Поэзия
Мостай Кәрим Сабантуйдан кайтып киләм Сабантуйдан җәяү кайтып киләм... Көн эссесе инде басылган. Бөтен нәрсәм төгәл, тик нишләптер Кәпәч төшеп калган башымнан. Кәпәч нәрсә! Баш кына сау булсын. (Җирдә тулып ята бәрәкәт). И һи! Күпме мәрәкәләр күрдем һәм үзем дә булдым мәрәкә. Үрмәләгән булдым баганага... Дәрман әйтте дәрткә: «Куй, энем!..» «Барыняга» көчләп биеттеләр, «Чабатага» үзем биедем. Көч сынашты алыш мәйданында Чаярагы исә ир-атның, Мин — беркатлы, кеше көлдерәм дип. Күзне бәйләп, чүлмәк кыйраттым. Көн эчендә байтак гыйбрәт күрдем, һәркем тиңдәш үзе тиңенә. Тегеләр бал эчеп акыл туплый, Болар әйран эчеп тилерә. Сабантуйдан җәяү кайтып киләм. Каршы очраганнар туктыйлар: — Үткән бәйрәм белән! — Узган белән!!! — Кул кысалар — Ягъни котлыйлар. Яше-карты, зирәк-юләр заты Бары да хуплый ихлас ун белән: — Гөрләп үткән ямьле бәйрәм белән! — Шаулап узган сабантуй белән!!! Куегызчы... Әдәпкә көч килер. Сыйпамагыз ялбыр ак баштан, Юатмагыз узган рәхәт, бәхет, Узган гомер белән, якташлар. Кызыкмыек баткан кояшка без, Мавыкмыек үткән эш белән, Котлашыек киткән бәла белән, Беткән чирләр, кипкән яшь белән. Кайтып киләм. Башта кәпәчем юк. Баш сау булса, кәпәч табылыр... Аргымакка менеп, сабантуйга Мин барырмын әл₽ тагын бер! Әйләнә карусель .. Әйләнә карусель, әйләнә, Карусель корылган хәйләгә. Очканы, чапканы, йөзгәне һәм җирдә сөйрәлеп йөргәне — һәммәсе бер тигез җилдерә. Жил үзе аларга юл бирә. Беркатлы кешеләр шак ката: — Боланнан калышмый ташбака! — Куянны күрергә килегез: Гәүдәгә фил белән бер тигез... Әйләнә карусель, әйләнә, Карусель корылган хәйләгә. Ир бала атланган толпарга. Кыз бала утырган шоңкарга. Толпарын малай әй камчылай, Камчылай... Шиге юк тамчыдай — Жилдереп җитәчәк дусына. Менә ул дусына кул сона. Кыз бала әйләнеп артына, (Ул бәхет талында талпына) Елмаеп малайга тартыла. Күзгә күз, кулга кул үрелә — Үрелә ике гөл бөредә. Бер адым ни бары аралар... Тик шунда бер адым ара бар: Бер адым арада — дәрьялар. Күкләргә кадалган кыялар, Кояштан җиргәчә юл ята. «Мәңгелек» исемле ел ята,— Әгәр син атлансаң толпарга, Әгәр ул утырса шоңкарга. Чөнки бит карусель әйләнә. Карусель корылган хәйләгә... Туктады карусель. Менә җир Әй. малай, кызыңа кулың бир! Жибәрмә учларын учыңнан. Адым да аерылма дусыңнан — Чөнки бит җир шары әйләнә. Жир шары корылган хәйләгә... Ярсу Танып буйларында Алсу таңнар яна иде, Тирәктәге бер сандугач йөрәкләрне яра иде. Сөюеннән, сагышыннан Үзе дөрләп яна иде. Әйт, кошчыгым, ярың кайда? Табышырмын. Мин бит көчле — Мин бит кеше. Үзем гашыйк, Үзем янам, синең төсле. Ике куллап ертыр идем Зәңгәр ефәк пәрдәләрен, Әгәр шунда күрер булсаң Сөйгәнеңнең гәүдәләрен. Башым