Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШУШЕНСКОЕДА ЯЗ

башка үзенә кирәк булган, я булачак дип уйлаган «белешмәләрне» языл бара икән. Шуның бер битендә мин: «Владимир Ильич Ленин туды 1870 елда, җоклады 1924 тә», дигән юлларны укыдым. •Җоклады» дигән! Менә шул сүз мине бик уйландырды һәм тәэсирләндерде. Әйе, Ленин үлмәгән, һәркемнең күңел түрендә. Ленин исән, ул гүяки эшләгән- эшләгән дә бераз хәл җыю өчен ял итәргә генә яткан. Йоклап кына киткән. Менә уяныр, торыр, яңадан авыр эшенә керешер төсле... 1924 елның 23 январенда, Ленин үлгәннән соң өченче көнне, РКП(б) Узәк Комитетының «Партиягә. Барлык хезмәт ияләренә» мөрәҗәгате игълан ителде. Үзәк Комитет анда, Ленин эшләренең үлемсезлеген күрсәтеп: «...Әмма аның физик үлеме аның эшләренең үлеме түгел. Ленин безнең партиябезнең һәр членының күңелендә яши. Безнең партиябезнең һәр члены Ленинның бер кисәкчеге ул._»,—дип язды. Моннан соң инде ничәмә-ничә буыннарның «Ленин бабай» сүзе белән телләре ачылды. Аның оныклары Ленин исеме белән утларга-суларга керделәр, дошман яуларын тар-мар иттеләр, дөньяда беренче социализм дәүләтен төзеделәр. Мин дә, иптәшләрем кебек үк, аның оныгы. Ул төзегән бөек партиянең гади бөр члены, ягъни Ленин бабайның бер кисәкчеге. Мин ул укыган, революцион көрәшнең беренче «чиркәнчеген» алган башкалабыз Казанда яшим. Минем университетта, аның музеенда, ул сөргендә яшәгән Кокушкинода булганым бар. Аның туган шәһәре Ульяновскида, Ленинградның аның исеме һәм эше белән бәйләнгән күп урыннарында, Смольныйда, Разливта, Мәскәүдә В. И. Ленинның Үзәк музеенда. Кремльдә дулкын- лана-дулкынлана көннәр буе йөргәнем, берничә мәртәбә озын-озын чиратлар торып, мавзолеена керә алганым бар. Надежда Константиновна Крупская белән Ильич сөргендә яшәгән ерак Красноярск краенда, Шушенское авылында булу, ул йөргән урыннарны күрү минем күптәнге хыялым иде. Ниһаять, бу теләгем дә тормышка ашты. 1895 елның көзендә В. И. Ленин җитәкчелегендә Петербургның барлык марксистик түгәрәкләре бер политик оешмага берләшәләр. Ул Россиядә пролетар партиясенең башлангычы була һәм декабрь аенда «Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш союзы» дигән исемне ала. Ләкин «Көрәш союзы» озак яши алмый. 9 нчы дскабрьга каршы төндә Ленинны һәм аның байтак кына көрәштәшләрен кулга алалар. Ленин төрмәдә 14 ни быел кыш көне туган авылым Яңа Бикчәнтәйга кайткач, *а- у ЖИ Я гадәтемчә, әтинең бертуган энесе — шәкерт абыйларга Н1Ж бардым. Ул гражданнар сугышында катнашкан, үзе әйтyl д Д Wg ЛИ I кәнчә - “революция ачып» йөргән кеше. Хәзер пенсиядә. ^ыА« . вәгазьләрен актарган чакта аның гади дәфтәр битләренИЭН те гвлгән блокноты килеп чыкты. Ул анда һава хәлләрен, төрле даталарны, исем-фамилияләр, адреслар һәм айдан артык утыра. 1897 елның 13 февралендә ены өч елга Көнбатыш Себергә еер- генгә җибәрү хакында суд карары була. 17 февральдә Ленин озын һәм авыр юлга чыга һәм 8 майда билгеләнгән урынына — Шушенское авылына килеп җитә. Шулай итеп, Ленинга Петербургтан Шушенскоега барып җитү эчен 81 кен вакыт кирәк була. Красноярск крае—илебездәге иң зур крайларның берсе. Аның мәйданы илебезнең ун процентын биләп тора. Ягъни, Англия, Франция, ГДР, ФРГ, Италия һәм Испания территориясе кадәр. Красноярскидан Мәскәүгә хәтле 4000, Владивостокка 5000 километр. Бу крайда СССР урманнарының биштән бере үсә. Җирендә тимер, бакыр, бокситлар, кургаш, цинк, алтын, нефелиннар, гипс, мәрмәр, тоз, графит, кара, соры күмер һәм башка кыйммәтле казылма байлыклар бар. Ләкин өлегә халык әз. Бер квадрат километр җиргә фәкать 1 генә кеше туры килә. Ленин Себергә сөргенгә 1897 елның 17 февралендә чыгып китә. Аны башта арестантлар вагонына утыртып этап белән җибәрмәкче булалар. Ләкин Владимир Ильичның әнисе Мария Александровна Ульянове, полиция департаменты аркылы, улына пассажир вагонында үз хисабына барырга рөхсәт алуга ирешә. Ленин, юл уңаенда, берничә көнгә Мәскәүгә — әнисе янына туктый. 22 февральдә төнлә белән Мәскәүдән чыгып китә һәм март башында Красноярским килеп җитә. Хәзер ул туктаган тимер юл вокзалы юк. Аны 1960 елда сүткәннәр һәм ике катлы бина салып куйганнар. Яңа вокзалда «Патша хөкүмәте тарафыннан Себергә сөргенгә җибәрелгән Владимир Ильич Ленин Красноярск станциясенә 1897 елның 4 мартында килеп җитте» дип язылган истәлекле такта кадакланган. Красноярск 1628 елда салына башлаган. Кача елгасы Енисейга койган тамакта кызыл балчыклы текә яр бар. Исеме шуннан алынган — Красный яр, ягъни. Иксез-чиксез крайның төньягында — Подкаменная Тунгускада — кар ява. Термометр 25 градус суыкны күрсәтә. Ә көньякта—яңгыр, 8 градус җылылык. Краснояр- скиның үзендә дә кояш, җылы. Шәһәр үзәге — Тынычлык проспектында кызыл һәм ал чәчәкләр саталар. Тротуарлардан халык агыла. Шәһәр Ленин көннәре белән яши. Красноярскида һәм крайның башка урыннарында, районнарында Ленин музыкаль фестивале дәвам итә Абаканда, Шушенскоеда, Диөногорскида, Ачинскида, Боготолдә, Ужурда, Норильскида, Минусинскида һәм урман хуҗалыкларында башкалабыз кунаклары— СССРның халык артисты. Зур театр солисты Павел Герасимович Лисициан, Ленинградның Римский-Корсаков исемендәге дәүләт квартеты, Мәскәүнең Прокофьев исемендәге квартеты, скрипкачы Игорь Безродный, виолончельчы Яков Слободкин, Татарстанның атказанган артисты, Бөтенроссия конкурсы лауреаты Георгий Бальян, Магнитогорск дәүләт хор капелласы, Новосибирскиның симфоник оркестры һәм башка коллективлар үз һөнәрләрен күрсәтәләр. Кино-театрларда В. И. Ленинга багышланган кинофестивальләр үткәрелә. Мәсәлән, «Пионерпда «Беренче курьер», «Ленин Октябрьда», «Юбилейныйида «Ленин Польшада» фильмнары, бик күп документаль ленталар күрсәтелә, күргәзмәләр оештырыла. Красноярскиның А. С. Пушкин исемендәге драма театры, В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышлап, М. Шатровның «Большевиклар» исемле драмасын сәхнәләштергән. 