дип Наташа җавап бирә. Үл дә кит! Ашап-эчкәч, гадәттәгечә — җыр, танцы. Жырга катнашам, биюгә — юк Радиола тавышын басып, бер кыз дамский вальс дип кычкырган иде. Наташа минем янга очып килгәндәй килде! — Күңелсез утырма, Исәнбәк, әйдә! — Мин танцевать итмим шул. — Шулаймыни? — Шаярта дип уйлады Наташа һәм китәргә борылды.— Кызганыч. — Утырып кына торыйк. — Хәзер... Баягы симез егеткә барды: — Ә ул танцевать итми. һәм икесе танцевать итә башладылар. Әллә егет минем янга килергә үзе тәкъдим иткән инде Була бит шундый да әдәплелек! Бераздан шул егет, Наташа һәм ут борчасы төслерәк тагын бер кыз белән коридорга чыктык Юк-бар сөйләшеп күпмедер йөргәч, ниндидер бүлмәгә кердек. Анда бүтән беркем дә юк. иркенләп утырырга мөмкин иде. Ләкин күп тә үтми, Наташа, йомыш тапкан булып (Галка югалткандыр, янәсе), чыгып китте. Тагы бераздан Владек Наташаны алып керәм дип китте. Әлеге ут борчасы белән икәү генә калдык. Катя исемле икән. Сөйләшә торгач, мин аның хакында шул ук кичтә кайбер нәтиҗәләр ясарга өлгердем Ул үз көченә, белеменә, киләчәгенә нык ышанган акыллы кыз булырга тиеш. Көнкүреш хәлләренә бәя биргәндә, тупаслык дәрәҗәсендә туры сүзле һәм чамадан тыш тар карашлы: тормышны күбрәк әдәбият аша белә һәм бүтәнчә белергә дә теләми Мин ү.» хәлемне сөйләгәч, шаккатты: < — Шулай да яшәп буламыни? Сезнең исән йөрүегез дә гаҗәп. Сез аксөяк! —дидем мин шаярган тонда, үпкәләмәде. — Үзегез дә шундыйга әйләнерсез әле. Әгәр үлми калсам — Шулай ук шаяртмакчы булам, янәсе. — Әйе, исән калсагыз,— шаяру исендә дә юк! — якташларыгызны акламый ук башларсыз. — Анысы булмас, беркайчан да — Иртәгә безнең эш урынына киләсезме? Киләчәк эшегезне карарга? — Ничек алай? — Мин сезнең институтны бетердем. Хәзер гыйльми институтта Тәкъдим кызык тоелды да. икенче көнне, занятие сәгате бетәрәк, барып та җиттем. Бер егет һәм ике хатын-кыз утыралар Мине күрүгә Катя урыныннан сикереп торды: — О! Килдегез! Менә шәп! Эш беткәнче укый торырга дип, Катя миңа яңа газета-журналлар бирде һәм язу өстәленә яңадан барып утырды. Бүлмәдәгеләр бер-бер сенә өзекөзек сүзләр ташлый тордылар Мәгънәләренә игътибар итмәскә тырышсам да, барыбер колакка керә — Иягемә күнегү ясап өлгермәдем,—диде миңа якынрак утырган хатын — Ничек ясыйсың аны? — диде Катя — Терсәкләрне менә шушылай өстәлгә куясың да, иякне уч төплә ренә куеп, нык итеп кысасың. Берничә кат Аннары авызга кечкенә таяк кабып, шул таяк белән башта бер якка, аннан икенче якка түгәрәкләр «сызасың». Аннары, иякне алга сузып, башны әле бер як кулбашка, әле икенчесенә борып сузасың. — Катырак борып ташласаң? — диде егет житди итеп — Син көлмә, яме,— диде хатын,— матурлык мәшәкатьле нәрсә ул. Үзегез бит матурларны эзлисез. Әнә бит егетләр бер дә минем янга килмәгән, Катя янына килгән. Муеныгызны каты ук бора белмисез, димәк. — Әй, сине тыңласаң. һәм хатын күзләргә, җилкәләргә ничек массаж ясарга кирәклеген сөйләргә тотынды. Җөпләгәндәй, Катя уфтанып куйды — Минем парикмахерым авырый әле, нишләргә инде — Минекенә бар, синекемнән һич Тә ким түгел.—диде хатын, ярдәм итәргә бик теләгән тонда. ...Чыктык Катя белән. Кино карадык һәм икенче тапкыр очрашырга сүз куешмыйча аерылыштык та. Берничә көннән Наташа: — Сезнең нәрсә... барып чыкмадымыни Катя белән? —дип сорады. Үз колагыма үзем ышанмыйча, туп-туры күзләренә карыйм шаяртмыймы. янәсе. Юк. күзләрендә шундый җитдилек! Әйтерсең, ул — апа. миңа — энесенә карый. Ә бит болай ул үзе мина сеңел — ун яшькә кече. Ләкин минем бстән җитәкчелек итә —туры мәгънәсендә һәм акыл белән дә өстенлеген сизә, үз кешеләрчә сөйләшкәч хәтер дә калмый. Эх. Наташа, Наташа! Кирәк идеме соң мина кайгыртуын' Миңа ни кирәген сизмисенмени сон син1 Шулай ук сизмисеңмени?! Ихтимал, мин сине артык идеаллаштырып артыгы белән хөрмәт итеп, үз хисемне аңлата алмаганмындыр. Инде сузарга ярамый: хәзер булмаса, иртәгә соң булуы ихтимал... Куркуны җиңәргә кирәк Шулай ӘХСӘН БЛИНОВ ф ДЕКЛЬРЬНЫҢ УНӨЧЕНЧЕ КӨНЕ — Син нәрсә, Наташа... мине... Тагын тукталам, сизәм, Наташа шактый борчыла, ник икәнен төшенмим. — Минемчә, син... сез... Катяны ычкындырырга тиеш түгел идегез.— Кинәт «сез»гә күчүен кара! — Ничек Катяны? — Аңлыйсың бит. — Сез мине махсус таныштырдыгызмы? — Шулай сөйләштек бит, мин сезне үз тормышыма алып керергә вәгъдә бирдем. — Мин ул тормышны күрдем. — Шуннан? — Анда да төрле кеше бар. Кайберәүләр һич тә ошамады. — Кирәк икән, ошамау дигән төшенчә буш сүз ул. — Наташа! Ни сөйлисең син! Мине никадәр мыскыллавыңны, хурлавыңны беләсеңме син! Күз алдыңа китерә аласыңмы? Миңа бит... нишләп аңламыйсың? Миңа бит Катя кирәкми, мина бит Наташа... — Шул тормышка кермичә, шунда кайнамыйча торып, син үзең еләгән кеше була алмаячаксың. — Кирәкми мина ул кеше, кирәкми миңа ул тормыш, әгәр... — Исәнбәк, җитте! — Юк, туктатма син мине, бу юлы барыбер... әйтмичә калмыйм. Әгәр син булмасаң, син минем белән булмасаң, кирәкми ул тормыш мина, бернәрсә дә кирәкми миңа, хәтта дөнья үзе дә! — Ни сөйлисең, Исәнбәк! — Мин сине яратам, Наташа! Наташа сүзсез калды. Ул минем нинди хыял белән яшәгәнемне чамаласа да, карашымның бу хәтле дә житди икәнен әле генә анлады булса кирәк. Уйга калуы барлы-юклы өметемә әз булса да җылылык өсти, мине рәнҗетмәс өчен генә түгел, үзе дә ялгышмас өчен тагын да уйланырга тиеш табуы иде бугай. Димәк, әле миндә ниндидер кызык нәрсә бар, бөтенләй юк түгел, димәк... — Исәнбәк, әйдә шулай сөйләшик...— диде ул шактый атлагач. — Ничек? — Ярый инде, икенче тапкыр. Мин кайтып җиттем. Шулай диде дә юлның икенче ягына йөгереп чыгып китте.. Таныш хәрәкәт: бер кулында портфель, икенчесен миңа болгый: — Иртәгәгә чаклы! — Ә мин көтәм. — Беләм.