Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Көннәр, төннәр ясап, йөри бирә, Әйләнүен белә жир шары. Нинди көчләр бәхет алып килә, Нинди дәһшәт көтә дөньяны! Ни китерер тагы еллар таны? Күңел әрни, йөрәк яралы. Кешелекнең гажиз булган чагы — Егерменче гасыр азагы. Аллага тиң булып үсми кеше, Кыргыйлана кеше, Ваклана. Стронций-Туксан исни кеше, Аяк өсте йөреп таркала. Иң шәп егет анда— Ата явыз, Зәвык, йола — жаның өшерлек. Товар булып йөри анда намус, Хайван булып йөри кешелек. Ир хатынын сата, Кызын сата, Хатыннары ирен саталар. Кеше динен сата. Телен сата, Президентлар илен саталар. Кичәге дус, Бүген — явыз дошман. Опиум сатып йөри базарда, Идеясе ана шулай кушкан — Фашизмның артын яларга. 0 дөньяны буа алтын җепләр, Ышанмау һәм икейөзлелек. Бернәрсә дә тормый якты хисләр, Бер тиен дә тормый изгелек. Генераллар солдатларын сата, Гамил Афзал Борчылу Карт миллионер ята. Йөрәк начар. Авырып үтә кичләр, иртәләр. Миллион өчен шуна унике ир Йөрәкләрен тәкъдим итәләр (Телетайп хзбәре) Телетайп сүзен тынлап барам, Тынламагаи көнем сирәктер Миллионерга ир йөрәге харам. Эт йөрәге кую кирәктер. Палач богау сата, Балтасын. Хәерчеләр тишек ыштан сата, Ягъни мирас әрәм калмасын. Папа ожмах сата. Тәмуг сата, Ж.ае чыкса, сата алланы. Кызлар тәнен. Солдат итен сата. Сатылмаган нәрсә калмады. Судья — хөкем, Патша халкын сата. Закончылар закон саталар. Ораторлар ялган пафос сата. Министрлар портфель саталар. Авызына шәп сигара кабып, Крахмалга каткан якалар. Изгелеккә кара яла ягып, Газет тулы агу саталар. Кеше канын сата, Ханын сата Бер туйганчы ашау хакына. Бизнесменнар ваклап айны сата, Жир сатыла. Сулар сатыла. Ярый әле. Галәм бүләргә дип, Йолдызларга менә алмыйлар. Кояш нурын сата алмыйлар да Кояш нурын бүлә алмыйлар. Океаннар ярсый һәм чайкала. Борчылу һәм хәвеф басылмый. Якты өмет булып кояш яна, Кояш нзге, Кояш сатылмый.