ҮЗЕМНЕ ЮГАЛТТЫМ!
Каравыл кычкырырлык әллә ни юк. болай кызык өчен генә кычкырам. Хәтта, мин әйтер идем, ярыйсы нәрсә ул бакча дигәннәре Жәйге эсселәрдә изүенне чишеп верандада яна пешкән җиләк салып чәй эчүләре үзе генә дә ни тора. Әгәр дә инде, өлгерлеген житеп, завод материамансардалар чыгарып вилла да ясатып жнбәрсән, аның верандасында — югарыгы катта чәй эчеп утырулары шәпнен аргы ягыдыр. Жнрдә йөрүче вак-төяк кешеләрнен башларына төкер дә утыр чия төшләреңне. Бусын инде—идеаль күзлектән карап әйтәм. Минем үземнең, мәсәлән, алай икенче катка ук үрләгәнем юк. шулай да Обсерваториядәге бакчамның файдасын күрмим түгел. Чәчрәп торган беренче файдасы шул: җәйгә чыксам, бакча белән шәһәр арасында чабулап йөреп, кулга каләм ала алмыйм. Башка файдалары да тими түгел, алары әкренләп үз чираты белән. Хәзергә сүз минем турыда бармый, бик күп, бик күп башка кешеләр турында бара, шул беррәгтән минем ике баҗа турында һәм. урын калса, чак кына минем хатын турында барыр. Кыскасы, шашындык лабаса шул шәһәр арты бакчаларыбыз белән! Юлда эзе дә күренми башлаган, төшкән бере себереп алынып, әлеге шул бакчаларыбызга кнтә торган ат тизәге белән ант итеп әйтәм бу сүзләрне. Бик еракка китмичә, иң элек уртанчы баҗадан башлыйм. Пожарный командада эшли бу. Бер тәүлек дежур торып чыккач, ике буш көнен кайдадыр сдельно эшләп, аз-маз акча төшерә. Алай итмәс иде. юрган кыска. Башка тартса, аяк шыр. Җитмәсә тагын хатынының башы чирдән чыкмый. Балалар бәләкәй. Кыскасы, кайда инде моның бакчада эшләр кешесе һәм вакыты. Шул булып шул килгән беркөнне — Баҗай җаным,—ди бу, тәмле телләнеп —кер хәлемә, биреп тор ике йөз сум. Ике йөз сум үземнеке бар. дүрт йөзгә бер җирдә чиртергә тора, өе белән биш еллык бакча, паннмаешь. Әйтерсең, баҗасы банкир, сейфларны шыңгырдатып кына ачасы да... Шулай да күңелнең йомшак чагына туры килде, алдын-артын лыннан, я башка шундый берәр төзелештән отход исәбенә «законлаштырып» алган пыяла һәм бетоннан ике катлап. уйлыйм Бура төпләрен (мин акчаны бурада тотам, караклар ишетә күрмәсен тагы!) кырып-себереп җыйганда, мәйтәм. Шул ук вакытта, ничек тә булса бирми калу ягын да уйлап, шулай ук бик тәмле телләнеп: — Соң анысын алуын алырсың да,— мин әйтәм. Өлкән баҗай буларак, бик акыллы күренергә тырышып.— Кем эшләр соң синең ул бакчаңда? Үзеңнең арка кашырлык та вакытың юк, хатының... Шунда шул, моның авырткан җиренә тия яздым бугай, дип куркып һәм гомумән күңелем нечкәреп: — Акчасын аның кыра-себерә торгач, бәлки табарга да булыр иде,— дип әйтеп ташламасынмы без фәкыйрегез. Бу нечкәрүем өчен соңыннан мина эләкте эләгүен, ләкин баҗайның җавабы бөтенесен оныттырырлык булды. — Эшләү турында уйлаган юк.