Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР ШАҺИТЕ

Үлемсез Тукаебыз ел саен, гүяки, әдәбиятыбызга барлау үткәрә һәм. арадан берсен сайлап алып, менә шушысы, ди... Әсәргә Тукай бүләгенең яктысы тешә, авторына лауреат исеме тагыла. Укучының игътибары кайтадан шул әсәргә юнәлгән кебек, тәнкыйть тә аңа, яңадан бер күз ташлап, бәя биреп узарга тиеш була. Быел исә тәнкыйтьчегә эш җиңелдән түгел. Чөнки кадерле бүләккә лаек булган әсәр — Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» трилогиясе — турында инде күп язылды. Өстәвенә, узган елның азагында гына Суфиян Сафуановкың И. Гази иҗатына багышланган китабы' да басылып чыкты. Трилогия турында яңа сүз әйтим дисең икән, аны яңадан җентекләп өйрәнергә тиеш буласың. Моның эчен исә вакыт кирәк. Нишләргә! Шулай аптырап йәргәндә. башка мондый бер уй килде: ни өчен, мәсәлән, С. Сафуанов китабына тотына-то- тына, кирәк икән, тәнкыйтьчене хуплап, кирәк икән, бәхәсләшеп, язучы иҗатына, ахыр килеп, аның бүләк алган әсәренә бер күз йөртеп чыкмаска!!. Алдан ук әйтеп куйыйм, Ибраһим Газиның иҗат портретын күз алдына бастыру максаты белән язылган әлеге китап — уңышлы хезмәт. С. Сафуанов язучының беренче хәбәрдән башланып трилогиягә кадә р үсеп җиткән иҗатын күзәтә, кеше образын тудыруда, әсәрләрен композицион яктан оештыруда, тел белән эш итүдә осталыгын ың бер баскычтан икенчесенә күтәрелә баруын шактый ышандырырлык итеп күрсәтә. Китапның аеруча игътибарга һәм мактауга лаеклы ягы тагын шунда: тәнкыйтьче И. Гази иҗатының үсешен реализм теория1 Суфияп Сафуанов. Ибраһим Гази. Язучы турында китап. Татарстан китап нәшрияты. 1968 ел. се яктылыгында карарга омтыла. Дөрес, «реализм» сүзен ул бик сирәк куллана. Әмма анализы, фикер сөреше һаман бер нәрсәгә — И. Гази әсәрләренең типик характерларны типик хәлләрдә тасвирлау принцибына җавап бнрүбирмәү мәсьәләсенә кайтып кала. Бу турыда аеруча басым ясап әйтәсем килә. Чөнки тәнкыйтебез һаман да әле әдәбият мәсьәләләрен ныклы теория яктылыгында хәл итә алуы белән бик үк мактана алмый. Бу хәл аеруча реализм проблемаларына бәйле рәвештә күзгә ташлана. Теорияне практика белән кушарга омтылуын хуплау белән бергә, С. Сафуанов китабында кайбер төгәлсезлекләр очравын да әйтми булмый. Бер урында тәнкыйтьче, мәсәлән, болай ди: И. Гази «аерым шәхесләр язмышын халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә бирергә» тырыша. Романда яки повестьта бу таләпне, әлбәттә, тормышка ашырырга мөмкин. Ә инде кыска хикәядә халык тормышын ничек күрсәтергә дә. аерым шәхеснең язмышын аңа ничек бәйләргә! Ф. Энгельсның реализм турындагы атаклы формуласын юл күрсәтүче йолдыз итеп алган С. Сафуанов бу урында да реализмның нигез мәсьәләсе — шәхес һәм иҗтимагый тирәлек |мохит) мәсьәләсен күздә тмгэн. әлбәттә. Ләкин фикеренең бирелеше икенче төрле уйларга мөмкинлек калдыра. Реалистик әдәбиятның төп бурычы (бик билгеле хакыйкать булса да, кабатларга туры киле) тормышны танып белүгә, җәмгыятьтә барган үзгәрешләрнең асылын, мәгънәсен ачып бирүгә кайтып кала. Язучы әнә шул бурычны кеше образлары иҗат итү һәм апарны үзара билгеле бер мөнәсәбәткә кую ярдәмендә башкара. Ә кеше. К. Маркс әйткәнчә, «барлык төр иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең җыелмасы». Ягъни кешенең аңын, карашларын, теләк-омтылышларын һәм үз-үзен тотышын җәмгыятьнең Ү асылы, андагы иҗтимагый факторлар билгели. Кеше әнә шулерның җимеше, продукты булып тора. Димәк, реалист язучының бурычы тормышта очрагаи кешеләрнең гади копиясен биру яисә алдан уйланган фикерен раслау очен сурәт уйлап чыгару түгел. Ачың бурычы — иҗтимагый манәсәбәтләрнең гәүдәләнеше булган, чынбарлык закончалыкларының бер фокустагы чагылышы булган типлар иҗат итү. Шәхес һәм тирәлек проблемасының асылы нәкь шуңа кайтып кала. Күренә ки, шәхес һәм халык, шәхес һәм иҗтимагый тирәлек проблемалары арасында бәйләнеш булса да, алар бер үк нәрсә түгел икән. Беренчесе зур күләмле әсәрләрдә генә тормышка ашырыла алса, икенчесе реализм киртәсенә керергә теләгән теләсә нинди әсәрдән таләп ителә. Тәнкыйтьче дерес билгеләп үткәнчә. И. Газиның беренче хикәяләрендә зур гомумиләштерү юк әле. Шулай да С. Са- фуаиов язучының бик нртә, бик яшьли нәкь менә шәхес һәм тирәлек мәсьәләсе турында уйлана башлаганын һәм шуны тормышка ашырырга омтылганын күрел алган. Менә «Кич алтыда» хикәясе. Комсомолец Таһир, злекке акгвардеец кызына гашыйк булып, комсомол эшеннән читләшә, коллектистан аерыла. Хикәядән аңлашылганча, хикмәт биредә кызда гына түгел. Хикмәт башлыча тирәлекнең Таһирга ясаган йогынтысында икән. Моны соңрак автор үзе үк бер чыгышында бик һәйбәт аңлатып биргән. Гаеп Таһирның узеидә генә түгел, ди ул. Егерменче елларның ахырында комсомол ячейкаларының эш стилендә борылыш булган. Эмма кайбер ячейкалар, үз эшләрен үзгәртеп кора алмыйча, исксчә куалый биргәннәр. «Кич алтыда» хикәясендә гәүдәләндерелгән ячейка