белән ярыр идем Күкнен алтын гөмбәзләрен, Аръягында табар булсаң Сөйгәнеңнең тик күзләрен. Йөрәгемне атырмын да Яндырырмын диңгезләрен, Төпләрендә калган булса Сөйгәнеңнең тик эзләре. Әйт, кошчыгым, ярың кайда? Табышырмын. Мин бит көчле — Мин бит кеше. Үзем гашыйк, Үзем исәр, синең төсле. Шагыйрь шатлыгы Шатлык сөйләргә шагыйрьгә Килерме кем дә берәү? Шатлык канатлы заттан ул — Кирәкми аңа терәү. Кешеләр килә шагыйрьгә Мәшәкать, хәстәр белән. Керфекләре очындагы Тулышкан яшьләр белән. Бар галәмне юатырга Шагыйрь дә алла түгел. Телгәләп үк бирер иде — Йөрәге алма түгел. Калдырып китәләр аңа Борчылу, әрнү, яра... Шуңа аның карашында Моңсулык арта бара. Бер кич шагыйрь күзләреннән Бөркелеп нурлар акты, Гүя чулпан алдан калкып, Чылтырап таңнар атты. Шагыйрь өендә шундый бер Тамаша булган икән: Таянып килгән таягын Бер карт онытып ки1кән. • Дау күтәрә җаным, кырау сугып. Үлән кыяклары каралса, Үкси җаным, атылып сүнгән йолдыз Кабер туфрагына кадалса. Шәфкать кайда? Шундый бәрәкәтсез Табигатьнең барлык иккәне. Килгән нигә китәр өчен килә, Нигә кире кайтмый киткәне? Дау күтәрә җаным... Нигә фани Бу җиһанның барлык иккәне? Гакылым тыныч. Бәген нәрсә ачык — һич урын юк фараз итәргә. Дөнья фани. Киткән кире кайтмый. Ә килгәннәр килә китәргә. Гакылым аяз. Хөкем күптән чыккан. Соң инде, соң дәгъва игәргә. • Хясэн Туфанга Сандугачка нигә буй-сын, Нәрсәгә аңа бизәк? Таңда бер сайрап җибәрсә, Биш кат өзелә үзәк. Шагыйрьгә нигә чин кирәк, Нәрсәгә аңа титул? Патшалар ятлап алырлык Шигырьләр яза бит ул. Котчыккыч төш күрдем бер төндә: Бар йөк төшкән, имеш, өстемнән. Бөтен дөньям тәмам көйләнгән. Барлык бурычларым түләнгән, Биргән вәгъдәләрем үтәлгән, Данны өзеп алам түтәлдән, Дус мактамый, дошман үчләшми. Төшергәндә һич кем эндәшми. Якынайган бөтен аралар. Төзәлгәннәр бөтен яралар, Кылыр изгелекләр кылынган. Гөнаһларым барысы йолынган... ...Өн ишетәм: «Эшең беткәнме? Беткән булса, күтәр үкчәнне!» Галимҗан Латыйп КЫЗЫЛ ЯР Җәй ае. Ачык тәрәзә. Ак челтәр пәрдәләре. Сәхнәгә чыга осталар. Алкышлар — әледән-әле. Тракторист җырлый «Уелэны, Кранчы гармонь суза. Агроном кызый биюдән Өченче турга уза. Зал көтә, тагын чакыра, Үзенә ошаганны. Чыга скрипкачы кыз. Сихерли бөтен залны. Уйный ул, оеп уйный ул, Талпынып, очып уйный. Күңелләр мондый вакытта Әллә нәрсәләр уйлый. Моң белән тула тирә-як, Сандугач, кошлар җыры... Кавалерия маршы... Ишеттем кайда моны?! Тып-тыныч, тыңлый бөтен зал Берьюлы сихерләнеп. Ишетелә колак төбендә Тояклар сикергәне... Алкышлар куба гөр килеп, Дерелди пыялалар. Җыр тыңлый күкләр, йолдызлар, Тын күлләр уяналар... Зал тагын, тагын чакыра Унсигез яшьлек кызны. Ул чыгып башын иде дә Гаҗәеп моңнар сызды. 