Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕГЕНЕҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕНӘ КАРАТА

Россия кул астында яшәгән күпчелек халыкларда феодаль богауларга, рухи туңлык һәм торгынлык күренешләренә каршы көрәшнең беренче баскычларында мәгърифәтчеләр торган. Алар урта гасырлардан килгән искелек калдыкларына каршы кыю чыкканнар, шәхеснең ирекле булырга тиешлеген яклаганнар, кешегә, аның акылына дан җырлаганнар, үзләренең эшчәнлекләре белән халык массалары арасына революцион идеяләрнең. үтеп керүе өчен уңдырышлы туфрак әзерләп калдырганнар. Россия составына кергән аерым халыклар тормышының үзенчәлекле шартлары, аларның икътисади (экономик), сәяси һәм рухи үсешләрендәге үзгәлекләр ул халыклардагы мәгърифәтчелек идеологиясенең эчтәлегенә һәм характерына да мәгълүм бер эз салган, мәгърифәтчелек идеяләренең чыганакларын, туу һәм килеп чыгу вакытын, шулай ук иҗтимагый тормышның төрле мәсьәләләренә төрлечә якын килү үзенчәлекләрен билгеләгән. Мәгърифәтчелек идеологиясенең төрле халыкларда төрлечәрәк барлыкка килүе һәм үсуе турында сөйли торган әлеге үзенчәлекләрне ачыклау алардагы рухи тормышның ничегрәк үсүен, алар арасында дөньяга революцион карашның ничек барлыкка килүен һәм тагын да камильләшүен, марксистикленинчыл тәгълиматның урнашуын дөрес аңлау һәм аңлату өчен дә гаять әһәмиятле. Бездә мәгърифәтчелек идеяләрен беренче тапкыр XIX йөзнең башларында Г. Утыз-Имәни (1730—1815), Г. Курсави (1788—1814) һәм И. Хәлфиннәр (1778— 1829) күтәреп чыга. Урта гасырлардан калган тәртипләрне тәнкыйть итү эшен шулар башлап җибәрә, халыкка дөньяви белемнәр бирү, татар һәм рус халыкларын тормыш, мәдәният мәсьәләләрендә бер-берсенә якынайту идеясен башлап шулар күтәрә. Шулай да, иҗтимагый-по- литик һәм идея агымы буларак, татар мәгърифәтчелеге русларныкыннан соңрак, тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, XIX йөзнең икенче яртысында гына тәмам формалашып җитә. Бу — татар тормышының үзенчәлекле шартлары белән аңлатыла торган нәрсә. Заманында татарлар яшәгән өлкәләр Россия империясенең чикләре саналган. Бу җирләрдә яшәгән татар халкы экономик яктан гына түгел, милли яктан да рәхимсез изүгә дучар ителгән. Шулар өстенә, хезмәт иясе массаларын күп гасырлар буена дини идеология йогынтысында тәрбияләп килгәннәр Укыту эше кадим муллалар һәм ишаннар кулында булган. Алар, мәктәп һәм мәдрәсәләргә дөньяви белемнәрне кертмәү өчен, һәртөрле киртәләр корганнар, яңалык яралгыларына рәхимсез рәвештә каршы чыгып һәм хөр фикернең теләсә нинди формаларын шәфкатьсез эзәрлекләп, халыкны дин сөреме белән агуларга, аны торгынлыкта тотарга тырышканнар. Изелгән халык вәкилләренең, рус хезмәт ияләре белән берләшеп, помещиклар сроена каршы көрәшкә күтәрелүеннән когы очкан патша самодержа виесе мөселман руханиларына бу мәсьәләдә һәртөрле ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткән. Менә болар барысы да татарлар арасында мәгърифәтчелек идеяләренең туу, Р формапашу һам усу процессым күпмедер вакытка тоткарлап торган. Әмма Европа, барыннан да бигрәк Россия естоннән искән азатлык җилләре акы- рынлап татарлар арасына да үтеп керә башлый. XIX — йөзнең урталарында татар халкы гасырларга сузылган йокыдан уяна һәм тормышның алга барышын тоткарлап килгән иске традицияләрне вату, җимерү эшенә керешә Шул эшләрнең башында торучылар барлыкка килә. Алар бездәге мәгърифәтчелек идеологиясенең вәкилләре була. Мәгърифәтчеләр тормышының яңа формаларын алга серәләр. томаналык, наданлык һәм торгынлык күренешләренә каршы көрәшәләр, урта гасыр идеологиясеннән доньяви фәннәргә күчүне, шехес иреген яклап чыгалар. Россиянең кайбер башка халыклары белән чагыштырганда, үзгәреш җилләре безгә бераз соңгарып килеп җитә. Әмма бер килеп җиткәч, бик давыллы һәм кызу төс ала. Чөнки бу вакытларда инде Россиядә капиталистик мөнәсәбәтләр тәмам ныгып җитә, зур тизлек белән промышленность үсә башлый. Бу процесска татар халкы да килеп кушыла, татарлар арасында социаль аерымлану көчәя, милли буржуазия формалаша. Бу нәрсә бездәге мәгърифәтчелек идеяләренең үсешенә үз эзен сала. Ярты гасырлык вакыт эчендә татар мәгърифәтчелеге үзенең югары ноктасына күтәрелеп җитә, шуннан каршылыклар полосасына килеп керә һәм XX йөзнең башларында үз урынын тагын да алдынгырак идеологиягә — башта революцион демократик, бераз соңрак марксистик- ленинчыл идеологиягә бирә. XIX йознең икенче яртысындагы танылган мәгърифәтчеләр булып К. Насыйри (1825—1902), X. Фәезханов (1821—1866), Г. Ильяси (1856— 1895), Ф. Халиди (1850— 1923), М. Акмулла (1831—1895) һем 3. Би- гиевләр (1870—1902) саналып йәртелә. Алар белән бергә, мәгърифетчелек идеологиясенең үсешенә күренекле тарих галиме һәм фикер иясе Ш. Мәрҗаии (1818— 1889) һәм талантлы татар прозаигы М Акъегет (1864—1923) зур өлеш кертәләр. Соңгы вакытларда Ш. Мәрҗаии һәм М. Акъегетнең иҗат зшчәнлегә берьяклырак бәяләнеп килде. Дорос. XIX йез әдәбиятына багышланган хезмәтләрдә М. Акъегетнең әдәби иҗаты шактый тәфсыйллы тикшерелә, тик монда да аның мәгърифәтчелек хәрәкәтендә, иҗтимагый фикар үсешә тарихында тоткан роле һәм урыны мәсьәләтелен ейрәнергә чакырып чыга, математика һәм рус теле укытучылары хәзерләү максаты белән Казанда Учительская