Логотип Казан Утлары
Очерк

«БӘХЕТЛЕ БУЛЫРСЫҢ ДИГӘН ИДЕ...»

 амы-Исмәгыйл авылын халык телендә «Камы» дип кенә йөртәләр. Табигать матурлыгына бай түгел бу авыл: урманы ерак, зур суы, әрәмәлекләре юк. Бар булганы — тау да чокыр, тау да чокыр. Таулары да әле аның ямь- яшел куаклар белән капланып алынган матур таулар түгел, ә тиресе сыдырылган терсәк кебек, ташлары тышка чыгып, тырпаеп торган шәрә таулар. Ә менә кешеләренә килгәндә инде — менә дигән, кешеләре бик әйбәтләр! Эчкерсез, киң күңелле, эшчән һәм кунакчыл кешеләр. Син аларга авылыгыз матур түгел дип әйтеп кара вле1 Алар хәзер синең белән бәхәскә керешеп, аның тау итәкләреннән челтерәп аккан чишмәләренең матурлыгын, «Капитан тавы», «Чатыр тавы» дип исемләнгән тауларының Пугачев восстаниесе белән бәйле тарихларын сейли башларлар. Аннары зур итеп салынган яңа мәктәп, яңа клуб, яңа магазин, китапханә, медицина пункты биналарын күрсәтерләр. Минем Камыда беренче генә булуым түгел. Кунак булып та, үзләрендә сигезьеллык тәмамлагач, безнең авылга — Габдрахманга килеп укучы балаларның әти-әнипәре белән очрашып сөйләшер өчен дә — кыскасы, күп мәртәбәләр булырга туры килде миңа анда, һәм менә, ни гаҗәптер. Камыны искә алу белән үк, һәрвакыт минем ну» алдыма, иң элек, тау итәгендә кояш күзенә карап, тәгәрәп үсиән кавыннар һәм ямь- яшел суган түтәлләре килә. Кечкенә вакытымда кунакка баргач ашаган ул кавыннарның татлы тәмен мин әле дә авызымда тотам төсле. Ә бүгенге килүем бөтенләй башка. Мине бу юлы зур бер тантанага кунак итеп чакырдылар. Без килеп кергәндә, халык җыелып беткән иде инде. Өстәл түрендә Гаян апа үзе, аның ике ягына кызы һәм улы белән килене утырганнар. Кунаклар белән исәнләшеп, үз урыныма үткән арада табынга күз төшермичә булдыра алмадым. Ризыкларның матурлыгы һәм куп төрлелеге таңга калдырды мине. Нинди генә азык юк бу табында! Авылның барлык аш-су осталары җыйналып «Иң оста пешекче» дигән исемне алу өчен конкурс оештырганнармы әллә диярсең! һәр өстәл үзенчә матур һәм үзенчә бай! Минем кызыксынуым шул дәрәҗәгә җитте ки, янәшәмдә утыручы ягымлы гына бер кыздан шыпыртлап кына: «Табынны шушы кадәр матур итеп кемнәр әзерләде икаи! К Конде ничә төрле ризык барын беләсе иде!» — дип әйтмичә түзмәдем Күршем миңа яраз текәлеп карап торды да: «Ризыкларның төре кунаклар саныннан өч-дүрт мәртә- 5ә артыграк булыр. Ә әзерләүчеләре—кунаклар саиынча. Бу табын — күчтәнәчләр әбыны Күчтәнәч хуҗалары — кунаклар. Кунакларның күбесе Гаян апаның балалары (алганын соңрак белерсез әле»,—диде, серле генә елмаеп. Тантананы башларга вакыт икәнлекне белдерел, тынлы оркестр тынуга, партком ;екретаре сүз алып: «Гаян апабыз хөрмәтенә багышланган юбилей тантанасын ачык }ил белдерәбез»,— диде һәм мәҗлесне ачып җибәрде. Гөрләшеп кул чаптылар һәм шул вакытта ишектән берсе егерме биш-утыз, ө икенчесе егерме-егерме биш яшьләр имасындагы сөйкемле генә ике хатын-кыз килеп керде. Аларның берсе кулына зур юднос белән чәкчәк күтәргән, ә икенчесе, ак салфеткага салып, шишара (пич төбенә мәләп салынган кечкенә ипи) тоткан. Керүчеләр кунаклар белән очраштылар да, «кесе өстәлнең ике ягыннан үтеп, Гаян апа янында туктадылар. Халык гөр килеп, шаукитердем... Яшь ананың бу сүзләреннән соң залда туган җанлылыкны һәм күңелле шау-шуны җиңәргә оркестрның да кече