— диде ул, авызын хәйләкәр ерып,— эшләр вакыт тимәс тә тимәс. Но бит хатынга чыдар хәл юк, малай. Фәләннәрнең бакчасы бар. төгәннәр алганнар, нишләп без генә бакчасыз калырга тиеш, ди, күз дә ачырмый. Фәләннәрнең бакчасы бар, төгәннәр алганнар — менә ул безнең башка җитә торган бәла кайда! Өлкән баҗайның бакчасы бар, уртанчы бажай алды, ничек инде кече баҗай алардан калышып торырга тиеш. Атна-ун көн уздымы икән, кече баҗай йөгереп килгән. Бусы электромонтер, ярты гомере багана башында уза. Шуннан — багана башыннан торып, дөньядагы бөтен хәл-әхвәлне күреп тора. Әйтеп кара син аңа «акчам юк» дип, әлеге шул биек багана башыннан ул синең кесәңне генә түгел, җаныңны әллә кайчан күреп алган. Хәер, монысы эшне коры тотты, икеме-өчме ай дигәндә бакчаны да, бакчадагы өйне дә ялтыратып куйды, һәм шулай беркөнне, илһамым килеп, язарга дип кенә торганда, ан-ваена карамыйча, җилтерәтеп бакчасын һәм бакчадагы өен юарга алып та китте. Менә сезгә бакча дигәннең аяк астыннан килеп чыккан икенче файдасы. Баҗалар белән эш бетте, хәзер үземә күчэм. Без инде әллә кайчангы тәҗрибәле бакчачы. «Тәҗрибәле бакчачы» диюем шуннан, быел, мәсәлән, бөтен кешедән элек помидор ашарга ниятләп, март азагыннан ук тәрәзә төбебезгә бер ящик помидор үсентесе җиткереп, кая куярга белмичә, чыгарып ташладык. Аннары шул ук ящикка гөл магазиныннан яңа балчык сатып алып кайтып, яңа орлык сибеп, яна үсентеләр җиткердек. Болар шулхәтле әкәмәт китте, үсеп түшәмгә җитә башлагач, бакчага күчереп утыртып һәм салкыннан өшетеп, көчкә котылдык. Аннары базардан хәләл акчабызга яңа үсентеләр сатып алып, кеше рәтеннән һәм бик пөхтәләп яңаларын утырттык, һәм бусы инде тәгаен җимешле булыр... дип көтеп торганда, бар икән күрәселәрем, бусы икенче яктан яңагыма китереп сукты. Бусы, кыска гына итеп әйткәндә, мине хатынсыз калдырды. Ябышып катты бит хатыным әлеге шул кеше рәтеннән утырткан шәп помидорларына! Коры сүз колакны ертмасын дип бер мисал китерәм: беркөнне шулай эштән соң бик тәүфыйклы булып җыелышында калып, җыелышында Израил сугыш чукмарларына җен ачуларым белән йодрык күрсәтеп, бик тә чатнап, ишектән үк «Чәй, хатын, чәй!» дип аваз салып кайтып керсәм, ни күрим, юк өйдә хатыным. Зерә коелып төшмәдем, шулай да, хатынсыз өйгә кайтып керү күңелсез икән. Югыйсә, аптыра- сы түгел, газны борасы да куясы чәйнекне. Биш минуттан чәй өстәлдә булачак, юа башла коргаксыган бугазыңны. Юк шул, белмисез икән сез мине, кара-каршы чекерәешеп һәм бераз әйткәләшәәйткәләшә утырмасак, үтми безнең бугаздан ризык. Шул коргаксыган бугаз белән сәгать сигезгә хәтле көттем хатынны — юк хатын. Сәгать тугызга хәтле көттем хатынны — юк хатын. Сәгать унга хәтле көттем хатынны — юк хатын. Мин үзем алай көнче кеше түгел, аллага шөкер, моңа тиклем хатыным да көнләшерлек сәбәп ясамады, ә бу кичне, салкын гына шуып, вәсвәсә керде бит эчкә: «Белмәссең кеше күңелен... җитмәсә, кайдандыр башына килеп, кырлапсырлап тегелгән күлмәк сатып алып кайткан иде», дип уйлыйм эчтән. Хәер, бик алай ташып чыкмадым, кайнаган чәйнек, пешкән «Экстра» чәе плитада утырып калды, кипшер ♦ гәп бугазымны ачудан зур бер стакан салкын су белән коендырдым да ятып йокладым. Төннең бер вакытында, беренче татлы йокымның «промфинпланын» тутырып уянгач, хатыным-жан кисәгемне сагынып (шулай жиде төн 5 уртасында хатынымны сагына торган алама гадәтем бар минем!), 2 янынарак елышып карасам, пәри бу миңа, терсәге