да — әнә шул типтагы ячейкаларның берсе. Ул ячейка яшьләр массасының таза теләкләре белән хисаплашмый. Таһир — әнә шул консерваторлык системасының «корбаны». С. Сафуанов И. Газиның сугышка кадәрге беренче хикәяләренә генә гугел, бәлки «Бригадир кыз» повестена да хас тагын бер үзенчәлекне, доресрәге, кимчелекне күреп алган. Язучы реализмның тәп мәсьәләсен сәнгатьчә хәл итү юнәлешендә әһәмиятле генә омтылышлар ясаса да, кеше образларын җанландыруда схематиклыктан арынып җитмәгән икән әле. Әгәр уңай персонажны ул һәр яктан яхшы итеп кур- сәтсә, тискәре персонажларны, тәнкыйтьче әйткәнчә, «начарлыклары беренче курудә үк күзгә бәрелеп торырдай бер яклы итеп» сурәтли. Бу хәл иң элек язучының тәҗрибәсе җитеп бетмәү белән аңлатыла, әлбәттә. Эмма схематизм шаукымы, моннан тыш, шул чор әдәбиятының гомуми торышы, ул елларның кайбер әдәби-эстетмк принциплары белән дә бәйләнгән. Моны аңлау эчен, тагын теориягә морәҗәгать итик. Мәгълүм булганча, кешенең тумыштан килә торган темпераменты, сәләт дәрәҗәсе, аны бүтән кешеләрдән аерып тора торган характер сыйфатлары була. Тирәлек, иҗтимагыи монәсәбәтләр шәхеснең үз-үзен тотышына билгеле бер юнәлеш бирсә дэ, индивидуаль характерны ботенләй үк юкка чыгара алмый. Алай гына да түгел, соңгысы шәхеснең язмышында кайвакыт хәгмт- кеч роль уйнарга да мемкмн. Менә ни ечен индивидуальлек белән гомумилекмең органик берлеген тәшкил иткән реалистик кеше образын Ф. Энгельс типик характер дип атаган. Менә ни очей А. М. Горьким каләме белән түбәндәге сүзләр язылган: •һич бәхәссез ки, «сыйнфый сыйфат» — •психиканы» билгеле бер рәвешкә китерә торган топ һәм хәлиткеч нәрсә». Ләкин «тасвир ителә торган берәмлекнең (кеше образының — И. Н.|, гомум сыйнфый сыйфаттан тыш. үзе очен аеруча характерлы булган, ахыр чиктә аның социаль кыланышын [поведение) билгели торгам индивидуаль үзәген табарга кирәк» . Игътибар итик, чын реалистик сәнгатьтә әлеге индивидуаль үзәк, кешенең үзенә генә, тик үзенә генә хас булган берәр сыйфаты шул кадәр зур әһәмияткә ия ки, хәтта ул бу кешенең социаль яктан үз- үзен тотышын да билгеләргә момкин икән. Әгәр шулай булмаса, без, мәсәлән, ярлы катлаудан чыгып, реакционерга, янсә, фабрикант гаиләсендә туып, революционерга әверелгән кешеләрне һәм аларның әдәбияттагы образларын берничек тә аңлый һәм аңлата алмас идек. Революциядән соңгы елларда язучыларның «сыйнфый сыйфатока аеруча басым ясаулары һәм кайбер очракта моның схематизмга алып китүе табигый хәл иде. Ерак барасы юк, менә Г. Иораһимовиың «Кызыл чәчәкләр» повоете. Андагы биш егетнең уйхисләре. кылган гамәлләре математик тегәллегендә социаль хәлләреннән чыга. Гали, кулак малае буларак, совет властена каршы актив корәшче, Фазыл мулла улы — Галиләр ягыннан тора торган, ахырга таба урталыкта калган интеллигент. Урта хәлле крестьян баласы Гыилаҗи алдын-артын карыи-карый, бик үк чәчрәп чыкмыйча гына революция очен керешүчеләр сафыиа килсә, ярлы крестьян улы Солтан иорәш- нең үзәгенә икеләнүсез ташлана, орден тагыл кайта. Кечкенәдән үк батрак булып киткән ятим Шаһбаз турында әйтәсе дә юк: ул гражданнар сугышының легеядар каһарманына әверелә. Тик шунысы бар, бу очракта Г. Ибраһнмовның гаять зур таланты аны схематизмнан саклап калган. И. Газиның да дошман сыйныф вәкилләрен каралтыбрак бирүе, ә комсомол яшьләрне «бизәбрәк» күрсәтүе, тәҗрибә җитмәүдән тыш, шул ук нәрсә — «индивидуаль» үзәккә җитәрлек игътибар итмичә, «сыюгфый сыйфатпны кабартыбрак күрсәтү 1 М Горький Собрание сочинений в тридцати томах Руе телендә. 26 том. 1953 ел. 414—415 битләр. белән аңлатыла. Әмма, тәнкыйтьче фикеремчә. И. Гази сугышка кадәр ук, аеруча «Катя Сорокина» повестенда җанлы, катлаулы һәм тормышчан типлар булдыру юнәлешендә уңышлы гына адым ясаган. Тик шулай да әлеге «индивидуаль үзәкпне «сыйнфый сыйфат» белән органик рәвештә куша башлау, димәк. И. Гази реализмының яңа баскычка күтәрелүе Боек Ватан сугышы елларына туры килә. Дорес, сугышның үзен күрмичә язган беренче хикәяләрендә без тагын схематизм белән очрашабыз. Язучы, мәсәлән, гитлерчы образларын биргәндә карикатурага бирелеп киткәли. Әмма «Алар өчәү иде». «Без әле очрашырбыз» һәм башка кайбер хикәяләре инде андый гөнаһтан азат. «Алар өчәү иде» хикәясе үзенең кырые реализмы белән аерылып тора. Менә әсәрнең тел герое лейтенант Соләйманов. Аңа дошман тылына үтеп кереп, күпер шартлату кебек гаять җаваплы бурыч тапшырыла. Бу вакыт аның ус, фикере, зиһене гел шул задание белән генә мәшгуль булырга тиеш иде кебек. Ләкин ул, азмы-күпме баш вата да. «баргач күренер әле, барыбер син дигәнчә булмый ул» дип кул селти, һәм уйлары ихтыярсыздан авылга, укыткан мектәбенә, гаиләсенә, яраткан улына күчеп китә. Менә алар юлга чыгалар. Үзәкләргә үтә торган ачы җил каршы исә. Чиратлашып алдан баралар, арттан атлаучылар алдагының аркасына ышыкланалар. «Сө- ләймановка күптән алга чыгарга, Коненко- ны