җитмәде Гаян апа хөрмәтенә тост тәкъдим ителде. Залны салют залпларына охшаган шампан бәкеләре шартлавы һәм бокаллар чыңлавы, күңелле шау-шу тутырды. Бәйрәм кызган- нан-кыза барды. Юбиляр исеменә бик күп мактау сүзләре, котлаулар әйтелде Соңгы сүзне Гаян апаның үзенә бирделәр. — Чистай медицина училищесын тәмамлап, сезнең авылга эшкә килгәндә, миңа нибары унтугыз яшь иде. Хәзер илле! Утыз бер ел гомерем минем сезнең күз алдыгызда һәм сезнең белән бергә үтте. Авыр вакытларда сөз минем ышанычлы таянычым булдыгыз. Кайгыларымны да, Шатлыкларымны да тигез уртаклаштыгыз. Өйләренә килен булып төшкәндә, мәрхүм ирем миңа: «Бер до икеләнмә, Гаян, син бездә бик бәхетле булырсың» — дигән иде. Аның әйткән сүзләре рас килде. Бүген мин дөньядагы иң бәхетле кеше! Моның өчен сезгә рәхмәтемне ничек кенә итеп әйтсәм дә аз булыр төсле. Шул вакытта кемдер: «Ә сез аны, Гаян апа. җыр белән әйтегез, җыр белән!» — Дип әйтеп куйды. Аның бу тәкъдимен халык дәррәү күтәреп алды: «Дерес!» «фырлагыз әле бер, Гаян апа!», «Теге үзегез яраткан җырны!», «Сорыйбыз!» — дигән сүзләр залны тагын бер гөрләтеп алдылар. — Гафу итүегезне үтенәм, иптәшләр! Бик теләсәм дә, мин бүген сезнең алда җырлый алмыйм. Җырлар чакта җырлый идем бит. Хәзер тавышым юх._ — Әйдәгез кызын — Риманы сорыйбыз! Риманы! — Дәрес, дөрес! 1ВӘХЕТЛЕ БУЛЫРСЫҢ ДИГӘН ИДЕ лашып алды. — Хөрмәтле Гаян апа! Моннан нәкъ 32 ел элек якты дөньяга килүчеләрнең берен- <е шаһите дә Сез булгансыз, бүген дөньяга килүче сабыйларның беренче авазларын да сез ишетәсез. Менә бирегә җыйналган барлык аналарның да, балаларның да җанлан җан аерылган иң авыр минутларында Сез, ана һәм бала гомерен саклап калу өчен, /зегезне аямыйча тырышкансыз. Бүген үзегезгә 50 яшь, хезмәтегезгә 31 ел тулган лендә, сез беренче булып уз кулыгызга алган «сабыегыздан» шушы күчтәнәчне кабул итеп алсагыз иде!.. Көтелмәгән бу чыгыштан халык бик канәгать булып, гөр килеп кул чапты. Гаян , sna артык дулкынланудан дерелдәгән куллары белән күчтәнәчне алгач, кипкән ирен- ж парен чак-чак кыймылдатып: «Рәхмәт!» дип кенә әйтә алды. Оркестр тагын, халыкның шау-шуыннан өстенлек итеп, тантананы күтәреп җибәрде. Керүчеләрнең икенчесе, оял- чанлыгы йөзенә үк чыгып торган яшьрәге, болай дип сүз башлады: о — Татар халкында элек-электән бәби әбисе иң хөрмәтле кеше саналган, һәм “ халыкта шундый бер гадәт яшәгән: һәрбер бәби тудырган ана ипи салган саен, бәби - әбисенә атап шишара сала һәм шуны салфеткага төреп аңа илтә торган булган. Шулай п эшләмәгәндә, бәбинең дә, әнинең дә эче авыртулы була, янәсе. Әгәр шул гадәт буен- „ ча, өниләр һәр баласы өчен, һәр ипи салганда, Гаян алага шишара китерә торган булсалар, үзебезнең Чатыр тавыннан да биегрәк шишара тавы өелгән булыр иде. “ Менә мин бүген шул гадәтне яңартып, Гаян апаның юбилеена, быел үзе кабул иткән 2 иң яшь сабыйның әнисе буларак, күчтәнәч итеп үзенә атап салынган шишара я Рима ялындырып тормады. Әнисенең олы бәйрәмендә, үзе баянда уйнап, анисе, нең иң яраткан җырын, ягымлы тавыш белән, җырлап та җибәрде. Таулар ватып, ташлар актарганда. Сез булырсыз минем уемда. Эштән арып, яллар иткән чакта, Сез булырсыз минем күңелемдә. Халык тын да алмый тыңлады. Җыр тәмамлангач, гөр китереп кул чаптылар. Бәйрәм тантанасы тәмам булганда, ярты тен авышып килә иде