ЛЕГЕНДАР СЕВАСТОПОЛЬДӘ
Юл язмалары Диңгез фонында һәйкәлләр һәм чәчәкләр лга чыгар алдыннан без Усман ага Закиров кабинетына җыелдык. Ул дүртебезне до барлап, күздән үткәрде Д-», гадәтенчә, үзено хас күтәренке күнеп белән: «Менә делегация тулы составта. Татарстан нефтьчеләре килә! — Ярыйсы гына авторитетлы яңгырый бит. о1 Сезне Се- квбул итәрләр. Бетен илгә мәгълүм геройшәһәрнең хезмәт холкына ягышлы, ташып торган колач һәм фантазия! Ә урыны нинди, бухтасы! Табигый шартлары да, стратегик ягы да туры килгән шундый уңышлы урынны табып, шәһәркрепость салырга полководец Суворовның даһиларча алдан күрүчәнлеге кирәк булган Ике йоз ел буена тарих моны күл тапкырлар раслады. .р.>« ге чәчәк ату дәрәҗәсенә күтәрү өчен никадәр гигант коч һәм ты рышлык кирәк булган! Әгәр беренче оборонадан соң аны торгызуга 50 ел вакыт үткән булса, бу юлы ул биш ел эчендә аякка бастырыла Анда яшәүчеләр саны да башта 2 мең булса, ярты елдан 50 меңгә, • хәзер 220 меңгә җитә. Бүген аның Ленин, Нахимов районнарында 40 тан артык эре промышленность предприятиесе бар. Диңгез порты исә илебездәге иң эре промысел базаларының берсе булып тора. Диңгез климаты һәм коньяк кояшының шифалы нурлары бик килешә, ахры, монда хәтта таш кыялар да яшел үсентеләр белән капланганнар Кая гына барсаң да — матур итеп җыештырылган аллеялар, газоннар һәм меңнәрчә чәчәкләрдән торган клумбалар синең даими юлдашларың. Севастопольчеләр көрәшнең алгы сафларында Җәйнең кояшлы бор матур иртәсендә легендар шәһәр безне өнә шулай бульварлары. чәчәкләре белән елмаеп каршылады. Ә кешеләре белен, хуҗалары белән күрешү тагын да күңеллерәк булды. Эшне шеһәр Советыннан башладык. Безнең Андрей Петрович, сүзнең башы итеп, өстәлгә ике шешә чыгарып куйды да гаҗәпкә калган иптәшләргә: «Менә бусы сеэге истәлек бүләге — корабльләргә ягулыкка нитә торган Татарстан нофтә»,— диде һәм хуҗаларны безнең миссия белән таныштырды. Дзигунский үз гәүдәсе белән дошман ДОТын каплаган. Матрос Аверкин, пычак тотып, траншея- дагы фашистлар өстенә ташланган. Рядовой Яцуненко, полк байрагын күтәреп, биеклеккә таба омтыла. Штурмда катнашучы Советлар Союзы Герое Пали- кахин отзывлар журналына: «Диорамада мин үземне (башы бәйләнгән), лейтенант Головняны, сержант Гуньконы һәм башка иптәшләремне күрдемл,— дип язган. Диораманың тирә-ягындагы мәйданында шул вакыттагы күренеш сакланган. Тау башыннан биек һәйкәл күтәрелә, ә томанлы түбәнлеккә «Золотая балка» совхозының җимеш бакчалары һәм виноград плантацияләре җәелгән. Әйе, Севастополь авыр сынауларны кичергән шәһәр. Фотодокументларга һәм күргән кешеләрнең сөйләүләренә караганда, ул көннәрне аңа карарга кызганыч була. Шәһәрдә булган 6400 йорттан берничә генә бина исән кала. Җимерелгән, янып күмергә әйләнгән кварталлар өстеннән ЛЕГЕНДАР СЕВАСТОПОЛЬДӘ Эш барышында без герой-шөһәрнең предприятиеләрендә, культура-көнкүреш учреждениеләрендә булдык, тормышы һем кешеләре белән таныштык. Севастопольнең даны, барыннан да элек, аның кешеләрендә, кешеләренең эшләрендә һәм бүгенге тырыш хезмәтләрендә. Биредә яшәүче халык үзенең тормышы һәм хезмәте белән диңгезгә бәйле. Кешеләр шушы диңгез буенда туалар, башта йөрергә, аннан йөзәргә өйрәнәләр, аның саф һавасын сулап үсәләр. Диңгез