МУСА ЭЗЕ КАЛГАН КОЛХОЗДА
Юл буенда тегермән буена, тирән ярлы инешнең ике ягына урнашкан. Күрер күзгә суы да әллә ни түгел бу инешнең. Ләкин язгы ташулар, көчле яңгырлар вакытында шаулап, ярсып ага торган сәер гадәте бар. Казан — Уфа тракты буйлап Чаллы ягыннан бу таба килүчеләр басу читендәге матур итеп эшләнгән капканы һәм аңа язып куелган: «Сезне Муса Җәлил исемендәге колхоз тәбрикли»,— дигән язуны күрмичә калмый. Басу түрендәге калкулыкта канатларын тырпайтып утырган җил тегермәне исә гаҗәпләндерәчәк аларны. Түбән Чөнки авыр сугыш елларында җил тегермәне дә кешеләргә зур хезмәт күрсәтте, аның канатлары иртә таңнан кичке караңгыга кадәр шыгыр-шыгыр әйләнде. Әмма хәзер ул борынгы ата-бабалар истәлеге, искә дөнья белән яңа дөнья алышынган шаулы көннәрнең бер шаһите генә булып калды. Шул тегермән яныннан бераз түбәнрәк үтүгә, сине заманча җиткерелгән алты почмаклы нарат бүрәнә йортлар, төзек каралтылар, җәмәгать биналары каршы ала. Зур гына ике авылдан торган бу колхоз Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә. Иншар истәлегеннән бер-ике сүз ...Мусаның Минзәләдә политработниклар әзерләү мәктәбендә укыган чагы. Көн саен уку, өйрәнү, көн саен әле ныклап күнегелмәгән хәрби эш — шәһәрнең тын урамнары буйлап урап керергә дә вакыт калмый. Шулай да Муса үзенең һәр буш сәгатен файдалы итеп тота белгән. Бер карыйсың, ул инде райкомда була, икенче зның беренче сулышы сизелу белән ук бу свзәк тауның карлары күзгә күренеп шиңә башлый, соргылт твс ала, челтәрләнә. Беренче гөрләвекләр дә шул тау битеннән үзәнлеккә таба ашыгаашыга юл салып үтәләр, Кәрлә имәннәр, зифа каеннар арасыннан җәйнең беренче җырчылары — кәккүк тавышлары ишетелә. Шушы тау итәгенә Түбән Тәкермән авылы сыенып утыра. Икенчесе — Югары Тәкермәне — арырак, олы юл Тәкермәнгә юл тоткан көзге матур кичтә, ихтимал, Муса Җәлил дә шул тегермәнгә күз сала-сала моңсу уйларга бирелеп үткәндер. Ул вакытта бу гаҗәп тоелмагандыр. карыйсың. китапханәдә газета-журнал арасында күмелеп утыра, әкренләп якын-тирә колхозлар да аны үзенә тарталар. Хәрби тон белән кисәтел-әйтеп торырга яраткан командирлар да шагыйрьнең нигә болай тынгысыз йерүен, күңел кичерешләрен аңлый төшеп, аңа бераз гына йомшаклык күрсәткәндәй итә башлыйлар. һәм менә шуннан файдаланып, көннәрнең берендә. Муса Җәлил Минзәләдән утыз-утыз биш чакрым ераклыктагы Түбән Тәкермән авылына килеп юлыга. Шушы ♦ авылда яшәүче Иншар Әлькарәмованың әнисе белән рабфакта бергә укыган икән < ул. Аның мондалыгын каян белгән дә, каян эзләп таба алган Муса»! Шатлыклы очрашу, керосин лампасының тонык яктысында таң атканчы утырып 2 сөйләшүләр. Иншар болай дип искә ала: «Бервакытны Муса абый миңа: «Ничә кил- § сәм дә. син эш белән мәшгуль. Минем сиңа шигырь язып бүләк итәсем килә. Шуны- “ сы кызганыч, исемең рифмалашмый!» — диде. Болай гына, шаяртып кына әйткән аны Муса, рифмасын да таба, Иншарга багыш- £ лап шигырь дә яза ул. Минзәләдән китәр алдыннан