22 апрельдә аның премьерасы булды. Тамашачылар драманы яратып кабул иттеләр. Декабрь аенда Красноярскида «Социалистик Себер» исемле өченче зона сәнгать күргәзмәсе ачылачак. Анда Алтай, Красноярск крайлары, Иркутск, Кемерово, Новосибирск, Омск, Томск өлкәләре, Тува автономияле республикасы рәссамнары катнаша. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Б. Ряуэов «Ленин урыннары буйлап» дигән гомуми баш астына берләштерелгән табигать күренешләре сериясен эшли. В. Мешков, Т. Ряннель, К. Вальдман, В. Сергиннар да шул ук темага картиналар язалар. A. Климанов белән Б. Белый икесе бергәләп «Ленин һәм халык. Шушенскоеда очрашулар» дигән композиция әзерлиләр. Ул бик кызык кына булырга охшый. Яшь рәссам B. Башмаков «Ленин Шушенскоеда» исемле полотно өстендә эшли. Бу — аның беренче җитди картинасы. Скульптор В. Павленко Ленинның Шушенскоеда яшәгән чорын чагылдырган мәрмәр портретын, А. Абдрахимов Ермаково авылында кую өчен революционер Ванеев- ның һәйкәлен эшли. Башка рәссамнарның Һәм скульпторларның хезмәтләрендә дә Ленин темасы, бигрәк тә аның Шушенскоедагы тормышы куп чагыла. Иҗат кешеләре күңелләренә якын шушы темага кабат-кабат әйләнеп кайталар, юлбашчының 100 еллыгын яңа иҗат бүләкләре белән каршыларга тырышалар. РСФСР художниклар союзының Красноярск бүлегендә мин югарыда исемнәре телгә алынган картиналарның берничәсе белән таныштым. Художник Владимир Николаевич Сванов «Казан утлары» журналында бастыру ечен, узе эшләгән берничә ксилографиясен бүләк итте. Красноярскида Ленинның 100 еллык юбилеена әзерлек эшләре әйбәт куелган, һәркайда хезмәт кайный. Ә крайда Ильичның сөргендә булуы белән турыдан-туры Красноярскида К. Г. Попова йорты. В. Н. Сванов рәсеме бәйләнешле урыннар әз түгел—22. Болардан тыш тагын истәлек такталары һөм һәйкәлләр куелган 8 урын бар. Край советы башкарма комитеты бу урыннарны үрнәк төстә тәртипкә китерү турында махсус карар кабул итте. Мәсәлән, Минусиискида элек Кржижановский белән Старков яшәгән квартирада (монда Ленин еш булган) «В. И. Ленин Минусиискида» дигән музей экспозициясе ачылачак. Ермакове райсоветы да, атаклы «17 нең протесты» язылган йортны рәтләп, анда «Политик сөргендәгөләрнең В. И. Ленин җитәкчелегендә революцион эшчәнлеге» исемле экспозиция ачачак. А. А. Ванеев каберенә һәйкәл (бюст) кую һәм аны ачу тантанасы булды Ленин Красноярскига килгәч, К. Г. Попова йортында туктала. Ул политик тоткын- дагылар килеп йөри торган бик билгелә йорт була. Ленин анда сөргендәге социал- демократлар, поляк революционерлары белән сөйләшә Бу йорт та хәзер юк. Аны 1909 елда ук сүткәннәр. Соңыннан мин бу хакта край музееның Октябрьга кадәрле тарих бүлеге мөдире Валентина Ивановна Парамонова һәм шул ук бүлекнең фәнни хезмәткәре Зина Николаевна Нефедова белән сөйләштем. Алар миңа шул ук урында күрше Беляниннар йортында тарихи экспозиция эшләнүен һәм озакламый әзер булачагын әйттеләр. Ә хәзергә ул ишек алдында В. И. Ленин барельефы уелган таш обелиск тора. Ленин Красноярскида ничек ике айга якын яши алган соң? Рөхсәте ничек алынганГ Красноярскида Ленин Иркутск генерал-губернаторына үтенеч яза. Сәламәтлеге как ШУШЕНСКОЕДА ЯЗ шавын сәбәп итеп, үзен Енисей губернасының көньягына җибәрүләрен сорый. Үтенеченә җавап көтә. Ә чиновниклар аппараты бик әкрен кыймылдый. Әмма Ленин елтырамый. Аңа нәкъ шул гына кирәк була да. Бик күп эшли, укый. Шәһәр китапханәсенә даими рәвештә йөри. 1897 елның 15 мартында әнисенә җибәргән хатында ул болай дип яза: Красноярск шәһәр китапханәсе. 8. Н. Сванов рәсеме «Шәһәр китапханәсенә йөрим: анда журналлар һәм газеталар карарга мөмкин; алар монда 11 нче көнне килеп җитәләр, һәм мин андый соңгы «яңалыкларга» һаман да күнегә алмыйм әле.» (В. И. Ленин. 55 нче том. 26 бит.) Шәһәр китапханәсе ул чакта Покров тыкрыгында булган. Хәзер ул Суриков урамы дип атала. Мин аны барып карадым. Аскы каты җиргә нык кына казып салынган ике катлы йорт. Фасадына: «Монда 1897 елның март—апрелендә, 1898 елның сентябрендә В И. Ленин йөргән шәһәр китапханәсе урнашкан иде» дигән истәлек тактасы кадакланган. Ленин сәүдәгәр Г. В Юдин китапханәсенә дә бик еш йөри. Аның 100 мең китабы, кулъязмалары һәм журналлары була. Ленин анда көн саен бара, эшли, Россия экономикасы үсешен өйрәнә. Ә бу вакытта полиция ведомстволарында дау куба: полиция В. И. Ленин фамилиясен дәүләт исәбенә баручылар исемлегеннән сызарга оныткан була. Тикшергәндә керәләр — Ленин юкка чыккан. Хатлар язышалар, дөнья бетереп Ульяновны эзлиләр һөм аны... Красноярскида полиция күзәтүе астында яшәгән хәлдә табалар. Элек Юдин китапханәсе буяган йорт хәзер истәлекле йорт булып санала. Анда Красноярск край музееның экспозициясе урнаштырылган... 