Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗ ҖЫЯРГА КИЛЕГЕЗ!

Татар тел гыйлеме тиздән бер юбилей үткәрәмен. 1775 елда Казанда иң тәүге сүзлек тезелгән. Аның авторы гимназия укытучысы Сәгыйт Хәлфин булганXIV. Икенче булып, 1804 елда И. Ги- ганов сүзлеге чыга. 1833—35 елларда инде Троянскийның ике томлык татарча-русча сүзлеге басыла. Бетен сүзлекләрне җыйганда, бу кемгәчә берничә дистә сүзлек чыккан. Шуларның иң соңгысы — «Татарча-русча сүзлек» (Мәскәү. 1966 ел). Монда 38 мең чамасы сүз тупланган. Алар арасында яңа сүзләр дә бар. Телдән төшмәсә дә, сүзлекләрдән тешкән сүзләр дә кире кайткан. 1955—59 елларда чыккан 4 томлык рус- чататарча сүзлек таррак иде. Әллә нигә, әллә бик җәелеп китмәс эчен, анда күл суз бетенләй кулланылмаган. Мәсәлен, «җирный» сүзен тәрҗемә иткәндә «түлле» (түл җыйный), «кер» (мал) сүзләре алынмаган. «Желанисине хәтта «арзу» дип әйтергә дә кирәк иде: бу сүзне бетен классиклар кулланган бит. «Житейский» сүзен ник «гадәти» дип тә әйтмәскә? «Здоровье»— саулык, сәламәтлек, тазалык кынамы? «Сихәтлек» сүзе нигә юк? Зилзилә (землетрясение), золым (зло), мәшһүр (знаменитый), еләм, ту (флаг, знамя), хәят (жизнь) сүзләре дә никтер тәшеп калган. Куп булмаса да. сүзлектә русча сүзне хата аңлату күренешләре дә очраштыргалый. Мәсәлән, золотоносная жила—«алтынлы катлам» дип бирелгән. Ун ел да үтмәде, менә бу «Татарча-русча» сүзлек чыкты. Алда әйткән сихәтлек, зилзилә, мәшһүр, хәят, золым, кер (симез мәгънәсендә) кебек сүзләр монда тулы хокук алганнар. Дәрес, монда да тул сүзенең бер мәгънәсе генә ачылган. Игътибар белән актарсаң, байлык күп табыла бу китапта. Арча сүзен «ар» (удмурт) сүзеннән килә, дип аңлатучы «галимнәр» дә бар иде. Сүзлек «арча«ның агач исеме булуын тәшендерә. XIV Дәрес, Хәлфингә чаклы да сүзлекләр тезелгән. Мәсәлән. Петр I нче вакытында. 1740 елда һәм соңрак та. Екатерина II нче заманында да, мондый зш башкарылган. Ләкин бу эш мәгърифәт максатында эшләнмәгән. Бу сүзлекләр тууга патша хәкүмете- ноң миссионерлык политикасы, татарларны чукындыру теләге сәбәп булган. Ул гынамы? Ясень татарча «корычагач» иквн проказаиы «махау», трахоманы «кырма», диләр, күрәсең. Урманда «купшы чыпчык» (щегол), тугайда «кыртавыл» (фазан), суда «чего» (безнең якларда: чәке, чока — стерлядь) яши, яланда «кырлач», «кындырак» үләннәре үсә, ди яңа сүзлек. Бүрек элек кырпулы булган Кырпуы барабара «иегән» хәлгә килгән. Җил «кырач». чырай «темсе» булырга мемкин икән. •Нәүрүз» (примула), «энҗе геле» (гортензия), «миләүшә» (фиалка), «зәгъфран» (шафран) гәпләренең исеме, җисеменә муафыйк дигәндәй, нинди сылу! Елганың шәп ага торган урынын «ургыл», тирән урынын «чоңгыл», диләр. Күрдегезме, бу сүзлектә асыл сүзләр никадәр күл. Монда бер «баш» сүзенең генә кырыкка якын мәгънәсе бирелә. «Кара»ның да мәгънәсе егермегә якын бугай (гәрчә бетен мәгънә тесмерләре ачылып бетмәсә дә). Борынгы