инде. Төн. Күктә чекерәеп йолдызлар яна. Айның зәңгәрсу салкын нурлары кар крис- талларын, үтә кечкенә йолдызларга охшатып, җемелдәтәләр. Аяк астында кар шыгыр. дый. Мондый көннәрдә аның шыгырдавы урамның аргы башына кадәр яңгырап ишетелеп тора. Без, әкрен генә сөйләшә-сөйләшә, Гаян апаларга юл тотабыз. — Менә кайтып та җиттек. Балалар бездән алдарак өлгергәннәр — өйгә ут алынган. Яшьләр шул,— диде Гаян апа, урамга яны белән салынган матур гына өй турысына килеп җиткәч. Ишек алдында җыйнаклык, пөхтәлек күзгә ташлана. Үз урынына, матур һәм уңайлы итеп урнаштырылган һәрбер каралты хуҗаларының акыллы һәм план белән эш ите белүләре турында сөйли. Без өйгә үтәбез. Гаян апаны өендә дә сюрприз көткән икән әле. Балаларының тантаналы мәҗлестән шактый иртә киткәнлекләрен исбатлап, өйгә яңа гына пешеп чыккан бәлеш исе таралган. Яшьләр безне түр бүлмәгә чакырдылар һәм өстәл янына утыруыбызны үтенделәр. — Кадерле әниебез, сине олы бәйрәмең белән котлыйбыз! — дип, улы әнисенең кулын кысты, килене тыйнак һәм матур итеп әзерләнгән табынның өстен ачты, ә кызы һәр өчесе исеменнән әнисенә атап алынган бүләкләр төргәген тапшырды. Ананың шатлыгы эченә сыймады. — Рәхмәт инде сезгә, балалар. Гомергә рәхәт күрегез! — дип әйтеп бетерүенә, йөзе буйлап шатлыклы күз яшьләре тәгәрәп төштеләр.— Әтиләре үлгәндә, кызыма нибары биш яшь, ә улыма унике яшь иде. Тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәмә алып, гомеремне шушы ике балам бәхете өчен багышладым инде мин,—диде Гаян апа, миңа карап,— Улымны, әтисе кебек, гармунчы итәсем бик килгән иде. Өйрәнәсе килмәде. Ә менә кызым көтмәгәндә генә гармун белән мавыкты да китте. Балаларым үземне кеше арасында ким-хур итмәделәр инде. Рәхмәт. Улым Марлис әйбәт кенә эшли. Эш урынында бик яраталар үзен. Киленебез Рима — укытучы. Кызым Риманы, бергә эшләгәч, үзегез яхшы беләсез инде,—дип, Гаян апа балалары турында горурланып сөйләп китте. Үз исеме чыгуга, Рима сүзне икенчегә борып җибәрде: — Әни, үзең яраткан теге матур җырның әти сугышка киткәч үзең чыгарган куплетын җырлап күрсәт әле. Мин уйныйм,— дип, тиз генә баянын кулына алды да сыздырып җибәрде. Аңа Гаян апаның моңлы тавышы кушылды. Агыйделкәй алкын, суы салкын, Идел аша кошлар сайраша. Онытмагыз безне, китүчеләр, Еш-еш сәлам языгыз хат аша. Бу җыр безнең барыбызның да күңелләрен кузгатты. Гаян апа җырлап туктау белән үк: «Әле бүгенгедәй хәтеремдә»,— дип, моннан утыз елга якын элек булып узган вакыйганы сөйли башлады. — 1941 елның кышы. Сугышның иң кызган чагы. Әтиләре Казанда укуда. Улымиың тугыз ае яңа тулып кына килә, һәр таң саен олау-олау ирләрне, кан-яшь белән, сугышка озатабыз, һәр көнне берәр авылдашыбызның үле хәбәрен ишетеп, зар елыйбыз. Шундый көннәрнең берсендә минем үземә, бер тәүлек эчендә җыенып, авылдан чыгып китәргә кушылган повестка килде. Бу хәбәрне алу белән мин бары бер нәрсәне генә уйладым: «Ә балам нишләр? Кем янында калыр? Аны кем карар? Кем имезер? Юк, ЮК, бу бит мөмкин була торган хәл түгел. Бәлки, военкомат хәлне аңлар. Бик үтенеп сорасам, сабыем хакына калдырырлар. Ьич булмаса, улыма яшь тулганчы, күкрәк сөтеннән аерылганчы гына кичектереп торырлар. Тиз генә җыендым да. шундый уйлар белән, бөтен көчкә чапкан ат алдыннан йөгерердәй булып, Әлмәткә военкоматка киттем. Юлда