1897 елның 24 апрелендә Ленинны губерна идарәсенә чакыралар һәм аның сөрген урыны итеп Шушенское авылы билгеләнүен әйтәләр. 30 апрельдә, иптәшләре Кржижановский һәм Старков белән бергә, Ленин «Изге Николай» пароходында утырып Мину- сиискига китә. Хәзер бу пароход та, иске вокзал да юк. Яңа вокзал каршында мәрмәр постаментта «Изге Николай» пароходының үтә күренмәле калпак белән капланган макеты тора. Енисейдан биш тәүлек барганнан соң пароход Сорокине пристанена туктый. Ленин иптәшләре белән Минусинскига кадәр 80 чакрым араны ат белән үтә. Минусин- скида ике көн торганнан соң, ике жандарм сагы астында Ленин Шушенскоега чыгып китә һәм 8 майда үзенең сөрген урынына: тимер юлдан 600 чакрым читтә торган, 254 өйле, 1 чиркәүле, 4 лавкалы, 2 кабаклы, 1 укытучысы һәм 30 укучысы булган Шушенское авылына килеп җитә. Аны крестьян Зырянов йортына урнаштыралар. Кечкенә генә бүлмәгә агач кровать, өстәл, дүрт урындык куела. Хөкүмәт аңа аена 8 сум пособие билгели. Тыйнаклыкны сөюче, азга да канәгать кылучы Ленин сөргендә, башлыча, әнә шул акчага яши. Хәзер Шушенское зур поселок. Аңа поезд белән дә, автобус, пароход һәм самолет белән дә килергә, китәргә мөмкин. Шушенскоеда башта В. И. Ленин һәм Н. К. Крупская исемендәге колхоз була. 1963 елда ул В. И. Ленин исемендәге совхоз ителә. Совхозның 24 890 гектар җире, 75 тракторы, 32 комбайны, 50 автомашинасы, 4000 эре терлеге, 20 000 кош-корты, җиләк- җимеш бакчасы бар. Элек бер башлангыч мәктәбе булган Шушенскоеда хәзер 150 укытучы эшли. Авыл хуҗалыгы техникумында гына да 1200 студент укый. 262 медицина хезмәткәре халыкның сәламәтлеге хакында кайгырта. Элек монда китапханә булмаган, бөтен Шушенское өязендә 7 кеше газета алдырган, ә хәзер 6 китапханәдә йөз мең китап бар, халык егерме меңнән артык газета һәм журналга язылган. «Бездә кешеләр әйбәт, тырыш,— ди совхоз директоры Н. Сергиенко.— Дүртенче бүлек җитәкчесе Николай Иванович Бушмеловны чын мәгънәсендә иген үстерү остасы дияргә мөмкин. Сыер савучы Социалистик Хезмәт Герое А. В. Косыхны бетен край белә. Растова, Жукове, Тамара Примиренко да аңардан калышмый». Әйткәнемчә. Шушенскоега төрле юллар белән барырга була: җирдән дә, судан да, күктән дә. Мин Хакассия автономияле өлкәсенең башкаласы Абаканга самолетта очтым. Абакан белән Шушенское арасы 79 чакрым. Монда комфартабельле автобуслар йөреп тора. Автобус асфальт шоссе буйлап алга чаба, Абакан һәм Енисей елгаларын үтә, Абаканнан Тайшетка ашыгучы поезд белән ярышырга теләгән шикелле, бераз тимер юл белән янәшә бара. Ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, сул якта Минусинск шәһәре күренә. Ләкин автобус аңа кереп тормый, киң далага килеп чыга да тагын да шәбрәк чаба башлый. Уң кулда зур күл ярында Татарское курорты күзгә чалынып кала. Знаменка авылын үткәч, автобус Думная тавына күтәрелә. Тау башыннан Шушенское күренә башлый. Таудан төшкәч, Оя елгасын, Казанцево авылын үтәсең. Борылышта таш обелиск. Анда; «1897 елдан алып 1900 елга кадәр бөтендөнья пролетариатының юлбашчысы В. И. Ленин яшәгән Шушенское авылына», дип язылган. Бу юл күрсәткечтән Шушенскоега кадәр тагын 12 чакрым кала. ГАЗИЗ М О X Ә М М Ә Т Ш И Н ф ШУШЕНСКОЕДА ЯЗ зәңгәрләнеп күренә... Автобус Шушенскоеның үзәк мәйданына җитеп туктады. Бер якта өч катлы Советлар йорты, аның каршысында шулай ук өч катлы Культура йорты, өченче якта «Саян» гостиницасы, ашханә, гостиницага каршы — универмаг. Бу урын, әйтергә кирәк, Советлар Союзы кешеләрен генә түгел, бөтендөнья хезмәт ияләрен тартып тора. Монда җәйге эсселәргә, яңгырларга, кышкы салкыннарга. мыш иптәше, көрәштәше Н. К. Крупская яшәгән йортларга ашыгалар. Йорт-музейлар икәү. Беренчесе крестьян Аполлон Долмантьевич Зырянов йорты. Анда Ильич Надежда Константиновна килгәнче яшәгән. Икенче музей — Петрова йорты. Н. К. Крупская һәм аның әнисе килгәч, Зыряновлар өендәге кечкенә бүлмә өч кешегә тору өчен тыгыз, уңайсыз булып кала. Шуннан алар тол хатын Петрова йортына күчәләр һәм сөрген срогы беткәнче шунда яшиләр. Зыряновлар йорты хәзер нәкъ Ленин торган чактагы хәлгә китерелгән. Бу эшне Михаил Пушкарев бригадасы башкарган. Аска мәңге торырлык итеп бетон нигез салынган. Нигез өстенә, якынча, элек өй салыр өчен киселгән яшьтәге агач өрлек салынган. Өй эчендә штукатурка куптарып алынган. Ике рус миче, бер голланд миче чыгарылган. Чолан, сәндерәләр эшләнгән. Ишек алдында юан бүрәнәләрдән мал-туар абзары, келәтләр салынган. Ул 14 ай яшәгән 14 квадрат метрлы кечкенә бүлмәгә ак ашъяулыклы гади өстәл, өстәлгә яшел абажурлы лампа, өстәл тирәсенә 4 урындык, почмакка куелган. Йорт хуҗасы ясап биргән такта киш- китаплар, газета-журналлар тезелгән, стенага крестьян паласлары җәелгән. кулга алына. Ул В. И. Ленин белән беренче мәртәбә 1894 елда Петербург марксистларының Р. Э. Классон квартирасында уздырылган җыелышларында очраша. Шуннан соң алар ныклап танышып китәләр, дуслыклары әкренләп чын мәхәббәткә әйләнә. Н. К. Крупскаяны Уфа губернасына әч елга сөргенгә җибәрергә хөкем итәләр. Ләкин ул, В. И. Ленинның кәләше буларак, үзен Шушенскоега җибәрүләрен сорап эчке эшләр министрына мөрәҗәгать итә. Крупская Ленин янына барып җитү белән законлы никахка кермәсөләр, кире Уфага кайтарылу шарты белән, аңа рөхсәт бирелә. 1898 елның 7 маенда Н. К. Крупская, әнисе Елизавета Васильевна белән, Шушенскоега килеп җитә. 10 июльдә Крупская белән Ленин Шушенское чиркәвендә никахланалар. Чөнки властьлар чиркәү никахын гына таный. Ильичның сөргендәге иптәше Путилов эшчесе Оскар Александрович Энгберг аларның икесенә дә бакыр балдаклар ясап бирә. Автобус туры һәм тип-тигөз юлдан тизлеген арттырганнан арттыра барып алга ыргыла. Уңда —колхоз басулары, сулда —нарат урманы. Еракта Енисей борылмалары ялтырый, ә тагын да арырак түбәсендә җәй кене дә кар эреми торган Саян сыртлары бураннарга карамастан, һәр көнне җирнең төрле почмагыннан төрле кешеләр килә. Алар, килү белән, Ленин һәм аның торУльянов-Ленин. 1898 ел. В. Н. Сванов рәсеме Ленин йоклаган борынгы агач кровать тәгә һәм почмаклардагы икө өстәлгә барометр эленгән һәм идәнгә гади 1896 елның августында «Көрәш союзынндагы эшләре өчен Н. К. Крупская да Шул ук июль влиял вллр иген алудагврлнең тол хатыны Прасковья Олимпкаена Петрова йортына «үчэл.р Ьам анда сорте» срогы беткәйне яшклор, Sy квартира береикттсеинек ерак тус.л, Шушь елгасы ярь.ида Бу алт.т почмаклы йорсим 1В40 алда декабрист А. Фролов проекты буенча икенче бер декабрист П. Фалеиберг оча» салганнар, ә 1856 елда, амнистия игълан ит.лт.ч, фал.кберт аны Петровка сатып киткеи. 130 еллап торса да. еле ул бик яхшы саклакган. Музей кар. итысмна биек пьедесталга Ленинны» бронза скульптурасы «уелган, »йи.ң урам „ стенасына: .Бу йортта 1893 е»»ың июлонкзн 1900 елның февраленә кадәр донья пролетариатының юлбашчысы 8. И. Ленин яшәде, дип язылган истәлекле мәрмәр такта кадакланган. Ишек алдындагы каралты-кураларны музей ачкан чакта сүтеп бетергәннәр һәм алар урынына бакча утыртканнар. Ленин эзләреннән Шушенскоега килгән һәр кеше кебек ук, мин дә шушы кадерле йортка ашыктым. Ишек алдында, капкадан кергәч тә уң якта, тал чыбыкларыннан Шушенскоеда В И. Ленин музей-йорты. К. Т. Луканин рәсеме ясалган беседка тора. Ул — Ленин һәм Крупская ясаган беседканың тегел копиясе. Җәй кеннәрендә аны колмак каплап китә торган булган. Лениннар шул яшел «куыш» эчендә ял итәргә яратканнар. Ленин эссе кәинәрдә шуның җиләс күләгәсендә эшләп тә утырган. Баскычтан менгәч, кечкенә ейалдына, аннан кухняга килеп керәсең. Уң кулдагы бәләкәй бүлмәдә Маша Мозина исемле кыз йоклаган, Ул Надежда Константиновиага һәм аның әнисе Елизавета Васильевнага йорт эшләрендә булышкан. Хәзер бу бүлмәдә Советлар Союзы һәм чит ил хезмәт ияләреннән музей-йортка килгән бүләкләр саклана. Менә Ленинның ак фарфордан эшләнгән бюсты. Ул — Ленинград комеомол-студентла- рының бүләге. Ленин 1897 елда үткән юллардан алар Шушенскоега мотоцикллар белән килгәннәр. Волгоградның эшче яшьләре музейга Мамай курганының кан сеңгән, снаряд кыйпылчыклары белән буталган туфрагын һәм андагы һәйкәлнең бронза макетын бүләк иткәннәр. Бу бүлмәдә Тын океан хәрби диңгез флоты моряклары китергән корабль макеты, матрос тепьняшкасы белән бескозыркасы, РСФСРның халык художнигы Н. Н, Жуков тапшырган рәсемнәр. Корея —Совет дуслыгы оешмасы бүләк иткән Ленин әсәрләренең корея телендә чыккан 47 томлыгы. Кытайның Хэйлун-Цзян провинциясе эшчеләренең үзләре килгәч бүләк итеп калдырган ефәк белән чигелгән ике картинасы, тагын йеэләрчә урыннардан, йезлорчә кешеләрдән килгән бүләкләр саклана. Кухня да зур түгел. Сыңар тәрәзәсе ишек алдына карый. Почмакта зур мич тора S -К У > М |П ГАЗИЗ МӨХЭММЭТШИН ф ШУШЕНСКОЕДА ЯЗ 17 Ул МИ.ЧТЭ Н. К. Крупская, анисе белән бергәләп, ашлар пешергән. Бу бүлмәдә тагын кухня естәле, савыт-саба шүрлеге, юынгыч бар. Чираттагы бүлмә — аш бүлмәсе. Анда Елизавета Васильевна йоклаган. Монда естәл, агач диван, ике кресло, дүрт урындык, кровать һәм борынгы буфет бар. Буфетта стаканнар, агач кашыклар, пычак, агач саплы чәнечкеләр, тәлинкәләр, кәстрүлләр һәм бүтән савыт-саба. Ленин янына еш кына крестьяннар килеп йергәннәр. Ленин аларның хәлләре белән кызыксынган, якшәмбе саен юридик консультацияләр бирә торган булган. Ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торган. Шуның ечен Шушенское Һәм тирә-як кешеләре Ленинны бик яратканнар. Ленин һәрвакыт эштә булган. Күп укыган, язган. Россиядә марксистик-революцион партия төзүне үзенә мдксат итеп куйган. Бары тик шундый партия гына Россия пролетариатының юлбашчысы була ала. Аш бүлмәсеннән соң коридор шикеллерәк бер кечкенә бүлмә бар. Аңда хәзер Ленин Шушенекоега алып килгән кәрзиннең копиясе, Петрова милкенең макеты куелган. Моннан соң почмактагы зуррак бүлмәгә керәсең. Ул Ленинның эш бүлмәсе дә, аларның йокы бүлмәсе дә. Бүлмәнең түр ягындагы агач конторкада Ленинның руч- каоы, кара савыты һәм атаклы яшел абажурлы лампа. Ленин шул конторка артына басып төннәр буе язган. Тәрәзә янында кечкенә өстәл. Өстәл өстендә бакыр шәмдәл. Ике борыңгы кресло. Почмакта китап-журналлар белән тулган шкаф. Мондагы социал-демократларның кайберләре сөргенне бик авыр кичерәләр, күбесе авырый башлый, корбаннар да аз булмый. 1898 елның җәендә Верхоленскида, полиция эзәрлекләүләренә, шундагы берәүнең яла ягуларына, авыр мохтаҗлыкка түзә алмыйча, Николай Евграфович Федосеев үзен-үзе үтерә. Бу үлем рус социал-демократлары өчен зур югалту була. Ленин аны бик авыр кичерә. Елга якын вакыт үтә. Сөргендәге иптәшләре аның каберенә таш кую өчен акча җыялар. Бер чакны Ляховский бу хакта Ленинга хат яза. Ә жандармнар шул хатның квитанциясен эләктереп алалар. Ленин квартирасында тентү үткәрү өчен бик яхшы сәбәп табыла. Тентү 1899 елның 2 маенда була. Ленин жандармга урындык бирә. Жандарм урындыкка басып китап шкафының өске шүрлегең карарга тотына. Аска төшеп җиткәнче арый һәм иң астагы шүрлекне бөтенләй тикшереп тә тормый. Ә Ленинның патша охранкасы кызыксына торган хатлары нәкъ әиә шул аскы шүрлектә була. Шулай итеп, Ленинның алдан күрүчәнлеге аларны Шушенскоеда озаграк яшәүдән коткарып кала, чөнки жандармнар ул хатларны тапсалар, сөрген вакытын, һичшиксез, тагын берничә елга арттырырлар иде. Арткы бүлмәдә йорт хуҗасы Петрова яшәгән. Хәзер монда В. И. Ленинның Шу- шенскоедагы тормышын һәм революцион эшчәнлеген чагылдырган экспозиция. Шунда ук В. СолдатоваЛаврованың «Шушенскоеда Ленин квартирасында тентү» дигән картинасы эленеп тора. Ленинга иптәшләреннән һәм дусларыннан, көрәштәшләреннән аерылып ерак сөргендә яшәү җиңел булмый, билгеле. Ул башта, күңелен кузгатмас өчен, куяына хәтта Европа картасын да алмый. Ләкин полиция күзәтүләре дә, көтелмәгән тентүләр һәм башка кыенлыклар да аның тимер ихтыярын, революциянең җиңүенә тирән ышанычын, бетмәс-төкәнмәс энергиясен, гадәттән тыш эшчәнлеген какшата алмый. Яшь Ульяновның бу вакыттагы бөтен гомере Россиядә революцион марксистик партия оештыруга багышланган була. Ә моның ечен кыска гына вакыт эчендә күп кенә теоретик проблемаларны эшләргә, рус революцион хәрәкәтен яңа тарихи шартларда көрәш методлары белән коралландырырга кирәк була. Бу көрәш ике юнәлештә — теориядә һәм практикада эшләнә. Ленин Шушенскоеда «Рус социал-демократларының бурычлары», «Россиядә капитализмның үсеше», «Безнең программа», «Россия социал-демократларының бурычлары» кебек зур хезмәтләрен, барлыгы 30 дан артык әсәрен яза. Шушында ук Ленин яшерен газета оештыру, аны чит илдә чыгару турында уйлый башлый. Соңыннан ул газета «Искра» була. Ленин белән Крупскаяның көннәре эш белән үтә. Алар икәүләп чит ил китапларын горжемә итәләр, бергәләп Ленинның китапларын күчереп язалар Надежда Константиновна монда үзенең «Хатын-кыз эшче» дигән беренче брошюрасын яза. Ленин Россиядәге һәм чит илдәге социал-демократ оешмалары, күп кенә пролетар революционерлар белән ныклы элемтә урнаштыра. Аңа бетен җирдән, Урта- Колымадан башлап Женевалардан хатлар агыла. Шунлыктан ул донья хәлләре белән һәрвакыт танышып бара. Шуның естенә ул күп кенә газета һәм журналлар алдыра. ♦ Ленин сөргендәге көрәштәшләре белән дә ныклы элемтәдә тора, еш кына күрешә, сөйләшә, я алар үзләре Шушенскоега җыелалар, я Ленин үзе алар янына барып чыга. Аның иптәшләре арасында А. А. Ванеев, В. К. Курнатовский, Г. М. Кржижановский, ф В. Ленгник, 3. П. НевзороваКржижановская, П. Н. Лепешинский, О. Б. Лепешинская, Н. Н. Панин, А. С. Шаповалов шикелле күренекле революционерлар да була. 1899 елда немец социал-демократы Э. Бернштейнның социал-демократларның бурычлары турындагы китабы басылып чыга. Ул анда пролетариат диктатурасыннан, эшчеләр классының революцион көрәшеннән баш тартырга чакыра. Рус «экономистлары», мәсәлән, Булгаков. ТуганБарановский, Кускова ишеләр шул ук карашны алга ф сөрәләр. Ленин моңа каршы «Россия социал-демократларының протестывн яза, «Эко- = номиствларга марксизмнан чигенүләре өчен җимергеч удар ясый. 1899 елның җәендә протестны тикшерү өчен Ермаковское авылында сөргендәге 3 социалдемократларның киңәшмәсе җыела. Аңа 17 кеше, киңәшмәгә катнашучыларның £ һәммәсе дә, кул куя. Ул «Сөргендәге 17 социал-демократның протесты» исеме белән, з кул кую өчен башка политик сөргендәгеләргә дә җибәрелә, аннан Г. В. Плеханов й җыентыгында басылып чыга, марксистик оешмаларга таратыла һәм, «экономистларвга * каршы көрәштә, Россиядә марксистик фикернең үсешендә, эшчеләрнең революцион Ф партиясен әзерләүдә зур роль уйный... •= Ленин, күп эшләве белән беррәттән, файдалы ял да итә белә. Ул җәяү йөрүне -j ярата. Балык тота, конькида шуа, шахмат уйный, ауга йөри. Хәтта Н. К. Крупская 2 килгәндә дә ул ауда була. < Авыл хуҗалыгы техникумы янындагы нарат урманында Комлы тау, авылдан дүрт чакрым җирдә Торналар тавы бар. Ленин аларда еш булган, ерак-еракларга, Сөян тауларына карал уйланып утырырга яраткан. Торналар тавыннан киткәч, Каурыйлы (Перово) күле янында, аучылар шалашы бар. Бу шалашта ауга йөргән чакларында Ленин кунып та калгалаган. Хәзер бу урыннарда 600 гектар җирне биләп торган заповедник. Шалаш музейның бер экспонаты булып хисаплана. Шушенское музеена килгән экскурсантлар күлгә һәм шалашка бармый калмыйлар. • Сөргендә яшәгән чагында Ленин Минусинскида һәм Минусинск өязенең берничә авылында була. Шушенскоедан 45 чакрымда Ермакове авылы бар. Ленин анда бөренчө мәртәбә 1899 елның җәендә «Протествны тикшерү киңәшмәсенә, икенчә тапкыр шул ук елның 8 сентябрендә туберкулездан үлгән Өанеевны җирләргә бара. Ванеев кабере янында Ленин соңгы сүз сөйли һәм озакламый аның каберенә «Анатолий Александрович Ванеев. Политик тоткын. 