школа ачылгач, үзен чолгап алган даирәнең ризасызлык белдерүенә дә карамастан, шул мәктәпкә укытучы булып бара. Ш. Мәрҗани тормышындагы һәм иҗат эш- чәнлегендәге нәкь әнә шул соңгы момент хәлиткеч иде, һәм аның эшчәнлегенең менә шул ягы халкыбыз тарихының мәгълүм бер этабында объектив рәвештә уңай роль уйный. се читләтеп үтелә. Ш. Мәрҗаии исә озак вакытлар буе гел дини реформатор буларак кына каралып киленде. Хәлбуки, бездәге иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүгә күп көч куйган Галимҗан Ибраһимов анарның исемен һәрвакыт К. Насыйрилар һәм татар мәгърифәтчелегенең башка танылган вәкилләре белән янәшә куеп йөртте Ш. Мәрҗанине ул бөек остазыбыз, таңыбызның чулпаны дип * * ә М. Акъегетне уяну дәверендә яңа татар әдәбиятына беренче нигез ташы салган беренче яңа татар әдибе, татар реализм әдәбиятының атасы \ дип бәяләде. Г. Тукай, М. Гафури, Ф Әмирхан кебек әдипләребез дә Ш. Мәрҗанинең иҗат эшчәнлегенә гаять югары бәя биргәннәр. Үзенең «Шиһап хәзрәт» исемле шигырендә Тукай аны «мәгарифкә әүвәл башлап адым салган» кыйммәтле зат дип атый. Русның атаклы тарих галиме, академик 8. В. Бартольд Мәрҗанине татарлар арасындагы алдынгы хәрәкәткә нигез салучы дип бәяли «. Үзенең тормыш юлы, татар мехитендә биләгән урыны, иҗатының характеры һәм иҗтимагый мәсьәләләргә якын килү рәвеше ягыннан Шиһабетдин Мәрҗаии искиткеч кызыклы, шул ук вакытта гаять каршылыклы шехес. Аның иҗатында әллә никадәр каршылыклар, бор сайлаган юлдан кире чигенү моментларын очратырга мамкин. Әмма, әнә шундый капмакаршы яклары булуга да карамастан, ул кыю рәвештә феодаль богауларга, наданлыкка, томаналыкка һәм рухи торгынлыкка кискен рәвештә каршы чыккан, уку-укыту эшләрендәге схоластиканы тәнкыйтьләгән, уку йортларына доньяви фәннәр кертелүен яклап чыккан алдынгы карашлы кешеләрнең беренчеләрониән була. Үзе дин әһеле булуга да карамастан, ул татарларны рус Ш. Мәрҗанинең тарихи ролен һәм урынын берьяклы бәяләүдә, иҗатындагы каршылыклардан тыш, аның дин әһеле булуы да шактый зур роль уйнады шикелле. Хәлбуки, дин әһелләре башка халыкларның мәгърифәтчеләре арасында да очрый. Мәсәлән, күренекле француз философы һәм мәгърифәтчесе Кондильяк, мәгърифәтче һәм утопик коммунист Мабли, немец мәгърифәтчесе Гердер һәм башкалар дин әһелләре булганнар. Инде татар мәгърифәтчелегенә килгәндә, аларның күбесе (я кәсепләре, я чыгышлары һәм белемнәре буенча) руханилар даирәсенә каравы татар тормышының материаль һәм рухи үзенчәлекләре белән аңлатыла торган нәрсә. Ул заманнарда бездә дөньяви мәктәпләр булмаган, хөкүмәт хисабына яшәгән рәсми уку йортларына исә татарларны кертмәгәннәр. Нәтиҗәдә алар фән белән шөгыльләнә яки хөкүмәт учреждениеләрендә эшли алмаганнар. Беренче рус революциясенә кадәр татар телендә газетажурналлар чыгару тыелган. Шуңа күрә дөньяви белем алган кешеләребез дә бөтенләй диярлек булмаган. Халыкның иң белемле өлешен дин әһелләре, муллалар тәшкил иткән. Шуңа күрә алдынгы карашлы кешеләр дә башлыча шул даирәдән чыккан. Дөресен әйт-*ргә кирәк, руханилар арасыннан чыккан кешеләрнең алдынгы карашларны, якты фикерне хуплаулары ул вакыттагы татар дөньясы өчен аерым әһәмияткә ия булган. Эш шунда ки, төрле сәбәпләр аркасында, ул замандагы татар халкы алдында мулла, дин әһелләре аерым абруй белән файдаланган. Чөнки ул иң белемле һәм корьән сүзләрен аңларлык бердәнбер кеше саналган. Аның һәр сүзе бәхәссез хакыйкать төсендә кабул ителгән. Бохарада укып кайткан муллаларның даны исә тагын да зуррак булган. Менә бервакыт, уйламаганда-көтмәгән- дә дигәндәй, корьәнне һәм хәдисләрне иң шәп белгән, җитмәсә мәшһүр Бохараның үзендә гыйлем эстәп кайткан иң белемле мулла Ш. Мәрҗани диннең догмаларын тәнкыйть итеп чыга, адәм балаларына фикер хөрлеге даулый, алай гына да түгел, әгәр шәригатьтә фәнни дәлилләргә каршылык була икән, «дөреслеге ачык мәгълүм нәрсәне инкарь итүгә караганда, шәригать күрсәтмәсен үзгәртеп аңлау яхшырак» булыр, дип ук җиббәрә*. Дин әһелләре авызыннан чыккан мондый сүзләр үз дәверендә зур яңгыраш тудырган, күпләрне дин догмаларына шикләнеп карарга мәҗбүр иткән һәм аларга иске традицияләр богавыннан котылырга булышкан. 1 Ш. Мәрҗани. Мокатдимате китабе Вафиятель-асляф вә тахиятель-ахляф. Татарча кулъязмасы СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институтында. 18—19 битләр. 2 В. И Ленин. Әсәрләр. Таткитнәш. 16 том. 499 бит. «Без нинди мирастан баш тартабыз?» дигән хезмәтендә В. И. Ленин мәгърифәтчелекне феодаль торгынлыкның, урта гасырдан килгән томаналыкның, социаль изүнең явыз дошманы итөп характерлый һәм шуг. ук вакытта, асылы белән буржуаз характерда булуына да карамастан, аның ул вакыттагы шартларда халык массалары интересларына һәм иҗтимагый прогресска хезмәт итүенә басым ясый. Ул вакытларда «барлык иҗтимагый мәсьәләләр крепостное правога һәм аның калдыкларына каршы көрәшүгә кайтып кала иде,— ди В. И. Ленин.