МУСА КӨРӘШТӘШЛӘРЕ
Әхәт Аднашев Быелның 25 августында Плетцензее дигән фашист төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның сугышчан ун көрәштәшенең батырларча үлеменә чирек гасыр тулды. Безнең журнал битләрендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең ничек җәзалап үтерелүе турында немец язучысы Леон Небенцаль тапкан яңа документлар хакында әйтелгән иде инде (tКазан утлары». 1968 ел, № 5). Без түбәндә укучыларга язучы Р. Мостафинның герой-шагыйрь- нең моңа кадәр билгеле булмаган көрәштәшләре турындагы язмаларын тәкъдим итәбез. ны җәзалап үтерү турындагы карточкада белешмәләр бик аз: 1918 елның 12 декабренда Петропавловск шәһәрендә туган. Сугышка кадәр ниндидер Штецнайк дигән җирдә торган. Атасы Мәхмүт Аднашев белән анасы Өммикамал Аднашева да шунда яшәгәннәр, һөнәре буенча пешекче (?) булган. Өйләнмәгән. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 33 минутта үлгән. Үлемнең сәбәбе — башын кисү. Шулай да бу белешмәләр эзләнүне башлап җибәрү өчен җитәрлек иде. Яңа документлар табылу турында «Казан утлары» журналында материаллар басылып чыкканнан соң, укучылардан күп кенә хатлар килде. Хатларның берсендә Мәхмүт Аднашев белән Өммикамал Аднашеваларның (кыз чактагы фамилиясе Билалова) Мамадыш өязендә туып үсүләре һәм революциягә кадәр үк Петропавловск шәһәренә күчеп китүләре турында әйтелгән иде. Икенче бер укучы Петропавловск шәһәрендә 1918 елгы загс архивы документларын актарган, ләкин, барлык документлар да исән-сау саклануга карамастан, Аднашев турында бернинди дә белешмә таба алмаган. Кайбер укучылар үзләренең киңәшләрен яздылар. Мәсәлән, Түбән Кама шәһәреннән Мулюков безгә билгеле булмаган Штецнайкның, мөгаен, элеккеге алтын приискасы, хәзерге Төньяк Казагыстан өлкәсендәге Степняк шәһәре булырга тиешлеге турында әйтел язды. Ә бу өлкәнең үзәге — Петропавловск шәһәре. Мин Петропавловск шәһәрендә чыга торган «Ленинское знамя» газетасына мәкалә яздым. Анда Аднашев турында үземә билгеле булган белешмәләрне әйттем. Мәкалә газетада басылып чыгуның икенче көнендә үк редакциягә заводларның берсендә мастер булып эшләүче Наил Моратов килә. Ул Аднашевларны яхшы белүе, чыннан да аларның Степняк шәһәрендә яшәүләре турында сөйли. Пенсионер Бакиев та редакциягә бу турыда яза. Аларның әйтүе буенча, Әхжтнең әнисе инде вафат икән, ә әтисе 1958 елны пенсиягә чыккан. А ■Ленинское знамя» хеберчесе В. Шестерников, болар турында белгеч. Степняк шәһәренә китә. Аднашевларны анда күпләр беләләр икән: беренче очраган кеше үк Шестерниковка аларның өен күрсәтә. Мәхмүт агай «Золотопродснабята туктаусыз егерме биш елдан артык кассир булып эшләгән карт коммунист, шәһәрнең хөрмәтле кешесе икән. Өйләре янында зур ботакларын киң җәеп үсеп утырган өрәңге агачын моннан утыз еллар элек, армиягә китәр алдыннан. Әхәт утырткан булган. Шостөрниковны, инде сиксән яшь булуына карамастан, әле аягында шактый ♦ ҺЫКбасып йөрүче, чал чәчле карт каршы ала. и В. Шестерников. танышу белән үк, нинди максат белән килгәнен әйтә. Улының о исемен ишеткәч тә Мәхмүт агай йөрәген тотып һушыннан яза... Җәзалап үтерү турындагы белешмәләр дөрес булып чыга. Бары тик туган елын 2 гына ялгыш язганнар. Әхәт 1918 елда түгел, 1917 елда туган икән. Петропавловск 3 шәһәрендә җидееллык татар мәктәбен тәмамлаган. 