аларны чыныктыра, хезмәткә һәм кыенлыкларны җиңәргә өйрәтә. Севастополь — данлы традицияләр шәһәре, дигән идек. Ул традицияләр, иң авыр сынауларны да узып, буыннан-буынга күчә киләләр. Бүген хезмәт фронтында өлкән буынның сугышчан традицияләре кабатлана. Коммунистларча яшәргә! — хәзер бу лозунг тормыш законы булып, кешеләрнең хезмәтләрендә, көнкүрешләрендә һәм уйларында гәүдәләнә. Безгә рудниклар идарәсе коллективы турында сөйләделәр. Болай була: идарәнең эшчехезмәткәрләре уз инициативалары белән өстәмә производство объектлары төзергә керешәләр. Эш сәгатьләреннән соң алар тагын эшкә — тау буендагы төзелеш мәйданына ашыгалар. Нәтиҗәдә — яңа транспортер төзелә. Руда таудан бер километрга сузылган конвейер аша туры фабрикага бирелә башлый. Производство куәте сизелерлек арта һәм бер ел эчендә планда каралган 2,8 миллион тонна урынына 4 миллион тонна руда чыгарыла башлый. Су-канал идарәсендә дә шундый ук күтәренкелек — 440 кешедән торган коллектив членнары барысы да коммунистик хезмәт ударниклары. Шәһәрне су белән тәэмин итү эше аларның ышанычлы кулларында. Василий Усов фронттан туп-туры үзенең гидро- узелына кайта, җимерелгән корылмаларны торгызу һәм монтажлау эшләрендә катнаша. Менә инде 30 елдан артык уп Кара Елганың болганчык суларын фильтр аша чистартып үткәрә. Йөз меңнәрчә кешеләр шул суны эчәләр. Шундагы гидрокорыл- малар системасының өлкән инженеры Евгения Тисленко безне үзенең эшхөлләре белән таныштырып йөрде: тирә-якта диңгез булса да, су мәсьәләсе биредә бик җитди проблема — ул шәһәргә менә шушы йөзәр километрга сузылган трубалар аша, катлаулы юлдан килә икән. Герой-шәһәрдә вакыттан алга үтеп, коммунизм баскычына күтәрелеп килүче разведчиклар күп. Аларның үскәннән-үсә бара торган хәрәкәтләрендә ике йөз предприятие һәм учреждение, өч йөздән артык цех һәм бригада, 55 мең чамасы кеше катнаша. Севастопольдә яшәүче һәр дүрт кешенең берсе укый: — вузлар, техникумнар, кичке мәктәпләр — гөр килеп тора. Уку мәсьәләсе безнең Әлмәт, Җәлил кебек шәһәрләрдә дә начар куелмаган анысы, эшче кеше хәзер укуның кадерен белә. Безне ул гаҗәпләндермәде, безне таң калдырган нәрсә Севастопольдәге соклангыч җәмәгать тәртибе булды. Монда 50 меңнән артык кеше үз теләкләре белән ирекле рәвештә җәмәгать эшләрендә катнаша. Хезмәт ияләре вәкилләре сыйфатында 804 депутат Советларның хуҗалык һәм культура төзелеше өлкәсендәге эшләре белән идарә итә. Башкарма комитетлар каршында штаттан тыш бүлекләр һәм комиссияләр эшли. Шәһәр буенча йөзләрчә халык дружинасы һәм иптәшләр суды, аларда катнашучы 24 мең кешедән торган актив җәмәгать тәртибен саклау эшләрендә катнашалар. Дружиналар, районнар һәм участоклар буенча, халык җыела торган караңгы урыннарны, хәтта аерым йортларны да контроль астына алганнар. Безнең өчен үрнәк буларак, герой-шәһәрдә дружиналарда катнашу массовый төс алган. Мәсәлән, электростанция поселогында өч кешенең берсе дружиначы, ә кайбер семьялар тулаем дружиначылар. Тәртип саклауда, яшьләр белән беррәттән, өлкән яшьтәгеләр, хәтта пенсионерлар да актив катнаша. Отставкадагы полковник Г. Духовский, 1 нче ранг капитаны П. Хандог, яшьләре 60 тан югары булуга карамастан, үзләре башлап, патрульлек итәргә чыгалар. Күп кенә