Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ТАГЫН БЕР ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫ Быел республикабыз башкаласы Казанда тагын бер югары уку йорты артты культура работниклары әзерли торган институт ачылды һәм эшли башлады. Н. К- Крупская исемендәге Ленинград культура институтының Казан филиалы буларак оештырылган бу институт ике факультеттан — китапханәчеләр һәм культура агарту эше факультетларыннан тора. Гадәттә, китапханәченең эше укучыларга китап биреп торуга гына кайтып кала, дип уйлаучылар бар. Хәлбуки, ул һнч тә алай гына түгел Китапханәченең эше күп төрле һәм ижади Ул бөтен яңа әдәбиятны өйрәнеп барырга, барлык фәннәр буенча диярлек яңа чыккан китапларны белеп торырга тиеш Болардан тыш, китап укучылар конференцияләре, диспутлар үткәрү һәм анда чыгышлар ясау да аның өстенә тешә. Үзеннән үзе аңлашыла, бу эшләрне яхшы игеп алып бару өчен китапханәче зур белемгә, югары культурага ия булырга тиеш Культура институтынын китапханә челәр факультеты әнә шул таләпләргә жа- вап бирерлек югары квалификацияле китапханәчеләр әзерләп чыгарачак Институтның икенче — культура агарту эше факультеты клуб работниклары, халык театрлары, үзешчән хор, хореография, драма, оркестр коллективлары житәкчеләре әзерләячәк Быел бу факультетка режиссерлыкка укучы студентлар кабул ителде. Биш ел уку дәвамында бу факультет студентлары режиссерлык һәм актерлык сәнгатен үзләштерәчәкләр. Гомуми предметлардан тыш. марксистик-ленинчыл эстетиканы, сынлы сәнгать, театр һәм кино тарихларын өйрәнәчәкләр. Әлегә сәнгать институты студентлары читтән торып укыйлар Алдагы елларда институтның Казанда торып уку (очное) бүлеге ачылырга тиеш Моның өчен әзерлек алып барыла башлады инде Инсти тутның уку корпусы, концерт һәм спорт заллары, ашханәсе төзелә Уку бинасы янында гына студентлар өчен 640 урынлы тулай торак та салыначак. ЗУР ҖЫЕЛЫШ Татарстан язучылары союзы идарәсе шушы елның 12 сентябрендә балалар әдәбиятының бүгенге хәле турында сөйләшүгә багышланган зур жыелыш үткәрде. Доклад белән чыгучы Шәүкәт Галиев. Шамил Рәкыйпов. Туфан Миниуллин. Разил Вә- лиев һәм Хәмзә Зарипов иптәшләр бала лар әдәбиятыбызның бүгенге хәленә тирән анализ ясадылар, анын уңай якларын билгеләп үттеләр һәм кимчелекләрен күрсәттеләр Докладчыларның барысы да сонгы елларда татар балалар әдәбиятында гомумән алга китеш, жанлану сизелсә дә, күп кенә кимчелекләр: тема тарлыгы,кош-корт һәм жәнлекләр турында язу белән артык мавыгу, бүгенге яшь укучыларның рухи таләбен канәгатьләндерерлек әсәрләр азлыгын билгеләп үтгеләр. Фикер алышу барышында сөйләүчеләр дә балалар әдәбиятына игътибарны көчәйтергә кирәклекне куәтләделәр һәм конкрет тәкъдимнәр керттеләр. Шул ук жыелышта РСФСР язучылары- ның III съездына бару өчен әдипләребез арасыннан делегатлар да сайланды. Делегат итеп Гариф Ахунов, Николай Беляев. Ян Винецкнй, Гомәр Бәшнроа, Ибраһим Гази, Аяз Гыйләжев. Рафаэль Моста- фин, Туфан Мпннуллии, Зәки Нури, Шамил Рәкыйпов. Атилла Расих, Валерий Синев, Хәсән Туфан. Равил Фәнзуллин, Снбгаг Хәким, Ренат Харисов, Фатих ХөСии һәм Илдар Юзеев иптәшләр сайландылар. СОВЕТ КИНОСЫНА 50 ЕЛ 1919 елның 27 августында В И Ленин фотография һәм кинематография сәүдәсенең һәм промышленностеның дәүләт карамагына күчүе турындагы документка кул куйган иде Шул тарихи документ белән, сәнгать буларак һәм дәүләт промышленностеның мөһим тармагы буларак, совет киносына нигез салынды Шуннан сонгы 50 ел эчендә совет киносы бик нык үсте. Безнең илебездә эшләнгән кинофильмнар дөньякүләм дан алуга иреште. Халыкка кино күрсәтү көннән көн яхшыра һәм ки- нәя бара Әле 1919 елда гына, мәсәлән, Татарстан авылларында нибары 225 киноустановка булган булса, 1968 елда аларның саны 2140 ка житте. 