Муса, саубуллашу өчен дип, яңа- 3 дан Төкермәнгә килә һәм Иншарга болай ди: «Сеңелем, мине онытмагыз. Мин хат а язармын, ә сез җавапсыз калдырмагыз. Шулай язышып торырбыз...» Шагыйрь фронтка чыгып киткәндә, минзәләлөләр белән дә саубуллаша. «Исән < кайтсам, тагын күрешербез»,— ди ул. Тәкермән якларына да килеп чыгарга исәбе > була аның. Әйе, әгәр исән-сау әйләнеп кайтса, үзенең кайбер эзләре калган бу ” якларга тагын бер килми калмас, бүгенгә тәкермәнлеләриең эшләрен, тормышла- ♦ рын күреп сокланыр иде. Алар турында яңа шигырьләр тудырып, йөрәгендәге иң — җылы хисләрен җиткерер иде. Алар моңа лаек. Эш сеючән күркәм кешеләр яши бу S колхозда. Хыяллары да, уйлары да канатлы аларның. Бүген мин шуларның берсе, күп еллар инде хуҗалыкны җитәкләп баручы коммунист Бижан Камалов турында кыска гына итеп сөйләргә телим. &• с га Кулга дилбегә алганда " Бу хуҗалык, башкалар белән чагыштырганда, районда иң арттагылардан санала иде ул елларда. Сугыш михнәтләре үзен нык сиздерә иде әле. Басуларны чүп үләне и. басып киткән. Техника җитмәгәнлектән, туфракны җиренә җиткереп эшкәртә алмый- 5 лар. Гектардан күп булса 5— 7 центнер уңыш җыеп алына Туган авылларын ташлап. о Пермь якларына китүчеләр күбәйде. Ә колхозның үзендә басудан фермага көнлек ° салам кайтартырга да кешө җиткереп булмый иде. Менә шундый авыр елны коммунист Бижан Камалоаны колхоз председателе итеп сайладылар. — Дилбегәне сиңа тапшырабыз,— диделәр аңа.— Арык булса да тәртә арасында ат, дилбегәне син ничек тартсаң, ничек куаласаң, ат шулай атлар... Авыл туфрагында аунап, чирәмендә тәгәрәп үскән кеше ул Бижан Камалое. Фронтта булып кайтты. Аннары МТСта хисапчы эшен башкарды. /ЛТСлар бетерелгәч, колхозга бухгалтер итеп җибәрделәр. Исәп-хисап кешесенең эше. бер караганда, шалт-шолт счет төймәләре тартып, кенәгәләргә саннар яэып-сызып утыру гына югыйсә. Ләкин Бижан Камалов идарәдә утырырга яратмый иде, ничә карасаң да аны басуда — колхозчылар, механизаторлар янында күрергә мамкин иде. Ул басуларга гашыйк иде. Менә хәзер вны ике авылдан торган зур колхозның председателе иттеләр. Күз күреме җитмәс иркен басулар — йәре дә, күзәт тә. колач җәеп эшлә дә... Кулына тоттырган әлеге «дилбегәне» тарткалый башлаганчы, Бижан Камалов авыл коммунистлары белән тагын бор мәртәбә чын күңелдән сөйләшеп, киңәшеп карарга булды. — Я, ком нәрсә әйтергә тели» —диде председатель —Бу мәлгә әллә сез борчыл, мыйсызмы» Күршө хуҗәмәтлелор ел саен уңышны арттыралар, ә боз бер урында таптанабыз. Кай җиребез ким алардан» Кемдер шунда, тынлыкны бозыл, авыз эченнән генә зарланып алды: — Җир начар бознең, иптәш Камалов, алардагы кебек чыбык төртсәң, тәртә үсәрдәй җирләр юк бездә! » шка башлауның баран Күршеләр ярышка яыккакнар иде инде алар Лакин Бижан ва. Галимжаи да жонж бер-Серсеиа сиздермәделәр, күңелләрендә сер итеп саклап килделәр. Шулай да кезге явымлы кеннәрнең берендә, күршесе Галимҗан Газизоа белән очрашып сөйләшкәндә, болай дип ычкындыруың үзе дә сизми калды Бижан: — Аптырыйм әле, күрше, бу арада райком секретаре безне нигәдер бер чама белән улчи башлады?! Сез күпме уңыш алсагыз, без дә шулкадәр җыеп алырга тиеш булабыз Сез күпме сөт саусагыз, без дә шулай саварга тиеш... Галимҗан Газизов күршесенең тел төбе кая таба баруын аңлап алды булса кирәк, бер мәлгә үзалдына көлемсерәп торды да: — Ә нигә гаҗәпләнәсең моңа, секретарь дөрес эшли, минемчә,—диде.