дружиналар белән запастагы офицерлар җитәкчелек итә. Билгеле, тормышта күпне күргән, тәҗрибәле кешеләрнең халык арасында сүзләре үтә, файдалы киңәшләре бик күпләргә төзәлергә, дөрес юлга басарга ярдәм итә. Хәзер биредә тәртип бозулар гадәттән тыш хәл булып исәпләнелә. Җәмгыять файдасына ирекле рәвештә хезмәт күрсәтүнең иң актив һәм сыналган формасы буларак, коммунистик өмәләр герой-шәһәрдә массовый тес алганнар. Меңлә- ген кеше, теп хезмәтләреннән бушаган арада, тау-ташларны ватып тигезлиләр, чокырларны күмәләр, юллар салалар, мәйданнарны җыештыралар, агачлар һәм чәчәкләр утырталар. Корабльләр ягындагы Н. Островский урамы кайчандыр ташландык хәлдә булган. Ә хәзер анда — көзге кебек асфальт, тигез рәтләрдә үскән агачлар, чәчәкләр белән тулы клумбалар... Янгынчылар да вакытларын бушка үткәрмиләр икән: ел саен унар төп агач утыртып үстерергә йөкләмә алганнар. Рядовой Дмитрий Данчук исә соңгы елларда 500 төп агач утыртып үстергән Без, кайда гына булсак та, кешеләрнең тәртип һәм чисталык турында кайгыртуларын күрдек. Ушаков мәйданында шулай кызыклы бер хәлне күзәтергә туры килде. Үтеп барышлый, бер яшь кеше, иптәшләре белән сүзгә мавыгыпмы, әллә игьтибар- сызлыктанмы, сукмакка папирос төпчеге ташлады. Ләкин шунда ук өлкән яшьләрдәге берәү аларны туктатты да, әлеге төпчекне алырга мәҗбүр итте. Кем соң ул, шәһәр урамнарын үзенең өе кебек күреп, тәртип саклаучы кеше? Кызыксына торгач, бу кеше Мелиотополь урамы, 21 йортта торучы Иван Федорович Босов булып чыкты. Ул үз гомерендә күпне күргән, күп диңгезләрне кичкән һәм биредәге оборона сугышларында катнашкан кеше икән. Заманында водолаз булган, гражданнар сугышы чорында батырылган эскадра корабльләрен күтәрүдә катнашкан, су астындагы «Свободная Россия» линкорыннан бомбалар бушатышкан. Барысын бергә кушып санаганда, ул 4 елга якын гомерен су астында үткәргән. Иван Федорович хәзер пенсиядә, бакчачылык белән шөгыльләнә, күршедәге мәктәп укучыларына җимеш бакчасы үстерергә булыша. Билгеле, мондый кешеләр тормышны яраталар һәм яшьләрне дә аның кадерен белергә, матурлыгын сакларга өйрәтәләр. Яки менә Р Заудальский. Ул алдынгы шофер, өстәвенә, автоинспекциядә штагтан тыш инспектор һәм газета хәбәрчесе дә. Әйләнә-тирәгә хуҗаларча күз белән карый: тәртип бозып йөрүче лихач шоферларны вакытында тыеп туктата, җәмәгатьчелекне юлларның төзеклеген һәм чисталыгын сакларга чакыра. Дворник булып эшләүче Кузнецова һәм Спирндоновалар тыйнак, ләкин тынгысыз хезмәтләре белән мактауга лаеклылар — коммунистик хезмәт ударниклары. Биредә һәркем аларның хезмәтенә хөрмәт белән карый: урамнарны чүпләргә, тәртип бозарга рөхсәт ителми! Юкса, үзеңне шунда ук «яшел патруль» туктата: «Ярамый, бу бит — Севастополь!» Ярамый, бу бит — Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Җәлил..» дигән сүзләрне Татарстан шәһәрләренә дә матур бер кагыйдә итоп кертәсе иде! һәрбер яшәүчегә 15 квадрат метр яшеллек! Бу — гади арифметика гына түгел, халыкны көрәшкә туплый торган өндәмә. Севастополь кешеләре ел саен 80—100 мең төп агач, 150—200 моң гөп куак һәм миллионнарча төп чәчәк утырталар. Йортларын тыштан күрдек — эчтәге квартиралары ниндилер, көнкүрешләре ничек икән? Үзебезне кызыксындырган шундый, көндәлек