барганда, военком белән ничек сөйләшәчәгемне күз алдыма китердем. — Сезгә сугыш вакытында медицина хезмәткәрләренең никадәрле кирәклеге турында сөйләп тору кирәкмәстер дип уйлыйм мин... Балагыз өчен бер дә борчылма- ♦ гыз. Аны сезнең үзегездән дә әйбәтрәк итеп карарлар, тәрбияләрләр. Сезне бит • госпитальләрдә йөзләр, меңнәр тилмереп көтәләр... Озатырга бөтен авыл халкы җыйналды. Тавышлар ишетелмәслек ераклыкка китеп, авыл үзе инде тәмам күренмәс булгач та, баламның шәүләсе күз алдымнан китмәде, Өстенә кигән кызыл блузкасының ак сәдәфләре, йодрык чаклы зурлыкта булып, каршымда торды ... Алты ай буе Казан госпитальләрендә хезмәт итеп авылга кайтканда, улым яшь ярымлык булган иде инде. Кайтасымны ишеткәч, авыл халкы улымны арбасы белән тартып, юл тутырып, каршы килде. Шулай итеп, аерылу кайгысын бергә кичерешкән авылдашларым күрешү шатлыгын да уртаклаштылар. Алар улымны үстерешергә дә әбисенә ярдәм итешкәннәр. Миннән башка гына иремне сугышка озатып калганнар... Әтиләре сугышка киткәнче, мәктәптә директорлык вазифасын алып бара иде. Сугыштан ул яңадан яраткан эшендә — мәктәптә эшли алмаслык булып, каты авыруга әйләнеп кайтты, һәм озак вакытлар урында ятып авырып, газапланып дөнья куйды. Сез миңа: «Чәчләрегез бигрәк иртә агарган»,— дидегез. Минем хезмәтемдә дә бит бер мину<ы чәчләреңне агартырлык хәлләр булып кына тора. Утыз бер ел буе бер авылда фельдшер-акушерка булып эшләү дәверемдә, кыл өстендә торган кеше “ гомерен саклап калу өчен, үземә бер минут эчендә берничә мәртәбә үлеп терелергә < туры килгән вакытлар бик күп булды. Бер вакытны шулай, өйгә кайтып өстемне чишенүем булды, күңелем нәрсәдән- к дер шомлана башлады, һәм, күп тә үтмәде, үз янымда эшләүче санитаркамның ашы- “ га-ашыга безгә таба килгәнлеген тәрәзә аша күреп калдым. Аны-моны уйлап тормас- тан, тизрәк өйдән чыгып йөгердем. Санитарканың борчулы йөзеннән үк хәлнең әйбәт ® түгеллеген аңлап алдым. — Канны туктатып булмый! — диде ул, хәлсез тавыш белән. ш Тудыру йортына килеп керү белән, ананың йөзенә күз салдым, һәм шундук мин х күрсәткән беренче ярдәмнәрнең генә файда итә алмаячагын аңлап, авыл Советына “ телефонга йөгердем. Авыл Советы тудыру йортыннан шактый ерак. Мин бөтен көчем белән йөгердем. «Тизрәк, тизрәк! Мондый вакытта бер минут та хәл итә бит!» — дигән уй, миңа көч өстәү урынына, тез буыннарымның хәлен алды. Өйалды баскычыннан үрмәләп менеп, көч-хәл белән ишекне ачтым. Телефон трубкасына үрелергә кулларымның хәле җитми. — Тизрәк шалтыратып, «Ашыгыч ярдәм» машинасын чдкыртыг.ыз әле! Кеше үлә бит!..— дип, чак-чак кына әйтә алдым. Машинаны көтеп алып, ананы врачлар кулына тапшырганчы сузылган мондый вакытның бер минуты бер ел кебек тоела бит аның!.. Монысы әле аның бер хәл. Ә менә сугыш вакытында, дөньяга туарга тиенле һәр җан иясен саклап калу өчен дәүләт алдында, закон алдында бик зур җаваплы булган бер чорда, яшерен абортлар шикелле җинаятьле эшләр китергән фаҗигаләрне сөйләве дә авыр... Без утны сүндереп йокларга яттык. Ләкин керфекләремә йокы кунмады. Урынында әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп ятуына карап, мин Гаян апаның да йоклый алмаганлыгын сиздем. Шулай да, күпмедер вакыттан соң, мин йокымсырап киткәнмен. Шыгырдап капка ачылган тавышка кабат күзләремне ачтым. Моны