— Яңа иҗтимагый-экономик мөнәсәбәтләр һәм аларның каршылыклары ул вакытта әлө яралгы хәлендә иде. Шуңа күрә, ул вакытта буржуазия идеологларында үз файдаларын күзәтү һич булмады; киресенчә... алар бөтен кешенең рәхәттә яшәячәгенә тәмам чын күңелдән ышандылар һәм шуны чын күңелдән теләделәр...»15 16. Бу — XIX йөзнең икенче яртысында яшәгән татар мәгърифәтчеләре өчен дә хас нәрсә иде. Башка халыкларның мәгърифәтчеләре кебек үк, алар татар тормышындагы искелек, кыргыйлык калдыкларына каршы көрәшәләр һәм үз эшчәнлекләре белән яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең, тагын да төгәлрәк итөп әйткәндә, буржуаз мөнәсәбәтләрнең ныклап урнашуына булышалар. Шуның белән бергә, әлеге яңа мөнәсәбәт ләр халыкны прогресс юлына, мәгърифәт һәм муллык юлына кигереп чыгарыр, дип чын күңелдән ышанып яшиләр. Әмма татар мәгърифәтчеләре үзләренең эшчәнлекләрен капиталистик мөнәсәбәтләр үзләренең әшәке якларын инде сиздерә башлаган дәвердә башлап җибәрәләр. Өстәвенә алар изелгән халыкның, милли бәйсезлек ечен керәшеп килгән халыкның вәкилләре булалар. Бу аларның иҗат эшчәнлегенә дә йогынты ясамый калмый. Аларның әсәрләрендә, кызыл җеп булып, социаль гаделсезлеккә һәм изүгә каршы, шул исәптән милли изүгә каршы да, протест авазлары сузылып бара. Алар комсызлыкны, мөлкәтле сыйныфлар арасында хөкем сергән ерткычлыкны фаш итәләр, акча кеченә корылган җәмгыятьнең яман шешләрен ачып салалар. Үзенең «Фәваки- һел җелөса» исемле әсәрендә К. Насыйри байлыкны һәртөрле бәла-казаның, ызгыш- талашның һәм гаделсезлекнең чыганагы, дип бәяли. Абыйсы Габделхайга адресланган хатларының берсендә, Казан халкының авыр тормышын тасвирлап, зур ачыну белән: «...халык бик бетереште. Зарланмаган беркем дә юк», дип яза. Авылда йөреп кайтканнан соң язган тагын бер хатында крестьяннарның авыр хәлен сурәтли: «Өйгә кайтып килдом, бөлдем, күрдем һәм ишеттем. Нәрсә белдең, нәрсә күрдең, нәрсә ишеттең^ — дил сорарсың. Белгәнем — зур хәерчелек. Ул чиктән ашкан. Күргәнем — атлары юк. Бөтен вакыйга менә шул» 17. Мәгърифәтче шагыйрь М. Акмулла исә, социаль тигезсезлек күренешләренә тукталып, шигырьләренең берсендә болай ДИ! Гаҗәп, һәркем гани булса. Аңа хөсне дидар әйләр; Фәкыйрь мескенгә пәраа юк, Мәзәллет берлә зар әйләр Г Ильяси, Ф. Халиди, 3. Бигиөв кебек әдипләр дә изүгә корылган җәмгыятьнең ямьсез якларын кыю рәвештә фаш ителәр Әмма ни генә димик, аларның тәнкыйте ахырга кадәр ззлекле булмый әле. Бу, барыннан да бигрәк, татар мәгърифәтчеләренең хезмәт ияләрен хәерчелектә яшәргә мәҗбүр иткән сәбәпләргә соци- аль-экономик бәя бирүгә кадер күтәрелеп җитә аямауларында һәм революцион рухтагы нәтиҗәләр ясаудан шактый ерак торуларында күренә. Яшәп килгән җәмгыятьнең 17 В. И. Ленин. Әсәрләр Тәткитнеш 2 том 520 бит. ’ В. И. Л е н и н. Әсәрләренең тулы җыелмасы. Рус телендә 2 том. 319 бит. •И. Нуруллин. XX йөз башы татар әдәбияты. Казан 1966 ел. Мәгърифәтчелек реализмы турында. «Казан утлары» журналы. 1968 ел. 4 сан. 18 Каюм Насыйри (1825—1945). Тууына 120 өл тулуга багышланган фәнни сессия материаллары Казан. 1948 ел. 122 бит. ’ «Казан утлары» журналы. 1966 ел. 7 сан. 119 бит. җитешсеэлекләрен алар, нигездә, гуманизм ноктасыннан чыгыл фаш итәләр. Социаль каршылыкларның асылын аңла- магаилыктан, алар, үзләренең рус һәм Көнбатыш Европадагы элгәреләре кебек үк, ■халыкның бер сыйныфым да аерым рәвештә игътибар үзәгенә алмыйлар», «гомумән халык турында гына түгел, хәтта гомумән милләт турында» 18 сөйлиләр. Үзенең алда искә алынган хезмәтендә, XIX йөзнең 40—60 елларындагы рус мәгърифәтчелегенә тукталып, В. И. Ленин еларга хас оч билгене күрсәтә: 1) «Крепостное право һәм аның калдыкларына».. дошманлык; 2) «Мәгариф зшен, ирекле идарәне, азатлыкны, тормышның европача формаларын» кайнар рәвештә яклау; 3) халык массаларының, башлыча крестьяннарның интересларын күзәтеп, крепостное правоны һәм аның калдыкларын бетерү барлык кешеләр ечен бәхетле тормыш китерәчәк дип чын күңелдән ышану *. Теге яки бу формада, теге яки бу дәрәҗәдә әлеге сыйфатлар XIX йезнең икенче яртысындагы безнең мәгърифәтчеләргә дә хас була. XIX йөзнең 40—60 елларындагы рус мәгърифәтчеләре кебек үк, алар крепостное право калдыкларына дошмани күз белән карыйлар. мәгариф зшен, ирекле үзидарәне, азатлыкны, тормышның европача формаларын яклыйлар, халык массаларының, беранче чиратта крестьяннарның, интересларын яклыйлар һәм феодализм калдыкларын бетерү барлык кеше өчен бәхетле тормыш китерер дип чын күңелдән ышаналар. Шуның белән бергә, бездә бу сыйфатлар, үзенең күп кенә хезмәтләрендә И. Нуруллин дөрес билгеләп үткәнчә ’, шактый үзенчәлекле тес ела, «л сыйфатларның кайберләре шактый калку, икенчеләре исе, киресенчә, йомшаграк чагылыш таба. Дини китапларда язылганнарга сүзсез ышану, дин догмаларының халык тормышын басып торуы, уку-укыту зшләрендәге схоластика, борынгылар сүзенә сукырлар ча иярү, үткәннең үле традицияләре алдында баш ию һәм шуннан килеп чыга торган торгынлык, туңлык, томаналык — менә шулар татар тормышындагы искелек калдыкларының аеруча ямьсез һәм котсыз күренешләре булып саналган. Урта гасырлардан калган шул ямьсез күренешләр, кара пәрдә булып, татар тормышын каплап килгән, татар халкына иҗтимагый тормышның актуаль мәсьәләләрен күрергә комачаулаган, аның игътибарын җир йезендә бәхет өчен актив эшчәнлек алып барудан читкә юнәлтергә тырышкан. Татар мәгърифәтчеләре үзләренең төп көчләрен искелекнең әнә шул калдыкларына каршы юнәлтәләр, Г. Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, «тәкълиддән иҗди- һатка, нәкыльдән акылга, алладан бәндәгә, күктән җиргә, хыялдан тормышка, диннән гыйлемгә, ахирәттән дөньяга»19 20 21 күчүнең зарурилыгын дәлилләп чыгалар. Дин тарихы һәм мифология урынына, алар халыкның чын тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүне яклыйлар, халык тормышына караган әйберләрне, тарихи истәлекләрне һәм фольклор әсәрләрен җыялар, шуларга нигезләнеп, халык иҗаты һәм тарих буенча гыйльми хезмәтләр язалар. Әгәр моңарчы уку-укыту эшләре халыкка чит гарәп телендә алып барылса, мәгърифәтчеләр балаларны үз ана телләрендә укытуны яклап чыгалар, татар телен өйрәнү һәм фәнни эшкәртүне башлап җибәрәләр, татар теленең морфологиясенә һәм синтаксисына караган дәреслекләр өстендә эшлиләр. Искелек калдыкларын рәхимсез төстә фаш итеп һәм аларны вату-җимерү эшенең зарурлыгын дәлилләп чыксалар да, ул чагында әле татар мәгърифәтчеләре иҗтимагый төзелештәге искелек калдыкларының яшәвен тәэмин иткән, халыкны авыр, караңгы тормышка дучар иткән социаль- экономик сәбәпләрне күрмиләр һәм күрә дә алмыйлар иде. Алар халык массаларын кызганалар, аның авыр хәлен җиңеләйтергә тырышып карыйлар. кыенлыклардан чыгу юлларын эзлиләр. Әмма алар татар дөньясын буып торган рухи торгынлык, катып калганлык һәм туңлык күренешләре халыкның наданлыгыннан, мәдәни түбәнлектән, фәнни белемнәрнең йомшак таралуыннан килә дип уйлыйлар. Шуңа күрә дә, халыкны агарту, аны фән белән коралландыру һәм мәдәниятен үстерү мәсьәләләрен алар беренче планга куялар. Алар- ның әсәрләрендә, мәгърифәтчеләр эшчән- леген характерлый торган башка моментларның икенче плангарак 19 Г. Ибраһимов. Каюм Насыйри- ларның тарихи урыннары. «Каюм Насыйри» исемле җыентык. Казан. 1922 ел. 6 бит. 20 «Казан утлары» журналы. 1967 ел. 4 сан. 77 бит. 22Татарстан АССР тарихы. Рус телендә. Казан. 1968 ел. 208—209 битләр. калдырылып, төп урынның халыкны агарту, халык арасында фәнни белемнәр тарату, укуукыту эшләрен юлга салу һәм укыту эшендәге схоластикага каршы көрәш мәсьәләләренә бирелүе нәкъ әнә шуның белән аңлатыла да. Татар мәгърифәтчелегенең тагын бер үзенчәлеге шунда ки, алар күп кенә рус һәм Европа мәгърифәтчеләреннән аермалы буларак, дәвернең актуаль проблемаларын хәл итү юлларын эзләгәндә, патшаларга һәм укымышлы дворяннарга түгел, ә гомумән кеше акылына һәм аның хисләренә мөрәҗәгать итәләр. Чөнки, изелгән милләт вәкилләре буларак, рус патшасыннан һәм помещиклардан мәрхәмәт көтүнең мәгънәсезлек икәнен алар бик яхшы аңлаганнар. Ул чагында татар җәмгыяте белән җитәкчелек иткән ярым надан мулла һәм ишаннардан нидер көтүне тагын да зуррак мәгънәсезлек санаганнар. Ахыр килеп, татар мәгърифәтчеләренең тарих аренасына киң халык массаларының гомуми хәрәкәте якынлашып килгән бер чорда күтәрелеп чыгуы да аз роль уйнамаган. Татарларга феодализм чорыннан калган иң авыр мирасларның берсе милли һәм дини изу иде. Татарларга карата патша хөкүмәте ачыктаначык руслаштыру политикасы алып бара, аның мәдәниятен, телен эзәрлекли, политик хокукларын чикли. Экономик һәм социаль изү хезмәт ияләре җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Аларны түли алмаслык налоглар һәм салымнар белән җәфалыйлар. Россия крестьяннарын гомер-гомергә иза чиктергән җирсезлек татарларны тагын да ныграк кыса. Сембер губернасының Зирекле күл авылында, мәсәлән, татарлар (564 җан, яки 197 хуҗалык) һәм чувашлар (410 җан, яки 131 хуҗалык) элекэлектән бергә яшәгән. 1861 елгы реформадан соң чувашларга 3959 дисәтинә җир, ә татарларга, сан ягыннан күбрәк булуларына да карамастан, 2966 дисәтинә генә җир беркетелә '. Узган йөзнең 80 еллары башында Казан губернасындагы татар крестьяннарының 56,8 проценты авыл пролетариаты хәлендә яшәгән22 . Мондый шартларда татар мәгърифәтчеләре өчен иң кыен мәсьәләләрнең берсе милли изүгә менәсәбәт булып исәпләнсә, икенчесе рус халкына, аның мәдәниятенә һәм теленә менәсәбәт мәсьәләсе саналган, Татар мәгърифәтчелегенең тагын бер үзенчәлеге шушы мәсьәләгә якын килү һәм аны ничек хәл итүдә күренә. Эш шунда ки, патша хекүмәтенең татарларга карата алып барган милли һәм дини изү политикасы тәэсирсез калмый. Рус хөкүмәтенең татарларга каршы политикасын рус халкына да күчереп, рус халкын рус хөкү- мәте һәм христиан миссионерлары белән бер итеп күрсәтеп, мөселман руханилары русларга каршы киң пропаганда эше алып баралар. Дин әһелләре ейрәтүе буенча русның һәрнәрсәсе, шул исәптән теле һәм мәдәнияте дә. монафыйк, кефер, икенче терле әйткәндә язык, гөнаһ саналган. Тарихтан без беләбез: руслар белән бергәләшеп, татар хезмәт ияләре патшага һәм помещикларга каршы көрәшкә бер генә мәртебә күтәрелмәгәннәр Изүчеләргә каршы бергәләп көрәшүнең аеруча гыйбрәтле мисалы төсендә Пугачев восстаниесен күрсәтергә мөмкин булыр иде. Әмма шулай да патша самодержавиесе татар халкын экономик һәм дини-милли яктан нык кыскан бер чорда меселман руханилары тарафыннан алып барылган әлеге пропаганда да бөтенләй ээсез үк калмый. Сүз дә юк, үз халкының уллары буларак, татар мәгърифәтчеләре милли изүгә читтон гене карап тора алмаганнар: аны хекем иткәннәр, аңа каршы керәшкөинәр. Индо татар мәгърифәтчеләренең элгәрләреннән берсе булган С. Хәлфин (1742— 1785) үк халыкларның тигез хокуклылыгын яклап чыга. Каюм Насыйриның күпчелек әсәрләрендә