1940 елда республикабыз авылларында стационарлар 105кенә иде, ә хәзер 1881 инде. Тамашачылар саны да артканнан арта бара. 1940 елда республикабызда 3 460 000 кеше кино караган булса, узган елда кино караучылар саны 24 290 000 кешегә житте. Совет киносын! 50 ел тулу уңае белән. КПССның Тагар- стан өлкә комитеты, Татарстан Министрлар Советы һәм ТАССР Верховный Советы Президиумы республикабызның «К яхшы кинофикация хезмәткәрләре эш«и киң рәвештә билгеләп үттеләр. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы кинофикация системасында уңышлы эшләгәннәре өчен 5 кешегә «Татарстан АССР- ның атказанган культура работнигы» һәм культура өлкәсендә озак еллар эшләгәне өчен Казан кинохроника студиясенең нәфис фильмнарны милли телләргә тәрже*’ HTV режиссеры Ф М Шәрәфиевкә ‘Та- тарстан АССРның атказанган сәнгать эшлехлесе» дигән мактаулы исемнәр бирде. Бик күп иптәшләр ТАССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр. Юбилейга багышланган тантаналы җыелышта кино Еаботникларын язучылар, композиторлар эм рәссамнар исеменнән шагыйрь Зәки Нури котлады. КАЗАН КУНАКЛАРЫ 1968 елда Татарстан китап нәшрияты Мөхәммәт Садри тәрҗемәсендә молдаван шагыйрәсе Агнесса Рошканың «Безнең А. Рошканың Татарстан китап нәшриятында басылган китабы тышлыгы Жалил» исемле шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарган иде. Ул китапны татар укучылары яратып кабул иттеләр — җыентык бик тиз сатылып бетте. Инде менә шул китапның авторы Агнесса Рошка үзе посмл гм«я, дж*” А Рошканың рус телендә Мәскәүдә басылган китабы тышлыгы дә Казанга кунак булып килде. Безнең язучыларыбыз шагыйрәне Казанның истәлекле урыннары, культура казанышлары белән таныштырдылар, Иделдә сәяхәт иттерделәр. Франциядәге Гренобль университетының славян телләре кафедрасы мөдире профессор Робер Клод Казанга килеп, шәһәребездә берничә көн торып китте. Ул В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының кафедралары, бигрәк тә тарйх-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыту эшләре һәм рус әдәбиятын һәм телен өйрәнү белән кызыксынды Француз профессоры Ленин музеен. Казан Кремлен, тарих му- веен карады һәм шәһәрнең бүтән тарихи урыннары белән танышты. Соңыннан Робер Клод, Татарстан язучылар союзына килеп, әдипләребездән И. Гази, М. Әмир. X. Госман. Р. Мостафин, С Хәким һәм М. Шабаев белән очрашты. Әңгәмә барышында ул татар культурасы һәм әдәбияты үсеше белән кызыксынды. КАРАКАЛПАК АССРда ПОЭЗИЯ КӨННӘРЕ 28 авусттан 3 сентябрьгә кадәр Каракалпак АССРда поэзия көннәре үткәрелде. «Ленин йөри Аму буйларында» дигән девиз белән уздырылган бу бәйрәмдә катнашу өчен илебезнең төрле республикаларыннан шагыйрьләр чакырылган иде. Поэзия бәйрәменә килгән шагыйрьләр, алты көн буе Каракалпак АССР буйлап йөреп. колхозсовхозларда, заводларда һәм җәйләүләрдә укучылар белән очраштылар. Кугейлы. Хоҗейлы. Дүрткүл, Чем- бай. Муйнак. Бнрунн районнарында булганнан соң. поэзия кәраваны республиканың башкаласы Нукуска килеп туктады һәм драма театры бинасында йомгаклау кичәсе булды. Каракалпак язучылар союзы председателе шагыйрь Ибраһим Юсупов кичәне ачып җибәргәннән соң, партиянең Каракалпак өлкә комитеты секретаре Р. К. Рзаев поэзия көннәрендә катнашкай тугандаш республика