БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР
МИРГАЗНЯН ЮНЫС Тимер фил. Диңгезче язмалары. Казан. 1988 ел Сонгы вакытта Татарстан китап нәшрияты яшь язучыларның аерым җыентыкларын бастырып чыгаруга шактый зур игътибар бирә башлады. Быел беренче китаплары басылып чыккан яшь каләмнәр арасында без Миргазнян Юнысны да күрәбез. «Тимер фил» дип аталган җыентыгына аның җиде хикәясе һәм «Янар таулар». «Зәңгәр дөнья кочагында», «Имәнгә сәяхәт» исемле очерклары тупланып бирелгән. Миргазнян Юныс күп еллар буе диңгезче булып хезмәт итте. Атна айлар буена сузылган озын рейслар вакытында аңа тирле илләрдә һәм дөньяның зур-зур портларында булырга туры килгән. Менә шуңа күрә дә анын күпчелек язмаларында диңгезче хезмәтенә бәйләнешле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар, ул үзе күргән илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре тасвирлана. «Тимер фил», «Әти оҗмахка киткәч», «Харара җиле искәндә» һәм «Румба Негра» хикәяләрендә без илбасарлар коллыгы астында бер сынык икмәккә тилмереп көн итүче, әмма киләчәккә булган якты өметләрен, үзләренең кешелек горурлыкларын югалтмаган көчле ихтыярлы яшүсмерләр белән очрашабыз. «Харара җиле искәндә» хикәясендә, мәсәлән, «Стелла» пароходында кочегар булып эшләүче 'испан егете Верхильо Реморес- ның язмышы турында сөйләнә. Совет солдатларының фашистларга каршы көрәшен чагылдырган рус фильмын караган өчен Верхильоны эшеннән куалар. Туган җиренә кайтып җиткәнче булса да пароходта калдыруларын сорап, ул ничаклы гына ялынмасын, пароход капитаны үзенең боерыгын үзгәртми Җир өстендә төнге караңгылык җәелгәндә Верхильо Кызыл диңгез буендагы портларның берсендә үзенә бөтенләй таныш булмаган причалга төшеп калырга мәҗбүр була. Ләкин аның күңелендә яшәү дәрте. Испания җирендә Дә таңнарның якгы булып туачагына ышл ну хисе сүрелми Шомлы диңгез яры буй лап шәһәр ягына атлаганда аның колак төбендә пароходның өченче механигы әйткән сүзләр янгырый — Үзеңне ирләрчә тот, Верхильо Ихтыярыңны, көчеңне ныгыт Испания гомепгэ тиран олтаны астында яшәмәс әле.. Көрәшче булып кайт Тиздән илебезгә көрәшчеләр кирәк булачак! «Румба Негра» хикәясендәге музыкант һәм җырчы Джузеппино да укучы күңелендә жылы тәэсир калдыра Ярлылыгы ничаклы көчле булмасын, Джузеппино акчага сатылмый Бер төргәк кәгазь акча тәкъдим итүләренә дә карамастан, ул матрос киемендәге исерек янкилар теләгән көйне уйнаудан баш тарта. «Китегез моннан, сасы дуңгызлар! Мин җырымны сатмыйм, сугыш чукмарлары!» — днп җавап кайтара ул аларга Хикәя бәйсезлек һәм тынычлык сөюче кешеләрнең рухи бөеклекләрен сурәтләүгә багышланган. «Безнең өй өянке астында иде» хикәясендә автор туган җиреннән аерылып, чнт-ят туфракта гомер кичергән татар карчыгының сагышлы тормышын, аның уй һәм кичерешләрен һәркемнең күз алдына китереп бастыра алырлык картиналар аша ачып бирә. Тугай илгә. Ватанга булган .мәхәбб-зт тойгысы җыентыкның ахырында урнаштырылган «Ямәнгә сәяхәт» очеркында да үзенең матур чагылышын тапкан. Миргазнян Юнысның хикәя һәм очеркларын укыганда лирик героиның көтелмәгән хәлләр эчендә дә югалып калмавын, тормышны, табигатьне һәм аларга бетмәс- төкәнмәс ямь бирүче кешеләрне чиксез яратуын тоясын Җыентыктагы язмаларның кайсын гына алып карама, ондагы вакыйгаләрнен берсе дә сине үзләренә карата битараф калдырмый Алар сине уйланырга. үзен яшәгән мөхиткә айнык күз белән карарга мәҗбүр итә Миргазнян Юныс әсәрләренең теле җиңел, һәркемгә аңлаешлы Олы һәм урта яшьтәге мәктәп балаларына адресланып чыгарылган булса да, бу китапны, һичшиксез. өлкән яшьтәгелэр дә кызыксынып укыячаклар. НИЛ ЮЗИЕВ. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. Казан. 1969 ел Укучылар, бәлки, хәтерлидер’ моннан берничә ел элек «Казан утлары» журналында Нил Юлневның рәттән диярлек 2—3 мәкаләсе чыккан иде «Музалар туганлыгы» дигән гомуми баш астында басылган ул мәкаләләр шул чагында ук шактый зур кызыксыну уяттылар. Моның, билгеле, үз сәбәпләре бар иде. Сәнгатьнең төрле төрләре һәм жанрлары арасындагы бәйләнеш мәсьәләләренә игътибар итүчеләр элек тә булган. Әмма татар галимнәре арасыннан бу мәсьәләгә ныклап тотынган беренче кеше Нил Юзиев булды дияргә мөмкин Әдәбият һәм музыка сәнгате, әдәбиятның композиторларга, музыканың әдипләр иҗатына булган тәэсире; матур әдәбият һәм рәсем сәнгате; театр һәм поэзия; татар әдәбияты һәм кино.. Авторның «Әдипнең эрудициясе һәм сәер остазлары», «Кино һәм татар әдәбияты», «Кино күзе Полимерлар белән уйлау...» исемле мәкаләләрендә әнә шул мәсьәләләр карала, әдәбият белән чиктәш сәнгать төрләренең татар язучылары иҗатына ясаган унай йогынтысы хакында сөйли торган кызыклы мисаллар китерелә. Нил Юзиевның Татарстан китап нәшрияты чыгарган яна җыентыгында да төп урынны әлеге мәкаләләр алып тора. Дөрес, Н. Юзиевның музалар туганлыгы хакындагы барлык фикерләрен дә бәхәссез хакыйкать төсендә кабул итәргә ярамыйдыр. Арада җитәрлек дәлнлләнмә- гән аерым тезислар очрый, күтәргән тема белән кирәгеннән артык мавыгып китү күренешләре дә шактый. Әмма авторның кыю төстә кызыклы мәсьәләләр күтәрүен һәм татар язучыларын әдәбият белән чиктәш сәнгать төрләрен өйрәнергә чакырып чыгуын хупламый булмый. Китапның беренче бүлегендә урын алган «Ирекле форма бөтенләй үк иреклеме?», «Конфликт һәм характер» исемле мәкаләләр дә кызыксыну белән укыла һәм уңай тәэсир калдыра. Аларда соңгы елларда иҗат ителгән татар совет романнарының сюжет-композицня төзелеше, конфликтлары һәм характерлары тикшерелә. Икенче бүлеккә төрле юбилейлар уңае белән язылган мәкаләләр һәм рецензияләр тупланган Бу бүлеккә урнашкан әйберләре арасында да кызыклылары, мавыгып укырлыклары байтак. Шуның белән бергә. җыентыкны нык кына чуарлый торганнары. китапка кертми калдырырга ярардайлары да юк түгел. Н Баян һәм Ф Бурнаш юбилейлары уңае белән язылган мәкаләләр, мәсәлән, шундыйрак тәэсир калдыра._ ГАЗЕТДИН ФӘРХЕТДИНОВ. Солдатлар. Хикәяләр. Казан. 1968 ел. «Солдатлар» — Газетдиннең беренче китабы Яшь авторның беренче китабын исә гадәттә сагаю һәм кызыксыну хисләре белән кулга аласын. Әдәбиятка ниндирәк яна кеше килә? Үзе белән нинди үзенчәлек, мо- нарчы очрамаган нинди яна образлар, нинди яна материал алып килә? Өметлеме, сәләтлеме ул?.. Билгеле, «Солдатлар*ны укып чыгу белән әлеге сорауларның барысына да тулы һәм төгәл җаваплар табарсыз дип булмый. Хикмәт, яшь авторның иҗаты хакында төпле фикер йөртү өчен, җыентыкка кергән хикәяләрнең бик аз санда — нибары ике бөртек булуында гына түгел. Әнә шул ике бөртек хикәянең дә әдәби эшләнеш һәм язылышлары, шулай ук стильләре ягыннан бер берсеннән нык аерылып торулары, хатта капмакаршы характерда булулары аптырашта калдыра. «Рота юлга чыга» исемле беренче