шундый ук идеяләр уздырыла. Татар мәгърифәтчелегенең икенче бер күренекле вәкиле Ш. Мәрҗсни үзенең «Мокагднматө китәбе Вафиягель-аслеф вә тахиятоль-ахляф» исемле хезмәтендә фәнни иҗатта юрле халыкларның тигез хокуклы булырга тиешлеген һәрьяктан дәлилләп чыга һәм теге яки бу милләтне естен куярга маташу омтылышларына кире мөнәсәбәт белдерә. Шуның белән бергә, югары дин әһелләреннән аермалы буларак мәгърифәтчеләр русларны татарларга каршы кую юлына басмыйлар, киресенчә, рус һәм татар халыкларының үзара якынаюларын яклыйлар, рус мәдәниятен һәм аның телен еиронергә чакыралар Шушы юнәлештә күп терле практик эшчәнлек алып баралар. К. Насыйри, мәсәлән, татар балаларына рус телен өйрәтү эшен башлап җибәрә, татар халкын рус мәдәнияте үрнәкләре, шул исәптән рус әдәбияты әсәрләре белән дә таныштыра. XIX йөзнең ахырларында тәрҗемә эше киң колач ала. Күп кенә күренекле рус прозаикларының, шагыйрьләренең һәм драматургларының әсәрләре татар телендә басылып чыга. Шуның белән бергә, мәгърифәтчеләр рус арасында татар халкының тормыш- коикурешен. аның телен һәм әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен популярлаштыруга да зур игътибар бирәләр. Шул уч К. Насыйри, әйтик, рус уку йортларында татар теле укыта, университет каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең әгъзасы була, җәмгыять утырышларында татарның фольклоры, йола-гадәт- лера турында докладлар ясый. Археология җәмгыятенең эшчәнлегендә Ш. Мәрҗаии, X. Фәезханов, Г. Ильясилар актив катнаша. Әлеге мәгърифәтчеләрнең барысы да рус матбугатында татар халкының тарихы, тормышкөнкүреше. мәдәнияте хакында язылган мәкаләләре белән катнашып киләләр. Аларның бу эшчәнлег* русларга татар халкының тормышы һәм тарихы белән танышырга ярдәм итә, милли киртәләрне вату-җиморү эшенә булыша. Хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен, беренче буларак, татар шагыйре Г. Кандалый (1797—1860) күтәрә. Үз шигырьләрендә ул гади авыл кызының матурлыгына дан җырлый, аның ихтыяр кеченә һәм турылыклы- гына соклана, хатын-кызның авыр язмышы ечан борчыла. XIX йөзнең икенче яртысында яшәгән мәгърифәтчеләр аның карашларын алга таба үстерәләр, татар хатын-кызларының авыр халдә изелеп яшәвен тәнкыйтьләп чыгалар. Бу тәнкыйть 3. Бигиев һәм Г. Ильяси әсәрләрендә аеруча кискен куела. Шул ук вакытта алар үзләре күрергә теләгән идеал хатын-кыз образларын да тудыралар. Мәгърифәтчелек әдәбиятының беренче үрнәге саналган «Хисаметдин менла» повестенда, мәсәлән, Хәнифә, иске традицияләргә һәм әти-әниләре теләгенә каршы барып, үз язмышын үзе хәл итә. Бу образ белән автор хатын-кызның иреккә омтылышын сурәтли. Икенче бер мәгърифәтче язучы 3. Би- гиев үзенең «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле әсәрендә хатын-кызның ирләр белән тигез хокукын тәэмин иткән, аларга гаилә һәм җәмәгать эшләрендә катнашу мөмкинлеге тудырган җәмгыятьне үзенең идеалы төсендә тасвирлый. Кешене, аның әхлаки йөзен беренче планга кую — татар мәгърифәтчелеге өчен характерлы үзенчәлекләрнең тагын берсе әнә шул. Биредә без гуманизм һәм гаделлек мәсьәләләрен һәрвакыт үзәккә куел килгән татар әдәбиятының һәм иҗтимагый фикеренең уңай традицияләре дәвам итүен күрәбез. Милли торгынлык, томаналык һәм катып калганлык күренешләреннән котылуның бер юлы шәхеснең әхлак ягыннан камилләшүендә дип ышанган мәгърифәтчеләр ул традицияләрне тагын да баеталар, алга таба үстерәләр. Шуннан чыгып, кайбер авторлар татар мәгърифәтчелеген әхлак төзәтү белән генә шөгыльләнгән бер агым итеп күрсәтмәкчө булалар. Хәлбуки, мондый караш белән килешүе кыен. Әхлак мәсьәләләре белән беррәттэн, мәгърифәтчеләрнең дөньяга карашларында иҗтимагый-политик мәсьәләләр, шулай ук фән, чынбарлыкны фәнни танып-белү мәсьәләләре дә зур урын тота. Тегеләйме-болаймы, алар шушы һәм дөньяга караш белән бәйләнешле башка мәсьәләләрне дә кузгаталар һәм хәл итәләр. Ләкин алар эшчәнлегенең ул яклары тиешенчә өйрәнелмәгән. Бәла бары шунда гына. Соңгы ун ел эчендә татар мәгърифәтчелегенә багышланган күп кенә фундаменталь хезмәтләр басылып чыкты. Әмма аларда күбрәк мәгърифәтчеләрнең әдәби, өлешчә генә иҗтимагый-политик карашлары яктыртыла. Аларның философик карашлары исә тикшеренүчеләр игътибарыннан бөтенләй читтә кала килә. Хәлбуки, мәгърифәтчеләрнең дөньяга карашлары гаять катлаулы һәм каршылыклы. Аларның дөньяга карашларын һәрьяклап тикшерми торып, мәгърифәтчеләрнең иҗатына дөрес бия бирү һәм татар мәгърифәтчелегенең үзенчәлекләрен төрле яклап ачу кыен эш. Мәгърифәтчеләрнең дөньяга карашларында үзләре яшәгән дәвернең рухы чагылган һәм чагылмый кала да алмаган. Ул вакыттагы татар мехитына мөселман диненең, мөселман руханиларының йогынтысы шактый көчле була. Хаким идеология буларак, дин һәртөрле хөр фикерне кысып, буып тора. Мондый шартларда мәгърифәтчеләр үзләре дә дөньяга диниидеалистик караш йогынтысыннан бөтенләй үк азат була алмыйлар иде. Аларның мәгариф эшен, аң-белем таратуны һәм шәхесне әхлак ягыннан камилләштерүне кискен социаль мәсьәләләрне чишүнең бердәнбер һәм хәлиткеч юлы дип исәпләүләре үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Шуның белән бергә, тормышның конкрет күренешләрен тикшергәндә, реаль вакыйгалар турында сүз барганда, татар