алыштырырга вакыт. Ә аның җилгә чыгасы килми. Тагын берике минут кына шулай барыйм әле», дип уйлый ул. Ләкин моннан әле Сәпәймановның ваемсыз кеше булуы яисә эгоистлыгы килеп чыкмый. Шушы һәм шуңа охшаш детальләр, лейтенант Селәймановны кешегә хас йомшаклыклардан азат булмаган гап-гади, җанлы кеше кыяфәтендә күз алдына бастыруга хезмәт итәләр. Тагын шунысы кызык: автор «иң авыры— иң ансаты булып чыкты» ди дә, күпер шартлату эпизодын язып тормыйча, еч бөртек сугышчының күп санлы дошманнар чолганышында калуларын, боҗрадан ычкынып частька кайту эчен, ярсып сугышуларын тасвирлауга зур урын бирә. Аны совет сугышчыларының кендәлек тормышы, аларның минут саен булып тора, ләкин күзгә ташланмый торган батырлыклары кызыксындыра. Нәрсә коч бирә аларга! Билгеле инде, илдә социализм тезү процессында формалашкан кешелек сыйфатлары, атап әйткәндә, совет патриотизмы. Бу турыда язучы үз исеменнән бер сүз дә әйтми. Персонажларның үз-үзләрен тотышыннан, уйфикер, хис-кичерешләреннән, үткән тормышлары турында чамалап кына бирелгән мәгълүматларыннан аңлашыла ул. Кыскасы, И. Гази карап торышка «кечкенә», гади кешенең күңел байлыгын, Ватаны ечен җаваплылык хисен, шул җавап- лылыктан туа торган батырлыгын күрсәтә. Тәнкыйтьче хаклы: алар, нинди генә батырлык эшләмәсеннәр, барыбер үзләренең гадилекләрен, «җир кешесе» булуларын онытмыйлар. Әйе, Сәпәймановның, өеннән хат алгач, яисә Азов даласында япаялгыз басып торган чагында авылы, семьясы турында уйлануларында һәм үзен авызыннан ут чыга торган командир итеп түгел, бәлки акыллы укытучы кебек тотуында шул чорның боек хакыйкате гәүдәләнә. Юк, совет кешеләре сугыш чукмарлары түгел, алар тыныч хезмәт кешеләре. Солдат шинеле киеп, кулларына корал алып, тиңсез батырлык үрнәге күрсәтүләренә карамастан, тыныч хезмәт кешеләре булып калалар, дигән хакыйкать бу. «Без әле очрашырбыз» повестендагы Дәүләтшин һәм Разия дә хезмәт ярдәмендә җирдә матурлык урнаштыру максаты белән яшәгәннәр. Аларның да шуп тыныч хезмәтне озгән фашист илбасарларына нәфрәте, сугыштагы фидакарьлекләре социалистик чынбарлыкның асылы бвлән бәйләнештә күрсәтелгән. Эмма рухы, язучының кеше образын тудыру алымнары ягыннан повесть «Алар ечәү иде» хикәясеннән аерылып тора. Бу үзенчәлек, тәнкыйтьче әйткәнчә, «сугыш героикасын романтик планда» чагылдыруда күренә. Әсәргә киң тукталмастан тик шуны гына әйтик: аяусыз һәм кырыс реализм тарафдары И. Гази иҗатына романтизм буяулары килеп керә. Язучының моннан соңгы иҗаты шул ук реализм юнәлешендә үссә дә, әлеге романтизм алымнары да эзсез югалмый, аның реализмын тагын да баета, күтәрә һәм эчтән яктырта. Сугышка кадәр ук яза башлаган «Онытылмас еллар» романы остендә эшләү И. Газиның сугыштан соңгы иҗат гомерен тутырып тора. Ләкин ул, гражданин буларак, социаль заказ үтәү йөзеннән, зур эшен бүлеп торып, куп кенә бүтән әсәрләр язды. Шулардан «Алмагачлар чәчәк ата» повесте һәм «Гади кешеләр» романы аерата игътибарга лаеклы. Тәнкыйтьче бер урында «Алмагачлар чәчәк ата» повестенә карата болай ди: «И. Гази үз геройларының типик характеры ачылу өчен типик шартлар итеп әнә шул бакча үстерү ечен көрәш вакыйгаларын ала». Биредә бер тогәлсезлек киткән: тәнкыйтьче типик хәлләр (шартлар түгел — И. Н.) төшенчәсен тарайтып аңлый, аны обстановка (конкрет бер бакча үстерүгә кагылышлы кешеләр, вакыйгалар, детальләр) белән бутый. Ф. Энгельсның мәгълүм хатыннан типик хәлләрнең «типик характерларны урап алган һәм аларны хәрәкәт иттерә (курсив минеке — И. Н.) торган» ’ иҗтимагый мөнәсәбәтләргә кайтып калганлыгы аңлашыла. Игътибар итик, типик хәлләр геройның үз-үзен тотышын билгели, аны билгеле бер юнәлештә эш башкарыр- ’К. Маркс и Ф. Энгельс еб искусстве. Рус телендә. 1 том. 11 бит. га мәҗбүр итә. И. Гази повестендагы бакча үстерү вакыйгаларына карата моны әйтеп буламы! Әлбәттә, юк. Ченки бу вакыйгалар үзләре Гаяздан, аның активлыгыннан, аның башлап йерүеннән килеп чыгалар. Ул вакыйгаларны Гаяз тудыра. Ә Гаязның инициативасы, активлыгы һәм эшчәнлеге кайдан килә! Әнә шул сорауга җавап, ягъни геройның активлыгын китереп чыгарган, аны уңышка яисә уңышсызлыкка алып килгән иҗтимагый күренешләрне генә типик хәлләр дип әйтергә мемкин. Сугыштан соңгы елларда колхоз авылының хәле, мәгълүм булганча, җиңелдән түгел иде. Сугыш китергән бәла-казалардан тыш, авыл хуҗалыгын идарә итүдәге кимчелекләр һәм хаталар аның үсешен җитди тоткарлый иде. Күкрәп алма биргән бакчаларны, налог политикасының кысуы аркасында, кисеп ташлау очракларын гына искә тешерик. Әнә шул хәлдән чыгу, авыл хуҗалыгын тиешле дәрәҗәгә күтәрү эчен партиягә һәм гомумән халкыбызга 10—15 ел буе героик зш башкарырга туры килде. Ә безнең Гаяз нишли! Армиядән кайта да биш мең топ алмагачлы, кура җиләкле, карлыганлы бакча ясап куя. Колхоз председателе Гыймади агайның киреләнеп йорү- ен искә алмаганда, телгә алып сойләрлек авырлык һәм киртәләр