тормышка бәйләнешле сораулар белән без, Горпищөнко урамындагы 11 йортлар идарәсенә бардык. Анда безне Петр Алексеевич Ничаев үзенең хуҗалыгы һәм эшләре белән таныштырды. Чыннан да. кая гына карама, төзеклек һәм пөхтәлек күзгә бәрелеп тора. Бишәр катлы йортларның декоратив төсләрдәге фасадлары күңелгә ятышлылар. Балконнары урме геллор һем чәчәкләр белән тулы Ә кор киптерү һәм балалар уйнату өчен ишек алларында махсус урыннар җайланган Йорт идарәләре яшеллеккә күмелгән, чисто итеп себерелгән. Бәзгә балалар бакчасы — «Василек» бик ошады Җәмәгатьчелек тәртибендә оештырылган бу бакчада 60 бала тәрбияләнә. Аның урынын, бүлмәләрен йортлар идарәсе тапкан, җиһазларын якындагы завод бүләк иткен, о аш-суны фабрика-кухня пешерел китерә. Ата-аналар баланы тәрбияләү өчен айга 15 сум акча түлиләр. Бакчаның мөдире. врачы һәм сестрасы, төп эшләре өстене, үз теләкләре белән бирегә килеп эшлиләр. Штатта фәкать 2 тәрбияче һәм 2 җыештыручы гына тотыла Бу бакчадагы тәрбия эшләренең куелышыннан балалар үзләре дә һәм ата-аналар до бик канәгать Шул ук йортлар идарәсе каршындагы балалар клубы — «Андромер», чын мәгънәсе белен, мәктәптән тыш тәрбия эшләренең штебы булып әверелгән. Аның бзй җиһазландырмаган китапханәсе, түгәрәк эанвтиеләре үткәрү өчен бүлмәләре Һәм зур КӘШИФ ЗАРИПОВ ф ЛВГЕНДАР СЕВАСТОПОЛЬДӘ Нахимов проспекты. Унда Лунач арский исемендәге драма театры бинасы. залы бар Анда укытучылар һем тәрбиячеләр җәмәгатьчелек тәртибендә занятиеләр, уеннар һәм спорт ярышлары үткәрәләр. Шул ук клуб каршында футбол командасы, тимурчылар дружинасы һәм «яшел патруль» штаблары оештырылган. Петр Алексеевич үз идарәсенә карый торган йортларда яшәүчеләр турында аеруча җылылык белән сөйләде. Йорт комитетлары һәм күршеләр һәр семьяның хәле белән якыннан кызыксынып торалар, семья бәхетенә бергәләп куаналар, авырлык килсә, булышалар. Эшче Злобинның хатыны авырып больницага эләгә. Өйдә — берсеннән-берсе яшь өч бала. Күршедә яшәүче ике комсомолка, Надя белән Люба, алмашлап балаларны карыйлар, квартираны юалар һәм җыештыралар. Картлар һәм инвалидларга булышу, авыруларны тәрбияләү, продуктлар һәм дарулар алып кайтып бирү, өйгә врач чакыру һәм башка шуның кебек эшләрне дә игелекле эшләр бюролары башкара. Аның йөздән артык өстәле бар. Алар бәйрәм кичәләре үткәрү, туй ясау, аш-су әзерләү буенча да киңәшләр бирәләр, әгәр кирәк булса, ярдәм дә күрсәтәләр. Ательеларда, цехларда производство процесслары эреләндереп, үзәкләштереп корылган. Уннарча мастерлар бердәм технология контроле астында тигез ритм белән эшлиләр. Сатучысыз магазиннар, буфетлар, прокат пунктлары, пассажирларның үз иркенә куелган шәһәр транспорты, контрольсез театрлар, кешеләрнең үз намусына тапшырылган башка шундый яңача тәртипләр гадәткә керә. Севастополь — культурасы белән дә дан казанган шәһәр. Биредә культура учреждениеләренең киң челтәре: клублар, музейлар, театрлар һәм китапханәләр — барысы да халыкның үсә барган эстетик һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү ечен тырышалар. Шәһәрдә китапханәләрнең саны гына да 68 гә тула. Алар хәзинәсендәге миллион томнан артык китапны 90 мең кеше кулдан-кулга йөртеп укый. Шәхси китапханәләрнең эше аеруча игътибарга лаеклы