мәгърифәтчеләренең карашларында материалистик тенденцияләр һәм диалектика элементлары да сизелми түгел. Татар мәгърифәтчеләренең дөньяга карашларында эзлексезлек, дини-идеалистик идеологиягә ташлама ясау моментларын күргәндә артык гаҗәпләнмәскә кирәктер. Андый нәрсә башка халыкларның фикер ияләренә дә хас күренеш. Дөньяга идеалистик караш моментларыннан, мәсәлән, күренекле немец мәгърифәтчеләре Г. Лессинг (1729—1781) һәм И. Гете (1749— 1832) котыла алмаган. Рус мәгърифәтчелек фикеренең Н. И. Новиков (1744—1818) һәм П. Я. Чаадаев (1794—1856) кебек аерым вәкилләре дә дини-мистик идеологиягә ташлама ясаганнар. Дөрес, Чаадаев турында сөйләгәндә, мистик идеяләрнең аңа маска өчен кирәк булуын да истән чыгармаска кирәк. Тагын шул кадәресен онытырга ярамый: аерым илләрдә, мәгълүм бер шартларда, бигрәк тә сыйнфый мөнәсәбәтләр ачыкланып җитмәгән очракларда, алдынгы фикерле көчләрнең дөньяга караш өлкәсендә үз дошманнарына каршы көрәше бер төрле идеалистик агымнарны икенчеләренә каршы кую формасында да барган. Мәсәлән, яңарыш эпохасының башлангыч чорында алдынгы карашлы фикер ияләренең платонизм позицияләреннән торып аристотелизмга каршы чыгулары, яңа замандагы сунятсенизм һәм гандизм хәрәкәте нәкъ әнә шулай була. Шуңа охша- ганрак нәрсәне без Ш. Мәрҗани эшчәнле- гендә дә күрәбез. Үзе дини-идеалистик караш позициясендә торса да, ул мистиканы, фанатизмны тәнкыйть итеп чыга, кеше аңының иске традицияләр һем схо- ластика агуыннан азат булырга тиешлеген яклый. Корьен догмаларына берсүзсез ышану урынына, ул рационализмны байрак ите, фәнне, фәнни танып белүне алга серә. Күп санлы хезмәтләрендә Мәрҗани чынбарлыкка рационалистик якын килүнең матур үрнәкләрен бирә, бу исә, үз чиратында, аны дини караш белән сыеша алмас- тай нәтиҗәләр ясауга китерә. Татар мәгърифәтчеләре яшәгән һәм иҗат иткән шартларда дөньяга диии-идеа- листик карашны шул рәвешчә ярым-йорты тәнкыйть итү дә прогрессив роль уйный, урта гасырлардан килгән схоластик идеологиянең җимерелүенә, материалистик идея һәм карашларның таралуына булыша. Нинди генә идеологии системаны алып карама, аңа үз эпохасында хакимлек иткән рух йогынтысы сизелә. Аның нигезен кешеләрнең иҗтимагый яшәеше, алар тормышының материаль шартлары билгели. Идеологии установкаларның характеры һәм тел тенденцияләре нәкь шулар белән бәйләнә дә. Бу яктан караганда, татар мәгърифәтчелек идеологиясенең барлыкка килүе Россиядәге капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеше тәэсирендә татар халкының материаль һәм рухи тормышында туган мәгълүм үзгәрешләр белән аңлатыла. Ләкин шуның белән бергә, марксизмленинизм тәгълиматы дөрес өйрәткәнчә, җәмгыятьнең идея тормышы билгеле күлемдә местакыйльлек- кә ия һәм ул үзенең эчке табигатенә хас законнар нигезендә үсә. Тегә яки бу эпоханың идея-политик карашларына иске традицияләр дә йогынты ясый Инде бетен бер халыкның идеологии системасы турында сүз барганда, аңа үзе белән аралашып яшәгән башка халыкларның идеологии тәэсир ясавын да истән чыгармаска кирәк Икенче терле әйткендә, һәр идеологии системаның, материаль чыганаклардан тыш, идея чыганаклары да була әле. Татар мәгърифәтчелек идеологиясенә хас чыганакларның үзенчәлеге әлеге идеология барлыкка килгән дәвердәге тарихи шартларның, милли традицияләрнең, элекке һем хәзерге халыкара бәйләнешләрнең характеры белән билгеләнә. Шулар арасыннан игътибарны барыннан да элегрәк үзенә тартканы — татар иҗтимагый-политик фикеренең алдынгы традицияләре, беренче чиратта, гуманизм, гаделлек һәм изүнең һәртөрле формаларына тирән нәфрәт идеяләре. К. Галинең «Йосыф һәм Зәләйхаьсы (XII йез ахыры). Сарайның «Гелстаньы (XIV йез), Мөхәммәдьярның «Тәхфәи Мәрдан» һәм «Нуры содур» (XVI йөз) поэмалары, борынгы татар әдәбиятының башка истәлекләре буйдан-буйга әлеге идеяләр белән сугарылган. Хәтта кайбер суфи шагыйрьләрнең әсәрләремдә дә, урыиы- урыны белән, социаль изү. комсызлык, вәхшилек күренешләренә каршы нәфрәт авазлары яңгырап китә. Андый мотивлар, мәсәлән, XVII йеэ шагыйре М Колый иҗатында иык сизелә. Татар мәгърифәтчеләренең элгәреләреннән булгаи Г. Утыэ-Имәни, Г. Курсаяи. И. Хәлфиниәрнең әсәрләре дә шул ук идеяләр белән сугарылган. Әлеге фикер ияләре һәм җәмәгать эшлеклелә- ренең иҗат мирасы иҗтимагый фикер өлкәсендәге прогрессив тенденцияләрнең үсешенә уңай йогынты ясый. XIX йоэнең икенче яртысындагы татар мәгърифәтчелеген шул тенденцияләрнең варисы ител санарта кирәк; үзләренең дөньяга карашларын формалаштырганда, татар мәгърифәтчеләре әлеге чыганактан идея материалы алалар, иҗтимагый һәм философик фикерне алга таба үстереп, яңа баскычка күтәрәләр. Бездә мәгърифәтчелек идеологиясенең тууы татар иҗтимагый-политик фикеренең Көнчыгыштан Көнбатышка, бигрәк те Россиягә таба йеэ белән борылган дәверенә туры килә. Шуңа күрә русның алдынгы иҗтимагый-политик һәм философик фикере татар мәгърифәтчелек идеологиясенең икенче бөр меһим һем хәлиткеч чыганагы булып исәпланаргә тиеш. Ул татар мәгърифәтчеләренең фикерләү рәвешенә йогынты ясый, аларның актуаль мәсьәләләргә якын килү алымнарын һәм идея-политик омтылышларын билгели. Татар мәгърифәтчәләренең зур күпчелеге яшәгән Казан шәһәрендә моның ечеи уңай шартлар була. Русның күренекле революцион демократы А. И. Герцен үзенең «Провинциядән хатлар» исемле есә- рендә ул чордагы Казанны Шәрык белән Гарәпнең, бигрәк тә. рус мәдәнияте белән шәрык мәдәниятенең бергә очрашкан урыны дип атый һем кәраан-сәрай белән чагыштыра Әләге хатларында ул биредә Шәрык һәм Гарәптән килә торган ике башлангыч бар, алар бер-берсена йогынты ясыйлар, үзара якынаялар, дип яза'. Өстәвенә Казан— университет үзәкләренең дә берсе була. Казан университетында Н. И. Лобачевский (1792— 1856), И. М. Симонов (1794— 1855), А. М. Бутлеров (1828—1886) кебек мәшһүр галимнәр эшли. Университет профессорлары арасында алдынгы карашлы кешеләр дә аз булмый. 