— Тагын нидер әйтмәкче иде, милиционер «манипуляциясенә буйсынып, машиналар ташкыны гүләп кузгалды да арабызны каплады. Постовой таягының чираттагы ымы хәрәкәтне икенчегә таба борганда, Наташа юк иде инде. Шушы төшкә хәтле мин аны көн саен диярлек озата киләм. Сүзләр бер үк төсле төгәлләнә; — Ә мин көтәм. — Беләм. Ниһаять, беркөнне юлның икенче ягына чыктым һәм болай дидем: — Наташа, синең ишеткәнең бардыр инде . Бәлки әниең дә шулай эшлидер... — Әнием? Ничек? — Врачлар, галимнәр яңа төр операция үзләштергәндә, гомумән, өйрәнгәндә... шулай эшлиләр. — Ишарәләр белән сөйләшә башладың әле син, Исәнбәк. Ничек эшлиләр? Нәрсә? — Хайваннарга операция ясыйлар, тәҗрибә... — Мин туйдым бу хәлдән, гафу ит. Подопытный хәлдә булу туйдырды мине. ■ 7 Елмаерга теләде Наташа, булдыра алмады, зур зәнгәр күзләрен тутырып карады һәм тукталды: — Син шундый хәлдәме? — Әйе. — Нишләп? Снн врач, ә мин мин бит беләм, син миннән көлеп кенә йөрисең. Дусларың белән җыелып сез миннән көләсез. Хәтта әти-әни- ләрегез белән дә... Провинциаллар психологиясен өйрәнәсез, миндә тәҗрибә ясап. — һични аңламыйм. — Ләкин мин тәҗрибә алып барырга мөмкин булган хайван түгел ышан. Сез юкка мине сайлагансыз — Ни өчен шушы хәтле кызуымны үзем дә төшенмим. — Уф! — Синең танышларың, дусларың мине сөйләндереп, бәлки кая булса язып та бирә торганнардыр әле. — Исәнбәк, син вөҗдансыз! Наташаның хәлен күрерлек түгелмен, үземне белештермәслек дәрә- жәдә рәнҗегән идем бу вакытта — сәбәбен әйтә алмыйм, әллә үземә, әллә Йаташага. Ким дигәндә, биш квартал сүзсез узылды Иң югары математика з формулалары ярдәмендә дә чишелә алмаслык мәсьәләнең җавабын ~ эзли идек. Ниһаять, Наташа телгә килде: ч — Гафу ит, Исәнбәк, мин ялгыша язганмын. — Ничек ялгыша?.. — Мин Машаның диагнозын искә алмаганмын . ышанмаган идем u Ул хаклы икән, дөрес аның диагнозы... о — Дөрес түгел. — Ә хәзер генә син мина әйткән шикләр? — Син мине дә аңла. — Аңлыйм, син чынлап... — Әйе, мин сине чынлап яратам! Синнән башка миңа бернинди тормыш та, киләчәк тә кирәкми Тагын сүзсез калдык, тагын бик озак сүзсез йөрдек. Ничә кабат урап узганнан соңдыр, тагын өйләренә кайтып җиткәнбез Кыз газон читендәге карт топольгә сөялде. Әйтерсең, ул тополь ерак буыннардан килә торган киңәшен жуылдап, апа үзенең җавабын әйтеп тора, ә Наташа бары тик кабатлый гына: — Син әйбәт кеше, Исәнбәк. Мин сиңа ияләштем, шуңа күрәме... Юк, син, гомумән, яхшы кеше, акыллы.. Рәтле сүз әйтергә җыенмый ул. Тик үзенең гажәп әдәплелеге аркасында. мине рәнҗетмәс өчен җайлырак сүзләр эзли, бары тик шуның өчен генә газаплана. Сизәм мин моны, сорау да бирмим, җавап та көтмим. Тирәкнең мәңгелек төбеннән килгән сүзләре ишетелә торды. — Үзең дә беләсең ич инде: мин сине ярата да алыр идем... Днмәк, ул мине яратмый, ә бүтән сүз инде кирәкми, әмма китә дә алмыйм, торам да торам. Ник икән? — Син беркөнге кешене яратасың..— дидем чак кына «теге симез кешене» дип ычкындырмыйча. — Бәлки... шулай дөресрәк тә булыр. — һаман акыл! Акыл сүзләре! Кайда соң синең хисләрең, кайда? — Акылсыз хисләр азгынлыкка тоташа. Мин аларны хөрмәт итмим. Хатын-кыз, сәламәт булса, максаты белән аның мәхәббәте бергә йөри. Шушы үзе табигый хис, киләчәкне саклау хисе, җаваплылык.. Кешелек туктаусыз камиллеккә омтыла. Шул камиллеккә —гүзәллеккә ДЕКАВРЬНЫЦ УИОЧЕНЧЕ КОШ. алып бармаса, мәхәббәт юк, очсызлы ләззәт кенә бар Ә безнең максат аннан югарырак. Максат — үзебездән дә бәхетлерәк, үзебездән дә тәрбиялерәк, матуррак балалар. Искедән калган барлык алама гадәтләрдән, яшертен гарип сыйфатлардан азат күңел, азат эш, азат тормыш. — Әйе шул, минем язмыш ышанычлы түгел: канымда атамнан күчкән пигментлар .. Килер буынның ак тәненә кара таплар булып төшүем бар. Өстәвенә, үләт микроблары... Курык, Наташа, курык син миннән! Ләкин белеп тор: мин ул авыруларны эзләп йөрмәдем, гариза биреп тә алмадым. Шулай булгач, минем нинди гаебем бар монда, нинди?! — Ә мин гаепләмим, киресенчә, борчылам. — Син бит мине барыбер яратасың! — Сиңа дәваланырга кирәк. — Наташа! — Ачуланма, Исәнбәк. — Ах, мин сиңа ачулана алсам икән! — Бар, Исәнбәк, кит, хуш хәзергә. Ә мин китә алмыйм, тиле кеше төсле берни аңламыйча, һаман торам да торам. Аптырагач, үзе кузгалды... Китте — башын иеп, салмак адымнар белән. Бераз баргач, борылды да тагын яныма килде. Сыенды, һушыма килә алмагандай басып тик торам. Кулларымны кысты, битемнән сыйпады һәм иң ләззәтле бәхет кайнарлыгы бәрелеп торган иреннәре белән муенымны кытыклап, башта калган барлык зиһенне актарды да ташлады. Үземне дөрләп яна башлаган төсле хис иттем . Ә кыз, ак күгәрчен төсле пырхылдап, кинәт күздән дә югалды. Иреннәремдә аның иреннәреннән күчкән алсу ут кына янып калды. Б\ кызыллык җуярмы берәр вакыт үзенең төсен, сүнәрме? Ихтимал, сүнәр, үзем сүнгән чакта... — Хуш, Исәнбәк, бөтенләйгә! Хуш. Наташа, ләкин бөтенләйгә түгел. Хуш, Мәскәү, ләкин бөтенләйгә түгел. Хыялымда син мина гомер буе Наташа күзләре белән карап торачаксың. Барлык яшеллек дөньясы кояшка карап үскән кебек, кеше күңеле дә яктылыкка омтыла. Шуиа күрә ул күпчелек очракларда үзеннән яхшыракны сөя дә бит! Мин Наташаны яраткан кебек. Ләкин мәхәббәтнең дуслыкка әверелүе өчен тиңлек кирәк. Югыйсә, гүзәллек усаллаша да белә — сине кабул итми. Наташа мине кабул итмәгән кебек. Ләкин мин тереләчәкмен, кирәк булса, утта яначакмын, тереләчәкмен. Хәзер гаепләрнең, авыруларның барысыннан берьюлы котылыр, чистарыр өчен дөньяның иң изге казанында кайнарга тиеш мин, ик көчле утларда янарга тиеш. Карар әзер минем, Наташа: беренче курсны әйбәт кенә төгәлләгәч — эшкә! Инде бераз хәл җыярга кирәк —Мәскәү янындагы «Аккош» санаториена ай ярымлык путевка бирделәр Аннан Башкортстандагы Чехов исемендәге кымыз белән дәвалау артеленә җибәрделәр — «дистрофия организма» дигән диагноз беркеткәндә (Маһирә белән Наташа диагнозыннан тыш!), нервларның психикага тәэсир итәр дәрәҗәдә какшавын врачлар минем үземнән дә яшермәгәннәр