булмый. «Килде, күрде, җиңде»! Күренә ки, повестьның теп герое Гаяз типик хәлләргә куелмаган. Әсәрнең шушы кимчелеген тәнкыйтьче дә күргән. Әмма теоретик тегәлсезлек аңа моның сәбәпләрен ачып бирергә комачаулаган. Бу уңай белән тагын бер кат теория ишеген шакырга туры килә. Югарыда без «индивидуаль үзәккә» ия булган типик характер иҗат итү һәм аны иҗтимагый тирәлек җимеше итеп күрсәтү турында, ягъни реализмның нигез принциплары турында сүз алып барган идек. Әмма бу принциплар, әйтик, критик реализмда да тулысынча тормышка ашырыла. Ә менә социалистик реализм әдәбиятында эш ничегрәк тора соң! Шәхес һәм тирәлек проблемасы биредә ничек хәл ителе! Басым ясап әйтергә кирәк, социалистик реализмда да персонажлар иң элек үзләренең характерына хас рәвештә хәрәкәт итәләр. Биредә дә аларның ун-фикерләре, иҗтимагый тормыштагы урыннары соцнапь- экономик, иҗтимагый-политик менәсәбәт- ләр белән билгеләнә. Алар да иҗтимагый тирәлек җимешләре итеп күрсәтеләләр. Ләкин социалистик реализм әдәбиятында типик уңай характер «продукт» булып кына калмый. Ул үз чиратында иҗтимагый тирәлеккә йогынты ясый торган, аны үзгәртү ечсн керәшә торган актив коч итеп тасвирлана. Тулаем алганда, татар совет әдәбиятында әнә шул таләпләр тормышка ашырылса да, аеруча 40 елларда, ул принципларны бозу очраклары күзгә ташланды. Беренчедән, уңай геройга психологик катлаулылык җитми иде, аның индивидуаль характеры җитәрлек тәсмерләнми иде. Икенчедән — бусы бигрәк тә игътибарга лаеклы.— геройның тирәлеккә йогынты ясау сыйфаты, иҗтимагый активлыгы чамасыз күпертелеп тә, тирәлек белән бәйләнеше, конкрет типик хәлләр җимеше булу хасияте ачылып җитми иде. Нәтиҗәдә мондый персонажлар чынбарлыкны күз ачып йомганчы үзгәртеп ташлый торган әкият геройлары булып чыгалар иде. Күргәнебезчә, «Алмагачлар чәчәк ата» повесте — нәкъ менә шуның характерлы мисалы булып тора . «Гади кешеләр» романына күчеп, иң элек шуны әйтәсе килә: куәтле нефть промышленносте республикабызның кыяфәтен үзгәрткән кебек, кешеләрең аңына, үз-' гзен тотышына, уй-хисләренә бик күп яңалыклар алып килде. Тормышыбыздагы әнә шул үзгәрешләрне сәнгатьчә күрсәтүдән әдәбият та читтә кала алмый иде. Моңарчы татар язучыларының игътибарыннан читтә* рәк тора торган әр-яңа тормыш материалын үзләштерү һәм кыска вакыт эчендә әйбәт роман язу эчен, билгеле, гражданлык бурычын тоюдан тыш, тормышны, кеше күңелен белү һәм талант кирәк. Бу сыйфатлар И. Газида бар, һәм ул. шуларга таянып, үз естенә алган бурычны уңышлы үтәп чыкты. Билгеле, беренче коймак тәерле була, дигәндәй, романның күңелне канәгатьләндереп җиткерми торган яклары да бардыр. Әмма, «Алмагачлар чәчәк ата» повестеннан аермалы буларак. «Гади кеше- ләр»дә шәхес һәм тирәлек арасындагы катлаулы монәсәбәт тап иҗат методыбыз таләпләре яктылыгын да дәрес хәл ителсен. С. Сафуанов уңай һәм тискәре образ турында, романдагы персонажларны шул категорияләргә кертү-кертмәү турында кирәгеннән артыграк сейләсә дә. ахыр чиктә дәрес нәтиҗәгә килә: аларның иң зур күпчелеге уңай да, тискәре дә персонаж түгел, бәлки җанлы кешеләр, һэркайсыиың дип әйтерлек үзенә генә хас характер сыйфатлары бар. Тагын да әһәмиятлерәге шул: һәр персонажның үз-үзен тотышындагы, уи-хисләрендәге, дәньяга карашындагы уңай һәм тискәре сыйфатлары күктән теш- мәгән, яисә биологик факторларга гына кайтып калмый. Беренчеләре социалистик яшәеш нормаларыннан үсеп чыкса, икенче- ’ Соңгы еллар татар әдәбиятында, социалистик реализмның уңышларыннан тыш, капма-каршы тенденцияне дә шәйләргә мемкин. Персонажда җан да, кан да бар, характер да сизелә, тирәлек белой бәйләнеше дә җитәрлек. Әмма тирәлек дигән нәрсә бик тар алына Илебезнең соцнапь- экономик һәм иҗтимагыйполитик тәртипләре булудан бигрәк, ул теге яки бу сәбәпләр белән тормышыбызга килеп кергән авыру яклар, кимчелекләр һәм авырлыклар җыелмасына гына кайтып кала Нәтиҗәдә герой өнә шундый «тирәлек»нең корбаны булудан ерак китә алмый. ларе исә — җәмгыятьнең асылы белән каршылыкта булган кимчелекләр һәм авырлыклар нәтиҗәсе. Мәсәлән, романның төп герое Мансур Габитовның эш сөючәнлеге, буровое ечен яныпкөюе социалистик хезмәтнең кешене затландыручы асылыннан чыга. Әмма шул ук Габитов, алга узмыйча, урталар рәтендә яшәргә тырыша, кирәкле материалларны куллап һәм алдан алып, җиргә кумеп куя яисә хатынын эшкә кертмичә кухняга һәм бала бишеге янына бәйләп куярга тырыша. Героендагы бу сыйфатларның, шәхси кимчелек кенә булмыйча, обьектив хәл нәтиҗәсе икәнлеген дә язучы сәнгать чаралары ярдәмендә күрсәтеп бирә алган. Ни ечен Габитов, мәсәлән, «запаслы мужик» булып киткән! Чөнки тәэминат бүлеге начар эшли. Ни ечен ул урталыкны соя! Чөнки рекорд куючыларны, күргәзмә әсбабына әверелдереп, эштән аеру кебек зарарлы практика яши. Ни ечен хатынын эшләтмәскә тырыша! Чөнки нефтьчеләрнең конкүреш шартларын яхшыртуга игътибар җитми... Бурконтораның баш инженеры Алмаев образы