60 еллар башында университетта тарих дәресләрен А. П. Щапов (1830—1876) алып бара, үз лекцияләрендә ул рус революцион-демократлары- ның карашларын алга сөрә. Н. Г. Чернышевский, Н. А. Добролюбов, А. И. Герценнар- ның фикерләре университетның революцион рухтагы студентлары тарафыннан да киң таратыла. Болар барысы да татар халкының алдынгы карашлы вәкилләрен рус мәдәниятенә, алдынгы рус фәненә якынайту өчен уңай мөмкинлекләр тудыра. Барлык татар мәгърифәтчеләре диярлек рус халкының мәдәниятен, телен әйбәт беләләр, рус галимнәре белән даими элемтәдә яшиләр. К. Насый- риның, мәсәлән, әтисе үк русча белгән, әтисе тәэсирендә ул үзе дә яшьли рус телен өйрәнә, рус мәдәнияте белән таныша. X. Фәезханов. ирекле тыңлаучы сыйфатында, университетка лекцияләр тыңларга йөри, соңыннан үзе ук шунда укытучы була, каллиграфия, татар, терек, гарәп, фарсы телләре буенча дәресләр бирә. 1855 елда. Казан университетының шәрык разряды Петербургка күчерелгәч, ул башкалага китә, анда күренекле галим булып таныла. 3. Бигиев үзенең күп вакытын, русча китаплар укып. Ростов китапханәсендә уздыра. М. Акъегетнең яшьлек еллары руслар арасында уза. Алдынгы рус галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре белән якыннан таныш булу, алар белән даими элемтәдә яшәү дә татар мәгърифәтчеләренең дөньяга карашлары формалашуга уңай йогынты ясый. К. Насыйри, X. Фәезханов, Ш. Мәрҗанилар университетның В. В. Радлов, А. К. Казим- бөк, И. Ф. Готвальд, М. Ф. Катанов. Е. Малов кебек галимнәрен әйбәт белгәннәр, кайберләре белән хәтта дуслар да булганнар. Моннан тыш X. Фәезханов Петербургның күп кенә галимнәре белән аралашып яши. Алар арасында В. Р. Розен, В В. Вень- яминовЗернов, В. А. Дорн, П. И. Лерх кебек мәшһүр галимнәр. В. В. Стасов кебек 1 Литературное наследие. Рус телендә. СССР Фәннәр академиясе басмасы. 1955 ел. 19 бит. алдынгы карашлы җәмәгать эшлеклеләре бар. Үзе Петербургтагы фән яңалыкларын- нан хәбәрдар булу, фәннең актуаль мәсьәләләре хакындагы бәхәсләрне күзәтеп барудан тыш, яңалыклар белән ул укытучысы Ш. Мәрҗанине дә таныштырып тора, аңа башкала галимнәре белән иҗади бәйләнешкә керергә булыша. Шундый бәйләнешләр аркасында татар мәгърифәтчеләре XIX йөзнең урталарында һәм икенче яртысында рус фәнендә һәм иҗтимагый фикер өлкәсендә барган үзгәрешләрне белеп торалар, алдынгы фикер ияләренең һәм җәмәгать эшлеклеләренең дөньяга карашлары белән танышып баралар. Мондый танышлыкның уңай йогынтысы булмый калмый, билгеле. Әлеге йогынты теге яки бу дәрәҗәдә аларның фикер агышына тәэсир итә, аларга татар халкын рухи торгынлык, томаналык һәм наданлык күренешләреннән чыгару юлларын табарга булыша. Рус фәне, рус мәдәнияте аша татарлар арасына Көнбатышның алдынгы идеяләре үтеп керә. Руслар белән аралашу, рус әдәбиятын уку аркасында, татар халкының алдынгы вәкилләре Көнбатыш Европаның фәне, философик һәм иҗтимагый фикерләре белән танышалар. Татарларның гарәпләр. Урта Азия халыклары, Иран һәм башка Шәрык илләре белән икътисади-мәдәни бәйләнешләре исә борынборыннан ук килгән. Аларның зур сәүдә юллары өстендә утырулары бу эштә уңай роль уйнаган. Бу бәйләнешләр, ахыр килеп, дин уртаклыгы һәм, өлешчә, тел уртаклыгы белән тагын да ныгытылган. XVI йөздә Татарстанны рус дәүләте составына кушу да әлеге бәйләнешләрне өзә алмаган. Монда татарларның Шәрык белән булган традицион бәйләнешләрен саклауда рус хөкүмәтенең кызыксынуы да аз роль уйнамаган. Рус хөкүмәте татар сәүдәгәрләрен Көнчыгыш белән сәүдә эшендә арадашчы итеп, ә йомышлы татарларны дипломатик максатларда файдалана. Сәүдәгәрләр һәм йомышлы кешеләр. Шәрык илләрендә йөргәндә, аларның тормыш-көнкүреше, мәдәнияте белән танышалар, файдалы дип тапканнарын туган илләренә алып кайтып тараталар. Сәүдә кәрваннарына ияреп, Бохара, Сәмәрканд якларына татар яшьләре дә китә. 7—10 елдан, дин әһелләре яки мөгаллимнәр булып, алар киредән туган илләренә әйләнеп кайтканнар. Шулай итеп. Көнчыгыштан безгә товарлар гына түгел, идеяләр дә үтап Бу вакытларда Шәрык илләрендә әле реакция көчләренең, искелекнең һәм дии калдыкларының позициясе шактый нык була. Шуңа күрә ул яклардан безгә дини фанатизм, схоластика һәм башка реакцион идеялор дә шактый күл килә. Әмма анда да гел кара фикер генә хекем сермәгән, хер фикер яралгылары да булган, билгеле. Анда Әбүгалисина, Фирдәүси, Хәйям. Низами, Сәгъди, Нәвои, Әль-Фараби, Әль- Бируни кебек бөтен дөньяга мәшһүр акыл ияләре яшәгән. Дини фанатизм һәм суфичылык әсәрләреннән аермалы буларак, аларның хезмәтләре чынбарлык, тормыш мәсьәләләренә багышланган, аларның иҗаты гуманизм һәм гаделлек