иде. Урал — ил биеклеге. Мин шунда күтәрелдем. Вәкил энем! Уралда узган елларым турында сорашсалар, озын сөйләмә. Чакрымнарга сузылган зәңгәр тау итәкләрендә күк төтен белән төтәсләнгән йортлар, заводлар, корым һәм ташкүмер тузаны белән кушылып яуган кар, урамнарны кысрыклаган сырынтыларны күргәнен бар: шул арның барысына безнең гомерләр кушылган. Тынлап утырсан, сиңа кемнәрдер эндәшкән төсле тоелыр. Шул арның берсе — мин. Тирә-якта гудок тавышлары яңгыраганда ашыга-ашыга сменаларга агылучы, дегетләнеп, майланып беткән, ялтырап торган телогрейка, кин чалбар, тупас итек яки ботинка кигән миллионнарча кешеләрнең берсе — мин. Илдән илгә, чордан чорга: «Удар бишьеллыклар». «Комсомольск». «Магнитка». «Днепрогэс» дигән горур сүзләр янгырый. Анда сиңа бик якын бер тавыш та ишетелә торгандыр, бу — минем тавыш. Бәлки моңарчы беркем аягы басмаган, бәлки сунарчы аяклары гына баскан, көрән аюлар кыш буе бернинди борчусыз тәпиләрен имеп йоклаган почмакларда — бөтен дөньяга ишетелгән таныш гөрелте кузгатып — аюлар йокысын качырган кешеләр.. Миллионнарча кешеләрнең уртак авазы... Шул кешеләрнең берсе— мин. Кичке бураннарда, урмандагы бердәнбер таш өй эчендә гармонь чынлавын, яна ритмнарны куәтләп, Алып аякларына яраклы тупас пималар идәнгә дөп-дөп баса, тәрәзәләрдән бөркелгән яктылыкка кушылып. тирәюньгә җыр сибелә. Ух, Наташа күрсә иде бу биюне! Их. Наташа ишетсә иде бу җырларны, бу көлүне, бу тиле шау-шуны! Юк шул. килмәс ул монда, килмәс. Гаҗәеп тавышларга һәм кинәт калкып чыккан бу өйгә бары тик ераклардан узып барышлый пошимы, әллә боланмы, белмәссең, озак итеп, сәерсенеп карап тора-тора да. мондагы тормышның мәгънәсен тәки анлый алмыйча, үз юлы белән китеп бара Көндез монда динамит шартлый — һавага тау-тау балчык оча Без шул балчыкны тачкаларга, носилкаларга салып ташыйбыз, кар һәм балчык белән буталган пычракка бата-бата котлован төбе чистартабыз. Котлован әзерләнгәч, нигез ташларын да үзебез салабыз, кирпечләрен дә үзебез тезәбез — дөнья безне күп төрле нәрсәләргә өйрәтте. Әйе. башта көрәккә тотындык, көрәк безнең заманда, җир казып, сеа яшәячәк дөньяның нигезен сала, хәзинәләр казып чыгара, самородок дип йөртелә торган бәхетләргә дә туры килә торган иде. Көрәкне кимсетмәгез. Мастерок — кеше йөрәге төсле.. Төзүченең иң изге хисләре шунда, сак булыгыз, рәнҗетмәгез. Тезәргә өйрәнеп, без кирпечләрне йөрәгебез. иөррк каныбыз белән беркеттек.. Рәнҗетмәгез. Кирпеч — дөньяның нигезе. Юкка гына д^рт почмаклы түгел бит ул! — шәһәр мичләрендә кызарып пешкән хуш исле арыш ипие төсле. Яңа дөньяны без шул кирпечләрдән салдык. Стеналарда — бөтен катлаулылыгы. каршылыклары, гүзәллеге, авырлыгы белән — безнең көннәр. Син алар белән сөйләшергә өйрән. Бар да син алар янына, аерып кара безнең бер көнне — аера алырсың мы? Меңнәрчә гомерләр берегеп калган анда. Минем дә иң матур елла- ,рым шунда. Йөздән бер объект, меңнән бер көн. Ким дигәндә, өч метрлы стена. Тагын да өскәрәк күтәрелергә тиеш. Кран килгәч. Ул чактагын беләсең, краннар җитми. Ә көтәргә, һавадагы торнага, башка объекттагы кранга карап, тик ябарга риза ӘХСӘН БАЯНОВ ф ДЕКАБРЬНЫЦ УНӨЧЕНЧЕ КӨНЕ түгелбез. Такта баскычлар буйлап, кирпечне тачкаларда үзебез менгерәбез. Стеналар бит агач баскычлар, ныгытмалар (русча «лес» дип кенә йөртелә) белән уратылып үсә. йорттан йортка, цехтан цехка күчереп йөртелә торгач, алар искерә, туза, куркыныч була башлый. Якаларын көтеп яту — шулай ук егетлек түгел безнең өчен. Юк икән, искеләрен куябыз. Гадәттәгечә, һәркемнең үз эше — кем кирпеч, измә ташый, кем стена сала. Эчке яклап, агач күперләргә күп итеп кирпеч өелгән, һаман ташыйлар. Без кирпеч тезәбез. Яныбыздан тачкалы ике кыз узып бара. Тирә-якта көн дә була торган уен-көлке, тәгәрмәч дыңгырдавы. жыр. Гөнаһ шомлыгы — кинәт сүзләр дә. уйлар да юкка чыкты. Ни булганын уйлап, абайлап өлгергәнче, бөтен әйберләр, сүзләр белән бергә түбән очканбыз. Гөрселдәү колакка кереп тә өлгермәгән, һушка килсәм—чыр-чу, елаш, һаман аңламыйм әле. Күкрәк тиңентен кирпеч арасыннан көч-хәл белән шуышып, үрмәләп чыккач, аермачык ишет* тем: янда гына икән тавыш. — Исәнбәк абый, коткар. Исәнбәк абый! — Дядя Сережа, жаным, үләм! Берсе — татарча, икенчесе — русча. Өсләрендәге кирпеч, измә һәм такталарны аяк белән, кул белән җан-фәрманга ыргыта башлыйм. Ә тавыш, аңны томалаган кызганыч тавыш, һаман ишетелә. — Дядя Сережа, бүтәнчә булмый, түзалмыйм. үләм! — Исәнбәк абый, җаным, тизрәк. Төзелеш тулы кеше иде ләбаса, ник алар мина гына кычкыралар, дыр, әйтә алмыйм. Ә бүтәннәр икенче төбәктә җыелышканнар икән! Ниһаять, актарып чыгардым Берсе, кечкенәрәк буйлы башкорт кызы Мәрьям, үзе торып басты. Икенчесенең ярасы авыррак бугай, күтәреп алдым да киттем. — Үзем, дядя Сережа, җәяүләп! Үзем белмим, кая барырга тиешлегемне бүтән берәү кычкырды. — Медпунктка! Кулымда — бая гына уйнап-көлеп йөргән шаян кыз — Люся. Инде карышмый, бала төсле, күкрәгемә сыена: — Дядя Сережа, арыдыңмы? Ял ит! НҺ ди-ән сүз ул ару? Мин аның мәгънәсен үк белмим, атлавымны гына белом. Медпунктка ким дигәндә бер чакрым! Карлы, чокыр-чакырлы киңлек буйлап — туп-туры... Күнелгә уй да керә башлады—әллә нинди буталчык сораулар: хәзер мин күтәреп барган кыз нишләп Наташа түгел икән? Ул ана охшап та карамаган. Ник алай икән? Япь- яшь кыз язмышын кулларымда алып барам. Ник ул Наташа язмышы түгел икән? Курыкма, шаян кыз, ят булсаң да, очраклы гына дустым булсан да. исән-сау илтеп җиткерәчәкмен, син яшәячәксең, элекке кебек үк шат. бәхетле булып яшәячәксең җирдә. Шулай да.. Наташа түгел син. Наташа еракта, еракта. Наташа! Китәсе көнне калдырган язуда: «Дуслыгыбызның ахыры шушы дк* мәсәң, озатырга төш», дигән идем Килмәдең, әллә хатны тапшырмадылар инде. Китүемнең сәбәбен үзең беләсең. Шунысын гына белмисен үпкәләшкәндәй сөйләшми