терки сүзләр дә ишле күренә. (Мәсәлән, «ям чабу», «тәмен» (ун мең), «чәчән» (импровизатор), «япан» (дала), «иннек», «серме», «кына», «кершән», «сандал* һ. б.). Аерым сәйләшлэргә хас сүэ-кәлимәләр дә күренголи («урамап», «алчак* (йеэ), «тәүге». «тәңгәл*, «иләмен», «каңгыру*, «комәТ лак», «ырыс», «комкалак» һ. 6). «Шәрык», «шәраб», «шәрех», «тәфсил» ише гарәп, фарсы сүзләре дә калмаган, чөнки алар да бик кирәк. Бер сүзне дә кирәкми дип әйтеп булмый. Сүз — ул халыкның гасырларча килгән тоемы, белеме, уңышы, тәҗрибәсе, ха- гасы (мәсәлән, «күк капусы», «фал ачу» сүзләре)... Кыскасы, сүз — тормыш җимеше. Сүз — этнография, тарих, идеология, хыял, емет, теләк, сагыш, корал... Шуңа күрә, бу китапта кулланудан төшкән, искергән сүзләр күренгәләсә дә (мәсәлән, «камус» — сүзлек, «һеҗү» — сатира, «һәндәсә» — геометрия һ. б), без моңа һич каршы түгел. Сүз, халык әйтмешли, ашарга сорамый. Язылсын, саклансын. Киләчәк буын галимнәргә рәхмәт әйтер. Аннан, сүз үлә, дигәч тә, бөтенләй үлми ул. Документ, искә китаплар һ. 6. саклана. Димәк, иске сүзләр сүзлекләрдә урын алырга тиеш. Авторларга бер нәрсә өчен генә — ник сүзләрне аз алдыгыз, дип кенә тел тидереп була. Ник сүзлектә сүз аз? Урманда агач, суда балык, сүзлектә сүз аз булса, ямансу да, хәвеф тә. Бик күп кирәкле сүзләр кермәгән шул. Әйтик, Г. Ибраһимовның «Табигать балаларыпндагы байтак сүз төшеп калган: кенцтеш, эшәнчек, аңар (ә «шуңар» бар), чыпак (чапак тел), алын (кишәрлек), чы- наяк-саба, балкылдау. Бәлки, берәү: «Ул искерәк әсәр бит», дияр. Яңаны алабыз. Шигъри телле Ф. Хөснинең «Кайсысына өйләним?» исемле кечкенә генә хикәясендә күренгән шундый берәгәйле сүзләргә дикъкать юк: «...язып бетермәле түгел», «ачуым килмәгәе», «кызый», «җан-кисәге», «каш-күз», «тыз-тыз», «гыйшык-мыйшык»._ «Сабантуй» хикәясен алсак, анда «риясызлык», «түгелтүгелен», «шәльяулык» һ. б. табыла. Бу сүзләр кирәкми дип кем әйтер икән? һәр хикәядә «югалган» сүз табылгач, сүз җыюда пөхтәлек сизелә дип була микән соң? Телгә ифрат бай икенче язучы Ә. Еникидә дә галимнәр күзенә чалынмаган сүзләр күп кенә. Мәсәлән, «Яшь ленинчы» газетасында басылган «Җиз кыңгырау» дигән хикәядә генә 8 сүз табыла: «җиңгәчәй», «кыркуы», «һии» (ымлык), «аңардан», «яткырмакчы», «чәпелдәтү», «үтерердәй», «хода белсен... Шул газетада (1968 ел. 37 сан) моннан башка да берничә сүз табыла: «дикъкать», «барылу» (фикергә), яки- лснде» һ. б. Бу бит балалар газетасында! Ә башка матбугатта ниләр юктыр? Сүзлекне актарып утырганда гына да күпме сүз хәтергә килә. «Аркан», «йөзтүбән», «чалкан» кебек сүзләрне алгач, «ка- бырган», «баштүбән» ник юк? «Эшчән», «җырчан», «сөйләүчене... сүзе бар. «Әрләшчән», «биючән», «тик ятучан» кая? «Киленле» булгач, «кызлы» да кирәк (кызлы җиргә кода килер). «Бабакай», «кызкай», «егеткәй», «балакай» кергән. Иркәй», «хатынкай» калган. «Карачы» күренә, «килче», «күрче» юк. «Яугалау», «ургалау», «үткәләү», «бар- галау» кирәк