хикәядә автор бөтен бер взвод, хәтта рота солдатларының бердәм ныклы коллектив булып оешуларын, гел артта калып килгән подразделениенең «яхшы» билгесе алырлык дәрәҗәгә кадәр үсеп җитүен күрсәтер, гә тырыша сыман Максатның зурлыгы тормыш материалын да киңрәк, колачлырак итеп алуны сораган. «Рота юлга чыга» куп санлы эпизодлардан тора. Хикәя зур күләмле әсәрнен кыскача конспектын хәтерләтә. Рядовой Бараташвили хакында хикәяләүдән башланып киткән әсәрнең «авырлык үзәге» әледән-әле алмашынып тора, беренче планга әле лейтенант Александров, әле өлкән лейтенант Җаббаров яки капитан Ә.мирханов, я булмаса бөтен бер коллектив язмышы калкып чыга. Автор төрлесе төрле кеше язмышына багышланган эпизодларны туплый, бер үзәккә җыярлык ситуация таба алмаган. Әмма хикәядә бүгенге солдатлар тормышын җанлы итеп күз алдына китерергә ярдәм итәрдәй тормышчан детальләр бнк күп. Алар авторның күзәтүчәнлрге хакында сөйлиләр, тышкы яктан шактый таркау күренгән әсәрне укылырлык итәләр. «Затвор» исемле икенче хикәя бөтенләй башка характерда. Көннәрнең берендә сержант Доронин автоматының затворы югала Автор бөтен вакыйганы әлеге югалган затворны эзләү һәм табу тирәсенә кора. Хикәя үзенең бөтенлеге белән аерылып тора. Ләкин ул тышкы бөтенлек кенә. Автор әлеге вакыйганың үзе, тышкы ягы белән мавыга, җанлы кешеләргә, аларның уй- хисләренә, кичерешләренә якынлаша алмый Әнә шуңа күрә дә, затворны бөтенләй уйламаган-көтмәгән кеше яшергәнлеге беленгәч, без бөтенләй аптырап калабыз, ин- нәрне җыерырга мәҗбүр булабыз Автор үзенең бу хикәясе белән нәрсә димәкче, нинди идея уздырмакчы булды икән? Укучыларга мәсьәләнең әнә шул иң кирәкле ягы аңлашылмый кала. Җыентык яшь авторның күзәтүчән булуы, тырышканда кызыклы гына характерлар бирә алуы хакында сөйли. Әмма хәзергә язучының үз йөзен чамалавы бнк кыен әле. КИМ ӘХМӘТҖАНОВ. Шигърият иленә сәяхәт. Башкорт телендә. Уфа. 1969 ел. Без, татар укучылары, Башкортстан галимнәренең әдәбият фәне һәм тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләрен даими рәвештә күзәтеп торабыз. Аларның куанып һәм горурланып сөйләрлек уңышлары күп. Соңгы берничә ел эчендә генә дә әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләрнең дистәләгән хезмәте дөнья күрде. Ул хезмәтләр арасында башкорт әдәбиятының үткәне һәм бүгенгесе хакында язылган фундаменталь тикшеренүләр, әдәбиятның теге яки бу мәсьәләләренә, шулай ук аерым язучылар иҗатына багышланган зур монографияләр бар. Баш- корт галимнәре сафына югары белемле, совет әдәбият фәненең бүгенге казанышлары белән ныклап коралланган, әдәбнят-сәнгать асәрләренен үзенчәлекле табигатен тирән- тен аилый. сиземли торган сәләтле һәм эшчән яшьләр килеп кушылды. Ким Әхмәтжа- нов — шундыйларны» берсе. Быел Башкортстан китап нәшрияты аиын «Шигърият иленә сәяхәт» исемле чираттагы китабын бастырып чыгарды. Җыентык нхе бүлектән тора «Шигърият узаманла- ры» дип исемләнгән беренче бүлеккә Шәйх- задә Бабич. Рәшит Нигъмәти. Галимов Сәләм. Мостай Кәрим. Назар Нәжми һәм Тимер Арслан кебек күренекле шагыйрьләр иҗатына багышланган мәкаләләр тупланган. Терлеее төрле кешегә караган һәм төрле югарылыкта эшләнгән ул мәкаләләр гадәттә без укып ияләнгән ижат портретларыннан нык кына аерылалар. Ким Әх- мәтжанов һәр шагыйрьнең бер генә үзенчәлеген. әмма ижатының төп асылын, төп характерларын билгели торган