йөрүебез, сөйләшкәндә дә чит кешеләр кебек «сез» дип эндәшүебез, күзләреңнең әллә нинди әйтелмәгән мәгънәләр белән ямансу карап торуы түзә алмаслык җәзага әйләнде , бит. Китми нишлисең шундый хәлдә? Ләкин хатларыма ук җавап бирмәссең дип башыма да килмәгән иде. Әллә теге кешене чынлап ук ярата башладыңмы? Әллә мине бөтенләй төрелерлек түгел дип исәплисенме? Эх. Наташа. Наташа! Медпункт. Безне күрүгә врач та. сестра да аягүрә бастылар. Кызны кушеткага куйдым да сүзсез генә ишеккә атладым, китәм, янәсе. Ләкин туктаттылар: — Ә үзегез? — Нәрсә «үзем»? — Утырыгыз. Сезнең аягыгыз... Карасам, уң аяк кып-кызыл канга манчылган Чалбар теткәләнеп беткән... Үземнең җәрәхәт авыррак булып чыкты. Ярты ай стационарда яттым. Люся белән Мәрьям исә, ике-өч көннән терелеп, эшкә дә чыкканнар һәм яныма хәл белергә дә килделәр. Люся егете белән иде. Елмаешып утыралар. — Сез минем кадерле кешемне коткаргансыз, рәхмәт,— диде егет. — Мәхәббәтемне дип әйт, курыкма.—диде Мәрьям. Юк. елмайсалар да, уен сүз түгел иде болар. Алар минем хәтергә гомерлеккә язылып калдылар. Таныш түгел егет! Мин синең мәхәббәтеңне кирпеч, такта һәм таш арасыннан актарып, коткарып, кулларымда бала тоткан шикелле тотып, бәхетле язмышка илтеп тапшырдым. Ә менә үз мәхәббәтемне?!. Минем үз мәхәббәтем... Хәзер күзгә дә күренми торган, кайчандыр үзем жимерешкән иске дөнья хәрабәләре астында күмелеп калды бугай... Калды шул. Ләкин мин аны да актарып чыгарырга, коткарырга һәм үз кулларымда елларга алып китәргә тиеш. Вакыты гына җитсен... Ышангансыңдыр инде: эш урыннарыбыз, кайчак хәтта салынып бетә язган йортларыбыз белән бергә җимерелә-жимерелә, кабыргаларыбыз. аякларыбыз яраланды, сынды, ләкин гарипләнмәдек. Үкчәләребез, табаннарыбыз суелып бетте,— сызландык, еламадык. Вагоннарда, соңрак баракларда каныбызны кандала һәм бет суырды — үрсәләндек, бирешмәдек, бирелмәдек. Ә менә күңелләрдәге микроблардан... Хәер, анысы соңыннан күренер. Әллә кайда еракта без салган йортлар тезелә-тезелә шәһәрг« үк килеп терәлделәр. Барлык стеналар, барлык биналарның бөтенесен бергә завод дип атадылар. Гудокларын дөньяга атаклы Морганнар, Рокфеллерларга җавап буларак яңгыраткан бу заводның үзенә хас искиткеч музыкаль исем дә табылды — аңа «Уралсталь» дигән сокландыргыч исем кушылды. Биналарын төзешкән меңнәрчә кешеләр шунда ук калдылар да — аның беренче эшчеләренә әверелделәр. Шу- ларның берсе — мин. Бәхетлеме мин, бәхетсезме — әйтә алмыйм бугай, чөнки үз бәхетемнән баш тартырга, үзем өчен яшәүдән туктап, башкалар өчен яшәргә сүз бирдем инде. Сүземдә ахыргача торырмын дип уйлыйм, әгәр ялгышмасам. Минем өчен нн бөек бәхет—шул. Әйе. әйтә алам икән: иҗтимагый бәхетемне таптым, кешеләргә кирәкле мин. бик кирәкле. Наташа гына кайдадыр еракта йөри... Башта цехта гади бер эшче булып эшләдем, бүтән цехлар өчен инструментлар әзерләүче булып. Йке-өч ай да үтмәгәндер, шул цехның начальнигы итеп куйдылар. Миннән дә кулай кандидатура юк дигәч, күндем. Тик эшли башлагач, белем җитмәве ачыкланды. Теләсәң- теләмәсәң дә, үзлегеңнән булса да укырга кирәк. Экономик, техник журяаллар алам, газеталар укыйм. Ел чамасы вакыт уздымы, юкмы, баш инженер чакырып алды да. ӘХСӘН БАЯНОВ ф ДЕКАБРЬНЫҢ УНӨЧЕНЧЕ КӨНЕ — Ышанычлы кеше кирәк, күч управлениегә,—диде,—Берәү саботажник булып чыкты, самый кирәкле бүленм,, — Кайсы бүлек? — Производство-техника. — Минем образованием житмәс бит. — Җитәр, укытырбыз. Дөресрәге, 'баш инженер түгел, тормыш үзе мәжбүр итә иде укырга — куйгач, эшләргә кирәк, эшләр өчен белергә, укырга кирәк... Шулай, үзем инженер, үзем машиналар төзелеше институтында читтән торып укыйм Өйгә (кечкенә бүлмә) кайтсаң, өй тулы китап, журнал, сызымнар. Болар — безнең төп атрибутлар, өндә дә, төштә дә шул. Бүтәнчә яшәргә вакыт юк, искә дә керми чүп-чар. Хәзер мин олыгайдым, басынкыландым. Мин хәзер үземне вак- төяк кичерешләр белән борчымыйм, көчсезләндермим. Цехларда әйләнү тизлекләре секундына хәтле исәпләнгән машиналар, транспортерлар көче белән туктаусыз агылучы детальләр, көннәр һәм төннәр буе чыңлап торган инструментлар, мотор гуелдәве — сәгате-минуты исәпләнгән, бөтен ил, халык ихтыяры белән билгеләнгән һәм бары тик ул гына туктата ала торган шау-шулы бу тоташ агым — миллионнарча йөрәкләрнең ин гүзәл һәм иң якты өметләре, хыяллары... Бу — бүгенге һәм киләчәк шатлыкларның икенче төрле яшәве... Рухи кодрәтнен материаль көчкә әверелеше. Производствоны, ил йөрәгенә тоташкан Шул бөек агымны туктатмас өчен түгел, ә тагын да көчәйтү, тирәнәйтү, киңәйтү өчен директор яки баш инженер бүлмәсендә көн саен планеркага жыелалар — цехлар. бүлекләрнең ин җаваплы урыннарында торучы тимер холыклы кешеләр. Шулармын берсе — мин. Көн саен бу кешеләр «стахановчылар» дигән горур исемнәр астында газеталарның күренекле урыннарына менеп елмаялар. Алар хакында радиодан сөйлиләр, китаплар, җырлар язалар, корыч күңелле дип зурлыйлар — матурлык төшенчәсе менә ничек бит ул — корыч хәзер чәчәкләрдән дә гүзәлрәк! Берсүзсез гүзәлрәк! Бу елларда юллар мине туган якка, авылга да еш алып кайта, төрле күргәзмәләр карарга, тәҗрибә уртаклашырга, яна машиналар, модельләр. аппаратлар алырга шәһәрдән шәһәргә йөртә. Кыш һәм жәй урталарында Мәскәү көтә. Анда минем ин кадерле кешем — Наташа... Мин аны күрергә дә куркам хәзер.. Ул инде ирдәдер... Институтны бетергәндер дә теге фәннәр кандидатына чыккандыр Ә кайда яши икән? Янында без аерылышкан карт тирәк инде корыгандыр, мин аны таба алмадым. Ныклабрак эзләр идем, адрес юк... Уйлый микән ул минем хакта? Уйласа да, минем хәтле сагынмыйдыр. Эх, Наташа. Наташа! Син очрамаган булсаң, сине яратмаган булсам, бәлки кемне дә булса очратыр һәм яратыр идем, болай ялгыз каз шикелле кангырып йөрмәс идем. Гаепле син минем каршыла. Наташа, бик зур гаепле! Менә инде мин савыктым, сәбәбе ачык билгеле булмаган тынгысыз сагыш жинелде. Дөнья яшь бала төсле елмая Хәзер ни дә булса житмәсә, ул — син. Наташа! Күрешкәч, чын корыч булып чыныгуымны. йөрәгемнең таза, нык, дәртле булуын танысаң, һәм кабул итсәң — жир түгәрәк. ...