да гаять гыйбрәтле. Язучы, Апмаев- ның үтә саклык күрсәтүче «вак эшләр рыцарепнә әверелү процессын сәнгатьчә күрсәтеп биргән кебек, тәнкыйтьче исә бу образга яшеренгән тирән мәгънәне ачз алган. Шул ук вакытта И. Газиның Мансур Габитовы һәм башка геройлары бер урында катып калган кешеләр түгел. Производствоның үзе белән берлектә үсәләр, үзгәрәләр. Карашлары киңәя, чатлы-ботлы яклары кими. Алар үзләренә тапшырылган участок интересын бөтен промысел, нефть промышленносте, ул гына да түгел, бөтен ил интересы белән бәйләп карый башлыйлар. Кыскасы, алар инде тирәлек продукты гына булып калмыйлар, әнә шул тирәлеккә йогынты ясый торган көчкә әвереләләр. Кешеләрнең әнә шулай тураю, үсү, рухи баю процессында, партиянең җитәкчелек ролен күрсәтүгә дә язучы зур игътибар биргән. Әнә шул уңай белән парторг Камышев образы турында берничә сүз әйтәсе килә. Тәнкыйтьче фикеренчә, «Гади кешеләр» романында И. Гази партия җитәкчесе образын тасвирлауда алга адым ясаган, әмма бу кыен мәсьәләне ахырына- ча хәл итеп җиткерә алмаган. Әйе, роман дөньяга чыккан елларда тәнкыйть И. Газиның Камышевын хуплап каршы алган иде. Бүген исә, бу парторг белән кайтадан аралашкач, аның алдында без бик үк эреп китмибез. Ләкин гаделлек йөзеннән шунысын да әйтик, И. Газидан соң да әдәбиятыбызда «менә инде бу партия эшчесе», «менә инде бу тере кеше!» дип әйтерлек образ тудырыла алганы юк. Хикмәт нәрсәдә! Ни өчен безнең әсәрләрдәге партия работниклары, бер калыптан сугылган төсле, бертөслеләр! Ни өчен барысы дә сабыр холыклы, җитди кыяфәтле, барысы да бик акыллы (автор бирә алган дәрәҗәдә, билгеле), барысының да чигәсекә чап кергән, барысы да гел өйрәтә, гел мораль укый!. Күрәсең, И. Гази да әнә шул принциптан котылып җитә алмаган. Гади генә бер сорау туа: тормышның үзендә парторглар барысы да бер төслемени соң! Сабырлары янында кызулары, үтә сак кыланучылары янында тәвәккәлләре, әкыллылары янында «чамалылары», намуслылары янында бармагы үзенә кәкреләре юкмыни! Роман дөньяга чыккан вакытта ук күңелгә мондый сорау килгән иде: әгәр язучы характеры белән ярсу атны хәтерләткән Гыйлмановны (бурконтора директоры] әсәргә парторг сыйфатында кертсә, ничек булыр иде! Әйе, кызулыгы аркасында ялгышлар җибәрер иде. Ләкин бит мич башында яткан кеше генә ялгышмый. Хәтта аның да егылып төшеп хаталануы мөмкин. Ичмаса, бер оригиналь җитәкче образы дөньяга килгән булыр иде... Ниһаять, Ибраһим Газиның тәсбихындагы бисмилласына — аңа мактаулы исем китергән «Онытылмас еллар» әсәренә киләбез. ...Менә сигез яшьлек Хәлим, атасына тагылып, кәҗә бәтие кебек сикергәлИ- сикергәли, тау башындагы тегермәнгә бара. Җәйге аяз көн. Тирә-якта тормыш кайный: күбәләкләр очынгалап йөри, чикерткәләр сикерә, тургай сайрый. Тауга күтәрелгән саен офык киңәя бара. Әнә киң басулар, күксел урман, әнә еракта, бик еракта зәңгәр тасмадай сузылып киткән Идел... Хәлимнең дә күңелендә аяз. Шулай булмыйни, тирә-якта — киң дөнья, янында — барлык әтиләрдән дә яхшы әти. Җитмәсә, Галиулла улына баю турында, Хәлимнең дә, Малик бай малае кебек, аягына хром итек, башына хәтфә кәләпүш киеп, алма сатарга китәчәге турында бик ышанып сойли. Ата-анасыз калып, күп михнәтләр чигәсе кечкенә Хәлимнең әле ике йоклап бер төшенә дә керми... Алар Малик бай тегермәнендә чакта, кинәт кара болыт пәйда була, җил күтәрелә, яшен яшьни, күк күкри һәм коеп яңгыр ява башлый. Ул да булмый, табигать тагын тынып кала, ялтырап кояш чыга, һава сафлана, юынып, чистарып өлгергән үлән- чәчәкләр рәхәтләнеп тын апалар. Ә кичен, кояш баеп ай калыкканда, ата белән ул өй нигезендә бер-берсенә сыенышып утыралар. Шунда Хәлим сорап куя: — Әти, без кайчан баербыз икән соң! — Кызыл кар яугач, улым. Әйдә, кереп ятыйк. Әсәр әнә шулай башланып китә. Шушы беренче эпизодларда ук ниндидер символик мәгънә, киләчәккә ымлау бардыр төсле. Тауга күтәрелү, офыкларның киңәюе, җил-давыл, яшенле яңгыр, һаваның сафлануы, җирнең яшәреп китүе, кызыл кар... Хәлимгә кагылышлы рәвештә С. Сафуа- нов мондый бер кызыклы фикер әйтә. «Гадәттә язучылар,— ди ул,—үз геройларын ике аспектта сурәтләүчән булалар. Бер төрпе образлар үзләре вакыйгаларны әйдәп барып, тарихны хәрәкәткә китерүче игеп биреләләр... Ә икенче төр персонажлар исә социаль вакыйгалар үсешенең аңа иичек йогынты ясавын ачу планында сурәтләнәләр». Беренчеләренә әсәрнең олы геройлары кертелсә, икенчеләренә мисал итеп Хәлим китерелә. Бу фикер тик кечкенә бер төзәтмә сорый. Социалистик реализм язучысының «олы геройлары» (сүз, билгеле, уңай дип йортелә торган персонажлар турында бара), югарыда әйтелгәнчә, бер үк вакытта һәм «социаль вакыйгалар үсешенең» җимеше, һәм «вакыйгаларны әйдәп барып, тарихны хәрәкәткә китерүче» итеп тасвирланалар. Хәлимгә килгәндә исә, биредә «яки-якипгә урын юк. Ул. әле бала гына булганга, нигездә икенче аспектта гына, социаль тәрбия объекты итеп кенә күрсәтелә ала. Әмма шунысы бар: социалистик реализм язучысы буларак, И. Гази үзенең кечкенә героен потенциаль автив герой итеп тасвирлый. Аңлаешлырак итеп әйтсәк, малайның «Канатланыр чакптагы Хәлимгә,— авылларда уполномоченный сыйфатында ныклы һәм дорес политика үткәрергә куәте һәм кыюлыгы җиткән Хәлимгә әвереләчәген күз уңында тотып эш итә. Моның очен язучы иң элек аиыл малайлары арасыннан тумыштан ук үткер, зиһенле, җитез, «ябыграк булса да. эре свякле, нык тәнле, каты куллы» малайны сайлап ала. Шуның «стена ул үзенең Хәлимен теләсә нинди вакыйгалар, ситуацияләр һәм иҗтимагый хәлләргә түгел, бәлки нәкъ менә булачак актив һәм идеяле көрәшче сыйфатлары тәрбияли торган хәлләргә куя, әнә шул вакыйгаларның, шул хәлләрнең малайны ничек итеп үзгәртүен, чыныктыруын нурсәтә. Безнең Хәлимнең балачагы киеренке һәм давыллы елларга туры килә. Империалистик сугыш, февраль революциясе. Бөек Октябрь, гражданнар сугышы, аклар һәм кызыллар, ачлыкка каршы көрәш, халык хуҗалыгын торгызу. Озакламый вакыйгалар Хәлимне иргә, бик иргә уен дөньясыннан тартып алалар да күз яше, кан, михнәт белән тулы чынбарлык эченә кертел җибәрәләр. Баю турындагы нигезсез өметне тәмам чәлпәрәмә китереп, әтисе үлеп китә. Моннан соң, капчык тотып, соранып йөрү. тозга дип барып, үлем баржасына эләгү, аннан качкач, Т. пристаненда ач килеш каңгырап йөрү, Т. шәһәрен алган Шәрифҗан отрядына тап булып, кулга винтовка төшерү, пулемет җитәкләп бару һ. б. Аннары — балалар йорты. Хәлим, әшәкелеккә өстерәүче атаман Тимер йодрыкны җиңеп, балалар арасында авторитет яулап ала, «кызыл» атаман сыйфатында Тимер йодрык шайкасына каршы керәшә башлый. Тырышып уку, җәмәгать эшләре, комсомолга иерү, беренче мәхәббәт... Шулай итеп, күргәнебезчә. Хәлим гаҗәеп тере һәм үзенчәлекле характер булып күэ алдына килеп баса. Басынкы да ул, тиктормас та. уенга да хирес. эшкә дә булдыклы. Шул ук вакытта Хәлим, үз тиңнәренә хас булган сыйфатларны җыеп алып, тип дәрәҗәсенә күтәрелгән. Ул инде адым J0 «К.У.» М Ю саен очрый торган үсмер меңнәрдән бер малай гына түгел. Ул, зур вакыйгалар чорына туры килеп, шул вакыйгаларның эзенчән туган малай. Ул — давыллы еллар җимеше. Ул гына да түгел, Хәлим хәзер үк инде үз чиратында тирәлеккә зурмы- кечкенәме тәэсир ясый башлый, тирәлекнең тискәре күренешләренә карыша, уңай якларының җиңүе өчен азмы-күпме өлеш кертә. Кыскасы, бер тамчы суда кояш чагылгандай. гади авыл малае Хәлим образында шул заманның күп кенә характерлы яклары, революциянең кырыс гуманизмы сурәт һәм картина рәвешендә күз алдына килеп баса. Әсәр турында фикер йөртүне Хәлимнән башлап җибәрүемнең һәм бу образга шактый зур урын бирүемнең ике сәбәбе бар. Берсе шул: «Онытылмас еллар» турында язган тәнкыйтьчеләр, малайсытыпмыдыр, Хәлимгә игътибар итмичәрәк узалар, күбрәк олылар турында, олылар катнашкан вакыйгалар турында гына сөйлиләр. С. Са- фуанов китабы бу яктан беркадәр аерылып торса дә, биредә дә Хәлимгә урын аның яшенә карабрак бирелгән. Икенче сәбәп исә трилогиянең композицион үзенчәлеген аңлау һәм жанрын билгеләү ихтыяҗы белән бәйле. Автор үзенең әсәрен повесть дип атаган һәм хәзергә кадәр аның повесть булуын дәгъва итә. Тәнкыйтьчеләрнең бер өлеше автор белән килешкән хәлдә, икенче өлеше әсәргә роман таныкнамәсе бирүне яклый. С. Сафуа- ноо соңгы карашта тора һәм. фикерен раслау өчен, В. Г. Бепиискийны һәм «Клим Самгин» авторы А. М. Горьиийны шәһитлеккә чакыра. Әмма беренчесе бу очракта шәһитлеккә ярап бетмәс. Чөнки Белинским заманында повесть дип хикәяне атаганнар, һәм бөек тәнкыйтьченең повесть турындагы сүзләрен хикәя жанрына бирелгән билгеләмә итеп карарга кирәк. Ә инде «Клим Самгинпга бәйләнешле фараз чынчан да кызыклы. Горький үзенең дүрттомлыи эпо- неясен «повесть» дип атаган икән, С. Са- фувновча. моны «тарихи хикәят (повествование) мәгънәсендә» аңларга кирәк. Мин дә «Онытылмас еллараны роман төренә кертәм, һәм дәлилем мондый. Әгәр әсәр Хәлим турында гына булса, анда сүз Хәлим катнашкан вакыйгалар һәм Хәлим аралашкан кешеләр турында гына барса, ул, әлбәттә, повесть төренә керер иде. Бит Горькийиың «Клим Самгин»иы повесть дип атавына нигез бар: әсәрнең башыннан ахырына кадәр үзәктә бер персонаж — Клим Самгин. 