1929 елда Аднашавлар гаиләсе ь Степняк шәһәренә күчә. Әхәт Щучинск укуукыту комбинатында бухгалтерлар курсына да укый. Ләкин аңа бухгалтер булып эшләргә туры килми, 1938 елны армиягә алына. < Көнбатыш Украинаны һәм Белоруссияне азат итүдә катнаша, аннары Львов шә- i һәрендә кавалерия частьларында хезмәт итә. Командование аны кече командирлар мәктәбенә укырга җибәрә. Мәктәпне отлично билгеләренә генә тәмамлап, Әхәт пу- ♦ лемет расчеты командиры булып чыга. Фашистлар белән сугыш башлануның беренче х көннән үк дошманга каршы көрәш сафына баса. Чигенү ачысын да татый. Ләкин “ аның фронттан язган хатлары җиңүгә тирән ышаныч белән сугарылган. «Әни һәм әти, исәнмесез.— дип яза ул хатларының берсендә —Сезгә кайнар н фронт сәламе җибәрәм һәм тормышыгызда, эшегездә уңышлар теләп калам. Q Гитлер бандаларын җимерүгә катнашуны бөек намус эшем дип саныйм. Без g анарны кыйныйбыз һәм яңа көч белән кыйнарбыз. Фашист козгыннарының тырнакла- д ры ычкынмаслык булып кысылып калуы хәзер һәркем өчен ачык... Алар безнең илебез “ киңлекләрендә һәлак булып калачаклар. Хәрәкәттәге Кызыл Армия, хәрби почта станциясе №264, 12 сентябрь, 1941 ел». а. 1942 елның 8 февраленда язган хатында ул болай ди: «Полк комсомол бюросының җаваплы секретаре булып эшлим. Шунда сүземне бөтерәм — вакыт юк. Гел алга һәм алга барабыз. Өченче гвардия кавалерия полкы». Кадровый хәрби кеше, политрук, полк кадәр полкның комсомол җитәкчесе, чын коммунистленинчы Әхәт Аднашевның фашист әсирлегендә яшерен оешма җитәкчеләреннән берсе булуы әлбәттә очраклы мәл түгел. Әхәт фронттан соңгы хатын 1942 елның 27 маенда җибәрә. Берничә ай хат килмәгәч, атасыанасы, борчылып, ул хезмәт иткән частька хат язалар. Мәхмүт ага белән Өммикамал апа ечен, туганнары өчен бик зур кайгы алып килә җавап хаты. ■Исәнмесез, минем дустым Әхәт Мәхмүтовичның гаиләсе! —дип яза Әхәтнең фронтташ иптәше.—Сез Әхәтнең язмышы белән кызыксынасыз. Ул Смоленекида регуляр гаскәрләр белән кушылу өчен барган сугышларда 1942 елның июлендә үлде. Бу турыда безнең полкның политругы да әйтте. Ул аны күргән. Шулай итеп Сезнең улыгыз инде исән түгел. Ул батырларча һәлак булды, соңгы сулышына кадәр хәшәрәтләрне кырды. Без, аның якташлары, исән-саулар, һаман бер үк полкта хезмәт итәбез. Улыгызның үчен алырбыз». Бор ай чамасы вакыт үткәч, фронттан тагы бор хәбәр килеп тешә. «Шуны хәбәр итәм,—дип яза подполковник Горбачев.