Машиналар төзү институты дипломын алып чыккач, Мәскәү урамнары буйлап шулай йөргәндә, мине бер кеше туктатты: — Исәнбәк, Исәнбәк, син бит бу?! — Мин. Күтәрелеп карасам, энәдән-жептән генә чыккан костюм эчендә мәһабәт гәүдә, эшләпә тулы — бәхетле чырай. Хәйләкәр соры күз- лар... Таныш бугай шул бу караш. Әйе, мин анын исемен дә хәтерләдем. тик әйтергә генә чирканам — Ә мин Габбас. Оныттыкмыни? Дусларны алай тиз онытырга ярамый. Монысы — гөнаһ, зур гөнаһ. Канда эшлисен? — Заводта. — Кем булып? — Бүлектә, инженер. — Гади инженер? — Әйе. — Син ничек алай, берүзең дигәндәй... Безнекеләр бит . ну. гаф ит. Өйләндеңме соң әле? — Юк. вакыт җитми әле. — Өйләнергә вакыт җитми, аһ-аһ-аһ' Нәрсә генә эшлисен сон син? Ну, алайса, кызлар белән типтерәсең! Ну. малай." беркөнне берә^. икенче көнне — бүтән... Алай да ярый Безгә кыенрак хәзер, менә, командировкаларда гына иркенгә чыгып алабыз, уҗымга Аһ-һа! Нишләп торабыз әле — әйдә китик— ничәдә очрашабыз? Мина как- раз иптәш кирәк. Мәскәү кызлары, ни хикмәттер, парлап йөриләр — берсе мешать итә... анысы сиңа булыр. — Син... гафу ит... — Нәрсә... монысына да вакыт юкмы? — Әйе. — Ну. син... — Син... гафу ит — һаман да шул. бер үк кеше. — Кем мин? — Юк. кеше түгел, хәшәрәт! һәм борылып китеп тә бардым. Артымнан зәһәр тавыш куып житте: —■ Дур-рак набитый? Ә Габбаслар — зирәк! Прагматистлар фәлсәфәсе — тулы килеш алар яклы. Арырак китсәк Табигатьтә җиргә сыланып йөрүчеләр, сөйрәлүчеләр дигән олы бер бөтен класс бар — үз хокуклары буенча яшиләр... Ә нишләп андый төркем һәм хокук кешеләр арасында булмаска тиеш? Син аларны юк итәргә тырыштың. Шулай, кемнәрдер күзе белән карасаң, жүләр бугай мин. Әйдә, булсын. Мин шул тилелегем белән бәхетле. Мин һаман да тормышка ашмаган мәхәббәтемне эзләп йөрим. Үзем чамалаган өйләрнең ишек алларына килеп басам да көтәм... Исемлекләрдән фамилиясен эзлим — өйдән өйгә барып. Наташам минем. Наташам! Сагынуым шул чиккә житте. нидәндер гарьләнү, кимсенү хисләре белән кушылып, кинәт йөрәкне шулкадәр каты китереп кысты ки. авыртуга чыдый алмыйча, күзләрдән яшь агыла башлады. Үземне-үзем тыя алмас, белештермәс дәрәҗәгә җитеп, тиз генә гостиницага кайтып бикләндем. Бернинди шаһитсыз. Үзем һәм мәхәббәтем, бәхетсез мәхәббәтем белән бикләндем дә тотындым үксергә. Хәлдән тайганчы, күзләр яшьсез калганчы үкседем. Менә сиңа тимер йөрәк, менә сина корыч характер!.. Юк. болай ярамый, тизрәк заводыма кайтырга кирәк, тизрәк, тизрәк. Шунда гына минем тынычлыгым, шунда гына икән минем көчем, аерылырга ярамый икән аннан, ярамый, шунда гына минем җимерелмәс крепостем! Илнең төрле шәһәрләренә барыгыз, төрле заводларына керегез — анда минем заводымның бер детале, бер җанлы аппараты гына булса да бар һәм ул — хәрәкәттә. Ил йен нн ерак почмакларына, басуларына чыгыгыз — анда да сез безиен заводта башланган гөрелтене ишетерсез... ӘХСӘН БАЯНОВ ф ДЕКЛПРЬНЫҢ УНОЧЕНЧК KOI1E Хәзер инде мин юк. ләкин завод бар, ул булгач, мин бар. Без ясаган машиналардан, без калдырган биек торбалардан һавага төтен күтәрелә. Күкнен зәнгәрлеген киметә, һаванын чисталыгын агулый дип. ямьяшел үлән өсләренә, кызлар ирене төсле, кызлар күзе төсле чәчәкләргә корым булып төшә дип, сез тиргәрсезме ул төтенне? Шул төтен — мин... * s * Үземне бар иткән туфрак белән саубуллашырга авылга кайттым. Сугыш үзенен чакыруын иң гүзәл, ин булдыклы ирләрдән башлады бит. Мин дә калышырга теләмәдем. Сиңа билгеле булган бу йөрәк белән тиз генә чакырмаслары билгеле булса да. тора-бара чират җитәчәк иде. Ләкин безнең заводтагыларга бронь бирә башладылар, ә аннан кузгалам димә. Соңлаганчы, заводтан, шәһәрдән китәргә булдым. сезнең янга хушлашырга кайттым. Дөньяда яши торгач, күп кешеләр белән очраштым, күп җирләр күрдем, бөтен илне үземнеке итеп йөрсәм дә. сугышка аны күрмичә китә алмадым. Без бит. бүтән чакта оныткан төсле гамьсез яшәсәк тә. иң авыр чакта аналарыбызны искә төшерәбез. Минем анам юк. туган җирем бар. Кайтышлый ук ындырдан бер уч туфрак алып кәгазьгә төрдем дә сумкага салдым — аннан ул юл капчыгына күчәчәк — үзем белән мәңге бергә калачак, моннан соң туган җирдән мин мәңге аерылмаячак. Аерылу дигән төшенчә үзенең көчен җуячак: бер уч туфрак, дөньяның әллә кай почмакларына барып чыкса да. җир өстенә минем белән бергә ятачак— мәңгелек тынлык шикелле. Ходайның хикмәте — шул фикер башта туып урнашкач, миннән үлем куркуы да бөтенләй качты — мин бөтенләй азат кеше булып калдым. Тулысынча ирекле кеше мин! Анам кабере белән хушлаштым. Бергә үскән апам авылына киткәндә, атам белән хушлаштым. Бичара ата! Элекке усаллык, элекке тупаслыкның әсәре дә калмаган анда. Зәңгәрсу күзләрендә яшь мөлдери. һәм алардан ул инде оялмый да. Мин сугышта югалгач, бу күзләр күрмәскә әйләнәчәк — тик мин моны белмәячәк. Мин бу кайгыдан да азат. Ак сакаллы һәм киң җилкәле карт, дөнья мәшәкатьләре кушканча, таягы һәм ак йон эшләпәсе белән генә кинәшә-кинәшә йөри торгач, үзе дә мәңгелеккә туган туфрагына ятачак. Бу кайгы да килеп җитмәячәк һәм үлемнән дә яманрак авырту белән йөрәккә чәнчемәячәк. Мин бу авыртудан да азат. Әй бу Азатлык! Туган авылым кебек үк якын тагы бер авыл бар икән — шунда тукталдым Апам әнигә охшап калган Шушы яшендә үлгән иде әнкәм. Балалар — минем энеләрем—үскәннәр. Иң өлкәне кыз бала — бүтән авылда дөнья көтә, ике егет армиядә, ихтимал... әллә ниләр ихтимал. Унике яшьлек бала — өйдәге ир затыннан ин өлкәне — анысы син. Вәкил. Синнән башка алты-җиде яшьлек тагы ике малай гына калган. Урман ышыгында, әрекмән астына качкан куян балалары кебек, яшәп ята идегез. Мин килеп кергәндә, өстәл янында кичке чәй парланып тора иде. Түтәйне таныдым, сезне, балаларны, төсмерләдем: шунда ук бер хатын-кыз һәм. . сискәнеп туктап калдым. Ишектән кире чыгаргамы, түргә узаргамы — ни уйларга да белмичә шаккатып тик торам. Бу кыз! Таныш, таныш ул миңа... Аксыл чәчләр, сөрмәле зәнгәр күзләр.» тыныч һәм акыллы караш. Ул да мине таныды бугай. Таныды да — бу уйламаган, көтмәгән очрашудан каушап башын иде. Шул бу, шул — Наташа! Нишләргә? Кире борылып чыгып бул.