1899 елның 8 сентябрендә үлде. 27 яшендә. Туфрагың җиңел булсын иптәш» дип язылган чуен такта эшләтеп куя. Шушенскоедан 25 чакрым ераклыгында Ивановка авылындагы шикәр заводында инженер-химик булып эшләүче Виктор Константинович Курнаковский янына 1898 елның Октябренда Ленин Крупская белән бергәләп бара. Шушенскоедан 70 чакрым ераклыгындагы Тесь авылында Ленинның «Көрәш союзы» буенча иптәшләре Г. М. Кржижановский белен В В. Старков яши. Ленин 1897 елның 29 сентябрендә шунда биш кич кунып кайта. 1899 елның җәендә Ленин, шундагы бор тауда геологик күзәтүләр алып бару хәйләсе белән рөхсәт сорап, Крупская белән бергә бара һәм анда алар өч көн торалар. Үзе «шөһәр-авыл» дип аталган Минусинск шәһәрендә Ильич берничә мәртәбә була. Политик тоткыннар белән очраша, край музеен оештыручы Н. М. Мартьянов белән таныша, аның китапханәсенә йөри Хәзер ул йорт Н М. Мартьянов исемендәге музей. Биредә Ленин эшләгән китапханә бүлмәсе мемориаль итеп саклана. Сергеи срогы ахырына якынлашкан саен, Владимир Ильич түземсезләнә бара. Аның йокысы кача, ябыга Йокысыз төннәрдә киләчәккә планнар кора, эшкә атлыга. Моның естенә, сөрген вакытын озынайтмасалар ярар иде. диген борчылу да «стела. ШУШЬНСКОЕДА ЯЗ 1899 елның 16 декабренда полиция департаменты В. И. Ленинга сөргеннән соң 3 ел буе Петербургта, Мәскәүдә. университетлы һем промышленность алга киткән шәһәрләрдә (барлыгы 60 шәһәр) яшәүне тыя. Ленин үзенең яшәү урыны итеп Петербургка якын булган Псковны сайлый. Ә Надежда Константиноенага сөргеннең калган срогын Псковта ире янында үткәрергә рөхсәт итмиләр, шунлыктан ул аны Уфада тутыруны сорап үтенеч бирә. 1900 елның 19 январенда Н. К. Крупская Владимир Ильичның әнисенә түбәндәге хатны яза: «Кадерле Мария Александровна! Ниһаять, мәсьәлә ачыкланды: Россиягә китәргә мөмкин, срокны арттырмаслар шикелле. Әйберләрне 28 ендә җибәрәбез, ә 29 ында үзебез кузгалабыз... Хәзер безнең бөтен сүз юл турында гына. Китапларны ящикка тутырдык һәм үлчәдек, 15 потлап була. Китапларны һәм әйберләрнең бер өлешен Каурый күле, К. Т. Луканин рәсеме транспорт белән җибәрәбез, хәер, безнең әйберләр, мөгаен, бик күп булмас шикелле... 29 ына кадәр вакыт тизрәк үтсен иде, китәргә булгач китәргә..» (В. И. Ленин, 55 том, 180—181 битләр.) 1900 елның 29 январенда, нәкъ сөрген срогы беткән көнне, Ленин, Крупская һәм аның әнисе Елизавета Васильевна атка утырып Минусинскига чыгып китәләр. Озатырга сөргендәге иптәшләре, крестьяннар җыела. Ульяновлар семьясы шул ук көнне Минусинскига килеп җитә. Анда әларга В В. Старков белән О. А. Сильвина кушыла. Шактый көчле салкыннарга да карамыйча, 300 чакрым юлны көне-төне баралар һәм Ачинскига җитеп поездга утыралар. Ленинның һәм Крупскаяның Себер тормышы шулай тәмам була... Бу көннәрдән соң 70 ел узды. 1938 елда КПСС Үзәк Комитетының карары белән Шушенскоеда Ленин яшәгән йортларда Ленинның музей-йорты ачылды. Бүгенгә кадәр анда 2 миллион кеше булды. Музейга килүчеләр үзләренең тойгыларын махсус кенәгәләргә язып китәләр. Андый кенәгәләр хәзер 20 том җыелган. Менә алар — ике калын альбом. Берсенең тышына «Сез Ильичка нәрсә әйтер идегез» дип язылган. Мин андагы язулар белән таныша башладым. Кемерово шәһәрендәге 1 номерлы мәктәпнең 3 «А» класс укучысы Ленин бабасына болай дип яза: «Кадерле Ильич! Безнең бәхетле балалыгыбыз өчен сиңа рәхмәт! Тиздән мине пионерга алачаклар. Яхшы укырга вәгъдә бирәм». ГАЗИЗ мөхаммэтшин ф ШУШЕНСКОЕДЛ ИЗ ф Меи» Шушенскоедагы ГПТУ-44 теге 8 группа укучыларының езуы: ■Безнең кадерле Владимир Ильичыбыз! Безнең матур тормышыбыз »чен сезгә — Уф! — диде — Ленин көннәрендә һәрчак шулай. Бүген музейда 370 укучы пионерга алынды, 1400 экскурсант булды инде. — Кайлардан килгәннәр, Прасковья Павловна? — дип сорадым мин. — Үзебезнең Себернекеләр бик күп. Сахалиннан, Куриль утрауларыннан, Кар- паттан, Кемерово елкәсеннән, Мәскәүдән, Казаннан берәү — анысы сез буласыз. Никулина әйткәндәй, Ленин көннәрендә монда чыннан да «урак өсте» башлана. Элекке ярминкәләргә җыелган шикелле халык җыела. Шушенское урамнары сабан туйларына охшап кала. Өзлексез быргы, барабан тавышлары яңгырый. Кызыл флаглардан, галстуклардан, кызларның матур киемнәреннән, иртә чәчәкләрдән күзләр камаша. Бу тантаналы, язгы бөек бәйрәмнән берәү дә, бер оешма да читтә калырга теләми. Мәсәлән, крайның физкультура һәм спорт комитеты, җиңел атлетиканың край федерациясе ел саен бу көннәрдә Шушенскоеда традицион йөгерү ярышлары үткәрә. Быелгы ярышта Барнаул, Томск. Кемерово, Ачинск, Абакан, Канск, Норильск, Красноярск, Боготол һәм башка шәһәрләрнең җыелма командалары катнашты. Сәгать 11 дә үзәк мәйданда старт булды, 60 спортсмен эаповедникка — Ильич шалашы ягына ыргылдылар. 