—Көнбатыш фронты буенча 1942 елның 11 августында чыгарылган 0888 номерлы приказ нигезендә Әхәт Мәхмүт улы Аднашсв немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командование заданиеләрен үрнәк төстә башкарганы ечен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде». Аднашөвлар күңелендә өмет уяна: бәлки исәндер. Тагын частька ачыклап хәбәр итүләрен сорап хат язалар. Бу юлы килгән җавап ул кадер катгый булмый инде: «Сезнең улыгыз, Аднашев Әхәт Мәхмүт улы. Совет Ватаны өчен барган сугышларда хәрби антына тап төшермәде, фронтта кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтте. 1942 елның августында хәбәрсез югалды». Ә Оборона министрлыгыннан аларга: «Үлгәннәр исемлегендә дә, ярадан үлгәннәр исемлегендә дә, хәбәрсез югалганнар исемлегендә дә юк», дип җавап бирәләр... Мәхмүт ага Аднашев 25 ел буена шулай итеп улы турында берни дә белмәгән. Кызганычка каршы, безгә әле Әхәтнең яшерен оешмадагы эшчәнлеге билгеле түгел. Без аның, беркайчан аш-су белән шөгыльләнмәвенә карамастан, үзен пешекче дип яздыруын гына беләбез. Димәк, конспирация шуны таләп иткән. Едлин группасының исән калган членнары да, Берлин оешмасына катнашучылар да аның турында белмиләр. Мөгаен. Әхәт Аднашев, нык әзерлекле егет буларак, яшерен оешмада махсус үзбаш эш башкаргандыр. Сәлим Бохаров Аның исеме дә Леон Небенцаль архивлардан Шарлоттенбург загсы документларын тапкач билгеле булды. Муса Җәлил көрәштәшләре турындагы унбер карточканың берсе Башкортстан егете, моңа кадәр исеме билгеле булмаган Сәлим Бохаров турында иде. Бу документның сүзгә сүз тәрҗемәсе болай: «Берлин. Шарлоттенбург. 26 август, 1944 ел. Кара эшче Сәлнм Бохаров. месел- ман, Уфадан. Дортсагайда (!) яшәгән. 1944 елның 25 августында, 12 сәгать 36 минутта Берлинда. Шарлоттенбургта, Кенигсдам. 7 дә үлде. 1915 елның 15 июнендә Заргайда (!) — Уфада (Россия) туган. Атасы — Гиматов-Бохаров. Анасы — Сабира Бохарова, кыз чагында — Фариза (!) Ул (Сәлим Бохаров, ред.) Мария Бохаровага — кыз чактагы фамилиясе Кечу — өйләнгән булган. Берлинда, Мантейфельштрассе. 10 да торучы надзиратель ярдәмчесе Пауль Дюррхауэрның телдән күрсәтүе буенча язып алынды. Аңа бу белешмәләр билгеле һәм ул үлемнең шаһиты булуы турында әйтте. Укылды, расланды һәм кул куелды — Пауль Дюррхауэр. Төп нөсхә белән тәңгәл килүе раслана. Берлин, Шарлоттенбург, 26 август, 1944 ел. Загс хезмәткәре: Глюк кушуы буенча. Үлемнең сәбәбе — башын кисү». Документтан күренгәнчә, Бохаровны иң соңыннан җәзалыйлар. Аның күз алдында фашистлар өч минут саен ун иптәшен эшафотка менгерәләр һәм җәзалап үтерәләр. Регистрация номерыннан күренгәнчә, Сәлим Бохаровны җәзалау турында карточка да иң соңыннан тутырыла. Глюк ашыккан: алдагы төндә бомбага тотудан үлгән кешеләрне дә исәпкә алырга кирәк булган. Баштарак «җәзалап үтерүнең шаһиты» Пауль Дюррхауэр аңа немец колагына бик үк ятышлы булмаган татар исемнәрен хәрефләп әйтеп торган булса, соңгарак, ахры, Глюк ничек аңласа шулай теркәп куйгандыр. Болай да инде ул җәзалап үтерүгә киткән вакыттан да озаграк язып маташкан. Менә шуңа күрә дә карточкада төгәлсезлекләр күп. — Кем булган соң ул Бохаров? Бу