ишетеп, Гаян апа тиз генә урыныннан торды да, мине «уятмас» өчен аяк очларына гына басып, алгы якка чыкты. Ишек төбендә әкрен генә сөйләшкән ир-ат тавышы ишетелде. Гаян апа берничә миңутта киенеп бетеп, килүче белән бергә өйдән чыгып та китте. -Берәр сабый дөньяга киләдер, күрәсең. Ул халыкның шул синең белән хисаплашып торырга вакыты юк»,— дип уйлап куйдым мин. һәм үзебезнең мәктәптә булган бер вакыйганы искә төшереп, ихтыярсыз елмайдым. Болай булган иде ул хәл. i БӘХЕТЛЕ БУЛЫРСЫҢ ДИГӘН ИДЕ. Беренче баласына йөкле булган бер иптәшебез класстан авырып чыгып, директор янына кергән, һәм үзенең, иртәдән башлап, ялга китәргә тиешлеген белдергән, «Ярар хәл итәрбез. Тик берничә кен генә сабыр итеп торсагыз, әйбәт булыр иде. Мин иртәгә үк РОНОга шалтыратып сөйләшермен дә, урыныгызга кеше китертербез»,— дип җавап биргән аңа директор. Тик менә дөньяга киләсе сабыйның да, әнисенең дә сабыр итәр хәле калмаган. Берничә сәгатьтән директорга, РОНО рөхсәтен көтеп тормыйча гына бер малай дөньяга килгәнен хәбәр иткәннәр. Шул вакыйгадан соң шактый еллар коллективта РОНО рөхсәтеннән башка дөньяга килгән бу малай турында кызык итеп сәйлән йөрделәр. Мин, йоклап китеп, Гаян апаның кайчан һәм ничек кайтканлыгын сизмичә дә калганмын. Күземне ачып җибәргәндә инде өй эче яп-якты, ә Гаян апа өстәлгә иртәнге чәйне әзерләп йөри иде. — Хәерле иртә. Йоклый алдыгызмы?— диде Гаян апа, миңа ягымлы гына карап. — Рәхмәт. Бик әйбәт йокладым. Тик менә сезгә генә йокы эләкмәде. — Зарар юк. Мин өйрәнгән инде. Бер хатын бозылган ит ашап агуланган булган, ашказанын юдырдым. Хәле яхшырып калды,— диде Гаян апа. — Андый очракларда да сезгә мөрәҗәгать итәләрмени? Әллә авылыгызда фельдшерларыгыз юкмы?.. — Барын бар да, электән өйрәнгән гадәт буенча, үз итеп, һаман шулай миңа килгәләп торалар алар. Кешене кире борып җибәреп булмый бит. — Шулай шул,— дип куйдым мин дә, аның сүзен хуплап. Иртәнге чәйдән соң, Гаян апа белән тудыру йертын карарга киттек. Өч кенә койкалы бер йорпта, нәкь шәһәрдәге кебек, ана һәм бала өчен кирәк булган бетен шартлар да бар. Яшь аналарга консультация пункты хезмәтен дә үти икән әле ул. — Сигез ел инде менә безнең авылда балалар үлеме булганы юк. Ана карынындагы чорыннан башлап, ундүрт яше тулганчы балалар безнең күзәтү астында торалар. Авылыбызның бала тудыру йорты республикада үрнәк санала. Әле күптән түгел генә бездә семинар үткәрелде. Килүчеләр эшебезне бик яратып киттеләр,— диде Гаян апа, үзенең утыз бер еллык хезмәтенә йомгак ясагандай.— Улым белән киленем шәһәргә күчик диләр. Алар яшьләр шул әле, торган нигезне ташлап китүнең никадәр авыр икәнен белмиләр. Сагыну хисе дә таныш түгел аларга. Ә менә мин аларны үз башымнан кичереп беләм. Үземнең алдагы тормышымны шушы авылдан, шушы авыл кешеләреннән башка күз алдыма да китерә алмыйм. Алардан башка бәхетем тулы булмас төсле тоела минем. Әтиләре, мәрхүм, «Син бездә бәхетле булырсың, Гаян»,—дигән Кайту юлында да уем Гаян ападан аерылмады. Кичәге матур тантананы мин өр- яңадан күз алдымнан кичердем. Әйе, Гаян апа, сез бүген бик-бик бәхетле! Сезне бөтен авыл халкы олылап: «Үзебезнең Гаян апа»,— дип кенә йөртә. Ә бит хезмәт кешесе өчен халык тарафыннан үзенекедәй кабул ителүдән дә зуррак бүләк юк дөньяда! Халык бит кешеләрне бик сайлап кына үз итә.