идеяләре белән сугарылган. Татар халкының иң яхшы уллары үзләренең игътибарларын барыннан да бигрәк Шәрык фәне, философиясе һәм иҗтимагый-политик фикеренең әнә шул традицияләренә юнәлтәләр. Хәтта схоластиканың оясы саналган кадим мәдрәсәләрендә дә. дин кануннары белән бергә, Әбүгалисина, Низами, Фирдәүси, Нәяои кебек боек фикер ияләренең әсәрләре өйрәнелә. Аларның әсәрләре кулдан-кулга йөри. Казан университетының фәнни китапханәсендә Нәаоиның XVI йездә күчерелгән биш поэмасының кулъязмалары әле бүген дә саклана. Татар мәгърифәтчеләре Шәрык халыкларының әнә шул алдынгы иҗтимагый һәм философик фикерләрен, аларның гуманизм хисләре белән сугарылган әдәбиятын яхшы белгәннәр. Көнчыгышның алдынгы фикер ияләре турында алар бик югары фикердә торганнар. Бохара һәм Самарканд мәдрәсәләренә укырга баргач, мәсәлән, Ш Мәрҗани үзенең күп вакытын бу шәһәрләрнең бай китапханәләрендә Шәрык әдәбияты җәүһәрләрен өйрәнеп уздыра. Аның әсәрләрендә Әбүгалисинага тиран хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре зур урын били. Үзенең «...Вафиятель-асляф вә тахия- төль-ахляф» исемле хезмәтендә Әбугалиен, наны ул иң беек шәхесләрнең берсе, белеменең киңлеге, акыл һәм фикеренең камиллеге ягыннан сирәк очрый торган талант иясе дип бәяли Нәвои турында да Мәрҗани гаять югары фикердә, аны Хоросанидагы иң мәшһүр һәм иң популяр галимнәрнең берсе һәм кимсетелгән, өлешсез калганнарның яклаучысы дип атый. Әбүгалисина, Новой кебек акыл ияләре К. Насыйри иҗатына да уңай йогынты ясаган. Аларның әсәрләре К. Насыйри ечен илһам чыганагы булып саналган. Шәрык әдәбиятының бик күп үрнәкләрен ул татар теленә тәрҗемә иткән, алардагы образлардан файдаланып оригиналь әсәрләр язган. Татар мәгърифәтчеләре Шәрыкяың борынгы әдипләрен һәм галимнәрен өйрәнү белән генә чикләнмиләр, алар үзләренең Шәрыктагы замандашлары белән дә даими элемтәдә яшиләр. X. Фәезхаков. мәсәлән, казакъ халкының күренекле мәгърифәтчесе Ч. Валиханов белән дустанә мөнәсәбәтләрдә була, тормышның четерекле мәсьәләләре буенча фикер алышып һәм ярдәмләшеп яши. Гарәп һәм фарсы телләре аша татар мәгърифәтчеләре антик әдәбият һәм философия белән танышалар. Шул кадә- ресен басым ясап әйтергә кирәк, күпчелек татар мәгърифәтчеләре борынгы грек һәм рим философиясен, аларның иҗтимагый һәм әдәби фикерен шактый әйбәт беләләр «.. Васыятель-асляф вә тахиятельахляф» исемле әсәрендә Ш. Мәрҗани, мәсәлән. Аристотель, Платон, Пифагор кебек антик философларның дөньяга карашларын җентекләп тикшерә, аларга үз бәясен бирә. Мәрҗанинең ул фикерләре бүген дә игътибарга лаек. Шулай ител, башка күп кеие халыкларның мәгърифәтчелек идеологиясеннән аермалы буларак. татар мәгърифәтчелеге үзенең тамырлары белән һәм Шәрыкка һәм Гарепкә барып тоташа. Барлыкка килгән вакытта ук ул үз җирлегендәге һәм чит, бигрәк тә рус җирлегендәге уңай традицияләргә та ки ах Идея чыганакларының күп яклылыгы шулай ук татар мәгърифәтчелегенә хас үзенчәлек. В. И Ленин «Бердәнбер дерес революцион теория булган марксизмны Россия ярты гасырлык тарих — тиңдәшсез җәфа чигү һем корбаннар бирү, тиңдәшсез революцион героизм күрсетү, әйтеп ышанмаслык энергия кую һәм чын күңелдән эзләнү, ейрәнү, практикада сынап карау, күңел кайту, тикшерү Европа тәҗрибәсен чагыштырыл карау тарихы белән чын-чыннан газап чигел үзләштерде»1 ,— дип язды. Терле тарихи шартларда яшеү нәтиҗәсендә. Россиядәге һәр халык марксизм- леиинизмга үз юлы белән барган Татар тормышының баштагы этапларында бу юлның башында мәгърифәтчеләр торган. Аларның эшчонлегонде һем иҗатында таӘсерлөр. Таткитиеш тар халкының уз киләчәге һәм караңгылыктан, томаналыктан чыгу юлларын эзләве чагыла. Мәгърифәтчеләр тарих аренасына күтәрелгән дәверләрдә татар халкын искеләк калдыклары изеп-басып тора һәм дөньяны ул дин пәрдәсе аша карап бәяли иде. Халыкның алдынгы уллары буларак, мәгърифәтчеләр искелекнең бөтен төрле формаларына каршы рәхимсез ут ачалар, алар фикер хөрлеген яклыйлар, искергән традиция һәм догмаларны җимереп ташларга чакыралар. Алариың мондый кыю эшчән- лекләре халыкка иске карашлардан арынырга ярдәм итә, тормышка аек акыл белән карарга өйрәтә, ахыр килеп, революцион идеяләрнең үтеп керүе өчен уңай җирлек әзерли. Татар мәгърифәтчеләренең эшчәнлеге Урта Азия һәм Казагыстандагы төрки телле халыклар өчен дә уңай роль уйный. Күренекле казакъ галиме һәм әдибе М. Әүэ- зов Абай Кунанбаевның сайланма әсәрләренә язган кереш сүзендә, татар һәм казакъ мәгърифәтчеләре арасындагы бәйләнеш мәсьәләләренә тукталып, А. Кунанбаев татарның беренче мәгърифәтчесе Ш. Мәр- җани әсәрләрен әйбәт белгән, ди *. Татарның мәгърифәтчелек йогынтысындагы мәктәпләре һәм уку йортлары Россиянең Шәрык халыклары өчен мәгариф һәм мәдәният кадрлары хәзерләүдә, алардагы уку-укыту эшләрен юлга салуда күп ярдәм итә. Бездә хәзер марксистик-ленинчыл идеология тантана итә. Советлар иленең башка халыклары кебек үк, татар халкы бердәм сафларда коммунизмга атлый. Монда мәгърифәтчеләрнең дә өлеше бар. Алар ашлап калдырган туфракта ахырдан татар революцион-демократлары үсеп чыга, соңгылары исә үз чиратларында хезмәт ияләренә марксизмленинизмны үзләштерергә җирлек хәзерләделәр. 'Абай Кунанбаев. Лирика и поэмы. Рус телендә. Мәскәү. 1940 ел. 26 бит.