мый — балалар минем җилкәгә асылындылар — түргә өстериләр. Түти дә торып исәнләште — шатлыгы эченә сыймый: — Сине дә күрер көн бар икән! Әй, Исәнбәк. Исәнсен икән! Рәхмәт, кайтуына рәхмәт, онытмавына. Әйдә. уз... — Син каян кайттың, абый? — дидең син. — Без синең белән балыкка барабыз! —диде икенче энем. * — Әйдә, уз инде... а Әйе, мин уздым. Өстәл янына килдем дә русчалатып эндәштем 2 — Здравствуй, Наташа. Ул элеккечә үк ягымлы, мәгънәле итеп елмаеп куйды. Мин аннан Z русча сүз көттем. Ә ул татарчалап: — Исәнмесез, кайтуыгыз белән,—диде дә урыныннан торып кул 2 сузды. ' > Наташа түгелмени ул? Безнеңчә, татарча сөйләшергә өйрәнгәнме? = Ай, жүләр, ай, мин җүләр— каян килеп чыксын ул монда — кем = янына—'кемне белә ул монда! Ә шулай да күңел дигәнең бу кызнын f Наташа булып калуын тели. — Сезнең исемегез бит... — Нәркәс. 1-1 — Ә! Шулаймыни! Нәркәс! Барыбер охшаган. ♦ — Кемгә? Сез... ымсындыгыз инде әллә... а — Болай... Мин ялгыштым. Гафу итегез. Ярый әле, Вәкил, син тиз генә кулга сабын тоттырдың һәм су сала- 2 с^ала юындырырга керештен. Салкын су таркау күңелне дөньяга кан- < тарды. Хәл керткәндәй итте. Бөтенләй икенче күтәренке тонга күчеп, “ чәй эчтек. Сөйләшәсөйләшә төн буе яттык. Нәркәс белән ләм-мим сүз = юк. Ай буе без аның белән шушылай бер түбә астында ничек яшәр- ” без икән? х Нәркәс... Мин аның хакында уйларга да куркам Күзләренә ялгыш ° карасам, бөтен барлыгым белән каушап, калтырап китә.м. Нәркәс! Нинди кеше син? Кешене ожмахтан кудырган алма түгелме? Бер әйттем, биш кайттым. Мин ул алмага карарга, сокланырга тиеш түгел. Башыңны жуйсаң. кешелегеңне жуйсан, аннан ни кала туганнар каршында? Шулай да... Шулай да, бер өндә торгач, сөйләшмичә дә килешми. Ул яшәгәндә өй тулы керосин, шырпы кабыз —дәрт итеп кабынырга тора дөньяң. Үзең дә чыгып йөгерергә өлгермәссең — пожар. Ай-яй, юкка кайттым мин монда, юкка. Ник әле мине шушы хәтле дә яман ашкыну, курку били? Мин шундый ук тотнаксыз, бозык, вөҗдансыз кешеме әллә? Мондый да түбән төшү мөмкинме? Ул бит... Наташа түгел бугай бит! Тукта әле. мин хәлемне ачыклап карыйм әле. һәр гөнаһның, һәр ялгышның теоретик нигезен табып акларга яратабыз бит без Берәү әйткән әнә: «Вөҗдан кешене гарипләндерә»,— дигән Андыйлар өчен без гарип, ә алар —безнең өчен. Теләсә ни хакында сөйләргә мөмкин, әмма вөҗданнан азат итмәгез мине! Вөҗдан — минем табигый талан тым. Мин бу талантыма моңарчы һич тә хыянәт итмәдем. Тәүбә, тәүбә! Кичке авыл. Койма янындагы урам як утыргычка утырдым да каршымдагы куакларга карап тын калдым. Ике агач арасына аслы-өсле ике ботак һәм аларнын яфраклары әллә нинди сәер сурәт барлыкка китергән — кыз рәсеме Өстән төшкән чәчләр астарак бөдрәләнеп чайкала. Чигә чәчләре асылынып җилдә тирбәлә Кашлар, күзләр, керфекләр... Кемнедер төсмерлим шикелле. Бу күзләр сөрмәле бугай хәтта! Кем күзләре сон әле бу? Хыялда гына күрергә мөмкин булган тылсымлы иреннәр салмак кына җилд зиме, әллә инде миңа ниндидер тылсымлы сүз әйтергә теләпме талгиа гына селкенеп куялар. Кем сурәте икән бу? Кемгәдер охшатам, ит» генә алмыйм менә. Хәзер . Таптым! Таптым! Наташа бу! Әллә сәрби, әллә чаган яфраклары, шул кыяфәттә ярашып, аның төсен тудырганнар! Бу — оныгылган. кайдадыр ерак калган кыз... Хәтерлим, бу — минем бәхетсез мәхәббәтем, бу— минем чая, ләкин беркайчан да сүрелми торган мәхәббәтем — Наташа! Наташа! Син дә бармыни әле! Син исәнмени! Нишләп шулкадәр озак күренми йөрдең әле син? Чынлап та шул акыллы һәм шактый сәер кыяфәтле симезеңне гомерлеккә ярата алдыңмы? Мин моның мөмкин түгеллегенә гомерем буе ышанып яшәде.м. Син акылга килерсең дә, бу фани дөньяда күпләр бәхет дип атаган тыныч, ләкин мәхәббәтсез тормыштан качарсың да минем тормышыма килеп керерсең, бүген булмаса, иртәгә ишегемне кагарсың дип көттем. Инде булмады. Инде — безнеке генә, аерым кешеләрнеке генә түгел—бөтен халык өе — без уз кулларыбыз белән төзегән бөек сарайга фашистлар ут төртте, яна! Инде моннан сон да өметләнү туры мәгънәсендә ж үл әрлек булыр иде. Ә мин үземне бары тик бәхетсез гашыйк дип кенә йөрим. Шулай, сөекле кешем, син миннән баш тартканнан соң, мин беркемгә дә сиңа караган кебек карый алмадым. Күзләрем синнән дә гүзәлне таба алмады, колакларым синең тавышыңнан һәм сүзләреннән дә ягымлырак тавыш һәм сүзләр ишетә алмадылар. Еллар буе яңа мәхәббәткә үземне күндерергә дигән максатыма ирешә алмагач, мин гомумән сөюдән, гаилә тормышыннан баш тарттым. Минем бүтән максатым өстенлек алды — бөтен барлыгым белән бирелерлек бу максат — илдәге барлык кызларны да синең кебек бар яктан да гүзәл булырлык хәлдә яшәтү өчен, минем кебек, мәхәббәтләрен югалткан кешеләр синнән башка кешеләрне табарлык рух һәм тән матурлыгына ирешсен өчен — мин үземнең кечкенә бәхетемнән баш тартырга тиеш. Моңа теләсә кемнең көче җитми. Ә менә минеке җитте— корыч белән эш итә торган геройлар буыныннан идем — алар ярдәм итте. Мин дә корычка әйләндем... Мине «аскет» дип мыскыллаучылар булды. Тик, Наташа, сиңа булган коточкыч олы, ләкин тәнсез мәхәббәтем тудырган аскетизм гына бу. Ә син мине яратсаң! Шушы көнгә чаклы газапка охшаш авыр тойгы белән таныш булмадым. Ләкин хәзер Гади тормыш кичергән бүтән беркем дә аңлый алмаслык хис кичерә башладың Минем хәлне ай буе бер кабым ризык төсе күрми интеккән, хәлдән тайган кеше