икән, «төшкәләү», «күтәргө- ләү» кирәк түгелмени? «Ям» (почтовая станция) алынгач, ник «даруга» (борынгы административтерриториаль бүленеш), «ык» (елга, су), «чура» (кол, сакчы, иптәш), «та- лай» («Акмулла хурлык күпде талай-талай») кебек сүзләрне дә алу кирәк. Сүзлектә «нәрсә» сүзе күренә. Ә «нәстә», «нктә» кәй», «нәмәрсәкәй» сүзләре ник алынмаган Борыннан килгән төрки сүзләрне башка телдәгечә язу белән дә килешеп булмый. «Курган», «барыйш», «казначей» дип түгел, «корган», «барыш», «казанчы», ягъни «хәзинәче» рәвешендә язу кирәк иде. Урыны килгәч, моны да әйтик инде, азамат «слуга народа» түгел. Ник «Башкорт- ча-русча сүзлек» хатасын кабатларга? Азамат— ул мәшһүр, дәрәҗәле һәм хәтта олпат шәхес. «Байтирәк» тал түгел, җылы яктагы пирамидаль тополь һәм тарихи терки ыру. «Тәрәшле» озын җитен түгел икәнен һәрбер әби белә. Тәрәшле (тәрәшел) җитен сүсеннән дә, киндер сүсеннән дә була иде. «Мүкәләү», «көймә» түгеп (Г. Тукай, Г. Ибраһимов алай язмыйлар иде), ■мукәйләү», «кимә» (кимә килә... эзе юк...). Әдәби телне ят якка тартмаска кирәк. Шөкер әле, «көймә» (кибитка) сүзе урынына Казанда матбугатка үрмәләп бара торган гарип «күмә» сүзе бу китапка язылмаган. Ул да керсә, нишләрбез? «Өйоне «ү» дип атарга калыр! «Аның каравы» дигән нәмөр- сә дә дөрес түгел. Бу кереш сүз булып йөри торган куш сүз русча зато, наоборот, все же., дип тәрҗемә ителә. Дөресе «аның каруы» булырга тиеш. Димәк, киресе, капма-каршысы. Бу тамырдан сүзләр байтак: карулашу, каршы, карышу һ. б. Ул шулай кереп киткән инде, диюче табылыр, мөгаен. Хатаны соңлап булса да төзәтү яхшы. Соң «көзлектә»не хуп күргәч, «кичлектә», «язлыкта», «кышлыкта», «җәйлөктэтләрне ник хур итәргә! «Мәсхәрәләшү», «чукышу», «макташу», «хурлашу» китапка паөк, ә «бәргәләшү», «чәкәшү» ник юк? Бер тезен юл алу зарурдыр бит Гомумән, фигыль формаларым күрсәтүдә башбаштаклык сизелә. - Белгәләү» юк. «Белешкәләү» бар. Бер автор «йерештергәләүяне ала. Икенчесе «күрештергәләүмне кирәк тапмый. «Караштыргалау» булгач, «баргалаштыру» да булсын иде... Шунысы да кызык, «ике» тамырыннан егермеләп суз табылган, «биш» тамырыннан алты сүз генә һ. б. Ник алай ул! Гыйльми хезмәттә бер тәртип кирәктер бит. Сүзе туры килгәндә, кеше исемнәре дә күрсәтелгән: «Фәсәхет», «Зөбәрҗәт», .Фазыл», «Вафа. һ. б Ә ник Энҗе, Җиһан, Мөхәррәм, Фаик, Хатирә, Өлфәт, Хәтимәләр калган! Бу — балага исем сайлауга ярдәм итәр иде. Юкса бик чит-ят исемнәр тулды бит: Айрат (алтай телендә—«ярлы»), Лртур (зур аю), Флюс (чир исеме), Сайра (балык), Эдуард (байлык җыючы), Римма (сеяк), Риф (яр буе) һ. б. Ә күп гасырлар буена килгән гүзәл, мәгънәле исемнәр никтер балаларга кушылмый. Бер талай сүз нигәдер бик тар аңлашылган иптәшләргә. «Чулай ябалагы» бармы! Бар. «Хөрәсән ялкау» да очраштыргалый. «Күбә» — тимер кием бит. «Җир-су» — туган як бит ул. «Җор» — сәләтле, булдыклы