20 чакрымлык дистанция авыр иде, ләкин Новокузнецк спортчысы Владимир Александрович Щербаков, бу араны 1 сәгать 1 минут 27,5 секундта үтеп, ярыш чемпионы исемен алды. Икенче булып Томск спортчысы В. А. Огулло килде, өченче урынга Красноярск егете В. П. Киреев чыкты. Субботино авылында Шушенское художнигы Луканинның шәхси күргәзмәсе ачылды. Аны тиз арада 1700 кеше карады. Норильск коллекционеры Иван Варламович Рехлов В. И. Ленин турындагы картиналарны җыя икән. Шушенскоега күчеп килергә исәбе бар. РСфСР художниклар союзының күргәзмәләр дирекциясе, урындагы оешмалар белән бергәләп, культура йортында ул җыйган картиналардан «Владимир Ильич Ленин графикада» исемле күргәзмә оештырды. Күргәзмәгә 33 художникның 80 картинасы куелган иде. Монда да культура йортының ишекләре ябылып тормады. Ленин туган көнне Шушенскоега пионерлар, октябрятлар һәм комсомоллар килеп тулды. Шушенское пионерлары «Ленин эзләре буйлап» дигән Бөтенроссия эстафетасын үзләрендә кабул иттеләр. Үзәк мәйданда аларның тантаналы линейкалары булды. Иртән генә Ленин музеййортында пионердан комсомолга алынган укучылар, рәт-рәт булып тезелгән сафлардан йөгереп чыктылар да, муеннарыннан ал галстукларын салдылар һәм аларны әле генә пионерга кабул ителгән энеләренең һәм сеңелләренең муеннарына бәйләделәр. Моннан соң пионерлар музеййорт алдындагы Ленин һәйкәле каршыннан тантаналы йөреш белән үттеләр, чәчәкләр куйдылар һәм Ерак Көнчыгыштан килгән чик саклаучы абыйлары белен янәшә басып почетлы каравылда тордылар. Музей ишек алды куе бакча. Алмагачлар, өрәңгө, сәрбиләр үсә, ишек янында, мәңгелек каравылга баскан сакчыдай, ялгыз чыршы уйланып утыра. Кояш якты. Өздереп сыерчыклар сайрый. Шушь елгасы аша Ленин ауга йөрергә яраткан утрауга корыч арканнар белән асылмалы күпер салынган. Кешеләр үткәндә ул дулкындагы көймә шикелле чайкала, бала-чагалар, аның рәшәткәсенә тотынып, куанышып чыркылдаша. Күпергә керер алдыннан яр башында кызыл йолдызлы ак таш тора, Ташка: «Монда ак гвардиячеләр тарафыннан каты газаплар күргән кызып партизан Пар- щиков Гаврил Петровичның (1895 елгы) гәүдәсе күмелгән. 1935 елның 16 ноябрендә вафат булды. Коллективлашу чорында 1928 елның 19 декабренда Шушенскоеда кулаклар тарафыннан үтерелгән иомсомолецлар Козик Кузьма Федорович (1905 елгы) һәм 1930 елда Солбе авылында кулаклар тарафыннан үтерелгән Воронецкий Михаил Федоровичның (1907 елгы) гәүдәләре күмелгән»,— дип язылган. Күпердән үткән кешеләр, бу каберләр янына туктап, уйланып үтәләр. Козиклар һәм Воронецкийлар шушы кырыс Себердә колхоз төзү, ярлы-ябагайларны бәхетле мул тормышка чыгару турында хыялланганнар, шуның өчен көрәшкәннәр һәм газиз җаннарын биргәннәр. Хәзер аларның иптәшләре, уллары, кызлары, оныклары, бу 5 еллыкта дәүләткә 198 мең центнер икмәк. 70 елда 533 центнер йон, 10.857 тонна сет, 13 миллион 500 мең күкәй, 3.132 тонна ит, 3.660 тонна яшелчә тапшырырга, дип сүз бирде, һәм без сүзебездә торачакбыз, диләр. Әйе, юкка таммаган комсомолецларның кайнар каннары. Ул каннарның кайнарлыгыннан Себер җылынган, җир җылынган. Караңгы төннәрдә алар хыялланган якты кан килгән. Шушенское хәзер шул якты көннәрдә яши, һаман яктыра, яктыра бара! Актарылып аккан Шушь елгасы ярына баскан бронза Ленин да, күзләрен кыса тешеп, бу яктылыкка карый, тирә-яктагы яңа гөрелтене, яңа тавышларны тыңлый. Элек Шушенскоеда, Сөбернең Һәр җирендәге шикелле үк, керосин кыйммәт тор- ♦ ган. Шуңа күрә аны бик кадерләп, саклап тотканнар. Кечкенә лампаларны тәмам караңгы төшкәч кабызганнар. Тәрәзәләрдән тонык кына соры яктылык төшеп торган. Ә Петровалар өендә яшел абажурлы зур утыртма лампаны иртә кабызганнар. Ул керосинны күп «ашаган», ләкин яктылыкны да мул биргән. Надежда Константиновна бүләк итеп алып килгән бу лампаны Владимир Ильич бик яраткан. Аның йомшак һәм тигез нуры Ленинны эшләргә илһамландырып торган. Өйдәгеләр йокларга яткач, Ильич лампаны конторкасының сул почмагына куя торган булган. Аның яктысы, кечкенә маяк нуры шикелле, урамга сузылган. Соңарган юлчылар «сөрген кешесенең» тәрәзәсеннән төшкән шушы бәләкәй нурга карап юл тапканнар. Ул лампаны музей хезмәткәрләре кичләрен хәзер дә яндыралар. Ләкин хәзер Советлар иле өстендә балкып янган миллионнарча «Ильич лампалары» нурында бу _ лампа яктысын аеру кыенрак. g Шушенскоега электр энергиясе Себернөң иң зур җылылык станциясе Назаровск ГРЭСыннан килә. Ә авылдан 60 кына чакрым ераклыкта—Енисейда хәзерге масш- g таблар белән чагыштырганда да искитмәле зур Саян-Шушенское ГЭСы төзелә. Буанын 3 буеклеге 240 метр, куәте 6.400.000 киловатт! 3 Моңа тиң электр станциясенең әле бер җирдә дә тезелгәне юк< э Ильич Ватаныбызны тоташ электрлаштыру хакында хыялланган иде. Быелгы кышның җилекләргә үтә торган суык шимбәсендә бер төркем яшьләр п спорт мастеры Виктор Ведунко җитәкчелегендә ГЭС котлаваны өстендәге Кантегир “ кыясына күтәрелделәр һәм анда «Ильич хыялы тормышка ашачак» дигән сүзләр бер- < кетеп төштеләр. Ул сүзләр бик ераклардан күренеп тора. Шушенское ярына баскан бронза Ильич бәлки шул юлларга карап куанып торадыр!.. Бәлки ул үзе яшәгән чорда тоташы белән укый-яза белмәүче надан крестьяннар яшәгән, Россиянең сөрген урыны булган «җәһәннәм тишегендәге» караңгы бер авылның яңаруын, төзелүен, кояшка, яктыга омтылуын күреп куана торгандыр!.. Шушенскоены яңа шәһәр итеп кору өчен хөкүмәт илле миллионлап акча бирде. Хәзер «Шушьспецстрой» трестында 2.000 тезүче эшли. Аларның күбесе яшьләр. Комсомол путевкасы белән илебезнең төрле җиреннән Ильичка мәңгелек һәйкәл — шәһәр салырга килгәннәр. Менә 19 яшьлек Людмила Никандрова. Ул — Башкортстан кызы, монда штукатур булып эшли. — Шушенское — минем өчен иң кадерле, иң якын җир,— ди ул.