генә аңларга мөмкиндер. Менә шул ач кеше алдында, өстәл тутырып, иң затлы эчемлекләр һәм ашамлыклар куегыз да — аңа бары тик карарга гына рөхсәт итегез. Кеше алам дип сузылса, җимешләр каядыр тәгәрәп югала, су юкка чыга — минем сөю бәхетем шикелле... әкияттәге төсле. Шул кешенең күзләренә, бөтен торышы, кыяфәте, хәрәкәтләренә карап торыгыз. Сез ул кешенең хәлен аңласагыз, бәлки минекен дә күз алдына китерә алырсыз. Гомерем буе, аңлы рәвештә үзүземне менә нинди хәлгә куйганмын икән мин! Менә мин аңа: язмышыма, мәхәббәтемә, ерак бәхетемә — юк аның бары тик үзем уйлап чыгарган, яфраклар берләшеп тудырган хыялый сурәтенә карап утырам. Наташа рәсеменә! Наташа! Татарча Нәркәс... Менә ничек икән! Наташа минем тормышыма Нәркәс кыяфәтендә килеп чыккан икән ләбаса! Бәлки үз законнарын танымаска тырышканга күрә табигать аны миннән үч алу. яисә сынау өчен җибәргәндер? Авылдан китеп йөргәнгә рәнҗеп, туган җирем шулай үч кайтарадыр! Наташа! Каян килеп чыктың әле син бу авылга, бу тормышка? Кемнәр иҗат итте сине? Уйлап карыйк әле, акыллым. Мин бүтән язмышка таба киткән чакта сип юк идең. Ана чаклы да сине монда беркем дә күрмәгән. Каян, кайчан килеп чыктың син монда? Сия мина бодай җавап бирергә тиеш: — Спи киткәч. — Кемнәр, ничек бар итте сине? — Сез. — Ничек? — Анысын үзегез дә беләсез. Шулай, чамалыйм мин моны. Меня болайрак чамалыйм һәм ялгышмыйм дип беләм. Синең төсең, кыяфәтең ромашка шикелле. Тыйнак, саф, чиста, ап- ак, нәфис һәм озынча. Мондый гармонияне борын-борын заманнардан ук аңлаганнар, җырлаганнар һәм алла сыннары итеп, безнең чорга һәм аннан да арырак заманнарга таба сәяхәткә озатканнар. Кырда ат урынына сабан тартып, җилкәләрдә авыл өен тулаем күтәреп яшәгәндә андый гармония хакында уйламаска мөмкин. Моның өчен буразнага гына түгел,— йолдызларга, сәнгатькә, фәнгә, тормышка, бәхеткә, кояшка багарга кирәк. Вакыт һәм күңел кирәк. ШУНДЫЙ вакытны — мәктәпләр, техникумнар, институтларны, сәнгать бәхетен — сиңа без китердек. Ромашка басуда үскәндә, ул —чуп үлән. Ә бакчада кадерләп үстерсәң — җир бизәге, җыр, сөю, бәхет. Синең өчен ул бакчаны без ясадык... Без яшәгәндә, корыч һәм чәчәк бер дәрәҗәдә гүзәл төшенчәләр иде Без тудырган корыч басуда тракторлар гөрелтесе булып ишетелде, туфракка, җиргә тирән үтеп, аннан син үсәчәк вакыт һәм киңлекләрне актарып чыгарды. Әйе, Нәркәс, син—безнең иҗат. Менә мин, үз әсәренә карап сокланган даһи скульптор шикелле, сина карап рәхәглек хисе кнчерәм — иң бөек сәнгать белән ләззәтланәм. 0, Нәркәс! Сине ничек саклап калырга? Үз иҗатын җимереп, ваткалап ташлаган тиле художник хәлендә калырмын дип куркам мин. Ай куркам! Шулай да, ялгышам бугай. Барыбер минем бәхетем — Наташа, Наташа. Мин сүз бирәм— синең хакта уйланган кебек беркайчан да уйланмаска. Бүгеннән сон. Ләкин нишлим сон әле мин? Наташа юк — бәхет юк... һәм Нәркәс... Наташа! Тавышларың, көлемсәрлеген, зәңгәрсу күзләрен, аксыл ефәк чәчләрен шулчаклы таныш! Ләкин бу — син генә түгел, синен матурлыкны кай ягы беләкдер дистәләргә кабатлаган бу гүзәллек каршында син үзен дә югалып калдың, Наташа! Әйе, әйе, син дә мине Нәркәс чаклы сихерли алмагансың икән бит. Юк, Нәркәс син генә түгел, ул бөтенләй бүтән, бөтенләй! Мин аны үземне алдар өчен генә синен исем белән атыйм хәзер! Юкка гына кайттым мин монда, юкка гына. Ак тәүбә, кара тәүбә: күңелемдә борынлап өлгергән кыргын кош баласын мин томаларга тиеш. Күпме генә кызгансам да. Күзләремне чытырдатып йомып. Шушы вакытта, чәчемдә ниндидер бөҗәк буталуын сиздем дә башымны сыйпадым. Бөҗәк кулга эләкмәде—төшеп китте бугай. Аның хакында оныткач, бөҗәк тагын кыймылдагандай итте, тагын эләктерергә азапландым, тагын югалды, тагын буталды, тагын юкка чыкты һәм, кинәт хатын-кыз җорлыгы белән кемдер койма артыннан рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Менә кем икән ул — . Койма аркылы үлән белән шаяручы — Нәркәс! Тиле! Ни дип келәсен шулхәтле — тургай сайраган шикелле? Келәсен, кызый. Көлүнең азагы күз яше икәнен беләсеңме сон син? — Сезмени әле бу?1—дидем гаҗәпләнүемне сиздермичә һәм шактый тыныч. — Әйдә, чыгыгыз алайса, сөйләшеп утырыйк. Ул чыкты да утырырга теләмәде. Мин дә бастым. Ә ул һаман елмая. —- Сез һаман көләсез,— дим мин. — Еларгамы әллә? 8. «К. У.» .М 11. ӘХСӘН БАЯНОВ ф ДККАБРЬҢЫҢ УНОЧЕНЧК K0H8 Шулай диде дә утырды. Мин дә. Сүз сөрешен югалтмыйча, тагып сорадым: — Тынлыктан туйдыгызмы? Сезнең монда... — Ерак планетадагы шикелле... — Кояштан иң ерак планета — караңгылык патшасы. Исеме дэ шуннан килә —Плутон. Мәңгелек караңгы. Кояш анда ай төсле генә күренә. Сезгә ай гына җитми, кояш та кирәк. Шулай бит? — Ә нәрсә, гаепме әллә? Без барыбыз да кояш балалары. — Кояшка телескоп аша караганда каралткыч прибор аша гына карарга мөмкин — яндыра, югыйсә, күзне. Кояш белән шаярмыйлар. — Янса янар иде әле. — Сез чынлапмы? — Мин каян белим — Ә мин беләм. — Нәрсә? — Агач югарыга омтыла, җимеш — аска. — һәр җимешнең — үз вакыты.