ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕ КҮҢЕЛ ТҮРЕНДӘ
Ярослва Га панның үтерелүен» 20 ел тулу уңае белен 1949 елның 24 октябрь иртәсе. Украина халкының талантлы әдибе Ярослав Галан үзенең Львов шәһәрендәге эш бүлмәсендә «Азат кешенең бөеклеге» исемлә мәкаләсен төгәлләп утыра. Тик соңгы ноктаны куярга әлгерми: империализм ялчылаоыиа сатылган ерткыч бандитлар аны балта белән чабып үтерәләр... Шул фаҗигале вакыйгалардан бирле иәкь егерме ел гомер узды. Аның хезмот кешеләрен ирек һем бәхет ечен керешкә чакырып язган ялкынлы мекале һем памфлетлары, илебез чикләрен атлап чыгып, еракларга таралды Ярослав Галанны хәзер бөтен дөнья халыклары тәкъдир ите. Бу кадәресен барыбыз да белебеэ. Әмма аның 1941 ел ахырлаоында һәм 1942 ел башларында Казанда яшмен, гади гене татар кешеләрендә квартирада торуын, ихтимал, һаркем дә белмидер әле. ...Аннан бирле күл еллар узган, күп сулар аккан. Шулай да Казандагы промтовар кибетләренең берсендә директор булып эшләүче Нурмехеммет ага Керимов ул көннәрне яхшы хәтерли һем сагынып искә тешерә: — Ярослав Александрович белән бер гаилә кешеләредәй килешеп һем бик тату яшәдек. Гаҗәп мөлаем һәм әдәпле, тыйнак һәм кечелекле бер кеше иде Дәресен әйтергә кирәк, андый ук әйбәт кешеләр сирәк очраучан. Квартирабыз бәләкәй ген» ике бүлмәдән гыйбарәт иде. Бүлмеләрнөң берсендә әнием белен ике кыэ туганым яшәде, икенчесендә — Галан белән мин. Эш мәсьәләсенә килгәндә, ныклы бер тәртипкә күнеккән кеше булуы белән аерылып тора иде Бор тотындымы, башаягы белән дигәндәй, эшкә чума: игътибарын чит нерсәларге юнәлтмәс. юк-барга бүленмәс.. Н. Керимов аның вакытлыча фашистлар аяк астында калган туган якларын бик сагынуы, фронтка китәргә ашкынып яшәве турында сейли. Хәер, бу кадәресе әдипнең көндәлек дәфтәрендә сакланып калган язмалар белен де раслана: