УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН
Кешеләрне анлау өчен нәрсә кирәк?.. Акылмы, тәжрибәме, сизгерлекме?.. Әллә башкаларны аңлый алу сәләте аерым, югары затларга гына хасмы?.. Югыйсә без кешеләрне өстән-өстән генә аклыйбыз ич... Дөрес, һәркем үзенен башкаларны танып белүе, читләр күнеленә үтеп керә алу маһирлыгы белән эченнән генә канәгать булып юанып йөри. Асылда исә без күз күргән, үзебез азмы-күпме өйрәнгән кешеләрнең йөз сызыкларын, чалымнарын, гадәт-кыланыш- төшеп житкән... Мең тугыз йөз алтмыш жиденче елның беренче июнендә Казан вокзалында Мәскәүгә китүче «Татарстан» поездын озатырга төшкән йөзәрләгән халык арасында алар аерым утрау булып басып торалар иде. Бу өчесе өчен дә гайре табигый хәл булганга, Идрис гадәттәгедәйдә жнтдирәк уйлар белән мәшгуль. Әхәт, сизелеп торган жайсыз киеренкелекне киметергә тырышып, төрле озату анекдотлары сиптерә. Дилә исә тирә-яктагы үзенчәлекле шау-гөрдән, ыгызыгыдан алжып югалып калган иде. Поезд кузгалырга унжиде минут вакыт бар. Әхәт, тәмләп сөйли башлаган мәзәген ярты юлда бүлеп: ■— Пижоннар!—дип кычкырды.— Бәхетсез атаның балалары!.. Кешене юлга шулай озаталармы? Ә шампанское?.. Мин хәзер... ларын үзләштерәбез дә үзгәрмәс стандарт, өлге итеп шуларны алабыз... һәм кайчакта ансат кына шул сыйфатлардан чыгып бөтен кешеләргә «менә бу — яман адәм!» яки «бусы — ару егет!» дип тамга салып яши бирәбез. Дусларны да. хәтта сөйгән ярларны да шул стандарт өлгеләр белән сайлаучылар азмы әллә?.. Кеше дигәнен азга да риза, ул юаныч табып яшәргә, тынычланырга тели... Бәхетеме бу анык, бәхетсезлегеме, алла үзе белсен!.. Әйтик, менә Әхәт... Моңарчы мин аны шактый һавалы, тәкәббер һәм берникадәр жилкуар кеше дип йөри идем, тормыш дигәнен тиешле вакытын сайлап кына бөтенләй үзгәлеген раслады түгелме?!. Ипле генә егет икән ләбаса!.. Диләгә путевка табышты, хәтта озатырга да Ул ашыгып китеп барды. Идрис аны-моны кирәксенмичә таркау гына тирәякны күзәтә иде, яннарыннан Әхәт киткәч, жиңеләеп калган Дилә аны җитәкләп алды. Әхәт озатырга төшәр дип Дилә башына да китермәгән иде, мона кадәр аларнын гаиләсенә әллә ни якынлык сиздермәгән ялгызак ярым ят кешенен шома шукланулары, оста җорланулары бер җәһәттән күңелне күтәрсәләр дә, аның бу кыланышларында ул үзе дә, Идристә абайламаган хәйлә качынадыр кебек тоелды. Алар, арлы-бирле кабаланган кешеләрне чак-чак кына аралап,җитәкләшеп перрон буйлап йөреп килделәр. Кич җылы, зәңгәрсу һаваны телем-теле.м кискәләп вокзал өстендә карлыгачлар оча. Алдагы вагоннар ягыннан дөбердәгән көчле тавыш килде, вагоннар күңелләрне кымырҗытып кузгалыштылар, Идрис сәгатенә карап алды. — Тепловоз тактылар,— диде Дилә, артына борылып. — Дөресрәге, вагоннарны тепловозга тактылар. — Мина дөрес сөйләмәсәм дә ярый,— диде Дилә, башын балалар кебек алга ия-ия.— Галижәнапләре кебек әдәбият факультетында да укымаган, редакциядә дә эшләмим. — Алайса, оста барда телен тый,— диде Идрис, аның кебек кыланыбрак. Гади шуклыктан икесе дә кызык ясадылар, көлештеләр, гадәти халәтләре кайтты, арадагы киеренкелек кимеде. Дилә тукталып Идриснең күлмәк якасын кайтарып карады: — Күлмәкләреңне «Ланой» белән юарсың.. Аннары шул, иртән дә әйтермен дигән идем... Ничек булса да минем янга килеп китәргә тырыш. Ике айга түзәр күк тимим... Бер атнага киләсеңме, күбрәккәме, үзең чамаларсың тагын. Мин, әлбәттә, озаккарак килүеңне телим. Бүлектә Әхәтен кала бит. Өйләнмәгән буйдак кеше, ана кайчан ял алса да барыбердер ич? Сүз тыңлый торганга охшый үзе. — Моңарчы күргәндә бер дә яратмый идең, озатырга төшеп жанын- ны эретте дәме? — диде чак кына көнләшеп Идрис. — Нигә, дөрес түгелмени? Идрис сүзсез генә ым какты. — Ике атнага ычкына алсаң, гаҗәп шәп булыр!.. Ямансулармын дип бик куркам... Ике айга бит! — Ул кадәрегә җибәрмәсләр, ике атнага булмас, өметләнмә. Аннары акча ягы да кабырганы кашыр... Ул читенсенеп кенә нидер аңлатырга керешкән иде, икесе дә вокзал ягыннан килүче Әхәтне күреп алдылар. Аның авызы ерылган, иртәрәк юкарган саргылт чәчләре җилбердәп бер якка авышкан, ул ике кулы белән дә күкрәгенә шешәләр кыскан иде. — Во! — дип кычкырды ул кемнәрнедер як-ягына этә-этә.— Ресторанны ябарга маташалар. Идән себерергә диме шунда... Дилә ханым, мондый кичермәслек олы гөнаһны бары сезнең аркада гына эшләдем... Ходай хәерле итсен!.. Тик шампанское юк, буфетчы хатын таныш, ялы- нып-ялварып сорадым, юк ди... Ит югында җылы шулпа, рәхәтләнеп сыра эчсәк тә тантана кимемәс бит? Әхәт тегеләрдән ризалык алып тормады, арлы-бирле карангач, юллар өстеннән аркылы салынган тимер күпернең бетон баскычы почмагына шешәнең башын сызып җибәрде. Сырлы калай бөке ялтырап барып төште, күбекләрен атып саргылт сыра тышка омтылды. — Дилә ханым, сез—китүче!.. Тотыгыз!—диде Әхәт җитди тантана белән. Шешәне алырга туры килде, эчмим-фәлән дип тәкәллефләнергә вакыт санаулы калган. Идрис тә, гомуми җанлылыкны көчәйтергә теләп, каян таптың мондый кадерле нәрсәне? — дия-дия шешәләрнең берсен алып бик хәтәр генә кыланып бөкесен Әхәтчә төшермәкче иде. үткен кырлы бетонга сыдырып бармагын канатты да, канны күрсәтмичә, шешәне сузды: — Яле, артист, күрсәт тагын! Әхәт ялт кына ике шешәнең бөкесен очырды, дүртенчесен Диләгә сузды: — Сусынны басарга дигәндә — бәлзәм!.. Юлда артмас, алып куегыз,— диде. Күпер баганаларына сыенып шешә авызыннан гына сыра чөмерделәр. Жыпжылы сыра әрем суыдай әче иде. — Фу,— диде Дилә, борынын жыерып.— Күгәрек тәме килә — Сезнең тимер ашап караган бар. ахрысы? — дип шаяртты Әхәт,— Берәр заман капкынга эләгеп ихтыярсыздан жәяләрен кимердегезме әллә? Сусаганга ярыйсы икән! — дигән булды Идрис. Өч-дүрт кеше бер-бер артлы: — Сыра каян бәчтердегез? — дип ялманып үттеләр. Әхәт бер дә иренмичә вәкарь белән генә: — Анда бетте инде.— дип аңлатып калды. Кешеләр шулай аһ итеп торгач, сыраның дәрәжәсе бермә-бер күтәрелде. аны чырай сыта-сыта йоткалап тордылар, тирә-якта халык мыжылдады, арада таныш йөзләр берән-сәрән чагылып китте, әмма бу минутларда алар үз кайгыларын гына кайгырталар иде. Әхәт моны сизенеп учларын бер-берсенә ышкып алды: — Менә баш! Сезнең аны-моны сөйләшәсе бардыр ич? Дилә уңайсызланып башын аска иде. Идрис: — Әһе, әһе,— дип йөткеренде. Әхәт кемнедер күргән булып ана кычкырды, эшлекле кыяфәт белән китеп барды, алар сынагандай көрсенеп бер-берсенә караштылар. — Тагын жиде минут.— диде Идрис. — Мәктәптә математикадан гел бишле генә алгансыңдыр син. — Нигә? — Ачу китерерлек төгәл саныйсың. — Сәгать саный... Сәгать — явыз!.. Бу минутларны тизрәк үткәреп жибәрсен әйдә!.. Дилә шаяруларны куеп торырга кирәклеген аңлады — Идрис,— диде ул. назлап кына.— хатынын ике айга дәваланырга жибәргән дип мыскыллаучылар да очрар... Сезнең халыкка сәбәбен генә тап, сәдәбен маңгаеңа тагарлар, иеме? — Савыгып кайт, Дилә. — Савыгырга иде дә. Идрис... — Туплардан атып, сөрәнчеләр чыгарып шәһәргә хәбәр таратсалар да, төкерәм анысына!.. Гайбәтченең авызын тегеп булмас, савыгып кына кайт. Дилә кайнар учы белән аның беләген кысты... — Савыгырмын... — Акчаң җитмәсә язарсың, аның ояты юк... Үз-үзеңнән жәлләмә. Мин күбрәк эшләргә тырышырмын. Ул ак сумкасын ачып карады: — Билет онытылмаганмы?.. — Әйдә. Идрис... Әйләнгәлик... — Әйдә. — Шулай, дөнья туктаусыз болгана. — Син Израильне әйтәсеңме? — Аларны да... _ — Син борчылып кына хәл кылына торган мәсьәлә түгел... Дөрес, заманы шундый, битараф булырга ярамый.. Ин гади кешенең язмышы юлында да дөньянын бөтен меридианнары кисешә хәзер. Кешеләр шу ны никадәр тизрәк аңласалар, шулкадәр шәбрәк булачак!.. Ләкин сиңа савыгырга кирәк... Уйлама әллә ниләр!.. Төркем-төркем чайкалып торган халыкны тагын да тузгытып проводницалар аваз салдылар: — Китүчеләр, утырышыгыз. — Озатучылар, чыгарга вакыт!.. Җыеныгыз!.. Бу чакырулар тирә-яктагы буталышны көчәйтте, мунчадан чыккандай алланган кемнәрдер мышный-мышный авыр^ чемоданнар сөйрәп үттеләр, берәү ап-ачык итеп сүгенеп жибәрде... Кулларын артка яшергән Әхәт тә килеп җитте. Ишеккә тоташ ябырылган халык арасына кысылган Дилә аны күргәч кире борылды. Әхәт, фокусник кебек, ялт иттереп хатынның кулына бер бәйләм сирень чәчәкләре сонды. Дилә ах итте. — Минамы болар? Чынмы? — Королева Елизаветага түгел, сезгә, Дилә ханым. — Каян элдердең? — дип сорады Идрис, көнләшеп. — Төшә маллар егет кулына! — диде Әхәт һәм бер дә исе китмичә чут итеп Диләнең алсуланган яңагыннан үбеп алды. Чит кешеләр белән мондый мөгамәләне күрмәгән Идрис тә, Дилә дә аптырашта калдылар. Дилә кыяркыймас кына Әхәткә кулын бирде һәм, ярым шаяртып: — Миннән башка монда бик азынасы булмагыз, малайлар,— дип кычкырды. Әхәт сиздермичә генә Идриснең касыгына төртте дә көлә- көлә: — Кая ди ул, Идрис — Матбугат йортындагы бердәнбер әүлия,— диде. — Дилә, кер, кер,— диде Идрис, кыбырсып.— Кузгала! Янә бер кат хушлаштылар, Идрис Диләнең колак янын үпте, яшь хатын, яшьле күзләрен сөртеп, кешеләр арасына кереп кысылды, керде, бер тынга югалып торды, аннары өченче купеның ачык тәрәзәсендә күренде: — Мин монда, малайлар. Аның күңеле сүрәнләнгән, кара күзләрендә мон иде. Шау-шу арасында тавышы чак ишетелде. Җегәрен барлагандай, тепловоз тартылып алды, апельсин кабыгы төсле флаглар тоткан про- водницалар тимер баскычларга сикерештеләр, хыянәтче тәгәрмәчләр шыпырт кына кузгалды, халык ташкыны вагоннардан бер читкә тайпылды. Идриснең моңарчы ирлеге тыйлыктырып торган хисләре уянды, ул һушсыз калып беравык Дилә белән янәшә йөгереп барды, вагоннар мактанышып такылдаша-такылдаша берәм-берәм аны узарга тотындылар. Аның сыны катты, бугазыннан җан авазы атылып чыкты: — Хуш, Ди-лә!.. Дилә аны ишетмәде, тик Идриснең өметсезлек сагышы өретелгән каракучкыл йөзен күреп калды, нидер әйтергә ымсынып тәрәзәгә башын тыкты, ул күренмәде, егерме җиденче номерлы Казан-Мәскәү поезды дөбердәп Бишбалта дамбасына кереп бара иде инде... Аның сабый бала төсле сөмсерен коеп шактый озак басып торуын бары көлке генә иткән Әхәт ашыктыра башлады. — Я инде, я, киттекме?.. Алай өзелерлек булгач, җибәрмиләр аны -—Үзе үк сүзләренең шыксызлыгын аңлап, гафу үтенергә тотынды,— Шаяртам гына, күрмисеңмени?.. Аңлыйм, Диләгә санаторийга барырга кирәк... Бик кирәк... — Дүрт елга беренче тапкыр аерылышабыз... Үзем дә көтмәгән идем! Халык ташкыны сирәкләнгән, шау-шу сизелерлек кимегән, алар да вокзал алдындагы мәйданга чыктылар. Көн нык кына кичкә авышса — Картлар белән гомер итүнең жәза икәнлеген Европада әллә кай- * чан аңлаганнар... Чыннан да җир өстендә җәһәннәм!.. Заманында кү- а нелле генә кешеләр иде, картайгач акыллары бетәште. Үзгәрешләрне и кабул итмиләр, яшьләрне аңламыйлар... £ Әхәт Казан егете булып, әти-әнисе белән Киров районында үз йорт- £ ларында тора иде. с Озын аяклы кызларны троллейбус утыртып китте, зыңгырдап берен- з че номерлы трамвай килде. — Кадрларны ычкындырдык,— диде Әхәт, уфтанып. Идрис, трам- ” вайны күрсәтеп: < — Синең экипаж, пижон,— диде. — Әйдә аэропорттан урыйбыз. — Юк. — Француз коньягы бар. «Камю»... Кичә белеш малайлар кергәннәр. Бүгенгә калгандыр әле. — Кайтырга булыр ... Кәеф тә кыеш-мыеш. — Рәтлибез аны!.. Кайгыны вакытында тарат, дигәннәр изгеләр. Әйдә, кәеф мастерскоена чакырам! Аның икеләнүен күреп Әхәт тыкырдата ук башлады: — Хатыныңны назлап, куеныңда тотып дүрт ел яшәгәнсең, бер тын алсаң да язык булмас!.’. Югыйсә мүкләнерсең. Өч айлык пауза, берүзеңә квартир!.. Бәхет яуса явар икән!.. Аның сонгы сүзләре Идрискә шактый каты бәрелде: — Нигә бик бәхетле булып чыктым сон әле мин?.. Төшендер, зинһар... Хатыным чирлегә бәхетлеме?.. Әллә әтиемнең I ерманиядә үлеп калуы зур бәхетме?.. Әниемне үз яныма чакырта алмавыма көнләшәсеңме?.. Бер бүлмәдә берүзең калу —ирекле баштан тоткын булу ул, беләсең килсә... Әхәт дәшмичә генә аны бер кырыйгарак әйдәп китерде, уңайсызланып кына: — Уйнап кына әйттем,— диде.— Шунысы да бар. хәзерге заманда һәрбер уңган ир затының «буйдаклар фатиры» булырга тиеш имеш, диләр. — Нәрсәгә ул? — Кети-кети уйнаргадыр инде, әй. бала!.. Әйдә, коньяк белән сыйлыйм үзеңне, аннан «буйдаклар фатнры»нын кодрәтен сөйләрмен. — Юмартлыгың өчен рәхмәт, тик ресторанга бармыйм. да, барыбер эссе, вокзалга сыймаган пассажирлар умарта күче булып бакча күләгәләрен сарганнар. Комлы сукмакларда бала-чага мәш килә, ярым ялангач балалар йөгерешәләр. Троллейбус тукталышында бик кыска күлмәкле, озын сыйраклы өч кыз иреннәрен кызыктыргыч . ялый-ялый эскимо сосалар. ♦ — Күрәсеңме? — диде Әхәт, баягы кебек үк аның янтыгына төртеп. — Танышларыңмы? — Танышу озакмы?.. Әхәтнең соры күзләрендә шуклык уйный иде, Идрис шактый кискен итеп аны бүлдерде: — Озатырга төшүең өчен рәхмәт... Һәм барысы өчен дә рәхмәт! —Кая олагырга жыенасың? — диде Әхәт, аптырап. Ул күзләрен майландырып һаман кызларны сөзә иде. — Курс — өйгә! —Синең эшләр җайлы хәзер. Бер башыңа бер квартира!.. Маҗаралар сезоны башлана. Әхәт эчке мәгънә биреп хихылдап көлде. — Квартирам тар дип синең дә лаф органың ишетелми. Теге истә-оста югында ата-анасыннан зарланырга кереште. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫН — Ярар. Чыннан да барма,—диде кинәт Әхәт, бик үз итеп.—Аерылышу сине шулай тетрәтер дип уйламаган идем. Идрис ихлас күңелдән: — Үзем дә! — диде. — Кайт, ял ит. йокла Тәмле төшләр керсен. — Син... барасыңмы? — Бүгенге эшне иртәгә калдырма. Темп заманы!.. Ул троллейбуска сикереп менде. Идрис, саубуллашкан кебек, троллейбус кузгалганчы тәрәзәгә текәлеп торса да, Әхәт борылмады, тәгәрмәчләр астында асфальт чожтырдагач кына Идрис үзенең япа-ялгыз калуын аңлады. Кем генә булмасын, аның холкы-гадәтләре белән килешәсеңме-юк- мы, Әхәт бу кичтә Идрисне гадәти тормышы, эше, уйлары, хәтта киләчәге белән дә бәйләп торучы кеше иде. Ул троллейбус артыннан тартылып алды, хәтта көтмәгәндә: — Әй, Әхәт! — дип кычкырып та жибәрде. Хәзер ул файдасызга үкенә, тирә-ягында чайкалып, әле көлеп, әле уйчанланып тыз-быз йөренгән мең кеше арасында ялгыз калу рәхәт түгел иде. Әллә троллейбусның яңадан килгәнен көтеп Әхәтне бастырып куа китәргәме? Идрис кесәсеннән биш тиенлек капшап эзләнеп торды да кайтырса булды... Тугызынчы трамвайга чират... Тыгыз, эссе вагонда кешеләр акрыя гына кысылыша баралар. Казанкада су коенырга төшеп калып була иде, әллә нигә күңеле тартмады. Пляж тукталышында байтак кеше коелды. Алар урынына юеш чәчле, чуен төсле каралып өлгергән үсмерләр, яшь кызлар кереп тулды. Кызларның әрсез генә төртеп торган тере, яшь күкрәкләре, серле пышылдаулары, малайлар белән төрткәләшеп, дусларча ара-тирә көлешеп алулары Идрискә рәхәтлек, тынычлану китерде. Шактый озак шулар белән юанып, аларны күзәтеп кайтты. Кызларның йөзләренә, күзләренә яшертен генә караштырып, алар- нын характерларын, кем булырга мөмкинлекләрен фараз кылды. Кызлар таза, саф, сылу иделәр, алар хакында начар уйлыйсы да, киләчәкләрен ямьсез итеп күрәсе дә килми иде... Шиксез, аларның бала чаклары, яшьлеге күңелле рәхәтлектә, туклыкта, муллыкта һәм тәрбиядә үтәр... Алар арасында Дилә кебек бик яшьли нужа чигеп гомерлек чир алучылар булмас... Кинәт аның сулъяк күкрәгендә нидер чәнчешеп алды, ул йөзе белән тузанлы тонык тәрәзәгә борылды һәм кызларга әйләнеп тә карамады... Өйдә дә ялгыз. Шәфкатьсез ялгызлыкны онытып торыр өчен күңелгә хуш берәр шөгыль эзләп табарга кирәк иде. Табарга, табарга, беренче кичтә үк бирешергә, жебеп төшәргә һич тә ярамый... Ул кәстрүлләрдә жылыта-жылыта ваннага су тутырды, кереп ягты. Озак кына иркәләнде, хәтта йокымсырады. Сөякләре мәмрәп, гәүдәсен талгын бер көчсезлек биләгәч кенә судан чыкты. Идәнгә чәчрәгән су тамчыларын берәмтекләп сөртте, бер тотынгач, дымлы чүпрәге белән бөтен квартираны тузаннан арындырып, почмакларны, диван асларын сыпырып чыкты. Аннан ут яндырмыйча гына диванга ятып торды. Почта ящигын карап менде. «Нейс Дойчланд» газетасының берьюлы ике саны килгән иде, кырын ятып аларны караштырды, торып утырып карады... Тынычлык килмәде. Киресенчә, газеталар аның хәвефле шөбһәләрен арттырдылар гына... Якын Көнчыгышта менә-менә кабынам дип пыскыган сугыш куркынычы бермә-бер көчәйде... Шунда, Сүәеш тирәсендә кабынган ялкын бөтендөнья сугышын—олы. дәһшәтле янгынны дөрләтеп җибәрсә?.. Кем белсен... Израиль иң хәтәр капиталистик илләрнең Якын Көнчыгыштагы коралланган ялчысы гына... Дилә дә йокларга яткандыр... Ни уйлый икән?.. Кинәт ул тынычсызлыгынын сәбәбе Дилә түгел, Әхәт икәнлеген төшенде. Дилә өчен ул тыныч! Ил имин булсын да савыгып кайтсын!.. Жүләр хатын түгел Дилә, дүрт ел эчендә дүрт пот тоз ашамасалар да. кайгы-шатлыкны байтак татыдылар. Квартирасыз интегүләр, акча җиткерә алмыйча җәфаланулар, икеләнүләр, борчылулар барысы да уртак булды. Яшәү урынының юклыгы кеше рухын изә, аны шәхес буларак кыса, кечерәйтә... Чит кешеләрдә яшәп ятканда гаугаланып, ка- шык-аяк шалтыраткан минутлар да булмады түгел... Квартира алганда әлеге дә баягы Әхәтнең ярдәме тиде. Редактор янына тәкъдим белән керде, аны ышандырды, үтенеп шәһәр башкармасына барды. Сөйләшә ала, үзен куя белә, дәлилләре төпле. Казан егете шул... Әллә шул яхшылыкларынын барысын да үзенең вак, яшерен максатлары хакына гына эшләдеме ул? Әнә шул пычрак «буйдаклар фатиры» ачкычына темнен сузып кына путевка артыннан чаптымы? Диләнең авыруында, Идриснең кайгылы хафасында һич гаме юк идеме аның? Идрис, Әхәт белән бергә эшли башлаган көненнән алып бүгенге тынгысыз кичкә кадәр эзлекле рәвештә уйлый-уйлый килсә дә, үзенең бүлек мөдирен турыдан-туры эт авызына салырлык гаеп-кыек тапмады. Шулай булса да аны исемсез үкенеч кимерде. Ресторанга бармавы өчен дә, үз тормышының тулысы белән иптәшләре күз алдында узуы өчен дә кыйналды Әхәт барын да белә диярлек: Диләнең авыруы. Идриснең шуна чамасыз борчылуы да ана мәгълүм. Үз хатынына путевканы да үзе генә юллап җибәрә алмады бит ичмасам!.. Ул барын да белә... Идрис Әхәтне беләме соң? Психоаналитик анализлар ясап, кешенен үз эчәк-бавырларыннан чыгып кына кин дөньяга бәя биреп йөрүчеләрне яратмаса да, Идрис хәзерге минутта үзе өчен шактый кызыксыз нәтижәгә килде. Яшькә Әхәттән олырак булса да, редакциядә бер бүлмәдә утырып эшләсә дә. ул кеше күңеленә җентекләп үтеп керә алмый икән. Юк андый үткенлеге Идриснен!. Ул үзенә зарарлы дәрәҗәдә беркатлы, гади зат. Бер күзәнәкле. Эчендәгесе тышында. Яхшыгамы бу, ямангамы? Кешенең эчке дөньясына тирәнтен үтеп керә белмәгәч — яхшы белән яманны аера алмыйсын дигән сүз. Дус белән дошман синен тирәдә бердәй иркенлек белән урын алып торалар... Син — сукыр... Син— томана... Эштә ялгышуларны, юлда адашуларны кеше үз башыннан кичерә дә оныта, үз иптәше, үз якыны турында ялгышканда тойган әрнеткеч, ачы хисне исә кеше гомер буена саклый. Ул чын күңеленнән гарьләнә иде. Иренеп кенә җәйге төн иңде... Тып-тын... Әллә кайда гына әтәч кычкырды. Идрис һаман Диләдән бигрәк үзе турында. Әхәт турында, ике килми торган гомер турында, эше турында, аннан тагын Әхәт турында өзлексез уйлар чуалышында интегеп йокысыз ята иде... ЯЗ ГЫПЛӘҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫ» Ул редакциягә бар кешедән дә алданрак килә. Бу гадәт Яна Бистәдәге Күл урамында Зәкия карчыкның ярым караңгы, ярым чүмәшкән дымлы тәбәшәк өенең песи учы хәтле генә бүлмәчегендә яшәгәннән бирле калды Шул чакта ук Идрис редакция бүлмәләре аулак вакытта иртүк килә дә язасын язып, укынсын укып, кирәген хәстәрләп куя иде. Яна квартира алгач та өйрәнелгән гадәтен ташламады. Матбугат йортына каршы гына кафеда борчак боткасы салынган бифштекс ашап, бер стакан кефир белән хушлангач, ул ашыга-ашыга өченче каттагы бүлмәсенә күтәрелде. Иң әүвәл, баш саф чакта дип, чираттагы санга ике мәкаләне редакцияләде, уйланып кына, Сәйдәш көйләренә сызгырасызгыра берничә хатка җавап язды. Татарстаннан читтә яшәүчеләргә җаваплары гадәттәгедән озынрак, тәфсиллерәк һәм ягымлырак барып чыкты. Шушы зарур эшләрне тәмамлагач, тәрәзә каршысына басып, инде шактый җанлана башлаган Бауман урамына карап торды. Кешеләрне кеше арасында сынарга яратса да, ул шәһәр урамнарын, зиннәтле йортларны кешесез, аулак чакта күзәтә. Бүген эш белән мавыгып вакыт үткәне сизелмәгән, урам шактый тыгызланган, халык тротуарларга сыймыйча арлы-бирле агыла... Борылып урынына килде, өстәл тартмасыннан һейненың немецча җыентыгын алды, сүзлеген җайлап кул астына куйды, кычкырып ашыкмыйча гына укыды. Туктап шигырьне күңелдән кабатлады, Дилә хәтергә төште... «Мәскәүгә якынлашып киләләр!» Бүлмәгә бер кыз килеп керде. Сөрмә тарткан зуп-зур күзле, сусыл иренле, җитен сүседәй йоп-йомшак аксыл чәчле гаҗәп дәрәҗәдә мөлаем бу кыз редакциягә элек тә кергәли иде. Пединститутта чит телләр факультетының инглиз теле бүлегендә укучы бу кызны Идрис Әхәг янына килеп-китеп йөрүче байтак кызлардан аерып куя. Бигрәк тә кече күңелле, саф һәм итагатьле булып күренә иде ул аңа! Моңарчы гел Әхәт барында гына кергәнгәме, кыз, кыюсызланып, ишек катында тукталды, аның шулай иртә килеп керүенә гаҗәпсенгән Идрис тә кызарынды. — Хәерле иртә, Идрис абый,— диде кыз, юаш кына. — Саумы, Лида. Узыгыз, уз. Аларның моңарчы кара-каршы сөйләшкәннәре дә, исемнәрен аташканнары да юк иде сыман?.. Әллә сез дияргә инде, әллә син?.. Ул кызга кабат урын тәкъдим итеп караса да, Лида узмады, чыгып та китмәде, башын чак кына боргалап Идрискә томырылып тик басып тора бирде. Ниһаять, үзе ап-ачык күреп торса да: — Әхәт килеп җитмәдемени? — дип сорады. Идрис, аягүрә басып, урындыкны аңа таба этәрде: — Көтәргә вакытыгыз бармы?.. Килеп җитәргә тиеш. Кыз урындыкның бер читенә генә утырды, гүгәрәк, матур тез башларын капларга тырышып, үтә кыска күлмәгенең итәкләрен тарткалап карады, ахыр, озын керфекләрен төшереп, күзләрен генә яшерде. Кызның күзләре саф зәңгәр иде. — Сылу кызлар да минем өстәл тирәсендә утырсыннар әле,— дид& Идрис, шукланып.