1 Кыскартылып басыла. Гап-гади татар кызында Мондый көч каян икән? Елмайса заллар яктыра, һәм бераз шаян икән. Туктале, мин бит бу кызны Кайдадыр күргән идем. Кашлары кыйгач, күзләре Кара карлыган инде Толымнар... Әйе, толымнар, Нәкъ Зөһрә толымнары. Юллары җиңел түгелләр, Юллары борылмалы!.. 1 Уяна авыл таң белән. Күзләргә йокы керми. Ә кояш чыга да бата. Әйтерсең, берни белми. Кич ятса, иртә торса да Авылның кайгысы бер: Сугышлар кайчан тынар да, Ил кайчан соң рәтләнер? Әнә бит тагын хәбәр бар, Корбан артыннан корбан. Әхтәмнең бердәнбер улы Вагыйз да һәлак булган. Куллары дер-дер калтырый, Хәбәре бигрәк авыр... Әхтәмнәр белән бергәләп Кайгыра бөтен авыл. Кабатлый Әхтәм бер сүзне: — Ай балам, газиз балам! Бәләбәй янында дигән .. Янам мин, дөрләп янам! Ишеткән. Зөһрә дә кайтты. Сулышын ала көчкә. Нидер өзелеп төшкәндәй Тоелды аңа эчтә. Әйтә Әхтәм гел бер сүзне: — Бәләбәй ерак түгел... Сез теләсә нәрсә әйтегез, Чыгам мин юлга бүген. Ул яткан изге туфракны Үз күзем белән күреп, Әйләнеп кайтсам шул яктан Җиңелрәк булыр кебек. Зөһрә дә торды сикереп: — Әти,—ди,— мин дә барам. — Сабыр ит,— диде әнисе,— Кирәкмәс, юк, юк, балам! — Әткәйгә юлдаш булырмын, Монда мин нигә кирәк? Күңелсез миңа биредә, Сызлана, сыза йөрәк. ...Күрделәр аның каберен, Күрделәр иптәшләрен. Әйттеләр, үләр алдыннан Нәрсәләр сөйләшкәнен. «Үлемне уйламады да, Төзәлә ярам,— диде,— Дошманны тармар итәргә Мин тагын барам*.— диде... Чардуган кордырды Әхтәм, Буятты яшел төскә. Күңеле бераз утырды, һәм җылы керде эчкә. Тик юлга чыгар алдыннан: — Мин калам—диде кызы. Төзәлеп килгән күңелне Бозды ул, тагын бозды. — Бер файдам тияр минем дә, Карармын, терелтермен. Укырмын газет, китаплар, Җаннарын эретермен. Укытучы кайда булмасын — Мәктәбе аның шунда... Әхтәм карт атын җикте дә. Бер үзе чыкты юлга. Калды госпитальдә Зөһрә, Муеныннан эшкә чумды. Укытучы да, сестра да, Җан җылысы да булды. Бер көнне Зөһрәгә дәште Вагыйзның дусы Самат; Мин үзем күрэм Вагыйзның, Сеңелкәш. сезгә карап. Чамалый егетне Зөһрә, Абыйсы хатларыннан. Шул булса, булырга тиеш, Минзәлә якларыннан... «Ул аны үлем кулына Бирмәгән, алган тартып. Ул яткан жирдә дошманның Гәүдәсе калган ятып...» Зөһрәне бөтен госпиталь Үз итте, якын итте. Ә кызый, берсен шуларның Ут итте, ялкын итте. Төшендә күреп сөйләнде: — Зөһрәкәй,— диеп Самат. Иртәгесен елмаештылар: — Егеткәй, эшең «харап»... 