сорауны мин исән калган җәлилчеләрнең барысына да диярлек бирдем. Җаваплар канәгатьләнерлек булмады: берсе дә Сәлим Бохаровны белмәделәр, аның турында ишеткәннәре дә юк. Рушат Хисаметдиновча, Сәлим Бохаров, Әхәт Аднашев кебек үк, Крушинодагы яшерен оешма члены булырга тиеш. Ә бу оешманың эшчәнлеге турында, кызганычка каршы, без әле бик аз беләбез... Бердәнбер һәм бик күп мәртәбәләр сыналган ысул калды: матбугат аша мөрәҗәгать итү. Ләкин бу юлы минем мәкаләгә карата бик озак хатлар килми торды. Ниһаять, 1968 елның ахырында Башкортстанның Миякә районыннан Бохараевлардан хат алдым. Алар кулына «Казан утлары» журналы очраклы гына килеп кергән һәм алар, минем мәкаләмне укыгач, Сәлим Бохароа безнең туган кеше тугелме икәи, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Үзара хат азыша башладык. Шул хатлар буенча түбәндәгеләр билгеле булды: Галләнур Мостафа улы Бохараев 1916 еллар тирәсендә Кыргы-Миякә авылында туган. Сугышка кадәр Миякә дәүләт банкысында бухгалтер булып эшләгән. Аңа кадәр Казанда бухгалтерлар курсында укыган. 1940 елны армиягә алынган. Башта Алкино станциясендә хезмәт иткән, аннары Троицк шәһәрендә полковая школаны бетергән һәм Латвия ССРның Двинск шәһәренә күчерелгән. Соңгы хаты 1941 елның 17 июнендә язылган. Шуннан соң—менә инде тиздән утыз ел тула — аның язмышы турында бернинди хәбәр юк. Дерес, Бохараевлар үзләре дә эзләтү чарасын күрмәгәннәр— аларга әйткәннәр: мондый зур сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләп табу мөмкин түгел, дигәннәр. Бер нәрсәне искә төшерик: 1942 елның җәендә Двинск янындагы лагерьда хәрби әсир Гумеров (Җәлил) булган. Ләкин... Нәтиҗә чыгарырга ашыкмыйк. Шулай итеп, фамилияләр шактый якын, ләкин исемнәр туры килми. Атасының исеме документта, кызганычка каршы, күрсәтелмәгән. Гиматов-Бохаров дигән ике фамилия каян килгән? Бу турыда Бохараев туганнары берни дә әйтә алмадылар. Әсирлектә совет кешеләренең бүтән фамилияләр һем исемнәр белән йөрүләре безгә мәгълүм Җәлил — Гумеров, Гарәф, Фәхретдинов— Дим Алишев, Гайнан Курмаш — Григорий Курмаш исемнәре белән йәргән. Кайбер аерымлыкларның булуы табигый. Әмма туган җире, соңгы эшләгән урыны (алары буталырга да мөмкин) һәм әнисенең исеме туры килми. Галләнурның әнисе Гәлҗамал исемле, Сабирага да, Фәризә яки Фәридәгә дә туры килми. Шулай ук Галләнурның туган елын да табыл булмады. Таныклык язуы сакланмаган, хәтта әнисе дә туган аен һәм кәен хәтерләми. Күренгәнчә, охшаш булмаган моментлар охшашларына караганда күбрәк тә Ләкин бу версияне яклый торган бер деталь бар: Галләнурның хатыны Мария Куч исемле рус кызы. Мондый сирәк очрый торган фамилиянең туры килүе очраклы гына булырга мөмкин түгел... Кызганычка каршы, хәзергә әле Мария Кучның табылганы юк. Ул Миякә районыннан күптән инде киткән һәм Бохараевлар белән бәйләнеш тотмый. Ә балалары булмаган. Мөгаен, ул хәзер бүтән фамилия белән йәри торгандыр. Эзләнүләрнең әле хәзергә нәтиҗә биргәне юк.