үзенчәлеген тотып алырга тырыша. Ахырдан, әлеге шул үзенчәлек ноктасыннан торып, әдипнең бөтен ижатына күз ташлый Ш Бабич иҗатын өйрәнгәндә, мәсәлән, аны беренче чиратта «ышанычсызрак адымлы, әмма югары карашлы» бу шагыйрьнең романтиклыгы кызыксындыра. Р. Ннгъмәтинең әдәби детальләрдән файдаланудагы осталыгы. Г. Сәләм поэмаларының сюжет-композиция төзелешендәге көтелмәгәнлек. Н. Нәҗминең «табигать телен шигърият теленә—кеше теленә күчерүдәге» осталыгы алгы планга чыгарылып, икенче төрле әйткәндә, үзәккә куеп тикшерелә . «Традиция һәм шигърият* дип исемләнгән бүлеккә күләмле ике мәкалә урнаштырылган. Аларнын беренчесе, нигездә теоретик характерда булып, фольклор һәм әдәбият. аларнын үзара йогынтысы, мирас һәм әдәби йогынты, традиция һәм новаторлык кебек мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган. Авторның принципиаль позициядә торып, югары таләпләрдән чыгып язылган сонгы мәкаләсе «Поэзиянең сугышчанлыгы һәм шигърият» дип атала. Кайбер бәхәсле урыннары булса да. анда сонгы еллардагы башкорт поэзиясенә шактый киң һәм тулы күзәтү ясала. МАКСИМ ГЛУХОВ. Не молот железо хует. Рус телендә. Казан. 1969 ел. һөнәрчелек — кешелек җәмгыяте тормышында гаять әһәмиятле урын алып тора. Чөнки һөнәрчелек әйберләре, беренчедән, халыкның көнкүреш кирәкяракларына булган ихтыяҗын канәгатьләндерсәләр, икенчедән. шул әйберләрнең формалары һәм ялардагы бизәк-рәсемнәр кешеләрнең эстетик зәвыкларына да җавап бирәләр. Шуңа күрә һөнәрчеләр, кул осталары борын-бо- рыннан үзләре ясаган әйберләрне ничек тә булса матуррак итеп эшләргә омтылганнар. һөнәрченең аңында файдалылык төшенчәсе белән янәшә үк матурлык дигән төшенчә дә яшәгән. Ә матурлык төшенчәсе инде кешеләрне сәнгатькә, иҗади эзләнүләргә этәргән. Халык арасында кул осталарын юкка гына «алтын куллы кешеләр» дип атамыйлар, күрәсең. Безнең Татарстан җирләрендә, аеруча Казан шәһәре тирәсендә яшәүчеләр борыи- борыннан һөнәрчелек белән дан тотканнар. Без инде татар читек-кәвешләренең бүгенге көндә дә дөнья базарында бәясе югары булуын беләбез. Сонгы елларда Татарстан һөнәрчелегенең башка төрләренә дә игътибар ителә башлады, һәм менә күптән түгел Татарстан китап нәшриятында бу темага багышланган беренче китап та басылып чыкты. М. Глуховның «Не молот железо кует» дигән җыентыгын югарыда әйтеп үтелгән игътибарның матур бер чагылышы дип карарга кирәк. Китапта нибары биш очерк тупланган. Шулай да автор Татарстандагы байтак төр һөнәрчелекнең тарихын һәм бүгенге көндәге торышын шактый төгәл ачып бнра алган. Без монда татар тальян гармунының тууы. Казандагы бай бизәкле тимер коймаларны. төрле биналарга тимер бизәкләр һәм башка бик күп тимер әйберләр койган Че- бакса тимерчеләре. Дөбьяз ягындагы читекчеләр. башмакчылар, чүвәкчеләр. Пнт- рәч чүлмәкчеләре һәм Балтач районындагы атаклы тимерче Сәрвәр апа Нафикова белән очрашабыз. Фәнни популяр китап буларак. очерклар фәнни нигезләүләргә бик бай. Автор кирәк урында гаять кызыклы фактлар һәм документлар китереп куя Тарихилык белән беррәттән, автор һөнәрчелек төрләренең бүгенге торышы белән дә кызыксына, һөнәрчелекне үстерү буенча бүгенге көндә эшләнәсе эшләргә, үтәлергә тиешле бурычларга туктала Ә бу инде китапны киң катлам укучыга якынайта һәм китапта әйтелгән фикерләр җәмәгатьчелек фикеренә килеп кушыла. •- Шуңа күрә М. Глуховның бу китаби