2 Сугыш тындымы аз гына: Ял. Әзерлек. Төймә тагу. Коралларны ялтырату. Өсбашыңнан тузан кагу. Иренү юк. ирегү юк. һәр минуты җиңү өчен. Сыный сугыш күзгә карап Ике якның удар көчен. Ике фронт. Ике гаскәр. Ак һәм Кызыл исемнәре. Россия бит мона кадәр Мондый хәлне кичермәде. Бер үк илнең кешеләре Аерылдылар ике ярга. Кемнең җаны кая тарта. Ансы синең ихтыярда. Әйтте Ленин: корал белән. Көрәш белән юл ярырга. Туган илне кирәк безгә Камалудан коткарырга. Күз ачылды солдатларның. Унны белә, Сулны белә. Октябрь кабызган ялкын Сугышчының күңелендә. Ак алъяпкычларын салып. Зөһрә кыз да шинель киде. Үз эченә бөтереп алды Аны кайнар сугыш җиле. Күз өстендәге каш итеп, Карый аңа сугышчылар. Әйтерсең лә, алар бар да Шушы кызга бурычлылар. 3 Бәләбәйнең урамнары Киң дә түгел,’ тар да түгел, Итек эзе, тояк эзе, Ыгы-зыгы анда бүген. Әйе, чират Бәләбәйгә, Бозаулыкның бетте эше. Генерал Ханжинның тагын Суырылды азау теше. Барлады ул коралларын, Санап чыкты солдат башын. Качты төнге йокылары, Ашамады ашар ашын. Ертылганны ямарга дип Килде Каппель гаскәрләре. Бәләбәйдә хәл итәргә Кирәк, имеш, мәсьәләне. Атлый аклар урам буйлап: — Рас-два! Рас-два1 «Россияне коткарабыз», Запевала, әйдә җырла!.. Чыйныйлар сары трубалар, Барабаннар аһ оралар. Парадныйлардан кемнәрдер «Браво» дип кычкыралар. Олы чиркәү бар көченә Дыңгырдата кыңгыравын. Аксак мәзин азан әйтә, Хәтерләтеп эт улавын. Янәсе, көтелгән көннәр! Шатланыгыз, җитте килеп. Кайтты, димәк, бөтенләйгә Безнең үзебезнең «ирек». Ни генә юк бу дөньяда Ак полковник тәре үпте... Нигезенә мина төрткәч, Цейхгауз тезен чүкте. Тетрәде жир, тәрәзәдә Пыялалар калтырады. Менә сиңа, кызылларның — Үкчәләре ялтыравы! ...Зөһрә дә чыккан урамга, Өстебашы менә дигән. Ап-ак перчатка өстеннән Бриллиант кашлы йөзек кигән. Хатын-кызлар ир-ат кебек Игътибарга алынмый, дип, Үзе теләп килде Зөһрә, Мондый эшкә ярыйм мин, дип. Кайчак сизелер-сизелмәс Сискәнеп тә куя үзе. Ләкин көмеш кебек чыңлап Чыга аның әйткән сүзе. Ул «ролен» уйный белә, — О госпада! — шаулап көлә. Кыз-кыркынның күңелләрен Кирәк бераз күтәрергә. Офицерлар елмаешып, Каш сикертеп үтә аңа. Бу шәһәрнең хатын-кызы Лаек, имеш, игътибарга. Белә Зөһрә эш бик җитди, Утка баскан табаннары. Дошман йөргән юллар хәтәр, Алар кара баганалы. Янәсе шундый шат Зөһрә, «Мәхәббәттән исерә ул». Хәтерен нык эшкә җигеп, Барсын күздән кичерә ул. Саный Зөһрә: — Берәү, икәү... Ун... егерме туп арбасы. Штык саны өч мең диләр, Атлылары мең чамасы. Солдатларның кәеф төрле, Ут эченә ашыкмыйлар. Портлар саен таралышып, — Бир олырак кашык,— диләр. © Учредилька бинасында Бал булачак икән кичкә. Эчемлекләр подваллардан Тәгәрәде мичкәмичкә. Чакырдылар Зөһрәне дә, Ничек калдырсыннар аны. Гильдии кулең «әтисенең» Еракларга киткән даны. Тынды урам төш алдыннан, Киләселәр бетте килеп. Штаб алдында ак флаг Чайкалды гел җилеп-җилеп. Эшләр шактый кылу, ахры, Берәү керә, берәү чыга. Дезертир, дип, бер солдатны Подпоручик С}гып ега... Үзәк урам. Бу