белән генә этә м әй, йокыны бүлдермә әле, синнән башка эт булып кайткан кеше, янәсе S Авызы белән әйтми ул бу сүзләрне, терсәге белән әйтә. Эш болайга « киткәч, минем дә мыек кабарды. Йокысы белән исәпләшеп тормадым, җавапка тарттырдым хатынны. Бактың исә, гөнаһсызга йокысын бүл ♦ дергән икәнмен җаным-бәгыремнең. Әлеге шул бакча-ләгьнәт гаепле, = имеш. Ишеткән бу радиодан кырау буласы дип, үзегез беләсез, акча - түләп алып утырткан помидор жәл. «Юл буе вагонда кәгазьдән калпа- ® чоклар ясап бардым, керте көлә, ә мин помидорларым харап булмагае, к дип җыламыйм гына», дһ. Тавышыннан сизеп торам, анда жыламаган. * хәзер мина иркәләнеп җылый мескенкәем. Пөз төп помидорга йөз кал- “ пачок ясарга, берәм-берәм, ипләп кенә каплап чыгарга кирәк. Җитмәсә, кырауны җибәрмәскә тырышып, бакча кырыена ут ягып маташкан. Ул уты, артык дөрләп китеп, күрше бакчаларына, күрше йортларына таба телен сузарга тотынган. Кыскасы, изаланган бичара. Андый чакта нишлисең? Күнәсең, билгеле, һәм шул сагынган көйгә әйләнәсең дә йоклап китәсең... «Ничава... Иртә бар!» дип авызын ерып тора булыр бер ише кеше. Бакчан булгач, иртә булмый икән шул менә. Иртәгесен, мин торганчы хатыным торып, кичтән каплаган калпачокларын алырга дип китеп барган. Менә бу булды бакчабызның күренеп торган өченче файдасы. Дүртенче файдасы шул булды —дусларымны югалттым. Электә, Казандагы ныклы адресларын белгән чакта, еш булмаса да барып чыккалый идем — бер туры килмәсә, бер туры килә кеше. Мин үзем, үземә кунак килгәндә каядыр йомыш белән чыгып киткән атлы булып күренергә яратсам да, иптәшләргә кунак булып барырга иренмим. Бер барганда очрат.масам, икенче барам. Ә бу бакча-тәре килеп чыккач, бер барасың, ике барасың, өч барасын —юк та юк, бакчасына чапкан. Алай-болай урамда очратсаң, якты чырай күрсәтә үзе —күгәрчен урынына гөрли, хәтта бакчасына «килеп чыгарга» чакыра. Мин, беркатлы сабый, аның ул сүзенә ышана калып. — Кайда сон синең бакчаң? —дип кайтарып сорыйм. — Ә ә әнә анда, Чыңгыз ягында,—ди бу. йомшак кына сузып. Ә үзе каядыр Яна бистә ягына таба күрсәтә. Торып тор, Яна бистә ягына барырга өлгерербез. Шул ук вакытта, бу килештән. Чыңгыз ягы да бик томанлы булып чыкты бит әле, малай. Шулай нтеп, шартла, үл, юл ябык дуслар ягына. Аның каравы Казан белән Обсерватория арасындагы юл ачык — әле теге якка, әле бу якка чаба бирәм. Монда кайтсам, тынлык сагындыра да җиләк җимеш сагындыра — бакчага кнтәм. Анда барып бер- икене кунмыйм — шәһәр сагындыра, шау-шу сагындыра, кино театр сагындыра — шәһәргә чабам, һич югы футболны сылтау итеп чабам. Хатын әрләп кала — мин инде анын әрләвенә күнеккән. «Бик әйбәт . Юлда булу — кеше күрү, яңа сүз ишетү ул!» ди булыр бер ише гидай халык. Юк шул. җаннарым. Күргәннәрем — барысы да шул кырык к\р гән бакча кошлары, җырлары —- гел шул бер җыр' тирес кайдан аласың да алмагачның төбе саен ничә чиләк су саласың? һәм башка, һәм башка шуның ишеләр. Шулай да беркөнне бер яңа сүз ишеттем. Малай имтиханда сөртенде, көзен ВУЗга керә алмаса, ул җан көеген кая куярга булыр