— дип тә өстәгез,— диде ул баягы тавышы, тургай тавышы белән көлеп. — Бал корты чагуын татымаган кеше бал тәмен белмәс,—дип сез миңа әйтә аласыз. Кинәт аның көлүеннән җилләр исте Наташа күзләре төсле зур зән- гәр күзләре зур булып ачылдылар. Бу карашта: «Мин бит шаярып кына сөйләшәм, ә сез җитдигә борасыз», дигән мәгънә сүзгә әйләнмичә тукталып калган иде. Ә мин чынлап сөйләшәмме? — Мин берсекөнгә районга барам,—диде Нәркәс шактый сүзсез утырганнан соң, нәрсәгәдер үкенгәнрәк, нәрсәнедер жәлләгәнрәк кыяфәт белән. — Җряүме? — Җәяү шул. Каян килсен хәзер ат. — Әйдә, үзем алып барам. — Күтәрепме? — Ул тагын көлеп җибәрде. Бу минутта аның белән бары тик шаярып кына сөйләшергә мөмкин иде. — Нәрсә сез, күтәрә алмас дип беләсезме? — Я төшереп җибәрерсез. — Кулга күтәргәнне ычкындырмыйм мин алай. — Батыр! Шактый тирәнгә китүе ихтимал булган әңгәмә, аллага шөкер, өзелде — өйдән. Вәкил энем, син чыктың да без теләсә нинди вак төяк сөйләшеп утырдык, һава чак кына болытлы. Җил дымлы, янгыр вәгъдә итә. Югартын, ниндидер бәрән тавышы чыгарып, күзгә күренми торган сәер аваз әйләнә. — Күк кәҗәсе,—дип аңлаттың син моны. Ярканат иде бугай ул. — Ишеткәнем юк,— дидем мин. — Минем дә,—диде Нәркәс. — Тартайны ишеткәнегез бармы? Арбалары бата да гел «тарт, тарт!» дип кычкыралар. — Тагын нинди кошлар бар? — И-и! — дидең син, нәрсәгәдер сөенгәндәй,— чуты-исәбе юк. Ерактарак гөрләгән тавыш ишетәсезме? — Ишетәбез. — Кыр күгәрчене. Шуның төсле итеп көртлекләр дә гөрләшә. Урман тутырып пәриләр. Көйгәләкләр чырылдый. Көндез әнә теге каеннарга ышыкланып, ботакта карчыга утыра — тавык-чебеш аңдып. — Тота дамы? Килеп тә төшә, ялт итеп күтәреп тә кача. Әнә теге саз артындагы тауда — нарат . Мең яшьлек. Шунда аларның оялары. Балаларын менеп алабыз. — Шулхәтле биеккә! Курыкмыйсызмы? Нәркәскә гаҗәпсенеп карадың: — Нәрсәдән? — Егылудан. — Бер малай егылды, чигәсе тишек калды. — Ә сез һаман да менәсезме? — дидем мин дә гаҗәпләнеп. — Менмичә, менәбез! Адәм балалары! Без барыбыз да шулай!.. Ярты төнгә кадәр утырдык. Син безнең яннан китмәдең. Минем өчен шулай хәерлерәк иде. Икенче көнне Нәркәснең район үзәгенә җыенуын күреп, вәгъдә буенча. велосипедны урамга чыгарып, аны капка төбендә каршыладым. Башта «утырмаса ярар иде» дигән уй. Мин бит аңа күңел чынлыгы өчен генә тәкъдим иттем. Юк, баш тартмады. Кая ул! Иртәнге көн төсле елмайды да руль алдына килеп тә утырды. — Ексам, үпкәләмәгез.— дидем «әллә төшәсезме?» дигәнрәк тавыш белән. — Егылсаң, яхшы аттан егыл,— диде Нәркәс, җавапсыз калмас өчен генә. һәм киттек. Мина Нәркәс белән күңелле, мин аны аңлыйм. Үземне басынкы тотарга тырышкан хәлдә, район үзәгенә көн саен диярлек илтә торган булдым һәм бу сәфәр икебез өчен дә бәйрәмгә әйләнде. Бәйрәмне моң белән бизәр өчен мин ана мандолина алып бүләк иттем. Әйе, аның ни уйлавын, нәрсә ишетергә теләвен ыин бик яхшы сизәм, шулай да җавап бирмим: ничек кенә үземне алдарга тырышсам да, ул барыбер Наташа түгел бит һәм... ир хатыны... Аны мин тиәг.ргә. оялтырга тиештер. Тик көчем җитми — кайда ул көч! Юк. Алан гына да түгел, шушы тиле караштан исерткеч шатлык, юаныч алам — бу бит инде соңгы юанычым, соңгы... чак мәхәббәтем дип ычкындырмадым. Әллә шулай ухмы? Мина инде дөнья бүт.»н бернинди дә мәхәббәт вәгъдә итми — ул бары тик шушы тилелекне генә тәкъдим «тә һәм бу да гаҗәп кыска вакытка .. Теләсәң нишлә — сөю шатлыгының нәрсә икәнен белми үк китәргә мөмкин дөньядан... Теләсәң нишлә, теләсәң нишлә... Күзләремне чытырдатып йомып... юк, булмый миннән, кабул итә алмыйм... Юк! Юк! — Ах, Наташа, нинди яхшы син! —дидем мин бер чакны Нәркәс нең чәчләреннән сыйлап,— Наташа! Сине табигать ялгыш бүтән кеше белән бутаган, мәңгелеккә бутаган, Наташа! Мин икебезнең дә кешелек дәрәҗәбезне рәнҗетмәслек, кимсетмәслек, гаепсез ярату белән, ак мәхәббәт белән яратам — Мин яратам!.. Вакыты җиткәч, җаным сездән еракта булыр, еракта. Мәңгелек тәмугта, һич булмаса хыялда, хәтердә, тынгысыз өермәләр очырып йөрткән Паоло һәм Франческа I янында тагын бер пар — акылга һәм йөрәккә хыянәт иткән ике күләгә барлыкка килсә, аларның исемнәрен белегез — Наталия һәм Исәнбәк!!! ...Күпме кешеләр, яшерен мәхәббәт белән янып, гомер буе татлм газаплар кичерәләр... Ә мин моңа сәләтле кеше булып чыкмадым. Яшерен мәхәббәт мина ләззәт китермәде, әйтерсең, үз йөрәгемә хәнҗәр кадаганмын да хәзер аны тартып чыгарырга көч табалмыйм үзем исән, хыялга ла китерергл мөмкин булмаган авырту, җәрәхәт.„ I Паоло һәм Франческа - Данте ДлпТЬерннык «Илаһи комедия»» персонажлары Үзем — судья, үзем — гаепләнүче... Инде беләм, бәхетем минем бер генә канатлы булып чыкты икеи- чесен мин анык таба алмадым — гаебем шунда. Ә бер бәхетсезлек икенчесен тудыра. Бәхеткә ирешү — кешенен үз эше генә түгел, ә социаль бурычы. Мин шул бурычны үти алмадым, сыңар канат белән дә очарга мөмкин дип ялгыштым. Дөньяда бәхеткә өметен «уйган кеше — тан бүресе... Ишетегез, туган җирләрем. якташларым! Мин үземнең гаебемне үлемем белән кайтардым, сонгы минутымача тынгы бирмәгән бәхетсез мәхәббәтне үз үлемем белән үтердем, җиңдем... ■ Мин сезнең өчен дә үлдем — сезнең балаларыгыз, бүгенгегез, киләчәгегез өчен. Хәтерләрдә, кинохроника пленкаларында — экраннарда сугышчы» лар күрсәгез, белегез, шуларнын берсе — мин. Хәтерләрдә, экраннарда терелеп, солдатлар атакага күтәреләләр, разведкага баралар, кышкы салкын окопларда, буран уртасында яталар, походларга китәләр. Шуларнын берсе — мин. Хәтерләрдә, саргайган газета битләрендә, кино тасмаларында мәңгелеккә калган коточкыч картиналар — чәнечкеле тимер чыбык белән уратылып алынган лагерьларда — әсирлектән, ачлыктан, кыйналу, җәрәхәт, хәлсезлек, үлем авыруыннан бигрәк, коллык гарьлегеннән кимсенеп, күзләрен, керфекләрен күтәреп күккә кагарга көчләре җит.мәгәи меңнәрчә корбаннар сакланыр. Шуларнын берсе — мин. Хәтерләрдә Бухенвальд. Майданек, Дахау дигән сүзләр яңгырар — набат шикелле, чакыру тавышы, чан, кыңгырау тавышы шикелле. Аларга минем тавышым да кушылган. Утын әрдәнәләре рәвешле өелгән гәүдәләр күрсәгез, вәхшиләр мичләргә өстерәп барган меңнәрчә мәетләр күрсәгез, белегез, шуларнын берсе — мин. \ ' Зәп-зәңгәр күк йөзендә, кояш яктысында җилпенгән кара күбәләкләр күрсәгез, курыкмагыз — мичләрдә мәңгегә калырга теләмичә, шул күбәләкләр кыяфәтенә кереп булса да, без өскә күтәрелдек. Туган җирләребездә сез бодай чәчәсе, күмер төсле туфрак өсләренә төшсәк, ак каен яфракларына, чәчәкләр өстенә кунсак, тиргәмәгез. Кырау дз түгел, кабынырга торган очкыннар да түгел — төтен генә бит ул, төтен генә! Шул төтен — мин... Кыңгырау төсле чылтырап, тургайлар безнең теләкләрне кабатлар/ — Бәхетле булыгыз! 1968