— Без аны 20 ел буена төзиячәкбез һәм дөньядагы иң матур шәһәрләрнең берсе итәчәкбез. Галя Пушкова Мәскәү өлкәсеннән килгән, ул ташчы да, бетончы да, штукатур да, маляр да. Братск ГЭСын, Дивногорскины төзегән. Төзүчеләр күп монда. Урамда очраган һәр өч кешенең икесе төзүче. Алар һаман арта торалар, килә торалар, ләкин һаман да җитмиләр. Чөнки эшлисе эшләр дә искиткеч бит. Хәзер Фрунзе, Совет, Пушкин урамнары ягыннан — болын читеннән иске авылга бишәр катлы, 100 әр фатирлы кирпеч силәрдән төзелгән яңа шәһәр якынаеп килә, 8 катлы гостиница, икмәк, сыра заводы, мунча-кер юу комбинаты салынып ята. Генераль план буенча бу 5 еллыкта гына да 60 мең квадрат метр торак урыны, ике мәктәп, оч балалар бакчасы, пионерлар йорты, ике кафе, магазиннар, спорт корылмалары, елга вокзалы, турист базалары, яңа күпер салыначак. Киләчәктә Шушенское бөтенләе белән зур шәһәргә әйләнәчәк. Урамнарны асфальт каплаячак, өйләргә су керәчәк, фәнни-тикшеренү институтлары булачак. Гомумән, Шушенское тагын бор мәртәбә үзенең яшьлеген, яшәрү чорын күрәчәк, төзелеш язын башыннан кичерәчәк. Ләкин ни гаҗәп: шәһәр үзе яңара бара, яшерә, ә аның бер урыны —ике музей ШУШЕНСКОЕДА ЯЗ территориясе күзгә күренеп картая, искерә. Ул озакламый XIX гасыр ахырындагы яши Ленин яшәгән чордагы вакытына кире кайтыр. Бу — истәлекле зона. 33 крестьян йорты ишек алды корылмалары, эчке җиһазлары белән нәкь шул чорларны күз алдында тотып кире эшләнә Өяз управасы, төрмә (элек аны крестьяннар каталажка, яки салкын урын дип йөрткәннәр), кабак салына. Хәзер зонада кызу эш кайный. Балта, пычкы, ышкы тавышлары белән бу җирләр зур өмәне хәтерләтеп тора. Чыннан да өмә бу — бөтен ил өмәсе. Аны төзүдә күп оешмалар, галимнәр, төзүчеләр, Шушенскоеның... картларыкарчыклары катнаша. Соңгылары шул чордагы өйләрнең, җиһазларның ничек булуын, ничек торуын исләренә төшерәләр, иске әйберләр җыялар, галимнәргә кулларыннан килгән кадәр ярдәм күрсәтәләр. Урамнардан асфальт куптарыла, электр фонарьлары, чәчәк түтәлләре, хәзерге коймалар алына. Петрова йортында да «искерү булачак». Штукатурка, пар җылыткычлары, электр бетә, ишек алдындагы бакча киселә, анда элекке сарайлар, хуҗалык корылмалары төзелә. «Ленинның Себер сөргене» мемориаль зонасын «Шушьспецстрой» трестының 3 участогы аякка бастыра. Эшләр 70 елның март аенда төгәлләнергә тиеш. Архитек- тор-реставраторлар Новгородтан, Костромадан, Псковтан, Горькийдан һәм башка шәһәрләрдән килгән, ә төзүчеләр — бөтен илдән. Шушенское төзелеше — Бөтенсоюз комсомол-яшьләрнең удар тезелеше. Ульяновск һәйкәл-шәһәрен төзүчеләр Шушенскоены салучылар белән ярыш башладылар. Ульяновск төзүчеләренең вәкилләре Шуше«коега килделәр. Очрашуда Ульяновски- ның иң әйбәт ташчысы Геннадий Шувалов белән әйбәт штукатур Лидия Миронова үзләренең йөкләмәләре турында сөйләделәр, Ульяновск мәрмәрен һәм кельма бүләк иттеләр. «Без төзүчеләр намусына тап төшермәбез, һәйкәл-шәһәрне һәм мемориаль заповедникны вакытында төзеп бетерербез»,— Шушенское ВЛКСМ райкомы секретаре Феликс Поздняк кунакларга әнә шулай диде. Төзүчеләр белән беррәттән, музей канцеляриясендә дә киеренке эш бара. Сотрудниклар өйләрне, каралты-кураларны «тутыру» өчен фонд — элек хуҗалыкта кирәк булган, файдаланылган әйберләр җыялар, халык бу эштә бик зур ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, Контырев авылында яшәүче Вера Александровна Полежаева, өлкән яшенә дә карамастан, Шушенскоега үзе килде, киндер сугу станы, бүтән әйберләр бирде. Иптәшләреннән алып 1 бизмән, пачач тарагы, өч борынгы ашъяулык китерде. Зыря- новлар өен элеккечә үзгәртеп корганда аның улы Ф. А. Зырянов бик күп «вак-төякләр» искә төшерде, өстәл-урындыклар, савыт-сабалар табып бирде. Хәзер фондта халыктан җыелган 1.700 ләп әйбер бар. Ләкин шунысы кызык: әле бер генә агач сука да табылганы юк, керосин лампалары, агач чүлмәкләр, икона һәм лампадкалар да бик кирәк. Төзүчеләр мемориаль заповедникны «үткән гасырга тәрәзә» дип атыйлар. Хәзер бу тәрәзә көннән-көн зурая, яктыра бара... Мин шунда чакта музейга әнисе белән Лена исемле өч яшьлек кечкенә кыз керде Ул, әйдә, әни, бер нәлсә күлсәтәм, дип, тып-тып басып бүлмәләргә үтте. Кроватьны барып тотты. Менә Ленинның кровате, диде. Мичне тотты, менә Ленинның миче, диде. Китап шкафларына килде, менә Ленинның китаплалы, диде. Ә аның китаплары СССР халыкларының 64 телендә 320.438.200 экземпляр чыккан, 30 чит ил теленә тәрҗемә ителгән. Лена, китапларны карагач, бүлмәләрне урап чыкты да, күзәтүләренә нәтиҗә ясады: — Монда бөтен нәлсә дә Ленинныкы, диде. — Ә Ленин бабаң үзе кайда соң, кызым? — дип сорады әнисе. — Ул Мәскәүдә тола,— диде Лена.—Аның әле эше күп. Эшен бетелә дә кайта. Әллә шуны да белмисеңме?! Дөрес әйтәсең, бәләкәй кызчык, дип уйладым мин. аның эше күп, бик күп. Беэ аның балалары Ленин бабайның бөек, изге һәм мәңгелек эшен ахырына кадәр эшләп бетерербез. Аның уйларын, хыялларын тормышка ашырырбыз...