—Колхозларыбыз арасы кул сузсаң, кул җитәрлек кенә бит. Шулай булгач, эшебездә дә әллә ни аерма булырга тиеш түгел, дип уйлыйм. __ Юк шул, дускай, сезнең белән тиңләшергә безгә әле маңгай тирен чиләкләп агызырга кирәк,— диде Бижан Камалов. Ләкин эченнән ул үзе башкарачак фикердә, ягъни күршесенең сүзләре белән килешү ягында тора иде. Әмма аның сабыр табигате моны һаман да сиздертмәскә азапланды. Алар крлхоз идарәсе бинасы янында туктап калдылар. Көзге вак яңгыр сибәли иде. Аяк асты юеш. Як-якка ком-таш чәчрәтеп, олы юлдан бер өзлексез машиналар үтеп тора. Күршесенең болай гына, хәл-әхвәл белергә генә килмәгәнлеген яхшы сизенеп тора иде Галимҗан Газизов, чөнки бергә МТСта эшләгән чактан ук күзәтеп, өйрәнеп килә: сәер холыклы кеше Бижан Камалов. Артык күп сөйләшмәс, урынсызга авыз күтәреп мактанырга да яратмас, әмма яхшылыкны тиз күреп ала, аны ныгыта белә, мөмкин булмаганнан ким эшләнсә, үзалдына гарьләнә, тынычсызлана горган кеше. Бу минутларда күршесе турында әнә шундый уй-фикер йөрткән Галимҗан Газизов эчке бер мәгънә белән болай дип куйды: — Бижан дускай, әйтсәм әйтим инде, сезгә хәзер чиләкләп тир түгәсе юк. Безнең үкчәгә нык басып барасыз. Әйе, бастыгыз да инде. Менә дигән механизаторларың бар хәзер. Хәтерлисеңме, теге чакта ничек зарлана идең! Аннары урамнарга су керттең, ә без әзерләнәбез генә. Түбән Тәкермәндәге Культура йортыгыз үзе ни тора! Районның бер колхозында да юк бит әле ул. Тынлы оркестр да алып куйдыгыз, музыкантлар әзерлисез. Ә менә без олы юл өстендә утырабыз. Минзәләгә баручысы да, Чаллыга үтүчесе дә карап, күреп китә. Рәтле клуб та юк бит, әнә һаман шул җимерек мәчет бинасы... — Ә мин сине таштан бик олы Культура сарае эшләтергә җыена дип ишеттем, проектын да кайтарткансыз түгелме соң инде? •Менә бит ул, барысын да ишетеп, белеп тора) Юкка гына үткән-киткән саен хәл белергә туктамый икән». — Җиткереп булмый, күрше, җиткереп, барысы да кирәк,—диде Галимҗан Газизов, сүзне икенчегә борып.— Менә мин әйтәм, бездә, Хуҗәмәттә, колхозара бала тудыру йорты салырга иде. Өч колхоз бергәләп, әйтик, сез, без, «Ленар» колхозы.» — Начар уй түгел, мин үзем дә шул фикер белән килгән идем әле.— дигән булды Бижан Камалов.