— Югыйсә кергәне бере туп-туры Әхәт янына уза да китә. Минем өлешкә йомыш белән керүчеләрнең бик әзе генә сөзе- леп кала. — Әхәт янына шулай күп керәләрме, Идрис абый? Ул, артыгын ычкындырганын чамалап, сүзне төзәтергә ашыкты: — Йомыш белән дип ачыклаган идем, Лида! Кыз яшертен генә көлеп алды. Иртә таңнан кызлар турында сөйли башладыгыз, Идрис абый. Мин сезне бер изге җан дип йөрсәм... — Сәбәбе бар, сылу Лида. Кыз күзләрен тагын да зуррак ачып ана текәлде: — Әхәт сезне дөнья йөзендәге иң тыйнак кеше дип мактаган була тагын! — Хатынны санаторийга озаттым да буйдак егет булып калдым ф Ничек, шукланырлык сәбәп түгелмени? Лида бу кадәресен бик яхшы белә иде. Кичә аэропорт ресторанын- яан Әхәт туры аларга кайтты һәм Идриснең Диләсен ничек-ничек озатуын нык кына гаҗәпләнеп, чак-чак арттырып бизәп сөйләп бирде. (Күз яше үк чыгармаган иде Идрис чыгаруын!) Шуңа күрә кыз, Әхәт килмәгәнен белә торып, Идрисне — хатынын озатканда елый ала торган япь-яшь ирне, карарга кергән иде. Әхәткә ышанып бетмәгән иде кичә Лида, Идриснең тиктомалдан шукланып сөйләргә ябышуы кызның күңелен кайтарды. Кызны ни беләндер рәнҗетүен анышып алган Идрис шундук башка юнәлеш алды: — Имтиханнарны ярасызмы? — дип сорады. — Үзебез ярылмасак ярый ла... Әле белгән юк, Идрис абый, берсекөнгә беренчесе. — Шүрлисезме? Лида матур муенын боргалап сүзсез генә ияген какты. — Эшкә кая җибәрәләр? — Тәтешкә диләр. Идриснең Тәтештә булганы бар. Ул Идел буйларын, биек-биек яр- g ларны, йөрәгеңнең ныклыгын сыный торган текә баскычларны, яр ас- » тындагы сапсалкын чишмәләрне, шәһәр ягасындагы юкәлекләрне мак4 тарга тотынды. Кызның искитмичә генә тыңлап утыруын күргәч: u — Нәрсә, ышанмыйсыңмы әллә?—дип сорады. w — Күнел ачарга бармыйм ич мин анда, Идрис абый... Эше ничек * булыр бит... Коллектив, квартира, мәктәп... — Китәсе килмиме? — Сез Казанны Тәтешкә ансат кына алыштырыр идегезме соң? Казан Казан инде... Башкала! Без бит әни белән икәү генә торабыз Ях- шымы-яманмы — үз йортыбыз. — Сез олы кешеләр сымак сөйләп җибәрдегез. Көлгән чакта Лиданың мул күкрәкләре тирбәлеп тордылар: — О, Идрис абый!.. Миңа уналты яшь түгел ич! Менә нәрсә өчен кергән икән бу кыз дип уйланды Идрис... Ул иртә таңнан Әхәтне эзли, мөгаен генә шәһәрдә калу мөмкинлеген юллаш* тырып йөридер... Алай дисәң, нигә Әхәт килер чакта гына капылт чыгып китте?.. Җитмәсә: «Мин кергәнне Әхәткә әйтмәгез, Идрис абый», дип тә үтенде... Редакция хезмәттәшләре килә башладылар, ишек бер ачылды, бер ябылды, хәл белештеләр, коридордан бөркелеп тәмәке төтене керде. Әхәт күренмәде, бүген ул нык ук соңга кала иде. Идрис аларның өйләренә шалтыратты. Өйдән Әхәтнең әтисе карлыккан нәзек тавыш белән: — Үз вакытында чыгып китте, берәр яры кагылдымы әллә? — дип хафаланып җавап бирде. — «Чаян»нан эш алган иде, шуның артыннан йөридер алайса,— диде Идрис, аны тынычландырып. Хезмәттәшләрнең аяк тавышлары тынуга, Әхәтне сорап авыл агае керде. Ябык кына, тәбәнәк кенә, ак яңаклы, бәләкәй күзле бу агай йомышын әйтмәде, Нуруллин кирәк ие, диде дә фуражкасын учында изеп, түшәм санап таптанды. 3 3 «к. у > м ю. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН 33 — Кибетләргә дә керәсе бар иде, якадан бер урармын әле алайса, якының Бәдретдин абыең керде ие дип әйтерсең,— дип чыгып китте. Редактор да Әхәтне эзләтте. Кулына озынча бер әйбер тотып Әхәт унберенче яртыда гына килеп керде. Икенче кулы да буш түгел икән, анысында ак марляга ураган йомры төен, һәрвакыт көяз егетнең бүген кырынмаган булуы бердән күзгә ташланды. Күз төпләре тирәнәеп калган, кыяфәтендә талчыгу, йончу сизелә. Үзе керде дә Идрис өстәле янында тукталып, төеннәрне берәм-берәм аның каршысына куйды. — Күрәсеңме боларны? — Күрәм. — Нәрсә бу? — Кыз булсаң, «ябышып чыгарга җыенганның өшәнчекләре» дияр идем. Ә болай аермыйм, нык төргәнсең,—диде Идрис, төеннең озынчасын капшап. — Абайладыңмы? — Балык дисәм инде. — Комагайның борыны сизә тагын. — Чират тордыңмы? Әхәт төксе генә кашын җыерды да урындыкка лып итеп утырып тәмәке кабызды: — Чиратта тинтәк торсын! — Бу түгәрәге нәрсә? — Анысы... кара икра. — Каян каптырдың син боларны? Әхәтнең кашлары тагын да яман җыерылдылар, ул тонык бер тавыш белән: — Ришвәт. Взятка. Мине сатып алырга маташалар,— диде. Идрис, көләсе килмәсә дә, һе-һе-һе дип көлде, тик тегенең шаярырга исәбе юк иде. — «Чаян»нан шәһәр хладокомбинатын тикшерергә биргәннәр иде. Вәлиәхмәтов дигән бер бәндәне эшеннән куганнар. Күргәнсеңдер ич, тәбәнәк кенә, юаш кына!.. Республикада балык институтын бетергән бердәнбер белгеч. Уникум! Шуны эшеннән алганнар. Тотындым тикшерергә... Баш җитмәслек чәбәләнгән йомгак... Эш ачыклана, тиешле эзенә керә дип йөргәндә генә, исән-сау торасыңмы, кодагый?!. Төнәген шул кеше мин югында өйгә кергән дә: «Мин Әхәтнең якын дусты... Менә Әчтерханнан посылка алдым, аңа шушы бүләкләрне тапшырсагыз кана» дип шушы ике төргәкне калдырып чыккан. Идрис кабаланып кечкенә төенне чиште, аннан ялтырап торган бизәкле калай банка килеп чыкты. — Оһо. килодан артык монда. — Балыгы да экстра!.. Кызыл балык, майлары тамып тора... Шул яна дустымны эзләп вакыт үткәрдем... Адресын табып өенә бардым, бикле. Әллә мин киләсен белеп эчтән бикләнеп ятты инде, сволочь! Банка капкачын ачып иснәп карагач, Идрис кычкырып ук җибәрде: — Исе лә исе! Авыз суын китерә!.. Әхәт, ул-бу булмагае дигән сыман, төенчекләрне бергә төрештерде дә җирәнеп кенә үз өстәл тартмасына ыргытты: — Туры килмәде, чыраена сылый идем. — Нигә куганнар соң аны? Хаксызгамы? — Шулайрак... Фактларның күбесе аның яклы иде. Комбинатта бер иш халык төйнәлгән, шомалар, каһәр! Сазаган чуртаннар. Ашаганнар Вәлиәхмәтовның башын! Ну моннан соң!—Әхәт йодрыгы белән өстәлгә сукты.— Сагайдым! Нәрсәнедер исәпкә алып бетермәгән- мендер кебек. — Әгәр чын күңелдән китергән булса? — Ришвәтне чын күңелдән китерәләрме? Тикшерү бетмәгән, эзлә нү дәвам итә. Ул минем ниләр чокып чыгаруымны да. ни уйлавымны да белми. Үзе утырган ботакны үзе кисте, җүләр. Пычрак җан эше. Хәзер керәм дә чаянчыларга сөйләп бирәм. ♦ — Сине редактор чакырган иде. = — Хәзер, хәзер... 3 — Бер уңайдан өеңә дә шалтырат әле, борчылып тормасыннар. 3 Вәлиәхмәтов турында читтән берәрсе сөйләсә, Идрис ышанмас иде. ч Тәбәнәк кенә, соңгы мода белән киенгән пөхтә бу «ешенең елмаеп кына Әхәт янына кергәләвен ул да күрде. Төпле, эшлекле кеше дигән = тәэсир калдырган Вәлиәхмәтов, баксаң, гап-гадн ришвәтче икән! < Көтелмәгән бу яңалык кичә йокысыз яткандагы уйларны тагын = өерләп күңелгә китерде... Никадәр икеләнсә дә, аның бу хәбәргә ыша- £ насы килми, хак булган тәкъдирдә дә, Идрис Вәлиәх.мәтовның бу иша- < рәсемең нигезендә эчкерсезлек, юмартлык, яхшылык адымы гына эзли ь иде... Нахакка рәнҗетелеп эшеннән куылган белгеч... Аның язмышын = моңа кадәр байтак оешмалар, халык контроле, хәтта үзәк газеталар < да тикшергән инде. Ләкин алар берсе дә Әхәт юнәлгән сукмактан кит- £ мәгәннәр, ул ачарга тырышканны тапмаганнар, Вәлиәхмәтов Әхәтнең хак юлга төшүен күреп торган, үзенең җиңеп чыгачагын сизенгән... Күңеле йомшармасмыни кешенең?.. Урлаган балык түгел, дусларыннан ® килгән бүләк!.. £ Тукта! Әгәр шушындый ришвәтне Әхәткә түгел, ә Идриснең үзенә «> китерсәләр?!. * Әхәт чаянчылар янына төшеп менде, редактор янына кереп чыкты, 3 үз урынына утырып газеталар актарырга тотынды. Идрис аңа сынап t- карап-карап торды да: — Син, егет, нигә Лидага өйләнмисең? — дип сорады. Әхәт кадап кына аңа карап алды. — Яучы итеп җибәрдеме? — Осталыгым юк. — Хәйләң барып чыкмады, колагың кызарды. Алдаша белмисең, Идрис. Әйт, күпмегә сатылдың? — Мине дә, Лиданы да шул кадәрегә барып җитәрлек хөрт кеше’ ләр дисеңме? Әйбәт кыз ич! — Каян беләсең син аны? — Күргәнем бар. — Күреп кенә кешене белеп буламы? — Карап, сынап торганым бар... Аннары, кешеләр турында начар уйларга өйрәнмәгән. — Матур сөйләмә, дустым Аркадий!.. Өйләнмим, өйләнергә уйлаганым да юк... Киңәшең өчен рәхмәт. Сизәм, кыз активлыгын көчәйткән. Синең янга кереп энҗе яшьләрен түккәндер әле? Идрис Әхәткә бу турыда сорау бирүенә үкенде. Шул гына җитмәгән иде, Вәлиәхмәтов турында сөйләп һушын алды, хәзер Лида хакында да яман сүз әйтсә, бөтенләй аяктан егар. Сукыр син, Идрис, дияр... Томана син, Идрис, дияр... — Нигә мине өйләндерергә ашкынасың?—диде Әхәт, сүзне үзе куәтләп.— Туйда барыбер эчмисең инде... — Әйбәт кыз, тыйнак,— диде Идрис икеләнеп кенә. — Тыйнак? — Идриснең котын алып Әхәт аскы иренен тешләде.— Әйбәтен дә әйбәт, тик менә кем чарлагыннан караганда әйбәт кыз?.. Безгә бер белгеч кергәләп йөри... Мәкаләләрен дә бастык. Яшь кенә. Кара гына... — Тәүфыйкмы? — Өстенә бастың... Исемен дә белеп такканнар иблиснең!.. Кыз* ларны чүки генә инде шул Тәүфыйк!.. Өйләнмәгән. Менә дигән квартирасы... Казанка буенда дачасы... Төскә-биткә дисәң — киноартист. Тел бистәсе! Кыюлык дигәндә, тау актара... Лида шул мутның сөяркәсе булып өч ел йөргән. Идриснең эче салкынаеп китте: — Гомердә дә ышанмыйм. — Өч җәй шуның дачасында куна-төнә ятты. Син аны кура жиләге жыеп, хризантемаларга су сибеп кенә йөргәндер дисәң, күзле сукыр... Беләсең килсә, шул Тәүфыйк аткарды да аны миңа. — Ничек? Нигә? — Туйган. Җиләгән. Ялыккан. Көн саен күркә ите дә туйдыра. Әле ярый телефон шалтырады. Дилә шалтырата икән. Мәскәүдән. Идрис калтыранган куллары белән трубканы алды. «Идрис! Исән-сау гына килеп җиттем». — Котлыйм. Кәеф-хәтирәләр кайсы баскычта? «Рәхмәт. Әйбәт. Билетны компосировать иттем. Поезд көндезге өчтә китә». — Хәерле юл, Дилә. «Тавышың бик зәгыйфь чыга». Ул астан гына Әхәткә күз салды. Әхәт аның янына ук килеп басып бөеренә таянган, танчынмыйча тыңлап тора иде. — Телефон начар эшлидер. Ул трубкага өрә башлады. «Кичә нишләдең?» — Минме?.. Берни дә. «Ничек алай берни дә?.. Эч пошудан үләрсең алайса... Авырма! Кафеда ашадыңмы? Акчаңны кызганма... Мин чирләгән дә бик җиткән... Кинога кер, ял ит... Башкорт театрының гастрольләре. Мактыйлар, аларны кара. Әтиләрдән хәбәр-хәтер юкмы?.. Китапка кадалып кына ятма. Җәй матур... Вагон тәрәзәсеннән сандугачлар тавышын ишетеп килдем». — Тырышырмын. «Сез анда ничәү?» — Гадәттәгечә. «Әхәткә сәлам әйт. Чәчәкләрен шиңдермичә алып килдем». Әллә барын да ишетеп торган инде, Әхәт сораусыз-нисез генә трубканы алды да ягымлы, шат тавыш белән Диләгә эндәште: — Бу мин әле, Дилә ханым... Сәлам! Бар бит бәхетле кешеләр... Мәскәү нишли, гөрлиме?.. Мин сездән бик-бик көнләшәм! Дилә Идрисне көнләштереп көлде: «Артыгын көнләшеп куймагыз тагын». Аларның рәхәт итеп, тәмләп сөйләшүләренә Идриснең ачуы чыгып торды. Әхәт юктан да кызык ясап көлде, Диләне көлдерде, менә кем бәхетле ул! Тәм табып яши, дошманнары юк, үз күңелен үзе күрә, кешеләргә яхшылык китерә!.. Икәүләшеп Диләгә хәерле сәфәр, савыгып кайту теләделәр. Бүлмә эче тынып калды. Идрис шактый утыргач кына: — Нигә Вәлиәхмәтовның бөтен этлеген язып чыкмыйсың? — диде. Әхәт башын калкытмыйча гына: — Егылганны нигә тибәргә?—диде.— Болай да эшеннән сөргәннәр. Җиткән. Шактый буазланган капчыгын җилкәсенә салып, ямьшәйгән картузлы баягы агай керде. Капчыгын ипләп кенә идәнгә куйды, ике кулын сузып Әхәткә таба китте: — Ару гына эшләп ятасызмы, Әхәт туганай? Менә без дә килеп чыктык. — Саумысыз, агай. Утырыгыз, сөйләп җибәрегез. — Менә килеп чыктык әле,—дип кабатлады агай, бәләкәй күзләрен челтчелт йомгалап.— Хәтәр олы йортта эшлисең икән, менә-менә жыгың чыгар. Ул арада Әхәтне макет карап чыгарга секретарь бүлмәсенә дәш- ф теләр. Әхәт тиз-тиз кәгазьләрен барлады, үзен йотардай булып комарланып карап торган агайны Идрискә күрсәтеп: — Син бик һәйбәтләп кенә агайны тыңла инде,— дип кереп китте. — Менә, абзый,— диде Идрис, эшен куеп,— серегезне барыбер миңа чишәргә туры килә. — Сина сөйләмим. — Алар тиз генә бушамаслар... Хәер, ихтыярыгыз бәрәңге... — Ничегрәккә китә соң мондаен сансызлык? — диде агай, кинәт гөжләп.— Бездә булды, жиңгәсе. ягъни минем жәмәгать. тавык суйды, аны йомшак түшәгебездә йоклатты... Юл төшеп Казанга килә каласың икән, онытма, шулай-шулай, әбәзәтельне кереп чык, диде... Керсәм, вәт сиңа, кәжә тоягы күрсәтә... Без бит аңа тавык суйган, тамагына таш булып утыргыры... — Гозерегез нәрсәдә соң сезнең? — диде Идрис, көлүдән чак тыелып. — Сала кешесен сайламас дип әйткән иде аны хатын... Кара, ә. и гыйбди диме?.. Тавык ботын кимергәндә яман туганлашкан иде, хәзер ы танымаганга салыша, каһәр. . Борын чөенке егетнең, борчакның эресен if яра!., йомышны сиңа сөйләдем, ди. тот капчыгыңны Аңа да сөйләмим. ® Бәдретдин төшеп калганнардан түгел, барыбер юлын табар, үзенекен а итәр!.. Казанда начальство бер ул гына түгелдер әле. Тавык ашаган- з да ал да гөл... ** Әхәт секретариаттан чыккач. Идрис ана Бәдретдиннен зар-каргыш- я ларын сөйләп бирде. “ — Председатель өстеннән йөри, юньсез,—дип көлде Әхәт.— Син ана өч тәңкә бирерләр. Тавыгы шуннан да кыйбат тормагандыр. Жулик! Завхозлыктан төшергәннәр аны, шуңа үчегеп йөри. Зарыктырып кына төшке аш вакыты житте. Бер иш халык, су кереп кайтырга дип, редакция машинасына төялеп Казанкага китте. Әхәт белән Идрис капкалап алырга икенче кат буфетына төштеләр. 3 Өчпочмакларны типография ашханәсеннән яна гына керткәннәр икән, әнә алар, авыздан су китереп, пар агып, куна өстендә тезелешеп яталар. — Ничәшәрне алабыз? — дип сорады Әхәт. — Икешәр житәр. Берәр йомырка ал. Тавык ите дә ару гына күренә түгелме? — Ну ашыйсың да инде. — Синең якын дустың Бәдретдин аппетитны кузгатты. Өстәл бушаганны көттеләр. Урыннары тәрәзә янына туры килде Ишек алдында машиналардан зур-зур рулоннарны тәгәрәтеп газета кәгазе бушаталар — Синең югары як ничек? —дип сорады Идрис. — Ж,үләр. «Камюэдан баш авыртамы? Шулай да үзебезнең әрмән, молдаван коньяклары шәбрәк. — Патриотизм! — диде Идрис, өипочмакны нык кына умырып. Әхәт исә вак-вак кабып, тиз-тиз чәйнәп ашый иде. — Ресторанга эчәр өчен генә йөрмим, бел, үтә кызык кешеләр очрый анда.УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Кичә дә очрадымы? — Тешеңне ыржайтма, картлач. Синең андый кеше белән төшеңдә дә очрашканың юк. Тормышы жиде легендага җитәрлек. — Нинди асыл сөяк инде ул? Утыра торгач, Идрис Әхәткә ияреп ашыгыбрак ашый башлый иде. — Кабаланма! Иң элек бер сорауга җавап бир: кеше үзе турында берни дә яшермичә кайда сөйли ала? Я. я! — дип тыкырдатты Әхәт. Идрис ашаудан туктап уйланды. — Юлда, вагонда. — һәй. юл анекдотларына ышана башласаң!.. Юлда мин Мисыр короле Фарукның кияве булып йөрим. — Суд эскәмиясендә,— дип, күрше өстәлдән кемдер ярдәмгә килде. — Сай йөзәсез,— дип башын селкеде Әхәт.— Кеше үзе турында фронтта, төрмә камерасында һәм ресторанда гына сөйли. Беренчесендә ул үлем белән, икенче очракта коллык белән, өченчесендә үзе белән үзе очраша!.. Барып җиттеме? Тавык ите чыннан да тәмле иде. Артык симез дә түгел, ите сөяктән аерылып тора, хуш исле. Якын өстәлдәгеләр авызларын чапылдатмаска тырышып аларның сөйләшүләрен тыңлыйлар. Әхәтнең һәрвакыт кызыктыргыч нәрсәләр сөйләвен барысы да диярлек беләләр... — Кичә очраган кошың да мәс иде алайса? — Бик эчә... Шул сәбәпле хатыны ташлаган тегене, бала-чагалары сәлам дә бирмиләр, эшеннән куганнар. Миллион километр очкан летчик. Миллионер! — Исерекләрнең мәгънәсез мактанышуын яратмыйм,— диде Идрис, кистереп. — Ата казың күкәй саламы?.. Мин дә кочаклашып утырмадым... Ләкин беләсем килде: нигә эчә башлаган ул? Бөтен нәрсәсе бар, җитеш: белеме, һөнәре, дәрәҗәсе, даны, семья бәхете, акчасы, иптәшләре... Бер селтәнүдә башны кыеп төшермә әле син. Идрис-хөкемдар! Ләззәтле ит белән мавыгып чәй суынды, салкын чәйне голт-голт итеп кенә йоттылар. — Тагын бер тавык, биш өчпочмак ашарлык хәл бар әле мийдә,— диде Идрис. — Гуҗ бине Гонык Икенче! Коридорда бөркү һәм бугазларны кымырҗытып буяу исе аңкый. Аргы башта. «Чаян»чылар турысында, пумалалар тоткан, акшарлы кием кигән буяучылар күзгә чалынды. — Тагын ремонт. Ел саен кайнаттыралар.— диде Идрис. — Ленин районында Галимҗан Ибраһимов проспектында яна өйләнешкәннәр скверы ясадылар, алмагачлар утырттылар, кайнар речьләр сөйләделәр... Язып та чыккан идек, хәтереңдәме?.. Алмагачларны йолкып ыргытып каеннар китереп тезделәр... Инде быел яз бакчаны тамырыннан корытып, проспектка асфальт җәеп маташалар..* Идрис, кеше-мазар юкмы дип, артына борылып карады. — Су коенып килгәндә дә хөрт булмас иде,— диде ул. — Безгә иртәрәк китәргә кирәк,— диде Әхәт, өзеп. — Кая? — Әллә футболдан да кыйракламакчы була инде? Кичәге кебек, миннән качмассыңдыр бит? — Кичә син киткәч үкенеп маташтым... Бүлмәгә кергәч, Әхәт диванга җәелеп утырды, ашык-пошык кына иске журналларны актаргалады, тәмәке кабызып, баягы фикерен дәвам иттерде. — Әгәр мәсьәлә син әйткәнчә җиңел генә хәл ителә торган булса, ай-һай ансат ул!.. Булган эчкечеләрне юк дип уйлыйсың да күз йомып яши бирәсең.. Әмма мин соңгы вакытларда эчкечеләргә төбәбрәк карый башладым. Күп теттем мин аларны газетада,— дип сүзен сөйли бирде,— Хәзер язмыйм, алынмыйм... Аңлап бетермим, үз дәлилләремә ышанычым кимеде. Бер күнел йомшаклыгы, ихтыяр көче булмау белән генә шундый олы социаль күренешне аңлатырга ярамый... Был- ♦ тыр көз Салехардта гостиницада бер кооператор белән бүлмәдәш булдык. Сөйләмәдемме икән сиңа? — Юк шикелле,— диде Идрис, кызыксынып. — Шул сөйләде. Кайдадыр җәһәннәмдә, Салехардтан да төньяк- тарак, Обь култыгында тәэминат бүлегендә эшлим, ди. Июнь башларында навигация ачылгач, баржа белән аракы китерәләр икән. Җан башына күпме икәнен дә әйткән иде, онытканмын. Баржа килгәч, ун көн эш бөтенләйгә туктала, ди. — Нәтижә? нены төшендә дә күрмәгән. Әхәт сизелерлек кыза башлады. Ул, гомумән, бүлек мөдире буларак, Идрис белән сүз көрәштерергә ярата, һәрчак жинүче булып, соңгы сүзне үзе әйтеп калырга омтыла иде. Тик Идрис газета-журналлар- ны күбрәк, нигезлерәк укый, хәтере дә шәбрәк, ул мөдирен көч түкмичә дә җиңә, бирелергә яратмаган Әхәт еш кына кыдрачлана, кызып китә иде. Әмма Идрис бүген баш бирмәде: — Немец телен үз телем кебек белгәнче тырышачакмын,— дип үзенекен сукалады. — Максат? — Немецларны фашизм белән багланышта гына түгел, халык буларак та беләсем килә. — Тагып сугышырга туры килер дисеңме? — Белә торуның зыяны булмас. Тел сугыш коралыннан бигрәк аралашу чарасы да биг ул. Үз халкыңны белер өчен дә өйрәнергә кн- — Өч айда еллык норманы тамчысына хәтле чөмереп бетерәләр.. Менә сиңа нәтижә... Тормыш шартлары кинәт үзгәрә. Муллык, туклык килә. Кешеләр җитәрлек акча алалар, вакытлары да күп кала. Ә алар вакыт белән акчаны ничек тотарга өйрәнмәгәннәр, әзер түгелләр!.. Ары-бире сугылалар да хәмергә ташланалар Культура дәрәҗәбез күтәрелгәч, аракыдан җирәнә башларбыз. — Юаттың!.. Тормыш күренешләрен бик ансатлаштырып аңлатасың. Чәкәләшеп туймадылар, кешеләр кереп бүлдерде. Алар чыгып киткәч, Идрис һейнены актаргалады. Әхәтнең сүзе бетмәгән икән. — Берәүләр эчә, икенчеләр кирәге булмаса да тел өйрәнә... Хобби заманы. Бер анекдот сөйлимме? — Барыбер онытам мин аны,—диде Идрис, китабыннан аерылырга теләмичә. — Ташлап торчы китабыңны!.. Юлда-мазарда төтен җибәрергә үзем дә үлеп яратам. Кызлар хәтәр кабалар шул чит тел дигән кармакка. Валлаһи!.. Тик былтыр троллейбуста бер кыз авызны пешерде... Керүгә күреп алдым тегене: эксцентричный зат! Күзләре миндаль чикләвеге кебек... Минем дә сынатасым килми Тездә журнал, шәбәеп кенә утырып барам, малай, теге кызга караштырып алам, шунда инглизчә ярырга тотынмасынмы?.. Чандыр гына тагар кызы, тәки халык алдында кызартты. Шуннан бирле сагаям . Август башларында Казанга абитуриент кызлар, сары чебешләр килеп тулганда шәп була нде!.. Ә сиңа нәрсәгә тел?.. Европага жыенмыйсын, кызларга күзең төшми. Идрис җыентыкны өсгәл тартмасына салды: — Немецлар минем әтине үтергәннәр. — һейне үтергәнме синең әтиеңне? Синең әтиеңә аткан немец һей УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН рәк. Дөнья бер, без гомер-гомердән йомылып кына яшәмәгәнбез, йомылырга уйламыйбыз да. Идриснең сабырлыгы Әхәтне тагын да ярсыта торган иде, бүген сүз шушы урында өзелде, аны редактор янына чакырдылар. Иртәдән бирле Казанны читләтеп кенә әле Арча ягыннан, әлеОслан тауларына тия-тия узынган болытлар, ниһаять, шәһәр өстендә куердылар. Урам шау-шуын күмеп күк күкрәде, Әхәт, редактор яныннан чыгып: — Тәрәзәне яп! — дип кычкырды. — Куркасыңмы? — Анысы минем эш. - Ул яшен сугудан, тимер юл аркылы чыгудан, судан, гомумән, очраклы үлемнән курка иде. — Барып та чыкты, бәреп тә екты. — Нәрсә мыгырдыйсың син анда? —диде Әхәт, тәрәзә ябып маташкан Идристән шигәеп. — Футболны изде бу, әйеме? Уенны кичектерерләр бит? — Янгыр түгел, таш яусын,— диде Әхәт, шүрли-шүрли генә тәрәзәгә якынаеп.— Хәлләр яман яманын, чиләкләп коярга жыена! — Казан уенчыларының ныклыгын сынап карыйлармы?.. Шулай, Ильяс пигамбәр кем яклы икән?.. Ике система очраша бит! Янгыр бер-ике тапкыр тып-тып итеп тәрәзәләргә сызып-сызып сыланды да ишеп яварга кереште, бүлмә эче шунда ук караңгыланды. Әхәт ишек тирәсендә кул кушырып торды, аптырагач телефоннан шалтыратты: — Ну, бәрә!.. Бәхет юк икән!.. Трубкасын куйгач, Идрискә кычкырды: — Әй, Идрис! Австрияклар немецчә сөйләшәләрме? — Юк. Аларның үз шивәләре. Гәрчә, бер-берсен ансат аңлашалар. Әхәтнең сүрән йөзе яктырды. — Әйдә, футболчылар белән очрашып сөйләшәбез? Мин интервью алам, син тәрже.мә итәсең. Интегүләреңнең файдасын күреп куаныйк. Әнә, шеф-мөхәррир яңа идеяләр белән аз керәсез дип шелтәли. Хәзер үзен үгетлим. Редактор яныннан ул кара коелып чыкты. — Яналыкны аңламыйсыз... Спортның эчке мәгънәсен белмисез... Берегез дә аның тәмен, халыклар дуслыгын ныгытудагы ролен бәяләмисез. — Нәрсә диде? — Официаль материаллардан башка бер юл өстәмәгез, ди. Димәк, килделәр — гутен таг. Киттеләр — ауффедерзайн. — Немецчәне син үзең дә каты ыжлатасын икән! — Ипилек-тозлык. — Сиңа кызлар сөярлек өйрәнәсе иде,— диде Идрис, аның күңелен күтәрергә теләп. — Кызларны мин телсез дә сөя алам. Кул, күз исән булсын!.. Идрис, әйдә үзебез барып сөйләшәбез. Башка берәр жиргә, я радиога төртербез, килере булыр. — Кирәкми. — Нигә инде, кире таз? — Футболны аңламыйм, яратмыйм. — Син сөйләшмәссең, тәржемә итеп кенә торырсың. — Коя ич. — Син әле бөтенләй бармыйк дип үгетләрсең... Миннән яшертен берәр сәфәрең юктыр ла? Идрис өстәлендәге тарау кәгазьләрне берәмтекләп җыештырды, папкаларын ыктымат бәйләде. Кешеләргә ышанычын югалткан бәхетсез бәндә син! — диде.— Кайчаннан жуйдың ул ышанычыңны? — Авызыма резин нмезлек кергән .минутта... — Футболчылар янына керик дип кытакламассың. — Куркак! Халыкара скандалдан шүрлисеңме?.. Ф Бер сүзгә жиде жавап табып тик көлеп тора бу Әхәтең! Идрис тә _ көлемсерәп: = — Безнең белән очрашырга атлыгын тормыйлардыр,— диде. — Килештек. Калган стратегик мәсьәләләрне урында хәл итәрбез.. а Ну, көжәлә дә кеше инде үзең! Вак... Кәжә шомырты төсле... Синең 5 белән торган хатын чирләмичә нишләсен? Я, я, картлач, авызыңны =? турсайтма!.. Идрис, яңгыр туктамасын дип, бик теләп утырды. Ике-өч сәгать юеш = эскәмия саклаганчы, монда рәхәтләнеп китап-журнал актарынып уты- £ расы килде аның... Егерме биш мең кеше арасында азапланганчы, мон- £ да япаялгызы ял итәр иде... Әхәт сөлек шул, бер ябышса, ычкынды- . рыр димә... < «Япа-ялгызы гына?» Уйланды да куркынып китте. Хата яшәмиме? Яшь кеше, егерменче 2 гасыр кешесе. Үзе халыкларның якынаюын күзәтеп, сизеп, шул ара- * дашлыкка өндәп килә. Әнә Әхәт ничек шатлана. Кемгәдер шалтырата. ♦ куана, футболчыларның килүе уртак сөенеч, уртак мавыгу. Футбол ш карарга килүче егерме биш мең кеше арасында һейнены укыганнары “ ничәү икән?., һейнены. Штраусны белмәгәннәре дә Австрия команда- * сы «’’ 1пид»ның төп һөжүмчесе Зигфридны әллә ничә кат ишеткәндер... ң Бәлки әнә шул ун-унбиш егет, аларча, бер шагыйрьдән зуррак, үтем- Е лерәк эш башкаралардыр?.. Икеләнү узды, барырга кирәк, йөрергә, күрергә, аралашырга, шат- п ланырга, кайгыртырга... Барысы да бергә... я Көндезге дүрттә уен башлана. * Матбугат йортыннан берән-сәрән генә чыктылар Портлар юеш, күк сопсоры, асфальт өстеннән пычрак күбекләрен чәчә-чәчә кара гөрләвекләр ташый. — Шауламагыз, жәмэгагь, бал ява, бал! Июнь башында яуган яңгырның һәр тамчысы алмаз бөртегенә тиң, хас шулай!—диде кемдер, сокланып туя алмыйча. — Кырда яумый шул ул, шәһәр ташына гына коя,—диде Идрис. — Янгыр яңгырны чакырыр! Әхәтнең эш көйле, плащны киде дә куйды. — Син плащ алмагансың икән, Идрис. — Плащы кибеттә, акчасы банкыда. Пиджакның көтек якасын күтәргән арада, яңгыр тамчылары сискәндереп жилкә чокырына тәгәрәделәр. Җәяү атладылар, троллейбусларга якын килерлек түгел, стадионга якынайгач, кеше ишәйде, төркемләнеп бергә кушылдылар. Килеп кергән бере үз урынын эзләүдән битәр футбол кырына карап тел шартлата иде: — Бетергән икән! — Хэ-хэ-хэ!.. — Менә сиңа әкәми... Футбол кырының яшел келәмен яп-якты су каплаган иде. — Бәлки уен булмас та?—диде Идрис, һаман өметләнеп. — Була, була! — Син кәкрәерсең болай, картлач,— диде Әхәт,— әйдә, плащның бер почмагын арендага бирәм. Бәясен үзең чамала... — Хак ярым хак җитәме? Лычма юеш утыргычка чирканып кына ике-өч кат газета җәйделәр. Әхәт плащы астына посып, тәнгә-тән тиеп утыргач, Идрискә җылы йөгерде, ул кызыксынып ук футбол кырын, җыелган халыкны күзәтергә кереште. Ниһаять, утыргычларны газеталар, плащлар, зонтлар, пиджаклар, тагын әллә нинди чуар-чабырлар каплап бетерде. Менә астан — Идрисләр секторының сул ягыннан — кардай ак майкалар, саргылт трусиклар кигән таза-таза жирән егетләр җитез генә йөгерешеп чыкты. — Австрияклар, австрияклар! —дип шаулашты халык. — Зигфрид кайсысы? — Әнә, әнә, тугызынчы номер! — Итальяннар капкасына өч туп кертте... Футболчылар көлешә-көлешә кырга сибелгән чуар туплар артыннан куышып чабарга тотындылар. Бала чакларын хәтерләтеп су чәчрәтеп уйныйлар идеме, әллә тән язалармы, аңлап булмый башлады. Аларнын су чәчрәтеп шуклануларына карап халык та гөрли, хуплап кул чаба иде. Идрис белән Әхәт плащка сыя алмыйча көлештеләр. — Күрдеңме, һейне? — дип куйды Әхәт. Туп тәгәрәми! Гер тибәләрмени! Әхәт, инбашы белән Идрисне сөзә-сөзә: — Безнекеләр җиңелер инде, тәгәрәми,— дип уфтанды. — Ике як өчен дә тәгәрәми инде ул,— диде Идрис. Аның сүзен ишетеп күршеләрдән берәү сүгенде: — Шыбырдашмагыз! Безнекеләр чыга! РСФСР җыелма командасыннан берничә уенчы белән ныгытылган Казан футболчылары «сезонжга хасрак киенгәннәр: трусиклары кара, майкалары җете кызыл. Алар кул болгап тамашачыларны сәламләделәр дә, кышкы кысан араннардан иркенлеккә ычкынган яшь тайлар кебек сикергәләп, су өстенә таралыштылар. Аяк-кулларын язарга тотынган уенчылар турында трибуналарда сүз куерды. Судьялар чыкты, сыбызгы сызгырды, уен башланды! Футболчылар көлә-көлә туп артыннан чабалар, таеп егылалар, бишәр метр шуып китәләр, чулт итеп күлләвекләргә чумалар, тамашачылар өзлексез шаркылдый, сызгыра, ихахайлый... Үз стадионнарының шушындый бәләкәй, трибуналарның тәбәнәк, футбол кырының сулы булуына Идриснең эче поша башлады. Әгәр бу австрияклар яңадан бер тапкыр Казанга килеп чыга алмасалар, шәһәр аларнын хәтерләрендә шундый юеш, дымсу, футбол кыры уңмаган килен тәбикмәге төсле лычкылдаган ләчтә булып хәтерләрендә сакланыр. Казан турында Европада сүз чыкса: «Ә-ә, теге, футбол кыры Венециягә охшаган шәһәрме?» дип усал шаяртырлар... Сынатмаска иде... Әле ярый, язгы боз кук өелешеп тамашачылар-болельшиклар килгән. Буш урыннар бөтенләй күренми. Суда чыланган, мәлҗерәгән туп артыннан кем ныграк йөгерсә дә, тамашачылар битараф калмыйлар, дәртләндереп гөрләшәләр, кул чабалар, сызгыралар. Бер-ике минуттан кемнең кайсы командадан икәнлеген аерып булмаслык күренеш туды, трусик-майкалар үтәли яшькелт үлән төсенә манылдылар. Уенның күбрәк казанлылар капкасы төбендә баруыннан гына каршы якның ны- кышып һөҗүм итүен чамаларга була иде. Идрис эченнән генә түгел, кычкырып ук Австрия командасының җиңүен тели башлады. Ул «Рапид! Рапид!» дип ай-һайлап аларны дәртләндерә, немецчә сүзләр дә кыстыргалый, үзе һаман: «Ичмасам җиңсеннәр, күңелләре төшмәсен, юанып китсеннәр» дип уйлый иде. Әхәткә бу бер дә ошамады, ул плащны бер тартты, бер күтәрде, терсәге белән дә Идриснең янтыгында уйнаштыргалады. бераздан стадионга ике яктан икешәр-икешәр дүрт янгын машинасы килеп керде. Аларны ур-ра кычкырып каршыладылар. — Казан командасын коткарырга! — Яналар иде югыйсә. — Бетте «Рапид», шабаш! Янгынчылар, футболчылар белән житез генә ярышкан сыман, машиналарыннан шыбырдашып коелдылар да озын эчәкләрен сүтә-сүтә кыр яны судьяларына комачаулап хикмәтли башладылар. Янгыр вак иләктән коеп тора, уен кызганнан-кыза, тәмам ярсыган тамашачылар үкерәләр, янгынчылар бу күңелле спектакльгә кәмит, кызык өстәделәр. Ярым шәрә футболчылар янында аларнын кыска аяклары, озын, чамасыз киң балаклы брезент чалбарлары, киң каеш белән буылган кыптыркоптыр курткалары, елык-елык жиз каскалары, әүнәп-тәүнәп килеп биюче аю сыман кайнашулары үзе бер гажәеп тамаша иде. Янгынчыларга шундук исемнәр табып өлгерделәр: һәйбәт кенә купшы мыек җибәргән, аерыта киң балаклы берәү «центр форвард» булды. — Пижон, стиляга!—дип үкерде стадион ул чулт итеп барып егыл гач. Ул ике машина арасында йөгергәләп кенә йөри иде. Башкалар «сакчы», «ярымсакчы» дәрәҗәләренә лаек булдылар. Карсак гәүдәле, ♦ түшен киереп кенә кыбырсыганы «пешмәгән судья» исемен алды... а «Пешмәгән судья» кычкырып команда бирә торды, «центр форвард» киндер станындагы соса кебек ары-бире буталды, машиналар дүртесе « дүрт урыннан гүелдәп эшкә керештеләр, насослар ыжлады, тик футбол 4 мәйданы өстендә әледән-әле дулкынланып торган күлләвекләр тамчы ® да кимемәде. Машиналар бердәм гүли, тамашачылар янгынчыларны “ да, уенчыларны да дәртләндереп, көч биреп акырышалар, сызгыралар. о стадион ду килеп тора иде. Янгынчылар, азапланыпазапланып та эш х чыкмаслыгына ышангач, озын эчәгеләрен тотып «Пешмәгән судья» ти- * рәсенә җыйналдылар. Кинәт бөтен стадион ах итте, тамашачылар өстеннән суык җил узды, юеш, җебеп мескенләнгән туп казанлылар капкасына кереп, җәтмә арасына уралып тырпылдавыннан туктады. Бичара тупка озак хәл җыярга ирек бирмәделәр, артына тибеп тагын уртага чыгардылар. Идрис плащын каерып ыргытып сикереп торды, кул чәбәкләде: — Ур-ра!—дип кычкырды. Немецча да өстәде.—Булдырдыгыз! Ике-өч кеше кырт кына аңа борылдылар: — Ни ди ул? — Шпиондыр бәлки? — Ташлагыз,—диде Әхәт эре генә —Ул чит ил министрлыгында эшли, дипломат. Бездә кунакта. Тегеләр туп кергәнгә үртәлеп шашынганнар, тынсалар да Идрискә яманяман карап алалар иде. — Нигә шулчаклы кикрикләрен кызарталар? — дип пышылдады Идрис.— Әйтерсең лә, үзебезнең капкага тупны мин керткән?!. Тәнәфескә шул күңелсез исәп белән чыктылар. Рәтләр буйлап тонык су тутырылган кәгазь стаканнар йөреп китте... Икенче тайм башланганда, тамашачыларның кызуы бераз сүрелгән, алар игътибарны су суыртырга азапланып та бер эш тә кыра алмаган янгынчыларга күчерделәр. Менә уен башланды, янгынчылар, барып чыкмаган эшләрен ташлап, үзләрен чакыруларына канәгать икәнлекләрен яшермичә, футбол мәйданы тирәсенә чүмәштеләр. — Акча да бара, футбол да карыйлар,—диде арадан берәү. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Пижоннар, шаярган булып кына ун атмосфера белән Зигфрид* ка берне бәрәсе иде! — Тупка диген син, тупка!.. — Голны санарлар идеме икән? Казанлылар исәпне тигезләргә теләп, тырыша-тырыша тупны каршы як капкасына алып килгәләделәр. тамашачылар аларга дәрт өстәп тамаклары карлыкканчы кычкырдылар, әмма кунаклар елмаешып мәйдан буйлап суны җитезрәк ералар, тупны эләктереп алсалар, тиз генә ычкындырмыйлар, исәп әлегә алар файдасына булса да, туктаусыз һөҗүм итәләр иде. Тырышлык нәтиҗәсез булмады — казанлылар капкасына икенче туп керде. Зигфрид, шул ук аяусыз Зигфрид! Бөтерчек кебек бөтерелә-бөтерелә, әллә нинди баш әйләндергеч финтлар ясап ярымсакчыларны узды, сакчыларны артта калдырды һәм капкачы белән күзгә-күз килеп, тупны нәкъ югары почмакка җибәрде. Туп сызгырып үтеп киткәч, капкачы да сикергән булды, юеш пирчәткәләре белән һаваны сөзде, аннан, тотрыксыз яшь бозау сыман, лач итеп лайга барып сеңде... Тамашачылар сикерешеп тордылар. — Туң кәбестә күчәннәре! — Туп тибәргә түгел, чүп көрәргә җибәрергә кирәк аларны! Кемдер нәп-нәзек зәңгәр тавыш белән: — Судьяны сабын казанына!—дип чыелдады. Әхәт Идрискә шыпырт кына: — Эмоцияләреңне яшер, халык кызды, тукмап ташламагайлары,— диде. Уенның темпы сүрелде, карау кызыгы бетте, казанлылар өчен яныпкөеп, йодрык төеп утырган тамашачылар Австрия командасын дәррәү мактарга күчтеләр... — Егерме биш мен кешенең кәефен кырдылар, сыбызгылар.— диде Әхәт, манма су плащын кия-кия.— Хәзер тиз генә тынычланырмын димә... — Матур уйныйлар. Бердәм коллектив. Бөтен линияләрдә көчләр тигез. — Академик! — диде Идрисне мыскыллап Әхәт.—Бер мәртәбә футболга килеп теоретик ачышлар ясый. — Мондый уенда гап-гади журналист күзе дә җиткән. — Хәзер кая барабыз? — диде Әхәт сынап кына. — Ныгытып ашарга.— диде Идрис, салкын, вак яңгырдан чирканып.— Көндез аппетит булмады... Менә син. комагай, ашыйсың икән!.. Бәдретдин килеп сереңне ачты... Әй, Әхәт, булган бер җиреңнән яман көчек сыман кунак өндәп кайтма! Халык ташкыны аларны Болак буена ияртеп чыкты. Шул вакыт арттан кемдер: — Җизни, җизни! Идрис җизни! — дип эндәште. — Чукынды марҗа кыярга! —диде Әхәт, артына борылып. 4 Өй эчендәгеләрдән бүген иң элек Мөзәкир уянды. Абыйсы Мөнир белән алар чолан идәнендә йоклыйлар иде. Уянды да үзе ябынган иске толыпның итәген кайтарып абыйсына карады. йоклый. Тын алганы да ишетелми. Таң йокысы... Кыймылдарга уңайсызланып шактый әвәләнде малай. Тавышсыз гына өй ишеге ачылды. Аяк адымнарын таный Мөзәкир: әнисе чыкты. Саклык белән генә өй алдындагы чапчак капкачын күтәрде. Шыпырт кына самоварга су салды, күмер тутырды. Мөзәкирнең борынына янган чыра исе килеп җитте, ул җиңел сулап куйды... Көн әйбәт икән! Көн жилле-мазар булганда, әнисе самоварны өйгә гөлбәчкә куя. Тын, матур көннәрдә жиз самовар шунда болдыр янындагы таш ялгаш өстендә кукыраеп утыра. Ишек алдында кайнаган чәй тәмлерәк була, ди әтиләре... Әтисе дә сак: самовар гөжли башлауга уянып чыкты. Нык итеп киерелде дә: — Шөкер, һавалар әйбәт тора икән! — дип пошкыра-пошкыра юынырга тотынды. Әнисе су салып торды. Бер комган гына житми әтисенә, тагын өстәделәр. Чәлдер-чөлдер нидер сөйләштеләр, тик лапас- кура ягыннан сүзләре чоланга ук килеп житмәде. Ул арада әнисе өйгә кереп Нәгыймне уята башлады: — Тор, бәбкәм, уян. куяным... Тор, әнә кояш та чыгарга итенә... Бигрәк иртә уянган Мөзәкир!.. Энесе Нәгыйм Мөзәкирдән көчсезрәк, гәүдәгә дә күп кайтыш, шулай да икенче ел инде әтисе белән колхоз сыерларын көтә. Шушы эшне яратты малай. Яз житеп, сыерчыклар сайрый башлауга, чыбыркы ишәргә тотына. Гәрчә, күп еллар колхоз терлекләрен көткән Хәлил агай чыбыркы алып чыктырмый, хайваннарга үзе бер чакта да сукмый, иң кире, качкын малларга да яхшы сүзе, тәмле теле житәрлек аның. Әтисе күз алдына килде Мөзәкирнең... os Кешеләр белән аз аралашканга сирәк-мирәк кенә сөйләшә торган. бер карауга кырыс бу кеше мал-туар янында бөтенләй үзгәрә. Күп о санлы жыерчыклар уртасында калган япь-яшь күзләреннән елмаю 4 китми. Кытыршы, бирчәйгән куллары белән сыерларның жып-жылы, ® йоп-йомшак муеннарын көнләштерерлек рәхәт итеп сөя, кашый, иркә- £ ли. Сыерлар да муеннарын сузып, күзләрен йомып, авызларындагы ризыкларын күшәргә тотынып мәрткә китеп торалар... Нәгыйм дә әтисенә охшаган, ахры, мал-туарны яратты. Әллә сул * күзе кылый булганга, авылның телчән малайларыннан гарьләнеп ура мсукмаклардан читтәрәк эшне сайладымы?.. Күренүгә: — Кылый, кылый кылган, ыштан төбен жырткан! — дип үртиләр үзен... («Ул Сәхәби малаен бер ярасы булыр, такмакны шул чыгарды, тәкәрлек!») Әтисе белән Нәгыйм атна-ун көн кунз-төнә жәйләүдә ятканнар иде. Малайлар Казанга барасы булгач, алар да озатышырга -кайттылар. Кичә мунчалар керенеп, җыйнаулашып, шулпалы бәлеш ашадылар, кар базыннан чыккан салкын карлыган вареньесы белән ике самовар чәй эчтеләр... Мөзәкир абыйсын тырылдата башлады: — Мөнир, Мөнир! Стена ярыгыннан идәнгә нур кылычы сузылды... — Мөнир! Тегесе уянмый да, селкенми дә. Мөзәкир ярсып пышылдарга тотынды: — Бел, малай... Әни әллә кайчан торды... Чәй кайнап чыкканга биш былтыр... Мөнир дим, Мөнир! Йокы базы. Соңга калдырсаң күрерсең, жыларсың. Иртәнге биштә колхоз машинасы станциягә бара, алар шуңа эләгергә тиешләр. Станциядән поездлар уза, алар туларның берсенә утырып Казанга китәләр... Мөзәкир тезләнде дә йөзтүбән яткан абыйсын чалкан әйләндерде, Мөнир тәмле итеп иреннәрен чапылдатты, йокы аралаш елмайды. — Калсаң кал, тотам да үзем китә.м. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН Җырлап кына чолан ишеге ачылды, әнисе керде, өзгәләнеп карап торган улының башыннан сыйпады: — Иртә купкансың әле, балакаем... Уятма абыеңны, йокласын... Үзең дә рәхәтләнеп йокла, кинән. — Сонга калдыра бит. — Өлгерәсез, балам, өлгерәсез! Эшчеләргә тамак ялгатыйм да сезгә самовар яңартырмын. — Мин чәйне әтиләр белән эчәм. Әнисе бераз бөкрәебрәк чолан ишеген каплап тора. Ачык өйалды ишегеннән кырлый-кырлый тавыклар килеп керде. Әнисенең кулыннан сөт исе, үлән исләре килде, Гөлбикә апа Мөзәкирнең каты, кара чәчләреннән сыйпый-сыйпый һаман иркәләде: — Көйрәк шул син, улым!.. Үземә охшагансың... Абыең йокласын, тимә, үзең уянгансың икән, әйдә тор, әвәләнмә. Сансыз кеше сынсыз була диләр, тор... Мөнир тәки кымшанмады, мышнап калды. Әнисе учларын сак кына шапылдатып тавык-чебешләрне өркетеп төшерде: — Кө-өш, рәхмәт яугырлары!.. Иң элек эшчеләрне ашатырга кирәк, аннан сезгә дә жим сибәрмен, нәнекәчләр... Мөзәкир юынып кергәндә, әтисе белән Нәгыйм изгән бәрәңге ашап чәй эчеп утыралар иде. Чожылдаган самовар янында түгәрәк җамаяк белән ак май тора, калай тәлинкәгә теп-тере су тамчылары җемелдәшкән яшел суган кыяклары тезелешкән. Кызыл ашъяулыкка төрелгән дәү, түгәрәк ипинең кибән башыннан соң калын гына җиде-сигез телем теленгән иде. Әнисе чуклы-чәчәкле манпасый савытына тутырылган балны Нәгыймгә таба шудырды: — Ныгытып аша, бәбкәчем... Син дә, Мөзәкир. Юлга чыгасын... Яшь чагында ныгып, көчәеп калыгыз... Әнә, Дилә апагыз... Мескенкәйне сабыйлыгында кирәгенчә тәрбияли алмадык шул... Мәктәбенә чыгып киткәндә, күз яшемнең тәгәрәп төшмәгән көне булмады... Каян килсен ул саулык, каян килсен кайгы-хәсрәтне җиңәрдәй көч?.. Әтисе кабаланмыйча гына Мөзәкиргә сөтле чәй ясады, әниләре утырмады, кече як ишегенә сөялеп алъяпкыч итәге белән ара-тирә күз тирәләрен сөртеп, ир-атның ашаганын күзәтеп рәхәтләнеп торды. Нәрсә кара кирәк булса, ул иренең күз карашыннан аңлый, ә дигәнче кар базына төшеп менә, чоланга йөгерә, соралган нәрсәне ялгышусыз китереп бирә. Тәмләп, озаклап чәй эчтеләр. Бераздан Мөнир дә торып киерелә-сузыла өстәл кырыена килеп утырды. Тамак туйдыргач, Хәлил агай сүз әйтергә тиешен тапты. — Улым,—диде ул, Мөзәкиргә төбәп,—Тиктомалга килде-китте сораулар бирә торган гадәтең дә баррак... Я, я, борылма читкә, үпкәлә мә... Мин синең атаң, мин әйтмәсәм, сиңа кем әйтер? Кем яшәргә өйрәтер?!. Атаң белән шушылай өстәл артында утырып чәй эчү үзе бер бәхет, кадерен бел... — Атаң әйткәнне тыңла, улым,— диде Гөлбикә апа. — Җизнән безнең иш түгел, олы урындагы кеше,—дип дәвам итте Хәлил агай, авызын чиста тастымал белән сөртеп.— Шырдый-бырдый сүз белән берүк аны борчыма. Әйбәт торабыз диген, бетте-китте... Бо- лай да әле жизнәгезгә... Әнисе күз төбен ешрак сөртергә тотынды: — Апагыз да яшьли сырхап торгач, жизнәгезнең җанын кыйнамагыз ди атаң... Мөзәкир капылт кына ашаудан туктады, кашыгын өстәлгә куеп тәрәзәгә текәлде. Читән казыгында сөттән бушаган чүлмәк кибә, чүлмәк өстен мәйдан ясаган ике чыпчык чырк-чарк мактанышалар... — Яна фатирларына күчкәч бара алмадык, үпкәләмәсеннәр, жи- тешкәч бер күрербез... Моны тутагызга аерып әйтегез. Өй котламый калмабыз, анысына гына мәнебез житәр. Бусын, Мөнир, үзең жайлап әйтерсең. Әтисе Мөзәкиргә ышанмый, «килде-китте сүз сөйләмә» ди... Малай- ф ның кәефе кырылды... Аның көтүдән бизүе сәер генә булды. Моннан ике-өч ел элек әтисе з белән көтүдән кайтты да әнисен мич арасына чакырып кертеп, кыза- § рыныпбүртенеп: а — Моннан болай көтүгә чыкмыйм, әни,—диде. — Нигә алай дисең, балам? Чирләп-мазар киттеңме әллә?—дип Э борсаланды Гөлбикә апа. = — Кая кушсагыз шунда барам, көтүгә чыкмыйм. 2 Кичке ашка кадәр бу хәбәр әтисенә мәгълүм булса да, Хәлил агай з төпченеп, кабатлатып тормады. Иртән дә бу турыда сүз яңартмады- £ лар, көтүгә Мөзәкир урынына беренче тапкыр Нәгыйм чыкты. Өй ау- < лак калгач, Гөлбикә апа әле юмалап, әле ялынып малайның серен < алды. | — Кыя тау өстендә утлатып йөрибез, машинасына утырып Степа- < нов абый килеп чыкты... Әтине эттән алып эткә сала, көтүгә чыкканы- * гызга кайчан, терлекләр мәктәп кабинетындагы скелет кебек ябык. < ди... Әти кыш буе уаланып чыкты: житенкерәми хайванкайларга, ком- и бикорм кайтармыйлар, бардага бармыйлар, печән-мазар да мыскаллап ы бирелә, анысы да такы-токы быел, диде... Шуларны белә, председатель к янында авыз йомып, тик тора... Степанов белән бәләкәй чакта дус ” булдык, бергә уйнадык дип мактанган иде югыйсә... - Ана малайның хәлен аңлап, аның үртәлүчән-гарьчеллеген белгән- з гә, аңлатып, төшендереп карады: u — Бәләкәй чакта бөтен кеше белән дус буласың... Юллары аерылм гач, нихәлләр кылмак кирәк?.. Атаң шундый инде ул, аны бер бүген < генә үзгәртмәссең... Адәм баласы сандалдагы тимер булмас... Артыгын эндәшмәс, карыша белмәс, аларының кирәге дә юк. Сүккән-сүк- кән дә беткән, әтиеңнең укасы коелмаган. Иелгән башны кылыч кисмәс... Председательнең эше жиңелме әллә? Аның үзенә дә атлаган саен әр ишеттерәләрдер... Холыклырак булса, ни әйтер идең кана, Степанов дәдәң корырак шул... Әтиеңне бүген сүксәләр, иртәгә мактарлар! Эш кешесенә барысы да житәрлек эләгә... Кишер, чөгендер утау, аны сирәкләү, жир йомшарту ялыктыргыч, вак эш булса да, Мөзәкир сүзендә торды, әнисе белән яшелчәдә изаланса изаланды, көтүгә якын да бармады. Яшелчәгә исә председатель сирәгрәк кагыла иде... Быел да Мөзәкир яшелчәгә йөрергә булды. Укулар беткәч, эшкә ныклап тотынганчы, Казанга апаларына барып кайтырга җыендылар. Беренчедән, быел җизнбләре яна квартира алды, малайларның аны күрәселәре килде, икенчедән, Дилә апалары «ике айга дәваланырга җибәрәләр, якын араларда путевка өметләнеп йөрим» дип язган иде. Киткәнче аны күреп калырга кирәк, былтыр да кайта алмадылар... Олы апаларын малайлар бөтенесе дә үлеп яраталар... Әниләре берәм-берәм һәркайсын аерым кәгазьгә төреп олы чемоданга күкәй тутырды. — Биш дистәсен жизнәңнәргә күчтәнәч итәрсез, калганнарын сатарсыз. Якын-тирәдә берәр базар бардыр әле,— диде Гөлбикә апа. Мөнир хәтәр көдрәеп: — Әнә Мөзәкир эше ул—дип куйды. «Базар» дигәнен ишеткәч. Мөзәкир аяк терәп каршы килде: «Бармыйм дигәч бармыйм базарга . Сатмыйм дигәч сатмыйм.. Мин базар чы түгел!» дип кабатлады... Әтисенең шырдый-бырдый сүз дигәне шул түгел иде микән?.. Чәй янында кинәнеп утырган әтиләре кабалана башлады, кыршыл* ган иске кожанын беләгенә салып, малайлар белән күреште: — Әйбәт йөрерсез дип ышанам. Җизнәгезнең дә. апагызның да жаеннан гына торыгыз. Шулай яшәгәндә, барыңа да күңелле була. Ямегез? Нәгыйм чак кына чалыш •күзләрен мөлдерәтеп абыйларына кызыгып карап торды. Ул үкчәләре кыршылып беткән кирза итек кигән, өстендә Мөнирдән дә, Мөзәкирдән дә калган иске пиджак. — Миңа пәке алып кайт. Мөнир абый, яме,— диде ул,— дүрт җәплесен, бораулы, безле булсын. — Ярар.’ Күкәй сатылса, акча калса алырбыз,— диде Мөнир, аңа карамыйча гына. Әтиләре бусага яныннан тагын борылды: — Пәкегә генә акча житкерерсез. туганыгызның үтенечен җиргә салмагыз.— диде. Нәгыйм сөенеп әтисе артыннан теркелдәде... Борынына ис керә башлаган үсмер егет булганга. Мөнирнең кием* нәре затлырак. Ул ак күлмәген, көрән лавсан чалбарын үтүкләп кичтән үк урындык сыртына элеп куйган иде. Берочтан әнисе Мөзәкирнең тезләре чак кына куыкланып алга чыккан буй-буй кара чалбарын да үтүкләгән икән. Монарчы мондый нык сырлы чалбар кигәне булмаганга. Мөзәкир оялып чоланга чыгып китте һәм чалбарының сыры тигезләнгәнче тез турыларын сыпыргалады. Күкәй тутырган авыр чемоданны Мөнир үзе алды, жизнәләренә бү* ләккә дигән нейлон күлмәк белән авылнын аш-су остасы Минзифа карчык ун күкәйдән пешергән таудай чәкчәкне Мөзәкиргә тоттырдылар. Түбән очка идарә янына барып житкәндә, машина кузгалырга тора иде. Гөлбикә апа улларын машинага кадәр озата килде. — Апагызга да. жизнәгезгә дә сәлам әйтегез! — дип кычкырып калды. Авыл урамын чыкканчы малайлар бераз шәбәеп, як-якларына борылгалап. башны күтәреп бардылар, бәтерелеп-бөтерелеп әрҗәгә үрмәләгән вак, соры тузанга игътибар итмәделәр. Авылны чыккач, әйбер- караларын үз кырларына куеп, әржәгә чүмәштеләр. Бераз баргач та уңда, елга аръягында тау тезмәләре башланды. Тау тезмәләренең патшасы булып сызылып кына текә сырт менә. Шушы инде Кыя тау!.. Итәгенә сыер көтүе таралган... Аклы-каралы чуар сыерлар... Әнә. качкын мүкләк иң алда... Мөртәт сыер, күпме жык күрде Мөзәкир шушы хайван аркасында... Җәйләү артындагы урманны ничә әйләнде шуны эзләп!.. Көн эссе булса да, кожанын кигән әтиләре сын кебек кымшанмыйча аларны озатып калды. Нәгыйм өстән йөгереп төште, шатланып кыч- кыракычкыра таягын болгады. Станииягә хәзер бик әйбәт юл бара, былтыр гына комлы вак таш жәеп, авыр кәтүкләр тәгәрәтеп тигезләделәр, коры чакта асфальтың бер якта торсын. Мөзәкир, бераз баргач эче пошып, абыйсыннан сорап куйды: — Нигә әти җизнәгезне борчымагыз ди ул? — Берәүне дә борчырга ярамый,—диде Мөнир, белдекле төс белән. Үзен борчыган өчен малайны шелтәләргә әзер торуы ап-ачык булса да. Мөзәкир һаман тыелмады: — Аны борчырга без борчалар түгел бит,— диде ул, юри дорфа итеп. Балалар янында калганда кипәт шәбәя торган Мөнир бу юлы да борынны югары тотты: — Килде-китте сүз сөйләшмәскә кушылганмы сиңа?.. Тын!—диде. Малай тынмады. — Килде-китте сүз ни төсле була сон ул? — дип сорады. — Әйтик, ничек яшисез? дип сорасалар, әйбәт диген дә май кап. — Әгәр өстәлләрендә май булмаса? — Ул чагында чәнти бармагыңны нык кына тешлә. Машина жиле аларның сүзләрен урлый, алар кычкырып-кычкырып сөйләшәләр. Мөнир, абый кеше буларак, энесенең чытлыклануына чик куярга булды: — Үз хәлләре хәлдер, чүп кенә башыннан олылар эшенә, зурлар сүзенә тыгылып, сыек шулпаны куертып йөрмә, ишетсен колагын! — Мин кайчан олы булам? — Үз тамагыңны үзең туйдыра башлагач. — Менә солдатлар үз тамакларын үзләре туйдырмый,— диде малай, киреләнеп.— Аларны хөкүмәт ашата. Олымы алар, кечеме? Телләшеп барганда Мөнир, чәкчәк тактасының бераз артка шуышуын күреп, энесенә карчыгадай ташланды: — Чәкчәкне боз тагын, чүп базы! Изсәң апа кирәгеңне бирер, үзем дә өстәрмен, күп сорамам... Тел чарлап барган була бит, каткан кайрак... Ул үзе такта чемоданны тезе белән кузов кырына терәп селкетми алып бара иде, Мөзәкир чүгәләде, чәкчәкне тезләре өстенә куйды, сул «улы белән чытырдатып тактага ябышты. Очалар гына, юл тигез. Кар- шыга килгән машиналар гөжт-гөжт итеп узалар. Ят авыллар, урманнар, күперләр, күпер буйларында казлар — барысы да кызык... Бер малай ыштанын күтәрә-күтәрә нәкъ машина алдыннан гына урамны йөгереп чыкты. Шофер кабина тәрәзәсеннән башын тыгып кычкырган иде, малай тукталды, борылып шоферга нәни йодрыгын күрсәтте. — Менә үләт!—диде Мөнир һәм ни өчендер чәнчеп .Мөзәкиргә карады. «Җизни белән сөйләшәсе сүзләр бар... Күп...» дип уйлап барды Мөзәкир... «Мөнир гел бергә йөрмәс... Агылый-тагылый түгел... Җиз* ни белән, апа белән калган чаклар булыр...» Станцияләре кечкенә аларның, жыйнак. Акка буялган алты почмаклы бүрәнә йорт. Порт тирәли тигез кыркылган сәрви куаклары. Җил. Гел жил. Ничә килде инде Мөзәкир монда, гел жил. Әллә станция тау башында, калкуда утырганга инде?.. Машинада килгәндә үк көн болытлап, сирәк-мирәк яңгыр төшкәли башлаган иде, хәзер гел яварга итенә... Иртән нинди аяз иде, кара, күкне нинди ямьсез болытлар сарыл алды... Дәү үрмәкүчләр кебек болытлар кояшны урладылар... Кеше күп түгел иде. поездга жиңел утырдылар. Келтер-келтер күңелле генә бардылар. Өлкән юлаучылар аларның кая, кемгә барулары белән кызыксындылар. Мөнир: — Казанга барабыз, апаларга кунакка,— диде. Мөзәкир масаеп: — Безнең жизни редакциядә эшли.— дип өстәде. Аның сүзгә кушылуын Мөнир тагын өнәмәде... Малайлар ашап алдылар, берәм-берәм чиратлап вагон буйлап аргы башка барып килде* ләр. Казанга житәрәк Мөзәкир пошына башлады; — Җизниләрнең өен ничек табарбыз икән? — Иң элек эшенә барабыз. Хәзер алар икесе дә эштә. — Башта Дилә апаны табыйк без. — Дилә апа Арча кырында ук эшли. Җизнинең эше вокзалдан ерак та түгел, кергән бар минем... Беләм. беләм дип бик кәперенсә дә, Мөнир Матбугат йортының кайдалыгын оныткан икән. Сорашырга туры килде, ннчек-ничек ба АЯЗ ГЫИЛЭҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН рырга икәнлеген ачыклагач, малайлар жәяүлап кенә сыпыртырга бул* дылар. Үз якларында саран гына сибәләгән яңгыр монда ару гына шә- бәрткән, асфальтта гөрләвекләр тәгәри, асфальтта машиналар йөзә, чибәр-чибәр генә апалар туфлиләрен кулларына тотып чәп-чәп йөгерә* ләр. И-и, кызык! Тик Мөнир Мөзәкиргә озак тамаша кылырга ирек бирмәде, тамак төбе белән бер генә кычкырды. Чемоданын кулдан* кулга күчереп ул йөгерә, чәкчәген пиджак итәге белән томаларга ты* рышып, аның артыннан Мөзәкир чаба. Урам чатларында куркыныч: машиналар ыжламый да нәкъ кеше өстенә киләләр. Багана башларында кызыллы-ящелле утлар бии... ААышкылдап, жеп бөртекләре калмыйча редакциягә барып керсәләр — жизнәләре анда юк икән. Чәчләрен егетләрнеке шикелле кыска кистергән, юан тәмәке капкан бәләкәй битле сары хатын, малайларның кемлеген катлый-катлый сораштыргач, Дилә апаларының өченче көн дәваланырга китүен, җизнәләренен хәзерге минутта эштән качып Үзәк стадионда футбол карап утыруын әйтте. Күшеккән малайлар тәмам аптырап телсез калдылар. Сары апа әрләп: — Акча жәлләмәскә иде, телеграмма сугарлар менә! — дип куйды. Яңгыр шыбырдаган ят урамга чыгасы килми. Ярым караңгы коридорда азмаз киңәшкәч, малайлар күчтәнәч-төөнчекләрен редакциядә калдырып, стадионга барырга булдылар. Җизнәләре энә түгел, ничек тә табарлар! Арык хатын кая барасыз, фәлән дип төпченеп тормады, малайларны ияртеп Идрисләр бүлмәсен ачып керде, чемодан белән чәкчәкне почмактагы урындыкка куярга кушты, үзе якын килеп әйберләрне кармап, капшап карады. — Каклаган каз да бармы? — Каз юк... Уңмады казлар былтыр. — Буең чәкчәк... Әһә... Борылып чыгңшлый хатын Әхәтнең өстәл астына да күз салды: — Монда да күчтәнәчләр ята шикелле?.. Әһә, бусы балыкмы?.. Икра?.. Малайлар аны өстәл янында калдырып урамга чыктылар. Як-як- ларына карана-карана, курка-шүрли стадионны барып таптылар. Тик аларны эчкә кертмәделәр. Билетлары юк иде, аңлатырлык итеп сөйләргә тел дә җитенкерәмәде. Мөнир, олырак булганга, энесен стадион каршысындагы шәрап сата торган ларекның шыгына бастырды: — Аң бул, шушыннан купма. Җизнине эзләп карыйм. Тапсам-тапмасам, сине алмага килермен,— диде. Үзе тагын биек-биек капка баганаларына таба китте. Мөзәкир кырыннан гына трамвай узды... Шушы икән инде Казан... Кремль кайда соң?.. Ул стадион капкасына борылып карый-карый Болак буена ук барып житте. Әнә ич алтын йолдыз!.. Аның янына шалама кыяфәтле берәү килде: — Суалчан бар. Апарш,— диде ул. Малай куркынып ларек янына чапты. Яңгыр һаман сибәли. Коймалар артыннан вакыт-вакыт гөрләшеп кычкырган авазлар ишетелә, менә бервакыт шау-шу көчәйде, ишле халык кул чапкан кебек булды, тавышлар бераз басылгач, капка тирәсенә төрле яктан кешеләр чабышып килә башладылар. Аралыклардан бүселеп урамга да чыктылар. Кара болыт кебек агылган кешеләрне күргәч. Мөзәкирнең күзе шакмакланды, кайда ди ул монда жиз- нине эзләп табу! Мөнир үз башын югалтмыйча алып килә алса яратырсың... Ул шыкланып торган ларек алдына чират килеп тезелде. Кызарынган кешеләр кулларын бутый-бутый ярсып кычкырышалар иде. Плащларга төренгән, мынгыланган газеталар ябынган бу халык арасыннан Мөнирнең үзен ничек табарга?.. Җизнәләрен очратмасалар, апалары өйдә юк. кайда кунарлар? Мөзәкир өметсезлектән жыларга житеште. Болак буенда Идрисне куып житкәндә. Мөнир аптырап энесе янына кире кайтырга тора иде. Бәхете бар икән, ул бик очраклы гына жиз- нәсен күреп алды, шатлыгыннан кычкырып жибәрде. 5 — Исәнме, жизни!.. — Саумы, кайнеш... Мөнир, син бит?.. Үсеп беткәнсең, танырлык түгел. — Без икәү әле. Мөзәкир дә монда ие. — Кайда соң ул? Ничек монда киләсе иттегез? — Тегендә ышыкланып тора... Эшеңә барган идек, монда диделәр. Син торып тор, хәзер юрттырып алып киләм... Идрис Мөнирне тотарга өлгермәде, тегесе томылып чапты, Әхәт яңгырдан качырып кына папирос кабызды һәм бер дә яратмыйча: — Өйләнергә коткылап маташасың!.. Кайнеш!.. Агайне!.. Туган-ту- в мача!.. Җизни-жизни. күңелем синнән бизми!.. Бе-е-без!.. Син дә шу- м лар колына әйләнгәнсең икән!—дип Идрисне үчекләргә, черки булып % безелдәргә кереште. £ — Диләнең энеләре. Е Аның тавышы кайнешләрен яратып калтырап чыкты. 3 — Лоторейда бер сум откан кебек шатланасың — Күңелле егетләр алар, менә танышырсыз. — Куандырдың!.. Уналты-унжиде яшьлек балдызың килсә икән!. < Кияүдән кайткан каенанаң да ярап торыр иде... Планнар янды.— диде ярым шаярткан булып Әхәт.— Агрессор кайнешләр!.. Юлбасар кодачалар... Өйдә дә туйган мин шул сортлардан. Идрис борчылып малайларны көтә иде. — Планнарны яндырмыйк,—диде ул, Әхәткә карап —Болай итәбез. Хәзер бер шешәне кыстырып миңа барыйк. Бәрәңге бар, иг тә житәрлек. Тегесемонысы кирәксә, ярдәмчеләр янда, кайнешләрне чап тырабыз. — Ит? Бәрәңге? — Әхәтнең маңгае жыерылды — Син мине Гаргантюа дип белдеңме?.. Миңа ашау түгел, мина мохит кирәк, шау-шу. ритм... Ә син мине монах хөжрәсенә өндисең. — Уңайсыз хәлгә куйма мине, Әхәт. Мөзәкиргә ундүрт яшь, аны ресторанга алып кереп булмый. — Уф! Футболда жиңелдек. кайгыны уртаклашыр кеше юк. — Чакырып торам түгелме? • — һа! Әхәтнең соң чиктә генә әйтә торган «һа»сы күп нәрсә аңлатырга мөмкин иде, артык үгетләүнең өмете калмады. — Ярый ул чагында. Эчен пошса, адресны беләсең. Шкафта ярты сине көтәр. — Ачкычыңны малайларга бир дә ычкыныйк. — Ярамас... Кешелексезлек булыр ул, әй. — Кайгыдан эчүгә сабышып унбиш тәүлеккә эләксәм, передача ки терерсең. Колбаса — киевская, сыр — голландский, аракы чистай ский. к Әхәт плашына тагын да ныграк бөркәнеп китеп барды. Идрис аңа: — Кара, көтәм! — дип кычкырды. УРАМНАР АРТЫНДЛ ЯШЕЛ БОЛЫН Оялудан кызарынган Мөзәкирне ияртеп Мөнир килде. Малайның куллары боз кебек салкын иде. Идрис Мөзәкирне аркасыннан сөйде Дә: л — Манма су булгансыз, малайлар! Әйдәгез, ятерәк трамвайга чап тык!—диде. Җитәкләшеп тукталышка килделәр. Кешеләрнең күбесе әле булып узган тамашаның дәрт, ярсуыннан арынмаган, кул сугып бәхәсләшәләр, үткәндәге уеннарны искә төшерәләр, сугышка кадәрге футболчыларны сагыналар. _ Шушы кадәр халыкның бердәм ыгы-зыгысына хәйран калган Мөзәкирнең елмаясы, көләсе килде. — Кем белән кем уйнады? —дип сорады Мөнир. — Әнә бит, афишаларга язылган,— диде Мөзәкир. Мөнир энесенә күз дә төшермәде. — Австриядән кунаклар кабул иттек. «Рапид» командасын. — Безнекеләр җиңелдеме? — Күрәзәлегең бармы әллә, Мөзәкир малай? — Безнекеләр футболны уйный алмыйлар. Телевизордан бер уенны да калдырмыйм... йөгерә алмыйлар безнең уенчылар. Вәт хоккейда яралар инде. Трамвай һаман күренмәде. — Үзегез футбол уйныйсызмы? Мөзәкирне бүлдереп Мөнир җавап бирде: — Уйныйбыз, уйныйбыз! — Кайсы команданы яратасыз инде? — Мәскәү «Спартаг»ын... Мөнирнең җай чыккан саен энесен үчекләп, чокчып алырга яратуын Идрис сизенеп тә өлгерде. Бу юлы да: — Ярата!—диде мыскыллап Мөнир.— Белеп дисеңме син аны? Галимҗан Хөсәенов уйнаганга гына инде. — Бу бәлеш төсле йорт нәрсә була? — дип сорады Мөзәкир. — Бусы —цирк. Бәйрәмгә өлгертергә дип ашыгалар. Әнә тегесе — Спорт сарае. Алар карап торганда, Спорт сарае яныннан трамвай борылды. Аның ишекләренә генә түгел, тышкы яктан тәрәзәләренә дә чикләвек кәшәнкәләре кебек ир-ат, яшь-җилкенчәк сарылган иде. Трамвай юл таләп итеп ачулы зыңгылдый-зыңгылдый сәлам бирде дә тукталмады, узды... Халык, буа артыннан төшкән су кебек, аның артыннан ябырылды. — Әллә тотып туктатырга итәләр инде? — диде Мөзәкир, куркынып. Тагын өч трамвай үткәрделәр, стадион алдында кунаклаган автобуслар, мотоцикллар, жинел машиналар аллы-артлы тәгәрәп таралыштылар. Рәттән биш трамвай узгач кына, мең газап белән эчкә үтә алдылар. Кузгалып киткәч каяндыр, юеш, дәү абыйларның дымлы култык асларыннан Мөзәкирнең зәгыйфь тавышы ишетелде. — Мөнир, чәкчәк тегендә калды бит. Вагонда татарлар байтак икән, гөрләп көлештеләр. — Үзеңнән фарш ясамасыннар, малай. — Вәт тәмле тамак... — Чәкчәкне чак-чак кына ашарга дигән. Яна квартирны күргәч, малайлар ах иттеләр. Әле кухняга кереп әйләнделәр, туалет ишеген ачтылар, краннарны борып җибәрделәр. Берсеннән гөжләп су килде, икенче кран яман ырылдады, улады, тавышлана торгач, күгәрек авызыннан берничә яшькелт тамчы тамды. — Монысында су анасы утыра,— дип аңлатты Идрис.— Көзгә шуны жиңә алсак, кайнар су булачак, имеш. Мөнир авызын җыя алмый иде; — Прәме шәп булган бу, жизни... Искитмәле... 'Дилә апага су дип чыгып йөрисе юк икән... Шушындый квартирада торасы иде безгә дә! Идрис ризалыгын жәлләмичә ияген кагып торды: — Әйе, әйе, Яна Бистәдән сон монда оҗмах. Тегендә тавык кетәге иде, монда тартма Гомумән, уңай квартира! Түшәм белән идән арз- ♦ сын гына карагыз Кулны күтәрәм, түшәм ерак та калмый. Өйгә кер- - ден исә үзеңне Алып батыр күк сизәсең... Туалет белән ванна да бер- 3 гә. Кешегә һәр яктан җиңеллек өчен уйлап эшләнгән, йомышыңны g үтисең дә чулт суга... Мөнир ярыла-ярыла көлде, Мөзәкир сагайды: аңламассың бу жиз- = нине, әллә чын сөйли, әллә шаяртып малайларны сыный?.. Бу Мәни- « рен әйтер идем, шүрәле кытыклыймы әллә, хихылдаудан туктамый... < Ишекләрне әйбәт утыртканнармы дигән булып карап йөргән була. = эшем иясе... Ниһаять, кухнядан куанычлы тавыш килде: чәйнек капкачы парга < чыдый алмыйча үрле-кырлы сикерә иде. с. — Бие, бие, Әпипәгә бие,— диде Идрис, калай савыттан чәй чеме- = теп.—Егетләрне бер сыйлыйк әле. Колбаса ашыйсызмы? < — Ашыйбыз, ашыйбыз. £ — Эремчек? — Ашыйбыз. * — Май, күмәч, сыр? — Булсын гына! £ Өстәл тирәсенә тезелешеп утырдылар, аз-маз тамак ялгагач, Идрис о учы белән иягенә таянды. — Я, хәзер түкми-чәчми сөйләгез, авылда ниләр бар? Янаклары кабартмадай бүлтәйгән Мөнир көч-хәл белән: u — Әйбәт, әйбәт! — диде. « Идрис белән Дилә икесе бер районнан булып, авыллары да бер- « берсеннән ерак түгел иде. Байтактан шәһәрдә яшәсә дә, ул үз район- * нарының хәле белән гел кызыксынып тора, район газетасын алдырып укый, кайсы тамыры беләндер һаман җирдән аерыла алмый иде. — Игеннәр ничек күренә? — Әйбәт, әйбәт! — Янгырлар? — Безнең арттан явып калды. — Әби, бабай таза йөриләрме? Малайларның җавапларны кирпеч суккан кебек кенә калыплап утыруларыннан Идрис боларның карыннары бик нык ачып, сөйләшерлек чамалары калмаган дип уйлады. Менә эремчек тә бетте, колбаса, сыр телемнәре дә алмаш-тилмәш ике авызга кереп киттеләр, май савыты бушады, ипи телемнәреннән өелгән кибән юк булды, малайларның сүзчәнлеге артмады. Мөнир һаман бер төрле җавапларга пичәт сугып утырды, Мөзәкир рәхмәт әйтеп табыннан купты да почмактагы китап шкафы янына ешынды. Мөнирнең хыяллары да гап-гади ап-ачык иде: — Шул инде, җизни... Авылда да шул. Эшлиләр, ашыйлар... Илле еллыкка күрше Марида зур клуб өлгерә... Колхозны шунда үзәкләштерергә уйлыйлар. Председатель дә шунда күчте... Гараж салдылар ... Әти белән Нәгыйм көтүдә... Әни яшелчәдә... Үзем яна гаражга керергә дип торам... Булдырып булса, унынчыдан сон машинада! — Ә армиягә? — Армиядә дә машинага өйрәтәләр диләр бит. — Әби авырмыймы? — Бик тазалар әлегә. — Хәйдәров абыегыз ничек? — йөри!.. Яшьләр белән концертларга катнаша. Бии, җырлый. Кин балакларын җилфердәтеп тыпырдап китә... Малайлар икесе дә бер үк күренешне хәтерләп елмаештылар. Ирек Хәйдәров белән Идрис бергә институтта укыды. Авылдашлар булгач, Ирек Идрисне Дилә белән таныштырды... Ирек аның студентлык елларының дусты — институтны тәмамлагач бер-ике ел гына укытып йөрде дә аны авыл советына председатель итеп сайладылар... Укыткан чакта хатлар алышкан, кайткан-киткәндә чакырышып, берберсенең туйларында мәж килеп йөргән иптәшләр соңгы вакытларда нигәдер читләштеләр. — Колхоз председателегез һаман шулмы? Монысына китаптан аерылып Мөзәкир җавап бирде: — Шул, шул, Степанов абый. Тагын әллә ниләр белешәсе килсә дә, Идрис тукталды, бары Мөзәкирдән: — Син көтүне нигә ташладың соң? — дип сорады. Аның өчен Мөнир җавап бирде: — һәй, ул кирене!., йөри шунда трай тибеп, эт куып... Өйдә, аларның түрләрендә, кай яклары беләндер Диләгә бик-бик охшаган ике үсмер утыра. Идристән ничә яшькә генә кечерәк алар, чордашлар диярлек, әмма җәелеп сөйләшерлек уртаклык табылмады. Аларның үз тормышлары, хыяллары... Серләре... Мөнир кызлар караштыра бацдлагандыр... Мөзәкирнең күзләре теп-тере, төбәп, төпченеп карый... Ә нигә дәшми? Ник сөйләшми? Арадашлык иткән нибарысы Дилә генәме? Сирәк күрешкәнгә, шәһәр кешесе санап, малайлар аннан ятсыналармы?.. Биш-алты елдан шушы үсмерләр дөнья мәшәкатьләре белән капмакаршы очрашачаклар. Ничек яшәрләр алар? Кем булырлар?.. Идрис өчен чишелмәгән сер, җавабы табылмаган табышмак булып калырлармы?.. Малайларга урын идәнгә җәелде, алар яту белән шундук сеңделәр. Идрис өстәлне җыештырды, су җылытып табак-савытларны «рды. Яткач, көндәгечә, узган егерме дүрт сәгатьне күз алдыннан уздырды. Казан зур шәһәр шул хәзер!.. Кемнәр генә кунак булып килми аңа?! Австриядән футболчылар... Күрше Мари республикасыннан Мөзәкирләр, Мөнирләр... Зур шәһәр — меңәрләгән кешеләрнең күрешү, аралашу, аңлашу урыны... Зур шәһәр — кеше гомерендә бер баскыч... Баскычтан менеп тә, төшеп тә була... Менүгә каоагзнда төшү ансатрак, әлбәттә... Иртәгә Диләгә хат язарга... Малайларны кайларга алып барырга, ниләр күрсәтергә? Кайдадыр әтәч кычкырды... Шул серле якларны урап кайтасы иде... Шул әтәчләрне күрәсе иде... Шәһәр урамнары артында гына тавык фермасы бармы әллә?.. Авылмы?.. Шактый соң ятылса да, Идрис иртә уянды. Көн кояшлы, бүлмә яп- якты, кичәге болытларның әсәре дә калмаган. Диваннан торып, малайларга басмыйча гына сагаеп үтим дисә, Мөзәкир күзләрен ачып аңа текәлеп ята икән. Нигә йокламыйсың? — диде ул шыпырт кына. — Белмим. Малай торды, мыштым гына аңа ияреп кухняга керде, — Урын үзгәлисеңмени?— Белмим. Ярар, хәзер чәй куеп жибәрәм... Кибетләр ачылуга, син вак-тө- яккә барып кайтырсың. Курыкмыйсыңмы? — Кемнән куркырга? Идрис көлде. — Бәрәңге кыздырсам ашарсызмы? — Кыздыр, җизни .. Үзем әрчимме? — Булыш. Икәү әрчергә керештеләр, Мөзәкирнең бәрәңге кабыклары алка- ланыпалкаланып чиләк эченә мәтәлеп тордылар. Идрис соклануын яшереп тормады. Мактаудан кызарынган малай: Җизни, син миңа инженерлар чыга торган институтны күрсәтерсең әле,— диде. Институтның кайсысы кирәк соң сиңа? Инженерлар алар бик күп төрле. — Миңа самолетлар, ракеталар ясый торган булсын... — Күрсәтермен... Син шуны сайларга ниятлисеңме? — Әһе... Тик син аны сораганны Мөниргә әйтмә, җизни. — Ярамыймы? — Көлә. — Көлмәс!.. Кирәгенчә әйтербез... Үзең, кемнән куркырга дисең, үзен Мөнирдән шүрлисең... — Мыскыллаган, көлгән кешедән куркыла шул.., Идрис бәрәнге тутырган ак эмаль табакка шаулатып су агызды: — Үзең уйлаганга ышанасың икән, яшереп торма. Курыкма да. Нык бул, теләгеңнән кайтма. Ул малайның ышанмыйчарак карап торуын анлады. Өлкән, акыллы кеше булып кинәш бирү ничек ансат икән.'. Әле ярый, чамасын белеп тыелып калды... Бу малайлар янында үткер булырга кирәк... Юкка-барга акыл сатып аларны ышандырырмын димә... Чынлыкны, хакыйкатьне дә ничә кат тимер иләкләр аша уздырырга яраткан үсмер чак ялганны һәрвакытта диярлек тоя, тотып ала һәм көрәшергә керешә... Бүген шимбә... Ике көн рәттән ял... Малайлар бик уңай вакытта килеп төштеләр. Музейга барырлар, университетны карарлар, коенырга Иделгә төшәрләр. Мөзәкир көймәдә йөрик дип бик тыкырдата, өлгерә алсалар, анысы да кызык булачак, Идриснең үзенең ике ел су өстен күргәне юк... Якшәмбе көн кич кенә Идрис җитешеп Диләгә хат язды. «Малайлар зур юаныч булды... Мөнир шактый хәйләкәр... Ә Мөзәкир бик үскән, акыл кергән... Уйлана, укырга киләм, ди... Бусы белән нык куандырды... Аның яшендә максатның зурысын куя алу егетлек галәмәте түгелмени?.. Укымаган кешенең безнең заманда кадере бетеп килә, ә алар вакытында ничек булачак? Синең хакта сорашырга уңайсызландылар, ләкин бел: алар сине бик сагыналар!.. Без барыбыз да өзелеп сине сагынабыз...» Иртәнге жыючы ала китсен дип ул хатны яшикка салырга чыкты... Июнь төннәре якты, аяз була иде, бүген исә караңгы. Урам тып- тын, шомлы .. Җил чыккан. Ямьсез болытларны айкап-чайкап йөрткән жил күлмәкчән генә йөгереп чыккан Идрисне өшетте. Ул хатны салды, куырылып тиз-тиз өйгә чапты. Подъездга кергәч, күтәрелмичә, беравык тынын җыеп торды. . Малайлар тигез генә, рәхәт кенә мышныйлар Күкнен болытлы, төннең шыксыз, күләгәләрнең куркыныч булуында аларнын гамьнәре юк. Бәхетле сабый чаклар!.. АЯЗ ГЫПЛӘҖЕ8 ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН Идриснең күңелендә хәвеф, күкрәгендә сызлану иде... Ул моның аерылу сызлануы икәнен аңлап бетермәде, утны сүндерде һәм җәелеп диванга капланды... 6 Бүген әле бише генәме?.. Шартла, үртәл, ярыл, Дилә киткәнгә әле биш кенә көн узган... Ә аннан аерылганга ел узды кебек... Түзмәс Идрис, ай ахырына кадәр дә чыдары җитмәс, килешә алсалар, ял сорар да Дилә янына китәр .. Бергә чакта бергәлекнең кадерен белмисең... Көн турында, ел турында, гомер турында шушы кадәр авырттырып уйланмыйсың,.. Дүшәмбе... Нибарысы биш көн аерым яшәлгән. Аерылуның хисне үртәп котырта торган иң аяусыз көннәрендә әле дә ярый Мөнир белән Мөзәкир килеп чыктылар... Бүген алар китәләр... Көндезге ун сәгать кырык минутта — кунакларын Йошкар-Ола поездына утырткач кына Идрис эшкә барырга тиеш. Алдан шулай сөйләшенсә дә, ул кичә малайлардан тагын бераз торуларын үтенде. Әтиләре шөрепләрен ныгытып борып җибәргәнгәме, малайларны үгетләп җиңеп булмады «Гаражда көтәләр булыр, шулай килешенгән идек»,— диде Мөнир. Мөзәкир сүзсез генә аны җүп- ләде. Иркенләбрәк йокларга да була бүген! Поезд бик уңайлы вакытта кузгала, ашап-эчеп, сөйләшеп туйганнан сон да тугызынчы трамвай ялындырмый-нитми генә үз вакытында илтеп җиткерәчәк. Шулай да урын өстендә озак аунап булмады, ул шыпырт кына торды, гантельләрен кухняга алып кереп, гимнастика ясады. Радионы тоташтырырга уйлаган иде, малайларга шау-шу булыр дип, уеннан кире кайтты. Төндә шик-шөбһәләр тудырган һава бүген бөтенләй үзгәргән, аз гына яңгыр сибәләп үткән җир дә, күк тә сафланып калганнар. Тәбәнәк. яшь ябалдашлы юкәләрнең үтә яшел нәфис яфракларында баллы чык җемелди. Ул кухня тәрәзәсен киереп ачты да чәй куйды. Пәкесен алып кереп шунда кырына башлады. Малайлар эрегәннәр. Кичә байтак җир йөрелде, Идриснең үзенең дә тез буыннары сәфәрнең озын булуын сиздереп-сиздереп ала... Тиз китүләре кызганыч, планнар ярты юлда сүтелеп калды. Көймәдә чыгарга өлгермәделәр. Горький музей-йорты карамаган килеш калды... Йөргән кадәресе дә файдасыз булмады, малайлар шәһәр күреп, бераз ачылып китәләр... Идрис үскән чакларда зур шәһәрләрнең берәрсендә шушындый якын туганы булсын иде әле... Институтка гариза бирергә килгәч, якшәмбе көн иде, вокзал каршысындагы бакчада кунып чыктылар... «Харьков» электропәкесе күңелле генә жуылдый, ике түгәрәк пәке, әле колак янына менеп, әле ияк очына кунып, куерып шыткан кара төкләрне җыештыралар, битне иркәлиләр. Пуф-пуф килеп чәй дә кайнап чыкты. Ул бәләкәй ак чәйнеккә мул гына чәй салды да тастымал белән төреп мендәр астына яшерде. Ишек алдында күгәрченнәр йөри, йортның әле бу, әле теге ишегеннән кешеләр чыгып эшкә ашыгалар... Эшкә барасы булмаганда да әйбәт икән! Ул диванга ятып тагын бераз аунады. Аннары, сәгатькә карап, малайларны уятты: — Подъем! Мөнир дә, Мөзәкир дә берьюлы диярлек сикерешеп тордылар, әсәренеп, каушап җизниләренә карап тордылар. — Ут-мазармы әллә? — Торыгыз, ябалаклар! Ул шукланып малайларның икесен ике яктан жилтерәтеп алды, башларын култык астына кыстырды, өчәүләшеп әүмәкләшеп идәнгә тәгәрәделәр. — Әле син алаймыни, жизни? — Әһә! Малайлар көч белән тырпылдашып ике яктан жизнәләре астыннан чыктылар да анын үзен аска салырга көчәнә башладылар. Урын-жир буталды, тузан купты, ах-ух килеп шактый көрмәкләшсәләр дә, Идрисне идәнгә бөгә алмадылар. — Булды, булды, малайлар,— диде ул, мыш-мыш килеп.— Берәм- берәм юынырга, марш! Мөнир күндәм генә юынырга кереп китте, алар Мөзәкир белән урынжирләрне жыештырдылар. — Бу паласны урамда кагып керимме, жизни? — Ярыйдан башка сүз юк. Мөзәкир, чүбен коймас өчен, паласны пөхтә генә урады да күкрәгенә кысып ишек алдына чыгып китте. Элгән ап-ак керләргә тузан очмасын дип бөтенләй бер читкә барып, жилбер-жилбер китереп паласны какты. Мөнир майкасын салып ташлап (жизнәсеннән күрмәкче) чәпчәп юынды да, кызарынып күкрәкне киереп .чыкты. — Теге салам сыйрак кайда? — Ишек алдында. — Тәлинкә ялаштырамы?.. Палас кагарга чыккан, имеш. — Нигә тынышмыйсың син аның белән, Мөнир? — Кушканны эшләми... Янәсе, үзенең башы бар. — Моның өчен мактарга кирәкмиме икән аны. ничек уйлыйсың? — һе, мактасан-мактамасан бер инде... Өйдә дә жык күрәбез. Мөнирнең жизнәсе алдында олы, эшлекле һәм бик акыллы буласы килә иде. Мөзәкир керде дә паласны әйбәтләп урынына, ишек катына жәйде. — Җизни,— диде ул сокланудан тыела алмыйча.— Шәһәрнең читендә сез икән .. Монда урамнар бетә икән ич?.. Ә аннан ары кырлар башланамы? Менә бусы кызыктыр, ә?.. Трактор белән шәһәр кырында гына жир сөрәсең... Бер атладыңмы — асфальт... — Барып караган юк шуны, Мөзәкир. — Нигә бармыйсың, жизни? — Вакыт тими. — Җизни... Дилә апа кайткач озаккарак килимме? Мөнир башын чайкады: — Паласны да хәйлә белән кага бит! —Җитәр сиңа, Мөнир,— диде Идрис, шелтәләп.— Кил, Мөзәкир!.. Бергәләп көймәдә йөрербез. — Шәһәр читенә дә барырбызмы, жизни?.. Менә кызыктыр ул... Шәһәрне кырдан карап торасың!.. Агач саплы габада күкәй куырдылар. Ак күмәчкә май яктылар, күкәй тәбәсен, малайлар йокыдан гына торсалар да, нык суктылар, яларга ияреп Идрис тә шәп кенә ашады. Малайлар, тел белән әйтмәсәләр дә, шәһәргә килүләреннән гаять канәгать иделәр. Нәгыймгә дигән дүрт жәпле пәкене жизниләре үзе бүләк итте. Хәтта кайчысы да бар! Икесенә дә ак репс күлмәк. Мөзәкиргә дәреслекләр сатып алдылар Чәй урынын әйбәтләп жыештыргач, әйберләрне тагын бер кат күздән кичереп, барлап чыккач, күтәренеп трамвай тукталышына киттеләр. Тугызынчы трамвай ялыктырмыйча гына аларны вокзалга илтеп тә куйды. 57 Өйдә күнегеп, шаярышып торган малайлар трамвайда, үзләренең «сала кабартмалары» икәнлекләрен хәтерләп, посыбрак, тын гына бардылар. Вокзал, андагы бетмәс ыгы-зыгы Идрискә тагын бер кат Диләне, күптән түгел генә узган вакыйгаларны хәтерләтеп, каны саркып торган яраны авырттырып алды... Ул .малайларны вагонга кертеп әйбәтләп утыртты. — Я, хуш булыгыз, кайнешләр. Тагын килегез. — Сау бул. жизни. Унбердә ул редакциядә булырга тиеш... Тәтеш районыннан гыйбрәтле генә бер хат килде... Тәтешкә, Тәтешкә... Эшкә... Эшкә!.. Каян килде бу сәер рифмалау?.. Ә-ә, Тәтешкә эшкә жибәрәләр дигән иде биг... Лидасы ни пычагыма хәтергә килеп тора тагын?.. Әхәт көтәдер инде, Идриснең соңга калуы гадәттән тыш хәл булганга, азрак каны кайныйдыр .. Бүген дә көн эссе булырга чамалый. Әнә бит кешеләрнең сөмсерләре ничек коелган!.. Шул инде, шәһәрдә олайган саен кешеләр аулак яшеллекне, тын тугайларны, кешесез җәйләүләрне ныграк юксыналар. Калалар зурайган, шәбәйгән саен, аны төзегән кешеләр дачаларга, бакчаларга теләбрәк качалар... Төзүчеләр белән шәһәрләр арасында яшертен көрәш бара... Табигый хәл!.. Тик Идриснең быел койрыгы каткан, ул беркая да кача алмый. Җае чыкса, берәр атнага Дилә янына барыр инде... Дилә янына... Дилә... Тәтешкә эшкә... Тәтешкә эшкә... Тфү! Каян килде соң бу җәфа-риф- ма?.. Матбугат йорты. Биш катлы умарта оясы... Эшчән тырыш кортлар да, арада соры кортсымаклары да бар аның тартма-тартма бүлмәләрендә... Беренче кат — танышлар, баш селкеп сәламләшүләр. Икенче кат — танышлар ишәя. Баш изәп кенә котылып булмый, тукталып кул да сузгалыйсың: «Әхвәлләр, бала-чагалар ничегрәк, тәкъсир?» Өченче кат... Тезләрен тезгә куеп диванда Әхәт утыра. Әвене янган егетнең, авызында тәмәке. Ботинкалары аксыл-көрән, очлы башлы, калын үкчәле. — Төтәткәнсең!.. Берәрсен ыслап сихерләргә ниятлисеңме?.. Ул сәламне коры гына алды: — Саумы? Идрис тәрәзәне ачты. — Агрессор кайнешләр сыздымы? — Озаттым. — Бөлдереп киттеләрме? — Ансыз булмас инде. Идрис кәгазьләрне таратып ташлап Тәтештән килгән хатны алды, юлдагы рифмасы хәтергә төшеп көлеп җибәрде. Әхәт балтасы суга төшкән утынчы күк утырсын әйдә, вакыты җиткәч, кәефен нәрсә кыруын үзе сөйләп бирер әле!.. Нигә шулай озак эндәшми ул? — Югары як ничек? — диде ул, башын күтәреп. — Мин, Идрис, китәргә уйлыйм... Кая? —диде ул, тагын көлеп.— Тәтешкә эшкәме? Тиле күке шикелле шыр-шыр утырма әле,— диде Әхәт, нык кына кызып. Җылар чакта авызын җыя алмый. Җылый алмыйсың икән, дәшмә. — Шеф-мөхәррир белән эләгештегезме?.. Әллә Ниса апа гына... Әхәткә шунда гына Идриснең берни аңламавы барып җитте. 1 уган-тумача арасына чумып, тәмам обывательгә әйләнгән син,— диде ул тагын да тузыныбрак.— Радио тыңламыйсың, дөньяның йөрәк тибешендә гамең юк. — Бүген тыңлаган юк шул,—дип дөресен әйтеп бирде Идрис. — Тумас борын картайган жан. — Сүгенмә әле син. — Сугыш!—диде Әхәт ике йодрыгын берьюлы һавага күтәреп. — Кайда сугыш?—диде Идрис, агарынып. — Менә монда,— диде Әхәт, йөрәген күрсәтеп.— Израиль Мисырга ♦ басып кергән. Синай ярымутравында Өченче бөтендөнья сугышы баш- = лана! ' Z — Син азрак арттырмыйсынмы? 2 — Джонсонның үз кызына әйткән сүзләрен оныттыңмы? «Синен ч әтиең Өченче бөтендөнья сугышын башлаучы булып тарихка керер!.» = дигән. = — Герострат! § — Алай гынамы... Герострат дөньяның җиде могҗизасыннан бер- з сен яндырып кына тарихта кара күләгә булып калган... Ә бу туксан £ тугыз могҗизаны харап итәчәк!.. Израиль агрессиясе уен түгел... Ар- < тында кемнәр торуын абайла!.. Сүәешне кичерә алмыйлар, кабахәт- < ләр. Израиль—пешка. Ләкин оста җәнҗалчылар кулындагы пешка... = — Менә эшләр кая киткән икән... ь Эш тә. Тәтеш тә онытылды. Редакциянең башка бүлмәләрендә дә ыгы-зыгы. Наборга төшерелгән газетаны кире алып менделәр. Кемдер. ♦ телетайп бүлмәсенә барып, сонгы хәбәрләрне белешеп килде. Хәбәра ләр җанны шатландырырлык түгел иде. Израиль һава көчләре Бер- i ләшкән Гарәб республикасының аэродромнарын, шәһәрләрен бомбага « тота, зур танк берләшмәләре бөтен Синай ярымутравында һөжүм жә- елдергәннәр иде. Фашистлар методы — блицкриг!.. Идрисләр бүлмәсендә монарчы инвентарь номеры сугылганга гына газета подшивкалары янында бутафория булып утырган тузанлы pa- п диоалгыч ходка китте, анын индикаторының яшькелт күзе хәвеф барын * сөйләп мелт-мелт итә. Гарәб гаскәрләре бөтен фронт буйлап чигенәләр, Мисыр халкы тәшвишкә төшкән иде... Бүлмәдә Идрис белән генә калгач, Әхәт тагын бер тапкыр фәлсәфәгә бирелеп алды: I — Вьетнамда бер партизанны үтерү Америка Кушма Штатларына йөз егерме ике мең долларга төшә... Әгәр шушы кадәр акчаны фәкыйрь крестьян файдасына тотсаң... Акылга сыймаслык вәхшилек!.. — Каядыр китәргә җыенасың, ахры? — Мисырга барам... Күңелем сизә, иманым камил: бездән башка анда эш чыкмас... Без монда йомшаклык та. икеләнү дә күрсәтергә тиеш түгел. Икеләнү—хата, йомшаклык — җинаять!.. Бөтен дөнья империализмы әле яңа гына укмашып ныгый башлаган ярлы илгә ташлана икән, авыз күтәреп речь сөйләп утыру ярамый!.. Сизәсеңме, әле бер яктан, әле икенче яктан алар дөнья картасын тешләп-тешләп карыйлар. Ныкмы, янәсе... Без шул чакта аларның тешләрен сындырырга. аппетитларын бозарга тиеш. Юашны басалар аны, Идрис! — Әгәр чыннан да бөтендөнья сугышы башланып китсә? — Шуны уйлыйм да баш очымда бомбалар ярылганны көтәсем килми... Я янам, я калам! Доброволецлар язалар икән, бүген китәм... Барлык хезмәттәшләрне редактор бүлмәсенә чакырдылар Рәкыйпнең кырыслыгы, хезмәттәшләрнең сүзсезлеге аларның юк-бар өчен генә җыелмавын раслап торды. Завод-фабрикаларда Гарәб илләренә теләктәшлек митинглары башланган... Идрис резнн-техник әйберләр заводына. Әхәт вертолет заводына киттеләр. Күңелдә ачу шулкадәр ташыган иде, Идрис түзмәде, эшчеләр алдында үзе дә чыгып сөйләде... Ниһаять, Идриснең киче буш. Ул күптәнге хыялын тормышка ашырырга, урамнарны узып, шәһәр кырында нәрсәләр барын карап кайтырга ниятләп куйган иде. Почта тартмасына күз салса, Диләдән озын хат килгән! Юлдан язылган хат... Ул хатны озаклап, ижекләп диярлек укыды, язылмаган уйлар, әйтелмәгән сүзләр эзләп Диләнең чын кәефен, сәламәтлеген белергә теләде. Утырып үзе дә язды... Хатны салырга чыкканда, шактый соңарган, караңгы төшкән, җәйге төн иңгән иде. Бер чыккач, ул өйгә кереп тормады, акрын гына атлап шәһәр читенә таба юнәлде... Урамда парлылар йөриләр. Яшьләр... Әллә бар аларга дөнья, әллә юк. (Шулай дип уйларга була!) Парлылар кара-каршы очрашканда кызлар, әллә оялып, әллә тыйнаклык күрсәтеп, керфекләрен түбән төшерәләр, егетләре исә ерактан ук тасраешып киләләр дә ашардай булып бер-берсенең кызларын күзлиләр. (Минекеннән дә матурны эләктермәгәнме?) Шәһәр шушында бетә. Биш катлы, тәбәнәк тәрәзәле, тар коридорлы тартма-тартма йортлар ике яктан тезелеп, бер-берсенә кысылышып киләләр дә кинәт такыр кыр башлана... Төзелеш шушында кадәр ашыгып килгән дә, үзе артыннан таш игезәкләр дөньясы калдырып кире борылган, шәһәрнең муртайган кара бүрәнәле бер катлы агач йортларын ялмарга, ашарга керешкән... Идрис җәйге эңгер белән өретелгән такыр кырга барып шактый гына юанып торды. Бу очта караңгы, урамнарга яктылык уздырып өлгермәгәннәр, парлыларга шул гына кирәк тә! Алар читенсенмичә-нитмичә урам уртасыннан барган шәпкә тын гына үбешәләр... Парлыларны берәм-берәм күздән үткәреп җибәреп, Идрис кырга таба чыкты. Шәһәр урамында яктыда күренмәгән йолдызлар күктә кабынды. Бераз баргач, аңа куаклар очраштыргалады Кара-кучкыл ботакларның ешлыгы артыннан хәрәкәт, ыгы-зыгы һәм йомшак кына көлгән хатын-кыз тавышы ишетелде. — Ул кадәр үк каты үпмә... Иренне кара яндырасың!.. Ят кешеләрнең серен ишетү аны сискәндерде... Күнегелмәгән җир, каралҗым шәл бөркәнгән куаклар, качып утырган жан ияләренең барлыгы аны шигәйтте, ул кырт борылып шәһәр ягына кайта башлады. Иң кырый йорт яныннан үткәндә аңа кемдер кычкырган кебек булды. — Абый! Ул як-ягына каранды. Тәрәзәләрдән төшкән яктылык тасмаларын кисеп урамда парлылар гына йөриләр. Нигез тәрәзәчегеннән ике мәче атылып чыктылар да койрыкларын уктай күтәреп чабарга тотындылар... Шәһәр шушында бетә икән... Моннан ары такыр кыр башлана, куаклар, әрәмәләр артында гына авыл булырга тиеш. Әтәч тавышлары мөгаен шуннан килеп ишетелә торгандыр... Тапталган вак чирәмнәргә чык йөгергән, аның табаны юкарган жәйге ботинкалары моны гиз сизделәр, ул учы белән авызын томалап ике-өч тапкыр гына төчкерде. — Абый! Бу юлы тавыш якында гына ап-ачык ишетелде. Идрис әсәренеп боргаланды, өскә күтәрелеп карады. Икенче кат балконында тимер рәшәткәләргә куллары белән ябышып бер малай утыра иде. — Син мина әйдәшәсенме, бәләкәй тоткын? — дип сорады ул. — Сиңа, абый. Тавышына караганда малай бөтенләй сабый булырга тиеш. — Нигә бәй-бәй итмисең, үскәнем? — диде Идрис, үзенең «бәләкәй тоткын»ын йомшартырга теләп. — Кур-к-ам,—дип сузды малай, калтыранып.—Карават астында нидер кыштырдый. Анын тешләре тешкә тия иде. Идрис, булдыра алган хәтле шыпырт итеп: — Әниенне уят,— дип киңәш бирде. — Өйдә ю-ук... — Кем өйдә юк, әниеңме? — Икесе дә. Әти дә, әни дә... Идрис аптырашта калды. — Син берүзең генә мени? Кайда соң алар? Эштәме? Малай борынын мышкылдатты да куркып кына: — Берүзем,— диде. — Ничә яшь соң сиңа? — Алты. — Ә, алайса, өй сакларлык егет булгансың икән! Исемен ничек? — Минемме? — Малай беравык тынып торды.— Айдар — Л1енә шулай, Айдар дус,— диде Идрис, татарчалап.— Әйбәт кенә кер дә төренеп ят. Карават астында бернәрсә дә булмый. Айдар аңламагач, ул сүзләрен русча кабатлады. Малай үпкәләде, рәшәткәләрне ычкындырып арткарак шуышты. — Булмас сиңа,—дип мыгырданды ул,—олылар гел ялганлыйлар — Ишетәсеңме син? — дип кычкырды Идрис балкон астында тап- танатаптана.— Карават асты джунгли түгел, анда синдәй егет куркырлык кем дә булмый! Малай ләм-мим димәде, кымшанып урыныннан күчте, чиләкме, мискиме шылтырады, тимер рәшәткәләр арасыннан ике ялан тәпи килеп чыкты. — Айдар, син салкын бетонда утырмыйсыңмы? Кер өеңә, кер,— диде ул, хафаланып.— Әтиеннәр дә хәзер кайтыр. Кыштырдаган тавыш ишетелде, малай аягына басты, ияген балкон култыксасына куйды. Күзе ялтырап китте. — Син минем әтине беләсеңмени? — Белмим... Озакламый заводларда смена бетәр, шуннан чыгып чамалыйм. — Белмәгәч, нигә алдашасың?.. Кайтмыйлар, кайтмыйлар.— Ул үҗәтләнеп ияге белән агач аратаны кыйный иде.— Башта кинога керәләр, аннары гөмбә астына утырып мороженое ашыйлар. Минем әни эскимо ярата... Аннан бакчага танцыга керәләр. Гел шулай. — Кыш көне дә бакчага танцыга йөриләрме? — диде Идрис шаярыбрак. Малай чиксез дәрәҗәдә җитди иде, ул шаяртуны кабул итмичә аңлатып бирде: — Фе, кыш көне мин бакчада булам! Атналык детсадта .. Хәзер анда ремонт!.. Әтиләр мине йоклаталар да чыгып китәләр. Тиз йокыга китмәсәм, ачуланалар Мин йокламыйм, күземне кысып-кысып йомам да шым ятам!.. Ишекне шалт! Тыштан бикләүләре була, күзләремне ачам... Алар кайтканчы йокламыйм... Бүген карават астында нидер кыштырдый... — Ишегеңне ач, Айдар,—диде Идрис,—мин синең яныңа кереп утырам. — Син бандит түгелме, абый? — Түгел. АЯЗ ГЫИЛӘҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ЬОЛЫН — Ачмыйм. Әни ачулана... Ишекне алар тышкы яктан биклиләр. — Өегездә бүтән ачкыч юкмыни? — Әни яшерә... Буфетны да, шкафны да бикли, диде малай, беренче тапкыр җыламсырап,— эзләдем инде... табалмадым... Шунда дару шешәсен ваттым, бармагым киселде. — Ут яндырырга иде,—диде Идрис җан теләктәшлеге белән. — Куркыныч!.. Карават астында кыштыр-кыштыр йөриләр... Идрис гаҗиз булып як-ягына каранды, ары сугылды, бире килде, кемгәдер ачуы чыкты, үз көчсезлегенә 'кыенсынды, аннан чалбар каешын чишеп малайга ыргытты. — Тот! Айдар каешны оста гына эләктереп алды. — Булдымы?.. Хәзер каешны аелы аша чыгарып рәшәткәнең иң түбән ягына бәйлә... Бәйләдеңме? Хәзер әйбәтләп тыңлап тор: култыкса аша чык. Чык, чык, егылмыйсың... Нык ябыш! Чыктыңмы?.. Егег икәнсең. Курыкма, аска карама! Рәшәткәләргә чытырдап ябыш. Хәзер ипләп кенә каешка тотын да аягыңны ычкындыр. Малай чожт иттереп аска шуып та төште. Идрис ике куллап аны кочып алды. Җитү чәчле арык кына малай боз кебек салкын иде. — Әһә, үр куяны!.. Калак сөякләрең шылтырый... Җитмәсә үзең ялан тәпи... Аягыңа берәр нәрсә элдерәсең калган. — Туңмыйм мин,—диде Айдар, җиңелчә генә калтырап. — Мәле, минем җылы пиджакны киеп җибәр!.. Өстең юка. Идрис үзенең тәжрибәсезлегеннән оялды... Айдарның дәү пиджакка уралуын сөенеп карап торгач, ул ботинкаларын чишенеп ташлап оекбашларын малайга сузды: — Боларны да ки... Бәләкәйрәк булырлар да... — Туңмыйм,— диде малай, үзе оекбашларын ялт кына киде.— Каеш калды бит. — Чалбарны тотып йөрермен!..— дип көлде Идрис.— Тора бирсен! Шул ук маршрут белән сиңа өскә сәфәр ясарга кирәк ич. — Әни күрсә, үзем бәйләп төштем диярмен. — Килештек! Айдарны өйгә алып кайтып китәргәме әллә дип уйланды Идрис, яхшысынмады... Ата-анасы нинди кешеләрдер, фаш булып тавыш-гауга куптарырлар, бәладән баш-аяк, яшәсеннәр, әйдә үз дигәнчә!.. Алар кыр ягына таба атладылар. Малайның оекбашлары сыдырылып түбән төшеп йөдәтте, бәйләп куярга җеп-мазар юк иде. — Син бөтен кешегә дә шулай кычкырып каласыңмы? — Юк. — Алайса нигә миңа эндәштең? — Син дә ялгызың бит... Парлыларга мин гаш ыргытып калам! — Оһо!.. Ыргытасың да качасың инде? — Идрис тукталып Айдарны җитәкләде.—Бармагың сызлыймы? — Печтек тә авыртмый. — Туктыйк шушында,— диде Идрис бераз баргач.— Анда юеш. Чык төшкән. Чыкны беләсеңме?.. Бәбиләр, нәни кызчыклар, малайлар бәй-бәй итәргә яткач, үләннәргә вак-вак көмеш тамчылар төшеп куна... Матур, әмма аякны чылата чык!.. Минем ботинкам балык тота торган җәтмә төсле. Син дә яланаяк. — Мин беләм... Моннан болыннар башлана. — Әйе,—диде Идрис, аңа карап. Әни миңа монда килергә кушмый... Бу якта караклар, бандитлар, әшәке малайлар йөри, ди... Олылар гел алдашалар! — Нигә син парлыларга таш атып каласың? — Йөрмәсеннәр! — диде малай һәм яман ачы сүгенде. Урам теленең көтелмәгән зәһәреннән Идрис исәнкерәп калды. — Бер әйбер күрсәтәм дә, борылабыз,—диде Айдар. Идриснең жи- иеннән тартып.—Әйдә, әйдә, курыкма. Чирләмим мин. Чирләсәм дә, кызганма, үз улың түгел бит. Сүгенгәне өчен кыздырырга торганда, Айдар соңгы сүзләре белән Идриснең күңелен йомшартып жибәрде, ул юеш үләннәрне чирканып ♦ ера-ера малай артыннан иярде. Урамны чыгып сулга ике йөз метрлар баргач, коры үзән башланды. Шул үзән уртасында тәбәнәк кенә бер корылма шәйләнде. — Кара,— диде малай, Идрискә башы белән орынып. — Нәрсә бу, мунчамы? — Алачык,— дип пышылдады малай, куркынып.— Монда бер бабай килеп йөри. Аның аягы агач. Ул малай чагында хулиган булган. — Кем әйтте? — Бөтен агач аяклы кешеләр бәләкәй чакта бандит булганнар! Аларның аякларын усал кешеләр кискән... Ә мин андыйларга тоттырмыйм... Ул карт хәзер сихерче... Әни әйтте, үзем дә белдем. Әнидән качып килдем дә ярыктан карап тордым. Сихерче карт ярыкларны кәгазь белән томалады... Тимер чыбык белән выжт иттереп тиштем! Анда бер велик бар. Өр-яңа! Во велик! Ике тәгәрмәчле. Сихерче аны стенага элеп куйды. Ачкыч яратып чәлдерәм мин аны. — Китик моннан,— диде Идрис катгый гына. — йозакны гына күрсәтәм. ы Мондый дәү, дугалы авыр йозакны Идриснең күргәне юк иде. Малайның кыюлыгына, зирәклегенә исе китү белән бергә, аның күңелен- о дә мондый йозакның хужасы чыннан да гади адәм түгелдер, сихер- 2 михер ияседер дигән шик килде. — Капкын төсле йозак,—дип тәтелдәде малай.—Кадак тыгып бор- *- галап караган идем, ачылмый. — Ничек буең житте? < — Ә мин кафе яныннан тартма сугып килдем. — Каян беләсең син капкынны? — Күршеләргә телевизор карарга йөрим... Үскәч мин аучы булам, сәяхәтче. Африкага барам. Үзем белән киноаппарат алам. Казанныкы түгел, безнең шәһәрдә юньле нәрсә чыгармыйлар, ди әти... Японныкын алам! Во! Арсланнарны, филләрне карточкага төшереп йөрим... Синең иң яраткан фильмың кайсы? Малайның соравына уйнап кына жавап биреп котылып булмый иде. — Минемме?.. Яхшы фильмнар күп... Иң яратканым швед режиссеры Бергманның «Җир җиләге аланы» картинасы — Караганым юк,—диде малай, җитди итеп,—Ә мин «Язмыш барабаннары»н яратам. — Әйбәт картина,— дип хуплады Идрис. — Өч карадым, өчесендә дә жыладым... — Дөрес иткәнсең. Хәзер кайтыйк инде, син туңасың. — Синең Африкага барганың бармы? — диде малай алачыктан ерагайгач. — Африкага юк, Себертә барганым бар. Иртыш буена. — Анда филләр юк. — Булмас. Иртыш буенда мамонт сөякләре күп. Анда елга ярында мамонтларның каберлеге. — Тере мамонтлар кайда йөри? — Тереләре калмаган. — Алайса нигә бардың соң син? — Студент чакта эшкә җибәргәннәр иде. Яшел-кызыл борт утларын җемелдәтеп самолет узды. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Абый,— диде Айдар, аның җиңеннән тартып,— самолет күккә тиеп, ышкылып барамы? — Нигә? _ — Күккә ышкылып бармаса, ничек эзе калсын аның. Ул физика законнарын гади тел белән үзе белгән кадәр малайга аңлатып караса да, Айдар ышанмады. — Син белмисең икән,—диде ул ышаныч белән,—ышкылып бара! Күк бик каты, зәңгәр боз төсле, самолетлар аны тишә алмый, шуңа күрә ракеталарны очлы-очлы ясыйлар. Урамга кергәч, малайны очкылык тота башлады. — Тукта, әйт! — диде Идрис, Айдарны эләктереп.— Бүген нәрсә урлап ашадың? — Абый, куркытма инде,— дип ялынды малай. — Урлагансың, урлагансың. Әйт! — Куркытмасана, абый,— диде Айдар.— Очкылык гел килә миңа. Күрше Вил абый куркытып карый, очкылыгым барыбер бетми. Идрис көлде. Алар балкон астына килен җиттеләр, каеш җилдә атынып малайны көтә иде. — Син иртәгә киләсеңме? — Иртәгә эшкә... Кичкә кадәр ерак... — Кил. яме. — Безгә әнә теге йорттан квартира бирделәр. — Теге сихерче дә шул йортта тора!—дип кычкырды малай. — Шулаймыни? — Синең малаең бармы? — Юк,— диде Идрис, аның чәчен учлап. — Булса син аны ияртеп йөрер идеңме? — Әлбәттә. — Әни миңа малайларны больницадан биреп җибәрәләр, ди... Син әшәкене ник алып кайттык икән. ди... Ә мин беләм, малайлар әниләре* нең эчләрендә үсәләр... Бер әйбер сөйлимме? Беркемгә дә әйтмисеңме? — Сөйләмәм,— диде Идрис, кызыксынып. — Җаным, каным чыкса да сөйләмәм диген. — Сөйләмәм! — Мин тәмәке тартып карадым инде. Тәмсез. Соңыннан башны авырттырды. — Менәсеңме инде? — диде Идрис, каешка үрелеп. — Курыкма,— диде малай,— кайтмыйлар алар. Мин сине озата барам. — Әйдә. Аннан мин сине күккә озатырмын. Идрис кузгалмаска теләгән иде, Айдар кыптыр-кыптыр алдан китте. Алар кафе яныннан узып баралар. Малай яктыга кергән саен та- .нып-белеп калырга теләгәндәй күгәрелеп-күтәрелеп аңа карый. Идрис моны үзенчә аңлады. — Синең карын ачтыр, мөгаен. — Юк.— диде малай ныклык белән. — Чак кына көт... Минем берәүне күрәсем бар! Ул малайны бер кырыйгарак бастырып кафега кереп китте. Ишек катында идән сөртеп азапланган ябык, киез чәчле хатын күтәрелеп аңа каршы төште. — Кафе ябыла. — Буфетка гына! Шырпым беткән! Идрис учындагы вак акчаларын шылтыратты. Әйләнеп чыкканда кафе тирәсендә Айдар юк иде. Зур пыяла ишекләр янында өч-дүрт егет җыештыручы хатынга ялынып бөялгәннәр. — Айдар! Ары карады Идрис, бире йөгерде, малай юк кына бит!.. — Айдар! Караңгыдан, кафе артыннан малайның тавышы ишетелде: — Монда мин, монда! Идрис аңа каршы китте, жилтерәтеп Айдарны яктыга чыгарды. Ма- < лайның ике кулында да буш шешә иде. — Каян алдың боларны? — Кирәк алар миңа... Иртәгә тапшырам... — Хәзер үк ыргыт. — Нигә? — диде малай, гаҗәпләнеп.— Кирәк алар мина. — Мин сине сыйламакчы булам, син каракланып йөрисең! Итле дөге сумсалары күрер күзгә бик яңалардан булмасалар да, малай, бер-ике тапкыр каерып капкач: — Во!—дип баш бармагын күрсәтте. Кәгазь стаканга ул чиксез куанды. Идрис, туңарсын, азрак эч. дип үгетләп торса да, өч стакан лимонадны чүмереп бетерде. Чүп савытына салырга дигәндә, Айдар бушаган шешәне тартып алды, йөгереп караңгыга кереп югалды. Әйләнеп чыкканда, кулларында әйбер-кара юк иде. — Яшереп куйдым!—диде ул, мактанып.—Дөге сумсасын үлеп яратам! — Аша алайса. — Тик син алдадың,—диде ул куЛын Идрнснен пиджак итәгенә сөртәсөртә.— Беркемне эзләмәдең, туп-туры буфетка элдердең. — Мин эзләгән кеше чыгып киткән,— дигән булды Идрис. — Зурлар гел-гел ялганлыйлар. Шуңа күрә минем үсәсем килми Ул тозлап-борычлап ачы итеп сүгенде. Идрис малайны жилтерәтеп каршысына китерде: — Каян оттың мондый кабахәт сүзләрне? — Олылардан! Кинәт аларның баш очыннан гына гамьсез гүелдәп самолет узды, малай тынычсызлана башлады, ул Идрисне йолыккаларга. тарткаларга тотынды: — Тизрәк, тизрәк! Кайталар, кайталар,—диде ул, тотлыгып. Юртып барып та җиттеләр. Идрис малайдан пиджагын салдырып алды, куркудан калтырап торган курач, җиңел гәүдәне култык асларыннан эләктереп каешка буй җитәрлек итеп күтәрде. — Бас иң өстенә! — Малайның аяклары юпь-юеш һәм сап-салкын иде.— Каешка тотын. Эләктердеңме? Үзеңне цирк артисты дип уйла! Алло, күтәрел, күтәрел! Шүрләмә, ычкындырма, каешны урап тот. Үрмәлә. бер-ике! Малай тимер рәшәткәләргә чытырдап ябышты, үрмәләде, түше белән култыксага ятты, эчкә сикерде Каешны чишеп, оекбашларын салып аска ыргытты. — Оекларың тишелгән, абый. Идрис оекбашларын газета кисәгенә төреп кесәсенә салды — Ямыйбыз аларны! Ә син кер, ипләп кенә урыныңа ят. Мин монда булырмын. — Исән бул, абый.—диде малай, кинәт борылып. Балкон ишеге шапылдап ябылды, өй эчендә тавыш-тын ишетелмәде. Идрис беравык тыңланып көтте дә кайтыр яккә атлады. Урамда аңа өч-дүрт парлы очрады. Алар төннең матурлыгына, күкнең ямьлелегенә сокланып рәхәт итеп көлә-көлә ашыкмыйча гына урам буйлап баралар иде. Ул кабалана башлады соңгы хәбәрләрне тыңларга өлгерергә кирәк! в «к. у » м ю. Ы я Л О Ж к в ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН 65 Тагын Дилә искә төште, тагын күкрәкнең сул ягында нидер чәнечте... Кеше үз йөрәгенә ыгы-зыгы, өстәмә борчулар эзләп өенә, радио дулкыннары янына ашыга иде... 8 Идрис белән Диләнең өйләнешкәннәренә дүрт ел узса да, аларның бәбәйләре булмады. Баштарак яшьлекләре сәбәпле үзаралай сүз кузгатырга кыенсынып йөрделәр. Ниһаять, кеше табигатенә мең-миллион еллар береккән ата-ана булу теләге омтылышы оятны җиңде, җир тишегенә керердәй читенсенеп врачка каралырга бардылар... Идрис ансат котылды, аңа: — Сау-сәламәт! — диделәр. Диләгә җиткәч, врачлар уйга калдылар. Анализлар ясалды, бүлек мөдиренә күрсәттеләр... — Сез яшь чагыгызда күп тапкырлар ангина белән авыргансыз... Шушы салкын тиюләрдән байтак органнарыгыз җәфаланган, сез бәбәй таба алмыйсыз,— диделәр аңа.— Бәби теләсәгез дә, теләмәсәгез дә дәваланыгыз. Дилә бу аяусыз хөкем белән килешергә теләмәде, түләүле поликлиникага барды, атаклы гинеколог-профессорга каралды. Анда да яшь хатын өчен куркыныч, жан өшеткеч сүзләрне кабатладылар: — Дәваланырга, яшь ханым, дәваланырга! Өметне өзмәгез, нык булыгыз... Теләгән табар дигәннәр!.. Көньякка барып файдалы ләм ванналары алыгыз. Мөмкинлегегез сыйдырса, ләмнән соң берәр ай көньякта, үзегез дәваланган климатта ял итәргә тырышыгыз... Үзеннән бигрәк ире өчен борчылды Дилә. Соңгы бер елда аерата түземсезлек, хәтта таләпчәнлек, ныклы карар белән өзмәс-төтмәс бала көтте Идрис... Профессор янына өмет белән мөлдерәмә тулы күзләрен текәп озатып калды... «Чыккач та шалтырат!» диде... Хәзер иптәшләр, ата булудан гомергә мәхрүм икәнлеген белгәч, ни әйтер? Ярый ла дәваланып рәт чыкса?.. Авыру аналардан гарип-гораба балалар гына туа икән дип тә сөйлиләр бит!.. Өзгәләнде Дилә, нык өзгәләнде... Менә хәзер кайтып керер дә яратып кавышкан, сөеп кияүгә чыккан кешесеннән нинди хөкем ишетер?.. Бәбисез гаиләләрнең нәкъ шул нигездә талашуларын, ир белән хатынның бер-берсен бикәргә гаепләүләрен, соңра бөтенләй пычакка-пычак килеп аерылышуларын актыккы көннәрдә аңа еш кына ишеттерәләр иде. Кайгылы колакка хәсрәт сүзе күбрәк керә, кулыңны кая сузсаң да, канаган бармак бәрелә... Тип-тигез җирдә, ап-аек баштан тәгәрә дә егыл инде!.. Көтелмәгән уйлар... Күнегелмәгән врачлар... Ят терминнар... Болар өметсезлектә тәкатьсезләнгән хатынны буынсыз калдыралар... Икесе дә бала дип өзелеп китәләр, иртә-кичен телләрендә шул гына иде... Диләнең кыяфәтен күрүгә, Идрис барын да аңлады. Ирлеге җитте, ак димәде, кара димәде, зарсыз ризалашты: ике айга түгел, ярты елга җибәрергә әзер!.. Иөр генә, күрен, тикшерт, дәвалан!.. — Хәзерге заман медицинасының көченә ышанам,— диде Идрис һәм бу ышаныч тәмам какшаган Диләгә дә йокты... Бәләкәй тоткын Айдар белән очрашу аңа нык тәэсир итте. Ул бу дөньяны тискәре яктан, моңарчы бер чакта да күтәрелеп карамаган яңа ракурста күрде. Бала теләү — борынгыдан, күзәнәкләрдә геналар күчереп килгән саңгырау бер инстинкт кына икән. Кешенең күзәнәкләреннән күңелгә өн ага, жан белән кан берләшеп мигә тукыйлар: нәсел-ыруыңның дәвамы кирәк! Җирдә тереклек яралганнан бирле бу шулай килә, уйлан! Бала тугач башлана икән аның мәрәкәсе! Бала тугач, үзенә игътибар, кадерхөр.мәт, урын, тәрбия, вакыт сорый икән!.. Әгәр аның улы нәкъ Айдар төсле сүгенеп жибәрсә? Кафе артындагы тартмалардан буш шешә чәлдереп чыкса? Тотылса? Трамвай тәрәзәсенә таш атып калса? Ул очракта да балага булган мәхәббәт өстенлек алырмы, әллә моңарчы ул татымаган акыл, көч, ниһаять, ата кеше абруе ярдәмгә килерме? Бусы Айдар... Монысы яшел, дәү яфраклы әрекмән... Дәү, сусыл яфракларын жилфердәтеп жирдә утыра. Ана юньле-башлы берәү дә дикъкать итми: әрекмән тек әрекмән! Азмы алар болында!.. Файдасы да юк, зарары да тими... Бер заман шул әрекмән сабакка котыра, тигәнәкләрен өлгертә, якын килеп кара, киемсалымыңа әрсезләнеп ябыша, тотына... Инде хәзер барысы да аны әйләнеп, читләтеп узалар, куркалар. Айдар да шул ук әрекмән түгелмени?.. Радиода хәвефле хәбәрләр. Сүрия, Гыйрак, Ливан Израильгә каршы сугыш игълан иттеләр... Сүәеш каналында пароходлар йөреше тукталды... Ә Израиль гаскәрләре Синай ярымутравын биләгәннән-би- ләп баралар... Идриснең күз алдына гарәп илләренең хәрби парадлары килде. ’Дөяләргә менеп атланган ак башлыклы укчылар, киң япанчаларын иңгә салган фәкыйрь, жайдак бәдәвиләр . Дин белән үтәли сөремләнгән, «пигамбәребез дә фәкыйрь булган әле» дип хәерчелекләрен акларга тырышучы фанатиклар... Америка, Англия заводларында эшләнеп, төрле илләрнең кырболыннарында канлы көрәшләрдә сыналган танкларга, француз самолетларына каршы сез нибарысы батырлык, бердәмлекне генә каршы куя аласыз... Бердәмме сез?.. Батырмы сез?.. Нигә йөз миллионлы гарәп халкын бәләкәй генә Израиль дерелдәтеп тота! Нигә чигенәсез сез?1. Әхәт хаклы, мең тапкыр хаклы: дөнья халкы бердәм булып, берберсең аңлашканда гына сугыш чукмарларын айнытырга җай табылачак! Кешенеке кештәктә дип битараф булып яшеренеп калырмын димә хәзер... Җир шарында кеше яшеренерлек почмак юк... һәр көтелмәгән хәлне көтелгән төсле итеп кабул итәргә өйрәнергә вакыт... Уйланып ята торгач, сигезенче ярты җитте. Ул торды, аерата бирелеп гимнастика ясады, тир бәреп чыккач салкын душта коенды, кофе эчте. Салкын су аны борчулардан арындырды, тиз эри торган Бразилия кофесы «Касике» көч бирде. Трамвай тукталышында шактый борчылырга туры килде. Троллейбуслар йөрмәгәнгә, пассажирлар адашкан бәбкәләр шикелле урам тутырып бәрелеп сугылалар, утырып китәргә җай эзлиләр. Таксины соң чиктә генә ала Идрис. Дилә кайгысы белән квартирсызлык нужалары аны акча белән сак эш итәргә өйрәттеләр... Сонга калырга да ярамый... Сиңа кирәктә таксие табыламы? Тәки соңгарып килде, Әхәг инде байтактан килгән, кәгазьләрен өстәл тутырып юри тутырып ташлаган, күрми дә, ишетми дә, эшкә йотылып утырган була... — Әхәт, сәлам! — диде Идрис — Салют, картлач! Яралдыңмы? Баш чатный, авызның тәме юк, кәеф губернаторныкыннан яман!.. Күзгә ак-кара күренми. Шулаймы? АЯЗ ГЫИЛӘҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН Аның сонга калуын Әхәт мәзәк итте. Нигә һәм нидән авыртсын икән? Әхәт, май чүлмәге янында ешынган мут песи сыман аның тирәсендә әйләнгәләп, бармак бөкли-бөкли санарга кереште: — Борын кызарган... Күздә дә шик бар!.. Өс-баш та таушалган... Кыжырбыжырлар башландымы? — Кыжырдамый торсын әле! Чүпрәсен салмадың ич. — Көртлек кебек, башыңны яшерсәң дә, артын күренеп тора! Ачармын сереңне, картлач, анлык кына кодрәт бар абзаңда! Үзең сөйләп котыласыңмы, әллә мин тезеп салыйммы? — Урамга күз төшер: троллейбуслар йөриме? — Фи-и, редакциядә ничә чалбар туздырып шуннан да остарак алдарга көчең юкмы?.. Эчәгене үземә юлларга кала... — Әйдә, тырыш. — Кайда себерелдең төнге унбердә? Звоногыңны өзеп төшерә яздым. — Төнге унбердә үзең дә изге ният белән йөрмәгәнсендер, шәт? — Ә. танасыңмы?.. Без икәү идек. — Шаһитсез килмәдем дисең инде?.. Звонок тавышын ишетмәдем, йокыга киткән чагым булгандыр. Әхәт күзен акайтты: — Нәрсә? Өйдә идем дип шыттырасыңмы? — Интекмә, сәфәрдә идем... Мин дә бер гажәп кеше очраттым. — Димәк, син ресторанда утыргансың! — Ногыт борчагың сөрсегән, күрәзәлеген бер тиенгә тормый!.. Ул кеше икенче кат балконында иде,—-диде Идрис, үз сүзенең эффектыннан үзе канәгатьләнеп. Әхәт җыланга баскандай сикереп алды: — Атакай тынам!.. Ул оялчан гына кыз балконда басып тора». Чәчләре жилдә тузгыган, муены шәп-шәрә... Син жирдә... Кулыңда гитара... Серенада жырлыйсың. «Тып итеп балконга чык иркәм, көтәм сине кичләрен һәм иртән!» Поэзия... Әй. күктән жиргә төштегезме соң? — Булды инде, булды,— диде мутланып Идрис. Сызгырып ук җибәрде Әхәт. — Ярар, котылдың... Юкса ни тикле өйрәтеп, синнән рәт чыкмады дип кыйналам. Рәхмәт, шәкертем, йөрәгемә сары май тамыздың... Сине лаеклы укучыбыз санап теге исемлеккә дә кертербез. — Шундый хикмәтле исемлек тә бармыни? — Иң өстеңдәге фәрештәләр шыгырдатып гөнаһ дәфтәренә язып куйдылар! Икесе дә көлешеп туйгач, эшкә тотындылар. Бераздан Әхәт башын күтәреп Идрискә карады: — Сонгы сводкаларны тыңладыңмы? — Юанырлык нәрсәләр аз, гарәпләр пыр тузып чигенәләр. — Ничек алай?.. Бөтенләй аңлашылмый... Шунлык та корал, көч юкмыни аларда?.. Сугыш буласын белеп тордылар, аз булса да сагаймадылар микәнни?.. Идрис уйлап кына жавап бирде: — Кайвакытта корал гына хәл итми, халыкның рухы, хөкүмәтнең рухы, гаскәр башлыкларының рухы да зур роль уйный. — Стратег!—диде усал елмаеп Әхәт.— Үзем дә беләм! Тик барыбер аңламыйм. Курьер Ж.әүһәр апа кочагына төяп көндәлек почтаны алып кайтты, аны күреп барысы да хатлар бүлегенә керделәр. Әхәт, газеталарны бөтен кешедән алда карарга яратканга, шуларга ташланды. Идрис иң элек хатларны күздән кичерә. Бүлек мөдире Ниса Чәй- милова, илле яшьләрдәге кырыс хатын, хатларны курьер кулыннан үзе ала, саный, адресларына карап сортлап чыга, шуңарчы берәүгә дә тоттырмый. Аның күрәкарау күзе белән борын эченнән мыңгырдап укуын тыңлап торып Идриснең калак сөякләре сызлый... Ничә тапкыр хатлар бүлегенә кермәм дип ант итте инде, барыбер керә, җәфалана, җәзалана... Гомердә булмаганны ул бүген Чәймилованы ашыктырды: — Тизрәк карагызчы, Ниса апа,— диде. Чәймилова, аягүрә басып, бармак төргә-төртә хат өемнәрен күздән кичерде дә: — Редактор исеменә бүген өч хат,— диде. Әхәг аның күзенә керерлек якынаеп сөйләп китте: — Шеф исеменә, гадәттә, матбугатны үз мәнфәгатьләре өчен дә файдаланырга мөмкин икәнен үзләштергән, дәүләттән һәм җәмгыятьтән ныграк каерырга омтылган, патентлы, шомарган дәгьвәчеләр еш яза. — Ай-Һай, күпне беләсең, Әхәт Исмәгыйлович. Ничек башың авыртмый? Күпне белгән башта бөлгән, аннары үлгән, диләрме әле? Аз бел, сүзгә саран бул, озаграк яшәрсең! Чәймилованың саргайган бармаклары арасыннан сигарет төшми дә диярлек, суыра да өстәл астына өрә. — Әнә, Идристә Гали пәкесе бар, Ниса апа,— диде Әхәт, газеталарны өеме белән аның алдына ташлап.—Минем телне кисегез, ә аның үзен... Идрис ана ачу белән карады. — ...бер уңайдан теге исемлеккә кертегез. — Әкият сөйләмә. — Кичә төнлә бер шаһит алып үзем барып тикшердем. Өендә юк иде. Кайда йөргән ул? Нишләгән?.. Егерменче гасырның алтмыш җиденче елында ялгыз калган ир вакытын ничек үткәргәч? — Кешегә бәла такма син,—диде Идрис, борчылып.» Бу Әхәтнең логикасына төшенеп бетмәссең, кая сукалап кереп кит ге. — Нинди исемлек уйлап чыгардың? — диде Ниса. — Донос исемлеге,— диде Әхәт, көлеп кенә. Сүзнең уеннан ашканын шунда гына аңладылар, Нисаның бәләкәч йөзе саргайган кыяр кебек җыерылды, ул чәрелдәвек аваз белән: — Сөйләшә белеп сөйләшегез! — дип выжылдады. Идриснең гаҗәпсенүенә Әхәт бер җөмлә белән җавап бирде: — Ниса апаң редактор исеменә жалоба язган; взятка алып ята дигән. — Үзең кайтып сөйләдең ич син аны! — диде Идрис, шаккатып.— Өйләрендә калдырып киткәннәр. — Взятканың үз аягы белән йөргәнен кайчан күргәнең бар? — диде Ниса, лее китмичә.— Балык, икра кемгә килгән, шунысы мөһим! Әхә! үз бүлмәләренә чыкканчы рәхәтләнеп көлде. — Ничәмә-ничә яшь журналистны кан жылатып редакциядән кудырды бит... Мине дә шулай тожырмакчы. Тәтеми торсын! Чокчына, җинаять эзли, көтеп, посып юра... Төнге унбердә шалтыратып һәр көнне өйдәлегемне тикшерә. Шалтырата, эндәшми... Сизәм, ул! — Алайса син мине саттың. — Шүрәлеләр янында синең ниндилегенне тикшерәсем килде,— диде Әхәг, ваемсыз гына,—Уңмаган килен бәлеше төсле ишеләсеңме, әллә уңган бодайныкы кебек кылчыгың тырпаймы?.. Сиңа да аның тырнакларын тагып карарга туры килер. Үз хәлемне дә алданрак сизеп торасым килә: бага башласам, кул сузарсыңмы, әллә муенга таш тагарсыңмы? Икесе ике нәрсә, Мин дусларымның кемлеген ачык белеп АЯЗ ГЫЯЛӘҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫН яшәргә телим... Баррикадалар артына басканда терсәккә терсәкне те* рәрлек булсын. Әллә ниләр уйлап чыгара бу Әхәт дип уйлады Идрис... Үзенчә сынап каравымы? Идриснең нәрсәсен сыныйсың? Эчендәгесе тышында... Күңелендәге телендә... Кичә соңга калып кайткан икән, монда бер дә баш китәрлек маҗаралар юк... Тик ул кичәгеләрне Әхәткә сөйләмәде... Бераз тынычлангач, Әхәт үзе яңалык әйтте: — Вәлиәхмәтовны чаянчылар янына чакыртып бүләкләрен кире кайтардым. Тәгәрәп җылый малаең... Бар әле, Идрис, егерменче гасырның уртасында, Октябрьның илленче елында да төрле бөҗәкләр яши. Маяковский кандаласы бер генә түгел... Без дә начар энтомологлар булмыйк!.. Идриснең бик якыннан белә торган, даими язучы берничә хәбәрчесе бар. Бүген шуларның икесеннән ана атап язылган хатлар килгән иде. Ул аларны Нисадан яздырып алды да укырга тотынды. Хәбәрче егетләр бик ышанычлы: алардан килгән материаллар махсус тикшерү дә сорамыйлар, бусы инде кат-кат сыналган. Идрис үзе дә аларга соң дәрәҗәдә игътибарлы, егетләр дә аның ышанычын җуймаска тыры* шалар. Хәбәрчеләрнең берсе авыл яшьләре турында, аларнын авылдан китәргә омтылулары турында яза. Колхозларында эшләүчеләрнең уртача яше кырык алты икән... Кызык... Әллә гыйбрәтлеме? Әнә, Ангарск, Солнечногорск, Дивногорск кебек яңа шәһәрләрдә торучыларның уртача яшьләре егерме дүрт — егерме алты... Гомумән, яңа калалар авыл яшьләрен үзләренә магнитлыйлар. Ә 1926 елдан 1966 елга кадәр, ягъни кырык елда безнең илдә сигез йөз кырык дүрт яңа шәһәр туып-үскән. Яна шәһәрләр үзләренең перспективалары, мавыктыргыч профессияләре белән яшьләрне үзләренә тарталар, берләштерәләр. «Игенче профессиясе картаямы әллә?» дип сорый хәбәрче. Әллә хәзерге заман игенчесен без элекке кырчы белән тиңләп, аны бәяли белмибезме?.. Егет бу сорауларга җавап тапмаган, аларга җавапны Идрис үзе дә белми, әмма бу проблемалар тирәсендә еш уйлана иде. Шуның өчен шундук хатны шатланып эшкәртергә тотынды, редакцияләде. — Тыныч заман хатлары болар, Идрис...— диде Әхәт, урыныннан торып. Бераздан аңа Лида шалтыратты. — Әхәт, минем белеш малайларны хәрби комиссариатка чакырганнар! Ул телефон трубкасын кысып вата язды: — Нәрсә дигәннәр, тизрәк бул, я? — дип кат-кат кычкырды. — Берни дә әйтмәгәннәр. — һем,—диде күңелсезләнеп Әхәт,—тагын берәр көн көтәм дә гариза язып үзем барам... — Син чыннан да китәргә уйлыйсыңмы? — диде Идрис, алар сөйләшеп бетергәч. — Сөйләшеп кенә калырга мин Батыргали агай Шалканов түгел! Унберләрдә Идрисне редактор чакырып алды. Кайчандыр зәңгәр яшьлегендә үзе дә шигырьләр, балладалар белән җенләнеп йөргән, әдәбиятка, газетага мәхәббәтле бу кешене Идрис хөрмәт итә иде. Яшькә үзләреннән әллә ни ерак китмәсә дә, җитәкче эшләргә иртә катнашкан, тулы гәүдәле, олысымак йөрешле шеф-мө- хәрир һаман эш сөюдән туктамый, нәтиҗәдә үз хезмәттәшләреннән дә шуны ук таләп итәргә көченнән килә иде. Башка редакторлар белән эшләп караганы юк Идриснең, татып караганнар Рәкыйп Шәкүровны «әйбәт хуҗа» дип йөртәләр. Сүзгә сабыр, эреләнмәс, тик бер йомшак ягы бар, үзен осга, үткен журналист дип уйлый. Хәтта үзенә атап язылган хатларга аерым бер табыну белән карый иде. Идрис кергәндә шеф-мөхәрир корректура битләрен карап утыра иде. — Нихәл, картлач? —диде ул, кул биреп. — Элеккечә, Рәкыйп абый. Әхәт Идристән бер яшькә кече булса да Рәкыйпкә исеме белән дәшә, Идрис редакторны олылап «абый» дип йөри. — Диләдән хәбәр-мазар юктыр? — Бар, бар! Юлдан озын хат язып жибәргән. — Яхшы, яхшы,—дип Рәкыйп тамак кырды.— Терелсен инде! Яшь чагында килгән чир китәргә тиеш... Син дә язгала, онытма, хатын-кыз шундый моментларда аерата нечкә күңелле була. — Язарга кирәк булыр... — Кичәге репортажың әзерме? — Шуның белән утырам. — Монда бер хат бар...— диде Рәкыйп, Идрисне сискәндереп. Командировкага чыгасы килми иде.— Ата-аналар минем исемгә язганнар! — Мөһим хәбәрме? — диде, аз гына елмаеп. — Балаларны детсадтан жәйге дачаларга шәһәр читенә чыгарырга тиешле булганнар, врач гаеплеме шунда, райбашкармамы, чыгармаганнар. Гаеплесе анык түгел, хәтта эмоцияләр күп, фактлар томанлырак... «Хәзер балаларны кая куйыйк?!» дип сөрән салалар. — Үз балаларыннан туйганнар икән.— диде Идрис тик торганда. — Э-э, картлач, болай ярамый, батмый!.. Зар жылыйлар икән, сәбәпсез түгел, унбишләп имза гына бар. Тема отышлы, минемчә. — Хат Казаннанмы, Рәкыйп абый? — Казаннан, Казаннан! Районы да синеке... Идрис хатны алып, адрестан бигрәк имзаларны карады. Сыздин- быздин имзаларның берсе адәм танырлык, калганнары борынгы руник язмаларны хәтерләттеләр. Хатны бер генә кеше язган да имзаларның барын да үзе сырлаганга охшый. Аз булдымы инде андый рәссамнар! — Безнең районда абстракционистлар ишәйгән икән. — Уйлыйк: балаларны кая куярга диләр...— Рәкыйп өстәл тартмасыннан чуар-чабыр биш-алты кап алды да, сайлагач, берсеннән чиртеп папирос чыгарды, кабаланмыйча кабызды.— Нәни генә фактта тормышның трагедиясе чагылмыймы? — Салават күпере бер тамчы суда да була... Ләкин күктәге эффект түгел инде, Рәкыйп абый,— диде ни өчендер хатны алырга теләмичә. — Баланы телиләр, көтәләр, борчылалар. Өмет баглыйлар!.. Ә тугач: «Кая куярга? Нишләргә? Ничек үстерергә?».. Уйлыйк, бу уеп түгел!.. Син тыңлыйсыңмы мине? — Тыңлыйм,— диде Идрис, хатны куеп. — Графология белән соңрак мавыгырсың. Уйлыйк, әһәмиятле нәрсә килеп чыкмыймы?.. Алынасыңмы? — Уйларга ярый,— дип килеште ул. — Менә яхшы,—диде Рәкыйп, блокнотына билге куйды —Газетага бармаса, хат авторларына аңлатып жавап язарсың... Сиңа берникадәр бу тема якын тора, шуңа бирүем... Я, хәерле эш, картлач. Идрисне озаткач, Рәкыйп Әхәтне чакырып кертте. — Синдә ни хәлләр? — Тырышып яткан көн,—диде Әхәт, ялтыр чәчләрен туздырып. — Идрисне артыграк жнкмисеңме? Җөгәнеп киткәнгә охшый... Диләне уйлап йомыкыйланган. — Начар йоклаган. — Син аңа рухи ял оештыр. — Үтәлер. — Үтәлер дигәнең шешә орбитасында төнге сәяхәтләргә кайтып каламы? Әхәтнең елмаюы каядыр качты. — Картлач, син дә шул аксак чикерткә Чәймилова сүзенә ышана башладыңмы? — Өстеңнән жалоба артыннан жалоба язалар. Нишләргә тиеш мин? — Җыланның угын суырып ал. Башкалар әләкченең кәнтәйлеген күрсеннәр. Җылап борылырлык итмә. Рәкыйп көлемсерәп маңгай пеләшен кашып куйды. — Ансат... Синең белән мин туганчы ук редакциядә эшли башла* ган кешене ничек куасың? — Төрмәдә цензор булып утырган бит ул, газета чыгармаган. — Профсоюз, суд бар... Барыбер кире кайтачак. — Асрыйк алайса арабызда шундыйны... Тере табигать, терек бул* маган табигать, ионосфера, микромир... Анда жылан да, маймыл да, хәтта черки дә янәшә тыныч яшәргә тиеш... Шулаймы? — Ә син черки булма! Комачаулама кешеләргә, яман телләргә азык та бирмә. — Мин шундый, миңа үзгәрү кирәкми. — Син аның чал чәчләрен ихтирам ит. — Итәм. Хөсетлеген, җаһиллыгын сөймим. — Анысы үз эшен... Идрис турында әйткәннәрне онытма... — Идрисме?.. Артык тын яшәгәнгә мүкләнеп киткән егет ул! Бер уяныр әле...— Әхәт, ишек төбенә җиткәч, борылып күзләрен ялтыратты.— Ә үзең. Рәкыйп, Ниса турында әйткәннәрне хәтер тартмаңа сал. Үзең утырган ботакны кисмисеңме? Сиңа да ябышыр ул, сагай. Әхәт, бүлмәләренә чыккач, тузынганын Идрискә сиздермәс өчен, беравык тәрәзәдән Бауман урамына карап торды. Аннары гына; — Агрессорлар азыналар, Идрис,— диде. — Син Израиль турындамы? — Бер анда гынамы ул җыланнар? Идрис эндәшмәде, ул кичәге митинг турындагы репортажын бете* pen килә иде. — Тәмам? — Әйе. ’ — Шеф сиңа яңа эш йөкләгән икән. Ашыкмыйча, иркенләп тикшер. — Каян исте әле мондый шәфкать җиле? — Югарыдан... Аннары, көннәр эссе, тартмасында ми кайный. Сәламәтлегең турында да онытма. Сакланганны гына саклармын дигән ходай хәзрәтләре... Мин алай-болай китеп барсам, бүлектә син каласың. Гел шулай Әхәт, шаяртып башлый, уен-көлке белән дәвам итә, җитди итеп очлый, я киресенчә. Ә мәгънәсен бар очракта да тыңлаучы үзе төшенсен. Идрис исә авыр күтәрелә, ул һәр сүзне үлчәү тактасына салырга, уйланырга тиеш... Редактор биргән хатны үз исеменә яздырырга ул Ниса янына керде. — Утырып тор. апаем,—диде Ниса, аумакайлач ып, — Хатны гына... — Янмый, кабаланма... — Тикшерүне Рәкыйп абый миңа тапшырды. — Менә нәрсә искәртмәкче булам... Син. Идрис туган, Әхәткә җен* текләбрәк кара!.. Аннан гына түгел, андыйлардан читтәрәк йөр. Бар андыйлар. бар. Нигилист! Белеп тугая, жүләр булып үләчәк. Эчкән кешедән яхшылык көтмә, гаделлеккә өметләнмә. — Исерек чагын күргәнем юк. — Ашыкма, күрсәтер. Тик сон булмасын... Абайладыңмы? Нихәтле хатынкыз аның янына килеп йөри... Кем җепкә тезгән ул Мюнхау- ♦ зен үрдәкләрен? — Миңа аның артыннан күзәтергә кушуыгыз булдымы, Ниса апа? — Күзәтүнең ни ояты бар? Иптәшне ялгыш юлга кертеп жибә- рикме? — Ниса апа,— диде сабырсызланып Идрис,— барасы җиргә китәргә вакыт. Детсадка. — Нинди бакча ул тагын? — Менә хатта күрсәтелгән. Унжиденче детсад. Ниса Чәймилова юри кат-кат укып егетне жәфалап бетерде, озак итеп катыргы тышлы кенәгәгә теркәде. — Кешенең мөхитын күзәтәм мин. Әхәт синен ише юаш эшчәннәр- не суган-борычсыз кабып йотачак. — Нигә йотар икән? Мин аның көндәше түгел, эштә дә аның урынына үрмәләргә жыенмыйм. — Кызык өчен йотар! Бүре егерме сарыкны ашар өчен буып ыргытамы? Ашыймы ул аларны?.. Дошманы — кеше исе килгәне өчен ботарлый. — Киңәшегез өчен рәхмәт, Ниса апа. % — Кергәлә. о — Үз тирәмдәге бүреләрдән үземнен арынасым килә. Идрис башкача катырак жавап тапмады. Студент чакта ук шушы з Чәймилова янына килеп, беренче заданиеләрне шуннан алып йөргәнгәме, шул чактагы мөнәсәбәтләр хәзергәчә калды Шушы өч тотам » буйлы тәмәкече хатын алдында Идрис имтиханга кергән яшел студент ® сыман каушап төшә. Теге вакытта да өркеп кенә йөри иде, хәзер дә шүрли. Уф... Эш көне тәмамланырга вакыт байтак иде, ул Әхәттән китәргә рөхсәт сорады. — Кая?.. Кичәге балкон каршысында романслар җырларгамы, ак чырайлы баһадир? — Детсадка. — Бүген үкме? — Темп заманы! — Бүген берәр яры барыйк. Эч поша... Бакчага иртәгә керерсең. — Синдә нинди планнар бар? — Спорт сараенда Югославия эстрадасы артистлары, Шуңа эләгәсе иде. «Биш тәңкә!» дип уйлады Идрис. Теле: — Табарсың көнендә билет,—диде. — Үтәрбез. — Басып торыргамы? — Галиҗәнап сәнгать алдында үрә катып торсаң да ярый,—диде Әхәт, астыртын гына көлемсерәп.— Син Чәймилова каршысында уклау йотып торганга охшыйсың. — Нигә? — Күзләреңне сүндереп чыгарган... Яратмыйм шундый күселәрне! Бердәнбер мактанычлары чал чәч... Акыл, тәҗрибә, дөньяны аңлау ике инфаркттан соң гына килә дип адым саен раслап йөрү... — Синеңчә «Илла рәхәт булыр иде, үлеп бетсә карчыклармы?» — Чәймилова туганда ук шундый булган. — Алайса нигә үзгәрмәгән? — Алар тагын кызыша башладылар,— УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫН Тәрбия кайда, җәмәгатьчелек нигә карамаган? Ахыр килеп яшәешнең объектив законнары ана кагылмаганмы?.. — Ярар, бар алайса! — дип кул селкеде Әхәт.— Алдап китсәң, тереләй тотып ашармын. — Ниса да шулай ди, тотып ашар ул сине, ди. Әхәт шаркылдап урыныннан купты: — Китче! Ин кирәген әйтми торасың, әкәми! — Куанма шул хәтле. — Җүләр... Димәк, ул минем тешләрдән курка... Ниса кебекләрне куркытырга, брат ты мой. шактый нәрсә кирәк... Утта батмас, суда янмас гайбәтченең теле... Шулай диме, ашар диме?.. Ха-ха-ха!.. Яшибез дөньяда, картлач! 9 Күз күнеккән Бауман урамы... Аннары уңда-сулда дамбалар. Казанка өстендә акчарлаклар оча. Сирәк күренәләр алар. Кеше күпкәдер, мөгаен. Кара инде, Казанка ярларындагы комда Кырым пляжындагы тыгызлык... Кондукторлар да таныш. Бу тукталышка күз ияләшеп беткән. Иртән дә, кичен дә Идрис аны үтеп китә. Игезәк урамнар, бертуган йортлар. Зур гына ишек алдында ана кирәкле детсад, агач атлар, нәни корабль, бүген алары барысы да буш. Монсу. Иорт әйләнә сукмаклар, бала беләге юанлыгы гына ап-ак каеннар. Юка ябалдашлы юкәләр тернәкләнеп киләләр. Урамнан керүгә монда салкынча. Тып-тын. Шәр ачык ишек төбендә ике буш мичкә. Чыпта каплар, измә тартмасы авылның иң ялкау киленчәгенең ипи күәсе кебек касмаклана- касмаклана каткан. Өч-дүрт буй идән тактасы кырыйда ауный. Кая карама—тараулык... Идрис ала-кола акшарланган стеналарны читли-читли эчкә үтте. Каерылып ташланган идән, сай гына базда гөберле бака сикерде... Идәнне, мөгаен, кысарга җыеналардыр... Акшары кубарылган стеналар... Җылыту батареялары да кузгатылган. Алар ял итәргә яткан арык атлар кебек почмакта өелешеп торалар. Кабырга араларында ак брезент бияләйләр кысылган. Сулда «Мөдир» дигән язу кадакланган ишек. Ул бикле. Идрис өч- дүрт ишеккә төртеп-төртеп карады. Тузан исе бөркеп үтәли җил исте. Бүлмәләрдә жан иясе юк иде. • Чыкканда ишек катында аны йөнтәс кашлы, тәбәнәк кенә карт каршы алды. Ул сораулы күзләре белән аннан туктарга үтенеп юлына аркылы төште. — Тере кеше дә бар икән дөньяларда! Исәнмесез... — Үзем дә мәгарәгә кергәндәй булам,— диде карт сәламне алып,— Сез яна прорабмы дисәм?.. — Түгел, редакциядән мин. — Алай икән, эшләр шуңа кимемени?—диде карт, күтәрелеп.— Яна прораб килеп карар дигәннәр иде. — Эшчеләр кайда? — Эшчеләр? — Картның күзләрендә хәйләкәр очкыннар кабынды.— Эшчеләр юк. Килмәделәр. — Нигә килмәгәннәр, белмисезме? — Материал юк. Менә сүтеп ташладылар да җыя алмыйлар. Сүткәндә ата-аналар да булышты, җыярга материал кирәк. — Ә сез кем буласыз? — Мондагы патшалыкта иң олы кеше — каравылчы. Каршыда яшим. Әнә теге йортта... Минем балконда ул чәчәкләр! Шәп дими кара! Карчыгым белән икәү генә дә, нишлисең, төнлә икебез бер бүлмәгә сыймыйбыз. Гырлыйсын ди явыз... Төнгә монда булам... Анда да арттан бастырып керә. «Гырлаганың өйгә ишетелә, борылып ят» дигән була... Көнләшә, явыз!.. Тикшереп йөри... Калын гына тавышлы бу картның сафлыгы югалмаган күзләрендә ♦ акыл сирпелеп тора иде. Идриснең аннан болай коры гына аерыласы = килмәде. Бу кешедән моңарчы үзе белмәгән, әмма бик кирәкле нәрсә- 3 не ишетер кебек тоелды. Сүз куешкандай икесе дә агачлыктагы эскә- g миягә атладылар. Эскәмия тәбәнәк, утырыр өчен жайсыз иде. — Сез биредә күптән эшлисезме? — Елдан артты. Пенсиядә мин. Элек мехкомбинатта идем. — Мөдирне күрергә иде. Мөдирне күрү зарур булмаса да, болай, сүз ялгар өчен генә Идрис. Карт аптырап ана карады: % — Мөдир гаеплеме монда? Ул үзе кыл тозакка эләккән бичара песнәк сыман! Ата-аналар тетмәсен тетәләр, югарыдан кыздыралар... Ә сабыйларны дачага чыгармадылар, менә кайда ул кәҗәнең мөгезе!.. Тырыш хатын безнең мөдир, чиксез уңган. Ләкин ни майтарсын? — Фамилиясе ничек дисез? — Гринберг, Фаина Наумовна. — Бу бакчада балалар атна буе булалармыни? Карт баягыдан да җанланыбрак китте: — Төрле сорттан бар. Андыйлар да күп. Мин уралам инде алары белән... Кызык та, кызганыч та. Дүшәмбе көн китереп ташлыйлар да шимбәдә генә килеп алалар. Алмаган чаклары да җитәрлек. Якшәмбедә пешекче белән няня гына кала. Тәрбиячеләр ял итә. Балаларны мин карыйм... Карчыкның тынычлыгы бетә якшәмбедә!.. Пешекчедән көнләшә үләт... Бастырып артымнан кереп җитә.. Бер малайны өйгә алып чыга башлады, үзе карый. Идриснең күңелендә усаллык кабынды: менә шундый ваемсыз ата- аналарны газетада тетәсе иде, ә бу — башланган да ташланган ремонт— бүген бар, иртәгә юк мәсьәлә. Ул мөдирне күрергә булды. — Гринберг иртән килә дисезме? — Өтәләнеп килә. — Телефон бармы сездә? — Әй, ул нәмәрсәкәй нечкә сыйраклы кызлар белән тәтә-тәтә килергә генә ярый лабаса. Эш хәл итеп буламы аның аша? Известьны да, буяуны да чыбык аша тоттырмыйлар. Картның сүзләре акыллы иде. — Балаларны нигә дачага чыгармадылар, белмисезме? — Анысы безгә мәгълүм түгел. Санэпидстанциядән бер хатын дулаган... Хатын-кызны беләсез бит, дуласа дулый. Сыер дуласа аттан яман!.. — Ни өчен каршы килгәнен белмисездер инде. — Тигез җирдә түмгәк табып тибә торган быжгактыр бер... — Ремонтны кем башлады? — РСУ. Таныш оешма, таныш хәлләр. Мең кат яздылар инде газеталар РСУны. Татарстан нефте газеталарда РСУ кадәр язылмый торгандыр. Шүрәле каргаган оешма!.. Авыз тәмен бетереп тикшереп маташасы юк, мөдире дә кирәкми, шалтыратып вак-төякләрне ачыкларга да үз балаларыннан ялыккан ата-аналарга шоп-шома гына хат язарга булыр... Эшне тикшерергә коммуналь хуҗалык министрлыгына җибәрерләр, ватсыннар әйдә баш! | әйтте 3 | Шулай уйлап Идрис урыныннан купкан иде, капка янына көл төсле такси килеп туктады. Аннан бер ир кеше төште. Туп-туры монда таба атлады, каравылчы белән таныш иде ул, ахрысы, баш кагып исәнләште, Идрискә дә сәлам бирде. Кардай ак нейлон күлмәгенен жиңнәрен ыктымат итеп сызганган, таза беләкләре кап-кара йон белән капланган җитез хәрәкәтле, сыгылма атламлы бу кеше үтә шадра иде. Яшь шадра кеше сәер хәзер. Әллә бик үк яшь түгелме? Югары билле, кесәләре алга уелган соры лавсан чалбары яшәргәме?.. Биек үкчәле, гаять очлы фырттуфлялары яшь кыяфәт бирәме? Күзләре дә үз итеп, ягымлы, дустанә карыйлар. Шадралыгы йөзен бозса да, бу ир чибәр, күркәм кеше. Өс-башы булсын. тотышта булсын, манераларда Идрис бу ирнең үзеннән өстенлеген сизде. Барган бер җирендә хужа булып, үз дәрәҗәсен саклап шушыны» сыман шифырт-мифырт кына йөри белми Идрис1 — Фаина Наумовна мондамы? — диде ир. — Бер каравылчы да бик җиткән. — Тегеләр тагын килмәдеме, Мироныч? — Күрәсең. —- Адәм актыклары! РСУга ике шалтыраттым, управляющийның үзе белән сөйләштек. Эшчеләр җибәрәбез дип ант эчтеләр. — Кайчан икәнен әйтмәгәннәрдер? — Мироныч сукмакка чыртитеп төкерде.