30—40 ел эчендә булып үткән хисапсыз күп вакыйгаларның берсе дә Самгин катнашыннан. Самгин күзәтүеннән читтә калмый. Ләкин моннаи әле «Клим Самгин» чыннан да гадәтм повесть икән, дигән нәрсә аңлашылмасын. Ул чынлыкта эпопея, һәм «повесть» термины тәнкыйтьче әйткән мәгънәдә кулланыла. ■Онытылмас еллар» әсәренә кайтсак, биредә Хәлимнең чагыштырмача кечкенә тормыш юлыннан тыш. Хәлимгә туп-туры кагылмый, яисә аз кагыла торган зур вакыйгалар һәм шул вакыйгаларны алга өй- дәүче олы кешеләр бар. Малайның әсәрдән озакозак югалып торуы, мәсәлән, оч- раүлы хәл түгел. Әсәр, күп планлы ук бул- мара да, берничә эздән бара торган сюжет тезмәсен берләштерә. Әнә шуна күрә аны «повесть» кысасына гына сыйдыра алмыйсың. Әсәрнең композициясенә килсәк, аның бер үзенчәлеге әйтелде бугай: күп кенә вакыйгалар Хәлимгә кагылмый, «олылар юлы» белән Хәлим сукмагы еш кына кушылмыйча бара. Моны мәгълүм дәрәҗәдә әсәрнең кимчелеге итеп карарга кирәк, әлбәттә. Сәбәбен күрсәтү исә кыен түгеп. Язуны башта «ятим балалар тормышыннан зуррак бер хикәя» язу максаты белән эшкә керешкән. Тора-бара күрә: Хәлим тормышын зур социаль вакыйгалардан, олыларның иҗтимагый эшчәнлегеннән башка тасвирлап булмый. Әнә шулай әсәргә Хәлимгә катышы чамалы булган сюжет сызыкла- ды килеп керә. И. Гази, әйтерсең лә, башта «сыярбыз әле» дип, кечерәк бер ей салып куйган да, соңыннан планның ялгыш булганлыгын абайлап, өен сүтеп мәшәкатьләнергә теләмичә, аңа ябыштырып сала- сала, зур бина калкытып куйган. Язучы файдасына шуны әйтергә мемкин: гади күзгә бу бинаның әлеге кимчелеге бик үк ташланып тормый. Ул башта ук бер анык план белән салынган бина кебек тоела. Өстән караганда, чагыштырмача местә- кыйль күренгән Хәлим сызыгы да чынлыкта алай ук түгел. Ул әсәрнең идея эчтәлеген баета, керәш вакыйгаларын киләчәк белән бәйли. Бу турыда тәнкыйтьче болай ди: Хәлим һәм аның яшьтәшләрен автор «көрәш эстафетасын кулга алырга әзерләнүчеләр ител күрсәтә», «тарихның өзлексезлеген, тормышның туктаусыз үсә баруын философик яктан раслый». Инде килеп, әсәрне роман итә торган, ягъни билгеле бер төбәктә Совет власте урнаштыру һәм аны саклап калу өчен барган көрәш вакыйгаларына һәм шул вакыйгаларда катнашкан персонажларга, дөресрәге. И. Газиның шул образларны тудыру принципларына тукталып китик. Бу уңай белән А. М. Горькийның югарыда китерелгән сүзләре яңадан искә тешә. Чөнки «сыйнфый сыйфатпны «индивидуаль үзәк» белән кушу таләбе «Онытылмас еллар» трилогиясендә аеруча оста һәм тулы итеп тормышка ашырылган. Әсәрдә катнашучы персонажлар, әлбәттә. иң элек теге яки бу социаль катлауның вәкилләре булып гәүдәләнәләр. Анарның психологиясе, үз-үзен тотышы, вакыйгаларда катнашу үзенчәлеге әлеге катлауның социаль хәле белән билгеләнә. Тәнкыйтьче мәсьәләнең бу ягын җентекләп һәм ышандырырлык итеп тикшергән. Менә, кешечә яшәргә омтылып, үзенүзе белми эшләгән, аннары саулыгын бетереп, баю турында буш хыялларга бирелгән, һәм бәхеткә ирешә алмыйча, үлеп киткән ярлы крестьян Галиулла. Менә икенче бер фәкыйрь крестьян—Бер ярым Миңнулла. Ул инде, Галиулладан аермалы буларак, каһәрле тормышның корбаны гына булып кәл- мый, акрынлап шул тормышны үзгәртү өчен көрәшүчеләрнең башлап йөрүчеләренә әверелә. Гафият исә — урта хәлле крестьян. В. И. Ленинның крестьян психологиясендәге икелеклелек турындагы мәгълүм сүзләре, Гафияткә карап әйтелгән кебек, тулысынча туры килеп тора. Тәнкыйтьче әйтмешли, «шәһәргә китеп пролетар мохитка эләгү, Столяров кебек аңлы большевикларның турыдан-туры йогынтысы астында эшләү» Якупны партия сафына китерә һәм өяз күләмендә барган революцион көрәшнең җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрә. Армиядә булып кайту һәм Якуп йогынтысына эләгү ярлы крестьян баласы Шәрифҗанны революция солдаты итеп үстерә. Малик — Малик инде, кулак. Аның бетен фигыле, эше. кыланышы кулакча. Әйе, болар барысы да дөрес. Бу һәм моннан башка персонажларның әнә шул «сыйнфый сыйфатлары», социаль психологиянең гәүдәләнеше булулары әсәрне махсус тикшергәндә генә ачылып китә. Ә инде гади укучы күзе белән укыганда, алар, гүяки, тормышның үзеннән тотып алып, әсәргә кертеп җибәрелгән җанлы, конкрет, гап-гади кешеләр. Һәркайсының үз йөзе, үз кыланышы бар, һәркайсы кабатланмас характер. Биредә инде әлеге дә баягы «индивидуаль үзәк» дигән нәрсә калкып чыга. Шул ук Миңнулланы алыйк. Тәнкыйтьче хаклы: әсәрдә иң җанлы, иң үзенчәлекле образ бу. Буйга артып китеп, аркылыга җитми калганга «Бер ярым» дигән кушамат алган бу крестьян ач карынга мәзәк сөйләп күңелен юатуы, җор теле, беркадәр дуамаллыгы белән аерылып тора. Революцион көрәш эченә ул үз сукмагыннан, үзенең мәзәк адым-хәрәкәтләре белән килеп керә. Язучының зур уңышы булган бер ярым Миңнулла образы турында С. Сафуанов китабында әйтелгәннәр белән тулысынча килешкән хәлдә, шул фикерләргә куәт йөзеннән ике эпизодка гына тукталып узыйм. Шәһәрдән икмәк отряды килгәч, Миңнулла, җиң сызганып, отрядка булышып йөри, ахыр чиктә Маликның яшерен базын табып бирә. Шуннан чыккан икмәкнең бер өлеше, закон буенча, тапкан кешегә тия икән. Миңнулла абзагыз нишли! Тота да. Петербург эшчеләре ашасын дип, икмәктән баш тарта. Ә бит шул көнне Хупҗамал түти белән алар соңгы оннарын пешереп ашаганнар. Күренә ки, Миңнуллада хосуси милекчелек чире алай ук ташып тормый. Шул ук Миңнулла, советның иң актив члены, ярлыларның «атаманы» булуына карамастан, алпавыт утарыннан алып кайткан өч атның икесен алырга теләүче көрәштәшләренә кендек тотып каршы тора. Хикмәт, күрәсең, хосуси милекчелектә генә түгел. Кәҗә бәтие чаклы аты бепән бөтен авыл каршында адәм көлкесе