— Бала тудыру йорты гына түгел, урта мәктәп тә салдырырга иде. Күршеләр бит, араларыбыз 2—3 чакрым гына. Ә балаларыбыз урта белем алу өчен уннарча километрга йөриләр. Шушы сөйләшүдән соң ике күрше колхоз арасындагы элемтә, иҗади дуслык тагы да ныгый төште. Алар бер-берсенең эшен элеккечә көнләшеп кенә күзәтмиләр хәзер, чын-чынлап ярышалар, кирәк чакта үзара ярдәм дә итешәләр. Муса җәлил- леләр Куйбышев исемендәге колхозга киләләр, тәҗрибәләрен өйрәнәләр, кимчелекләре булса, күзләренә карап әйтәләр, киңәш бирәләр, ә куйбышевлылар үз чиратларында Тәкермәнгә баралар, карыйлар, сораштыралар, файдалы тәкъдимнәрен әйтеп калдыралар. Хәзер Хуҗәмәттә колхозара бала тудыру йорты эшли. Таштан бик зур ике катлы урта мәктәп җиткерелә. Ике күрше колхоз бергәләп эшләделәр һәм эшлиләр аларны. Кулга-кул тотынып, яңа уйлар һәм яңа планнар белән алга атлыйлар алар Җитәкче дә, тәрбияче дә Кайберәүләр колхоз председателен кичләрен бригадирларга иртәге эш ечен наряд бирүче, идарә утырышлары үткәрүче, колхоздагы эшләргә контрольлек итүме хуҗалык кешесе сыйфатында гына күз алдына китерергә гадәтләнгәннәр. Ихтимал, кайчандыр ул шулай булгандыр да. Әмма бүгенге колхоз председателе ул җитәкче ♦ генә түгел, бәлки колхозчыларның иң якын киңәшчесе дә. тәрбиячесе дә. Менә Бижан Камалов бүген дә, хуҗалык мәшәкатьләрен читкә куеп, колхоз иде- g рәсендә бер егет белән сәйләшеп утыра. Кичә кич клубта гауга күтәргән, к Маңгае өстендә бәрчөк-бөрчек тир калка башлаган егетебез бер мелгә ык-мык килеп торды. — Менә бит башкалар белән сүз көрәштерергә осталыгың бар, • минем белән » юк. Димәк, аз укыйсың китапларны, аз. Менә шул, егеткәй, хәзер ук китапханәгә төшеп, Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» дигән китабын яздырып ал. Ул аны фашистлар тоткынлыгында чакта, муенына палач балта салырга әзерләнгән көннәрдә язган. Менә бит нинди була чын патриот! Сиңа үз колхозыңның патриоты булу ечен тырышырга кирәк. Китапны укып чыккач, килерсең, миңа эчтәлеген сөйләрсең. Егет чыгыл киткәч, идарадә без икәү генә калдык. Шунда Бижан Камалов миңа моннан берничә ел элек комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән Нәгыйм Фәх- разиев белән ничек җәфа чигәргә туры килгәнлеген сөйләп алды. Болай эш ечен җанын-тәнен бирүче кеше була ул, техниканы да ярата. Ләкин эчүчелеккә бирелеп киткәч, бу әйбәт сыйфатларын югалта башлый. Көн саен диярлек ейдә тавышгауга күтәрә, хатынын кыйный, аны өйдән куыл чыгару дәрәҗәсенә барыл җитә. Бригадир аның белән бер дә, ике дә сөйләшә, кулыннан килгәнчә чарасын күрә, кисәтеп тә карый. Ләкин атна-ун көн басынкы йөргән Нәгыйм «яшел елан* агуы эләгүгә, яңадан начарлана башлый, Көннәрнең берендә колхоз председателе аны үз янына чакыра. Нык әйтә ул аңа, борычлап та, суганлап та. — Сезнең кебек чакта без сырты кейген атларны йегәиеинен сәйри-сейри сабан сердек, җир тырмаладык, чәчтек. Ә бүген синең кулда арык ат түгел, ер-яңа куәтле комбайн! Акчасын да, ашлыгын да чумырып бирәбез Сиңа колхоздан кадар- хермәт, ә син аңа рәхмәт әйтәсе урында, таш ыргытасың. Әйе, бу кыйланышың таш ату белән бер ул! Кая синең кешелек намусың, кая оятың?! Бижан Камалоаның бу сүзләреннән, шелтәсеннән соң кычкырып җылал җибәрер млге килгән Нәгыйм, башын түбен салындырып, телсез көшедәй тын кала. — Соңгысы, Бижан абый, кичерегез,—ди ул, ниһаять, авыр сулап.—Гафу итегез. башка бер кайчан да... Әйе. ул елларда председательгә бер Нәгыйм белән генә түгел, аңа охшашлы башка бик күп кешеләр белән сөйләшергә, киңәш бирергә туры килгән. Хәзер инде аларның тормышларында зур үзгәрешләр булды. Иң әһәмиятлесе: бу колхоз авылы кешеләре арасында яңа мөнәсәбәтләр ныгып урнашты, хезмәткә, җәмгыять алдындагы бурычларын үтәүгә карашлары үзгәрде. Колхоз байлыгын арттыруны үзләренең тормыш хәлен тагын да яхшыртуның, бәхетле шат тормышның төп чыганагы дип саныйлар хәзер алар, Рәхмәт сезгә, иптәшләр! Тимерче Галимҗан ага Тимергалин. иртә белән эшкә килгән саен, колхоз мастерское янындагы мәйданчыкта тезелеп утырган комбайннарга, трактор-машина- ларга таба озаклеп карап тора. Никадәр техника) Ел саен өстәлә, ел саен яңара. Әйе, кайчандыр ат дагалаучы тимерчедән башка һөнәр иясе булмаган Тәкермәндә бүген нинди генә машиналар юк та, нинди генә һөнәр ияләре юк) Монтер-электрик, инженер-механик, тракторчы, комбайнчы, ташчы, электросварщик, экономист, киномеханик, музыкант— Әнә шул кешеләр авылның йөзен үзгәртәләр бүген. Урамнарда — су колонкалары. йортларда — Ильич утлары, радио, телевизор. Таштан эшләнгән ике Культура йорты, магазин, мәктәп... БоларНың барысын да колхозның үз осталары, шушы бер-ике ел эчендә генә үсеп чыккан үз кадрлары эшләде. һәм менә бүген колхозның отчет-сайлау җыелышы. Муса җәлиллеләр үз авылларындагы әнә шул матур үзгәрешләрне горурлык белән телгә алачаклар бүген. Колхоз председателе Бижан Камалов докладын башлаганчы, залдагыларга таба күз йөртеп чыкты. Әнә игенче Гаяз Әминов. Аның күкрәгендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены балкый. Агроном Әгъләм Юлдашев, кош караучы Мәрҗән Гарипова СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең медальләре белән бүләкләнгәннәр. Әнә сарык караучы Наҗия Салихҗанова. ISO сум күләмендәге Муса Җәлил исемендәге колхоз премиясенең беренче лауреаты. Шундый ук бер премия комму нист Гаяз Гатауллин җитәкчелегендәге бригадага да бирелде. Әнә шундый тырыш һәм хезмәт сөючән игенчеләр, терлекчеләр белен ничек горурланмаска) Колхоз председателе Бижан Камаловның үзенең күкрәгендә дә орден. Ул — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. — Рәхмәт сезгә, иптәшләр) — дип башлады ул сүзен,—Сезнең уртак тырышлыгыгыз белән колхозыбыз елдан-ел яңа үрләр яулый. Уңыш күтәрелә бара, терлекчелек продуктлары арта. Кайчандыр без күршебез куйбышевлылар кебек уңыш үстерү турында хыяллана, шуңа омтыла идек. Хәзер моңа ирештек, рәхмәт сезгә, иптәшләр!.. Колхоз председателе колхоз алдынгыларын олылап телгә ала, саннар китерә. Куанычлы саннар алар, Муса Җәлил исемендәге колхозның үсеш юлларын чагылдыручы саннар— Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең кайнар эзләре калган бу колхоз җирләрендә иҗади хезмәт кайный, аның кешеләре бердәм омтылыш белән тырышып эшлиләр.