Запастагы офицер П. Саеико. шушында оборона сугышларында контужен булып, гомерлеккә сәламәтлеген югалткан кеше. Явыз чир аны вакыт-вакыт түшәккә ук егыл сала. Озын көннәр, еллар буена ейдән чыкмыйча, бер мәгъиәсезгә шулай ятырга ул теләми һәм үзенең еендә китапханә филиалы ача. Акрынлан укучылар да килә башлый, китапханәнең үзенең активы һәм ф дуслары барлыкка килә. Хәзер шәһәрдә җәмәгатьчелек тәртибендә оешкан әнә шун- о дый 17 китапханә бар. Севастопольчеләр музыканы яраталар. Әллә диңгез шавы җыр булып яңгыраганга. § әллә йөрәктәге дәртле хисләр диңгездәй ташып торганга, клубларда, мәйданнарда, ? корабльләрдә — һәркәйда да күңел күтәренкелеге хакимлек итә. барысы да җырлый- у лар. Егерменче елларда ук бу шәһәр музыкаль культура үзәге булып әверелә. Хәзер 5 биредә дүрт махсус мәктәп квалификацияле музыкантлар әзерли. Кара диңгез флоты- у ның җыр-бию ансамбле — бетен илгә танылган коллектив — үзенең концерт чыгыш- д, ларын шушыннан башлый. Традицион бәйрәмнәрдә һәм кичәләрдә үзешчән сәнгать S коллективларының чыгышлары тантана үзәгендә булалар. Ә оркестрның нинди генә j терләре юк: симфоник, эстрада, халык инструментлары, кыллы һәм тынлы музыка 2 кораллары оркестрлары — барысын бергә кушып санаганда 50 гә якын оркестр! Көннәрнең берсендә безнең делегацияне шәһәр Советы Башкарма комитеты ▼ председателе Павел Макарович Стенковой кабул итте. Сүз Севастополь кешеләренең а патриотик башлангычы турында барды. — Коммунистларча яшәргә! Бу лозунгны тормыш үзе куйды,— диде шәһәр баш- — лыгы— Алдынгы эшчеләр, без аларны маяклар дип атыйбыз, аны күтәрел чыктылар: °» •Легендар Севастопольнең данын тагын да арттырыйк, аны коммунистик хезмәт, үрнәк _> җәмәгать тәртибе һәм югары культуралы шәһәр итик»,— диделәр Бу хәрәкәт бик тиз арада масса төсе алды, аңа яңадан-яңа коллективлар кушылды. Шулай итеп бу хөре- = кәт бөтен халык көрәшенә әверелде. Без шундый гигант эшләргә керешкәндә, үзе- 3 безнең эчке мөмкинлекләребеэдән чыгыл эш итәргә, беренче чиратта, кешеләребез- ноң иҗади инициативасына, киң җәмәгатьчелекнең актив булышлыгына таянырга исәп тоттык, һәм ялгышмадык. Бу хәрәкәтнең җимешләре һәркайда ачык күренә._ Туган ягыбызның даны балкыр Писмен һәм Чатыр таулары башларыннан Сапун тау күренми Ләкин аралар ерак булса да. йөрәкләр якын, омтылышлар уртак, теләкләр бер. Анда да таулар, бездә дә таулар. Бездәге таулар, дулкыннар рәвешендә күтәрелә барып, Урал сыртына тоташалар Бездә диңгез юк аның каравы, киң басулар, дулкынланып торган иген басулары бер дә диңгездән ким түгел. Аны иңләп, коры җир корабльләре—комбайннар мул уңыш яуларга, штурмга чыгалар Билгеле, безнең якларда һәйкәлләр ул кадәр ук күп түгел Әмма бәздә нефть вышкалары күп. Алар гүя җир тирәнлегеннән үсеп чыкканнар да бөтен дөньяны иңләп алганнар. Товар паркларының гигант баклары, нефть эшкәртү корылмалары, насос һәм компрессор станцияләре җирле ландшафт фонында аерылып торалар. Болар зур нефть ягының үзенә генә хас булган тантаналы картинасын тәшкил итәләр. Алар — хыялдан чынбарлыкка әверелгән иидустриянең терәк пунктлары, биредәге кайнап торган тормышның бастионнары! Татарстанның эшчеләр сыйныфына куәтле нефтьчеләр коллективы өстәлде. Буровойларда, промысел