халык һөнәрчелеген үстерүдә практик яктан да әһәмиятле. Дөресен әйтергә кирәк, халык һөнәрчелеге. кустарьчылык, кул осталары байтак еллар буе онытылып тордылар Ләкин соңгы елларда халык һөнәрчелеген үстерү буенча Татарстанда байтак кына эш башкарылды инде Республикабызның газета- журналлары да әледән-әле бу темага мөрәҗәгать итеп торалар Шушындый күтәрелеш чорында Татарстан китап нәшрияты халык һөнәрчелегенең берничә төренә багышланган бу җыентыкны чыгарып бик файдалы һәм кирәкле эш эшләгән. Киләчәктә мондый китапларның күбрәк чыгуын гына телисе кала. ФЛҮН МУСИН. Тормыш сынавы аша. Казан. 1969 ел. Партиябезнең егерменче съездыннан сонгы чор илебез тормышының барлык тармакларында барган тирән үзгәрешләр белән характерлы Съезддан соң урнашкан иҗади атмосфера әдәбият һәм сәнгатьнең үсеше өчен лә күп уңай шартлар тудырды, ижат кешеләре өчен кнн мөмкинлекләр, яңа горизонтлар ачты. Бу — үзебезнең татар әдәбияты мисалында да бик ачык чагылды. Соңгы ун ел эчендә әдәбиятыбыз туктаусыз үсте. Язучыларнын әдәби осталыклары артты, чынбарлыкны фәлсәфи танып-белү куәтләре көчәйде Алар бөтен ил күләмендәге проблемаларга багышланган, зур иҗтимагый конфликтларга корылган әсәрләр иҗат итү югарылыгына күтәрелделәр Татар совет әдәбиятында барган сыйфат һәм сан үзгәрешләре проза жанрында аеруча нык гәүдәләнде. Әйе. прозабыз бик нык үсте, камилләште Моңарчы безнең әдәбиятта авыл темасы гына тулырак яктыртылып килә иде. Бүгенге прозада күтәрелгән. хәл ителгән, чишелгән проблемаларны санап кына чыгу өчен лә зур урын, күп вакыт кирәк булыр иде. Хәзер безнең фән һәм вузлар, интеллигенция һәм эшчеләр тормышына, семья, әхлак, мораль һәм башка темаларга багышланган әсәрләребез күп Типик образ иҗат итү принциплары тагын да яңарды, баеды, төрлеләнде. Әгәр тәнкыйтьчеләребез һәм әдәбият галимнәребез башка жанрлар белән чагыштырганда прозага күбрәк игътибар бирәләр икән. моны, беренче чиратта, проза жанрының нык алга китүе, тикшеренүчеләр өчен бай материал бирүе белән аңлатырга кирәк. Ф Мусинның «Тормыш сынавы аша» исемле яна китабы да асылда әнә шул соңгы \н ел эчендә иҗат ителгән проза әсәрләренә багышланган. Әдәбиятның төп өйрәнү объекты — кеше, анын эчке дөньясы, хис кичерешләре Язучы кеше турында яза. шуның белән укучының игътибарын яулый. Шуңа күрә дә герой мәсьәләсе әдәбиятның иң мөһим, иң актуаль проблемаларыннан санала Үзенең яңа китабында Ф Мусин сонгы еллар прозасының герое, аны иҗат итү принциплары хакындагы уй-фикерләре, уйланулары, күзәтүләре белән уртаклаша Сүз башлыча 1960—1965 елларда матбугатта чыккан күләмле әсәрләр — повесть һәм романнар тирәсендә бара Бүгенгене яхшырак аңлар өчен үткәнне белергә кирәк Шуна да. алтмышынчы еллар прозасы турында сүз башлаганчы, автор әүвәл ана кадәрге чорга кыскача гына әдәби-эстетик күзәтү ясый. Хезмәт материалга байлыгы, кызыклы күзәтүләре белән игътибарны жәлеп итә Авторга төрлесе төрле характердагы гаҗәеп күп сандагы повестьроманнар белән эш итәргә туры килгән. Әмма ул югалып калмаган үзе өйрәнгән әсәрләрне мәгълүм бер төркемнәргә аера, системага сала алган, һәм шактый төзек, эзлекле фәнни хезмәт язып чыккан Тик авторның 60 еллар прозасы үсешенә сизелерлек өлеш керткән аерым язучыларны, аларнын әсәрләрен юрн күрмәмешкә салышуы, аларны читләтеп узуы гына күңелдә ризасызлык хисләре уята. Кирәкмәс иде._