тирәдә «Балыкларның» эреләре. Адьютанты белән үтә Купшы Колчак генералы... Эх, бу этне эләктереп, Алып качсан икән моннан. Юашланып, мескен булып, Калыр иде бит бу елан... Шулай уйланып барганда Каршы яктан патруль килә. Кул очын козырекка терәп. Хәрби сәлам бирә-бирә. Ридикюлен ача Зөһрә, Үзен эре тота ләкин. Ашыкмыйча гына алып. Күрсәтә ул документын. Гафу үтенгән шикелле Честь бирәләр Зөһрәгә. Шундый кешенең баласын Туктаттык, имеш, зерәгә. Яна утлар жем-жем итеп, Төшерелгән ак пәрдәләр. Бары силуэтлар гына Күренәләр тәрәзәдән. Уйный хәрби музыкантлар, Пыялалар зыр зыр итә. Шпорларын челтерәтеп, Офицерлар биеп китә. Кемдер әйтә: танго, танго! Ярым исерек гәүдәләр Инке-тннке бөтерелеп. Пар-пар булып әйләнәләр. Дәрәҗәсен белә Зөһрә, Нәзакәтле тота үзен. Подпоручик колагына Пышлап кына әйтә сүзен. Ә офицер шактый кызган, Мактанасы килә анын: — Фәрештәкәй, беләсезме, Сезнең өчен фида жаным. — Кадерлем минем,— ди Зөһрә,—* Исерә күрмәгез тагын. Укытырга кирәк тизрәк Тегеләрнең сабакларын. — һии, аңарчы калмый берни, Таң алдыннан гына һөжүм. Телисеңме, бер комиссар Тотып бнрәм сииа үзем. Ә кыз ана, «браво» дип. Комплимент әйтеп ала. Тангодан соң краковъягы һәм полонез кабатлана. Димәк, һөжүм иртәгә үк. Исерек тел ярап куйды. Зөһрә туташ кыстый-кыстый Бокалларга шәраб койды. — Я, госпада, күтәрәбез! Монсы, безнен жиңү өчен! Курку белмәс баһадирлар Дошманнардан алыр үчен. Чәкәштерелде бокаллар, Шактый кеше инке-тннке. Зөһрә туташ жаен табып. Үзенекен читкә сипте. Мактадылар Зөһрәкәйне: — Бардыр синең канатларың. Фәрештәләр фәрештәсе. Аңлыйсың син солдат жанын!.. ...Канатланып кайтты Зөһрә, Иөзе якты, күңеле шат. Госпитальдән аны эзләп Килеп төште бер сәлам хат. Самат язган: «Мин тазардым. Менә тагын басам сафка. Беләсе иде, Зөһрә туташ. Исәнме икән минем кашка?» 4 Дүрт көн, дүрт төн гел ут чәчеп Торды сугыш кораллары, һәм бер юлы тынып калды Бәләбәйнең урамнары. Кыйшайган туп арбалары. Мылтык, кылыч ята аунап. Коралларның ошаганын Ал үз кулың белән сайлап. Аннан Бөгелмә ычкынды, Кулдан шуган балык кебек. Барды безнен сугышчылар Урталыкка ярып кереп. Рәхмәт әйттеләр Зөһрә! ә: Синең ярдәм тиде,—диеп. Чапай аның аркасыннан Аталарча алды сөеп. Хәзер, диде, безнең алда Синең туган Уфаң тора. Ишетелгән сезнең исем Командарм Фрунзега. Шәфәкъ төсле булды Зөһрә: — Хезмәт итәм Ватаныма! Чыннан да ул лаек иде Телгә алып макталырга. 