мәйданнарында кара алтын өчен керәштә беренче ударниклар — хезмәт геройлары үсеп чыктылар. Санасаң, күпләр алар — Севастополь геройлары кебек ук исемнәре бетен илгә танылган, алтын йолдызлы кешеләр. Нефть ечон кереште коммунистик хезмәт ударникларының һем коллективларының сафлары үскәннән-үсе бара. Бу мактаулы исемне яулап алуга керешкән «Әлметнефтьь промыселлар идарәсенең эшче-хеэмәткерләре бишьеллыкны срогыннан элек үтәү ечеи, илебезнең барлык нефтьчеләренә мөрәҗәгать иттеләр һем бөтенсоюз социалистик ярышын башлап җибәрделәр. Ягыбызның географик картасы үзгәрде, таулар ышыгындагы үзәнлекләрдә яңа промышленность һәм культура үзәкләре — Әлмәт, Лениногорск шәһәрләре, Азнакай, Актүбә кебек эшчеләр поселоклары барлыкка килделәр. Иске Бөгелмә танымаслык булып яңарды. Хәзерге заман стилендәге төзелешләрнең тулы комплектыннан торган бу торак пунктлары елданел үсә, төзекләнә һәм матурлана баралар. Аларның һәр- кайсының инде, кыска гына булса да, тарихы, танылган кешеләре бар һәм үзләренә хас традицияләре дә формалашып килә. Яңа шәһәрләр, яңа кешеләр, яңама — коммунистларча яшәү! Хәзер бу патриотик лозунг кешеләрнең көндәлек тормышына кереп бара. Урыны белән инде бездә дә, Севастопольдәге кебек, үрнәк җәмәгать тәртибе һәм югары культура өчен көрәшне конкрет фактларда күрергә була. Нефтьчеләрнең башкаласы булган Әлмөттә генә дә меңләгән кешеләр өмәләргә чыгып, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрендә катнашалар, спорт мәйданнарын җиһазландыралар. Дружиначылар хәрәкәте дә төрган саен активлаша бара. Нефтькә бай Әлкәй, Сөләй, Ташлыяр һәм Чишмә мәйданнары уртасында үзенең промыселлар базасы белән эшчеләр поселогы — Җәлил үсеп чыкты. Биредә промыселлар идарәсе эшчеләре, инженер-техник работниклары һәм механизаторлар яшиләр. Идарәнең җитәкчеләре, аерым алганда, идарә начальнигы Татарстан АССР Верховный Советы депутаты, танылган нефтьче Галимҗан Әхмәдиев, поселокны тагын да үстерү һәм анда яшәүчеләргә культуралы көнкүреш шартлары тудыру буенча ныклы кайгыртучанлык күрсәтәләр. Биредә Культура сарае һәм башка көнкүреш объектлары төзү эшләре генераль планда каралган масштаб белән дәвам итте- релә. Урындагы эчке мөмкинлекләрдән чыгып, музыка мәктәбе, су бассейны, стадион һәм спорт корылмалары комплексы төзелде, табигый урман эчендә культура һәм ял паркы җиһазландырыла. Яшәүчеләрнең актив катнашы белән, Севастополь кешеләре үрнәгендә, поселокны тагын да төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре алып барыла. Шулай да туган якларда коммунистик тәртипләр урнаштыру буенча севастополь- челәр үрнәгендә эшлисе эшләр күп әле, тормышыбызны хәзерге заман культурасына тиң итеп бизәргә, бакчалар һәм чәчәкләр үстерергә өйрәнәсебез бар. Бу турыда кызыксынуны, кайгыртучанлыкны иң әүвәл үзебездән, кешеләребез арасындагы мөнәсәбәтләрдән башларга һәм, бөтен халык эше итеп, җәмгыять интереслары югарылыгына күтәрергә кирәк, һәркем үз коллективының актив члены, үз шәһәренең патриоты да булуын конкрет эшләр белән күрсәтергә тиеш. Легендар Севастопольнең данлы традицияләре безнең якларга да күчәрләр. Республикабызның нефть индустриясе краенда коммунистик хезмәт, үрнәк җәмәгать тәртибе һәм югары культура урнаштырырбыз.