шагыйрьләренә котлау сүзләре әйтте. Аннары шагыйрьләрнең үзләренә сүз бирелде Казакъ шагыйрь Хәмит Ергалнев. үзбәк шагыйре Эркен Вахидов, әзербәйжан шагыйре Аяз Вафалы, кыргыз шагыйре Сапар Ураев, рус шагыйре һәм тәрҗемәчесе Сергей Се- верцов. татар шагыйре Илдар Юзеев һәм Каракалпак шагыйрьләренең чыгышла; н тамашачылар зур кызыксыну белән тыңладылар. ЯҢА ЕЛ КАЛЕНДАРЕ Татарстан китап нәшрияты 1970 елга татар гелендә Яна ел календаре бастырып чыгарды. Календарьне төзүчеләр илебез халыклары тормышына. партиябезнең XXIП съезды карарларын тормышка ашыру буенча киң җәелдерелгән хуҗалык һәм культура төзелешенә бәйле мәсьәләләрне шактый киң яктыртканнар. Анда, В. И, Лениннын тууына 100 һәм Та арстаннын тезелүенә 50 ел тулу уңае белән, юлбашчыбызның тормышын һәм эш тәнлеген күрсәткән материалларга, язу- чыларыбызнын. шагыйрьләребезнең анын турындагы әсәрләренә шактый күп урын бирелгән Календарьда республикабызның ярты гасырлык үсешен күрсәткән материаллар да, чит илләрдәге әһәмиятле вакыйгалар, фә I техника дөньясындагы яңалыклар, тормышның башка тармакларында ире- шелгән яна ачышлар да мул бирелгән. Укучыларның тормышында, эшендә көндәлек кинәшче булырдай материаллар да куп. Күпчелек укучыларның соравын искә алып. 1970 ел календаре узган елдагыга караганда күбрәк—ягъни 310 000 данә басып чыгарылды. Татарстаннан читтә яшәүчеләр кален- дарьне, урында түләп алу шарты белән. «Книга-почтой» аша соратып ала алалар Мөрәҗәгать нтү өчен атфеслар: г Казань—57, ул. Октябрьская, дом 18. Книжный магазин № 14. t Книга-почтой». г. Казань. Баумана. 19. Книжный магазин № 1. отдел <Книга-почтой». КОНСУЛЬТАЦИЯ БЮРОСЫНДА Яшь язучы Фәләх Насыйровнын «Доктор Илдар» исемле повесте тикшерелде Автор өчен файдалы булган ул индивидуаль семинарда Нурихан Фәттах. Барлас Камалов һәм Язучылар союзының әдәби консультанты Илдар Юзеевлар катнашты. Шундый ук семинар Уфада яшәүче яшь язучы Рәшит Фазлыевның «Тормыш куркакларны яратмый» исемле повесте буенча үткәрелде Сөйләшүдә катнашкан язучылардан Нурихан Фәттах. Сафа Сабиров. Хәсән Сарьян. Илдар Юзеев һәм Фәнил Маису- ровлар повестьтагы уңай һәм кимчелекле якларны күрсәттеләр. Авторга файдалы киңәшләр бирделәр. Әдәби консультант Илдар Юзеев Зеленодольск районының Бәчек авылында яшәүче прозаик Хәбиб Хәлилов янына барды Анда авторның басылып чыккан понесте һәм яңа хикәяләре турында сүз барды. Хәбиб Хәлнловның «Тарлавык кичүе» исемле хикәясе «Идел» альманахына тәкъдим ителде. Сарман район газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәкнең утырышы үткәрелде Аида яшь авторларның яңа әсәрләре тикшерелде. Утырышта әдәби консультант Илдар Юзеев катнашты һәм әсәрләргә анализ ясады. Әдәбн түгәрәк членнары һәм Илдар Юзеев Чураш авы лында яшәүче Вәсимә Хайруллина янына бардылар һәм яшь шагыйрәнең иҗаты белән таныштылар. ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Шагыйрьләребездән Зәки Нурн. Илдар Юзеев. рус язучысы Юрий Белостоискин республикабыз районнарыннан һәм шәһәр ләреннән килгән пропагандистлар белә» очрашып, аларга бүгенге әдәбиятыбыз турында сөйләделәр, үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Яшь язучылар Роберт Батуллин һәм Разил Вәлиев Пермь өлкәсе Барда районында булдылар Авыл һәм шәһәр эшчән- нәре Роберт Батуллннның хикәяләрен, татар әдәбияты турындагы чыгышларын, Разил Вәлневнең шигырьләрен зур кызыксыну белән тыңладылар Яшь язучылар Пермь телевидениесе һәм радиосында. • район һәм өлкә матбугатында чыгышлар ясадылар.