инде? — дип аһырып куйды минем каршыда утырып баручы берәү. Миңа әйтмәде, үзе белән янәшә утырып баручы, сүзләренә караганда, күптәнге таныш кешесенә әйтте. Тавышыннан ишетеп калдым: борчылып, танышыннан нинди дә булса киңәш сорагандай итеп әйтте. Шуңа тегесе нинди җавап бирде дисезме? Элек, авызына су капкандай, берни дә дәшми барды һәм кинәт, чебен тоткандай, сөенеп һәм балкып болай дип сөйләп китте: — Малай дигәннән, минем Рөстәмне беләсең инде син, сорви-голова иде бит малай чагында. Әйтмәгәнем булсын, хәйран йорт җанлы булып чыкты шул. Кушкан, төртеп күрсәткән кеше юк, беркөнне бу, чистый үз белдеге белән, урманнан кечти арбага төяп куак кисеп алып кайткан. Бакча әйләнәсенә кош та үтеп кермәслек итеп, читән тотып куйды. Берәүнең булса, кушып та эшләмәс андый эшне. Кош та үтеп кермәгәч, ул нинди бакча була ди инде! Юк, әлеге хәсрәт адәмнең башы аңа җитми. Ә теге күршесендә утырып баручы танышының ачыктан-ачык кайгысын бүлешүне көтеп әйткән сүзләрен тыңларга башы җитмәде дә җитмәде. Болай да туң йөрәк булып туган кайбер адәм балаларын әнә ничек ташка әйләндерде ул бакча-ләгыйнь. Кешене әйткән булам, ә үзем? Ә үзем? Җәй булса, кулга каләм алмавым белән бер мактандым инде. Җыелышфәлән булып узганын ике-өч көн соңга калып ишетәм. Сакалга өч көнгә бер пәке тидерә алсам — шуңа бик канәгать. Язга чыкканда гына иптәшемнең хатыны үлеп китте, җиткән малае белән икәве генә калдылар, хәлләре бик үк җырлап тормый булыр. Ай ярымнан бирле, барып, хәлләрен белергә дип план корып йөрим, ә барып чыга алганым юк. Утыз биш елдан бирле безнең якларда булмаган авылдашым. Казаннан узышлый мине сорашып, күрергә теләп йөргән. «Алар өйдә юк, бакчада», дип телефон номерын әйтмәгәннәр, ә ул көнне мин өйдә идем. Өйгә киләләр — без бакчада калабыз. Бакчага эзләп килеп чыгалар, нәкъ шул көнне гөнаһ шомлыгы, мин өйгә кайтып киткән булам. Беркөнне шулай, бакчада да түгел, өйдә дә түгел, ни сизгер кеше — хәтта хатын да иснәп таба алмын торган җирдә, портка төшеп, туктап торган пароходның ресторанына кереп утырдым. Соңга калып булса да штрих: гомумән, пароходларны мин бик яратам. Әлеге шул бакча- камытны муенга кигәнче җәйләрен пароходка утырып йөргәли дә идем. Кыскасы, пароходны бик сагынганмын. Ачык тәрәзәдән саф һава кереп тора, ак алъяпкычлы, нечкә билле официанткалар килгәләп-киткәләп йөри, болай да бик йомшак күңелле кеше, мин шул утырган җиремдә яхшы ук йомшап киткәнмен. Әлеге шул бакча-шомлык гаепле, кичә агач төпләрен йомшартып, эт булып арылган иде. Җитмәсә тагын пароходы да бик тирбәтеп алып бара, имеш. Бер заман уянып китсәм, әй, кеше әйтеп кеше ышанмас: бакча да юк, янымда өй дә юк, хатын да юк, кесәдә билет та юк, билет сораган кеше дә юк — полңый хөрлек! Ә пароход бара да бара. Кешеләр йоклап беткән иде, палубага чыктым да тауларга карап: — Әйтегез, мин кайда? —дип, бар тавышыма кычкырдым, һәм, әйтергә кирәк, уйламаганда килеп чыккан шушы маҗаралы сәяхәтем һәм кеше күрмәгәндә шулай бер илереп кычкыруым белән җанымны сытып яткан бакчамнан үч алдым. Июнь, 1969