булып йөри торган Миңнулла гомер буе яхшы атка тиенү хыялы бепән яшәгән икән, аңардан ни көтәсең! Селек кебек өч ат киртәңә килеп кергәч, «сыйнфый сыйфатның да бер мәлгә чигенеп тора икән шул. Яисә Гафиятне алыйк. Ул таза тормыш- яы урта хәлле крестьян. Комсызның комсызы. саранның сараны. Үз шырпысын сызмас, уз тәмәкесен тартмас. Хатыны казанга чумар салганда да санап тора икән. Кыскасы, иртәгәге кулак бу. (Чынлап та, «Канатланыр чак» китабыннан күренгәнчә, нзл чорында, батрак тота башлап, ул кулакка әверелә язып кала.] Әнә шул потенциаль кулак, >чке икеләнүләрдән азат булмаса да, трилогиянең баштагы ике кисәгендә Миңнуллалар арасында иери, авыл Советы члены буларак, ярлыларга турылыклы кала. Шунысы кызык, хуҗалыгы ягыннан Гафияттән күп калыша торган Габсаттар ачлык елны Малик кулында коралга әйләнгәндә дә, Гафияг Миңнуллалар белән араны езми. Хикмәт урта хәлле крестьянның, алпавытлар кире кайтмагае дип. Советка сыенуында гына түгел, әлбәттә. Хикмәт, моннан тыш, Гафият белән Малик арасында күп еллардан бирле килә торган шәхси дошманлыкта. Күпмедер печән ечен башланып, бер тапкыр якалашуга китергән, соңрак исә кесә эчендә йодрык күрсәтүдән, күп дигәндә. Малик хуҗалыгына вак-тәяк зыян китерүдән узмаган (кемле белән керешмә!) дошманлый була бу. Менә моны без әлеге «индивидуаль үзәкаиең характерлы мисалы итеп карыйбыз. Бүтән персонажларга озаклап тукталырга хаҗәт юк. Алариың да һәркайсысы — берсендә калкурак, икенчесендә тоныграк булса да — индивидуаль характерга ия. Якуп беренче китапта образ буларак игътибарны бии үк җәлеп итми иде. Әмма икенче китапта байый, күркәмләнә бара. Дошман лагерендагы персонажлардан Малик кулак яисә Дәүләтъяров турында да берсе «кулак», икенчесе «милләтче» дигән язу ябыштырылган курчаклар дип әйтел булмый. Икесе дә — җанлы кеше, икесе дә — индивидуаль һәм типик сыйфатларның уңышлы җыелмасы. И. Газиның без тукталып киткән һәм биредә телгә алынмаган күп кенә персонажлары, күреп үткәнебезчә, реалистик принциптан чыгып иҗат ителгәннәр. Ләкин бу әле аларда сәнгатькә хас арттыру, калкытып кую. үткенәйтү, романтизмнан килә торган кайбер алымнарны куллану юк дигән сүз түгел. Әмма болар барысы да чама тойгысын югалтмыйча эшләнгән. Романтизм алымнары да реализм принципларында күзгә кереп тормас дәрәҗәдә эрелгән. Шул ук вакытта кеше образын романтик планда тасвирлау да И. Газига ят түгел. Моның бер чагылышын «Без әле очрашырбыз» повестенда күргән идек. «Онытылмас еллар» романында да язучы вакыт- вакыт әнә шул алымнарга морәҗәгать итә. Бу яктан, мәсәлән. Федюшкин, Шәрифҗан. Мәгъсүмә образлары һәм алар катнашкан вакыйгалар кызыклы. Федюшкин әсәргә күк күкрәтеп килеп керә, күк күкрәтеп яши. корәшә. абына-сертенә, чатлыботлы якларын күрсәтеп куя. Ахыр чиктә, укучының мәхәббәтен яулап алып, һәлак тә була. Башта бик артык күзгә ташланмаган Шәрифҗан тора бара укучы күзендә үсә, зурая, мәһабәт фигурага әверелә. Чека председателе дәрәҗәсенә ирешкән Шәриф- җан, билгеле, үзенең кызып галифесы һәм күи курткасы белән генә түгел, бәлки революциягә чын күңелдән бирелгәнлеге, кызу канлы булуы һәм тәвәккәллеге белән аерылып тора. Укытучы кыз Мәгьсүмәгә булган кайнар һәм куәтле мәхәббәте аны тагын да яктыртыбрак җибәрә, образга салынган романтик буяуларны тагын да куерта тешә. Мәгъсүмә турында исә тәнкыйтьче сүзләрен кабатлау белән чикләнү дә җитәр тесле. «Романтик югарылыкка күтәреп» сурәтләнгән бу кыз «бетен романга лирик җылылык» биреп тора. Романтизмнан килә торган әнә шул алымнар әсәрнең реализмы белән һич тә каршылыкка керми, киресенчә, аны эчтән яктырта, баета, калкыта тешә. Тагын шуны әйтәсе килә: «Онытылмас еллар» романында, шул заманның нәкъ үзендәгечә. драматизм һәм комизм, күз яше һәм елмаю, кан һәм яшәү дәрте, үлем һәм тормыш бер-берсе белән аралашып килә, бер-берсеи тутыра, тулыландыра. Шулай итеп, безнең күз алдыннан дистәләгән җанлы геройлар, дистәләгән язмышлар уза. һәм бу геройларны теге яки бу принципның кеше кыяфәтендәге гәүдәләнеше генә дип әйтә алмыйсың. Шуп ук вакытта һәр персонажның шәхси язмышы тегеләйме, бопаймы революциягә килеп тоташа. Әнә шушы гаҗәеп тере геройлар, революциянең олы хакыйкатен гәүдәләндерү белән бергә, аның татар халкы тормышындагы үзенчәлекле бизәк һәм оттенокпарын ачып бирәләр. Трилогия тарихка гади иллюстрация булудан, әлбәттә. бик ерак тора. С. Сафуанов китабына тотына-тотына, без И. Газиның иҗаты буйлап атладык һәм «Онытылмас еллар» эченә килеп кереп, беркадәр гизгәч, юлыбызны тогәлләдек һәм күрдек: язучының иҗат гомере гаять кызыклы һәм гыйбрәтле икән. Аның бик куп әсәрләре, местәкыйль кыйммәткә ия булу белән бергә, иҗатында манара булып калкып тора торган романы дәрәҗәсенә күтәрелү эчен баскыч булып та хезмәт иткәннәр. Тагын Тукай күз алдына килә. Гүяки ул. чак кына елмаеп, болан ди: «Рәхмәт, туганнар, сүземне екмадыгыз. Әйберне таный беләсез икән».