5 Тузанлы юл Поход килеп Арылган. Мөшкел иде хәл. Атлылар һәм җәяүлеләр Ял итәргә булды бер мәл. Елга тып-тын җәелеп ята. Аланы да бар кечкенә. Кояш ут булып тәгәри, Чыдар әмәл юк эссегә. Үләнгә куштык атларны, Иярләрен дә алмадык. Су коену турында сүз Кыймылдатты безнең халык. Рөхсәт булды. Ә дигәнче, Барыбыз да чумдык суга. Атлы казаклар шул ара К'аклыктан килеп чыга. Безнең өскә яңгыр кебек Пуля яудыра каһәрләр. Чыелдап кешнәшә атлар, Куркышып бар да әсәргән. Бер читтәрәк иде Зөһрә, Ялгызы ул ком өстендә. — По коням! дигән команда Аермачык ишетелә. Кая киенү кайгысы, Ә дигәнче корал алып, Аны-моны карап тормый, Атка менә безнең халык. Атка менә. Каушап калмый, Бәрелә кылычка кылыч. Ярым шәрә гвардия Сибә тегеләргә борыч. Самат алдан ярып керә, Унга селти, сулга селти. Нишләргә белмиләр аклар, Эшләр яман, эшләр хөрти. Тәгәрәшеп кала башлар Ат тоягы арасында. Безне җеннәр кисәдер, дип, Төшә дошман кара шомга. Кинәт әче тавыш белән Ак офицер разбой сала. Кизәнелгән кылыч төшми, Югарыда туктап кала. ►—Чапма мине, чапма, зинһар! Алла хакы өчен калдыр. Сез хатын-кыз, шулай булгач, Азмы-күпме шәфкать бардыр. Теге вакыт Бәләбәйдә Күргән иде бит ул аны. Подпоручик әфәнденең Бик кадерле икән җаны. Кылыч тора баш өстендә Соңгы минутларны санап. — Мәхәббәтем сүнми, ди ул, Кызыл булуыңа карап. Үзен саклап калу өчен Җай эзли ул, түбәнләнә. Үчен ала алмаз кылыч, «=» Башың белән җәһәннәмгә!.. Зөһрәнең чәч төкләреннән Бәреп чыкты салкын тирләр. Ир исемен йөртсәләр дә, Үлә белми кайбер ирләр. Дошман ягы туздырылгач, Кынына керде кылычлар. Сугышчылар елмаешып, Берберләренә елышкан. Мунчасы шәп булды, диеп, Бер сугышчы тел шартлата. — Шәрә килеш сугышуы Җиңел икән, куәт арта. Дошман селтәгәнче селтәп Өлгердеңме! Булды, димәк. Кара тиргә батасы юк, Бөтен тәнең тора җилләп. Көлешәләр сугышчылар: — Яиача бу, яңача, дип. Төшенә керер акларның. Билләһи бу тамаша,—- дип. Су буена кире кайтып. Сугышчылар киенделәр. Ләкин өч иптәш юк иде. Башлар түбән иелделәр. Зөлкарнаев — башкорт ягы, Икенчесе Казанныкы. Өченчесе Гусев Иван, Краснококшай—туган йорты. Бер минутка тып-тын тордык Баш киемен кулга алып. Соңгы сәламебез булып. Яңгырады безнең залп. ...Көтмәгән булганнар аклар Болай килеп чыгар, диеп, Кинәт һөҗүмгә кызыллар Каршы торыр, чыдар, диеп. 6 Чишмәгә күченде штаб, Уфаның ул капка яны. Агыйдел ярлары буйлап Тезелеп киткән аклар ягы. Самат әйтә: — Нигә әле Чишмә сидим? Киттек әйдә, Уфа гулям! Кемдер аңа каршы төшә: Боерык юк, ди, Фрунзедан. Ике ярда ике гаскәр, Ныгып алган икесе дә. Ачу белән, бүре кебек, Карый алар бер-берсенә. Ләкин озак ятып булмый, Бер елганың суын эчеп. Чыгасы бар теге ярга, Агыйделнең иңен кичеп. Безнекеләр тавыш тынсыз Тупландылар Кызыл Ярга. Дошман ягы бу тирәне Алмый әле игътибарга. Сүтелә иске келәтләр, Саллар ясан төшерелә. Ярдәм итә авыл халкы Аргы якка күченергә. Кузгалды көймәләр алдан. Аерылды саллар ярдан. Тирбәлеп тора су өсте. Эреле ваклы дулкыннардан. Тавыш