— Менә бу иптәш редакциядән килде. Моңарчы ир Идрискә өстәннәнрәк карый иде, редакциядән дигәч, аның карашы җылынды, ул кулын сузыш — Шәп. «Чаян»нан түгелме? — диде. Аның «Чаян»ны гына санларга әзер икәнлеге сизелде. — Түгел... Яшьләр газетасыннан. — Ренат Кәримов булам мин... Казанның иң матур егете! Сезнең газетада мәкалә бастырганым да бар... «Белем» җәмгыятендә лектор мин. Языгыз әле шуларны, теләсәгез минем имза белән чыгарыгыз... — Бу хәлләргә кем сәбәпче инде? — Барысы да сәбәпче,— дип кычкырды Кәримов,— Эшчеләр ялкау, җитәкчеләре булдыксыз. Җитмәсә санэпидстанциядә шундый килбәтсез убыр утыра, гомергә бала күрмәгән кысыр хаста! Тагын нидер әйтмәкче иде Кәримов, беләгендәге алтын сәгатенә күзе төшеп кинәт тыпырчынды, авызын зур ачып хихылдады, йөгереп барып такси ишегенә ябышты. — Шалтыратырмын әле! Фамилиягез ничек?.. Ишек шапылдап ябылды, машина кузгалды. Идрис каравылчыданз — Бу иптәшнең ремонтка ни катнашы бар? — дип сорады. — Пәри шунда, баламут,— диде Мироныч, төкереп,—малае монда аның. — Малае? — Атналык группада. Тере малай, шук... Айдар исемле. — Айдар?! Идрис ирексездән капкага таба талпынды ул арада машинадан җилләр искән иде. 10 Ленин районына кайтканда ук таксидагы бензин исе күңелен болгаткан иде, бу юлы Ренат арткы урынга керде. Бая эссе көндә үз-үзен белештермичә алга, мотор янына утырган бит. Өр-яна машинадан бензин исе аңкый, Ренат шоферның шактый уңган җәлпәк беретына, төк баскан яңакларына чыраен сытып карады. жәйге дачада булыр дип исәпләгәннәр иде. Барып чыкмады. Малайны ф кая куярга хәзер? Кем белән калдырырга? Күрше-күләнгә йөз суы и түгүдән файда аз, Луиза тирә-күрше хатын-кызлары белән диплома- м тияне күптән өзгән. Бар өмет Мироныч иде. Барышлый Айдарны шу- £ ларга кертеп калдырырбыз дип уйлашканнар иде. Редакция кешесе 2 алдында чишелеп китәргә базмады, базмады гына түгел, курыкты Ре- с нат (дөнья ул!). Мироныч та әллә ничек читләтеп карады .. 3 Арткы урында киерелеп барган Ренат шоферга бер генә сүз әйтте; u — Монда. ” Шоферның сдача санаганын ул комсызланып күзәтте, бер тиен дә < чәйлек бирмәде, хатын янда чакта акчаны унга-сулга чәчәргә яраткан Ренат ялгыз йөргәндә бер тиен өчен канга-кан килә иде. Яртылаш киенгән-ясанган Луиза бизәкле эчке күлмәктән генә балконга чыгып аны көтеп тора иде. Ул чылтырап чыккан тавышы белән: — Нәкъ унжиде минутка соңардың, жанкисәк,— диде. Ренат күзен күтәреп ана кул болгады да кабаланып подъезд ягына чыкты. Ишек алдындагы кара каршы эскәмияләргә тезелешкән карчык-корчыклар ул күренүгә шым булдылар, биргән сәламен дэ алмадылар, Ренат алар яныннан йөгереп узды. «Кайчан моннан күчәрбез дә шушы убырлар күз алдымнан югалырлар'» Шап-шап өскә менә башлады, почта тартмасыннан атналык кинопрограмма белән «Модалар» журналын алды. Луиза ишекне ярым ачып аны сагалап тора иде. Ишек ярыгыннан аның тыгыз, мул күкрәкләре алланып күренде. — Син «алмаларыңны» берэ? жыс-штыра төш,—диде Ренат, ншек- вс ябып. Луиза йомшак беләкләре белән ана килеп сарылды иркәләп суырып үпте. — Барысын да мин үтенгәнчә эшләгәнсеңдер инде, жанкисәк? Ренат анын хуш ис килеп торган яңагыннан сыйпады да бүлмәгә керде. — Айдар кайда? — Әллә хәзер үк илтмәкче буласыңмы’ Мәшәкатьләнмә, барышлый кертеп чыгарбыз. — Кайда сон ул? — Син шуны әйт әле, жанкисәк... Анда тагын сугыш башлаганнармыРадиодан колагымз чалынып калды. Гарәпләр сугыша диме... Вьетнам турында сөйләп колакны тондырганнар иде, хәзер тагын... Юлы унмады Ренатнын, Мироныч янында уралган теге редакция корты анын планын сүтте... Детсадка ремонт эшләренең башланмавын, эшчеләрнең бүген анда булмауларын ана РСУдаы телефон аша апачык әйттеләр. «Балалар дачада булырга тиеш, алар кайтуга ал да гөл итәрбез» диделәр. «Кулыгыздан килмәгәч, нигә чишендердегез?» ф дигән сорауга көлеп жавап бирделәр: «Анысы безнең хата, алны-артны уйлап бетермәгәнбез». Бакча белешергә бармаган иде Ренат, чәнчелеп китсен, редакциягә дә ул язмады, юк-бар материал астында Кәримов фамилиясе чыкмый торсын... Бетмәгән әтрәк-әләмнәр... Китүен ашыгыбрак китте, ахрысы, теге редакция кешесе кунарга калмас иде әле... Соңардың дип өйдә барыбер тавыш-гауга кубачак... Жиле языкка бер жәза булыр иде... Алай да ярап булмый хатынга, болан да, тузыначак Луиза!.. Хәер, хәзер ул ирекле баштан үзе көл төсле машинаны хәтәр жил- ләр. усал давыллар арасына куа. Беткән баш беткән... Бүген алар беркая да бармаслар. Ренат Луизаны шуңа ризалаш- тырыр. Югославия эстрадасы артистлары ел саен киләләр, быел бул- маса, яренгә барырлар. Бүгенге концертка моннан ун көн элек билет алганда алар Айдар УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ 130ЛЫН — Әй, аларнын сугышларын әйт.,. Гарәпләр сугышсыз торамы? Бик каты бәрелешләр булды дип язалар да сводка теркиләр: ике кеше үлде, өч кеше яраланды... — Алай булса ярый. Сугышлар күбәйсә чит илләргә туристларны чыгармаслар дим... — Айдарны берәр яры жибәрмәгәнсеңдер ич? Хатын, «үлеп баручы аккош кебек» канатын жилпеп, караңгы бүл» мәгә ишарәләде. — Карцерда. — Ул хөрмәтне ни хезмәте өчен алды инде? Луиза күзләрен дәү ачып, кашларын бер төшереп, бер менгереп, бар эшен куеп сөйләргә кереште: — Безнең начальникны беләсең бит, кот очарлык коры бәндә!.. Бү« ген көчхәл белән иртәрәк жибәрде... «Луиза Шәмсиевна, жәй житте исә сезне эштә тотар хәл юк» ди... Кайткач кафега ашарга барырга жыендым... Малайны да алыйм дим .. Чакырам — юк. Эзлим — юк. Бөтен ишек алдын карап бетердем. Җитмәсә, ишек төбен дә теге жен карчыклары сарган. Әй. әллә ниләр сөйләшкән булалар... Ренатик, кайчан моннан китеп үз ишләребез арасыннан квартира алабыз инде? Ренат түземсез генә аны бүлдерде: — Айдар турында сөйли башлаган идең... — Шуны *ләп аш вакытым узды инде,— диде Луиза, иреннәрен матур турсайтып.— Барсам, кафены төшлеккә япканнар. Әй ачуым килде, өйгә кайтып киләм, карасам, теге шакшы чокырлар ягыннан ул йөгерә. Ренат караңгы бүлмә ишегенә терәткән урындыкны сабыр гына бер якка алып куйды. — Нишләгән ул анда? — Сорадым, әйтми. Бүре баласы кебек тик карап тора. Ренат кардай ак күлмәген салып пөхтәләп кенә элде. — Бөркү... Душта коенмыйча ярамас. Култык асларым су гына. Туалетка керер алдыннан ул ясалма житдиләнеп караңгы бүлмә ишеген ачты: — Чык. Малай аякларын бөкләп буш посылка тартмалары өстенә менеп утырган, жыламый да, эндәшми дә, караңгыда күзләре генә елтырый иде. — Чыкмыйм. — Чык диләр сиңа, кире. — Сез концертка киткәч чыгам. — Без китмәсәк төнне шунда кунарсыңмы? — Ренатның тавышы чак кына йомшарды.— Чык. Айдар. Малай теләр-теләмәс кенә чыкты, ике куллап ишек тоткасына ябы» шып асылынды. — Уйнама ишек белән. Ренат аның башыннан сыйпамакчы иде, малай читкә тартылды. Авызына аллы-гөлле япон шпилькалары капкай, чәчләрен күперткән Луиза көзге каршысында боргалана иде. — Айдар,— диде ул.— Сине Миронычлар кунакка чакырган. Бара» сыңмы? — Юк. Мин Миронычларга бармыйм. — Тагын нәрсә?.. Синнән сорап торганнар иде ди... — Варвара түти каеш белән яра. — Кемне? — Миронычка да эләгә, миңа да. . — Ай аллам, сүз тыңламыйсыңдыр. Кире малайларны каеш белән генә түгел, сыек чыбык белән пешерәләр. — Ярар,—диде Ренат, арага кереп,—Мироныч алып кала алмыйм, диде. Кунаклар көтә. Мәскәүдән әллә кемнәре кайткан икән. Луиза ышанмадымы, төшенмәдеме, авызындагы шпилькаларын тырпайтып чәтердәп кычкыра башлады — Без житешкәч шулай булмыймы соң? Бөтен шәһәр караган, без генә дөмегеп ятабыз... Төшке ашта пляжга барган идем, торган бер кешенең авызында шул... Мин торам кагаеп... Кешеләр чит илгә чыгалар. Европа тирәли сәяхәттә йөриләр... Без үзебезгә килгән концертны да карый алмыйбыз. Ренат менә шушы сүз һөҗүменнән курка иде, шулай да ул ирлеген саклап хатынының ташкынын буды: — Безнең балабыз бар. Луизаның турсайган иреннәре бәлшәйде, шпилькалары елка уенчыклары кебек ялтырап идәнгә чәчелделәр, ул аяклары белән шабыр- датып аларны чәчеп җибәрде. — Баламы? Богау, зынжыр диген! Айдар башын кыйгайтып. күзләрен челт-челт йомып аларның әле берсенә, әле икенчесенә карый иде. — Сез барыгыз, бар.—диде ул кинәт. — Син җәфаны кайда калдырырбыз? — Берүзем ятам да йоклыйм. Луиза өметләнеп Ренатка карады. — Нәрсә? Олы малай ич Айдар... Аның яшендәге малайлар фашистларга каршы сугышып йөргәннәр. Ниһаять, бер тапкыр булса да Ренат кызды: — Синең мисалың белән килешсәм, концерттан кайтканда такси табалмагач, «синең яшеңдәгеләр президент, академик булып беттеләр!» дип әйтәчәксең бит. Луизаның җылагы бетте, ул кулларын җәеп Ренатка ташланды, көлә-көлә аны ут атып тора торган күкрәкләренә кысты. — Кичә чыгып киттегез бит,—диде Айдар. — Ах. оятсыз.—диде Луиза, иренең кочагыннан ычкынып.— Тыңланып ята икән. Шпион! — Мин шпион түгел, диде Айдар. Аның күз керфекләре чыландылар. менә тамам, менә тамам дип торган яшьләрен ул тузанлы йодрыгы белән сыпырды.— Мин шпион түгел! — Әйтәм ич. йокламый, юри алдалап ята дидем... — Кайтуыгызны да ишеттем,— диде малай, үҗәтләнеп.— Әни әйтте: «Гулянын авызы кыек, ә син ана карап елмаясың», диде. Ренат малайны төрткәләп балконга алып чыкты: — Артыгын беләсең икән, җиллән азрак! Йокламый ята икән та гы н! — Мин... курыктым... Ул атасының сыйпарга үрелгән кулыннан тагын тайчанды, читкә карады. — Торып тор шушында... Балкон ишеген япкач, Ренат форточканы да тартып куйды Луиза инде күңелле генә мырлый-мырлый сөрмә тартып маташа иде. Ул хатынын арт яктан килеп кочты: — Шулай да мина оят,— диде. — Кем өчен яшисең син?—диде Луиза. Ренатның йөзен көзгедән эзләп табып.— Шул нәләт суккан гайбәтче күршеләр хакынамы, әллә үз көнең көнме? — Бала бит. сабый... Синең белән минем ул яшьтә булып караганыбыз юкмы? Без дә фашистларга каршы сугышып йөрмәдек. — һәм яхшы иттек. — Төне буе куркып ятса? — Ә хатын? Шушы бер бүлмәдә, шәһәр читендә хатынны йозакта тоту оят түгелме?.. Өйләнгәндә син башкачарак илен, Ренат. Өрмәгән җиргә дә утыртмам дидек. — Урының шәп анысы.— дип көлде Ренат һәм учы белән хатынының артына сукты.— Бала табып ялгыштың. Луиза ашыгып-ашыгып сөрмәсен мамык белән сөртә башлады: — Ялгыштырдың... Бала дигәндә үзең гаепле. Хатын-кыз биология законнары белән исәпләшергә тиешле дип кем үгетләде. Бәбине әни карар дидең. — Әни белән шулай тиз ызгышырсыз дип кем уйлаган? — Кем аңа шулай тиз чирләргә кушкан?.. Айдар тугач та алар тиз-тиз авылдан Ренатның әнисен алып килгәннәр иде. Җиде бала үстереп шуларнын бишесен сугышта югалткан ана төпчеге Ренат янына коштай очып килгән иде... Әмма картлык чире бик тиз аяктан екты. Ул чирләп егылуга, Луиза аны чоланга күчерде. Мескен ананың пешереп ашарга хәле юк, күршеләре кергәч: «Ашап чыгып китсәләр, шулпалары калмадымы икән дип кухняга чык- калыйм, калдырмыйлар шул», дип зарлана икән... Күршеләре хәбәр иткәч, карчыкны колхоздан тулы бер делегация килеп, бер көн тотмый алып кайтып киттеләр .. Ренатларның мажаралары чак кына халыкка фаш булмады. (Шул чагында газетачылардан сагаеп калды да Ренат!) Хәзер дә аның күңеле нигәдер шомланып, күңелсезләнеп торды. Ләкин ул күптәннән инде Луизага үзенең ни уйлавын, чын настроение- сен әйтми, чөнки ачыктан-ачык сөйләшүләр байтактан чатнаган гаиләгә татулык урынына кискенләштерү генә алып килә иде. Шуңа күрә ул бүген дә уйлаганын ачып бетермәде, тынды, хатынының Мәскәүдә- ге «Лейпциг» кибетеннән махсус кайтартылган бизәнү әйберләре белән каш-күзен үзгәртүен күзәтте. Аның күндәм генә дәшми торуына Луиза бик канәгать иде. Бераздан Ренат Айдарны исенә төшерде, балконга чыкты һәм шыпырт кына: — Луиза. Луиза! — дип кычкырды. Малай балконда юк иде. Әнә буш чиләк ята. әнә аягы сынган ат ауный, Айдар бер җирдә дә юк. Тәне эсселе-суыклы булып китте. Ренат коты чыгып аска карады, асфальтта да буш шырпы каплары гына ауный. — Луиза! Тимер рәшәткәгә бәйләнгән бау асылынып тора. Луизаның гамагыннан киселгән бау, таный аны Ренат. Хатын көттереп кенә балконга чыкты: — Ник кычкырасың, җанкисәк? — Айдар качкан! Ренат Луизага бауны күрсәтте. Хатын фырт кына артын борып кереп китте, кулындагы әйберләрен идәнгә атты, креслога егылып улап җыларга тотынды. — Учлап-учлап каныма тоз саласыз! (Бу сүзне әйткәне юк иде Луизаның, әнкәсе репертуарыннан сакладымы икән?) — Җитәр, Луиза!.. Хатынның күзеннән чәчрәгән очкыннар күз төбенә җыелган яшь тамчыларын салават күпере төсле җемелдәтәләр иде: — Бу өйдә рәт бетте! Икегезне дә ташлап китәм. Сина хатын ту гел, хезмәтче кирәк, шадра феодал! Ал әнә урамда киез итек киен асфальт җәюче берәр йолкышны... Синең сасы авызлы анаңа шундый килен генә төс!.. Бала да табар, ышта?«ыңны да юар... Син ата була белмәгәнгә малаең хулиган! Бу инде тырнакларын яшереп встал янында мырлап йөргән Луиза түгел, гаилә дип атала торган сугыш кырында әле мондый канонаданың ишетелгәне юк иде, Ренат та кызды һәм хатынын әрләп ташлады: — Баласы югалганда үзе турында уйлаган ананың кем икәнлеген аклыйсынмы? Аннары чабып урамга чыкты. Кая олагыр бу бишкисәр? Ну тотса, ну тотса... Луиза сүзендә дә дөреслек бар: караңгыда биклән кенә яткырырлык аны!.. Майкачан йөгереп йөрү яхшы түгел, әнә ач ишек төбендә гайбәт саклаган чүп каргалары ничек акаештылар. Айдарның качканын да күргәннәрдер әле?!. Ул ойгә череп жәһәт кенә өс-башын алыштырды. Аягында кыска кунычлы кедалар, өстендә рижский кара спорт костюмы. Корсакны белдеэә дип байтактан бу киемне кигәне юк иде... Луиза креслода авызын бәлшәйтеп утырып калды. Ну тотса, ну тотса... Бала-чага йорт тирәләрендә кайнаша. Ренат текәлеп карап балаларны араласа да, Айдар анда күренмәде. Күрше ишек алдычда гөрләп футбол тибәләр, ул шунда ашыкты. Кытай стенасы булып эленгән аклы-зәнгәрле керләр арасыннан башын тыгып уенчыларны карады. Юк. Ренат үз подъездларындагы малайларны бик чамалы гына төс- ф мерли. Шулай да берсен таныды: ш — Безнең Айдар күренмәдеме’ — дип сорады. — Юк,— диде малай, туп-туры карап. Малайларның икенчесе, олимпийский картуз кигән олырагы: — Болын ягына сыпырткандыр, шуннан эзләгез,—дип киңәш с бирде. ' з Каһәр төшкән урын! Шәһәр читендәге шул бушлыкка кыш буе u машинамашина кар ташыдылар. Бөтен шәһәрнең чүп-чарын шунда ” өйделәр. Ни карап шул шакшы малай анда урала диген. Башкалар < рәтендә ишек алдында туп гипсә... Кара халык — кара сарык нәселеннән дип табаларга тагын Луизага жай... (Футбол типкәндә Луизаның «Аяк киеме төткәзер хәл юк. яңадан туп тирәсендә күзем күрмәсен!» дип дөбердәтеп алып кайтканын Ренат онытып та өлгергән!») Ул йортларны узып такыр кырга чыкты. Үзәнгә житте. Монда иске генә сарай бар икән. Аның ачык ишеге янында жыелма урындыкта бер карт сөякләрен кояшта жылытып утыра иде. — Әй, картлач! — дип эндәште ул.— Бу тирәдә берәр малай күренмәдеме? — Монда малайлар житәрлек,—диде карт, йомык күз кабакларын чак кыймылдатып.— Кәжәләр дә бар. Үзәннең ары башында бәйдә ике-өч шалама кәжә үлән чемченеп йөриләр икән, бу карг шуларның көтүчесеме әллә?. — Син монда еш ураласыңмы? — Булгалыйм. — Айдар исемле малай. Алты яшендә. Карт күзләрен ныгытып ачты, кесәсеннән челем чыгарды, тәмәке төйде. — Сез аның әтисеме? — Әйе. Беләсеңме син аны? Карт урыныннан торды, аяк протезы шыгырдап кунды, ул авыр гына атлап сарайга керде, аннзы челемен кабызып чыкты. — Күренмәде. л t «Карт күсәк!» дип сүгенде эченнән Ренат, «буш сүз өчен күпме вакытны алды!» в «к. у.» м ю. Н1Ч1Т0П 1ТЯПТИ VtfHI4J.dV dVHWVdX Айдарны никадәрле озак эзләсә. Луизаның давылы шул хәтле озаккарак тартылачак. Игә китереп булмас кеше белән ямьле җәйдә атналар буе ызгышып ятарсыңмыни?! Элек ичмасам шәп булган, унар бүлмәле квартираларда торганнар. бик сагынганда гына хатыныңның бүлмәсенең ишеген шакыгансың. Хәзер бит дәрәҗәңә, тормыш таләпләреңә карап түгел, эте-бете күрше булып яшәп ята... Ә квартиралар... Атлаган саен хатыныңның маңгаена бәреләсең. Сагынырлык вакыт табылмый! Кая олагыр бу бала? Ренат бу тормышта хәзер барыннан да бигрәк яшь хатынның зәһәр тавышыннан курка. Миналар сызгырган кебек, радиодан «һава тревогасы игълан ителә!» дигән сыман ишетелә Луизаның тавышы... Өйләнгәч алар ару гына тордылар. Шушы жен ташы Айдар туып аның ирлегенә, ирегенә, горурлыгына ясин укыды. Элек җәмгыять, тормыш турында сөйләгәндә ул яслеләр, детсадлар, интернатлар, пионер лагерьлары бар, алар барысы да хезмәт ияләренең карамагында дип бик күпләрне юата ала иде. Башмак кысканда дөньяның киңлегеннән ни файда? Тиле исәр сыман шалама кәҗәләр, тузанлы әрекмәннәр арасында малаеңны эзләп тыртыр теркелдә, имеш! Ну тапса, ну тапса! Менә агачлар... Тал-туйралар... Ямь-яшел чирәмнәргә сукмаклар төшкән. Хәйран матур урыннар икән... Монда ук килмәс: куркыр, алты яшьлек сабый бит... Ул бугазын киереп: — Айдар. Айдар! — дип кычкырды. Әрәмә арасыннан йөгерә-тулгана шактый баргач, ул көтмәгәндә генә үз улының тавышын ишетте. Ишетте дә каккан казык кебек катып калды. Кыдрач, капризлы улының шулай тәмле итеп, иркәләп сөйләгәнен бер тапкыр да ишеткәне юк иде әтисенең. Кем белән шулай тәмле телләнә икән бу ачкүз! — Шулай, шулай... Атла, караборын... Кыймылдарга кирәк снна. Йөрергә... Үсәсең, үсәсең!.. Әнкәгезгә ипи. сезгә сөт.... Ит юк бүген, тәтемәде... Бүген мине кафега алып бармадылар... Шешә тапшырырга киткән идем... Аның каравы бер кәгазь тартма сөт бар, тәмлеме?.. Әйдә, бәләкәч, атла, әйдә!.. Убырлы карчыклар, хулиган картлар сезне күрмәсеннәр! — Айдар! Атау булып куерып, бергә чорналып үскән тал куакларын аралап Ренат эчкә керде. Эт ырылдады. Бәләкәй генә аланчык уртасында аның улы утыра. Ике нәни көчекне күкрәгенә кыскан Айдар, куркуыннан телсез калып, әтисенә карап катты. Малай артында көчекләрнең әниләре—эче суырылып кергән ябык кына карт эт басып тора иде. Ренат шикләнеп битен куе яфраклы ботак белән каплады. Эт бер-ике талпынды да янтаеп егылды, аның арт аяклары имгәнгән, эт арт санын сөйрәп чак-чак кына хәрәкәтләнә икән. Балалары янына килгән рәхимсез күзле, ят ис килеп торган олы кешегә ул тешен ыржайтып тагын бер ырлады, гаярьләнеп тагын дүрт аякланды, күзләрен мөлдерәтеп Айдарга карады да тагын ауды. Айдар көчекләрне чирәмгә куеп этнең сирәгәйгән сырт йоннарын сыйпады. Эт озын, кызыл теле белән малайның алсу яңагын ялады. Көчекләр малай алдыннан төшкәч, аның тез арасында әүмәкләшә башладылар. — Син нишлисең монда? —диде Ренат, исен җыеп. — Уйныйм... — Ташла шул шакшыларны! Ренат ун бармагын да тырпайтып көчекләргә үрелә башлаган иде, эт ыржаеп тагын ыргылды, Айдар үрсәләнеп кычкырды: — Әти, тимә! Ярсыган ата ачуын эттән. көчекләрдән алмак булып тибеп жибәр- де. Айдар көчекләрне каплап жиргә ташланды, очлы ботинка дөп итеп аның янтыгына килеп бәрелде. Ул тыны бетеп ухылдады, шулай да көчекләрне кочагыннан ычкындырмады: — Тимә, әти! Ренат, торырга маташкан эткә яман карап «Пшел!» дип жнкерен- де дә кулыннан йолкып малайны торгызды, сөйри-сөйри агачлыктан алып чыкты. Айдар куш аяклап жиргә терәлә, әтисенен кулларын тырный, тешли, үксепүксеп жылый иде. Агач арасында чыбык-чабыклардан. кабык, калай кисәкләреннән әтмәләгән эт оясы күренеп калды. Аларның каршысына авыр атлап, уфылдап баягы шөкәтсез карт килә иде. — Нигә тиясез аңа? Нигә баланы рәнжетәсез? — дип кычкырды ул. Ренат тегеңә бер генә кычкырды: — Ә синең ни катышың бар. чабата!.. Айдарны шартлатып бикләделәр... Балкон ишеге дә бикле... Ул тышкы ишекнең салкын тактасына битен куеп торды-торды да. коридордагы аяк тавышлары тынгач, идәнгә чүкте, мыштым гына жы- лап жибәрде...
Дәвамы киләсе санда