кеше. «Җодәү ат» — ябык атны шулай да дилер. «һушлывның синонимы — зирәк, «һиммәтнеке — батыр, базык. «Каран» — караңгы дигәне була. «Түбә» — ыру, ыруг «Казан» — борынгыча «Газан» —кеше исеме. «Кабан» сүзе элек табак, тәлинкә мәгънәсендә дә кулланылган. «Элгәртән» — «борынгы» түгел, «элгәре», «әвәл». «баштан» мәгънәсендә дә йери. (Элгәртен син әйт, аннан мин ейтәм.) Алда «килмәле», «йөрмәле», «күрмәгәе», «бармагае» кебек сүзләргә дикъкать кирәк, дип әйткән идек. Шундый хәл «барырлар» (барырга кирәк иде), «күрерләр» (күрү тиеш булган) калыбына нисбәтен до яшәп киле. Бу формалар—җанлы телдә бик кирәк. гадәти, актив сүзләр. Ә грамматикаларда, сүзлекләрдә күренмиләр. Искермәгән байтак сүэге «искергән» мә- һере басыла. «Шейлә», «һәнүз», «һәрдаим», «җәһәт» (ул җәһәттән), «карар кылу», «фәрман», «фида», фәлсәфә», «кәмит»... сыман сүзләр һәр ейдә даими кулланыла. Ник искерсен аларГ Җир сөрген терән тутыгамыни! Ә ник сүз эзләп академик Радлов җәнап- ләреңә мөрәҗәгать итмәскә! Анда нинди генә сүзләр юк! Ул бит моннан йөз ел элек актив булган ни тиклем татар сүзен туплап калдырган («тиклем» сүзе 3. Бәши- ридән). Без рәхмәт белән күмгән Радлов мирасыннан хәзер күп сүз кулланылмый. Ләкин алар арасында бик ятеш сүзләр бар. Мисал: «авык» (миг, мгновение), «азар» (хәтер калу, үпкә), «юсык» (зиннәтле, купили), «шөрек» (слива), «сармаша» (плюш), -усан» (ялыктыргыч, күңелсез), «торык» (ике багана арасы, димәк, пролет), «ту ыя» (башлы суган) һәм бик күп башкалар. Бу сүзләрнең, әлбәттә, яшәргә хакы бар. Ә аларны тергезү бурычы язучы, журналистлардан элек галимнәр өс генә төшә. Сүз җыярга безнең якларга да килеп чыгыгыз, гыйззәтле галимнәр. Ык, Сөн елгалары аша күперләр күп. Башкортстанда татарча сөйләшкән халык бер миллионнан аша Бездә дә бик хаҗәт сүзләр күп: Җигәрле', үзчән кешеләр күрерсез. Алар ачамай төшкән өзгеч, кукырлар, ■шайтан шурпасы» чөмерүчеләо белән, «каруга кару» (ягъни карышы кешегә каршы) дигәндәй, бик иәгыз алышалар. Без дә Чирмешәи. Чәрмәсән (үләннән исем алган елгалар) буенда мал-кара түл җыя. Яшьләр бездә иптэшләнәләр; кәбен (никах) мәҗлесләре үткәрәләр. Ә авыл исемнәре нинди! Мәскәү (борынгы «тозак» сүзеннән кеше исеме), Бүз- дәк (үлән исеме). Бакай (алга орыны), Малаяэ («мал аязы» — яланы), унлап Тукай авылы. Мин белгәне генә дүрт Туратау! Ә фамилияләр ниндирәк! Чаныш! Байтирәк! Еникәй! Янгалыч! Биглов! Карамыш! Кайбыч! Манат! Кирәй! Болар бар да терки сүз. Тик мәгънәләре генә бик ачылып бетмәгән. Гафил булмагыз Килегез, илтешләр, сүз җыярга. Төртмә тел, дип гаепләштән булмасын, иптәшләр. Тырнактан кара эзләү түгел бу рецензия. Ырымбурча әйтсәк, «акыллашу», Уфача — «мәслихәт кору» бу. Сүзлекнең кыйммәтен боз һич тә төшерергә теләмәдек. Бии файдалы, үто зарур китап ул. Тел белеме үсәр. Безнең гомердә дә тулы сүзлекләр чыгар, дип ышанабыз ' Сүзлектә юк сүзләрнең астына сызылды