та юк, атыш та юк. Шыпылдый ишкәкләр генә. Пулеметлар карап бара Аргы як тау итәгенә. Караңгының колагы сак. Ләкин күзе сукыр аның. Сизенде дошман, күрәсең, Көймәләрнең кыштырдавын. Яктырттылар елга өстен Җитәрҗитмәс урталыкка. Яр буеннан котырынып, Аклар безне утка тота. Ары шартлый, бире шартлый, Пулеметлар тек-тек итә. Снарядлар я җитмиләр, Я аз гына узып китә. Калтырана, куба елга Төбе белән, иңе белән. Балыклар да, кошлар кебек, Югарыга күтәрелгән. Сугышчылар йөзә бирә Ут эченнән һаман алга. Белер идек, диләр алар, Аяк тиеп алса ярга. Кемдер каты ыңгыраша, Усал пуля чаккан аны. Гимнастеркасын кызартып, Бәреп чыга кайнар каны. Әйтә Зөһрә; — Хәзер бәйлим, Тешеңне кыс, чыда, туган! Калтырана, туңа егет Кан агудан, чыланудан. Кызара Агыйдел суы, Ләкин кичү дәвам итә. Командармның приказы Телдән-телгә килеп җитә: — Яктырганчы — теге якка! Ныгытырга елга ярын. Бөтен көчне — бер йодрыкка, Кирәк безгә плацдарм! Баш көймәләр ярга барып Төртелергә өлгермәде. Күреп торды командарм Сугышчылар бер бер артлы Су өстенә сикергәнне. Яна окоп. Балык нее, Каршыбызда аклар ята. Дошманнарга булган ачу Нәфрәт тавы булып калка. Кычкыралар безгә карап: — Ягез, плен төшегез,— дип, Җаныгызны да сакларбыз. Әйбәт булыр эшегез,—дип. һәм Самат мондый мәкердән Күлмәгенә сыймас булды. Гранатасын кысып тотып. Күршесенә тамак кырды: *— Ничә минут калды икән Бу козгынның кычкырасы? Башаягы белән бергә Көлен күккә очырасы... Окобыннан чыкты да ул Алга таба үрмәләде. —• Күрсен әле бу мордар,— дип. Гомеренә күрмәгәнне,— Селтәде ул үлем йөген Ике тапкыр бер-бер артлы. Үзе. берни булмагандай, Ә дигәнче җиргә ятты. Болай булгач, аңлашыла, Ни булса да булды, димәк. •— Әй, молодец — диеште ләр,—’ •— Вәт ичмасам, Батыр егет! Шулай кирәк! ,..«Ур-ра!» тавышы яңгырады, Әйе, алга! Бары алга!... Кызыл, яшел ракеталар Чөелделәр Кызыл Ярга. Күтәрелде сугышчылар Тузан, төтен арасыннан. Ажгырып һәм бөтерелеп, Давыл үзе бара сыман. — Ах, нәләтен!.. Пулемет ич. тыкылдата. Яралылар ыңгырашып, Берәмберәм җиргә ята. Әй. бу разведка дигәнең. Шәйләмәгән менә шуны! — Тончыктырам ансын да,— дип, Самат тагын алга шуды. — Самат җаным! Самат, Самат!. Агарынып китте Зөһрә: — Күрәләтә, үз иркеннән Ут астына барып керә... Тын алу юк. Кузгалу юк. Күзәтәбез: нәрсә булыр! Куагы да берән-сәрән, Көтү үткән такыр урын. Ә пулемет дулый-дулый, Котырынып, шашып ата. Игътибарын кемдер аның Сул канаттан уңга тарта. Әйе уңга! Сулда Самат! Ориентирны дөрес тота. Мушкага эләксен өчен Ачылырга тиеш нокта. Бераз тын калып торды да Тагын телгә килде теге. Челт-челт йомылгалап алды Зөһрәкәйнең күз керфеге: — Димәк, Самат җитәлмәгән Уң булмаган аның юлы. Җибәрегез, үзем барам, Кирәк аңа ярдәм кулы. ...Кузгалак яфракларына Самат каны тамып калган. Үзе каты яраланган. Ләкин һаман алга барган. Җитәсе җиренә җиткән, Берне аткан, икенчегә Мылтыгын ул коралмаган. Яткан җирдән торалмаган. Бәйләде Зөһрә иңбашын, Сыйпады бөдрә чәченнән. Елмаерга теләде ул Арыныр өчен күз яшеннән. •— Тыныч бул, Саматым,— диде. Үз дигәнем итәчәкмен. Мин барыбер ул этләенең Башларына җитәчәкмен. Елмайды егет Зөһрәгә, Рәхмәт, җаным, дигән кебек. Күкләр ачылгандай булды, Китте күңел күтәрелеп. Тагын шуды. Алга! Алга* Бер омтылса барып җитә. Каты шартлау. Тәгәрмәчләр, Фуражкалар очып китә. Тынды үлем сипкән урын, Челпәрәмә килеп тынды. «Ура» тавышы тирә-якта Каплап алды бөтен кырны. Кызыл яу булып безнең як Күтәрелде Кызыл Ярдан. Бетмәс яра, китмәс яра Алды аклар кызыллардан. Бәреп чыгарылды дошман, Траншеяләр бушап калды. Тик бер хәбәр һәммәбезнең Котын алды, өнен алды: « Зөһрә үлгән! һәлак булган!.. Тәмәке янчыкларыбыз Җиргә төште кинәт кулдан. Ышанасы килмәсә дә, Ышанмаска мөмкин түгел. Сугыш шул бу, адым саен Гел сагалап йөри үлем. Кеше гомере, метеор кебек, Ялтырый да тынып кала. Батырлыгы, матурлыгы Исәннәрдә кабатлана. Кабатлана тергезелеп, Аннан таудай булып үсә. Гасырларны атлап чыгып, Үлемсезлек ягына күчә. Күтәрелде Кызыл яулар Алга, диеп, Уфа өчен. Бише белән кайтарырга Дошманнардан Зөһрә үчен!.. Тынды сугыш. Күкрәү тынды. Керә гаскәр зур калага. Тәрәзләрдә нур уйнатып, Кичке шәфәкъ алсулана. «Уфа канда, Уфа кайда? Уфа биек тауларда шул, Уфа биек тауларда. Каршы торалмады дошман Шанлы Кызыл яуларга шул, Шанлы Кызыл яуларга». Штык очында ал яулык Җилфер-җилфер янып тора. Гүяки аннан Зөһрәнен Кайнар каны тамып тора. Ал яулыкны сөйгән егете Истәлеккә бүләк иткән. Ә кыз аның почмагына Саматның исемен чиккән. Бу язуда чая кызның Мәхәббәте, сагышлары. Зөһрә исән дигән кебек Агыйделнең камышлары... Күз алдында тора Зөһрә, Япяшь булып, матур булып. Яши һаман безнең белән Үлемсез бер батыр булып. Сәхнәдә скрипкачы кыз, Алкышлар ява гына. Шәфәкъ нурлары кунганнар Ике як яңагына. Уйный ул Сәйдәш маршын, Бетховен, Бахны уйный. Ышанам, болай булса ул, Бөтен дөньяны буйлый. Туктале, мин бит бу кызны Кайдадыр күргән идем. Кашлары кыйгач, күзләре Кара карлыган инде. Толымнар, әйе, толымнар Нәкъ Зөһрә толымнары. Юллары җиңел түгелләр. Юллары борылмалы. Карыйм да тнрә-ягыма Сискәнеп, айнып китәм. Охшаган гына икән лә, Юк, Зөһрә түгел икән. Зөһрә ул скрипкада Уйный белми иде бит. Өстенә крепдишнн түгел. Гимнастерка киде бит. Ул чакта мондый кичәләр Хыялда гына әле. Октябрь белән башланып Китте дөньяның яме. Алышына көннәр, гасырлар, Җәй һәм кыш алышына, һичкем дә киртә куялмый Дөньяның агышына.